ТАШУЧЫ" ПОЭМАСЫНЫҢ СТИЛЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
Муса Җәлилнең беренче шигырьләре, поэмалары белән чагыштырганда «Хат ташучы» поэмасында тел, сәнгатьчә тасвирлау чараларының халыкның образлы фикерләвенә бик нык якынаюы күзгә ташлана. Бу якынаю әсәрнең, бөтен тукымасында: композициясендә, образны индивидуальләштерүдә, телсурәтләү чараларында чагыла. «Кисәкләр», «Авыру комсомолец», «Кояш һәм директор» кебек әсәрләрендә шагыйрь характерның милли үзенчәлекләрен ачуга игътибар итмәгән иде. «Хат ташучы»да инде зур үсеш күренә. Поэманың геройларын исемнәре белән генә түгел, хәтта кыланышлары, сөйләшүләре, образлы фикерләүләре буенча да башка милләт кешеләре белән бутап булмый. Булатның телендә, фикерләвендә, кыланышларында аның гомумән татар егете икәнлеге генә түгел, ә хәзерге авылда яшәүче, авыл психологиясенә хас сыйфатлы егет икәнлеге дә ачыла (мәсәлән: мәхәббәттә оялчанлык, көнләшү, җыр ярату, хатны җыр белән бизәү. Хәтта исем атауда да милли үзенчәлек сизелеп тора: Тимербулат — Булат, Фәйрүзә — Фәйрүзәкәй). Шагыйрь белән халыкның образлы фикерләвендә кискен чик, аерма юк. Поэмадагы һәр сурәт, һәр чагыштыру, эпитет халык күңеленә якын, таныш; чөнки алар халыкның образлы фикерләвенә таянып, нигезләнеп туган. Җәлил халыкның шат тормышын, геройларның уй- хисләрен халыкның үз-образлы фикерләве аша күрсәтергә омтыла. Геройларның характерын, уй-хисләрен аларның үзенчәлекле образлы фикерләве аша тирән итеп ачу, поэмада халыкның җанлы сөйләменә һәм фольклорга хас сүзләрнең, мотивларның, сурәтләрнең мул кулланылуына китергән. Мәсәлән: Тимербулат катып калды, Акылын җуйган шикелле, Бер кайнар су, бер бозлы су Өстән койган шикелле. Баш әйләнә, баскан җире Урыныннан күчә төсле. Йөрәк хменә хәзер җиргә Өзелеп төшә төсле. Җәлилнең татар халкына хас образлы сүзләрне, тасвирларны актив кул л а н у ы 11 си и о н и м и а р мисалында да күрергә мөмкин. АҮәсәлән, автор Булатның Фәйрүзә белән аңлаша алмаудан туган рухи кичерү, ачулану, көнләшү хисләрен бирү өчен генә дә йөзгә якын сүз һәм сүз тезмәләрен куллана. Халык телендәге күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне куллануда шагыйрьнең шигъри сизү тойгысы үткер. Алар кирәк урында гына, геройларның эчке кичерешләренә һәм вакыйга агышына ярашлы рәвештә генә китереләләр. Аерым урыннарда автор сөйләме дә, герой сөйләме дә образлы сүзләргә, тасвирларга бик бай, ә кайбер җирдә автор хис һәм уйларны образлы чагыштыру, троплардан башка гына сурәтли: Ләкин... Тукта! Ул почтада Хатны санап салган бит! НИЛ ЮЗИЕВ М 130 «Йөз дә ун хат алдым» — диеп, Кулын куеп алган бит! Булат өч ел хезмәт итеп, Бер хыянәт итмәде, Бер хатны да югалтмады, Бер хатны да ертмады. Монда калку эпитетлар, күзгә ташлана торган метафора, метонимия, синекдохалар юк. Булатның саф, борчулы, керсез хисләре, уйлануы төгәл мәгънәле сүзләрдә ачыла. Бу сүзләр Булат хисләрен чын итеп кабул итәргә, игътибарны хисләрнең табигыйлыгына, эчкерсезлегенә