Логотип Казан Утлары
Очерк

Алмаз

(Инженер-геолог язмалары)

Самолет, шәһәр йортларының морҗаларына бәрелердәй булып, башта түбәнтен очты, аннары, текә борылыш ясап, югарыга омтылды. Казан, зәңгәрсу томан эченә күмелеп, күздән югалды. Казанга чаклы иң арттагы рәттәге өч урын буш иде. Хәзер бу урыннарга бер ханым, ике яшь егет утырган. Егетләрнең өсләрендә яшькелт-көрән төстәге хәрби гимнастерка, иңбашларында погон эзе беленеп тора. Тәрәзәдән карап барганының чәче капкара. Татар егетедер, мөгаен, дип уйлап куйдым. Утырып торганы — сары чәчле, алсу йөзле, зәңгәр күзле егет. Анысы рус яки эстон егетенә охшаган. Төш авышкач, безнең самолет болыт дулкыннары белән капланган Урал тауларының биек түбәләре аша очып үтте. Менә без—Свердловск шәһәрендә. Төшке ашка барырга дип ишеккә юнәлгәндә, мин әлеге Казан егетләренең сөйләшүләренә колак салдым. Русча сөйләшәләр. Димәк, аксыл чырайлысы чыннан да башка милләт кешесе. Хәер, кем белсен: бәлки, каршы тәрәзә кырында утырган яшь ханымның да торып- торып аларга сүз кушуын искә алып, русча сөйләшәләрдер. Чыннан да шулай булып чыкты: кара чәчлесе иптәшенә «Искәндәр» дип эндәште. Буфетка барышлый бу егетләр мине куып җиттеләр. Мин аларга үзебезчә — татарча сүз кушмыйча булдыра алмадым. Аларның икесе дә татар егете булып чыкты. Бик тиз танышып киттек. Кара чәчлесенең Искәндәр икәнлеген белгән идем инде, сары чәчлесе — эстонга охшашлысы Исхак исемле икән. Мин аларның кем булулары, кая барулары белән кызыксындым. Ике дус, урта мәктәпне бетергәннән соң, гаскәри хезмәттә булып кайтканнар. Атна-ун көн әти-әниләре янында кунак булганнар да, ерак Себердәге берәр яңа төзелештә хезмәткә урнашу нияте белән, юлга чыкканнар. Без күп нәрсәләр турында сөйләштек. Мин аларга үземнең инженер-геолог -икәнлегемне, алмаз белгече булуымны әйттем. Егетләрем :бу кыйммәтле таш белән бик кызыксынып киттеләр, алмаз һәм аны эзләүчеләр турында киңрәк итеп сөйләвемне үтенделәр. Мин каршы килмәдем—вакытны ничек тә уздырырга кирәк иде — алмаз һәм аның тарихы турында үзем белгәннәрне аларга сөйләп бирдем. Бәлки алар укучыларны да кызыктырыр?.. ...Алмаз узган гасырда гына да әле җемелдәп, нурлар чәчеп торган җәүһәр, кыйммәтле бриллиант таш. рәвешендә генә (билгеле булган. Ә егерменче гасырда ул затлы корыч һәм үтә каты сплав-эремәләрдән дә күп мәртәбә каты техник материал урынын алды. С 90 Машина, станок һәм прибор детальләрен эшкәртүдә алмаз куелган кискечләр һәм бораулар башка металл һәм ташлардан ясалган корыч кисү коралларыннан бик күп өстен торалар. Алмаз куеп ясалган кискеч металл эшкәртү эшендә хезмәтнең җитештерүчәнлеген бик югары күтәрә. Бер затлы корычтан ясалган кискеч корыч деталь өстендә ике йөз кырык километр сызык сызарга чыдаса, үтә каты эремәдән ясалган бер кискеч бер мең алты йөз илле километр озынлыгында сызык сызарга җитә. Ә бер алмаз кискеч шундый ук деталь өстендә берничә мең километр сызык сызарга түзә. Халык хуҗалыгында торган саен зуррак урын алып барган пластмассадан эшләнә торган әйберне эшкәртүдә алмаз кискеч, үтә каты эремәдән ясалган кискечкә караганда, тугыз йөз мәртәбә күтәренкерәк җитештерүчелек күрсәтә... Алмазның ватаны һиндстан диләр. Советлар Союзы алмаз фондында сакланган бөтен дөньяга билгеле «Шаһ» һәм «Орлов» дигән җәүһәрләрнең дә һиндстаннан килгән булуы турында шундый риваятләр бар: «Шаһ» дип исемләнгән алмаз моннан биш йөз еллар элек Урта һинд- станда Голконды елгасы буенда табылган. Бу алмазның зурлыгы һәм матурлыгы кулларыннан күп алмаз үткән осталарны да хәйран калдырган. Нинди юл белән һәм нинди закон буенчадыр, бу алмаз Әхмәтнәһар дигән князь сараена тапшырылган һәм күп еллар буена төрле төсле асыл ташлар белән бизәлгән матур сандыкта сакланган. Бу илдә бик сәләтле алмаз эшкәртүче осталар булган. Бер оста еллар буе тырышып, каләм кебек үткен очлы агач кисәген кара урынына алмаз комына манып, әлеге алмазның бер ягына гарәп хәрефләре белән «Борһан-Низам-ШаһИкенче» дип язып куйган. Озак та үтми, Урта һиндстанга Төньяк һиндстан патшасы Бөек Могол-Әкбәр һөҗүм итә һәм бик күп байлыклар кулга төшерә. Әлеге матур алмаз да аның кулына эләгә. Еллар үтә тора. Моголлар тәхетенә Әкбәрнең оныгы утыра. Ул үзен Җиһан шаһ дип атый. Җиһан шаһ матур ташлар яратучан була һәм төсле ташлар белән бик мавыга. Шул чорларда әлеге алмазыбызның икенче ягына: «Җиһангир шаһ улы Җиһан шаһ» дигән матур язу төшә. Җиһан-шаһның улы Ауренг-Зәб бик комсыз булып үсә. Бала чагында ук атасының байлыгына кызыга башлый. Бигрәк тә аны теге ике ягы язулы алмаз кызыктыра. Үсеп җиткәч, ул атаклы алмазны һәм атасының тәхетен биләү өчен көрәшә башлый. Ахырда, атасын зинданга ябып, тәхеткә менеп утыра. Ауренг-Зәб, Бөек Моголлар тәхетенә утыргач, үзенең сараенда бик күп төрле кыйммәтле җиһазлар, кием-салым, алтын-көмеш туплый. Бигрәк тә төрле төсле асыл ташлар җыя. Әлеге «Шаһ» алмазны ул тәхет турысына элеп куйган була һәм дәүләт эшләрен башкарганда да аннан күзен алмый икән. 1739 елда һиндстанга Ираннан Надыр шаһ һөҗүм итеп, Дәһли шәһәрен басып ала. Башкаладагы байлыкны һәм теге «Шаһ» алмазны алып китә. Иран шаһлары сараенда сакланган чорда бу алмазның өченче ягына бик матур итеп «Хаким Каҗәр-Фәтхелгали-Шаһ Солтан» дип язып куела. Атаклы алмаз Иран шаһы сараенда да озак тормаган. Күренекле рус язучысы А. С. Грибоедов Иран шаһы янында Россия илчесе вазифасын үти. Россия белән Иран арасында булып узган сугыш чорында бөлгенлеккә төшкән Иран халкына контрибуция түләү өчен дигән булып сугыш ясагы салына. Бу нәрсә халык арасында Россиягә каршы дошманлыкны көчәйтә. 1829 елда бер төркем ярсыган иранлылар, Тәһрандагы Россия илчелегенә һөҗүм итеп, барлык хезмәткәрләрне суеп ташлыйлар. Грибоедов та шунда һәлак була. 91 Россия дипломатлары патшадан бу вакыйга өчен Иранны каты җәзалауны, үч алуны таләп итәләр. Хәйләкәр иранлылар рус патшасының хәтерен табу ягын карыйлар. Шаһ улы Хөсрәү Мирза сарайдагы иң кыйммәтле әйберләрнең берсен рус патшасына бүләк итәргә дип Петербургка алып килә. Бу атаклы язучы бәрабәренә «торырлык» кыйммәтле әйбер шул әлеге «Шаһ» алмаз була. Бөтен дөньяга билгеле булган 195 каратлы1 икенче алмаз -т- «Орлов» та һиндстаннан чыккан. Аны 1772 елны граф Григорий Орлов Иран сәүдәгәрләреннән алтынлата дүрт йөз илле мең сумга сатып алып әби патша — Екатерина II гә бүләк иткән. «Шаһ» һәм «Орлов» кебек үзләренә аерым исем белән йөртелгән һәм бөтен дөньяда билгеле булган зур һәм аеруча матур алмазлар бик сирәк очрый. Күз яше тамчысы кебек саф, тапсыз, ярыксыз, шома вак алмазлар да бик кыйммәт торалар. Бөтен дөньяда хәзерге дәвердә елына егерме миллион карат алмаз чыгарылса, аның дүрт миллионы, ягъни егерме проценты, бриллиант җәүһәр итеп эшкәртелә. Калган сиксән проценты промышленностьта кулланыла. Промышленностьта алмазның -шырпы башы кебек вак һәм аннан ваграк кыйпылчыкларыннан да, ком кебек алмаздан да, хәтта алмаз тузаныннан да киң файдаланалар. Алмаз тузаныннан металл шомарта торган түгәрәкләр һәм каләмнәр ясыйлар. Сәгать теле кебек аерым детальләре күчәрдә әйләнә торган механизмнарда яки компас кебек телле приборларда алмаз киң файдаланыла. Мондый приборлар бик озакка чыдый, шуның белән бергә гомер буе төгә*л йөри. Хәзерге заманда андый приборлар һәр җирдә: фәнни кабинетларда да, техник лабораторияләрдә дә, завод-фабрикаларда да һәм геофизика ысулы белән җир асты байлыклары эзләү эшендә дә киң кулланыла. Кем белсен, бәлки Җир иярченнәренә, планетаара фәнни станцияләргә һәм төрле ракеталарга куела торган приборларда да алмаз юк түгелдер. Радио һәм электротехникада кулланган лампочкаларга куела торган затлы корыч я*ки платина