Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ ӘМИРХАННЫҢ ТУУЫНА 75 ЕЛ


99
•• г
Соңгы елларда Фатих Әмирхан иҗатын өйрәнү, аның бай әдәби мирасын туплау буенча шактый зур эш башкарылды. Ләкин бу — олы әдипнең әсәрләре инде окряелып-тупланып бетте дигән сүз түгел әле. Фатих Әмирханның үзе оештырышып, үзе актив язышкан «Әльислах» газетасында, «Яшен», «Ялт- йолт» кебек сатирик журналларда, «Кояш» газетасында һәм «Аң» журналында, шулай ук Бөек Октябрьдан соңгы газе- та-журналларда әлегә ачыкланып бетмәгән псевдонимнар белән яки имзасыз гына басылган әсәрләре барлыгы билгеле. Мәсәлән, «Әльислах» (1907—09) газетасының 62 нче саны Казанда да, Мәскәү һәм Ленинградта да, шулай ук Уфа, Ташкент, Алма-Ата, Баку ки-тапханәләрендә дә сакланл1аган. Китап-ханәләрдә булмагач, анда басылган ма-териаллар моңа кадәр беркемгә дә билгеле түгел иде. Озак эзләгәннән соң,
Р. Гайнанов иптәш аны кулдан таба алды. Газетаның бу санында гына да Фатих Әмирханның ике мәкаләсе басылган.
Ф. Әмирхан, билгеле булганча, Габдулла Тукайның иң якын дусты, көрәштәше. Тукайның халык шагыйре икәнен дә башлап әйтүче — ул. Шагыйрьнең матбугатта чыккан һәр китабына Ф. Әмирхан бик тиз арада төпле рецензия язып бастыра барган. Түбәндә китерелә торган «Габдулла Тукаев диваны» дигән мәкалә 1908 елны Г. Тукайның шул исемдә шигырьләр җыентыгы басылып чыгу уңае белән язылган.
«Әльислах»ның 62 нче санына баш итеп «Казан, 26 февраль» дигән мәкалә бирелгән. Анда Фатих Әмирхан «Татар мөхәррирләре союзы» төзергә кирәклеге хакында яза. Әйтергә кирәк, башта Ф. Әмирхан инициативасы белән «рус, гарәп һәм төрек телләреннән иң яхшы әсәрләрне татарчага тәрҗемә итеп бастыру өчен» тәрҗемәчеләр түгәрәге төзелә. Газетада түгәрәк исеменнән берничә игълан да бирелә. Ләкин, хезмәтләрен бастыру мөмкинлекләре булмаганлык- тан, бу түгәрәк таркала. Фатих Әмирхан яңа чара уйлый: татар язучыларын матбагачы, һәм газета-журналлар чыгаручы байлар кабаласынннан чыгарыр өчен, «Татар мөхәррирләре союзы» оештырырга карар бирә. Бу хакта «Әльис- лах»та берничә мәкалә белән чыга.
Журналыбызның бу санында без әдипнең бик аз билгеле булган шул өч мәкаләсен, берничә хатын һәм әдипнең замандашы Ибраһим Аитовның истәлеген урнаштырабыз.
100
ГАБДУЛЛА ТУКАЕВ ДИВАНЫ'
«Үрнәк» матбагасы нәшере. Бәһасы 12 тнен.
ГVI абдулла әфәнде Тукаевиың хәзергә кадәр нәшер ителгән шигырь
1 мәҗмүгаләренең2 өченчеседер. «Әльислах» кариэләре3 Габдулла әфәнденең шигырьләре белән «Әльислах» сәхифәләрендә бик яхшы танышканнар вә аларда никадәр нәфасәт4 вә никадәр хиссият барын үз күңелләрендә хис итеп белгәннәр булганлыктан, бу урында ул тугырыда бөтенләй сөкүт5 белән узарга да мөмкин булыр иде. Ләкин хәзер яшьләребез арасында үзен шагыйрь дип уйлаучыларның гадәде6 көннән-көң артып торганлыктан вә бәгъзы7 китапханәләрнең, дә «Шигырь мәҗмүгаләре» исемнәре белән төрле-төрле салкын вә мәгънәсе вәгазь китапларыннан урланган назым8 кисәкләрен заказ ясатып нәшер итеп торганлыкларыннан, ихтыярсыз, халыкның әдәби вкусы бозылудан куркыла вә ихтыярсыз берникадәр сүз язарга мәҗбүр булынадыр.
