Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫН-ЧЫННАН БӨЕК КОММУНИЗМ СӘНГАТЕ ӨЧЕН!

Кадерле иптәшләр! Данлыклы интеллигенциябезнең монда җыелган вәкилләрен — галимнәрне, язучыларны, сәнгать эшлеклеләрен КПСС Үзәк Комитеты һәм Совет хөкүмәте исеменнән сәламнәргә рөхсәт итегез. (Бердәм алкышлар). Партия һәм хөкүмәт җитәкчеләренең әдәбият, сәнгать һәм фән эшлеклеләре белән дусларча очрашулары соңгы елларда бездә традициягә әйләнеп китте. Бу — яхшы традиция, чөнки мондый һәрбер очрашу партиянең безнең халык интеллигенциясе белән бәйләнешен тагын да ныгыта. Мондый очрашулар социалистик җәмгыятьтә галимнәр һәм художниклар хәлен билгели торган яңа нәрсәне бик ачык гәүдәләндерәләр. Без коммунизмны кеше өчен, аның бәхетле булуы өчен, хезмәт иясе кешенең барлык талантлары һәм сәләтләре мөмкин кадәр тулырак ачылсын өчен төзибез. Коммунистлар партиясенең һәм Совет дәүләтенең бөтен эшчәнлегеиең төп мәгънәсе менә шунда. Безнең галимнәребез дә һәм художникларыбыз да шул максат өчен тырышалар. Интеллигенциянең халыкка тирәнтен бирелгәнлеге, коммунизм төзүнең бөек бурычларын тормышка ашыру өчен көрәш нигезендә интеллигенциябезнең партия тирәсенә тупланганлыгы совет җәмгыятенең моңарчы һич күрелмәгән рәвештә мораль-политик бердәм булуын бик күренекле итеп гәүдәләндерә. Моны безнең иң котырынган дошманнарыбыз да хәзер инкяр итә алмыйлар инде. Коммунистлар партиясе галимнәрне, язучыларны Һәм сәнгать эшлеклеләреи үзенең иң турылыклы дуслары, идея көрәшендә, яңа кешене тәрбияләүдә, үзенең бөтен эшчәнлегендә ышанычлы ярдәмчеләре итеп карын. (Алкышлар). Совет фәне һәм культурасының теләсә кайсы эшлеклесе өчен дә иң гадел, иң кешелекле җәмгыять турындагы — коммунизм турыңдагы иң гүзәл хыялны тормышка ашыруда партиягә, халыкка үзенең иҗади хезмәте белән ярдәм иткәнен сизүдән дә мактаулырак нәрсә булуы мөм- кинме. Шушы елның 17 июлендә партия һәм хөкүмәт җитәкчеләренең галимнәр, язучылар, художниклар, композиторлар, кино сәнгате һәм театр эшлеклеләре белән очрашуында сөйләгән речь. К 4 Коммунизм эшенә шатланып һәм илһамланып хезмәт итү художниклар һәм галимнәр алдында талантлары һәм сәләтләре тулысынча ачыла торган иркен иҗат өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр булдыра. Кадерле иптәшләр, дуслар! Без бу дусларча очрашуга илебезнең тормышында бик истәлекле көннәрдә җыелдык. Дөньяның барлык намуслы кешеләре совет халкының политик-экономик һәм культура тормышындагы гүзәл уңышларына, Ватаныбызның куәтле көчләре чәчәк атуга безнең белән 'бергә куаналар. Совет державасының дәрәҗәсе һәм даны әле беркайчан да бүгенге кебек югары түгел иде. (Бердәм алкышлар). Героик халкыбызның кайнап торган иҗат эшчәнлеге, аның энергиясе һәм инициативасының бик нык күтәрелүе безне аеруча куандыра. Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының әле генә булып үткән һәм социалистик промышленность белән фәннең алдынгы кешеләре катнашкан Пленумы шуның иң ачык мисалы. КПСС Үзәк Комитетының Пленумы фәннең һәм техниканың иң яңа казанышларын киң күләмдә производствога кертү буенча билгеләгән чаралар коммунизмның материаль-техиика базасын булдыру тарихи бурычын хәл итүдә гадәттән тыш әһәмияткә ия булып торалар. Шул уңай белән, совет социалистик җәмгыятьтә роле һаман үсә барган фәнебез турында минем берничә сүз әйтәсем килә. Фәннең казанышлары техникадагы революцияләр өчен нигез хәзерлиләр, техника прогрессының кызу темпларын тәэмин итәләр, халык хуҗалыгын тагын да күтәрү өчен яңадан яңа перспективалар ачалар. Совет кешеләрен — коммунизм җәмгыятен төзүчеләрне тәрбияләүдә фәннең әһәмияте гаять зур. Галимнәребез, инженер һәм техникларыбыз өчен, һәрбер совет кешесенең иҗади эше өчен социализм капиталистик строй беркайчан да бирә алмый торган киң горизонтлар ача. Фәннең һәм техниканың үсүе белән чын-чыннан кызыксынган халык үзе галимнәр, инженерлар, уйлап табучыларның эше өчен иң уңай шартлар булдыра. Совет галимнәре социалистик җәмгыять алдындагы үзләренең бурычларын намус белән үтәгән- лекләрен без шатланып билгеләп үтәбез. (Алкышлар). Атом энергиясен тынычлык максатларында файдалануда, термоядер энергиясен үзләштерүдә, кешелек дөньясының күп гасырлар буе килгән хыялын—космик галәмне яулап алуда совет кешеләре беренчеләр булып чыкты. Совет галимнәренең ачышлары социалистик державабызның хәрби куәте үсүгә ярдәм итте, хәзер безнең илебез заманның иң яңа коралларына ия, һәм үзенең намусын һәм бәйсезлеген ул тиешенчә яклый ала, империалистларның теләсә нинди агрессив омтылышларын өзә ала. Үзенең атаклы галимнәренә бөтен совет халкы чын күңелдәй рәхмәт әйтә. (Бердәм алкышлар). Халык хуҗалыгын үстерүнең җидееллык планы фәнебез алдына масштаблары ягыннан моңарчы тиңе булмаган бурычлар куя. Промышленность үсешенең генераль линиясен — производствоны механикалаштыру һәм автоматлаштыруны тәэмин итәргә тиешле техника фәннәрен үстерү һәм теоретик тикшеренүләр өчен без иң яхшы шартлар булдырабыз. Производствоны автоматлаштыру хезмәтнең җитештерүчәнлеген бик нык күтәрә һәм кешене авыр физик хезмәттән коткара. Химия өлкәсендәге тикшеренүләр һәм промышленность эшләре производствода һәм көнкүрештә киң файдаланылачак яңа материаллар булдырырга мөмкинлек бирер. Биологиядәге һәм химиядәге казанышлар авыл хуҗалыгын һәм медицинаны тагы да күтәрергә ярдәм итәрләр, совет кешеләренең сәламәтлекләрен саклау һәм гомерләрен озайту проблемаларын хәл кылырга ярдәм итәрләр. 5 Без ышанабыз, данлыклы галимнәребез бу бурычларны уңышлы хәл итәрләр. Җидееллыкның бөек идеяләре массаларда моңарчы һич күренмәгән хезмәт энтузиазмы тудырды. Ватаныбызның пульсе тибешенә колак салыгыз. һәр яктан берсеннән-берсе шатлыклырак хәбәрләр килә, һәр җирдә эшчеләр, колхозчылар һәм интеллигенция коллективлары җидееллык план заданиеләрен срогыннан элек тормышка ашыру өчен батырларча көрәшәләр. Илебезнең коммунизмга кызу барышының төп һәм хәлиткеч факторы булган нәрсә — хезмәткә коммунистик мөнәсәбәт һаман киңрәк урнаша бара. Әгәр моннан бер ел элек без аерым коммунистик хезмәт бригадалары турында сөйләсәк, хәзер инде коммунистик хезмәт коллективлары дигән бөек исем алу өчен цехлар һәм предприятиеләр көрәшәләр. Җидееллыкның икенче елы яртысы планының үтәлеше саннарын игътибар белән укып чыгыгыз, һәм сез бу сводкаларда саналган үтәлеш һәм арттырып үтәлеш процентлары, экономика үсеше саннары артында безнең гүзәл җиңүләребез картинасы гәүдәләнгәнлеген күрерсез. Без планнарыбызны социалистик җәмгыять строе кулындагы гаять зур резервларга, иҗат