Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

БАР УРАМНАР ТЫНСА ДА -Йөрим төнге урамнарда, Күңелгә моң кем сала. Күңелгә моң кем сала? һични генә эшләп булмый, йөрәккәем минем тынмый Бар урамнар тынса да, Бар урамнар тынса да. йөрим төнге урамнарда, йолдызларны күрсәнә, йолдызларны күрсәнә. Мәхәббәт кышын да сулмый, йөрәгемдә ялкын сүнми Күктә йолдыз сүнсә дә, Күктә йолдыз сүнсә дә. йөрим төнге урамнарда Карлар явып торса да, Тәрәзәләр туңса да. Миңа бит, дуслар, шул җитә — йөрәккәемне җилкетә Бер генә ут булса да, Бер генә ут булса да. ТУГАЙГА ЧЫКЛАР ТӨШКӘН -Болында — тугайларым, Тугайда — томаннарым. Барысы-барысы минеке Тугайдагы малларым. Тугайга чыклар төшкән, Чыкларны кошлар эчкән. Көтүчене дә берәрсе Көтәдер әле кичтән. Урманда — аланнарым, Аланнарда — малларым. Барысыбарысы минеке Шул бәхетле таңнарым. Аланга чыклар төшкән, Чыкларны кошлар эчкән. Көтүчене дә берәрсе Көтәдер әле кичтән. МӘҖЛЕСТӘШЛӘР -Кемнәр генә юк бу мәҗлестә: Чакырып алгач аны кем дә килә, Чакырмый да дусны дус табар. Гомергә җир сөргән кешеләр монда, Җирнең уен белгән осталар. Кемнәр генә юк бу мәҗлестә: Кыстаганны без бик көттермибез, Күңел булсын өчен кыстап ал. Гомергә йорт салган кешеләр монда, Авылда дан тоткан осталар. Кемнәр генә юк бу мәҗлестә: Юлдан арып кайткан шоферларның Бокалына, әйдә, өстә бал. Фермалардан менгән кызлар монда, Илне сөендергән осталар. Мондый кешеләр белән бер табында Утырырга язсын тагын да. ҖИЛЛӘР УЙНЫЙ ГАЗИМ ҮРЕНДӘ -Куша озак яткан уйларым: Син яз инде аны, яз инде... Бер тынмас җан булыр икән дип, Сөйли иде халык Газимне. Эш кешесе гадәт буенча Күршесенә башта күз салган: — Уян, әйдә — Газим уянган, Әйдә, кузгал — Газим кузгалган... Шулай йортлар салып йөргәндә, Аена бер тапкыр булса да, Өйләренә кайта осталар Кереп чыгар өчен мунчага. Ат очраса юлда, бүтәннәр Сузылганнар тизрәк чанага. Газим яннан җәяү атлаган, Өйдә булган ул бер чамада. Мунча кергән кышкы юлдан соң, Тәне дә пакь аның, пакь — җаны. Базаргача са'клый алмаган Ерак яшерсә дә акчаны. 5 Күңел һаман эзли юаныч, Күңел һаман никтер ашкына: Базарларда атын алмашты, Өстәү бирми, башка баш кына. Бер үк йортын бер үк нигездә Әллә ничә салды күчереп. Хатыны да чуар йодәген Җитми иде аның төшенеп. Кем яшәгән җирдә хыялсыз, Ишеткәннәр үзенең теленнән: «Авыл баена, әйе, үч итеп, Салсаң иде менә тегермән.» Гражданиар сугышы, ачлыгы... Бәхет дигән нәрсә — тик алда. Тернәкләнә төшкәч, хәл кергәч, Уйнарга юл бирде хыялга. Урман, урман, мари урманы... Мари өчен генә үсәме? Газим хәзер көнгә икешәр Чапты чыгып, аты өшәнде. Ат өшәнсә — атка алан бар, Алан гүя атның тубалы... Үзе кисте, үзе ташыды, Күтәрешер дуслар бураны. Авыру екса, әгәр чирләсә?.. Эшсез ятмас, барыр үрмәләп. Тегермәнгә урын сайлады, Байныкыннан бераз үрдәрәк. Тамагы тук булса шул җитәр, Кимрәк алыр көрәк онын да. Тик әйләнсен генә тегермән,- Күренеп торсын калку урында. Җеген җеккә китереп эшләде, Эш