ЧӘНЕЧКЕЛЕ ЕЛЛАР ҮТӘ КИЛГӘНДӘ'
КИТАПЧЫЛАР
Казан үткән йөзнең башыннан ук татар телендә (шуның белән бергә көнчыгыш халыклары телләрендә дә) китап басу һәм тарату эшенең үзәге булып әверелә. Типографияләр ачыла, китап нәширләре һәм китап белән сәүдә итүче кешеләр — китапчылар барлыкка килә. Үткән йөзнең икенче яртысында бу эш киңәюгә таба юл ала. Промышленность төсенә керә. Бездә, Идел-Урал буе татарлары арасында, китап басып тарату эшенең шактый киң тарихы бар. Культура тарихыбызның бу тармагында да чын мәгърифәтчелек күзлегеннән чыгып эш иткән, матур истәлек калдырып үткән тарихлы кешеләребез бар (борынгырак чорда Рәхмәтулла Әмирхан, 80—90 нчы елларда Каюм Насыйри). Китап бастырып тарату эшендә, Каюм Насыйри башлаган традицияне дәвам иттерүче, мәгърифәтче наширләрдән берсе карт педагог Ибраһим ага Терегулов 1 2 турында әйтеп китәргә кирәк. Беренче рус революциясе алды елларында эшкә керешкән бу нашир татар укучысына беренче башлап рус классиклары—А. С. Пушкин, Н. В. Гоголь, М. Ю- Лермонтов әсәрләреннән тәрҗемәләр тәкъдим итте. 1898 елны М. Ю. Лермонтовның «Гашыйк гарип» хикәясен (Учительская школа укучысы Солтан Османов тәрҗемәсе), 1899 да А. С. Пушкинның «Бакчасарай фонтаны» поэмасын (башкорт халкының мәгърифәтчесе Мөхәммәт Сәлим Өметбаев тәрҗемәсе), 1901 дә шул ук язучының «Капитан кызы» повестен, С. Рахманкулов тәрҗемәсендә «Балык һәм балыкчы» әкиятен, 1901 —1902 дә Н. В. Гогольнең «Борынгы алпавытлар» хикәясен, «Ревизор» комедиясен (Н. Еникиев тәрҗемәсе), «Борын» хикәясен, шул ук язучының «Өйләнү» комедиясе тәрҗемәләрен (1905 ел) бастырып таратты. А. С. Пушкинның тууына 100 ел, Н. В. Гогольнең үлүенә 50 ел тулу истәлеге буларак татар укучысын аларның биографиясе белән таныштырды. Бу нашир 1905—1907 еллар революциясе көннәрендә үзенең эшен шактый җәелдереп җибәрде. Без 1 Карт журналист Исмәгыйль Рәминең иске тормыш күренешләрен тасвирлаган истәлек язмалары журналыбызның 5 иче санында урнаштырылган иде. Бу санда шуд истәлекләрнең ахыры басыла. Ред. 2 Ибраһим ага Казан университетыннан укып чыккач, Казандагы Гатар учитель- ләре школасында өлкән учитель буларак озак еллар укытты. Картлык сәбәпле отставкага чыккач, татар телендә әдәби, фәнни һәм көнкүреш өчен кирәкле популяр китаплар бастырып тарату кебек мактаулы бер эш башкарды. К 93 дә беренче буларак авыл хуҗалыгы, халык сәламәтлеге мәсьәләләренә карата язылган, русчадан тәрҗемә брошюралар бастырды. Шул китапларны земстволар аппараты аша татар авылларына таратуга иреште. Жыеп әйтсәк, бу карт педагог безнең культура тарихыбызда матур истәлек калдырып үтте. Беренче рус революциясе безнең ише һәрьяклап артта калган халыклар өчен дә текә, кыю бер этәреш булды. Революция дулкыны белән татар дөньясына— әдәбият мәйданына яшь көчләр килде. Яшь көчләр белән бергә яңа эчтәлекләр килде. Революңион-демократик идеяләр белән сугарылган җиләс җилләр искәли башлады. йөздән туксан өлеше дини әйбердән торган китап мәйданында—китап шүрлегендә чорының тормышын чагылдырган әдәби әсәрләр, тарих, тел, әдәбият мәсьәләләренә карата гыйльми китаплар, русчадан күчерелгән әдәби тәрҗемәләр күренә. Аз булса да балалар әдәбияты, фәнни-популяр, халык сәламәтлеге, авыл хуҗалыгы, ниһаять бик чикләнгән күләмдә булса да иҗтимагый-политик брошюралар урын ала башлый. Әлбәттә, яшьләр килделәр һәм килделәр дә җиңделәр, барысы да булды дигән сүз түгел- Болар, канатын җәеп күкне каплап торган кара кошка — искелеккә каршы атылган беренче уклар гына иде. XX йөзнең башыннан алып нәшрият һәм китапчылык эше яшьләр кулына күчә башлый. XX йөз башында «Г. Камалетдинов нәшрияты», «Г. Шәрәф нәшрияты» барлыкка килә. 1906 елдан алып Г. Камалетдинов нәшрияты «Китап» исемендә нәшрият булып әверелә. Башында Г. Камал торган бу нәшрият матур әдәбият өлкәсендә каләме белән танылган язучыларның әсәрләрен бастырып тарата. Шагыйрьләрдән Г. Тукай белән С. Рәмиев «Китап»ның эшенә якыннан катнашалар, оешма язучыларның нәшрият ширкәте төсендә эшләп килә. Шул ук елларда яшьләрдән Хөсәен Әбүзәр һәм шәрикләре оештырган нәшрият басмасында матур әдәбияттан дистәләрчә китап басылып чыга. Ләкин материал кысынкылык аркасында бу ике нәшриятның эше дәвамлы була алмады. Чорын уздырган иске тип сәүдәгәр-китанчылариың бер өлеше, китап бастырып тарату эшен ташлап, үзенең төп кәсебенә керешә. Китапчылык эшен җәелдереп җибәргән өлеше—Бәрәдәран Кәримовлар, Хөсәенов вәрәсәләре (варислары), Идрисов — Галиев ширкәте эшләрен дәвам иттерәләр. Алар, нигездә, дини әйберләр бастырып килсәләр дә, заманасы сораганны: ысул җәдит мәктәп-мәдрәсәләре өчен уку китаплары, календарь, әдәби әйберләр дә бастырып тараттылар. Иске китапчыларга алмашка буржуаз демократик юнәлештә эш итүче коммерсант китапчылар килде. Мондыйлардан Казанда Шәрәфләр нәшрияты 1901 елларда ук эшкә кереште. Аннан соң бу нәшрият «Үрнәк», «Мәгариф» исемнәре астында 1922 елгача эшен дәвам иттерде. Идрисов—Галиев ширкәте базасында яңабаштан корылган «Милләт» нәшрияты, Шиһап Әхмәров һәм иптәшләренең «Сабах» нәшрияты зур күләм эш алып бара торган нәшриятлар булып әверелделәр. Бу нәшриятларның үз типографияләре, кайберсенең хәтта литография һәм хәреф кою ханәсе дә бар иде. Эшләрен, башлыча, татар матур әдәбияты һәм русның классик язучылары әсәрләреннән тәрҗемәләр бастырып таратуга җайлаган прогрессив ике нашир турында аерым әйтеп узасы килә. Берсе—Әхмәтгәрәй Хәсәнинең «Гасыр» көтепханәсе, икенчесе—Әхмәт Урманчының «Юл» көтепханәсе. Билгеле, үткәннең җитешкән һәм җитешмәгән якларын тикшергәндә, үз заманасының үлчәвенә салып үлчисең инде. Шуннан чыгып карасак, бу ике нашир матур әдәбияттан оригиналь әсәрләр һәм русчадан тәрҗемәләр бастырып тарату эшенә, заманасына күрә, шактый зур өлеш керттеләр. 94 Ачыкландырып китәргә кирәк, революциядән элекке чорда рус классиклары әсәрләрен тәрҗемә эше бик акрынлык белән, авырлык белән үсте. Бу урында «үсте» сүзе килеп җитми җитүен, зур күләм нигез әсәрләре тәрҗемәдә 'күренмәде. Булган чаклысы, бездә тәрҗемә өлкәсендә беренче тәҗрибәләр иде дияргә мөмкин. «Мәгариф», «Сабах», «Гасыр», «Юл» көтепханәләре алар — китап сата торган кибетләр генә түгел, бәлки демократ яшьләрнең, әдәбият һәм матбугат өлкәсендәге кешеләрнең очраша торган, әдәби әңгәмә кора торган урыннары булып килде. Язучыларның укучылар белән очраша торган урыннары да шунда иде. ЙОРТТУМА ОСТА КУЛЛАР Мәйдан тулы халык, кулга тотардай, телгә алырдай берәү очрамый дисезме? Ник булмасын. Халык диңгезендә кемнәр булмаган дисез. Исемнәре тарихка кергән зур кешеләрне әйтмим. Гади кешеләр арасында шактый үзенчәлекле, оригиналь, кызыклы шәхесләр очрый иде. Илебездә, халкыбыз эчендә, үзенең һөнәренә хас мәктәп тәрбиясе күрә алмаган, ләкин табигый талант иясе—йорттума оста куллар һаман була килгән. Шундыйлардан берсе — «Әргән Гыйлаҗ». Дикъкать итегез, мәйданда кешене фамилиясе белән атап йөртмиләр. Кушаматын әйтмәсәң, белмиләр. Әргән Гыйлаҗ дигәне—уен кораллары төзәтүче, татар халык көйләренә нотапластинка язучы оста Гыйлаҗ Сәйфуллин. Нота- пластинка остасы Гариф Минкинның шәкерте. Минкинның үткән йөзнең азакларында бастырып тараткан игъланы чоры өчен шактый кызыклы документ булып тора. Анда болай диелә:—«Гариф Минкин. Казан шәһәрендә Печән базарында, һәртөрле мөселман ноталары ясый, һәр җиргә почта белән җибәрә. Ноталар кардонга яки цинкка ясалган. Ошбу музыкалар өчен: пианино-мелодика, оркестр «Монопан», графой «Аристон» һәм һәртөрле сенганионнарга». Димәк, XIX йөзнең азакларында инде, заманача тора башлаган бай татар гаиләсендә «Стэлла» шикелле төрле систем музыка ящик- лары (өстәл әргәннәре) куллану шактый җәелгән булуы күренә. Гыйлаҗ ага Сәйфуллин татар халкының йөзләрчә көен пластинкага язып калдырды. Моның белән ул—татарның халык көйләрен саклау һәм татар халык музыкасын популярлаштыру юлында онытылмаслык хезмәт күрсәтте. Татар дөньясында дин кешеләре, кара-фанатик көчләр тарафыннан җыр һәм музыкага каршы әле һаман көчле көрәш барган чагында Минкин һәм Сәйфуллинның сәнгатебез өлкәсендәге бу хезмәтләрен алкышламый, аларны җылы сүз белән хәтерләмичә ничек үтәсең! 