ТОРМЫШЧАН СЮЖЕТНЫ ЯКЛАП
Мәкаләне без дә шагыйрь сүзләре белән башлап ки- тик. Академда бүге» «Хатын» бара, Күрсәтәләр «Ир»ие Күчмәдә. «Динамомда нсә районара Футбол ярышы сәгать өчләрдә... Кая барыйк, сайлыйк икән кансын, Мөмкинлекләр бүген берничә. Футбол карыйк, анда ни буласын Утырасың алдан белмичә. Гази Кашшаф шагыйрьнең бу юлларын бүгенге көн драматургиясен гаилә-мәхәббәт тематикасы басып киткәнлеген күрсәтү өчен китергән («Совет әдәбияты» № 8, 1958 ел). Әйе, шагыйрь ул турыда да әйтә. Әмма аның төп фикере, безнеңчә, соңгы юлларда. Күп кенә пьесаларда, ди ул, пәрдә ачылып, катнашучы бер-ике авыз сүз алышкач та, вакыйганың ни рәвешле бетәсе билгеле була. Соң яхшымы бу, әллә начармы? Яңгыр файдалы нәрсәме? — дип сорасалар, файдалы дип тә, файдасыз дип тә, кырт кисеп, җавап бирмәссез. «Вакытына карап» диярсез. Шуның шикелле, югарыдагы сорау да беркадәр уйлануны таләп итә. «Отелло»ның эчтәлеге кемгә генә таныш түгел! Әмма гайрәтле мавр дүрт йөз елдан артык инде дөнья сәхнәсеннән төшкәне юк. Катеринаның, үз-үзен Идел кочагына атып, караңгылык патшалыгына көчле нәфрәт белдерүе кемгә сер? Шулай да, без бүген дә әле Катерина белән бергә шатланабыз, бергә кайгырабыз, Кабанихалар дөньясына ләгънәт укыйбыз. Инде килеп үзебезнең үлемсез «Галиябану»ы- бызны искә төшерик. Кем генә аны сәхнәдә күреп яшь түкмәгән дә, кем генә бу пьесада үзе уйнамаган. Ә бнт бүген дә «Галиябану» куелганда зал шыгрым була. Әнә шул килеш бер үк пьесаны яки фильмны ике, өч, хәтта унар тапкыр караган кешеләр турында нәрсә әйтәбез инде? Ни өчен алар кат-кат йөриләр? Вакыйганың ничек барасын ҺӘхМ ни белән тәмамланасын алдан белеп торалар бит. «Димәк, сезнеңчә, — дияргә мөмкин укучы, — әсәрдә вакыйганың ничек бетәсен тамашачы алдан белеп торса, яхшы була?» Сорауга каршы сорау: — Ни өчен без кояш чыкканны карарга яратабыз? Татлы йокыбызны калдырып, офыкка текәлергә безне нәрсә мәҗбүр итә? Бүген кояш чыгармы? Чыкса, кайсы яктан чыгар? дигән кызыксыну түгел ләбаса. Кояш һәр көнне чыгасын һәм билгеле бер урыннан чыгасын без беләбез. Бу — табигатьнең тимер законы. Соң ник таң ату һәм кояш чыгуны мавыгып күзәтәбез? Чөнки яңа көннең тууы йөрәккә һәм акылга гаять көчле тәэсир итә торган гүзәл күренеш. Ул бер рәвештә генә булмый. Аның хисапсыз күп бизәге, төсмере бар. Караган саен яңа якларын, яңа төсмерләрен табасың. Күңелдә гаҗәеп татлы хисләр кузгала, башта олы фикерләр уяна. Ләззәтләнәсең, яшисең. Чын сәнгать әсәре дә шуның кебек. Вакыйганың төп юнәлеше, әйтик, генераль юлы алдан ук билгеле. Конфликтның якынча ничек хәл ителәчәге шулай ук сер түгел. М 122 Чөнки биредә дә — тимер закон, җәмгыятьнең үсеш законы чагыла. Катерина кебек шәхеснең Кабаниха һәм Дикойларның рәхимсез кулында сыначагын без алдан белеп торабыз. Капитал һәм дини-па- триархаль тәртипләр кысасына эләккән Галиябануның бәхеткә ирешә алмаячагы да безгә мәгълүм. Габбас Галин яисә Миңлекамалның, кыенлыкларны җиңеп, алларындагы зур киртәләрне җимереп, ахыр чиктә тантана итәчәкләрен без шулай ук алдан