ӘДӘБИ ХӘРӘКӘТЕБЕЗНЕҢ ӘҺӘМИЯТЛЕ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
Совет халкының коммунизм өчен көрәшен, искитәрлек зур үзгәрешләр белән тулы бүтенге тарихи чынбарлыкны чагылдыру, совет кешеләрен коммунистик рухта тәрбияләү, аларның эстетик зәвыкларын, рухи байлыкларын үстерү эшенә ярдәм итү совет әдәбиятының иң беренче, төп бурычларыннан санала. Коммунизм чоры әдәбиятын үстерү зур иҗат активлыгын таләп итә. Бу бурычларны уңышлы үтәү өчен социалистик реализм теориясен, совет әдәбиятының иҗат тәҗрибәләрен тирәнтен өйрәнү һәм дөрес аңлау аеруча әһәмиятле. Чит, буржуаз йогынтыларга, ялгыш карашларга каршы кискен көрәш алып бару бурычы да бер генә минутка да онытылмаска тиеш. Атаклы рус совет язучысы Константин Федин РСФСР язучылары съездындагы чыгышында: безнең иҗат практикасында, теоретик хезмәтләрдә әсәрләрнең идея-эчтәлек һәм әдәбихудожество кыйммәтен бер бөтен итеп карамау күзгә ташлана, идеялелек белән художество- лылыкны аңлауда өзеклек бар, дип әйткән иде. Менә бу җитди кимчелекне бетерергә кирәклеген хәзер бик күпләр искәртеп киләләр. Бу бик җитди мәсьәлә, ул әдәбиятны өйрәнүчеләргә генә түгел, язучыларның үзләренә дә кагыла. Совет әдәбиятының бердәм төп иҗат методы — социалистик реализм. Аның тууы һәм үсеше тарихы совет әдәбияты фәнендә билгеле дәрәҗәдә өйрәнелгән һәм нигездә хәл ителгән инде диярлек. Ләкин социалистик реализмга берьяклы, тар карау нәтиҗәсендә элекке хезмәтләрдә ялгыш концепцияләр дә булып үтте. Л1әсәлән: а) социалистик реализмны критик реализмнан аерып карау, яки аларны бер-бер- сенә каршы кую; б) социалистик реализм — ул бары тик раслаучы метод, ә критик реализм — ул тән- кы йтьл әүче метод, ч ы н б а рл ык н ы тәнкыйть күзлегеннән карап кына тасвирлау дип исбат итү; <в) социалистик реализм иҗат методын тикшергәндә аны бары тик дөньяга караш мәсьәләсе дип кенә аңлату, эстетик кыйммәтен күрмичә үтү, асылда язучының дөньяга карашы белән аның иҗат «методын капма- каршы кую һәм, ниһаять, нәтиҗәдә реализм — ул материализмга, романтизм исә идеализмга бәйләнгән дигән формулаларны алга сөрү кебек бөтенләй ялгыш фикерләр булды. Мондый ялгыш карашлар безнең татар әдәбиятына багышланган хезмәтләрдә дә бар. Теоретик яктан нигезсез бу ялгыш карашлар соңгы елларда каты тәнкыйтькә очрадылар, марксизмленинизм эстетикасы тәгълиматы нигезендә эшләнгән совет әдәбияты белемен баеткан яңа тикшерүләр, уңышлы хезмәтләр, партия матбугатында мәкаләләр дөньяга чыкты ’. КПСС Үзәк Комитетының 1 «Коммунист» журналында: «Язучы һәм халык тормышы» (195G ел, № 12), «Әдәбиятта ревизионистлар нәрсә өчен көрәшәләр» (1959 ел, № 2), «Коммунизм төзү чоры әдәбияты» (1959 ел, № 6) һ. б.; махсус җыентыклар: «Әдәбият һәм хәзерге заман», «Халык белән бергә», «Социалистик реализм өчен көрәштә», «Әдәбиятта ревизионизмга һәм буржуаз агымнарга каршы» һ. б. Шулай ук рус, украин, белорус, казакъ һ. б. халыкларның совет әдәбияты тарихлары китаплары басылып чыкты. С 10$ идеологии мәсьәләләр буенча карарлары, партиянең XX һәм XXI съездларының карарлары, иптәш Н. С. Хрущевның әдәбият һәм сәнгать буенча чыгышлары совет әдәбияты үсеше, социалистик реализм теориясе мәсьәләләренә зур ачыклык керттеләр, төп теоретик нигезләрне яктырттылар. Партиянең XX съездыннан соң язуч ы л ар н ы ң һә м әдә б и ятч ыл а р - ның иҗат активлыгы тагын да артты. Шәхес культы иәтиҗәсейдә әдәбият белемендә туган догматизм- га, әдәбияттагы схематизмга, чынбарлыкны бизәп күрсәтүгә бирелү фактларына каршы көрәш иҗади көчләрдә яңа дәрт тудырды, кыю, яңа иҗади эзләнүләргә киң юллар ачты. Партия әдәбиятның халык тормышы белән бәйләнешен тагын да ныгытырга, аның патриотик көчен һәм активлыгын тагын да күтәрергә өндәп, язучыларны конкрет күрсәтмәләр белән коралландырды. Соңгы елларда совет әдәбиятының бай тарихын, конкрет иҗат практикасын киң планда өйрәнү һәм шул нигездә социалистик реализм теориясе мәсьәләләрен хәл итү һәм үстерү буенча җитди чаралар үткәрелде һәм үткәрелә. Бигрәк тә совет язучыларының Өченче Бөтенсоюз съездының тарихи әһәмиятен, совет җәмгыяте тормышында башланган яңа чорына лаеклы әсәрләр, хезмәтләр тудыруга рухландыруын аеруча әйтеп үтәргә кирәк. Хәзер гыйльми оешмалар, әдәбият галимнәре, язучылар белән берлектә, совет әдәбияты теориясе мәсьәләләренә күбрәк игътибар бирә башладылар. СССР Совет Язучылары Союзы һәм Фәннәр Академиясенең А. М. Горький исемендәге институты социалистик реализм мәсьәләләренә багышланган берничә киңәшмә — дискуссия һәм конференция үткәрделәр. Бу киңәшмә һәм конференцияләр с о ц и а л и ст и к р е а ли з м методын ы ң иҗат өчен чикләнмәслек киң мөмкинлекләр бирүен, дөнья әдәбиятында иң алдынгы метод булуын конкрет фактлар белән расладылар; бөтен дөнья күләмендә киң таралган һәм зур хөрмәт белән файдаланган совет әдәбиятының 43 ел эчендә ирешкән мәңге онытылмаслык уңышларын, совет классикасының туып үсүен күрсәттеләр. Иәрсә ул социалистик реализм, дигән сорауга партия документларында һәм Язучылар Союзының яңа Уставында бик ачык аңлатма бирелгән. 1959 елда кабул ителгән бу Уставта болай дип язылган: «Социалистик реализм совет әдәбиятының сыналган методы булып исәпләнә һәм исәпләнәчәк. Социалистик реализм язучылардай чынбарлыкны дөрес, тарихи-конкрет рәвештә революцион үсешендә күрсәтүне таләп итә. Ул язучыларга эчтәлек һәм формаларның барлык тармакларында ирекле иҗат һәм инициатива өчен, талантның индивидуаль үзенчәлекләрен ачар өчен бөтен мөмкинлекләр бирә, ул сәнгать чараларының һәм стильләрнең байлыгы һәм төрлелеге -булырга тиеш дип таба, барлык иҗат өлкәләрендәге новаторлыкның үсүенә ярдәм итә». Социалистик реализм әдәбияты халыкның социалистик революция көрәше чорында туган әдәбият, ул марксизм-ленинизм байрагы астында чәчәк ата, ул яңа чынбарлыкны, кешеләрнең яңа мөнәсәбәтләрен, уйларын, хисләрен, гадәтләрен чагылдыра. Совет әдәбияты — чын мәгънәсендә халыкчан, иң югары идеяле әдәбият. Аның рухлаидыру- чан көчен, бөтен дөньяга булган йогынтысын хәзер һәркем бик яхшы белә. Буржуаз реакцион көчләр, чит илләрдәге төрле ревизионистлар совет әдәбиятына каршы көрәшне соңгы елларда аеруча көчәйттеләр. Совет әдәбиятының идея бердәмлеге, аның социалистик эчтәлеге, халык- чанлыгы безнең дошманнарның ачуын китерә. Дошманнар совет әдәбиятыңа карата халыкларда нәфрәт уятырга, совет әдәбиятының дөнья күләмендәге көчле йогынтысын, популярлыгын какшатырга маташалар. Империалистик илләрдә буржуа идеологлары, Югославия, Польша һәм Венгриядә ревизионистлар со 110 вет әдәоиятына каршы яла ягып чыктылар. Венгрия, Югославия Һ. б. ревизионистларының хәзер битлекләре алып ташланды. Югославия язучылар союзының элекке председателе Иосип Видмар «Эстетикада төрле карашлар» һәм «Сихерле боҗра эчендә» дип аталган пычрак язмаларында совет әдәбияты турында иң оятсыз ялганнар таратты, социалистик реализм әдәбиятына каршы, иң дөрес иҗат юлы дип, буржуаз модернистлар- декадентлар әдәбиятын куйды, иҗат эшендә индивидуализм йөгән- сезлеген