Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ КӨНЕ 31 июльдә Максим Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркында «Әдәбият һәм сәнгать көне» үткәрелде. Язучылар, шагыйрьләрнең чыгышларын тыңлар өчен ачык эстрада янына йөзләрчә хезмәт ияләре җыелды. X. Туфан, Ә. Давыдов, Н. Арсланов, 3. Нури, О. Клементьева, А. Салмин үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар, иҗат планнары турында сөйләделәр. Аннары «Ялкын» журналының эше, авторлары турында кызыклы сөйләшү булды. Ачык эстрадага җыелган күп санлы пионерлар һәм укучылар Илдар Юзиевнең чыгышын кызыксынып тыңладылар. Паркның «Тыныч ял итү» базасында Н. Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» исемле повесте буенча укучылар конференциясе үткәрелде. Конференциягә йөзгә якын кеше катнашты. Чыгыш ясаган иптәшләрдән Салихов, Сафина, Бахтикова, Әхмәтҗанова һ. б. лар повесть турында дулкынланып сөйләделәр. Рус һәм татар телләрендә барган бу конференция бик җанлы үтте. «Әдәбият һәм сәнгать көне» уңае белән оештырылган китап базарында да кызу әңгәмәләр, җанлы очрашулар барды. Рус һәм татар телләрендә күп кенә китап сатылды. «Әдәбият һәм сәнгать көне» кинофильмнар карау һәм фейерверк белән тәмамланды. ӘДИП ЯКТАШЛАР «Кызыл юл» газетасы Тукай районында туып үскән язучыларга багышлап куш бит чыгарды. Ул битнең беренче юллары: «Элекке Кызыл юл һәм Әтнә районы территориясен берләштергән безнең район хәзер татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай исеме белән йөртелә. Чөнки ул безнең районда туган һәм үскән. Районыбыз хезмәт ияләре аның исеме белән горурланалар», — дип башлана. Бу сәхифәдә Габдулла Тукайның «Туган җиремә» дигән шигыре һәм рәсеме урнаштырылган, шул районда туып үскән язучылардан Сибгат Хәким, Рафаил Төхфәтул- лин, Мостафа Ногман, Шәүкәт Ногмаиов, Самат Шакир, Нәҗип Мадьяровның әсәрләреннән үрнәкләр бирелгән. КЫЗЫКЛЫ ОЧРАШУ Татар совет язучысы М. Әмир Чистай шәһәрендә 11 районнан җыелган китапханә работниклары белән очрашты. Китапханәчеләр М. Әмир әсәрләренең укучылар арасында яратып укылуы турында әйттеләр. М. Әмир аларны «Ялантау кешеләре», «Саф күңел» әсәрләренең язылу тарихы белән таныштырды. М. ГАФУРИГА БАГЫШЛАП Күренекле татар-башкорт классик шагыйре Мәҗит Гафуриның тууына 80 ел тулуга багышлап «Казакъ әдәбияты» газетасының 29 июль санында Жакан Сыздыковның зур мәкаләсе басылды. Мәкаләдә, М. Гафуриның татар һәм башкорт әдәбиятларында тоткан зур урынын билгеләү белән беррәттән, аның казакъ халкының да яраткан бер шагыйре икәнлеге әйтелә. «Гафури казакъ җирендә күп йөргән, казакъ халкының гореф-гадәтен, җолаларын яхшы белеп, казакъ халкын бик якын итеп, дус күргән. Ул үзенең әсәрләрендә, күп санлы мәкаләләрендә татар, башкорт, казакъ халыкларының рухи байлыгын зур осталык белән сурәтләде», — дип яза Ж. Сыздыков. Газетаның шул ук санында Ж. Сыздыков тәрҗемәсендә М. Гафуриның ике шигыре басылган. 158 «ТУКАЙ» РОМАНЫ КАЗАКЪ ТЕЛЕНДӘ Казагыстан матур әдәбият нәшрияты Әх- мәт Фәйзинең «Тукан» романын казакъ телендә бастырып чыгарды. Романны Ж. Есбатыров тәрҗемә иткән. Китап әйбәт тышлыкта, 8 мең тираж белән чыгарылган. Бу китап ике тугандаш республиканың культура элемтәсе ныгуын раслаучы тагын бер күңелле факт. БАЛАЛАР ГАЗЕТАСЫ Хәзерге чор урта буын кешеләреннән Бөек Ватан сугышына кадәр балалар өчен чыгып килгән «Яшь Ленинчы» газетасын яратып укулары турында сөйләүләрен еш ишетергә туры килә. Заманында бу газета битләрендә басылган кызыклы-кызыклы хикәяләрне, шигырьләрне, төрле әкиятләрне аларның күбесе әле дә хәтерли. Аннан тыш күп