Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺАДИ ТАКТАШНЫҢ ТУУЫНА 60 ЕЛ


Такташны сагынмыйча мөмкин түгел.
Еллар узганнан-узып, шагыйрьне «бик еракка» алып киткән утыз беренче елның декабрь көннәре ераклашкан саен, сагынуыбыз да, юксынуыбыз да көчәя бара безнең.
Такташны күргән-белгәннәр, анын белән бер заманда яшәп, янәшә өстәлләрдә бергә эшләгән кешеләр, шагыйрьнең якын дуслары яки гади танышлары, я булмаса әдәби әсәрләре аша гына «таныш елмаючылары», кыскасы, бик күп сандагы яраткан укучылары — ба-рысы да аны үзенчә сагына, үзенчә сагынып юксына бүген. Мәсәлән, шагыйрьнең каләмдәш дусты Хәсән Туфан өчен Такташ —
Әле дә булса безнең арабызда Шаулап-гөрләп яши төсле ул; 1 Ь- Такташ, Мәхәббәт, үлем, яшәү турында (Сайланма әсәрләр, Таткнигоиздат 1947 ел, 153 бит). ’
Икенче якын замандашы Нур Баян, туганнар каберлегендәге яңа кабер туфрагы суынырга да өлгермәгән бер көннәрдә, шагыйрьнең вакытсыз үлеме белән килешергә теләмичә:
Ул бүгенге авыл кырларыннан Сөенеп атлый кебек тоела;
Әйтерсең лә, шушы шатлыкларын Ул сөйләргә бүген җыена38 39, —
дип ЯЗДЫ. 38 X. Туфан, Ул өйдә юк инде (Шигырьләр, Татарстан китап нәшрияты. 1957 ел, 150 бит). 39 Н. Баян, Шагыйрь үлгәч (Шигырьләр, поэмалар, Татарстан китап нәшрияты, 1960 ел, 20 бит).
Әйе, бу чынлап та шулай иде. Чөнки шагыйрьнең йөрәге үз заманының иркен һавасын сулап, партиянең язучылар алдына куйган бурычларын аңлап, Муса Җәлил сүзләре белән әйтсәк: «зур төзелешкә тогын биргән мотор» шикелле совет поэзиясенең алдынгы сафында, бишьеллыкның бөек ги
ГАБДРАХМАН МИНСКИЙ
ШАГЫЙРЬНЕ
САГЫНГАНДА
S. ,с. ә.* № 1.
113
Ах, син, илем,
Ничек үләргә соң,
Сагыныр кешеләр синдә булганда... 1
— Сагынсыннар әле!—дип кенә тик, Исәнлеген әйтми төсле ул2.
114
гантлары башларыннан күренгән коммунизм кырын җырлап барган бер көннәрдә тынды.
Бу тынуга каршы җавапка,
Сүз бирәбез сафны кабатлап! 40 —
дип язды коммунист Муса Җәлил.
Заманы рухында «шаулап-гөр- ләп» яши алган шагыйрь һәм гражданинның йөрәге тынса да. ялкынлы поэзиясе тынарлык түгел иде.
Бер әдәбиятта, сәнгатьтә генә түгел, гомумән барлык иҗади хезмәттә халык йөрәгендә урын алу бәхетеннән дә зур бәхет бармы икән?! Кешелек культурасы тарихы моның бик күп уңай ’һәм тискәре мисалларын белә. Ул ;мисаллар арасында без, иҗатлфын туган халкына һәм аның алдынгы идеалларына багышлап, исемнәрен мәңгеләштерүчеләрне дә һәм хал-кыннан, туган туфрагыннан читләшү аркасында фаҗигагә очраучыларны да күрәбез.
Иҗатының тәҗрибәсез чорында, хәтта, мин әйтер идем, балачагында, зур шагыйрьләрнең яшьлегенә хас канатлы романтика тәэсирендә күкләргә ашып җырлаган Такташның утызынчы еллар поэзиясе аның әнә шул исемнәре мәңгеләшкәннәр арасына кергән шагыйрь булуын ачык күрсәтә.