чыбыкларының бер тигез юанлыкта булуы иң төп шарт булып тора. Шундый төгәл тигезлекне тәэмин итәр өчен, андый чыбыкларны алмаз күзәнәге аркылы тарталар. Парашют тукымасы өчен кулланылган ефәк җепне дә алмаз күзәнәге аркылы үткәреп шомарталар. Техника үсеше белән бергә туган затлы корыч һәм үтә каты эремәләр күбәюе дә алмазның әһәмиятен киметми, чөнки андый каты коралларның үзләрен эшкәртеп чыгару өчен дә алмаз кирәк. Көньяк Африкада ел саен уналты, унҗиде миллион карат алмаз чыгарылса, шуның унике, унөч миллион каратын Америка Кушма Штатлары үзләштереп килә. Көньяк Африкада чыккан «Тау журналы» исемле бер журнал Америка халык хуҗалыгында алмазның нинди әһәмиятле урын алуы турында 1955 елда болай дип язды: «Әгәр дә Америка Кушма Штатларына Көньяк Африкадан алмаз агылу киселсә иде, тиз арада Америка Штатларының промышленность потенциалы яртылаш кимер иде». Бу дөрес фикерләрне икенче адреска борып: «Советлар Союзында алмаз чыгару җидееллыкта алынганча тиз арада унбиш, уналты кабат арткач, илебезнең промышленность потенциалы бик нык үсәчәк», — дип тә әйтеп була ич... Искәндәр белән Исхак мин сөйләгәннәрне бик кызыксынып тыңлап утырдылар. Егетләрнең яныма елышып, тын да алмый тыңлап утырула1 Карат — асыл ташлар үлчәве — 200 миллиграмм. 92 ры мине, карт геологны, ничектер канатландырып җибәргәндәй булды. Аннары, алар миңа ошап та куйдылар: үз-үзләрен тотышы тыйнак һәм булдыклы булуларын әйтеп тора иде. Шуңа күрәдерме, мин бу егетләрдә безнең эшкә, алмаз эзләү, алмаз табу эшенә мәхәббәт уятырга тырыштым, монда язылганча кыска гына итеп түгел, киң итеп, бәйнә-бәйнә сөйләдем. Алар безнең илебездә алмаз эзләүнең барышы белән дә кызыксындылар. Әмма, бу турыда мин аларга сөйләргә өлгерә алмый калдым — самолетыбыз Иркутск аэропортына төшеп кунды... Укучылар гафу итсеннәр, Исхак белән Искәндәргә ул вакытта сөйләргә өлгермәгәннәрне бу урында әйтеп үтәргә телим. ...Атаклы «Шаһ» алмаз Иран шаһы сараеннан Петербургтагы патша сараена күчкән елны Россиянең үзендә дә — Уралда алмаз табылган. Ләкин бик сирәк очраган бу кыйммәтле ташлар анда. Илне социалистик нигездә индустрияләштерү башлангач, станок һәм прибор эшләү промышленностен алмаз белән тәэмин итү бурычы көн тәртибенә куела, һәм шуңа бәйле рәвештә Уралда фәнни нигездә алмаз эзләү’ эше башлана. Ә сугыштан соңгы елларда Уралда алмаз эзләү эше аеруча киң җәелә. Нәтиҗәдә Урта Уралның көнбатыш итәгеннән аккан Койва елгасы буенда бер-бер артлы берничә алмаз чыганаклары ачыла... 1948 ел. /Мине «Главзолото»ның алмаз разведкасы бүлекчәсе начальнигы итеп билгеләделәр. Геологның иҗат урыны тау-таш арасында диләр бит, мин Урал тауларын кимереп аккан Койва буена килеп төштем. Җәйнең урталары иде. Әмма биредә октябрьдәге кебек әче жил исә, шыбырдап салкын яңгыр ява. АҮонда яңгыр туктаганын көтү юк, чөнки ул ява башласа, туктауны белми икән. «Уралалмаз» тресты баш геологы Иван Матвееич Матросов белән икәүләп атларга атландык та алмаз приискаларына чыгып киттек. Койва елгасы, соргылт төстәге вак-вак дулкыннары астыннан күбекләр күтәреп, котырып, дулап ага. Ат белән кичү урынын яхшы белмәгән кешегә суга төшү хәтәр. Без, берәр кеше күренмәсме дип, әйләнә-тирәбезгә карандык. Койва елгасына коя торган чишмә тамагында зур гәүдәле, ак сакаллы бер карт белән унике-унөч яшьлек бер малайны күрдек. — Алтын юалармы соң алар? — дидем мин. Бу тирәдә елга комнарында аз-маз алтын барлыгын электән белә идем. — Бу безнең Коләхмәтов карт. «Ершов террасы» дигән зур алмаз чыганагын ачкан карт шул инде, — диде Иван Матвеевич. — Алтын түгел, алмаз юа. Тагын алмаз чыганагы эзләп йөри. Коләхмәтов карт сырма өстеннән брезент плащ кигән, башында — кайчандыр ак булып та, хәзер уңып соры төскә кергән киез эшләпә. Малай да олыларча киенгән. Карт белән малай гади агач станокта ком юалар иде. Карт станок өстендәге чуен челтәргә комлы балчык сала һәм аны тимер көрәк белән болгата. Малай камыш көпшәдән ясалган уенчыкка охшашлы «Дергач» дигән насос белән су суырта. ... Коләхмәтов бабай зур гаиләдә дүртенче малай булып туган. Хәрби хезмәттән бушагач, авылына кайтмыйча, Башкортстандагы Тукан тимер руднигына эшкә кергән. Аннары алтын промышленнигы Рәмиев- ләрнең Айдырлы, Балкан, Бәйдә приискаларында шахтер булып эшләгән. Урта яшьләрендә алтын эзләү кәсебенә ихлас куеп, картайганчы шул эшне ташламаган. Уралны аркылысы-буена йөргән. Революциядән сон унлап алтын тамыр тапкан. Уллары-кызлары үсеп җиткән. Уллары аның ялга чыгуын таләп итеп, көчләп диярлек яраткан кәсебен ташлар 93 га мәҗбүр иткәннәр. Әмма аны өйдә эшсез яту бик тиз туйдырган: кәйләсен һәм көрәген, чиләген һәм чүмечен күтәреп китеп, айлар буе югалып йөри торган булып киткән. Утыз җиденче елда ук пенсиягә чыккан Коләхмәтов бабай шулай итеп һаман да әле үзенең яраткан кәсебен ташламаган икән. Сугышта үлеп калган кече улының улы Әсләм белән менә хәзер дә ул алмаз чыганагы эзләп йөри. Салкын димәгән, яңгыр димәгән, җылы өен калдырып, бирегә, елга буена килгән дә көннәр буе ком юып мәшәкатьләнә. Безнең белән сөйләшә-сөйләшә бераз ял иткәннән соң, карт яңадан эшкә кереште. — Әйдә, Әсләм, тарт дергачыңны, — диде ул ягымлы тавыш белән оныгына. Малай зур итекләре белән лач-лыч атлап килде дә бик җитди кыяфәт белән дергачына тотынды. — Алмаз дигәннәре хөкүмәткә бик кирәкле нәмәкәй диләр бит. Бер урын табып биргәч, күңел бик күтәрелгән иде. Ярлырак булып чыкты бугай шул. Күзәтеп торам: ун-унбиш самосвал фабрикага өзлексез балчык ташый, ә аннан алмаз төяп чыккан машина һич күренгәне юк. Баерак урын табып бирәсе иде, инженер туган, — дип дәвам итте сүзен Коләхмәтов карт, эшеннән аерылмыйча гына. Без, ике геолог, атларыбызга атланып, үзән буйлап тауга үрли башлаганда Әсләм артыбыздан кызыгып карап калды. Эшеннән йончыгу сизелми иде аның күзләрендә. Иярле атка атланасы килгәндер инде аның, мөгаен... Тау артындагы ачыклыкка чыккач, алдагы тау битендә, зур алмаз фабрикасының ап-ак бинасы күренде. Тау итәге буйлап фабрикага таба самосваллар тәгәри. Кемне нәрсә кызыктыра бит, ә геологларны, әлбәттә, иң элек руда казылган урын — карьер кызыктырды. Ул быел гына казыла башлаган, әмма шактый зур иде инде. Мин, алтын казылган карьерлардагы кебек, монда да бик күп забойщик, руда ташучылар, руда төяүчеләр булыр дип көткән идем, ләкин алай булып чыкмады. Карьер төбендә ике экскаватор ике автомашинага руда төйи. Карьерга төшкән сөзәк юл буйлап өченче автомашина төшеп килә. Кеше- фәлән күренми, хәтта экскаваторлар да кешесез эшли һәм автомашиналар да үзләреннән-үзләре тәгәри кебек күренде. Юлдагы руда да чын рудага һич охшамаган: кирпеч суга торган балчык кебек сап-сары һәм йоп-йомшак. Карьер төбенә төшкәч кенә стеналарда комлы балчык арасында чуер ташлар һәм урыны-урыны белән руда дип атарлык чуер ташлы, комлы балчык катламнары күренә башлады. «Алмаз булса — әнә шунда, борынгы елга төбендә утырып калган чуер ташлы ком катламы калдыкларында булырга тиеш», — дигән фикер килде минем башыма. Без, ике геолог, бик җентекләп карьер стеналарын тикшерә башладык. Экскаватор эшләгән җиргә — забойга якынлашкач, эшен туктатып экскаваторчы да безнең янга килде. Күп тә үтмәде, аңа ике шофер килеп кушылды. Тиздән икенче экскаваторчы да килеп, геологларча яныбызда чокчына башлады. Комлы балчык арасында алмаз табам дип хыяллана, ахры егетең. Ләкин аңа озак чокчынырга бирмәделәр, кемдер, «Гомәр килә»,—дип кычкырды. Шофер һәм экскаваторчылар, мәче күргән чыпчыклар кебек, яныбыздан бик тиз таралып беттеләр. Соңрак килгән экскаваторчы гына тау мастеры килүен абайламыйча калды ахрысы, урыныннан кузгалырга өлгермәде. Карьерга тулы гына битле, базык гәүдәле берәү йөгереп төште дә егетне битәрли башлады: — Нәрсә булды, нигә эш урыныгызны ташлап, сарык тәкәләре кебек бергә тупландыгыз? — диде ул. Әмма аның ^монголларныкына охшаган күзләрендә ачулану галәмәте сизелми иде. Шаян балаларына ачуланган булып күренергә тырышкан атага охшаган иде ул бу минутта. 