1910 елны бастырып тараткан бер игъланында:—«Гыйлаҗ Гайнетдин улы Сәйфуллин. «Стэлла» өчен пластинкалар ясый. Ике йөзгә якын мөселман көйләренең исемнәре язылган каталог җибәрелә. Иске татар көйләрен нечкә хиссият белән тыңлыйсы килгән кешеләр миңа гына мөрәҗәгать итсеннәр; мин аларның мөрәҗәгатьләрен игътибарга алып, күңелгә артык нечкәлек бирә торган көйләрне җибәрермен»,—дип яза. Сәйфуллин 1911 — 12 елларда оркестрион «Травиата» өчен татар көйләренә валлар ясады. Әнә шундый катлаулы эшне уңышлы итеп башкарып чыга алды. Мондый зур күләм орган-оркестр уены ул елларда «Болгар», «Амур», «Сарай», «Апанай подворьесы», «Ашаев ашханә- чәйханәләре» залында уйнатылды. Русның халык көйләре рәтеннән үзебезнең «Айхайлүк», «Гөлчәчәк», «Былбылым», «Эрбет», «Баламиш- кин», «Салкын чишмә» көйләре уйнатылганы хәтеремдә. 95 Сәйфуллинның тормыш рәвеше дә башкалардан үзгәрәк. Уртадан кайтышрак буйлы бу оста һәрвакыт җыйнак һәм пөхтә, Европача ук булмаса да, заманача киенеп йөри иде. Яна бистәдә үз йорты, һөнәрханәсе дә шунда. Өе— йорты инде, күршенеке ничек булса, шундый. Урамга өч тәрәзә калдырып бураган да, тирәсен койма белән ураган, һөнәрханәсендә төрле систем музыка ящиклары, уен, эш кораллары. Эшләгән урынында үрнәк булырлык тәртип һәм пөхтәлек күзгә бәрелә. Тузанның әсәре, урынсыз ауналып яткан әйбер күренми. Ишек алды күкрәп һәм җәйрәп үскән аланны хәтерләтә. — Терлек, кош-корт асрамыйм, тирә-юньне туздыралар. Тавык асратмыйсың дип карчык мине туздыра, — дип көлә. Бакчасында төрлесеннән җиләк-җнмеш агачы. Сирень, шомырт ише декоратив агачлар да бар. Үрмә гөл белән әйләндергән күшек (беседка. Тирәли гөлчәчкә. Күрер күзне тирбәтердәй, җанга ял бирердәй ямьле бер почмак иде. Ул елларда (1913) бистәдә башка берәүдә мондый бакча түгел, яшеллек заты да бик сирәк очрый иде. Өйрәнчек галим. Кайбыч районы, Сатмыш авылының егете Гайнел- гыйбад Хәсән улы 1875 елда, солдат хезмәтеннән кайткач, Казан университетының анатомия кабинетына гади хезмәтче булып керә. Шул урында ул тоташтан 30 ел эшли. Шунда эшләгән чорында анатомия фәнен мөкәммәл үзләштерә. Медицина кафедрасы гыйльми эшчеләре,, шул чорда укып чыккан студентларның әйтүләренә караганда: — «Гайнелгыйбад Хәсәнов университетның анатомия кабинетында бер хезмәтче иде. Ул гади бер хезмәтче булып калмады. Үзенең эшенә мәхәббәт белән карап, үзлегеннән укыды. Кешенең нормаль анатомиясендә гаять зур бер мәләкә (күнегү) вә гамәл (эш) иясе бер галим булды. Вә препаратлар ясауга гаять оста булып өйрәнеп җиткәнлеге өчен ул медицина факультеты студентларының укулары вакытында аларга якын ярдәмче булды. Шуның өчен Русиянең төрле тарафына таралган барлык врачлар аның исемен онытмыйлар», дип яздылар. Студентлар белән практик дәресләр үткәрүдә Гайнелгыйбад оста белгечләрнең берсе булып танылып китә. Студентларны чыгарыш имтиханына хәзерләүдә якыннан ярдәмләшә. Ахырында ул гыйлем иясе, анатомиядән тирән тәҗрибәле белгеч, дипломсыз галим булып җитешә. Гайнелгыйбад Хәсәнов «Кешенең нормаль анатомиясе» исемендә татар телендә язган әсәрен бастырып чыгара. Бу әсәр, язучының анатомиядән тирән белемле, латин терминнарын мөкәммәл үзләштергән булуын, шуның өстенә ана теленнән чибәр генә белем иясе булганын күрсәтә. Ул үз китабында төрле авырулардан саклану юлында нинди профилактик чаралар куллану кирәклеге турында файдалы киңәшләр бирә. Моны — үзеннән-үзе укып, хезмәтчедән — анатомия белгече булып әверелгән откыр кеше димичә, ни дисең? Ул чагында медицина факультетын укып бетереп чыккан татар врачлары булмаган түгел, аз да булса булган. Тик, ал арның берсе дә әнә шундый популяр әйбер язып, үз туган халкына бүләк итә алмаган. Үзенең белемен халык белән уртаклашмаган. Татарның югары катлау дворян гаиләсеннән чыккан бу кешеләр үзенең ана теленнән, туган халкыннан, аның интересларыннан ерак торганнар. Шуңа күрә тарихыбызда сизелерлек эз калдырмыйча кичкәннәр, онытылганнар... «Удивительный Закир». Мәйдан таккан исем. Бу кешенең төп һөнәре хаттатлык (матур язу остасы — каллиграф) булса да, төп һөнәрен кайда, ничек файдаланырга җае чыкмагач, очраклы эшләр эшләп йөри. Сәүдә фирмалары өчен калай язулар яза, шамаиль сыза, рәсемле рекламалар ясый. Бер карасаң, ул монтер, кайчакны аны сәгать төзәтеп утырган хәлдә очратасың. Утырып эшли торган һөнәрханәсе юк аның. 96 Узе белән йөртә торган әрҗәсендә кирәк-ярак кораллары бар, хәтта чәч машинкасы, бритва, пыяла кисә торган алмаз, тагын әллә нәрсәләр... Курыкмасаң мәгәр, сызлаган тешеңне суырып кулыңа тоттыра. Шуның өчен дә «удивительный» дигәннәр. һәр эшкә кулы килгән бу откыр, сәләтле кеше үзе садә күңелле, ачык чырайлы, йомшак сүзле, шат күңелле иде. Шундый матур сыйфатлары белән күпләрдән аерылса да... әнә шул «да» кысылып харап итә — эчә иде бичара. Эшләп таба, тапкан берсен каба. Тапканын кеше сыйлап бетерә. Биографиясе тулырак булсын. Татар каберлегендә язучылар, артистлар җирләшкән урыннан читтәрәк бер ятим таш тора (1927 елны ташы әле исән иде). Ташында: «Монда Удивительный Закир күмелде. 1915 елны кеше кулыннан үтте», дигән. Башка сүз юк. Үзеннән сыйланып йөргән Әхмүшләре, Гайнүкләре останың башына җиткән, диделәр. Мескенем, кушаматыннан үлеп тә котылмаган, ташына язып бастырып куйганнар. Удивительно! «Пудрәт Аптул». Төзү эшләре остасы Габдулла. (Фамилиясен хәтерләмим.) «Пүдрәт» дигәне подрядчик сүзеннән кыскартылган. Бусы да үз профессиясе буенча мәктәп тәрбиясе күрмәгән, өйрәнчек, тәҗрибә иясе техник. Миңа билгеле булганы, мәйданда Бәрәдәран Кәримов- ларның ике катлы, кушъяктылы (двухсветный) китап һәм галантерея магазинын (Париж коммунасы урамында 20 нче йорт), «Амур» гостиницасын (Киров урамында 70 нче йорт) шушы оста карап салдырды. Үзе эшләгән план-сызмаларын шәһәр идарәсенең архитектура бүлегендә раслатып, төзәтмәләр кертеп йөргәнен хәтерлим, һәрхәлдә төзү- кору эшенә теше баткан булса кирәк. йорттума оста куллар исемлеге, билгеле, болар белән генә чикләнми. Бу кешеләрнең галлереясын нигә дип тездем? Халык эченнән чыккан, укырга мөмкинлеге булмаган, ләкин эшкә сәләтле, откыр куллар, чәчәкләнми калган табигый талантлар халык эчендә азмы булгандыр димәкче идем. Ул чакларда түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелергә омтылган кешеләр өчен хөкүмәт карамагындагы белем йортларының ишекләре ябык иде шул. Аңар үрләргә ирек бирмиләр иде. Ничек үрләсен? Баласын гимназиядә укытырга теләгән бер рус крестьянының биргән үтенеч кәгазенә император Александр III: — Мужик, ул да гимназиягә тыкшына! — дигән резолюциясе белән крестьян баласының соравын кире кага. Pvc крестьяны баласына шундый караш яшәгән чагында, татарның авыл малаена булган карашны сөйләп торасы да юк. Әйе, белем аласы килгән гади кешеләргә, шагыйрь Мәҗит Гафури сүзе белән әйтсәк: «Хәзер ансат ул, элек читен иде». «БОЛГАР»ДА — Мәйданда күзгә үтә чалынганның берсе нәрсә иде? — дисәгез, үйлананитә тормастан, чәйханә дә мәйханә иде дисәм, хата булмас. Рас әйтәм. Халык арасында йөргән абруе һәм дәрәҗәсе