ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНДА НӘСЕР ЖАНРЫ
Татарстан яшьләре» газеты- ньщ 1959 елдагы соңгы санында Ш. Мөдәрриснең «Фидакарь» исемле нәсере басылып чыкты. Автор югары пафос, күтәренке стиль белән совет кешеләрендәге иң күркәм сыйфатлар: хезмәт һәм белем сөючәнлек, фидакарьлек, батырлык турында сөйли. Әсәрдә Бөек Ватан сугышы фаҗигалары да, бүгенге һәм киләчәк кешесе турында фәлсәфи уйланулар да бар. Бу нәсер бездә шул жанр турында сөйләшү теләген уятты. Революция, гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы чорында киң урын алып та, соңгы елларда онытыла башлаган жанрга яңадан кайтып, автор һәм газета дөрес эшләгәннәрме? Гомумән, нәрсә соң ул нәсер, татар әдәбиятында ул нинди урын тота? Нәсер дип үзенең язылышы, пафосы белән лирик шигырьне хәтерләткән кечкенә прозаик әсәрләргә әйтелә. Рус әдәбиятында ул «проза белән язылган шигырь» («стихотворение в прозе») дип атала да. Нәсернең үзенә генә хас булган, шуның белән башка жанрлардан аерылып торган үзенчәлекләре бар. Нәсердә характер төгәлләнгән вакыйгалар эчендә сурәтләнми, бәлки шул вакыйгаларның билгеле бер моментында гына күрсәтелә. Образны болай сүрәтләү исә, үз чиратында, нәсернең күләм ягыннан кыскалыгын китереп чыгара. Чынбарлыкның аерым күренешләрен турыдан- туры күрсәтү урынына, нәсердә лирик геройның тормышта теге яки 9« бу күренешләре белән очрашуы аркасында килеп чыккан кичерешләрен сурәтләү беренче урында тора. Мисалга М. Максудның «Соңгы букет» исемле нәсерен алыйк. Гражданнар сугышыннан кайткан герой сөйгәне Әминәнең дошманнар тарафыннан үтерелүен ишетә һәм аның каберенә чәчәк куярга килә. Эпик әсәрдә (ул кыска хикәя генә булса да) геройның сугыш кырына киткәнче Әминә белән булган мәхәббәтләре турында язылыр, аның ничек сугышып йөрүе күрсәтелер иде.. Аклар тарафыннан Әминәнең җәзалап үтерелүенә аерым тукталмыйча, булмас иде. Ике төп геройның биографиясе өстәмә геройлар кертелүен дә таләп итәр иде, бәлки. М. Максуд нәсерендә болар берсе дә юк. Ул лирик героен фәкать кабер өстендә генә күрсәтә. Аның кичерешләре аша гына без аларның мәхәббәтләре нинди көчле булуын аңлыйбыз. Лирик герой характерының бер төп сыйфатына гына басым ясала: ул Әминәне өзелеп сөя, Әминәнең үлеменә нык. кайгыра. Героеның батырлыгы һ. б. сыйфатлары турында язучы сөйләми. Нәсер лирик характерда була; һәрбер лирик әсәрдәге кебек, нәсердә дә вакыйгалар үзләре күрсәтелмиләр, ә бары тик авторның шул вакыйгаларга карашы һәм шулар тәэсирендә туган кичерешләре генә бирелә. Шигъри әсәрләрдәге кебек, нәсердә автор кичерешләрне үз исеменнән сөйли, икенче төрле әйткәндә, үзенең лирик героен иҗат итә. Нәсерченең барлык иҗатын тикшеТ 132 реп, карап чыгу аның иҗат йөзе һәм нәсерләренең гомуми герое турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, М. Максуд нәсерләренең лирик герое — көрәшче, гражданнар сугышында катнашып, илнең азатлыгы өчен көрәшүче. Ф. Әсгать иҗатында лирик герой — гражданнар сугышының ачысын-төчесен күргән, белемгә омтылучы авыл егете. Г. Ильяс нәсерләренең лирик герое — нефтьче һ. б. Нәсердә сюжет бик гади була, катл аул ы вакыйгалар алы н м ы й, геройларның үзара мөнәсәбәтләре катлаулы итеп