94 Шулай да егетләр үзеннән шүрлиләр икән, бик тиз эшкә керештеләр. Бу кеше минем күп еллар элек Башкортстан рудникларының берсендә бергә эшләгән иптәшем, тау мастеры Гомәр Чанышев иде. — Алмаз дигән зәһәр таш белән синең башыңны да катыралар икән, алайса. Минем баш та шул зәхмәттән котылмады, — диде ул ярым зарланган, ярым шаярган тавыш белән. — Гомерең буе алтын белән эш ит тә, картайган көнеңдә, җәүһәр казыйм дигән булып, буш балчык актарып йөре әле. Балчыгы кирпечкә дә ярамый торган лабаса. Дөрестән дә, карьер стеналарында алмаз табылырлык чуер ташлы ком катлам калдыклары бик җентекләп караганда гына күренәләр иде. Геолог Матросов әйтүенә караганда, фабрикада көненә берничә йөз кубометр комбалчык юылса да, алмаз бик аз табыла, иң зур дигәне тавык күзе чаклы гына була икән. — Юкны бушка түгеп хөкүмәт малын туздырмыйбыз микән, дип эч поша, инженер иптәш, — диде Гомәр Чанышев, кысык күзләрен тагын да кыса төшеп. — Инженерларга исәп-хисап ясап карарга кирәк иде. Без казып чыгарган алмаз хөкүмәткә бәлки ювилер магазиннарындагы бриллианттан да кыйммәткә төшәдер. Тәҗрибәле тау мастерының сүзләре бик дөрес кебек тоелды миңа. Күнелтән, эре цифрлар белән генә, исәп-хисап йөртеп алгач, ул сүзләрнең дөрес булып чыгуында шик тә калмады. Хәтеремә алмаз эзләү методларын тикшерүче галим, геология фәннәре кандидаты Александр Петрович Буровның сүзләре килде. Ул бер очрашу вакытында: «Уралдагы алмаз чыганаклары ярлы шул, бай урыннар ачылуын көтәргә дәлилләр дә бик чамалы. Ерак Көнчыгышка һәм Якутия җирләренә күбрәк әһәмият бирергә кирәк булыр», — дигән иде. Икенче көнне Койва елгасы тугаенда һәм елга төбендә утырган комбалчыклар арасында алмаз эзләгән разведка партиясе материаллары белән танышмасам, Урал алмаз промышленностеның киләчәге турында ул вакытта бөтенләй өметсез йомгак ясаган булыр идем. Койва елгасы тугаенда казылган разведка шурфларыннан чыгарылган ком- балчыкта чуер ташлар күп һәм алардан алынган пробалар елга төбендәге һәм тугайдагы комның алмазга баерак булуын күрсәтәләр икән. Проба ала торган калак ком катламының төбенә үк барып җитми дә икән әле. Ком катламының иң аскы өлеше алтын чыккан җирләрдә алтынга бай булуын хәтерләдем. Монда да аскы катламнарда, төптәрәк, алмаз мул очрарга тиеш, дигән нәтиҗәгә килдем. Икенче көнне кичен, вәгъдә бирешкәнчә, Гомәр Чанышев белән кабат очраштык. Әңгәмәне әлеге дә баягы алтын турында башласак та, үзебез дә сизмәстән, бик тиз алмазга күчтек. Гомәр Чанышев белән сугыштан элек тә Башкорт- станнын Сүрән елгасы буенда алмаз эзләп йөргән идек. Ул елларда Сүрән комнарында да ике бөртек алмаз табылган иде. Ул тирәдәге җирләрнең геологик төзелеше Африкадагы алмазлы районнар геологик төзелешенә охшаулы һәм алмаз эзләргә лаеклы булуы турында «Красная Башкирия» газетасында минем мәкаләм дә басылган иде. Дөрес, бу турыда мин оныта язган идем инде, Гомәр искә төшерде. Ул мәкаләне Гомәр әле дә кыр сумкасында йөртә икән. Мәскәүгә кайтып китәр көн алдындагы кичтә «Уралалмаз» трестында алмаз табу эшләренең киләчәге турында әңгәмә вакытында трестның баш инженеры Николай Николаевич Орлов тугай комнарында драга1 белән алмаз казу техникасын куллануны алга куйды. Драга белән казыганда алмаз хәзерге алмаз фабрикаларында юуга караганда өч мәртәбә арзанракка төшүен инженерларча кәгазьгә сызып, исәпләп-хисап- лап күрсәтеп, исбат итте. | Драга — пароход кебек елга өстендә йөзеп ком арасыннан алтын һәм платина юып апа торган фабрика. 95 — Әгәр дә сез уйлаганча елга һәм тугай комнары алмазга ике кабат баерак булып чыкса, — диде ул, миңа карап, — алмаз казу эшендә дә драга озакламый төп урынны алачак һәм Уралда алмаз промышлен* ноете ныклы нигездә үсәчәк. Сугыштан соңгы елларда, илебез индустриясенең текә үсеше чорында, алмазга мохтаҗлык шактый сизелә башлады. Промышленностьны бу кыйммәтле таш белән тәэмин итү эше төп бурычлар рәтенә керде. Бай алмаз чыганакларын табуны һич кичектерергә ярамый иде. СССР Министрлар Советы 1950 елда бу мәсьәләгә карата махсус карар чыгарды. Бу карарда Союзның Көнчыгыш өлкәләрендә, бигрәк тә Якутия автономияле республикасы җирләрендә алмаз эзләү эшләрен киң җәелдерү бурычы куелды. Совет геологлары Иркутск, Красноярск, Чита өлкәләренең моңа кадәр кеше аягы басмаган почмакларына барып җиттеләр, кеше түгел, аю-бүре дә яшәмәгән, кыш айларында кош та очмаган мәңге туң җирләрне казый башладылар. Совет кешесе булдыра алмаган эш бармыни бу дөньяда! Шул эзләнүләр нәтиҗәсендә Иркутск, Красноярск өлкәләрендәге Уда һәм Бирюса елгалары тармакларында, Якутия республикасын аркылы кисеп аккан Ленага койган Вилюй һәм Марха елгалары комнарында таркау алмаз чыганаклары ачылды. 1954 ел... Марха елгасы буйлап үргә таба дүрт кеше күтәрелә. Алар әледән- әле тукталып ниндидер ташлар карыйлар. Бу .дүрт кешелек геологик отряд инде Поляр түгәрәге сызыгына җитә язган, ләкин һаман юлыннан туктамый, һаман алга бара. Отряд башлыгы геолог Нэля Попугаеваның да, башка геологларның да кире кайту теләге уйларына да керми. Чөнки хәзер алар якут алмазының иң якын иярчене булган пироп дигән минералны очратканнар, шуны эздән югалтмыйча баралар. Менә алар Марха елгасының иң югары тармагы — Даалдын елгасына барып чыктылар. Бу елга кечкенә булганга, монда зур алмаз чыганагы ачу өмете юк иде аларда, әлбәттә. Әмма пироп минералының күпләп очравы алмазга бай төп тау токымы—кимберлит трубкасы ачу өмете аларны канатландырды. Совет геологларын бай алмаз урыны ачып илгә хезмәт күрсәтү теләге алга этәрде. Әлегә кадәр очсыз-кырыйсыз саналган тайга да инде артта калды. Бу җирләрдә сирәк-мирәк карагай гына очрый, ул да, мәрхәмәтсез каты салкыннарга түзә алмыйча, кәкре-бөкре булып үскән. Әллә кыш якын булганга, әллә җәй айларында да шулай микән, табигать монда бөтенләй җансыз. Яланда хәтта әрлән оясы да очрамый. Елгаларда балык та юк, чөнки биредәге елгалар төпләренә кадәр туңа. Әле үткән атнада гына котыптан төшлеккә таба саф-саф тезелешеп кошлар очты, ә хәзер һавада соры болытлардан башка берни дә күренми. Әле сентябрь башлары гына, ә һава инде шактый салкын, тирә-як тып-тын, хәтта җил дә юк. Өч көннән өч көнгә болытлар арасыннан самолет чыгып баш өстендә әйләнеп китмәсә, бу җирләрне мәңге җансыз дөнья дияр идең. Алай ук түгел шул: кечкенә самолет нәкъ үз вакытында очып килеп җитә дә кораллар һәм азыктөлек белән бергә хатлар, газеталар төшереп, китә. Теге килүендә, кыш җитүен хәбәр иткән- сыман, җылы киемнәр, йокы капчыклары һәм чаңгылар ташлап китте. һаваның салкынаюы геологларны шүрләтми, тик кар гына төшмичә торсын иде; кар бит ул алай да бик нык яшеренгән җир асты байлык- ларының җир өстендәге эзләрен, аларның иярчен минералларын да каплап китәчәк. Пироп күздән югалса — барлык өмет юкка чыгачак ич, 96 Ә геологлар пироп кына түгел, тиздән кимберлит ташы кисәкләренең дә очравын көтәләр. Ә кимберлит кисәге кулга эләксә, трубкаң үзе дә әллә кая качалмас! Соңгы вакытларда көннәр бик кыскарды. Геологлар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр һәр көн эзләнүләрен дәвам иттерәләр. Шулай да көн буена аз җир үтелә. Көнлек маршрут башлануы белән караңгы төшә кебек тоела. Озакламыйча кар да явар кебек. Елга суы да туңар. Дөрес, кимберлит трубкасы да инде ерак түгел булса кирәк: елга комнарында пироп күбәйде. Бер