белән тезеп әйтсәк ■— «Болгар» белән «Амур», шул икедән бер илле кайтыш — «Сарай» белән «Апанай подворьесы». Болар турында: Җирәнмәслек мөсафирханә һәм ашханә юк, диләр, «Саранадан чисталыкта ким түгел «Болгар»ыбыз бардыр, — дип Гукай көлсә дә, болары инде беренче дәрәҗә саналып йөргән чәйханәле мосафирханәләр. Беренче дәрәҗә дигәч тә, мәйданның үз дәрәҗәсенә, үз культура чамасына күрә беренче инде. Мәйданның дәрәҗәсен үзегез чамаларсыз тагын. Монда сез сәүдә эше белән килгән байлар һәм урта байларны очратасыз. Казан күрергә һәм үзен күрсәтергә килгән хәле-көне җитеш муллалар бирегә туктала. Казан яшьләрен, яшьләр хәрәкәтен күреп, алар белән танышып кайтырга килгән мөгаллимнәр, учительләр дә шушында. Казанның татар байлары белән эш иткән сәүдә фирмаларының вәкилләре, коммивояжерлар да шушы мөсафирханәләргә туктыйлар иде. Бүлмәләре мәйдандагы шартлар мөмкинлек биргән чаклы һәм бәясенә күрә җиһазланган, җыештырылган, шактыйга якын торырлык чиста иде. Урын-җир әйберләре дә җитеш. Ул чагында мөсафирның бер төре — кара байлар, мулламонтагайлар сәфәр чыкканда үзе белән сырган юрган, сырма, бер-ике мендәр, колак мендәре күтәреп, ат- на-ун көнлек азык төяп, юл чәйнеге белән комган асып килә торганнар иде. -— Урын-җир үземнеке, шулай булгач, бүлмә бәясен киметәсез булыр? — дип сатулаша иделәр. Кереп урнашкач, бүлмәдә үз тәртибен урнаштырырга керешә. Юынгыч ярамый: — Бу нәмәстәгезне алыгыз, миңа тас бирегез, — ди, дау күтәрә. Пружиналы матрацны «шайтан сиртмәсе» ди, урын-җирен идәнгә түшәп ята. Өйдән төяп чыккан азыгы беткәч, ашханәдән китертеп ашарга туры килсә, «Ите шәргыйме, түгелме» дип баш вата. Номер бәясе тәүлегенә 75 тиенннән 3 сумгача. Шәкертләр, ярлы муллалар өчен гомуми бүлмәдә 25 тиен. Мәйданда тагын түбән дәрәҗә исәпләнеп йөргән «Сәмәрканд», «Юныс подворьесы» (Гарифҗан чәйханәсе), Рамазановлар чәйханәсе, /Камалый кәрчәүниге бар. Болары чәйханәле ятакханәләр. Такта белән генә бүленгән, тавык кетәгенә тартым тар бүлмәләр. Бүлмә саен икешәр кушетка. Ятак әйбере бирелми. Кием-салымыңны баш астыңа өясең дә бишмәтеңне ябынып ятасың. Ятасың дигәч тә, яттың да йоклап киттең дигән сүз түгел. Күзгә йокы керә башлады дигәндә сикереп торасың. Тормый нишләрсең? Монда кереп җәфа чигеп чыккан кешеләр аны ятакханә димиләр, кандала базы ди торганнар иде. Мин гомеремдә күп йөрдем, күпне күрдем, әмма шундагы чаклы усал, гайрәтле кандала очратмадым. Шунысы гарьлек, төн ката газап чиккән өчен, үрле-кырлы сикергән өчен киченә унбиш тиен акча түләтәләр, явызлар. Бирегә авылның сатучысы, мулласы, мәзине туктый. Эш эзләргә килгән укытучы, приказчик кереп куна. Фатирга яки мәктәпкә урнашып өлгермәгән шәкертләр туктый. Биредә озаграк торгач җаена төшенеп аласың тагын. Чәйханәсе ябылгач, урын-җирне аласың да, чәйханә ягындагы өстәлләргә менеп ятасың. Ә бүлмәдә калганнар арасында кыштыр-мыштыр башлана. Мулла-мәзиннең: — һай дошманнар, афәт төшкерләре, — дигән зарын ишетәсең. Кандаладан арыналар. Арынып бетәрлек түгел, идәне һәм түшәме, стенасын кандала сырып алган, һавасы ук кандала исенә манчылган. . Жәйге челләдә анда ятармын дип уйлама да. Чәйханәдә эшләүче самавырчы, кашык-аяк юучы, аш-чәй ташучы малайлар, урын-җирен күтәреп, тәрәзә аша калай түбәгә чыгалар. Алар артыннан мөсафирлар ! да иярә. Урам буенча тротуар өстенә корылган зонт түбәгә тезелешеп • яталар. Монда да тынычлык юк, мәйданда постта торган бутишииклар [ таң аткач, йокының тәмле чагында, сыбызгы сызгыртып уяталар да, ' түбәдән куалар. Ягъни урамның ямен китәреп ятмагыз диләр. Шулай I итеп киредән кандала базына кереп китәсең. 7. ,С. Ә.“ № Ь. 97 98 Кәрчәүнекләрдә аш төре күп түгел, пәрәмәч тә шулпа. Монда кергән халык борщ, щи-фәлән дигәнне белми. — Бер аш китер, — диләр анда. Нинди аш икәнен дә сорамый» Сорасаң — сорамасаң да бертөрле инде ул, кичә ничек булган булса, бүген дә шулай. Ит турап пешерелгән тары өйрәсе. Бер җамаягы биш тиен. Ипи үзеңнән. Биредәге халык назлы түгел: — Акчасы түләнгән, — дп дә өстәлдә торган кызыл серкә, горчица, борыч шикелле әчкелтем-төчкелтемнең һәммәсен ашына тутыра. Ачысы бугазын талый, ах-ух килеп кызарып-пешеп ашый. Аннан күп иттереп чәй эчә. Карыны әллә ни туймаса да, корсагы тула. Кикерә һәм әлхәмдессн әйтә-әйтә әппәр итә дә, чыгып китә. «Болгар» мөсафирханәсе (Татарстан белән Киров урамы чатында 14/59 нчы йорт) заманында татар яшьләре хәрәкәтенә бәйле бер урын булып килде. Ачылган көннән алып (1907 елның беренче декабрениан) «Шәрык клубы» идарәсе, үзенә хас бинага күчкәнче, «Болгар»ның егерменче (бер ара егерме икенче) бүлмәсендә урнашып килде. Казанга килгән көннән алып 1911 ел азагынача шагыйрь Г. Тукай шунда торды. Драматург Г. Камал эшләгән «Йолдыз» газетасы редакциясе дә «Болгар»да иде. «Гасыр» белән «Юл» көтепханәләре дә «Болгар» эргәсендәге магазиннарга урнашкан иделәр. Ул елларда яшьләре нең очраша торган урыннары «Болгар» залында булып килде. ЛҮәйдандагы ашханә-чәйханәләрнең эчке тәртибе барысында да бертөрлерәк. Мөселман чәйханәсе булганга күрә буфетта исерткеч эчемлек сатылмый, теләге булган буш чыкмый. Сораганда исемен атап әйтмиләр, ым белән генә аңлашалар иде. Бер бармак — берне, ике бармак — ике рюмка китер дигәнне аңлата. Официант аны, салфетка астына яшереп китерә дә, сиздермәстән өстәлгә куеп китә. Официантлар айлык акча алмый. Алар чәйлек белән мәйлек (эчемлек) сатудан килгән килергә эшлиләр. Өлгер, алчак һәм ялагай була белгәннәре шактый күп төшерә. Ләкин, тора-бара аның характерында кешелеккә хас матур сыйфатлар җуелып бетә, үзендә һәм йөзендә, табигатендә хәерчелеккә тартым билгеләр өстенлек ала. Сынык сораган ач эт кебек сөяк (чәйлек) ташлаганны көтеп, күзеңә карап тора. Базар әһелләренең монда да үз жаргоны. Ярты сүз белән аңлашалар. Кереп утыра да: — Бер дә ике, дүрт, — ди. — Ике дә өч, алты. — Бер дә ике, дүрт вә дәхи, — ди. Официант белән шулай аңлашалар. Бу сүзләрне кеше теленә күчереп әйтсәк: — Бер порция чәй-шикәр, ике стакан, дүрт пәрәмәч. Яисә: — Ике порция чәй-шикәр, өч стакан, алты пәрәмәч, — дигән сүз була. «Вә дәхи»се ике өлеш дигәнне аңлата. Ягъни: — Ике порция чәй-шикәрл дүрт стакан, сигез пәрәмәч, — дигән сүзе. Базар әһеле биредә чәй эчкән арада алыш-биреш итә. Үзеннән күпләп товар алып йөрүче авыл сатучысын кунак итә. Арадашлык, яучылык итәләр. «Мөгәрич» эчәләр. Чит шәһәрдән .килгән мөсафирны очратса, базар бәяләре турында сораша. Ни йомыш белән килгән, нәрсә алып сатарын, гаиләсен, тугантумачаларын, нәсел-нәсәбен сораша. Чәйханәләр Печән базары эшлеклеләренең биржасы булып әверелгән иде. 1911 елны «Болгар»да кичке сәгатьләрдә залда ашап-эчеп утырган халык өчен кычкырып газета уку дигән бер яңалык керде. Бусы инде заманасына күрә алга таба бер адым булды. Яңа адым «Болгар» хуҗасының сәүдәсен шактый ишәйткәч, аның залы кичләрен дә халык белән тула башлагач, калган чәйханәләр дә бу яңалыкны үзләштерер т 99 гә мәҗбүр булдылар. «Мөселманга гәҗит уку харам» дип, файдадан коры калсын, колак каксынмыни? Кесәгә суга башласа, «харам» ул икенче плангарак күчеп тора. Файдасы тиярдәй булгач, «музыка харам» дип тә тормадылар. «Травиата» маркалы әргән-оркестр алдырып, татар көйләре уйната башладылар. Кычкырып газета укуны татарчасы өстенә беркадәр русчага да теше баткан шәкертләр башкарды. Аларга «дипломат» дигән кушамат тагылды... «Дипломат»ларга бу хезмәтне башкарган өчен айлык түләнми. ■— Тамагы шунда үтә, — ди чәйханәче. Үзен ашатып-эчертәләр шунда. Тамак ялына эшләүче «дипломатлар» татарчадан тыш русча чыга торган газеталарны да укыйлар. Башкалада чыга торган «Русское слово», «Новое время», «Ведомости» кебек газеталардан хәбәрләр укып, экспромт тәртиптә тәрҗемә ясап баралар. Моның өчен шактый белем, күнегү соралса да, тамагы ач шәкерт «булмый» дип тормый, аллага тәвәккәл дип, нинди эшкә дә алына бичара. «Болгар» «дипломатының» бер комментариесы заманында яшьләр телендә анекдот булып йөри иде. «Дипломат», Төркиядә булып узган җир тетрәү турындагы хәбәрне русчадан татарчага әйләндереп сөйли: — «...