ЯШЬ ХИКӘЯЧЕ ҖЫЕНТЫГЫ
Безнең кулда яңа китап — хикәяләр жыентыгы. Китапның тышлык битендә «Мөдәррис Хөсәенов. Борылыш»XXXI , дигән сүзләрне укыйбыз. Югарырак — кичке басу күренеше: трактор кыр буйлап буразналар суза... Өстә гамьсез ай... Сораулар туа: автор нәрсә турында яза, ни раслый, нәрсәне хөкем итә? Ниһаять, аның эзләре нинди — тирәнме, әнә шул тракторныкы кебекме әллә... «Колхозчылар клубтан таралышканда, вакыт төнге уннар тирәсе иде. Хәерниса өйгә тәмам ярсып кайтып керде. Кеше исеме күтәреп йөргән Габдрахманны шушы минутта ук тотып ашар иде ул. Әмма тегесенең бәхете, өйдә туры килмәде». Китерелгән юллар «Борылыш» исемле хикәяне башлап җибәрәләр. Аларда күзгә ташланырлык нәрсә бар? Динамика, хәрәкәт бар. Хикәяләү арлы-бирле сугылмый, як-яига кагылмый, турыдан-туры алга омтыла. Кыска хикәя өчен югарыда санаган сыйфатларның әһәмияте аз түгел, әлбәттә. Чөнки бу жанрда күләм кыска, мәйдан тар, ә таләп шул — тормыш хакыйкатен укучыны дулкынландырырлык итеп ачарга, күрсәтергә кирәк. Әлеге сыйфатлар менә шушы максатка тизрәк ирешергә ярдәм итәләр, юлны кыскарталар. Бу яктан караганда авторның башка хикәяләре дә «Борылыш»тан калышмыйлар. Дөрес, әйтелгән билгеләргә генә таянып, М. Хөсәенов кыска хикәя жанрына хас үзенчәлекләрне тулаем белеп, сиземләп эш итә дигән гомуми XXXI Мөдәррис Хөсәенов. Боры- л ы ш. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1959. нәтиҗәгә килергә ярамый. Беренчедән, әлеге сыйфатлар сүз бара торган жанрга гына хас түгел, икенчедән, алар әдәби жанрны бары тик тышкы яктан гына билгелиләр. Кыска хикәя жанрын башкалардан аерып торучы сыйфатлар исә әсәр нигезенә салынган эчтәлектән килеп чыгалар. Нәкъ менә эчтәлек жанрга үзенчә форма бирә, аны үзенчәлекле калыпка сала. Әсәрнең эчтәлеген нәрсә тәшкил итә соң? — Тормыш хакыйкатен, мәгълүм караштан чыгып, образлар аша чагылдыру. Ә бу үз чиратында — тормышны сурәтләү, аны аңлату, аңа бәя бирү һәм шул җирлектә укучыга юл күрсәтү, яки аның алдына сорау кую дигән сүз. Кыска хикәя жанрында эчтәлекнең биредә саналган барлык якларын бер үк дәрәҗәдә яктырту заруримы? һич юк. Менә А. Чеховның «Кыйбатлы эт» исемле хикәясе. Биредә язучы ялганчылыкның бер күренешен сурәтли һәм аңа хөкем укый. Сәбәп нидә, аннан ничек котылырга, — хикәядә бу сорауларга җавап юк. Кыска хикәя — ул иң тиз тәэсир итүчән жанр. Аның урыны — тормышның иң алгы сызыгында. Әйтелгәннәрне тулыландыру өчен мондый мисал китерергә мөмкин. ...Төнге авыл. Урам буйлап кемдер атлый. Еракта яшен ялтырый. Кеше аңар игътибар итми. Ниһаять, авыл өстендә яшен атыла. Урам инә табарлык дәрәҗәдә яктырып китә. Тәрәзәләрне дерелдәтеп күк күкри... Б Шушы күренеш алдында әлеге ваемсыз тыныч каламы? Юк билгеле. Кыска хикәя жанры белән дә эш шулайрак тора. Сурәтләнгән күренеш укучы аңында яшен булып атылдымы, ул инде, шөбһәсез, хәрәкәткә этәреш тудырачак. Әйтел гә н пәрдә н чыгып, «Борылыш»ка күз салыйк. Бу хикәянең