Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ ТАНЫШУ...


гәр әдәби әсәрнең кыйммәте
бары тик алынган темасының
әһәмиятле булуы, актуальлеге белән
генә үлчәнсә, Ф. Насыйров хикәялә-
ренә һәм очеркларына XLVIII тел
тидереп булмас иде. Яшь автор
бүгенге тормышның матур, якты
якларына, күркәм кешеләренә карап
соклана, гүзәл чынбарлыгыбызның
ямен җибәрә торган начар
күренешләрнең, әшәке типларның әле
дә булса бетеп җитмәве аны борчый.
Ул шулар- ны үзенең хикәяләрендә
һәм очеркларында яктыртырга
омтыла.
Китаптагы хикәяләрнең берсе
«Каенана» дип исемләнгән. Бу хи-
кәясендә Ф. Насыйров бик әһәмиятле,
бик актуаль проблеманы — халыклар
дуслыгы проблемасын күтәрә. Хикәя
болай башланып китә:
«Нәҗип... өй ишеген какмыйча
гына ачып:
— Мөмкинме? — дип сорады.
Җавап булмады... Нәҗип үрелеп
эчкә карады.
Әнисе өйдә... Каршысында аның
тегү машинасы. Өстәл өстендә теге-
леп бетмәгән күлмәк... Ул, яңагына
таянып, уйга чумган... Тешләре белән
өзгән җебе иреннәренә ябышып
калган... Чигәләрендә ак бөртекләр
ишәйгән. Тулы йөзе суырылган. Өй
эчендә элекке тәртип беткән. Әле
кайчан гына Нәҗип шушы йортның
аерылгысыз кешесе иде. Ә хәзер ул...
чит кеше» (21 бит).
Күреп торасыз, автор оста гына
башлый. Беренче юллардан ук безнең
игътибарыбызны «тешләре белән
өзгән җебе иреннәренә ябышып
калган» (уңышлы деталь!) ана били.
Ни өчен соң ул кайгыга чумган?
Нигә Нәҗип монда чит кеше хәзер?
Нәрсә булган бу йортта? Укучыда әнә
шундый сораулар туа, безнең тизрәк
шуларны беләсебез килә.
Алга таба да хикәяне төзек кенә
үстерә барып, автор безне вакыйга-
ларның эченәрәк алып керә. «Чигә-
ләрендә ак бөртекләр ишәйгән» ана-
ның бердәнбер улы — Нәҗип моннан
өч ай элек, әнисе, рөхсәтеннән башка,
рус кызына өйләнгән икән. Шуның
өчен әнисе аны: «Бар, Та- няң белән
тор... күземә күренмә!» (22 бит) —
дип өеннән куган. Менә бүген дә әле
— туган көне белән котлап сирень
чәчәкләре китергәч тә — ана улына:
« — Берничә айдан инженер булып
чыгасың бит син. Инженер! — Ә ул?
Үзе марҗа, үзе сестра... Ташла син
аны, улым, ташла. Әле соң түгел.
Балагыз булганчы... ташла! Бәйләнмә
марҗа белән, бәхетсез итмә мине» (25
бит), — дип ялвара.
Ә Нәҗип шаярып кына өйләнмәгән.
Таня аның алай җиңел генә аерып
җибәрә торган «вакытлы» хатыны
түгел — гомерлек иптәше. Шул
җирлектә ана белән улы арасында
конфликт туган. Сөйләп тә торасы юк,
бик җитди конфликт!
Инде безнең ни өчен каенананың
(хәзер ул каенана булды бит инде)
киленне шул кадәр дошман күрүен
беләсебез килә. Чыннан да, бу
семьяның тату һәм бергә яшәвенә
нәрсә комачаулый соң? Таняның рус
кызы булуымы, әллә инженер егеткә
тиң түгеллегеме? Я булмаса. килен
булдыксыз, начар кешеме? Аннан соң
безне каенана Таняны
XLVIII Ф. Насыйров, Әгерҗе кешеләре (хикәяләр һәм очерклар), Татарстан китап нәшрияты, 1960 ел,
редакторы М. Хө- ,сәен.
Ә
152
кайчан да булса якын итәрме, дигән
сорау да кызыксындыра бит әле.