Шагыйрь өчен мондый якты киләчәк аның балачагыннан ук билгеләнгәндәй була: кечкенә Һади халык моңын, халык җырын ана сөте белән бергә эчеп үсә. Шагыйрьнең анасы Шәмсениса апа «йөрәк парәсе» Һадиен сөеп-сый- паганда үзенең җыр-бәетләре белән бала күңеленә бай, матур хисләр уята башлый. Ә инде үсә төшеп күрше авыл мәктәбе шәкертенә әйләнгәч, Һади беренче тапкыр Тукай шигырьләре белән очраша.
Ул елларда Такташ белән бергә укып йөргән яшьлек дусты Низам Арслановның филология фәннәре кандидаты Хатип Госманда сакланган бер хатында болай диелә:
«Без аның белән 1911 — 1912— 1913 елларда бергә Пешлидә укыдык. Пешли дәвере безнең өчен бик алмашыну дәвере булды. Аңар 1913 елда Пешлигә укытырга килгән Кәрим Буреев дигән мөгаллим сәбәп булды. Ул бер атна кичендә (пәнҗешәмбе көн), бар шәкертләрне җыеп, Тукай
40 «Кызыл Татарстан» газетасы, 1931 ел, 286 сая.
шигырьләрен укыды. Барыбыз да яратып тыңладык. Безнең өчен ул зур тантаналы кичә булды...
Икенче көнне барыбыз да шигырь яза башладык. Билгеле, Һади ул нәрсәгә җаны-Тәне белән күмелде. Шигырь башына «Күңел җимешләре» дип язып куйды. Язган нәрсәләрен шәкертләр бик яратып укый иде. Кайчакта Кәрим абый, шәкертләрне җыеп, аның язганнарын үзе укый иде. Нәрсә язганнары бары да исемдә калмаган, Тик бер-ике юлы һич онытылмый тора.
Кыш турында яза:
Кунак кыш килде, Салкынланды һавалар, Ап-ак сакаллы Ябалак карлар явалар.
Ул вакытларда аңа 12 яшьләр чамасы булгандыр».
Матбугаттагы башка материал-ларны, аеруча шагыйрьнең «Безнең юл» журналында бастырган (1927) «Үзем һәм башкалар турында» исемле мәкаләсен укып, без аның Тукай шигырьләреннән кабынып язган «Күңел җимешләремә кадәр дә, 1908 елда, җиде яшендә «чыгарган шигырен» дә беләбез.
Дыр, дыр, драбан, Мокамай йомырка урлаган, Әйшә тәтәй тоткан, Каравылын кычкырткан.
«Бу минем беренче шигырь, — дип яза Такташ әлеге мәкаләсендә. — Җиде яшемдә вакытта минем бөтен гомерем буена тирән бер эз калдырган батрак улы Мөхәммәтҗан (Мокамай) исемле бер иптәшем бар иде. Аның белән дус кына йөргәндә, борынлашырга туры килде. Икенче көнне аның Гайшә тәтәйнең оясына кереп йомырка урлаганда тотылганы мәгълүм булды. Мин аңардан үч алу
115
8*
нияте белән шушы шигыремне чыгардым. Хәзер дә әле хәтеремдә, язгы ташу вакытында ул, муеннан суга кереп, атасының кыйнавыннан куркып, көне буе суда торды. Ә без, авыл малайлары, бүрәнәләр өстенә утырып, мин чыгарган шушы такмакны җырлап утырдык...»41
Такташның җиде яшендә «чы-гарган» бу дүрт юллы «беренче шигыре» белән танылган шагыйрь булгач язган йөз уналты юллы «Мокамай» шигыре арасында зур бер иҗтимагый һәм иҗади юл ята. Шагыйрь, иҗатының чәчәк аткан бер көннәрендә, «беренче шигыре» герое Мөхәммәтҗанның фаҗигале үлемен ишеткәч, гаҗәеп көчле яңгыраган, драматизмга тулы «Мокамай» шигырен яза һәм балачак дустын һәлакәткә китергән иҗтимагый сәбәпне ачып сала:
... Син адаштың,
Ләкин син яхшы идең,
Синең яхшы иде күңелең, Тик белмәдең тормыш баткагыннан Ялгыз чыгу мөмкин түгелен...
Ялгызлык... Ләкин бу вакытлы кичерешләр, эзләнүләр нәтиҗәсендә үз хисләреңә, уйларыңа бикләнүдән килеп чыккан ялгызлык түгел. Бу, җәмгыятьтә яшәп тә үзеңнең тар дөньяңнан чыгарга теләмичә ялгыз хәрәкәт итү — вак буржуа индивидуализмы. Мондый индиви-дуализм кешене ялгышуларга һәм шул ялгышулар нәтиҗәсендә һәлакәткә дә илтә.