үрнәк итеп күрсәтте. Шулай ук поляк ревизионистларының берсе Ян Котт «Мифология һәм хокук» дигән китабында социалистик реализмны архивка бирергә кирәк, чөнки ул шәхес культы җимеше генә, совет әдәбиятын торгынлыкка дучар иткән, боерык рәвешендә кертелгән «бер чара» дип исбат итәргә маташты. Совет әдәбиятына каршы поход белән чыккан чит ил ревизионистлары ачыктан- ачык империалистик реакция тегермәненә су коялар, иң әшәке реакцион көчләр белән берләшәләр. Аларның төп удары партиялелек принцибына, социалистик реализм методының нигезенә каршы юнәлтелгән. Социалистик сәнгатьнең партиялелек принцибын төрлечә хурлап, алар буржуаз әдәбияттагы, декадентлар әдәбиятындагы «иҗат хөрлеген» — буржуаз индивидуализмны мактыйлар. Венгриядә Георг Лукач, Югославиядә Иосип Видмар кебекләр әдәбиятның сыйнфыйлык нигезен, партиялелек принцибын, иҗтимагый-тәрбияви кыйммәтен танымыйлар. Алар, гомумән, империализм лагеры әдәбияты теоретиклары кебек, реализмны искергән бер нәрсә итеп исбат итәргә тырышалар. Алар эшчеләр сыйныфы, Коммунистлар партиясе позициясендә торган яңа әдәбиятны бөтенләй кире кагалар. Совет әдәбияты дошманнары, сүз куешкан кебек, бер үк вакытта төрле илләрдә чыгышлар оештырдылар. Англиядә «Таймс» газетасы махсус әдәби кушььмта чыгарды. Француз тәнкыйтьчесе — ревизионист А. Лефевр «Революцион романтизмга таба» дигән китабында социалистик реализм методы үзен акламады, ул Сталин уйлап чыгарган бернәрсә генә икән дип язып чыкты. Шул ук вакытта Америкада профессор Симмонс «Рус романы һәм совет идеологиясе» дигән китабын бастырып, нигездә шундый ук карашларны алга сөрде. Симмонс китабы Октябрьгә кадәрге рус әдәбияты белән совет әдәбиятын капма каршы куюга, социалистик реализмның партиялелек принцибы Федин, Леонов һәм Шолоховның талантларын чикли, реаль чынбарлыкны үзләре күргәнчә сурәтләмәскә мәҗбүр итә кебек уйдырмаларны таратуга корылган. Чит ил ревизионистлары, черек империализм әдәбияты «эшлеклеләре» кебек үк,г үзләренчә яңа агым— модернизм дип аталып йөртелә торган декадентлык әдәбиятын мактыйлар. Реализм, халыкчанлык принципларына каршы торган һәм гомумән классик реализм әдәбияты мирасын да «искергән» дип исәпләгән модернизм әдәбияты язучылары үзләренең әсәрләрендә кешенең көч- сезлеген, түбәнлеген, көрәшкә сәләтсез булуын, язмышка буйсынуын, дөньяның фанилыгын җырлыйлар, иң әшәке төстәге бозыклыкны, рухи бушлыкны, кеше үтерүдән ниндидер ләззәт табуны тасвирлыйлар. Бу әдәбият, һичшиксез, халык массасының аңын реакцион идеология белән агулауга һәм халыкның революцион рухын сындырырга, көчсезләндерергә хезмәт итә. Моны буржуаз илләрдәге кайбер реакционерлар үзләре дә ачык әйтәләр. Мәсәлән, шундыйлардан берсе — Франция буржуазиясенең билгеле сукбае — Гассет болай дип яза: «Яңа сәнгать (ягъни модернизм сәнгате — X. X.) масса өчен чит нәрсә һәм ул һәрвакыт чит булачак. Асылда ул халык тарафыннан кабул ителми, алай гына да түгел, ул халыкка дошман». Дөньядагы иң алдынгы реалист язучылар реакцион буржуаз әдәбиятына элек-электән һәрвакыт каршы тордылар, аңа нәфрәт белән 111 карадылар, аның черек йөзен фаш итеп килделәр. Татар әдәбиятының классигы Шәриф Камал 1937 елда ук тирән нәфрәт белән болай дип язган иде: «Кара төшенкелек җырлаган әсәрләр, чирканыч детектив һәм мәгънәсез бульвар романнары, аннан да битәр, раса дошманлыгы, кара вәхшилеккә өнди торган шакшы «теорияле» фашист чепухала- ры — әнә соңгы дәвер буржуа дөньясының тыгына торган «мәгънәви азыгы» шуннан гыйбарәт... Аның авыру психикасы бары үлембетү караңгылыгы көйләреннән һәм мәгънәсез шашканлык такмазаларыннан гына юаныч эзләргә омтыла» I . Халыкара реакционерларның, төрле ревизионистларның социалистик реализмга каршы чыгулары, әлбәттә, төбендә марксизм-ленинизм тәгълиматына, совет строена каршы чыгулары белән аерылгысыз бәйләнгән. Алар бит марксизмның сыйныфлар һәм сыйнфый көрәш, пролетариат диктатурасы турындагы өйрәтүләренә һәрвакыт һөҗүм итеп килделәр һәм һөҗүм итәләр. Ревизионистлар хәзер буржуаз җәмгыять шартларында сыйныфларның «юкка чыгуы», капитализмның табигате үзгәрүе, аның «халык капитализмы»на әверелүе турында әкиятләрен тараталар. В. И. Ленин реформистлар теорияләренең -асылын заманында болай дип ачып салган иде: ревизионистлар «социализмны фәнни нигезләү мөмкинлеген һәм аның зарур һәм котылгысыз булуын тарихны м ате р и а листик аңлау карашыннан исбат итү мөмкинлеген кире кактылар; хәерчелекнең, пролетарлашуның үсүе һәм капиталистик каршылыкларның кискенләшү факты инкарь ителде; «соңгы максат» турындагы төшенчә үзе үк яраксыз дип игълан ителде һәм пролетариат диктатурасы идеясе һичсүзсез кире кагылды; либерализм ’белән социа- л и з м н ы ң принципиаль к а п м а -кар- шылыгы инкарь ителде; сыйнфый көрәш теориясе кире кагылды...»2 Империалистик реакцион көчләр кешелек дөньясының прогрессив үсешенә комачаулау өчен, халыкларның революцион хәрәкәтләрен, көрәшен бастыру өчен идеология өлкәсендә дә агрессияләрен көчәйткәннән-көчәйтәләр. Бу кара эшләрендә алар хәзерге ревизионизмнан киң файдаланалар. Социалистик реализм әдәбияты хәзер билгеле иҗтимагый тарихи шартлар, үзенчәлекле милли традицияләр нигезендә башка илләрдә дә туа. Барлык демократик илләрдә, шулай ук кайбер капиталистик илләрдә дә ул үзенең халыкчанлык, яшәүчәнлек көчен бөтен дөньяга күрсәтә тора. Го Мо-жо, Луи Арагон, Элюар, Неруда, Амаду, Назыйм Хикмәт, А. Зегерс һ. б. бик күпләрнең исемнәре м и л ли о н н а р г а билгеле. Горький, Маяковский, Шолохов, Фадеев, Тычина, Колае, Лацис, М. Җәлил, ЛА. Ауэзов һ. б. исемнәрен ерак чит илләрдә дә зур хөрмәт белән телгә алалар, әсәрләрен яратып укыйлар, өйрәнәләр. Совет язучыларының чит ил әдипләре белән, прогрессив эшлеклелә- ре белән җанлы элемтәсе үсә һәм ныгый бара. Безгә чит илдән килеп китүче атаклы язучылар белән очрашулар һәм төрле конференцияләр, дусларча уртак конференцияләр бер-береңне якынрак аңлау, таный белү, әдәбият, культура тәҗрибәләре белән уртаклашу һәм халыклар арасында дуслыкны ныгыту, тыныч яшәү билгесе астында үтәләр. Хәзер инде һәркемгә билгеле булганча, совет әдәбияты СССР халыкларының классик әдәбиятлары, бөтен дөнья прогрессив әдәбияты традицияләре нигезендә үсте. Ул буш урында туган әдәбият түгел. Социалистик реализм методы классик критик реализм методының иң яхшы традицияләрен яңа тарихи шартларда үстерә, баета бара. Социалистик реализм — дөнья әдәбиятындагы реализм методының таВ. И. Ленин. Әсәрләр, 5 том, 362 бит. I Ш. Камал әсәрләре, өч томда. I том 1952 ел, 17 бит. 112 рихи үсеш процессында туган иң югары яңа баскычы. Художество иҗаты методы — ул тормышны сәнгатьчә таный-бе- лү ысулы, тормыш фактларына мөнәсәбәт һәм сайлап алып, иҗади гомумиләштерү ысулы, сәнгать чаралары белән иҗтимагый тормышка йогынты ясау ысулы дигән сүз. Биредә шуны да искәртеп үтәргә кирәк, язучының иҗат методы белән әдәби стиль һәм әдәби юнәлеш мәсьәләсе буталмаска тиеш. Билгеле. бу өч төшенчә органик рәвештә аерылгысыз бәйләнгәннәр, әйтик, метод