Логотип Казан Утлары
Повесть

ЛӘЙСӘН ЯҢГЫР

 ИКЕНЧЕ КИСӘК 1. «ТОНЧЫККАН БУЛСА ДА ЯРЫЙСЫ ИКӘН...» дел буе. Көз .кергән инде, сентябрь урталары; ә биек яр битен каплап үскән урман бирешми әле, аңа — тик урыны- урыны белән генә чал кергән. Ул, яшел башын чак иеп, юмарт кояш нурлары астында тын гына оеп утыра. Табигать назлысы— Идел үзе дә тын. Дулкын түгел i6ep шадра да юк Идел өстендә. Балык уйнап куйганда, яки акчарлак канаты тиеп киткәндә бераз тирбәлеп ала да, берәр буксир яки җитез моторка узган чакта, су чәчрәтеп, яр читендәге вак ташларны, әкәм-төкәм кабыкларын юып төшә дә, тагын, көзгедәй шомарып, кояш нурларына иркәләнеп, тын гына ага бирә. Җылы, тымызык. Көннәрнең шулай торуына гүя су читендәге ташлар да, каршы як ярдагы комлык та шат. Алар да, кояшның иркә нурларын эчеп, тын гына изрәп яталар. Менә урманны кисеп төшкән култыксалы баскычта формалы кием кигән үсмерләр күренде — һөнәр мәктәбе укучылары. Баскычтан дөбердәшеп төштеләр дә, шау-гөр килеп, су читенә сибелделәр. Дәрес беткән, әбәт ашап чыкканнар, ә мастерскойга иртә әле... Баганадан баганага җәтмә тарттырдылар да волейбол уйнарга керештеләр; кайсы берсе таш араларында әрсез үскән кара бөрлегәнгә ташланды; берничәсе, утын төяргә туктаган баржа янына китеп, кармак салды. Су шактый суынган иде инде. Шулай да арада ике һәвәскәр табылды. Элек син кер, юк, син кер, дип, бераз сатулашып тордылар да, икесе берьюлы суга чумдылар. Берсе бик тиз куырылып чыкты; икенчесе, тәбәнәк, юан гәүдәлесе, сипкел тәнле, бакыр чәчлесе, авыр баржалар өстерәп узып барган буксирга таба йөзеп китте. Барысы да: «Ну хәзер берәр нәрсә китереп чыгара...» дип, кызык көтте. Ә аргы яктан болайга таба йөзеп килгән көймәне күргәч, бөтенесенең игътибары шунда юнәлде. Көймәне беренче күргән үсмер: — Артистлар, артистлар!.. — дип хәбәр бирде. — Түгел. Алар килсә, өчәү генә киләме соң... — Икәү диген. Ишкәктәгесе — маякчы оныгы ич... — Алайса механик. Яңа фильм апкайта. 1 Ахыры. Башы журналыбызның 7 санында. И 9 — Ә өченчесе кем? — Практикантка, менә кем өченчесе... — Ә-ә... педтехникумнан практикантка киләсе дигәннәр иде шул... Берсе дә белмәде. Көймәдәгеләриең берсе Гүзәл, икенчесе, салам эшләпә, >кара күзлек кигәне, Гүзәл укыган мәктәпнең директоры иде. Буксир, баржаларын өстерәп, уза торсын, бакыр чәчле үсмер аңа каршы йөзә торсын, хәзер мин сезгә Гүзәл турында сөйлим. ...Милиционер Альфредны тота калды. Гүзәл әкрен генә урамга чыгып шылды. Капкадан чыкканда кызның башында андый уй юк иде әле, мәктәп бакчасыннан эшләп кайтып килгән иптәш кызларын күргәч, ыжгырып килгән грузовикка таба йөгерде. Кешеләр, тапталмакчы була дип уйлап, кычкырып җибәрделәр. Ә Гүзәл, машинаның артына ябышып, кузовка үрмәләде. Постовой свисток бирде. Шофер исә, кузов төбенә сеңеп яткан кызны күрмәде, — тәртип бозмадым ич, миңа түгелдер,— дип юлын дәвам итте. Гүзәл бераз китүгә, эзен җую өчен, грузовиктан төшеп калып, трамвайга ябышты. Аннан икенче бер грузовикка... Шул рәвешчә, шәһәрне чыгып, Дербышкига килеп җитте кыз. һәм, кай якка икәнен дә белмәстән станциядән кузгалырга торган поезд вагонына ябышып, китеп барды. Ә поездның көнчыгышка икәнен белгәч, кызның башына «Фрунзега, Фрунзе төрмәсенә, әти янына...» дигән уй килде. «Өйгә кайтсам, барыбер тотып ябалар... Ичмаса, әти янында булырмын... Ләкин минем шушы хәлгә төшкәнемне күреп, әти нишләр соң?.. Ә берәр шәһәрдә туктап, базарга чыксам? Берәр шайкага кушылсам?!.» Ләкин «берәр шәһәргә» бик озак барды Гүзәл. Кайда орышып, кайда төрткәләп үк төшерделәр аны поезддан. йокы ястык теләми. Гүзәл икенче поездны көткән араларда вокзал эскәмиясенә утырып яки берәр ташландык каралтыга кереп йоклап алды. Тик менә карынны гына берничек тә алдап булмый икән. Кыз колак алкаларын, йөзеген, хәтта эчке күлмәген сатып ашап бетерде. Чират Таһир сәгатенә килеп җитте. Ләкин капкачында язуы бар бит. Гүзәл язуны ком белән ышкыды. Җан тирләре чыкканчы ышкыды. Ниһаять язу бетте. Ә нигә бетердең дисәләр/каян алдың дисәләр? — Кыз сәгатьне янәдән түшенә салып куйды, һәм, зур базарлы бер станциядә төшеп калып, кәсепкә чыкты. Ләкин иртә уңмаган — кич уңмас, дигәннәр. Кыз бернинди дә шайкага очрамады. Көннең көнозын йөреп, ни бары бер арыш кабартмасына тиенә алды ул. Аны да, инде ашыйм дигәндә генә, сатучысы, килеп җитеп, тартып алды һәм, чәченнән өстери-өстери, дөньядагын калдырмый сүгә-сүгә, кыйнап ташлады. Ә төнлә белән, «ни булса — ул...», Гүзәл, юлдан бер шпал кадагы табып, бистә читендә яшәүче бер ялгыз карчыкның лапас йозагын каерып керде. Буш кәрзин аунап ята, берничә тимер кыршау, тозлы кәбестәдән бушаган кисмәк. Гүзәл кулын тыгып капшап карады, — кәбестәсе калмаган. Төбендәге куе лайласын бармаклары белән сыпырып алып, теленә тиереп баккан иде, укшый язды... Әнә чыбык әрҗә, тагын бер әрҗә... эче тулы чүпрәкчапрак... Чү, кыска тун ич!.. Гүзәл, онытылып китеп, буш чиләккә килеп бәрелде. Өстә кунача икән, дәррәү әллә нихәтле тавык кыткылдарга тотынды, әтәч тавыш бирде: кыт-кыт-кыт... Ул да түгел якын гына эт өрде, икенчесе элеп алды... Гүзәл тунны йолкып алды да, атылып чыгып, биегәйтеп салынган тимер юл читендәге тар сукмак буйлап йөгерде. Як-якта кара урман. Өстә кара болыт... Эт тавышлары ишетелмәс булгач, усак кәүсәсенә капланып, бераз сулу алды да тагын йөгерде. Менә очкынлы төтеннәрен бөркеп, зур күзләре белән шпалларны, рельсларны капшап, борылыштан ыжгырып поезд килеп чыкты. Курыкканга куш... Гүзәл, тунын тиз генә астына бөтереп тыгып, тимер юл итә 10 генә сузылып ятты. Ятты һәм ахыр чиктә арганын шунда гына белде,— поезд күздән югалгач, янәдән торып йөгерә алмады. Ул урман эченәрәк керен, тунына төренеп утырырга да, бераз ял итеп алырга булды. Тиздән таң атар; аннан бара-бара берәр авылга килеп чыгар Гүзәл. Тунны сатып күп итеп ашарына алыр... Кыз татлы хыял эчендә изелеп йокыга талды һәм таң беленер-беленмәстә кашынып уянды. Үзләре күренми, үзләре өздереп тешли. Юк, кашынып кына җиңәрлек түгел. Гүзәл күлмәкләренә хәтле салып селкеде, ятып аунады. Ә тунын агачка бәреп кага башлаган иде, йоннары укмаш-укмаш кубып төште. Катырак каккан иде, җиңе умырылып чыкты. Ул агач төбенә чүгәләп бер елады да, әле поездга эләгеп, әле җәяүләп, Казанга кайтып китте. Ни күрсәм дә әни янында күрермен, диде ул. Ә иртәнге томан эченнән Сөембикә манарасы калкып чыккач, алда ак Кремльнең ак ихаталары төсмерләнгәч, Казанда бөтенесе дә аны гына көтеп тора кебек, кайтып керүенә тотып алырлар кебек тоелды. Гүзәл караңгы төшкәндә генә шәһәргә керде. Көннең көн буе Казанка буендагы әрәмәлектә посып ятты. Ләкин юкка. Шәһәрнең Гүзәлдә эше юк, һәркем үз эше белән мәшгуль иде. Шайка турында да онытканнар иде инде, атна элек суд булып, яше җиткәннәрен төрмәгә, Альфред белән Чәүкәне Зөядәге яшь җинаятьчеләр колониясенә озатканнар иде. Судта Гүзәл бөгенләй телгә алынмаган, кыскасы, аңар бернинди куркыныч бармак янамый иде. Шулай да Гүзәл, укулар башлану белән, ки- тап-дәрфтәрләрен табып алып, портфеленә тутырды да, укудан бигрәк укыган булып йөрү өчен мәктәпкә китте. Аның белән кергәннәр сигезенчедә иде инде. Ә Гүзәл... Гүзәл алтынчыда да бара алмады. Бишенчедә дә бара алырлык түгел иде. Дүртенчегә, Ирек янына төшеп утырмас ич инде... Директор Асия апага Гүзәлне берәр һөнәр мәктәбенә бирергә киңәш итте. Асия апа хуп күрде, Гүзәл үзе дә риза булды. Ләкин Казанның үзендәге һөнәр мәктәпләре тулган иде инде, һәм бу — директорның Гүзәлне биредә урнаштырырга мөмкин булмас микән дип алып килүе иде. ...Маякчы оныгы, буксир килеп җитеп, юлны бүлмәс борып бу якка чыгып калырга исәп итеп, тиз-тиз иште, ләкин директор аны кулыннан тотып туктатты: «Сабыр...» Көймә теге якта бүленеп калды, һәм, хәзер игътибар янәдән әлеге бакыр чәчле үсмергә күчте. Ул буксир борынына турылап йөзә иде. Буксирдан, аны кисәтеп, свисток бирделәр. Бакыр чәч, тавышын калынайтып, пароход кебек итеп, «Ду-ду-ду- дут» дип җавап кайтарган булды. Ниһаять, буксирдан рупор аша кычкырдылар: — Кая керәсең, сукыр чебен!.. Тиле тиле дигән саен тигәнә буе сикерә... «Сукыр чебен», капитанны үртәп, тагын «Ду-ду-ду-дут!» — дип тавыш бирде һәм, буксирны уздырып җибәрде дә, беренче баржага тагылгап көймәгә менде, көймәдән баржага үрмәләде. Баржа койрыгында кухняда кәстрүл-кәстрүл аш пешә... Бакыр чәч, йөгереп килеп, кашык алып, берсен кабып карады. Ризасызлык белдереп, башын чайкап торды, чеметеп алып тоз салган булды. Икенче кәстрүлне татып карады һәм, мөкиббән китеп, корсагын сыйпап куйды. Өченчесен татып карыйм дигәндә, каютадан бер хатын, йөгереп чыгып, Бакыр чәчкә табагач ыргытты. Тимәде. Малай, хатынны үртәп, биергә кереште. Шул чак мичкәләр өеме артыннан бер матрос килеп чыгып, чиләк белән аңа нидер сипте. Нефть икән! Бакыр чәчнең бөтен тәне чәче төсенә керде... Су астыннан калкып килеп чыкканда да шундый иде ул. Яр буенда күзәтеп торган үсмерләр шаркылдап көлделәр. Әллә чоңгылга туры килде, әллә көзән җыерды — Бакыр чәч баржа яныннан йөзеп китә алмады, — бер батты, бер калыкты. 11 — Каравы-ыл!.. Үсмерләрнең берничәсс су читендәге көймәләргә ташланды. Гүзәлләр көймәсе соңгы баржа артыннан әйләнеп килеп чыккан иде инде, иң алдан алар килеп җитте. Гүзәл, койрык ишкәген ташлап, Бакыр чәчкә үрелде һәм... коелып төште. «Тончыккан булсаң да яраган буласы икән...» дип уйлады ул. Бакыр чәч дигәнем — Җиһангир Хәррәмов булып чыкты. Ул тончыкмады. Өстерәп алып, көймә төбенә сузып салгач (юри-ма- ри кыланган икән, чәнчелгере!), күзләрен ачып бер шаркылдап көлде дә торып утырды, һәм нефтьле кулын Гүзәлгә сузды: — Оо, сеңелкәш!.. Сезне биредә күрүебезгә без бик шат, — диде. Аннан кинәт үзгәреп: — Тукта, тукта, ә син нигә биредә? Нигә анда түгел, ягъни мәсәлән, нигә кара кашың, карлыгачың янында түгел?.. — дип, Зөя ягына ишарәләде. 2. «ТИДЕРӘ АЛАММЫ, ЯШКА ҖАНЫМ?..» Гүзәл монда бик шатланып килгән иде. Барыннан да бигрәк, мәктәпнең шәһәрдән читтә булуына сөенгән иде ул: сине бер кем белми, төртеп күрсәтүче булмый... инде Җиһангирның анда укыганын белгәч, аның хыянәтчел көлүен дә күргәч, Гүзәлнең бу мәктәпкә бөтенләй керәсе килмәде. Алмасыннар дип имтихан вакытында белгәннәрен дә юри бутап бетерде. Билгеле, директор да Гүзәл турында үзе белгән кадә- ресен, шулай ук әтисе белән кибетчә хәрәмләшеп ятканнарын әйтергә тиеш булды. Ләкин аны барыбер алдылар. Әтисе шундый булганга, үзенең дә бозык юл чатында торганы мәгълүм булганга алдылар аны. Шулай итеп, Гүзәл бөтенләй бүтән дөньяга килеп керде. Укытучылар, мастерлар, тәрбиячеләр, формалы кием... Биредә хәтта укучыларга хәтле бүтән иде. Күбесе детдомнардан килгән, сугыш сәбәпле ятим калып, дөньяның әчесен-төчесен татып үскән, әти-әни иркәләвен, әти-әни назлавын күрми үскән балалар иде. һәм байтагының, Гүзәл кебек үк. рәтләп мәктәп йөзе күргәннәре юк иде. Аннары шунысы белән бүтән дөнья иде бу мәктәп: биредә Хәррәмов йомышларын йомышлап йөрисе юк, кибеттә торып кеше талыйсы юк, төннәрен тын бакчаларга чыгып узган-барганны чишендереп йөрисе юк. Мәктәп, мастерской, ашханә, җылы, якты тулай торак, клуб, китапханә... Ә өч елдан, син инде һөнәр иясе, токарь... Ах, бу Җиһангир да булмаса!.. Чыгарыр, чәнчелгере, бүген булмаса иртәгә китереп чыгарыр, һәм мәктәп хуш-сау бул!.. Шулай да кыз укыды. Тырышып, бик бирелеп, көн-төя укыды. Гүя аның кулына очраклы гына уенчык килеп кергән; шуны килеп тартып алганчы кызның күбрәк уйнап каласы килә иде... Тулай торак. Кызларныкы икәне күренеп тора: бөтен җирдә тәртип, тупас утыргычларга хәтле пичектер килешле итеп тезелгән, һәркайсы- ның карават турысында, ылыс тармаклары эчендә берәр генә булса да фоторәсем, өстәлдә зур ваза белән көзге чәчәкләр... Кызлар күптән йокыга талган инде. Өстәл янында Гүзәл бер үзе. Ярты төнгә хәтле калган дәресләрен хәзерләп утырды. Хәзер сочинение яза. «Муму» буенча. Өйдәшләрен якты төшеп борчымасын өчен, өстәл лампасына мендәр сүрүе корган. Якты фәкать ярты дәфтәргә дә каләменә, каләм тоткан бармакларына төшкән. Гүзәл, тавыш булмасын дип, каләмен дә йомшаграк басып язарга тырыша. Ә язасы күп әле... Калын-калын китаплар була, рәтләп язар нәрсәсен тапмыйсың. Бу кечкенә генә, ә бөтенесе истә... бер җире дә төшереп калдыра торган түгел... Бер язып бетергән кебек иде инде, Герасимның бердәнбер куанычын — көчекне суга батырып үтерергә мәҗбүр булганы исенә төште. Аны ничек кертмисең? Тагын Герасимның балалар кебек сулыгып ела 12 ганын ничек төшереп калдырасың?.. Ах, бүген бөтенләй йокламаска туры килер микәнни?.. Гүзәл, йокысын алдамакчы булып, әле бер, әле икенче күз төбенә юеш яулык куеп торды. Артык изрәтә башлагач, тәрәзә төбенә менеп, башын форточкадан тышка сузды. Җиләс, салкыича һава күзне, битне иркәли, арган тәнгә хәл кертә... Түтәлдәге чәчәкләрдән көзнең шушы вакытында гына була торган, иснәгән саен иснәсе килә торган хуш ис аңкый. Күктә йолдыз, йолдыз. Ә ай юк. Күк йөзе куе-зәңгәр. Аның фонында башларын күккә терәп, озын, шәрә тирәкләр гезелсп утыра. Ә Идел, төнге Идел, күрми күргәнгәме, — уйлап чыгарырга мөмкин булмаганча матур. Тын, серле, бераз сагышлы да кебек, Болын ягында, комлыкта балыкчылар учагы. Артта очсыз-кырыйсыз урман. Учак шәүләсе төшкән җирендә карт чыршылар төсмерләнә, башка җире дөмка- ра. Идел өстендә Идел күрке — маяклар: яшеле, кызылы... Йолдызлар да Идел көзгесендә чагылалар. Алар, күктәгедән дә матур булып, Идел белән бергә әкрен генә тирбәләләр... Әнә дөп-дөп итеп пароход килеп чыкты. Ул да килә-килә талчыккан иде, гүя аны да төи баскан, борынымны берәр җиргә төртер идем дә, берчәк черем итеп алыр идем, дигән кебе : мәктәп яныннан иренеп кенә уза. Дулкыннары да әллә никадәр вакыттан соң гына килеп җитәләр һәм, пароходтан аерылып калганнарына күңелсезләнгән кебек, ямансу челтериләр... Гүзәл, тәрәзә төбеннән төшеп, өстәл янына килде дә йокы кабат изе- рәтә башлаганчы дип, тиз-тиз язарга кереште. Шул чак кемдер ишек шакыды. Кызларның бөтенесе өйдә; обход дисәң, соң инде; кем булыр икән?., Гүзәл эчке күлмәктән иде, иңнәренә шинелен салып, ишеккә килде: — Кем? — Җанкай-җанашың дисәм, авызың җырылыр иде дә инде синең, ха-ха... Бу Җиһангир иде. Гүзәл куркып китте. Курыкса да сиздермәде, ишекне ачты. Көч-хәл белән телен әйләндереп: — Кер, Җиһангир абый, — диде. йөрәгендә ут булса да түзде кыз, гел Җиһангирның җаеннан торды, гел аңар ярарга тырышып йөрде. Ашханәдә кесәл, компот кебек татлы ашлар булганда, мин яратмыйм дигән булып, аңар бирде. Бүлмәләрендә аның өчен дежур торды, утынына хәтле ярып, мичләрен якты. Идәннәрен юып чыкты. Әремнән идән себеркесе бәйләп куйды. «Кая, сеңел, өч тәңкә биреп тор әле...» Гүзәл, үзендә булмаса, иптәш кызларыннан әҗәткә алып бирде. «Ун тәңкә давай!..» — Гүзәл монысын да юнәтте. Ә берсендә яртылык даулагач, Зөя базарына барып, кешлеккә кия торган актык кофтасын сатып килде. Анысы бер хәл. Иптәш кызлары белән очратканда үзләренең кеше талап йөргәннәренә кинаяләп, берәр сүз әйтми калмый иде Җиһангир. Берсендә Гүзәл кызлар белән узып бара иде. Фукс бакчасы турында кинаяләп көлде: — Кара апаңны! Бакча капкасы төбендә песи кычкыртып торган «Тутый кош» дип кем әйтер... Гүзәл Җиһангирга кушылып көлгән булды. Соңыннан иптәш кызларына аңлатып бирде: —Кечкенә чакта уенчык арбага песи җигеп уйный идек без аның белән... Шуны әйтә... Ә кич белән кыз, Җиһангирның ялгызын очратып, елый-елый ялварды: — Кирәк түгел, Җиһангир абый, харап итәсең бит.., Үзеңне дә, мине дә... — Ә миңа што?.. __ Алай димә, укыйк... Укыйсым килә минем, Җиһангир абый. Бик, бик килә... Зинһар дип әйтәм... 13 — Ә минем килми! Минем, знаешь... Җиһангир Гүзәлне «кочып алды. Гүзәл бөтен гәүдәсе белән дерелди иде. Җиһангир, анар карап-карап торды да, этеп җибәреп, үз юлына китеп барды. Җиһангир дөрес әйтте. Ул мәктәпкә әтисе көчләгәнгә генә керде. Керде һәм, бераз ба; i-күз алгач, берәр шәһәргә шылу турында исән итте. Ә баратора, ошый калды малайга. Ашау байдан, үлем ходайдан. Торагы җылы, мунчасы парлы, ятса урын-җир әзер, торса аш-су өстәлдә. Барыннан да бигрәк, паспорты белән кием-салымы шик кайтара тор- ган: гимнастерка, билдә каеш, башта елтыр козыреклы, чүкеч значоклы фуражка, иңдә җиз төймәле кара шинель... Зөядәи үзе шикелле ике иптәш табып алды да «кәсеп»кә йөгерде. Зөя базары, кибетләр, шәһәр тирәсе поездлары... һич югында тирә-як колхозлардан каз-үрдәк, тавык- чебеш... Төнлә урманга китеп карта, аракы... Ә укуга бернинди теләге булмады. Аннан ышанмады да ул үзенә. Ул укуны «бүтән төрлеләр» кулыннан гына килә торган эш дип белә иде. Мәктәпкә фәкать сизмәсеннәр дә, кумасыннар дип кенә йөрде. Әлбәттә, начар укыды. Ниһаять, бүген егеткә соңгы кисәтүне ясадылар. Чыгарырга ук булганнар иде дә, урам малае булып китмәгәе дип шикләнделәр һәм юньгә кермәсә, шулай да куасыларыи әйттеләр. Җиһангир «юньгә керергә» булды. Укуга күңел биреп? — Түгел, әлбәттә, Гүзәл җилкәсенә менеп атланып,.. Хәзер аның төн уртасында Гүзәл янына килүе шуның өчен иде. — Яздыңмы? — Нәрсәне, Җиһангир абый? — Сочинениене. — Бетмәгән әле, хәзер бетерәм... Менә... Җиһангир күз йөрткәләп чыкты да сочинениене куенына бөтереп тыкты: — Җиткән. «3»лек бар монда... Гүзәл, бернәрсә аңламыйча, Җиһангирның күзләренә карап торды. Җиһангир Гүзәлне үзе белән коридорга әйдәп алып чыкты, һәм болай диде: — Үзеңә бүтәнне яз. Түлке, кара аны, монысы төсле булмасын... Бар, кер... Фаш кына итә күрмәсен... Гүзәл сүз әйтмәде. Ул үзе өчен икенче төсле итеп язып бетергәндә, таң күптән аткан, өндәш кызлары зарядкага чыгып бара иде инде. Ә кич белән: «Мә, хисапны эшләп бир..., мә тарихны яз...» Ләкин монысы чәчәге генә икән әле... Бер ялга каршы кичтә Җиһангир Гүзәлгә увольнительный алырга әйтте: — Әни янына кайтабыз. Бергә. Дүшәмбегә хәтле итеп ал... «Яхшылыкның кадерен белә башлады микәнни? Туганлык хисләре кузгалды микәнни?» — Гүзәл шатлана-шатлана әнисе янына кайтырга әзерләнде. Кофтасын юып киптерде, кайчы кыздырыц, маңгай чәчләрен көдрәләде, шинеле белән юбкасын үтүкләп киде. — Тизрәк,—диде аста-көтеп торган Җиһангир. — Хәзер, хәзер... — Гүзәл, өйдәш кызларыннан сорап, иинек-кершәи сөртте, одеколон бөркеде, чүкеч значоклы беретын колагына хәтле төшереп, кыңгыр салды. — Әйдә, төнгә калабыз... — Әй, әни шатланыр, Җиһангир абый.— Гүзәл Җиһангирны култыклап алды. Ләкин пигә Зөя юлы белән киттеләр, нигә Моркваш пристанена түгел? — Поезд белән кайтабыз. Зөядә күрәсе кешем бар... Гүзәл шикләнә калды, ә инде урман сукмагы буйлап хәтсез киткәннән соң куак төбеннән каршыларына таза-таза ике егет (Җиһангирның Зөя дуслары) килеп чыккач, өстәвенә Жлһангир алар белән әдәпсез 14 итеп күз кысышып куйгач, Гүзәл тәмам коелып төште. Ул кулын Җиһангир култыгыннан алып, туктап калды. Хәзер Җиһангир аны үзе култыклап алды; Гүзәл тартынып артка чигенде һәм борылып йөгерә дә башлады. Җиһангир, аны ике-өч сикерүдә тотып алып, иптәшләренә дәште: — Безнең сеңел шушы була инде... Күрәсез, бераз кәпризнирәк... Ну күндәм үзе... Әйдә, оялып торма, күреш абыйларың белән... йә, ярый... Сез атлый торыгыз, без хәзер...—-Җиһангир i6ep төп башына утырды да тәмәке төреп капты: — Тиле син... Синең Альфредың түгел бит болар, мировой егетләр. Болар белән утта янмыйсың, суга батмыйсың... йә, тынычлан... Яна торганга мин сине үзем дә алып чыкмыйм.., Гүзәл Җиһангирның кая алып барганын төшенде, һәм алдына тезләнеп ялварды: — Кирәк түгел, Җиһангир абый. Сиңа да кирәк түгел. Әйдә кайтыйк. Бик кирәк икән, иртән торган төшеңә үзем йөз сум алып килеп җиткерәм... Гүзәл моны Таһир сәгатен истә тотып әйтте, һәм: — Ә, бәлкем, ике йөз сум да табармын,—дип өстәде. — Ә без, беләсең килсә, ике меңне алып кайтабыз, бер селтәнүдә. Бүген... хәзер үк... II әйдә пошел Казан калаларына!.. — Кирәк түгел, Җиһангир абый. — Бу нәрсә, чының түгелдер ич?.. — Чыным, Җиһангир абый. - Ах, без мәктәптән туйдык... Альфред янына ашыгабыз... — Җиһангир тәмәкесен төкереп ташлады да Гүзәлне тибеп очырырга итенде. Гүзәл ике куллап аның аягын тотып алды һәм, ризалыгын белдереп. башын түбән иде. ...Икенче төнне алар Зөя базарыннан ачыгып, арып-талып, тәмам таушалып кайттылар. Кайтып җитмәделәр әле, мәктәптән ике километрда гына бер авыл бар, шунда килеп керделәр. Җиһангирга ярыйсы ук эләккән булса кирәк, шактый артка калып өстерәлә, күз төбендә хәтсез зур шеш, фуражкасы төшеп калган, шинель төймәләренә хәтле коелган, берсе, хлястигыныкы, бер кат җептә селкенеп тора иде. Авыл амбулаториясе яныннан узганда ул, кинәт туктап, су трубасы астындагы кисмәккә таянды. Гүзәл аны арып туктады дип белде, ә ул ачык форточкага ишарәләде һәм Гүзәлгә: — Бар! — дип әмер бирде. — Спирт бар анда. Бер чирек. Прививка ясатырга килгәндә үзем күрдем. Гүзәл, курыкканын белдереп, аның күзләренә карады. Болай да җен ачулары чыккан иде Җиһангирның, тәмам кайнап, ләкин тавышын күтәрмичә, сүзләрен теш арасыннан сытып чыгарып, пышылдады: — Алайса, мин керә.м; мә, форточкадан сыярлык итеп җун мине...— диде ул һәм шинель инеченнән финка чыгарды. Сатулашып тору файдасыз гына түгел, куркыныч та иде. Гүзәл, берсенең аркасына басты да, форточкадан яртылаш кереп, тәрәзә келәсен ычкындырды. Минут үтүгә Җиһангир, тәрәзәдән кереп, чирекле бутыль- ны күтәреп чыкты. — Әллә кая куеп бетергәннәр, чәнчелгерләре, — диде ул, төбендә генә калган спиртны ай яктысына тотып. — Җитә... — Егетләрнең берсе, телен тидереп карады да, кепкасы белән кисмәктән су чумырып алып, спиртка кушты. Подлужныйдагыча тәкәллефләнеп торырга вакыт та, шартлар да юк иде. Җиһангир авызын тутырып өч-дүрт тапкыр голкылдаткач, бу- тыльны Гүзәлгә бирде. Гүзәл тончыга-тончыга ике йотты да егетләргә сузды.„ Бу вакытта аның торып йөгерәсе, беренче очраган кешегә елый-елый бөтенесен 15 сөйләп бирәсе килде. Бутыль әйләнеп килеп, кабат ике йоткач, бүрәнә өеме өстендә бии-бии йөгереп йөрисе килде. Өченчесендә күзләре тонды кызның. Җиһангирны, Зөя егетләрен кочты, үпте, бертуктаусыз көлде. Ә спиртны әйләндереп ташлап, кайтырга чыкканда аңар диңгез тубыктан иде инде. Ул, җирдән уклау хәтле бер таяк табып алып, айга кизәнде! — Тидерә аламмы, Җиһангир абый? Ә, Сәләй? Яшка җаным, тидерә аламмы? — Аласың... Таяк айга җитмәде. Бөтен өйләрдә ут сүнгән, ут тик бер өйдә генә балкый, тәрәзәсендә сыек синькаланган үтә юка пәрдә артында яшел абажур төсмерләнә иде. Таяк шул тәрәзәгә килеп бәрелде. Пыяласы* ватылмады. — Мә, менә бу кирпечне тондыр, Гүзәл. — Юк, анысы кечкенә... Мә, менә монысы ипле... 3. «АК ЭТ БӘЛАСЕ КАРА ЭТКӘ» Бер гамьсез шат күңелле сабый, йөзе ай күк нурлы. Тешләре саф энҗе. Иңнәрен тутырып үскән алтын-сары чәчләрендә зәңгәр бантик. Күзләре дә зәңгәр. Өстендә — өрсәң очарга торган җиңел күлмәк. Сабый үзе дә җиңел, менә-менә очып китәр кебек, — бакчаның ком сибелгән тар сукмагында, кулларын канат итеп, сикеренеп йөри: «Трәлләлә- ләлләлә...» Әле алмагач төбе йомшартып торган әтисенә килеп сарыла ул, әле бер читтә ял итеп утырган әнисенә килеп иркәләнә. Ул да түгел, чия күләгәсендә, көймәле коляскада кулларын чәбәкләп, карлыгач баласыныкы кебек тешсез кызыл авызын күтәреп, чи-чи көлеп яткан энесен килеп үбеп китә... Әнә шул чакта әтисез калган көннән алып хәзергә кадәр башыннан үткәннәрне алдан хәбәр итсәләр, түзәр иде микән Гүзәлнең йөрәге? Явыз язмыш берәм-берәм китереп чыгаргач түзде тагы... Икенче көн иртән уянып киткәндә маңгаена бинт уралган, күз төбе күгәреп чыккан, иреннәре кабарган: әйтерсең, кургашын белән катырганнар,— гәүдәсе шундый авыр иде. Үзе айнып бетә язган, тик менә башы чамасыз авырта иде. Ул, күзләрен көч-хәл белән ачып, як-ягына каранды. Гади генә бер авыл өе. Ләкин җиһазлары шәһәрчә: буфет, гардероб, картиналар, зур көзге, идәнендә палас. Аквариумга хәтле бар. Төбендә үскән күл үләннәрен тибрәтеп, алтын тәңкәле, пәрәвездәй җиңел юка койрыклы вак балыклар шаярып йөзеп йөри. «Нинди җир соң бу? Кем өе? Нигә мин монда?» — дип сорады Гүзәл үзеннән-үзе. Спирт сөреме эчендә төренеп яткан төнге хәлләр күз алдына килгәч, кинәт упкынга төшеп киткән кебек булды... Кирпечне ул, малайларча киң селтәнеп, әлеге яшькелт утлы тәрәзәгә тондырды. Пыяла чәлпәрәмә коелып төште. Тагын бер кирпеч сыныгы китереп тоттырдылар Гүзәлгә. Ул монысының авырлыгын чамалаган кебек учында тирбәтеп торды-торды да, бөтен йөрәге белән әрнеп, Җиһангирның күкрәгенә китереп сукты. Аерып алганда икенче берсенең кулын тешләде. — Ах, әнчек!.. Тавышка кешеләр торып чыкканда Җиһангирлар качкан, Гүзәл, эчен тотып, канауда аунап ята иде. Монысына да түзде ул. Тик менә мәктәптә ни дип җавап бирер? Дөресен әйтсәң —ХУШ, сау бул, мәктәп! Өстәвенә Җиһангир да берәр хәл эшләтми калмас әле. Буар, буып үтерер... Нишләргә соң?.. Шулай газапланып ята иде, арт 16 коймадан ишек алдына бер шәүлә сикереп төште, шәүлә күз ачып йомганчы тәрәзәгә килеп сыланды. Җиһангир иде бу. Күзләре акайган, каушый, ашыга... Ул, беравык сүзен әйтә алмыйча, Гүзәлгә йсдрык күрсәтеп торды. Аннары нидер әйтте. Гүзәл ишетмәде. Күрәсең, кычкырыбрак әйтергә ярамагач. Үзен, аннары ике бармагын күрсәтте дә, тагын йодрык селкеп юк булды. Нәкъ шул чакта ишек авызында телогрейка кигән, башына чәчәкле косынка бәйләгән олы яшьләрдәге бер хатын күренде. Бик күпне күргән, яки үтә газаплы сырхаулар кичергән. Кыяфәте шундый. Ул, тимер тышлы түгәрәк мич каршына иелә төшеп, ревматизм ямьсезләгән .кулларын җылыта башлады. Карашы Гүзәл күзләре белән очрашкач, күптәнге танышлар кебек сөйләнеп куйды: — Кер чайкарга төшкән идем. Хәтсез салкынаеп киткән- Ә Кара диңгездә шундый җылы әле... Кичә кич кырын гына кайтып төштем мин... Ул, әкрен генә күтәрелеп, оеган билен кул аркасы белән угалап торды да, телогрейкасын салып чөйгә элде. Аннары, буфеттан ниндидер дару эзләп алып, стаканга җиде-сигез тамчы тамызды һәм, графиннан су өстәп, Гүзәл янына килде: — Мә, эч әле шуны... Кем бу? Яшьләрне аздырып ятучы ана каракмы әллә югыйсә? Бик мөмкин, Гүзәлнең кем икәнен белеп алгандыр да... — Иә эч, эч... Гүзәл, башын калкытып, шикләнә-икеләнә стаканга үрелде. Хатын аның шактый таушалган йөзенә карап торды да: — Сине ничек алдылар? Бездә унсигезгә хәтле генә бит, — диде. «Бездә?» — димәк, мәктәп кешесе... Тынычлана төшкән Гүзәл үзенең яшен әйтте: — Ә миңа унбиш яңа тулды әле, апа... Ят хатын, күзләре белән Гүзәлне тагын бер үлчәп алды да, көрсенеп куйды: — Әйе, сабый чагың бик матурдан булмаган күрәм... Әти-әнпең бармы дигәндәй? Туганнарың бармы? Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел. Хатынның шулай кайгыртып сөйләшүе Гүзәлнең туңган йөрәген эретеп җибәрде. Аның ямьсез куллары да, кызыл борыны да, артык симез гәүдәсе дә хәзер Гүзәлгә алай килешсез күренмәде. Ул аңар үз кеше, күптәнге якыны г:ебек тоелып китте: — Таныш булыйк,—диде хатын, кулын сузып. — Газизә Зиннәтов- на, Газизә апа дисәң дә була. Мәктәп начальнигы... Коелып төште Гүзәл. Кул бирергә уңайсызланып, аптырап карап торды. — Бигрәк мәхәббәтсез икән дисең инде син, әйсме? — Түгел, түгел... Гүзәл мәктәп начальнигының кулына икс куллап ябышты. — Мин... ни... — Ярый, ярый... Иә, миндә үчең беттеме инде? — Нишләп үчем булсын минем сездә, Газизә апа? — Алай, минем тәрәзәгә ни дип кирпеч ыргыттың? Туган көнем белән котлап түгелдер ич?.. Гүзәл, начальникның карашына түзә алмыйча, башын читкә борды. J/рам як тәрәзә өлгесенә бүселдереп тыгып куйган мендәрне һәм язү өстәлендәге яшел абажур төбендә пыяла китекләрен күргәч, бөтенесен аңлап, күзләрен яшерде, — Әйе... Эчтең, син үз иркеңдә түгел инде; аракы абзый дилбегәне үз кулына ала. Шулай итә, каһәр...— диде Газизә Зинпәтовна, һәм сакланып кына Гүзәлнең повязкасын чишә башлады: — Иһии... Ну ни- чего, туеңа кадәр төзәлер... — диде ул тагыи шаян тонга күчеп.