Такташның архивында «Мокамай» шигыренә керми калган менә мондый бер вариант бар:
Тормыш авыр җирдә ялгыз яшәү Мөмкин түгеллеген аңладым, Сиңа гына шушы уйларымны Сөйли алмадым...
Һади Такташ кебек әдәби яшь-легендә каршылыклы да, катлаулы да иҗат юлын узган шагыйрь турында объектив фикер йөртү өчен бу юллар аеруча әһәмиятле.
Югыйсә, үз вакытында кайбер социолог тәнкыйтьчеләр, Такташ иҗатын бәяләгәндә, аның беренче чор — романтизм, символизм йогын-тысында язган әсәрләренә генә басым ясап, хәтта, шул беренче чор йогынтысын шагыйрьнең соңгы —
41 һ. Такташ, Үзем һәм башкалар турында («Безнең юл» журналы, 1927 ел, 6—7 саннар).
42 «Совет әдәбияты» журналы, 1935 ел, № 9—10.
43 «Юксыллар сүзе» газетасы (Оренбург), 1921 ел, 28 январь саны.
утызынчы еллар иҗатында да ча-гылышын табарга тырыштылар. Моның аеруча алама рецидивы Искуҗ мәкаләсендә күренеп узды 42. Ләкин шагыйрьнең совет поэзиясе арсеналына кергән бай һәм ялкын лы мирасына моның ише берьяклы һәм зарарлы карашлар, бәхеткә, озын гомерле була алмадылар. Соңгы елларда Такташның иҗатын нигезле өйрәнү һәм дөрес бәяләүдә әдәбиятчыларыбыз М. Мамин, X. Госман, X. Хәйри хезмәтләре күренекле урынны алдылар.
Һади Такташка үзенең чын поэтик тавышын табуда, иҗатын реализм нигезендә идея-художество ягыннан камилләштерә баруда Бөек Октябрь революциясе якты һәм киң юл ачты.
Мин яралдым, серле моңнарым белән бар дөньяны
Еглатырга, әйе, миндә көчле Байроннар җаны43, —
дип романтик образлары белән «янар таулар» башында набат суккан шагыйрь җиргә төшә һәм җирдәге матурлыкны, шул матурлыкны тудыручы замандашларын, аларның хезмәттәге омтылышларын күреп яши, яши генә дә түгел, шул үзе күреп яшәгән тормыштан илһамланып иҗат итә.
Такташның талантлы совет шагыйре булып үсә, чыныга баруына Коммунистлар партиясенең әдәбиятка юнәлеш бирүче документлары зур ярдәм итәләр. Ул аларны бик җентекләп укый, өйрәнә. Шагыйрь үзенең политик үсешен, чыныгуын, иҗади күтәрелешен бо- лай аңлата:
«Яңа кешеләр, революциянең билгеле бер чорында билгеле бер бурычларны үтәүче көчләр, алар күктән төшмиләр, шулай ук шул бурычларны үтәргә яраклы булып анадан да тумыйлар. Алар бүгенге
116
яңа тормыш өчен булган бөек кө-рәшнең эчендә тәрбияләнәләр, ны-гыйлар, һәр көн булып үткән диф-ференциацияләр аркылы үтеп, бөек көрәшкә кирәкле кеше булып җи-тешәләр». 44
Һади Такташның архивыннан. Шагыйрьнең кулъязмаларыннан берсе.
Нәкъ менә шул елларда, шагыйрьнең үз теле белән әйтсәк, «... яңа тормыш өчен булган бөек көрәшнең эчендә тәрбияләнгән...» көннәрдә, Такташ Октябрь революциясе дулкыннары актарып ташлаган иске тормышка соңгы хө- кемләү сүзен әйтеп, «Такташ үлде» исемле шигырен яза:
Иске тормыш!
Синең кырларыңда
Зәңгәр күзле уйчан яшь егет —
Ул юк инде...
Иске тормыш!