язучы стиленә дә йогынты ясамый калмый, алар бер-берсенә битараф түгел. Стиль — нигездә әдәби әсәрнең үзенчәлеген, теге я бу язучының шәхси үзенчәлекле талантына, сәнгатьчә осталыгына караган төшенчә булса, әдәби юнәлеш нигездә әдәби-тарихи процесска мөнәсәбәтле төшенчә. Иҗат методы исә киңрәк мәгънәдәге эстетик төшенчә. Без әдәби иҗат методы турында сөйлибез икән, монда без акыл исәбе белән генә корылган схема турында сөйләмибез, бәлки художникның тормышка карата булган бөтен мөнәсәбәтен, аның сәнгать законнары нигезендә иҗат җимешенә әверелдерелгән дөньяга карашын, практик хезмәтен, биргән бәясен күз алдында тотабыз. Сәнгатьнең иҗат методында реаль чынбарлыкның чагылышын, тарихи сәнгать законнарының объективлыгын, специфик характерын күрәбез. Әдәбият тарихында менә мондый бер хакыйкать күзгә ташлана: иҗтимагый тормыш каршылыкларының характерына карап, әдәбиятта һәрвакыт капма-каршы ике тенден^ ция яшәп килде: берсе — чынбарлыкны таныпбелү һәм аны дөрес чагылдыру, тасвирлау; икенчесе — тормыштан качу, әдәбиятның тормышны таныпбелүдәге көчен һәм иҗтимагыйтәрбияви ролен киметергә тырышу, хәтта бөтенләй инкарь итү тенденциясе. Беренчесе — ул реализм, икенчесе исә реализмга каршы тенденция. Сәнгатьнең һәрбер методы төп өч сорауга җавап бирүне таләп итә: сәнгать нәрсәне чагылдырырга, н и ч ек итеп һәм н и н ди иҗтимагый максат белән чагылдырырга тиеш. Менә шунда инде язучының, художникның үз мөнәсәбәте ачык күренә. Нәрсә ул реализм, дигән сорауга кыскача болай дип җавап бирергә мөмкин. Реализм — ул чынбарлыкны, реаль тормышны дөрес чагылдыру, тормыштагыча күрсәтү дигән сүз; һәм реалистик әдәбият үзәгендә һәрвакыт тормыш чынлыгы һәм реаль кеше, аның реаль кичерешләре, эшләре һәм уйлары сурәтләнә. Ф. Энгельс әйткәнчә, реализм — ул «типик хәлләрне типик шартларда сурәтләү». Совет әдәбияты да нигездә реалистик әдәбият булып үсте һәм үсә. Дөрес, яңа тарихи шартларда ул реализм инде нык үзгәрде һәм үзгәрә, шулай ук төрле милли әдәбиятларда да аның үзенчәлекле яклары бар. СССР халыкларының әдәбиятларында социалистик реализм формалашуында да үзләренә генә хас яклары булуы билгеле. Мәсәлән, кайбер безнең көнчыгыш совет әдәбиятларыбызда бигрәк тә прогрессив, революцион романтизм традицияләре аркылы да социалистик реализмга килү фактлары бар. Ләкин без биредә аның төп, гомуми сыйфаты турында әйтәбез. Дөнья әдәбиятында реализмның төгәл формалашуы XIX йөздә була. Татар әдәбиятында исә реализмның формалашуы XX йөз башына туры килә. XIX йөзнең икенче яртысында безнең әдәбиятта аның әле башлангычлары гына күренә (К. На- сыйри, 3. Бигиев һ. б. иҗатларында). Татар әдәбияты Октябрь социалистик революциясен шактый җитлеккән критик реализм традицияләре белән каршылады. Татар совет әдәбиятының беренче адымнары әнә шул традицияләр, Т. Тукай, Г. Камал, М. Гафури, Г. Коләхметов, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камал һ. б. үстергән традиция һәм тәҗрибәләр җирлегендә үсә башлады. Критик реализм белән социалистик реализм методларының арасын 113 да берсен тиенчесеннән бөтенләй аерып торган бернинди -кытай стенасы юк. Аларда бер үк реалистик нигез бар, халыкчанлык, тормышны дөрес итеп чагылдыру таләбе үстерелә. Ләкин социалистик реализм, социалистик революция чорын чагылдырган реалистик иҗатның яңа методы булуын, яңа типтагы реализм икәнлеген һич тә онытырга ярамый. Яңа тарихи шартларда туган, марксизм-ленинизм тәгълиматларына нигезләнгән яңа реализм ул социалистик реализм. Әйткәнебезчә, социалистик реализм ул буш урында кинәт туган яки берәр кеше уйлап чыгарган нәрсә түгел. Аның туу һәм үсүенең беренче теоретик нигезе булып марксизм-ленинизм тәгълиматы исәпләнә. Ул беренче тапкыр дөнья әдәбияты тарихында Россиядә туды. Социал и сти к реализм н ы ң тууы н, кайбер хәзерге рус әдәбиятчылары Франциядәге 1848 елгы революция белән, «Интернационал» гимны (Э. Потье әсәре) белән, пролетарреволюцион поэзия белән бәйлиләр. Дөресме бу? Проф. Тимофеев, Эльсберг, Ермилов һ. б. кебек күренекле әдәбият белгечләренең күпчелеге моның дөрес түгеллеген исбат итәләр. Әйе, Француз революциясе җырларын һәм аннан соңгы революцион поэзияне читкә кагып булмый, анда яңа, социалистик әдәбиятның элементлары, яралгылары бар. Ләкин ул чорда социалистик реализм туар өчен тарихи шартлар чынбарлыкның үзендә өлгермәгән иде әле. Марксизмның тууы белән социалистик реализм методы тууын бәйләп карау да тарихи дөреслеккә туры килми. Чөнки марксизм теориясе пролетариат революциясенең киләчәктә җиңәчәген теоретик нигезләгән, исбат иткән булса да, Маркс һәм Энгельс яшәгән чорда реаль чынбарлык пролетариат р ево л ю ш г ясен е ң җи ңүе өчен өлгермәгән иде әле. Реалист язучы бүгенгедә киләчәкнең яралгысын күрергә сәләтле, әмма моны әдәбиятта, бөтен халык, ил тормышы белән берлектә тасвирларга аны һәркехм күрерлек, сизәрлек итеп җанлы, реаль образларда көчле итеп сурәтли дә белергә тиеш. Монда сиземләү, алдан күрү генә җитми, тормыш үзе чынбарлыкның үсеш перспективасын сәнгатьчә киң- һәм тирән чагылдыруны художниктан таләп итә. Ул чорда Франциядәге революцион пролетар поэзия күбрәк лирик, агитацион-романтик һәм сатирик характерда булган. Ул тарлыктан, чикләнүчәнлектән азат булмаган. Энгельс бер хатында болай ди: «Гомумән әйткәндә, «Марсельеза»- ны исәпкә алмаганда, элекке революцияләр поэзиясенең аннан соңгырак заманнарда революцион тәэсир ясавы сирәк була, чөнки массага тәэсир итү өчен ул шул замандагы массаның ышануларын да (предрассудки) чагылдырырга тиеш. Шунлыктан хәтта чартистларда да дини чепуха булган» ! . Дөрес, элекке революцион поэзия традицияләре дә социалистик реализм әдәбияты тарафыннан дәвам ителә. Шул ук вакытта совет әдәбияты XIX йөздәге бөек реалистларның традицияләре нигезендә дә үсте һәм үсә. Социалистик реализм 1905 елгы революция чорында Россиядә туды һәм аннары башка илләрдә дә ул үсә башлады. Россия революцион чынбарлыгы, Россиядә көчле башланган бөтен дөнья күләмендә социализмга таба хәрәкәт яңа иҗади метод — социалистик реализмның тууы өчен конкрет тарихи шартлар, нигез булдылар. Социалистик революциянең өлгереп килүе, Россия пролетариатының революцион көрәше һәм шул чорның халык тормышы беренче тапкыр Горький иҗатында яктыртылды һәм аның иҗаты үз чоры куйган төп и җ т и м агы й к ө- рәш мәсьәләләренә яңача җавап бирде. Социалистик реализм принциплары беренче тапкыр Горький иҗатында яңа, социалистик эстетика принциплары сыйфатында иҗади нигезләнде Һәм формалашты. «Сәнгать турыНда Маркс һәм Энгельс», » 1 том, 556 бит. 8. .C. ә.- № 9. 