Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 КҮТӘРЕЛӘ КҮҢЕЛЕМ .Балкытса да кояш киң җир йөзен, Урман-тауга күләгәләр куна. Шуның кебек, һәр заманның үзенең Борчулары, кайгы-сагышы була,.. Шуңа күрә, яшәсәм дә бүген Иң мөкатдәс Совет Ватанында, Яктыртса да идеал күңелем күген, Күләгәләр йөри һәр адымда: Адым саен тинтәк борчуларым Шатлыгымны көнләп эттәй өрә... Онытам мин юк-бар шау-шуларны, Кайчак кинәт күңелем күтәрелә. Күтәрелә күңелем, йолдызларга Ракеталар белән күтәрелә: Горурланам бөек уңышларга һәм шатлыгым сыймый -күкрәгемә! БАШКОРТ КАРДӘШЕМӘ -Казан, Уфа, Агыйдел, Дим, Идел... Җанга якын һәрбер исеме. Бармы соң бу ике илнең чиге? Бармы чиге дуслык хисенең? Күпме кызлар безнең сездә килен, Ә күпмебез сезгә кияүләр... Татар, башкорт мең еллардан бирле Шулай кардәш булып килгәннәр. Бу туганлык телләр берлегедәй Тамырланып кергән күңелгә, Бу туганлык теләк берлегедәй Үрелеп барыр гомер-гомергә! Шуңа күрә бер дә юктыр төсле Арабызда милләт пәрдәсе: Без бер күкрәк сөтен имеп үскән Игезәкләрдәй, башкорт кардәшем! ШАГЫЙРЬГӘ ...Мин бит бөтен гомерем буе Бәйгеләрдә чапкан атсыман. Мостай Кәрим. (7ин елмайсаң — сабый баласыман, Акыл әйткән чакта — ир егет. Дулкынланып шигырь сөйләгәндә Бәйгеләрдә чапкан ат кебек. Күргәнем бар минем тояклары Җиргә тимәс чапкын атларны... Сине күреп бер карауда таныдым — Җанда тирән хөрмәт сакланды: Егет табар синдә чын иптәшен, Сылу табар синдә Таһирын. Заман табар лаек замандашын, йөрәк табар синдә шагыйрен. 88 РӘШИТ ӘХМӘТҖАНОВ АЛАР ДА СИНЕҢ КҮК... /Гаядыр ашкынган шикелле Су ага уйнаклап, ургылып. Иелгән талдагы яфраклар Калалар дулкыннан юылып. Әнием, кайгыңны-сагышыңны Җырларым дулкындай юсыннар. Тырышам: Алар да синең күк Ягымлы, саф хисле булсыннар. ӘТКӘМ СҮЗЕ /Тоходларда авыр булса, йөзем чытып атламадым. Илем өчен яшьлегемне Кызганмадым, сакламадым. Яшьлек нигә, әгәр илең Дошманнардан богау кисә. Арысландай таза егет Горур башын түбән исә... ЧИШМӘ (/Гктыга атлыгып Гомергә аккан ул. Төннәрен төнбоек Чәчәген баккан ул. Гел аның ярында Шаулаган камышлар. Шул шауда ишетелгән Шатлыклар, сагышлар. Шул моңнар аңарга Көч биргән агарга. Үзе дә җыр булып Кушылган аларга.