чүмеч ком алып юсаң, чүмеч төбеннән пиропны учлап аласың. Хәзер пироп елгада гына түгел, елганың уң ягындагы сөзәк тау итәгендә дә очрый башлады. Бүген аз-маз кар да сибәләп алды, салкынлык та бермә-бер артты кебек. Геологлар караңгыдан ук торып юлга чыктылар: берсе тугай буйлап китте, калганнары, тигез ара калдырып, тау итәгенә сибелделәр. Көн яктыргач, озак та үтмәде, каткан шәрә җир өстеннән ике геолог абына-сөртенә бер-берсенә каршы йөгерде. Икәвенең дә кулында таш кисәге иде. — Кара әле, җан кисәгем Нэля! — дип кычкырды ерактан ук Фәридә исемле геолог отряд начальнигы Попугаевага, —кимберлит бит бу! — Әйе, Фәридушка, менә миндә дә шул. Кимберлитның нәкъ үзе инде, — диде Нэля шатлыклы тавыш белән һәм дустын кочаклап кат-кат үбәргә кереште... Советлар Союзында беренче кимберлит трубкасы әнә шулай табыла. Аңа геологлар «Зарница» дигән исем кушалар. Шул ук вакытта икенче бер отряд Кече Батуобий дигән елганың үзәнлегендә эзләнүләр алып барды. «Зарница» трубкасы табылып озак та үтмәде, бу отрядның да тырышлыклары уңышка очрады. Кече Ба- туобийның кушылдыгы булган Иәрләх исемле бер инеш буенда бары тик ярты метр туфрак катламы астында икенче кимберлит трубкасы табылды. Чагыштырып карагыз: Уралда теге яки бу яңа алмаз чыганагын табу өчен йөзләгән кубометр комны, туфракны юарга кирәк була торган иде. Ә биредә геологларга, кимберлит кисәкләрен чүмечкә генә алып юу белән, берничә бөртек алмаз ялтырап күренә. Яиа ачылган мондый бай трубкага геологлар «Тынычлык трубкасы» дигән исем бирәләр. «Зарница» трубкасы Урал чыганакларыннан егерме кабат алмазга баерак булса да, җитәкчеләрне бик үк канатландырмады. Чөнки «Зарница» промышленность ысулы белән алмаз казу эшләре оештыру өчен географик шартлар ягыннан уңайсыз иде. Өстәвенә ул тирәдә машина юлы түгел, пароход йөрерлек елга да юк. «Зарница»га иң якын булган Жиганск пристане (Лена елгасында) биш йөз километр ераклыкта. Ике арада юл да, авыл да юк. Аннары «Зарница» тирә-юнендә төзелеш материалы булырдай агачлар да үсми, ком белән балчыкның да булуы бик шикле. Билгеле булган күмер шахталары аннан бик ерак. Бу тирәдәге елгалар сентябрь башында ук төпләренә кадәр туңалар, эчәрлек су да калмый. Яңа ачылган «Тынычлык трубкасы» алмазга бик бай булуы белән дә, табигать һәм юл ягыннан да ,«3арница»га караганда уңайлырак шартларда иде. Ленадагы Мухтуя пристане дә аңа ул кадәр ерак түгел — өч йөз километр гына. Яңа районда яңа алмаз чыганагын промышленность юлы белән үзләштерүгә хәзерләнә башлауны күз алдында тотып, Мәскәүдән практик эшкә якын торган инженерлардан торган бригада җибәрелде. «Главзолото»дан алмаз бүлеге начальнигы урынбасарын — ягъни мине шушы бригада составына билгеләделәр һәм хәзер минем шунда барышым иде. IИркутск аэропортында безне «Главзолото»ның Ерак Себер алмаз экспедициясе начальнигы Валентин Трофимович Андрианов каршы алды. Бу экспедициягә «Главзолото» приказы буенча «Вилюй экспедициясе» дигән яңа исем бирелгән һәм аның начальнигына безнең бригада составында эшләргә боерылгаи иде. Андрианов үзе генә түгел, аның белән инженер-геолог Харитонов һәм тау технигы Тугушев та бар икән. Яшь тау технигы Ибраһим Тугушев Казан егетләре белән бик тиз дуслашып китте. Геолог Харитонов та аларга якташ булып чыкты: ул Казан университетының геология факультетын бетергән икән. Әллә минем әлеге сөйләгәннәремнең тәэсирендәме, әллә инде электән үк шундый теләкләре булган, Исхак белән Искәндәр алмаз промышленносте буенча эшкә урнаштыруны үтенделәр. Тугушев һәм Харитонов та аларга ярдәм итәргә булды. «Главзолото» тәкъдиме буенча Иркутск шәһәрендәге Сирәк минераллар һәм алтын институты кимберлит ташыннан алмаз аеру технологиясен фәнни тикшерү эшенә керешергә тиеш иде. Шуңа күрә безгә, бер көнгә Иркутскида калып, фәнни киңәшмәдә катнашырга туры килде. Икенче көнне Ибраһим Тугушев экспедиция начальнигыннан Казан егетләрен бригадага эшкә алырга рөхсәт сорады. Ә Харитонов якташларын үз отрядына, проба алу эшенә бирүне үтенде. — Татар егетләре тау эшләренә хирес була торганнар иде,—диде Валентин Трофимович, — әйдә, эшләп карасыннар. Шулай итеп егетләргә минем ярдәм кирәк тә булмады. Андрианов аларны, фәнни институт вәкилләре белән бергә, җылы киемнәргә киендереп, махсус билгеләнгән сигез кешелек «У-2» маркалы самолетка утыртып җибәрде. Инде октябрь уртасы булуга карамастан, Иркутскида көн шактый җылы иде: көндезен хәтта пальтосыз йөрдек, ә дүрт-биш сәгать төньякка таба очып, төн кунарга Витим шәһәренә төшкәндә, өста тун, аякларда киез итекләр булса да, бик салкын тоелды безгә. Монда кыш иде инде. Иртәгесен безнең экспедиция туп-туры Котыпка карап очты. Югарыдан караганда бөтен җир йөзе тоташ тайга урманы, ап-ак кар белән капланган бүтән бер дөнья кебек күренде. Менә без очсыз- кырыйсыз тайганы икегә ярып борыла-сырыла аккан чибәр Лена елгасы өстеннән очабыз. Әле ул беренче суыкларга бирешмәгән, бирешергә дә нияте юк кебек күренә — читләре генә бозланган. Җентекләп карасаң, әле бер ярында, әле икенче ярында зур-зур авыллар күренгә- ли, кышка туктаган ак пароходлар, кара баржалар күзгә чалына. Самолетыбыз Лена ярына шәһәрдәгечә төз урамнар булып тезелеп утырган зур бер авыл янына төште. —Мухтуя авылы бу, Лена районы үзәге, — диде минем күршемдә утырган Андрианов, карт инженер Рычковның колагына иелә төшеп. — Бу авылда «Главзолото»га караган «Лензолототрест»нең үз пристане бар. «Главзолото» начальнигы бу авылда «Мирный»да оештырылачак «Якуталмаз» трестеның төп базасын салырга куша. Безне таза гәүдәле, озын мыеклы кеше—«Лензолотофлот» начальнигы урынбасары Полторацкий каршы алды. Ул беренче сүзләреннән үк югары оешмалардан зарланырга кереште: —Мондагы халык Кече Батуобий ягына чаңгы белән дә бара алмый,-диде ул, Андриановка карап, — ә «Главзолото» хәзердән үк кышкы машина юлы сала башларга куша. Шулай да болан сукмагын7. „с. Ә.“ № 9. Q7 98 нан яңа урынга машина белән чыгарга хәзерләнеп ятабыз. Әллә сез дә безгә кушыласызмы? Ерак юл түгел ич. — Якынмы-еракмы, кирәк булгач, анысына карамабыз, бер чыксак, ярты юлдан борылып кайтмабыз, — диде Андрианов, шактый кырыс итеп. Полторацкий беренче карашка бик үк булдыклы күреимәсә дә, чынлыкта исә эшнең рәтен белә торган кеше булып чыкты. Аның: — Ләкин бер машинага гына ышанып булмый, ике машина һәм бер трактор хәзерләдек,—дигән сүзләреннән соң, Андрианов: — Менә монысы ярый! — дип, кабат кулын кысты. Самолет тагын һавага күтәрелде, чибәр Лена, бездән аерылып, Көнчыгышка таба борылды. Хәзер минем күршемдә, экспедиция начальнигы Андрианов урынында, «Лензолотофлот» вәкиле Полторацкий утыра. Җир өстендә вакытта ул күп сөйләшергә ярата иде, һавага күтәрелгәч сүзсез калды. Аның бөтен дикъкате җир өстенә юнәлгән иде: яңа алмаз трубкасы янында төзелә башлаган «Мирный» поселогына кышкы юл үтәрлек урын күзәтә иде ул. Ә минем игътибарымны башка күренешләр үзләренә тартты. Җир өстендә алмаз чыганакларының таралу юлларын төшенергә тырыштым. Кыскасы, без самолетта очканда бу районны өстән тикшереп, танышып үтәргә ниятләдек. Өч йөз километрлы юл самолет өчен берни түгел, өч чакрым кебек кенә. Аста, елга ярында, унлап йорт күренде. Бу — 200 иче номерлы алмазчылар геәлшик партиясе поселогы иде. Самолет поселок өстен урап бер әйләнде дә, Батуобий елгасы буйлап, төньякка очуын дәвам итте. Ике-өч минут үтмәде, аста, беленер-беленмәс кенә булып, елга эзе күренде. Бу әлеге алмаз табылган Иәрләх елгасы иде. Елга үзе тар булса да, тугае киң күренә. Сулда, тугай буйлап, беленер-беленмәс сузылган кышкы юлдан йөк машинасы йөгерә. Тугайның сөзәк күтәрелгән уң ягы сирәк урман белән капланган. Агачлар