юнәлтергә ярдәм итә. Ә менә Фәйрүзәнең тышкы портретын, яки Булатның мәхәббәт хисенең көчлеле- ген, яки аның Фәйрүзәгә килгән хатны күргәч булган рухи халәтен сурәтләгәндә автор образлы сүзләр, үткен, ачык метафоралар, эпитетлар эзли һәм халык фразеологиясен, тропларын, образлы сүзләрен кулланып, шундый ук чынлык белән тасвирлый. М. Җәлил кайбер шагыйрьләр поэзия өчен архаистик дип санаган традицион чагыштыру, эпитет, метафораларны да файдалана. Шунысы да үзенчәлекле, традицион образлар герой телендә генә түгел, автор сөйләмендә дә очрый. Мәсәлән, Фәйрүзәнең матурлыгы халык җырларындагы традицион, даими чагыштыруларда ачыла: Фәйрүзәгә егерме яшь, Шул авылда үскән ул, Алма төсле матурланып, Алсуланып пешкән ул. Буе зифа, тал кебек, Йөзе алсу, таң кебек. Күз карашы чулпан кебек, Сүзе татлы бал кебек. Җәлил татар халык җырларының поэтикасын, аерым алганда, троплар төзү үзенчәлеген бик ныклап өйрәнгән һәм аларны поэмада шактый файдаланган. Мәсәлән, татар халык җырларында лирик кичерешләрне гөлчәчәкләргә бәйләп сурәтләү еш очрый. Шагыйрь Булатның шатлыклы тойгыларын менә шундый традицион чагыштыру аша тасвирлый: Ясмин чәчәк аткан төсле, Чәчәк ата йөрәге. Гөлне сөйгән кояш төсле Елмайгачтын сөйгәне. Халык иҗатына гына хас дип саналган традицион сурәтне Фәйрүзәнең портретын биргәндә дә очратырга мөмкин: Фәйрүзәне бер күргәндә Күзләре ялкын иде. Ялкын күзле Фәйрүзәкәй һәркемгә якын иде. Фәйрүзәне бер күргәндә Яулыгы кызыл иде. Кызыл яулык Фәйрүзәнең Эшләре кызу иде. Беренче мисалдагы эпитетны төзү алымы классик поэзиядә дә актив. Ә менә икенче мисалдагы «кызыл яулыклы» диясе урынга «кызыл яулык Фәйрүзәкәй» дип алу нигездә халык җырлары өчен генә хас. М. Җәлил традицион сурәтләрне, халык фразеологиясен поэманың эчтәлеген, геройларның эчке дөньяларын ачуга буйсындыра, ул образларны яңа эчтәлек һәм яңа төрле мәгънә төсмерләре белән баета, поэтик яктан эшкәртә. «йөрәк яна» дигән образлы тәгъбир татар халык телендә, җырларда^ еш очрый: Ян син, йөрәк, ян син, йөрәк, Ян син, йөрәк, түзәрмен. Янсаң ян, йөрәк, көчлерәк, Түзәлмәсәм үләрмен. Халык телендәге бу образны Такташ «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасында түбәндәгечә кулланды: Ян син, Ян син, йөрәк, Кан бирелгән сиңа янарга. «Хат ташучы» поэмасында исә М. Җәлил бу метонимияне халык җырларына ныграк охшатып, әмма үзеннән шигъри бизәкләр өстәп, эмоциональ яктан тагы да баетып төзи: Шулай бара ике йөрәк Ялкын эчендә көйрәп. Эх... син, йөрәк, ян көчлерәк, Сиңа бит яну кирәк. Янсалар да бу йөрәкләр Ялкыннары тоташмый. Бу образлы юллар Булат белән Фәйрүзәнең кичерешләрен, аларның януларын калку итеп ачып бирә. Халыкның образлы сүзләре бөтенләй яна булып, шагыйрьнеке булып яңгырый башлый: 9* 131 Шулап бара ике йөрәк Ялкын эчендә көйрәп. Бу инде Җәлилнең шигъри табышы, халык иҗатына таянып тудырган уңышлы образы. Эх... син, йөрәк, • ян көчлерәк, Сиңа бит яну кирәк. Бу юлларда да шагыйрьнең оста кулы сизелә. Хис тыгызлыгын сиземләндерер