Логотип Казан Утлары
Публицистика

„ҖӘЯҮЛЕ КЕШЕ СУКМАГЫ" РОМАНЫНЫҢ ХУДОЖЕСТВО ЧАРАЛАРЫ ҺӘМ СТИЛЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Фатих Хөсни яңа романын «Җәяүле кеше сукмагы» дип исемләгән. Әсәр шушы сукмакны сурәтләү белән ачыла да. Романның төп геройлары — Корбангали белән улы Сәфәргали — бәләкәй чана тартып, читкә — эш эзләргә чыгып китәләр... Алар шулай, кешеләргә кием тегә-тегә, максатка җитәрбез — ат юнәтербез, бәхетнең олы юлына чыгарбыз дип өметләнәләр. Корбангали абзыйның хыялы канатлы, кулыннан һөнәр дә килә, тырышлык та аз түгел. Ләкин, инде ничәмә-ничә еллар рәттән барса да, җәяүле сукмагы аны бәхет дигәненә бер карыш та якынлаштырмаган. Бала чагында шул ук җәяүле сукмагын — әтисе эзен Сәфәргали дә таптап карый. Шулай ук ул да бу эздән бәхет дөньясына җитә алмый. Буыннары ныгып, күзе ачылган саен Сәфәргали бәхеткә ирешүнең бердәнбер дөрес юлын аңлый — көрәш аша гына ирекле тормыш төзергә мөмкин булуына ышана бара һәм шул юл белән тормышта үз урынын таба. Шулай итеп, Фатих Хөсни капитализм шартларында Россия крестьяннарының кечкенә бәхет өчен тормышның авыр йөген күтәрүләрен, ахырда, бормалы-сырмалы юллар аша булса да, социалистик революциягә кушылып китүләрен чагылдыра. Крестьяннарның революциягә килү юлын сурәтләү темасы татар әдәбияты өчен, билгеле, яңа түгел. Бу өлкәдә безнең байтак уңышларыбыз да бар инде. Ләкин, шулай да, «Җәяүле кеше сукмагы» романында без моңарчы бер кеше кулы да кагылмаган чынбарлык белән танышабыз. Бу әсәрнең сурәтләү объекты, алган күренешләре— үзенчәлекле. Язучы гомумән крестьяннар тормышын сурәтләми, бәлки татар крестьяннары хәлен, татарлар тормышына гына хас конфликтларны яктырта. Язучы татар халкының тормышын, аның милли, җирле колоритын төгәл чагылдыра. Иске замандагы тегүчеләр тормышын сүрәтләү үзе генә дә безнең әдәбият өчен яңалык бит әле. Крестьяннар массасы, социаль бер сыйныф буларак, социалистик революциягә тегүчелек аркылы бармады, бәлки игенчеләр булып, җир өчен көрәшү юлы белән килде. Авыл тегүчеләре әнә шул зур сыйныфның мәгълүм бер һәм бик- бик кечкенә катлавы иде. Художникның табышы да шунда ки, ул, һәркем күз алдында ярылып яткан гомуми нәрсәләрне генә алмыйча, күләгә астындарак калган күренешләргә дә игътибар иткән. Моны без художникның тематик ачышы дип атыйбыз. Билгеле, язучы үзенең тегүчеләрен крестьяннар массасының төп омтылышына каршы куймый, бәлки ул омтылышка үзенчәлекле юллар аша баруларын, чишмәләрнең, ерганакларның зур елгага кушылганы кебек, революцион көчләрнең төрле юллар белән олы агымына килеп чыкканлыкларын тасвирлый. Роман сюжетының нигезендә гади хезмәт ияләренең язмышы ята. Баштарак вакыйгаларны кешеләр арасындагы шәхси мөнәсәбәтләр Ф 125 оештырып килә. Тора-бара алгы планга иҗтимагый вакыйгалар (беренче бөтендөнья сугышы, Октябрь революциясе) килеп