арасында, ак кар өстендә кара нокталар күренгәли. Алары — разведка шурфлары. Озакламый, елга буенда тагын бер поселок күренде. Бу — «Мирный» поселогы иде. Ибраһим Тугушев сөзәк тау башындагы шурфларны Казан егетләренә күрсәтмәкче булды. Тегеләр тәрәзәдән бик җентекләп карадылар. Ап-ак кар белән капланган тау итәгендә сирәк агачлардан башка бернәрсә дә шәйләмәсәләр дә, икесе берьюлы «Ә-ә-ә...» дигән булдылар. Самолет түбәнтен генә трубка өстеннән үткәч, тагын төньякка очты. Бераздан соң өсте кар белән капланган бер елга күренде. Бу — алмаз комлы Вилюй елгасы иде. Яңа алмаз районы өчен бик яхшы су юлы булыр иде ул елга. Әмма шарлавыклары күп икән. Югарыдан ачык күренә: бигрәк бормаланып, алкалар, дугалар ясап ага. Аны тикмәгә генә Вилюй (Бормалы) дип атамаганнар икән. Үзе бик матур, мәһабәт елга. Тугайлары һәм тирә-ягы да бик матур. Әмма елга буенда да, әйләнә-тирәдә дә авыл-фәлән күренми. Шарлавыклар күп булганга шулайдыр: кешеләр өчен җайлы юл түгел шул. Вилюй тугайлары буйлап оча торгач, самолетыбыз әлеге Кече Батуобий тамагында беренче күренгән поселокка таба юнәлде һәм, таныш Иәрләх тамагын үткәч тә, түбәнәйгәннән-түбәнәеп, елга аръягындагы тигез мәйданчыкка төште. Бу — геологларның тугай комы өстен тигезләп ясалган кышкы аэродромы иде. Фабрика яныннан үтә торган сукмак безне аркылысы-буе җиде метр чамасындагы, кабыклары да юнылып бетмәгән чи бүрәнәләрдән мүкләп салынган түбәсез бер йортка китерде. — Рәхим итегез, кадерле иптәшләр, — диде мондагы разведка партиясе начальнигы Петр Иванович Соколов, ишекне киң ачып. —Хә 7* 99 зергә, инженер иптәшләр, безнең тормыш таежникларчарак. Анысы сезне куркытмас дип уйлыйм. Өйнең яртысы контора булып чыкты. Тәрәзәле стеналарга терәп тупас эшләнгән өч өстәл куелган, ишекле стенага шкафсыман бер ящик утыртылган. Ун-унбиш минут хәл-әхвәл белешкәч, өйнең икенче яртысына кердек. Анысы безнең өчен хәзерләнгән торак икән. Әмма бу торакның хуҗалары бер без генә түгел кебек күренә: тәрәзә төпләренә ташлар тезелгән, стенага кадаклаган шүрлектә ниндидер сызымнар ята, ишек түбәсендәге ящиккә кечкенә капчыклар куелган. Бу бүлмәнең дә геологларның эш бүлмәсе икәне күренеп тора. Тик дүрт агач карават кына торак бүлмәсен хәтерләтә. Ишекле стенага кулъюгыч эленгән һәм мич өстендә зур чәйнек кайнап утыра. Бригада кешеләре торактан канәгать күренә: чырайлары ачык, үз өйләренә кайтып кергәндәге кебек, ашыгып чишенә дә башладылар. Тик казанлы егетләр генә, тар бүлмәдә үзләрен артык исәпләгәнсыман, ничектер боеклар төсле. Ләкин андый хәл озакка бармады—Ибраһим Тугушев дусларына ярдәмгә ашыкты. — Монда төн дәррәү төшә торган, егетләр, утынын, суын хәстәрләп калырга кирәк, — дип, аларның берәвенә чиләк, икенчесенә балта тоттырды, ә үзе экспедиция әйберләрен бүлмәгә кертеп, тәртипкә салырга кереште. Иң элек ул, зур бер рюкзакны ачып, аннан туңып каткан зур бер ипи һәм дүрт савыт консерва чыгарды һәм аларны тимер мич өстенә тезде. Аннары, бераз чамалап торды да, бер зур борчак консервасы ачты. Туннарны чишеп, киез итекләрне салып ташлагач, әйбәт кенә булып китте. Бүлмә эче тәмле аш исләре белән тулды. Ибраһим, өстәлгә алюминнан ясалган, тирән төпле тәлинкәләр тезеп, барыбызга да бертигез мул итеп ит консервасын салды, икенче әйләнүендә аннан да мулрак итеп борчак консервасы өстәде. Без, мәскәүлеләр, салган ашны ашап бетерә алмадык, ә егетләр «ялт» иттерделәр. Өстәмә дә сорап алдылар... Җылы өйдә тирләп-пешеп чәй эчеп алгач, мин үземне эри башлагандай хис иттем. Башкалар да шулайдыр, ахрысы: кайсы такта караватка кырын ятып, кайберәве өстәлгә таянган килеш, черемли башладылар, ә чалкан яткан Рычков картның ялпак борыны сызгырырга да кереште. Өй эссе, йокларга әле иртә булса да, Ибраһим Тугушев безгә эт тиресеннән тегелгән йокы капчыклары өләште. Баш астыбыздагы кайры туннар исенә эт тиресе исе дә кушылгач, баш әйләнгән кебек булды. Мин йокы капчыгын карават астына тыктым, ә күршемдә яткан инженер Семенов үзенә тигән капчыкны ишек янындагы әйберләр өстенә үк атып бәрде. Карт инженер исә, күзләрен яртылаш кына ачып чишенеп ташлады да, күлмәк-ыштаннан гына йокы капчыгы эченә керде һәм, бөрмәле капчык авызын сакалы астына тартып, бавын кысып бәйләде. Аннары, берәүгә дә бер сүз эндәшмәс- тән, йокыга китте. ...Уң як кабыргаларыма җил өрә кебек тоелды миңа йокы аралаш. Күн пальтомның чабуын уң ягыма тарткан идем, сул ягым туңа башлады. Аякларым да боз кебек. Тәмам йокым качты. Күзләремне ачсам, ни күзем белән күрим: мич сүнгән, өстәлдә буш консерва банкасы төбенә утыртылган шәмнең төпчеге генә калган. Анысы да эреп бетәргә тора. Егетләр, брезент җәеп, идәнгә ятып йоклаганнар, йокы капчыкларыннан башлары гына күренә. Мин мичкә утын ташларга теләдем, ләкин суыкта торасым килмәде. Шәм дә сүнде. Өй эче дөм караңгы булып калды. ДА’Ин күзләремне кабаклары авыртырлык киң итеп ачтым, әмма бернәрсә дә күрмәдем. Тик ике-өч минут үткәч кенә, ишекле стенада нәрсәдер җемелдәде кебек. Аннары 100 караңгылыкны тишеп ишек өстендә бер якты нокта күренде. Бераздан, ул якты ноктаның ишек өстендәге зур ярык аша күренгән йолдыз икәнлеген шәйләп алдым. Ничек салкын булмасын бу бүлмә! Әллә инде стенада зур ярык барын белгәнгә, әллә шәм сүнгәнгә өй эче суынганнаи-суына кебек иде. Стенадагы икенче бер ярык аша тагын бер йолдыз күренгәч, мин ашыга-ашыга йокы капчыгына кердем. Кичтән үк шулай кирәк булган икән, бөтен тәнем рәхәтләнде: кайры тун исе дә сизелми, эт тиресе исе дә юк. Мин уянганда өй эче яктыра башлаган иде. «Стенадагы» йолдызлар күренми иде инде. Өй эче тып-тын. Тик идән уртасында кемдер кыштыркыштыр йөренә. Менә ул шырпы сызып папирос кабызды. Ибраһим икән. Аннары бер уч чырага ут кабызып мичкә төртте. Түшәмдә куян балалары кебек шәүләләр уйный башлады. Рычков карт уянса да, капчыктан чыгарга ашыкмады. Мин дә өй җылына төшүен көттем; Ә Ибраһим күлмәкчән иде. Шулай да аның салкынга исе китми. Җитмәсә тагын шәм яндырды да бозлы су белән юынырга кереште. Иөк машинасына төялеп «Мирный» поселогына киттек. — Көннәр азрак шулай җылы торса, шәп булыр иде, — диде Ибраһим, үзүзенә сөйләнгәндәй. Менә сиңа кирәк булса: 35 градуслы салкын аңа җылы тоела икән. Чыннан да ул тунының өске төймәләрен дә төймәләмәгән, якасын күтәреп, каптырмаларын да эләктермәгән. Хәтта муенында шарф та күренми. Ибраһим Тугушев, «Главзолото»ның Уралдагы тау техникумын бетергәннән соң, өч ел Колымада хезмәт иткән, аннары, Андрианов белән бергә, ике ел Турухан краенда алмаз эзләү эшендә эшләгән. Яшь булса да Төньяк табигате шартларында яшәүнең әчесен-төчесен яхшы татыган. Шуның өстенә үзе бик өлгер, тырыш, уңган һәм зирәк тә күренә. «Главзолото»ның Алмаз экспедициясе начальнигы Андрианов кебек «тайга бүресе» Колыма һәм Турухан крайлары табигатеннән дә кырысрак табигатьле Вилюй буена килде-китте ярдәмче белән киләме соң! Алмаз эзләүче геологларның «Мирный» поселогы бик кечкенә икән. Барлыгы — биш йорт һәм өч брезент палатка. Ипине дә тышта ике өй арасында тимер мичкәдән генә җайланган мичтә пешерәләр икән. Монда яшәгән кешеләр су урынына боз эретеп эчәләр. Елгалар төпләренә кадәр туңа. Шунысы кызык, мондагы кибет шундый бәләкәй, товарларның күбесе кибет янында брезент астында гына саклана. Кибетне йозак белән бикләп тә тормыйлар. Хәер, бу бик табигый, җиңел кәсеп белән көн күрергә яраткан намуссыз кешеләр монда килми, килсә дә, яши алмый. Шофер безне бер палатка янына төшерде. Хуҗалар өйдә юк иде. Алар күршедә генә үзләренә кышкы торак салалар булып чыкты. Топограф Смолин тимер мич урнаштыра, хатыны Раиса Ивановна белән геолог Юркова стеналарга балчык сылыйлар. Балчыгы бик салкын булса кирәк, аларның куллары каз тәпиләре кебек кызарган. Торакның эше бик күп әле: тәрәзәләре бер генә катлы, пыялалары сыланмаган, ишек урынына тыштан брезент, эчтән юрган гына эленгән. Идәнендә дә ярыклар күп, стеналарында да тишек-тошык кү- ренгәли. Геолог Юркова, безнең кем икәнлегебезне белгәч, тиз генә кулларын юды һәм дусларча күреште. Салкын кулын кулыма алгач, жәлләп куйдым үзен. Кызыйның кечкенә куллары үтәдән-үтә туңганнар кебек тоелды миңа. Нина Алексеевна Юркова, әле быел гына Ленинград университетын бетергән егерме икё, егерме өч яшьләрендәге яшь кенә кыз булса да, 101 үзен бик җитди тота, олы яшьтәгеләр кебек булып күренергә тырыша. 