Синең «гөл бакча»ңда,
Сөренә-сөренә ачтан интегеп, Хәят эзләп йөргән уйчан егет — Ул юк инде..;
Шул ук шигырендә шагыйрь иске тормышка саламга ябышкан батучылар төсле ябышкан «нэпман уллары», «базар корольләре», «че- pen беткән сыра кортлары» адресына:
Сез табынган алтыи-көмешләрне
Тәңре итеп үзенә ала алмый;
Сез аунаган пычрак баткаклыкта
Үзе өчен урын таба алмый;
Ишетәсезме!
Сезгә, кабак дусты,
44 һ. Такташ әсәрләре, Татгосиздат, 1932 ел, 33—34 битләр.
Җырчы малай булып кала алмын! — дип нәфрәт белдерә. Шагыйрьнең алдагы юлы якты һәм киң. Шул юлга аяк баскан ялкынлы совет шагыйре Һади Такташ яшь Совет дәүләтен төзүче замандашларына:
Көрәшчеләр!
Сезнең арагызга яшь бер егет килә, дип, матур киләчәк өчен барган көрәшкә атыла.
Һади Такташ, гомеренең дә, иҗа-тының да соңгы көненә кадәр чын мәгънәсендә алдынгы совет шагыйре буларак, Коммунистлар партиясе тарафыннан милли әдәбиятлар алдына куелган бурычлар белән яшәүче, каләме белән партиягә хезмәт итәргә һәрвакыт әзер торучы пропагандист шагыйрь дә иде. Моны без Такташның архивыннан табылган һәм укучыга әле билгеле булмаган шигъри юлларыннан да күрәбез.
Менә ул гражданлык пафосы белән ихлас күңелдән яңгыраган шигъри юллар:
А. партия!
Синең иртәгеңә бару өчен Авырлыклар аша үтү кирәксә, Безнең бүген күргән авырлыклар Җиңүең өчен файда бирәлсә, Шатлыгым да, янар яшьлегем дә Җырларым да сиңа булсыннар...
Бүген Такташ безгә, барыннан бигрәк, әнә шундый ялкынлы ши-гырьләре белән якын.
Һади Такташ үзе яшәгән һәм төзешкән социализм җәмгыятенең күп төрле вакыйгаларыннан илһамланып язган шагыйрь. Ул, заманының тарихи вакыйгалары биеклегенә күтәрелә алып, шул биеклектән коммунизм кырын күреп, алга карап иҗат иткән шагыйрь’. Бу турыда шагыйрь үзе дә укучыларына шигъри формада хәбәр итә:
Бүгенгенең бөек теләкләрен
Ашкынулы җылы хис белән, Йөрәк каным белән сугарып мин Җырлар өчен саклап үстерәм.
117
акташ тормышны сөюче, аңа дан җырлаучы шагыйрь иде. Ул тормышның дәртле гашыйгы иде. Шуңа күрә, Такташ тормышны де-кадентларча сентименталь төшен-келектә, зар-сагышта түгел, ә оп-тимистларча яшәү гүзәллегең тоюда һәм шуның укучыга гаять уңай тәэсире булган лирик интонациядә җырлады. Дөрес, шагыйрьнең утызынчы еллар ахырындагы кайбер шигырьләрендә «картайдым шул», «яшьлек үтте» кебек моңсулыклар ишетел гәләде, ләкин «картаю темасына» язганда да, Такташ үткән гомер өчен аһ орып түгел, ә киләчәкне күреп, шуны сагынып, шуңа ашкынып язды:
Яшьлек үткән инде...
Әйдә үтсен,
Сакал-мыек белән йөрербез, Ләкин барыбер әле картайганчы Яна авылларны күрербез!45
Бу юлларда Такташ лирикасының гражданлык пафосы яңгырый, шагыйрьнең йөрәк хисләре тышкы дөньяга бәреп чыгып, тормышның киләчәгенә таба үрелә. Такташ өчен бу бер дә очраклы түгел һәм була да алмый. Чөнки ул үзе нәкъ әнә шундый, тормыш белән бәйләнгән, үз теле белән әйтсәк: «... күкрәк төрмәсеннән чыгып тормыш таллары арасына озайган» хисләрдән туган лириканы яклады. Шундый лириканы яклап, ул бо- лай диде:
«Шигырьнең кыйммәте нәни бер идеяне кеше аңламаслык итеп язуда түгел, бәлки бөек идеяләрне җиңел, гади рәвештә, өч-дүрт җөмләдә әйтеп бирә алуда» 46.