инициативасы, уйлап табучылык, рационализаторлык үсүгә таянып төзибез, менә шул хәл планнарны үтәргә һәм арттырып үтәргә мөмкинлек тудыра. Капитализмның халык талантларын изгәнлеге һәм буганлыгы турында В. И. Ленинның нинди ачуланып сөйләгәнен сез беләсез. Безнең заманда кешенең шәхесе моңарчы һич күрелмәгән рәвештә чәчәк атып үсә, талантлар һәм сәләтләрнең иң киң күләмдә ачылуы өчен шартлар булдырыла. Илебезнең хезмәт ияләре экономиканың үсүендә, хезмәт җитештерүчәнлеге күтәрелүендә үзләре өчен торган саен шатлыклырак һәм бәхетлерәк тормыш перспективалары ачылганлыгын яхшы аңлыйлар. Советлар Союзының рухландыргыч үрнәге дөнья халыкларына бәхеткә һәм азатлыкка юл күрсәтә. Капиталистик илләрнең реакцион көчләре, бигрәк тә Америка империалистлары, халыкларның таләпләре басымы астында халыкара мөнәсәбәтләрдә киеренкелекне йомшартуга таба кайбер адымнар ясаганнан соң, соңгы вакытларда яңадан провокацияләр юлына, «салкын сугыш»ка кайту һәм киеренкелекне кискенләштерү юлына басалар. Ләкин тарихны кире борып булмый. Безнең илебез һәм аның тынычлыкны яклый торган политикасы турындагы бөек хакыйкатьне халыклардай яшерү мөмкин түгел. Провокаторлар һәм агрессорлар хәзер бөтен кешелек дөньясы каршында үзләренең чирканыч кыяфәтләрендә килеп басалар һәм киң массаларда ачу һәм чиркану уяталар. Күптән түгел Япониядә булып үткән вакыйгалар бу яктан бик гыйбрәтле: банкротка чыккан Америка президентын япон халкы үз иленә кертмәде. Илебезнең күгенә шпионлык итә торган самолетлар җибәрүче Америка сугыш чукмарларының оятсыз провокацияләре бөтен дөньяда ачу кузгатты. һава бандитларының без сабакларын укыттык, әгәр дә провокаторлар тынмасалар, алда да шулай эшләячәкбез. (Бердәм алкышлар). Безнең политикабыз ачык һәм аңлаешлы. Ул тынычлык эшен ныгытуга юнәлдерелгән, чөнки бәхетле тормыш төзи торган халыкка тынычлык кирәк, тынычлык политикасын эзлеклелек һәм намус белән яклау кирәк. Тынычлык өчен көрәшебездә без төрле-төрле социаль стройдагы дәүләтләрнең янәшә тыныч яшәүләре мөмкин дигән ленинчыл өйрәтүдән, дөнья мәйданындагы көчләрнең үзара реаль нисбәтеннән килеп эш итә 6 без. Безнең эпохада сугыш фаталь котылгысыз түгел, сугышларны булдырмас өчен реаль мөмкинлек бар дип раславыбызда без Советлар иленең һәм дөньяның социалистик системасының өзлексез үсә барган материаль куәтенә һәм гаять зур мораль авторитетына таянабыз. Ләкин фаталь котылгысызлык булмаса да, сугыш куркынычы яши. Менә шуннан инде, беренчедән, сизгер булу һәм илнең оборонасын тагы да камилләштерү кирәклеге — Үзәк Комитет һәм хөкүмәт моңа өзлексез игътибар итеп килә, — икенчедән, тынычлык өчен эзлекле рәвештә һәм армый-талмый көрәшү кирәклеге килеп чыга — тынычлыкны бит ялварып алып булмый, аны халыкларның берләшкән көчләре белән яулап алырга кирәк. Бу эштә нык һәм кискен булырга, агрессив империалистик даирәләрнең казынуларын һәм махинацияләрен эзлеклелек белән фаш итә барырга кирәк. (Алкышлар). Иптәшләр. Никита Сергеевич Хрущевның бөтен кайнар эшчәнлеге тынычлык өчен көрәштә безгә шундый ныклык, эзлеклелек һәм армау үрнәге булып тора. Безнең Никита Сергеевичыбызның бу олы җанлы эшчәнлеге турында барлык илләрнең гади кешеләре мәхәббәт һәм хөрмәт белән, чын күңелдән рәхмәт әйтеп һәм сокланып сөйлиләр. (Озакка