чыга һәм геройларның үз-үзләреи тотышы социаль мөнәсәбәтләргә бәйләнештә ачыла. Сәфәргалине алыйк. Тар сукмак буйлап, җәяүләп кенә барып, бәхет кошын тотарга ниятләү бу егет канына шул хәтле нык сеңеп калган: ул, ачы тормыш хакыйкатьләренә дә, дөнья күргән кешеләрнең акыллы киңәшләренә дә ышанмыйча, Сәлмән байларга ялчы була, •сәүдә эшләренә катышып китә — бәхет дигәненә иң кыска юлдан барып җитәргә чамалый. Ләкин Сәл- мәннәр эшчән һәм булдыклы егетне рәхәткә тиендерү өчен ялламыйлар шул. Алар Сәфәргали кебек хезмәт ияләре көче белән үзләренә байлык туплыйлар, аның сөйгән кызын тартып, алалар, тегермәннәре янган ачудан Корбангали абзыйларны урамга куып чыгаралар. Әнә шулай — ачы тормыш тәҗрибәсен татып, империалистик сугышның мең газапларын кичереп, бу афәтләрнең тик байларга гына файдалы булуын төшенеп, Сәфәргали тормышның олы юлына чыга — туган авылына революционер булып кайта. Язучы әсәренә керткән геройларын бик җанлы, тере, үзенчәлекле характер, чын образ итеп тасвирлый. Менә безнең алда Сәфәргали образы — шундый тапкыр сүзле, шаян табигатьле, ут уйнатып эшли торган ваемсыз егет. Сез аның кечкенә чагын хәтерләгез! Яисә, бераз бире табарак килеп, байда эшләп йөргән көннәренә карагыз! Хуҗа каршында, Сәлмән бай орышканда, ялчы Сәфәргали үзен ничек тота. Автор Сәфәргалинең кыюлык, ку- рыкмаучанлык характерын эзлекле, табигый төстә үстереп килә. Сәфәргали кебек ялкын бәреп торучы кайнар йөрәкле кешеләр — Фатих Хөснинең яраткан геройлары. Язучының табигате, темпераменты, эстетик ихтыяҗы шулайдыр, күрәсең, аңа юаш, йомыкый кешеләргә караганда ут чәчрәтеп торучылар ошыйрак төшәдер. Сәфәргали образы романның төп идеясен аңлата. Бәхет байларга хезмәт итеп, я булмаса ялгыз бунтарьлык юлы белән килми, чын бәхеткә халык белән бергә көрәшеп кенә, байлар властен туздырып кына ирешергә мөмкин, дигән фикерне уздыра язучы. Әсәрдә Сәфәргали язмышы ике планда ачыла — беренчедән, дөреслеккә, революциягә бару юнәлешендә һәм, икенчедән, — керсез мәхәббәт планында. Дуслык, мәхәббәт хисләрен тасвирлауда Фатих Хөснинең яраткан алымнары, яраткан ситуацияләре, яраткан бизәкләре бар. Тыйнак һәм үзенә күрә шигъриятле дуслык хисләренең бала чактан ук үрелеп килүе, көтелмәгән шартларда очрашу, көлкеле хәлләр, каушап калу, йөзек бүләк итешү, аерылу моңсулыгы, күрешү шатлыгы — «йөзек кашы»нда да, «Җәяүле кеше сукмагы»нда да язучы мәхәббәтнең әнә шул якларын бирелеп тасвирлый. Кеше күңеленең бик нечкә тибрәнешләрен дә төгәл сиземли белгәнгә булса кирәк, яшьлек тойгысы турында ул үтә бер җылылык, лирик ягымлылык белән сөйли. Бу романда автор Сәфәргали белән Зәйтүнәдәге ул саф, гүзәл тойгының җәйге таң кебек кыюсыз гына уянуын, әллә никадәр кыенлыкларга очрап үсүен һәм, ниһаять, ялкынланып дөрләп китүен күрсәтә. Урыны белән язучы аларга мөлаем генә эндәшеп ала, кайбер җирдә шаян