тысячи людей остались без крова». Ягъни, — ди «дипломат», «ошбу зилзилә нәтиҗәсендә меңнәрчә әһали сыерсыз калды», дип хәбәр итә газет. Чәйләп утыручы агай-эне арасыннан берсе: — Баш сау булсын, баш сау булса, минсиңәйтим, сыеры табыла ла аның... Бу фикер белән килешмәгән икенче берәүсе: — Алай дисең дә, кайчакны бик табылмый ул. Әткәй мәрхүм дә: «Баш сау булса маллар табыла», — ди торган иде. Менә чәчкә чал керде, баш сау, минсиңәйтим, аңа пычагым да булмады, ә мал — юк. «Дипломат» дәвам итә: — «Международным обществохм Красного креста и полумесяца в помощь пострадавшим от землетрясения выделено десять тысяч английских фунтов стерлингов.» Урыннан берсе: — Хуш, нәстә ди инде гәҗит? — Ягъни, бәйнәлмиләл Кызыл хач һәм Һилал әхмәр җәмгыяте зилзиләдән зарарланган төрекләргә ун мең кадак инглиз стерлингесе бирергә булган. — Алай... Стерлин дигәне нәстә инде аның? — Ул инде... ягъни мәсәлән... бер нәүгы балык. Урыннан: — Әгелчән дә әгелчән, хитри халык дигән булалар тагын. Ярдәмгә, минсиңәйтим, башка бер пурәдечни нәстә тапмаганнар икән. Икенче берсе: — Әйтмә дә, балык та булдымы аш, пүчтәкләр... — Әй-й-й... әттә генәсе... ничаклы суманы суга салганнар, дурак лар. Кырчын ташы кыршыла-кыршыла шомарганы кебек, тора-бара «дипломатлар» да шомардылар. Кровдан — корованы, стерлингтан — стерлядьне аера торган булдылар. «Амур» ашханәсенең залы. Таракан ашарга күнекмәгән бер әфәнденең ашыннан таракан чыккан. Әфәнде ризасызлык белдерсә дә,‘чәй эчеп утырган агай-эне өчен ул мәсьәлә, мәсьәлә түгел. Таракан, чебев төшкән ашны алар гомерендә кире кайтармый. Мондый вакыйга алар өчен вакыйга түгел. — Бу әфәнде безнең Казан кешесенә охшамый, читтән килгән булса кирәк. 100 Кыланышы әйтеп тора. Безнең шәһәр кешесе булса, чебен дә таракан ише пүчтәк өчен тавыш күтәрәме? — Тараканы таракан булса икән... Әпкәнәвенни сары таракан. Сары таракан ашка төшми булмый инде. — Ай алла, төшсә ни булган, шуның өчен яратылган мәхлук инде ул... — Җан иясе ич, аның да ашыйсы килә... Шул чаклы тыныч әңгәмәне ишеткәч, сары таракан шундый бер гөнаһсыз кош ки, татар ашының аерылмас дпрбиасы дигән уйга төшәрсең, тәүбә. «ТРЛМОВОЙ» ҺӘЛ1 ЛОМОВОЙЛАР Казандылар атлы вагон (конка) белән күптән таныш булып килгәннәр. Атлы вагоннар шәһәрдә 1875 елдан алып йөри башлый. Бер маршрут буенча — Үсиядәи (пароход пристаненнан) шәһәргә (Проломный урамына) чаклы, аннан Суконный бистәсенә чаклы йөргән. BajroH саен пар ат җиккәннәр дә, тимер юл буенча өстерәтеп киткәннәр. Кулына озын саплы чыбыркы тоткан вагончы: — Ай-да, сивка, мало-мало шибка! — дип җирәнчәй белән көрәи- чәйне әйдәп барган. 1898 елдан вагоннар электр көче белән хәрәкәт итә башлый. Маршруты озынайтыла, бер тармагы Арча кырына, берсе — Крестовников (хәзерге Вахитов) заводына кадәр сузыла. Вагоннарның йөреше ломовойдан әз-мәз өлгерешле булгангамы, башка бер сәбәптәнме, агай-эне аны ломовой сүзе җаена салып «трамо- вой» ди торган иде. Чыннан да, кайбер урыннарда йөреше бөтенләй акрыная, шаян малайшалай йөгереп уза торган иде үзен. Юлчылар арасында, үткен телләрдә: — Җәяү элдерәбезме, трамвайга утырабызмы? - Әллә ни ашыгыч түгел ич, трамвайга утырыйк, — дигән шаян сүзләр .ишетелә. Билгеле -инде, бу чаклысы бер киная, шаярту гына. Әкрен дигәч тә, ул дәрәҗәдә түгел. Бара торган җиренә барып җитә иде инде. Шәһәрнең трамвай хуҗалыгы Бельгия акционер җәмгыяте кулында булып килде. Революция алды елларында инде вагоннар үтә искергән, таушалган иде. Кузгалганда, туктаганда сыкрана, ыңгыраша, әллә нинди рәнҗүле тавыш чыгара, сөяк-санагы авырсынган карт-корыны хәтерләтә иде. Башкача ничек булсын? Хосусый капитал, халыкка җиңел булсын, уңай булсын дигән теләктән чыгып эш итми ич. Аның күзәткәне — азрак чыгым, күбрәк файда. Вагоннарның халык белән тың-тулы чагы сирәк була. Яз көне, берара, Идел ташкынын тамаша итәргә төшүче күп була иде. Күпчелек исә бу транспорттан даими һәм киң күләмдә файдалана алмый. Пеләтәннән (татар ягыннан) базар мәйданына чаклы беренче класс* та—5 Тиен, икенчесе 3 тиен торса да, бюджеты әнә шул 3 тиенне дә күтәрмәгән халык күбрәк иде. Шәһәрнең йөк транспортына булган хаҗәтен ломовойлар үти. Ломовойның 90% ы Казан арты авылларыннан килгән ир егетләр. Алар теләсә нинди йөкне төяп бушата алырлык таза эш көче булырга тиеш. Карт-коры көченнән килми бу эш. Үзенең аты, арбасы белән үз башына аерым эшләүчеләр дә, ялланып йөрүчеләр дә була. Шәһәрдә 30 40 баш эш аты асраучы кулак-ломовойлар да шактый, һәр атта бер кеше була. Киез эшләпә, күкрәкчәле алъяпкыч, дегет белән майлаган итек, кызыл бурлаттан билбау ломовойлык билгесе булып йөри. Әле күптән түгел авылдан килгән авыл егете, стажы булган ломовой 101 лар арасында йөреп, тыйнаклык һәм тартыну, оят дигән нәрсәне бер якка ташлагач, русчаны ипи-тозлык кына белүенә карамастан, һәр ике телдә яндырып сүгенә белсә, үзен «нәстәяшни» ломовой булдымга исәпли. Ул чагында урамда йөрү тәртибенең мәҗбүри кагыйдәләре эшләнмәгән, уңны-сулны карап тормыйча, кемгә ничек, кайдан җайлы шуннан китә бирә. Күчәр башы эләгешкәч, бер-берсенә: — Күзең чыкканмыни? — дин катлы-катлы сүз белән әйтешәләр. Кайсының күзе чыкканы билгеле булмый кала. Халык буталчыгына тәңгәл килгән урыннарда: — Берьякка! Берьякка! — дип сөрән салып баралар. Кай якка икәнен һәркем үзе белергә тиеш. Болай да була, артыңнан килеп тәртә башы белән төрттерә дә: — Күзең чыккан иәстә, ат өстенә киләсең! — дип үзеңне гаепләп, тиргәп китә. Шәһәрнең эчеме, тышымы, анда эше юк, йөге өстенә сузылып ята да: Алай да була нужа, Болай да була нужа, — Әй-й, каты колак, берьякка! Өстә кием ничек туза, — Чибәрем, утыр, тигеи апкайтам! Гомеркәй шулай уза-а-а.. Токтомалга, колак яргыч итеп сызгырып җибәрә. Кичә үлгән бер тавык, Бүген үлгән бер тавык... — Тибешрәк атла, малкай... Түтинкә, пачум «кәпик әп иткә? Боларның барысын да «егетлек» дип саный ул. Ломовойлар арасында бар иде «битюкләр», «нижгарлар». Болары күп тарта торган нәселле ат җигеп йөрүчеләр. Бер төягәндә алар 100—120 пот йөк төяп кайталар. Аның аты да, үзе дә төптән юан туганнар рәтендә йөри. Күп таба да, күп каба. Юлчы ташый торган җиңел извозчиклар шулай ук берничә төр. Бар — лнхачлар, бар — первачлар, бар — биржавайлар. Лихач, аерым заказ булмаса, иртәнге сәгатьләрдә урамга чыкмый. Атлары «бинаход», файтоны фонарьлы, утыргыч, таянгычлары мендәрле. Файтоны көпчәгенә өрелгән резин шин кидергән, аты да резин дагалы. Үзе олысыман күренү өчен юан булып киенә. Кара яки зәңгәр сукнодан, бәрхеттән теккән киң әрмәк кия. Әрмәк астыннан түшенә, корсагына мендәр бәйли. Көмешләнгән киң кәмәр (пояс) буа. «Әтәч тә үз чүплегендә морзадыр» дигән кебек, лихач та үзенең кучерында кукраеп утыра. Вак-төяккә әйләнеп карамый. Первачларның арбасы, аты ярыйсы булса да, лнхачлар белән тиңләшә алмый. Борыны да ул чаклы югары түгел. Лнхачлар белән первачлар «Казанское подворье» (хәзерге «Казань»), Кузнецов (хәзерге «Татарстан»), Васильев (Черек күл бакчасында иде), «Швейцария» (Арча кырында), «Эрмитаж» (хәзер Пионерлар бакчасы), «Аркадия» (Кабанның аргы башында) кебек