терәлгәч килеп валына, Тегермәннең валын куярга Өмә белән халык алына... Аннан бирле шактый җил исте, Төрле якка җилләр борылды. Әле дә булса Газим <ил белән, Ул борынгы бер карт, борынгы. Үлгәндә ул тәрәзәсеннән Тегермәнгә күзен төшергән: «Юк, ярамый сезгә туктарга...» Канатлар да гүя төшенгән. Җилләр уйный Газим үрендә, Гел чакырды бу үр Газимне. Шунда йөрим мин дә кайчакта, Күңел сагына ничә яз инде... 6 ХӘЙРУЛЛА Ялганларга бераз ярата, Борчак сибә бераз Хәйрулла... Юк, зыянлы кеше түгел ул, Эштә - таян, юлда — аерылма. Хәйрулланың үзенең өе бар, Иелеп кер — өе тәбәнәк.. Кечкенә мич, ипи сыймаса, Бәрәңгеләр шунда тәгәрәт. һөнәре бар шулар өстснә: Кергәч тә үк чыпта станы... Өе тулы кызлар, кызларга Бар да закон — аның кушканы. Дөрестерме, белмим, Хәйрулла Ул сүзләрне салмый чутка да: Өйләнгәч ул, имеш, хатынын Алып кайткан төреп чыптага... Чабатасы үтсә базарда — Капка саен туктар Хәйрулла. Тавышы ярыр бөтен урамны, Ул көнне ул төкерә кайгыңа. Шундый чакта сөйләт син аны, Малайларга вакыт әрәмме? Беркая да китми барыбер Безгә дигән салкын бәрәңге. — Сугыш кырында,—ди, — очраттым Кәбестәнең шундый яфрагын... Сөйли шул бер яфрак астында Йөзләп солдат качып ятканын. — Бервакыт, — ди, — бакчам артына Егылып төшкән иде бу кояш... Күп төпченсәң, туктый сөйләүдән, Әй, белер.без әле укыгач. — Без менгездек аны югары; һәр йорт саен җыйдык бастырык. Як-ягыннан дәррәү алдык та Үз урынына куйдык бастырып... Минем бер дә истә калмаган. Хәтерләмим ул ат җиккәнне... Атсызлыгы өчен киң итеп Биргән аңа ходай җилкәне. Урламады, бүтәннәрнең дә һич ошатмый иде урлавын. Тик урманнан ул буш чыкмады, Керсә — айкый калын урманың. Рәнҗегәндер бәлки юкәләр: «Хәйрулланың кулы каерылсын...» Ун чакрымнан сөйрәп кайткан ул Аркасында юкә .кайрысын. Берсендә ул капкан, урманның Сакчылары аны каптырган. — Илт,— дигәннәр,—теге авылга... Ә Хәйрулла басып чак торган. — Илтегез, — дип, җиргә бәргән ул,— Чабаталык бары, ипигә... Алмаш-тилмәш илтеп бакканнар, Күтәргәннәр бүлеп икегә. Юк, алай да, имеш, булмаган. — Мә, юкәңне, мә, ал, Хәйрулла... Җилтерәткән Хәйрул төргәкне, Тузан уйный икән, әй, юлда... Көне авыр, күреп торасың Очын-очка көчкә ялгавын. Җиңеләер кебек тормышы Кушса кайчак әз-мәз ялганын. Чабатадан аннан җылы аз, Сатты, йөрде үзе киеп тә... Кояшны ул кыштан сагына, Тотар иде һаман биектә. Утызынчы елда колхозлар Хәйруллага җәйде кочагын... Колхоз юри аңа тапшырды Сакларга дип үзенең борчагын. Борчакны ул инде сипмәде, Кояшны гел күзен алмастан, Төшмәгәе дигән шикелле, Карап кына ятты шалаштан. ТАРТАР Мш туктасам—туктый, арышлардан Тагын тавышы килә тартарның, һәрнәрсәгә үземчә күз салам, Бер шагыйре мин дә татарның. Бер тирәдә гел әйләнде гомер, Бер тирәдә шуңа бар моңым. — Тар-тар, — ди ул, үртәп искә төшерә Сукмагымның минем тарлыгын. Бәлки, тардыр, ләкин тапталмаган... Берөзлексез яла кем яга! Мин бәхетле: фәкать шул сукмактан Керсәм генә шигъри дөньяма.