карап елмая, аерым бер төштә кызганып, йөрәк каны белән яза. Зәйтүнә образын, Зәйтүнә язмышын бөтен реальлеге белән гәүдәләндерү — художникның икенче зур уңышы. Бу боек, тыйнак кызга табигать матурлыкны, уңганлыкны, акыллылыкны бер дә кызганмыйча, мул итеп биргән. Автор аны банкада үскән кына гөлгә тиңләштерә. Ләкин Зәйтүнә образы әсәргә ямь бирер өчен генә, бакча булгач, гөлсез булмасын инде дип кенә кертелмәгән. Бу образ белән язучы Октябрь революциясенең хатын-кыз язмышына нинди реаль йогынты ясаганлыгын күрсәтергә тели. Зәйтүнә үз бәхетен, үз хокукын даулап, мәхәббәтенә күләгә төшер- 126 мәс өчен теше-тырнагы белән тартыша. Авызлыклы йөгән белән канга батырып кыйналганда да сүзеннән кайтмый. Ләкин Сәфәргали янына күчеп барганда аны куып җитәләр дә билгесез кешенең чоланында бикләп тоталар. Һәм менә шул ук Зәйтүнә, кара язмышына буйсынып, сөйгәне белән кавыша алмавына әрни-әрни, иң изге тойгысын авызлыклап, үзе яратмаган кешегә — Сәлмән бай баласы Мидхәткә тормышка чыгарга риза була. Чынбарлыкка туры киләме бу? Безгә калса, без моны реаль дияр идек. Саф күңелле кызның кеше теленә керүдән, яман ат ишетүдән куркуы, ата-ана ихтыярына каршы килергә базмау, гасырлар буена ислам диненең хатынкызларны буйсынырга, күндәмлеккә өндәп килүе, йолаларга каршы бару бәхетсезлек китерер дип ышану, бергә тора башлагач ияләшермен дип юану — бөтенесе-бөтенесе 17 яшьлек кызны шундый ялгыш һәм үкенечле адым ясарга мәҗбүр итә. Революция Зәйтүнәне яктылыкка, белем дөньясына алып чыга. Ниһаять, революциядән соң Зәйтүнә белән Сәфәргалинең мәхәббәте бергә кушыла. Фатих Хөсни — композиция хисен, бөтенлекне, симметрияне, хосусыйның гомумигә мөнәсәбәтен яхшы тоючы художник. Язучы роман сюжетында Сәфәргали сызыгын, Зәйтүнә сызыгын, Сәлмән карт сызыгын — шушы төрле җепләрне үзара керештереп биргән һәм, шулай итеп, сюжет үстерелеше ҺӘхМ анда вакыйгаларның композицион урнаштырылуы белән дә реаль чынбарлыкны, тормыш хәрәкәтен күз алдына китереп бастырган. Мондагы һәрбер күренеш мавыктыргыч, көтелмәгәнчә яңа. Язучы бер җирдә дә озын сөйләми. Вакыйгаларны иң кызыклы һәм әһәмиятле урынга китереп җиткерә дә шунда нокта куя. Калганын укучы ү'зе фикер йөртеп аңлый яки кирәкле җирендә автор үзе җыйнак кына хәбәр итә. Шулай да сюжет үстерелешендә вакыйгаларның пропорциясенә кагылышлы бер моментны әйтеп китәсе килә. Мәтәскә авылындагы хәлләрне автор ярыйсы ук бөртекләп, күп төрле буяулар белән тасвирлый. Ләкин ахырга табарак, фронтны һәм революция көннәрен сурәтләүгә күчкәч, киң таралган сюжет җепләрен ашыгыч рәвештә ялгаштырырга, чабуны тиз-тиз җыярга тотына, гүяки бу төштә язучы вакый- галарңы сикереп-сикереп кенә үтә. Шуңа күрә дә китапның икенче яртысында күренешләр, вакыйгалар язылачак бүлекнең җәенке планы кебегрәк тоелалар. Әсәрнең җанлы- лыгы да сүрелә төшә. Монда язучы Сәфәргали