Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОЛХОЗ АВЫЛЛАРЫНДА ТАТАР ТЕАТРЛАРЫ «АВЫЛГА ЙӨЗ БЕЛӘН!»

Революциягә кадәр авыл халкы спектакльләр карау бәхетеннән бөтенләй мәхрүм иде. 1905 елгы беренче рус революциясе дулкыннары тәэсирендә туган аз санлы татар театр труппалары авылларда түгел, хәтта зур шәһәрләрдә дә бик кыенлыклар белән генә спектакльләр күрсәтә алганнар. Фәкать Бөек Октябрь социалистик революция генә татар театрына киң юл ачты. Авыл халкына культура хезмәте күрсәтү революциянең беренче елларында һәм гражданнар сугышы чорында ук башлана. Күренекле татар артистлары, Кызыл Армиянең политбүлекләре каршында хәрби труппалар төзеп, сугышчылар алдында спектакльләр, концертлар белән чыгыш ясыйлар. Шундый ук спектакльләр фронтка якын булган авылларда да күрсәтелә. Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң авыл халкына культура хезмәте күрсәтү эше бермә-бер җанланып китә. Авылларга ярдәм итү йөзеннән, Мәгариф халык комиссариаты район һәм шәһәр мәгариф бүлекләре каршында кантонара авыл театрлары төзү эшенә керешә. 1920 елда, мәсәлән, Сарапул шәһәр мәгариф бүлеге каршында артист Локман Аитов җитәкчелегендә беренче күчмә театр оеша һә?л ул Әгерҗе, Бондюг, Красный Бор районнарында түләүсез спектакльләр куя. 1924—25 елларны, Хөсәен Уразиков һәм Сәет Булатов җитәкчелегендә, икенче бер кантонара күчмә театр төзелә. Бу театр Минзәлә, Чаллы, Сарман районнарында күп санлы түләүсез спектакльләр күрсәтә. Татар дәүләт академия театры (ул вакытта әле Татар дәүләт күргәзмә театры дип йөртелгән), кышкы сезонны шәһәрдә үткәреп, җәйләрен авылларга гастрольләр оештыра. Бу гастрольләр турында РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты X. Уразиков кызыклы истәлекләр сөйли: «Без авылга барып төшү белән авылның уртасына, мәктәп яки пожар сарае янына чатыр кора идек. Декорацияләр, костюмнар төягән сандыкларыбызны, ящикләребезне шунда бушата идек. Безне авылның ялан аяклы малайлары урап ала иде... «Абый> сез нинди кәмит күрсәтәсез? Аюларыгыз, маймылларыгыз кайда?» — дип, безнең ящикләр тирәсендә чыр- чу киләләр иде. Без, аларга кыңгыраулар тоттырып, урам буенча халыкны түләүсез спектакль карарга өндәү өчен йөгертә идек. Үзебез, шунда ук сәхнә корып, эңгер-меңгер булу белән спектаклебезне башлый идек. Спектакль башланганда чатыр каршындагы «тамаша залы»нда әлеге шул кыңгырау тотып урам буйлап йөгерүче ялан аяклы малайлар гына була иде. Аз гына мыек чыга башлаган егетләр, яулык ябу яшенә җиткән яшүсмер кызлар, гөнаһтан куркып, безнең чатыр каршына килмиләр иде. Фәкать читтән, урамның икенче башыннан, тыкрыктан, читән буйлап, акрын-акрын гына үзара Р 137 сөйләшкән булып, безгә астыртын кырын күз ташлап, каядыр үткән булып һәм үтешли, имеш, очраклы гына, безнең чатыр каршына килеп, гүяки бик азга гына туктап, ә соңыннан кузгалырга онытылып утырып кала иделәр. Алар арткан саен арта баралар иде, утырган саен спектакльнең эченә керә баралар һәм спектакльнең ахырында инде, үзләре дә сизмәстән, гөр килеп кул чабалар иде. Ә иртәгесен рәхмәтләр әйтеп, тагы һәм тагы килүебезне үтенеп, зур ихтирам белән озатып калалар иде». Ислам дине сөреме белән агуланган караңгы татар авылларына театр сәнгате әнә шулай акрынлык белән үтеп керде, халык йөрәгендә гасырлар буе басылып килгән иҗат ялкынын дөрләтте. Шушы елларны авыл үзешчән сәнгатенең беренче нигез ташлары салына. Авылларда укытучылар, комсомол активы, авыл яшьләре тарафыннан драма түгәрәкләре оештырыла. Халык үз артистларын үстерә, сәхнәгә үз арасыннан талантлы көчләрне күтәрә. 