Авыл КҮРЕНЕШЛӘРЕ
БЕР ТӨП ЧАГАН IZ өн эссе. Кояш астында түзеп булмый. Авыл урамыннан үтеп барганда, (медицина пункты урнашкан 1ишек алдында, киң ябалдашлы бер төп чаган агачы игътибарны үзенә тартты. Ул үзенең яшел чачаклы ботакларын шул кадәр җәеп җибәргән, ботаклары әллә ничә җирдән койма аркылы чыгып, урам уртасына кадәр диярлек сузылганнар. Агачның дәү күләгәсендә, ялкау гына койрыкларын селкФ- селкә, җигүле ике ат тора. Алардан берничә адым читтәрәк, фельдшер килгәнне көтеп (көндезге аш вакыты), өч кеше үзара сөйләшеп утыралар. Чаган җигүле атларга да, аларга утырып килгән кешеләргә дә салкынча һавалы, рәхәт урын биргән. Утыручылардан берсе әйтә: — Мин, — ди, — бу чаганны күп еллардан бирле беләм. ЛАоннан 20—25 еллар элек шушы йортка янәшә ишек алдында җәй көне, саламның күкерт кебек кабынырга торган чагында, ут чыгып, кара-каршы зур өй янды. Ут пунктны да ялмап алырга бик тырышты. Шушы чаган ирек бирмәде бит тәки. Үзе дә янмады, пунктны да алып калды. Уттан соң аның ботак очларында көйгән яфраклар күренде күренүен, мәгәр аңар карап корымады... Кичен мин шушы бер төп чаган янына яңадан килеп, аның ботаклары астында, йолдызларга карап утырдым. Куе яфраклар арасыннан берьюлы бик күп якты йолдызлар күреп хәйран калдым. Аларның һәрберсенә туйганчы аерым-аерым карыйсым килде. Ләкин алар миңа бөтенесе берьюлы карап торалар, төнге караңгылык иңгән булуга карамастан, яфраклар арасында гүяки кояш нурлары кебек уйныйлар, көмеш тәнкәләр кебек ялтырыйлар иде. Минем күп тапкырлар җәйге аяз төннәрдә күккә карап, йолдызлар дөньясына күзләремне текәп ятканым бар. Ләкин чаган яфраклары арасында алар бүген бөтенләй башкача күренәләр, башкача балкыйлар, башкача яналар һәм вакыт-вакыт сүнәләр кебек тоелалар, ләкин сүнмиләр иде... СОВХОЗ ЫНДЫР ТАБАГЫНДА сте ябулы зур ындыр табагы. Анда биш электр моторы, ике зернопульт, ике сортировка, бер ашлык төягеч транспортер, бер күчмә сушилка эшләп тора. Шуларның барысын да кечкенә генә Ө гәүдәле, ябык кына йөзле бер яшь егет идарә итә. Ул үзе амбар алдында машиналарның тавышын тыңлап утыра һәм аларның нинди тавыш бирүләренә, ничек «җырлауларына» карап, яннарына бара: кайсының каешын тыгызлабрак тартып куя, кайсының вал башларына май тамыза, кайсының урынын тигезли. Машиналарның шулай хәл-әхвәлләрен белеп, тиешле ярдәм күрсәткәннән соң, яңадан амбар алдына барып тагын тыңлап утыра. Шул чакны аның янына үтүче бер карт килеп туктый. Ул, ашлыкны һавага ата торган машинаны төртеп күрсәтеп, сүзгә керешә: — Әнә аны, сез, зернопульт дип атыйсыз. Шуның татарча исеме ничек була? Егет аңа җавап кайтара: — Зернопультмы?.. Зернопульт — бөртекне бөртектән аера торган машина!.. Көнне болыт тарта башлый. Шушы ук ындыр табагының бер башында агроном белән бригадир басып тора. Алар яңгыр явып китүдән куркалар. Чөнки ындыр табагы өсте ябулы булса да, ашлыкның бик күп өлеше ачык һавада таратылган. Агроном, күккә карап, бригадирга әйтә: — Ай, безнең совхозның үзенең берәр спутнигы яки самолеты булса, бу кабарып торган болытларга менәр идек тә, аларны уч төбенә салып, уып карар идек. Яңгыр яварлык булса, шуңа карап эшне үзгәртер идек, яумаслык булса, шул килеш дәвам итәр идек. — Әйтерең генә бармы, иптәш Сәмигуллин, — дип бригадир аның фикеренә кушыла. Шуннан соң ул көшелдән бер уч люцерна орлыгы ала: — Карасана, бавыр кебек бит! Гектардан аз дигәндә алты центнер чыга, күр дә тор! һәрбер центнеры ике мең сум! Әйе, халык таба! Мин дә люцерна орлыгын учлап алып уып карыйм. Чыннан да бавыр төсле икән. Моңарчы күңелемә дә килмәгән бу чагыштыруны тапкан бригадирга сокланып карыйм. «УМЫРЗАЯ» ҺӘМ «ШОФЕР» КӨЕ ТУРЫНДА Мәрхүм Әхмәт Фәйзинең моннан 25 еллар элек язган «Умырзая» ■^җыры үзе үлгәннән соң халык арасына аеруча киң таралды. Шагыйрьнең үлүен халык гаҗәп авыр кичерде һәм әлеге җырны искиткеч моңлы көйгә салды. Бу көйне халык үзе чыгарды. Хәзер «Умырзая» кайларда гына җырланмый, кайларда гына яңгырамый! Халык моңы белән сугарылган бу җырны өйләрдә дә, клубларда да, яланнарда да, болыннарда да, елга буйларында да, тау башларында да ишетәсең. Быел җәй, шушы көйне колхозда шофер булып эшләүче белеш кешенең гаиләсендә тыңлаган чакта, хуҗа хатын чын йөрәге белән әйтеп куйды: — Бу «Умырзая»ны ничек җырлый алалар икән! Әйе — бик авыр, бик моңлы көй бит. Аны еламыйча тыңлап булмый. Шулай булгач, еламыйча җырлап та булмый торгандыр. Аның болай әйтүеннән соң шагыйрь үзе күз алдына килеп басты һәм минем дә күңелләрем тулып китте. Хуҗа хатынның биш-алты яшьлек кечкенә кызы миңа кинәт мондый сорау бирде: — Син «Шофер» көен беләсеңме? — Юк, белмим, — дидем мин. — Ә мин беләм. Җырлап күрсәтимме? — Җырла. 