Бу бит шигырьнең сүзгә түгел, ә фикергә бай булырга тиешлеге турында Пушкин, Некрасов куәтләгән фикернең әйбәт бер чагылышы. Шул ук мәкаләсендә Такташ: «Яшьләрдәге бүгенге лирика артык «эчке хисләр» тирәсендә әйләнә. Лириканы гомуми тормыш белән бәйләүдә тәҗрибәләре аз», дип хаклы борчылып яза. Бүген дә әле бездә шуның ише тар дөньяларын-нан чыга алмыйча калган кәрлә «лирик геройлар» юкмыни?
Бүген яшь язучылар мондый әйбәт традицияне үзләштерүдә Такташтан бик күп өйрәнә алалар. Өйрәнгән вакытта алар Такташның: «Минем иҗат юлым — хаталарны җиңү һәм, үз-үзеңне аяусыз тәнкыйть итү нигезендә,
45 Һ. Такташ, Картайдым шул (Сайланма әсәрләр, Татгосиздат, 1952 ел, 85 бит).
46 Һ. Такташ, Пьесалар, хикәяләр, шигырьләр, Казан, 1953 ел, 231 бит.
әдәби осталыкны камилләштерү юлыннан гыйбарәт» дигән сүзләрен дә онытмасыннар.
Һади Такташ хезмәт сөйгән, җә-мәгать эшендә кайнарга яраткан, иҗаты белән укучыларына иң якын булган, алар белән көн саен диярлек очрашып, аралашып торган, тормышында да, иҗатында да кристаллдай саф күңелле шагыйрь һәм кеше иде.
... Менә ул ишекне киң ачып, дулкынланган бер кыяфәттә килеп керә, йөзе елмаюга күмелгән, зур зәңгәр күзләрендә ниндидер бер эчке куаныч, эчке канәгатьләнү чагыла... Ашыга да төсле үзе. Олылар арасына килеп кергән яшүсмер әдәплелеге белән, ишетелер-ише- телмәс кенә, авыз эченнән «Исән- месез»не әйтә дә, беренче бүлмәдәге «Крестьян газетасы» өстәлләре яныннан узып, икенче бүлмәгә кереп китә.
— Егетләр, яңа шигырь язган бу кеше, менә күр дә торыгыз..., — ди аны күзләре белән озатып калган «Крестьян газетасы» редакциясе секретаре Мөхәммәт Гали абзый.
Озак та үтми, Такташ кире әйләнеп чыга. Шул ук дулкынлану, шул ук матур елмаю, шул ук кичерешләр балкый йөзендә.
— Иптәшләр, шигырь тыңлый-сызмы?— дип сорый ул бездән.
Без урыннарыбыздан кузгалабыз һәм ул эшләгән бүлмәгә узабыз. Бу бүлмәдә «Кызылармеец» газетасы редакциясе һәм редакторы Кави Нәҗми өстәле, янәшәдә Такташ эшли торган «Азат хатын», «Авыл яшьләре» журналлары өстәлләре. Менә Такташның һәр яңа шигырен басылганга кадәр үк беренче булып тыңлаучылар да җыелып бетә...
118
Шигырь яңгырый... Матур да. йомшак та. мишәрчә үзенчә ямьле дә булып Такташ тавышы яңгырый:
Яшьлек,
Гомерең кыска синең.
Шундый кыска булып тоела, Кичен чәчәк аткан була, Ә таңында инде коела...
Без аның бүген таңда гына язып бетергән «Мәхәббәт тәүбәсе»н тың-лыйбыз. Урыны-урыны белән лирик нечкәлек. Такташка хас матур, үзенчә әйтсәк, «нәни — шаяру», уры- лы-урыны белән драматик киеренкелек һәм шуның оптимистик яңгырашында үрелеп барган Зөбәйдәнең язмышы тетрәтә дә безне, 'өендерә дә, көендерә дә...
Ә Такташның үткен күзләре безчең чыраебызны «укый». Яна поэмасының без тыңлаучыларга җигүен күреп баладай сөенә ул...
— Укучыга никадәр якын торсаң, л сине шулкадәр якын итә, ярата, син күрмәгән, сизмәгән ялгышларыңны күрсәтүдән дә курыкмый, чөнки ул сине үз язучысы итеп карый.—дип аңлата иде ул чагында Такташ без яшь язучыларга.