сузылган көчле алкышлар). Фән. әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре тынычлык өчен көрәштә зур роль уйнарга тиешләр. Агрессорларны һәм реваншистларны тагы да кыюрак, активрак, һөҗүмчәнрәк фаш итәргә кирәк. Тынычлык өчен уңышлы көрәш перспективасының реакцион буржуаз сәнгать һаман да ныграк урнаштырырга азапланган пассивлык, өметсезлек, фатализм белән һичбер уртаклыгы булмаганын халыклар алдында ачыграк сурәтләп күрсәтергә кирәк. Коммунистик җәмгыять төзү ике тарихи бурычны хәл итүне — коммунизмның материаль-техника базасын булдыруны һәм яңа кешене, коммунистик җәмгыять кешесен тәрбияләүне күздә тота. Кешене политик изелүдән һәм экономик кабаладан, иртәге көннән куркудан, бер сынык икмәк табу кайгысыннан коткара торган социализм массаларның чын иҗади эшчәнлекләре өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр ача, чөнки азат кешеләр генә чын иҗади батырлыкларга сәләтле булалар. Без коммунизмга якыная барган саен һәрбер хезмәт иясенең талантлары һәм сәләтләре ачылуга мөмкинлекләр арта барачак. Коммунистик җәмгыять кешесен тәрбияләү кебек бөек эштә әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез эшлеклеләренә зур һәм мактаулы роль йөкләнә. Соңгы елларда илебезнең культура тормышында, фәндә, әдәбиятта һәм сәнгатьтә әһәмиятле вакыйгалар булды, күп кенә әсәрләр иҗат ителде, ул әсәрләр язучылар, художниклар, совет кинематографиясе һәм театры эшчеләре үзләренең бурычларын дөрес аңлагаилыкларын, безнең замандашыбызның рухи йөзен, героик эпохабызның сыйфатларын художестволы образларда гәүдәләндерергә тырышканлыкларын күрсәтәләр. (Алкышлар). Совет әдәбияты һәм сәнгате һәрбер кешедә иҗатчыны һәм төзүчене уятырга, коммунистик аңны формалаштырырга, ягъни җәмгыять файдасы өчен шатланып хезмәт итәргә, бу эшкә барлык сәләтләрен һәм булдыклылыгын һәм талантларын бирергә теләүне формалаштырырга тиеш. Ләкин бу бурычны үтәү өчен — чын-чыннан бөек коммунизм сәнгатен иҗат итү өчен, бөек идеялелек һәм художество осталыгы өчен эзлекле рәвештә һәм армый-талмый көрәшергә кирәк. Совет художнигының осталыгы барысыннан да элек халык тормышын тирәннән аңлауда күренә. Совет художнигының колагы сизгер, 7 күзе үткен, кайнар йөрәге тормыштагы барлык яңалыкны сыйдыра ала торган булырга тиеш. Кешеләрнең культура дәрәҗәсе үсү белән бергә аларның эстетик зәвыклары да үсә, әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә таләпләр дә күтәрелә. Совет кешеләренә зур фикерләр һәм хисләр сәнгате, кеше рухының барлык якларына үтеп керә ала торган һәм коммунистик әхлак һәм хисләрнең бөек культурасын тәрбияли торган сәнгать кирәк. Шул уңай белән минем бүген талантка карата сак һәм хөрмәтле мөнәсәбәт турында сөйлисем һәм бу эштә художество тәнкыйтенең ролен аеруча билгеләп үтәсем килә. Тәнкыйть дус-ишлек һәм группачылык исәпләреннән килеп эш итмәскә, ә таләпчән һәм принципиаль булырга, халык интересларыннан чыгып эш итәргә тиеш. Ләкин тәнкыйть кай- гыртучан һәм игътибарлы булырга, художникның юлында очрый торган реаль кыенлыкларны ачык күрә белергә, художникның уңышын күрә һәм шатлана белергә тиеш. Начар нәрсәне хөкем итү белән бергә, әдәбиятта һәм сәнгатьтә булган барлык яхшы нәрсәне якларга кирәк. (Алкышлар). Кайбер вакытларда