турында да «каядыр югалып торды» кебегрәк сүзләрне генә сөйли. Аның эшләрен конкрет картиналарда күрсәтми. Тормыш логикасы һәм сәнгать законнары буенча барганда, баш героебыз политик мәсьәләләр эченә тирәнрәк кергән саен, авторның политик эшлек- леләргә, большевиклар образына игътибары да артыр дип өметләнәсең. Чөнки Сәфәргалинең политик аңы, фикер үсеше турыдантуры большевиклар йогынтысы белән бара бит. Ләкин автор бу өлкәдә үзе тудырган мөмкинлекләрне тулы файдаланмаган. Соңга таба Мәрәк Фәсхи бөтенләй күздән югала. Большевик Арнаутовтан кала бүтән политик эшлеклеләр образы сурәтләнми. Хәлбуки, моны әсәрнең темасы да, композициясе дә сыйдыра алган булыр иде. Романда күп төрле вакыйгалар сурәтләнгән, һәрберсе индивидуаль бер характер булырлык күп кенә персонажлар бар. Шуларга ярашлы рәвештә язучының сөйләү тоны да үзгәреп тора. Фатих Хөсни лиризмы мәрхәмәтле ананың үз баласын 'башыннан сөеп, сыйпап алуы кебек, укучы күңелен иркәли, анын йөрәгендә яхшылык, матурлык тойгылары тудыра. Әнә ул үзенең яраткан героинясы Зәйтүнә турында яза: 127 «Аягына пөхтә кара итек, өстенә трико бишмәт киеп, башына мамык шәл бәйләгән кыз, унҗиде яшьлек кыз, ялкынлы өметләр һәм әйтелмәгән сүзләр, таушалмаган дәрт һәм түгелмәгән күз яше белән тулган кыз, авыл кызы, Габдулла агай кызы Зәйтүнә, менә ул, ашыгып- ашыгып, сөйгән яры белән күрешергә дип бара, — хәерле сәгатьтә генә булсын» (102 бит). Инде Фатих Хөснинең шаянлыгына, юморына килсәк, бу өлкәдә аның мөмкинлеге бер дә чикләнмә- гәнсыман тоела. Язучы көлдерү өчен махсус тырышып язмый. Аның гади генә, шулай да бераз мутланып сөйләве дә художник контекстында, сүз сөрешендә мәзәк булып яңгырый. Фатих Хөсни теленә гомумән шаянлык, уйнаклык хас. Менә язучы Сәфәргалинең малай чагын хикәяли. «Нишләмәк кирәк, әти барырга кушкач, бармыйча да булмый шул инде. Ләкин үзләре барасы килмәгән якка җибәрелгән малайларның ничек барганлыгын үзегез беләсез инде: «я кырын-кырын, я бик акрын» (31 бит). Соңгы җөмләдә ритм һәм рифма бөтенлеге бик нык сакланган. Үзенең төзелеше, гомумиләштерү көче ягыннан ул мәкальләргә якын. Күп вакыт автор, бер-берсе белән сыешмый торган күренешне бергә куеп, кызыклы янәшәлек тудыра. Яисә үз героеның сүзләрен юри буташтырып бирә. Менә бервакыт, Сәфәргали, Зәйтүнәне чакыртып чыгару нияте белән, оеткылык катык сорарга дигән булып, кызның өенә Фәрзи исемле куркак кына, бер малайны кертеп җибәрә. Ишек төбендә малайга Зәйтүнәнең әтисе очрый һәм нинди йомыш белән кергәнен горый. Малай куркып кала, бутала башлый. «— Әни әйткән ие, ни дип әйткән ие, оеткылыкка катык дип әйткән ие. — Нәрсә оетасыз. Сезнең сыерыгыз юк ич. — Сыерыбыз булмаса... кәҗәбез бар. Шуннан, малайның кинәт ык-мык силә башлавын һәм артка таба чиенүен күреп, Габдулланың шиклә нүе тагын да көчәя төшкән һәм ул, ачуланып: — Кем оета катыкны? Кем