беләбез. Чөнки биредә дә — тимер закон. Социалистик җәмгыятьнең асылын билгели торган закон. Соң шуңа карап мондый әсәрләр белән кызыксынуыбыз кимиме? Әлбәттә, юк. Чөнки әнә шул закончалык катлаулы чынбарлыкның кабатланмас индивидуаль күренешләре, мең төрле ситуацияләр, кеше характерлары һәм язмышлары эченнән үзенә юл яра. Мең төрле төсмерләргә, бизәкләргә өртелгән була. Чын тамашачы бит театрга «Нәрсә булыр икән?» дигән вакчыл кызыксыну белән түгел, бәлки сәхнәдәге геройлар белән бергә яшәргә, тормышның шул бай төсмерләрен күрергә, персонажларның эшхәрәкәтләрендә чагылган олы хакыйкать белән акылын һәм җанын баетырга дип килә. Бөек немец сәнгать теоретигы Лессинг атаклы әдип Еврипид турында болай ди: ул (ягъни Еврипид) «... нәрсә булачагы белән түгел, бәлки ничек булачагы белән тамашачының күңелен яулап алырга теләгән» х . Бу сүзләрне ничектер колак яныннан гына үткәреп җибәреп, укучым ирония белән елмая: димәк, мәкаләгезнең башында китерелгән шигырьнең авторы хаксыз? Әйе, әлеге юлларны язган шагыйрьгә килсәк, хаклы да, хаксыз да ул. Аның сүзләре чын сәнгать әсәренә туры килмәсә дә, һөнәрчелек җимеше булган шаблон, трафарет, схематик пьесаларга карата дөрес. Чөнки соңгыларында без ни белән бетәсен генә түгел, бәлки ва1 Г. Е. Лессинг. Гамбургская история. Рус телендә. Ленинград, 1936 ел, 189 бит. кыйганың ничек барасын да, әйтик, яшь новатор белән карт консерватор арасындагы бәхәснең якынча нинди сүзләр ярдәмендә алып барылачагын да, парторгның нинди сүзләр белән бу конфликтны ничек хәл итәчәген дә алдан белеп торабыз. Сәхнәгә менү белән егылып төшкән «Тынгысыз егет»ие (Г. Ахунов һәм Ф. Мостафин) хәтта тамашачы өчен көтелмәгән финал да коткарып кала алмады: геройның авыр яралануы очраклылык булып калган, пьесаның бөтен барышы белән хәзерләнмәгән иде. Соң ник кыска гомерле булды ул спектакль? Чөнки пьесада бернинди яңа типлар, яңа ситуацияләр, югарыда әйтелгән бизәкләр һәм төсмерләр юк. Шул ук консерватор, шул ук новатор. Араларында шул ук эчпошыргыч бәхәс. Новатор үз белдегенчә эшли, консерватор аңа комачаулык итә һ. б. Димәк, әсәрдә схематизм, ясалмалык көчле, тормышчанлык юк. Әсәрдә вакыйганың алдан ук билгеле булу ихтималы кайбер драматург һәм хикәячеләргә, бигрәк тә яшьләргә өрәк булып күренә булса кирәк. Җеп очын яшерергә, фокусчы кебек күз буярга азапланалар алар, укучыны адаштырып, соңыннан шаккаттыру юлларын эзлиләр. Бу алым белән язылган пьеса һәм хикәяләрне без дөньяга чыккан әсәрләр арасыннан күп таба алмабыз. Ләкин, тынычланып калырга урын юк, чөнки редакцияләргә агылып тора торган кулъязмалар арасында моңа үрнәк бу- лырдайлары аз түгел. Менә берничә мисал. Тормышка обыватель күзлегеннән караучы ана, кызының гади колхозчыга кияүгә чыкканлыгын ишеткәч, кызы эшли торган авылга юнәлә. Менә ул ярсыган, күзе тонган килеш егет йортыннан кызның чемоданнарын күтәреп чыга. Шул вакыт аңа... кияве очрый. Шәһәрчә киенгән чибәр генә егет. Карчык фикереичә, бу — районнан килгән яисә шәһәрдән отпускага кайткан берәр интеллигент. Егет