кенә яшь язучыларның иң беренче хәбәрләре, зарисовкалары яки шигырьләре әнә шул газета аша дөнья күрде. Менә, озакламый, 1961 ел башыннан элек сөеп укылган бу газета яңадан чыга башлый. Яшь буынны тәрбияләүдә, балаларның рухи зәвыкларын үстерүдә аның әһәмияте зур булачак. ХАЛЫК ТАЛАНТЛАРЫ Ленин орденлы Казан мех комбинаты Культура сарае каршындагы Татар музыкаль халык театры В. И. Качалов исемендәге зур драма театры бинасында үзенең беренче спектаклен — К. Тинчу- ринның «Кандыр буе» әсәрен күрсәтте. Әсәрне сәхнәгә Татарстанның халык артисты X. Сәлимҗанов куйды. Театрның музыкаль җитәкчесе һәм дирижеры — Татарстанның атказанган сәнгать эшлекле- се Ж. Садриҗиһанов. Биюләрне Али Гыйз- зәтуллин куйды. Спектакльдә пенсионер актерлар — Татарстанның атказанган артистлары 3. Закиров, К. Бариев белән бер- рәттән инженерлар, техниклар, эшчеләр, врачлар катиаша.Халык музыка кораллары үзешчән оркестры уйный. Идел буе районы Культура сараенда, Урицкий исемендәге һ. б. клубларда халык театры спектакльләре зур уңыш белән барды. Коллектив хәзер Таҗи Гыйззәтнең «Бишбүләк» драмасын куярга әзерли. Республика халык иҗаты йорты үзешчән драма коллективларының смотрын үткәрде. Смотрда егермедән артык коллектив катнашты. Күптән түгел жюри смотр йомгакларын игълан итте. В. И. Ульянов (Ленин) исемендәге Казан дәүләт университетының татар үзешчән драма коллективы куйган «Муса Җәлил» (Н. Исәнбәт әсәре) спектакле иң яхшы бәягә лаек дип табылды (режиссеры Татарстанның атказанган артисткасы Рәшидә Җиһаншина). Куйбышев исемендәге Культура сарае үзешчән театр коллективы А. Сафроновның «Пешекче» (режиссеры И. Шаронов), Чис- тай халык театры А. Салыискийның «Барабанчы кыз» (режиссеры Н. Макаров) спектакльләре дә югары бәя алдылар. һәвәскәр художникларның тегү-чигү һәм сырлап ясау осталарының эшләреннән, Татарстанның 40 еллыгына багышлап, республикабызның төрле районнарында 19 күргәзмә оештырылган иде. Бу күргәзмәләрдә 2 000 гә якын эшләре белән 750 һәвәскәр катнашты. Әгерҗе культура йорты хезмәткәре Б. Аитовның этюдларын, Бөек Ватан сугышы инвалиды Д. Касыймовның, хезмәт инвалиды А. Нуриевның картиналарын, укытучы И. Зининның барельефларын һәм скульптураларын, йорт хозяйкасы Н. Ар- дуашвилиның чигеп эшләгән картиналарын тамашачылар яратып карадылар. КЫТАЙ ДУСЛАРГА КУНАККА Татарстан АССРның җыр һәм бию дәүләт ансамбле ике айлык гастрольгә Кытай Халык Республикасына китте. Ансамбль коллективы, республикабызның җыр һәм бию сәнгатен Кытайдагы дусларга күрсәтүнең никадәр җаваплы һәм мактаулы бурыч икәнлеген аңлап, җитди әзерлек эшләре үткәрде. Репертуарда «Әллүки», «Сибелә чәчәк» кебек халык җырлары, Н. Җиһанов- ның «Минем республикам» исемле кантатасы, Холминовның «Ленин турында җыр»ы һ. б. күренекле әсәрләр бар. Хор составына РСФСРның халык артисты Ф. Насретдинов, РСФСРның атказанган артисткасы 3. Хисмәтуллина, А. Зәйнуллин һ. б. кертелде. Ансамбльнең биючеләре «/Мәдрәсәдә булган хәл», «Ялчылар» (Гай Таһиров постановкалары), «Кияү», «Бормалы су», «Егетләр» һ. б. күп төрле биюләр күрсәтәчәк. Ансамбль Кытай Халык Республикасының зур шәһәрләрендә һәм промышленность предприятиеләрендә чыгыш ясаячак. «ШҮРӘЛЕ» БАЛЕТЫ КЛУБ СӘХНӘСЕНДӘ Мәскәү өлкәсендәге Ступино шәһәрендәге үзешчән хореография труппасы белән балетмейстер Мөхәммәт Байдәүләтов җитәкчелек итә. Труппа шәһәрнең Культура сараенда күптән түгел Ф. Яруллинның «Шүрәле» балетын күрсәтте. Шүрәле партиясен мастер Анатолий Морозов, Былтыр партиясен коммунистик хезмәт бригадасы члены Василий Кузьмин, Сөембикә ролен Альбина Лушчева башкарды.