эчтәлеге, барыннан да элек, үзенең күп кырлылыгы белән аерылып тора. Габдрахман, колхозны ташлап, районга эшкә урнаша. М. Хөсәенов менә шушы тискәре күренешне сурәтләргә омтылган, аның сәбәпләрен ачарга теләгән, аңар хөкем укырга ниятләнгән. Әйтәсе дә юк, бик мактаулы ният, көннең кадагына суга торган эш. Тик шунысы гына кызганыч: эчтәлекнең биредә саналган бер генә ягы да хикәядә сәнгатьчә камиллек белән чагылдырылмаган. Сәбәп шул: эчтәлек әлеге хәлендә жанрга сыймый. Аны тәгъбир итәр өчен иң кимендә повесть язарга кирәк булган. Автор исә кыска хикәя белән чикләнмәкче. Нәтиҗәдә эчтәлекнең кайбер ягы, чынбарлыкның эстетик сыйфатларына әйләнеп җитмичә, хикәянең сурәтләү тукымасыннан шыр ялангач килеш тышка бәреп чыга: Габдрахман «... сугыштан аягы яраланып, бераз аксап кайтып керсә дә, хатыны... артык пошынмый...» Автор дәвам итә: «Габдрахман берничә ай ял итеп, тәмам савыгып җитү белән, колхоз правлениесе (?) аны... хатыны урынына бригадир итеп билгели» (5 бит). Ниһаять менә тагын: Ул «... бераз вакыт колхозда әйбәт кенә эшләп йөрде. Ләкин бу тырышлык озак дәвам итмәде шул. Габдрахман эчүчелеккә бирелеп китте, эшенә бөтенләй күңел куймый башлады» (5 бит). Тагын: «Күп кисәтүләрдән соң да рәткә килмәгәч, аны бригадирлыктан алып ташлыйлар» (5 бит). «Моңа бик нык хурланып булса кирәк, Габдрахман колхозны бөтенләй ташлап китә» (5 бит). Китергән юлларда ялангач информациядән башка берни юк. Ә бит автор Габдрахманның колхоздан китү сәбәбен сәнгатьчә ачып бирергә тиеш иде. Тагын шунысы гаҗәп, коры хәбәр итү юлы белән дә әле Габдрахманның колхоздан китү сәбәбе ачылып җитми. Мәсәлән, ни өчен ул эчүчелеккә бирелә? Бу сорауга җавап бирмәгәндә, әлеге адым һич тә аңлашылмый. Ниһаять, менә эчтәлекнең иң мөһим ягы — Габдрахманның колхоздан китүе. Бу адым хикәядә нинди критерийдан чыгып хөкем ителә соң? Авторның үлчәве бик гади, бик садә: колхозны ташлап китү — хата эш, колхозда хезмәт итү — күркәм эш. Хәлбуки, әлеге хакыйкатьне раслау белән генә мәсьәлә чишелми. Чөнки Габдрахманның драмасы колхозда эшләмәүдә түгел, бәлки аның һәм әхлак, һәм аң ягыннан кимчелекле кеше, җитлекмәгән шәхес булуында. Ул таза тормышка омтыла. Ләкин моңар нинди юл илтә — ул аны дөрес сайлый белми. Әйтик менә В. Гаганова, үзенә материаль зыян килүгә дә карамастан, артта калган бригадага күчә. Чөнки бәхеткә омтылу — ул совет кешесе өчен шәхси мәсьәлә түгел. Киресенчә, бары тик коллектив бәхете — гомуми бәхет җирлегендә генә ул үзенең ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерүгә ирешә ала. Нәкъ менә шушы хакыйкатьне аңлаганга күрә В. Гаганова артта калган бригадага килә дә. Чөнки артталык — гомуми бәхеткә омтылу юлында киртә. Габдрахман исә моңар төшенми, һәм үзе дә сизмәстән индивидуаль юл сайлый. Ә автор исә хикәядә төп мәсьәләне — кешене коммунистик рухта тәрбияләү мәсьәләсен — тәрбиянең нәтиҗәсе белән — Габдрахманны колхозга чакыру белән алмаштыра. Ни өчен? Башкача эш зурга китә, повесть килеп чыгарга мөмкин. Авторның нияте исә — кыска хикәя язу. Әлеге эчтәлек жанр калыбына сыямы, юкмы, авторның анда эше юк. ю. ,с. ә.