Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӨХӘММӘДЬЯР ШИГЫРЬЛӘРЕ

Борынгы заман татар шагыйрьләреннән Мөхәммәдъярның «Төхфәи мэрдан» («Егетләр бүләге») исемле поэмасы иҗат ителүгә 1959 елда 420 ел тулды. Мөхәммәдъяр әсәрләре белән укучы азмы-күпме таныш. 1956—1957 елларда татар һәм рус телләрендә чыккан «Татар поэзиясе антологиясе»ндә шагыйрьнең «Төхфәи мэрдан» һәм «Нуры сыдур» («Күңелләр нуры») исемле поэмаларыннан аерым хикәя һәм шигыоьләр басылды. «Төхфәи мэрдан» поэмасына кергән лирик шигырьләрдә Мөхәммәдъярның олы йөрәгенә хас булган кайгы-моң да, шатлык-куаныч та, якты өмет-теләкләр дә урын алган. Күп очракта ул үзен уратып алган социаль мохиттан зарлана, үзен кимсетелгән, җәберләнгән, бөлгән саный һәм авыр мәшәкать чиккәнлеген сөйли Шагыйрь еш кына язмышка мөрәҗәгать итә, аның белән бәхәскә кереп, авыр хәленнән зарлана. Нәтиҗәдә язмышның турылыксыз икәнлеге ачыклана, чөнки шагыйрьнең азыгы — кайгы-хәсрәт һәм чиккәне — җәбер-җәфа. Ләкин бу поэманы өметсезлек, төшенкелек җыелмасы дип карау ялгыш булыр иде. Поэма битләрен актарган саен, лирик чигенүләрдә шагыйрь сазының моңы тормышка ышанып карау һәм җирдә гаделлек булдырырга омтылыш тойгылары белән яктыра бара. Шул фикерләр агымына явызлык белән җәбер-золымга карата каршылык белдерү, илгә һәм халыкка игелекле булу, файдалы эшләр башкарырга чакырулар килеп өстәлә. Мөхәммәдъяр иҗаты- - катлаулы һәм шактый каршылыклы. Аның дөньяга карашы тарихи һәм сыйнфый чикләнгән. Ул изелеп яшәгән киң катлау түбән массаларны кызгана, аларга ярдәм кулын сузарга чакыра һәм, шуның белән беррәттән, явыз, хан, феодалларны гаделлеккә өндәп, аларны игелекле кешеләр, гадел эш йөртүчеләр итеп тәрбияләргә тырыша. Кешелекнең гомуми принципларыннан чыгып, җәмгыятьне гадел идарә итү нигезенә корырга, анда барлык кешеләрнең тигез һәм тату яшәү гармониясен күрергә тели. Җәмгыятьне алга илтүче сәбәпне шагыйрь кешенең акыл көчендә, ил башлыгының гадел эш йөртүендә күрә. Поэмада төп урын кешегә, аның илгә, халыкка булган файдалы эшчәнлеген сурәтләүгә бирелгән. Анда гади кеше мактала. Билгеле булганча, алдынгы әдәбият кешене һәрвакыт югары күтәрде, аның акылына дан җырлады. Бөек шагыйрь Галишер Нәваи: кеше кайгысын кайгыртмаган кешене кеше димә, дип өйрәтсә, Мөхәммәдъяр да: ил күңеленә кайгы салма, дип чыга. Иидер үтмәк 1 (кеше)гә, и ник зат43 44! Бакый калыр бу /кнһанда яхшы ат... Кем үзенә ни теләсәң, үзгәчә аны сакын 45 , Егълатыл, йимә үксезнең хакын. Ил, халык турында сөйләгәндә Мөхәммәдъяр шигырьләренең теле дә садә, саф төс ала һәм поэтик сурәтләү чаралары да конкретлаша. Сүз эчендә сән йөземне ак кыйл,— Сүзләрем ил күңлегә йомшак кыйл. Биредәге «ак» эпитетын алып карарга мөмкин. Ул халкыбыз телендә хыянәтсез теләкләрне, эчкерсезлекне белдерү өчен әйтелә: юлларыңа ак җәймәләр җәелсен; йөзең ак, күңелең пакь булсын кебек теләкләр күңел чишмәсеннән чыккан тойгыларның сафлыгын күрсәтә. «Ак» эпитеты халык телендә бик борынгы вакытларда ук хөрмәтләп әйтелгән булырга кирәк. Күрәсең, шагыйрь кирәк урында ул сүзне аерып ала белгән. 