җибәрде? — дип малайга җикерә башлаган. Малай, аны-моны уйлап тормыйча, ике сорауга бер җавап итеп: — Кем оетсын, Сәпәр абый оета,— дигән дә, буш савытын кочаклап, кайтып киткән» (155 бит). Баланың каушаудан мондый җавап бирүе бик табигый. Ә укучылар өчен бу эпизод бик көлке яңгырый. Фатих Хөсни — чын мәгънәсендә сүз остасы. Җыр кебек матур, чишмә төсле саф аның теле. Ул тирән моңны да, зур шатлыкны да, дәртле тойгыларны да, югары пафосны да төгәл әйтеп бирә белә. Шундый көчне һәм шигъриятне язучы кайдан алган соң? — Күп нәрсәләрдән. Фатих Хөсни нинди дә булса бер генә алымга өстенлек бирүгә принципиаль каршы чыга. Ул художество чараларының бөтен байлыгын иңләп алырга һәм аны яңа бизәкләр белән баетырга, буяуларның күп төстә чагылуына, тонның, тавышның күп төрлелегенә омтыла. Аның романында грамматик формаларның һәм телдәге поэтик ресурсларның бөтен төрләрен дә табарга була. «Җәяүле кеше сукмагы»нда идиомаларның, фразеологик тәгъбирләрнең, мәкальләрнең, автор үзе әйтмешли, «халык гыйбарәләренең» муллыгы күзгә ташлана. Бу хәл язучы теленең өзлексез рәвештә җанлы сөйләм чишмәсеннән азыкланып торуын күрсәтә. Тагын шунысы бар — ул һәр көн телдән төшми торган һәм шуның нәтиҗәсендә ямен югалткан, «шомарган» т^гд^- (җрләргә кызыкмый. Ул аларны аеруча кирәк очракларда гына файдалана. Халык тәгъбирләре роман тукымасына органик рәвештә үрелеп бара. Менә берничә мисал. «Малай аякны әллә кайчан киенеп куйган» (4 бит. Юлга чыгарга әзер дигән мәгънәне аңлата). «Сәфәргали кызларның бу сүзләрен уз бакчасына атылган таш дип кабул итте, әмма ләкин үзе аларга таш белән бәрергә һич тә җыенмый иде» (34 бит). 128 «Башта малайның хәле өчен хәвефләнеп утырган Корбангали абзый да, Сәфәргали китапның җаен алып, «су урынына эчә» башлагач, «минем малай ул, уйнама», дип кодрәтләнеп утырды (62 бит). «Сайравын яхшы сайрый, белмим кайда кунар» (301) һ. б. Болар һәммәсе дә язучының җанлы телдәге образлы әйләнмәләр белән иркен эш итүен раслыйлар. Билгеле, художник әзер тәгъбирләрне генә чүпләми. Кирәк икән, ул үзе дә идиома һәм мәкаль рәвешендәге җыйнак һәм спай конструкцияләр төзи. Халык тел байлыгы белән тирәнтен таныш булган, аның эчке динамикасын сиземли торган язучы өчен бу законлы күренеш. Чыннан да, түбәндәге образлы җөмләләр мәкальләргә, фразеологик тәгъбирләргә бик тә якын торалар: «Сүз салды, таш кайтарып алды» (295 бит). «Ә үзенең сүзе сүзгә охшамый, авызы сүздән бушамый иде» (86 бит) һ. б. Халык телендә күчерелмә формада сөйләү шактый киң таралган. Аның оригиналь үрнәкләрен Фатих Хөсни дә бик теләп куллана. «Бо- лай үзе тире белән сөяктән генә торгандай булып күренсә дә, аты да, хуҗасы кебек, җильяк, хайван икән, бер көй алгачц чиоәр генә элдертә, җитмәсә тагын хуҗасы аңа «пар» да өсти бара иде» (181 бит). «Бөтенесен берьюлы кояш нурыннан әвәләп