сурәтләнми. Ф. Әсгать, М. Максуд, И. Туктар, Г. Ильяста һәм Бөек Ватан сугышы чорында язылган нәсерләрдә сюжет менә шулай гади төзелгән. М. Максудның «Изге көрәшкә», «Канлы боҗралар» һ. б. нәсерләре дә шундыйлар. Сюжеты аерым вакыйгаларга корылмаган, ә лирик тойгыларны тасвирлаган нәсерләргә мисал итеп М. Максудның «Магнолия чәчкәләре», Д. Фәтхи, Ә. Еники, И. Гази нәсерләрен китерергә була. Чәчәкләр, яз, йолдызлар, дулкыннар һ. б. табигать күренешләре турында гына язылган бу нәсерләр турыдан- туры лирик шигырьне хәтерләтәләр һәм нәсернең лирик әсәр булуын тагын бер кат раслыйлар. Нәсердә сөйләм күтәренке, эмоциональ һәм ритмик була. Аерым сүз чагыштырмача мөстәкыйль һәм ул еш кына интонацион яктан бөтен бер җөмләгә тигез килә. Җөмлә урынына бер сүз куллану әсәрнең күләм ягыннан кыска булуыннан килеп чыккан кебек, бөтен бер җөмлә урынында килгән мөстәкыйль сүз нәсернең эмоциональлеген һәм интонациясен дә көчәйтә, һәр сүз, җөмлә саен тыныш ясау нәсерне паузаларга баета. М. Максуд «Сеңелемә» дигән нәсерендә, мәсәлән, татар кызының «культуралашу» процессын түбәндәгечә сүрәтли: «Пудра. Одеколон. Муфта. Чофта, чыпта. Пардон. Мерси...» Төрл^е троплар, интонацион-синтаксик төзелешләр, ритмик фигуралар, бер яктан, сөйләмне индивидуальләштерергә ярдәм итсә, икенче яктан, сөйләмнең эмоциональлеген арттыра. Иң гади троплардан чагыштыру, эпитет, метафора, синекдоха һ. б., шулай ук ритмик фигуралардан риторик сорау һәм риторик эндәшләр, анафора, рефрен, инверсия һ. б. нәсердә бик күп кулланыла. Бөек Ватан сугышы чорында язылган Г. Кутуй нәсерләре сәнгатьчә яхшы эшләнгәннәр. «Сагыну», «Без — сталинградчылар»да язучы риторик өндәү һәм сорау, кабатлау, рефрен, анафора кебек ритмик фигураларны бик иркен һәм оста куллана. «Сагыну»ында ул «Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил!» дигән рефренны ала һәм, аны кабатлап, туган илен никадәр көчле сагынуын укучыларның исенә төшерә тора. «Дөньяда халык нәфрәтеннән дә көчлерәк, аннан да аяусызрак нәрсә бар? Бу нәфрәт партизаннарны көрәшкә алып чыга, бу нәфрәт дошманнарның поездларын ега... бу нәфрәт аяусыз үлем күләгәсе булып дошманны эзәрлекләп йөри». Г. Бэ- шировның «Үч» нәсереннән алынган бу өзектә риторик сораудан соц килгән анафора интонацияне көчәйтә, сөйләмне эмоциональ итә. .Автор сөйләменең үзенчәлекле лиризмы, аның индивидуаль эмоциональ буяуларда бирелүе һәм сөйләменең ритмик булуы нәсерне шигъри жанрга бик якынайта. Рус әдәбиятында нәсердә ритм булу- булмау турында төрле фикерләр бар. Берәүләр нәсердә ритмны бөтенләй инкарь итәләр, икенчеләре нәсер ритмын шигырь ритмы белән тәңгәлләштерәләр һ. б. Ничек кенә булмасын, лирик шигырьләргә бик якыи торган нәсер жанрында без ритмны бөтенләй инкарь итә алмыйбыз. Шуңа күрә, нәсер ритмы дип сөйләргә без хаклы, әлбәттә. Тик аны шигъри ритм белән тәнгәлләштерергә генә ярамый. Татар әдәбиятында нәсер жанрының беренче үрнәкләре шактый ерактан килә. Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Фатих Әмирхан һ. б. 133 бу жанрның матур үрнәкләрен калдырганнар. Бөек Октябрь социалистик революциясенең беренче елларында татар әдәбиятында нәсер киң җәелеп китә, чөнки бу жанрда көндәлек материалларны халыкка тиз һәм аңлаешлы итеп җиткереп була. Ә чор шуны таләп итә. 1918—19 елларда ук шушы жанрда иҗат иткән Ш. Фидаи, М. Максуд кебек язучылар белән бергә соңрак Ф. Әсгать, А. Шамов, Г. Гали һ. б. бик күп язучылар нәсер жанрына мөрәҗәгать итәләр. Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы чорларында, шулай ук В. И. Ленин үлгән кайгылы көннәрдә нәсер жанрында күп әсәрләр язылуы бу жанрның илебез өчен киеренке моментларда аеруча көчәеп китүен күрсәтә. Нәсер турында сөйләгәндә, безнең алга иң элек АА. Максуд килеп баса, чөнки ул үзенең күпчелек әсәрләрен шул жанрда яза. Гражданнар сугышының иң авыр көннәрендә әдәбиятка килгән М. Максуд нәсерләрендә революцион яшьләрнең иске җәмгыять калдыкларына каршы көрәшкә чыгулары, илне җимереклектән тазартуга чакыру, татар кызларының яшь көрәшчеләр сафына тартылулары һ. б. күрсәтелә. М. Максуд көрәш турында яза. Аның нәсерләренең төп темасы — көрәш, лирик герое— көрәшче. «Изге көрәшкә», «Каравылда», «Минем кануннарым», «Сагынам, сөяхм сине, Туган илем» һ. б. ларда язучы, һичбер төрле кыенлыкларга карамастан, җиңүгә омтылган, «үзенең көчле күкрәге белән залимнарга каршы торырга» китүче көрәшче образын чагылдыра. Азатлык һәм ирек өчен барган бу көрәш җиңел генә булмый, әлбәттә. Язучы көрәшнең авырлыгын, аның зур корбаннар соравын да белә. «Елама, Рәшидә, елама!» нәсеренең герое ак генерал каршында калтырап калмый, аның битенә төкереп: — «Мин сездән көләм, мин сездән җирәнәм!», — ди. Геройның: «Кол тереклеккә караганда, азат үлем артыграк!» — дигән сүзләре бу нәсернең генә түгел, М. Максудның бөтен иҗатының лейтмотивы була ала. Бөек Октябрь — дөнья революциясенең башлангычы булды. Капиталистик илләрнең хезмәт ияләре дә, безнең җиңүле революциябез белән рухланып, азатлык өчен көрәшкә күтәрелделәр. «Төрмәләрдә», «Энгель күзләре», «Төрмәдән Ленин иленә» кебек әсәрләрендә М. Максуд Октябрь революциясе нәтиҗәсендә чит илләрдә туган революция ялкыны, чит ил революционерлары турында сөйли. Совет илен ак бандалардан саклау өчен көрәшүче татар солдаты образыннан башлап, халыкара революцион геройлар турында нәсерләр язу кебек мактаулы иҗат юлы үтте М. Максуд. Күп кенә нәсерләрендә М. Максуд дингә каршы көрәш, азат хезмәт темасын күтәрде. Аның иҗатында гаилә, мәхәббәт, хатын-кыз тормышы темасы да шактый урын тота. М. Максуд үзенең нәсерләрен политик агитация өчен, декламация төсендәрәк яза. Көрәш темасына багышланган нәсерләрендә бу бигрәк тә ачык сизелә. Шуңа күрә аның нәсерләре, бигрәк тә иҗатының беренче елларында, риторик сөйләм, ораторлык алымнарына бай. Язучы политик фикерләрне бик матур итеп лирик хисләргә төреп бирә. Үз сүзләре белән әйткәндә, аның нәсерләрендә «моң бар, ялкын да бар». Максуд татар совет әдәбиятында нәсер жанрының иң оста вәкиле. Нәсер үзенең яшәешен нәкъ менә аның иҗатында ачык һәм тулы күрсәтте. Ф. Әсгатьнең дә әдәбиятта нәсер жанрын үстерүдә хезмәте зур булды. Аның тирән бер җылылык, җиңеллек, тапкырлык һәм үткенлек белән язылган нәсерләре бу жанрның уңышлы үрнәкләре, «сүзләрдән ясалган» матур чәчәкләр булып торалар. Ф. Әсгать иҗаты үз чорының катлаулы вакыйгаларына җавап биреп баруы белән характерлы. «Тормышның йөрәк тибүен белергә тырышкан Әсгать...» (Г. Кутуй) әсәрләре үз чорының сулышын 134 бирәләр, аның кан тибешен сиздерәләр» (Г. Кашшаф). «Таш кала», «Бәхет», «Исеңдәдер, ул вакытны...» 