Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАВИ НӘҖМИ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ДҮРТ томлыгы

Дошман алга чыкса, чикмә, максатында каты тор! Уйла: көрәш арты тормыш булыр киң. якты, хөр, — дип, үзен дәртләндереп тә куя («Иптәшкә киңәш», 1915 елларда язылган). Шулай да, шагыйрь, бу көрәшкә бөтен барлыгы белән керешеп китеп, укучыларын шуңар чакыра алмый, һәм менә 1917 ел халыкка азатлык, «киң, якты, хөр» тормыш алып килде. Әдәби иҗат юлына яңа аяк баскан яшь егет Бөек Октябрь революциясен шатланып каршылый. Аның иҗатындагы кара тоннар якты шигъри буяулар белән алмашына: Шулай итеп изелгәч күп вакытлар, Бер аваз килә: «ауган — дип, — тәхетләр», Карасам як-ягыма: башка күренеш — Бөтен эшче халык шат, якты тормыш. («Коллыктан азатлыкка», 1917 еллларда язылган). Аның хезмәткә, Кызыл байракка дан җырлаган, изүчеләргә көчле нәфрәт уты белән сугарылган шигырьләре «Таң», «Эшче», «Эш», «Кызыл Армия» газеталарында басыла. Шагыйрьнең сыйнфый позициясе анык — ул һичбер икеләнүсез Совет хөкүмәтен яклый, ул — ярлы халык дусты, пролетариат революциясенең курку белмәс солдаты. Ә менә художник буларак, үз тавышын ул тиз генә таба алмады. Моның сәбәбен язучы үзе түбәндәгечә аңлата: «Тормыш үзе күп кенә кызыклы, дулкынландыргыч темалар тәкъдим итә, ләкин мин алармы ничек итеп җанлы, тәэсирле сүз белән җырларга икәнен белми идем... Аңарчы мин шигырь төзелешенең татар әдәбиятында урнашкан традицион техникасын үзләштерергә тырыштым. Хәзер инде мине ул гына ка- нәгатьләндерә алмый иде. Мин яңа, гадәттәгечә булмаган, үземчә форма табарга тырыштым ’. Күрәсез, яңа фикерләрне, хисләрне җырлау өчен әдип яңа форма эзләгән. Яхшы ният, әлбәттә. Тик шагыйрьнең эзләнүе генә бик үк дөрес юлдан бармый. Шундый эзләнүләрнең нәтиҗәсе буларак, 'имажинизм йогынтысында язылган шигырьләре барлыкка киләләр: Уклау белән Айны зурайттым да, Токмач турап җиргә нур чәчтем. Ашханәләр ачтым. Күк токмачын ашап, Шунда айга иләштем. Әле менә төннәр булган саен Уклау алып айга үрмәлим. Төнге ашханәмә килгәннәргә: «Хуш киләсез. Әйдә, түргә!» — дим. («Айлы кич», 1923). Имажинизм йогынтысыннан шагыйрь чагыштырмача тиз котыла. «Минем бәхеткә каршы, бу сәламәт булмаган мавыгу тиз үтте. Реалистик сәнгатьнең тормышчан көчен — Горький һәм Маяковский иҗатларына хас булган көчне — мин тирәнрәк аңладым» 53 54 , — дип яза бу турыда К. Нәҗми. Ул шигырьләрен халыкчан рух белән баетуга, аларның актуаль, югары идеяле, сәнгатьчә оста эшләнгән булуларына нык әһәмият бирә башлый. Нәтиҗәдә, тирән лиризм белән сугарылган матур шигырьләр туа («Ильич», «Сәрвәргә», «йолдыз» һ. б.). К. Нәҗминең повесть һәм хикәяләре татар халкы тормышындагы әһәмиятле вакыйгаларга багышланганнар. Чәчмә әсәрләренең төп эчтәлеген аңлатып, аларда «татар халкының төрле сыйнфый катлауларының революциягә хәтле һәм революциядән соңгы тормышларын, көрәшләрен күреп узарсыз», дип язды ул «Хикәяләрем турында» исемле мәкаләсендә (1932). Кави Нәҗми, прозаик буларак, башлангыч чор иҗатында төп игътибарын гражданнар сугышы тематикасына юнәлтә. «Чыныгу» (1923), «Иң