өчен шагыйрь эчке (Эх... син йөрәк — ян көчлерәк) һәм янәшә рифмалар (көчлерәк — кирәк), эмоциональ сүзләр (эх...) һ. б. куллана. Бу алымнар сөйләмне җыйнакландырып, эмоциональлекне көчәйтеп җибәрәләр. Халык җырында хисләр агышы җырчы карашыннан гына чыгып тасвирлана. Җәлил исә сөйләмне күп планлы итеп төзи: монда автор сөйләме дә, автор белән герой сөйләме дә бар. Бу син- таксикстилистик алым халык җырында булмаган бөтенләй яңа интонацияне тудыра. Шул рәвешчә, халык җырыннан да, Такташтан да аерылып торган, Җәлилгә генә хас булган бөтенләй яңа образлы сүз тезмәсе барлыкка килә. М. Җәлилнең фольклор стиленнән, татар халык җырларыннан өйрәнүе, файдалануы' күп төрле юллар белән бара. Ул әсәргә турыдан- туры халыкның үз җырларын да кертә. Эчтәлекне тулыландыруда, Булат белән Фәйрүзәнең мөнәсәбәтләрен ачыклауда ул җырларның билгеле бер әһәмияте бар. Мәсәлән, поэма колхозчыларның җырлап эшкә бару күренеше белән башланып китә. Шагыйрь аларның җырларын әйтеп кенә узмый, ә җырларының эчтәлеген дә язып үтә. Бу җыр укучыга вакыйганың күмәкләшкән колхоз авылында баруын сиздертеп куя. Эчтәлеккә ярашлы рәвештә Җәлил традицион мәхәббәт җырларын да кертә. Ул халык җырларының формакомпозициясен генә алып, бөтенләй яңа эчтәлектәге җыр да тудыра. Мәсәлән, поэманың ахырында Булат белән Фәйрүзәнең бәхетле мәхәббәте турында халык җыры китерелә. Шагыйрь җырның эчтәлеген үзе яза, әмма аны «Дисәнә» исемле халык җыры композициясе калыбында төзи. Поэмадагы яңа җырлар да халык җыры поэтикасы нигезендә язылган. Мәсәлән, «Яз да була, көз дә була» җыры. Беренче строфа халык җырыннан китерелә. Икенче строфаны автор шул ук беренче юлны кабатлау белән башлый, әмма монда инде беренче строфадагы лирик тема тагы да үсә, шагыйрь фәлсәфи төс- тәрәк шигъри фикерне дәвам итә. Монда инде строфа бер-берсеиә логик бәйләнгән юлларны эченә ала. Беренче строфа да бөтенләй башкача яңгырый, беренче карашта кирәкмәс булып күренгән образлы юлларның тирән бәйләнеше ачыла. Өченче строфа беренче һәм икенче строфаны тагы да дәвам итә, алар- дагы фикерне поэтик йомгаклап куя. Җәлил халык җыры поэтикасыннан поэмадагы җырларны язганда гына түгел, гади тасвирлау характерындагы шигырьдә дә актив файдаланган. Гөл сабагын тирбәндереп Язгы жилләр исәләр. Дәртле хисләр сүз аркылы Ак кәгазьгә күчәләр. Бу инде җыр түгел. Автор Булатның хат язу күренешен тасвирлый торган юлларны халык җырлары композициясе, халык җыры интонациясе белән бирә. М. Җәлил татар халык җыры образларын, композиция алымнарын, методик яңгырашын кулланып, поэманың милли колоритлы булуына да, аңлаешлы, гади һәм халыкчан булуына да ирешә. «Хат ташучы» поэмасының стиле үтә музыкаль булуында, «җырлап» торуында шагыйрьнең халык җыры интонациясеннән нык файдалануы күренә. 