1 Җитмәсә тагын: — Гафу итегез, кулым бик салкын булуын онытканмын, — дигән була. Ә мин эчемнән генә бу тәҗрибәсез, яшь кызны тиешле шартлар да тумас борын шундый салкын җиргә, «дөнья читенә» җибәргән кешеләрне сүгәргә керештем. Карт инженер Алексей Иванович Рычковта да шуңа охшашлы уйлар ■ туды шикелле: ул, кашларын җыерып, үтә кырыс итеп партия началь- нигы Соколовка карады. — Сезне, әлбәттә, кимберлит трубкасында разведка ачкан геологик күренешләрне караудан элек, сызымнар кызыксындыра торгандыр, — ’ диде Нина Алексеевна, бераз уңайсызланып. — Әйдәгез, безнең палат- • кага рәхим итегез! Хуҗалар үзләре туннарын салмагач, без дә чишенмичә генә геологик сызымнар белән таныштык. Палатка эчендәге һава чишенерлек түгел иде шул, хәтта хуҗалар белән бергәләп кайнар чәй эчкәндә дә 1 тирләмәдек. Хуҗалар туннарын үзләре дә йокы капчыкларына кергәндә генә сала торганнардыр. Кимберлит трубкасының зурлыгын җир өстендә шурфларның күп булуыннан ук белергә була. — Без хәзергә «Тынычлык трубкасы»ның зурлыгын-кечкенәлеген белер өчен шурфларны тоташ кимберлитка чаклы өч-дүрт «метр тирәнлегендә генә казыйбыз, — диде Юркова. — Трубканың җир өстендәге чикләрен аерып алдык диярлек. Тирәнлеген белер өчен проект буенча шахталар казырга һәм скважиналар борауларга тиешбез. Өстәге катламнан йөзләп проба алып фабрикада юдык, ә менә өч-дүрт метрдан түбән яткан тоташ каты кимберлит ташыннан барлыгы ике проба гына алып вакладык. Нәтиҗәсе, вак кимберлитка караганда түбәнрәк булса да, бик канәгатьләнерлек. «Тынычлык трубкасы»ның Көньяк Африка кимберлит трубкаларыннан да алмазга баерак булачагын хәтта өске каттагы пробалар да күрсәтеп тора иде. Трубканы тикшерү һәм өйрәнү эшен иртәгесен дә дәвам иттерәсе иде, биредә кунар урын булмаганга, соң булса да, кайтырга чыктык. Үз поселогыбызга кайтып, тулай торагыбызга кергәч, иң элек татарча итеп пешерелгән итле, салмалы шулпа исе борыныбызны кытыклады. Аш әзерләүдә Казан егетләренең катнашы барлыгы сизелеп тора. Өй җылы, идәне һәм тәрәзәләре әйбәт итеп юылган. Өч агач карават өстәлгән булса да, өй эче тыгызланмаган шикелле. Экспедициянең кайбер әйберләрен очырмага менгергәннәр. Өс-башны чишенеп ташлагач ук, суыкта шурфлар тикшерү мәшәкатьләре һәм юл азаплары тәмам онытылды. Тик инженер Семенов кына зарланды: аның борын очы өшегән икән. Тәмле аштан соң Рычков карт җиңсез камзулын да салып ташлады һәм караватына сузылып ятты. — Африкадагы кебек җылы булып китте,—диде ул, кәефләнеп. — Эх, тышта да шулай булсын иде! Шул кичне ул безгә Африкада булган шундый бер кызыклы вакыйга турында сөйләде. Африка күге гөмбәзенең нәкъ түбәсенә эленгән эссе кояш астында туган яшь негр, кайнар ком өстенә чалкан яткан килеш, уйга талган. Аның куш янтарь кебек ялтырап торган зур кара күзләре кояштан камашмый. Бельгиянең Конго колониясендәге негрларга гына хас ачу катыш моңлы күзләрен ул аксыл зәңгәр күккә текәгән. * 7 102 Әмма яшь негр күкнең биеклеге, галәмнең киңлеге турында уйланмый. Юк. Җирдә яшәү кысынкылыгы турында уйлана ул: атасы аның көтү көтеп картайды. Шулай да ул үз куышында үлде. Ә аның менә куышы да юк. Бик күп көтте бит ул кеше малларын, ләкин тормышта тычкан күзе кадәрлек кенә дә яктылык күренмәде. Өстә кием юклыгы әле бер хәл, ул ягын алла үзе кайгырткан, Көньяк Африкада салкын төннәр бик сирәк була. Ә көндезен кием гомумән кирәкми. Ашау-эчү ягын кайгыртырга алла никтер оныткан. Саранлыктан түгел, әлбәттә, зиһене җитенкерәмәгән, күрәсең. Ашыйсы килә аның, бик килә. Үткән атнада хуҗа улы калдырып киткән азык-төлек әллә кайчан бетте. Соңгы икмәк кыерчыгын суга манып ашавына да шактый вакыт узды: аннан соң кояш ике кабат ком чүленә чумып алды. Ярый ла кояш тагын яшеренгәндә яшь хуҗа килеп җитсә, ә килмәсә?! Авыр уйларга бирелеп, абайламый калды көтүче: диңгез ягыннан җил чыгып, күкне кара болытлар белән каплады. Сарыклар, кәҗәләр, бәла буласын сизенгәндәй, ярдан ташланып, бер-берсен этәрә-кыса, якындагы коры үзәнгә омтылдылар. Күп тә үтмәде, яңгыр ява башлады. Яшь негр урыныннан кузгалса да, тормады, комга тезләнеп, ачуланган ата мәче кебек, яңгырга каршы аркасын күтәреп, беләкләренә таянды һәм битен беләкләре арасына яшерде. Аның тәне ак булса, салмак яңгыр тамчылары камчылауга бик тиз кызарыр иде, әлбәттә. Хәтта кара тән дә үзенчә кызарды шикелле. Яңгырдан соң аягүрә басканда аның тәне кояш нурлары астында бронзадан коелган һәйкәлдәй кызгылт-кара төскә кергән иде. Матур сынын җиңел йөртеп, күкрәк һәм иңбаш мускулларын уй- натауйната, көтүче, коры үзәнгә төшеп, шарлап аккан су буйлап атлады. Ул, озын камыш таягын аркасына салган килеш, ниндидер, бер үк сүзләрдән төзелгән бик сәер җыр җырлый иде. Башта ишете- лер-ишетелмәс кенә акрын тавыш белән җырлады ул. Аннары тавышы көчәйгәннән-көчәйде, дәртле бер марш булып яңгырады. Кинәт аның тавышы киселде. Җырның тукталуы шулкадәр көтелмәгәндә булды, яңгырдан соң яшәреп киткән үләннәрне күңелле генә чемченеп йөргән сарык-кәҗәләр дә, гүя гаҗәпләнгәндәй, башларын күтәреп көтүчегә таба борылдылар. Ләкин көтүченең, игътибары кәҗә-сарыкта түгел иде хәзер, аның зур күзләре ярга текәлгән иде. Ярда яңа гына тузаннан юылган күгелҗем-сары кимберлит балчыгына ат күзе кебек бер нәрсә ябышкан, кояшта ялт-йолт итә. Көтүче башта бу ялтыравык нәрсәне яшен ташыдыр дип уйлады, аннары аңа кылт итеп «Җен күзе түгел микән бу» дигән шомлы бер уй килде. Әмма нинди юл белән булса да дөнья нужасыннан котылу теләге андый шомлы икеләнүләрне куды, аларны өметле уйлар алмаштырды. Авылдашларының бу үзәндә алмаз табуларын хәтерләде ул. «Җен күзе булса булыр, тик алмаз күз булсын», — диде ул үз-үзенә һәм зур тәвәккәллек белән ярдагы сихерле ялтыравыкка таба йөгерде. Җен күзе дә түгел, яшен ташы да түгел — бу чын алмаз иде. Көтүченең авылдашлары тасвир иткән сыйфатларның барысы да бар иде бу ташта: үзе чак кына алсу төс күрсәтә, үзе күз яше кебек саф, үзе җемелдәп тора, чит-читләре тип-тигез, бер очы алты почмак рәвешендә үткенәеп бетә. Үзе кулга гади ташларга караганда салмаграк кебек тә тоела. Көтүче билбавы арасына кыстырган чакма ташын алып ялтыравыкның тигез кабыргасына сызып карады. Эзе юк. Катырак басып тагын сызды: тырнамыйча таеп үтә. Аннан соң ялтыравык ташның үткен очы белән чакманың тигез бер җиренә сызып карады. Пыяла киселгән кебек чыжылдаган тавыш ишетелде һәм ташта аксыл соры тирән сызык калды. 