чемоданнарны бикәченең элек торган квартирасына ките 123 решкәч, әни кеше зарланырга, аһ-зарын сөйләргә керешә. Кызын ул вф итеп кенә үстергән, күрәмсең, институтларда укыткан, зур кешенең әбисе булырга хыялланган. Инде бу хәл. Адәм көлкесе! Аның зур укыган кызы колхозда тирес түгеп йөрүче малайга кияүгә чыга! Аертачак, аертачак, тырылдатып алып китәчәк. Гаять кызыклы һәм мәгънәле эпизод. Тамашачы йотылып тыңлый, көлә, нәфрәтләнә. Мещаннар дөньясының искереп көленеч хәленә килгәнлеген белде ул, авылның инде иске авыл түгеллеген, колхозчы белән, әйтик, агроном яисә укытучы арасында зур аерма калмаганлыгын күрде. Әгәр егет карчыкның кияве булмаса, яки тамашачы аның кемлеген белмәсә, шундый эффект туа алыр идеме? Әлбәттә, юк. Эпизодның роле карчыкның ник тилереп йөрүен аңлатуга гына кайтып калыр иде. Кыскасы, әни кешенең күңеленә ошап киткән бу егетнең кем булуын тамашачы алдан белеп торса, һәр реплика, мәргән җәясеннән очкан ук 1кебек, төбәлгән ноктага эләгә. Киресенчә булганда инде, эпизод бушка эшли. Без биредә 3. иптәш пьесасының эчтәлеген сөйләдек, ләкин үзгәртеп сөйләдек. Автор үзе егетнең кемлеген ахырга кадәр укучыдан яшереп тота һәм зур хата эшли. Икенче мисал. Ниндидер учреждениедә эшләүчеләр үз начальникларының өенә — авыру Магдалинаның хәлен белергә киләләр. Бер пәрдәлек пьесаның нигезендә әнә шул ситуация. Ләкин кем ул Магдалина? Начальникның хатынымы яисә кызымы? Әгәр шулай икән, биредә ялагайлык юк. Кешенең хәленә керү, кайгы уртаклашу безнең кешеләрнең асыл сыйфаты түгелмени? Шулай да, автор ялагайлык турында язган икән. Без моны пәрдә төшәр алдыннан гына беләбез: Магдалина начальникның хатыны да, кызы да түгел икән. Кем дисезме? — Сөйгән эте! Күрәсез, биредә дә тегермән бушка тартты. Автор кайгы уртаклашырга, ярдәм итәргә килгән хезмәткәрләрнең 19Русские писатели о литературном труде. Рус телендә. Мәскәү, 1955 ел, 3 том. 27 бит. 20 Ш. Рәкыйпов. Сөю билгесе. Татарстан китап нәшрияты, 1959 ел. болай зарарсыз гына кешеләр булганлыгына ышандырып бетерде дә, ахырда Магдалиианың эт икәнлеген әйтеп, тегеләрне ялагайлар итеп калдырды. Икенче төрле әйткәндә, драматург тамашачыны сөеп-сыйпап кына утыртты да, кинәт аның астындагы урындыкны тибеп очырды. Бу уңай белән А. Н. Островскийның мондый сүзләрен искә төшерәсе килә: «Тамашачы үзенең симпатия яки антипатиясен кая юнәлдерергә белми аптырап калмасын өчен идеаллар төгәл билгеләнгән һәм ачык булырга тиеш»1 . Әгәр тамашачы нәфрәт уятырга тиеш персонажга кул чапса яисә мәхәббәт казанырга тиешлесенең тизрәк сәхнәдән чыгып китүен теләп утырса, монда нинди идеал ачыклыгы, фикер тирәнлеге һәм ахыр килеп нинди сәнгать була алсын. Финалы белән укучыны «шаккатыра» торган бормалы сюжетлы скетч ҺӘхМ хикәяләр матбугатка да калкып чыккалыйлар. Ш. Рәкыйповның «Сөю билгесе.» исемле бер пәрдәлек пьесасы 19 20 баш та нәкъ шул алым белән язылган иде. Агроном кыз Әлфия букет тотып сәхнәгә чыга да бригадир Гаделҗанны эзли башлый. Катнашучылар һәм тамашачы бу кыз сөю билгесе итеп чәчәк бирмәкче дип