ТӨРЛЕСЕННӘН
Псевдоним — грек сүзе, грекча ялган исем дигән сүз, татарча яшерен имза, яисә кушамат мәгънәсендә. Псевдонимны язучылар, политик эшчеләр, артистлар, художниклар һәм сирәк кенә фән эшчеләре — галимнәр кулланалар. Культура тарихында бик борынгы заманнарда ук псевдоним кулланган шагыйрьләр, художниклар һәм галимнәр билгеле. Мәсәлән, Данте, Вольтер, Мольер, Микеланджело, Рафаэль һ. б. Болар — барысы да псевдонимнар. Аларныңчын исемнәре: Алигьери, Франсуа Мари Аруэ, Жан Батист Поклен, Буанарот- ти, Санти һ. б. Рус әдәбиятында псевдонимнар язма дини китаплардан башланып китә һәм XVIII йөз рус вакытлы матбугатында бик күп очрый. Революцион көрәш елларында псевдоним белән язылган мәкаләләрнең саны 75—80% ка җитә. Мисал өчен революциягә кадәр чыккан большевистик «Искра» газетасын күрсәтергә була. Бу елларда төрле газетажурңалларда К- Тулин, Вл. Илыш, В. Н. Ульянов һәм Н. Ленин имзалары белән ялкынлы мәкаләләр басылган — алар барысы да бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич УльПСЕВДОНИМНАР ТУРЫНДА янов хезмәтләре, аларның псевдонимнары аныкы. Революциядән соң бу псевдонимнардан берсе—Ленин псевдонимы Коммунистлар партиясенә һәм Советлар дәүләтенә нигез салучы бөек юлбашчының төп фамилиясенә әйләнә. Рус совет әдәбиятының атаклы язучысы Алексей Максимович Пешковның әдәби псевдонимы — Максим Горький шулай ук язучының төп исеме булып китә. Әдәбият һәм сәнгатьнең кайсы гына тармагын өйрәнергә, тикшерергә тотынсаң да псевдонимнар белән очрашасың. Мәсәлән, бер язучының барлык әдәби мирасын, аның барлык язган әсәрләрен туплау өчен, иң башта аның нинди псевдоним белән язганын һәм кайсы газетажурналларда язышканын ачыкларга тиеш буласың. Революцион көрәш тарихын өйрәнәсеңме, әдәбият һәм сәнгать тарихын тикшерәсеңме, аерым дәвердәге матбугатка күзәтү ясыйсыңмы — һәрберсендә псевдонимнар очратасың. Эшең дөрес барсын, фактик материалың, текстларың анык булсын өчен син шул псевдонимнарны ачарга тиеш буласың. Шулай итеп, әдәбиятчы, тарихчы, тәнкыйтьче, укучы алдына яшерен имзаларны ачу проблемасы бөтен киңлеге һәм кыенлыгы белән килеп баса. Безнең әдәбиятта псевдонимнар куллану татар телендә вакытлы матбугат чыгару оешкач — 1905 елдан башлана дияргә була. Ә менә шул псевдонимнарны өйрәнү әле бездә бөтенләй кузгатылмаган хәлдә тора. Татар әдәбиятындагы псевдонимнар укучылар өчен «табышмак» булып торалар әле. Уральски шәһәрендә чыккан «Әльгасрелҗәдит», «Уклар» журналында, «Фикер» газетасында; Казанда чыккан «Әльислах» газетасында, «Яшен», «Ялтйолт» журналларында; Оренбургта чыккан «Урал», «Вакыт» газеталарында, «Карчыга», «Шура» журналларында; Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң чыккан «Кызыл Байрак», «Кызыл Армия», «Эш», «Эшче», «Таң», «Татарстан хәбәрләре» газеталары һәм башка бик күп татар вакытлы матбугаты битләрендә басылган меңләгән псевдонимнарны ачуга әле кул да тимәгән дисәк ялгыш булмас. Революциягә кадәр патша охранкасының эзәрлекләвеннән, цензура күзәтүеннән, фанатик дин Сатлыкларыннан яшеренү өчен әдипләр, революцион эш 152 алып баручы политик эшлеклеләр, галимнәр, художниклар үзләренә төрле яшерен имза алырга—псевдоним кулланырга мәҗбүр