Чыннан да, каенана Таняны үз итә,
алар дуслашалар икән. Конфликт менә
болан чишелә:
Институтны тәмамлагач Нәҗипне
эшкә Ерак Көнчыгыштагы төзелеш-
ләрнең берсенә билгелиләр. Нәҗип
«әнисе янына вокзалга барышлый гына
сугылырга» була. Керсәләр — ул авыру,
урында ята. Инде ни эшләргә? Таня яшь
баласы белән карчык янында кала
(авыру кешене үзен генә калдырмассың
бит инде!), Нәҗип эш урынына ялгызы
китә.
«Килененең үз янында бөтерелеп,
аны кадерләп йөрүенә хәйран булып
ятты карчык» (25 бит). Каенана алдында
яхшы атлы булу өчен ниләр генә
эшләми килен?! Яхшылыкка таш та эри,
диләр бит. Ахыры килеп, каенана Таня
белән дуслаша. Барысы да куанышалар:
Таняның шатлыктан күзләре яшьләнә,
Ильдус: «Әб-бә!.. Әб-бә!», ди әбисенә.
Каенана да киленнән бик канәгать.
Ә без, укучылар, киресенчә, каш
җыерабыз. Хикәя безне канәгать-
ләндермәде. Нигә? Чөнки хикәядә
җанлы кеше образлары тумады. Автор
каенананың ни өчен киленне яратмавын
аңлатып тормады (димәк ана образы
тулы түгел), Таня, образ буларак, шулай
ук ачылмады. Насыйровча, бөтен
мәсьәлә — вакыйганың ничек
йомгаклануында. Әгәр каенана Таняны
үз итсә, аңа «килен, балаңны яныма сал
булма- са. Еламасын» дип дәшсә,
барысы да була. Тема чишелә, проблема
да хәл ителә. Шуның өчен дә автор бө-
тен көче белән ал арны килештерергә
тырыша: каенананы авыруга са-
быштыра (ул авырмаска да мөмкин иде
ич), Таняны сестра ясый (авыруны
тәрбияләргә кирәк бит!), аны татарча
бик саф, бик дөрес сөйләшергә өйрәтә,
ниндидер хикмәти көч белән 3—4 ай
вакыт эчендә дөньяга Ильдус исемле
бала туа һәм ул сөйләшә дә башлый.
Нәтиҗәдә уңышлы гына башланган
хикәя ярты юлда туктап калды, эчтәлек
эстетик идеягә әверелмәде. Әсәрнең
гомумиләштерү көче бермә-бер кимеде,
әһәмиятле, зур тема тарайды. Хикәяне
укып чыккач, «ул кадәр бөтен яктан
килгән булса, рус килене дә ярап тора
икән» кебегрәк үтә тар бер фикер калды.
Димәк, әдәби зәгыйфьлек идея зә-
гыйфьлегенә китерде.
Образ тудыра алмау, бөтен эш —
алынган вакыйганың ничек йомгак-
лануында дип уйлау аркасында Ф.
Насыйровның икенче хикәясе —-
«Җиңелгән үлем» дә уңышсыз чыккан.
Бу хикәядә дә бик җитди, әһәмиятле
проблема алынган. Сүз анда үлем белән
көрәш, әсәрнең исеменнән үк
күренгәнчә, үлемне җиңү турында бара.
Гасырлар буена күн кешеләрне
борчыган, зур-зур галимнәрне
дулкынландырган бу авыр мәсьәләне Ф.
Насыйров җиңел генә хәл итә дә куя.
...Станцияләрдә озын-озын составлар
тора. Алар врачны авыру янына илтүче
паровозның узып китүен көтәләр. Ә
врачны авыру ана, әнисенең җылы
күкрәген эзләп азапланучы нарасый
сабый көтә.
Әнә ул, яшь врач Вагыйз Вәлиев,
паровоз будкасындагы тимер ящик
өстенә утырган да, үз профессиясе
турында уйлана, авыру янына ва-
кытында барып җитәрменме дип.
кайгыра.