— Кемнәр сине, шул хәтле, сер булмаса?.. Гүзәл Җиһангирның үзен һәм ике бармагын күрсәтеп ымлавын добрее аңлаган иде, «үзен һәм ике иптәшен әйтмәскә куша...» һәм андый сорау буланитә калса дип, җавап та әзерләп куйган иде. Ул Газизә Зиннәтовнаның соравына җавабында: — Беренче күрүем... — дип ялганлады. — Танцада очраштык... Аннары ресторан... Аннары өчәүләп озата килделәр. — Ни дип сугыштыгыз? — Белмим, апа, исерек идем. Ләкин сез әнигә хәбәр итмәгез... Әнинең болай да үзенеке үзенә җиткән... — Мда... Ә амбулатория спиртын?.. Менә монысына җавап юк иде Гүзәлдә, — ярый әле, Җиһангир ярдәмгә килде. Ахрысы тыңлап торган, рөхсәт-мазар сорап тормыйча, әдәпсез шаулап килеп керде. Ул моны юри, Газизә Зиннәтовнаның игътибарын үзенә юнәлтү өчен эшләде, һәм исәбендә ялгышмады. Начальник аны ачуланып кире чыгарып җибәрде: — Бар, үзеңнән өлкәннәр янына керергә өйрәнгәч килерсең... Җиһангир чыкты, шунда ук ишек шакыды. Бу юлы ул йорт хуҗасына сәлам биреп керде, һәм керүенә Гүзәлгә ташланды: — Әнчек дисәм, олы кеше алдында әдәпсезлек була инде... Гафу итегез, Газизә апа. Бу минем сеңел. Сез курортка киткәч кенә килде әле... — Тукта, сеңел дисең түгелме соң? — Әйе, сеңел... Беләсезме, без аның белән Казанга кайтып бара идек, станцага җиткәч, җирләр генә йотты бит үзен... У-у!.. — Сабыр, Хәррәмов... — Гарьлек бит, Газизә апа... Анда әни, ашлар әзерләп, көтеп тора, ә ул... Сосып торып җибәрермен... — Сабыр. Нигә яланбаш? Фуражкаң кайда? Андый сорауны мәктәптә дә биргәннәр иде инде Җиһангирга, һәм җавабы әзер иде. — Шушы җәфа артыннан чапканда инде... Менә, төймәләремә хәтле...— диде Җиһангир, һәм, — йә, тор, тор, нечево монда иркәләнеп ятырга... — дип, Гүзәлне өстери башлады. Газизә апа Гүзәлне алып китәргә рөхсәт итмәде. Ләкин кирәклесе эшләнде, үтте ич инде. Җиһангир ашханәдә дәфтәр кәгазенә төреп тыккан өч-дүрт манпасине кесәсеннән алып, Гүзәл яткан кровать читенә җәеп салды да (янәсе күчтәнәч алып килгән), синең белән *әллә ниләр күрерсең дип, «сеңелесен» орыша-тирги кайтып китте. Гүзәл «абыйсының» этлегенә хәйран калды. Бер үк вакытта тынычланып та китте. Хәзер ул икенче нәрсәгә: Газизә Зиннәтовнаның үзенә карата шундый яхшы мөгамәләдә булуына гаҗәпләнә иде. Гаҗәпләнмәслек тә түгел иде шул. Газизә апа мич алдында хәзер төче коймак чыжылдатып алды. Җырлый-җырлый өстәлгә самовар килеп утырды. Ак май, бодай күмәче... Көндез тавык шулпасы, кич тәбә, аннан дөге боткасы... Ә иртән уянып китүенә юбкасы"үтүкләп куелган, шинеле чистартып эленгән, гимнастерка якасына хәтле юып үтүкләнгән иде. Табын әзер. Самовар яңа сүнеп килә, ә өстәл читендә шундый записка ята иде: «Чәең эч тә ят, кузгалып йөрмә. Бүгенге дәресләреңне үзем алып кайтырмын. Г а з и з ә апаң». Типкәләп чыгарып җибәрәсе урында бит... Пигә шундый икән соң бу Газизә апа? Газизә апаның нигә шундый икәнен Гүзәл соңрак белде. Хәзер исә, табын җыеп кына тора иде, урамда гармун, җыр тавышлары ишетел- / 2. „С. Ә.“ № 8. 17 18 де. Саф-саф тезелеп үсмерләр, укытучылар килә, иңбашларында тимер көрәкләр, кайсы-берсе кәрзин, чиләк яки носилка күтәргән. Газизә апа да шунда. Ул, үсмерләрдән аерылып калып, өйгә керде: — Колхозга өмәгә барабыз, бәрәңге алырга. Прогноз начар. Кичкә бик суыта дип хәбәр итәләр, — диде Газизә апа һәм, пальтосын салып, чөйдән телогрейкасын алды. Тәне сызлый иде әле сызлавын, иреннәре дә кайтып бетмәгән, ә күз төбе пудра сөрткәч, беленерлек түгел иде инде. Газизә апа калырга үгетләсә дә Гүзәл аңа ияреп өмәгә китте. «Басуларда ямь калмаган, күренми һич очкан кош...» — шундый чак иде бу, табигатьнең бердәнбер иләмсез чагы. Болыты тәбәнәк, сыек-со- ры, офыгы да шундый. Кояш ара-тирә генә төсмерләнеп китә. Тоныкланган. юкарган, сүнеп бара кебек. Күз күреме җирдә кара җир. Бәрәңге сабакларына хәтле каралып егылганнар. Төньяктан искән җил ат аягы, тәгәрмәч эзләрендә җыелып калган суларны челтәрләп йөри. Колхозчыларның карты-яше басуда. Бигрәк иртә килгән суыкка сукранып, ашыга-ашыга бәрәңге алалар. Гүзәлләр килгәндә һөнәр мәктәбе укучылары да эшкә керешкән иде инде. Тик куллары күнеп җитмәгән әле, эленке-салынкырак хәрәкәт итәләр иде. Ә Җиһангир... ул бик үк ашыгырга яратмаучылар җыелып торган җиргә килгән дә, аякларын югары чөеп, куллары белән атлап йөри иде. Яратмадылар. Арадан таза гына бер хатын чәчрәп чыкты да Җиһангирны иңбашы белән төртеп екты: — Аның белән хәзер безне шаккатыра алмыйсың инде, энем, — диде ул. — Егет булсаң, эшләп күрсәт син безгә... — Пожалысты... Башта берчәк теория... Менә моны сабак диләр... Аста йомыры гына, сары гына бернәрсә булыр, анысы... Тагын яратмадылар. Ә теге хатын аны бүлеп: — Телеңә салынып торма, йәме... Мә, «берчәк практика», — дип., Җиһангирга көрәк китереп тоттырды. Көлделәр. Җиһангир тапкыр сүзне ярата иде, барыннан да болай ул көлде. Көлде дә, «практика»ны, ныгытып торып, өсте чирый башлаган җиргә батырды һәм, шул чак бер читтән узып барган Гүзәлне күреп, эндәште: — О-о, сеңелкәш, каләм каш. йә, ничек йокладык, баш Шәрифләребезне төзәттекме әле?.. Ярый, ярый... Әйдә, малай, Хәррәмовлар бригадасы төзеп җибәрик тә таң калдырыйк әле үзләрен... Гүзәл турында үсмерләр генә түгел, колхозчылар да ишетеп өлгергән иде кнде. Барысы да игътибарларын аңа юнәлттеләр. Кайсы кызганды Гүзәлне, кайсы-берсе җирәнеп карады. Арада шундый сенсацияләрне яратучы, шундыйдан тәм табучылар да юк түгел иде, — зәвык күреп, елмаешып карап тордылар һәм бары Газизә апа канаты астында булганга күрә генә чәнечкеле сүзләр әйтүдән тыелып калдылар. Ә бригадир хатын бу хакта белми иде әле; ул Җиһангир фикерен күтәреп алды. Газизә апа да яклады. Мәктәпкә участок бүлеп бирелде. Үсмерләр исә аны үзара бүлешеп алдылар. Эшләргә яратмаучы бүтән бер үсмер, Җиһангирны битәрләп: — Тартар теленнән табар... — диде. Хәзер Җиһангир үзе дә бригада турында әйтеп салганына үкенә иде. Җиһангир моңар хәтле өмәләргә бөтенләй йөрми, язылганда языла, кичтән үк язылып куя, ә иртәнчәк, эчен тотып, амбулаториягә йөгерә иде. Эһ-эһ... Дару, грелка... Бүген дә ул бирегә колхозны кинәндерү өчен килмәде. Мәктәптә сторож-мазардан гайре кеше калмаганлыктан, бүген ашханәдә аш пешми, ә монда колхоз сарык суя. Җиһангирның 2* 19 килүе шуның өчен һәм «сеңелесен» аны-моны лыгырдап ташлаудан* тыеп калу өчен иде. Ләкин менә тартар теленнән тапты бит әле... Шулай да ул аптырап калмады. — Нажимай, сеңел. Казый тор, казы, — диде ул. — Мин ял итеп алыйм, аннары син казырсың, мин ял итәрмен, ха-ха... • Ул, тәмәке төреп капты да, шырпы эзләгән булып, колхозчылар, үсмерләр арасында буталып йөрде. Тагын яратмадылар. Ә бер бабай, аңар күтәрелеп карамыйча гына: — Энем, энем.... Эшләгән кеше янында тик торганчы, беләсеңме, нишләгән кеше янында көчәнеп торырга кушканнар?—диде. Җиһангир уңайсызланды, ләкин барыбер эшләмәде. Ул фәкать укытучылардан берәрсе килә башласа гына көрәкне алды. Анда да өстән өстән генә казыды. Гүзәлгә дә шундый киңәш бирде: — ...Чукынсын, әти кибете түгел... Ләкин бәрәңгене үлчәп алалар икән... Үлчи бирсеннәр!.. Җиһангир бәрәңгене үлчәүгә астына туфрак салып илтте. Азрак күршеләрдән урлады. Бер дә булмаса, Гүзәлгә үлчәгәндә үлчәүгә аягы белән басып торырга кушты. Күрделәр. Үлчәүче (ак эт бәласе кара эткә) Гүзәлгә ябышты. Җиһангир исә Гүзәлне якламады гына түгел, үзен бу эштә гөнаһсыз күрсәтү өчен: — Ну, сеңел, чистый азуың җиткән икән, — дип Гүзәлне бәреп екты. Ышандырды бит. Газизә апа да ышанды: — Их, кызым, кызым... — Газизә апа... — Нәрсә, йә нәрсә?.. Җиһангир сагайды. Гүзәлне этәреп, алга чыкты: — Аның нәрсә әйтәсе билгеле инде, — диде ул. — Тукран тәүбәсе: «Моннан соң алай эшләмәм, гафу итегез...» У-у!.. Синең белән таш капчыкка барып кергәнеңне көт тә тор... Монысына Гүзәлнең җен ачулары чыкты. Ләкин кыз, тагын ахрын уйлап, дәшми калды. Гүзәл белән Җиһангирны аердылар. Ләкин Җиһангир үзе турында әледәиәле Гүзәлнең исенә төшереп торды. Ә Гүзәл онытылып тору өчен, шул ук вакытта үзенә аз булса да җылы караш яулау өчен, бөтен көчен биреп эшләде. Караңгы төште. Кешеләрне кисәтеп куюы гына булган икән, — җил тынды. Чирый башлаган җир эрүсәде. Ә үсмерләр (килгән-килгән) тагын бер көнгә калырга булып, үзләре өчен билгеләнгән өйләргә таралыштылар. Гүзәл алар белән керергә уңайсызланды. Газизә апага кайтып күренү бигрәк тә уңайсез иде; шуңар күрә мәктәпкә кайтып кунарга уйлады. Авыл аша чыгып барганда аның күзе бер бик шаулы өй тәрәзәсенә төште. Өмәче кызлар икән. Өстәлдә патефон. Кайсы «Әпипә»гә баса, кайсылары такмак әйтеп, кул чабып тора иделәр. Гүзәл үзен хискә бирелүдән тыеп калу өчен тиз-тиз үтеп китә башлады. Шулчак үзе белән бергә эшләгән бер кыз килеп чыгып, аны, ай- ваена карамастан, җилтерәтеп өйгә алып кереп китте. Җылы. Яңа сауган сөт исе, тагын ниндидер әчкелтемрәк ис. Зур казанда, буларын түшәмгә тикле бөркеп, лакыр-локыр аш кайный. Бер әби, кече якта кызыл ашъяулык өстенә әле генә мичтән чыккан зур түгәрәк ипине турап тора, кечкенә генә бер кыз түр якка тәлинкә-ка* шыклар ташып йөри. 20 Гүзәл анда керергә уңайсызланды, кече якта калып, әбинең аш сосканын көтәргә булды. Ләкин көтеп ала алмады; арган дигәндә дә арган икән, — сәке читенә килеп утыруга изелеп төште. Хәзер инде кыймылдарга да ирендерә иде. Түр якта кызлар, патефонга кушылып, «Тын бакчада»ны җырлый калдылар, Гүзәл шул көйгә изрәп йоклап китте. Ә уянганда таң атып килә, бөтен идәнне тутырып, өмәче кызлар йоклап яталар, Газизә апа килгән, ул кичә ипи турап торган әби белән әкрен генә нәрсәдер сөйләшеп утыра иде. Тагын беренче очрашудагы кебек ягымлы иде, үз иде Газизә апа.. Башлап Гүзәлгә үзе сүз катты. Ә Гүзәл юынып кергәндә учак авызында Гүзәлнең ашын җылытып тора иде. Кызның күңеле тулды. Газизә апа шундый булганга гына да түгел... Элек, пивнойда яки кибеттә кеше талап ятканда, соңрак караңгы почмакларда узгынчыларны чишендереп йөргәндә, ул алдындагы ашын, җиргә төшеп чүпләнгән чыпчык кебек, менә килеп тоталар, менә килеп тотарлар дип, куркакурка ашый иде. Хәтта мәктәпкә килеп кергәч тә әле, фаш итәрләр дә ашымны тартып алырлар дип шикләнеп ашаган чаклары була иде. Хәзер исә аның алдында гомерендә беренче тапкыр хәләл аш!.. Үз кул көче белән эшләп алган аш!., һәм моны Гүзәлдән һичкем, һичкем тартып ала алмый!., бигрәк шуңарга тулды Гүзәлнең күңеле. Ә Газизә апа моны үзенчә аңлады. Ул, кызый кичә хәрәмләшкәне өчен үкенә, дип белде һәм башыннан сыйпап юатып торды. Тукта, аның үзенең дә күзләре яшьләнгән ич... Моны күргән Гүзәл эчен Газизә апа тагын да серлеләнә төште, һәм бу сер шул ук көнне ачылды да. 4. «ӘНӘ НИГӘ ШУНДЫЙ икән син...» Комсомол комитеты Гүзәлнең мәсьәләсен чираттагы җыелышта тикшерергә дигән иде дә, Газизә Зиннәтовна башта кыз белән үзе сөйләшеп карарга булды; һәм, өмәне тәмамлап, шаяра-көлә мәктәпкә кайтып барган үсмерләр арасыннан Гүзәлне чакырып чыгарды. Уйлап- уйлап торды да Җиһангирны да дәште. Әйе, Җиһангирны да. «Сеңелесе шундый икән, монысының да фәрештәләрдән булмавы бик мөмкин бит. Шуклыгы, үзен тотуы, начар укуы, эш сөймәве — болар бар да шул турыда әйтә түгелме соң?.. Инде ялгышам икән, бер профилактик чара булыр, һәрхәлдә зыян итмәс... Аннан шунысы бар бит әле: кыз абыйсыннан курка, абыйсы алдында әйтсәм, кызга, әлбәттә, тәэсире зуррак булачак». — Газизә Зиннәтовна Җиһангирны шуңар күрә дәште. Өенә кайтып кергәч Газизә апа Гүзәлне елатканчы тиргәде, һәм, сүз уңаенда, Җиһангирга да берәр сүз кыстырып куйды: — Дөрес, синең үзеңнең дә колагыңны борасы бар. Начар укыйсың. Аннан бик шук. Ул баржа өчен әле сине... Ярар, анысы турында башка вакытта... Монда кара, бертуган сеңелең бит. Шул яшьтән урам малайлары белән эчеп-исереп... Ничек шул хәлгә килеп җиткән ул?! Ә бәрәңге?.. Кеше җан тирләрем чыгарып тырыша. Синең сеңелең килә дә аны үз капчыгына тутыра... Бәлкем, син үзең дә аңлап бетерми торгансың. Хәррәмов, моның төнлә урамга чыгып, узган-барганны чишендереп йөрүдән әллә ни аермасы юк бит... Җиһангир Газизә Зиннәтовнаның сүзләреннән уйга калган булып, ах-вах килгән булып утырды. Әледән-әле, «Позор, бөтен нәселгә позор бу!» кебек репликалар кыстырды. Әллә ничә тапкыр «Сугып торып җибәрермен!» — дип сикереп торды. Ә җаны исә бәйрәм итте малайның. .Шатлыгыннан рәхәтләнеп кычкырып көләсе килде. Гүзәл тәмам кайнады. Ни булса ул, фаш итсә итәр, уза китсә биш ел бирерләр. Аның каравы бу явызның газабымнан котылырмын... Лә 21 кин уку, ә хурлыгы?.. Тагын әни нишләр? Энеләрем? Шпион хатыны, шпион балалары... — Гүзәл кайтып төште. Шикләнә калган Җиһангир ишек катынарак шуышкан иде инде Зөя аша үтә торган поездлар турында уйлап, сәгатькә дә күз төшереп алган иде, — Гүзәлнең кайтып төшкәнен күреп, тынычланды, яңадай түргә узды. Караңгы төшеп кенә килә, ут алырга иртә иде әле. Ә Газизә апа торып лампа кабызды. Башта абажур китеген ипи йомшагы белән ябыштырды. Китек тагын кубып төште... Тагын ябыштырды Газизә апа. Ул моны тын алу өчен, балаларны үзенең әйткәннәре турында уйландыру өчен эшләде. Аннары үгетнәсихәткә күчте. Менә анысын җене сөйми иде Җиһангирның, бигрәк тә үгетләүчесе хатынкыз җенесеннән булса... Җиһангир үзенә берәр шөгыль эзләп, язу өстәлендәге китап битләрен актаргалады, кесәләрен актарды. Тәмәке, әнә шырпы да... Ах, тартырга яраса!.. Ниһаять, пианино өстендә хәтфә тышлы альбом күреп, шуңар үрелде. Газизә апа ошатмады һәм нигәдер сискәнеп тә китте. «Күрсәтәсе килми, димәк, кызык...» — Газизә апа тыя башлаганчы. Җиһангир альбомның беренче битен ачты. Аннан упнке-унөч яшәр бик шапшак бер кыз бала карап тора иде. Ялан аякка зур ботинкалар кигән, балтыры шәрә, күлмәге тездән генә, чәче-башы киезләнеп беткән, үзе бик боек. Карточканың астында язуы да булып, заман үтү белән уңган, шулай да «Үсмер җинаятьчеләр колониясе» дигән сүзләре төсмерләнә иде. Җиһангир озак тукталып тормады, икенче битне ачты. Тагын шул ук кыз. Монысы газетадан кисеп ябыштырылган. Яшен әйтү кыен. Кыз инде боек түгел, ике ягыннан ике полицейский җитәкләгән булуга карамастан, үзен иркен тота, карашы оятсыз, авыз читендә папирос. Эчкән дә булса кирәк, гәүдәсе эленке-салынкы... Алдагы битләр җәлеп итмәде егетне, ул яңадан шушы рәсемгә кайтты. Газизә апа, альбомны алып куярга да. үзенең үгет-нәсихәтен дәвам итәргә уйлап, Җиһангир янына килде. Ләкин малайның рәсем белән чиктән тыш мавыкканын күреп, бу фикереннән кайтты: — Шунысы бик ошады ахры Җиһангирга, — диде ул шаяртып. — Кызык... — Берәр танышыңа охшамаганмы соң? — Юк. — Яхшылабрак кара әле. Җиһангир иңбашларын җыерып куйды. — Бәлкем, син танырсың, Гүзәл. Гүзәл альбомны кулына алуына карточкалардагы кызны күптән түгел генә кайдадыр күргән күк булды. Хәтерләргә тырышып, әле «үсмер җинаятьчеләр колониясе» дигәненә, әле полицейскийлар җитәкләгәненә текәлеп карап торды. Хәтерли алмады. — Ә Газизә апагыз дисәм, нәрсә әйтерсез? — Ой, кечкенә чагыгыз, ээме, Газизә апа? Театр уйнагансыз да шунда төшереп алганнар, ээме? Түлке ул чакта театр булмагандыр да әле... Газизә апа, сагышлы елмаеп, Гүзәлнең башыннан сыйпап торды: — Театр булганмы, юкмы, ә мондыйлар бар иде, Гүзәл, бик күп нде. һәм шуларның берсе, кызганычка каршы, менә мин идем. I үзәл икеләнде. Җиһангир бөтенләй ышанмады — «маташтыра...» Газизә апа дәвам итте: — «Педагогик поэма» картинасын күргәнегез бармы? — Бар. i — Андагы бер кызны хәтерлисезме? JLM. >*» 22 — Урлап йөрде, бозык кыз, ээме? Инде ышанмаска мөмкин түгел иде: Газизә апаның күзләренә яшь <илде. Иреннәре, куллары дерелдәде. — Ләкин ничек инде?.. Шундый девка и вдруг... — Әйе. Ләкин, ой, «вдруг» булган булсачы... Бу «девка»дан алып җөйче Газизәгә хәтле әле тагын сигез ел урам, ташландык подваллар, пристань, көймә аслары, төрмә... — Сез төрмәдә булдыгызмы?.. — Өч тапкыр. Икесеннән качтым... Биш ел гомерем шунда үтте минем... — Неужели урладыгыз да, Газизә апа? Юктыр, әлбәттә... Ничек инде?.. Юук... Хәррәмовларның ышанмыйча утырулары Газизә апаны, пичектер, тынычландырып җибәрде. Ул инде калтыранмый, хәтта иреннәре елмаерга итенә кебек иде. — Алайса, менә хәзер «бар» диярсез,—диде ул. — Син чәй генә куеп җибәр әле, Гүзәл... Кирәкми, самавыр куй. Бүген әле кызым да кайтып килмәгәе... Гүзәл, каушавы белән сусыз самаварга мичтән утлы күмер тутыра башлады, шундук аңышын, өялдыннап су салып керде. Газизә апа, авыр кузгалып, беравык билен турайта алмый торды һәм, оеган аякларын көч-хәл белән атлап, йомшак креслога килеп утырды. — Баштан башлап сөйләсәң, болай була... — диде ул. Аннары күзләрен өйнең якты төшмәгән почмагына текәп, бераз тынып торды да сөйләп китте: — Фонарьчы иде безнең әти. Караңгы төшүгә баскычы белән керосинын күтәрә иде дә шәһәр буенча фонарь кабызып йөри иде. Электр юк иде әле ул чакта; шәһәр урамнарын багана башларына фонарь элеп яктырталар иде. Әниебез кешегә кер юа, ә зур энем белән мин, әнигә булышып, йомычкалар, чыбык-чабык җыеп, сулар китерешеп, керләрен киптерешеп йөри идек... Без шуңар да канәгать, безгә шулай да күңелле. Балалар—барыбыз да үзара дус, әти үзебезне үлеп ярата, әни бигрәк тә... Ләкин бер заман әни авырып китте. Докторлар, үпкәсенә тигән, диделәр. Диңгез һавасы кирәк, дару, җиңел ашлар... Ә аны кайдан аласың?.. Авырганда больничный түләү, пенсия бирү, минем әни ишеләргә түгел, фабрикта эшләүчегә дә юк иде әле ул заманда... Баегач алырбыз әле, дигән булып, әти урындыкларга хәтле чыгарып сатты. Киемнәрен сатып бетерде әти, кышын-җәен бер агач башмакка калды. Әнине бик терелтәсе килде шул... «Тагын бераз* түзегез инде, бүген дә аш пешереп булмады, менә әниегезгә бик шәп дару алып кайттым әле...» Бер тапкыр әти ипи-күмәч сыныклары, кыярлар, тагын нәрсәләр күтәреп кайткан. Әни сыныклардагы теш эзләрен күрде дә елап җибәрде: «Шул көнгә дә калдыкмыни инде, Зиннәт?..» Икенче көнне әти төнлә йокларга кайтмады, ә иртә белән ипи-күмәчләрнең кеше тешләмәгәннә- рен күтәреп кайтты, сөт, май, күкәй... — Кайдан алдың, Зиннәт? — Сөенеч, Маһирә! Бакча каравылларга кердем. Ә фонарь сүндергән арада бакчада менә Газизә калып торгалар... Килегез, сез дә ашагыз, балалар!.. Ләкин әти дөрес әйтмәгән икән... Төнлә белән әти мине бакчага түгел, шәһәр читенә алып килде: «Бар, шыпырт кына әнә шул койма аша төш тә кече капканы ач...» Мин әтинең ниятен аңладым. Ләкин әнине терелтәсе килү, ниһаять, ашыйсы килү куркуны җиңде... Шул көннән башлап без әти белән кемнең ишек алдында балтасы, чиләкләре онытылып калган, кемнең комганы,— шуларны урлап йөрдек һәм урлаган берен бистәдәге бер 23 картка илтеп сата бардык. Шундый .кеше булган бу: урлаганны батырып торучы. Черегән бай; өе, чормасы мал белән тулган, үзенең бер кеме юк, ә һаман җыя... Без дә җыйдык. Ашыйсын ашамыйча, киясен кимичә акча җыйдык. Янәсе, язын әнине диңгез буена җибәрәбез... һәм бер тапкыр без, фонарьчы баскычын күтәреп, әлеге картның үзен таларга «киттек. — Көт шунда... мин төлке тун ташлармын. Алып ки дә, әкрен генә кайтып кит, — диде әти һәм, баскычын терәп куеп, чормага менеп китте. Менә тәрәзәдән дә керде. Мин чормадан тун төшкәнне көтә башладым. Ләкин, бу ни хәл? Чормада дөбердәү, тавыш-кычкырыш... Ул да түгел, чормадан тун түгел, капчык кебек, тавыш-тынсыз әти үзе килеп төште... Әти хәсрәтеннән әни дә озак тормады... Җыйган акчабызны алдылар. Үзебезне балалар йортына озаттылар. Балалар йорты дигәч тә сез хәзергеләрне күз алдыгызга китермәгез. Сарай кебек шыксыз зур бүлмә. Дым, суык, бөтенебез ярым ач... Көз керү белән кече энем үлде, уртанчысы да ята-тора йөри башлады. Мин, язны гына көттем дә, олы өнемне ияртеп, урамга чыгып киттем... Соранып йөрү, вак-төяк урлаулар... Исәя төшкәч, безнең кул зуррагына да үрелә башлады, һәм йөри торгач, әти язмышы соңгы энемә дә килеп җитте... Мал базарында кыйнап үтерделәр. Герман сугышы башланыр еллар иде бугай бу. Ул вакытта мин тәмам бүре булып җиткән идем инде. Әнә теге Җиһангир ошаткан рәсем — шул еллар истәлеге, икенче тапкыр ябарга алып китеп барганда төшерделәр. Ә менә монысы, беренче тапкыр эләгеп, яшь җинаятьчеләр колониясенә килеп кергән көнне... Әле яңарак кына МВД архивлары аша эзләтеп алдым. — Ә бу абый, Газизә апа? — Анысы соңыннан, йәме? 1917 ел килде. Революция. Амнистия. Мин тагын урамга... Бер ел, тагын бер ел үтте урамда... Бер тапкыр шулай Үсиядә, зур паром ышыгында кечкенә генә бер табыштан соң эчен- исереп, тәмәке тартып утыра идек. Кара көз, пароходлар туктаган. Буксир соңгы дебаркадерны өстерәп китеп бара... Менә яр буйлап бер кеше килеп чыкты. Аяк йөзенә тикле шинель, күн итек, күн фуражка. Куллар кесәдә. Туп-туры безнең өскә килә... Вожак яман да гайрәтле иде безнең. Тегенең каршысына чыгып басты: — Үлем эзләп килдеңме? — Юк, сине. — Ә мин какраз Газраил, — диде вожак и тегенең күкрәгенә китереп сукты. Фуражкасы су читенә барып төште шииельленең. Хәзер наганын чыгара, дип уйладык. Ә ул ашыкмый-каушамый гына фуражкасын алып киде һәм, .вожакны игътибарсыз калдырып, безнең каршыга килеп чүгәләде: — йә, кемнең кеше буласы килә? — Ә без тумыштан кеше. — Тумыштан — әйе. Ә хәзер — юк. — Оһо. Ә кем соң без, синеңчә? — Хайван. Ерткыч хайван. Паразит, — диде шинельле. Шундый тыныч итеп әйтте һәм бу шул хәтле тәэсирле булды, вожак кабат сугарга дип күтәргән кулын төшерде. — Кемнең кеше буласы килә? — дип кабатлады шинельле кеше шулай ук тыныч итеп. — Допустим, минем. — Конкретно. — Ну, минем. Шинельле кеше бераз вакыт вожакның күз төбендәге җөйгә текәлеп карап торды, аннан әйтте: — Сине кеше итәргә була. Ләкин бик зур кыенлык белән. Ә менә бу туташны алай артык читен булмас иде кебек. 24 — Кара, кара... — Сиңа бирсәң, син итәрсең... — Ха-ха-ха... — Ә син кем? Дзержинский? Бәлкем, Ленин? — Кечерәк «бераз», Макаренко, — диде шинельле һәм вожакка кулын сузды. Вожак, озын сызгырып, кулларын кесәләренә тыкты: — Ах, шулаймыни? Без бик шат. һәм, моннан тизрәк тайсаң, тагын да шатрак булырбыз. Привет. — Ну что же, до скорой встречи. — На том свете, дисәңче... Ләкин без Макаренко белән бу дөньяда, һәм ул әйткәнчә, бик тиз очраштык. — Кинодагы Макаренко идеме ул, апа? — Кинодагы. Антон Семенович... Көннәрдән бер көнне шулай базарда йөри идек. Ач, ялангач... Бөтен базары, бөтен шәһәре шундый... Берәрсе киндер мае белән бәрәңге котлеты пешереп сата башласа, бөтен базар сарып ала... Облава булды. Мине, тагын бер кызны, һәм әлеге вожакны, эләктереп алып, Макаренко колониясенә китерделәр. Вожак шул ук төнне качты. Иртән урманга утын кисәргә алып чыкканнар иде, — без дә шылдык. Хәтсез киткәч, борылып карасак, — Антон Семенович. Ат менеп куа чыккан. — Юләрләнеп йөрмәгез, кайтыгыз. Иртәгә укыта башлыйбыз. Теләсәң инженер буласың, теләсәң летчик, доктор, профессор... Мин көлдем. Чөнки мин үземне, нәкъ урам кызы булып,.урлап, кеше талап йөрер өчен яратылган дип белә идем. Уку, инженер, доктор кебекләр турында хыялланмый да идем. Андыйларны бөтенләй бүтән төрле калыпка коелган кешеләрдер дип йөри идем... Онытылып утырган Җиһангир, бу сүзгә сискәнеп башын күтәрде («Кара, мин дә шулай ич...»), Газизә апа дәвам итте: — ...Ләкин шулай да мин укыдым, һәм, артык та түгел, кнм дә түгел, доктор булып чыктым... Әйе, доктор, чын доктор... Ул болай булды. Колониягә кайтудан баш тарткач, Макаренко тагын үзенең «Дс скорой встречи»ен әйтте. Ә мин вожакның «На том свете»еи кабатладым. «Нет, на этом!..» диде Макаренко. Шулай булды да. Озак та үтмәде— мине тиф бәреп екты. Күпме ятканмын да, ничек исән калганмын,— белмим. Аңыма килеп, күзләремне ачып карасам, иптәшләр ташлап киткән. Бүлмә салкын дигәндә дә салкын, стеналар гына түгел» идән ярыкларына хәтле бәсләнгән, идәндә күселәр чабышып йөри... Җитмәсә, хуҗа карчык кайтып керде (спекулянт иде ул, авылларда сәүдә итеп йөри иде). «Бүген үк акча юнәт, яки үкчәң күтәр. Әле дә бәхетең, өйдә булмадым. Ну тор, тор!..» Алпан-тилпән базарга юнәлдем, һәм борыныма беренче аш исе килеп бәрелү белән аңым җуеп егылдым. Ә исемә килеп, күзләремне ачып карасам, менә сиңа кирәк булса... халыкны ерып-ерып, Макаренко кереп килә: «Ә сез на том свете дигән идегез...» Ул, шинель чабуларын җыеп, яныма чүгәләде, күзлеген сөртеп киде һәм ярым шаяртып: — йә, туташкай, килештекме, — диде. — Безнең өчен олыгаеп киткәнсең китүен... Беразга тынып торган базар, Макаренконы үзенчә аңлап, гайбәт пышылдашып алды: «Комиссар һәм урам кызы...» Ә Антон Семенович мине - күтәреп торгызды. Ризык алып кайтып килүләре икән: арбада бәрәңге, балык, кисмәге белән кәбестә... Мине меңгереп утыртты, һәм шинелен салып, иңнәремә бөркәде дә, олаучысына мине колониягә алып кайтырга кушты: — Мин калам әле, Савелий агай, туташны мунча кертсеннәр. Ә син, тәти кыз, юлда качарга ниятләсәң (карт кеше синең арттан чабып йөри алмас), рәхим итеп, шинельне салып калдырырсың; минем бүтәне юк... Беренче тапкыр миндә кешегә (ихтирам дисәң, күбрәк булыр) ихтирам кебегрәк бер тойгы хасил булды. Мин качмадым. Ә менә эшкә кулым бармады. Терелеп беткәч тә әле байтак юри тора алмаган булып яттым. Эш дигәннең исемен ишетү дә газап иде минем өчен. Уку белән дә шулай булды. Укытучы: бусы а, бусы б ди, ә мин аракы да тәмәке һәм карта турында, кәсепкә йөрүләр турында уйлап хыялланам... Укымасаң, эшләмәсәң, чыгарып җибәрәләр. Мин ликбезга бары шуңар күрә генә йөрдем, шуңар күрә генә эшләдем... Җиһангир тагын үзе турында уйлап куйды. Ә Газизә Зиннәтовна: — Сезгә, яшьтән эшләп үскән булгач, андыйны аңлатуы да кыен,— ди башлагач, ул чак көлеп җибәрмәде. — Сезгә, яшьтән эшләп үскән булгач, аңлатуы да кыен, — диде кабатлап Газизә Зиннәтовна. — Кызык бит. Инәне җөйгә кадыйсың, йөрәккә кадаган күк була... Ә бара-тора күнегелде тагын. Еллар үтү белән хезмәт һәм уку минем өчен, беләсезме, җан азыгына әйләнде. Әйе, җан азыгына. Ашау-эчү, йоклау, күңел ачу кебек үк зарур нәрсәгә әйләнде. Хәзер инде мин ансыз тора алмам кебек, эшләмәсәм үләрмен кебек... Самовар кайнап чыкты. Ләкин аны күрүче юк, Газизә апа дулкынлануы белән күрми, Гүзәл дөньяларын онытып тыңлый, Җиһангир әллә нигә бер әсәрләнеп Газизә апага карап ала да оеп утыра бирә иде. Ташый башлагач кына күрделәр самоварны. Газизә апа, сүзен бүлеп, кузгала башлады, Гүзәл, тиз генә торып, самовар морҗасын алып куйды, чәйнеккә чеметеп чәй салды һәм өстәлгә китереп утыртты. — Алайса, хуҗа бул инде, кызым, — диде Газизә апа, — базга төшеп сөт белән атланмай да алып мен... Катык ашамыйсызмы? Алып мен анысын да. Тукта, фонарь кабызып бирим... Гүзәл базга төшеп киткәч, Газизә апа табын әзерләргә кереште һәм эш арасында әйтеп куйды: — Үзем турында болай озаклап сөйләвем шуның өчен: әз булса да сеңелеңнең колагына кереп калсын дидем... Бер бозылып җиткәч, төзәлүе бик читен була, Хәррәмов... Яман чирдән сихәтләнү кебек... Газизә апа моны, үзеңә дә зыян итмәс дигән кебек .итеп, кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла дигән кебек итеп әйтте. Җиһангир исә фәкать туры мәгънәсендә аңлады. «Белдең пычагым...» диде ул эченнән һәм тагын чак көлеп җибәрмәде. Аннары, чыгымчы атның дилбегәсен кысып тоткан кебек итеп, кулларын йодрыклады: — Менә болай гына тотам мин аны хәзер... Газизә Зиннәтовна дәвам итте: — Сеңелеңнең миңа, «бик кәпрәймә, син бит үзең дә...» диюе мөмкин. Ләкин шуны аңласын ул. Минем ничарадан бичара булган бит, Хәррәмов. Минем генә түгел, бик күпләрнең шулай. Караклык, хәер эстәү, бозылып йөрүләр күп кеше өчен профессия иде ул заманда. Ә хәзер? Хәзер нәрсә 1инде?.. Әнә завод, фабрик, әнә колхоз, совхоз, кайсына барма, күтәреп кенә алалар. Теләсәң әнә мәктәп, техникум, ВУЗ. Рәхим ит. Ә ул... Юк, хәзерге яшьләргә торып-торып ачуым килә. Әле кайчан гына гәзиттә бар иде. Дүрт егет турында. Паркта бер ир белән хатынны... Бәлкем, алар да минем кебек аптыраганнардыр?.. Түгел. Барысы да менә дигән семьядан. Берсенең әтисе министерствода эшли, «Победа»сына хәтле булган... Кара, гәзитен кая куйдым соң әле... «Безнең маңкаларны әйтә...» дип уйлап алды Җиһангир. Газизә апа аңар Альфредлар турындагы газетаны табып китереп бирде. 2G 5. «...