11. б. дистәләрчә нәсерләрендә автор үзенең кичерешләрен көчле бер лиризм, матур тел белән әйтеп бирә. Нәсерләренә Ф. Әсгать үз күңелендә кайнаган тойгыларын сала, хисләнә белә торган, яшь һәм дәрт ле лирик герой образын бирә. Ф. Әсгать иҗатының чәчәк аткан вакытында үлеп китте. Нибары 25 ел гомер иткән бу талантлы әдипнең әсәрләре әдәбиятыбызның үсеш тарихындагы ямьле бер бизәге булып торалар. Бу чор язучылары Октябрь революциясе алып килгән яңа якты тормышны, шушы революция нәтиҗәсендә туган ирекле азат хезмәтне җырладылар. Габдулла Хәбип үзенең бер нәсерен «Без — барабыз» дип атый. Аллегорик формада язылган бу нәсер Советлар иленең үсешен күрсәтә. 1927—1932 елларда язылган нәсерләр аерым бер чор тәшкил итәләр. Беренче чор белән чагыштырганда, бу икенче чорда яңа язучылар һәм, иң мөһиме, яңа тема күтәрелә. Әгәр 1918— 20 елларда язылган нәсерләрдә беренче урында көрәш темасы торса, бу чорда инде эш, хезмәт турында язу алгы планга чыга. Шул чорда язган Г. Ильяс, Н. Булат, М. Мостафин, Д. Фәтхи һ. б. ларның нәсерләрендә төзү пафосы — яңа завод-фабриклар,электростанцияләр төзү, совет авылының коллективлашуы, яңа техника белән кораллануы—бик тулы ачыла. 1926—28 елларда әдәбиятка килгән язучы Габдулла Ильяс нефть промыслолары, нефть эшчеләре тормышы турында яза. Ул үзенең нефтьче булуы белән горурлана, нефть чыга торган якларны өзелеп сөя. Ләкин Г. Ильяс нәсерләре бик күп профессиональ сүзләр белән чуарланган. Тимер вышка, скважина, вращалка, насос, газ, нефть кебек сүзләр аның бөтен әсәрләр? буенча тезелгәннәр. Язучы аңына производство, заводлар шул хәтле нык сеңгән, хәтта ул кешенең бөтен яшәвен, организмын да тимер сурәте белән чагыштыра башлый. «Тамырларыма тимер каннар тутырылган. Көчле аякларым, озын ку л л а р ы м, җи л кә л ә р е м тимергә әверелгән», — ди Г. Ильяс. Бу чор нәсерләренең лирик герое М. Максуд яки Ф. Әсгать геройларына караганда’ яшьрәк. Ул иске тормышның караңгы күренешләрен картлар сөйләве буенча гына белә. Бу герой инде я Мәскәү университетын тәмамлап, җиң сызганып коммунизм төзәргә керешкән яшь нефтьче, я изге Советлар иленең чикләрен саклаучы кызылармеец һ. б. Яна тормыш төзүче бу герой 1927—32 елларда Ф. Хөсни, Ә. Еники, Д. Фәтхи, Н. Булат иҗатларында үзенең алдагы үсешен таба. Бу язучыларның нәсерләрендә лиризм көчәя. Язучылар яңа тормышны матур табигать фонында бирәләр, аларның әсәрләрендә яз күренешләре аеруча күп һәм матур сурәтләнә. Аерым табигать күренешләре — яз, җәй, дулкыннар шаулавы ту рында гына язылган бу төр нәсерләрдә сюжет бик гади. Бу яктан М. Мостафин һәм Д. Фәтхи нәсерләре аеруча игътибарга лаеклы. Аларда гади тормыш детальләре, күренешләре сәнгать осталыгы һәм көчле лиризм белән чагылалар. Илне индустрияләштерү һәм авыл хуҗалыгын коллективлаштыру елларында нәсер совет халкын тыныч хезмәткә, социализм төзү эшенә рухландырды. Бу чорда нәсерләрнең шактый күп язылуы бу жанрның тыныч елларда да, ил киеренке моментлар кичермәгәндә дә, яшәргә сәләтле икәнен