тәнкыйтьчеләрнең авторларга карата гаделсез һәм рәнҗеткеч рәвештә әсәрләрне туздырып чыгулары белән, художникның зур иҗат эшен тулысынча сызып ташлаулары белән килешеп торырга ярамый. Тәнкыйтьчеләр әгәр дә усал ният белән субъектив һәм нигездә эстетларча аңлаудан чыгып бәя бирсәләр бигрәк тә түзеп торырга ярамый. Мондый тәнкыйть әдәбият белән сәнгатьнең үсешенә файда бирми. Хәзерге заман тормышы материалы өстендә эшләүче художникларның эшчәнлегенә кайгыртучан, игътибарлы мөнәсәбәт булдырырга кирәклеген аеруча әйтеп үтәргә кирәк. Хәзер заман турында иҗат итүче художник алдында аеруча кыенлыклар тууы үзеннән үзе билгеле. Тормыштагы һәм кешеләрнең характерындагы яңа нәрсәне дөрес итеп һәм художестволы итеп гәүдәләндерү өчен аеруча зур үткенлек һәм сизгерлек кирәк. Монда бердән үк тулы уңышның булмавы да мөмкин. Ләкин язучы тормышның әһәмиятле яңа күренешләрен сизгер күрә алган икән, әгәр аның әсәрендә уңышлы образлар бар икән, тәнкыйтьченең ул язучының бөтен эшен алагаемга сызып ташларга хакы юк, тәнкыйтьче әсәрне кайгыртучанлык һәм игътибар белән тикшереп чыгарга һәм шуның белән авторга ярдәм итәргә тиеш. (Алкышлар). Мин үземне дөрес аңлавыгызны үтенәм, сүз тема өчен ташлама ясау, критерийне төшерә төшү, түбәиәйтелгән эстетик үлчәүләр билгеләү турында бармый. Сүз безнең көннәр турында әсәр язучы әдипнең зур һәм катлаулы хезмәтенә бәя биргәндә скептицизмга һәм чәпченүгә юл куярга ярамау турында бара. (Алкышлар). Кадерле дуслар! Монда күп милләтле совет сәнгатенең вәкилләре җыелган, һәм минем барлык социалистик милләтләрнең милли культуралары һәм әдәбиятлары уңышлы үсүе нинди зур әһәмияткә ия булганы турында сөйлисем килә. Безнең җәмгыятебезнең коммунизмга баруы һәрбер социалистик милләтнең культурасы һәм сәнгатендәге барлык чын халыкчан, прогрессив нәрсәгә иң киң күләмдә ачылырга мөмкинлек бирә. Милли традицияләрне бары тик дөрес аңларга гына кирәк. Бары тик бер милли культураны икенчесеннән аерымлап торган нәрсәне генә, яки бары тик халыкның үткәне белән, аның тарихы белән бәйле нәрсәне генә, социаль һәм милли изелү шартларында халыкның авыр тормышын чагылдырган нәрсәне генә милли традиция санау дөрес булмас иде. Яңа традицияләрне, коммунистик төзелешнең барышында совет социалистик милләтләрнең үзара мөнәсәбәтләрендә оеша торган уртак сыйфатларны сизгеррәк күрергә һәм якларга кирәк. Милли культуралар үсешендә илебез халыклары тормышында һәр көнне туып килә торган яңа коммунистик нәрсәне барлык чаралар белән якларга һәм үстерергә кирәк. (Алкышлар). Совет әдәбиятының һәм сәнгатенең бүгенге бурычы—халыкны коммунизм төзүгә күтәрүдән, бурычларыбызның искиткеч зурлыгы һәм бөеклеге белән халыкны канатландырудан, бездә кеше өчен, аның бәхете өчен, җир йөзендә иң гадел һәм иң матур тормыш өчен алып барыла торган көрәш һәм эшнең бөек коммунистик мәгънәсен ачык күрсәтә белүдән гыйбарәт. Бу дөнья күләм тарихи көрәштә катнашу, кешелек дөньясының иң якты хыялын тормышка ашыру бөек бәхет һәм шатлык ул. (Бердәм алкышлар), Галимнәребез, язучыларыбыз һәм сәнгать эшлеклеләребез исәнлегенә тост күтәрергә һәм илебездә коммунизмның тулы җиңүе өчен алып барган олы җанлы иҗат эшләрендә аларга яңа һәм зур уңышлар теләргә рөхсәт итегез! (Озакка сузылган көчле алкышлар).