103 Яшь негр, ялтыравык ташны уч төбенә салып, кулын читкәрәк сузып карады: алмаз кырыйларында нинди генә төс уйнамый! Салават күперендә күренгән төсләрнең, барысы да бар, хәтта артыграк та шикелле, ачыграк һәм ямьлерәк тә. Яшь негр, алмазны учына кыскан килеш, тезләнеп җирне үпте. Ничек үпмәсен: җир-ана үзенең хәзинәсендә саклаган иң асыл ташны бүләк итте ич аңа! Көтүче тапкан кебек алмаз җәүһәр осталары телендә «саф су алмаз» дип йөртелә һәм иң югары затлы алмазлардан санала. Андый алмаздан бриллиантның да бик кыйммәтлесен эшкәртеп чыгарып була. Яшь негр андый алмазның югары бәядә йөрүен ишетә генә булса да белә иде, шуңа күрә ул хуҗасының бу алмазны үзе атланып йөргән атына алмаштыру турындагы тәкъдимен дә кире какты. Хуҗасы аны куркытып та карады. Андый чакта ул үзенең алмазын авызыннан чыгармас булды. Нишләсен хуҗа: көчләсә, негр алмазны йота да җибәрә, вәссәлам. Җанын бирсә дә, алмазын бирмәячәген төшенгән хуҗа аңа эшлекле тәкъдим ясады: сиксән өч ярым каратлык алмазны аргамагы өстенә биш йөз сарык, ун үгез биреп алыштырды. Шулай булса да ул, әлбәттә, яшь негрны алдады. Бу асыл ташны ул европалы алмаз сәүдәгәренә ике мәртәбә артык мал алырга җитәрлек хакка сатты... Бу әкият түгел, ә 1896 елда Көньяк Африкада булган чын вакыйга... Иртәгесен, кичтән корылган план буенча, Иәрләх елгасындагы таркау алмаз чыганагын тикшерер өчен юлга чыгарга җыендык. Ләкин ул урынга туры юл юк икән. Әйләнә тирәдә җәен сазлык, кышын туң түмгәкләр сибелгән. Хәер, әйләнебрәк — Кече Батуобий бозы өстеннән барып булыр иде, әлеге дә баягы — шул яңа хуҗалыкның ярлылыгы: атлар бар, чана берәү генә. — Ат бар, арба юк, аннан кала бар да юк, — дип көлеп алды шаян Ибраһим Тугушев, разведка партиясе начальнигына карап. Без тайга аша җәяүләп киттек. Картага караганда Иәрләх елгасы бик тар күренсә дә, өстендә йөреп тикшерсәң, аның алмазлы комнар булырлык борынгы тугае өч йөз метр чамасында киң икән. Бу нәрсә алмаз чыганагының промышленность әһәмиятен бик зурайта. Чөнки, егерме-егерме биш метр киңлегендәге елга, алмазга бик бай булса да, эре механизм юлы белән эшкәртү өчен җайсыз. Хәзергә елгадан читтәрәк алмазлы тугай комнарының да алмазлы булуына ышанычым зур иде, ләкин бу фикеремне пробалар белән расламый торып башкаларга әйтмәдем. «Главзолото» безне ерак Якутиягә җибәрүдән коры фикер әйтүне генә максат итеп куймады. Иәрләх елгасында алмазлы комнарның һәм «Тынычлык трубкасы»ның алмаз запасын чамалап булса да күрсәтерлек материаллар белән бергә, андагы байлыкларны казып чыгару ысуллары һәм промышленность төзү шартлары турында нигезле мәгълүмат һәм практик тәкъдимнәр алып кайту теләге белән дә килдек без бирегә. Тайга комнары да алмазлы булып чыкса, Иәрәләх чыганагының күз алдында тоткан алмаз запасы кимендә ун кабат үсәчәк иде. Шуның өстенә тугай комнарының алмазлы булуы драга белән казу мөмкинлеге мәсьәләсен дә хәл кылачагы ачык иде. Шуңа күрә дә без, партия начальнигы Соколов белән берләшеп, андый комнардан дүрт- биш проба алдык та тиз арада фабрикада юу чараларын күрергә карар иттек. Ибраһим 1угушев та, үзенең казанлы иптәшләре белән, бу эшкә турыдаи-туры катнашырга булды. Бригада членнарының һәрберсе үз һөнәре буенча яңа алмаз чыганакларында зур рудник төзү шартларын өйрәнергә кереште. Ә «Глав- 104 золото* алмаз экспедициясе вәкиле Ибраһим Тугушев, казанлы иптәшләре белән, «Мирный» поселогына күчеп китте. Башта аларга палатка корып урнашырга туры килде. Әмма алтмыш градуска җиткән төньяк салкыннарында палаткада яшәүнең чатак якларын яхшы белгән Ибраһим башка чара табу мәсьәләсен дә кайгыртты. Күчеп килгән көнне үк ул геолог Юркова белән топограф Смолин урнашкан бурага юнәлде. Ибраһим килеп кергәндә, хуҗалар нигәдер моңаешып, башларын түбән салып утыралар иде. Яшь геолог Нина Юркованың керфек очында бик кечкенә алмаз бөртеге кебек кенә яшь тамчысы да күренеп калды. Кәефсезләнү генә түгел, еларга да сәбәп бар икән шул: өйне җылытыр өчен ял көнен һәм өч-дүрт кичләрен жәлләмичә, кулларын туңдырып, стеналарга балчык сылаганнар, ә ишекне ябып мичне ныграк яксалар, стенадагы балчык эреп идәнгә ага башлаган. Ибраһим аларга өйне бергәләшеп җылыту һәм гомуми торак итү тәкъдимен әйтте. Хуҗалар моңа каршы килмәделәр. Егет эшне озакка сузмады. Ярты сәгать тә үтмәде, балта, лом һәм көрәкләр белән коралланган иптәшләрен ияртеп килеп тә җитте. Иң элек алар кашык төшеп югалырлык зур-зур ярыклы идәнне куптарып ташладылар. Идән астында туфрак җиде- снгез сантиметр калынлыгында гына туңып каткан икән. Егетләр башта лом һәм кәйлә, аннары көрәкләр белән туфрак чокып, нигез турысын эчтән өя башладылар. Ибраһим, кулларына эш табалмый- ча мич янында күңелсезләнеп утырган хатын-кызларның күңелләрен ачу нияте белән булса кирәк, бик дәртле итеп җырлап та җибәрде. Башта русча җырлады, аннары, әллә онытылып, әллә Нина белән Раисаның (анысы топограф хатыны) исләрен китәрмәкче булып, «Сарман»ны әйттерә башлады. Ләкин моңа беркемнең дә исе китмәде. Һич көтмәгәндә җырга Раисаның көмеш кебек саф тавышы да кушылды. Ибраһим үзе, күзләрен зур ачып Раисага текәлгән килеш, бер мизгел хәрәкәтсез калды. Аннары сорап белде: Раиса үзе дә Киров өлкәсендә туып үскән керәшен кызы икән. Җырга да бик оста, саф татарча итеп сөйләшә дә белә булып чыкты ул. Дәртле җыр белән бергә, егетләрнең дәртле эшләве Нина белән Раисаны да дәртләндерде. Алар, кулларына көрәкләр алып, идән асты чокырына төштеләр. Ибраһим кулындагы көрәген топографка тоттырды да, казанлы иптәшләрен үзе белән Иәрләх буена агач кисәргә алып чыгып китте. — Себердә стенаны эчтән-тыштан җылыталар. Ул гына да җитми, идәннең дә ике катлы булуын артык күрәләр, — диде ул ишектән чыгышлый топографка. — Астагы туң җиргә җиткәч тә, тирәнгә казуны туктатыгыз, югыйсә монда мәңге туң җирнең очы-кырые юк. Бер атна чамасы Иәрләх тугаенда геологик һәм техник тикшеренүләр үткәргәннән соң, безнең бригада тагын «Мирный»га килде. Геолог Нина Алексеевна Юркова бу юлы безне яңа йортта кабул итте. Яна йортта дигәч тә — гади авыл йортына ерак иде әле аңа. Ләкин хәзер ул теге килгәндә күргән шәрә бура белән дә, чәй эчкәйдә дә туннар салмаслык булган палатка белән дә чагыштырырлык түгел, җылы иде. Хуҗа белән күрешеп исәнләшкәч, тун һәм бүрекләребезне салып, ишек янындагы стенага кадакланган чөйләргә элен куйдык. Нина Алек- сеевнаның теге вакытта мех комбинезон аша зифа гәүдәсе дә беленми, колаклы бүрек астыннан чәчләре дә күренми иде. Бу юлы ул нечкә йон кофтадан гына өстәл янында геологик сызымнар карап утыра иде. Бөдрә коңгырт чәчләре иңнәренә сибелгән. Аксыл кызгылт чыраенда, коңгырт күзләрендә, эшлеклелек белән бергә, яшьлек һәм көр 105 күңеллелек чагыла. Күрше бүлмәләрдә берәү дә юк, ахрысы — өйдә тып-тын, тик ишек төбендәге кечкенә бүлмәдә утырган тимер мичнең дөрләве генә ишетелә. Нина Алексеевна, без кергәч, геологик сызымнарны, якын-тирәнең геологик картасын, кимберлит трубкасының геологик планын һәм разведка шурфлары рәсемнәрен өстәлгә җәеп салды, өстәлгә сыймаган- нарын караватка жәйде. — Теге килүегезгә кайбер шурфларның рәсемнәре әзер булмады. Проба нәтиҗәләре төшерелгән план да юк иде. Хәзер шул эшләрне инде бетереп килә идек,—диде яшь геолог, көр тавыш белән. — Эш өчен җайлы шартлар тудыруда ярдәм итүләре өчен сезнең егетләрне мактап бетерә алмыйбыз. Берсеннән берсе уңган булып чыктылар алар... — Барысы да шундый бик уңганмы. Нина Алексеевна, әллә берәрсе аеруча яхшымы? — диде инженер Иван Алексеевич, хәйләле елмаеп. — Хәзергә әле Раиса белән икәүләп егетләрнең өчесенә дә гашыйкбыз, — дип шаяруга каршы шаяру белән җавап кайтарды геолог кыз. Барлык геологик сызымнар белән безне таныштырганнан соң, Юркова стенага эленгән рәсем артыннан тагын бер озынча каты кәгазь чыгарды. — ЛТонысы разведка шурфлары линиясе буенча төзелә башлаган беренче профиль. Ләкин әлегә мин аны сезгә күрсәтә алмыйм. Тагын бер кабат үзем күзәтеп, тикшереп чыгам. Ялгышлары булуы мөмкин, — диде Нина Алексеевна һәм кәгазьне урынына куйды. Яңа алмаз чыганагын промышленность юлы белән үзләштерү шартлары турында нигезле тәкъдимнәр ясау өчен геологик профильләр кирәк булуы һәрбер геологка һәм тау инженерына бик билгеле нәрсә. Ләкин