43 Й и д е р ү т м ә к — икмәк ашат. 44 II и к зат — игелекле, яхшы кеше. 45 Сакын — бу урында теләү. 141 Борынгы заман татар поэзиясендәге кайбер поэтик алымнарның хәзер дә урын алуы, яисә икенче формаларга кереп дәвам итүе Мөхәммәдъяр шигырьләрен күзәткәндә ачык күренә. Таң җиле сурәтен генә алып карыйк. Татар поэзиясендә ул киң таралган. Таң җиленә төрле чорларда яшәгән күп кенә татар шагыйрьләренең илһамы мөрәҗәгать иткән. Саба йиле тики метки пырагы (Кара аты тан җиле кебек иде), — дип, Мөхәммәдъяр атның җиңел йөрешен, җитезлеген таң (саба, собых) җиленә охшатса, Г. Кандалыйда таң җиле «нәзкәй билгә» гыйшык хәбәрен илтүчегә әверелә һәм мәхәббәт кошы булган кыз сурәте сәхра, далалардагы чәчәкләрнең керфекләреннән сыйпап үтүче хөр һәм ягымлы таң җиле булып тасвирлана. Татар поэзиясенең иң борынгы ядкяре саналган «Иосыф-Зөләйха» дастаны* ның авторы Гали дә таң җиленә үзенең моңнарын сөйли. Поэмада сурәтләнгәнчә, улы Йосыфны көтә-көтә күз яшьләрен киптергән Якуп таң җилләре аша хәбәрләр көтә, һәм таң җиле, йөрәк җәрәхәтләрен җуеп. Иосыф исән дигән хәбәрне китерә. Мөхәммәдъяр үзенең күңел, йөрәк тилпенешен, акыл көчен канат җилпеп очкан кош итеп күрә. Бу — бик матур образ Җан кошына мескен адәмнәр кафәс, — ди ул Ж,ан кошы төшенчәсе астында шагыйрь күңелне, эчке рухи омтылышны һәм акыл көчен ала. Моның шулай икәнлеген икенче урында: Юк исә, гакылым кошы бәс кыйлып, — дигәндәге «гакылым кошы» раслый. Шагыйрь яшәгән заманнан безне дүрт гасырдан артык вакыт аерып тора. Мөхәммәдъяр язган каурый каләмнәр автомат каләмнәр белән алмашынды. Әмма күңел кошы, яисә акыл кошы сурәте, яңа эмоциональ тойгылар белән бизәлгән хәлдә, хәзерге поэзиябездә тагын да күркәмрәк булып тоела. Ф. Кәримнең бер шигыре «Күңел кошым» дип атала. Күңел кошым миңа хат язганда Күзен йомып уйга таладыр.... «Күңел кошым» дип шагыйрь үзенең якынына, сөйгәненә дәшә. Ул «Партизан хатыны» шигырендә дә ана өчен иң якын баланы «күңел кошы» дип атый. Шагыйрь Гали Хуҗиев «Гражданин, солдат, шагыйрь» исемле поэмасында шул ук кош сурәтеннән файдаланып, шагыйрьнең якыннарын күрергә теләп җилкенүен: Сагынганда минем яннарыма Күңел кошым булып очыгыз! — дип бирә. Күңелне, йөрәкне кош итеп сурәтләүне без башка татар шагыйрьләрендә һәм язучыларында да очратабыз. Бу күренешне бер-береңне кабатлау гына дип әйтеп булмый. Аерым сурәтләрнең һәм кайбер поэтик чараларның төрле чорлардагы язучылар иҗатында урын алганлыгын тик әдәбияттагы традиция көче белән генә аңлатырга мөмкин. Без биредә Мөхәммәдъяр шигырьләреннән ике генә мисал китердек. Шагыйрь иҗаты гакыл кошы, ил күзе, күңел кошы, җанга ут өрү, яхшылык чәчү, колак салу, койрык кысу, таңга калу, ат чыгару кебек метафоралы сүзләргә бик бай. Мөхәммәдъярның түбәндә бирелгән шигырьләре бүгенге орфография кагыйдәләре нигезендә күчерелде. Әмма кайбер сүзләрнең шагыйрьдәгечә язылышын, морфологик үзенчәлекләрен сакларга тырышылды. Мәсәлән, йил (җил), йир (җир), йыглатып (елатып) һ. б. Аерым моментлар аңлатмаларда бирелде. Ул шигырьләр матбугатка беренче мәртәбә чыга. Ш. АБИЛОВ СҮЗНЕ ТУГРЫ СҮЗЛӘГЕЛ Ярмөхә.