84 Кызчык җырлый башлады. Ләкин ахырына кадәр җырларга тыны җитмәде. Шуннан соң ул туктады һәм, балаларча әтисенең тезләрен кочаклап: — Буксовать итә, — диде. УНҖИДЕ ЕЛ МУЕНДА... 1Л нде җитмешкә җитеп килә торган, тәбәнәк кенә гәүдәле, пеләш % **башлы бер агай үзенең замандашы белән капка төбендә сөйләшеп утыра. Замандашы аннан: — Быел ничек соң, колхоз эшенә катнаша аласыңмы? — дип сорый. — Катнашам, катнашам. Чалгылар саплыйм, кул тырмалары ясап бирәм, арбалар төзәтәм. Тик бу арада авырыбырак йөрдем әле. — Ни булды? — Муеным шешкән иде. Шуның белән интектем. Кичә бик иртә больницага барган идем. Карау белән ярдылар. Беләсеңме, нәрсә килеп чыкты? Замандашы аның нәрсә әйтәчәген көтә. Пеләш башлы әлеге агай, чалбар кесәсеннән бумажнигын чыгарып, аннан газета кисәгенә төрелгән кечкенә бер нәрсә ала һәм ашыкмыйча гына актара башлый. Чәнчә бармак башы кадәр генә төргәк эченнән ясмык чаклы гына тутыккан тимер кисәге алып, аны замандашына суза: — Менә шушы чыкты. — Тимер түгелме соң бу? 4 — 1943 елда муеныма снаряд кыйпылчыгы кереп калган иде. Ул чакта мин аңар игътибар итмәгән идем. Чөнки вакыты шулай иде. Ә менә кичә килеп чыкты. Докторлар да шаккаттылар: «Унҗиде ел муеныңда йөргән икән!», диделәр. Әйе, унҗиде ел! Шулай булса да, әллә ничек, ташлыйсы килми үзен, хәзер инде бумажникта йөртәм... ЮЛ КАЙДАН БАШЛАНА? у арыш басуы өстеннән моннан берничә көннәр генә элек лафетлы ургычлар үткән. Алар үзләре артыннан тук башаклы теземнәр салып калдырганнар. Ә бүген сап-сары камыл өстендә сузылып яткан бу теземнәрне кырлар корабленең ак зонты астына кереп утырган калын кара кашлы, җитү чәчле, 35 яшьләрдәге ир бер үк вакытта җыйдырып та, суктырып та бара. Аның белән янәшә генә автомашина хәрәкәт итә. Машинаның шоферы, бик яшь чырайлы егет, күзен бер генә минутка да комбайннан алмый. Ул аның белән мәгълүм бер тигезлекне саклап бара. Комбайн бункерының калай торбасыннан автомашинага туктаусыз бөртек ага. Берничә минут үтүгә машина ашлык белән тула. Шофер, үз машинасын борып, икенче машинага урын бирә һәм юлсыз җирдән, камыл өстеннән каядыр китеп тә бара. Аның артыннан яңа эз кала. Ләкин бу әле юл түгел, ялгыз үтеп киткән машина эзе генә. Беренче машина китеп күздән югалуга, комбайн белән янәшә баручы икенче машина да ашлык белән тула һәм аны өченче машина килеп алыштыра. Икенче машинаның шоферы, беренче машина салып үткән эзгә төшеп, шулай ук күздән югала. Колхозның биш-алты мең гектарлап игене бар. Бөтен тирә-якта, анда карасаң да, монда карасаң да, комбайннар йөри һәм автомобильләр чаба. Әле бер яктан, әле икенче яктан ашлык төялгән машиналар килеп чыга һәм алар бер-бер артлы тар гына басу юлына төшәләр. Басу юлыннан авылга таба сузылган туры юлга чыгалар. Бусы инде Б басу юлларыннан киңрәк тә, такырырак та. Авылны үткәч, тагы да иркенрәк, тагы да шомарак таш юлга, аннары көзге кебек аефальт юлга 1 килеп керәләр. Монысы инде тимер юл станциясенә — элеваторга барып тоташа. Элеватор ул — безнең киң илебезнең ышанычлы, олы амбары. Берсе артыннан икенчесе килеп тыгылган йөзләрчә автомашиналар ашлыкны шушы ышанычлы, олы бурага бушаталар да, килгән юллары буйлап яңадан юлсыз җирләргә, сап-сары камыл өстеннән йөзеп баручы комбайннар янына кайталар. Алар монда тагы ашлык төяп, башта беленер- ' беленмәс кенә эзләр салып үтәләр, аннары эзләр басу юлларына, басу : юлларыннан авыл арасындагы юлларга, аннары инде таш һәм, ниһаять, асфальт юлларга чыгып, тагы элеватор территориясенә килеп керәләр. Яңа ашлык агыла торган олы юлларның башы әнә шул юлсыз җирләрдән, иксез-чиксез басулардан башлана... Азнакай, Баулы, Ютазы. Июнь — август, 1960.