ТУКНЫҢ КҮЗЕ хикмәттә» Гүзәл Газизә апаның шулай үз иткәненә шат иде. Өен ышанып калдырганына, базына төшереп йөрткәненә, хәтта чәйдән соң табын җыярга, савыт-саба юарга әйткәненә шат пде. Барыннан да бигрәк бу мөлаем карчыкның, һөнәр мәктәбендәге һәрбер баланың сөеклесе булып танылган начальникның, үзенең дә кайчандыр шундый бер урам кызы булганына шат иде Гүзәл. Бу бит, тырышкан тәкъдирдә, Гүзәл дә кеше була ала дигән сүз ич... Җиһангирга исә Газизә апа белән очрашуның тәэсире әз булды. Дөрес, бер көн «Зөя станңасында җәһәннәм тишегенә олаккан сеңеле- сен ашыга-каушый эзләп йөргәндә төшеп калган» фуражкасы урынына яңаны сорап кергәч, Газизә апаның ридикюль читеннән карап тор* ган иллешәрлекләргә күзе ни янса да кулы бармады баруын. Ләкин бу, барыннан да бигрәк, коллеганы ихтирам итү, һәм аның тәмле чәе өчен түләү генә иде. Асылда Җиһангир һаман шул ук Җиһангир булып калды. Зарыгып Зөя базарын көтте, атна арасында мәктәп тирәсендә иснәнде, ашханәдән чәнечке-пычак, маякчы мурдасыннан балык чәлдерде. Вешалкага керсә, бер кулы шинелен чөйгә элде, икенчесе кесәләрдә сәяхәт итте. Клубка, түгәрәкләргә дә фәкать шуның өчен генә йөри иде ул: шинелен иптәшләренеке янына салып тора иде дә, шундук алып кия һәм «дәрес әзерләргә» кайтып китә иде. Уку белән эшкә элеккечә үк исе китмәде Җиһангирның. Куып чыгармасалар, шул җиткән. Ә анысына әнә сеңелкәш исән булсын... «Мә, язып бир, мә, мин кайтуга арифметиканы чыгарып куй...» Җиһангир гел о-a, и-е ләрне бутый, ә укытучы, әллә инде шуны сизеп, аны еш кына тактага чыгара һәм нәкъ шул хәрефләр «мыжлап яткан» сүзләрне яздыра иде. Ләкин монда да сеңел сау булсын!., а язарга кирәк булса, Гүзәл авызын зур ачарга тиеш булды, ә кирәк җирдә бөрештерде, и — авызын ерды, е — әз генә елмаеп куйды. Арифметика өчен дә шартлы билгеләр уйлап чыгарды егет: алырга кирәк булса — кулларыңны аер; кушарга — куш; бүләргә — бармакларыңны җәй; тапкырларга — йодрыкларыңны бер беренә бәр... Кара аны, бутама!.. Бер тапкыр тел дәресендә укытучы аны тактага чыгарып, Фатих Кәримнең окоп шигырьләреннән шундый юлларны язарга кушты: Саратский яшел гармун, Көмеш кыңгыраулары. Бу көмеш кыңгырауларның Кичке яңгыраулары Әллә нишләтә күңелне, Үксеп елыйсы килә... Елау егет эшемени, Эх, бер җырлыйсы килә!.. Җиһангир язарга кереште һәм кылт туктап калды. Саратский — <тс» мы, «ц» мы? Ә гармун? йомшаклык билгесе кирәкме анда, юкмы?— Мондыйларда Гүзәл үзе дә бутала, күрсәтә дә белми ул аларны... бер юлда ике хата ясарга мөмкин... Җитмәсә укытучы әле кайсы ия, кайсы хәбәр, иярчене кайсы дия башлар... Нишләргә? Дәрес бетәргә күп калмаган иде. Җиһангир вакытны <сузар өчен юри беренче сүзне боза-төзәтә язды да, сүз арасында гына әйткән кебек итеп әйтеп куйды: — Ә мин Фатих абыйны күрдем... Барысы да башларын күтәреп, Җиһангирга карадылар. — Фатих Кәримне? — Кайда? — Кайда күрдең?.. 27 — Окоптадыр инде... —дип көлде берсе. — Окоптамы, түгелме — күрдем... Җиһангирның хәбәре белән укытучы да кызыксынмый калмады. — Бу бик кызык. Тиздән бездә Фатих Кәримгә багышланган кичә була. Истәлек белән чыгарсың, яме?.. Кайда күрдең, Хәррәмов? — Детдом да. — Очрашуга килгән идемени? йә, йә... — Эһе. Әй, бер заман дак-док басып килеп керде. Безнең комендант ише генә түгел, зу-ур, таза, күзләре янып тора. Чәчләре генә коела башлаган түлке... Барыбыз белән дә күрешеп чыкты. Аннан ул безгә... «Мокамай»и ы... Балалар көлеп җибәрделәр, Фатих Кәримнең кыяфәтен тасвирлаганда ук укытучы Җиһангирның ялганлаганын белгән иде инде. Шып туктатып, өзекне язып бетерергә кушты. Ләкин вакыт Җиһангир файдасына хезмәт итеп өлгергән иде инде Звонок яңгырады. Бер тапкыр звонок булу белән, укытучыга ияреп, класска яшь кенә бер кыз керде. Буйга кечкенә генә, чандыр, сабый чырайлы. Ә төскә- биткә бик чибәр. Никадәр җитди күренергә тырышса да, җете кара күзе, иреннәре елмаеп тора. Практикант көтәләр иде, шул булырга тиеш. Ә Җиһангир аның нәкъ шул икәнен тәгаен белә, тагын ул аның Газизә апа кызы икәнен дә белә: иртәнчәк сөйләшеп торганнарын күреп калган иде. Ләкин җае чыкканда нигә бер мәзәк ясап алмаска?.. Дежур иде ул. Классны аягүрә торгызып, укытучыга рапорт биргәннән соң, кызга: — Ә син, сеңелкәш-кара каш, минем янга кунакла, — диде. — Тәрәзә. Идел. Инде кара такта күренми дисәң, астыңа әнә минем шинельне салырбыз, — дип кызны җитәкли үк башлады. Кыз, каушап, кулын тартып алды. Укытучы, Җиһангирны орышып туктатты, һәм кызны класска тәкъдим итте: — Педагогия техникумы студенткасы Мөршидә Хәсәновна. Бездә практика үтәчәк. Үсмерләр, укытучы әмеренә буйсынып, гөҗләүдән туктасалар да, күбесенең авызлары көлә иде әле. Ә Гүзәл... Гүзәл, практикант кызны күрү белән күгәренеп катты. Әйе, бу бәхәссез шул иде: Газизә апаның альбомындагы кыз иде бу. Анысы нәрсә... Төзү техникумының тулай торагына йөгереп кереп, чемоданнарын да куеп тормастан «мин синнән башка тора алмыйм икән, җаным...» дип Таһирның муенына килеп сарылган, ә бер атнадан соң Фукс бакчасында Таһиры белән бергә Гүзәлләр шайкасы талаган кыз иде бу!.. Гүзәл, кызга ишарәләп, Җиһангирга күз кысты: — «Таныдыңмы?»— Җиһангир иңбашларын җыерып, авызын турсайтып куйды. Анысы әйбәт, кыз да Җиһангирны танымады. Ә Гүзәлгә текәлепме-текәлде! Класс журналы буенча тикшерү үткәргәндә дә, дәрес сөйләгәндә дә, әледән-әле күзен төшереп алды, һәм бер малайдан соң Гүзәлне тактага чакырды. Гүзәл, «кәефем...» дигән булып, башын да күтәрмәде, дәрес беткәнче шулай утырды. Ә икенче дәрестән «бөтенләй авырып» кайтып китте. Әйе, бу сиңа Җиһангир генә дә түгел иде. Шулай җаеннан торсаң, йомышларын йомышлап барсаң, Җиһангир чакмас та... Ә бу, танып алса, — рәхим итеп, шагай шайкаң янына!.. Гүзәл үзен танытмас өчен бөтенесен эшләде. Башлап, авыл парикмахерына барып, чәчен кистерде, җене сөймәсә дә, маңгай чәчен кашларына хәтле төшереп тарады. Ләкин ул нәкъ шул чәче белән Мөрши- дәнең игътибарын җәлеп итте дә. — Ай, әрәмнәр иткәнсең, шундый калын, шундый озын иде чәчең,— диде Мөршидә. — Бөтенесе кистерә ич... 28 — Юкка... Иренеңне дә юкка буягансың... Аны кеше аптыраганнан гына... Ә синең шундый матур... Бүтән буяма, йәме? «Таныган... таныган да, шаяра, мәче тычкан белән шаярган кебек шаяра... Тукта, әллә мәктәпкә килгәч кенә күреп әйтүеме? Юктыр, таныгандыр, чәнчелгере... Чыгарырлар инде, Таһирына кайтып әйтер инде...» Каракның бүреге яна... Мөршидәиең укытучылар белән сөйләшеп торганын күрсә дә, шул турыда әйтәдер кебек тоелды Гүзәлгә. Мәктәптә елмаеп караса да, без синең белән күптәнге танышлар, дияр күк булды. Ниндидер караклар турындагы бер фильмны караганда Мөр- шидә, «безне дә бер тапкыр шулай талаганнар иде» дигәч, өстәвенә әллә ничек серле итеп елмаеп та куйгач, Гүзәл кинодан чыгып йөгерергә җитте. Ә инде танымаган икәненә тәмам ышанып беткәч, бу ягымлы кызны, үзенә шул хәтле яхшы мөнәсәбәттә булган Газизә апа кызын, туганы кебек күрә башлады. Анысы шулай. Ләкин «ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә», дип бик белеп әйткәннәр икән, — танымаган икәнен белеп, ул яктай тынычланып калгач, Гүзәлнең йөрәген мәсьәләнең икенче ягы тырный башлады: көнчелек. Гүзәл хәзер, чынлап торып, Таһирҗанны Мөрши- дәдән көнли иде. Мөршидәнең килмәгән җирләрен эзләп табарга, аны ничек тә ямьсез итеп күрергә тырыша иде. Бер тапкыр Җиһангир /Мөршидә артыннан «Кара инде теге кәтүкне...» дип көлеп калгач, өстәвенә «менә ичмаса, үземнен сеңел» дип тә куйгач, Гүзәл тәмам канатланып китте. Әлбәттә шулай! Кәтүкнең дә кәтүге... Туфлясын салса бит бу... Аның ул гел елмаеп торуы үзе дә... Тагын иреннәре дә бик матур микән әле аның?.. Борыны матур инде, тагын кашлары... Ләкин Гүзәл шунда ук үзен-үзе алдаганын танып, юк, матур, чәнчелгере, матур, диде. Аннан мин кем дә, ул кем?.. Торган саен күбрәк көнләште Гүзәл, ләкин әз генә дә сиздермәде. Бер тапкыр Мөршидә, бүген Большой театрга барам диде. Кайтырга курыкмыйсызмы соң дигәнгә каршы, әллә ничек серле итеп, озатып куярлар дигәч, Гүзәлнең көнчелек шәме дөрләп кабынды, бит алмалары дәррәү кызарып чыкты. «Кем озата?» дип сорарга җитте. Ләкин «Таһирҗан озата...» дигәнне ишетү белән елап җибәрермен дип куркып, үзен тыеп калды. Ул үзен кулга алып, башын күтәрде, елмайган булды, минем өчен дә карагыз, Мөршидә апа дип, хәерле юл теләп калды. Теләп калды, ләкин Мөршидә белән Таһирҗан бер дә күз алдыннан китмәде кызның: әле театрда «иңгә-иң утырдылар алар, көлделәр, кул чаптылар, әле фойеда әйләнделәр, буфетка төшеп, мороженое ашадылар, тагын тамаша залы, тагын фойе... Гүзәл өстәмә дәрескә барды, чигү-тегүгә керде, кайтып, «теге җәфа өчен» дәрес әзерләде, йокларга ятты, ләкин, йоклау түгел, күзләрен дә йомасы килмәде. Кайтканнардыр инде... Су трамвае белән микән, поезд белән микән?.. Поезд белән булса, күптән кайтканнар инде... Ә бәлкем әле Таһир абый китеп тә өлгермәгәндер... Шулай итә иде: мин кереп киткәч, каршы яктагы юкәгә сөялә иде дә, минем тәрәзәгә карый-карыҗ тәмәке тарта иде. Мин дә пәрдә читен сыдырып, сиздермичә генә, аңар карап тора идем... Саубуллашканда, моның да шулай кулын җибәрмичә, елмаеп карап торыр микән?.. Моңар да «әллә яратам инде мин сине?..» дияр микән? Әллә «әллә»сез генә әйтер микән?.. 6. «ИШЕКТӘН КЕР, ХӘРРӘМОВ» Кечкенә булуы өстенә басынкы табигатьле Мөршидәие Җиһангир һич кенә дә санларга теләмәде. Аның өчен кыз бер уенчык кына булын кала бирде. Малай аңа берәр мәзәк эшләргә җай эзләп кенә йөрде. 29 Өлгермәүчеләр өчен кичләрен мәктәптә өстәмә дәресләр була иде. Бер тапкыр шулай, Мөршидә класска килеп керүгә стенада үзенең карикатурасын күрде. Әйбәт үк түгел, күмер белән генә тырнаштырыл- ган. Ләкин хәйран мәзәк чыккан: үзе кечкенә генә, үкчәләре чамадан тыш биек; җитмәсә, аяк асларына зур-зур кәтүкләр куйган; шулай да әле өстәле аша укучыларны күрми... Карикатура янында көлешеп торган үсмерләр, ишектә Мөршидә- иең үзен күрүгә, тынып калдылар. Хәзер укытучыга әйтер, укытучы кем эше икәнен сорашып белер дә җәза бирер... Шуны көтәргә була иде. Ә Мөршидә бер сүз дә әйтмәде. Ул карикатура өстенә географик карта элеп куйды һәм, укытучы керүгә, бернәрсә дә булмаган кебек, тыныч кына дәрес бирергә кереште. Дәрес бетеп, укытучы чыгып киткәч, үсмерләргә (алар класста нибары бишәү-алтау иде) калырга кушты һәм, берәрсе әләкләп өлгердеме, үзе сизендеме, — кем эше дип сорап та тормады, турыдан-туры Җиһангирны торгызды: — Сөрт, Хәррәмов. Җиһангир исә, гүя аны бөтенләй ишетмәде, җиң очын кайтарып, «сәгатенә» карап алды һәм күршесенә төртеп: — Әллә минеке чаба, әллә мәктәпнеке кала, звонок бирмиләр лә,— диде. — Звонок булды инде. — Ах, ах... — Җиһангир китап-дәфтәрләрен капыл-төпел куенына тыкты. — Күптән әйтәләр аны, дәрес бетүгә комендант чакырган иде, мөгаен, берәр мәсьәлә турында киңәшләшмәкчедер... — дигән булып, тиз-тиз чыгып та китте. Үзе дә сизде Җиһангир — монысы чиктән ашу иде. Хәзер ул чыннан да комендантка чакыртуларын көтте... Ә эш начальникка ягъни әнисенә кадәр барып җитсә?.. Тукта, тизрәк барып бозып ташласын әле... Җиһангир, иптәшләре клубларга, түгәрәкләргә таралышып беткәч, мәктәпкә кереп китте. «Кара, бу үзе бер мәзәк була икән әле: теге Кәтүк комендантны кузгатып алып килә, ә анда рәсемнең «р» се дә юк. бөтенләй булмаган кебек...» Бу вакыт нишләп йөрисең, димәсеннәр өчен Җиһангир башта мич ягучы бабайга утын ярышып торган булды, классларга ташышты. Нәүбәт үз классларына килеп җиткәч, утынны мич алдына гына өеп китмәде, мичкә тутырган булып, бабайдан калды. Аның исәбе: бабай тыштан кабат әйләнеп кергәнче эшен бетереп кую иде. Ул тиз генә рәсем сызыкларына өрергә тотынды. Күмернең йомшаграк басылган урыннары коелды, каты басып сызылган җирләре шул килеш калды. Җиһангир күмер өстеннән акбур йөртә башлады. Болай иткәч, стенада ап-ак эз сызылып калды. Нишләргә? Малай каушады. Ул кара такта читендәге юеш чүпрәкне алып сөртергә уйлады, шул чак кемдер: — Ай, пычратасың! — дип кычкырды. Җиһангир каушавы белән, чүпрәген кесәсенә тыга башлады. Әйләнеп караса, ни күзе белән күрсен, ишек төбендә (педсовет утырышыннан чыгып килеше булса кирәк) Мөршидә басып тора иде. «Куркып килгән ди инде бу Кәтүк мине... Шулай булмый соң!..» — Малай, гүя рәсемен камилләштерергә килгән, мичтән күмер актарып алды да, өреп бозган җирләрен каты итеп, калын итеп сызарга кереште. Кызның билен тагын да нечкәртә төште, озын-озын керфекләр сызды. Кара, нигә ачуланмый соң әле ул? Мөршидә ачуланмады. Киресенчә, ул рәсем белән мавыга кебек иде. Бу Җиһангирга ошамады. «Ах, әле сине чәнчемимени бу!..» — Җиһангир Мөршидәнең курносын шундый югары каратып КҮЙДЫ ҺӘМ бу шундый мәзәк чыкты, — үзе дә көлеп җибәрде. 30 Мөршидә ачуланмады, көлде генә. Җиһангир рәсемне тагын камилләштерде, кыз тагын ачуланмады. Хәтта сокланып: — Кара, сез художник икәнсез бит, — диде. Җиһангир дәшмәде. — Кайда укыдыгыз? — Детдом да. — Художниклар мәктәбендәме? — «Мәктәбендә...» — диде Җиһангир Мөршидәне үртәп. — Ә соң ничек өйрәндегез? — Ниен өйрәнәсең аның?.. Детдомда ясаталар иде... Шул... Мөршидә, үзенең рәсемгә бер дә сәләте булмагангамы," Җиһангирның осталыгына чын-чыилап хәйран калды: — Юк, бик әйбәт чыккан бит, Хәррәмов. — Китсәнә... — Ихлас шулай... Кәгазьгә дә булдыра аласызмы? Нәкъ-нәкъ шундый итеп? Ә? Җиһангир стенадагы таблицага үрелде. — Юк, менә бирегә ясагыз... — Мөршидә портфеленнән рәсем дәфтәре белән карандаш чыгарды. — Ә миннән булмый, ни тырышам — булмый... Менә карагыз әле... — Эх син, учитель... — Җиһангир, үзендәге өстенлек белән бераз масаеп, «нәкъ-нәкъ шундыйны» ясарга кереште. — Тик итәген ул хәтле кыска итмәгез... — Ә сез ул хәтле кысканы кимәгез... Мөршидә, уңайсызланып, итәкләрен тарткалап куйды. Шул ук вакытта үзенең укытучылык өстенлеген югалта башлаганын сизеп,, җитди кыяфәткә керде. Җиһангир итәкне кыскартмады; аның каравы курносы белән керфегеннән теләгәнчә көлеп ясап бирде. Ә менә күзләрен үзенекеннән дә матур итәргә тырышты. — Ой, ничек матур, рәхмәт инде сезгә, Хәррәмов. — Рәхмәтең үзеңә булсын... — диде Җиһангир һәм, Радж Капурның «Бродяга я»сын сызгырып, чыгып та китте. Чыгып китте, ә йорт борынча үзенә карта уйнарга партнер эзләп йөргәндә, күзләре класс тәрәзәсенә төшеп, аптырый калды. — Ут. Китмәгән. Нишли ул анда?— Кызыксыну Җиһангирны янәдән мәктәп янына алып килде. Ул, су трубасы астындагы кисмәкне тәгәрәтеп китереп, өстенә ящик куйды, тагын бер ящик һәм тәрәзәгә үрелде. Кыз, кайдандыр чыра пычагы табып кергән дә, тырышып-тырышып карикатураны кырып маташа, ләкин, ни сак эш итсә дә, стена пычранып, алакола булып кала, пычакны тирәнрәк батыра башласа, штукатуры кубып коела иде. Кыз үзе тирләп чыккан, тир өстенә күмер тузаны белән акшар явып, битен пычраткан, әллә инде кулын да авырттырган, сыңар кул белән тырнаштыра иде. Кызгануга охшаганрак бер хис туды Җиһангирда. Ул, комендантка кереп, иртәгә мин дежур, бер юньсезе стенага кара чәчрәткән, дигән булып, акбур белән озын саплы пумала сорап алып килде, һәм, янә шул рәвешчә тәрәзәгә үрләп, пумала белән акбурлы чиләкне форточка- дан мәктәп эченә сузды: — Мөршидә апа.... Бу вакытта Мөршидә парта өстендә иде, тавышка сискәнеп, чак егылып төшмәде. — Ой, Хәррәмов... Ишектән керегез, Хәррәмов,—диде ул, Җиһангирның ник килгәнен белеп. Җиһангир башын чайкап куйды һәм чиләге артыннан үзе дә Мөршидә янына шуышып төште. 31 Монысы мәктәп нормаларына берничек тә сыймый иде. Ләкин практикантка сүз әйтмәде. Нинди кире беткән малай үз гаебен таныды бит! — Мөршидә шуңар шат иде. Ул үзенең укытучы икәнен тагын онытып, балалар кебек чиләк янына чүгәләде: — Ай, суы юк ич, Хәррәмов. — Беләбез... — диде Җиһангир. Ул Мөрншдәнең кечкенә кулларына кимсетүле карап торды да, әкрен генә чыгып, акбур өстенә краннан су агызып керде. Мичтән чыра алып бутады һәм, бик белдеклеләнеп, пумаланы акбурга манып, рәсем өстендә йөртә башлады. Ә пумала артыннан, менә сиңа кирәк булса, киң булып, пычрак зәңгәр юл сызылып калды. Мөршидә, коты алынып, Җиһангирның кулын тотты: — Ой, Хәррәмов!.. — Сукыр түгел. Күрәм. Җиһангир күмерсез җирне буян карады, — тагын шундый эз сызылды. Пумаланы коридорга алып чыгып, кран астында юып керде, — тагын пычрак зәңгәр эз! «Начар югандыр» дип, -Мөршидә үзе юып керде, үзе буяп карады, барыбер шул хәл! Шуннан соң пумаланы физика кабинетына алып кереп, кәстрүлдә су кайнарлап, сабына каткан буяуларга хәтле кырып юдылар, һәм класска әйләнеп кергәч, аптырап киттеләр. Буяп караган җирләренең чит-читләре бераздан ап-ак булып агарып киткән иде. — Юешкә күрә генә шулай күренгән!— Мөршидә шуны да белмәгәненә уңайсызланып куйды. Җиһангир, борынын җыерып, бер елмаеп алды да, дәртләнеп китеп, эшкә кереште. Ләкин монысы нәрсә тагын? — кипкән җирләр касмакланып коела барды. Пумала сабы белән сугып караган иде, стена буйлап акбур яуды. «Сыек булган...» — кара такта читендә берничә шакмак акбур бар иде, шуны төеп куштылар. «Куе булган» — су өстәделәр. Ләкин ничек итсәләр дә хәл үзгәрмәде. Мөршидә, тәмам алҗып, ләкин шат күренергә тырышып, партага килеп утырды. Җиһангир үзенең чиләге янына тезләнде. — Кадак керми бит әле, Мөршидә апасы...—диде ул, үкенечле елмаеп. — Төшенмим, Хәррәмов. — Нигә төшенмисез? Бер көнне дәрестә «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дип яздыручы сез үзегез түгелме соң? Мөршидә көлде. Җиһангир дәвам итте: — Менә хәзер, рәхим итеп, безгә шуны күрсәтеп бирегез инде, ничек була ул ташка кадак кагу, ә? Практикантка үзенең шәкерте алдында уңайсыз хәлдә калды. Ә бераздан, сабый бала кебек куанып, парталар арасыннан атылып чыкты: — Булды бит!.. Беләсезме, иртәгә керегез, яки дүшәмбе көн дәрескә кадәр... Әни мич агартканда шулай итә иде: акбурга он белән сөт куша иде... — Күкәй кушмый идеме тагын? Аннан юкә балы?.. — Көлмәгез, ихлас менә... Ни.... Практикантка, ала-кола булып калган стенаны таблицалар белән томалаган хәлдә Җиһангирны иртә белән килергә кыстады. Җиһангир чиләге белән пумаласын алып тәрәзәгә килде: — Хәерле төн, Мөршидә апа. Сез мине күрмәдегез, мин сезне күрмәдем... — Карагыз әле, Хәррәмов... Җиһангир әйләнеп карамады. Пумаласы, чиләге белән тәрәзәдән караңгы ишек алдына сикерде. Иртән, таң беленгәндә үк торып, әлеге Зөя дуслары белән үзенең сагынып көткән Ослан базарына китте. 32 Урман сукмагына керү белән аларга Мөршпдә очрады. Кыз әнисенең телогрейкасын кигән, шактый авыр сумка күтәргән иде: — Кая болан, Хәррәмов? — ... Ял ич бүген... — Соң бу вакыттан... — Шулай әйбәт... Ә сез кая? —диде Җиһангир һәм, Мөршидәнең сумкасында шешә белән сөт икәнен күреп, көлеп җибәрде. Әйткән булган ахрысы, иптәшләре дә көлештеләр. — Привет. Уңыш телим, — диде Җиһангир һәм, кулын изи-изи, күзен Мөршидәдән алмыйча, иптәшләре артыннан ашыкты. Мөршидә дә, күзләре белән Җиһангирны озаткан хәлдә, бер адым алга атлады. Икенче атлавында, агач тамырына абынып егылды. Җиһангир көлде, әмма кыз аның өчен йөри бит... барып торгызды. Бутылка авызына яфрак бөтереп тыкты. — Таң тишегеннән йөрмәсәгез, янмый бит әле... — Көндез Казанга барасым бар.. — Бара бир соң... Мине тиргәрләр, сезне түгел... — Практика беткәч, без отчет язабыз. Тәртипсезлек булды дип язасым килми... Аннан кичә әни дә, ул Хәррәмовны мәктәп җыелышында тикшерми булмый инде, дип торды... Үзе турында уйлады микән Җиһангир, әллә Мөршидәне кызгануы булдымы, — иптәшләренә: — Атлый торыгыз, мин куып җитәрмен, — дип кычкырды. Тегеләр ризасызлык белдерә калдылар, бу кулын селтәде дә, сумканы үзе күтәреп, 1Мөршидәне ашыктырып, мәктәпкә таба атлады. 7. «ИХ МАТУР СИН, КЫЗЫКАЙ» Тәҗрибә булмау, әйбер җитешмәү аркасында килеп чыккан мәшәкатьләрнең бөтенесен тасвирларга керешсәң, күпкә китә. Озын сүзнең кыскасы: эшне тәмамлап, кайтырга дип кенә торганда, көн ачылып китеп, класска кояш нурлары кереп тулды һәм малярлар эшләгән эшләренең бернәрсәгә ярамаганын күрделәр. Бөтен бүлмә синькасыз агартылган, җитмәсә, саргаеп, бераз керләнеп тә киткән булган икән, ә болар агарткан җирнең' синькасы бик әйбәт төшкән аяз күк йөзе төсле матур, шул ук вакытта, киндер штанга салган сатин ямау кебек аерылып торуы белән иләмсез иде. Мөршидә баскан урынында катып калды. — Ой, Хәррәмов... Җиһангир үзе дә күрә иде. Әллә Мөршидәнең укытучы икәнен онытып, әллә бу хәл белән хисаплашмыйча: — Нәрсә «ой», ну нәрсә «ой»? — дип җикеренде. Мөршидә, коты алынып, артка чигенде: — Сез барыгыз алайса... Мин бабайны алып кереп... . —Кирәк түгел! — Җиһангир бүреген идәнгә күтәреп бәрде, урманда көтәкөтә көт булгач, әйләнеп килеп, әйдә инде, малай, базар тарала дип, тәрәзә төбендә безелдәп йөргән иптәшләрен куып җибәрде һәм янәдән эшкә кереште. Классны агарту фәкать кул җитмәү аркасында гына кышкы каникул көннәренә калдырылган иде, — комендант акбур белән синьканы кызганмады. Ә сөтне Җиһангир, алла белсен нинди юллар белән юнәткәндер, бер чүлмәк күтәреп кайтты. Бөтен бүлмәне яңабаштан агартып чыктылар. Эш беткәндә көзге кояш күптәй инде бүлмәдән чыгып, офыкка авышкан иде. Мөршпдә, утны бер кабызып, бер сүндереп, стеналарга карап торды да: ■ 3. X. Ә.“ № 8. 33 — Сез художник, Хәррәмов, менә дигән художник, — диде. Озак торганга борчылып, кызын эзләп килгән Газизә апа да Җиһангирны мактады. Мактауны кем яратмый! Ләкин Гүзәл әзерләп биргән дәресләр өчен макталганда Җиһангирның бер дә исе китми иде, ул мондый мактауларны астыртын көлеп кенә кабул итә иде. Ә эшләп алган мактау дулкынландыра, рәхәт була икән, — малайны очындырып җибәрде. Ул Мөршидә белән Газизә апа кайтып китүгә коменданттан буяулар һәм трафарет өлгеләре алып кайтты да, ярдәмгә Гүзәлне җилтерәтеп алып чыгып, яңадан эшкә кереште. Иртән укучылар килгәндә зәңгәр күк төсле стеналарда эреле-ваклы йолдызлар җемелди, әзрәк түбәндә саргаеп килгән киртләч яфраклар, виноград тәлгәшләре салынып тора иде. Карарга бүтән класслардан да кереп тулдылар. Укытучылар, директор... Комсомол комитеты бу эшне бүтән классларга да тәкъдим итте, һәм берничә көн эчендә бөтен бүлмәләр укучыларның үз кул көчләре белән агартылып чыкты. Бу күркәм хәрәкәт турында, ике сүзнең берен дә укучы Җиһангир Хәррәмов белән практикантка Мөршидә Хәсәновна- ны телгә алып, стена газетына яздылар. Шулай итеп, тәртипсезлек, хулиганлык белән танылган малай, карак малай (монысын хәзергә син дә мин генә беләм), һич уйламаган җирдән шундый мактаулы эшнең инициаторы булып дан алды. Тик бу дан чак кына аның баш түбәсенә сукмый калды. Ул көннәрдә Казан каласында хезмәт резервларының зур киңәшмәләре бара иде. Мәктәп начальнигы үзләрендәге гүзәл хәрәкәт һәм аның инициаторы турында чыгып сөйләде. «Үзе кайда?» «Ник делегат түгел?..» — Алып килеп күрсәтергә туры килә, — диде начальникка Мәскәү вәкиле. Газизә апа, мәктәпкә шалтыратып, Җиһангирны «бик әйбәтләп» алып килергә кушты. Комсомол комитеты Җиһангирны Казанга алып баруны, аның өчен речь әзерләүне Мөршидәгә тапшырды. Мөршидә булган кадәресенә дә кәнагәть иде инде, — бөтенләй канатланып китте. Нинди кире беткән малай иде бит... — Әзерлән, Хәррәмов! Их, ялтырарга икән, ялтырарга... Шул ук вакытта бу бик әйбәт маска да була бит әле... Алай-болай берәрсенең әйберсе югалса, хәзер кем Хәррәмовтан шикләнергә җөрьәт итәр!.. Җиһангир икенче көнне, Мөршидәгә ияреп, кыюсыз гына атлап, Казан офицерлар йортының зур залына килеп керде. Нинди күңелле монда, нинди кешеләр, нинди сүзләр!.. Әллә мин — мин түгелме, дип уйлады Җиһангир. Ул, Мөршидәнең кушуы буенча, президиумга: «Сүз сорыйм. Хәррәмов» дип записка язып җибәрде. Речен бергәләп тәкрарлау, басым белән әйтелергә тиешле сүзләрнең асларына сызу... Менә җыелыш председателе, сүз дүртенче һөнәр мәктәбенең хәзерлек группасы укучысы Җиһанпир Хәррәмовка бирелә, дип белдерде. Халык, күзләре белән Җиһангирны эзләгән хәлдә, кул чаба башлады. Тагын, мин — мин түгелме әллә, дип уйлады Җиһангир. Мөршидә аның беләгеннән тотып, бар инде, бар, каушама, дип тынычландыргач, кыюсыз гына кузгалып, келәмле юл буйлап, сәхнәгә'таба атлады. Атлады һәм коелып төште. Борылып караган күп күзләр арасыннан, мин- нең — мин икәнен хәтергә төшереп, үзенә бик таныш ике күз, Таһирҗан күзләре, Җиһангирча итеп әйтсәк, Фукс клиенты күзләре карап тора иде. Бу Җиһангирның үз корбаннары белән беренче очрашуы түгел иде; ул үзен бик тиз кулга алды. «Фукс клиенты» яныннан ялт узып китеп, 34 залга каршы ишектән сәхнә артына үтте; әлбәттә, сәхнәгә кермәде, арт ишектән вестибюльгә чыгып, вешалкадан шинеле белән бүреген сорап алды да урамга шылды. «Таныган булып, арттай куа чыкса, бүтән шәһәргә, ә чыкмаса, мәктәпкә...» Таһирҗан чыкмады; аның каравы, атылып-бәрелеп зур ишектән кечкенә Мөршидә килеп чыкты. Ялан өс, ялан баш, бик ярсу... — Ни булды... нишләп?.. — Әй, оялам ла мин... — дигән булды Җиһангир. Чын сәбәбен белмәгән укытучы, еларга җитеп, укучысына ялынды: — Әйдә инде, Хәррәмов, йә нәрсә була инде... Ой, хурлык бит, хурлык... «Танымаган, ә трибунада күрсә, әлбәттә, танымый калмас...» — Җиһангир, Мөршидәдән ычкынды да, кузгалып китеп барган трамвайга сикерде, Куйбышев мәйданына җиткәч, анысыннан төшеп калып, икенче трамвай белән вокзал ягына элдертте. Бер поездда кайтканнар икән, — Җиһангир Мөршидәне, поезддан төшеп, мәктәп сукмагына .кергәч тә күрде. Мөршидә бик .күңелсез иде. Аяк атлаулары да баргандагы кебек дәртле түгел, елаганы күренеп тора, күзләре әле дә булса кызыл, йөзе, хәтта иреннәре сулып калган иде. Җиһангирга ул тагын да кечерәя төшкән төсле булып, бик тә мескен булып күренде, һәм кыз аңар кинәт кызганыч булып китте. Ул Мөрши- дәдән берничә адым калып, гаебен таныган песи кебек, мыштым гына сукмак читеннән атлады. Хәтсез киткәч, сөйләштерергә тырышып карады. Мөршидә сөйләшмәде. — Бирегез, төргәгегезне үзем күтәрим. Җавап юк. — Арсагыз, ял итик, Мөршидә Хәсәновна... Җавап юк... Җиһангир, кызның игътибарын шуның белән җәлеп итәргә уйлап„ шап итеп җиргә ауды. Болай да булмагач, торып, тагын укытучысы артыннан өстерәлде. Авылга җиттеләр. Мөршидә өенә кереп калды. Җиһангир мәктәпкә кайтып китте. Ул, ничек булды, сөйләдеңме, нәрсә әйттеләр? дип сораша башлаган иптәшләрен ырып-ерып үтте дә, ашханәгә кереп, иртәнгесен, әбәтен, кичкесен берьюлы сыптырып ташлады һәм Гүзәл янына керде: — Өйгә нәрсә биргән иде әле?.. — Егерменче белән утыз беренче мәсьәләне... — Түгел, Мөршидә. —' Иртәгә юк ич ул... — Булмаса соң... — Хәл фигыльгә мисаллар язарга... — диде Гүзәл һәм, иске гадәт буенча, — иртәгә үзем алып килермен,—дип өстәде. Җиһангир шинелен Гүзәл караватына салып атты: — Әйдә, бергә әзерлик әле... һәм әзерләделәр. Ни түзем Гүзәлнең күзләре әлҗе-мөлҗе килгәнче, башы салынып төшкәнче, өйдәш кызлары, ничә тапкыр инде, башларын калкытып, йокы бирмисез дип сукранганчы әзерләделәр. Әлбәттә, Җиһангир моны хәл фигыльләргә мәхәббәте төшеп түгел, шуның белән кызның рәнҗүен басарга теләп, Газизә апасының ачуына кабат дучар булудан куркып эшләде. Башка вакыт ул, белгән нәрсәсен сорасалар, юри-мари белмәгән булып кыланырга ярата: укытучының эндәшкәнен «ишетми» тора, кабат дәшкәч, мәсьәләне аңламаган булып, кат-кат сорый, ничек тә җавап з* 35 бирми калырга маташкан кебек шаяртып тора; шул рәвешчә, укытучының җан тирләрен чыгарып бетергәч кенә җавап бирә иде. Бу юлы алай шаяртып тормады, Мөршидә «йә кем?» диюгә, мин дип кул күтәрде; «Укы, Хәррәмов» дигәнне дә көтмәстән, ялт торып басты һәм чатнатып укып та бирде. Бу хәл, өстәвенә малайның бөтен дәрес буена шаярмый түзеп утыруы классны таң калдырды. Мөршидә дә гаҗәпләнде, ләкин ул моның сәбәбен дөрес аңлады. Кызгана. Үкенә... Ә бу кичәге урам малае өчен әз түгел инде... Бәлкем, беркөн Казанда чыннан да оялган гынадыр. Барганда да гел кайтыйк та, кайтыйк дип ялынды бит... Тукта әле, әгәр үзе белән аерым шөгыльләнеп карасаң?., һич югында «уртача»га менгезеп булса? Дисциплинасын күтәреп булса?.. Ә моның өчен иң уңай чак шушы инде... Мөршидә тәҗрибә эшләп, үзенең көчен сынап карарга теләде. Ул хәзер Җиһангирдан ешрак сорады, кергән саен дәфтәрләренә күз төшереп үтте, өстәмә йөкләмәләр бирде. Кулга бер алсаң, куеп булмый торган китаплар алып килеп бирде. Инде Җиһангирга килсәк... Тукта, башта Гүзәл турында булсын әле. Ул бу хәлгә бик тиз игътибар итте. Ә Мөршидә: «Абыең дәресен кем белән әзерли?» «Абыең кичләрен кайларда була?..» кебек сораулар бирә башлагач, шуның өстенә бер кичне Җиһангирлар бүлмәсенә кереп йөргәч, хәтта Җиһангирдан: «Синең караватың кайсы?» дип тә сорагач, Гүзәл әсәрләнә калды. Ул моны үзенчә аңлады. Аныңча: яки Җиһангирның исе чыккан да Мөршидәгә күзәтеп йөрергә кушканнар, яки кыз егеткә әйбәтләп торып гашыйк булган... Әйбәт, Гүзәл өчен кайсы да әйбәт... Беренчесе булса, Җиһангирны таш капчыкка илтеп тыгалар, кимендә мәктәптән куалар, һәм Гүзәл тынычланып кала. Икенчесе булса, бер атуда ике куян һәм шуның берсе— Таһирҗан... Ләкин, ай-һай... укытучы апа һәм бандит... Алай дисәң, Мөршидәнең үз әнисе әнә кем булган, ә әтисе машинист, фин сугышы герое... Анысы шулай да булсын ди, ләкин Мөршидәнең башына тай типмәгәндер бит, нишләп ул Таһир хәтле Таһирны Җиһангирга алыштырсын?.. Менә Таһир үзе Мөршидәдән бизгән булса инде... Монысы бик мөмкин; Мөрши- дәне ташлап, минем белән йөреп алды ич... Теге вакыт Мөршидә апа килеп сарылмаса, бәлкем, һаман да йөргән булыр иде әле... Әйтеп кенә бетерми иде, бик яратты бит ул мине. Яратмаса, шулхәтле матур сүзләрне каян табар иде ул, ничек шулкадәр матур итеп карый белер иде?.. Ә Җиһангир абый кызлар күзе төшмәслек егет түгел. Тик менә ул бердә гыйшык тотучы егетләргә охшамаган... Әллә сиздерми генә микән? Гүзәл аның кылын тартып карарга булды. Бер тапкыр Мөршидә клубта берсе белән биеп йөри иде, Гүзәл Җиһангир янына утырып: — Ну чибәр дә соң безнең бу Мөршидә апа...