ӨЧЕНЧЕ КИТАП
Әйе, безнең алда — китапларның өчесе дә: «Таңгы җыр», «Яшь каеннар» һәм «Чәчәк бирәм сиңа». Беренче китап — 1953 елда, икенчесе — 1956 елда һәм өченчесе — «Чәчәк бирәм сиңа» 1— 1959 елда чыккан. Билгеле, эш вакытта тына түгелтүгелен, ләкин вакыт та файдага эшли бит! Әгәр шул өч китапны чагыштырсаң, вакыт факторының Зәет Мәҗитов файдасына эшләвен күрербез. Җыентыклар арасында аерма шигырьләрне тематик яктан төркемләү, урнаштыруда ук сизелә. Баштагы ике китапта шигырьләрне тематика буенча туплау шактый аксый әле. Бу яктан алганда, «Чәчәк бирәм сиңа» нык аерылып тора: шигырьләр «Шаулый яз айлары», «Яна өйләнешкән дусларга» һәм «йокы чүлмәге» исемле баш асларында тематик яктан берләштереп бирелгәннәр. Моңа, билгеле, формаль нәрсә дип кенә карарга ярамый. Чөнки шигырьләрне билгеле бер эзлеклелектә берләштереп бирү эчтәлекне тизрәк һәм тулырак аңлауны җиңелләштерә. Авторның акрынлап булса да китаптан китапка үсә баруы бәхәссез. «Таңгы җыр» һәрьяклап беренче адым дип атала ала. Андагы шигырьләрнең күбесе декларатив тонда язылганнар, төп игътибар тема актуальлегенә бирелгән, сыйфат ягына җитәрлек игътибар булмаган, ул шигырьләрдә күп сүзлелек үзен нык сиздерә. Менә «Таңгы җыр»дагы «Мин сизәм» белән «Чәчәк бирәм сиңа»дагы «Илһам» шигыре. Аларда, асылда, бер үк фикер бирелә: 55 Дәртле көн, Кайчан туса да, Бу бер дә гаҗәп түгел; Үзе җыр булгач туган җир. һәрвакыт көйли күңел. («Мин сизәм...», 15 бит.) Яктыра кырлар, ’Зәет Мәҗитов, «Чәчәк бирә м сиңа», Татарстан китап нәшрияты, 130 бит, 1959 ел. Уяна илем... Уяна илем — Илһамым минем. («Илһам», 19 бит.) «Илһам» үзенең формасы, интонациясе һәм урынлы сайлап алынган детальләре белән «Таңгы җыр»- дагы беренче шигырьдән уңышлырак чыккан. Бу урында детальләр турында берикс сүз әйтәсе килә. «Яшәсен»- нәр, «юл бирегез» кебек коры чакыру — өндәү рәвешендә язылган юллар белән генә бүгенге көннең сулышын бирү мөмкин булмавы ачык. Тормыштан алынган тирән фикерле, йөрәккә ятышлы детальләр, образлар ярдәмендә язылган шигырьләр генә укучының күңеленә җитә ала. Бу яктан караганда да 3. Мәҗитов- ның акрынлап булса да үсә баруы, эзләнүе, шигъри детальләргә шактый нык кына игътибар итүе күренә. Менә «Әнкәй» шигыре. Автор ул шигырьдә авыр сугыш елларын искә төшерә, бүгенге бай, мул тормышыбыз турында сөйли: Тукта, улым, кисмә шулкадәр, Шулкадәрле мулдан турама; Бел, дөньяның бик күп чатында Сынык өчен адәм сорана. (7 бит.) Бер сынык икмәк. Шушы кечкенә генә деталь аша автор шигырьгә шактый зур мәгънә сала алган! Яисә дүрт юлдан торган «Кыш» шигырен алыйк: Матур ич кыш, әгәр белсәң үтәрен. Карлар беткәч, елмаеп яз җитәрен. Матур синең ачуланган чагың да, — Кышың үткәч, язың килсә тагын да. (71 бит.) Биредә дә табпгый-гадәти булган һәм урынлы сайлап алынган де- тальобразлар (кыш, яз) аз сүзләр белән күп нәрсә әйтергә мөмкинлек биргәннәр. Бу җыентыкка 41 шигырь һәм бер поэма тупланган. Туган ил һәм аның хуш исле үлән, чәчәкләр үскән Ә болыннары, җил-буранлы кышлары һәм кояшлы язлары; сөю-мәхәббәтг гаилә кору, үзара мөнәсәбәт һәм, ниһаять, «йокы чүлмәкләре» — җиңел эш эзләп шәһәргә килүче кайбер егетләр, теле белән активист Идрисләр, бармагы үзенә кәкре Сибайлар, катык сатучы кызлар, үзенең урындыгы турында гына уйлаучы хәсрәт түрәләр турында яза шагыйрь. Бүгенге кешеләрнең шатлыккайгыларын уртаклаша, тормышыбызда сирәк булса да очрый торган кимчелекләрне, тискәре күренешләрне камчылый шагыйрь. 