114 Шуңа күрә без Горъкийны — социалистик реализм әдәбияты атасы дип атыйбыз, аны социалистик реализм методын нигезләүче язучы дибез. Татар әдәбияты тарихында исә социалистик реализм әдәбияты Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң формалашты. Совет әдәбияты, шул җөмләдән татар совет әдәбияты да, кырык елдан артык инде социалистик реализм байрагы астында ышанычлы адымнар белән алга бара, социалистик культурабызны яңа иҗади уңышлар белән баета. Совет язучыларының төп иҗат методы — социалистик реализм принциплары бөтен совет әдәбияты тарихы дәвамында аның иң яхшы әсәрләрендә иҗади үстерелде һәм үстерелә. Совет әдәбияты көчле сыйнфый көрәш эчендә, төрле чит йогынтыларга каршы көрәштә чыныкты. Дөрес, социалистик реализм эстетик билгеләмә, эстетик төшенчә буларак 1932 елда ачыкланды. Ләкин бу социалистик реализм шул елда туган дигән сүз түгел. Әдәби иҗат методының тууы датасын фәләнчә ел дип әйтү мәгънәсезлек булыр иде. Әйткәнебезчә, һәр .иҗат 'методының барлыкка килүе — катлаулы тарихи процесс. Совет сәнгатендә 1932 елга кадәр үк иҗат практикасында туган һәм формалашкан, конкрет әсәрләрдә яшәгән яңа сыйфатларның туып үсүен, аларның эчке законнарын йомгаклап, билгеләү нәтиҗәсен чагылдырган яңа методның атамасы «социалистик реализм» дип 1932 елда формалашты. Совет әдәбиятының иҗат методына гыйльми атама, билгеләмә дә бирергә кирәклеген безнең язучылар аңа кадәр үк аңлыйлар иде. 1920 елларда совет әдәбиятының Октябрьгә кадәр үк М. Горький иҗаты белән башланган һәм Октябрьдән соң киң колач белән үсеп киткән яңа, социалистик әдәбиятының иҗат -методын Гладков, Маяковский, Либеденский кебек язучылар «пролетариат реализмы» дип, Алексей Толстой «монументаль реализм» дип атап йөреттеләр. Украина әдәбиятчылары революцпон-социа листик реализм дигән атаманы тәкь- дим иттеләр. РАПП җитәкчеләре соңга таба вульгар-социологик лозунгларны алга сөреп, әдәбият спецификасын, сәнгатьнең үзенчәлекле законнарын читкә кагып, «диалектик материализм» лозунгысын вульгарлаштырып күтәреп чыктылар. Татар әдәбиятында да башта метод һәм стиль мәсьәләсе шактый буталып йөрде. Безнең алдынгы язучылар да совет әдәбиятының яңалыгын, новаторлыгын яхшы тоялар, иҗат итәләр, әмма аның методын (кайчак «стиле» дип) төрлечә атап йөртәләр иде. Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди, Г. Нигьмәти хезмәтләрендә ул күбесенчә пролетариат реализмы дип язылды. 1928 елда Һади Такташ үзенең һәм каләмдәшләренең иҗат методын «неореализм» (яңа реализм) дип атады. Шунысы ачык, алар, аерым хезмәтләрендә вульгар-социологик хаталарына карамастан, совет әдәбиятының төп бурычларын, яңа иҗат принципларының үстерелүен нигездә дөрес аңлыйлар иде. Галимҗан Ибраһимов социалистик реализм билгеләмәсен дә 1932 елда ук кабул итә һәм аның эчтәлеген аңлатып чыга. Ул болан дип яза: «Мин натурализмга каршы. Тормыш кисәкләрен шул көенчә фотографияләп, дөньяга ташлау юлы белән төзелгән әсәрләрнең кыйммәте юк. Минемчә, әдәби әсәрләр тормышның каты көрәше, күп катлаулы, бай каршылыклы тирән процессларын 'иҗат механизмы аркылы, җанлы сурәтләүдә гәүдәләндерү, чагылдыру юлы белән язылганда гына социалистик реализмга ирешеп булачак». 1932 елның 26 октябрендә А. М. Горькийның квартирасында язучыларның киңәшмәсе була. Анда утызлап язучы һәм И. В. Сталин да катнаша. Язучыларның күпчелеге шунда совет әдәбиятының төп иҗат методын билгеләп, социалистик реализм дигән терминны яклыйлар һәм Сталин фикерен дә сорыйлар. Язучыларның бу сөйләшүләрен карт рус тәнкыйтьчесе К. Зелинский язып алган. Аның язмаларында язу- 8* 115 чыдар /тарафыннаш И. В. Сталинга бирелгән сорауларга җаваплар да теркәлгән. Социалистик реализмның билгеләмәсенә кагылган бу язмада алдынгы язучыларның, М. Горькийның фшкерен куәтләп, Сталин да үз фикерләрен әйткәнлеге күренә, һәм бу факт үзе генә дә хәзерге ревизионистларның явыз уйдырмаларын ю:к'ка чыгара. Ул әңгәмәнең кыскача язмасы түбәндәгечә: «— Иптәш Сталин, сәнгатьтә дөньяга караш мәсьәләсенә Сез ничек карыйсыз?—дип сорый РАПП- ның элекке җитәкчеләреннән берсе. — Сез диалектик /материализм дип әйтәсез ҺӘхМ шуны кабатлыйсыз, ләкин нәрсә әйткәнегезне үзегез дә аңламыйсыз. — Шагыйрь кеше диалектик була алмыймыни?— дип сорый шагыйрьләрдән берсе. — Юк, була ала, — ди Сталин.— Әгәр дә ул диалектик-материалист була икән, монысы бик яхшы. Ләкин мин шуны әйтәсем -килә, ул вакытта шагыйрь шигырьләр язарга теләмәс (гомуми көлү). Шаярып кына әйтәм, әлбәттә. Ләкин җитди итеп әйткәндә, Сез художникның башын гомуми тезислар белән тутырырга тиешле түгелсез. Ул Маркс һәм Ленин теорияләрен белергә тиеш. Ул тормышны да (белергә тиеш. Художник барыннан элек тормышны дөрес күрсәтергә тиеш. Әгәр дә ул безнең тормышны дөрес күрсәтсә, тормышны нинди көчләр социализмга алып барганлыгын күрмичә һәм күрсәтмичә .кала алмас. Менә шул инде социалистик сәнгать булыр, һәм менә шул социалистик реализм булыр» ! . 1932 елда партия Үзәк Комитетының РАППны бетереп, Бөтенсоюз күләмендә бердәм Совет Язучылары Союзы булдыру, совет платформасында торган иҗат көчләрен берләштерү турындагы мәгълүм тарихи карары совет әдәбиятының үсешенә аеруча уңай йогынты ясады. Ул безнең язучыларыбызның иҗат мето1 А. М. Горький исемендәге дөнья әдәбияты институты архивыннан. «Иностранная литература» журналы, № 4, 1958 ел, 191 бит. дын аныклауда да хәлиткеч роль уйнады. Табигый, совет әдәбиятының тупланган бай иҗат тәҗрибәләре, уңышлары, көрәшләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән һәм конкрет иҗатл арының ачык ч а гыл ышын билгеләгән иҗат методы атаклы язучылар катнашы белән социалистик реализм методы дип аталды. Бу, ревизионистлар исбат иткәнчә, югарыдан күрсәтү -буенча яки Сталинның көчләп тагуы түгел иде. Бу бик ачык мәсьәлә, монда явыз ниятле дошманнар гына «кул җылытырга», халыкларны саташтырырга маташалар. Билгеле, биредә бары тик атама турында гына , сүз бармый. Асылда ул, партия Үзәк Комитетының 1932 елгы карарында күрсәтелгәнчә, совет әдәбияты көчләрен берләштерү, үсү перспективасын билгеләү, совет әдәбиятының үткән тарихи үсеш юлына йомгак ясау һәм аның үзенчәлеген, яңачалык сыйфатларын ачып салу иде. Партия Үзәк Комитетының 1932 елдагы карарыннан соң, шулай ук Язучыларның Беренче Бөтенсоюз съездыннан соң, съезд документлары нигезендә (партия Үзәк Комитетына котлау, партия Үзәк Комитеты исеменнән А. Жданов чыгышы, А. М. Горький доклады, Совет Язучылары Союзы Уставы һ. б.) совет әдәбиятының төп иҗат методы принципларын, үзенчәлекләрен өйрәнү, аңлатып бирү, иҗат көчләрен берләштерү буенча җитди эшләр башкарылды. А. М. Горький, А. Толстой, А. Фадеев һ. б. язучыларның чыгышлары булды. Әдәби хәрәкәт киң колач белән җанланып китте. Бу җанлану шулай ук татар әдәбиятында да көчәйде. Г. Ибраһимов, Ш. Камал, К- Нәҗми, К. Тинчурин, М. Җәлил, Г. Нигъмәти, Г. Гали һ. б. социалистик реализмны куәтләп һәм аны ничек аңлаулары турында язып чыктылар һәм иҗатлары белән расладылар. Социалистик реализмның мәгънәсен яңлагып, аңа ачык билгеләмә совет язучыларының Беренче съездында кабул ителгән Уставта бирелгән иде. Социалистик реализм ул чынбарлыкны дөрес, тарихи-конкрет 116 итеп һәм аның революцион үсешендә күрсәтү, дип язылган иде ул уставта. Язучыларның II нче съездына кадәр (1954 ел) әнә шул билгеләмә яшәп килде. II съезд кабул иткән Уставта исә «тарихи конкретлык» дигән өлеше төшеп калды. Ни