ясаганнармыни, — көләчләр, күзләре — берсенеке зәңгәр төймә, икенчесенеке — кара карлыган» (34 бит). Болар һәммәсе дә халыкча әйтелгән. Шуның белән бергә Фатих Хөсни метафорик сөйләмнең кызыклы гына яңа вариацияләрен дә ясый. Андый хәлләрдә ул башта персонаж сөйләмендәге метафораны бирә һәм аның нәкъ менә күчерелмә мәгънәдә килгәнлеген ачыктан-ачык ишарә ясый. Инде икенче җөмләдә үк шул сүзне, җитди тонда әйткән- сыман, ләкин чынында беркадәр көлемсерәп, шаян бәясен биреп, автор сүзе итеп кабатлый һәм шул җирлектә үз персонажының сөйләменә юмористик мөнәсәбәтен белдерә. Аңлашылсын өчен түбәндәге өзекне китерәбез. «Болай булгач, Сәлмән дә үзенең кем икәнлеген күрсәтмичә китә алмады: — Бурычны аны судта таптырырлар, курыкма, — диде һәм, ишеккә барып җиткәч, борылып кына өстәде:— Бурсык Аптулы ыштансыз кала бит дип тормаслар, закон алай дип тормый ул. — Шулаймы? Законмы? Тормасмы? Габдулла агайның кинәт күз аллары караңгыланып китте, ләкин аңа кадәр ул инде кул астындагы табуретканы эләктереп өлгергән иде. — Алайса, мә... Иң элек минем законны авыз итеп кара. Табуретканы яман бер көч белән Сәлмәннең башына томырды. Эләктеме аның «законы», әллә юкмы, — берәү дә белмәде» (275 бит). Биредә Габдулла абзый, Сәлмән карт сүзенә ялгап алып китеп, ул кан- сыздан үч алуны, аңа табуретка белән кундыруны закон дип әйтә. Ә автор яңадан шул «закон» төшенчәсен конкрет әйбер — табуретка урынында атап, елмаеп куя. / Фатих Хөсни стилендә контраст буяулар, капма-каршы күренешләрне бер-берсенә тиңләштереп карау, фәнни термин белән әйтсәк, киңәйтелгән чагыштыру әһәмиятле роль уйный: «Тын авыл кыңгыраулар чыңыннан гөрләп уяна. Кешеләр, капка төпләренә чыгып, тәрәзәләрдән башларын тыгып, сокланып калалар, «менә ичмасам Аптул кызының бәхете бар икән», дигән сүзләр ише- телгәли. Атларның тояклары, җиргә бөтенләй тимәгән дә кебек булып, күзгә чалынып-чалынып кына калалар. Тарантасларда калфаклы кодачалар бара, тарантасларда байлык-зиннәт бара һәм, шулар арасында, шулар белән бергә үк, тарантаста бәхетсез Зәйтүнә бара...» (209—210 битләр). Моның белән автор нәрсә отты соң? Ул, әлеге контраст картиналар ярдәмендә, укучының хисен үткенәйтүгә, Зәйтүнә фаҗигасенең тирәнлеген ачык сиздерүгә иреште. .с. Ә.„ № 9. 129 Фатих Хөсни теленең җегәрлеге, гүзәллеге турында сөйләгәндә, аны характерлый торган күп сыйфатларны күрсәтергә мөмкин. Шулай да аеруча бер мөһим нәрсәне — аның теленең лексик һәм, өлешчә, грамматик формаларга байлыгына басым ясап әйтергә кирәк. Язучы, татар халык телбайлыгының, тирән катламнарын иренмичә актарып, андагы сүз хәзинәсен чумырып ала, телдәге һәрбер сүзне диярлек хуҗаларча барлап, аның кадерен белеп эш итә. Ул вакыйгаларның динамикасын төгәл чагылдырырдай көчле фигыльләр белән хикәяли, хәтта әле грамматика дәреслекләрендә дә тиешенчә яктыртылмаган, тик җанлы сөйләмдә генә йөри торган формаларны килешле итеп үреп җибәрә. Менә суга чыланган кечкенә Сәфәргалинең үз-үзен тотышы ничек сурәтләнә: ...