гадәттә андый профильләрне күбрәк һәм тулырак мәгълүмат нигезендә ясыйлар. Геолог Юркованың промышленность вәкилләренең теләген алдан белеп бу эшкә керешүе миңа бик ошады. Карт тау инженеры да ул профиль белән бик кызыксынды. Инженер Семенов башка разведка линияләре буенча да профильләр төзү кирәклеген яклау белән генә чикләнмичә, бу эштә Нина Алексеевнага ярдәм итүне дә үз остенә алды. Геологик сызымнар белән танышып алгач, кимберлит трубкасын кырда тикшерү күп җиңеләйде һәм бик кызыклы булып китте. Трубка өстен чуарлаган разведка шурфларының кайсысын төбенә төшеп, кай- берәүләрен өстән торып кына көнозын тикшереп йөрдек. Стенасында аеруча кызыклы геологик күренешләр ачылган шурфларны рәсемгә төшердек, күп җирдән үрнәк ташлар алдык, үлчәүләр ясадык. Бу көнне без бик ихлас белән эшләдек. Ләкин караган бер шурфта кызыксынып өйрәнерлек геологик күренешләр шулкадәр күп иде: көн җитмәде— тикшерелмәгән шурфлар бик күп калды. Җылы торакка кайтып кергәч, тыштагы салкын һава бик тиз онытылды. Әмма яңа алмаз чыганагындагы геологик күренешләр күз алдыннан һич китмәде, алар турында әңгәмә озак дәвам итте. Тик Ибраһимның: — Тизрәк юыныгыз да табын янына килегез, инженер иптәшләр, — дигән «боерыгы» гына сүзләребезне туктатырга мәҗбүр итте. Аштан соң әңгәмәне дәвам иттердек. Бу юлы тау мастеры Ибраһим Тугушев эшләре турында сөйләштек. Ул, уртак көч белән торак җылытудан бушагач та, үзенең казанлы иптәшләре белән төп эшләргә, разведка шурфларыннан технологик пробалар алырга керешкән иде. Лә- 106 кин, ике тәкә башы бер казанга сыймый дигәндәй, Ибраһим белән бергә разведка эшләрен башкаручы тау мастеры арасында аңлашылмау туган. Ибраһим: «Шурфлар бик әкрен казыла. Кайберсе тоташ кимберлиткә барып җитмичә, салкынга туңып кына тоташкан таркау кимберлиттә туктый, шуңа күрә технологик пробаларны төгәлләп алу кыенлаша», — дип даулаша икән. Ә разведка мастеры: «Кирәкмәгәнгә кысылма, бу синең эшең түгел. Безнең үзебезнең план бар. Көнлек һәм айлык планыбыз тулдымы, безгә шул җиткән», — дип каршы төшә, ди. Партия начальнигы Соколовны бу аңлашылмауны бетерү түгел, шул аңлашылмау^нәтиҗәсендә туган яңалык кызыктыра булып чыкты. һәм бу бик табигый дә иде. Ибраһим Тугушев, шурфларны тиз- ләштерү һәм тоташ кимберлиткә җиткерү нияте белән, таркау туң кимберлитне казыр өчен сай скважиналар бораулап, аммонал куеп шартлату ысулын кулланган. Нәтиҗәдә шурф та кирәкле тирәнлеккә җиткән, проба да төгәл алынган. Элек бервакытта да көнлек нормасын төгәл тутырмаган бригада планны арттырып үти башлаган. Биредә мәсьәлә аммонал шартлатуда гына түгел, ә Тугушев уйлап чыгарган шартлату ысулында: шартлату өчен бораулана торган скважиналарны үзенә бер тәртип белән казырга кирәк. Андый файдалы яңалык иң элек разведка партиясе начальнигы Петр Иванович Соколовның игътибарын җәлеп итмичә, кемнекен итсен. Ул хәзер Тугушевтан үзенең бу яхшы эшен дәвам иттерүен һәм башка бригадаларга да ярдәм итүен сорады. Ә технологик проба алу эшен тизләштерү нияте белән Тутушевның турыдан-туры эшче урынында да эшләвен белеп алгач, аңа үз партиясе хисабына ике эшче беркетергә ризалыгын белдерде. Бу мәсьәлә безнең барыбызны да кызыксындырды, чөнки разведка эшләре никадәр тизрәк башкарылса, яңа алмаз чыганакларын үзләштерү бурычын чишүдә безгә кирәкле геологик һәм техник материаллар шулкадәр тизрәк булачак иде. Икенчедән, Тугушев кул астында ике эшче урынына дүрт эшче булса, технологик пробалар алу эше дә тизрәк үтәләчәк. Бу тәкъдимнең файдалы яклары һәркемгә күренеп тора иде. Ләкин Тугушев тиз генә җавап кайтармады, тик кулына кәгазь- каләм алып, исәп-хисап ясап алгач кына: — Тәвәккәлләдек, мин риза, — диде. Кимберлит трубкасында эшләрнең бетәсе юк кебек күренде ул көнне безгә. Куна калып эшләргә булдык. Безнең бригада кешеләре, җыелган геологик материалларны тәртипкә салу белән мавыгып, вакытның үтүен абайламадылар да. Күрше бүлмәдә яшьләрнең гөрләшүе дә, торып-торып кызларның җырлап алуы һәм Ибраһимның гитара чиертүе дә эшкә комачауламады... Безнең бригада Якутиягә ай ярымга гына җибәрелгән иде. Ләкин яңа алмаз өлкәләрен промышленность юлы белән үзләштерү турында нык нигезләнгән тәкъдимнәр бирер өчен кирәкле геологик мәгълүмат һәм сызымнар без килгән чорда бик аз иде але. Аларны, Геология Министрлыгы разведка партиясе белән берләшеп тикшеренү нигезендә, өр-яңадан эшләдек. Геологик эшләрне кайбер урында көчәйтеп җибәрү чараларын күрүдә дә катнашырга туры килде. Шуңа күрә, тәүлегенә биш-алты сәгать кенә йоклап эшләсәк тә, эш торган саен арта барган кебек тоелган чакларда булмады түгел, булды. Ә вакыт эш күп дип тормый, үтә. Менә декабрь уртасы да җитте. Әгәр дә Ибраһим һәм аның казанлы иптәшләре Исхак белән Искәндәр бригада өчен кирәкле материалларны туплауда уңышлы эшләмәсәләр, безнең мәшәкатьләр тагын да озаккарак сузылыр иде. Коллектив тырышлык нәтиҗәсендә эшебез билгеләнгән вакытка тәмамланды. Декабрь азагында без Мәс- кәүдә идек инде. Без алып кайткан геологик материаллар һәм исәпләү-хисаплау йомгаклары, Геология министрлыгында тупланган материаллар белән бергә, партиябезнең XX съездында кабул ителгән план тезисларының алмаз табу эшләрен көчәйтүгә багышланган бүлегенә нигез итеп алынды. Ә XX съезд Якутия республикасында алмаз чыгару эшләрен кин җәелдерү буенча мөһим чаралар билгеләде. Партия карары — изге закон. Хәтта закон гына да түгел, ул — йөрәкләрдә ут кабызучы чаткы да, кешеләрне һәм дәүләт оешмаларын хәрәкәткә китерүче куәтле көч тә. «Главзолото» XX съезддан соң эшне коры тотты. Төсле металлар министрлыгы алмаз табу предприятиеләрен төрле машиналар, кораллар, материаллар белән тәэмин итү һәм акча җибәрү буенча эшне киң планда башлап җибәрде. Якутиядән съездга килгән делегатлар әле кайтып та җитмәде, алтын эзләү трестларыннан һәм приискаларыннан җыелган йөзләп автомашина, егерме трактор, мең чакрымлык кышкы юл салып, «Мирный» ягына юнәлделәр. Нәрсә генә юк иде ул машиналарда: кәйлә, көрәк, балта, пычкы, чиләк, тимер мич, кадак, тимер- томыр, кием-салым дисеңме, азык-төлек дисеңме, шартлаткыч материал дисеңме — бар да бар. Арттан барган тракторлар бүрәнә табанлы зур чаналар өстерәгәннәр. Чаналарда —бульдозерлар, экскаватор, дизель-двигатель, кыру станогы кебек авыр машиналар. Иң арттагы ике чанада — ике күчмә йорт: берсендә ашханә, икенчесендә медпункт. Атна-ун көннән Якутскидан «Мирный» ягына балта осталары, тау эшчеләре утырган өч самолет очты... Мәскәүдәге Төсле металлар һәм алтын институтын тәмамлап, «Мирный» тирәсенә алмаз разведкасына эшкә җибәрелгән улым Нури Шә- фиев күптән түгел генә язган хатында бу яңа урында салынган алмаз шәһәренең күзгә күренеп үсүен хәбәр итте. Инде анда зур дизель-электростанция эшли икән. Бу арада Якутия совнархозы председателе Константин Васильевич Воробьев үзе «Мирный»да булып, зур фабриканы эшләтә башлауны тизләтү чараларын күргән. Безнең иске танышлар Ибраһим, Исхак һәм Искәндәр яңа шәһәрнең иң хөрмәтле гражданнары булганнар. Ибраһим Тугушев руда шартлату эшләренең начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелгән. Әле быел гына, ял айларында, Ульянов өлкәсендә булып, күптән сөеп йөргән кызына өйләнгән. Гаиләсен дә «Мириый»га алып кайткан. Искәндәр тау эшләренә бик һәвәсләнеп, башта забойщик булып эшләгән. Хәзер инде ул — экскаваторчы икән. Узган елны яшь геолог Нина Алексеевнага өйләнгән... Мин хәзер дә Якутия республикасы җирләрендә алмаз чыгаручылар, аларның тормышлары, фидакарь эшләре белән даими кызыксынып торам. Алар да, барлык совет кешеләре кебек үк, җидееллык планны вакытыннан элек үтәү өчен бөтен тырышлыкларын биреп көрәшәләр...