Шигырь тугырысында бик күптән, кирәк шәрекътә9 вә кирәк гареп- тә 10 могайян VII бер фикер вә могайян бер караш хөкем сөрәдер. Бу караш әүвәлдә халыкта җибили (инстинктивно) хасил булган булса да, соңга таба төрле кагыйдә вә назарияте (теориясе) дә вөҗүткә 12 чыккандыр. Хиссияттән мәхрүм, тасвираттан мәхрүм сүз тезмәләрен һич- вакытта һичбер милләт әдәбияты үз шигырьләре арасында санаганы юк. Занымча 13, башка милләт китапчыларыннан иң комсызлары да:
Әй милләт, ит тәрәкъкый |4, ит тәрәкъкый, Булмаса, итәрсең бит син тәдәнни 13—
дигән шикелле, вәгазь кисәкләреннән гыйбарәт сүз кисәкләрен шигырьләр мәҗмүгасе исеме белән нәшер итәргә җөрьәт итә 16 алганы юктыр. Ләкин, мәгаттәәссеф 17, безнең бәгъзы китапчыларыбыз хакында моны әйтергә мөмкин түгел.
Гафу итегез, мин максуттан авыштым. Габдулла әфәнденең шигырьләре хакында мин «Әльислах»та бер-ике мәкалә язган идем 18. Бу көннәр «Вакыт» 19 газетасында Сәгъди әфәнде дә шагыйребезнең соңгы диваны мөнәсәбәте белән озын бер фельетонда Тукаев шигырьләре вә
VI Диван — жыентык.
2 Мәжмүга — жыентык.
3 К а р и э — укучы.
4 Нәфасәт — матурлык.
5 С ө к ү т белән — дәшмичә.
6 Гадәде — саны.
7 Бәгъзы — кайбер.
8 Назым — көйле тезмә.
9 Шәрекътә — көнчыгышта.
1°Гарептә — көнбатышта.
н Могайян — билгеле, ачык.
12 Вөжүткә — дөньяга.
13 Занымча — минем уйлавымча.
н Ит тәрәкъкый — алга кит, үс.
15 И т ә р с е ң... тәдәнни — кирегә китәрсең.
16 /К ө р ь ә т итә — батырчылык итә.
17 Мәгаттәәссеф — кызганычка каршы.
18 «Габдулла Тукаев шигырьләре». Дамелла. «Әльислах», 1907, 3 декабрь, № 9.
«Габдулла Тукаев шигырьләре» (4 нче дәфтәр). Дамелла. «Әльислах», 1907, 9 февраль, № 17.
«Татар шагыйрьләре». Дамелла. «Әльислах», 1908, 17 июнь, № 34.
«Татар шагыйрьләре». Дамелла. «Әльислах», 1908, 13 июнь, № 37.
«Печән базары яки Яна Кисекбаш». Дамелла. «Әльислах», 1908, 24 ноябрь, № 52.
19 «Вакыт» — 1906—1918 елларда Оренбургта чыккан газета.
101
аларда фикер алмашынуны әсаслы 8 сурәттә яктырта. Мин Тукаев шигырьләренә икенче яктан карамакчы булам:
һәрбер нәрсә, һәрбер талант тәдриҗан 9 зурая вә акрынлап үсәдер. Рус шагыйрьләреннән Пушкин үзенең чын милли шагыйрь булып җитүенә кадәр берничә «шәкертлек» баскычларыннан үткән: әүвәл һәртөрле җиңел табигатьле француз шагыйрьчекләренә, бераздан Байрон- га, тагы да бераздан Шекспирга тәкълит итеп 10 вә тәэсирләренә төшеп, бильахирәдә11 мөстәкыйль рус милли шагыйре булган. Менә бу «шәкертлек» баскычларын Тукаевның үтүе дә күз алдыбызда: әүвәлгерәк шигырьләрдә гарәп вә хосуси 12 төрек шагыйрьләренең тәэсире вә соңгыларында рус шагыйрьләре, хосуси да Пушкинның тәэсире ачык хис ителә. Ләкин шушы тәэсирләр арасында Тукаев шигырьләрендә хис ителгән хосуси татарлык рухының аңкуы безгә Тукаевның озакламый камил мөстәкыйль татар шагыйре булачак икәичелеген күрсәтәдер.