булганнар. Билгеле, псевдоним куллануның моңар- дан башка сәбәпләре дә күп, әлбәттә. Мәсәлән, башлап язучылар беренче әсәрләрен бастырганда, әдәбият мәйданында көч сынал караганда, чын фамилияләрен куярга кыюлыклары җитми, уңайсызланалар һәм псевдоним кулланалар. Мәсәлән, Галиәсгар Камал беренче пьесаларыннан — «Бәхетсез егет» һәм «Өч бәдбәхет»не — «Г. Каза- ный» псевдонимы белән чыгарган. Заһидә Бурна- шева беренче шигырьләрен «Гыйффәт туташ» псевдонимы белән бастырган. Галимҗан Ибраһимов «Гыйрфанзадә» псевдонимы белән язган һ. б. Сатирик журналларда көлке шигырьләр, чәнечкеле сүзләр, дусларча шаярулар, пародияләр бастырганда яисә язучы, тәнкыйтьче һәм артистның чын фамилиясе яңгырамый торган, төссез булганда һ. б. очракларда чын фамилияләрне псевдоним белән алмаштыру кулланыла. Псевдонимнарны ачу бик җаваплы эш. Ул күп эзләнүләр һәм тикшеренүләр белән бәйләнгән. Псевдонимнарны ачуның күп төрле юллары бар. Шулардан нигездә түбәндәгеләрне күрсәтергә була: 1. Автор төрле урыннарда псевдоним белән басылган әсәрләрен бергә туплап чыгара һәм шул җыентыгына язган сүз башында псевдонимын үзе ача. Мәсәлән, Габдулла Тукай, «Яшен» журналында псевдоним белән бастырган әсәрләрен җыеп, «Яшен ташлары» исемендә бер җыентык чыгарган. Фәтхи Бурнаш, газета-журналлар- да төрле псевдоним белән бастырган әсәрләрен бергә җыеп, «Шаян кыллар» исемле җыентык төзегән һәм шул китабына язган кереш сүзендә кайбер псевдонимнарын санап киткән. 2. Язучы турындагы төрле мәгълүматларны өйрәнү нәтиҗәсендә псевдонимнарны ачарга мөмкин. Бу мәгълүматлар гадәттә бик таркау булалар. Төрле архив материалларын, истәлекләр, хатларны, көндәлекләрне, отчетларны, гонорар ведомостьларын һ. б. җентекләп өйрәнергә кирәк була. Мәсәлән, 1960 елда Нәкый Исәнбәтнең тормыш һәм иҗат юлы турында Г. Шамуков монографик хезмәт чыгарды. Аңарда Исәнбәт әсәрләренең библиографиясе бирелгән һәм Н. Исәнбәтнең нинди псевдонимнар белән кайсы газета һәм журналда катнашуы әйтелгән. Бу мәгълүматлар аның псевдонимнарын ачуга нигезле дәлил булып торалар. 3. Авторның, барлык әдәби мирасын өйрәнеп, текстларына әдәби-стилистик анализ ясау һәм алынган темаларның бердәмлеген, якынлыгын тикшерү нәтиҗәсендә псевдонимнарны ачыкларга мөмкин (Бу әдәбият белгечләренең, тарихчыларның, өлкән библиографларның бергә коллектив хезмәтләре нәтиҗәсендә эшләнә торган эш). Псевдонимнар сайлау һәм куллануның күп төрле очракларын күрсәтергә мөмкин. Язучы, публицист яки журналист тарафыннан сайланып алынган псевдоним кайвакытта билгеле һәм төгәл бер мәгънәне белдерә (мәсәлән, Дәрде- мәнд, Фидаи, Гыйффәт, Дәрвиш, Гафил бине Габдулла, Сәмави, Мокамай. Русларда ДА. Горький, Д. Бедный, М. Голодный һ. б.). Кайберәүләр үзләренең исем һәм фамилияләренең баш хәрефләрен кыскартып псевдоним ясыйлар. Мәсәлән: Гак — Гадел Кутуй, Шк — Шәриф Камал, Мм — Мәхмүт Мәрҗанл (М. Галәү), Сабур — Сафа Борһан, Буф — Бурнаш Фәтхи һ. б. Язучы исем-фамилиясе- нең актыккы иҗеген кирегә таба үзгәртеп уку буенча эшләнгән псевдонимнар да очрый. Феакут — Тукаев, Сәләй — Сәлах Атнагулов, Рим — Фатих Кәрим. Авторның милләтен, туган һәм торган җирен, яисә берәр әсәренә бәйләнешен күрсәткән псевдонимнар була. Мәсәлән: Татар хатыны — Заһирә Байчурина, Г. Казаиый — Г. - Камал. Күп вакыт юмор-көлке журналларында көлке псевдонимнар кулланыла. Мәсәлән: «Шүрәле», «Гомберрт», «Бичура», «Мин язмадым», «Имзасыз да яраретдинов», «Дөбернуш» — Г. Тукай псевдонимнары. Ф. Әмирханныкы — «Төшмөхәммәт», «Дамелла» һ. б. Нәкый Исәнбәтнең псевдонимнары — «Мәлгунь», «Күкташ», «Каплан», «Башы бозык», «Дамелла Талпан» һ. б. Ф. Бурнаш псевдонимна ры — «Физалба», «Кәбәй», «Иген игүче», «Номерсыз урындык» һ. б. Шуның белән бергә коллектив псевдонимнар да яши. Татар әдәбиятында андый псевдонимнардан: Әүлия һәм компаниясе — 153 Галиәсгар Камал һәм Вәли Шәфигуллин, Шагыйрь- трест — Кави Нәҗми һәм Һади Такташ, Канәзагел — Кави Нәҗми һәм Закир Гали псевдонимнарын алырга мөмкин. Болар ике яки берничә авторның бергәләп язган әсәрләрендә кулланыла. Бер үк чорда бер псевдоним белән ике яки берничә кеше файдаланырга да мөмкин. Мәсәлән, «Дәрвиш» псевдонимын алыйк. Бу псевдоним белән Нәкый Исәнбәт һәм Заһит Нуркин язганнар. Андый псевдонимнарны аеру өчен башта авторларның кайсы җирдә яшәгән һәм нинди газета яки журналда язышкан икәнен ачыкларга кирәк. 3. Нуркин «Кояш» газетасында эшләгән, бу псевдоним белән шунда басылган һәм кайбер мәкаләләрнең астына «Дәрвиш Парчин- ский» диеп тә җибәргән — димәк, Парча елгасы буеннан дигән сүз була, шуның белән аның кайсы «Дәрвиш» икәнлеге ачыклана. Н. Исәнбәт кайбер әсәрләрен шушы ук псевдоним белән бастырган. «Сруҗи» псевдонимы белән дә шундый ук хәл. Революциягә кадәр «Сруҗи» псевдонимы белән «Ялт-йолт» журналында Зариф Бәшири язган, революциядән соң Закир Гали язган. Билгеле булганча, күп кенә кешеләр берничә псевдоним кулланганнар. Кайсы әсәрдә нинди псевдоним куллануның үзенә күрә бер тәртибе дә була. Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимов «Габди» псевдонимы белән әдәби бәхәс, тәнкыйтьбиблиография мәкаләләрен генә язган, аның бер хикәясе дә, бер романы да бу псевдоним белән чыкмаган. Фатих Әмирханның «Ташмөхәммәт» псевдонимы белән сатирик әсәрләре, «Дамелла» имзасы белән әдәби- критик мәкаләләре, рецензияләре чыга, «Марксист», «М-т» имзасы белән политик мәсьәләләргә бәйләнешле мәкаләләре басыла. Габдулла Тукай иң яраткан «Шүрәле» имзасы белән әдәби эшләнеше һәм эчтәлеге белән җитлеккән, яхшы дип уйлаган шигырь һәм мәкаләләрен генә чыгара. Бу турыда аның «Ялтйолт» редакторы Әхмәт Урманчиевка язган хаты бик характерлы факт булып тора: «...Мәкаләләр шәп чыкмадылар, моны «Шүрәле» имзаи шәрифе куймавыннан да аңларга мөмкин...» ди ул. Псевдонимнар ачу, алар- ны тикшерү — гаять җитди, авыр эш. Ул тикшеренүчеләрдән зур түземлелек, күп көч сорый. Фәлән кеше фәлән псевдонимнар кулланган дип санап чыгу белән генә котылып булмый монда. Чөнки бу юл белән бик зур буталчыклар, аңлашылмаулар туарга мөмкин. Нәтиҗәдә шуны әйтергә кирәк: бездә революциягә кадәр һәм аннан соңгы чордагы татар әдәбияты, аның үсүе һәм формалашуы турында күп һәм күләмле хезмәтләр чыгуга карамастан, псевдоним һәм анонимнарны ачуга тиешенчә әһәмият бирелгәне юк. Шуңа күрә күп кенә газетажурналларның тарихы, аларның килеп чыгуы, эше, кадрлары һәм алар турында бик күп башка мәгълүматлар хәзерге көндә дә әле