беренче класс рестораннар, шәһәр театры, Дворянское собрание, Новый клуб янында торалар. Лнхачлар белән первачтан калганы барысы да биржавайлар. Алар извозчиклар тору өчен билгеләнгән урыннарда — биржада, урам чатларында торалар. Боларның аты-арбасы өтек, үзе дә муен тиңентен нужага чумган, йөреше-торышы мескен икәне күренеп тора. 102 — Фәлән урынга унбиш тиен, — дип китсәң, бер квартал буе аты белән ияреп килә. — Әфәнде, үзең беләсең, солы кыйбат ич, егерме тиен бирерсең инде, әнә бир унсигез тиен... — ди. Ахырында син биргән бәягә утыртып китә. Юлчының халәте рухиясына (психологиясенә) суктыра башлый. — Әйдә, хайванкай, атлый төш. Әфәндесе чибәр кеше күренә, бәясеннән тормас... — дисә дә арыкчай атның йөреше ләрт-лөрттәи узмый. Читтән килгән кеше икәнеңне белсә, артына әйләнә төшеп, сер итеп кенә: — Биредә... тегеләр... — Кемнәр? — Тәтәйләр... Ярыйсы нәгызләре бар... Юлчы аны-моны өндәмәсә сүзне икенчегә бора. «Куа төш» дигәнне әйттермәс өчен, сүз белән мавыктырмакчы. — Бусы Кәтринский урам. Кәттә байлар тушы урамда тора. Бусы чәйче Үтәмешләр йорты. Мөлиом белән эш итә, диләр. Илләмә елан йоткан үҗәт халык инде. Үлсә дә биржавойга утырмас. Баржасын өстери дә җәяү китә. — Нинди баржа? — Нинди булсын, тирән эрезин калуш. Менә бу мөселман җанарал Шамил йорты. Хәзер җанаралның рәте киткән, картайган. Җөргәндә атлаган саен ком коя. — Барып җитәбезме әле? — Хәзер. Әнә тегесе Панай Бәдри йорты. Илләмә фырт кеше. Утыртып кайткалаганым бар. Илле тиенне чыгара бирә, фәлә дә дими. — Ярыйсы байларыгыз да бар икән. — Андыйлар әллә нигә бер туры килә. Калганнары безнең өчен исәпкә бар, санга юк. Безгә инде сезнең ише әфәнделәр булса җитә. Бусы менә казна йорты, мәптек. — Нинди мәктәп? — Бер әйткәндә мәптек тә түгел инде, тар балаклар ясап чыгара торган ышкул. — Ниткән тар балаклар тагын? — Татар малайларын учитель ясап чыгаралар. Алардан ни аллага, ни муллага... Безгә андый тар балаклардан сукыр бер тиен дә төшми. Аның ни, үзенә дә юк. Казанның үз кешесе извозчикка утырмый. Вак сәүдәгәре хаҗи абзый очрар дип курка. Приказчик, конторщиклар бай абзыйдан өрки. Анда-монда сәфәр чыгарга булса, пристань яки «чуен юлы бакзалыиа» төшәргә булган чагында гына утыра. Утырмас иде, чуман чаклы кәрзин, сырган юрган, сырма, бер-ике мендәр салып бәйләгән урын-җире, капчык белән юл азыгы, юл чәйнеге белән комган күтәреп трамвайга керә алмый ич ул. Башка чакта биржавойга утырмый. Аты-чабы чыгудан саклана. Күршекүлән күрсә, гәрчә бер гөнаһың булмаса да: — Фәләнне биржавой белән китереп ташладылар. Атлар хәле калмаган, дөм исерек иде, — диләр генә. Кыш кергәч биржавойларның хәле тагын читенләшә. Якын-тирә авыллардан ләжәнке чаналы агайлар килеп тула. Алар биш-ун тиенгә әллә кайларгача утыртып илтә. Юлда очраган берәүне җыеп йөри. Соңгы елларда аларга «барабыз» исеме тактылар. Русның Масленица бәйрәме кергәч лихачлар белән первачларга эш күбәя. Русның бу бәйрәме татар теленә «Май чабу бәйрәме» дип кереп киткән. Шәп атлы, шәп чаналы извозчиклар, чаналарына келәм җәеп, атның дугасын, ялкойрыгыи төрле-төрле чүпрәк-чапрак белән бизәп, «май чабучылар»ны йөртергә чыгалар. Болар бушап тормый, 103 бер төркем төшә, икенчесе — утырып китә. Парат, өчат җигеп, кыңгырау, колокол тагып чыккан ямчылар да була. Биржавойларга монда да рәт чыкмый. Солы күрмәгән арыкчае белән кая барсын. Алар урам чатында, унбиш-егерме тиен түләүче ялгыз юлчыны көтеп утыралар. Үзе дә, арыкчае да күшегеп бетә. Шулай да билгесе булмаган юлчыны көтә дә көтә... Извозчикларның үзләренә хас трактир яшәп килә иде. Бу трактир төн буе эшли. Юлчылардан бушанган пзвозчиклар шунда килә тора. Алар монда әрмәкләрен, мендәрләрен чишеп, ашый-эчәләр, ял итәләр. «КӨФЕР ПОЧМАГЫ», ПОЧМАГЫНДА ҖАНТИМЕР «Көфер почмагы»ның җаны, аңа рух өреп торучы, искелек өчен һәм дин өчен көрәшнең Дөлделе — Мөхәммәтҗан Хафиз Әхмәрине телгә алмастан үтеп булмый. Аның роле турында ничек дип әйтим, заманында Пуришкевич урынын тоткан аерым тип ул. Бу бәндәнең Печән базары мәчете астында мәчет ишеге белән янәшә шкафы (ларегы) тора. Эченә үзе генә сыярлык бер оя. Эт оясында көчле, диләр. Әнә шул оясыннан торып, үткән-сүткәнгә өреп кала инде ул. Хафиз ялгыз түгел. Шәһәрнең иң кара элементлары, һәр яңага тискәре торган фанатиклар, өерле надан шуның шкафы тирәсенә җыелып утыралар. Шәһәрдәге гайбәт шунда туплана. Әгәр ул гайбәт яшьләргә, заманасының алдынгы кешеләренә кагылса, аңар оеткы салып, күпертеп, яңадан тараталар. Яңага таба атланган һәр адымга каршы киртә кыршыйлар. Алар эргәсеннән үткән яшьләргә, заманасы сораганча киенеп, ачык йөз йөргән хатын-кыз адресына әдәптән тыш сүз атып калалар. Әиә шундый провокацион бер үзәк иде. Мөхәммәтҗан Хафизның ямьсез һәм тәмсез теле-тешеннән тәрәкъ- кый пәрвәрче байлар да өрки. — Теле-теше тимәсен, эт күңеле бер сөяк, — дип, аны аш-су мәҗлесеннән1 калдырмыйлар. Хафиз булган мәҗлес шау-шусыз үтми. Мәйданда Хафиз шаулый, хулиганнарча чыгыш ясый, мәҗлестә Хафиз оршыша, Казан җәмгыяте хәйрия утырышында Хафиз дулый. Газета редакцияләренә кереп Хафиз әрепләшә. Кайда булмасын Хафиз дау күтәрә. Ник ул алай йөгәнсез? Ник аны авызлыкламыйлар? Ник авызлыкласыннар? Аның арка таянычы бар. Казанның фанатик байларыннан чәйче Габдрахман Ишморат, ончы Гыйльметдин хаҗи, кызыл малчы Сафа хаҗи Галекәйләргә таяна. Болар барысы да Ишми ишан мөритләре. Ишми ишан охранка белән кулга-кул тотынышып бара. Хафиз әнә шул карагруһчыларның торбачысы. Ни белән сәүдә итә, ничек көн күрә? Аның шкафында — шүрлектә тузан баскан бер-ике кәләпүш, бер- ике шешә гатырша мае аунап ята. Төргәк-төргәк китап. Бу товарны аңардан сорап килгән кеше юк. Алар болай гына, күз буяу өчен. Төп сәүдәсе әфиун, мәгъҗүн ише наркотик әйберләр. Мондый җимне Боха- рада булып кайткан муллалар күши. Хафиз ул, татар дөньясында әдәпсез «әдәбият» башында торган «әдип». Бу адәм бездә «урам әдәбияты» дип аталган китапларны язып һәм бастырып таратучылардан берсе — беренчесе. Аның яшьләргә, яңалыкка каршы урам телендә язган «Чукмар», «Ук», «Инә», «Тоз», «Карга» исемендә порнографик «әсәрләре» бар иде. Аның «нәшрияты» югарыда исемнәре саналган кара байлар дотациясенә яши. Билгеле инде аның мондый чүпләрен акча биреп алучы булмый, халык арасына буш тараталар. Бу кеше турында Тукай: 104 Нәрсәгә каптырмачы, Әфиунчыга «Карга» язу, Ах мие чергән чүбек баш, Ах ишәк, ахмак, дурак! Икенче бер урында: Ике туры ат уйныйдыр, Муены кыйгач буйлыдыр, Әфиун, каптырма үтмәгәч «Карга» язып уйныйдыр... ДИП ЯЗДЫ. Бу бәндәнең тискәре тип буларак Г. Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» пьесасында сурәтләнүе, Тукай әсәрләрендә, көлке журналларында бик еш телгә алынуы очраклы хәл түгел. Тамыры тирән тигәнәк, йогышлы әшәке бер чнр булганга күрә телдән төшмәгән ул. Бу чатта тагын бер карачкы бар нде. Мәйданның нәкъ үзәгендә басып тора иде ул. Аның исеме яшьләр телендә — фиргавен, халык телендә — җантимер, үз кешеләре — мөселман унтер диләр, рәсми телдә — полиция. «Көфер чатында» гомер-гомердән бер мөселман унтер торып килгән. Элегрәк заманда Сафа унтер торган. Бусы шуның варисы — Җамалын унтер. Казандагы мөселман Җантимерләрнең өлкәне. Базар тарихында иң ахыргы фиргавен. Башкалары нинди булса, бер карашта бу да шулай. Башында фуражка, өстендә кара шинель белән мундир. Кылычы бар, медальләре бар. Башкалардан аермасы шунда ки, фуражкасы астыннан кәләпүш чите күренә. Аягында читек белән кәвеш. Сөннәтчә төзәтелгән мыек- сакал. Әнә шул билгеләр аның мөселман фиргавен икәнлегенә бәхәссез дәлил булып тора. Базарның сәүдәгәре каршында абруй иясе. Атта барганы, җәяүлесе сәлам биреп уза. Өйлә намазына азан әйттеме, постын калдырып мәчеткә керә. Намаз укый. «Нәчәлество» үзе рөхсәт иткән. Фуражкасын, пояс, кылычын салып янына куя. Регалияләрен дә салып куя, чөнки арада бер тәре, патша башы сурәте тӨшкән медале бар. Аның эше чатта басып тору белән генә чикләнми. Ул участогында булган кешеләрне күзәтә, бигрәк тә яшьләрне «кайгырта». Чуен маңгай эчендәге кургашын мие, бик авырлык белән булса да, әйләнә. Яшьләргә күзе төшсә: — Моңар чират кайчан җитәр икән? — ди. һәммәсен җыеп ябып куйса, «За усердие» медале тагар иде. Базарның вактөяк җәнҗалын башкарган өчен медаль түгел полушка да бирмиләр. Хафизлар аның күз алдында наркотик сата икән, үткән- сүткәнгә өреп кала икән, анда «пратив за кун» куркыныч юк. Аның «мәхәббәте» яшьләрдә. Шулариы күзәтә. Аларга кем килә дә кем китә. Ни белән тын алалар, нишләп йөриләр. Мәйдандагы мөсафирханәләргә кереп килгән-киткәнне күздән кичереп тора. Моның участогына караган Күл буе мәчетендә медаль китерерлек бер вакыйга булып алса да, ул да моның файдасына чишелми. Бар иде Казанда туфаннан калган бер хәзрәт. Күл буе мәчетенең имамы Йосыф мулла. Картлык сәбәпле онытчак хәлгә төшкән фани бер бәндә. Кем белән сөйләшсә дә «сасык, дәһри» сүзен катыштырыл сөйләшә иде. Мәчеттә җомга намазыннан соң патша исәнлегенә дога кылган чагында: — Ява әлфираторский вәличестуа Микулай... Микулай... Һәй, сасык дәһринең атасының аты ничек соң әле? — дип туктап кала. Арттан «Александрович» диләр. 105 — һәй аты коргыры, сасык дәһри Әләксәндревич хәзрәтләренең вә һәм дә гаиләсенең исәнлегенә бер дога... — дип укып китә. Җомгада утырган Җамалын унтер, доганың беткәнен дә көтмичә, начальство алдына йөгерә. Вакыйганы тикшерергә килгән околодочный надзирательне дә «Ул сасык дәһригә тагын ни кирәк?» дип каршылый. Сасык дәһри околодочный «картлык сәбәпле бала акылына төшкән бу кешене акылсызлар йортына япмасаң, төрмәгә утыртырлык түгел» дигән нәтиҗә бирә, эш шуның белән туктала. МӘКӘРҖӘДӘ «Сәйяр* һәм башкалар ярминкәдә Чү, ни дигән сүз ул — Мәкәрҗә? Кайда ул — Мәкәрҗә? Мәкәрҗәнең нәсел язуы бик борыннан килә. Идел буендагы борынгы Болгарда (шул исемдәге дәүләтнең башкаласында) җәйге мизгелдә базар җыела торган булган. Аны «Зур базар» дип атаганнар. «Зур» дип аталуына сәбәп, анда чит илләрдән — Кытайдан, Кашгар, Иран, Греция, Гарәбстан илләреннән, Бохара, Харәз^м (Хива), Коң- град, Үргәнеч, Хаҗитархан (Әстерхан), Сарай, Нугай якларыннан күрше Русь җирендәге князьлекләрдән сәүдә «кешеләре килгән. Алыш-биреш иткәннәр, башма-баш алышканнар. Болгарлар алар тирәкүрше халыклар белән тату торганнар. Дус яшәгәннәр. Зур базар җыела торган чорга туры китереп, дәүләт күләмендә җыен (сабан туй) уздырганнар. Җыенда азаматлар — ир егетләр көч сынашкан. Мәргәннәр (төз атучылар) һавада очкан кошны бер ук белән сугып алу өчен тырышканнар, иртәкчеләр (әкият сөйләүчеләр), әйтүчеләр (җырчылар), уенчылар ярышкан. Ат узышлары, тулпар ярышлары үткәрелгән. Халык үзара кунакка йөрешкән. Ире-хатыны, бала-чагасы, туган- тумачасы бер табында утырып күңел ачканнар. XIV йөздә Болгар шәһәре монгол баскынчылары тарафыннан туздырылгач, Зур базар озак еллар җыелмаган. Казан ханлыгы оешканнан соң бу базар кайтадан җыела башлый. Кайбер илләр белән сәүдә бәйләнеше яңартылса да, Болгар чорындагыча дан казана алмый. Казан каласы Россиягә кушылгач, Зур базар Зөя (Свияжск) каласына күчерелгән. Ләкин ул анда бөтенләйгә сүнгән. Шуннан аны Ука елгасы буендагы Макарьев бистәсенә күчергәннәр. Зур базар дигән исеме бетеп, Макарьевская ярмарка дип аталып киткән. Борыннан килгән гадәт буенча татарның сәүдә кешеләре анда күпләп йөргәннәр. Татар халкы Макарьевканы үзенең теленә җай китереп ансатлаштырып Мәкәрҗә дип атаган куйган! Немецтан алынган «ярмарка» сүзен дә, иренне кысыбрак әйтелешле итеп — ярминкә дип кенә үзләштергән. Соңыннан ярминкәнең рәсми исеме Нижегородская дип үзгәртелсә дә, татар авызында элеккечә, тел өйрәнгәнчә, Мәкәрҗә килеш калган. Ник калмасын, әйтергә ипле, ап-ансат булган ич. Мәкәрҗә яңадан халыкара ярминкә төсен ала. Елына бер тапкыр җыела, ике ай (июль — август) дәвам итә иде. Казанның татар сәүдә кешеләренең Мәкәрҗәгә бик борыннан барып йөргәнен «Мәкәрҗә» сүзе үзе үк әйтеп тора. Революция алды елларында Печән базары мәйданының өчтәй бер өлеше Мәкәрҗәгә китә иде. Шуның өстеиә анда Идел буе, Урал ягы, Себердәге калалардан татар сәүдә кешеләре күпләп йөрде. Ярминкә чорында чыга торган «Нижегородский листок» газетасы биргән саннарга таянып әйтсәк, ярминкәдә, рустан кала күпчелек татар халкы була иде. 106 Мәкәрҗә өсте. Әнә шул чор Казанда «Мәкәрҗә өсте» дип аталып киткән. Ир-аты ярминкәгә киткән хатын-кыз Мәкәрҗә өстендә үзен шактый иркен тоя. Байбикә, бикәчләр, кплен-килснчәк, бала-чага төр- кем-төркем булып әбиләр командасында шәһәр тамаша итәргә — сәергә чыгалар. Әбиләр алар усал сүздән, яман күздән саклаучы Җәбраил ролен үтиләр. Июль кояшы кыздыра... Дәү абыстайлар күлмәк өстеннән әдрәс камзул кияләр. Читенә кама тарткан ул камзул шактый салмак була. Башларына кәшмир яулык бәйлиләр дә. өстеннән камчат бүрек кияләр. Шәл ябыналар, шәл өстеннән чапан бөркәнәләр... Яшь абыстайлар, бикәчләр, итәге бөрмәле-сырмалы күлмәк өстеннән өзек билле җиңел атлас камзул кияләр. Калфак өстеннән чачаклы шәл салалар. Дәү абыстайлар, тудык җиңгиләр читек белән кәвеш сөйриләр. Яшьләр— үкчәле, чәмчәле читек, кайсылары каюлы башмак, яисә заманасының модалы туфлиен кия. Төркем эчендә садәрәк киенгәннәре, үзләрен шактый иркен тотып, әллә ни бөркәнмичә барганнары — бай хезмәтендәге приказчик-фәлән- нең хатын-кызы да очрый. Әби-сәбинең исе китми. Байбикәләр өстеннән төшкәйнең барысын сөйри ул. «Мәхрәм» белән «нәмәхрәм»дә дә эше юк. Бәбкәләрен иярткән карт каздай юл ачып бара. Лапыр-лопыр килмәсен әле дип, күлмәк итәген шактый күтәреп бөрмәсенә кыстыра да, кызыл чыт штанын җилфердәтеп алга таба тәгәри ул алла карчыгы. Татар ягын, базар тәнгәлен үткәнче, Болак күперен кичкәнче шәл астыннан сыңар күз төшереп, сүзсез-нисез генә, абына-сөртенә үтәләр дә, «Вәчкричнн» ’гә җиткәч чапанны беләккә салалар, шәлләр баштан төшмәсә дә, йөзкәйләре шактый ачыла төшә. Дөнья күргән әби сөйләп, күрсәтеп бара. — Менә бусы чиркәү, — ди, чиркәү очраса. Зур-зур таш йортларга күрсәтеп: — Казна йорты. Бусы суд йорты. Әнә өтермә. Бу пулатта гөберна- тор үзе тора, — ди. Исләрен китәрә. Куркыныч пулатларга күтәрелеп карарга куркынып: — Үзең сакла, ходаем, — дия-дия, тизрәк үтәләр. Әби тынмый, университет тәнгәленә җиткәч: — Бусы урысның дәү мәптеге. Мөртәт булып үлгәннәрне тушында китереп суялар, — ди, тегеләрне тагын куркуга сала. — И-и-и ходаем, дусыңа түгел, дошманыңа күрсәтмәсен берүк, — диешәләр. Куркыныч урыннарны әпен-төпен үтеп бара торгач, Бакыр бабай 3 4 бакчасына җитәләр. Киң сулышлап, иркенләп китәләр. Утыралар да рәхәткә талалар. Шәлләр, камчат бүрекләр баштан төшә. Җир исе, чирәм исе исниләр. Яфрак өзеп учларында уалар да йотлыгып иснәп туя алмыйлар. Тарих буена ябылып, изелеп килгән татар кызы, әзгә генә булса да, үзен иркен тоя, үзен кеше итеп исәпли. Табигатьнең һәр сулышыннан тәм таба, ләззәт ала. Шаригать хөкемен хөкемләп, аның кешелек тойгысын басып яткан албастылардан котылып торган минутлары, кадерле минутлар иде бу... 3Вәчкричин — хәзерге Ленин урамы, элек Воскресенский булып, татарлар аны шулай дип атый иде. 4Бакыр бабай — хәзерге опера һәм балет театры урынындагы бакчада рус шагыйре Державинның бронзадан эшләнгән