1930 елны Татарстан Мәгариф халык комиссариаты каршында культура штабы төзелә (председателе Риза Ишморат). Штаб, Казанның сәнгать эшчеләреннән ун сәнгать бригадасы төзеп, авылларга озата. Бу бригадалар составына артистлар, композиторлар, режиссерлар, художниклар, Сәнгать техникумы студентлары керә. Авыл халкына алар театр турында сөйлиләр, аерым спектакльләрдән өзекләр күрсәтәләр, үзешчән драмтүгәрәкләр оештырырга ярдәм итәләр. Сәнгать бригадаларын һәркайда бик җылы каршылыйлар. Авыл хезмәт ияләре, район партия һәм совет органнары тарафыннан Татарстан Мәгариф халык комиссариатына даими колхоз- совхоз театрлары оештыруны сорап хатлар, тәкъдимнәр ява. Хезмәт ияләренең шушы теләкләрен искә алып, 1931 елның августында Татарстан Мәгариф халык комиссариаты районара колхоз театры төзеп, Актанышка җибәрә. Театрның җитәкчесе итеп X. Шонкаров, режиссеры итеп Татар театр техникумын тәмамлап чыккан Ә. Камал билгеләнә. Театрга артистка Р. Таканаева, татар халкының карт музыканты, «Аккош маршы»ның авторы скрипкачы X. Әхмәдуллин, танылган гармунчы Г. Шәүлиханов, Татар театры техникумын тәмамлаган артистлардан Г. Бикмул, М. Хисамова, Г. Мөхәм- мәдиев, В. Гафаров һәм башкалар беркетелә. Ләкин әле бу театр колхозлар белән төзелә торган договорлар хисабына яшәүче һәм шул колхозларга түләүсез спектакльләр, концертлар күрсәтеп йөрүче сәнгать бригадасы формасында гына эшли. Мондый концерт-спектакльләр пожар сарайларында, мәктәп коридорларында һәм ындыр табакларында күрсәтелә. Аның репертуары берәр пәрдәлек инсценировкалар, скетчлар, концерт номерлары һәм урыннардагы җитешсезлекләрне тәнкыйть утына алган «җанлы газета» куплетларыннан торган. Концерт- спектакльләр колхоз төзелешенә аяк чуалучыларга, сыйнфый дошман — кулак тегермәненә су коючыларга көйдергеч ут ача. Д4енә шуның өчен дә кулаклар артистларга һөҗүм итәләр, аларны төрлечә кимсетәләр, мәсхәрәлиләр. «Сыйнфый дошман тарафыннан театрның артистларына һөҗүмнәр дә ясалын- ды», дип яза үзенең бер мәкаләсендә Муса Җәлил («Коммунист» газетасы, 1934 ел, № 234). Ә мондый фактларны байтак китерергә мөмкин. Мәсәлән, 1931 елны Актаныш районының Илеш авылында спектакль барган вакытта кулаклар, элеккеге мәчет бинасының ишеген тыштан бикләп, аскы катка ут төртәләр. Пожар чыгу белән паника башлана. Артист Шонкаровның тапкырлыгы гына халыкны һәм артистлар коллективын үлемнән коткарып кала. Шул ук елны Азнакай районы Кәкре Елга авылында кулаклар артист Г. Мөхәммәдиевне сәгать герләре белән кыйныйлар. Сарман районы Күгәш авылында Шонкаровның ау мылтыгыннан атып, аягын җәрәхәтлиләр һ. б. 1932 елны театрның базасы Красный Бор районы Шаршады авылына күчерелә. Артистлар составы