1934—40 елларда М. Җәлил халык җырлары белән аеруча кызыксына, милли җырларны җыюга һәм өйрәнүгә әһәмият бирә. Мәсәлән, Мәскәү дәүләт консерваториясе янындагы Татар опера студиясенең әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләгәндә, ул 1937 елны 17 татар халык җырын җыеп, редакцияләп, композиторларга музыка язарга хәзерли. «Хат ташучы» поэмасының музыкаль, эмоциональ, лирик стилен, ме- 132 лодик шшырь төзелешен тудыруда шагыйрьнең үзенең җырлар һәм романслар язу буенча тупланган бай тәҗрибәсе дә, музыканы өйрәнүе дә, рус һәм көнбатыш шагыйрьләренең җырларын, шигырьләрен, либреттоларын тәрҗемә итүе дә нык кына ярдәм иткән. Мәсәлән, студиядә эшләгәндә ул 1935 елның апрель-май аенда гына да 19 җыр һәм романс тәрҗемә итә. 1937 елны татар теленә А. С. Пушкинның 20 җыры һәм романсы күчерелсә, шуның яртысын М. Җәлил үзе тәрҗемә итә. Шушы ук елны ул русчадан 10 операдан өзекләр тәрҗемә итә. Болар барысы да аңа классик җыр һәм романслар поэтг.касы белән дә якыннан танышырга киң мөмкинлекләр тудыра. Җәлил лирик-эмоциональ тирәнлеккә, лиризмга ирешүдә классик җыр һәм романслар, арияләрнең поэтикасыннан да файдаланган. Тәнкыйтьтә «Хат ташучы» поэмасы стиленең, шигырь төзелешенең һәм поэтикасының характеры турында берьяклырак фикер йөртүләр очрый. Кайбер иптәшләр поэмадагы бөтен шигырь төзелеше халык җырынча артык стильләштерелгән, шуңа буйсындырылган дип карыйлар. Җәлил поэмада шигырьне татар һәм рус классик поэзиясе үрнәкләренә, Тукай һәм Пушкин шигырьләренә таянып төзи. Монда ирекле шигырь төзелешенең дә, классик шигырь төзелешенең дә уңышлы кулланылуын, Тукай һәм Такташ традицияләренең үстерелүен күрергә мөмкин. Поэманың ритмик һәм интонацион төзелешенә генә күз салыйк. Әсәр нигездә бер төрле үлчәү: 8—7 белән язылса да (тик соңгы сүздә генә автор 10—9 үлчәвенә күчә), интонацион төсмерләргә, ритмик үзенчәлекләргә бик бай. Ритм музыкаль аһәңле, эмоциональ булу белән бергә, хәрәкәтчән һәм динамикалы булуы белән характерлы. Берничә мисал китерик. Бу кырларда без үткән көз Мул арыш чапкан идек. Бу казларны без үткән көз Җырлап озаткан идек. Бу өзек өчен ритмның тулы һәм җиңел агышлы, мелодик булуы, шшгырьиең «җырлап» торуы хас. Бу күтәренке тойгы шатлыклы җиңү тантанасын сиздерү өчен ярдәм итә. Аннан марка ябыштырды, Аннан... Нәкъ шул чагында Бер шик килде: Тукта әле. Хатны кая салырга? Монда инде интонация бөтенләй башка. Шигырьдәге сүзләр генә түгел, тавыш агышы, ритмның өзелүе, өстәмә паузалар тууы да Булатның уенда каршылыклы хисләр көрәшен ачарга ярдәм итәләр. Җәлил һәрбер фикер һәм хис төсмере өчен үзенчәлекле интонацияләр эзли. Шуңа да бер үк строфада күп төрле интонацион төсмерләр очрый. Бу осталык классик поэзиядән— Тукай, Такташ, Пушкин һәм Мая ковскийл ардан килә. Поэмада җыр белән шигырьнең, җыр интонациясе белән шигырь интонациясенең бергә кушылуы әсәрнең бер үзенчәлеге булып тора. Бу үзенчәлек поэманың эчке рухы белән тулысынча акланган. Җәлил Фәйрүзә белән Булатның мәхәббәт тарихына ярашлы үзенчәлекле гомум интонацияне, күңелле, җиңел, күтәренке, иркен, музыкаль аһәңле стильне тудыруга ирешкән. Совет яшьләренең саф һәм бәхетле мәхәббәтләре турында сөйли торган «Хат