соңгысы» (1924), «Шобага» (1925) хикәяләре һәм «Яр буендагы учаклар» (1928) исемле повесты шушы теманы ачуга багышланганнар. Бу әсәрләрдә яшь Совет дәүләтен саклап калу өчен эшче-крестьян алып барган сугышның героик картиналары чагылалар. Тик язучының беренче әсәрләренә образ тулылыгына ирешү, сәнгатьчә эшләнеш, әдәби осталык җитешми. Мәсәлән. «Чыныгу» хикәясендәге Йосыф тормышның киеренке моментларында алынып сурәтләнсә дә, аның психологик кичерешләре ачылып бирелмәгән. Геройның эчке дөньясын ачудагы кайбер уңышлар «Иң соңгысы» хикәясендәге Шәйдүк карт образын сурәтләүдә күренә. Ләкин монда да әсәрдә төп урын алырга тиешле героизм темасын Шәйдүкнең батыр улы янына барганда күргән юл мәшәкатьләрен сурәтләү күмеп киткән. «Шобага» хикәясе Кави Нәҗминең башлангыч чор иҗатында гына түгел, гомумән гражданнар сугышы турындагы әдәбиятта күренекле урын алды. Хәйрулла образы белән язучы иҗатына гади кеше килеп керә һәм ул аның моннан соңгы әсәрләрендә үсә, тулылана бара. Бу хикәядә татар әдәбиятында Тукайлардан ук килә торган халыклар дуслыгы темасы зур урын ала. Бу тема язучы иҗатында һаман киңәя, үсә, ныгый барды һәм, ниһаять, «Язгы җилләр» романында бөтен көчкә яңгырады. Мөгезсез кәҗәдән башка бернинди мал-мөлкәте булмаган ярлы Хәйрулла, революция дулкыннары тәэсирендә, яңа җәмгыять төзүче көрәшчеләр сафына баса. Хәйрулла сыйнфый дошманнарны тәмам тар- мар итмичә яңа тормыш төзеп булмаячагын аңларлык һәм бүтәннәргә дә аңлатырлык дәрәҗәдә үсә: «сводный бригаданың аерым батальоны кызылармеецы Хәйрулла Низамов» Макаровка крестьяннарына яна тормыш турындагы беренче хакыйкатьне җиткерүче агитатор булу югарылыгына күтәрелә. Уртак дошманга каршы көрәштә татар егете ю. .с. ә.- .4 8. 53 К. Н ә җ м и. Повести п рассказы. Рус телендә. Мәскәү. 1957 ел, 166 бит. 54 Шунда ук, 167 бит. 145 14G Хәйрулла һәм украин крестьяны Трофим бер-берләренә ярдәм кулын сузалар. Бу хикәядә 1\. Нәҗми иҗаты өчен тагын бер яңалык — дошман лагерендагы образларны тулы канлы итеп бирергә омтылу күренә. Әгәр дә алдагы әсәрләрендә дошманнарның. безгә чит элементларның образлары абстракт рәвештә генә бирелсәләр, «Шобага»да инде алар паразит сыйныфның конкрет вәкилләре булган монахлар кыяфәтендә гәүдәләнәләр. Автор аларны индивидуаль сыйфатлар белән җанландыра. Лирик җылылыкка бай «Яр буендагы учаклар» повести — язучының зур уңышы. Бу әсәр әдәби геройларның характерларын, рухи дөньяларын тулы ачуда һәм композиция төзүдә Кави Нәҗминең остара баруын, стиленең төзекләнүен, теленең гадиләшүен, матурлануын күрсәтә. Төп фикерен укучыга җиткерүнең уңайлы формасын табуда автор бу әсәре белән алга таба сизелерлек адым ясады. Илебез тормышында зур тарихи дәвер хасил иткән колхозлашу еллары язучылар иҗатына да яңа тематика бирде. К. Нәҗми заман сулышына бик сизгер язучы иде. Авыл хуҗалыгындагы социалистик үзгәрешләрне татар әдәбиятында беренче булып чагылдыручылардан берсе ул булды. 