тулыландырыла. Бирегә Казаннан 138 Б. Гатин, М. Зәйнуллин һ. б. килә. Тагын бер елдан соң ул, дотациядә яшәүче дәүләт театры булып, Чаллыга күчә һәм зур тормыш белән яши башлый. Театр «Беренче театр» (Г. Камал), «Галиябану» (М. Фәйзи) кебек классик әсәрләр, «Хобби түтәй күлмәге», «Яшьләр ял итәләр» (Ә. Камал) кебек бер пәрдәле инсценировкалар куя башлый. Артистларның профессиональ белемнәрен күтәрү, актерлык осталыкларын үстерү буенча махсус дәресләр оештырыла. Театр авыл үзешчән сәнгате көчләренә даими ярдәм күрсәтә. Шушы елларны Минзәлә районы Күзкәй авылында, Әлмәттә, Мөслимдә Ә. Камал тарафыннан; Сарман, Элки, Красный Бор районнарында Г. Бикмул, М. Зәйнуллин тарафыннан колхоз үзешчән театрлары оештырыла. Аз санлы театр труппалары һәм сәнгать бригадалары Татарстанның барлык почмакларында да булырга өлгермиләр әле. Театрның нәрсә икәнен дә белми яшәүче районнар да байтак була. Күптән булган бер вакыйга искә төште. Ул чакта мин кечкенә бер малай гына идем. Кышкы буранлы көннәрнең берсендә безнең авылның Гайнетдин дигән берәү кар күмеп киткән маяклы юлда зур толыплы яшь кешене очрата һәм аны авылга алып кайта. Әлеге егет иптәшләрен югалтканлыгын, аларның кайдадыр күрше-тирәдәге авылларның берсендә булырга тиешлеген әйтә. Ә буран котыра да котыра. Күрше авылга бару түгел, урамга да чыгарлык түгел. Егет Гайнетдин абзыйда өч тәүлек кунак була. Дөресрәге, ул аларны үзе кунак итә: Гайнетдин абзыйның хатыны Әсхәпҗамал түтигә лимонлап яхшы чәй эчерә, аның сеңелесе Сәр- биҗамал апаны йөзем җимешләре, хөрмәләр, әлү каклары белән сыйлый. Өстәвенә ул аларга төннәр буе кызык әкиятләр сөйли. Матур итеп җырлый, Әсхәпҗамал түти белән Сәрбиҗамал апаның күңел түрендә урнашып калган киң күңелле, мөлаем, мәзәк бу кешенең исеме «әртист» була. Аны бик яраталар. Сәрбиҗамал түти беренче баласына да «Әртист» исеме куша. Өч көннән соң бу «Әртист» абыйны эзләп иптәшләре килеп җитә. Алар да артист икән. Без, җыен бала-чага, күрше авылга спектакль карарга бардык. Кечкенә генә элекке мәчет бинасында булды ул. Шунда без беренче мәртәбә, Чистай рус театры каршында төзелгән татар театры труппасының спектаклен карадык. Шунда беренче мәртәбә театр уйнаучы кешеләрнең «артист» дип аталуын аңладык. Теге безнең авыл кунагы Татар дәүләт академия театры артисты Нәҗип абый Касыймов булып чыкты. Алар арасында артист Г. Казанский, И. Максудов, гармунчы Г. Сафиуллин һәм тагы бик күп татар театры артистлары һәм артисткалары бар иде. Җитәкчеләре Г. Нагаев иде. «Җанлы» артистларны беренче тапкыр шулай очраттык. Ә Сәрбиҗамал апаның беренче улы «Әртист» исемле булып кала бирде. Калса соң, андамыни хикмәт?! Артистның Әсхәпҗамал түтиләрнең, Сәрбиҗамал апаларның йөрәгенә үтеп керә белүендә! МИНЗӘЛӘ колхоз-совхоз ТЕАТРЫ Тормыш яхшырган саен авыл халкының сәнгатькә, театрга булган ихтыяҗы да, театрга булган таләпләре дә үсә барды. Авыл халкын аерым урыннардагы сәнгать бригадалары гына, Чаллы, Чистай труппалары гына канәгатьләндерә алмый пнде. Көн тәртибенә чын мәгънәсендә профессиональ колхоз-совхоз театры төзү мәсьәләсе баса. 1935 елның 10 мартында Чистайда районара Татар дәүләт колхоз-совхоз театры оештырыла. Бу театрга Чистай шәһәр театрында эшләп килгән Г. Казанский, Ю. Фарсин, И. Максудов, Татар дәүләт академия театрыннан X. Сәлимова, Чаллыдан М. Зәйнуллин, Р. Ибраһимо- ва, Г. Мөхәммәдиев, Г. Бикмул һ. б. беркетелә. Театрның директоры һәм сәнгать эшләре җитәкчесе итеп Татар дәүләт академия театрының яшь артисты С. Амутбаев билгеләнә. 