өчен һәм дөрес идеме бу? Совет әдәбияты тарихы һәм теориясе белән кызыксынган кешеләрдән ул сорауны еш кына ишетергә туры килә. Ачыклык өчен аңлатып китик. Сугыштан соң совет әдәбияты белгечләре һәм язучылар арасында төрле әдәби иҗат методлары һәм юнәлешләре турында иҗади бәхәсләр башланды, догматик аңлатмалар булмаска тиешлеге күтәрелде; иҗат төрлелеге, форма байлыгы өчен көрәш башланды, һәм бу бик дөрес һәм файдалы күренеш иде. Әмма бәхәс процессында кайбер әдәбиятчылар Язучылар Союзы Уставындагы «тарихи конкретлык» таләбен нигезсез дип санап алып ташларга тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, шундый караш әдәбиятчы Тагер мәкаләсендә («Вопросы литературы» журналы, 1958 ел, № 4) һ. б. чагылып үтте. Ләкин 'мондый карашларга соңыннан белгечләрнең дә, язучыларның да күпчелеге каршы чыктылар. Союздаш һәм автономияле язучылар съездларында да ул мәсьәлә күтәрелде. Тарихи конкретлык таләбенә каршы килүчеләрнең карашы, әлбәттә, ялгыш иде. Алар, әдәбиятны тар рамкага куярга ярамый дигән булып, социалистик реализмның аерылгысыз бер сыйфаты булган романтиканы, төрле стильләрне төп мәсьәлә итеп куйдылар. Имеш, «тарихи конкретлык» таләбе романтика кебек иҗат сыйфатларын алып ташлый һәм романтизмны аңлатуга комачаулый һ. б. К. Маркс, Ф. Энгельс һәм В. И. Ленин әдәбияттагы тарихи конкретлык принцибына зур игътибар бирделәр. Маркс һәм Энгельс Лассальгә һәм Каутскаяга язган хатларында бу мәсьәләне ачык итеп аңлаталар. Лассальнең «Франц фон Зикинген» дигән пьесасында тарихи конкретлык җитмәвен, чорны, образларны тасвирлауда «баштан уйлап чыгару», абстракция беләи мавыгу зур кимчелек икәнен әйттеләр алар. Алариың романтик «шиллеровщи- <на»га каршы «шексперизация»гә өндәүләрен һич истән чыгару мөмкин түгел. В. И. Ленин Толстой иҗатына бәя биргәндә, язучының әсәрләрендә элекке Россиянең тарихи үсеш процессы тирән һәм җанлы, конкрет чагылуында, үз чоры кешеләренең иҗтимагый-политик һәм психологик каршылыкларын, рухи дөньяларын рәхимсез рәвештә, дөрес итеп ачып бирүен аеруча басым ясап күрсәтеп үткән иде. КПСС Үзәк Комитетының әдәбият һәм сәнгать турындагы карарларында да совет әдәбиятындагы тарихилык (историзм), тарихи конкретлык һәм дөреслек принцибы нигезләнеп бирелде, социалистик реализмның төп принципларыннан берсе икәнлеге күрсәтелде. Шуңа күрә язучыларның өченче Бөтенсоюз съезды моңа игътибар итеп, ул турыда үзгәртелгән яңа Уставка да язды. Социалистик реализмдагы тарихи конкретлык, тормышны революцион үсештә дөрес тасвирлау натурализмга, бытовизмга, чынбарлыкны канатсыз итеп, очраклы фактларны теркәп кенә тасвирлауга, реализм таләбе булган сайланмалыкны, гомумиләштерүне инкарь итүгә каршы юнәлтелгән. Реаль тарихилык — ул идеалистик субъективизм дошманы. Иҗтимагый тормышның үсешен, аның закончалыгын тирәнтен аңлап иҗат итүче язучы, әлбәттә, тарихи конкретлык, дөреслек принцибына таянмыйча булдыра алмый. Безнең татар әдәбиятында да моны аңлап җиткермәү яки аңа игътибар итмәү күренгәли һәм нәтиҗәдә идеяхудожество кыйммәте шактый түбән, хәтта аерым очракларда ялгыш әсәрләр дә булгалый. Мәсьәләнең куелышы дөрес аңлашылсын — биредә сүз тарихи тематика әсәрләре турында гына бармый. Совет әдәбиятының иң яхшы әсәрләре өчен тарихилык, тарихи конкретлык, чынлык характерлы (Горький, Маяковский, Фадеев, Шолохов, бездә Г. Ибраһимов, 117 Ш. Камал, К. Нәҗми, М. Җәлил һ. б. әсәрләре). Романтика исә социалистик реализмның бер органик сыйфаты булып тора һәм революцион романтика хәзер дә, реаль тормыш җирлегеннән аерылмаган хәлдә, үсә һәм чәчәк ата. Мәсәлән, А. Фадеевның «Яшь гвардия»се, Л. Леоновның «Рус урманы», Г. Әп- сәләмовның «Алтын йолдыз», «Газинур», «Дустым мәхәббәте» әсәрләре, Ф. Хөснинең «йөзек кашы», «Авыл өстендә йолдызлар» һ. б. ш. кебек әсәрләрнең романтик рух белән сугарылган булуын, романтик стиль дә сизелүен кем кире кагар. Тарихтан билгеле -булганча, революцион романтизм Октябрьнең беренче көннәреннән үк совет әдәбиятында үзенчәлекле һәм көчле булып үсте (Мәсәлән, татар әдәбиятында һ. Такташ, Ф. Бурнаш, М. Фәйзи һ. €.). Социалистик реализм-ның аерылгысыз бер сыйфаты буларак революцион романтика совет әдәбиятының бөтен үсеш тарихында күренеп килә һәм уңай роль уйный. Реалистик әдәбиятта романтик сыйфатларның үзара тыгыз бәйләнештә табигый, органик рәвештә бәйләнеп үсүләре бөтен дөнья әдәбияты тарихында беренче тапкыр совет әдәбиятында тормышка ашырыла дисәк тә ялгыш булмас. К. Маркс һәм Ф. Энгельсның киләчәктәге ирекле, чын халыкчан, күпкырлы, синтетик сәнгатьнең туачагын зур өмет белән әйтүләре, һичшиксез, менә безнең чорда, безнең илдә реаль тормышка ашырыла, һәм, шикләнмичә әйтергә мөмкин, әнә шул сәнгатьнең үсешенә, торган саен биеклеккә күтәрелүенә татар совет әдәбияты һәм сәнгате дә лаеклы өлешен кертә килә һәм тагын да гүзәлрәк җимешләрен бирәчәк әле. Революцион романтика —ул киң халык массасының революцион хәрәкәте, төрле авырлыкларны батырларча җиңеп чыгуы, реакцион көчләргә каршы дөньяны үзгәртеп коручы яңа прогрессив көчләрнең көрәше. Совет халыкларының коммунизм өчен көчен, сәләтен кызганмый көрәшүләрендә, көндәлек героик хезмәтләрендә, галәмгә Җир иярченнәре, ракеталар җибәрүләрендә, Иделдә, Ангарада гигант электростанцияләр төзүләрендә, хисапсыз киң чирәм җирләрен, сусыз чүлләрне кеше көченә буйсындыруларында никадәр романтика бар. Тормыш романтикасы үзе үк әдәбиятта да көчле романтиканы тудырмый калмый. Аның сәнгатьчә чагылышы, әдәби-иҗади алымнары да, әлбәттә, үзенчәлекле булып үсә. Социалистик реализмдагы романтик пафос, романтик образлар, буяулар элекке романтик әдәбияттагы кебек коры хыялга, реаль тормыштан качуга, читләшүгә нигезләнмәгән, аның нигезен дә, көчен дә реаль тормыш һәм реаль перспектива, реаль киләчәккә омтылыш —коммунизм өчен көрәш билгели. А. М. Горький социалистик реализм турында язганда, үткәндәге һәм бүгенге тормышның чагылышын күрсәтү белән бергә, «өченче чынбарлыкны», ягъни киләчәк чынбарлыкны да күрә белергә кирәклеген әйтте. Социалистик реализм әнә шул «өченче чынбарлыкны» — алга бару тенденциясен, бүгенгедә киләчәкнең матур яралгысын, үсешен күреп, киләчәккә баруны да тасвирлауны бурыч итеп куя. Моны бөек иҗтимагый идеалны тирәнтен аңлаган һәм иҗади хис итә белгән художник кына эшли ала һәм андый художниклар бездә юк түгел. Совет кешеләренең бөек иҗтимагый идеал өчен, халык һәм иле өчен көрәшен, эшен, хәтта шул юлда корбан булуын чагылдырган әсәрләребез социалистик реализмның, революцион романтиканың туктаусыз үсүен һәм яңа сыйфатлар белән байый баруын раслыйлар. Шундыйлардан бары тик татар совет әдәбияты әсәрләреннән генә алганда да, таңга калырлык байлыкны, үсешне күрергә мөмкин. Беренче чиратта Муса Җәлилнең Моабит циклы шигырьләрен, Ф. Кәримнең сугыш елларындагы поэзиясен, М. Әмирнең «Миңлекамал» драмасын һәм «Саф күңел» романын, Г. Әпсәләмовның «Алтын Йолдыз», «Газинур», «Сүнмәс утлар» романнарын, Н. Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов», «Муса Җәлил» исемле героик әсәрләрен, 118 Г. Бәшировның «Намус» романын, Р. Ишморатның «Үлмәс җыр» драмасын, С. Хәким, Ә. Давыдов һәм Г. Хуҗиев поэмаларын һ. б. күрсәтергә кирәк. Мин биредә сугышка кадәрге чын романтика белән тулы әсәрләребезне әйтеп тормыйм. Шушы яктан караганда да, мәсәлән, һ. Такташның «Гасырлар һәм минутлар» белән «Киләчәккә хатлар» яки М. Җәлилнең халык иҗатына тирән тамырланган «Хат ташучы» һәм «Алтынчәч» кебек әсәрләре үзләре генә дә безнең әдәбиятны яңа иҗади сыйфатлар, яңа образлар белән баеттылар. Бүгенге яшьләрнең иҗатларына да игътибар итеп карагыз. Алар- да совет әдәбиятының гүзәл матур традицияләрен үстерергә, дәвам итәргә омтылыш көчле. Илдар Юзиев поэмасын мисалга алыйк. Аның «Таныш моңнар» һәм шулай ук «ФәридФәридә»се, әлбәттә, (революцион,^ романтика белән сугарылганнар. Шагыйрь өчен бигрәк тә һ. Такташ һәм М. Җәлил поэзиясе традицияләре бик якын; әле олы шагыйрьләрнең көчле йогынтысы астында язса да, аның үз тавышын, үз стилен табу, үстерү омтылышында кыю адымнар ясавын яхшы перспективалар вәгъдә иткән уңай күренеш дип әйтергә кирәк. Шулай ук Хәй Вахит пьесаларында, А. Гыйләҗев, Ш. Хө- сәенев әсәрләрендә, 3. Мансур, Р. Гәрәй, Г. Афзал, Ш. Галиев лирикасында да күренә ул. А. Фадеев үзенең бер чыгышында социалистик реализмның сугышчанлык, тормышчанлык һәм шул ук вакытта романтик пафосына зур игътибар иткән иде. Ул кайбер әсәрләргә «канат җитми», ә канатсыз әсәр исә укучыны рухландырырлык йогынты ясый алмый, диде. Чынлап та, тормышыбызның гүзәллеген раслаучы күтәренке пафос булмаган салкын әсәрләр (ә ан- дыйлар, кызганычка каршы, һаман чыгалар әле) социалистик реализм принципларын иҗади рәвештә тормышка ашыра алмаган төссез әсәрләр генә булып калалар, һәм андый әсәрләргә карап совет әдәбиятының төп иҗат методын, төп сыйфатларын билгеләү ялгыш нәтиҗәләргә китерә. Совет әдәбияты дошманнары, төрле ревизионистлар нәкъ шулай эшлиләр дә: безнең уңышсыз яки гомумән чын әдәби әсәрләрдән ерак булган мисалларга нигезләнеп, социалистик реализм әдәбиятына яла ягалар. Совет язучылары андый чыгышларга нәфрәт белән җавап бирәләр, конкрет фактлар белән дәлилләп, дошманнарның чын йөзләрен фаш итәләр. Ә дәлил—ул күп милләтле бердәм совет әдәбиятының туктаусыз үсүе, бөтен дөнья күләмендә гүзәл әсәрләре белән авторитет һәм хөрмәт казануы. Татар совет әдәбиятының да социалистик реализм юлында ирешкән уңышлары, бөтен союз күләмендә һәм бөтен дөнья күләмендә таныла баруы дошманнарның чыгышларына ышандырырлык җавап булып тора. Биредә тагын язучының дөньяга карашы мәсьәләсенә аерым тукталып үтәсе килә. Язучының иҗат методы белән дөньяга карашын аеру, капма-каршы кую яки алар арасында тигезлек билгесе кую һич дөрес булмас иде. Бу мәсьәләдә ачыклык җитмәү фактлары бездәге кайбер хезмәтләрдә чагылып үткәләде. Метод белән дөньяга карашны бер үк нәрсә итеп аңлау, мәсәлән, X. Госманның «Такташ поэзиясе» китабында күренеп үтте. (Ул инде X. Госман тикшеренүләренең үткән бер этабын чагылдырган һәм хәзер X. Госман бу мәсьәләгә башкача каравын белгәнлектән, биредә мисаллар китереп бәхәскә керүне кирәкле тапмыйм. Характерлы бер мисал өчен генә телгә алынды). Язучы тормыш фактларын билгеле бер ноктадан карап бәяли, иҗаты өчен сайлый. Язучы—ул һәрвакыт фикер йөртүче, уйланучы кеше, фикер иясе. Ләкин аның фикер йөртүенең специфик ягы бар: конкрет хис—уйлары, кичерешләре сурәтләр (образлар) формасы белән бәйләнгән. Иҗат процессы—стихияле процесс түгел. Аның иҗат методы һәм стиле тормыш тәҗрибәсе һәм дөньяга карашы үсүе нигезендә формалаша. 119 Язучының дөньяга карашы бөтен иҗат процессында, художестволы типиклаштыруда, тасвирлаган күренешләренә эстетик бәя бирүендә, хәтта теге яки бу әдәби форма сайлавында да бик зур роль уйный. Язучы бит катлаулы, чуар тормыш вакыйгаләре эченнән билгеле бер күренешне, вакыйганы үзе аңлаганча сайлап ала һәм үзенең иҗат фантазиясе, хыялы аркылы үткәрә. Менә монда инде ул үзенең карашын, идея югарылыгын һәм гомумән осталыгын да нык сиздерә. Бер үк факт турында төрле язучының төрлечә язуы да шуның белән бәйләнгән. Билгеле, монда талант көче, үзенчәлекле иҗат йөзе дә ачыла. Ләкин язучының идеологии нигезе, дөньяга карашы тәэсир итмичә калмый. Совет язучысының идеалы белән совет халкы массасының идеалы арасында аерылгысыз бәйләнеш, бердәмлек яши. Бу исә әдәбият үсешенең чиксез (киң үсү чыганагы булып тора. Алдынгы иҗтимагый идеал, югары эстетик таләпләр язучының үз идеалы, үз вкусы булганда гына, аның эчке хисенә сеңеп кергән хәлдә генә иҗатында тиешле югарылыкны саклый алачак, уңышка ирешәчәк. Җиңелчә карау, формаль төстә колак ишетүе белән генә эләктереп алу җитми монда, киресенчә, андый очракта яхшы әсәр көтү кыен. Бу турыда В. Г. Белинский сүзләрен китерү дә артык булмас. Белинский бик ачык итеп әйткән: «Укып кына белгән яки ишетеп белгән һәм, бәлки, ничек булырга тиешлеге аңлашылган, ләкин үзеңнең шәхсең аркылы үткәрелмәгән, үз шәхсеңнең билгесе төшмәгән идея— ул поэзия эше өчен генә түгел, бәлки теләсә нинди әдәби эшчәнлек өчен дә үле капитал гына булып кала» ’. Социалистик реализм коммунистик идеялелеккә нигезләнгән. Марксизмленинизм язучыга тормышның, тарихи вакыйгаларның асылын, закончалыгын тирәнрәк, тулырак 1 В. Г. ’Белинский, Әсәрләр, том III, 798 бит. аңларга ярдәм итә. Ул субъективизм «йөгәнсезлегенә» юл куярга ирек 'бирми. Ләкин иске реализм үзгәрешсез кала дип аңларга ярамый. Реализмда да структура ягыннан үзгәреш процессы барганлыгын совет әдәбиятының атаклы әсәрләреннән күрергә мөмкин (яңа геройлар, яңа сюжет, тел, стиль үзенчәлекләре, тормышка яңача карау, сурәтләү чараларында төрлелек, жанрларда үзгәреш һ. б.). Язучының идея позициясе, аның нинди ноктадан һәм нинди максаттан чыгып эш итүе аның әсәрендәге реализм характеры нинди булуын да билгели. Язучының, әйткәнебезчә, һичшиксез, үзенә хас субъектив хисләре, карашлары була, ул бит чынбарлык фактларын, хәлләрен үзенең эчке «иҗат казаны» аркылы үткәрә. Бу—иҗат психологиясе өчен табигый күренеш. Ләкин субъектив хис, караш бернәрсә, тар субъективизмга, тормыштан аерылган хәлдә, үз хисең, кичерешләрең читлегенә бикләнү икенче нәрсә. Моны ачык аңларга кирәк. Иҗтимагый мөнәсәбәтләрне, халык тормышындагы үзгәргән хәлләрне тиешенчә тирән белеп җиткермәү, үз күзәтүләреңә, хисләреңә, уйларыңа тәнкыйть белән карамау, үзеңнең эчке «дөньяңа» кереп бикләнү һәм бары тик үз тәҗрибәңә генә артык зур бәя биреп эшләү талантлы язучыны да хата юлга төшерүе, ялгыштыруга китерүе бик мөмкин. Минемчә, Әмирхан Еникинең соңгы вакытта җитди һәм хаклы тәнкыйтькә очраган «Туган туфрак» хикәясенең төп кимчелекләре дә әнә шулар белән аңлатыла. «Туган туфрак» хикәясендә язучы «бабай васыяте», иске гореф-гадәтләрне, көнкүреш үзенчәлекләрен тасвирлау белән артык мавыгып, милли хиснең җирлеген, «туган туфрагын» артык тар, субъектив хисләр кысасы эчендә сурәтләп, үзе дә сизмәстән, төп игътибарын үткән 120 нәргә, искергән күренешләргә юнәлткән һәм