һәйкәлен «Бакыр бабай» дип, бакчасын да шул исем белән атыйлар иде. 107 Беркөнне Бакыр бабай бакчасында утырып төшәләр... икенче чак Батански (Ботаник) бакчага баралар. Анда тагын да күңеллерәк, бермә- бер рәхәткә талалар. Бакчачы бабайдан гөлчәчкә бәйләме сатып алалар. Диңгез арты, Каф тавы аръягындагы ерак илләрдән китерелгән гөлләрдән ботакүсептеләр сорап алып кайталар. Әмма күңелле дә соң!.. Пешкәп-төшкәнпе өйдәй төяп Арча кырындагы Ләксәндыр 5 бакчасына, Кабан күле башындагы «Аркадия» бакчасына сахра күрергә, хозурга чыгалар. Шул тирәдә торучы каравылчы бабайдан, яисә «урыс- улактан» әҗәткә самавыр алып, коры-сары чыбык-чабык белән кайнаталар. Хуш ис, тәмле ис чыксын өчен күмерлеккә лимон кабыгы ташлыйлар. Агач күләгәсендә хәтфә чирәм өстендә табын җәеп утырышалар да озак итеп, тәмле иттереп чәй эчәләр. Табын берәү генә булмый. — Әнә тегендә Әҗемнекеләр бугай... Чәй эчкәч, кала хәбәрләре сөйләнгәч, берсен элеп, икенчесен селкеп салгач, әбиләр тамыр-томыр, аксыргак, дару-дәрман үләннәре җыя, дәү абыстайлар мәтрүшкә, артыш җыярга китәләр. Киленчәкләр, кызчыклар кыр чәчкәсе бәйләме бәйлиләр. Бала-чага аю көпшәсе кисеп, насос ясый да су сибешә, нәниләр күбәләк куа... Әнә ничек хозу-ур!.. Мәкәрҗәгә! Әйткәнебезчә, мәйданның өчтән бер өлеше ярминкәгә китә. Сәүдә кешеләре генә түгел, тамаша өчен баручылар, һөнәрчеләр, эш эзләп баручылары да күп була. Матбугат дөньясы вәкилләреннән игъланчыкалендарьчы Шәрәфетдин Шәһидуллин беренче булып китә, «Йолдыз», «Кояш», «Бәянелхак» газеталарының махсус хәбәрчеләре бара. Хәбәрдән бигрәк, газетага абүнә (язылучы) җыйнау, сәүдә фирмаларыннан даими игълан алу күздә тотыла. Сәүдәгәрнең зурысыннаи алып, вагы-төягенәчә Мәкәрҗәгә йөри, һәрберсе зур өмет, матур сагышлар белән юлга чыга. Сораган, сорамаганга: — Мәкәрҗәгә! — ди. Сәүдәсе уңса, я көтәргә мал алса, яисә элекке елларда алган малы өчен сумына утыз тиен түләп килешсә, банкротлык эше хөкемсез генә бетсә, бай абзыйлар Мәкәрҗә бүләге белән кайта. Бүләккә пәке кайта, йомры сабын, кесә көзгесе, кашына төрле төс пыяла утырткан кургашын йөзек кайта. Бала-чага өйдәй өйгә Мәкәрҗә бүләге җыярга йөри. Әтиеңнең кем булуына карап бүләк өләшәләр. Әтиең бай булса — сиңа пәке эләгә, әтиең ярлы булса — кургашын йөзек тә ярап торыр... йөзекне кызганмыйлар, өчәрләп-бишәрләп бирәләр, чөнки аның йөз данәсе 25 тиен генә тора... Эше барып чыкмаган сәүдәгәр, начар булса сәүдәләр, чыраен сытып, кашын җимереп кайтып төшә дә: — Мин мал табам дип михнәт чигәм, сез биредә сәергә чыгып фар- чит итәсез икән, — диеп, семьясын талый. Мәкәрҗәгә китеп, көеп кайтучылар турында халык: — Кая барасың? .— Мәкәрҗәгә!! -— Каян кайтасың? — Мәкәрҗәдән лә... — дигән образлы әйтем иҗат иткән. «Сәйяр» артистлары шулай ук Мәкәрҗәдән калмыйлар. Елның елы алар май, июнь аенда чит шәһәрләргә гастрольгә йөриләр дә, Мәкәрҗәгә үтешли Казанда туктап, Швейцария яисә Эрмитаж бакчасының • җәйге театрында бер-ике спектакль куйгач, шулай ук: 5 Швейцария бакчасы, завод хуҗасы Александровның сыра павильоны, ачык сәхнә, җәйге театры булганга, татарлар «Ләксәндыр» бакчасы дип тә атыйлар иде. Хәзер М. Горький исемендәге Культура һәм ял паркы. 108 — Мәкәрҗәгә!! — китәләр. Идел өстендә. Ярминкә алдыннан Нижний каласына бара торган пароходларда сәүдә кешеләрен күпләп очратасың. Рус, татар, кавказлы, Урта Азия, Иран, һ. б. халык сәүдәгәрләрен күрәсең. «Акула»лар беренче класста, «Кит Китыч»лар икенчедә, шуннан калганы өченче класста бара. Пароход зур корсаклылар, көрәк сакаллылар күргәзмәсенә әйләнә. Була^ шундыйлары, ишеккә яны белән дә, аркылыга да сыеша алмый. Буйга һәм аркылыга тигез үскән купеңлар «Русь» ширкәтенең пароходларында йөрүне артык күрәләр. Чөнки аның каюталары иркен, ишекләре киң, ятак урыннары һәм утыргычлары нык итеп имән агачыннан эшләнгән. Ышанычлы. Ярминкәгә баручының вагы-төяге — эш эзләп баручы приказчик, конторшик, мөгаллим, һөнәрчеләр, кәсепчеләр, официант, урам уенчылары, багучылар, ни өчен барганын үзе белмәгән ярлы шәкертләр дүртенче класста бара. Пароходның түбәнге катында — кормада, әрҗә һәм мичкә, чыпта каплар арасында тыкшыныр урын тапсаң, әнә шул дүртенче класс була инде. Өченче класстагы сәүдәгәрләр иш-кушы белән кушылып табышып, танышып алгач, беренче эш иттереп, чәй эчәргә керешәләр, һәм шул керешүдән ярминкәгә барып җиткәнче ашау-эчүдәи өзелмиләр. Өйдән төяп чыккан камыр ашы, нт-май ашлары белән табыннары тула. Рус купецлары табыны, гадәттә, көр тавышлы, шау-шулы була. Алар зур итеп каба, зур итеп кикерә, авызга сыймас зур аваз чыгарып көлә. Татар агай-эне шуның киресенчә, сызып кына ачылган иреннәре ирек биргән чаклы меҗ-меҗ межелдәшә дә, кет-кет кеткелдәп кенә көлә. Әмма ләкин чәй эчү мәсьәләсендә Ван Ванычтаи калышмый. Пароходның иң җанлы урыны, кызыклы һәм гыйбрәтлесе өченче класс була иде. Тормыш анда чишмәдәй ага. «Сәйяр»чыларның билеты өченче класста булса да, йөреше, утырышы югары палубада үтә. Түбән каттагыларны югары палубага менгермиләр инде дә, безнең ашау-эчү вегетарианча булса да, кием-салымда фасон сакларга тырышабыз инде югыйсә... Дулкынланып торган озын чәч, муенда җилфердәп торган зур бант, кулда китап булгач, «монда йөрмә» дип сүз катучы юк. Ашап-эчмәсәк тә салонына да кереп утырабыз. Сыңар бармак белән пианино да чирттерәбез. Моңын әйтмим инде, көе чыга иде. Шулай инде, балык юк чагында, кысла да балык. Кесә буш булса да, кыяфәт хуш булгач, үтә иде. Безнең хәлне ят кеше каян белсен. Боларның, җәй көне кышкы пальтосы, кышын җәйгесе шәһәр ломбартында закладта ята дип маңгайга язмаган ич. Өченчедә йоклап, югарыда һава иснәп үтә безнең сәфәр... «Язмыш» туташ безгә елмаймаса да, күп очракларда без аның үзенә дә сер бирми идек. Пароход тормышы әкренләп үз җаена төшкәч, юл йөреп өйрәнмәгән юлчылар «әйберемне чиртмәсеннәр» дип багажы өстендә утыра-утыра аргач, алар да үзләшеп китеп үз урынына җайлаша. Шуннан соң дүртенче класстагы уенчы, җырчы, багучылар кәсепкә чыга. Тамак ялгарлык эшләп алмакчы. Урам уенчыларының үзләре, уен кораллары, тавышлары, нужа турында сөйлиләр. Гармуны гырылдый, җырчысы гыжылдый. Колак күнегеп беткән көйләрне кабатлыйлар. Умер бедняга в больнице сырой... Икенче бер урында: Маруся отравилась... Яшүсмер балалар әнә шундый көйләрне әргәнгә яки гармунга кушылып җырлыйлар да, аннан фуражка тотып «Братья помогите» дип сораналар. 109 Алар җырламый, бәлки язмыш елый иде... Әнә шул куанычсыз язмыштан арган берсе кайгы тарату өчен: — Эх, пляши, Комаринский мужик! — дип аяк уенына төшеп китә. Кайчагында чыгышы белән хәтердә тирән эз сызып калдырган һәвәскәр җырчы Һәм уенчылар очрап кала. Шундыйлардан берсе, әллә бирелеп тыңлагангамы, хәтергә уелып кереп калган да, әле булса искә төшкәндә күз алдында гәүдәләнә. Чөнки, ул кешенең чыгышы турында мин бер генә сүз әйтәм — шәп! Кара көдрә чәчле, үткен күзле, талчыкмаган чырайлы ир-егет кем ул? Утырма якалы кызыл күлмәк өстеннән каеш буган, чалбар балагын итек кунычына тыккан бу берәү завод-фабрик эшчесенә охшый. Зәңгәр кырпулы фуражкасына күз төшкәч, политик ышанычсыз табылып укудан чыгарылган студенттыр дип уйларга да була. Кем генә булмасын, үзен иркен, үз ирекле итеп тота. Пароход кормасына чыгып утырган юлчылар арасында ул күрер күзне үзенә тарта. Уйналган, шомарган гитарасын кулына алып, беренче кылларын чиртеп аккорд биргәч тә, аның тегеләй-болай гына чиртүче түгеллеге сизелеп тора. Булганның— беләгеннән билгеле инде. Гитарага кушылып: Эх ты, Волга, мать родная. Волга, вольная река... — дип җырлап җибәрә. Көчле һәм