«— Исем киткән ие бик. Дерелдәсәм әллә мин туңып дерелдимме. Бишмәтем кипсен дип дерелдим... Шуның белән ялт тегеләрнең авызларына һәм, бүтән сүз ишеткәнче, сыпырт өй ягына таба» (7 бит). Ә соң лексик байлык кайдан килә? Фатих Хөсни телдәге синоними- каны бик нык активлаштырырга омтыла. Инде мәгънәдәш сүзләр хәтернең өске катында гына ятмаган очракларда бүгенге тел практикасында чагыштырмача сирәк очрый торган, ләкин фикерне әйтеп бирер өчен нәкъ үзе булганын эзләп таба. /Моны ул җанлы телдән ала. Мәсәлән, автор болай ди: «Шулай ук бу өйдә туып, шушында картайган ак муенлы кара песи дә, шушы хатынның бу чаклы чабулап йөрүенә һәм табындагы төрле ризыкларга һич төшенә алмагандай, мич буенда башын әле бер якка, әле икенче якка гаҗәпләнеп утыра иде» (162 бит). Монда «башын кырын салып» яки «кыегайтып утыра» дип әйтергә дә була. Ләкин алар берсе дә художник әйтергә теләгәнне бирми — беренчесе күп сүзле, икенчесе — картинаны образлы тасвирламый. Ә художникка нәкъ менә башын кәйтеп» утырган песине күрсәтергә, аның кыяфәтеннән бераз көлеп әйтергә кирәк. Сирәк кулланылыштагы мондый сүзләрне художник, җае туры килгәндә, персонаж сөйләменә дә, кирәк икән, автор хикәяләвенә дә кыю гына кертеп бара. Менә персонаж теленнән алынган мисаллар. «Мин, айгырны алып, урман тирәсендә шыгаеп торам» (315 бит),— ди Корбангали абзый. Автор аны «посып утыру» мәгънәсендә куллана. Күрәсең, персонаж теленә ул җирле сөйләмнән күчкән булырга тиеш. Ләкин диалектологик сүзлек аны теркәмәгән. «Асылбикә түтинең бу карашыннан «бала җәптәш .кенә укып килгәндә, таптың^-ийде син дә», дигән мәгънә аңлашылып тора иде» (3 бит). «Үзе, кдл^дарлануы өчен картыннан гафу үтТПТГЗп кебек: «Шундый чакта башым әйләнә шул»,—дип берөзлексез тәкрарлый иде» (8 бит) һ. б. Инде автор хикәяләвенә килгәндә, анда җирле халык сөйләменнән кергән мондый сүзләр тагын да күбрәк очрый: «Хәер, һәрберсе үзенчә мәйханә килүче авыл малайлары Сәфәргалинең ул сүзләренә колак та салмадылар» (5 бит). «Үзе шул арада савыттагы әче балны чөияалтеП' эчеп тә җибәрде... Бер тәмен татыгач, ул инде өченче- медүртенчеме савытны түнтәреп тора иде» (66 бит). --- Күрәсез, бу сүзләрнең һәрберсе дә үз урыннарында ничек ипле ятып торалар! Фатих Хөсни халык телендә бик актив кулланылучы күп матур сүзләрне яңадан әдәбиятка кайтара. Бүгенге әдәби телебез практикасында халык тел байлыгын тулы файдалану мәсьәләсенең принципиаль әһәмияте бар. Яшьрәк язучыларның тәҗрибәсезлегеннәнме, өлкән буын художникларның кайчан кирәкле сүзне эзләп чыгарырга түземлекләре җитмәүдәнме, кайбер редакторларның әдәби тел байлыгын тиешле күләмендә күз алдына китереп җиткерә алмауларыннанмы, һәм шуңа бәйле рәвештә әлеге бай лыкны законлашкан