юрыйлар. Автор пьесаның ахырына кадәр букетның сөю билгесе түгел, бәлки Гаделҗан басуыннан җыеп алган чүп үләне һәм букет тапшыруның бары басуны утарга кирәклекне белдерү икәнлеген тамашачыдан яшерергә омтыла. Басылып чыккан вариантта исә Ш. Рәкыйпов бер урында эшнең асылын тамашачыга аңлатып куйган. Моның белән пьеса, билгеле, откан, ләкин, кара сакалың арттан калмый дигән кебек, әсәрдәге ясалмалык һаман бетеп җитмәгән. Әйтерсең лә, бала өстәл рәсеме ясарга керешкән дә, 124 бу ниятеннән кайтып, койрык тагып куйган. Нәтиҗәдә ат та, өстәл дә килеп чыкмаган. Ф. Кульбарисовның «Кешесенә карап» исемле скетчында берсе шайтан, берсе фәрештә кыяфәтле ике студент алынган. Икесенә дә ата-аналары авылдан аена 400—500 сум җибәреп торалар. Әмма, акча муллыгы икесенә ике төрле тәэсир иткән. Беренчесе эчеписереп йөреп, имтиханнарын да тапшыра алмыйча кайтса, икенчесе бүләк итеп анасына тегү машинасы, атасына велосипед китерә. Автор нәрсә әйтергә теләде? Күңеле изгелектә булган яшь кешене акча бозмый, димәкче булдымы? Бу идея дөрес дип тә, дөрес түгел дип тә бәхәскә кереп тормастан, шуны әйтик: _бү эпизод— Каюм Насыйри тарафын нан балалар өчен языла торган әхлак рисаләсе өчен генә ярарлык материал. Шуңа күрә, автор ин- тригасыман нәрсә маташтырырга тиеш булган. Әйбәт студентның бабасы килеп чыга, шулкадәр акча җибәреп торып малайны бозгансыз дип кызын битәрли. Сүз артыннан сүз, драматург укучыны акрынлап әлеге студент та, иптәше кебек, бозык юлда йөридер дигән фикергә китерә (һәрхәлдә шуңа омтыла) дә ахырдан тегү машинасы һәм велосипед белән «таңга калдыра». Укып чыккач, бездә ирексездәи бу пьеса әнә шул финалы өчен генә язылмады микән, дигән шик тумый хәле юк. Югыйсә, кар салкын булганга кулны өшетә дигән «хакыйкать»сыманрак бер фикер әйтү өчен язган дисәк, драматургны кимсетү булыр иде. Башлап язучы хикәячеләрдә бормалы сюжет чире аеруча киң таралган. Лена Шәфикованың «Гафу ит егет!» 21 исемле хикәясе — әнә шуның мисалы. Совхоз электр станциясендә эшләүче Халидә янына бер малай килеп керә дә монтер таләп итә башлый. Халидә үзенең әзер икәнлеген белдергәч, малай борынын гына җыера: рәтлерәк монтер кирәк безгә, янәсе. Бабич дигән кеше (станциянең башлыгыдыр инде күрәсең) киреленмәскә кушкач, малай Халидәне объектка алып китә. Эш катлаулы түгел икән: «... рубильниктан ток китерүче чыбыкның очы мотор 21 «Азат хатын» журналы, 11 сан, 1959 ел. янында янып өзелгән». Биш минутлык эш. Бармы монда хикәя? Монтер барды, рәтләде, китте. Бернинди эчке мәгънәгә ия булмаган көндәлек эпизод. Шулай да журнал бу язманы «хикәя» дип тәкъдим иткән һәм моңа беркадәр нигез дә юк түгел, чөнки автор сюжетсыман бер нәрсә оештырган: монтер чакырырга килгән малай, малай түгел, ирләрчә киенгән кыз икән. Моны Халидә кич белән, ә укучы хикәянең соңгы юлларына җиткәч кенә белә. Инде уйлап карыйк, хикәя ник, нинди фикер әйтү өчен язылган? Кызларыбызның хезмәт сөючәнле- ген күрсәтү өчен, дияр идек, Халидәнең без ни характерын, ни эшен күрмәдек. Егет булып киенгән кызда да андый сыйфатлар ташып тормый. Шулай булгач? Билгелеин- де, авторны кызыктырган, хикәяне язарга мәҗбүр иткән нәрсә — әлеге көтелмәгән хәл. Димәк, әсәрдә төп урын бормалы сюжетка бирелгән, ә хезмәткә караган сүзләр һәм детальләр ярдәмче хәлендә генә калганнар. «Ярый, пьесада шулай да булсын. Ник хикәя язганда вакыйганың көтмәгәнчә бетүеннән куркырга .кирәк? Америка новеллисты ОТенрине кая куясыз?» дип әйтүчеләр булырга мөмкин. Беренчедән, бер пәрдәлек пьеса белән кыска хикәя арасында үтә алмаслык упкын юк. Икенчедән, йөз очрактан берсен- . дә укучыны юлдан яздырып тору, бәлки, чынлап та кирәктер. Дидро- да моңа охшаш фикер бар. «Әлегә булып өлгермәгән әһәмиятле вакыйганы тамашачыдан яшереп тору урынлы булган очракка әсәр нәкъ киресен таләп иткән очраклар күпләп туры килә»2 . Әмма без классик2 Д. Дидро. Собрание сочинений в 10 томах. Рус телендә. Ленинград, 1936 ел, 5 том, 379 бит. 125 лар иҗатыннан никадәр эзләсәк тә, хәтта әнә тул бер очракта да мисал таба алмадык. Өченчедән, О’ Генри артына посарга тырышу үзеңне җайсыз хәлгә кую гына булыр иде. Горький- ның бу язучы турында әйткән матур бер фикере бар. «Юатучыларны, тормыш белән килешергә үгетләүчеләрне, кем генә булуларына карамастан, мин дошман күрәм. Аллага ышанучы кешеләрме алар, О’ Генри кебек язучылармы, — барыбер» 22 — ди ул. Димәк, О’ Генри — юатучы, тормыш белән килешергә әйдәүче. Көтелмәгән рәвештә тәмамлана торган бормалы сюжет нәкъ шул максатка— укучыны бәлли-бәү көенә йоклатып, социаль чынбарлыкның чә- н е ч к ел ә р е и сиздермәү максатына хезмәт итә. «Россия кешләре» исемле новелланы тына күздән кичерик. Полицияне дә куркуда тоткан караклар бандасының башлыгы Брэди Молли исемле кызга гашыйк була. Кызның үтенүе 'буенча ул бандитлыгын ташлый да атасы һөнәренә— тимер-томыр эшенә кайта. Булса булыр шул, дибез, буржуаз җәмгыятьтә дә андый хәлләр очрарга мөмкин. Инде карыйк: вакыйга ничек үсәр дә ничек очланыр. Көннәрдән бер көнне Брэди сөеклесенә Россиядән килгән кеш яка һәм муфта бүләк итә. Гарнитурның бәясе, үзенең әйтүенчә, 425 доллар. Аена күп дигәндә 75 доллар гына эшли торган Брэди өчен бу сумма күбрәк түгелме? Мәсьәлә ачык: ул урлаган. Шулай булмый хәле дә юк: киемнең иң яхшысын кияргә, ризыкның иң тәмлесен ашарга, ви- ноиың иң кыйммәтлесен эчәргә күнеккән Брэди элекке гадәтеннән тыела алмаячак, яңадан караклыгына кайтачак. Әһә, дибез, язучы капитализмның бер әшәке күренешен тотып алган һәм безгә аның асылып ачып күрсәтәчәк. Вакыйга үсә, безнең бу ышанычыбыз ныгый тора. Брэди бүләкне са- тын алганлыгына кызны ничек кирәк алай ышандыргач, алар йөрергә чыгалар. Моллиның муенында — кеш яка, кулында кеш муфта. Менә гашыйклар каршына шымчы килеп чыга. Бер барыняның мең 22 М. Горький. Собрание сочинений в 30 томах. Рус телендә. Мәскәү, 1950 ел, 6 том, 551 бит. сумлык кеш гарнитуры югалган икән. Брэди исә нәкъ шул өйдә водопровод төзәткән. Шымчы стенага терәгәч, егет гаебен үзе ук таный, урладым, ди. Без шулай буласын көткән дә идек. Чөнки кеше көченнән файдалануга, байлык белән