күрсәтә. Тик 1932 елдан алып Бөек Ватан сугышы башланганга кадәрге ун елга якын вакыт эчендә татар әдәбиятында бу жанр югалып тора. Бөек Ватан сугышы елларында гына Г. Бәширов, Г. Кутуй, Ә. Еники, И. Туктар, Ш. Мөдәррис һ. б. нәсер жанрын күтәреп чыгалар һәм фашизмга карата нәфрәт тәрбияләү коралы итеп кулланалар. Сугыш көннәрендә бу жанрда шактый актив эшләүчеләрнең берсе — Ш. Мөдәррис. Ул үзенең нәсерләрендә илебез өстенә төшкән куркынычның зурлыгы, фашизмның ерткычлыгы һәм гади совет солдатының фронттагы батырлыклары ту р ы и да дул к ы 11 л а н ы п сөйли. Ш. Мөдәррис иҗатында Идел образы күп очрый. Иделгә дан җырлаган, аның гүзәллеген, күркәмлеген бик нечкә итеп тасвирлаган поэтик «Идел-сылу» нәсереннән башлап, калган барлык нәсерләрендә ул Идел образын куллана һәм бу образны безнең җиңүебезнең символы итеп гәүдәләндерә. «Данлы һәм гүзәл Идел, бу соңгы безнең бөек җиңүләр күкрәгән, безнең даныбыз шаулаган җирдә башланып, еракка, бик еракка, Казан стеналары янына таба боргалана сыргалана аккан бөек Идел, гомер- гомергә безгә Ватан батырлары турында җыр сөйләп торыр, бу батыр егетләрнең данын чагылдырып калыр» («Алар даны», 1943 ел). Язучы фашизмга каршы аяусыз көрәшкә этәрүче ике көч — туган илгә биргән изге ант («Аит», 1943 ел) һәм совет кешеләрендә дошманга булган үч алу тойгысын («Үч, тик үч кенә!») эмоциональ рухта тасвирлый. Үч алу турында бер Ш. Мөдәррис кенә язмый, әлбәттә. Ул вакытта барлык совет язучылары дошманнан үч алу теләге белән яшәделәр. М. Максуд 1944 елда чыккан шигырьләр җыентыгын «Үч һәм дәләт җыры» дип атады. Г. Бәшировиың 1942 елда чыккан «Үч» җыентыгы шул исемдәге нәсер белән ачыла. Бу нәсер бөтен җыентыкка бер нур сирпеп тора. Нәсернең кыска, тыгыз, көчле җөмләләрендә сугыш чорының кырыс җитдилеге һәм омтылышлы ритмы сизелә төсле. «Чатнап янган шул урманнар өстеннән, богау тавышлары арасыннан, аларга караганда к^п мәртәбә көчлерәк булып, дәһшәтле бер сүз яңгырап чыга: үч, үч, үч!» — ди Г. Бәширов. Көндәлек вакыйгаларга вакытында җавап бирү өчен нәсернең мөмкинлекләре чиксез зур. Аның аша политик үткенлек, эчке пафос, көчле патетика белән бүгенге көнебезнең актуаль мәсьәләләрен бик тиз күтәреп, яктыртып була. Ләкин, кызганычка каршы, соңгы елларда нәсер бик сирәк, айда да күбесенчә башлап язучылар тарафыннан гына языла. Бу эштә нәсер остасы М. Максуд, шулай ук А. Шамов, Ф. Хөсни, И. Гази, Ә. Еники кебек тәҗрибәле, өлкән язучыларыбыз, нигәдер, каләм тибрәтмиләр. Советлар иленең 43 ел эчендә ирешкән уңышлары, Җирнең һәм Кояшның ясалма иярченнәрен җибәрү, атом энергиясен тынычлык эшендә уңышлы куллану, совет халкының җидееллыкны вакытыннан алда үтәү өчен барган фидакарь көрәше һ. б., һ. б. — болар барысы да нәсер өчен нинди матур темалар. Тик жанрга игътибар һәм ихтирам гына кирәк, жанр мөмкинлекләреннән, бу өлкәдәге бай традицияләрдән оста файдалана белергә генә кирәк. Аннары, вакытлы матбугат битләрендә, төрле вакытларда басылып килгән, яки 20—30 елларда чыккан җыентыкларда чәчелеп ятучы бик күп матур нәсерләр бар. Аларны җыеп, иң яхшыларын бергә туплап, аерым нәсер җыентыгы чыгарырга кирәк иде. Укучылар мондый җыентыкны шатлык белән каршы алачаклар, укыячаклар