3. Мәҗитов шигырьләрендәге бу юнәлешен тагын да үстерсен, коммунизм гигантлары төзүчеләрне дә, колхоз, совхоз кырларыннан мул уңыш алучыларны да, безгә ит, сөт, май һәм башка авыл хуҗалыгы п р о ду кт л а р ы муллыгы б ул дыру өчен көрәшүчеләрне дә онытмасын, читтә калдырмасын иде. 3. Мәҗитов образлар өстендә уңышлы гына эшләп килә, дидек. Югарыда әйтелгән шул вак кына гадәти детальләр, пейзаж, урынлы чагыштырулар һәм төрле сурәтләү чаралары авторга образны тулырак ачарга, җанлы итеп күз алдына китереп бастырырга мөмкинлек бирәләр. Һәр очраган шундый якын—туган кебек, Барам юлдан баласыман көлә-көлә. Күңелдә тик якты гына, рәхәт кенә, Йөрәктә тик шат хис, әйбәт теләк кенә,— («Хәнҗәр», 26 бит.) кебек уңышлы, хәтердә кала торган юлларны байтак тезеп китәргә мөмкин булыр иде. «Чишмә һәм ташкын», «Кайчак», «Илһам», «Юмарт кояш», «Яңа өйләнешкән дусларга», «Кыш», «Чурт с ним», «Катыкчы кызлар» һәм кайбер башка шигырьләрне уңышлы дип карыйсы килә. «Дусларча гына чеметү» исемле бүлекчәдә бирелгән шигырьләр дә уңай тәэсир калдыралар. Прозаның аюын да йотасыз сез, Шигырь дигән куяннан ник куркасыз сез? Нәшрият әһелләренә багышлап язылган ике юллык бу шигырь җыйнак кына чыккан. Ләкин монда бер төгәлсезлек барлыгын да әйтергә кирәк: аю зур, көчле, ә куян кечкенә һәм куркак. Аның (прозаның) ике сыйфаты да биредә бик урынлы. Куянның (шигырьнең) икенче сыйфаты исә поэзия өчен бер дә характерлы түгел: чын поэзиягә теләсә нинди зурлыкта булуына карамастан, мескенлек, куркаклык бөтенләй чит нәрсә! һәрхәлдә, бу юлларны язганда автор күләм ягын гына истә тоткан. Киләчәктә 3. Мәҗитов мондый очракларда саграк эш итәр, үз- үзеиә таләпчәнрәк булыр дип уйлыйбыз. Поэзиябездә яшәп килә торган бер кимчелек—шигырьнең үзенә күрә бер эчке формасы белән исәпләшмәү, дөресрәге, форма белән эчтәлек бердәмлеге җитенкерәп бетмәү 3. Мәҗитовның шигырьләрендә дә үзен нык сиздерә әле. Менә, мәсәлән, «Яңа өйләнешкән дусларга» шигыре. Ул өч китапка да кертелгән. Беренче ике китаптан үзгә буларак, өченче китапта ул шигырьнең ахырына 10 юл өстәлгән. Шигырьнең баштагы өлешендә ир дигәндә загска чыгып чабучы, чүпрәк-чапрак запасы җыючы зәһәр кычыткандай кызлар турында сөйләнә. Шигырь шул планда язылган, шул формада бара. Ә өстәлгән юлларда автор ирне күлмәк өчен сайламаска, эчтән дә, тыштан да сандугач булып сайрарга өнди, ягъни тулысынча үгетнәсихәткә күчә. Үгет-нәсихәт белән генә, билгеле, чын сәнгать әсәрләре тудырып булмый. Өченче китапта Пушкинга багышланган «һәйкәл янында» исемле зур гына поэма бирелгән. Анда халыкның шагыйрьгә тирән ихтирамы, мәхәббәте турында, ялкынлы җырчының фаҗигале үлеме турында сөйләнә. Поэма үзенә бер җылы хис, ягымлы тон һәм колакка ятышлы интонация белән язылган, ләкин, дөресен әйтик, ул артык озын һәм урыны-урыиы белән ялыктыргыч. «Чәчәк бирәм сиңа» китабы укучыда җылы хис тудыра, күңелдә билгеле эз калдыра, шигырь сөючеләр аны яратып укыйлар.