нәтиҗәдә шул арны идеаллаштыру килеп чыккан. Талантлы яшь шагыйрь Хисам Камаловның «Яну» поэмасының уңышсыз чыгуы да шул ук сәбәпләргә бәйләнгән, дип уйлыйм. Әдәбияттагы халыкчанлык, халык дөреслеге халыкның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, традицион ышануларын тасвирлауда түгел (язучы аларга да игътибар бирергә тиеш, әлбәттә), халыкның азатлык өчен көрәшен, героик хезмәтен, рухи байлыгын, гүзәллеген, якты омтылышларын, яхшы сыйфатларын күрсәтә белүдә. Эстетлык белән чын эстетик хисне— гүзәллекне бутарга ярамаган- лыгын быел 17 июльдә безнең җитәкчеләребезнең совет интеллигенциясе белән очрашуында М. А. Суслов тагын бер искә төшереп үтте, коммунизм чорына лаеклы әсәрләр иҗат итәргә өндәде. Совет язучысы өчен чынбарлык күренешләренә якын килү мәсьәләсе ачык, аңарга җайлашырга, үзен мәҗбүр итәргә кирәк түгел, тормышны коммунистик партиялелек позицияләреннән яктырту аның рухи ихтыяҗы булып тора, ул бу позицияләрдә нык тора һәм аларны үз иҗатында яклый. Совет әдәбиятының партиялелек принцибы халыкчанлыкка һич тә каршы килми. Партиялелек—ул әдәбияттагы халыкчанлыкның иң югары сыйфаты. Художество иҗатында партиялелек художникның партия члены булуында түгел, бәлки аның карашлары, идея позициясе, тормышка мөнәсәбәте белән билгеләнә. Әдәбиятта партиялелек һәм халыкчанлык төшенчәләрендә аерылгысыз бердәмлек яши. Иптәш Н. С. Хрущев совет әдәбияты турындагы үзенең чыгышында партиялелек һәм халыкчанлыкны ничек аңларга кирәклеген бик ачык әйтте: «Әгәр коммунизм идеаллары өчен, үз халкының бәхете өчен, көрәшү художникның тормыш максаты икән, әгәр ул халык интереслары белән, аның уйлары һәм теләкләре белән яши икән, ул нинди генә теманы алса да, тормышның нинди генә күренешләрен чагылдырса да, аның әсәрләре халык, партия һәм дәүләт интересларына җавап бирәчәк. Мондый художник халыкка хезмәт итү юлын ирекле рәвештә бернинди көчләүсез, үз акылы белән, үз күңеле кушканча сайлый». Социалистик реализм әдәбиятының мәңге үлмәслек гүзәл үрнәкләрен биргән һәм үзенең героик тормышы һәм җыры белән илебезнең, халкыбызның, әдәбиятыбызның куәтен, бөеклеген раслаган Муса Җәлил пҗады—чын халыкчанлыкның, партиялелекнең иң яхшы үрнәге. Совет әдәбиятының көче халык тормышы белән тыгыз бәйләнештә булуында, бүгенге тормышта туа торган коммунистик яңалыкларны күрә белүдә, марксизм-ленинизм идеяләренең тантанасын раслауда ачык күренә. Халык тормышы дөреслеген бөтен байлыгы, катлаулылыгы, төрлелеге һәм каршылыклары белән белми торып сәнгатьчә дөреслек тә була алмый. Сәнгатьчә дөреслек тормыштан аерым яшәми. Чын реалистик әдәбиятның төп таләпләреннән булган бу гади хакыйкатьтә тирән мәгънә бар. Аның гамәлгә ашырылуын һәр художник үзенчә хәл итә. Моңа формаль бер нәрсә дип җи- целчә карау, еш кына, буш, шыксыз әсәрләрне китереп чыгаруы күпләргә мәгълүм. Тормыш материалы, тема, эчтәлек үзенә лаеклы художество чарасын да таләп итә, ягъни ул формага битараф булып калмый. Зур сүз осталарыбызның берсе Шәриф Камал фикере бик кызыклы. Ул бер мәкаләсендә: «Матур әдәбиятка бәя куйганда, иң башта без аның чынлык, табигыйлек һәм тормыштагы хәлләрен, вакыйгаларның ни дәрәҗәдә күңел төбәрлек сызыкларын ала белү ягын күздә тотабыз» ’, — дип язган иде. Ш. Камалның «чынлык, табигыйлек һәм тормыштагы иң әһәмиятле» якны— «күңел төбәрлек сызыкларны ала белү» шарты ул нәкъ реализм 1 Ш. Камал. Әсәрләр, IV том, 1956 ел, 221 бит. 121 әдәбияты шарты. Реализм бит очраклы хисләрне, фактларны теркәү, күчермә тудыру түгел. Ул натурализмга капмакаршы буларак, гомумиләштерә, кешелек өчен иң әһәмиятле, иң «кызыклы» иҗтимагый күренешләргә төп игътибарын юнәлтә, сайлап алу принцибын яклый. Социалистик реализм әдәбияты өчен киң караш, киң колач белән иҗат итү, тарихи оптимизм, революцион пафос характерлы. Аңарда тәнкуйтьләү, кимчелекләрне фаш итү, искегә каршы көрәш пафосы да,, героиканы, уңай геройны раслау пафосы да көчле. Ул безнең чынбарлыкка «кара күзлек аша карау» белән, бүген туып торган коммунистик яралгыларны, сокланырлык уңай якларны күрмичә, бары тик тискәре якларны гына күпертеп тасвирлау белән һич тә килешә алмый. Бу—алдынгы язучыл арыбызның бөтен эшчәнлекләре белән расланган нәрсә. Тормыштагы яңалыкны, җанлы хәрәкәтне күзәтә һәм күрә белү язучы өчен никадәр әһәмиятле булуын В. И. Ленин аеруча басым ясап әйткән иде. 1919 елда Ленин Горькийга язган хатында аны халык арасына барып революция уты эчендә туган яңаны күрергә өнди, үзәк шәһәрдәге ыгызыгыдан, интеллигент мещаннар борчуларыннан ераграк булырга чакыра. «Сез, художник буларак, монда армиядәге яңалыкны да, авылдагы яңалыкны да, фабрикадагы яңалыкны да күзәтә һәм өйрәнә а л- м ы й с ы з. Художникны канәгатьләндерә алырлык нәрсәләрне эшләү мөмкинлекләреннән Сез үзегезне мәхрүм иткәнсез»II . Хәзер безнең әдәбиятта заманыбызның уңай героен, коммунизмга баручы кешенең бөек образын, бай характерын тудыру бурычы торганда, В. И. Ленинның югарыдагы күрсәтмәсен, партиябезнең халык белән тыгыз бәйләнештә яшәү һәм эшләү турындагы кат-кат ясалып килгән искәртүләрен иҗат кешесенә бер генә минутка да онытырга ярамый. Рус совет әдәбиятындагы кебек үк, татар совет әдәбиятының да заманның уңай героен иҗат итүдә бай традициясе бар. Г. Ибраһимовның «Яңа кешеләр», «Тирән тамырлар»ы, Ш. Усмановның II В. И. Ленин, Әсәрләр, 35 том, 349 бит. «Канлы көннәр»е, һ. Такташ поэма һәм драмалары, М. Җәлил, К. Нәҗми, Г. Бәширов һ. б. әсәрләреннән башлап бүгенге роман, драма һәм поэмаларыбызда сурәтләнгән халык яраткан көчле уңай геройларыбыз булуы бездәге яхшы җирлек һәм мөмкинлек турында сөйли. Муса Җәлил, Ф. Кәрим, Зоя, Газинур, Мостафа» Миңлекамал, Нәфисә, Хәйдәр, Мансуров, Габитов, Сания, Зифа, Уразметов- лар, Газзә образлары, «Алтын йолдыз» геройлары һ. б.— боларның барысы да социалистик реализм юлында чәчәк аткан әдәбиятыбызның мактанырлык казанышлары. Без хәзер татар халкының бердәм социалистик милләтләр семьясында яшәп, искитәрлек дәрәҗәдә үзгәрүен, яңаруын, героик хезмәт күрсәтүен чагылдырган зур эпопеяләр, художество көче ягыннан совет әдәбияты классикасына керерлек зур характерлар, монументаль образлар.