139 Театр 1936 елның апрелендә Минзәлә шәһәренә күчеп килә һәм шул көннән алып Минзәлә колхоз-совхоз театры булып яши башлый. Артистлар составы Казан эшче театрыннан килгән Р. Шакирова, Г. Калинин, М. Калинина, Татар театр техникумын тәмамлап чыккан Н. Ягудин, Җ. Сәетова, М. Рәфиков кебек сәләтле көчләр хисабына тулыландырыла. Шушы елларда ук инде театр «Галиябану» (М. Фәйзи), «Чаткылар» (Т. Гыйззәт), «Козгыннар оясында» (Ш. Камал), «Банкрот» (Г. Камал), «Альбина Мичурская» (Шаповаленко), «Мәкер һәм мәхәббәт» (Ф. Шиллер) кебек пьесаларны куя. Элек шарманкадан башка нәрсә күрмәгән Минзәлә халкына театр килү зур бәйрәм була. 25 еллык эшчәнлек дәверендә бу театрның халыкка күрсәткән хезмәте зур мактауга лаеклы. Бу тырыш коллектив меңнәрчә авыл клубларында 203 дән артык сәхнә әсәре күрсәтте. Аның репертуарында Г. Камал, М. Фәйзи, Ш. Камал, К. Тинчурин, Т. Гыйззәт кебек татар классикларының әсәрләре белән беррәттәи, Островский, Гоголь, Шевченко, Горький, Ж. Мольер, Ф. Шиллер әсәрләре дә бар. Колхоз авылы күзгә күренеп үсте. Клублар, яңа культура йортлары салынды. Авыл үзешчән сәнгать түгәрәкләре эше җанланды. Авыл халкының культура дәрәҗәсе һәм театрга булган таләбе өзлексез арта торды. Бу таләп театр коллективын иҗади эзләнүләргә этәрде һәм театрны үстерүгә алып барды. 1941 елны булачак Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына театр чын мәгънәсе белән иҗади коллектив булып үсеп җиткән иде инде. Тик Ватаныбызга гитлерчы илбасарларның басып керүе театрның үсешенә зур кыенлык, әйтеп бетергесез зыян китерде. Сугыш башлану белән театрның ирләр составы Бөек Ватан сугышына китте. Аңа карап театр эшен туктатмады. Театрда калган артисткалар, аерым бригада оештырып (бу бригадада X. Шонка- ровтан башкалары бар да хатын- кызлар булалар), авылдан авылга йөреп, халыкта фашизмга карата тирән нәфрәт уятты, илбасарлардан үч алырга чакырды, халыкны хезмәткә, батырлыкка өндәде. Бу чорда ирләр ролен оста уйнаучы X. Сәлимова, Н. Гыйззәтул- лииа, Н. Гайнетдинова кебек артисткалар күтәрелә. Әле хәзер дә, «Әнә, безгә тагы мыеклы апа килгән», дип, еш кына көлтәлиләр ал ардан шаян авыл яшьләре. Сугышның соңгы елларында М. Кичубаев, X. Гыйззәтуллин, Н. Ягудин кайта. «Хатын-кызлар театрының» эше җанлана төшә. Үзешчән сәнгать түгәрәкләреннән яшьләр килә. Шулай итеп, алар яңадай зур спектакльләр уйный башлыйлар. 