хәерчелек арасындагы коточкыч контрастка корылган җәмгыятьтә мәхәббәт һәм хезмәтнең генә гангстерлык кебек әшәке чиргә дәва була алмавын без инде беләбез. Ләкин... ашыгыбрак нәтиҗә ясаганбыз икән. Кайчандыр мехлар белән сәүдә иткән полицейский килеп чыга, яканы танып алып, аның бәясе барлыюклы 12 доллар торганлыгын белдерә, егет кинәт аның авызына суга. Брэдиның кулына, билгеле» богау кигезәләр. Нәрсә булды соң әле бу? — дип чак кына аптырап торгач, укуны дәвам - итәбез. Эш болай булган икән. Брэди гарнитурны чынлап та полицейский әйткән бәягә сатып алган. Ләкин, бүләкнең арзан булуына оялып һәм сернең фаш булуыннан куркып, төрмәгә керүне артык санаган. Теге карчыкның мең сумлык гарнитуры исә үз шкафыннан табылган. ( Бу хикәясе белән О’Генри нәрсә әйтергә теләде соң? Әлбәттә, капитализм җәмгыятенең асылыннан чыга торган бер социаль күренешне фаш итү аның уенда да булмаган. Язучының бар теләге — адаштырып йөртеп һәм' һич көтелмәгән ноктага китереп, укучыны шаккатыру. Хикәядә төп нәрсә — сюжет, ә бу сюжетка салынган мәгънә артык әһәмиятле түгел. Нәкъ буржуаз ’коммерция! Футляры матур булсын, тартмасы кычкырып торсын. О’ Генриның хикәясе бөтенләй үк буш түгел, әлбәттә. Анда билгеле бер мәгънә, бер фикер бар. Бәхет кыйммәтле әйберләр хуҗасы булуда түгел. 75 доллар акча белән дә бә- хетһе яшәргә мөмкин дигән мораль 126 укыйбыз без аннан. Ничек инде моннан соң бу язучыны юатучы димисең? Әлбәттә, бай хыялга ия, тапкыр һәм талантлы О’ Генринец новеллаларында доллар хакимлек иткән җәмгыятьнең теге яки бу реаль күренешләре, кечкенә кешеләрнең шул шартларда интегүе, байлык белән ярлылык арасындагы үтеп чыга алмаслык упкын бер дә чагылмый дип әйтсәк, гаделсезлек булыр иде. Әйе, алар бар. Әмма аның иҗат методы, сюжет кору принцибы хәтта яхшы дип әйтерлек хикәяләрнең дә эчтәлеген ярлыландыра, куелган социаль мәсьәләнең гаять ясалма хәл ителүенә китерә. Ә инде О’ Генринең капиталистик илләрдәге йөзләгән, меңләгән «шәкертләрендә» бу да юк. Сюжетны беренчел итеп, бу сюжетка парнография яисә детектив эчтәлек салып китап базарын тутыра торган хәсрәт-язучылар ту- рыдан-туры реакциягә хезмәт итәләр. М а в ы кты р гы ч л ык әдәбият өчен начар нәрсәмени? Начар нәрсә түгел, бәхәсләшмибез. Әмма нинди мавыктыргычлык? Әгәр язучы күпләрне уйландыра, борчый торган мәсьәлә күтәрсә, бу мәсьәлә күкрәгендә дәртле йөрәк типкән, тамырларында каннар кан йөгергән образларда гәүдәләндереп бирсә һәм бу образларның үзара мөнәсәбәтен тормышчан һәм лаеклы сюжетка оештырса, укучы, һичшиксез, мавыгып, алай гына да түгел, йотылып укыячак. Шулай булгач, ниндидер өстәмә соус, фокус трюклары, сюжет чытырманлыклары кирәк буламы? Мавыктыргычлык мәсьәләсен зур бер эстетик проблема итеп күтәрүнең кирәге каламы? Әлбәттә, юк. Әгәр инде авторның телгә алырлык яңа фикере һәм азмы-күпме оригиналь, тормышчан типлары бул маса, нихәл итәсең, тәмсез әсәрне йоттырыр өчен татлы соуска мөрәҗәгать итәргә кала. Китә шуннан очраклы хәлләр, аңлашылмаучылыклар, ялгышулар, кием алыштырулар, җеп