ммәд сүзне тугры сүзләгел, Игре46 47’ тартып, укны тугры шзләгел48. Сүз эчендә сән йөземне ак кыйл, — Сүзләрем ил күклегә йомшак кыйл. 46Я P М Ө X Ә М м ә д — Мөхәммәдъяр. 47 Игре — кәкре, кыеш. 48 Гизләгел — төзә. 142 КАЙГЫ-ХӘСРӘТ БУЛДЫ АЗЫГЫМ (Язмышка үпкәләү) -Sep кичәдән фәләккә 49 50 мән үзем, Кәрәм 2 берлә сал колак, тыңла сүзем. Дидем: н чәрхи фәләк3 , нәтим сәңа, Нә кинә кыйлып, нә яздым 4 мән сәңа. Аһ сәнә, җәүер тидкде5 җаныма, Куймадың бер ләхзе үз дәрманыма 6 . Кыйнадың җанымны бел мән языкым 7 , Кайгы, хәсрәт булды сәндин азыкым. Мәңа сән кыйлмадың һичбер вәфа8 , Кем кыйлырсән җаныма җәүер вә җәфа. Бер тарафдин сән үртәп, бер тарафдин бу күңел, Сән куймай мәне һәм тәкый бу шом у күңел. Бер кешенең ике булса дошманы, — Кайда тынгай ул фәкыйрьнең бер җаны. II фәләк, сән худ ирерсән би вәфа, Тапмадым бәргөзин сәндин сәфа 10. ...Авыртмак, екмакны кыйлып сән эшең. Төрле-төрле кыйладырсән гәрдешең и . Бу күңел куймады үз халемә, Касер кыйлып 12 бер тарафдин җаныма. Бу күңелнең артыйга төшкән кеше Кичәкөндез ятма к вә кер йыймак эше. Бу күңел дир 13 кем фәләк солтан ирер, Мән булып уш тән аңа, ул җан ирер. Бу күңел куймас мәне аһ-аһ, Бу күңелдин сакла мәне, и илаһ. Мән бикин 14 эш адәмигә төшмәгәй, Мән тикгән утка кеше пешмәгәй. Бер заман мең төрлүк утка екмаңыз, Бәргөзин 15 бу хәстә хәтрен саклаңыз. ҖАН КОШЫ /П,ан кошыга мескен адәмдер кафәс 16, Таклыңа килгел, фәкыйрь, сән бәд нәфес17 ... 49 Фәләк — язмыш. 2 Кәрәм — киң күңеллелек. 3 Чәрхи фәләк — язмыш әйләнеше. 4 Нә яздым — нинди гөнаһ эшләдем. 5 Җәүер тидкде — җәбер тиде. 6 Бераз гына да үз карамагыма куймадың. 7 Язык — гөнаһ. 8 Вәфа — турылыклы. 9 Ш о м — бәхетсез (кара бәхетле). 10 Бәетнең мәгънәсе: И язмыш, син үзең бит турылыксыз: Яхшы күреп, синнән тынычлык тапмадым. 50 Гәрдеш — хәрәкәт, биредә эшчәнлек. 12 Касер кыйлып — чик куеп, бикләп. 13 Дир — дияр (әйтер). 14 Бикин — кебек. 15 Бәргөзин — яхшы күреп. 16 Кафәс — читлек. 17 Бәд нәфес — усал ниятле. Нәфсең атын сыйлама сән, и яр, Ул екмасын менәрдә, зинһар. Дәрәҗә олугы күрсәң сән үзең, Кәззаб51 52 ирерсән, җөмлә2 ялгандыр сүзең. Пинһан бул, пинһан кыйл3 , әгәр сән яр сән, Гәр бу эшдә мәхрәм әсрар 4 сән. Басмагыл юлга рәһбәрсез кадәм5 , Башсыз юлы һәм үзе булган кәл-гадәм б . Бәхер гыйсъян эчрә булмаса кәми, Мөшкел ул чыкгай сәламәт би кәми 7 . «ТӨХФӘИ МӘРДАН» ПОЭМАСЫН ЯЗУЫ ТУРЫНДА З^әңре фазлы 8 берлә җәмгы 9 итдем китап, Хан Сафаи вакытында, и Шәйхе-шәбаб ,0 . Чикдем әмма рәнҗ вә мәшәккать бихисап ", Моны җәмгы эстәп мән, гәда, бәгърем кәбаб ,2 ... Алдым элгә 13 уш каләм хамәне14, Җәмгы кыйлдым ушбу «Төхфәнамә»не ,5 . Мәндин соңрагыйларга булсын ядкяр, Бу җиһанда бакый калтай рузгяр 16 . Атымны кем тип сорсаң, и шәһреяр * 7 , Мәхмүт Хаҗи углы фәкыйрь Мөхәммәдъяр.