—диде. — Баба как баба... — Түгел, Мөршидә апа матур, бик матур... Җиһангир дәшмәде. Гүзәл аның колагына үрелә төшеп: — Җиңгәң булса, шундый булсын иде ул менә... — дип куйды. Гүзәл икенче якны да онытмады. Ул, Мөршидәгә барып ишетелсен өчен, кызлар белән сөйләшкәндә Җиһангирны фәрештә итеп күрсәтте. Мөршидәнең үзе белән сөйләшергә туры килгәндә дә Җиһангирны кыстырмый калмады. «Безнең Җиһангир абый... Әй, әйбәт тә соң ул безнең Җиһангир абый...» Ә бара-тора, «кара, безнең Җиһангир абыйга бу күлмәге бигрәк килешә икән», «иу күзе бу безнең Җиһангир абыйның...» кебек сүзләр дә ычкындыра башлады. Ә бер тапкыр (монысын әйткәч, үзенең дә коты алынды), «Бер бәхетчесенә эләгә инде безнең бу Җиһангир абый» дип әйтеп салды. Мөршидә көлеп куйды һәм Гүзәлне култыклап алды: 36 — Әйдә, кинога керәсеңме, үзем алын керәм... Гүзәл моны тагын үзенчә аңлады. «Башланган, башланган!..» диде ул шатланып, һәм аларны бер-берсенә ныклабрак бәйләү өчен, бигрәк тә Мөршидә алдында Җиһангирны әйбәтрәк итеп күрсәтү өчен бөтенесен эшләде. Хезмәт резервлары җыелышына алып барганда Җиһангирның өсбашын берникадәр рәткә керткәннәр иде инде. Гүзәл аның чалбары белән гимнастеркасын янәдән үтүкләп киертте; берничә кулъяулык бөгеп бирде, ак якалар кисте һәм берсен гимнастерка якасына тегеп куйды. Җиһангир моны үзенең колыннан алган кебек бер дә исе китмичә кабул итте. Ә Гүзәл аның тузгып яткан тумбочкасын тәртипкә китерергә тотынгач, китап-дәфтәрләрен, башланган да ташланган теш порошоклары белән сабынын, шулар белән бергә аунап яткан ипи сыныкларын, шикәрләрен рәтләп куеп, тиргә катып тишелеп беткән оек башларын, бөтен керләрен төреп алгач, каршысына чыгып басты: — Син нәрсә?.. — Мөршидә апа күрсә, яхшы түгел,—диде Гүзәл. — Бер көн дә урынҗиреңә карап башын чайкап куйды. — Чайкаса соң?.. — диде Җиһангир. Ләкин әйтте генә ул шулай дип... Стена агартып йөргәндә кызгану белән бергә Мөршидәгә карата аңарда ниндидер бер сәер тойгы, ят, гомер булмаган тойгы сизелеп киткән иде. Шул ук тойгы җыелыштан кайткан чакта Мөршидәнең күзләрендә яшь күргәч тә үзен сиздереп куйган иде. Гүзәл, «Мөршидә апа башын чайкап куйды» дигәч, Җиһангирда бу тойгы тагын да көчәя төште. Мөршидәие күрсә, яки күз алдына килсә, җаны рәхәтләнде. Хәзер Мөршидә «Кәтүк»тән «кечкенә булса да төш кенә»гә әйләнде, һәм егет аңарга, үзе дә сизмәстән, көнбагыш кояшка тартылган кебек тартылды. Үзе генә түгел, дәресе, чыгыш-кереш килешләре, өтерләре, җәяләре ошый башлады аңар. Класс стенасын агартып йөрүләре элегрәк мәшәкате белән генә истә иде; хәзер ул көннәрне сагынды егет. Иң күңелле, иң хозур чак булып исеннән чыкмады. Бөтенесен кабатлыйсы, озын итеп, әллә ничә көнгә сузып кабатлыйсы килде. Стена хәзер үзе дә аңар үз иде, изге иде. Берәрсе килеп сөялсә дә, кагылып китсә дә сүз әйтми калмады. Бер тапкыр кара такта сөрткәндә укытучының юеш чүпрәге тиеп киткәч. «Чүпрәгеңне!» дип кычкырганын үзе дә сизми калды. Ә бер кыз белән малайның исемен урталарына + куеп язган үсмерне эттән алып эткә салды. Аннары типкәләп чыгарып җибәрде. ...Әйе, Җиһангир Мөршидәгә тартылды. Ул хәзер, әле папироска, әле парикмахерга дигән булып, Мөршидәгә ияреп авылга чаклы барып йөри башлады. Мәхәббәт идеме инде бу, әллә бер мавыгу гынамы?—.кайсы булса булды, — малай күзгә күренеп үзгәрде. Башлап күзләрендә очкын хасил булды; ташкынланды егетнең күзләре. Иңбашларын төшереп, алга ятып, эленкесалынкырак йөри иде,—турайды, төзәйде, төзәим дип тә түгел, әллә ничек, үзеннән-үзе... Чәч көн дә майлап таралды. Кесәдә түгәрәк көзге йөри башлады. Үз күзенең төсен дә белми иде ул, — соры икән. Менә болайрак итеп карасаң матур була икән. Кара, көлгәндә авызны бик еру да килешми икән... Тәндәгесен күрмиләр, Җиһангир борын очындагы сипкелләренә көенде. Анысы бер хәл әле, кулы бик зур менә, җитмәсә озын, — егет кулларын күбрәк кесәдә йөртергә тырышты. Җиһангирдагы бу үзгәреш кеше күзенә ташланмый калмады. — Нәрсә булган ул малайга? — диде Газизә Зиннәтовна Мөршидәгә. — Әллә... үзгәрде шул. 37 — Иярә дә килә, иярә дә килә... гашыйк булганмы әллә югыйсә үзеңә?.. Мөршидә: — Бигрәк инде син, әни... — дип җәберсенеп куйды. Ә икенче көнне имла яздыра иде, партадан партага күчеп тикшереп йөргәндә Җиһангирның дәфтәрен күргәч, телсез-авызсыз калды. Дәфтәрдә Мөршидәнең бик тырышып ясалган рәсеме, ә рәсем читенә менә нәрсә язылган иде: Их, матур син, кызыйкай, кызыйкай. Кемгә насыйп булырсың, кызыйкай; Кемнәр кочар, кемнәр сөяр Синец зифа буеңны... Җиһангир үзенең артында Мөршидә басып торганны сизеп, дәфтәрне яшермәкче булды (ләкин соң иде инде), Мөршидә рәсемгә учы белән басып өлгерде. Ул моны никадәр әкрен, тавыш-тынсыз эшләргә тырышса да, ахрысы, каушавы белән берәр саксызлык эшләп ташлагандыр,— укучыларның якын тирәдәгеләре борылып карадылар. Мөршидә дәфтәрне, өстәленә алып китеп, җырдагы урынсыз куелган өтерләрен төзәтте, — кызыйкай түгел, кызыкай, — аны төзәтте. Һәм Җиһангирга дәрестән соң калырга кушты. Җиһангир сизде. Кыз аны, әлбәттә, мин дә сине сөям дияр өчен чакырмый иде. Егет класстан иң алдан чыгып шылды һәм ярты төн җитмичә мәктәп ихатасына кайтып кермәде. Гүзәл исә Мөршидәнең «дәрестән соң кал» дигәнен тагын үзенчә аңлады, һәм бик шатланып, инде бигрәк тә якын күреп, Мөршидә тирәсендә сырпаланды. Ничек тә алдагы шимбәдә увольнительный алып Казанга кайту, ничек тә Таһирны эзләп табу турында уйлап, төннең төн буе йокламыйча ятты. Ләкин Таһирны эзләп йөрисе юк иде. Егет иртәгесен үзе килде. «Ах, Мөршидә апа янына!.. — диде ул аны тәрәзәдән күрүгә. — Ә бәлки мине эзләп килгәндер... Өйгә килгәндер дә, әни өйрәтеп җибәргәндер... Ай шулай булса кана...» Дәрестә Гүзәлнең башына бернәрсә кермәде. Ә дәрес бетүгә Таһир белән Мөршидә .култыклашып көлешә-көлеша авылга кайтып киткәч, кызның бөтен өметләре өзелде. «Ичмаса бу Җиһангиры кая олакты соң әле?.. Күрде микән ичмаса?..»— Гүзәл Җиһангирны эзләп табып, артларыннан җибәрергә уйлады. Ләкин Таһир — Таһир шул инде... Җитмәсә, тагын да матурланып киткән... Буйга да үскән димме, тазарган... Бу барында безнең өтеккә карарга тиле бәрән орлыгы ашамаган шул ул Мөршидә апа. Тукта, нәрсә сөйләшерләр икән, артларыннан барыйм әле. Ләкин Гүзәл бу уеннан үзе үк җирәнеп мәктәп ихатасыннан чыгып китте. 8. «МИН СИҢА БҮТӘННЕ ТОТЫП КАЙТАМ. » Мәктәп ихатасыннан әз генә читтә бик тирән бер ерганак бар. Төбеннән карасаң, бүрегең төшмәле. Тү-бән башы Идел ярына килеп чыга. Югары башы, мәктәп яныннан өч-дүрт йөз адым киткәч, текә борылып, урман куелыгына кереп югала. Бәлкем, кайчан да булса, әллә ничә мең еллар элек, бу зур елга булып, суын Иделгә койгандыр... Хәзер исә, язгы ташу вакытында гына бераз шаулап ала да, төбендәге вак ташларны, таш араларындагы үләннәрне генә сугарып, тавыш-тынсыз саркый. Ерганакның текә борылышында бер буа ялтырап ята. Гүзәл шуның каршысына килеп утырды. Хәтсез зур иде бу буа. Кечерәк күл тикле бар. Читендә шалаш. Рәсемгә карап ясаганнар диярсең, нәкъ-нәкъ Ленин шалашы, җыйнак, бик пөхтә, матур бер шалаш. Узгынчыны 38 әллә кайдан үзенә тартып тора. Бераз читтә, шулай ук Ленин учагы кебек учакта, корым сарган чәйнектә чәй кайный. Бозланып килгән буа читендә ялгыз көймә. Шалаш авызында бәләкәй генә малай белән буйга җитеп килгән бер кыз утыра. Сүзләренә караганда биредә кыз түгел, малай хуҗа. Моны хәтта тавышларыннан да аңларга мөмкин. Малайның тавышы үзеннән зур, хаким тавыш. Кызның бәләкәй генә, кыюсыз гына. — Мин хәзер киләм, честный комсомольский менә... — ди кыз, малайның күзләренә керергә җитеп. 'Малай исә, аның күзләренә түгел, шинель чабуыннан артып торган крепдешин күлмәк итәгенә, чигәсендәге бөдрәләргә, ленталап үргән тыгыз толымнарына карап, чәчриме-чәчри: — Оһо, «хәзер». Киткәндә сез барыгыз да «хәзер». Кирәк булганда эт белән эзләп тә таба алмыйсың. — И, ник алай дисең инде... Чәең кайнап чыкканчы ук килеп җи- тәм. — Оһо, «җитәм...» — Икмәк әгәр. Башка вакыт бөтен сүзеңне... — Оһо, «сүзеңне...» Бәхәсләре кызыксындырдымы, башка сәбәп булдымы,— Гүзәл торып кагынды да, әкрен генә шунда төшеп китте. Ул төшә торсын, тегеләре дә бәхәсләшә торсыннар, аңынчы мин сезгә буаның үзе турында сөйләп алыйм. Күптән булган хәл бу. Биредә ул чакта һөнәр мәктәбе түгел, яшь җинаятьчеләр колониясе иде әле. Газизә апа шунда врач булып эшли иде ул чакта. Кара көз. Төн урталары. Караңгы дигәндә дә караңгы. Бозлы яңгыр сибәли. Ихата өстендә болытның кап-карасы. Ул шундый түбән, гүя агач башларына тиеп тора... Кинәт, болыттан тамып төште диярсең, — ак койма башында кечкенә генә кара шәүлә пәйда булды.- Мылтыгын күкрәгенә кочып, кулларын җиң очларына тыгып әрле-бирле йөреп торган сакчы каушый калды. Ә шәүләне танып алгач, ул көлеп куйды. Ни сәбәптәндер үзенең таборыннан аерылып калган тугыз-ун яшьләр тирәсендәге чегән малае иде бу. Ул кичкырын берничә тапкыр капка дөбердәтеп карады, — кертмәделәр; грузовик артына ябышып керде,— куып чыгардылар. Әнә тагын килгән... Сакчы, капка баганасына ышыкланды да, тукта, нишләр икән дип, күзәтеп торды. Чегән малае, ялт-йолт каранып алды да, чүгәли төшеп, йорт эченә сикерде һәм (күрәсең, көндез чамалап киткән) төшүенә малайлар палатасына йөгерде. Бикле. Дөбердәткән арада артыннан килеп тотып алдылар. Яланбаш, яланаяк, аяклары чебиләп беткән, өстендә пиджак-мазар юк. Күлмәкләре берничә кат булса да, әллә ничә җиреннән тәне күренеп тора: күгелҗем, арык, каз ите чыккан... — Малайга кунып чыгарга рөхсәт иттеләр. Ә иртәнчәк, чыгып китәргә куша башлагач, колония начальнигының шинель чабуына чытырдап ябышты. «Ярамый, бу шундыйлар йорты» дигәч, кечкенә чегәннең күзләре очкынланып китте: — Ә мин барысын да булдырам, гражданин начальник. Урлый да беләм мин. Әйдә хәзер урлап күрсәтәм. Колония начальнигы, ирештереп, булдыра алмый торгансың ла, — дигәч, малайның чынлап торып хәтере калды: — һоһо, «булдыра алмыйм...» Ә бу нәрсә, нәрсә бу?..— Чегән малае чалбар балагын күтәреп, балтырындагы яңа җөйләнеп килгән ярасын күрсәтте: — Тавык өчен бу, гражданин хороший. Малайлар арттан таш атып яраладылар... Ә мин тавыкны барыбер ташлап калдырмадым; 39 ышанмасаң, әнә Кириллдан сорарсың... учакта кыздырып ашадык. Майлы иде. һоһо... Көлделәр. Малай, кат-кат күлмәкләрен күтәреп, арык аркасын күрсәтте: әнә шунда таяк эзе бардыр. Анысын очырмага кер урларга менгәч, бер апа тамызды. Болай булгач, аны чыгам дисә дә чыгарасы түгелләр иде. Калдырдылар. һәм чегән малае, яз көне, таборы җылы яклардан әйләнеп кайткач, шыпырт кына чыгып шылу турында хыялланып, колониядә яши бирде. Әлбәттә, канына сеңгән кәсебен ташламады. Нәрсә мөмкин, күпме мөмкин — берсен дә калдырмый иде. һич югында үзенекен урлый торган иде. Әйе, үзенекен... Клубтамы, мәктәптәме, ашханәдәме үзенең кулъяулыгын, кашыгын яки оекбашын берәр колонистның кесәсенә шудыра да, бөтенесе өерелеп ишектән чыккан чакта урлый. Сизмәсәләр. шау-гөр килеп шатлана; сизенсәләр, гарьләнеп елый. Бер тапкыр бу Идел буеннан дүрт-биш тере табан балыгы күтәреп менде. Башка вакыт үзе тоткан булса да урладым дип мактаныр иде, бу юлы урласа да тоттым дип ялганлады: —Кармакны салуым булды, — раз. Тагын салдым, — тагын раз... Догасын беләм мин аның, һоһо... Ә ялганлау менә нигә кирәк булды чегәнгә. Газизә апа малайга, туган көне белән котлап, бер бик зур алма бүләк иткән иде. Ә иртәгә Газизә Зиннәтовнаның үзенең туган көне. Бәйрәм ашы — кара-каршы... Хәзер повар ул балыклардан әйбәтләп заливной ясап куя, ә иртә белән чегән аны Газизә Зиннәтовнага кертеп бирә. «Каян алдың?» — «Тоттым». Ә урладым дисәң, бердән, Газизә апа алачак түгел, икенчедән чегәннәрдә урлаганны бүләк итәргә ярамый, һич булмаганда, бүләк иткән чакта урлаганыңны әйтмәскә кирәк — югыйсә, үзең дә, бүләк алучы да зур бәхетсезлеккә дучар була... Ләкин чегән малаеның бу уе эшкә ашмый калды. Яр башына менеп җиткәч, аяк тавышы ишетеп, борылып караса, малайны шыпырт кына эләктереп алырга чамалап, балыкның хуҗасы — маякчы карт менеп килә иде. Чегән малае болан баласы кебек сукмактан ялт читкә сикерде, һәм әкрен генә шушы ерганакка йөгереп төште. Ерганак төбеннән, таш араларыннан күренеркүренмәс кенә булып чишмә ага, тал куаклары арасында су ләгән хәтле булып җыелып тора иде... Чегән малае балыкларны шунда китереп салды. Янәсе, иртәгә иртәнчәк ул ал арны күлмәк эченә яшереп Идел буена алып төшәр дә, бераз утырып «кармакка каптырып» алып менәр... Ләкин чегәнне генә түгел, балык урлауда шикле малайларның берсен дә биш тәүлек буена колониядән чыгарып йөртмәделәр. Ә чыгарга рөхсәт булу белән, үлгәннәрдер инде дип, ерганакка йөгереп төшсә, ни күзе белән күрсен: чокыр хәтсез киңәйгән, тирәнәйгән, балыклар рәхәтләнеп йөзеп йөриләр; суда ипи катылары, үлән бик күп, хәтта әкәм-төкәмнәргә хәтле бар иде. Кем? Нигә? — Анысын уйлап торырга чегәннең вакыты булмады. Ул, балыкларны «Идел буеннан кармакка каптырып» менәргә ашыкты. Ләкин балыклар тоттырмадылар. Чегән зур гына нарат каерысы куптарып алды да, чокыр читенә тезләнеп, суны көри башлады. — Әй, тимә, кит!.. Күтәрелеп караса, яр башыннан, куакларны ырып-ерып, бер малай төшеп килә иде. Биштәр, котелок аскан, кулында озын чыбыркы — көтүче малай. Чегән, аны санга сукмыйча, суны көри бирде. Тегесе, төшеп җитеп, чегәннең иңбашыннан тотып йолкыды: — Кит диләр сиңа! Чегән малае сдача бирү өчен сикереп торды. Ләкин көтүче шактый зур, күрер күзгә үк көчле иде. Чегән юашланып: 40 — \зең кит, синең эшең юк, — диюдән башканы әйтә алмады. Ә көтүченең эше бик зур икәнне белгәч (чокырны тирәнәйтүче, балыкларга җим салучы ул иде), болай диде: — Алайса икесен син ал, өчесен мин. — Алырлык булса, әллә мин сине көтеп тора идемме? Василь агай алдырмады. Уылдык чәчәр көннәре җиткән... Икесе ата аларның, өчесе ана. — Булса соң? — Сиңа, Чегән Чегәновичка, урларга гына булсын. Каян килгән, — анысында эшең юк... Соң шул уылдыктан балык була ич инде, һәрберсе бер балык... Ә боларның уылдык, беләсең, күпме? — Утыз мең,— бер дә ким түгел. Уннан бере исән калса да өч мең балык... Чегән, чегәнчә итеп, җилкәсен кашып куйды. Көдрәләрен тузгытып башын чайкады. Аның күнәргә исәбе юк түгел икәнен күреп, көтүче малай куак төбенә яшереп куйган кыска саплы солдат көрәген барып алды һәм чокырны тагын да киңәйтеп казый башлады. Эшләргә кулы бик бармый иде чегән малаеның, мәктәптә дә апалары «күңелле китап» укыса гына утыра иде... Ә балыклар малайга мавыктыргыч күренде. Аннары барыбер урлаган кебек, яшереп, бер кемгә күрсәтмичә үстерәсең... Ә инде бик туйдыра башласа, көтүче кайтып киткәч киләсең дә вжт бөтенесен!.. Ул, балакларын сызганып, чокырга керде дә, көрәкне сорап алып, чокыр төбен казырга кереште. Ләкин, менә сиңа кирәк булса, икенче көнне чегән малае килгәндә балыклардан җилләр искән, суы болганчыкланып тора иде, тирә-ягы әллә ничек ямансыланып калган иде. Чегән малае, төптә ятмыйлар микән, дип күлмәге белән сөзеп карады, — юк. Алдаган!.. Көтүче малай талап киткән!.. Чегән ерганак кырыендагы көтүче салган сукмакка күтәрелеп карап, йодрык күрсәтте. «Ә бәлки шушы тирәдә генәдер әле, учак ягып балыкларны кыздырып ята торгандыр...» Чегән малае, сукмакны читтә калдырып, куакларга ябыша- тотына тиз генә өскә үрмәләде. Көтүче малай балык кыздырмый, ерганактан әз генә читтә утлап йөргән көтүе каршына тезләнгән дә бик моңлы итеп курай уйный, сул ягында көлгә калган учагының соңгы төтеннәре пыскый иде. «Ашаган, әллә кайчан кабып йоткан, бирән!..»—Чегән малае, берүзе әллә ничә кеше хәтле шаулап, дөньядагын калдырмый сүгенеп, көтүче малай каршына килеп басты: — Бугазыңа кадалсын, эчеңдә елан булып бөтерелсен, кәбереңдә үзеңне тотып ашасын, һо-һо!.. Көтүче аңар күтәрелеп тә карамады. Ә кураен уйнап бетергәч, малайны әле генә күргән кебек, сүгенгәнен дә ишетмәгән кебек торып басты: — Ә, Чегән Чегәнович... Уылдыкларны күрдеңме әле?.. — Уылдыгыңны башыңа капла, — диде чегән берни аңышмыйча, — ә миңа балыкларны чыгарып сал!.. — Алайса, әле син бернәрсә дә белмисең икән, — диде көтүче малай көлемсерәп, һәм, урманга карап, кычкырды. — Василь агай!.. — Иһи-һи-һи!.. — Мин хәзер киләм! — диде көтүче малай һәм чегәнне җилтерәтеп чокыр янына алып төште. — Күрдеңме инде? — Болганчык суны күрдем. — Соң шул уылдык ич инде... — Кичә кич белән чәчтеләр... Ә балыкларың әнә терә... — Көтүче малай икенче бер бәләкәй чокыр төбендә чопырдашып яткан балыкларны төртеп күрсәтте. — Инде син, Чегән Чегәнович, нигә алар анда, диярсең, әйеме?—диде ул һәм аңлатып 41 бирде: — Ату уылдыкларын, ягъни үз балаларын ашый башлый алар,, менә шул сиңа... Төшендеңме? — Эһе. — Эһедер шул... Инде хәзер бик кирәксә, әнә ала бир үзләрен. Газизә Зиннәтовнаның туган көне күптән узган иде инде, ләкин аңар атап урлаган бит... Чегән малае балыкларны, саңакларыннан җеп белән асып, Газизә Зиинәтовнага күтәреп китте: — ...Кыздырып ашагыз, апа. Газизә апа бу балыклар турында ишеткән иде. Ә ничек бозылмаганнар? Анысы ничек булса булган, — бүләк карчык кешенең тойгыларын кузгатты. Бик күп итеп рәхмәт әйтте кечкенә чегәнгә, ә балыкларны маякчының үзенә кайтарып бирергә кушты. — Түгел, түгел... Мин аларны үзем тоттым,—диде чегән җиде кат ант итеп һәм, кармаклы иңбашын алга этәрде. — «Мин аларны сезнең туган көнегез белән котлап... бүләк итеп...» Газизә Зиннәтовна кечкенә чегәнне алдына алып сөйде. — Рәхмәт, бик рәхмәт, акыллым. Ләкин минем өчен синең сүз тыңлавыңнан да зур бүләк юк. Тыңла, кечкенәм, балыкларны хуҗасына илтеп бирергә кирәк... Юк, илтәсең... курыксаң, менә чәй эчеп алыйк та, икәү бергә илтербез... — һоһо, икәү!.. Чегән Газизә Зиннәтовна алдыннан шуып төште дә балыкларны алып чыгып йөгерә башлады һәм, кире әйләнеп килеп, башын ишектән тыгып: — Ә мин сезгә барыбер тотып кайтам, моннан зурларны, — диде дә сикерә-сикерә Иделгә таба йөгерде. Мурдасына илтеп салса, үлгәннәр иде инде, — бозылып ятулары мөмкин... Маякчының карчыгы балык чистартып тора иде; ул бер якка борылган арада, малай, шыпырт кына килеп, балыкларын өстәлгә, вак алабугалар арасына атты да, колониягә йөгереп менеп китте. Чегән малае белән көтүче малай серне никадәр сакларга тырышып йөрсәләр дә, Газизә Зиннәтовна белде: бер көн ерганак аша авылына кайтып барганда куаклар арасында кыштырдаган тавыш ишетеп килеп караса, — болар. Берсе чокырны киңәйтә, берсе токмач кискән кебек суалчан турый, ә чокырда каләм очы-каләм очы вак балык; көтү-көтү булып йөзеп йөри иде. Газизә Зиннәтовна серне һичкемгә чишмәскә ышандырса да, колония начальнигына әйтми түзәлмәде. Анысы биология укытучысына әйтте... Укытучы, чегән белән көтүче юк вакытны туры китереп төшеп карады да, балыкларны саклап калу, нормаль үстерү чараларын күрде. Балыклар үсте. Алар үскән саен балыкчыларда дәрт, эшкә теләк үсте. Барыннан да бигрәк, ике арада дуслык үсте. Алар инде хәзер аерылгысыз иделәр. Колониядән ычкынырга форсат булу белән чегән малае көтүгә йөгерде. Ә көтүченең биштәрендә ипи, ярма, котелок, кашык белән бергә «Яшь балыкчыга киңәшләр» дигән китап була иде хәзер. Көтүче укыды, чегән тыңлады. «Ак корттан әйбәт тазаралар...» дигән, — чегән колония тиреслеген актарып бетерде; анда булмагач, колхозга чапты. «Солыны бик мактаган... кайнар суда бүрттереп салырга кирәк», дигән, чегән басуга башак җыярга чапты. «Менә монда буа төбенә күл үләне чәчәргә әйткән».— «Ничек?» — «Тыңлап тор»... Чегән икенче көнне көймә белән Идел аръягына чыгып, күлләрдән үлән йолкып кайтты. Күңелле... Ләкин көзләр җитеп, көтүче малай интернатка киткәч., балыкларның бөтен борчуы чегәннең бер үзенә калды. 42 Хәзер инде серле буа турында күбесе белә, ләкин белмәмешкә салыша иде. Газизә апа малайга әллә үзеңә берәр иптәш сайлап аласыңмы дия башлаган иде, чегән тыңларга да теләмәде. — Салкыннар җитте бит. Тиздән буаң катар. Балыкларың үлеп бетәр... — Үлми. Мин аның көн дә бозын тишеп торам. Ә солы минем һоһо!.. Бодай да бар. Бер кәрзин. Басудан җыйдык, Андрейка белән. Атна саен бер кайтып китәргә ышандырган Андрейка, каникуллар җитмичә кайталмыйм, дип хат җибәргәч, үзенә генә авыр да, күңелсез дә булып киткәч, чегән малае үзе үк иптәшкә «достойный егетләр» сорап, колония начальнигы янына йөгерде. Үзләре теләп алынган 5—6 колонисттан бригада төзелде, колония начальнигы приказы буенча чегән малае бригадир итеп билгеләнде. Боларны ишеткәч кайбер тәрбиячеләр дә көлде. Йодрык хәтле малайның буйга җитеп килгән үсмерләргә боерык биреп йөрүләре, һәр таңда аларны сафка тезеп, айтдва атлатып ерганакка алып төшеп китүләре, әлбәттә, көлке иде. Бу 1кадәресенә начальник үзе дә эченнән көлде. Мәктәп директоры, цех мөдире, ашханә мөдире, баш врач, завхозлар белән рәттән киңәшмәгә килеп кергәндә, башкалардан күрмәкче маңгаен җыерып, кайгыртучанлык күрсәткән булып утырганда шулай ук көлде начальник. (Билендә полевая сумка, кулында блокнот белән карандаш...) Ә эшенә аек карады. Гел сорашып, киңәшләр биреп торды. Чыннан да мавыктыргыч эш булып чыкты бу. Балыкчылар күлне кышка тагын да тирәнәйтеп, киңәйтеп калдырдылар. Язгы ташкын алып китмәсен өчен югары башына җир киртә өйделәр. Иртә-кич, бозын тишеп, җим салып тордылар. Югыйсә бозы калын ката да, тиз эреми,— өстенә күп итеп кар өйделәр. Тырышлык бушка китмәде: көздән бармак буе гына калган балыклар яз көне кул йөзе тикле булып үскәннәр, алтын тәңкәле табаннар, көтү-көтү булып, буаны тутырып йөзеп йөри иделәр. ...Ул балыкчылар күптән инде, сроклары тулып, иреккә чыктылар. Колония үзе дә моннан Зөягә китте. Ә чегән малае китмәде. Башын гына селкеде. Таборлары җылы яктан әйләнеп кайтып, бабасы алырга килгәч тә башын селкеде ул. Ә көчләп алып китә башлагач, бабасының кулын тешләп качты. Колония Зөягә күчеп, бирегә шушы һөнәр мәктәбе килгәч, укучылардан яңа бригада төзелде. Буа киңәйтелде, питомшгктан алып кайтып, яңа төр балыклар җибәрелде. Күл үләнен күпләп чәчтеләр. Буа—хәзер кечкенә генә бер хуҗалык. Ә бригадиры һаман да шул чегән малае. 9. «ЮК, МИН СИНСЕЗ ТОРА АЛМЫЙМ ИКӘН...» Кыз белән бәхәсләшеп утыручы — шул үзе иде инде, — чегән малае. Исеме Сашок. Көн-төн шунда ул. Кар китүгә төшеп җитә, кар ява башламыйча менми. Бер тапкыр колония малайлары килеп, үзен бәйләп салып, балыгын сөзеп китә башлаганнар иде; шуннан бирле төнгә моңар иптәшкә бер укучы билгелиләр. Хәзер аның белән бәхәсләшеп торучы — үз нәүбәтендә сакка җибәрелгән кыз иде. Ләкин кызның бүген һич кенә дә буа саклап утырасы килми. Клубта спектакль бүген. Казаннар килеп куя. Әнә кызның Моркваштан егете дә килгән. Аны, чит кешене, чегән буа территориясенә кертми, егет куаклар артыннан гына карап тора. ...Гүзәл яшь йөрәкләрне аңлады. Ул кызны иңнәреннән кочып: — Барыгыз, Марина, сезнең урынга үзем калам,—диде. Гүзәл шулай диюгә, Сашок сикереп торды. Яланаяк, яланбаш, Күзләре — ике очкын. Үзе кечкенә генә. 43 — һоһо, кала... үзе кала... — диде ул, Гүзәлне үчекләп. Калдыручы булса калырсың, гражданочка хорошая! — Сиңа барыбер ич, Сашок, мин бик яхшы саклармын. — Белмим, белмим... Сашок тез астына хәтле төшеп торган, көн-төн тагып йөри-йөри балтырын суеп бетергән полевой сумкасын ачып, ниндидер исемлеккә карады, Гүзәлнең исем-фамилиясен сорады. Бөдрә башын чайкап, хәтсез уйланып торды, тагын бераз шаулап алды, аннан соң гына риза булдьг — Түлке иң әүвәл минем арифметиканы, яме? Менә терә: «Завхоз 7 балта сабына 10 с. 50 т. түләде ди, 11 не алса, күпме түләр иде, ди?» Әйдә инде, бездән булсын яхшылык, исәпләп бирик... Марина Гүзәлнең шулай ук шинель чабуыннан артып торган күлмәк итәген, муенына салган ак кашнесын, куе итеп ягынган иннек-кершәиен күрде дә: — Ай, сез үзегез дә бит... — диде. — Барыгыз, бар, Марина... — Алайса мин әз генә... — Беткәнче торыгыз... — Ой, рәхмәт инде, Хәррәмова... Егете дә, куаклар артыннан чыгып, Гүзәлгә кат-кат рәхмәт әйтте. Бәхетле кыз белән бәхетле егет, җитәкләшеп, текә ярдан менеп киттеләр. Гүзәл алар алдында гына шат күңелле күренгән икән, — артларыннан бик нәүмизләнеп карап калды. Сашок аны шалаш авызына чакырды: — Ә син, гражданочка хорошая, үкенмәссең. Валла, валла... Ужин- га кызыл канат... теләсәң карп дигәнен дә табарбыз, ма-айлы... Чәйне мин аны болай гына, хозур өчен генә, һо-һо... Теләсәң эчәрсең тагы. Чәй бар, шикәр юк түлке. Василь агай көтүен алып төшкән иде дә... Үзе, чәең тәмле ди, үзе шикәрне сыптыра... Сыптырсын, мин барыбер чәй эчмим... Сашок, һәр тамчысын учак яктысында ялтыратып, көмеш тавышы белән шып-шып тамып торган чишмә төбенә килеп иелде дә, теш сызлатырлык салкын суны озаклап шопырдьГ. — Тә-әмле... Эчеп карыйсыңмы? Гүзәл башын селкеде. — Алайса, чәй... Ә иң әүвәл без синең белән, гражданочка хорошая... Хәзер, хәзер... Малай көндез тотып куйган балыкларын, сачогы белән судан алып, буа читендәге басмага бушатты: — Кил, әрчеш... юк, башта карап кына тор... Менә болай... Белсәң, мә алайса... Ә мин балыкларымны ашатып алыйм.. Буаның урта бер җирендә кызыл флажоклар бар икән. Дүртәү. Биллиард өстәле хәтле җирнең дүрт читендә. Чегән малае шалаштан чиләк белән бүрткән солы алып чыкты да, көймәсенә утырып, шул флажоклар янына килде. Көймәсен туктатып (менә сиңа кирәк булса!), суга атлады. Әкияттәге кебек: бары тубыклары гына күмелде һәм, чиләген күтәргән хәлдә флажоклар уртасында биеп йөри башлады. Гүзәл күзләренә ышанмады. — Сашок!.. Ничек син, ә?.. — һо-һо... Гостиный ич бу... Өстәл. Төптә үлән куерган, җим югалып бетә. Ә болай бер бөртеге дә... менә кара... Сашок солыны флажоклар уртасына тигезләп сибеп чыкты, аннары балалар бакчасында балаларны ашарга чакыргандагы кебек кыңгырау шалтыратты. Минут үтмәгәндер, өстәл өсте дулкынлана башлады һәм бик тиз кыңгырау тавышына өйрәнеп беткәй балыклар белән тулды. 