моң тулган тавышны ишеткәч, кормадагы халык тынып калды. Басым белән әйтелгән «вольная рөка» сүзе уйны еракка алып китә иде. Җырчының иркен тавышы Идел өстеннән дулкынланып, тирбәлеп китә дә, алыстагы ярларга барып кагыладыр кебек. Җырчы тыйды. Юлчылар бераз тынлык эчендә калды. Беравыктан сискәнеп китеп, кул чаптылар. — Да-а... — диештеләр. «Да» сүзен берәүләре тирән көрсенү белән әйтте. Берәүләре, «җырлый, әй» дигән мәгънә салып әйтте. Югары палубада җыелган халыкның күзе рубкада утырган җырчыда иде. Егет, бер ара тын алып, гитараның кылларын чиртеп торды да, икенче бер көй башлады. Бусы да Идел турында. Идел буенда ләмкә тартучылар зарын зарлый иде. Җырның кабатлап әйтелә торган өлешендә заманасының социаль формацияләренә каршы көчле протест яңгырый. Тянут, тянут ребятушки Барку с хлебушкой, Тянут родимые... Мы не сами — то идем, Нас нужда ведет... Нужда горькая... Җырның соңгы юлын эчке тавышы белән суза төшеп: Да, нужда горькая... дип кабатлады да, тынды җырчы. Югары палубадан ыргытылган вак көмешләр корма идәненә чылтырап төштеләр. Ирекле җырчы алар артыннан иелмәде. Әлеге урам уенчысы балаларга карап: — Ребята, подберите... — дип өченче класска кереп китте. Ирекле җырчының бу моңы, бу протесты гади халыкның күңел кылына чиртте. Түбәнге класс юлчылары арасында тегендә-монда сагышлы моңнар ишетелгәли иде. Ятакның югары катында яткан бер татар баласының: 110 Әй, нарасый бала Җирсез, ирексез кала... дигән сагышы да гомуми кичерешкә ялганды... «Модерн» театры. Ярминкә чорында «Сәйяр»ның спектакльләре шушы театр бинасында үтә иде. Ике катлы таш йортның югары каты театр; Түбәнге катта, күршелеге бер дә әйбәт булмаган трактир. Театр яны белән Азиатский тыкрыкка карый. Элекке елларда бу урам Азия илләреннән килгән сәүдә кешеләре туктый торган урын булса да, инде аты-чабы чыккан урамга әйләнгән. Буе белән «урам фәрештәләре» урнашкан йортлар. Театр бинасы күчмә артистлар өчен җайланган. Үзендә үк торав бүлмәләре бар. Гастрольгә килгән татар җырчылары (Камил Мотпгый, Фәттәх Латыйпов, Фатима Мохтарова), уенчылар (Фәйзулла Туишев) концертлары шушы театрда үтә иде. «Сәйяр» коллективы членнарының һәрберсенең рольдән тыш өстәмә эше була иде. Нәүбәттәге спектакль афишасына клише әзерләү (куелачак пьесаның исемен линолиумга язып чоку), моның остасы—Габдулла Камал. Габдрахман Мангушев рольләр күчерә. Баязидский кассада утыра, билет сата. Берәү бутафория ягын карый. Декораторга булышалар. Сакай ул сораганны да, сорамаганны да өйрәтә. Артисткаларга дэ мәшәкать чыгып тора. Сәхнә киемен тәртиплиләр, спайлыйлар, өтелиләр, егет-җилкенчәкнең сүтеген, өзеген тегеп, тагып бирәләр. Шулай итеп бетү-җнтү, чиста гына йөри идек. Әле дә булса ул иптәшләрнең исемнәрен якты бер истәлек белән ятлыйсың. Бу әйберләр бер карашта артистлар көн кичерешенең вак детальләре булса да, адым саен тоткарлыкка очраган «Сәйяр» коллективы арасында шундый бердәмлек булмаса, аны яшәтүе тагын читенрәк булыр иде кебек. Театр торагының гомуми бүлмәсе урынын тоткан фойэ тамашачы киткәннән соң, артистларның гаилә утырышы төсен ала. Зур өстәл тирәсенә җыелышып чәй эчәләр, хатын-кыз кул эше белән утыра. Лото уены оешып китә. Ярминкә чорында артистлар янына килеп-китеп йөрүче яшьләр өзелми. Ярминкә күрергә ;килүче язучылар, хәбәрче журналистлар театр белән бәйләнешне биредә дә өзмиләр. 1910 елны Тукай да Мәкәрҗәне тамаша итеп киткән. Кушъяктылы кунакханә (двухсветная гостиница). Хөсәеновлар подворьесы дип тә атыйлар аны. Аның кушъяктылыгы шунда, чәйханә залының тәрәзәләре өстендә тагып бер рәт кечкенә тәрәзәләре бар иде. Подворьеның түбәнге катында магазиннар. Югары катында кунакханә, аш һәм чәйханә. Мөдире Тимерша Соловьев. (Оренбургта чыга торган «Чүкеч» журналының нашире һәм редакторы.) Ярминкәгә килгән татар байларының туктала торган кунакханәсе шушында. Аш-чәйханәсенең Казанныкыннан әллә ни аермасы юк. Шундый ук тәртип. Чәен ачык, мәен яшереп бирәләр. Шулай да башкалыгы юк түгел, залында ачык сәхнәсе бар. Татарның кайбер уенчы һәм җырчылары кичке сәгатьләрдә шушы сәхнәдә чыгыш ясыйлар иде. Урта яшьләрдә булыр, мәһабәт гәүдәле берәү эстрадага чыкты. Өстендә спай тегелгән билле бишмәт. Ясалма энҗедән чиккән кәләпүш. Чалбар балагын читек кунычы өстеннән салындырган. Сакал- мыегы да саф мөселманча итеп төзәтелгән. Әгәр кулында гармуны булмаса, бу бай абзый ни өчен сәхнәгә чыкты дип уйлар идең. Сүз юк, оста уенчы, моңлы уйный. Әле ул җырларга да тиеш. Бу чаклы дәү кешедән чыккан дәү тавыш бу залга сыяр микән дип уйлыйсың. Гармунга кушылып җырлап та җибәрде.. Киләдер лә кәрван, һай киләдер... Үргәнечтин түгел Хивадин... Сулышы иркен, инде тавышы?.. Ничек дип әйтергә дә белмим. Ирләр тавышы түгел, хатын-кыз тавышына да охшамый. Тенор да түгел. ЛАин ул тавышны ничек дип атарга белмим. Бу уенчы-җырчы «Тройцкий Мирфайза» дип атаклы Мирфаиз Бабаҗаиов иде. Шунда ук, икенче бер кичне, гармунчы-җырчы Хөсәен Иосыпов чыгышын да ишетергә туры килде. Иосыпов репертуарында рус халык көйләре дә шактый. Концертының беренче бүлегендә ул рус боярлары киемендә чыга. Төрле гармуннарда уйный. Уены белән матур тойгы калдыра. Концертының икенче бүлегендә татар авыл егете киемендә чыгып татар көйләрен башкара. Оста уйный. Мишәр акценты белән җырлый: Мине ташлап ятны сәвсән, Сәвгән ярың булсын әмерсез... Бусының тавышын ишеткәч тагын аптырашта каласың. Шундый ук билгесез тавыш. Бу 1ике уенчы-җырчы үзләренең табигый тавышын таба алмастан, ниндидер ялган тонга кереп күнегеп киткәннәр күрәсең Мәкәрҗәдә фабрикантлар, байлар әйттерә торган беренче класс ресторанда татарча репертуар белән кафэ-шантан артисткасы Мәрьям Искәндәрова чыгыш ясый. Ул елларда «Восточная лира» граммофон җәмгыяте пластинкаларында Искәндәрова башкаруында «Кодрәтле падишам», «Абау ла Гайшәм» кебек кыска көйләр уйнатыла иде. Анын җырын үземә тыңларга туры килмәде. Безгә андый рестораннарга кереп утырырлык рәт каян килсен. Икенчедән—андагы швейцар безнең ишеләрне үтәдән-үтә күрә. Аны муендагы бантик белән генә алдап булмый. Аяк атларга бирми: — Вы, наверное, сюда ошибочно попались, —ди, ярый эле «вы» лап борып чыгара, «ты» лап куса да берни әйтә алмыйсың. «Хәсрәт бакчасы»—Мәкәрҗәнең күз төшерергә тиеш урыннарыннан тагын берсе. Бу бакчага, ичмасам, кермә диюче юк. Ярминкәнең нәкъ үзәгендә. Кушъяктылы кунакханә каршысында иде бу бакча. Яфракларына тузан сырган чирләшкә агачтан гайре бакчада яшеллек күренми. Хәсрәтне таратмасын өчендер, яшел хәтфә түшәлгән газон да, гөлчәчкә түтәлләре дә юк. Такыр җир. Торышы, күренеше хәсрәткә талган ташландык бер бакча. Башка исем таксалар килешмәс тә иде. Бакчада роза, сирень үсмәсә дә, «Роза», «Сирень», «Персичан» шикелле егерме данәсе биш тиенлек папирос савытлары, тәмәке төпчеге, казенка пробкасы, кипкән балык кабыгы җитәрлек. «Хәсрәт бакчасында» күпчелек эш эзләүче приказчик, канторшик, мөгаллим һ. б. хәсрәт чигәләр. Таң ката җыелалар, эңгер-меңгер төшкәч таралалар. Үзлекләреннән бер яры, беркемгә барып борын тыга алмыйлар. Буйга озын, өне көр Касыйм татарлары күзгә ташлана. Алар, галанский ата каздай какылдап, кәпрәеп йөриләр. Болар, эшсезләрне эшкә урнаштыручы маклерлар. Читтән килгән байларны бермә- бер беләләр алар. Кайсы байга нинди хезмәтче кирәген алар белә һәм тиешле кешесен тәкъдим итәләр. Урынга урнашкан кешедән, юл чыгымы өчен дип байдан бирелгән акчаның бер өлешен шушы маклерлар йолкып ала. Мәкәрҗә азагына таба бакча бушый, хәсрәт чигүчеләрнең бер өлеше ялланып китә, бер өлеше: — Мәкәрҗәдән лә... — дип өенә кайта.