табышмак булып кала. Бу өлкәдә чынлап эшли башларга бик вакыт. М. Бурнашева. ИБРАҺИМ ЙОСФИ БИОГРАФИЯСЕ АЧЫКЛАНА Белми беркем дә, Кайчан тугандыр. Ул хакта сөйләп Җилләр дә исми. Ә бит яшәгән, Яшәгән җирдә Солдат һәм шагыйрь Ибраһим Иосфи. (С. Хәким, «Күргәннәр аны», 1958). Әйе, гражданнар сугышы елларында Ибраһим йосфи (Кушаев( исемле шагыйрь яшәгән. Кулына корал тотып, яшь Совет республика- -сын саклауда катнашкан. Көрәшкән, матур-матур шигырьләр язган. Ибраһим Иосфи турында биографик мәгълүматлар бөтенләй диярлек сакланмаган. Бары тик 1919—1920 елларда Казанда кавалерия командирлары курсларында укуы һәм «Кызыл Армия» газетасында шигырьләр бастыруы билгеле. Курсларны тәмамлаганнан соң, Ибраһим йосфи Урта Азиядә басмачылар белән көрәшкә катнаша, тропик бизгәге белән авырып китә һәм госпитальгә эләгә. Әлегә кадәр бу шагыйрь турында әнә шулар гына мәгълүм иде. Соңгы вакытларда Совет Армиясенең Үзәк Дәүләт архивында аның тормыш һәм хезмәт юлын ачыклый торган документ табылды. Бу—1921 елның 21 мартында Төркстан фронты Политик идарәсендә Ибраһим йосфиның үз кулы белән тутырган анкетасы. Аның аеруча әһәмиятле җавапларын без, татарчалаштырып, күчереп үтәбез: «Ибраһим Йосыф улы Кушаев. Туган 154 елым —1896. Өйләнгән. Адресым: Казан, Вознесен ский, 10. 1916 ел ахырында торган урыным һәм хезмәтем— Яр Чаллысында укытучы. 1916 ел ахырында атамның хезмәте—крестьянчык, хәзер дә шулай. Доход китерә торган милкем (йорт, җир, сәүдә һ. б.) революциягә кадәр дә булмады, хәзер дә юк. РКП (большевиклар) партиясенә 1918 елның октябрь аенда кердем. Казан шәһәренең СуконноСлободской районында исәптә торам. РКПга кергәнче бүтән бернинди политик партиядә булмадым. Башкарган эшем: 1917 елның октябреннән хәзерге көнгә кадәр — «Кызыл көрәшчек газетасының сотруднигы, Сарапул шәһәрендә ! . Сайлану буенча — Ко1 «Кызыл көрәшче» («Красный воин»)—Көнчыгыш фронтның Икенче армиясе политбүлеге газетасы. Татарчасы 1919 елда Казанда чыга. Ибраһим Йосфи газетаның фронтка якын мандирлар курсында куль- тураагарту эшләре рәисе. Партия эшен юлга салу йөзеннән ай ярым Мөселман комиссариатының секретаре булдым. Туган телем — башкорт. Аңарда яхшы укыйм, яхшы язам. Бүтән телләрдән русча, татарча, төрекчә беләм. Татарча яхшы укыйм, ләкин русча— начар, язуым русча шулай ук начар. Белемем гомуми (йосфиның бу сорауга җавабы бик үк ачык түгел — X. Г.), хәрби белемем — Кавалерия командирлары курсы. Курсны тәмамладым. Җыр, рәсем, сәхнә һәм сәнгатьнең башка төрләрен белүгә килгәндә, җавап—14, 16 һәм 19 елларда 3 ел дәвамында труппа артисты булып катнашлык иттем. «Лектор, агитатор, газета сотруднигы һ. б. була аласызмы?»—Тик мөселманча газета сотруднигы Сарапул шәһәренә җибәрелгән эшчесе булырга мөмкин. гына була алам. Төп профессиям — халык укытучысы. 