44 Алар тавык-чебешләр кебек, берсен берсе кысрыклап, җимгә ябырыл дылар. — һоһо, менә кара, — Сашок көймәдән консерва банкасы белән суалчан алды. Чүгәләде дә, берсен суга якын тотып, сызгырынырга кереште. Берьюлы әллә ничә балык сикерде. Ә суалчанның бөтенесен сибеп җибәрүгә балыклар өерләре белән чегән кулына сикерделәр һәм шунда ук чупыл-чупыл суга коелдылар. Гүзәл, әрчүеннән туктап, хәтта бөтен кайгыларын онытып, бу күңелле малайның мәзәгенә карап торды. Сашокның тозы, суганы, хәтта борычы белән лавр яфрагына хәтле бар икән, күп тә үтмәде, аксыл буларын уйнатып, әйтеп бетергесез хуш исләре белән борынны кытыклап, чиләктә уха пешеп чыкты. — Инде талсын бераз... — диде чегән һәм чиләкне, таяк белән эләктереп алып, шалаш авызындагы кечкенә генә тәбәнәк өстәлгә китереп куйды. — Әйдә, хәзәйкә бул, җамыяк белән кашык әнә шүрлектә, ипи дә шунда. Яр башындагы наратлар артыннан тулы ай калкып чыгып, буаны, бөтен ерганакны яктыртты. Тын су өсте миллион-миллион алтын тәңкәләр белән тулды, су читләренә каткан юка боз челтәре көмеш төсенә- кереп җемелдәде. Судагы ай, күктәгедән дә матуррак булып, әкрен генә тирбәлә иде. — Ой, нинди күңелле икән монда, Сашок... — Гүзәл сүнеп барган учакка коры чыбыклар сала башлады. Сашок аны туктатты. — Нигә, Сашок? Карак килмәскә яхшы булыр... — Килә бирсен, рәхәтләнеп килсен... Их, гражданочка хорошая!.. Карамый тор, йом, күзең йом... Күр әле син аны, нәрсә уйлап чыгарган!.. Чегән шалаштан зур авыз,, зурзур күзләр уелган эче алынган кабак кабыгы алып чыкты. Анын эченә калай банка белән утлы күмер куеп, ремень белән башына бәйләде, өстенә шөлдермәләр таккан ак җәймә алып чыгып бөркәнде. Аннары ходулигә басты. — Инде ач күзеңне. Гүзәл күзен ачып -караган иде,, кулыннан җамыякларын төшереп җибәрә язды. — Я, ничек? — Ну, Сашок... — Үзем ясадым, һоһо... Тиле — тиле дигән саен, тигәнә буе сикерә... Сашок, очынып китеп,, шөлдермәләрен шалтыратып, «Ыввв-ыввв...» дип үкереп, буаның югары башына таба атлады. Чыннан да теләсә кемне куркытырлык иде бу. Ләкин буаның түбән башында аларның үзләрен тагын да куркынычрак нәрсә көтә иде. «Аждаһаөрәк» хәтсез китүгә буаның түбән башында шомлы гөрселдәү ишетелде. Гүзәл борылып караганда буаның бер чите ишелеп төшкән,, су буа аша ташкын булып ыргыла иде. — Сашок, буа!.. — дип кычкырды Гүзәл һәм, күперчеккә йөгереп менеп, тишеккә кулларын куйды. Ләкин тишек аның учлары хәтле ге- нәме соң! Су Гүзәлнең кул читләреннән, бармак араларыннан бәреп чыгып, күз ачып йомганчы бөтен өстен чылатты. Гүзәл тишекне күкрәге белән терәде. Су кызга берәр секунд буйсынып торды да, этеп, екты. — Сашок!.. — дип кычкырды ул. Сашок ишетә, ни булганын да белә, ләкин бернишли алмый, борылып йөгерә башлавына сөртенеп егылган да, җәймәсенә уралып чәбәләнеп ята, каушавы белән әле башындагы кабак кабыгын чишә башлый, әле ходулиләренә тотына иде. Ул Гүзәлгә: — Тиз бул, мәктәпкә! — дип кычкырды. 45 Гүзәл бу вакытта күперчек тактасын куптарып шуның белән ташчылны томаларга маташа иде: — Мин монда... Үзең... — Бар диләр сиңа!.. — Соң бит... — Йөгер!! Гүзәл тыңлады. Ләкин мәктәп ихатасында мылтыгын кочып йокымсырап утырган ка - равылчы бабай белән аның этеннән башка ник бер җан иясе булсын!.. Гүзәл халык белән тулы клубка атылып килеп керде. Керде һәм берчак сүзен әйтә алмый торды. Юк, курыкканга да, сулуы капканга да түгел. Сәхнәгә, нәкъ теге вакыт Таһир янына Мөршидә килеп кергән кебек, чемоданнарын күтәреп, бер хатын килеп-керде һәм, нәкъ Таһирга Мөршидә асылынган кебек, нәкъ шул ук сүзләрне әйтеп, сәхнәдәге ирнең муенына килеп сарылды: «Булмый, мин синсез тора алмыйм икән, җаным...» Тегесе дә, нәкъ теге вакыт Таһир Мөршидәне күтәреп алган кебек итеп, «Алла кушкандыр, тагын бераз кайтмый торсаң, акылдан яза идем...» дип, хатынны чемоданы-мазары белән күтәреп алды. Әйе, әнә шулай гына булса да Гүзәлнең сүзен әйтә алмый торуы аңлашылыр иде. Ләкин, алай гынамы соң! Ирен бер ташлап киткәч, «булмый, мин синсез торалмыйм икән, җаным» дип, аэропорттан борылып кайткан хатын — Мөршидә, ә ул кайтып кергәндә үзен кая куярга белмичә, тәмәке пошкыртып, әрле-бирле йөреп торучы һәм хатынын күтәреп алучы ир — Таһирҗан иде... Клуб ишеге төбендә таң калып карап торган Гүзәл янына беренче йөгереп килүче Марина булды. Ул инде Гүзәлдән ничәнче кат, суга баттыңмы, суга баттыңмы, дип сорады. Ниһаять Гүзәл, әле һаман да хисләрен җиңә алмыйча, кайгысын-шатлыгын бергә кушып... — Буа китте!.. Балыклар!.. — дип кычкырды. Ул шундый каты кычкырды, бөтен зал аңар борылып карады. Ә хатынын (Мөршидәне) нишләтергә белми күтәреп торган ир (Таһир), бик таныш тавышка әйләнеп караганда Гүзәл белән Марина һәм тагын бик күпләр инде ерганакка таба йөгерә иделәр. Хәзер буадан су алай ыргылып акмый, ләкин астарак тагын бер җире тишелеп, пожарный насостан сиптергән кебек сиптерә иде. Ә аста, сай суда, таш араларында балык, балык!.. Ваграклары йөзеп йөри, эреләре бәрелепсугылып ята, имгәнеп хәлсезләнгәннәрен ташкын , Иделгә таба куа иде. Ләкин, күрәле син аны, — ничек зиһене җиткән! Сашок, Иделгә табарак китеп, егылган бер наратны аркылыга борып салган да түбән ягына вак ташлар белән балчык өеп йөри иде. Чегән, кешеләрне күргәч, үзенең һоһосын әйтеп, шаулап алды: — һоһо! Бишбылтыр бит инде!.. Кешеләрнең көрәклеләре буа авызына, ә кайсылары урманга чыбык сындырырга йөгерде. Гүзәл белән Марина, аның егете, тагын берничә кеше Сашок янына чапты. — Таш! Балчык!.. Нәрсә терәлеп каттың, агачка ят!.. Ят!.. — диде Сашок, ярсып. Гүзәл белән Марина, агач астыннан бөтерелеп чыккан суга тезләнеп, күкрәкләре белән нарат өстенә яттылар. Тагын берничә таш та китереп бастыргач, нарат сыгыла төшеп, суның агуы кимеде; аның каравы су нарат алдында күзгә күренеп күтәрелә башлады. Менә наратның өстенә җитте... Өстеннән дә ташый башлады... Бозлы су Гүзәлнең күкрәгенә, куенына, бөтен җиренә үтеп керде. Балыклар да аның иягенә, күкрәгенә килеп бәрелделәр... Кыз шундый калтыранды, аның белән бергә нарат та. балыклар да, су үзе дә калтырана кебек иде. Шул чак «кемдер наратка чытырдап ябышкан Гүзәлне биленнән алып 46 күтәрде. Караса, Таһир: өстендә махровый пижама, сакал-мыек, аякта чигүле өй туфлиләре, — сәхнәдәгечә. — Ой! Таһирҗан абый! — Нәкъ үзе. Таһирҗан Гүзәлне бер читкә бастырды да наратны аягы белән терәгән хәлдә кызның манма су шинелен салдыра башлады. — Мин... ммәктәп... кклуб... — дип буталды чиксез шат Гүзәл. — Беләм. Соңыннан, — диде Таһирҗан һәм Гүзәлнең иңнәренә үзенең коры пижамасын салды. — Ычкын, бар йөгер! * Әлбәттә, вакыты түгел. Ләкин Гүзәлнең Таһирҗан яныннан бер генә дә китәсе килмәде. Әле дә ничек клубка үзе менде, ой, ничек үзе менде!.. Кыз, наратны гына түгел, бөтен буаны терәп тотарлык таш тәгәрәтеп килгән Таһирҗан белән Марина егетенә булышу өчен иелде. Таһирҗан аны иңе белән этәреп җибәрде һәм, усал итеп: — Катасың, йөгер!—дип кычкырды. Гүзәлне ике кыз ике яктан эләктереп алдылар да, әйди-өстери шалашка таба алып киттеләр. Шалашта, анадан тума чишендереп, Са- шокның одеялы белән бөтен тәнен янып чыкканчы удылар да, шул ук одеял белән төреп, Сашок урынына, коры печәнгә салдылар. Марина Сашокның кайный-камный яртыга калган чәен күтәреп керде. Гүзәл торып чыкканда буаны төзәтеп бетереп торалар; көрәк, балта, пычкы тавышлары басылган, балчык ташучылар носилкаларын каплап утырганнар да, кызык театр булды бу, диешеп, тәмәке көйрәтәләр иде. Бөтен мәктәп купкан, артистлар да бөтенесе төшкәй иде... Соң иде инде; шулай да артистлар спектакльне уйнап бетерергә булдылар. Гүзәл күргән җирдән башлап киттеләр. Тамашачылар, ир белән хатынныңкавышканына шатланып, кул чаптылар. Гүзәл бая көләргә дә, еларга да белмәгән иде; бу юлы башта көлде, аннары ихтыярсыз елап җибәрде. Таһирҗан белән клубтан чыгып барганда да күзләрендә яшь иде әле аның. Ә Таһирҗан: — йә, аңыштык ич инде, бетте инде, йә, бетте, — дип аны юата иде. 10. «КИЯҮ ЕГЕТЕ БУЛЫП ҮЗЕМ БАРАМ...» КОВЕРКОТ ЧАЛБАР Ә безнең Җиһангир кая югалды соң әле? Ул Таһирҗанның килгәнен Гүзәлгә тикле үк күргән иде. Әлеге дә баягы — каракның бүреге яна — артымнан килгән, тоттырырга йөри, дип белде. Ә аның Мөршидә белән култыклашып авылга таба китеп барганын күргәч (мәхәббәт дигәннәре шушы микәнни инде?..), егетнең йөрәген беренче тапкыр көнчелек дигән нәрсә тырнап алды. Башын кая куярга белмәде егет. Ул бүтән нәрсә уйлап чыгара алмады,— алмашка дигән күлмәк-ыштанын куенына тыкты да, Моркваш- тагы бер самогончыга элдертте. Ә бер авыз тигәч, әле кичә генә Гүзәл бәйләп биргән җылы оекбаш та китте. Эчкәч, билгеле инде, кеше батырая... Җиһангир туптуры кызның өенә кайтырга булды. — Тәрәзәсен бәреп керәм дә, шухр күтәрәм... Егетен пычакка, кызын кочакка, и ваших нет!.. — диде ул, финкасын һавада уйнатып. Авылга җитәрәк кечерәк кенә бер алан бар. Аланда мәктәпнең берничә печән чүмәләсе бар. Зөя дуслары килсә, Җиһангир аларны шунда алып китә иде. Хәзер исә анда өч-дүрт юлаучы ат ашатырга туктаган; 47 учак якканнар, чәйләре кайный, бөтен аланга көлгә күмгән бәрәңге нее таралган иде. Җиһангир елый-елый юлаучыларга үзенең зарын сөйләде. Кызны урлап качарга ат сорап теңкәләренә тиде. — Ярый, бирербез, — диде юлаучылар. — /Менә чәйләп кенә алыйк та... — Мин бит аны, ух, ничек яратам... — Знамо яратасың... — Их, киткән баш киткән! Давай, үзем кияү егете булып барам!.. — Бар, абый җаным, ә... Без синең белән, знаешь... — Бетте генә, барабыз аны... — Алай синең папирос та кияүләрскийдер әле... Давай инде алайса, башта бер көйрәтеп алыйк... — Көйрәт... Л1ахорка түльке... Ә кызны урлап кайткач, мин сезне...— Җиһангир, бер чүмәлә төбенә утырып, үзе дә тәмәке төрә башлады һәм, төреп бетергәнче үк башын кыегайтып, йоклап та китте. Ул уянганда учак сүнгән, юлаучылар күптән киткән, егетнең дуамал уйлары да аракы сөреме белән бергә башыннан чыккан иде инде. Ә йөрәк яна, әй яна ла йөрәк!.. Тик шулай да Җиһангир кызның тәрәзәсен ватып керү түгел, өй турларыннан узганда туктап торырга да базмады. Сашок чишмәсенә төшеп су эчте-эчте дә мәктәпкә кайтып китте. Ә анда каралты күләгәләренә ышыкланып кулга-кул тотышып йөргән егет белән кызны таныгач, аларның берсе Гүзәл, берсе Таһирҗан икәнен белгәч, баскан урынында катып калды. Менә алар саубуллаштылар. Таһирҗан артистлар өчен әзерләнгән бүлмәләрнең берсенә кереп калды, тәмам канатланган Гүзәл, сабый бала шикелле сикерә-йөгерә, үз тулай торагына таба китеп барды. Җиһангир, агач артыннан чыгып, кызны беләгеннән эләктереп алды. Түземе шартларга җиткән иде, усал иде, шул ук вакыт шат та иде Җиһангир. Ә Гүзәл фәкать шат кына иде. Тойгылары ташый, күзенә ак- кара күренми, аның өчен бөтен дөньясында Таһирҗан бар да, үзе бар... Ул Җиһангирга кайчандыр бер күреп, хәзер исенә төшерә алмаган кебек итеп карап торды. Аннан кочып алды: — Ой, Җиһангир абый!.. Син генә юк идең, шундый күңелле булды, шундый күңелле булды!.. Җиһангир Гүзәлнең беләген кыса төште: — Брось арапа заправлять!.. Син бу тәти егетнең нинди кош икәнен беләсеңме? Ну!.. Гүзәл анысын бер мизгел онытып торган иде. Сулган чәчәктәй кинәт шиңеп төште, һәм, яшерүдә ни мәгънә? — Җиһангирга барысын да сөйләп бирде. — Зддорово, ха-ха... Элек җаным-бәгърем, аннан сал костюмыңны! Аннан тагын җаным-бәгърем... Гүзәл уңайсызланды һәм бу турыда оныттыру, үзен дә тынычландыру өчен баштагы сүзгә борып алды: — Юкка кермәгәнсең, Җиһангир абый, Мөршидә апа да уйнады бит. Ой, ничек әйбәт уйнады Мөршидә апа!.. Җиһангир дәшмәде. — Уйнап бетергәч, сине сорады. «Абыең яраттымы?» ди. «Килмәде шул» дигән идем, күңелсезләнде. Җиһангир тагын дәшмәде. — Җиһангир абый!.. — Нәрсә син? — Менә тагын. Җиңгәм булып куйса... — Ну, ну!..- — Бер дә «ну» түгел, күңелендә бар син аның... — Булмый ни... бандит и укытучы апа... 48 — Ә соң «Асылъяр»дагы мирза кызы? — Ул көтүче все же. Аларча әйткәндә: честный труженик. Ә мин вор, опасный элемент, ягъни мәсәлән. — Ә Газизә Зиннәтовна? Ул да бит... Ә ире паровозда машинист, кызыл гвардеец, фин сугышы герое... Юк, Җиһангир абый, күңелендә бар син аның... Әллә дөрес микән?.. Югыйсә ул теге вакытта «кемнәр кочар, кемнәр сөяр...» өчен минем тетмәмне теткән булыр иде. Кара, онытып тора икән, бүген иртәнчәк театрга кер. яме, дигәндә әнә ничек матур итеп карады бит... Шулай, шулай!.. Җиһангир ышана калды. Тагын мәктәп буфетында аңар кирәк әйберләр булмый башлады, яки чәчен төзәттерәсе булды. Ә бер көн Мөршидә килми калгач, аның янына «белмәгәнен сорашырга» барды. Аңламаган булып, бик тирәнтен беләсе килгән кебек итеп, кат-кат сорашты һәм, буран көчәеп китеп, кунарга калдыруларын өмет итеп утырды. Ә буранга карамый Мөршидә үзе капка төбенә хәтле озата чыккач, өстәвенә кул биреп күрешкәч, чак кына кызның биленә үрелмәде. Илһам килде егеткә. Кайтты да кызга хат язарга утырды. Ләкин сөям дә, яратам белән генә кызның йөрәген эретеп булмас бит... Китапханәчедән «гыйшык китаплары» сорап алып кайтты. Элек андыйларны кинода караганда, җыен тиле-миле, җүләр сатып йөриләр шунда дип, ачуы килеп утыра иде, хәзер укыды да үзе белән Мөршидә турында уйлады .Героиня урынына Мөршидәне, герой урынына үзен куеп җенләнеп бетте. Их, аны да «Таһир-3өһрә»дәге кебек зинданга япсыннар иде һәм Мөршидә, Зөһрә кебек, елап йөрсен иде. Ә соңыннан Йосыф белән Зөләйха кебек кавышсыннар иде... Тагын да әйбәтрәге: Отелло кебек күкләр күкрәтеп, җирләр тетрәтеп сугышып йөрсеи-йөрсен иде дә, кайтып үзенең Дездемонасына өйләнсен иде. Ләкин яулык вакыйгасы килеп чыкмасын иде дә, мәңге бергә калсыннар иде... Чынлап еласаң, сукыр күздән яшь чыга. Хат ярыйсы гына килеп чыкты. Ләкин ул бөтенләе белән «гыйшык китаплары»ыннан алынган сүзләрдән гыйбарәт булып, әле Мәҗнүннең Ләйләгә мәхәббәтен, әле Галиябану Хәлилен, әле «Сүнгән йолдызлар» мәхдүмен яки просто Том Сойер гыйшкын хәтерләтә иде. Мөршидә хатны кич белән өендә дәфтәрләр тикшереп утырганда күрде. Кат-кат одеколон сибелгәнлектән, карасы җәелеп, пычранып беткән, азагында ук кадалган йөрәк рәсеме булган; күрәсең, анысы үзенә ошамаган, бозган да, биология кабинетындагы таблицадан карап, чын йөрәк рәсеме ясаган, ә читенә, ук түгел, заманча булсын дип, атом снаряды кадап куйган иде. Мөршидә (юк, көлмәде) аптырады да калды. Укытучы мондый чакта нишләргә тиеш (инструкциядә язылмаган) тотып орышыргамы, хатын класс алдында укып, мәсхәрә итәргәме?.. Мөршидә хатны әле генә кайтып кергән әнисенә күрсәтте. Газизә Зиннәтовна рәхәтләнеп көлде: — Ничек реагировать итәр икән дип, сине күзәтеп торуы булган инде аның алайса, койма башына кунаклаган иде, мине күргәч качты. — Мин аны кеше итәргә дип... ә ул... — Мөршидә чак кына «шпана» дип әйтеп ташламады. Газизә Зиннәтовна, җитдиләнеп, кулын кызының иңенә салды: — Малай, ниһаять, дөрес юлга аяк басты, һәм без бүген шуңар сөеник. Мин үзем әйтеп бетергесез сөенәм бу эшкә. Әниең буларак та, начальнигың буларак та. Ә хат... нәрсә әйтим... Тик, зинһар, тупас әйтеп, үзеңнән биздерә күрмә... Алай дип әйтүем түгел лә: мәктәптән биздерә күрмә... Иң, иң әһәмиятлесе шул хәзер. Әйе, иң әһәмиятлесе... һәм Мөршидә Җиһангирны үзеннән биздермәде. Малай хәзер Мөршидәнең игътибарын чынлап торып җәлеп итте. Әнисе киңәше буенча ул аны түгәрәкләргә тартты, муеныннан эш белән күмде. Шул ук вакытта яшь укытучы малайның һәр адымын ныклап өйрәнде. Җиһангир 'исә моны тагын үзенчә аңлады. Тик хатка каршы хат язмый менә... Хәер, анысы китапларда да шулай ич, алар халкы ялындырырга ярата... Их, пи булса ул!.. — Малай максатына таба тагып бер адым атлады, кызны Зеленый Дол театрына чакырды. Оһо! Күбрәк булмасмы соң, тәти егет?—Мөршидә ипләп кенә баш тартты. Ләкин яңакка сукмады ич, орышмады да... Егет Гүзәлне яучы итеп җибәрде: — ...Мин дә барам диген. Ә көне җиткәч, «авырып» калырсың, бар, элдерт... Гүзәл бик рәхәтләнеп элдертте, рәхәтләнеп ялынды. Мөршидә риза булды. Ләкин ай, риза булмаган булсачы!.. Гүзәл Мөршидәнең ризалыгын алып кайту белән егет Зөягә, билетка йөгерде. Спектакльгә ике тәүлек бар иде әле, егет көнне ничек үткәрергә белмәде. Кесәгә көнбагыш, конфет тутырды, папиросның да «Казбег»ыи салып куйды... Гүзәлдән ак яканы крахмаллатып алды. Гимнастеркасын үтүкләтеп элде. Ә ир- тәнчәк канәгатьләнмичә, янәдән үтүкләтте. Әйбәт! Тик менә чалбар... Төбе шомарып беткән, тез башлары да пәрәвезләнеп килә икән... Гүзәл җеп белән чәлмәштереп бирсә инде... Тукта, нигә болай итмәскә?.. Бер өйдәшенең өр-яңа коверкот чалбары бар иде. Майга да, сабан туена гына кия; анда да, төбен таушалтмас өчен, бер дә утырып тормый иде. Сораса, бирмәс, кайтуга урынына салып куярмын, сизми дә калыр... Җиһангир, әлбәттә, шулпасын гына шопырды да, кәтлитен төреп алып, тулай торакка йөгерде. Өйдәшләре кайтып кергәнче коверкот чалбарны киеп алды, өстән үзенекен киде. Ә урманга кергәч, анысын салып, әлеге чүмәләләрнең берсе астына бөтереп тыкты һәм, шатланып дисәм әз булыр, тәмам эреп, коверкот чалбар балагын җилфердәтеп кыз өенә килеп керде. һәм нәкъ шул чалбар егетне харап итте дә. Күреп калганнар икән, чалбар хуҗасына җиткерделәр. Ә ул комендантка. Комендант шундый киңәш бирде: — Сабак булыр, артыннан барыгыз да станцага кергәч, салдырып алыгыз. Ә егетләр тагын да кызыграк иттеләр. Җиһангир станцага барып керүгә, кеше алдында чалбарын салдырдылар егетнең. Мөршидәнең утыруы утыру булмады. Спектакльнең яртысын ташлап кайтырга чыкты. Вокзалга төште. Җиһангир анда иде. Мөршидә аны күрмәмешкә салышты. Ә Җиһангир аны, поезддан төшеп, урман сукмагына керүгә куып җитте, һәм бер артына, биш алдына төшеп, үзен аклап сөйләнде, гафу үтенде. Ә Мөршидә өенә кереп калгач, үз чалбарын барып алып -киде дә, янәдән килеп тәрәзә чиртте. Кирәкмәс иде, ичмаса, анысы бүгенгә калып торсын иде, Җиһангир! Гүзәл дә дәресләрен әле яңа әзерләп бетерде, ул да бүген тыныч кына ятып йокласын иде... «Мин аны кайткач урынына куймакчы идем»,— дип аклана башлавына, Газизә Зиннәтовна: — Бәлкем, сез сеңелең белән спиртны да урынына куймакчы булгансыз?— диде һәм өстәлдә яткан тимер төймәне Җиһангирга таба этәрде.— Уборщица малаена рәхмәт әйт; амбулатория шкафы астына тәгәрәгән булган... Җиһангир кинәт упкынга төшеп киткән кебек булды. Җыерылып башын түбән иде. Газизә Зиннәтовна аңар стенадагы мендәрчектән инә- җеп алып бирде: — Тагып куй. Сукыр күз кебек тора. Җитмәсә, үзең кызлар артыннан... 4. .C. Ә.- № 8. 49 50 «Шаяртасың. Аның кайгысымыни әле хәзер...» — Җиһангир төймәне кесәсенә сала башлады. Газизә Зиннәтовна катгый тон белән: — Юк, так, — диде — һәм сөйлә миңа... Түгел, спирт турында сөйлә. - Исереклек белән... — дип ялганлады Җиһангир. — Сеңел дә исерек иде... Ул. форточкадан кереп, тәрәзәне ачты, ә мин... — Тагын? — Шул... — Үҗәтләнмә, сөйлә. — Шул инде... — Бар, кайт, Хәррәмов. Җиһангир бер чыгып киткәч, янәдән тәрәзәгә килде. Менә әниле-кызлы чәй эчтеләр. Мөршидә бер елады, бер көлде. Аннан ут сүнде. Җиһангир поезд тавышларын тыңлап торды-торды да, «Их, беткән баш беткән!..» — станциягә таба атлады һәм шундук кире борылып, башын түбән иеп, мәктәпкә кайтып китте. — Кара аны, сүз бер булсын, башка ләм-мим, — диде ул, Гүзәлне уятып чыгарып. Гомуми нәфрәт:«Хурлык!», «Куарга кирәк!..», «Икесен дә...», «Вон безнең бүлмәдән!..», «Карак урыны төрмәдә!..» Махсус чыгарылган стена газетасы да шуны таләп итә: «Без Хәррәмовларны коммунизмга ияртеп алып бара алмыйбыз...» дип башланган иде ул, ярты газетага Җиһангирның кичәге кыяфәтен ясап куйганнар иде. Кичен иптәшләр суды булып, ул да шуны таләп итте. Барыннан да әче итеп, Газизә Зиннәтовна сөйләде: —...Әлбәттә, Хәррәмовларның урыны колония түрендә... — диде ул сүзенә йомгак ясап. Ә азакта, кинәт йомшап, мәктәптә калдыруны тәкъдим итте. — Иһи... — Болай булгач, эшеңне дәвам ит, Хәррәмов токымы... — Сабыр. Анысы минем биткә, коллектив битенә төкерү булыр иде. Үзләрен чоңгылдан тартып алган өчен безнең биткә төкерү булыр иде... Минемчә, Хәррәмовлар аңар барып җитмәс... Шулай түгелме, Гүзәл? Гүзәл тәмам коелып төшкән иде инде; күз алдында колония камераларын күреп, үзен шунда хис итеп утыра иде. Газизә Зиннәтовна болай дигәч, кызга җан кереп китте. Ә Җиһангир, Газизә Зиннәтовнага карап: «аяк астыңда туфрак булыр идем дип, шул синең күк кешегә әйткәннәрдер инде аны, минем кебекләр әйткәндер...» — дип уйлады, һәм менә шул чак карак йөрәгендә Газизә Зиннәтовнага чын ихтирам хисе туды. Җиһангир, атылып килеп, Газизә Зиннәтовнаны кочып алды һәм сулыгып елап җибәрде. — Мин ышанам сиңа, Җиһангир. — Мин, беләсезме... мин... Ышаныгыз, Газизә Зиннәтовна!.. 11. «ТЫРЫШКАН ТАБАР...» Малай бу сүзне ихлас күңеленнән әйтте. Алай гынамы соң? Берәр сәбәп килеп чыгып, Газизә Зиннәтовнаның ышанычын акламый калудан үлемнән болай курыкты. Тырышып укыды, эшкә өйрәнде. Ни үгетләп тә стена газетасына художник булырга күндерә алмаганнар иде, — үзе сорап алынды. Печән чүмәләсе сукмагын кар күмде, тирә-як авыл базарлары да хәзер Җиһангирдан башка уздылар. Ихатадан беркая чыкмас булды малай. Җитдиләнде. Гамьсезлектән җәелгән битләре озын- чаланып, уйчанланып китте. Ә Мөршидә? Чалбарга спирт тә килеп кушылгач, Мөршидә малайдан бөтенләй кул селтәгән иде инде. Хәзер исә, аның үзгәрә барганын күреп, аның үзгәрүендә үзенең катнашуы булуын тоеп, сөенде. 4» 51 Уйлый торгач Җиһангирның балачагын, бирегә килгәнчегә кадәрге тормышын беләсе килеп китте... Мөршидә бу хакта Гүзәлдән сорашырга булды. Ә Гүзәл «рәтләп белмәгәч», геройның үзе белән сөйләшеп карарга уйлап, әнисе белән киңәш итте. — Ләкин, берүк, прокурорларча булмасын, — диде Газизә Зиннә- товна. — Ә аңар якты чырай бирсәң... — Зарар юк... Минемчә, аңлады инде ул... Әйе» аңлады Җиһангир, уйларының барып чыкмаганын аңлады. Ләкин йөрәк килешмәде. Өстәвенә Мөршидә хәзер аның просто бер яраткан кызы гына түгел, үзе өчен шундый яхшылыклар эшләгән изге карчык жызы иде. Бу хәл аның күңелен икеләтә биләде. Ә инде Мөршидә яңадан тулай торакка килеп йөри башлагач, җитмәсә бер тапкыр класста алып калып, сөйләшеп тә утыргач, малай тагын тернәкләнеп, сүнеп барган өмете кабынып китте. «Ярата, чәчрәп китим, ярата!..» — диде Җиһангир һәм шулчак бөтен рухы белән кызга якынайганың сизде. Аны чын-чынлап үз күрде. Көтеп алды, - күздән югалганчы озатып калды. Кызга ничек ярарга белми йөрде малай. Үзен әйткән, дә юк, берәрсенең өлгереше, дисциплинасы начарланып китсә, аның өчен Мөршидәдән ким көенмәде; кызның мәктәптә, клубта, түгәрәкләрдә егылганчы эшләгәнен күреп кызганды. Ә бер мәлне авыл тирәсендә бүреләр күренеп киткәнен ишеткәч, юлда Мөршидәгә берәр хәл булудан курка башлады. Бер тапкыр шулай Мөршидә кайтырга бик соң чыкты. Озатып куйыйм, дисәм, бер озаттың бит инде, диюе бар. Папироска барам дисәм, бу вакыт нннди папирос булсын... Җиһангир кызны, үзенә әйтми генә саклап барды. Тын, караңгы, шомлы дигәндә дә шомлы... Җиһангир исә төннең тагын да шомлырак булуын теләде. Бүреләрнең өерләре белән килеп чыгуларын теләде, һәм ул аларны каршы алырга әзер иде. Шырпы. Ылыс. Учак. Кулга ипле генә нарат таягы... «Ой, мин куркам, Җиһангир...» — «Килеп кенә карасыннар... Мәгез, шинельгә төренеп утырыгыз...» — «Кил үзең дә...» Яки шуннан колониянең берәр йолкышы килеп чыгып, бәйләнә башласын иде. Җиһангир йөгереп барыр иде дә раз, раз, раз... «Рәхмәт, Хәррәмов...» — «Пожалсты»— «Ой, үзеңнең дә башыңны тишкәннәр...» — «Мин сезнең өчен үләргә дә әзер...» Ләкин бүреләр күренмәде, колония йолкышлары да килмәде. Тукта, килми икән нигә чакырып китермәскә? Ничек? — Менә бо- лай... Мөршидә беркөн кайтырга тагын шулай соң чыкты. Җиһангир тагын шыпырт кына аның артыннан китте. Авылга җитәрәк ике кеше килеп чыгып, Мөршидәне тотып алды. Берсе пычак чыгарды болар- ның. берсе кызның пальтосын чишә башлады... Шул чак безнең герой кычкырып йөгереп килде дә... берсен бәреп екты, икенчесен күтәреп бәрде... Ул арада беренчесе, арттан килеп... Мөршидә авылдан кешеләр алып килеп җиткәндә тегеләр качкан, Җиһангир ава-түнә мәктәпкә таба өстерәлә иде. Аны Мөршидәләргә алып кайтып, кайчандыр Гүзәл яткан урынга салдылар. Авыз-борын кан гына, күз төбе күгәреп чыккан, бер аягы биртәйгән, ә күңеле белән егет күкләргә ашкан иде. Иртәгесен күчтәнәчләр күтәреп иптәшләре килде. Комсомол секретаре... Җиһангирга шулай күрендеме, — секретарь беркөн сиңа судта артыграк әйттек дигән кебек уңайсызланып утырды. Газизә Зиннәтовна кызын коткарып калган бу кыю егеткә тәмледән тәмле ашлар пешереп ашатты. Мөршидә дә, эштән бушанган саен, тәмледән тәмле сүзләр сөй 52 ләп, аның янында утырды. Кулын да тотты бит, хәтта берсендә чәчен сыйпап алды. Җиһангир, эһ-эһ килеп, шул ук вакытта мыек астыннан көлеп, кайчандыр Мөршидә тактага яздырган сүзләрне тәкрарлап ятты: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар; тырышкан табар, ташка кадак кагар...» Ләкин тагын кагылмый калды шул ташка кадак... Эшләр шулай әйбәт кенә барганда, икенче төн җитеп килгәндә, ике егет килеп керде. Мөршидәиең кухняда чагы иде. Ул, кунакларның кызмача икәнлеген сизеп, сагайды. Әледән-әле колагын ишек ярыгына куйды һәм... һәм менә нәрсә ишетте: — Алай да, егетләр, тунадыгыз, — диде Җиһангир. — Натурально булсын дидең ич, ха-ха... — Анысына гына түзәрсең. Малы — мал... Мин моның өчен... — Әкрен, су үгезе... Үзенә орынмагыз дидем бит мин сезгә. Ә сез төймәләрен өзеп бетергәнсез... — Килеп җитмәдең ич... Тоткач, аның каршында статуй кебек басып торып булмый бит. — Алай натурально булмый, ха-ха... — Әкрен диләр сиңа... — Ярый, биз китик инде, — диде егетләрнең берсе һәм комод өстендәге алтын алкаларга үрелде. Җиһангир йодырык күрсәтте. — Ә аяк ялы? — Кияү бүләге, ха-ха... — Стипендия алгач... Мөршндәнең ышанасы килмәде. Шуннан берәрсе килеп, бу өи түгел, төш кенә дисә кыз, әлбәттә, шуңар ышаныр иде. Ләкин алан диюче булмады һәм ^Мөршидә Җиһангирның дуслары чыгып китүгә, бүлмәгә атылып килеп керде. Кара, бу фәрештә дә усал була белә икән... Ул керүенә Җиһангирның үтүкләргә дип кертеп куйган шинелен чөйдән йолкып алып ташлады: — Киен, Хәррәмов! — Мин... — Киен!.. Газизә Зиннәтовна да ачуланды. Ләкин аныкы алай әче түгел иде, ят түгел иде. — Их, Җиһангир, Җиһангир, — диде ул аның артыннан ишек бикләп калганда. Моңа каршы егетнең үз йөрәгендәген әйтәсе килде, ләкин кыюлыгы җитмәде. Ә инде: — Төймәлә шинелеңне, буран... — дигәндә Газизә Зиннәтовнаның тавышында әниләрчә кызгану чагылып киткәч, әйтте дә салды: — ЯратахМ бит мин аны, Газизә Зиннәтовна. — Ә ул — юк, күрәсең бит — юк... — диде ана. һәм шунда ук тупасрак әйтеп ташлаганына үкеигәисыман итеп: — Андый бер-ике күрү белән яратулар... — дип сузды. — Сез белмисез, Газизә Зиннәтовна. — Кайда инде ул миңа белү. Мин һаман 60 яшьтә булган бит... — Газизә Зиннәтовна, үлеп яратам... — Юк. Ярату бүтәнрәк нәрсә ул, Җиһангир. Алай капылт кына яратам дисәләр, син үзең дә ышанма... һич... бер кайчан... Бар, кайт инде... — Мин... — Кайт, Хәррәмов!.. 53 12. «ӘЛЛӘ»СЕЗ ГЕНӘ, ТАҺИРҖАН АБЫЙ... Апрель кояшы. Мәһабәт өянкеләр ышыгында озынча тәбәнәк бина сузылып ята. Яна буялган кызыл түбәсендә талгын җил белән шәрә ботак шәүләләре уйный. Ә бинаның эчендә мотор гөрелдәве, тимер кырган, бакыр игәгән тавышлар, корыч чыңнары яңгырап тора. Шулармын бөтенесен күмеп, үсмерләр шау-шуы, көлгән тавышлар ишетелеп китә. Мәктәп мастерское бу. Укучылар тимер эшенә өйрәнәләр. Ике яклан тезелеп киткән станокларда берсе керт-керт калай кистерә, икенче берсе болт иги, тимердән гайка уя, яисә тешләрне камаштырып, подшипник кырдыра. Ишек катында зур мич. Зур мех «күкрәк» тутырып сулыш алганда күмерләр тоныкланып китәләр дә, сулыш өргәндә бәләкәй йолдызлар чәчрәтеп дөрлиләр... Үтә күренмәле булып кызарган тимерне берсе кләшчә белән кыстырып алып сандалга куя да, авыр чүкеч белән— чек! Анысы чүкечен алып өлгерүгә икенчесе тагын — чек!.. Ә түр почмакта, корыч йомычкалар чәчрәтеп, зыр-зыр токарный станок әйләнә. Гүзәл белән Җиһангир да шунда. Җиһангир металл пычкысы белән бакыр кисә. Ә Гүзәлнең эше бәләкәй әле. Ул әби патша заманыннан калган примитив станокта кадак штамповать итәргә өйрәнә. Ләкин Гүзәл кимсенми. Ул үзенең мастерын бирелеп тыңлый. Мастер өлкән яшьләрдә. Кыяфәте профессорлар кебегрәк: сөяк кысалы күзлек, ах яка. Чал мыек. Шундый ук чал сакалын ияк очында гына калдырып, бик шома итеп кырынган. Гәүдәгә зур. Бик җитди. Кадак—аның өчен бик вак нәрсә булырга тиеш кебек. Ә ул, әйтерсең, кадак бер тимер чыбык сыныгы гына түгел, ә җирнең кендеге, дөньяның тоткасы, — - шулай зур итеп сөйли: — ...Кадаксыз ни ту, ни ну... — ди ул сүзенә йомгак ясап.— Карап торырга шундый гына, ә тук-тук, и тактага тактаны тегә дә куя... Мастер озын гына бер кадакны ала да, бер күзен кыса төшеп, мылтык төзәгән кебек төзәп тора. Нигә үзе түгәрәк, ә очы дүрт кырлы3 Эшләпә түбәсе нигә сырлы, нигә асты киртләч-киртләч һәм ул киртләчләр, ни дип өскә карап торалар? — барысын да аңлата мастер. — ...