очын яшерүләр, көтелмәгән хәлләр... Моның белән без хаталану, аңлашылмаучылык, көтелмәгән хәлләрне әдәбияттан бө т е н л ә й к уып ч ыг а р ы р г а җ ы е нм ы й - быз, әлбәттә. Юк. Ул чагында Шекспирның «Хаталар комеднясе»н яки Пушкиинын «Барышня-крестьянка» хикәясен кая куясың? Без әсәрдәге персонажлар арасындагы аңлашылмаучылыклар, алар- ның эш-хәрәкәтендәге көтелмәгән хәлләр турында сүз алып бармый быз. Бәхәс автор белән укучы яки тамашачы арасында аңлашылмаучылык булырга тиешме-түгелме, укучыны шаккатыру өчен автор аны бер көтелмәгән хәл артыннан икенчесенә куярга тиешме дигән мәсьәлә тирәсендә бара. Әйе, «Хаталар комедиясе» баштанаяк хаталану һәм аңлашылмау чылыкка корылган. Үзәктә — игез туганнар: ике яшь купец һәм ал арның хезмәтчеләре. Хуҗалар үзара, хезмәтчеләр үзара ике тамчы су кебек охшаганнар. Шуңа күрә ку- пецлар хезмәтчеләрен, хезмәтчеләр хуҗаларын буташтыралар. Шулай ук бүтән катнашучылар бер хезмәтченең гаебе өчен икенчесен тукмыйлар, бер хуҗа урынына икенчесе белән эш итәләр һ. б. Әмма тамашачы бер генә секундка да адашып калмый, бер персонаж белән икенчесен бутамый. Чөнки бөек драматург комедиянең башында ук үзенең геройлары турында тиешле мәгълүматны биреп куйды. «Барышня-крестьянка»да да шул ук хәл. Алексей Берестов сөйгәне Акулинаның күршедәге алпавыт кызы Лиза икәнен хикәянең ахырына кадәр белми. Ә укучы белә: Лизаиың өстен алыштырып егет күзләргә киткәнлеге турында башта ук укыды ич ул. Сюжет «шаккатыризмын» сөючеләр кулына тоттырсаң, «Ревизор* сюжетын да, ышанып әйтергә мөмкин, үзләренчә «кисәрләр» иде. Алар корган сюжет буенча, тамашачы комедиянең бөтен барышында Хлестаковны чыи ревизор дип ышанып торачак. Тик ахырда, хат килгәч кенә, аның бер җилкуар булганлыгын беләчәк. Әмма Гоголь алай эшләмәгән. Комедиянең икен- че пәрдәсендә үк ул Хлестаковның вәкаләтле ревизор түгел, бәлки җиңел табигатьле вак чиновник булганлыгын яшерми күрсәтеп бирә. Ничек инде бу урында Лессинг- ның түбәндәге алтын сүзләрен искә төшерми үтәсең? «Көтелмәгән хәл белән шаккатыру, — ди ул,— кызганыч бер омтылыш! Безне шаккатыру шагыйрьгә нигә кирәк? Үзенең геройларын ул теләсә күпме шаккатырсын. Көтелмәгән хәлдә калачакларын алдан ук белсәк тә, без күңелебез белән аларга катыша алабыз. Ул гына да түгел, нәрсә буласын никадәр алданрак һәм төгәлрәк белсәк, безнең алар белән катышып яшәвебез шулкадәр җайлырак һәм тормышчанрак булачак»23 . Чыннан да, Пушкин укучысы белән качышлы уйнаган булса, нинди хәл туар иде? Иң әүвәл хикәянең укыр өчен кызыклыгы бермә-бер кимер иде. Әйтик, Акулинаның баш әйләндергеч тизлек белән укырга- язарга өйрәнүе укучыны җилкә җыерырга гына мәҗбүр итәр иде. Кызның Лиза икәнен белгән тәкъдирдә исә ул көлә, аңа кызык: «Эх, Берестов, Берестов, — ди ул, — чудак сии. Мөгаллимлек иткән буласың. Кыз инде белеп оныткан». Икенчедән, — бусы иң әһәмиятле- се —хикәяне без реалистик әсәр итеп кабул итә алмас идек. Чөнки укучы Акулиианы чыннан да мужик кызы дип белә икән, әсәр дәвамында ул Берестовны үзенең сыйнфый гадәтзәвыкл арыннан арынган романтик герой итеп күрер иде. Крестьян кызына гашыйк булып, аңа өйләнергә теләү кечкенә нәрсә түгел. Кызның кемлеген белгән укучыны андый ялгыш фикергә китерә алмыйсың инде. «Беләбез без сине,— дияр ул.