ташучы» поэмасы халыкның бәхетле яшьлек һәм матур мәхәббәт турындагы җыры булып яңгырый. Кешедәге иң матур чорны, иң саф, изге, шигъри тойгыларны, шатлыклы хисләрне сурәтләү поэмада җыр белән шигырьнең бергә кушылып китүенә, үзенчәлекле яңгырашлы стиль тудыруга китергән. Чын поэтик әсәрләр эчтәлектә генә түгел, эчтәлекнең соравы буенча туган ритмик-иитонацион төзелештә дә яңалык алып килүчән булалар. «Хат ташучы» поэмасы да үзенчәлекле ритмик интонацияле әсәр булды. М. Җәлил шигырь төзүдә җыр композициясен куллану белән бергә, классик поэзиядәге шигырь төзү алымнарын да файдалана. Строфалар дүртәр юллык гади рифмалы (аб вб) тезмә юллардан тора. Ша 133 гыйрь бу чагыштырмача ирекле строфаларны тагы да зуррак (8—36 юллы) берәмлекләргә берләштерә. Бу строфалар хис һәм фикер белән генә түгел, рифма, поэтик анафора яки эпифора һ. б. композицион алымнар ярдәмендә бер-берсеиә бәйләнгәннәр. Шигырьне бу рәвешчә төзү шулай ук классик поэзиядән килә. Монда Такташның шигырь строфаларын берләштерү, Пушкинның «Евгений Онегин» поэмасындагы строфалар төзү алымының да шагыйрь тарафыннан иҗади кулланылуын күрергә мөмкин. Җәлил шигырьне халык җырына түгел, киресенчә, халык җырын, поэтикасын шигырьгә, поэманың эчтәлеген ачуга буйсындыра. Җәлил халык җырлары поэтикасында шигырьне баетуның бер чыганагын күрә һәм классик шигырь төзелешен халык җырлары белән якынайтуда, халык җ ы р л а р ы и д а г ы интонация һәм шигъри чаралар белән баетуда уңышлы адым ясый. Җәлил «Хат ташучы»да халык иҗатының күп кенә тасвирлау чараларыннан, традицион сурәтләреннән файдалана, үзенең талантын, шигъри ялкынын өсти һәм нәтиҗәдә фольклор эчендә эреп югалмаган уңышлы әсәр тудыруга ирешә. М. Җәлил геройларының кичерешләрен, уй-тойгыларын табигый итеп, бөтен нечкәлекләре белән бирүдә, вакыйгаларны сурәтләүдә поэтик синтаксисны да эшкә куша. Җөмләләрнең төзеклеге, гадилеге, җыйнаклыгы, фикергә һәм хискә бай булуы, экспрессив-эмоциональ тирәнлек ягыннан «Хат ташучы» поэмасы шагыйрьнең беренче поэмаларыннан шактый аерылып тора. Бу өлкәдә зур үсеш күренә. Шагыйрь җөмләләрнең гади, аңлаешлы, җыйнак булып төзелүенә нык игътибар итә. Поэмада авыр аңлаешлы, катлаулы җөмләләр очрамый. Беренче поэмалары белән чагыштырганда «Хат ташучы»да синтак- сик конструкцияләрнең баюы, төрлелеге күбәюе күзгә бәрелә. Мәсәлән, «Авыру комсомол ец»та да, «Кисәкләр»дә дә халыкның җанлы сөйләшенә һәм фольклорга хас спита ксик конструкцияләр очрамый диярлек. «Хат ташучы»да Җәлил халыкның җанлы сөйләшенә хас җөмлә төзелешләрен мул куллана. Геройларның эчке кичерешләрен ныклап күзәтү, тасвирлауда лирик типиклаштыру алымнарын куллану риторик әйдәш һәм сорау сүзләренең, эмоциональ характердагы җөмләләрнең бик актив булуына алып килгән. Җәлилнең сорау һәм өндәү җөмләләрне кулланудагы бер үзенчәлеген дә әйтеп үтәргә кирәк. Беренче җөмләдә автор укучыга яки герой үз-үзеНә сорау белән мөрәҗәгать итә, ә аннан соң аларның ук җаваплары китерелә. Мәсәлән: Велосипед йөртүченең