Инде килеп, нигә монысы үзе кыска, үзе юан да, монысы үзе нечкә, үзе озын? Очраклы хәлме бу? Түгел, апаем, йөз дә сигез төрле кадак кулланалар төзелеш техникасында һәм һәркайсының үз урыны бар... Анысы турында иртәгә... Инде кил, кистереп караганди ит... Сабыр... Утыз икенче матрицаны көйлә... Матрицаны станокка кыстыралмыйча җан тирләре чыкты Гүзәлнең. Ә аннан беренче кадак килеп чыгуга, әллә ни гомер өмет итеп йөргән уенчыгына тиенгән сабый кебек шатланды; аны калай колашага төшеп зеңелдәвенә тотып алды. Салкын тимер кисәге. Ә аныңча ул, бәс станоктан чыккан икән, ни өчендер кайнар булырга тиеш иде. Кадакны утлы табадан алган тәбикмәк кебек учыннан учына ташлады кыз. Очы бармы соң? Ә эшләпәсе? Бармак бите сизмәгәч, эшләпә сырын ирененә тидереп карады, һәм, чиксез канәгатьләнеп, кадакны күкрәгенә кысты. — Димәк, техника ошады? — Эһе. — Ләкин җегәр әзрәк синең бу эшкә, ай-ай... — диде мастер Гүзәлне күзеннән кичереп... — Хәер, үзәгең таза булса, ит кунар, анысы... Гүзәл аның соңгы сүзләренә игътибар итмәде. Мастер икенче бер станокка таба китүгә Җиһангир янына очып килде. — Җиһангир абый, менә!., үзем!.. — Жм-н, сеңел, сер бирмә!—диде Җиһангир, пычкыны бөтен авырлыгы белән басып. — Кемнеке дигәндә, аныкы диярлек булсын, ха-ха... Ой, үзе бит, үзе!.. Кагып та баксын микән? Баксын әле... Че-к-чек!.. Ә алып булмаса?..— Гүзәл кадакны, уңга-сулга какшатып, әкрен генә суырып чыгарды, бер җире дә бозылмаганга инангач, (Кулъяулыгына төреп кесәсенә салды. Ә өенә кайткач, тумбочка өстендәге көзге төбенә утыртып куйды. Кичен дәрес хәзерләгәндә, исенә төшеп, ул аңар әллә ничә борылып карады. Ә иртәгесен дәрестән кайтканда кадерле кадак урынында юк иде. Төшкән? Тумбочка астын капшап чыкты Гүзәл, кро- вать астына кереп китте. — Юк. Идәннең бер тактасы купкан булып, баскан саен шыгырдап тора иде. Кайсыдыр кадакны шунда кагып куйган булып чыкты. Гүзәл башта сөенде. «Нинди эшкә яраган!.. Ләкин анда мәңге таптап йөриләр бит аны...» — Гүзәл, кләшчә алып кереп, кадакны әкрен генә суырып алды. Иртәгә анда бүтәнне алып кайтып кагар әле. Ә синең урының менә кайда... — Гүзәл кадагы белән стенага Таһир карточкасын кадаклап куйды. Нәфис рамдагы нәфис рәсем өчен тупас иде бу кадак. Моны Гүзәл үзе дә сизде. Ә өйдәшләре көлде. — Түзмәс, Гүзәл малай, тәки җанашың яныңа өзелеп төшәр,— диде берсе. — И... бик төшсен иде кана, ээме, Гүзәл? —дип көлде икенчесе... Гүзәл уңайсызланды. Ә кызлар ужинга китеп, Таһир килеп кергәч, кадакны суырып алды да, карандаш кебек итеп, очлы башын өскә каратып, аның куен кесәсенә салып куйды. — Җуйма, яме? Таһир дәшмәде. Егет судтан соң Гүзәлдән бизде, яңа ныгып килгән дуслык җепләре бөтенләй өзелер чиккә җитте. «Кем икәне күренеп тора иде бит. Нимәләремә бәйләндем соң мин, тиле угылы тиле, шул нәмәстәгә», — дип сүкте Таһир үзен-үзе. Гүзәлнең хатларына җавап бирмәде, янына барып йөрмәде; беркөн үзе килгәч, качып калды: «Өйдә юк, диегез». Гүзәл аның кайтканын тулай торак ишеге төбендә ярты төн авышканчы көтте һәм, бик нәүмизләнеп кайтып китте. Иптәшләре Таһирга, монысы комсомолларча булмады,— диделәр. — Чыгарга иде сиңа. Чыгарга гына түгел, гомумән... — Ничек? . — Шулай. Яратамы ул сине? — Бәлкем. — Бәлкем түгел, факт. — Инде, Таһир малай, кругум килгән, — дип көлде берсе. — Үзе спекулянт, үзе эчә, үзе канга батып сугыша. Абыйсы тагын... Ә бәлкем инде килен үзе дә... — Бәлкем... Ләкин нигә аңа авыз ерырга? Кеше сазлыкка кереп баткан икән, бата бирсенмени синеңчә? Кул сузмаска кирәкмени инде аңар... — Оһо, син театрдагы кебек... — Ә син маймыл кебек!.. Болан ярамый, Таһир! Хәзер күңелен китмә син аның. Укып бетерсен, хак юлга кереп китсен, хезмәтнең тәмен чын-чынлап татысын... Инде шунда да күңелең тартмаса... — Тарта, тарта, — дип көлде тагын теге бәйләнчеге. — Бар, чап артыннан, Таһир малай. Таһир чапмады. Ләкин Гүзәлне кызганды, һәм бары кызганды гына. Ә иртә белән кибеттән кайтып килешли бер исерекнең ажгырып килгән грузовикка каршы кулларын җәеп барганын күргәч, шомлана калды. «Гүзәл дә эчеп берәр хәл эшләп ташлый күрмәсен...» Ул әйберләрен дә кертеп тормады, туры Гүзәлләргә йөгерде. Кыз өйдә юк, әнисе (билдә алъяпкыч, кулда киндер бияләй) өч-дүрт өй аша урам бозын чаба, Ирек бәләкәй чана белән ул чапкан бозны ташып йөри, игезәкләр 55 борыннарын пыялага терәп, тәрәзәдән карап тора иде. Таһир Асия апа белән таныш түгел иде әле, һәм, боланга киткәч, күренеп йөрүне тиеш тә күрмәде. Гүзәл турында игезәкләрдән генә сорашырга булды. — Апа кайтмады, — диде игезәкләр. — Бер дә. — «Бер дә» кайтты. Кар яуган көнне. Балаларның берсе Таһирның ипиләренә кызыгып карап торды да: — Әни хәзер безгә дә ипи алып кайта... акча алгач, шикәр дә...— диде. — Акча бирмиләр әле түлке... Таһир ипи белән шикәрне игезәкләргә калдырып китәргә торганда Асия апа килеп җитте. Бетәшкән. Иптәшләр судында Гүзәлнең хикмәтләрен ишетү аны тәмам какшаткан иде. Таһир аңа үзенең кем булуын әйтте. — ...Менә әз генә күчтәнәч... «Күчтәнәч...» Хәррәмовның да кайчандыр шулай күтәренеп килүләре исенә төште Асия апаның. «Мине күчтәнәчләр шушы көнгә калдырды да инде, ә хәзер монысы кызымны...» Игезәкләре шыңшый калды, Асия апа ипиләрен Таһирның үзенә кире бирде. — Ә Гүзәлнең бу көннәрдә кайтканы юк, — диде ул салкын гына итеп. Бу Таһирҗанның шуннан соң, минем аркада кызга берәр хәл булмасын тагы дип, шомланып килүе иде. Кыз исә бу турыда белми, алда әйткәнемчә, аның сөенече бик зур, ә егетнең көтмәгәндә кинәт килеп төшүе, нур өстенә нур булып, аны тәмам исерткән иде, — бөтерелеп йөрде Таһир тирәсендә. Әнә ничек бирелеп, бигрәк яратып, бигрәк үз итеп, ышаныч баглап карап тора ул... Таһир шундый чакта үзенең бизгәнен әйтеп, аның бу сөенеченә күләгә төшерергә кыймады. — Тәбрик итәм, Гүзәл, җуймам, әлбәттә, — диде ул. — Рәхмәт. Кич клубта кино. Аннары Таһирны станцага, аннары Таһир Гүзәлне мәктәпкә. Ихата капкасына җиткәч, тагын теге вакыттагы кебек: «Әллә яратам инде мин сине...» — Әем. • «Әллә»сез генә, Таһир абый. — Әйдә алайса, «әллә»сез генә... — Тагын кил, яме, Таһир абый. — Үзең... Май көнне. Демонстрациягә чыгарбыз, аннары паркка, ә- кич циркка... Гүзәл хыял дөньясында йөзеп, зур өметләр баглап, Беренче Майны көтте. Бу көнне ул Таһир өчен генә дә көтмәде. Ул инде токарный станокта эшли белә, һәм, әнисенең хәлен бераз' җиңеләйтү өчен, буш вакытларында мастерскойга кереп сверхурочный эшли иде. Беренче ике получкасына әнисенә чәй-шикәр, ак он, Иреккә майка, игезәкләргә ботинкалар да алып куйган иде. Әнә шуның өчен ул Майны шулай тәкатьсез булып көтте. Ләкин язмыш, явыз язмыш!.. Беренче Май Гүзәлгә ул көткәнне түгел, коточкыч фаҗига әзерләп куйган иде. Иртәгә бәйрәм дигән көнне Гүзәл мәктәпкә кадәр бертын эшләп алырга уйлап, таң иртәдән мастерскойга килде. Станокны көйләп, беренче детальне кырдыра гына башлаган иде, ишек шыгырдап ачылды. — Эшче сыйныфка сәлам!.. Гүзәл борылып карады һәм каушавы белән тимер кисәге урынына станокка чак бармагын китереп тыкмады, — шакмаклы кепкасын баш очында тотып, Гүзәлне бусага аша сәламләп торучы — Альфред иде. Элеккечә чибәр. Тик бераз симереп киткән, мыегы беленеп килә; якасы ачык булып, күкрәгендә елан рәсеме һәм тузма чәчле бер хатын- кыз башы күренеп тора иде. Гүзәл, бер мизгел телен әйләндерәлми торганнан соң: 56 — Син ничек?.. — дип пышылдады. Альфред кепкасын баш очында тоткан хәлдә Гүзәлгә таба атлады: — Поррядок... Альфред дөрес әйтте. ...Альфредның эләгүе бөтен гаиләне хафага салды. Кайсының мигрене кузгалды, кайсының өянәге тотты. Барыннан да бигрәк, әтисенә әйтеп бетергесез авыр булды. Ләкин әти кеше моңар никадәр көенсә, шулкадәр сөенде дә. Эләкмәгән сурәттә уеннан уймак чыгуы, бөтенләй шул юлга кереп китүе мөмкин икән бит... Әйдә ярар, бераз арт сабагын укытып, лаеш шулпалары эчереп кайтарырлар, диде ул. Әнисе исә, фәкать көенде генә һәм, порукага сорыйк, порукага сорыйк дип, иренең теңкәсенә тиеп бетте. Әби-баба, туган-тумача да аның ягында иде: — Урамга чыгар хәл юк... Шул дәрәҗәң белән... Хурлык бит... Ниһаять, әти кеше түземен җуеп, сикереп торды: — Дөрес, хурлык! Шул дәрәҗәм белән өемдә бандит үстереп яткан* мын!.. — Нишләп син?.. — Әлбәттә, мин генә түгел. Син дә, ул да, бу да — бөтенебез! Бөтенебез, Рәмзия ханым!., һәм, минемчә, малайга хәтле ул колониягә безне озатасылары калган. Әйе, әйе... — Тәүбә әстәгъфирулла. Әллә тиле бәрән орлыгы ашадыңмы? — Юк, ашамадым. Аю-бүрене кешегә ябышмаска, тешләмәскә өйрәтәләр, ә без, кешеләр, үз балаларыбызны!.. Шундый закон кирәк иде ләкин, бала өчен ата-ананы җавапка тарта торган... Әни кеше тагын үз ягына каера башлады, әтиләре аны кырт кисет туктатты: — Җитте, Рәмзия! Ләкин аңар җитмәде. Югары оешмаларның ишек тупсаларын төшереп бетереп, бер эш тә чыгара алмагач, кайтып тагын иренә ябышты: — Синең сүзең кирәк... Таш йөрәк булма шулкадәр... Янымнан бер адым читкә җибәрмәс идем, чылбырда тоткан кебек тотар идем... Бөтен көз, бөтен кыш сузып килде әти кеше. Ләкин «ир баш, хатын муен». Ниһаять, муен башны борды... ...Альфредның «поррядок» дигәне шул иде. Егет, Гүзәл уйлаганча, качып кайтмаган, ул иреккә законлы рәвештә, Эчке эшләр министры приказы буенча чыгарылган иде. Альфред һаман да шомланып карап торган Гүзәлгә үзенең шәрә хатын-кыз рәсеме белән «бизәлгән» кулын сузды. Гүзәл чигенергә итенде; егет аны үзенә тартып алып, күзләренә оятсыз карап, иреннәренә үрелде. Нишләргә? Тибәрсә, бүтән егетем бар дисә, әлбәттә, тыныч кына чыгып китәчәк түгел. Анысы бер хәл; аның бит әле фаш итү белән куркытып җанга тиюе мөмкин. Ул чакта Таһирың, мәктәбең, бөтен өметләрең, хыялларың хуш сау бул!.. — Гүзәл бүтән нәрсә уйлап чыгара алмады, Таһиры белән очрашуларны корбан итеп, бәйрәм көннәрен Альфред белән үткәрергә булды. Ләкин, ай, шул бәйрәм белән генә бетсә!.. Альфредиы әтисе берәр заводка, яки ФЗӨга кертергә исәп иткән иде. Альфред исә нәкъ шушы һөнәр мәктәбен теләде һәм әтисен шуңа күндерде. — Көз көне рәхим итсен, — диделәр мәктәптә Альфредның әтисенә. — Ә аңынчы? Кайдан чыкканы мәгълүмдер бит сезгә... Әйе, әйе... бозылып китүе мөмкин... Альфредиы мәктәпкә шундук ка бул лттеләр. 57 Ләкин аңар бу мәктәп әтидән ерак, Гүзәлгә якын булу өчен генә кирәк иде. Карта, аракы, Гүзәл һәм инде Җиһангирдан өмет өзгән Зөя егетләре... Укуга күңел бирмәде егет, эшкә кулы бармады. Бер шакмак бакыр кисеп чыгарганчы хәлдән тая иде ул. Ә тагын унтугызны кисәсе бар әле... К черту!.. Ул, бакырын ташлап, Гүзәл янына килде. Кесәсеннән папирос чыгарып, башта мастерга тәкъдим итте. Мастер баш тарткач, бер үзе көйрәтеп, Гүзәлнең эшләгәнен карап торды. Карап торды да көлде. — Нигә? — Мин 20 тиенлек папирос тартып бетерәм инде. Синең әле 2 тиенлек винт эшләп чыгарганың юк. «Ай, шулай дип, әниең янына кайтып китсәң...» дип уйлады Гүзәл. Альфредиың «20 тиенлек папиросы» турында ишеткән икән, мастер борылып карады: — Ә тизәк тибеп йөргән өчен сиңа күпме түлиләр?—диде. Альфред ачудан кызарып чыкты. Ләкин бу Фукс бакчасы түгел шул, биредә штек кунычындагы финка белән эш итеп булмый, — дәшми калды. Мастер дәвам итте: — Беләсеңме, Башкиров, Гүзәл ике тиен булса да кесәсенә салды. Ә син, ахмак, кесәңнән 20 тиен чыгардың, үпкәңне черттең, һаваны агуладың,— диде ул. Аннары йомшый төшеп, кулын егетнең җилкәсенә салып, станогы янына алып килде: — Кырмыска, адымым кечкенә, дип тормый, Башкиров, алга бара, һәм, күләгәдә качып яткан ишәкне әллә кайда калдырып китә... Ишәк булма, егет... Укып кара әле әнә... «Делать все своими руками — это самое лучшее, что придумал человек с тех пор, как появился на земле». Альфред укыды, елмаеп куйды, мастер барында бераз маташты да, тагын Гүзәле янына килде. 13. «ИДЕЛ БУЕНА ТӨШ, КҮРЕРСЕҢ.» ИХ СИН, «ГАЛИЯБАНУ...» Гүзәл өчен Альфред җан көеге дигәндә дә җан көеге иде. Кызның күхняда бәрәңге әрчеп торганын күрсә дә кереп җитте: «Әйтәм су керергә төшмәде, рәхәт икән шул монда...» диде ул, көлеп. Тулай торакта дәрес әзерләп утырганын күрсә дә килеп керде (кесәдә әни төяп җибәргән прәннек-конфет, вак-төягеңә дип салган акча...) Ул Гүзәлнең дәфтәр читенә: «Әйдә урманга» дип язды. Гүзәл бозды һәм: — Кит, яхшы түгел, — дип пышылдады. — Нәрсә яхшы түгел? Әллә мин куркаммы? Киен, ну!.. — Яшь гомерне бушка уздырмый, — дип көлеп калдылар Гүзәлнең өйдәш кызлары. Гүзәл гел Альфредтан качып калу ягын карады. Кайчак хәтта дәресләрен дә күрше кызларына кереп әзерли торган иде. Бер тапкыр, китап-дәфтәрләрен күтәреп, буа буена төште. Ләкин анда Гүзәлгә Сашок тынгы бирмәде. Боздан арчылу белән аның хуҗалыгын тагын да зурайттылар, буасы күл хәтле булды. Сашок аңар шуларны күрсәтеп мактанды. Ул-бу була калса, хәзер инде «мәктәпкә йөгереп менә торган түгел икән... Калай банкалардан, рельс сыныкларыннан әмәлләштерелгән сигнализациясен күрсәтте: «Менә шуны гына басасың, п бөтен дөнья ишетә, һоһо...» Ә инде Гүзәл а + в 7 була дип дәресен әзерләргә генә керешкән иде, Альфред йөгереп төшеп, уңлы-суллы яңакларга тотынды: — Әүвәле менә бу а, в ларны сана, мә, мә, мә, ничә булды. 58 Ул якларга дип килгән Сашокны тибен очырды. Сашок үзенең сигнализациясенә барып тотынды. Гүзәл, зурга китәр дип шикләнеп, чегәнне тыеп калды. Кыз шуннан соң ярты төнгә кадәр дымлы урманда Альфред күзенә күренергә куркып йөри торгач, салкын тидерде һәм иртәгесен урыныннан чак күтәрелә алды. Бүген шимбә. Зөя дип, Казан дип, тагын кереп җитәр... Анысы бер хәл әле. Ә менә шул чак Таһир килеп төшсә?.. Әй алла, нишләсен икән, киңәш бир, Җиһангир абыйсы... Мөршидә пырылдатып чыгарганнан бирле Җиһангирның үз хәле хәл иде. Ул бернинди киңәш бирмәде. Гүзәл киңәшкә дип, Газизә Зиннәтовна янына керде. Ләкин бу хакта сүз кузгатырга оялды. Мәктәп һәвәскәрләре яшь җинаятьчеләр колониясенә концерт белән китәргә җыена иделәр; Газизә Зиннәтовна ни әйтеп килсә дә, Гүзәл бу эштән уттан качкан -кебек «качып йөри иде; хәзер башка чара калмады, — Гүзәл үзе үк колониягә алып баруларын үтенде. — Тукта, авырыйсың түгелме соң? Төсең киткән... Әнә көн дә бозылырга тора... — Юк, мин барам, Газизә Зиннәтовна,—диде ул. һәм тиз генә үз бүлмәсенә кереп шинелен алып чыкты да, кузгалырга торган грузовик кузовына менеп утырды. Колония дигәннәре дә шулай ук Иделнең тау ягында булып, элекке Макарья монастыре биналарына урнашкан иде. Мәңгелек итеп салынган зурзур ак таш өйләр, коймасы да ак таш. Биек. Өстеннән берничә рәт чәнечкеле тимер чыбык сузылган. Һәм боларның бөтенесен чыршы катнаш каен, усак урманы каплаган; тик алдагы ике өйнең фасадлары гына ачык булып, кечкенә тәрәзәләре белән Иделгә карап торалар. Идел тыныч түгел, актарыла; дулкыннары, ак ялларын тузгытып, күбекләрен чәчрәтеп шаулый. Урман да шаулый. Җил хәтта шундый биек ихата эчендәге ялгыз яшь каенны эзләп тапкан—тотып йолкый. Каен үзе дә, монда калырга теләмәгән кебек, җил белән бергә очып чыгып китәргә ярсыган кебек, нәфис тармакларын таш коймага бәреп елый... Гү'зәл дә, грузовиктан төшүенә, иптәшләреннән аерылып калып, ике каралты арасына керде дә, йөзе белән җиргә капланып үксеп елап җибәрде, һәм, авыруы тагын да көчәеп китеп, концертта ялгыз җыр белән чыга алмады. Хәер, чыга алса да чыкмаган булыр иде. Үзе кебек үк җинаятьчеләр алдында, сез кем дә, мин кем дигән кебек кукраеп басып торырга, аларның күзләренә карап, «яшьтән сакла намусыңны» дип җырларга уңайсызланыр иде. Ул хор белән генә чыкты. Анда да иң арткы сафка басты. Алай да әле аңар, әнә шул инде ул, диярләр кебек, әйдә, төш тәти апа, безнең янга, үз урыныңа төшеп утыр, диярләр кебек тоелды. Әй, алла, гел-гел шулай газаплый торган булса... Әллә чыннан да төшеп утырсын микән... Ике ел, өч, уза китсә, дүрт ел... Үтәр дә китәр. Ләкин аның белән генә бетми икән шул әле... Гомер буена төртеп күрсәтәчәкләр, анкета саен, тәрҗемәи хәлеңне язган саен шундый сорауга җавап бирергә туры киләчәк: «Хәзергә кадәр кайда эшләдең? — Яшь җинаятьчеләр' колониясендә яттым...» Гүзәл мәктәпкә көчкә кайтып егылды. Ул авырый, аңар сары булган иде. Альфред исә моңар ышанмады. Атылып кереп, юрганын йолкып ташлады: — Брось арапа!.. Бәхетенә, шул чак ике-өч кыз белән Газизә Зиннәтовна килеп керде. 59 — Абыйсын таба алмадык, ярый син биредә икәнсең әле, — диде Газизә Зиннәтовна.— Гүзәлне дәваларга лимон кирәк. Казан рестораннарында булмый калмас. Киен. Унбердәгегә өлгерәсең әле... Стан- цага әнә минем машина илтеп куяр... Больницага салабыз, туры шунда кайт... Альфред акчаны алып тыкты, машинага кереп утырды, ләкин лимон турында уйлап та карамады. Станциядә Зөя дусларын очратып эчте эчте дә, иртәнчәк мәктәпкә, акчамны урлаттым дип кайтып керде. Ә Гүзәл терелеп чыккач, тагын аңар килеп сыланды. «Әйдә тан- цага... Зөягә әйдә... Шәһәргә...» Газизә Зиннәтовна, Башкировка язып, Альфредка күчтәнәч ташуларны туктаткан иде. (Бүтәннәр кайчак ипи белән бәрәңге шулпасына да туймый, ә моның шоколад та мармелад... Бу бит аны боза, ә коллективны раздражать итә... Аңлагыз.) Башкиров үзе аңлады... Ләкин колония хәтле колониядә татлы ашлардан, кыйммәтле папирослардан өзелеп тормаган Альфред мондый чикләүләр белән килешергә теләмәде: — Әни!.. Бала җанлы, әни үзенең сөекле улын кызганды... Ә аңардан килми торган чакларда Альфред Гүзәлнең әнигә булыр дип җыйган барлы- юклы тәңкәләрен суырды: — Өйгә кайтып килгәч, бише белән түлим мин сиңа... Знаешь, каникулга Казанга кайтабыз. Әниләр дачага китә, аннары курортка... Ох и кутнем!.. Знаешь, безнең компания нинди була!.. Ә Гүзәл, ичмаса, җәен тынып торырмын дип өмет итә иде. Әни бик йончыган, аның урынында эшләп торырмын, бакчасын карармын, Таһир да Казанда була, театрларга йөрербез дип, хыялланып яши иде... Гүзәлнең түземе калмады, Газизә Зиниәтовнага кереп, каникул вакытында колхоз эшенә җибәрүләрен үтенде. — Булмый. Сиңа ял кирәк. Тукта, хәтерем ялгышмаса, без сине... •Әйе, әйе... Васильево ял йортына билгеләдек. — Рәхмәт. Ләкин колхозга җибәрегез, Газизә Зиннәтовна, үтенәм сездән... Ә?.. Тик, зинһар, мин сорау буенча булмасын. Үзегез... — Ох, нәрсәдер бар синдә, кызый... Ләкин Гүзәл колхозда да тынычлык таба алмады. Берничә көн үтүгә егет, әтисенең «Победа»сына утырып, чемодан, саквояжларын төяп килеп тә төште. Ул килгәндә Гүзәл белән Таһир Идел уртасында иделәр. Альфред сорашып белеп шунда китте. Менә алар көймәләрен агым иркенә куеп, иңгә иң утырганнар, Таһир сызгырына, Гүзәл Фрунзе балалар бакчасында, аннан Казан мәктәбендә, аннан яшь җинаятьчеләр колониясендә җырлый алмый калган кыргыз җырын җырлый иде. Альфред кызмача гына иде, исерекләрчә кыйланып, бәйләнәсе килгәнен аңлатып: — Бу көйгә менә нинди җыр килешә, — диде һәм, Гүзәлне бүлен, җырлап җибәрде: Карлар ява, карлар эри, каралты башы чери. Бездәй калган ярлар белән яр тапмаганнар йөри... — Ни сөйли ул, Гүзәл? Ә син, тәти егет, аңардан сорама, менә бездән сора! — Нәрсә инде бу, Гүзәл?! Соңыннан. Әйдә, теге якка, Таһирҗан абый... Таһир ишкәккә утырып, көймәне теге якка түгел, киресенчә, яшел яр фонында начар төсмерләнгән шәүләгә таба ишә башлады. 60 — Кил, кил, тәти егет... — диде Альфред һәм итек кунычыннан пычак тартып алды. Ә «тәти егет»нең .кем икәнен күргәч, пычагын янәдән кунычына яшереп, артка чикте. — Кирәк түгел. Зинһар... Үзем сөйлим... — Гүзәл Таһирның кулларыннан тотып, куян кебек калтыранган хәлдә үзенең теге вакыт Альфред белән дус булганын сөйләп бирде. — ...Ләкин мин аның нишләп йөргәнен белмәдем... Шуннан ул озакламый колониягә китте. Таһир уйга калды. Бандит... ә бит бу эштә кызның да әзме-күпме катнашы булу мөмкин. Спекулянт, аннан бандит... Бу бит исләнгән итнең кортлавы кебек табигый хәл... Таһир бер елмаеп карады да, ярда көтеп торган көндәшенә үч итеп, көймәсен кире уртага борды. — Җырла. Гүзәл... Җырлап бетер... Юк, баштан башлап җырла!. Кызның күңеле сизде. Таһирҗан үзен ни күңелле тотса да, «Кил, килми калма» дип, шимбә көнгә үзен Казанга чакырып китсә дә, ул инде бүтән иде. Хәзер Гүзәл аны югалтудан курыкты. Нишләргә? Җитмәсә, кайткан турына ишек төпләрендә Альфред саклап тора иде,— ярый әле өйдәш кызлары тәрәзәдән керттеләр. Аннары, йокыга гына китеп бара иде, Җиһангир уятып чыгарды һәм: — ...Шул нәмәстәңне бу тирәдә тагын бер күрсәм...—дип, якасыннан алып, коймага кысты. Гүзәл, аның алдына авып, елап җибәрде: — Күрмәссең... бер дә... Ләкин... зинһар дип әйтәм... Яратам мин аны, Җиһангир абый... Гүзәл шундый хисле итеп әйтте, Мөршидә өчен үләргә җитеп йөргән, әле дә өметен өзмәгән егеткә тәэсир итми калмады. — Тор. Ну... Эх син, «Галиябану»... Ә син, беләсеңме, әгәр шуннан ул синең кем икәнеңне белсә... — Белми, Җиһангир абый, тик Альфред кына чишеп ташламасын... Иске дусың бит ул синең... әйт, син әйтсәң, тыңлар... Мә, сыйла үзен, мә тагын, сыйла да әйт, тимәсен генә... акчам булгач, тагын бирермен... 14. «АЯК АСТЫҢДА ТУФРАК БУЛЫР ИДЕМ...» «ЭТ ИКӘНСЕҢ, АЛЬФРЕД...» Шундый көннәрнең берсендә Асия апа Гүзәл янына яңа хәбәр алып килде: — Нишлик, кызым? Кайтты бит... Мине алырга... — Госман абый? — Әйе. Тегесе талап качкан... бер егет белән. — Котылганыңа сөен, кирәкми, әни. — Мин үзем дә риза булмадым. Өч көн инде... Ялына бит, ялвара. Елый... Ә кичә эчеп кайткан. Алайса балаларны, ди. Әллә мин шпион хатыны хәтле генә тәрбияли алмаммы, дн. — Анысына акылы җитәр... Ичмаса, мин укып бетергәч булмады... — Айныгач, тагын ялынырга кереште. Итәкләремне үбеп бетерде... Аннан тормышны алып бару да бик кыен бит, кызым... Барысына да күнәр төсле үзе. Бүлмәне Гүзәлгә яздырабыз, ди. Чабаксарда йорт алган... Кем белә, бәлки акылга утыруыдыр инде. Бөтенесен үлчәгәннән соң, Асия апа китеп карарга булды. Ике көн үтүгә, Гүзәл белән Җиһангир Казанга кайтып, алариы Чабаксарга озатышып җибәрделәр. Ә кич белән алар тар гына бер инеш буенда, яңа чабып өелгән борчак чүмәләсе төбендә Альфред көен көйләп утыра иделәр. 61 Күктә ай. Яңарак кына туган. Ләкин күк йөзе саф булганлыктан, нуры җир өстен ярыйсы гына яктырткан. Табыннарындагы һәрбер нәрсә ачык күренә; каерып ачылган консерв капкачында, бердәнбер стакан читендә, балык башы һәм кыяр кабыклары арасында аунап яткан финка йөзендә ай нуры җемелди. Альфред тәмам мәлҗегән инде, Җиһангирның да чарлагына менеп җиткән. Ни сакланып эчүенә карамастан, инде Гүзәлнең дә башы кыңгыраеп төшкән иде. Сүзләре күптән башланган, ләкин әле һаман бер балык башын чәйниләр. Җиһангир Альфредка, егет булсаң төкер, дөньяда кыз беткәнмени, сеңел башканы сөя, дип үгетли, Альфред аның саен Гүзәлгә тартыла иде: — Ә мине, мине думаешь, сөйми иде ул. Гүзәл, әйт братыңа, сөя идең бит син мине, ну... — Сөя идем... — Во, «идем»... беренче зат, үткән заман... Ә ни өчен үткән? Ә шуның өчен үткән: рестораның юк, машинаң очты, танцплощадка бикләнде, курорт не маячит, шулай түгелме? — ди ул һәм Гүзәлгә якын елышып үбә, коча башлый. — Юк, син дә... Алай түгел, ресторанда үпкән кебек итеп... Үп, я үп!.. Гүзәл тагын түзәргә уйлый. Менә укып бетерермен, эшкә урнашырмын. Анда инде фаш ителсәм дә... Ләкин һәр нәрсәнең бер чиге бар. Гүзәл, тәмам түземен җуеп, сикереп торды һәм елый-елый Альфредны яңаклый башлады. Гарьләнә белмәде Альфред, көлде генә. Ул Гүзәлне, аягыннан тотып алып, үзенә тартып китерде: — Ну нәрсә инде сии ломаться итәсең, ну нәрсә?.. — Җиһангир абый!.. Җиһангирның болан да инде саруы кайный башлаган идс, Альфредны йолкып алып аягүрә торгызды. Ә тегесе, — исерек исерек, — аяк чалып күкрәгенә шундый китереп -сукты, Җиһангир табын өстенә егылды, ул инде хәзер ярсытылган бүре иде, сикереп торып, Альфредны якасыннан эләктереп алды. Әнә инеш... -башына әнә шул кара (бутылка белән бәреп миңгерәтергә дә, муенына таш бәйләп... — Җиһангир шулай уйлады. Ләкин бәхет- сезлегеиә каршы, үзенең генә түгел, күпләрнең бәхетсезлегенә каршы, кайчандыр бер кул сәгате өчен теләсә кемне чәнчергә әзер торган Җиһангир хәзер инде моны эшләүдән тайчанды. Күкрәгенә тезләнеп яңаклады-яңаклады да, Гүзәлне әйдәп, авылга кайтып китте. Бу вакыйгадан соң Альфредтан бөтенесен көтәргә була иде һәм ул озакка сузмады. Якшәмбе иртәсе иде. Мәктәп йоклый, көзге урман да яңа уянып килә иде әле. Ерганактан күтәрелеп менеп, Зөя сукмагына керүләренә Гүзәл белән Җиһангирны комендант дәшеп туктатты. Ул да түгел, арттан ике комсомол кыз килеп җитте: — Кая болай бик иртәләдегез? Гүзәл бүген төнлә Сашок буасында дежур иде. Җиһангир да аның янына дәрес әзерләргә төште, һәм, иртән иртүк Казанга китәсе булганлыктан, мәктәпкә менеп тормады, шунда кунып калды. Хәзер исә алар- яың поездга китеп барышлары иде. Җиһангир комендатка шул җавапны бирде. — Ясно. Ә ни өчен сез төнлә, буаны ташлап, әллә кайларга кител йөрдегез? — Әллә кайларга түгел, Газизә апаларга гына барып килдек без. — Ясно. Нәрсәгә? 62 — Китапка. — Ә ул чоланнан китап эзләп алып кергән арада сез өйдә икәүдән - икәү калдыгыз. Шулай түгелме? Гүзәл, бу төпченүне үзенчә ацлап: — Әбәү, калса соң? Ул минем абыем ич, — диде. — Ясно. Бу нәрсә? — Балык ич. Күрсәт, Җиһангир абый. Завхоз бирде. Бүләккә сорап алдык; мин укыган мәктәп директорына бирергә. Комендант кат-кат әрекмәнгә төреп аскан кызыл -канат, алабуга, корбан балыкларын актарып карады. Доктор ашказаны авыру кешене капшаган кебек, бармаклары белән балыкларның эчләрен капшап бетерде: — Эчләрен алырга иде, исләнеп китмәсеннәр... — диде комендант җитди әйтергә тырышып. — Кая, пәкегез бармы?.. Гүзәлгә бу төпченү бары сәер тоелды. Ә Җиһангир, тәҗрибәле карак, сизенде. «Нәрсәдер югалган, балык түгел, кыйммәтле нәрсә... Бездән шикләнәләр...» — диде ул үзенә үзе. Ләкин, сизмәмешкә салышып: — Әйе шул, — диде. — Мә, сеңел, эчләрен әрчеп ташла әле... Комендант, о-о болары тере икән әле дигән булып, бозылмасын өчен кычытканга һәрберсе аерып төрелгән алтын табаннарны актарып карады. Ә эзләгәне балыклар арасыннан чыкмагач, комендант, бик гади нәрсә турында әйткән кебек итеп, бер үк вакытта күзләре белән астан гына Хәррәмовларны капшап: — Сез ишетмәгәнсез дә әле, бүген төнлә берәүләрнең өеннән вак- төяк нәрсәләре югалган, — диде. Хәзер инде Гүзәл дә төшенде. Кинәт аңар бик авыр булып китте. Мәңге шулай шик астында яшәрбез микәнни, диде ул һәм ихтыярсыз бәреп чыккан күз яшьләрен күрсәтмәс өчен башын түбән иде. Җиһангир исә артык түзеп тора алмады: — Мә, карагыз, мә, мә, мә!