1929 елны «Зәңгәр сукмак» повесть! дөньяга чыга. Үзе өчен генә кайгыртучы, үз бәхетенә ансат кына ирешергә исәп тоткан Мәдинәгә тормыш законнары белән хисаплашырга туры килә. Тормыш хакыйкате халык белән бергә көрәшкәндә генә шәхси бәхеткә ирешергә мөмкин булуын аңлата. Әсәрнең ахырында инде Мәдинә колхоз төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе булу дәрәҗәсенә җиткән ныклы көрәшче итеп сурәтләнә. Мәдинә образы аркылы язучы хезмәт иясе арасыннан чыккан интеллигенциянең революцион көрәш аркылы социалистик чынбарлыкны тануга һәм аңа хезмәт итүгә килүен күрсәтә. «Кояшлы яңгыр» әсәре (1930), «Зәңгәр сукмак» повесты белән чагышты р га н да, ко м поз 11 цион я кта н таркаурак. Шулай да, бу әсәрдә колхоз төзү чорының чынбарлыгы, сыйнфый көрәш темасы көчлерәк, тулырак чагыла. Әсәрдәге персонажлар арасында урта хәлле крестьян Ситдыйк карт образы аерым игътибарга лаек. Урта хәлле крестьян — татар әдәбиятында традицион образ. Аның социаль йөзе ачып бирелгән классик гәүдәләнешен беренче тапкыр М. Фәйзинең «Галиябану» драмасында күрдек. Әгәр дә андагы герой Бәдри капитализм шартларында төп закон булган акчага, байлыкка омтылуга буйсынган, шул юлда үзенең гаиләсе намусын да аяк астына салып таптарга хәзер торучы итеп сурәтләнсә, К. Нәҗми тудырган Ситдыйк карт иске белән яңаның бәрелешүен үзендә туплаган, яңа шартларда үзенең черек аумакайлыгыннан, сы й н ф ы й тотн а кс ыз л ы - гыннан котылырга тиеш булган кеше рәвешендә күз алдына килеп баса. Бердән социаль хәле, икенчедән тормыш вакыйгалары аны Си- райлар һәм Рәүфләр лагерьларының кара-каршы аяусыз көрәшләре уртасына куя. «Колхозның ... тамгаларга, межаларга, чабата белән җир бүлешеп йөрүләргә, кеше көчен имеп симергән кулакларга үлем китергәнен Ситдыйк абзый бик яхшы аңлый. Тик нәрсәдер аны һаман икеләндерә...» Аерым хуҗалыкка ябышып яту, сыйнфый аң ачыклыгы җитмәү аны колхозга ныклап күңел беркетүдән тотып тора: ул анда әле керә, әле чыга. Шул ук вакытта ул, үзенең шәхси милек колы булуын сиземләп, чын күңелдән әрни дә. Тормыш вакыйгалары Ситдыйкка тарихи дөреслеккә ышанырга, инде һич икеләнүләрсез артельгә кушылырга мөмкинлек бирәләр. Бу образ белән язучы үз характерындагы уңай сыйфатларны үстереп җибәрә алган урта хәлле крестьянның гомумиләштергән тибын тудырды. К. Нәҗминең Бөек Ватан сугышы чоры прозасы язучының көндәлек вакыйгаларга җавап бирергә тырышуы, бу вакыйгаларны бөтен тирән- 147 леге белән аңлап эш итүе турында сөйли. Беренче томга кертелгән «Таныш урын» хикәясендә тарихта тиңе булмаган бу сугышның дәһшәтле картиналары, Совет кешеләренең гүзәл патриотизмы сурәтләнә. Бөек Ватан сугышы елларында К. Нәҗми, проза әсәрләре язу белән беррәттән, күп санлы поэзия әсәрләре дә иҗат итә. Патриотизм аның шигырьләрендә төп тема булып әверелде. К. Нәҗми бу чорда зур күләмле поэтик әсәрләр дә бирде. Икенче томда Ватан сугышы елларында язылган «Хәят апа» (1941), «Сагыну хаты» (1942), «Снайпер Мәрдән» (1943) поэмалары *һәм «Фәридә» исемле драматик поэма урнаштырылган. К. Нәҗми хаклы рәвештә татар совет балалар әдәбиятын тудыручы һәм үстерүче язучыларның берсе булып санала. Балалар өчен язылган әсәрләрендә ул ачык, аңлаешлы телдә кызыклы ситуацияләрне тасвирлый, шулар аркылы баланың хыялына тәэсир итеп, аның күңеленә зур тәрбияви әһәмияткә