1946 елның башларында С. Амутбаев, М. Зәйнуллин, Г. Шәрифҗа- нов, Ә. Афзалов, сугыштан кайтып, яңадан театрда эшләргә керешәләр. Әмма театрның 13 артисты кайтмый, сугыш кырында батырларча һәлак була. Алар арасында Г. Мө- хәммәдиев, И. Максудов, М. Рәфиков, Г. Бикмул, К. Фәхретдинов һәм башкалар бар. Бу авыр югалту кыска вакыт эчендә театрның иҗат составын тулыландыру бурычын куйды. Театр авыллардагы үзешчән сәнгать түгәрәкләрендәге өметле яшьләрне кыю рәвештә үзенә тарта башлый. Аларның махсус һәм гомуми белемнәрен күтәрү буенча системалы укулар оештыра. Үзешчән сәнгать түгәрәкләреннән килгән яшь көчләр тәҗрибәле өлкән артистларга беркетелә. Авыл үзешчән сәнгать түгәрәкләреннән килгән Ә. Фәсхетдинов, агалы-энеле Җиһаишнннар, Р. ДАәрдеханов, Н. Җиһаншииалар- ны кыска гына вакыт эчендә тамашачылар яратып өлгерделәр. Театр үз драматургларын булдыру өчен дә күп көч куя. Сугышка ка-, дәр үк инде Ф. Хөсни, X. Садри һәм башка кайбер авторларның әсәрләре беренче мәртәбә шушы театр сәхнәсендә куелды. Соңгы елларда театр Г. Насрый, X. Вахит, Г. Фәтхуллин, Ш. Хөсәенов, Ю. Әминов кебек драматурглар белән иҗади дуслык урнаштыра. Минзәлә театры республика периферия театрлары арасында алдынгылардан. Аның иҗади йөзе, күп еллык эш тәҗрибәсе, бөтен бер ан 140 самбль булып үсеп җиткән тырыш коллективы бар. Хөкүмәтебез бу коллективның күп хезмәт күрсәткән иҗат көчләренә мактаулы исемнәр бирде: театрның баш режиссеры С. Амутбаев — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты, өлкән артистлардан X. Сәлимова — РСФСР ның атказанган, М. Кичубаев—Татарстанның халык, М. Зәйнуллин — Татарстанның атказанган, талантлы яшь артистлардан Н. Җиһаншина — РСФСР ның атказанган, Ә. Фәсхет- динов — Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исемнәр алдылар. Болардан тыш хөкүмәтебез театрның күп кенә артистларын орденнар, медальләр белән бүләкләде. Әле 1930 ел башларында гына күпчелеге һәвәскәр артистлардан торган ярым профессиональ труппа, партиябез һәм хөкүмәтебезнең көндәлек кайгыртуы нәтиҗәсендә, чын мәгънәсендә профессиональ театр булып үсеп җитте. 1957 елны Мәскәүдә булып узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында, «Галиябану» (М. Фәйзи), «Язылмаган законнар» (Ю. Әминов) спектакльләре белән катнашып, театр югары бәя алды. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКА КҮЧМӘ ТЕАТРЫ (Татар дәүләт академия театрының элеккеге колхоз филиалы) Авыл хуҗалыгын коллектпвлаштыру елларында Татар дәүләт академия театры авылга игътибарын тагын да көчәйтә. 1930 елны театр үзенең тулы составы белән Татарстан буйлап гастрольләргә китә. Авыл тамашачыларын «Язулы яулык» (С. Баттал), «Бөек борылыш» (Т. Гыйззәт), «Булат бабай семьясы» (К. Тинчурин һәм К. Нәҗми) кебек спектакльләр белән таныштыра. Авыл халкына культура хезмәте күрсәтүдә 3. Солтан, X. Әбҗә- лилов, Г. Болгарская, Н. Таҗдаро- ва, Ш. Шамильский, С. Айдаров, X. Уразиков кебек татар театрының танылган артистлары күп көч куялар. Аларның соклангыч уеннары һәр авылда алкышлап каршы алына. Татар дәүләт академия театры килгән көн халык өчен зур бәйрәм була. Республикабыз колхозчылары өчен даими колхоз театры булдыру максатыннан чыгып, 1933 елның октябрендә Татар дәүләт академия театрының колхоз филиалы төзелә. Филиал Академия театрының аерылмас бер кисәге булып яши һәм аның сәхнәсендә барган зур спектакльләр тулы килеш филиал репертуарына да кертелә. Татар театрының зур остасы Уральский 1 тарафыннан куелган «Шәмсекамәр» спектакле филиал репертуарында ун елдан артык саклана һәм республикабызның колхоз клубларында зур уңыш белән бара. Академия театрының колхоз филиалы республикабыз колхозларына зур хезмәт күрсәтә. Кышкы салкын бураннар да, язгы-көзге пычраклар да театрның эшен туктата алмыйлар. Аның составы Театр училищесын тәмамлаган яшь артистлар хисабына тулыландырыла тора (Татарстанның атказанган артисткасы В. Минкина, Ф. Камал, 3. Хәлиул- лина һ. б.). Театрны колхоз авылларына тагы да якынайту йөзеннән, Татар дәүләт академия театрының колхоз филиалы 1938 елның сентябрендә 6 номерлы колхоз-совхоз театры итеп Балтач районына күчерелә. Директор һәм баш режиссеры итеп талантлы артист, режиссер һәм күп кенә сәхнә әсәрләре белән үзен таныткан Татарстанның атказанган артисты мәрхүм Әсгат Мәҗитов билгеләнә. Соңыннан ул Татарстан республика күчмә театры булып оеша. Сугыш елларында күп артистлар фронтка китә. Шуның өчен театр күбесенчә бер пәрдәлек драма әсәрләрен кую белән канәгатьләнергә мәҗбүр була. Сугыштан соң театр яңадан үзенең нормаль эзенә кайта. Театр репертуарына Әзербәйҗан драматургиясеннән «Аршии мал алан» (Г. Гаджебеко-в), төркмән драматургиясеннән «Аллан семьясы» (Г. Мохтаров), үзбәк драматургиясеннән «Йөрәк серләре» (Баһрам Рахман) һ. б. кертелә. Театр, рус һәм украин классикларының әсәрләренә дә кыю рәвештә мөрәҗәгать итеп, «Бай кәләшләр» 141 (А. Островский), «Назар Стодоля» (Т. Шевченко) спектакльләрен республикабызның меңләгән колхозчы тамашачысына күрсәтте. Күчмә театр турында сүз барганда, татар совет театрын үстерүгә күп көч куйган карт коммунист мәрхүм С. ВәлиевСульваның тырышлыгын җылы сүз белән искә алмый китү мөмкин түгел. Талантлы һәм энергияле оештыручы буларак, С. Вәлиев-Сульва, театрның хәзерге директоры артист М. Хәмзин белән берлектә, театр алдына зур бурычлар куйды. Моңа кадәр республикабыз колхозчыларына, шәһәр профсоюз клубларына һәм эшче поселокларына хезмәт күрсәтеп килгән күчмә театр, күрше республикалардагы татар хезмәт ияләренә дә, Уралга, Омск, Томск, Новосибирск һәм башка бик күп ерак шәһәрләргә дә гастрольләр оештырып, үзенең спектакльләрен күрсәтә башлады. Республика күчмә театры сәхнәсендә татар театрын оештыручыларның берсе, Татарстанның халык артисты Касыйм Шамил дә күп еллар эшләп килде. Әле бүгенге көнгә кадәр театрның репертуарында сакланып килгән һәм колхоз сәхнәләрендә зур уңыш белән бара торган «Кара йөзләр» спектакле аның тарафыннан сәхнәгә куелды. Татарстанның атказанган артисты Мәрьям Сульва, Вера Минкина иптәшләрнең дә Республика күчмә театрына күрсәткән хезмәтләре зур. Хәзер театр составында аның беренче оешу көненнән бирле өзлексез хезмәт итеп килүче Татарстанның атказанган артисткасы Б. Галиуллина, артист Г. Гыйматов, өлкән артистлардан Р. Кушловская, ТАССРның атказанган артисткасы 3. Камалова, күп еллар буе күренекле рольләр уйнап колхозчыларның ихтирамын казанган артистлардан Ф. Юнусов, М. Хәмзин, 3. Хәлнуллина, яшь артистлардан С. Исмәгыйлова, Ф. Фар- син, Г. Нуруллин һ. б. бар. Тамашачылар арасында Республика күчмә театрының авторитеты үскәннән-үсә бара. Аларның