1917 елның октябреннән соң хәзерге көндә биләгән хезмәтем—командир, эскадрон командирының ярдәмчесе. Хәрби хезмәттә булган урыннарым: 244 полкта взвод командиры һәм I Интернациональ кавалерия полкында взвод һәм эскадрон (соңгысы язып бетерелмәгән, «командиры» сүзе төшеп калган булса кирәк, — X. Г.)) Көнчыгыш һәм Көньяк фронтларда булдым. Дүрт тапкыр яраландым, ләкин физик кимчелекләрем юк. Хәзер биләгән хезмәт урыным—эскадрон командирының ярдәмчесе. Хәрби хезмәткә үзем теләү буенча 1917 елнын декабрь аенда килдем. Политбүлеккә ПУРдан 14 мартта җибәрелдем. Имзам Кушаев» 56 . Хатип Госман. БЕР ШИГЫРЬНЕҢ ЯЗМЫШЫ Гаҗәеп язмышка очрый кайбер шигырьләр. Язылуларына күп еллар үтсә дә, халык аларны онытмый — берләрен көйгә салып җырлап йөртә, икенчеләрен, пөхтәләп, художестволы итеп күчереп язып, шамаил итеп түренә элә, өченчеләрен күңелендә саклый. Аерым шигырьләр, билгеле бер вакытка бөтенләй онытылып торалар да, чор һәм заман рухына, халыкның йөрәк кичерешләренә аваздаш бер көндә яңадан хәтергә төшәләр һәм сөйләнеп тә, язылып та, күчерелеп тә йөри башлыйлар. Бөек Ватан сугышы елларында әнә шундый язмышка Мәҗит Гафуриның бер шигыре тап була. «Сугышта хәбәрсез югалган туганга» дип атала ул. Шагыйрь аны беренче бөтендөнья сугышы вакытында, 1915 елда язган. Мәгълүм булганча, М. Гафури «Юктырсың ла, алла», «Ул 56 Совет. Армиясенең Үзәк Дәүләт архивы, 70—296 шәхси эшләр. кем?», «Күңелсез бәйрәм» кебек шигырьләрендә империалистик сугышның кешелек өчен зур фаҗига икәнен күрсәтте. «Сугышта хәбәрсез югалган туганга» шйгырендә дә шул караш чагыла. Анда да шагыйрь сугышта һәлак булган хезмәт кешесенә үзенең туганлыгын белдерә, чын күңеленнән аны кызгануын әйтә. Югансыңдыр каның күз яшь белән, Гаҗиз булып соңгы минутта; Син хәбәрсез югалганнан бирле Шатлык бетте!., торам мин утта. — дигән сагышлы, өметсез юллар белән тәмамлана шигырь. Бу әсәр Бөек Ватан сугышы елларында ни өчен терелеп, җанланып китә соң? Халык аны ничек кабул итә? Мәгълүм ки, һәрбер сугыш та — ил өчен, халык өчен зур фаҗига, рәхимсез сынау. Ул күп корбаннар таләп итә, кайгы- хәсрәт алып килә. Менә шул яктан алганда барлык сугышлар арасында да тышкы яктан охшашлык бар. Бөек Ватан сугышы вакытында да үлүчеләр, хәбәрсез югалучылар күп булды. М. Гафури шигыре дә әнә шул авыр кичерешләргә аваздаш әсәр буларак терелеп китә. Дөресрәге, моны терелү дип кенә түгел, яңадан туу дип атарга кирәк. Чөнки М. Гафури шигыре ничек бар шулай сөйләнеп, укылып, язылып йөртелми — халык аның идея яңгырашына үзгәрәк юнәлеш бирә. Шигыренең халыктан язып алынган һәм безгә билгеле вариантлары моңа бер дәлил. Вариантларда шигырьнең баштагы дүрт строфасы кечкенә үзгәрешләр белән кабатланып бара. Айлар үтте инде, бер ел тулды Аерылганга туган илеңнән...— дигән юллар, мәсәлән, бер очракта «айлар үтте, өч ел була инде» дип *, икенчесендә «айлар үтте инде, дүрт ел булды» 57 58 дип, өченчесендә «күпме айлар, күпме еллар 57Олы Тархан районы, Бакырчы авылында Әүхә- диева Марзиядан 1955 елда X. Гатина язып алган. 58Сарман районы, Минзә- ләбаш авылында Зарипова Фәүзиядән 1946 елда X. Яр- ми язып алган. ТЫНЫЧЛЫК ӨЧЕН КӨРӘШЧЕЛӘРГӘ — МАКТАУ ГРАМОТАЛАРЫ Бөтен дөньяда барган тынычлык өчен көрәштә татар язучылары да актив катнашалар: тынычлыкны яклап, тынычлык темасына багышлап шигырьләр, публицистик мәкаләләр, пьесалар, хикәяләр, романнар язалар, халык арасында агитация- пропаганда эшләре алыш баралар. СССР- ныц Тынычлыкны яклау комитеты дөньяда тынычлыкны яклау буенча күренекле хезмәтләре өчен татар язучыларыннан Н ә- кый Исәнбәтне, Габдрахман Әпсәләм о