ия булган орлыклар чәчә. «Әсәрләр»- нең икенче томында «Балалар өчен шигырьләр» исеме астында аерым бер бүлек итеп язучының балалар өчен тудырган шигырьләре урнаштырылган. Алар арасында укучыларга беренче тапкыр язучының архивыннан, кулъязмаларыннан алынып тәкъдим ителә торган матур- матур шигырьләр һәм шигъри миниатюралар бар. «Әсәрләр»нең өченче томында «Язгы җилләр» романы һәм «Тирән агым» исемле тәмамланмаган романның аерым бүлекләре урнаштырылган. «Язгы җилләр» һәм «Тирән агым» — үз-үзенә гаять таләпчән авторның иң матур әсәрләре алар. «Язгы җилләр»дә язучы татар халкының пролетар революциясенә килүен һәм аңа катнашуын зур полотнода осталык белән сурәтләп бирә. К. Нәҗми татар әдәбиятында бөек Горький шәкертләренең күренеклеләреннән берсе булды. Ул, бер яктан, татар әдәбиятының уңай траки дицияләрен уңышлы үзләштерсә, икенче яктан, Горький мәктәбендә тәрбияләнде. Алексей Максимович белән бәйләнеш тотЬш эшләү аңа язучылык осталыгын туктаусыз үстерергә һәм бигрәк тә «Язгы җилләр»не уңышлы язуга ярдәм итте. «Язгы җилләр» романының үзәгендә Сәүбәновлар гаиләсе язмышы тора. Язучы шушы гаиләнең өч буын буена тормышын күрсәтү аша Россиядә капиталистик мөнәсәбәтләрнең бетүгә баруын, массаларның революциягә килүен тасвирлый. Коллективны бер бөтен итеп һәм, шул ук вакытта, аны тәшкил итүче шәхесләрне индивидуаль сыйфатлары белән аерылып торырлык итеп сурәтләү кебек гаять катлаулы эшне язучы уңышлы башкарды. Алексей Халявпи, Хәсән Айвазов. Андрей Петрович, Мостафа, Ксения, Гриша, Гәрәй, Нәсимә кебек образлар артында без бөтен сынына баскан бөек пролетариат сыйныфын күрәбез. Шул ук вакытта бу образлар һәрберсе аерым тип: характерлары, уй-фикерләре беләи бер-бер- сенә охшамаган тулы канлы кешеләр. М. Горький киңәше белән тудырылган дошман лагере вәкилләре — Юныс Вәлишпи, Мөбарәкша, Камали һ. б. — турында да шуны ук әйтергә мөмкин. «Язгы җилләр» — халыклар дуслыгы темасын тулы итеп, бөтен тирәнлеге белән ачып бирү ягыннан татар әдәбиятындагы иң уңышлы әсәрләрнең берсе. Романның һәрбер битен укыганда без рус һәм татар халкының бөек дуслыгын, рус эшчеләренең татар хезмәт иясе вәкилләренә сузган дуслык кулының кайнарлыгын тоябыз. «Язгы җилләр» әсәре тормыш материалын киң алып сурәтләү, тирән эчтәлек, тарихи вакыйгаларның сәнгатьчә тергезелүе, композицион төзеклек, тел һәм стиль байлыклары ягыннан К. Нәҗминең социалистик реализм методын үзләштерү юлында зур уңышка ирешүен күрсәтә. Роман рус, казакъ, уйгур, әзербәйҗан, чех, болгар, словак, немец телләренә тәрҗемә ителде. Аның уңышын «Литературная газета» 1951 148 ел 25 декабрьдәге санының баш мәкаләсендә түбәндәгечә аңлатты: «Кави Нәҗминең Татарстанда эшчеләр сыйныфының барлыкка килүе һәм аның революцион көрәше турында язылган «Язгы җилләр» ' исемле романы — татар әдәбиятының зур казанышы. Бу теманы эшләгәндә Кави Нәҗми бердәнбер дөрес юлдан, Горький юлыннан — вакыйгаларны тарихи дөрес чагылдыру, чын типик образлар тудыру юлыннан киткән». «Тирән агым» романының тәмамланган бүлекләре язучы каләменең тагын да ныграк чарлануын күрсәтә. Кызганычка каршы, К. Нәҗми ov әсәрен