ӘЙБӘТ БАШЛАНГЫЧ
ПГалгын җилдә салмак кына тирй бәлеп утырган иген басулары ерак офыкка барып тоташа. Иген кырын урталайга ярып киң юл үтә. Кояш батканда шул юлдан колхозчы агайлар һәм апалар, яшь егетләр һәм үсмер сеңелләр дәртле көйгә җырлап кайталар. Уйсуларда бетте кар суы, Күл-күл булыр тагын, яз килсә; Кара-кучкыл бодай басуы, Дулкынлатып аны җил исә. Авыл башына җитәрәк, аларның җырына кулларына ак чиләкләр тотып сыер саварга баручы ферма кызларының көр авазы килеп кушыла. Атлар килә атлап-атлап, Ферма юлларын таптап. Фермаларда җыр җырлыйбыз Рязаньлыларны мактап. — Дан алды эшләрегез, Сүнмәсен хисләрегез. Сезнең белән бер үк сафта Барырга исәбебез. Иркен кырларда, терлекчелек фермаларында җиң сызганып эшләүче тырыш колхозчылар хезмәттә туган хисләрен, уй-теләкләрен әнә шулай җырга салып аңлаталар. Шагыйрьләребезнең колхоз производствосы темасына багышлап язган матур-матур әсәрләренә колхозчылар үзләре иҗат иткән менә дигән әйбәт җырлар һәм такмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр өстәлә. Шагыйрьләр тарафыннан язылган әлеге әсәрләрне, халык үзе тудырган җыр һәм мәкальләрне бергә туплап, аерым җыентык итеп бастырып чы гаруны күптән көтә идек. Ниһаять, без шундый китапны кулыбызга алып укуга ирештек. Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган «Колхозың алда булса, авызың балда булыр» исемле китапка шигырьләр, халык җырлары, такмаклар, мәкальләр һәм лозу н гл ар тупланган. Җыеиты кн ы ң беренче бүлеге шагыйрь Салих Бат- талның «Уңыш маршы» дигән шигыре белән ачыла. Җыентыкка кергән әсәрләр арасында шагыйрьләрдән Ә. Давыдовның «Түгелеп калган бөртек», X. Туфанның «Байрак шигырь китерде», Ш. Мөдәрриснең «Безнең урамда» шигырьләре, Ә. Ис- хакның «Куян һәм председатель» әкиятфельетоны, Г. Хуҗиевнең «Халисә», С. Хәкимнең «Бу кырлар, бу үзәннәрдә», 3. Мәҗитовның «Катыкчы кызлар» исемле җырлары күңелдә аеруча җылы тәэсир калдыра. Китапның икенче бүлегендә халык җырларына шактый киң урын бирелгән. Монда без, укучыга элек- электән таныш булган кайбер җырлар белән беррәттән, әле соңгы вакытларда гына ишетелә башлаган өр-яңа җырларны да очратабыз. Түгәрәк күл буйларында Камыш күмгән туганны. Камыштан биек үстердек Быел арыш, бодайны, — дигән җыр белән бер үк биттә басылган түбәндәге җырны укыйсың: Уралып-уралып ага Шул Уралның сулары. Урал суларыдай шаулый Кукуруз басулары. Әйе, җигүле атның дугасын күмеп китәрлек булып үскән арыш һәм бодай белән янәшә, хәзер безнең басуларыбызда «Урал суларыдай шаулап» кукуруз дулкынлана. Җылы яктан безнең кырларыбызга бөтенләйгә күчеп килгән бу яңа культура хакында авылда әнә шундый матур-матур җырлар иҗат ителә. Мондый яңа җырларны җыентыкта күпләп санарга мөмкин. Җыентыкка . кергән такмаклар һәм татар халык мәкальләре дә аерымаерым бүлекләргә тупланган. Бу исә үзеңә ошаган такмакны яки мәкальне кирәк вакытта бик тиз эзләп табарга ярдәм итә. Соңгы бүлектә игенчеләр һәм терлекчеләргә шагыйрьләр тарафыннан язылган өндәмәләр, шигъри теләкләр урнаштырылган. Алар нигездә уңышлы гына язылганнар. Ләкин арада поэтик һәм техник яктан бик йомшак эшләнгән аерым строфалар да юк түгел. Уңыш төшә күктән дә кайчакны, Мәсәлән, булып кар. Әрәм итмә ләкин син аны,— Вакытында тотып кал, — дигән строфаның икенче юлы һич кенә дә күңелгә ятышлы яңгырамый. Строфада «мәсәлән» дигән кереш сүзнең кулланылуы исә шигырь калыбына бөтенләй сыймый. Сүз ахырында шуны да әйтеп үтик. Колхоз агитаторларына, пропагандистларына һәм үзешчән сәнгать коллективларына ярдәмгә бастырып чыгарылган бик кирәкле бу җыентыкның күләме бик кечкенә. Киләчәктә нәшрият мондый җыентыкларны ешрак һәм, иң яхшы әсәрләр хисабына баетып, калынрак итеп чыгармын иде. Укучы бу әйбәт башлангычның дәвамлы булуын тели