Ә бу вакыт эчендә машинистлар,,
врачны тизрәк илтеп җиткерү өчен, әллә
нинди могъҗизалар эшлиләр- (үзе бер
хикәялек материал!), ашыгалар. Килеп
җитсәләр — авыру үлгән. Ни эшләргә
инде? Уңган егет икән, аптырап калмый
Вагыйз. Тиз генә үлекнең кан юлларына
укол ясый. Ана терелә. Врачка бик зур
«рәхмәт» әйтәләр. Шуның белән хикәя
дә бетә. Вакыйга гаять дул-
кынландыргыч, бик эффектлы бит! Сүз
кешегә җан кертү — тормыш бүләк итү
турында бара. Кеше терелтү процессы
факт буларак бик көчле булса да, автор
аны бөтен сәләтен куеп сурәтләсә дә,
хикәя тумады. Автор үлемне җиңгән,
зур батырлык эшләгән врачны — кеше-
не түгел, ә бәлки эффектлы вакыйганы,
үлеккә җан кертү процессын
тасвирлады. Чөнки, автор фикеремчә,
врач үлекне терелтә алган очракта гына
хикәя чыгачак.
Язучы кайгыртучан диспетчер,.
153
булдыклы машинистлар турында күп
сөйләде. Ә хикәянең төп герое врач
турында юньле-башлы берни әйтмәде.
Әлеге процесска кадәр Ва- гыиз,
индивидум буларак, бөтенләй
ачылмаган иде. Без аның хәтта кеше
терелтү кебек бик җаваплы эшкә
хәзерлеге бармы, юкмы икәнен дә
күрмибез. Нәтиҗәдә кеше турындагы
әсәр түгел, ә бәлки эффектлы вакыйга
турындагы язма булды бу.
Шуның өчен дә бу язманы укыйсың
да, карале, чын булса, кан югалтудан
үлгән кешеләрне терелтү бик җиңел эш
икән, Вагыйз урнын- да һәр врач шуны
ук эшләр иде, дип уйлыйсың.
Гомумән, әсәр чыгарам дип, эф-
фектлы вакыйгалар белән артык
мавыгуның файдасы бармы икән? Ф.
Насыйровның «Уттан көчлерәк»
исемле очеркын укыгач, яшь язучы,
эффектлы вакыйгалар, юри катлау-
ландыру, күпертүләр белән мавык-
канчы, тормыш материалын сәнгатьчә
фикерләү аша бирү турында күбрәк
уйланса, әйбәтрәк булыр иде дигән
фикер туа.
Очеркта сафтан чыккан пар казаны
мичен (утын сүндермичә генә)
ремонтлаган слесарь Рафаил Куш-
тановның кыюлыгы сурәтләнә. Ул
эшләгән батырлыкның эффектлыгын
арттырып күрсәтергә тырышып, На-
сыйров шундый күпертүләргә бара ки,
очеркны укыгач Рафаилнең ба-
тырлыгына соклану түгел, ә аны
кызгану хисе уяна. Планны үтәү өчен
генә кеше гомерен куркыныч астына
куйган мастер Пугачевка карата нәфрәт
туа бездә. Ничек болай булсын ди
инде?! Безнең илдә план тутыру кеше
гомере барәбәренә эшләнми ич!
«Өзелгән дуслык» хикәясендә автор
эффектлы йомгак белән мавыккан дип
әйтеп булмый, әлбәттә. Монда
вакыйганы юри катлауландыру,
күпертү дә ул кадәр нык сизелми. Ә
хикәя, барыбер, җитлекмәгән. Автор
аңарда авырулар зарына игътибарсыз
караган кеше врач кебек мактаулы
исемгә лаек була алмый дигән фикерне
расларга омтыла.
Мәскәүдән — алдынгылар киңәш-
мәсеннән кайтышлый Ихсан район
больницасында эшләүче якын дусты
Камил янына керергә була. Килсә, ни
күзе белән күрсен, дусты эреләнгән,
бозылган бит моның. Шул хәлне
күргәч, мин мондый начар кеше белән
дус була алмыйм дип, Камилне ташлап
чыга да китә Ихсан. Хикәянең нигезенә
шушы вакыйга салынган.
Хикәя нигә уңышсыз чыккан соң?
Врач Камил образы тумаган, образны
уңай һәм кире якларын характерлау
өчен китерелгән дәлилләр арасында
пропорция сакланмаган. Авторның
әйтүенә караганда, Камил башта яхшы
кеше булган. Кыска гына ара эчендә ул
район больницасының баш врачы
дәрәҗәсенә күтәрелә, яңа төр
операцияләр өстендә эшли, дусты
Ихсанны да бик җылы каршылый. Без
Камилнең сәләтле, уңган врач икәненә
ышандык, ди. Ә менә авырулар зарына
игътибарсыз караучы врач образы ту-
мады. Ни өчен дисәң, авторның Ка-
милне гаепләү, аны пычрату өчен
китергән дәлилләре нигезсез. Автор,
мәсәлән, аны күренергә килгән авы-
руларны кабул итеп бетермәүдә гаепли.