—Әгәр чынлап та мужик кызына тап булган булсаң, гыйшыкмишык дигән нәрсә синдә кабыныр иде микән. Әнә бит син бүтән крепостной кызлар белән бер дә тәкәллефләнеп тормыйсың». Шулай итеп тамашачыны адаштырып, көтелмәгән финал белән шаккатыру алымының арзанлы, хәтта зарарлы булганлыгын күрсәтү өчен 23 Лессинг. Гамбургская драматургия. Рус телендә. Ленинград, 1936 ел, 186 бит. 24 Д. Дидро. Собрание сочинений в 10 томах. Рус телендә. Ленинград. 1936 ел, 5 том, 379 бит. 25А. Толстой о литературе. Рус телендә. Мәскәү, 1956 ел, 177 бит. 127 китерелгән дәлилләр җитәрлек булса кирәк. Шулай да укучы тәмам күңелен утыртсын өчен соңгы сүзне авторитетларга бирик. «Тамашачыга барысы да ачык булырга тиеш» 24 ,—ди Дидро. «Әгәр драматург юлдан читкә китсә, ягъни ул тамашачыны алдаса яки ялгыш эздән җибәрсә, аның эше хәтәр» 25 .—ди А. Толстой. Ниһаять, шул ук Толстойның һәр драматург бөти итеп тагарлык мондый сүзләрен китерми мөмкин түгел: «Әйтер сүзе булган драматург картасын ачып салудан курыкмый» (шунда ук, 240 б.). Соң без биредә сюжетның ролен кечерәйтмибезме? Укучыны кытыклый торган сюжет бормаларын турайтып, аның мөмкинлекләрен киметмибезме? Бәхәссез, әсәрдә сюжет — бөек компонент. Әмма ул ниндидер абсолют, беренчел компонент түгел. Аның хокукы чикләнгән, эчтәлек, дөресрәге, әсәрнең идея-пробле- масы белән чикләнгән. Әсәрнең әнә шул идея-проблематик эчтәлеген тулы гәүдәләндерүгә хезмәт итә торган сюжет кына тормышчан сюжет була ала. Сюжетны беренчел иттеңме, ул инде кирәклеге чамалы булган әйберләр тутырылган савытка әверелә, һәм, мондый әсәрләр җәмгыятьнең үсешенә хезмәт итү хасиятеннән мәхрүм булып, карта яки преферанс кебек күңел ачу чараларына гына әйләнеп калалар. Әнә шундый тенденция, ягъни сюжетны хөкемдар итеп кую бүгенге көн әдәбиятында үзен нык кына сиздерә әле. Кинофильмнардан яисә спектакльләрдән күңелебезне тары бөртеге кадәр дә баета алмыйча, зангъ булган вакытыбызны һәм түләгән акчабызны кызганып чыккан чакларыбыз аз буламыни? Ерак та барасы юк, менә «Серле моң» спектакле. Нинди олы фикер әйтер өчен язылган бу комедия? Иҗади хезмәт һәм кыенлыкларны җиңү процессында шәхеснең күтәрелүен күрсәтү өченме? һич юк. Бусы аның сюжет савытын җил очырмасын өчен салынган балласт кына. Әгәр шулай әйтергә яраса, идеялелек буявына ману гына. Әсәрдә төп нәрсә — гасырлар буе чәйнәлгән «өчпочмак»ка корылган сюжет. Дилбегә шуның кулында. Дөрес, бу һәм моңа охшаш әсәрләрдә без тамашачы өчен көтелмәгән финал белән очрашмыйбыз. Чөнки андый финал белән мавыгу, күргәнебезчә, сюжетны үзмаксат, беренчел итүнең кырый чиге. Башлап язучылар мондый чир белән авырсалар да, әдәбиятыбыз тулаем алганда бу чирдән арынган инде. Күңелле хәл, билгеле. Әмма «сюжет сюжет өчен» принцибының «гөнаһсыз» күренешләренә дә чик куя башларга вакыт түгел микән?