бер уч сүзләр җыелмасы гына дип караудан дип әйтикме, — һәрничек булса да, байтак әсәрләрдә лексиканың саегуы күзгә ташлана. Ә исәпли башласаң, әдәби сүз складының тимер ишеге төбендә аунап ятучы алтын сүзләр безнең телебездә байтак җыйнала. Язучы моңа салкын карамаска, тел байлыгын күзе җиткән кадәр иңләп алу ягына омтылырга тиеш. Без бу өлкәдә Фатих Хөснинең тәҗрибәсе һәр яктан да ал да гөл дип расларга җыенмыйбыз. Кайчак, безнеңчә, ул бөтенләй аңлашылмастай сүзләр белән дә мавыгып киткәли (мәсәлән, ү^^вел — 307 бит, чәрексез— 184 бит һ. б.). Ләкин боларг алга бару юлындагы җитеш- сезлекләр генә. Тулаем моның уңай әһәмияте гаять зур икәнен танымаска безнең бер төрле нигезебез дә юк. Персонаж теле турында бер-ике генә сүз. Үзенең геройларын сөйләштергәндә Фатих Хөсни шул геройлар булып уйлый белә, үзен шулар хәленә куя һәм аларның настроениеләрен, рухи халәтләрен, характерларын, . темпераментларын ачык төсмерли. Шуңа күрә без теге яки бу герой теленнән сүзләрнең нинди тон һәм нинди тавыш белән әйтелгәнен генә түгел, нинди на- строениедә, нинди рухи халәттә чагында әйтелгәнен дә чамалый алабыз. Җөмлә конструкциясе, лексик үзенчәлекләре үзе геройның сөйләү рәвешен, интонациясен ишеттерә һәм образның эчке дөньясын ачып сала. Менә Зәйтүнәнең сүзләре. Ул арага дошман керү ихтималын- нан хәвефләнеп, сөйгәненә дәшә: «— Син мине үзең белән алып кит, Сәфәр. Үзе егылган еламас, диләр. Еламас идем, эшләр идем, чәчем белән җир себерер идем» (144 бит). Монда бөтенесе дә — Зәйтүнәнең шомлануы да, мәхәббәте дә, характеры да чагыла. Икенче бервакытта, сөйгәне белән кавыша алмау газабыннан өзгәләнгәндә: «— Юк, Сәфәр җаным, насыйп түгелдер безгә бергә булу. Түгелдер,— диде ул, аның белән сөйләшкән күк итеп» (169 бит). Күңелдән әйтелгән бу сүзләрдә йөрәк авазы, әрнү, кыргый тормыш законнарына нәфрәтләнү ишетелә. Романда Сәфәргали, Корбангали, Мәрәк Фәсхи, Сәлмән бай, Мидхәт, староста, мулла теле индивидуаль үзенчәлекләре белән бирелгән. Кыскасы, Фатих Хөсни стиле —- матур стиль. Әле аның бу мәкаләдә чагылмаган бүтән күп кенә күркәм яклары бар. Шуның белән бергә икенче нәрсәне дә әйтеп китәсе килә. Бу стильнең байтак үзенчәлеген без аның элеккерәк әсәрләрендә дә күргән идек. Инде киләчәктә, индивидуаль стиль өстендә эшләгәндә, бу таләпчән художник бер урында гына калмасын, үзенең стилен яңа бизәкләр, яңа сыйфатлар белән баетсын иде. «Җәяүле кеше сукмагы» — халкыбызның революцион үткәнен яктыртучы роман. Яшьләрне коммунистик рухта тәрбияләүдә аның әһәмияте зур. Роман тормышның үз эченнән алып язылган. Аның художество чаралары да нигездә шул тормышның үзендә пешеп чыккан. Фатих Хөснинең художество түшәме биек, офыгы киң. Кемгә күп бирелгән, аннан күп сорала да. Безаңардан бүгенге тормыш турында язылган, художество ягыннан тагы да югарырак сыйфатлы зур әсәрләр көтәбез.