в н ы, Мөхәммәт Садрины, Илгиз Кәлим удлини ы Мактау грамоталары белән бүләкләде. БӘЙРӘМ УҢАЕ БЕЛӘН Татарстан АССРның 40 еллыгы уңае белән Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы күп кенә промышленность, авыл хуҗалыгы һәм культура алдынгыларын Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләде. Язучылардан Мактау грамотасы Афзал Шамовка, Г абдрахманӘп- сәләмовка, Зәки Нурига, Абдулла Гумеровка бирелде. Татарстан АССРның 40 еллык юбилее көннәрендә күп кенә үзәк газета-журиал- ларында татар язучыларының мәкаләләре, әсәрләре басылды. Республикабыз турында Г. Б ә ш и р о в н ы ң «Литературная газета», А. Шамовның «Литература и жизнь», И. Газиның «Советская Россия», Г. Ид е л л е н е ң инглиз, француз телләрендә Мәскәүдә чыга торган «Mockou news'» («Мәскәү яңалыклары») исемле газеталарда публицистик мәкаләләре урнаштырылды. Тугандаш республикаларның матбугатлары да бу датаны билгеләп до'телэр. Мәсәлән, «Казакъ әдәбияты» газетасының 24 60Сарман районы, Минзә- ләбаш авылында язып алынган вариант. 61Тәтеш районы, Зур Торма авылында язып алынган вариант. үтте» 59 60 , — дип алына. Кайда соң син, туган?., ниләр күрдең, — юлындагы «туган» сүзе — «бәгърем», «җаным», «иркәм», «әтием», «абыем» кебек сүзләр белән алышты- рыла. Иң әһәмиятле үзгәрешләр вариантларның соңгы строфаларына туры килә. Оригиналның һәрхәлдә син үлдең чит илләрдә... дип башланган һәм сугышчының үлемен тасвирлаган төшенке юллар халыкта бөтенләй очрамый. Аларны эчке өмет белән сугарылган юллар алыштырган. Күңел шул ул: берчак шиккә кала, Ә шулай да өмет өзми ул; Син бәгъремнең дошманнарны җиңеп, Исән-сау кайтуын тели ул,~~~ диелә бер варианттаJ . Икенче вариант алдагы сугыш елларында киң таралган һәм «Кошлар кебек» көенә җырлап йөрелгән «Көтәм сине» җырының соңгы строфасын хәтерләткән юллар белән йомгаклана: Таң алдында торып тышка чыксам, Таң кошлары сайрый өзлексез, Хат-хәбәрләр күптән кил- мәсә дә, Көтәм кайтуларың түземсез 61 Ниһаять, бер вариантта лирик герой үз кичерешләрен тагын да кыюрак белгертә. Менә аның сонгы юллары: Мин хәбәрләр көтәм, син дәшмисең, Эндәшмәссең ахры мәңгегә, Мин көтәрмен, бәгырем, мин онытмам Үзем кергәнчегә каберемә. Күңелем сизә, иркәм, күптән инде Ватан өчен корбан булгансың; Дошманнарга илне бирмәс өчен Горурланып каршы торгансың. Синнән соңгы совет батырлары Алга барыр дошман эзеннән, Тамчы кан кыйммәтен тәкъдир итеп, Юк итәрләр дөнья йөзеннән ° Күренгәнчә, кайгы мотивлары өстенлек иткән иске шигырь белән халык «бәхәскә» кергән, аны үзгәрткән, оптимистик тойгылар белән сугарган. Бу үзгәрешләрнең төп чыганагы халыкның патриотизмында, түземлегендә, кайгылар алдында баш имәскә омтылуында, шәхси фаҗигане илне азат итү идеалыннан чыгып бәяли белүендә. М. Гафури шигыренең язмышы совет чорында халыкның дөньяга карашында һәм эстетик бәяләрендә тәрбияләнгән яңа яралгылар, матур үзгәрешләр турында сөйләүче поэтик бер факт ул. И. Надиров 6 Аксубай районы, Дума авылында 1954 елда X. Гатина Фатима ападан язып алды. Фатима апа — гади колхозчы. 1893 елда туган, ире авылның коммунисты булган. Шигырьне Фатима апа иренең үлеменә багышлап һәм М. Гафурнның искә алынган әсәренә ияреп язган