Мөстәкыйль шагыйре булган бер әдәбият — бәхетле әдәбияттыр. Ләкин гайре мөтәмәддин 13 милләтләрнең бик аерым бәхетлесе генә бу шәрәфкә наил була14 аладыр.
Дамелла.
«Әльислах» газетасы, 1909, 26/И, № 62.
КАЗАН, 26 ФЕВРАЛЬ
льислах»ның үткән номерларыннан берсендә Дамелла әфәнде ,, «Татар мөхәррирләре15 союзы» мәсьәләсен кузгаткан һәм милли газеталардан бу фикергә мөшарәкәт иткәннәре16 булса, үз фикерләрен язарга үтенгән иде. Мөхтәрәм «Идел» 17 18 газетасы моңа мөшарәкәт иткән һәм ул да башка газеталардан үз фикерләрен язарга үтенгән иде. Ләкин бүгенгә кадәр кирәк Казан милләтчеләр газеталары, кирәк «Вакыт» ул тугырыда бернәрсә дә язарга тапмадылар. Казан милләтче га-зеталары исереп егылган бер татарның кесәсеннән 14 тиен акча жуялга- нын бик зурдан кубып язсалар да, «Вакыт» газетасы Финляндиядә исереп егылган бер социал-демократ... вакыйгасын дөнья җимерелгән шикелле итеп язса да, «Мөхәррирләр союзы» мәсьәләсенә тәнәззел (?!) итмәделәр п.
Ихтыярсыз күңелгә бер сөаль килә: ни өчен милләтче газеталар «Мөхәррирләр союзы» тугырысында бер сүз дә язып мәшәкатьләнмәделәр? Булмаслык эш санадылармы? Әллә сакаллары билләренә җитмәгән кешеләр тарафыннан гарыз ителгән 19 мәсьәләне мөлахәзәгә алу «голәмалык» шаэнына муафыйк түгел 20 таптылармы? Әүвәлге сәбәп белән булса, автономный, императорга доклад белән керә торган Шәйхелислам мәсьәләләрен авызларыннан сулар агызып язган кешеләргә
8 Әсаслы — нигезле, төпле.
9 Тәдриҗан — әкренләп, эзлекле рәвештә.
10 Тәкълит итеп — ияреп.
11 Бильахирәдә — ахыр чиктә.
12 Хосуси — аеруча.
° Гайре мөтәмәддин — культура ягыннан түбән.
14 Наил була — ирешә.
’Мөхәррирләре — язучылары.
’Мөшарәкәт иткәннәре — катнашканнары.
17 «И д е л» — 1907—1914 елларда Астраханда чыккан газета.
18 Тәнәззел итмәделәр — түбәнчелек итмәделәр, вакланып тормадылар.
19 Гарыз ителгән — тәкъдим ителгән.
20 Мөлахәзәгә алу «голәмалык» шаэнына муафыйк түгел — фикергә алу «галимлек» абруена төс түгел.
Ә
102
тәгаҗҗеп 1 итүдән башка эш калмый. Әгәр икенче сәбәп булса, бу — хакыйкатьтә эрелек! Ләкин шәкерт эрелеге Кышкар пишкадәмнәре2 зурлыгы!
Ләкин без хөсне зан итәбез 3, безнең милләтче мөхәррирләр арасында «хәлфә»ләр күп булса да, шомарганнар инде, дибез. Шуңар КүрӘ мәсьәләне бик «мәһабәт сөкүт» 4 белән өзүләренә икенче сәбәп эзлибез. Каләм хезмәте белән тора торган пролетарияның профессиональный файдаларын химая итә 5 торган союз кулларында зур-зур матбагалары, китап кибетләре һәм файда китерә торган редакцияләре бар мөхәррирләргә бу союз, шөбһәсез, файдалы булачак түгел. 1 азеталары өчен яллап яздырырга мәҗбүр мөхәррирләргә каләм хәдимнәренең6 бер союзга җыелулары, табигый, матлуп түгел". Менә шуңар күрә, без каләм хезмәтчеләренә «бу гали 8 мөхәррирләр»нең иганәсеннән башка организоваться итә вә алардан башка эш күрергә гарыз итәбез.
«Әльислах» газетасы, 1909, 26/11, № 62.