Талмыймы икән беләге? Талуын талмый да беләге. Бик яна шул йөрәге!.. Велосипед йөртүченең Ник яна соң йөрәге? Нигә янмасын йөрәге, Алдап йөргәч сөйгәне. Сорау һәм җавап бирү алымы татар халык җырларының поэтикасына хас күренеш. Җәлил бу алымны иҗади рәвештә үстереп, геройның эчке кичерешен ачу өчен уңышлы файдалана. Югарыдагы мисалда шагыйрьнең поэтик синтаксисындагы башка үзенчәлек тә — сүзләрне һәм сүз тезмәләрен кабатлау да күренә. Сорау — җавап рәвешендәге бу кабатлау сөйләмгә аеруча бер җылылык бирә, үзенчәлекле интонация тудыра. Мәсәлән: Менә шундый айлы кичтә. Шундый тын күл буенда, Шундый моңлы, шундый серле. Тулган айның нурында, Гашыйкларның йөрәгендә Сөю .хисе кабына. Бу строфада күрсәтү алмашлыгын кабатлау фонны поэтик итеп күрсәтергә ярдәм итә, табигатьнең матурлыгына укучының игътибарын юнәлтә. Фәйрүзәгә ике хат бар: Берсе аның үзеннән. Берсе — зәңгәр конвсртлысы, Белмим, кай юньсезеннән. Тимербулат ике хатны Бер ала да, бер куя. Ике хатны ике якның Хәнҗәре төсле тоя. Ике хәнҗәр очрашырлар Бер йөрәк тупсасында. 131 Монда автор Булат йөрәгендәге көнләшү хисләрен, аның ике хатны күргәннән соң булган эчке өзгәләнүләрен ныграк сиземләндерү өчен «бер» һәм «ике» сүзләрен кабатлый. Булат өчен Фәйрүзәгә ике хат килү һәм шуны илтеп тапшыру җиңел түгел. Икенче хатны—зәңгәр конверт- лысын ул «көндәш»е итеп карый. Үзенең хатында аның саф хисләре язылган. Шуңа да автор «ике хат» сүзенә аеруча нык басым ясый, бу сүзләрне кат-кат китерә. Җәлил «ике» сүзен анафора рәвешендә юл башында да, юл уртасында да, юл аша да, строфа аша да яза. Хисләр тыгызлыгын һәм каршылыгын сиземләтер өчен автор «ике» сүзен «бер» сүзе белән каршы куеп та, «хат» сүзен «хәнҗәр» сүзе белән алыштырып та куллана. Сүзләрне һәм җөмләләрне кабатлауда шагыйрь үзен иркен хис итә: ул бер юлда, яки бер строфа эчендә генә кабатлау белән чикләнми, ә ерагайтылган, бер-берсеннән еракта урнашкан кабатлауларны да, аерым сүзләрне генә түгел, аерым юлларны, хәтта строфаларны кабатлауларны да куллана. Мәсәлән, автор Булатның Фәйрүзәгә килгән зәңгәр конвертлы хатны күрү моментын төрле урында бер үк строфа белән сурәтли: Хатны күргәч, каушап китә, Кинәт төсе агара. Куллары да калтырана Ачуы да кабара. Яисә: Тимербулатның үзәген Шушы Фәйрүзә өзә, — дигән юлларны Җәлил төрле урында төрле төсмер белән, бөтен поэма буенча кабатлап бара. Бу кабатлау поэманың төп сюжет сызыгын, Булатның Фәйрүзәне өзелеп яратуын, аның йөрәгендәге мәхәббәт хисләрен калку итеп һәм ачык итеп күрсәтергә булыша. Поэманың шушы юллар белән башлануы да очраклы түгел. Җәлил анафораны гына түгел, эпифораны да геройларның үзара тотышларын, уй-тойгыларын ачуда уңышлы файдалана. Мәсәлән: Юри уйнап тарткан булды, Кочаклап кыскан булды, Фәйрүзәсе качкан булды. Агачка поскан булды. Булат уйнап куган булды, Кочаклап алган булды, Фәйрүзәсе көлгән булды, Битен каплаган булды. «Булды» фигылен һәр юл ахырында кабатлый. Әмма һәрбер юлда төрле фигыль белән куша. Нәтиҗәдә, бу