- № 7. 115 146 Аерым образларны тасвирлауда эзлеклелек, логика җитми. Менә Габдрахман образы: Хәерниса «...Габдрахманның төрттереп әйткән сүзләренә каршы берни дип тә җавап кайтармады. Чөнки иренең гадәтен — ачуы чыккан чакта аңа каршы сүз әйтү зур җәнҗал чыгарачагын яхшы белә иде» (9 бит). Китерелгән юлларга караганда, Габдрахман усал табигатьле кеше булып чыга. Ләкин чынга ала күрмәгез, бу коры декларация генә. «Габдрахман белән Азат төнге аудан арып-талып, ләкин коры кул белән кайтып керделәр. Хәернисаның аларга бик нык ачуы кабарган иде, хәтта өйалды ишеген ачарга да чыкмады. Азаплана торгач, үзләре ачтылар шунда. Анысы бер хәл әле. Өйгә кергәч, нәрсә булды диярсез сез. Габдрахман өстен чишенеп караватка хатыны янына менеп ят- макчы гына булган иде, Хәерниса кинәт урыныннан сикереп торды да, иренә усал карап: — Якын киләсе булма, Габдрахман», диде. (7 бит). Мондый хәлдә Габдрахман үзен ничек тота соң? Гадәтенчә җәнҗал чыгарамы? Юк, кая инде ул. «Габдрахман, аптырап, артка чигенде; «Ни булды сиңа?» дип сорарга, авызын ачты, тик ул сүзләрне әйтергә көче җитмәде» ... «бер мәлгә... баскан урыныннан кузгала алмыйча торды, тик бераздан гына өстәл кырыендагы урындыкка күчеп утыра алды». Аннары «... эндәшми-тынмый гына... утны сүндереп, кече як бүлмәгә — малае янына кереп китте. Чөйдәге иске тунын алып, сәкенең бер як читенә ачу белән ыргытты да, баш астына иске пиджагын бөкләп салып, йокларга ятты». (8 бит). Күрдегезме, менә нинди сабыр, акыллы, чыдам кеше икән Габдрахман. Дөрестән дә. арып-талып аудан кайтты — ишек ачмадылар. Ул ачуланмады. Хатыны ияләшкән түшәктән куды. Ул каршы әйтмәде. Ашау турында инде ләм-мим юк. Ә бит алар ауга киткәндә казанда аш пешә генә калган иде (3 битне ка- ра!). Авторның «Габдрахман эчүчелеккә бирелеп китте» диүе дә— «казанда аш пешә калды» кебек үк буш сүз. Мондый аяныч чатаклыклар ни турында сөйли соң? М. Хөсәеиов үз геройларын чын кеше, конкрет характер итеп күз алдына китерми, сюжет ситуацияләрен кеше характерына бәйләнмәгән хәлдә ирекле рәвештә оештыра. Кеше буларак Габдрахманныц табышмакка әйләнүе нәкъ менә шуның белән аңлатыла да. Чыннан да, кем ул? Усал дисәң — ызгышмый, эчкече дисәң — эчкече түгел, үп- кәләүчән дисәң — үпкәләми, үзе шулай да колхоздан китә. Ни өчен? Бу сорауга хикәядә бер генә җавап бар — автор шулай куша. Бәхеткә, М. Хөсәенов җыентыгындагы кайбер хикәяләр «Боры- лыш»тан уңай якка аерылып торалар. «Резерв», «Ала мүкләк» исемлеләре бигрәк тә игътибарга лаеклы. Бу хикәяләрдәге эчтәлек жанр мөмкинлекләре белән бер бөтенне тәшкил итеп, тәңгәл килеп тора. Терлекләргә азык җитештерүдә файдаланылмаган резервлар бармы, булса алардаи ничек файдаланырга? «Резерв» хикәясендә автор укучылар игътибарын менә шушы мәсьәләгә туплый. Хикәядә тормышны аңлату, аны бәяләү бар. Ләкин авторның төп игътибары аларда түгел, бәлки укучыларга юл күрсәтүдә. Эчтәлекнең башка яклары исә менә шушы үзәккә буйсындырылганнар һәм аны нигезлиләр, тулыландыралар гына. Моннан хикәянең формасы бермә бер отышка ирешә. Күләм кыскара, төзеклек камилләшә. Хикәядә шактый тулы, матур әдәби образ — Мәгъсүм бабай сурәтләнгән. Ул — юаш табигатьле, сабыр холыклы, эшкә чын бирелгән, хезмәттә оттырышны яратмый торган кеше. Автор моңа ничек ирешкән соң? Геройның сөйләме аша. «Ярый... тугай, син кушканча булыр», — нинди якынлык, ах итеп то- ручаилык, эчке җылылык бу сүзләрдә. Яки: «Узган елны ук шулай итәсе калган безгә...» (15 бит). Игътибар 10* итик: Мәгъсү*м бабай «безгә» ди, ниндидер өченче зат формасын кулланмый. Бу очраклы хәл түгел. Димәк, ул, гәрчә көтүче генә булса да, үзен, колхоз рәисе кебек үк, гомуми милекнең тигез хокуклы хуҗасы итеп саный, оттырыш өчен борчыла. Мәгъсүм бабай эшне ни җитте алай гына эшләми. Терлекләргә азык бармы, аларны талчыктырып куып йөрү генә түгелме, азык булганда, аны ничек итеп әрәм-шәрәм итми генә ашатырга, моның өчен кай яктан кергәндә җайлырак — менә бит ул нинди таләпчән, хуҗа- лыкчыл карт! Файда белән хуҗалык итү — Мәгъсүм бабайның төп хезмәт ысулы. Шул ук вакытта ул аны һич хыянәтсез, тайпылышсыз тормышка ашыра белүче кеше дә. М. Хөсәенов моннан соң хикәягә соңгы ноктаны куя. Чөнки характер җитәрлек сыйфатланды. М. Хөсәеновның казанышы да шунда ки, әсәрнең эчтәлеге олы тормыш мәйданына күтәрелә, укучыда тапшырылган эшкә, хезмәткә Мәгъсүм бабай кебек карарга дәртле этәреш тудыра. Тик шунысы гына кызганыч. Әлеге сыйфат җыентыкта ныгып, утырып җитмәгән. «Соңгы отыш», «Чемодан вакыйгасы», «Бүре» кебек хикәяләрдә ул яңадан югала, бетә, . конкрет кеше характерлары урынына таш курчаклар калкып чыга, сурәтләүне иллюстрация алыштыра. Нәтиҗәдә эчтәлек эстетик идеягә әйләнә алмый, «акчаны саклык кассасында сакларга кирәк» шикелле игълан калыбына кереп бикләнә. Хикәяләрнең сүзлек тукымасында отышлы халык тәгъбирләре (балавыз сыга, кыл да кыймылдатканы юк һ. б.) бар, образны җиңел һәм кыска юл белән сурәтләрлек анык, төгәл буяулар бар. Ләкин М. Хөсәе* новның бу өлкәдәге тырышлыгы әле- гә җитәрлек түгел. Бигрәк тә укучыны шунысы борчый. Сүзләрне сайлауда автор урыны-урыны белән гамьсезлек күрсәтә. Бер дә урын- сызга «Бүлмә»не— «квартира» һ. б. дип, «менә дигән»не—«настоящий», «икеләтә көч куеп эшләү»ие — «икеләтә энергия куеп эшләү» һ. б. формасында алу—болар нәкъ менә шул турыда сөйлиләр. «Борылыш» исемле хикәяләр җыентыгы — Мөдәррис Хөсәеновның әдәбият мәйданында беренче адымы. Бу адым әлегә нык түгел. Урыныурыны белән автор юлны белеп, ышанып атлый һәм уңышка ирешә («Резерв» һ. б.). Урыны-урыны белән исә сәнгать кануннарын буташтыра башлый, юлдан яза, абына, сөртенә («Борылыш»). Бу хәлдән котылу чарасы билгеле: тормышны өйрәнү, осталыкны арттыру, үз өстеңдә тырышып эшләү.