1920 ЕЛДА ШУРАЛАР’ РОССИЯСЕ
1Д ң мәшәкатьле ел.
■“1919 нчы ел Шуралар Россиясе өчен иң мәшәкатьле ел буларак үткән иде. Ул елда Россиянең төрле якларыннан төрле исемдәге контр- революционерлар бер-бер артлы һөҗүм итеп тордылар, һәртөрле хам нәрсәләргә 10 бик бай булган Дон хаузәсе “, Төркстан, Украина, кыйс- мән 12 Себер Мәркәзе Россиядән 13 киселеп торганлыктан, Шуралар Россиясендә гаҗәп бер фәкыйрьлек хөкем сөрде.
1920 нче елга мирас.
Бу нәхес 14 елдан мирас булып Шуралар Россиясенә гражданнар сугышын дәвам иттерү һәм хам нәрсәләргә бай җирләрне үз кулына кертеп бетереп, шул нәрсәләрдән файдалана башлау вазифасы калган иде. Шуралар Россиясе шул авыр вазифаларны 1920 нче елда үтәп килде һәм үзенең сабырлыгы, куелган максатка ирешү юлында һичбер төрле корбан бирүдән тартынмавы аркасында зур бер нәтиҗәгә иреште.
Камил галәбә15 тарафына.
1920 нче елда гражданнар сугышындагы галәбә тәмаман Шуралар Россиясе ягына авышты. Украина Деникин кул астыннан тәмам коткарылды. Польша сугышында Кызыл Армия үзенең тәмам иң монтәзам 15 гаскәр хәленә кергәнлеген исбат итеп өлгертте һәм шуның белән поляк акларын солых мөзәкәрәләре 17 башларга маил иттерде 18. Врангельне
'Тәгаҗҗеп итүдән — гаҗәпләнүдән. 2 Пишкадәм — уку программасын тәмамлаганнан соң да мәдрәсәдә ятучы шәкерт. 3 Хөсне зан итәбез — болай дип уйлыйбыз. 4 Мәһабәт сөкүт белән — дәшмичә, зур бер тынлык белән. 5 Химая итә торган — яклый, кайгырта торган. 6 К а л ә м х ә д и м н ә р е — каләм хезмәтендәгеләр, язучылар.
'Матлуп түгел — кирәкле нәрсә түгел.
8 Гали — бөек.
5 Шуралар — Советла]).
30 Хам нәрсә — чимал.
31 Дон хаузәсе — Дон бассейны.
32 К ы й с м ә н — өлешчә.
33 Мәркәзе Россия — Үзәк Россия.
34 Н ә х е с — начар.
15 Камил галәбә тарафына —тулы җиңүгә таба.
36 Иң монтәзам — иң тәртипле.
,7Мөзәкәрә — сөйләшү.
18 Маил иттерде — мәҗбүр иттерде.
тәмам эштән чыгарып ташлап, Кырымны коткарды. Бөтен Төркстанда, Кавказның иң зур кыйсмендә Советлар төзелеше куеп җибәрергә муәф- фәкъ булды Мәркәзе Россиядән аерылган, хам нәрсәләр чыга торган җирләрнең иң зур кыйсмен Шуралар Россиясенә кайтарды.
Җ и и у е л ы.
1920 иче елның ахырында .инде менә өч ел дәвам итеп килгән гражданнар сугышы бер тукталуга тукталып өлгерде һәм социальный революциянең җиңүе, контрреволюциянең җиңелүе белән хатимәләнеп торды.2
Шунлыктан без бу елны революциянең җиңү елы, контрреволюциянең җиңелү елы, дип атый алабыз.
М о и ы ң ш а һ и т л ә р е.
Гражданнар сугышы башланганнан бирле иң әүвәл мәртәбә Шуралар Россиясенең чит-читләрендә мылтык һәм туп тавышлары тукталып торалар. Олуг буржуазный дәүләтләрнең һәммәсе берәм-берәм безнең белән рәсми мөнәсәбәтләргә керә башладылар. Күп мәмләкәтләр беләп инде билфигыль3 мал алмашу башланып тора, мөнһәзим 4 булып Россиядән качкан Врангель армиясе калдыгы бу көндә һичбер мәмләкәттә үзенә торыр урын таба алмыйча, нароу сәргәрдән булып5, качкын хәлендә йөри.