—дип ярсый-ярсый, итекләрен, аякчуларын, гимнастеркасын, чалбарын салып комендантка ыргытты. — Ә син юкка кызасың, Хәррәмов, — диде нарат кәүсәсе артында Гүзәлне тентергә керешкән комсомолка. — Беренчедән, вак-төяк түгел, кырык меңлек заем; икенчедән, Газизә Знннәтовнаныкы, өченчедән, ул заемнарны сез күргән! Сез килгәндә Газизә Зиннәтовна отыш тикшереп утырган, шулай түгелме? Җиһангир күтәрелеп бәрелде: — Лутчи мпн әтине талыйм, понял! Ә Газизә Зиннәтовнаны... Ю-ук... Лутчи мин... — дип буталды ул, һәм, каушавы белән аягын чалбар балагына тыгалмыйча интекте. Ә Гүзәл «димәк Газизә Зиннәтовна- да бездән күрә...» дип уйлады. Ул курыкканын сиздермәскә тырышты,, ләкин түземе җитмәде, нарат кәүсәсенә капланып, үксергә кереште. Телгә бер керсәң шулай икән ул. Җиһангирның тузгуы да, Гүзәлнең елавы да ярдәм итмәде. Андый хәбәр хәзер таралып өлгерә,— бөтен мәктәп уянып чыкты. Хәррәмовларның һәр икесен изеп ташларга җиттеләр: — Чыгарырга!.. — Иптәшләр судына! — Нинди иптәшләр... Халыкныкына!.. Казанга! — Әйттем... Теге вакытта ук кирәк иде.. — Бүре баласы, бүреккә салсаң да, урманга карый инде ул... — Алай тоткан җирдән сындырмыйк әле, егетләр. — Нәкъ. — Пычагым да нәкъ түгел... — Соң йозак ватылган ди бит... — Ә алар аны Газизә Зиннәтовна бикләп киткәч тә барып вата алалар. Юри, эз җуяр өчен. — Сашок нәрсә ди соң? Берәр әйбер сизмәгәнме? — Сашок төне буе буада булмаган. Таборларын озатып йөргән. — Бәлкем ул заемнарны озатып йөргәндер... — Аның өчен Газизә Зиннәтовнаның өйдә юк икәнен һәм заемнары кайда сакланганын белергә кирәк... Ә бит ул кадәресен Альфредның да белүе мөмкин ич. Газизә Зиннәтовнаның чәен эчеп, Гүзәл белән Җиһангир кебек аның башыннан үткәннәрен тыңлап утырганда заемнарның кайда икәнен күреп калган булуыбик мөмкин ич. Нигә соң берсе дә аңардан шикләнми? Әйе, шикләнми, чөнки шикләнерлек түгел иде. Альфред үсмерләр белән кичтән балыкка киткән, әле дә кайтканнары юк иде. Шулай да Җиһангир, иске дустын күреп карыйсы килеп, Идел буена төште. Балыкчылар яңа торып киләләр, ә Альфред кичә кичтән хәтсез генә төшереп, бөтенесеннән элек ауган, әле дә ничек эләкте шулай әмәлләнгән шалашта изелеп йоклап ята иде. Җиһангир балыкчылар белән бергә су керде. Ә көймә белән кереп, кичтән салып калдырылган подпускларны карашып йөргәндә Альфред торып чыкты. Ул әле дә алпан-тилпән иде. Аңар Җиһангир килгәнне әйттеләр. «Әнә». Ул, Җиһангирга күз генә төшереп алды да, кичә бушаткан бутылкасын табып алып, төбендә калган тамчыларын авызына тамызды һәм учак асып йөргән үсмергә бутылка белән бер егерме бишлекне сузды — «Барып кил». — Тегесе баш тарткач, бу, су читенә тезләнеп, юынгандай итенде, һәм, битен җиңе белән сөртә-сөртә, авыл сукмагы буйлап, алпан-тилпән яр башына менеп китте: — Мин хәзер... Юк, Альфред шикле күренми иде. Ә соң кем шикле?.. Милиция. Тентү. Ә заем юк кына... Ләкин үзе чыгып качмагандыр бит?.. Шулар булмый, кем булсын... Участковый Хәррәмовларны алып китәргә җыенды. Шул чак берничә үсмер Хәррәмовларны яклап Газизә Зиннәтовна янына керде. — Әллә алар түгел микән, Гүзәл бигрәк өзгәләнә бит. — Ә абыйсы? — Гүзәл әйтер иде, бергә булганнар бит. — Гаепсез алар... — Сез әйтсәгез, тимәсләр, ә, Газизә апа... Гүзәл үзенең иптәшләре алдында ышаныч яулаганын күреп сөенде. Бу хәл туңрак хисле Җиһангирга да тәэсир итми калмады. Хәзер аның акланасы гына түгел, гаеплене үзе тотып китерәсе килә иде. Ләкин каян эзләргә? Кемгә ябышырга? Җиһангир, аптырагач, буага төшеп Сашокны якасыннан алды: — Әйт, кая куйдың? Болай да тинтерәтеп бетергәннәр иде инде аны, — Сашок елап җибәрде. Җиһангир, аның ай-ваена карамастан, буа читенә өстерәп алып килде: — Муеныңа таш бәйләп балыкларың янына тондырам бит, әйт, чегән баласы! Юк. Сашокта юк... Димәк, Альфредта. Җиһангир Альфредиы бер минут күзеннән җуеп тормады. Гүзәл белән нәүбәтләшеп, көн-төн сакладылар. Ләкин егетнең әз генә дә шикле хәрәкәте күренмәде. Хәтта ялгызы ихатадан да чыгып йөрмәде ул. Ә өч тәүлек дигәндә иртән ир- гүк Гүзәл Җиһангирны уятып чыгарып, Альфредның әле генә поездга киткәнен әйтте: — ... Увольнительныйны теш докторына барам дип алган... Әлбәттә, сүз булыр. Ләкин, шигем дөрескә чыкса, гафу итәрләр, чыкмаса, барыбер, беткән баш беткән, диде Җиһангир һәм Альфред артыннан шыпырт кына күзәтә китте. 64 Альфред үзен бик иркен тотты. Шулай да Җиһангир, сукмакны ташлап, агач кәүсәләренә, куакларга ышыклана-ышыклана барды. «Аңарда булса, күмгән, хәзер -казып ала... Дәшми-тынмый гына барам- барам, шаһиткә берәр кеше очрагач та, стоп, мошенник!» Ләкин андый хәл булмады. Альфред беркайда тукталмыйча Зөягә барып керде. Димәк, заем Яшкаларда!.. Алар белән бергә эшләгән дигән уйга килде Җиһангир. Ах, нигә баштарак исемә килмәде? Тентүчеләргә тиштең иде, барып бастылар иде... Әйе, Альфред туп-туры Яшкаларга барып керде, аннан өчәүләшеп чыктылар да, шыпырт кына стаицага сыпырттылар. Җиһангирның каны кызды. Хәзер нишләргә соң? Милиционер эзләп йөрсәң, поезд китеп барыр... Әнә яшел ут кабынган да инде. Свисток... Тегеләр урта бер вагонга керделәр, Җиһангир поезд кузгалгач кына, йөгереп килеп, шуның янәшәсенең баскычына эләкте. «Казанда төшүләренә тоттырам...» Ә анда милиционер эзләп йөрергә туры килсә, һәм, шул арада күздән югалтсам?.. Җиһангир, Зеленый Дол станциясендә милиционер күреп, поезд туктартуктамас сикереп төште ҺӘхМ сөйләп бирде: — ...Ләкин берүк мине бутый күрмәгез... Милиционер төшенде: — Бар, арткы тамбурга бас. Чыксалар, сөйләштереп торган бул, мин теге баштан керәм... Шулай... Ләкин, ахрысы милиционерның Җиһангир белән перронда сөйләшеп торганын күреп шикләнгәннәр, поезд кузгалып киткән генә иде, тегеләр тамбурга бәреп чыктылар. Җиһангир эшнең нәрсәдә икәнен сизде: — Ә-ә, сез дә Казангамыни? — дигән булды ул. Тегеләрне әз булса да тоткарлауга исәп итеп, төргән тәмәкесенә шырпы сорады. Альфред шырпы сызды, һәм, Җиһангирның кабызырга дип иелүенә бөтен көче белән бавырына китереп сукты. Яшка белән Сәләй, сыны каткан Җиһангирны, икесе ике яктан эләктереп алып, инде шактый ход алган поезддан төртеп төшерделәр. 15. «ЯРАТКАНГА УЛ, СЕҢЕЛЕМ...» «АТТАН АЛА ДА ТУА, КОЛА ДА ТУА...» Үлемнән Җиһангирны яшьлеге дә әрсезлеге генә алып калды. Баш капкачы чатнаган, миенә дә зарар килгән, авыз-борыны җимерелеп беткән иде. Зеленый Дол больницасына кертеп салдылар. Ярты тәүлек дигәндә генә, аңына килеп, күзләрен ачты. Аның яныннан иптәшләре, укытучылар өзелмәде. Гүзәл, авыр ята дип Хәррәмовка да телеграмма суккан иде, вакыты булмаган, Аоия апа килеп, дүрт-биш көн торып китте. Газизә Зиннәтовна форсат тапкан саен Җиһангир янында булды. Ул, Асия апа белән нәүбәтләшеп, төн саклап чыкты. Беренче тапкыр күзен ачып караганда да шунда иде ул. Җиһангир, аны күргәч, елмаерга итенеп: — Тагын хәйлә түгел микән дисездер әле сез, ээме, Газизә Зиннәтовна? — диде. — Шаян син, Җиһангир. Җиһангирның йөзе бинт белән уралып беткән иде, карчык аның өсте- нә иелеп, алмаш-тилмәш күзләрен үпте. — Рәхмәт, Җиһангир, рәхмәт, җаным... Заем өчен, бигрәк тә үзең өчен, безнең ышанычны аклавың өчен, ниһаять исән калуың өчен... — Тота алдылармы, Газизә Зиннәтовна? — Башкировны. Тегеләрен юк әле,,. 5. WC. Ә.“ № 8. 65 —■ Ловко. Ничек шулай шито-крыто китереп чыгарган соц ул? — Үзебез ярдәм иткәнбез. Минем җыелышта буласым билгеле, игълан эленеп тора. Гүзәлнең буада дежур икәне шулай ук билгеле. Җитмәсә, син дә аның артыннан, ухаиы күбрәк пешер, куна төшәм дип кычкырып калгансың. Ә бу, үзеннән шикләнмәсеннәр өчен, балыкчы малайларга ияргән; кичтән исереп егылган булып яткан да, балыкчылар йокыга киткәч кенә торып эшен башкарып килгән. Аннары, чыннан да эчеп ятып йоклаган. Шик Җиһангирда чакта иң күп уфтанучы Мөршидә булган иде. Бөтен тырышлыгым бушка китте, болай булгач, әни дә хур булып кына калды, дип уйлаган иде. Хәзер псә кызганды, гади кызгану белән түгел, ничектер үз итеп кызганды. Бер үк вакытта аның аклануына иң күп шатланучы ул булды. Ул Җиһангир янына чәчәкләр, күчтәнәчләр күтәреп, ай күк яктырып килеп керде. Ә Җиһангирның кыяфәтен күргәч (аңар алай ук каты ята дип әйтмәгәннәр иде), уңайсызланып, ишек төбендә туктап калды: — Исәнме... Җиһангир... Җиһангир Мөршидәне, бигрәк тә’ аның шулай зурлап килүен һич көтмәгән иде, бөтенләй каушап калды. Аннары күзләре гадәттәгечә шаян елмайды. («Менә монысы натурально дигәндә дә натурально булды инде...») Мөршидә дә аңар елмаю белән җавап бирде. Минут үтүгә ул инде вазадагы шиңгән чәчәкләр урыныма үзеиекеләрне куйган, күчтәнәчләре урындыкта, үзе теге вакыттагы кебек Җиһангирның карават читенә утырып, аның бинт чорналган маңгаен сыйпый иде. — ... Терел, яме? Киләсе көзгә янәдән сезгә киләм. Бөтенләйгә... — Телисезме, мин сезнең шушы кыяфәтегезне ясыйм? — Хәзер түгел, терелеп чыккач... — Терелеп чыккач, сез минем янда болай утырмассыз шул... — Алайса, икенче килгәч, яме, Җиһангир? Икенче килгәндә Җиһангир ныгый төшкән иде инде; зур гына ак кәгазьгә ак халатлы Мөршндәнең карават читендә чәчен сыйпап утырганын ясады. — Юк, сез художник, ихлас менә, художник, — диде Мөршидә. Ул бу рәсемне һәм аның стена газетасындагы рәсемнәрен, Казанга кайткач, салонга алын барып күрсәтте. — Үзегез ясадыгызмы? — Ю-ук... Хәррәмов! Ул шундый талант... Менә чәч көдрәләремә хәтле... Ләкин карт художник Мөршидә көткәнчә шаккатмады: — Бик гади күнегүләр, сеңелем, — диде ул. Мөршидә аның белән килешмәде: — Ә сез үзегез художникмы? — Бераз... — Атаклы художник үзенең исемен әйтте һәм Мөршидә- гә урын тәкъдим итте. — Өйләнешкән елыбызда җиңгәң миңа бер күлмәк тегеп киерткән иде. Күлмәк миңа беркем кулыннан килми торган бөек иҗат җимеше булып күренде.Ә киеп чыккач, иптәшләрем, каян алдың бз' капчыкны дип көлделәр... Төшендегезме? Яратканга шулай ул, сеңелем. — Сез инде бигрәк... Ул минем укучым... — Ах, укучыгыз. Ләкин нигәдер почерыгы... — Зур инде ул. Унсигездә. Карт художник көлде: — Ә сез, укытучы апа, унҗидедә, шулай түгелме?.. Впрочем, җиңгәң белән безнең дә арабыз... Мөршидә художник белән хатынының аралары ничә икәнен тыңлап тормады. 66 — Хушыгыз, — диде ул, аны бүлеп, һәм рәсеме белән газетларын җыеп алып, мыштым гына урамга чыгып китте. Бөтен бите янып-яна, колакларына хәтле кызган иде кызның. Ул редикюленнән уч төбе тикле генә көзгесен алып карады һәм («ой, ой!..») юлы бакча аша иде, ә ул тын тыкрыкка борылып керде. — Тукта, нигә кызардым әле мин?.. — диде ул үзенә-үзе. Ә ял көнне авылга кайтып, ашап-эчеп, ут сүндереп йокларга яткач, бу хакта әнисеннән сорады: — Әни... ләкин берүк син мине ачуланма... ярату ничек була ул, әни?.. Альфредның суды бпк озак булмый торды. Зөянекеләрнең эзләренә төшә алмадылар. Ниһаять, кыш узып барганда гына Альфредның ялгызын мәктәпкә алып килеп хөкем иттеләр. Җиһангир: «Әйтми, әйтсә муенына таш бәйләп Иделгә бит аны...» дип тынычландырып килсә дә, Гүзәл Альфредның суд вакытында фаш итүеннән куркып йөрде. Хәтта кая да булса качу турында хыялланды кыз. «Чабаксарга... Юк, анда тагын Хәррәмов... башка бер шәһәргә... Мәсәлән, Свердловскига... Ә анда һөнәр мәктәбе бар микән? Моннан шунда күчеп китеп була микән?.. Билеты күпме тора икән?..» Ә Зөя төрмәсенә концерт белән барып кайткач, кыз бөтенләй тынычланып калды. Җенне очратты ул анда. Өйләнгән. Шундагы бер пешекче хатынга. Балалары да бар икән инде. Үзен иреккә чыгарып йөртәләр. Механизаторлар курсына керергә әзерләнә. — ... Идел пычраталармы соң аның белән, — диде ул Гүзәлгә.— Асам мин аны, беренче агачка тотып асам... Җен судка килде һәм алдагы рәттә Альфредның күзләренә усал карап, өстенә очып кунарга торган бөркет кебек талпынып утырды. Альфред шуңардан курыктымы, судка мәгълүм булмаганнары ачылып, җәзасын тагын да көчәйттерәсе килмәдеме, — Җиһангир белән Гүзәлне телгә алырга җөрьәт итмәде. Судка Альфредның әтисе белән әнисен дә чакыртканнар иде. Әтисе, башын тотып, күтәрелеп карарга да уңайсызланып утырды. Әнисе яман тузгыды. «Мәктәп гаепле, укытучылар, шушы һөнәр мәктәбегез... безобразие!...» Ә моның белән судны какшата алмагач, киресенчә, прокурор ханым егетнең бозылуында аның үзен гаепләп сөйләргә керешкәч, кинәт юашланып китте. Ә суд секретаре хөкем карарын игълан иткәч, әни кеше, көрсенеп: — Аттан ала да туа, кола да туа... — диде. — Юк, бар да бертөрле туа, — диде прокурор ханым. — Сөт кебек, күз яше кебек саф туа бала. Барысы да. Ә без, аналар, аларны ала да итеп, кола да итеп үстерәбез... — Гафу итегез, Марго да минем кызым... Кичәге гәзитне укыган булсагыз... — Әйе. Ләкин монысы өчен әтисенә рәхмәт әйтик. Вакытында борып ала белде, ә кыз хурлана белде. Аннан шартлар үзгәрде бит... Сезнең канат астында калса, ул да шул урта гасыр вельможаларына гына яраклы бер нәрсә булып үсәр иде... Ә әтисе нишләде соң? Марго нишләде? Теге юлы ук тиеш булган икән, Альфред өчен әтисенә бик кискен әйттеләр, һәм аны бер баскыч түбән төшерделәр. Ә ул, авылга җибәрегез, совхозга, чирәм җиргә, теләсә кая, — диде. Әлмәткә билгеләделәр. «Нәрсә?! Казан хәтле Казанны ташлап, үз кул көчем белән җәннәт бакчасы иткән особнягымны ташлап, җиһазларымны пәрән-заран китереп, ниндидер бер нефть чокырына?..» — Рәмзия ханымга өч көн, өч төн 67 дәвам иткән истерикалары, мигреньнары, ниһаять, аерылам дип янаулары ярдәм итмәде, Башкиров Әлмәткә китте. Марго әтисен озата барган иде, — кайтмады. Аның да табелендәге билгеләренең күбесе, шулай ук Рәмзия ханым йогынтысы белән тартып-сузып китерелгән иде, дәрәҗә төшкәч, йогынты көче беткәч, бу билгеләр шиңеп калдылар. Кыз сигезенчедә бара алмады. Җиденчегә төшерделәр. Анда да 2 ледән арттыра алмады. Менә шуңар хурлана белде кыз, аннан абыйсы өчен хурлана белде. Шулай ук «нефть чокыры»да ул тикле күңел кайтаргыч булып чыкмады. Әйе, биредә дә «көн-төн урамда селкенеп йөрүчеләр, әти-әниләре канаты астында ресторан тастымалы, танцы ветераны булып үсеп килүчеләр күренә башлаган иде инде, һәм («аучы аучыны әллә каян таный») Марго алар белән иснәшеп тә өлгергән иде инде. Ләкин әтисе- («авызы пешкән — өреп эчкән») кызны бик каты борып алды. Баш-күз алу белән бер лабораториягә өйрәнчек итеп бирде. Бер үк вакытта нефть техникумының хәзерлек группасына кертте. Бәлкем тагын шунысы ярдәм иткәндер, Маргога егетнең дә шундые туры килде: буровойда эшли һәм заочный институтта укый торганы; күңел ачу, кино-театр, танцыларны үлеп ярата, ләкин шимбә белән якшәмбе һәм бәйрәм көннәреннән башка вакытта аларны бар дип тә белми торганы. Нәтиҗәдә кыз әнисенең җәннәт бакчасына, иркәләп кенә үстергән әбибабалары янына кайтмады. Ә әнисе әйткән кичәге газета әллә нәрсә түгел иде. Марго эшли торган лаборатория нефтьтән нәрсәдер ясауны уйлап чыгарган һәм башкалар белән рәттән бу кыз исеме дә саналган иде. ...Альфредны җиде елга хөкем иттеләр. Әни, «балам!» дип өзгәләнеп, улына ташланды. Альфред әнисен бер якка этәрде дә, үзе үк милиционерлар уртасына басып, ишек төбендә көтеп торган, караклар телендә кара карга дип йөртелгән кызыл билле кара машинага таба юнәлде. 16. «ЮК. БЕТМӘДЕ!..» Язгы кич. Идел күптән инде боздан арчылган. Ярларыннан ташып чыгып, киң җәелгән ул. Болын ягы бөтенләе белән су астында; яңа яшәреп килгән әрәмәлекләрнең өсләре дә тал куакларының песиле башлары гына күренеп тора. Су тимер юлны ышыклап торган урман читенә җитеп килә инде. Тузма башлы төз наратларның шәүләләре тын суда чагыла. Кояш күктән төшкән инде; көзгедәй тигез суга тияр-ти- мәс эленеп тора. Зур, әле генә тимерче мичендә кыздырып алган тимер кебек кызыл. Ә аккоштай ак пароход, тукта, батма әле, дигән кебек дөп-дөп дөпелдәп, кояш артыннан чаба. Гүя кояшның үзенең дә батасы килми, читен суга чылаткач та, нурларын пароход тәрәзәсендә уйнатып, берчәк тирбәлеп тора. Аннары, гүя астан тартып алалар,— тирән дәрьяга төшеп чума. Шәфәкъ кызыллыгын эретеп, Иделгә әкрен генә эңгер-меңгер җәелә. Шәрә ботакларга сирпелеп, урман артыннан ай калка. Тулы түгел әле; Зөһрәсенең бер чиләге юк, — чите сындырып алынган түгәрәк күмәч кебек... Аның каравы, күк йөзен тутырып, йолдызлар кабына, баштан башка Каз юлы сузыла... Иделнең тау як ярында үсмерләр. Су читенә үк төшереп учак якканнар. Чиләктә уха пешә, чәйнекләрдә чәй кайный. Уен-көлке. Анда гармун, монда скрипка, җыр, бию. Сабан туендагыча тәртипсез, сабан туендагыча күңелле шау-шу. Бәйрәм бит, иртәгә Беренче Май. Докладын клубта тыңлаганнар да, уен-көлкене, күңел ачуны табигать кочагына, Идел буена күчергәннәр. 68 I үзәл дә тунда. Ул бөтенесеннән күңелле, күбәләктәй җиңел. Үзе дә күбәләк төсле, һава шактый салкын булуга карамастан, өстендә бик килешле ак күлмәк, башына умырзаядан үреп такыя кигән. Кыз әле җырга килеп кушыла, әле биючеләр түгәрәгенә килеп керә; ул да түгел, скакалка сикереп торган кечерәк кызлар янына килеп сикеренә башлый. — Әнә, кызлар, Куйбышевка!— ди ул ярга якын гына узып баргаи салга ишарәләп. — Сталинградка, Гүзәл апа, әнә ич... Салның ярга каратып эленгән кызыл комачы учак турысына килеп җитә. Шулай икән шул: «Сталинградны элеккедән дә матур итеп төзик!» дип язылган. Гүзәл, шиңмәсен өчен чишмә чокырына салып куйган чәчәк бәйләмен ала да, көймәгә кереп салга таба ишә башлый. Ул, тиз генә килеп, салның койрыгында, тонык янган фонарь төбендә йокымсырап утырган бабайга чәчәген ташлый. Бабай сискәнеп уяна, ни әйтергә белми тора. Гүзәл, сал читенә ябышып, сал белән бергә аккан хәлдә, бабайны бәйрәм белән тәбрик итә. Әллә уяткан ярамады, әллә табигате шундый—бабай әз сүзле. Гүзәл тагын бераз бара да саубуллаша: — Хуш, бабай, Сталинградка бездән сәлам әйт! — Хуш, хуш. — Бабай, борынын каеры тун якасына яшереп, күзләрен йома. — Хуш, апа, — ди тавышка торып чыккан 5—6 яшәр кызчык. Кызчык кул изи, Гүзәл дә изи. Гүзәл аңар башындагы такыясын ташлый, ярга ишеп чыга һәм янәдән скакалка сикергән кызлар янына йөгереп килә. Ләкин тыштан гына шундый шат, шундый күңелле Гүзәл. Ул әле һаман тыныч түгел. Дөрес, кыз иң куркыныч дошманыннан, Альфред- тан котылды, заем бәласеннән котылды. Җиһангир бөтенләй үз кеше булып китте. Коллектив та бүтән күз белән карый хәзер,— элеккеге кебек кызганып кына түгел, үз итеп, ихтирам итеп... Кичә комсомол бюросы үзен комсомолга тәкъдим итәргә булды. 4 нче май көнне гомуми җыелыш була, һәм менә нәкъ шул хәл борчый да Гүзәлне. — Менә безнең Гүзәл Ленин Яшьләре йортына да килеп җитте,— диде аны комсомолга башлап тәкъдим итүче Газизә Зиинәтовна. — Ул аның бусагасыннан саф күңел, пакъ күңел белән атлый. Мин ышанам, Гүзәл Ленин комсомолының изге байрагына тап төшермәс... Аннары Гүзәлдән, гадәт буенча, әтиең кем дип сорадылар. «Сәүдә эшчесе», дип җавап бирде Гүзәл. — Ә бит аның әтисе әнә кем!., «һөнәр мәктәбенә кадәр нишләдең?» — «Әти белән кибеттә тордым».— Ничек торганын шулай ук әйтмәде Гүзәл, кеше талап йөргәнен әйтмәде... Өч көннән Гүзәл бу ялганның бөтенесен халык алдында кабатларга тиеш, аннан райкомолда... Аннан бу ялган шул килеш комсомол Үзәк Комитетына барып керергә һәм шунда мәңге сакланырга тиеш... Алай гынамы соң: Гүзәл гомере буена шулай алдап йөрергә тиеш. Анкета тутырган саен, биографиясен язган саен... Әшәке!.. Танырга йөрәк җитми. Ә бер көн килеп, болар барысы да фаш ителсә?.. Мәсәлән, олыгаеп җиткәч, партиягә кергәч?.. Менә шуңар борчыла, шуңар тыныч түгел иде Гүзәл. Нигә дип керергә риза булдым соң мии ул комсомолга? 1орып торам әле дияргә иде миңа... Гаризамны кире алсам нишләр икән?.. Яки берәр гөнаһ эшләсәм, зурны түгел, комсомолларга ярамый торганны гыиа? Яки җыелыш көнне авырып калсам... яки әни янына Чабаксарга китеп, «кайтып җитә алмасам?..» Ул да түгел, каникул башлана... аннары сигез ай гына укыйсы кала... Имтихан дисең, әзерләнәсем бар дисең... Бетергәч керәм дисең... 69 Шулай газапланып торганда яр башыннан бер кыз: — Гүзәл апа, сиңа хат!—дип кычкырды. Таһир бәйрәмгә авылына кайтып китте; дүртендә үзе монда киләчәк. Әнидән хат көтәргә иртә әле, кемнән икән?..'— Гүзәл яр башына йөгереп менде. Хат Асия ападан булып, бик ачык язылмаган, ләкин әйбәтләрдән түгел икәне күренеп тора иде. «...Әйтми килдем-килдем дә, түземем калмады, берәр хәлгә генә бул.маса ярар иде, бик котыра...» диелгән иде хатта. Гүзәл хатның әйтелеп бетмәгән урыннарын, кинаяләрен дөрес ан- лады. — Шул гына җитмәгән иде!.. Гүзәл күңелсез хәбәрне Җиһангирга әйтергә уйлап, тулай торакка керде. Ярадан соң Җиһангирның башы сызлаулы булып калган иде, вакыт- вакыт өянәкләре булып, аңын җуяр чиккә җитә иде. Гүзәл хәзер дә аның шундый чагына туры килде; сызлавы бераз басылганчы медсестра белән бергә янында утырып торды, чәй кайнатып эчертте һәм хат турында әйтмичә чыгып китте. Ә бәлки «бик котыра» — хатын-кыз белән чуала дигән сүз генәдер? Юк, алайга ошамый шул: Җиһангир яныннан Гүзәл белән бергә чыккан медсестра, чуваш кызы Василиса Гүзәлнең шиген аныклый төште: — Сезнең атагыз да Хәррәмовмы? — Билгеле. — Ә ни атлы? — Госман. — Ул сатучы, әме? — Ну, сатучы. — Ларегы Чабаксарда, колхоз базарында, әме? — Шунда...—диде Гүзәл, агарынганнан-агарына барып. Сестра Гүзәлне үзенең медпунктына алып керде. һәм өстәл тартмасыннан майга буялып беткән кул йөзе хәтле генә бер газета кисәге алып Гүзәл алдына җәеп салды. — Тукта, хәзер... чувашча ул... Түлке пң кирәк җире ертылган. Ну төшенмәслек түгел... Менә кара: «...шествие»—димәк происшествие. Нигә бүтән сүз түгел? — чөнки игъланнар өстендә. Шуңар күземә чагылды да ул минем, — театрда нәрсә куялар икән дип караганда күзехМ төште, «...з базары» — монысы колхоз базары инде, менә «Хәррәмов Г.»... Аннан биредә тагын «...леев 3. К-» бар; анысы, бәлкем әтиеңнең берәр иптәшедер... Менә сиңа «...000 сум», әлбәттә, алдында цифры булгандыр, бәлкем тагын берәр нуле дә булгандыр әле... Ә менә монысы бик ачык: «Судка». Гүзәл бер кавым, теле тотлыгып, сүзен әйтә алмый торды: — Кайчангы гәзит бу? — Белмим. Посылка белән килде, инәй катлама төреп җибәргән... Абыеңа күрсәтергә дип алып кергән идем дә, йә тагын приступ булыр дидем... — Василпса апа! — Әйт. — Син мине кызганасыңмы? Җиһангир абыйны... Без бит -инде бо- лай да... — йә инде, йә... хәзер балавыз сыгарга... — Кызгансаң, зинһар... үтенеп сорыйм, ертып ташла... оныт бу турыда. Ичмаса беразга... Ну, уку беткәнче... ә? Онытырмы-юкмы, анысы алда күренер. Василиса Гүзәлгә вәгъдә итте. Гүзәл, җитмәгәнен -иптәш кызларыннан әҗәткә алып торып, Казанга кайтып киләм дигән булып, иртәгесен Чабаксарга китте. «Сүз 70 булыр булуын, аның каравы җыелыш үтеп китәр; бәлки әле янәдән тол калган әнисе белән энеләрен алып кайтырга туры килер...» Гүзәл килеп кергәндә өйдә игезәкләр генә; кәтүк җебе ящиген кибет иткәннәр, шырпы тартмасыннан үлчәү ясап асканнар да сәүдә итеп уйлыйлар иде. йөгереп килеп, апаларына сарылдылар. — Әни кайда? — Белмибез... әти судта. — Суд кайда? — Әнә ич, әнә... Гүзәл Хәррәмовиың гаеплеләр эскәмьясендә түгел икәнен күргәч, тынычланып китте. Биредә эш киресенчә иде, Хәррәмов, бармак яный- яный, үзе кемнедер гаепләп тора иде. Ләкин шундагы бер малай ничек- ничек булганын сөйләп биргәч, Гүзәл шикләнә калды. Хәррәмов кичтән ларегына күп итеп габардин һәм башка шундый кыйммәтле кызыл маллар алып кайта, һаман булып тора торган әйбер түгел, — шунда ук кеше җыела башлый. Ләкин — «соң инде, иртәгә рәхим итегез...» — Хәррәмов кешеләр һәм охран бабай алдында ларегын бикләп, пломбалап кайтып китә; икенче көнне охран бабай һәм иртәрәк чыгып чират алган кешеләр алдында ачып керә. Ә анда габардиннарның «г»се дә калмаган! Төнлә караклар түбәне тишеп төшеп, ялт бөтенесен!.. — Ә охран бабай? — Йоклаган, билгеле... йокламаса, шатыр-шотыр түбә куптарганны ишетми калмас иде инде... Өр-яңа түбә бит, кадаклары мондый-мон- дый... Нәкъ менә шунысы шиккә төшерде дә Гүзәлне. Күптән инде, Ягодный ларегында эшләгәндә булган вакыйга исенә төште аның. Анда да бер тапкыр алар Хәррәмов белән шулай иттеләр бит. Кичтән өч ящик аракыны охранник күз алдында ларекка бикләп киттеләр, ә төнлә, үзләре ватып калдырган арт ишектән кереп, өйләренә выжт!.. Биредә бәлкем алай түгелдер. Бәлкем, чыннан да, охран бабай гаепледер?.. Ничек булса булган... Хәррәмов котылды. Бик яхшы. Әни ул балалар белән кая барыр иде... Аннан безгә хурлыгы ничаклы булыр иде... Кара, нигә әни килмәгән соң?.. Ә Ирек?.. Суд тәнәфес игълан итү белән, Гүзәл өйгә йөгерде. Ул кино алдыннан узып барганда Ирекне очратты. Малайның булуы җиткән: авызда папирос, башта кепканың тар козыреклысы... үзем дә кешедән генә алдым дип ант итәитә бер ир белән хатынга кино билеты сатып тора иде. Гүзәлне күргәч, халык арасыннан атылып чыкты. Ул башта бераз белмимләп торды, катырак кыса башлагач әйтеп бирде: — ...Ә түбәне көндез без аны... Товар хәзер фәлән авылда, фәлән әбинең мунчасында, кех, кех... — Нигә көләсең?.. — Күпне күрә торган охранник иде ул; менә күрде инде, кех, кех... Юк, җитте сиңа, тәти кыз, җитте!.. Җитте, һөнәр мәктәбе укучысы!— Гүзәл тәмам ярсып, Ирекнең авызындагы папиросын бәреп төшерде, билетларын ертып атты һәм, энесен әйдәп, янәдән судка йөгерде. Ул килеп кергәндә эш беткән иде инде. Охран бабайны милиционер алып чыгып бара; бабай, бер гаепсезгә бит дип өзгәләнә; карчыгы булса кирәк, итәгенә ябышып елап торган берсеинәи-берсе кечкенә ике оныгын юатып, тавышсыз гына яшь түгеп тора иде. Ә Хәррәмов, еланның да еланы икән, гүя карардан риза түгел, судьяга шикаять итә иде: — Өч ел... ул өч ел хөкүмәтнең алтмыш меңен кайтарып бирми бит, иптәш судья... Судья кыңгырау кагып куйды һәм: — Бернишләп булмый, Хәррәмов, бетте, — диде. «Эх, елан...» — Гүзәл үзен үзе тыя алмыйча: 7 1 — Бетмәде!—дип кычкырды. Суд кешеләре һәм таралыша башлаган халык борылып «карадылар. Шулчак Гүзәлне кемдер артыннан килеп кочып алды. Гүзәл аны чак таныды. Бу — әнисе иде. Үлек төсле булып агарынган, дер-дер калтырана, иреннәре кыймылдый, ләкин сүзе чыкмый иде. Тик шашарга җитеп тонган күзләре, «харап итмә, балам, зинһар...» — дия иде. Гүзәлнең башында бер мизгел ике хис көрәшеп торды. «Акылыңа кил, тиле, — диде бер хис. — Әниең болай да ярты мәет... Ул балалар белән нишләр әниең?..» «Фаш ит, — диде икенче хис. — Халык канын эчеп яткан, хөкүмәтне талап яткан паразитны фаш ит...» Гүзәл соңгысын тыңлады. Ул, әнисеннән ычкынып, эскәмиягә менеп басты: — Юк, бетмәде!.. — дип кабатлады ул. Бар да тынып калды. Ахрысы әнисе һуштан язып егылды, — артта кемнәрдер «су, тизрәк су!..» диештеләр. Хәррәмов Гүзәлнең ниятен беренче кычкыруыннан ук аңлап алган иде. Ләкин курыкканын йөзенә әз генә дә чыгармады. «Бетмәде!»нең гүя аңар бер төрле дә кагылышы юк иде, һаман да хөкүмәтнең алтмыш меңе өчен борчылган кыяфәттә, судьяга баш ия-ия ишеккә таба юнәлде. Гүзәл дә эскәмьядән эскәмьягә атлап, судьяга якынайды. — Бабай гаепсез, товарны урлаучы Хәррәмов үзе! —диде ул. Бүренең нинди елгыры да гомерен ядрә белән, капкын белән чикли. Хәррәмов исә монда да боргаланырга итенде. Кызыл мал янына алып баргач та, теге әби: «шушы үзе. бер малай белән китерде», дигәч тә: — Позор! Минем сине күргәнем дә юк!—дип җикеренде. Ышанмадылар әлбәттә. Ләкин аның сыналган методы бар биг әле. Кайчандыр бер тапкыр коткарып калган методы! Милиционерга 20 мең тәкъдим итте. «30 сыз булмый», диде милиционер. — Бүтән юк. — 10 ел аласың килмәсә, табарсың. — 25 не тырыштырып карармын. — 29 га да юк. Хәррәмов милиционерга 30 000 не китереп тапшырды. Монысы өчен тагып 2 ел өстәп бирделәр. 17. «ХОШ, МИН СИНЕ ҺАМАН СЕҢЕЛ ДИП ЙӨРИМ?..» — Гүзәл кайда, Җиһангир? — Аның билгеле инде... —. Таһиры янындамы? — Шунда... Өченче майга хәтле мәктәптә шулай дип белделәр әле; ә дүртесендә дә кайтмагач, шикләнә калдылар. Газизә Зиннәтовна, телефонын эзләп табып, Таһирга шалтыратты. Таһир, бөтен Казанны актарып чыгып, кичкырын мәктәпкә килеп җитте: — Кайтмадымы? — Юк бит. — Әнидән хат килде дигән иде ул. Берәр хәл булып, миннән яшерде микән әллә... — Җиһангир Таһирны Гүзәл бүлмәсенә алып керде. Ләкин, ай, алып кермәгән булсачы!.. Чемодан төбеннән Асия апа хаты белән бергә Таһир сәгате килеп чыкты! Егетләрнең шул вакыттагы гаҗәпләнүләрен тасвирлап тору кирәкме?. «Ах, елан, бездән яшереп алып калган бит, елан», — дип уйлады Җиһангир. — Ичмаса, шушы көнгә хәтле озатмаган, миңгерәү кызы миңгерәү!..» 72 Таһир үз күзләренә үзе ышанмады, уйларына буйсынырга теләмәде, факт белән килешергә теләмәде. Ләкин бөтенесе күз алдында иде. Димәк, кызның безне талаган шайкага мөнәсәбәте булган. Дөресрәге, кыз шул шайкада торган һәм аның паена сәгать тигән. Бәлкем монысы да шул шайка егетедер әле?.. Тукта, ни дип моның язуын бер кырганнар да янәдән язганнар? Бәлеш, ремешогы да яңа ич моның!.. Егетләр, сәгатьне икесе ике яктан тотып, бер мизгел бер-берсеиә карашып тордылар. Ләкин тегесе дә, бусы да нигә гаҗәпләнгәннәрен яшерделәр. — Борынгы сәгать, — диде Җиһангир. — Күпне күргән... — диде Таһир. — Мә, урынына салып куй. Болан булгач Гүзәлнең чыгып югалуы Таһирны гаҗәпләндерми иде инде. Егет Газизә Зиннәтовианы эзләп китте. Клубта комсомол җыелышы бара, Газизә Зпннәтовна шунда, президиумда утыра иде. Таһир аны кузгатып йөрергә базмады, җыелыш беткәнче көтәргә булды, аннан түзмәде, — күңелсез хәбәр, турында язып бирде. Әйтерсең елан чакты, Газизә Зпннәтовна сискәнеп китте. Башын селкиселки тагын бер кабат укып чыкты ул Таһир язуын, һәм, бераз икеләнеп торды да, кәгазьне комсомол секретаре алдына этәрде. Секретарь укып чыкты һәм, кулын яңагына куеп, шулай ук таң калып торды. Язуны райкомол вәкиленә дә күрсәттеләр. Аннан секретарь райкомол вәкиленә Гүзәл белән абыйсы турында пышылдарга кереште. Шул чак Газизә Зиннәтовнага хатлар һәм берничә телеграмма кертеп бирделәр. Ул шулар белән шөгыльләнә калды, секретарь, комсомолга керүче соңгы үсмерне тавышка куеп, нәтиҗәсен игълан иткәч, икенче мәсьәләгә күчәбез, Хәррәмова кайтып җитмәде дип белдерде. — Кайтты. Әнә менеп килә, — диде бер кыз. Секретарь, «Хәррәмова мәсьәләсен гомумән кичектереп торырга туры килә...» дияргә уйлады. Шул чак ишектә Гүзәл үзе күренде. Шау-шу. — Нихәл, Гүзәл? Кайда булдың? — Бар, Гүзәл, хәзер сине... Гүзәл, ахыр чиктә арган гәүдәсен көчкә өстерәп, түргә узды. Секретарь, райкомол вәкиле һәм Газизә Зиннәтовна белән тиз генә киңәшеп алды да: — Гүзәл Госман кызы Хәррәмова гаризасын карауга күчәбез, — дип белдерде. — Менегез бирегә, Хәррәмова. Гүзәл яңа гына финишка килеп җиткән чабышчы кебек авыр сулый иде, тагын ярсу һәм усал иде ул. Гаризасын укый башлаган секретарьны бүлеп: — Кирәкми, — диде. — Кирәкми. Мин аның өчен түгел, гаризамны кире алырга кердем. Лаек түгел мин комсомолка булырга. Түгел, түгел!.. — Хәррәмова, тәртип... — Хәррәмова да түгел мин, Дәүләтъярова... Шпион кызы, — диде Гүзәл, һәм үкереп елап, трибуна читенә капланды; ә Газизә Зиннәтовна һәм башкалар сарып алып бераз тынычландыргач, үзе турында бөтенесен сөйләп бирде. — ...