Ә Камилнең эш сәгатьләре беткән инде.
Калган авыруларны башка врачлар
карарга тиеш. Инде авырулар нәкъ
менә Камилгә күренергә теләүләрен
белдерәләр икән, бу аның начар врач
түгел, ә, киресенчә, уңган, сәләтле врач
икәнен генә раслый бит.
Авторның Камилгә кара ягу өчен
китергән төп дәлилен карыйк: имеш, ул
авыру улына врач чакырырга килгән
карчык сүзен тыңламаган. Нинди
авыру соң ул? 25 ел буе инде әлеге
әбинең улы түшәктә ята икән. Бик күп
врачлар караганнар, дәвалый
алмаганнар. Баштагы елларда авыру
янына Камил да күп барган, ләкин
ярдәм итә алмаган. Шул авыру янына
бүген тагын нәкъ менә баш врач —
хирург барырга тиеш.
Нәрсә булган дисез инде әбинең
улына? «Эченә сары су җыела, һәр
унбиш көн саен, корсагын тишеп, суын
агызып торырга кирәк», ди карчык. 25
ел буена һәр 15 көн саен кемнәрдер шул
эшне башкарып килгән. Менә бүген
генә баш врач
Камилсез булмый, янәсе. Чөнки ав-
торга Камилнең бозылуын күрсәтергә
кирәк иде. Күрсәтә алмады, хикәя
тагын тумады. Аның каравы ялгыш,
берьяклы фикер тулып ята: имеш,
начар белән дус булма, имеш, врач
кеше аз гына да уйлап эш итмәскә, бары
тик көн-төн чабарга, кая чакырсалар,
кирәкме-юк- мы икәнен дә уйлап
тормастан, шунда барырга, ни
кушсалар шуны эшләргә тиеш.
Без Ф. Насыйровның китапка кер-
телгән өч хикәясенә дә тукталдык.
Кызганычка каршы, аларның берсе дә
безне канәгатьләндермәде. Автор
вакыйгалар турында сөйләде, күп көч
куеп, зур игътибар белән алынган
вакыйганың ничек тәмамлануын
сурәтләде. Тик берсендә дә җанлы,
тере, безнең чорның югары әхлак
сыйфатларына ия булган кеше образын
күрә алмадык.
Шуңа күрә авторны хәтта бик
уңышлы, шома чишелгән конфликтлар
да, эффектлы вакыйгалар да коткара
алмады. Димәк, әдәби әсәрнең
кыйммәте сәнгатьчә гомумиләштерү
көченә ия булган җанлы образлар белән
генә үлчәнә икән. Ә бу сыйфатлар
булмаганда, иң яхшы нияттән чыгып
язылган әйберләр дә ■кире нәтиҗә
бирергә мөмкин, әдәби зәгыйфьлек
идея зәгыйфьлегенә дә китерә икән.
Ф. Насыйровның күп кенә очерклары
өчен дә шундый ук кимчелекләр хас.
«Машинист» Һәм «Тормыш юлына
чыкканда» исемле очерклар бик таркау
язылганнар. Автор новатор машинист
Николай Павловичның һәм алдынгы
сыер савучы Тәнзиләнең мактауга лаек
эшләрен, уңышка ирешү серләрен,
җанлы кеше буларак, характерларын
күрсәтә алмаган.
Композицион таркаулык, күп сүз-
лелек, алынган теманы ачарга ярдәм
итми торган әйберләр тутыру
аркасында «Төнге рейс», «Нәкыя
гөлләре» исемле очерклар да уңышсыз
чыкканнар. Очерк булуга караганда,
алар гади газета мәкаләләрен
хәтерләтәләр.
Ә бит Ф. Насыйров бөтенләй үк яза
алмаслык кеше түгел. Үз эшенә
җаваплырак караганда, тырышыбрак
эшләгәндә, ул ярыйсы гына әйберләр дә
яза ала. Әнә «Нишләргә?» исемле
очеркы шактый әйбәт чыккан бит. Анда
ул бер вакыйга — авыру баланы аякка
бастыру аша врач Чускованың матур
образын ача алган.
Ә менә нәшрият яшь авторга тиешле
таләпчәнлекне күрсәтмәгән, аның
беренче җыентыгын ашыгыбрак
чыгарган.