Менә болар һәммәсе дә безнең гражданнар сугышында җиңеп чык- канлыгыбызның битараф шәһитләредер.
Җ иңү н ә т и җ ә с е.
Шуралар Россиясе, галәбә нәтиҗәсе буларак, бүгендә үз гаскәренең бер кыйсмен йортларына кайтара башларга имкань тапты. Шушы ук җиңү нәтиҗәсе буларак, Совет власте үзенең бөтен гайрәт һәм тырышлыгын хезмәт мәйданына, мәмләкәттәге җимерекләрне төзәтү, буржуазный вакытта җитешмәгән уңгайлык әсбаплары белән бөтен илне тәэмин итү юлына юнәлтергә имкань 6 тапты ки, Советларның сигезенче съезды инде үзенең бөтен мөзәкәрәләрен, бөтен фикер йөртешен мәмләкәтне төзү эшләре тирәсенә хәзер итте.
Вак буржуалык психологиясендә үзгәреш.
1920 иче елда крестьяннар Шуралар Россиясендә тыныч тордылар. Моннан алдагы елларда әледән-әле фетнә чыгарырга омтылган вак буржуалык рухы бу елда инде коммунизм тормышы башлануга бик нык ияләнде һәм Совет власте тарафыннан крестьяннарга йөкләнгән вазифаларны карышусыз үтәп торды. Менә бу хәлне революция фикеренең вак буржуалык рухын җиңүе дип каршы алмаска мөмкин түгелдер. Икенче яктан исә, бу эш социальный революция өчен бик кур-кыныч булып чыгуы мөмкин булган бер хәлнең зарар ирештерә алмый үтеп китүе дигән сүздер. Мәмләкәттәге зур җимереклек вакытында революцияне йота алмаган бу хәл мәмләкәттә тәгьмир7 башлангач инде үзенең үткенлеген җуялтмый кала алмыйдыр. Менә шуңар күрә дә 1920 иче елны бу яктан да революция өчен уңышлы ел булды дияргә тугыры киләдер.
Хәерле фал.
Үткән иген елы начар ел булу белән бергә, Советлар власте үзе билгеләгән микъдарда икмәк һәм башка азык-төлекне үз кулына җыеп
' Муәффәкъ булды — иреште.
® Хатимәләнеп торды — очланып торды.
Билфигыль — эштә, практик яктан.
4 Мөнһәзим булып — хурлыклы рәвештә.
5 Нароу сәргәрдән булып — нишләргә белми аптырап. “Имкань — мөмкинлек. 7 Т ә г ъ м и р — яңару, үзгәртеп кору.
алырга муәффәкъ булды. Тәгаен кыйлынган микъдар бик күп җирдә бөтенләе белән власть кулына тапшырылды. Бу инде коммунизм төзелешенең нигез ташы ныгыды димәктер. 20 нче ел бу яктан да революциягә уңышлы булып чыкты.
Шула й ите п...
Бу хәзер генә үткәреп җибәргәнебез 1920 нче елдагы әхвәлебезне тикшереп карасак, без нәрсә күрәбез:
— 20 нче ел безнең өчен әхвәлнең яхшыга таба үзгәрә башлау елы булды. Мәшәкатьләрнең иң зурлары, газапларның иң ачылары инде уздырылып җибәрелделәр. Бу мәшәкать, бу газапларны җиңеп чыккан Революция инде һичвакытта җиңелмәслек дәрәҗәдә ныгыды.
Яна елга кергәндә.
Яна елга кергәндә инде без гаять зур өмет һәм ышаныч белән керәбез. Бу ел безгә бер-бер артлы муәффәкыятләр китереп торыр дип ышанабыз. Бу елга кергәндә без искиткеч дәрәҗәдә зур хуҗалык һәм гыймарәт21 планнары төзибез һәм эшче-крестьяннарның, Россия хезмәт халкының шул зур планнарны эшкә чыгарырлык көчкә малик 22 икәнлекләрендә бер дә генә дә шөбһә итмибез!
— Эш! Эш! Армый-талмый хезмәт! Гайрәт, дәрт һәм киләчәккә ышаныч белән хезмәт!
Менә безнең 1921 нче елгы лозунгыбыз.
«Кызыл дәфтәр» журналы, 1921, январь, № I, 28—29 битләр.
21 Гыймарәт