Укучыларына якын тору, алар- ның тәнкыйть фикерен белеп-ише- ~еп иҗат итү теләге Такташны әле Тамбов урманнарына, әле Донбасс шахталарына, әле Идел буйларына, Каспи ярларына ашкындыра...
Ил тормышындагы яңалыклардан, һәр яңа вакыйгадан кабынып :тҗат ялкынына әйләнә алган Такташ, йөреп кайткан саен, үзе әйтмешли, «чемодан тулы яңа тема- зар, йөрәк тулы матур хисләр» төяп алып кайта торган иде.
«Донбасска барып кайту иҗа-тымның якты сәхифәләрен тагы да арттырыр, тагы да бизәр», — дигән иде ул һәм, чынлап та. шул елның кышкы сезонында Татар академия театры тамашачылары шагыйрьне Донбасс шахтерлары «биреп җибәргән» темага язган «Камил» драмасы спектаклендә алкышладылар...
... Менә ул Астраханьның сезонлы эшчеләре, балыкчылары яшәгән Тияк бистәсендәге «Кызыл шәрык» клубы сәхнәсендә.
Биш йөз кешелек клуб залына биш мең кеше кереп тулган диярсең. Басып торыр урын да калмаган. Клуб стеналары буйлап басып торучылар ике-өч рәт булып сузылган.
Сәхнәдә Такташ. Ул шигырь укый. Укып бетерә дә чыгып кит- мәкче була, ләкин зал алкыш белән юлын кисә аның. Ул туктый һәм тагы шигырь укый. I агы алкышлар... Кичәнең программасында җирле драмтүгәрәк хәзерләгән ике пәрдәле «көлке комедия» булса да, әлегә программа бер шагыйрь кичәсе тәртибендә бара. 1928 ел. Эшчеләр клубы сәхнәсе. Бер шагыйрь кичәсе. Поэзия турында бик күпне сөйли торган факт бу! Көннәр буе авыр эштән арып кайткан Тияк эшчеләре, утырганы утырып, басканы баскан хәлдә шигырь тыңлый.
Шагыйрьне әнә шул эшчеләрнең басып тыңларга мәҗбүр булулары борчый.
— Иптәшләр, мин үзем сезгә шигырьләремне укырга каршы түгел... Тик арырсыз дип куркам... Әлбәттә, утырып тыңлаучы абзыйларга рәхәттер, әмма басып тыңлаучыларга...
Такташ сүзен әйтеп бетерә алмый, залда гөлт итеп кабынган дустанә көлүләр, аның үзен дә залга кушылып көләргә мәҗбүр итә. Шуннан соң алгы рәттә басып торучы бер эшче агай:
— Такташ иптәш, бер дә бор-чылмагыз. .Менә сез үзегез дә басып сөйлисез ич... Бер дә арыр төсле күренмисез. Давай! — ди.
Зал баягыдан да гөрләп көлә һәм «давай»лап кул чаба.
Сәхнәдә шигырь яңгырый...
«Мин Астраханга килгәч бик ма-турландым, йөзләрем алсуланды, күзләрем тагын зәңгәрләнә төште.
Без беренче каршылау кичәсен уздырдык. Ни булса да бу чыгыш бик матур булды. Рухи ягы гаҗәп тулы...» дип яза ул бу сәяхәте турында Казанга, өйдәгеләренә җибәргән хатында.
а КҮП КЫРЛЫ иҗат кешесе Д' 'кНЬ1Ң таланты аның шигырь алыгында аеруча көчле чагылды. атар поэзиясең үстерүдә, камилләштерүдә, аның лирик бизәкләрен, кешелек хисләрен, мәхәббәт ялкынын тагы да көчәйтүдә Такташ^ бөек Пушкин, Тукай, Маяков-ский традицияләре үрнәгендә иҗат итте. Шуңа күрә Такташ шигырьләре үзләренең халыкчанлыгы, йөрәк җылысы белән озын гомерле булып калдылар һәм шулай калачаклар да...
Такташ редактор да, журналист та, драматург та, публицист та иде. Такташ барыннан элек гражданин иде! Якты һәм бай иҗатының бүгенге көн арсеналына — коммунизм төзү көрәше арсеналына кабул ителүе дә Такташның, барыннан элек, гражданлык бурычын алга куеп иҗат иткән ялкынлы шагыйрь булуы турында сөйли.