Менә кем мин беләсегез килсә. Менә кем мкн, Таһирҗан абый... Ышанмыйсыз?— Гүзәл, учына кысып тоткан сәгатьне Таһирга таба сузды.— Хәзер ышанасызмы инде?.. Сезне, Мөршидә апа белән икегезне Фукс бакчасында чишендерүче без идек инде ул... Альфред белән мин, аннары... — Гүзәл күзләре белән Җиһангирны эзләгән хәлдә бер кавым икеләнеп торды, ниһаять, тәвәккәлләп, — аннары Җиһангир абый!—дип өстәде. 73 Гу’зэлгэ су салып бирделәр. Кыз стаканны иреннәренә китерде. Ләкин, тешләре тешкә бәрелеп, эчә алмый интекте, су аның түшенә акты. Тын да алырга базмый тыңлаган үсмерләр Гүзәлнең тагын нәрсәдер әйтүен көттеләр. Ә ул шуннан бүтәнне әйтмәде. Кинәт йөзен куллары белән каплап, сулыга-сулыга сәхнә артына йөгерде. — Сабыр ит, Гүзәл. Рәхим итегез, Газизә Зипиәтовна... Бу ихтирамлы карчыкны зал һәрвакыттагы кебек аеруча бер канәгатьләнү белән каршы алды. Ул да, һәрвакыттагыча, кулларын изи- изи елмаеп, өстәл читенә чыгып басты. — Әле кайчан гына спекулянт булып йөргән кызның, карак кызның, урам кызының һөнәр мәктәбенә килеп керүе, хезмәт юлына аяк басуы үзе бер батырлык иде. Бүген исә үзен фаш итеп (ә моның ни дәрәҗәдә кыен эш икәнен мин бик яхшы беләм) коллектив алдында ул тагын бер батырлык эшләде... Кадерле балалар, коллегалар! Инде миңа Гүзәлнең тагын да гүзәлрәк бер батырлыгы турында хәбәр итәргә рөхсәт итегез, — диде Газизә Зиннәтовна һәм әле генә алган телеграмманы укырга кереште: «...Прокуратура города Чабаксар объявляет благодарность учащейся вверенной Вам школы Гузелю Давлетъяровой, разоблачившей своего отчима, паразита, мошенника, крупного казнокрада Харрамова. Благодарит так же педагогов, мастеров, весь коллектив, воспитавших прекрасную Гузель». Зал телеграмманың соңгы сүзләрен ишетмәде. Үсмерләрнең аяк тибеп, кул чабуларыннан стеналар селкенеп, тәрәзәләр зыңлап торды. Берничә үсмер Гүзәлне җилтерәтеп сәхнәгә алып чыкты. Хәзер ул тынычлана төшкән, ләкин әле һаман да уңайсызлана иде. Гүзәл белән Таһир җитәкләшеп Идел ярына чыкканда ярты төн җитеп килә иде инде. Еракта Казан утлары, Иделдә маяк, маяк... Кызылы, зәңгәре. Күктә йолдызлар. Ай тәмам тулып җиткән. Ул үзенең Иделдә коенган шәүләсенә сокланып карап тора. Әле генә гөрләтеп ләйсән явып узган. Беренче шифалы җылы яңгыр яшь үләннәрне юып, аларга яшәү көче биреп киткән. Чыршы, наратларның ылысларын, тал тирәкләрнең яңа яралып килгән яфракларын юган ләйсән яңгыр. Ылыслардан, тирәкләрдән язның шушы вакытында гына була торган аеруча нәфис, хуш ис аңкый. Шул табигать кебек үк сафланып, күңеле пакьланып калган Гүзәл беренче тапкыр җирдә үзен бәйсез хис итте, иркен сулыш алды. Беренче тапкыр табигатьнең искиткеч матурлыгын күрде. Бер юлы күп төрле уенчыкка ия булган сабый кебек иде ул хәзер; кайсына карарга, тойгыларын ничек аңлатырга белмәде. Җырлады, җыелышта сөйләп бетермәгәннәрен, кешегә әйтергә ярамаганнарын сөйләде Таһирга. Аннары, Таһирына сыенып, аның авызына карап утырды. Әле текә яр читенә йөгереп килде ул, әле баскыч буйлап, шык-шык аска йөгерде, тагын үзенең Таһиры янына йөгереп килде. Күзләре шашкын, шаян, хөр, бәхетле... Менә дулкынлану сәбәпле тагын бераз башы кузгалып алган Җиһангир эзләп тапты аларны: — Черт... Башта сәхнәдән бәреп төшерергә җиттем үзеңне...—диде ул Гүзәлгә. — Аннары бераз безразлично булып торды. Шуннан (нигә алай икән ул, әй) кинәт җиңел дә, күңелле дә булып китте... Ә әтине дөрес син... Аңар туда и дорога... Шул бит инде безне... Молодең, сеңел... Ә хош, мин сине гел, гел сеңел дип йөрим? Ә? Гүзәл аны ике яңагыннан тотып маңгаеннан үпте. — Ә әнине, энекәшләрне Казанга алып кайтабыз, ярыймы, сеңел? 74 18. ШУННАН СОҢ МЕНӘ НӘРСӘ БУЛДЫ Тан беленеп кенә килә иде. Нарат урманын ярып, үкенечле кычкыртып, соңга калган поезд чаба, йокының иң татлы чагы. Пассажирлар, поезд көенә тирбәлеп, изрәп йоклый. Тик берәве генә бу рәхәттән мәхрүм,— өстәл янында утыра; ияген кул аркасына терәгән, күзләре тәрәзәдә. Тәрәзә пыяласын яңгыр тамчылары юа. Гүя пыяла да тамчылар белән бергә эреп ага. Агач башларына сарылып калган паровоз төтеннәре эчендә сирәк-санак очкыннар чагылып китә. Кеше аларны күрми, тәгәрмәчләрнең рельс ялгауларына бәрелеп дөпелдәгәннәрен дә ишетми ул. Папиросларын тартып бетергән; пепельницадан тәмәкелерәк бер төпчекне алып каба да, шырпы тартмасын селкеп карый — беткән. — Пассажир, төпчекне кире куеп, тузма чал башын учларына салып, үзенең борчулы уйларына чума. Паровоз сузып кычкыртты. Бер үк вакытта проводница купе ишегеннән башын тыгып, әкрен генә икенче бер пассажирны уятты: — Юдино, иптәш. Пассажир торып киенә калды, тәрәзә янындагы кеше проводница артыннан коридорга атылып чыкты: — Алайса, тиздән Казан? — Казан. Кеше тәрәзәгә килеп капланды. Казанга житкәнче шулай барды ул. Ә поезд туктауга, төшеп, вокзалга таба атлады. «Ул да, әнисенең итәгенә ябышып, шушы ишектән кергәндер, нәни тәпиләре белән кыюсыз атлап, шушы зал аша үткәндер... Вокзалдан чыккач, уңга киттеләр микән, сулга микән?..» — Кеше сулга борылды, һәм, гүя нәни тәпиләрнең моннан тугыз ел элек баскан эзләрен күрергә мөмкин иде, — башын түбән иеп, әкрен генә вокзал мәйданындагы бакча буйлап атлады. Укучы сизенгән булса кирәк, бу Дәүләтъяров, ә уендагы бала — Гүзәл иде. Дәүләтъяров Мәскәүдә, сәүдә эшчеләре киңәшмәсендә булган, хәзер шуннан үзенең Кыргызстанына кайтып барышы иде. Дәүләтъяров «Асия апаның» хатларыннан соң, хикәямнең баш өлешендә әйткәнемчә, бер совхозга китеп, баш-аягы беләи эшкә чумды; бер үк вакытта Промакадемиянең заочный бүлегендә укыды. Шулай җиңелрәк булыр, торабара бәлки онытырмын да дип хыялланды ул. Ләкин алай ансат кына онытып булмый икән шул... Дөрес, бергә чакта бик бирелгән булып йөргән, бәхетсезлеккә очрагач, хыянәт иткән, хәтта әнә нинди кимсетү хатлары язудан тартынмаган хатынын, ниһаять, оныта да алды шикелле, ә Гүзәле, үзенең бердәнбере, һич кенә дә йөрәгеннән китмәде. Аны гел күрәсе килеп, кайчан да бер күрергә өмет итеп яшәде. Инде зур үсте, балигъ булып җитте дигән уйга килгәч, Гүзәлнең үзенә атап хат язды. «...Әниең белән сөйләш тә кил, ичмаса бер генә җәйгә... бәлки бөтенләйгә дә калып куярсың. Инде минем өйләнәсем юк. бергә яшәрбез, биредә әйтеп бетергесез әйбәт, тормышым яхшы...» — Әнисе яки Хәррәмов ачып укымасын дип, Дәүләтъяров хатның кайта адресына Гүзәлнең балачак дустының исемен куйды, — ләкин бу инде Гүзәлнең һөнәр мәктәбендә, әнисенең Хәррәмов янында, Чабаксарда чагы иде. — хат «за выбытием адресата» кире үзенә кайтты. Шулай булгач, хәзер Гүзәлне Казан урамнарында очратуга бер өмет тә юк иде. Тукта, ә Татарстанның берәр районына гына күчкән булсалар? Берәр йомыш белән нәкъ менә хәзер Казанга килеп чыксалар? Әнисе беләи?.. Юк, үзе генә... — Дәүләтъяров, шундый өмет белән хыялланып, пригородный поезддан төшүчеләрне күзәтеп торды. Аннан үз поездына керде дә, үзен шул ук өмет белән юатып, яңа утырган пассажирларны, озата килүчеләрне карап йөрде. Ә ике звонок булуга, ки 75 нәт карар кылып, әйберләрне чемоданына ничек туры килде шулай тыкты да, проводницадан билетын сорады. — Ә сез Павлодарга түгелме соң? — Тизрәк. Биредә тукталырга булдым. Дәүләтъяров төшкәндә поезд тәгәрмәчләре яңа гына җылы яңгыр юып киткән рельсләрне таптарга кызганган кебек әкрен тәгәриләр иде әле. Чемоданын күтәреп янәдән вокзал мәйданына чыкты, һәм, узып барган таксины туктатып, кереп утырды. — Кая боерасыз? — Гостиницага. — Кайсына? — Барыбер. Инде дворниклар торып чыккан, урам себереп йөриләр. Трамвайчылар, уборщица кебекләр эшкә китеп бара иделәр. Өмет дигәнең... Дәүләтъяров очраган бер хатын-кызны күзеннән кичереп үтте. Әйберләрен гостиницада калдырып, Гүзәлләр «торып киткән» урамны эзләп барганда күзләре шулай ук гел узган-барганда булды. Бер кызны, Гүзәл төсле күреп, эндәшеп туктатты. Тегесе бу сәер кешедән көлеп китеп баргач, үзе дә уңайсызланып куйды. «Тирә-күршеләреннән сорашырмын, бәлки кая күчкәннәрен дә белә торганнардыр әле... Белмиләр икән — адрес бюросына барырмын, кү- рәм, һич тә күрми китмим...»—Дәүләтъяровның поезддан калуы шуның өчен иде. Менә ул шул максат белән Гүзәлләр өй түрендәге яшь юкәләрнең төпләрен йомшартып йөргән хатын янына бара башлады, һәм. моның Асия апа икәнен күреп, кинәт туктап калды. Юк, бөтенләй бизеп бетмәгән икән шул әле Асиясеннән... Күрүенә башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып китте, тез буыннары калтыранды, аяклары атламас булды. «Кара, беркая китмәгәннәр ич!.. — диде ул, дулкынлануы басыла төшкәч. — Тукта, бу ничек була соң әле?.. Димәк, Гүзәлгә язган хатым Асия кулына кергән. Асия аны Гүзәлгә күрсәтмичә, кире үземә җибәргән, шулай булып чыга... Ә бәлкем Гүзәл укып та җавап язарга теләмәгәндер?..» Шулай уйланып торганда, капкадан бер малай чыгып, көрәкне Асия апа кулыннан алды да, үзе казый башлады. Дәүләтъяров аны танымады. Ләкин сүзләреннән Ирек икәнен белде. — Тагын чыккан әле, — диде Ирек, Асия апага үпкәләп. — Керегез инде, әнием. — Мин әз генә... — Менә Гүзәл апа күрсә әле... Дәүләтъяров Гүзәлне дә (ул аны һаман Фрунзеда елап калган кыяфәтендә хәтерли иде) күрүенә танымады. Гүзәл, буйга җиткән сылу кыз, тар тыкрыктан көянтә-чиләк асып килеп чыкты. — Әнием, чәй куйыйммы әле? — Ә мин куйдым инде, Гүзәл... Шунда гына таныды Дәүләтъяров үзенең кызын. Һәм шул хәтле дулкынланды, бер мизгел онытылып торды, аннан йөгереп барып, көянтәчиләге белән кочып алмакчы булды, һәм шулай итә дә иде ул. — Хәррәмов килеп чыгар, әнисе дә әнә нинди бит әле аның миңа... — дип үзен үзе тыеп калды. — Ялгызын күреп сөйләшермен, озаклап, каршыма утыртып... Менә тиздән укырга китәр, яки эшкә... Шайтан алсын, ял көне бит әле бүген! Зарар юк, барыбер өеннән бер чыкмый калмас әле...— Дәүләтъяров бер юкә ышыгына барып басты да, тәмәке кабызып, күзен Гүзәлләр капкасыннан алмыйча, кызының чыкканын көтә башлады. Гүзәл озак көттермәде. Ләкин ул ялгыз түгел, ниндидер бер егет (Таһир) белән иде. Дәүләтъяров, аларпы куып җитеп. артларыннан барды. Гүзәлләр кино вестибюленә кереп чиратка бастылар; Дәүләтъяров егете белән авызга-авыз сөйләшеп торган кызына омтылды. Тукта, бәлки кирәкмәс? Әнә ничек бәхетле бит... Барыбер китәсе юк ич аның минем белән. Шулай булгач, чыннан да, әнисе әйтмешли, иләсләнеп кенә калачак түгелме соц ул?.. Дәүләтъяров уйлары белән чуалып, чиратка басты, һәм (моннан берничә сәгать элек кем уйлар) Гүзәленнән оер генә рәт артта утырып, кино карады. Дөресрәге, ничек итеп сүз башларга белмичә утырды. Экранда «Эллада балалары» дигән нәфис фильм бара иде. Сугышның соңгы айлары. Грек кызы өзелеп үзенең егетен көтә. Нинди зур бәхетсезлек! — Егетнең үлгәнлеге турында хәбәр килә. Ләкин егет исән, дөм сукыр хәлендә кәләшенә йөк булып яшисе килмәгәнгә күрә юри шундый хәбәрне яздыртып җибәрткән... Шәһәрдә фашистлар әле. Егетне госпитальга салалар. Ә кәләше нәкъ шул госпитальдә медсестра булып эшли. Ул егетне таный, ләкин аңар үзен танытмый. Чөнки ул биредә, башка исемдә йөреп, фашистларга каршы яшерен эш алып бара... Гүзәл кинодан чыкканда: — Ай, кыз үзен танытмыйча ничек түзде икән? — дип куйды. Дәүләтъяров, сүзгә кушылып: — Кино бит ул. Ә мин тормышта тагын да тетрәткечрәк вакыйганы күргәнем бар, — диде. Гүзәл, ярым борылып: — Нинди вакыйга, абый? — диде. — Әтиләрен бетте дип беләләр. Ә ул исән. Кайтып керсә, хатыны әллә кайчан кияүдә, яшь иренә җанын бирергә җитеп йөри. Балалары да онытып бетергән, үги әтиләрен үлеп яраталар. — Димәк, үз әтиләре бер юньсез булган. — Мин әйтмәс идем. Киткән чагында елап калуларына караганда... — Кызык. Китаплардагыча. — Юк, бу китап түгел. — Шуннан? — Шуннан бу, үзе турында белгертеп, хатынына язып карый. Хатыны көлә генә. Балалары үсә төшкәч, аларга яза, ачып та карамыйча, киредән үзенә җибәрәләр. — Ничек инде?.. Гафу итегез, монысы бөтенләй әкият, — диде Гүзәл, һәм, бераз артка калып килгән егетен култыклап алды да кузгалып китәргә торган трамвайга өстерәде. Дәүләтъяров та ярсып, инде бөтенесен әйтеп бирергә карар кылып, алар артыннан ашыкты. Ләкин трамвай, Гүзәлләр керүгә ишекләрен ябып, китеп барды. — Монда нәрсәдер бар. Әйе, әйе, болай булгач минем хат Гүзәл кулына кермәгән. Тукта, ул бит әле әнисе белән язышуыбыз турында да белми болай булса, — диде Дәүләтъяров. — Югыйсә, сүзләремне әкият күрмәс иде... Ул, Асия яки Хәррәмов күрер дип шикләнеп, көндез чыгып йөрмәде, һәм, Гүзәл үзе бу тирәгә килеп чыкмасмы дип, гел гостиница тәрәзәсеннән карап ятты. Ә кичкырын янәдән Гүзәлләр урамына килде. Чыгар, чыкмаса, берәр малай аша чакыртып чыгарырмын... Ул, Гүзәлләр өеннән күзен алмыйча, каршы якта әрле-бирле йөренде, иртәнге юкә төбендә туктап, тәрәзәләренә озаклап карап торды. Өйләрендә ут алынгач, тәвәккәлләп урам аша чыкты. Челтәр пәрдә аша өй эчләре бик ачык күренмәсә дә, нишләгәннәре, ни сөйләшкәннәре хәйран ишетелеп тора иде. Менә җырлый-җырлый өстәлгә самовар килеп утырды, савыт-саба шылтырап алды. Борычлап- суганлап кыздырылган бәрәңге исе борынга килеп бәрелде. Чөкердәшә- чөкердәшә чәй эчәргә керештеләр... 77 Тавышларыннан күренеп тора, гаилә бәхетсез түгел иде. Гүзәл барысыннан күп шаулады, көлде, көндез кинодан отып кайткан җырны көйләде; аннан әнисенә киноны, кинога кушып, кинода күргән «сәер кеше» турында сөйли башлады. — Кем белә, бәлки әтиегез дә мине шулай гаепләп искә ала торгандыр...— диде Асия апа. Ә Гүзәл кинода күргән кешенең кыяфәтен, буй-сынын әйтеп биргәч, тәэсирләнә калды күрәсең, — Гүзәл «ай, нәрсә булды, әнием?» дип сөйләвеннән туктап торды. — Нәкъ әтиегез инде...—диде Асия апа, сыкранып. — Әллә чыннан да... — Ә хатлар? Ю-ук, әтидән бер хат та килмәде бит, син үзең дә язмадың инде. — Шулай шул... — Беткәндер инде ул, әни. Ничек тә бер язар иде... — Ә бәлки язарга ярамый торгандыр. Шпион— уен эш түгел бит. Ай, ние ошамаган инде аңар бу хөкүмәтнең? Хөкүмәттә ни үче булган... — Әйтмә инде. — Әллә анысы дөрес түгел иде микән, әни? — Хәррәмовка прокурор үзе әйтте бит. — Шулай дисең шул... Безгә Мәскәүгә түгел, турыдан-туры Фрунзе МВД сына язып карыйсы калган... — Нигә МВД? Нинди шпион? Бутаганнар! Әлбәттә! Хәррәмов! Ләкин ничек? Ә минем хатлар?! Асия хатлары?! Бу ничек була соң?! Әллә шулай микән, Асиягә җибәргән хатларым Хәррәмов кулына кергән һәм миңа да хатны Хәррәмов язган микән? — диде Дәүләтъяров. Ул түземен җуеп, өстенә Хәррәмов кайтып керүдән дә курыкмыйча, ишектән атылып килеп керде. Гүзәл куркып әнисенә сыенды, Асия апа «һыэ» диде дә катып калды, игезәкләр дәррәү елап җибәрделәр, Ирек, кулына авыр урындык алып, Дәүләтъяров каршысына чыгып басты: — Нәрсә кирәк? Дәүләтъяров исә, әйтер сүзен әйтә алмыйча, балаларча сулыгып елап җибәрде. Барысы да бик тиз аңлашылды. Асия апа Хәррәмовка ышанып, прокуратурага бармаганына үкенеп бетә алмады, ә Дәүләтьяров, адресларын эзләп тапкач, үзе киләсе урында хат белән генә эш йөрткәненә үкенде. Икесе дә заяга үткән елларын сагындылар. Аннары, ниһаять, бүген табышканнарына сөенделәр. Җәйге таңны каршылап, ишек алдында әтәч кычкырганда Дәүләтъяров гаиләсе ятмаган иде әле. Тик игезәкләр генә песи балалары кебек берсе икенчесенең куенына башларын төртеп йоклап яталар һәм үзләре өчен котылу алып килгән, бәхет алып килгән яңа әтиләре Дәү-, ләтъяровның итәгенә ябышып гөлбакчага кереп барганнарын төшләрендә күрәләр пде. Гүзәл белән Ирек әле һаман диванда әтиләренә сарылып утыралар; һәркайсы үзенең башыннан үткәнне сөйли; берсе йоклап китә башласа, икенчесе йолкып уята да сүзен дәвам итә пде. Дәү- ләтъяровка аерылып торган соңгы тугыз елы әле төш кебек тоелып китә, әле үзен берәр озын командировкадан кайткан кебек хис итә, — һәрхәлдә ул әйтеп бетергесез шат иде. Барысыннан болай шат әниләре, ара-тирә сүзгә кушылып, урын җәеп йөри һәм Хәррәмовка язачак соңгы хаты турында уйлый пде: «...Миндә калган акчаларыңны әзләп-әзләп җибәреп барырга кушкансың. Ә балаларыңа нәрсә калыр дип уйладың, әти кеше?.. Курыкма, синең хәрәмеңнең бер тиенен дә балаларга тотачагым юк. Аларның бәхетле балачаклары тәэмин ителгән. Үз әтиләре кайтты. Дүртесенең дә, 7 S түгел: бишесенең дә... Акчаларыңны шәһәр прокурорына тапшырам,, шунда мөрәҗәгать ит. Миңа бүтән язма, кабахәт, кулыма да алмыйм». Таң атты. Моны җәйге кояш пәрдә челтәрләре аша бүлмәгә үзенең беренче нурларын сузгач кына сизделәр. Гүзәл әтисенең алдыннан төшеп утны сүндерде. Пәрдәләрне күтәреп, тәрәзәләрне шар ачып куйды. Бүлмәгә салкынча саф һава кереп тулды. — Әй матур да соң тышта, әти!.. Дәүләтъяров тәрәзәгә килде. — Хәзер көн дә матур инде, кызым, мәңге матур... Гүзәл әтисенең муенына сарылды. — Мәңге матур, әти. ТАГЫН АВТОРДАН Мин бу хикәямне язып бетергәч, башта Фәезхановага укырга вәгъдә иткән идем. Заочный институтка кергән икән; Мәскәүдә, зачетный сессиядә чагы туры килде. Нишләргә? Кайтканын көтеп тормадым, шул көенчә нәшриятка тапшырдым. Ә корректураны алгач, вәгъдәсез дип әйттерәсем килмәде, Васильевога хәтле поезд белән килеп, боз белән капланган Идел аша колониягә киттем. һәм без бу юлы Фәезханова белән шунда, Идел өстендә очраштык. Җиде грузовикка колониянең җиһазлары төялгән, сигезенчесендә егер- ме-утыз бала, надзирательләр, бу үзе үз балалары белән «Победа»да, ә рульдә ниндидер бер ир кеше иде. — Сез кая болай, иптәш Фәезханова? Фәезханова. машинаны туктатып, сикереп төште: — Хәтерегездәме, сез гәзиттэ «җиде-сигез елдан» дип язган идегез... Менә яптык та инде! Колонияне яптык. Бөтен «армиябез» әнә шул калды. — 'Чин бик шат. Ә бу «армиягезне» кая алып барасыз?.. — Шулай кечерәеп калган икенче бер колониягә кушарга, Ульяновскига... — Сез дә китәсез? — Иң соңгысын япмый торып, өйгә кайтып кермәскә булдым... — Сокланам мин сезгә... Мин ике ел эчендә дә... — йә, йә... сез инде бигрәк... Ничек соң, китабыгызны язып бетерәсезме инде? — Әйе. Менә сезгә укытырга дип барышым иде... — Рәхмәт. Бик рәхәтләнеп... Беләсезме, әти белән әни Казанга килгән. Колонияне поездга төяп җибәргәч, ирем белән берәр көнгә алар янында калабыз... Кара, мин сезне таныштырмадым да бит әле... Рульдәге яшь кеше, машинадан атылып чыгып, миңа үзенең зур, көчле кулын сузды: — Таһир. Дөньяда Таһирлар беткәнмени... Мин ул кадәресенә әһәмият бирмәдем. Ә яңа танышым Фәезхановага: — Гүзәл, син абыйны үз яныңа ал, — дия-дия, грузовик артыннан йөгергәч, игътибар итми кала алмадым: — Кара, ничек туры килгән диген... Китапта да Гүзәл белән Таһир... — дидем мин. Фәезханова исә, үзенең эретеп җибәрә торган мөлаем елмаюына бераз шаянлык өстәп: — «Да»сы юк, Гариф абый, — диде. — Ничек? Сез китаптагы?.. — Ә шулай булса нәрсә дияр идегез?. — «Бандитка, и вдруг колония начальнигы...» Шулаймы? 79 Үзем җирләп кайткан якын кешемне яңадан җир йөзендә күрсәм алай ук булыр идем микән? Шул хәтле гаҗәпләндем, шул хәтле әсәрләндем, шул хәтле шатландым. Гүзәлнең соравына җавабымда: «Юк, мин аңар түгел... Сез бит, сез бит...» дип буталудан башканы әйтә алмадым. Ә дулкынлануым бераз басылгач, кияүгә чыгуы, үзенең Таһирҗанына чыгуы белән тәбрик иттем һәм: — Карагыз әле, нигә соң сез миңа үзегезнең Гүзәл икәнегезне теге вакытта әйтмәдегез? — дидем. — Урманда батып ятканда... — Ә м-ии аны әле дә әйтми идем... — диде Гүзәл һә.м уңайсызланып башын түбән иде. — Мин сезне аңлыйм, Гүзәл. — Ә, юк, аңламыйсыз, — диде Гүзәл. — Мин бит әле сезгә яртысын да сөйләмәдем. Ә анда аның барысын, барысын беләләр... Белгәннәр алдында никадәр кыен икәнен әйтмшм дә инде, бөтенләй белмәгәннәр алдында да уңайсыз... Син аны тиргисең, җәза бирәсең, ә ул синең күзләреңә, гүя, «үзең кем соң син?» дигән кебек итеп карап тора. Карцерга кереп бикләнеп, ачкычын тәрәзәдән Иделгә ташлыйсың килә шундый чакларда... Күңелең сафлана барган саен авырая төшә, Гариф абый. Авырткан җиренә кагылганмын икән шул... Гүзәлне тынычландырырга, уйларын башкага юнәлтергә исәп итеп, уен-көлке катнаштырган булып: — Теге юньсез нишләп калды инде, Альфредны әйтәм; чыкмадымы әле?.. — дидем. Гүзәл хисләреннән айный алмадымы, бүтән сәбәп булдымы, — байтак тынып торды, аннан көрсенеп куйды: — Ишетмәдегезмени, атарга хөкем иттеләр аны, атна элек кенә әле, — диде. — Нәрсә өчен, Гүзәл? — Әтисе өчен. — Ничек? — Төрмәдә әнисенең алтын-көмешләреи заочно оттырган да, алып килеп бирергә дип, өенә качып кайткан? — «Син ничек?» — «Амнистиягә эләктем...» — «Ай-Һай...» — әтисе телефон белән милициягә. Шул арада бу алтынкөмешләрне тиз генә бөтереп тыга да тәрәзәгә... Әтисе — стоп!.. Ә бу стеналарындагы хәнҗәрне тартып алып... — Нинди фаҗига! — Әйе. Ләкин анысы гаҗәп түгел, менә кайсы гаҗәп. Хәер, төптән уйлап карасаң, анысы да әллә ни гаҗәп түгел. Мин әнисе турында... Беләсезме нәрсә эшләде әнисе? — Хөкем карары укылганда, йөрәге белән әрнеп, бераз сыкранып торды да, кинәт башын күтәреп: «Башта мине атыгыз», диде. Су. Врач... Ә бу, «юк, атыгыз!..» дип шундый кычкырды, бөтен кеше дәррәү калтыранып куйды. Андый хәлләрне күп күргән чал чәчле суд секретарена хәтле калтыранып, кулыннан хөкем карарын төшереп җибәрде... Бичара ананы туганнары көчкә алып чыгып киттеләр. Колониядән калган бинаны интернат итәргә булганнар икән, Иделне чыгып, бераз киткәч тә безгә бер грузовик ремонт эшчеләре: балта осталары, ташчылар, малярлар очрады. Күңелсез уйларын оныту өчен кирәк булдымы, — Гүзәл миңа шул турыда сөйләргә кереште. Ләкин сүзе сүзгә бәйләнмәде. Күрәсең, аны әле Һаман да әниләр мәсьәләсе борчый иде. Ул, янәдән шуңар кайтып, болай диде: — Китабыгызда бәлкем бардыр да, булмаса кертегез. Ни әйтсәң дә бу хәлгә, башлап Альфред үзе түгел, әти-әнисе гаепле. Менә уйлап карагыз әле... Минем әнигә карата да шулай. Ихтирамым чиксез зур әние 80 мә. Ләкин дөресен әйтим, танкан-бакканга күрә генә. (Бу кадәрессн үк язмагыз тагын.) Рәнҗим мин әнигә. Ни өчен ул мине Хәррәмов кыз белән олагуга борып алмады? Ни өчен укырга кыстамады? Инде укыту хәленнән килми икән, ни өчен, мәсәлән, берәр тегү фабригына өйрәнчек итеп бирмәде? Ни өчен мине төннәр буе кайтмый йөрүдән тыймады, минем ялганнарыма ышанды?.. Аннан (Башкиров хатыны кебекләрне әйтмим дә инде) күргән-белгәнгә, күршекүләнгә дә үпкәм зур, Гариф абый. Әнигә акыл бирәсе, мине тыясы урында ни өчен алар?.. Әйтсәң сүз чыга, төртсәң күз чыга, ни өчен миңа мәктәп ныклап торып ярдәм кулын сузмады? Гүзәл бик дулкынланып, бик ачынып сөйләде. 'Чин дә бик игътибар белән тыңладым. Шулай да. күрәсең, миндә җитдилеккә караганда аның сүзләренә, аның шундый булып үсүенә шатлану өстенлек алды, күрәсең, шатлыгым йөземә чыкты, ә моны Гүзәл үзеннән көлү дип белде. Ул миңа ачуланыбрак карап куйды һәм күңелсез уйларыннан котылырга теләп, шул җирдә сүзен бүлеп: — Җиһангир абый турында сорашмыйсыз да... аннары Мөршидә апа турында, — диде. — Ә мин аларны икенче төрле күз алдыма да китермим, шулай ук укучы да... — дидем. — Өйләнештеләр, шулай бит? — Әйе. Мөршидә апа һаман шул мәктәптә укыта. Ә Җиһангир абый беләсез кем булды? — Рәссам... — Белмәдегез. Мөршидә апа әйтеп-әйтеп карады каравын. Җиһангир абый үзе дә кызыккандай булды. Алырга да булганнар үзен: рәхим ит. рәссам итәрбез, ләкин «укытучы апаң» уйлаганча, Рембрандт ук итеп булмас, дигәннәр... Бер каникул вакытында, прицепщик булып йөреп, «трактор җене» кагылып калган иде аңар, мәктәпне бетерел чыгуга МТСка слесарь булып керде. Хәзер тракторчы. Бригадир итмәкчеләр иде әле үзен, кулын гына селтәде. «Ни җитте генерал булганчы, әйбәт рядовой булам мин...» — Ни кадәр күңелле яңалыклар... Газизә Зиниәтовна да һаман шундамы әле? — Юк. Эшләми инде. Оныкларын карый. Мөршидә апа иртәгә-берсекөнгә дүртенчене алып кайтырга тиеш... — Бирсен ходай... — Әйе... Ә Сашокпы хәтерлисезме? Китабызга керттегезме сез аны? — Әлбәттә. — Хәзер дә шунда. Мәктәпне бетерде дә үзенең буасында калды. О-о, исеме генә буа аның хәзер. Диңгез итте аиы Сашок. Ел саен дөнья чаклы балык сата... Үзенең штаты бар... Бабасын хәтерлисезме? Са- шокны тотып таборга алып китәргә йөргән бабасын?.. Ул да хәзер шусь да буада охран... Мии чиксез бер кызыксыну белән тыңладым; бер үк вакытта, китапны тагын никадәр төзәтергә туры килә дип борчылдым. Һәм, Гүзәлем тагын берәр нәрсә китереп чыгармасын дип, үземне кызыктырган, укучы да кызыкмый калмаячак сорауны бирергә ашыктым: — Кара, сорарга онытып торам икән... Әйтегезче зинһар, ничек булды соң әле бу?.. Сез бит һөнәр мәктәбендә укыдыгыз, ә теге вакыт миңа колониядә тәрбияләндем дигән идегез, — дидем. Гүзәл, машинасын кисәк туктатып, миңа бер геиә минутка чыгып торырга әйтте. Теге вакыттагы кебек, утыргыч астыннан тәмәке капшап алды. Кабызды. — Кесәдә йөртсәң, күп тартыла... Ташларга йөрим, — диде ул мин янәдән кереп утыру белән машинаны әкрен генә кузгатып. — Беләсез- ме, млн үземне гелән шунда, колониядә хис иттем, шунда утырырга тиешле санадым. — Үзәгегезгә үткән икән. — Үтте, Гариф абый... — Ә эшкә ни дип анда барып кердегез? — Колониягә концерт белән бардык дигән идем бит? Мәктәпне тәмамлаганда тагын бер барып чыктык. Концерт алдыннан тормышлары белән танышып йөргәндә, мин үзебез белән бер шайкада булган егетне очраттым... Түгел, «Җен»не түгел, «Чәүкә»не... бу вакытта инде мин комсомолка идем. Үзем турында сөйләдем. Моны төзәлергә өндәдем. Елыйелый өндәдем шикелле... Ә начальниклары безне күзәтеп торган икән, Газизә Зиннәтовнага шалтыратып, минем турыда сорашкан: — «Нинди нәрсә ул?» — «Шундый...» — «Хезмәткә кая билгеләдегез?..» -- «Техникумга керә..» — «Заочно укыр. Безгә бирегез...» — «Нәрсә, әллә гашыйк булдыгызмы?» — «Хәтта бик. Шундый кызның шундый булып үсүенә гашыйкмын... Җанлы агитация булачак... Менә дигән тәрбияче итәм мин аны... Үтенәм сездән... Тыңлагыз...» — «Үзе нәрсә дияр бит...» — «Тыңлагыз, Газизә Зиниәтовна, зинһар...» — Мин бик тә курыктым, ләкин тыңладым. Менә шул. Башта слесарьинструктор. Сезнең белән урманда очрашкан көннәрдә өлкән тәрбияче идем әле... Хәзер, менә күрәсез... — Ә шулай да наян сез, Гүзәл. Әйтми ничек түзәргә мөмкин... Ну сезне... Гүзәл ачылып китте. Ул үзенең эретеп җибәрә торган мөлаем карашына бераз шаянлык өстәп: — Ә беренче очрашуда ук әйтеп салсам, һәм сез бу хакта укучыга алдан хәбәр итеп куйсагыз, бер кызыгы да булмас иде, әйе бит?.. — диде. Мин утыз ел буена иҗат иткән геройларым арасындагы иң гүзәл Гүзәлемне кочып алдым. Бу вакыт безнең икебезнең дә күзләребездә яшь иде. ...Икенче көнне мин теге чактагы кебек нәшриятка шалтыратырга җөрьәт итмәдем. Кайта-кайта гафу үтенеп, хат язып салдым да, | корректураны һәм Гүзәл, Таһир, Асия ханым, аннан Дәүләтъяров замечаииеләреи куеныма кыстырып, бәладән баш-аяк, авылга шылдым. Төзәтә-төзәтә танырлыгы калмаган корректураны өстәленә китереп салгач, нәшрият директорының ничек иәгърә орулары, штрафлары турында язып торсам озынга китә. Анысы сезнең өчен кызык та булмас иде. Шушы кадәресе белән сезне әзме-күпме канәгатьләндерә алсам, мин бик шат, хөрмәтле укучым. 1957—1960 ел. Бетте