сүз һәр юлда аерым эчтәлекне ача, ә гомумән бөтен тасвирланган күренешкә үзенчәлекле бер аһәң, экспрессив төсмер бирә, укучы күз алдына Булат белән Фәйрүзәнең үзүзләрен тотуларын нәфис һәм саф итеп күрсәтә. Бу фикергә ышану өчен, мисалны «булды» сүзеннән— эпифорадан башка укып карыйк: . Юри уйнап тартты, Кочаклап кысты... һ. б. Әлеге лирик күренешнең сафлыгы, матурлыгы бөтенләй югала да кала. Диалог поэмада күбесенчә Булат белән Фәйрүзә арасында бара һәм ул Булат характерын да, Фәйрүзә характерын да тулырак итеп ачарга ярдәм итә. Диалогны куллану хикәяләү стилен тагын да җанландырып, баетып җибәрә, геройларның уй-хисләрен һәм вакыйга-күренеш- ләрне конкрет итеп күз алдына бастырырга ярдәм итә. Диалогны оста итеп төзүдә шагыйрьнең драматик поэмалар, либреттолар язу буенча («Алтынчәч», «Илдар») туплаган бай тәҗрибәсе нык ярдәм иткән. Җәлил герой сөйләшендәге конкрет психологик халәтне, геройның үз-үзен тотышын телдәге, шигырьдәге күп төрле алымнар ярдәмендә тудыра. Фәйрүзәкәй! Дөресме бу? Син чынлап сөясеңме? Миңа булган мәхәббәттән Шулай көрсенәсеңме? Эмоциональ рухтагы сорау җөмләләр, иркәләп әйтелгән эндәш сүз (Фәйрүзәкәй), инверсия алымы (дөресме бу), җөмләне кыска итеп төзү (дөресме бу?) —барысы да Булатның тойгы-хисләрен ачарга ярдәм итәләр. Җәлил диалогларда халыкның фразеологик әйләнмәләрен (тегүченең итеге юк, читекченең читеге) , лирикэмоциональ сүзләрне (әйтче, бәгърем, җаным, Фәйрүзә- 135 кәй), риторик әйдәшүләрне, лирик кабатлауларны, инверсияләрне, үзенчәлекле синтаксик җөмлә төзелешләрен, өндәү һәм сорау җөмләләрне актив кулланып, сөйләмне индивидуальләштереп төзи. Монолог— аерым геройның уйтойгыларын, үзенең уйлавы, кичереше рәвешендә сурәтләү—Булат һәм Фәйрүзәнең эчке дөньясын, кичерештойгыларын укучыга конкрет сиземләрлек итеп күрсәтергә ярдәм итә. Поэмадагы ситуацияләр, авторның поэманы психологик характерда коруы бу алымның шактый актив куллануына китергән. Җәлил геройның монологын күп төрле формада, күп төрле композицион алымнар ярдәмендә бирә. Поэмада иң актив кулланылган алымнарның берсе — геройның уйкичерешләрен турыдан- туры сурәтләү. Автор: «Булат уйлый...»— дип яза да, геройның нәрсә уйлаганын язып китә. .Автор, геройның рухи диалектикасын аның үз сүзләре белән сурәтләүне, уйлану процессын бирүне нигездә Булат образын сурәтләгәндә генә куллана. Булатның монологуйлануында аның матур рухи сыйфатлары, йөрәгендә һәм аңында барган хисләр-тойгылар көрәше ачык һәм тулы чагыла. Җәлил монолог-уйланудан башка монолог-хат формасын да куллана. Бу хатларда һәр ике геройның иң якты, иң изге, иң саф, иң күтәренке хисләре гәүдәләнгән. Хатның эчтәлегендә дә, телендә дә ике геройның индивидуаль үзенчәлекләре ярылып ята. (Мәсәлән, Булатның шигъри табигате, хис кешесе булуы аның хатка шигырь өстәп язуында да чагыла.) Җәлил автор интонациясеннән персонаж интонациясенә, автор сөйләменнән диалог һәм монологларга бик оста итеп күчеп китә. Менә бер мисал: Аның нишләп утырганын Яшьләр бар да сизәләр. Шуңа күрә бу урамнан Шаулашмыйча узалар. — Тссс... туктагыз, чү, егетләр, Ул ятмаган, ул эшли... Аның эше бик җаваплы, Шауламагыз, килешми. Ах, юкка сез туктадыгыз.' Ах, юкка сез тындыгыз... Сезне ишетеп, өй алдына Йөгереп чыккан инде кыз... — Әйдә, дуслар, ашыкмагыз. Минем янга керегез... Өр-яңа бер нәрсә таптым, Тизрәк кереп күрегез... Шул сүзләрдән соң яшь егетләр Колакларын угалап, Берсен-берсе төртәтөртә Эчкә кереп тулалар. Менә бу өзек үзенең композициясе белән гаҗәп бай, катлаулы сөйләшүне эченә ала. Әлбәттә, мондагы үзенчәлек сөйләмнең автор сүзен дә, урамнан үтеп баручы егетләр сүзен дә, героиня сүзен дә эченә алуында гына түгел, ә бу сөйләмнәрнең бирелү алымнарында, бер субъектив- экспрессив яссылыктан икенче аспектка күчешендә. Җәлил бу күчешне «диде», «әйтте» һ. б. сүзләр белән түгел, ә сөйләмнең үз эчендә лек- сик-синтаксик, стилистик алымнар ярдәмендә тудыра. Бу өзеккә сөйләмнең субъектив-экспрессив яктан күп планлы булып оештырылуы хас. Беренче строфадагы автор сүзләре обстановканы күз алдына бастыра. Ә икенче строфада сөйләм урамнан үтеп баручы егетләргә күчә. «Тсс... туктагыз, чү, егетләр», — дип башлаган җөмлә сөйләмнең егетләргә күчүен белдертә. Ә өченче строфадагы: Ах, юкка сез туктадыгыз, Ах, юкка сез тындыгыз... сүзләр егетләргә дә, тулысыңча авторга да карамый. Бу — лабораториядә утыручы Фәйрүзә хисләре, уйлары. Фәйрүзә хисләре строфаның икенче өлешендә автор сөйләме белән тоташып китә. Ә аннан соң Фәйрүзә сөйләме башлана, аны автор алыштыра. Җәлил, шул рәвешчә, кирәк урында сөйләмне күп планлы итеп оештыра. Шунысы да үзенчәлекле, автор уртак сөйләмне нигездә Булат образын сурәтләгәндә куллана. Фәйрүзә образы исә күп очракта Булат карашында, уйлавында, күрүендә, яки Булат белән автор аспектлары бердәмлегендә ачыла. Бу стилистик алым персонажларның характерын тулырак, эчке дөньяларын ныграк ачарга, тирәнрәк психологик анализ ясарга ярдәм иткән. Мус а Җә лилнең « Ш е в ч е н ко д а н өйрәнергә» исемле мәкаләсендә шундый сүзләр бар: «Мине Т. Шевченконың поэма һәм шигырьләрендәге искиткеч халыкчанлык, эмоциональ тулылык, сәнгатьчә гадилек сокландырды. Ул җанлы халык телендә язган һәм үткен халык сүзләрен, тәгъбирләрен һәм әйтемнәрен мул кулланган, украин крепостной авыл тормышының ачык картинасын тудырган». Бу эпитетлар «Хат ташучы» поэмасына ук соралып тора. Җәлил поэмасында да халыкчанлык, көчле лиризм, эмоциональ тулылык, гадилек хас. Бу—әсәрне матурлый, укучыны сокландыра торган, сәнгатьчә гадилек. Җәлил дә җанлы халык телендә яза, халык иҗатын, фразеологиясен мул файдалана. Тик эчтәлектә зур аерма бар. Шевченко украин крепостной авыл тормышының фаҗигале картинасын тудырса, Җәлил социалистик җәмгыятьтә бәхеткә ирешкән гади кешене, аның матур мәхәббәтен, якты язмышын тасвирлады. «Хат ташучы» поэмасының халыкчан стиле авторның — шатлыклы тормыш, бәхетле яшьлек, матур мәхәббәт турындагы шигъри фикерен укучыга тирәнрәк җиткерергә ярдәм итә.