Поэзия
РИНАТ РӘХИМОВ ЕЛГАЛАРНЫҢ БОРЫП АГЫШЫН Тирә -як тын. Иртыш тыныч кына Агып ята иске эзеннән... Ярларыннан инде киң далага Баганалар рәте тезелгән. йөгерек Иртыш Тоеп, сизеп ага, Күреп ага үзенең язмышын... Коммунизм атлый Себер буйлап, Елгаларның борып агышын. ҖӘЙГЕ УРМАН "\әй көнендә, чыклы иртәдә Нарат ботаклары арасыннан Кояш нуры көлеп киткәндә, Чалбар балакларын юешләтеп, Таныш сукмаклардан үтәргә, Витаминлы юа, кузгалактан Яңадан бер авыз итәргә Чык син, иптәш! f Яңгырдан соң һава чиста була, Тутырып сула нарат һавасын. Бүләк итү өчен эшчеләргә Озоннарны җыйнап аласы! Их, Түкми-чәчми алып кайтыр идем, Пакетларын кайдан табасың? Сандугачлар сайрый, сандугачлар... Дистәгә бер тулмый дисәнә; Сайратырга иде алып кайтып Мехчыларга, Яңа бистәгә. КЫРЛАР КӨТЕП КАЛДЫ «Яратам мин хезмәт Казанын... Җырлап үсә Казан, ә җырының һич кенә юк кебек азагы. һәр ташына тирән ихтирамым Яшь Ульянов йөргән Казанның. Оныта алмыйм ләкин, оныталмыйм Мине кырлар көтеп калганын. АГРОНОМ СӨЕНӘ ^ИЛ көчәя... Тыныч очкан тилгән һава дулкынында тирбәлә. Бодай кырын караңгылык баса — Болытлардан төшә күләгә. Яңгыр бөртекләре энҗе булып Туфрак куенына сибелә — Ике гашыйк кавышканын күреп, Агрономның күңеле сөенә. 84 КАМИЛ МОСТ АФИН ВАТАНЫМ ^Тумаган да әле булганмын мин, Ә спн Күпме бүләк Өлгергәнсең миңа әзерләп: Мине көтеп, Күктән кояш көлгән, Кызыл мәкләр Чәчәк аткан, җирне гүзәлләп. Мине көткән Идел бакеннары, Ак каеннар, Карлы таулар, яшел тугайлар... Сәйдәшләрең, солдат Мусаларың Минем өчен Бишек җырын язып куйганнар. Мин туганда Миңа бүләк булган Тук башаклар, Казан күген кискән яшеннәр... Даһи Ильич мине, Кулын изәп, Сәламләгән һәм елмайган миңа рәсемнән... Мин туганмын... Минем шанлы чорым, «Яшә!» — диеп, Баш очыма минем иелгән... Әйе! Гади татар малаена Бөтен тормыш Иң зур байлык итеп бирелгән. БӨРКЕТ Ул музейда тора. Коры үлән Тутырганнар аның эченә. Ләкин ышанасың ирексездән Аның мәгърур, горур көченә. Хәрәкәтсез каткан күзләреннән һаман китми ирек шәүләсе... Чын тимердән коелганмы әллә Канатлары, бөтен гәүдәсе? Музей тәрәзәсен ачып җибәр — һәм ул гүя кинәт талпыныр, Җәяр канатларын, очып китәр, Элеккечә Өскә Атылыр... Ә син, чыпчык, кара, нинди тере, Җим эзлисең әнә тузанда... Тере... Әмма биек менәр өчен Кирәк Бөркет булып туарга.