спектакльләрен, зур түземсезлек белән көтеп, алкышлап каршы алалар. ӘЛМӘТ ТАТАР ДӘҮЛӘТ КОЛХОЗ-СОВХОЗ ТЕАТРЫ (Нефтьчеләр театры) Әлмәт шәһәрен кем генә белми. Ул еллап кына түгел, көнләп, сәгатьләп үсә. Анда зур-зур торак йортлар, клублар, культура сарайлары, кинотеатрлар, мәктәпләр, больницалар салына. Безнең күз алдыбызда матур, зур, яңа шәһәр үсә. Л1оннан ун-унбиш ел элек кенә Әлмәт—Зәй елгасының биек яры буенда утырган караңгы бер авыл иде. Фәкать 1943—44 елларны гына анда район театры оештырыла. Чын мәгънәсе белән театр дип әйтерлек урыны да булмый әле аның. Үзешчән сәнгать түгәрәге членнарыннан торган агитбригада, фәкать артистка Кимова, А1аннурова, Дәүләтши- налар килгәннән соң гына ярым профессиональ труппа булып, берәр пәрдәлек сәхнә әсәрләре куеп һәхМ концерт программалары белән үзенең беренче адымнарын атлый башлый. 1946 елны театрның директоры һәм режиссеры итеп Бөек Ватан сугышы инвалиды артист К. Хәләпов билгеләнә. Профессиональ артистлар хисабына составы тулыландырыла. Сугыштан соңгы елларда, җитәкчелекнең йомшаруы аркасында, Мамадыш һәм Буа колхоз-совхоз театрлары үзләренең әһәмиятен югалталар һәм 1949 елның язында алар Әлмәт колхоз-совхоз театрына кушылалар. Мамадыштан Р. Гобәй- дуллина, Б. Гатин, 3. Туишева, Б. Шакирова, А. Галиуллин, Буадан И. Умеров, А. Галиакберов һ. б. артистлар Әлмәт театрына киләләр. Ләкин һаман да төпле режиссерның булмавы театрның үсешен озак еллар буе тоткарлап килә. Шәһәр үсә. Икенче Бакуның гигантлары күккә күтәрелә, ә театр артта сөйрәлә, бер пәрдәлек сәхнә әсәрләре белән еллар буе Татарстан районнарын таптый. 1954 елның язында гына театрга даими режиссер итеп Татарстанның атказанган артисты С. Булатов беркетелә. Театрның иҗат активлыгы күтәрелә һәм ул бер-бер артлы зур күләмле яңа спектакльләр чыгара башлый. Театрга яшь авторлар (Ш. Шаһга- лп, С. Кальметов) тартыла. Соңгы елларны куелган «Томан арты», «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Ш. Камал), «Гөлмәрфуга», «Баҗалар» (башкорт драматургы И. Абдуллин), «Соңгы очрашу» (С. Кальметов), «Ана бәхете — бала бәхете» (Ш. Шаһгали пьесалары) театрның үсеш чорына керүе, көчле бер коллектив булып формалашуы турында сөйли. Киләчәктә Әлмәт театры Татарстан нефтьчеләренең даими стационар театры булып үсәргә тиеш. Моның өчен театрның бөтен мөмкинлекләре бар. Татарстанның атказанган артистлары Р. Гобәйдуллина, Б. Гатин, II. Умеров, артистлардан 3. Туишева, Ә. Галиуллин кебек нефтьче тамашачылар каршында мәхәббәт казанган сәләтле көчләрдән торган бу иҗади коллектив киләчәктә үзенә зур өмет баглый. ❖ Партиябез һәм хөкүмәтебезнең көндәлек кайгыртуы нәтиҗәсендә Татарстан авыллары чагыштыргысыз үсте. Элек кыңгырау шалтыратып халыкны урам буйлап театрга өндәп йөргән, декорация ящикләреннән аюлар, маймыллар эзләгән ялан аяклы малайларның хәзер күбесе инженер, галим, язучы, шагыйрь, композитор һәм талантлы артистлар булып үстеләр, һәм бу ялан аяклы татар малайларының шул дәрәҗәгә кадәр үсә алуларына татар авыл театрларының да күп хезмәте кергәндер. Ә бу нәрсә театр коллективларыннан тагы да күбрәк иҗади хезмәт куеп эшләүне сорый.