төгәлли алмады. Шулай да, аның язылган бүлекләре, аерым хикәяләр төсендә, тулы төгәлләнгән вакыйгаларны сурәтлиләр, шуның өчен кызыксыну белән укылалар. Әсәрдә «Язгы җилләр» романының аерым геройларын очрату бу кызыксынуны тагын да арттыра. Теленең байлыгы ягыннан «Тирән агым» — Кави Нәҗми иҗатында иң күренекле әсәр. Дүртенче том «Пьесалар», «Әдәби тәнкыйть мәкаләләре», «Публицистик мәкалә һәм очерклар», «Хатлар» дип аталган бүлекләрдән тора. «Булат бабай семьясы» (1933 елда К. "Тинчурин белән бергә языла) һәм «Алма бакчасында» (1940) исемле пьесалары язучының драматургия өлкәсендәге эшчәнлеген күрсәтәләр. К- Нәҗминең әдәби тәнкыйть мәкаләләрен татар әдәбияты белеменең үсү юлын чагылдыручы бер көзге дип карарга мөмкин. Бу мәкаләләрнең төп кыйммәте — татар совет әдәбиятының иң актуаль мәсьәләләрен хәл итәргә тырышуда, әдәби әсәрләрне халыкка файдалы булу күзлегеннән чыгып бәяләүдә. К. Нәҗми— танылган публицист. Ул татар әдәбиятында традицион публицистиканы яңа баскычка күтәрде, аны М. Горький сулышы белән баетты. Фашизмга каршы бөек рус язучысы башлап җибәргән рәхимсез көрәшне сугыш шартларында дәвам иттергән публицистикада Кави Нәҗминең дә көр авазы яңгырады. «Азатлык сугышы» (1941), «Дан сиңа, туган илем» (1945), «Коммунизм кояшы» (1951) һ. б. әсәрләрендә автор көчле патриот булып гәүдәләнә. Бу томда урнаштырылган хатлар язучының әдәби-эстетик карашларын аңлау өчен дә, әсәрләре өстендә ничек эшләвеи күзаллау өчен дә, аның рухи байлыгын һәм шәхси тормышын күзәтү өчен дә кызыклы материаллар булачаклар. «Әсәрләр»не хәзерләүгә күп көч куйган С. Әдһәмова һәм Н. Гыйззәтуллин иптәшләрнең хезмәтләре игътибарга лаек. Текстларны, алар- ның уңышлырак вариантларын сайлап алу, аларга җыйнак, аңлаешлы искәрмәләр бирү, әһәмиятлерәк әсәрләрнең язылубасылу тарихыннан материаллар китерү, язучы әсәрләренең һәм аның турындагы язмаларның сайланма библиографиясен бирү — болар барысы да дүрттомлыкның кыйммәтен арттыралар. Язучы • турында Н. Гыйззә- туллинның беренче томдагы кереш сүзе язучы иҗатын, ул иҗатның характерлы якларын аңларга ярдәм итә. Өченче томда урнаштырылган «Язгы җилләр» һәм «Тирән агым» әсәрләренең язылу тарихыннан» исемле махсус хезмәтендә исә ул, бу әсәрләрне аңлау өчен яңа, кызыклы фактлар китерә, аларныц иҗат тарихын күрсәтә. Аерым кимчелекләр дә юк түгел. Кайбер хикәяләрнең язылу елы сүз башында бер төрле, ә текстлар астында икенче төрле күрсәтелгән (мәсәлән, «Иң соңгысы», «Шобага», «Башланды» хикәяләре). Кереш сүздә К. Нәҗминең прозасына гына әһәмият бирелеп, тезмә әсәрләре турында бик аз әйтелү, поэзиясенең характерлы яклары яктыртылмау да күңелдә бераз канәгатьсезләнү тудыра. Беренче томның төзелү принцибы бәхәсле. Хикәяләрне тематика нигезендә урнаштыру уңышлы түгел кебек: хронологик тәртипне ахырыиача сакларга кирәк иде. Кави Нәҗминең 4 томлыгы чыгарылу — шатлыклы вакыйга. 4 томлык — татар совет әдәбиятының, әдәбият белеменең совет власте елларында ирешкән казанышларын 149 раслаучы бер фактор ул. Татарстан китап нәшрияты бу матур эшне киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанабыз.