Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯЛДАН КАЙТКАНДА

афихан абзый, кибет ишегеннән керде дә, катып калды, vl Бәләкәй пычкылар, ышкылар, кискечләр, чүкечләр һәм башка бик күп төрледән-төрле кораллар белән тулы шүрлекләргә шактый вакыт өнсез булып карап торды ул. Аннан соц «Менә кайда икән алар — алтын бәһасе торган нәрсәләр! Бәхет, килим дисә, килә икән. Уйламаган-нитмәгән жирдән...»— дип пышылдап куйды. Мыегындагы бозның эреп якасына тамуын да, кергән чакта ябылып житмәгән ишектән урамдагы зәһәр суыкның кабалана-кабалаиа кибет эченә үрмәләвем дә сизмәде Сафихан абзый. Зур кибеттә аннан башка берәү дә юк иде. Хәер, алай ук дип әйтү дөрес булмас: прилавка артында кара мыек очларын әледән-әле бөтергәләп торучы тимер тешле сатучы егеттән һәм шул егет белән пхахай да михахай килүче, ирененә кызыл буялган, муенына төлке тиресе аскай яшь кенә бер кыз-хатыннан башка берәү дә юк иде. Сафихан абзый ашыгып алар янына барды да, күзләре белән киштәләргә ымлап, тимер тешле егеттән: — Сатыламы?.. Бирәсезме? — дип сорады. Ләкин ул авызын йомып өлгергәнче, кызыл иренле кыз очлы терсәге белән аны жәһәт кенә артка этәрде һәм, бишмәтенең өске төймәсен ычкындырып, егеткә-күлмәген күрсәтә башлады. — Кытай ефәге! Понимаешь! Замечательно тектеләр. Кич юабыз. Реста рация! Ликер! Шампанка! һс-һе! Ужас шәп! Да, Жоржик? Сафихан абзый түземсезләнеп таптанып куйды; ләкин бәхеткә, кыз. сәгатенә карап алгач, ашыгып төймәсен эләктерде. Ул, «үбәм» дигән мәгънәне аңлатып, кызыл тырнаклы ике бармагын иреннәренә тигезде дә, ишектән кергән куе суык парда эрегәндәй юкка чыкты. Сатумы егет шунда гына Сафихан абзыйны күрде. — Берәр нәрсә кирәкме әллә? — Мин авылдан, мәктәптән. Хезмәт укытучысы, — диде Сафихан абзый, ашыгып. — Үзең беләсең, хезмәтне ике-өч ел гына укытабыз. Корал житми, корал! Балаларның унысына бер пычкы. Эзли-эзли баш катты. Ә монда кагылсам, исем китте. Бөтенесе бар. Кеше-кара күргәнче, эләктереп калырга кирәк. Сатыламы? Күпме торалар? Тизрәк алырга мөмкин булмасмы, иптәш... кем! Сафихан абзыйның куанычы, түземсезлеге йөзенә чыккан булса да, егет ашыкмады. Ул арыган кыяфәт белән артсыз урындыкка утырды. Алтын язулы папирос кабызды һәм, бөтен кибетне яңгыратып, шак 85 маклы кулъяулыгына борынын сеңгерде. Аннан сон, бөтенләй икенче якка каран, Сафихан абзыйга кулын сузды. — Кәгазегез?! Эшнең начар якка борылуын сизеп, Сафихан абзыйның йөрәге сулкылдап куйды. — Ниткән кәгазь? —Ну, положен, командировочный. Труд инструментлары алырга дип. Директорыгыздан. —Соң каян килсен ул миңа, менә әкәмәт. Мин бит ял йортына килгән җирдән. — Бер нәрсә эшләп булмый, — диде егет. Сафихан абзый бар өметенең, куанычының, сатучы авызыннан ялкау гына чытучы папирос төтенедәй, эреп югала башлавын сизде Бөтен көче белән егеткә хезмәт бүлмәсенә кораллар кирәклеген аңлатырга тырышты. Тик, гаҗәпкә каршы, ул кызган саен, егетнең йөзе салкыная барды, тавышы тагы да ялкаулана төште. Дулкынланудан, Сафихан абзыйның маңгае тирләде—ә теге, кесәсеннән кечкенә көзге чыгарып, мыек очын чемчекли башлады. «Ләгънәт төшсен сиңа, энекәш» тә, «министрның үзенә барам» да файда итмәде. Тик егетне егерме бишлек кәгазь генә... Әйе, Сафихан абзый кызулыгы белән хәтерләми дә инде: үзе уйлап чыгардымы ул аны, әллә теге мәхәббәтсез сүз куштымы. Ни булса да булды, егерме биш сумлык егет кесәсенә шуып төшү белән, зур гына агач тартмага кул кыскычлары, бораулар, кечкенә ут чарлары кереп тә утырды. Аларны, «Кернер кирәкме, вот, кернер, тишә всякий тимерне, әһә. фугашки да кирәкме, вот, фугашки, ышкый всякий тактаны», — дип сөйләиә-сөйләиә, күңелләнеп киткән мыеклы егет үзе тутырды. Бераздан тартманың капкачын кадаклап та куйдылар. Егет счет язды. Сафихан абзый акча түләде һәм тартманы күтәреп ишеккә юнәлде. Кибеттән чыгып дүрт-биш адым үтүгә, аны толыплы бер кеше туктатты. — Жават андамы әле, кибеттәме, кардәш? — диде толыплы кеше бик үк йомшак булмаган тавыш белән. — Кем, кем? — диде Сафихан абзый, аны аңламыйча. — Сатучыны әйтәм, Җаватны. Сафихан абзый тартмасының авырлыгыннан тагын да сыгыла төш- ге: «Белмим, кардәш. Жорж дип әйткәндәй тоелды ул миңа.» — Җават ул, шайтаныма Жорж булсынмы! Сәлимгәрәй малае. Бөтен авылны гарьлек итеп ята монда. Институт бетерде бит, институт, физматны. Шарлатан. Килгән саен сүгеп чыкмасам, йөрәгем яна. Хуш, кардәш! Толыплы кеше ачуыннан төкерде дә эре-эре атлап кибеткә кереп китте. Сафихан абзый юлаучылар өенә бары бер сәгатьтән соң гына кайтып керде. Эшчеләрнең эштән кайткан чакларына туры киленде, ахры. Трамвай тукталышында халык мәж килә иде. Беренче .трамвай, Сафихан абзый кереп өлгергәнче, 'кыңгыравын зыңгылдата-зыңгылдата, кузгалып китте. Икенчесенә эләгү турында уйлавы да куркыныч булды. Ничек кенә сыйдыргандыр ул корт күчедәй халыкны! Хәтта, майор булып майор да аның баскычына бер генә аягы белән эләгеп бара иде. Ә өченче трамвай туктап та тормады. Шунда Сафихан абзыйның да түземлеге бетте. Ул, толыплы кеше кебек итеп төкерде дә, җәяү генә китте... Карават башына авыр тартмасын дөпелдәтеп утырткач, Сафихан абзый иркен сулап җибәрде. Ашханәгә кереп ашап та чыккач, аның кәефе бөтенләй әйбәтләнеп китте. Иртәнге алтыда торып автобуска 86 билет аласы да, кыйммәтле хәзинә тутырылган тартманы мәктәпнең хезмәт бүлмәсенә исән-аман кайтарып җиткерәсе генә калды. Әх, ничек шатланыр балалар! Бу кораллар белән ни генә эшләмәсләр! Элек-электән үк «корал эшләр, ир мактаныр» дип белми әйтмәгәннәр шул. Хезмәт бүлмәсендә әзерләгән әйберләрен район мәгариф бүлегендәге күргәзмәгә дә куйсалар! Ул чакта шәпнең дә шәбе була! Покра- нимир, хезмәтең, маңгай тирең күренеп тора. Менә нинди бай хәзинә белән, һичкем көтмәгән кыйммәтле бүләк алып кайта ул мәктәпкә. Юл чемоданына әйберләрен тутыра-тутыра, Сафихан абзый шулай уй’ лады. Уйлар берсеннәнберсе тәмлерәк, татлырак иде. Уйлаган саен, аның йөзе яктыра, күзләре шатлыктан балкый барды. Ул әйберләренең иң өстенә сөлгесен, сабынщеткасын салды. Аннан соң чемоданын шартлатып ябып, аягы белән карават астына этеп җибәрде. Хәзер шәһәрдә аның артык эше калмаган иде инде. Кечкенә кызына яңа күлмәк сайлыйсы да, юл күчтәнәченә конфет, прәннек ише аны-моны аласы калган иде. Сафихан абзый, кибетләргә чыкмакчы булып, пальтосын киде, акчасын барлап пинжәгенең куен кесәсенә тыгылды. Кул, кесә төбендә бераз кармаланып торды да, аннан чыгып җәһәт кенә икенчесенә кереп китте. Ләкин анда да йомарланган унлык кәгазьдән башка акча юк иде. Сафихан абзый ашыга-ашыга барлык кесәләрен капшап чыкты, чемоданын актарып ташлады. Ләкин бу эзләүләр күңелгә ятарлык нәтиҗә бирмәделәр. Гөлфиягә күлмәккә һәм юл күчтәнәчләренә дип аерым, салынган бер төргәк акча табылмады. «Төшереп калдырдым микәнни соң, аламаны» дип уйлады Сафихан абзый, пошынып. Шул вакыт аның күзләре тартмага төште, һәм ул бөтенесен дә аңлады. Суга баткандай эзсез югалган теге бер төргәк акчаны шушы каһәр суккан тартма «йоткан» иде. Ягъни, Сафихан абзый кибеттә кызуланып, алдын-артын уйламыйча, бөтен акчасына кораллар алып чыккан иде. Маңгаен җыера-җыера уйланып утырды. Бераздан аның күзләре яңадан очкынланып, күңеле күтәрелеп китте. Чыннан да, нигә харап булгандай утыра соң ул? Бүген дөнья бетмидер ич, тормышның койрыгы 4—5 йөз тәңкә акчага ябышып катмагандыр ла! Менә хәзер үк шәһәрара телефонга барырга да авылга шалтыратырга кирәк. Директор Саматны чакырырга да, «менә шулайшулай булдым, энем Самат» дип акча сорарга. Иртәгә килеп җитсә, ашарга да, юлга да була дигән сүз. Тик менә Гөлфиянең генә өмете киселә инде. Әй, аңа авыл кибетеннән дә менә дигән күлмәклек алырга була. Сафихан абзый, кулына актык ун сумын йомарлап, телефонга китте. Бәхеткә каршы, алар линиясендә кеше аз иде. Күп тә үтмәде, стенадагы зур репродуктор аркылы ягымлы гына бер тавыш, хатын-'кыз тавышы, Сафихан абзыйны кабинага чакырды. Телефон трубкасы башта нитәдер чыелдап, шыелдап торды, үрмәкүч пәрәвезенә эләккән кигәвен кебек усал безелдәп алды, аннан соң гына Самат тавышы белән: — Ало! Сафихан абзый, синме бу? — диде — Ало! Ало! Мин бу, мин, Самат энекәш. Бәләкәй генә бер йомыш төшеп китте дә, тукта, мин әйтәм, Саматка гына шалтыратыйм әле. Я, үзегез исәнсаулармы? Иминлекме? Үлем-җитемнәр юкмы? — Юк, юк. Бөтенесе дә ал да гөл. Сине көтәбез, әйбәт ял иттеңме соң? Ничек булды? Ничә килога арттың? — Алай бик арттырып булмады. Шулай да кило ике йөз бар. Бик яхшы тәрбияләделәр. Карале, Самат энекәш, син миңа тизлек белән... Сафихан абзый сүзен әйтеп бетерә алмады: трубкада тагын кигәвен безелдәргә тотынды. Саматның сүзләре бер көчәеп, бер әкренәеп, өзек- өзек кенә ишетелде. 87 — Ало! Сафихан аб...-сә дисең? —Ало! Ах, башың беткере! Самат энекәш! Ө-өф! Өф! Минем хәл бик мөшкелләнеп китте бит. Ө-өф! Ө-өф! Нишли сон бу мур кыргыры? Самат энекәш!.. Син миңа бүген үк нит әле... Ало! Өф-өф! Ишетәсеңме? Сафихан абзый трубканы икенче колагына алыштырып куйды, өметләнеп Саматның тавышын көтте. Бераздан шау-шу басыла төште, яңадан Саматның ачык тавышы ишетелде. —Ишетәм, Сафихан абзый! Карале, без монда «Зәңгәр шәл»не куймакчы булабыз. Син ишанны уйнарсың бит инде? —Ну-у! Кит аннан! Булдырып булыр микән соң? Яшь чакта бик оста кыландыра идем дә... Хәзер «Алла сакласын, алла сакласын!» дигәннән башкасы хәтердә калмаган. Кайчан куярга? —Кайчан дип... бик озакламабыз инде. Рольләрне ятлый башладык. Әйдә, син дә соңга калма, тизрәк кайтып җитәргә тырыш. —һе. Бөтен хикмәт тә шунда шул, кайтып җитүдә. Синнән сора- макчы идем әле... — Нәрсәне, Сафихан абзый? Сафихан абзый, эшне сөйләргә дә акча сорарга дип, авызын ачкан иде, трубкада теге хатын-кызның тавышы ишетелде: — Өченче кабина, срогыгыз үтте. Бетерегез, — диде ул, ягымлы гына итеп, һәм трубка, бер-ике мәртәбә пытырдап, тынып калды. Сафихан абзый, аңа берәр минут чамасы чекрәеп карап торды да, пальто төймәсен дә эләктерергә онытып, урамга чыкты... Ул икенче көнне йокысыннан башы авыртып торды. Карават янындагы тартмага күзе төшкәч кенә, бераз кәефе килде. Ул юынып керде, кайдан бераз акча табарга соң, шайтан, дип уйлана-уйлана иркенләп киенде. Аның шәһәрдә бер генә таныш кешесе дә, адәм рәтле бер генә дусы да юк иде. Шуңа күрә акча табу мәсьәләсе бөтенләй чишә алмаслык, буталчык бер мәсьәлә булып күренде. Өстәл янында, чите тәмәкегә ертылган газетаны карап, шактый утыргач, ул, «хәрәкәттә — бәрәкәт» дип, урамга чыгып китте. Кибет тәрәзәләрендәге симез казылыкларга, өсләре яңа балчык чүлмәктәй кызарып киткән күмәчләргә, чәчәкле-чуклы тортларга карамаска тырышып йөри-йөри ике-өч сәгать үткәрүгә, аның башында бик кулай тоелган бер план өлгергән иде инде. Тагын ун тәңкә табарга да Саматка шалтыратырга. Сафихан абзый бүлмәсенә ашыкты. Бәхетенә, ул кайтып кергәндә, алар бүлмәсенә сулы чиләген, мунчаласын күтәреп җыештыручы хатын кергән иде. Ул бик сүзчән булып чыкты. Алар сөйләшеп киттеләр. Сафихан абзый аңа быелгы кышның яман суык булуын әйтте. Аннан, сүзен күчереп, үз хәлен сөйләп бирде. «Бурычка ун тәңкә биреп торал- массыңмы, карендәш, үземә килеп җитү белән бирер идем» дип сүзен очлады. Җыештыручы хатын аның хәленә керде: ун тәңкә биреп торырга булды. Ләкин ул акча кесәсенә кергәнче, Сафихан абзыйга юмарт күршесенең башы да, очы да күренмәгән сүзләрен тыңлап, ва- кыт-вакыт баш каккалап бик озак утырырга туры килде. Хатын ашыкмыйча гына, кибетләрдә җаның ни теләсә шул булуын, сеңлесенең үз сыерыннан көн саен гөжелдәтеп икешәр чиләк сөт савуын. Җир иярченен үз күзе белән туйганчы карап торуын сөйләде. Акчасын алырга дип халат кесәсенә тыгылгач, авыр сулап, сугыш беткән елга күчте. Ул елны да юлаучылар өенә төшкән берәү Ю сум сорап торган, ләкин, нишләптер, бурычын түләргә оныткан икән. Аңа акчасы жәлке түгел, тик ул шундый купис заманындагы кешеләрнең хәзер дә тереклек итүләренә шакката икән. Бу бик кадерле ун тәңкәлек хатын кесәсеннән Сафихан абзый кесәсенә бик соң күчте. Сафихан абзый шунда ук телефонга йөгерде. Ул бу юлы кабинага исәнләшкәч тә акча сорарга дигән ныклы карар белән керде. 1 адәттәге чыелдаулар, шыпылдаулар басылгач, трубкада Саматның тавышы яңгырады: — Ало! Сафихан абзый! Нигә кайтмадың? Районга ат та җибәрт- тергән идем. Аптырашып ятабыз. Ни булды? Исәпме? ;— Исәнен исән дә, Самат энекәш,—дип кычкырды Сафихан абзый.— Исәнен исән дә, эшләр начараеп китте әле минем. —- Ничек, ничек? Әллә авырыйсыңмы? Ни булды? Тизрәк әйт, нишләдең? Салкын тидердеңме? Докторга бардыңмы? Юк, юк, Самат энекәш, хафаланма, — диде Сафихан абзый, трубканы ике кулы белән учлап,—авырмадым. Тик ни менә... Мин хезмәт бүлмәсенә бер тартма корал алдым бит... Саматның кет-кет көлгәне ишетелде. — Ну шаян да соң син! Шул начар буламы? Бик әйбәт иткәнсеи. Рәхмәт! Акчасын, күпме булса да, кайткач түләрбез. Мин дә сине шатландырыйм әле. Тыңлыйсыңмы? Мин бүген районнан мең ярымлык корал алып кайттым. Кичә генә өч машина килгән. Мәктәпләргә бүлеп бирделәр, ишетәсеңме? Райкомбинатка 15 верстак ясарга заказ бирәбез. Акчасын күчереп үк кайттым. Синең хезмәт бүлмәң завод кебек булды хәзер. Үзең дә, укучылар да рәхәтләнерсез. Сөенеченә ни бирәсең, Сафихан абзый? Ало! Аңлыйсыңмы? Сафихан абзый ашыгып җавап кайтарды: — Аңламаган кая ул, Самат энекәш. Булдыргансың. Рәхмәттән башка нәрсә юк сиңа. Болай булгач, җимерәбез дөньясын. Шатландырдың, молодец! Сафихан абзый чыннан да бик шатланган иде. Шатланмыйни, хезмәт бүлмәсен бөтен кирәкле кораллар белән тутыру аның көне-төне тынгылык бирми торган күптәнге хыялы -иде бит. Хәзер менә бөтенесе дә булды. Ләкин аңа верстаклар ясарга райкомбинатка заказ бирү генә ошап җитмәде. Аларны укучылар белән ул үзе дә ясый алган булыр иде. Расход та ким чыгар иде, үз эшләре дә булыр иде. Тик соң инде, эш үткән, акча күчерелгән. Сафихан абзый шуларны уйлап тагын трубкага кычкырды. — Самат энекәш! Син хәзер үк минем хатын янына кер әле. — Нигә? — Анда почмактагы тумбочка эчендә кызыл папка булыр. — Әһә. — Папкада төрле сызым кәгазьләре булыр. — Әһә. — Менә шунда верстакларның да сызымнары булыр. — Әһә. — Берсенең почмагына зәңгәр кара белән № 4 дип куелган. Мин аны үзем куйдым. — Әһә. — һе булса, менә шул — син аны ал да райкомбинатка илт. Шунып буенча эшләсеннәр. Безгә иң кулай верстак № 4 инде. Аңладыңмы? — Аңладым. Беттеме? Сафихан абзый сикереп үк китте һәм, трубканы иреннәренә үк тигерә язып, бөтен көче белән кычкырып җибәрде: _ Юк, юк, бетмәде! Карале, Самат энекәш. Минем эш чыннан да начар бит. Мин монда ни уңга, ни сулга. Самат энекәш, ало! Ало! Самат энекәш! Син миңа бүген үк... Ләкин нәкъ шул чакта трубкада телефонистканың ягымлы тавышы тагын ишетелде. — Ало! Җиденче кабина! Вакытыгыз бетте! — диде ул ягымлы тавыш