туу алдында торабыз, һичшиксез, күп тә үтмәс, алар туачаклар. Безнең әдәбиятның уңай герое нинди булырга тиеш, кем ул безнең чорның герое дигән сорауга иптәш Н. С. Хрущев 1958 елны ВЛКС'М Үзәк Комитетының тантаналы пленумында бик ачык җавап биргән иде. Яшь кешеләр, — ди иптәш Хрущев, — коммунистик җәмгыятьнең кешесе - нинди булырга тиешлеге турында еш кына уйга калалар. Моңа: чын ленинчы булырга тиеш, дип кыскача җавап бирергә мөмкин. Бу—һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә, теләсә нинди урында, теләсә нинди эштә көрәшче һәм революционер булырга дигән сүз. Бу—син үзеңә тигән елларны ничек тә яшәп үткәрү өчен генә тумаганлыгыңны ачык аңларга кирәк дигән сүз. Син социалистик җәмгыятьтә тугансың һәм үзең өчен генә яшәмисең, ба 122 рыннан бигрәк бөек максатларга бара торган җәмгыять өчен яшисең. һәм шуңа күрә синең барлык эшләрең, уйтеләкләрең әнә шул гүзәл максатка буйсынган булырга тиешләр. Социалистик реализм — барлык совет әдәбиятларының бердәм иҗат методы. Аның милли әдәбиятлардагы үзенчәлекле традицияләр нигезендә үсеше бер үк төсле дигән сүз түгел. Тел, форма, стильләр төрлелеге, байлыгы белән дә совет әдәбияты аерылып тора, һәрбер талант кабатланмаслык булып, үзенчәлекле рәвештә үсә һәм үзенең әсәре белән сәнгатьтә яңа ачыш ясый. Совет әдәбиятында иҗат төрлелеге һәм әдәби форма, стиль байлыгы гаять киң. Татар совет әдәбияты фактлары гына да дошманнарның «социалистик реализмда талантларга унификация ясала, бер калыпка салына» дигән уйдырмаларын юкка чыгара. Г. Ибраһимов белән Ш. Камал, һ. Такташ белән М. Җәлил, X. Туфан белән С. Хәким, И. Гази белән Ф. Хөсни, М. Әмир белән Г. Әпсәләмов һ. б. үзенчәлекле стильләрен генә дә күрсәтү җитә. Ал арның һәркайсының иҗатлары, бер-берсен кабатламыйча, үз талантларына хас сыйфатларын саклап, социалистик реализмны яңа эчтәлек һәм форма белән баеталар, аны үстерәләр. Мәсәлән, Г. Бәши- ровның киң Идел агышы шикелле бер дулкынланып, бер салмакланып, энҗе бөртекләрен тезәтезә аккан, эмоциональ тирәнлек белән ачыла барган һәм халык иҗаты, халык тәгъбирләре белән тулы сурәтләү стилен, шулай ук прозабызның зур осталары И. Гази яки Ф. Хөсни стильләре белән чагыштырып карагыз. И. Гази стиле, язу «почеркы» бигрәк тә җыйнаклык, төгәллек, кыскалык белән аерылып тора; аның стилендә ничектер скульпторлык сизелеп китә. Фатих Хөснинең «уйнаклап» торган романтик буяу һәм бизәкләр белән тулы, халык тел байлыгын һәм аның музыкаль яңгырашын тирәнтен хис итеп язу характерын, иҗади стилен, әлбәттә, башка прозаикларыбызның стиле •белән беркем дә саташтыра алмас. Г. Әпсәләмов исә үзенең күбесенчә, шәһәр язучысы булуы, мишәр диалектыннан да оста файдалануы белән, героик пафосы белән һәм рус әдәбиятының көчле йогынтысының бик күп үзенчәлекле чагылышын кичергән, әдәби-нҗат ассоцияләре белән тулы стиле башкалардай нык аерыла. Поэзия һәм драматургиябездән дә стиль, иҗади юнәлеш, осталык өлкәсендәге шундый ук төрлелекне, формалар байлыгын күрергә мөмкин. Кайбер язучылар өчен реалистик стиль хас булса, кайберләре күбрәк романтик стильгә якынрак торалар. Димәк, Язучылар Союзы Уставында куелган әдәби форма, стиль төрлелеге һәм байлыгы турындагы билгеләмә совег әдәбиятының, аның төп иҗат методы булган социалистик реализмның реаль практикасын, тарихи чынлыгын чагылдыра. Совет әдәбиятында реализм, романтик иҗат формалары, романтик стиль турында язучылар арасында һәм әдәбият белемендә күптән бәхәс бара. Бу турыда язучыларның II съездында ук Сәмит Вургун үзенең докладында махсус тукталган иде, бездә романтика, романтик стильнең булуын һәм үсәргә тиешлеген исбат иткән иде. Шул ук карашны күптән түгел булып үткән социалистик реализм буенча бөтенсоюз дискуссиясендә докладчыларның берсе Л. Новиченко да яклады, украина әдәбияты мисалында ачып салды. Хәзер инде бу мәсьәләдә билгеле дәрәҗәдә ачыклык бар дияргә мөмкин. Татар язучылары да бу мәсьәлә белән күптән кызыксынып киләләр. Г. Бәширов әдәбияттагы романтиканы, романтик стильне яклап бо- лай дип язды: «Кайвакыт романтизм ул бары тик җәмгыять тормышының билгеле бер чорына, бөек борылышлар вакытына гына, мәсәлән, гражданнар сугышы, партизаннар хәрәкәте һ. б. ш. гына хас күренеш дигән сөйләнүләрне дә ишетергә туры килә. Сүз дә юк, җәмгыять тормышында чынбарлыкның романтикага, көчле тойгыларга, батырлыкларга аеруча бай чорлар да була. Әмма безнең тормышта, со- 123 вет чынбарлыгында героик эшләр- - нең, бөек вакыйгаларның беркайчан да бетеп торганы юк. Чөнки без- ;нең җәмгыятебезнең үзенчәлеге шундый» ’. Бик дөрес куелыш, бик хаклы сүз. Прозаикларыбыз, шагыйрьләребез һәм драматургларыбызның бу мәсьәләгә игътибарларын юнәлтү белән генә чикләнмичә, аларның һәркайсының иҗат йөзенә, талантына карап хәл ителергә тиеш ул, дип әйтәсе килә. Әдәби форма, стиль, тема сайлау, жанрны билгеләү һәр язучының ихтыярында. Социалистик реализм әдәбиятында иң прогрессив, демократик элек- I ке әдәбиятның формалары нигезендә яңа эчтәлеккә ярашлы булган : яңа форма да үсә. Яңа форма буш урында тумый. Элекке классик әдәби формаларның сындырылуы, юк ителүе турында сүз йөртү мәгънәсезлек булыр иде. Әдәбиятта милли форманың туктаусыз „җанлы төстә үсә, яңару процессы бара. Социалистик реализм әдәбиятында әдәби жанрларда да үзгәрү, яңару бар һәм ул табигый күренеш, тарихи процесс. Элекке роман яки поэма жанрларындагы әсәрләрне совет әдәбиятындагы романнар һәм поэмалар белән чагыштырганда, алар, эчтәлек белән генә түгел, форма, эчке композицион сюжет структуралары һ. б. белән дә аерылалар. Моны язучылар үзләре дә яхшы сизәләр. Шулай ук, мәсәлән, сатира жанрының да яңа үзенчәлеге, функциясе башкачарак. Мәскәүдә үткән бер теоретик конференциядә тәнкыйтьче Борев, менә шул процессны искә алып булса кирәк, коммунистик җәмгыятьтә юмор һәм сатира булмаячак, «үләчәк» дип шаккатырлык нәтиҗә ясаган иде. Аңардан шаркылдап көлделәр генә. Бернинди нигезе булмаган фикер иде ул. Юк, жанрлар алай үлмиләр. Коммунистик җәмгыятьтә дә, һичшиксез, юмор да, сатира да яшәячәк; ләкин аның характеры, төп функциясе үзгәрешләрне кичерер. Сүз уңа1 «Совет әдәбияты» журналы, № 3, 1955 ел, 106 бит. енда әйтергә кирәк, хәтта татар әдәбиятында да сатирик жанрның хәзер инде искерүе турында сөйләүчеләр очрый. Хәтта яшь тәнкыйтьче 3. Мәҗитов иптәш хәзер инде безгә мәсәл III «Совет әдәбияты» журналы, № 8, 1959 ел, 85 бит. жанры белән мавыгырга ярамый, чөнки «мәсәлдә тормышны сурәтләү жанр рамкалары белән»III чикләнгән, дип матбугатта да язып чыкты. Татар совет әдәбияты социалистик реализм юлында ышанычлы адымнар белән һаман алга бара. Укучылар арасында аның «популярлыгы хәзер чагыштырмаслык дәрәҗәдә киңәйде. Муса Җәлил шигырьләрен хәзер бөтен прогрессив кешелек дөньясы хөрмәт белән укый. Илледән артык язучыларыбызның әсәрләре рус һәм башка кардәш халыклар телләренә тәрҗемә ителгән. «Намус», «Язгы җилләр», «Алтын йолдыз», «Газинур» «Сүнмәс утлар», «Гади кешеләр», «Тукай» романнарының (төрле телләрдә чыгуын исәпкә алып) һәр- кайсының гомуми тиражлары берничә миллионга җитә. Әдәбиятыбызга яңа көчләр, яңа талантлар, бик күпләп булмаса да, һаман өстәлә торуы якты перспективаны ачалар. 30 нчы еллар белән чагыштырганда, хәзер әдәбиятка килүче яшьләр шактый хәзерлеклерәк, өлгергәнрәк. Димәк, безнең халыкның, безнең яшьләрнең культура дәрәҗәләре үсә бара дигән сүз. Хәзерге яшьләрнең әсәрләрен укыганда, барыннан элек аларның кыю омтылышлары, эзләнүләре һәм заман тойгысы белән яшәүләре күзгә ташлана. Алар гомумән әдәби хәрәкәтебезгә хәзер үк инде сизелерлек өлеш кертәләр. Совет әдәбияты алдында искитәрлек киң перспективалар, мөмкинлекләр тудырылган. Коммунизм әдәбияты— зур фикерләр, кайнар хисләр һәм дәртле тормыш әдәбияты, совет халыкларын яңа зур җиңүләргә рухландыручы әдәбият — социалистик реализм әдәбияты үсә һәм туктаусыз үсәчәк.