ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ ФӘНЕНЕҢ БЕРЕНЧЕ АДЫМНАРЫ
Татар совет әдәбияты фәне буш урында тумады, әлбәттә. Революциягә кадәр үк бездә материалистик эстетик фикер шактый үскән иде инде, ул әдәбиятта реализмны, халыкчанлыкны яклап барды; бу өлкәдә Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал кебек зур әдипләрнең язганнары гына да җитди хәзинә иде. Материалистик эстетик идеяләрне үстерү һәм таратуда революция алдыннан, империалистик сугыш елларында Галимҗан Ибраһимов шактый эшләде. Ул «үзенең тугъры тасвиры белән» «халыкны уйларга, авыр язмышны җиңеләйтү турында чаралар күрә башларга мәҗбүр иткән» әдәбиятны яклады, «реализмның бердәнбер әһәмияте шунда» дип язды 1915 елда. Сәнгать белән халыкның уртак багланышын алга сөргән шушындый көчләре булганга да татар әдәбиятының алдынгы өлеше 1917 елда, Февраль буржуаз демократик революциясе булып, Бөек Октябрьгә хәзерлек башлангач, эшчеләр сыйныфының кызыл байрагы астына басты. Хезмәт ияләрен социалистик революциягә хәзерләүдә әдәбиятның функциясен татар әдипләреннән берсе Шәһит Әхмәдиев дөрес күрсәтте, әдәби әсәрләр эшче һәм крестьяннарны «мәгънәви коралландыру» 2 чарасы булырга тиеш дип билгеләде ул. Бөек Октябрь җиңде. Яна дөньяның беренче ун көне эчендә үк татар совет поэзиясенең беренче китабы— М. 2 III. Әхмәдиев сүзе С. Кудашның «Хәтердә калган минутлар» (1959 ел, Казан) китабының 150 иче битеннән китерелде. 3 Ф. Сәйфи-Казанлы. «Кызыл байрак» мәжмугасы мөнәсәбәте белән («Безнең юл > газеты. 1917 ел, 13 ноябрь, 14 сан). Гафурииың «Кызыл байрак» исемле шигырьләр җыентыгы чыкты. Бу — әдәбиятыбыз тарихында күренекле бер вакыйга иде. Озак та үтмәде, җыентык турында Ф. Сәй- фи-Казанлының мәкаләсе басылды3 . «Кызыл байрак» китабына ул хаклы рәвештә югары бәя бирде, аның төп кыйммәтен «Россия революциясенең әдәби тәҗәссеме (гәүдәләнеше)» булуында күрде. «Кызыл байрак»,— диде ул, — революция теле белән язылган... Шигырьләрнең бөтен рухы адәмнәрнең -киләчәктәге гомуми бөек әмәле булган социализмга өнди, ...шигырьләрнең күбесе — революция тәсбихе... һәркаюсы бөек революциянең мәңгелек хатирәләре». Татар совет әдәбиятының беренче китабына татар совет әдәби тәнкыйтенең бу беренче рецензиясе иде. Моннан соң әдәбиятның һәм сәнгатьнең совет җәмгыятендә уйнаячак роле турында сүз торган саен үсте һәм киңәйде. Социалистик революция нәтиҗәсендә кешелекнең иҗат көчләре һәрбер өлкәдә моңа кадәр тарихта һич күрелмәгән дәрәҗәдә үсеп китәчәк, чөнки бу революцияне тормышка ашыручы пролетариат үзе дөньяның барлык байлыкларын, матур хәзинәләрен иҗат иткән беренче көч һәм шуңар күрә ул ясаган социалистик революциянең дә төп максаты яңаны төзү, иҗат итү — күп кенә мәкаләләрдә Т 135 әнә шул турыда язылды. Партиянең Үзәк Комитеты каршында төзелгән «Татар телендә коммунистический әдәбият тудыру һәйәте» 1918 елның көзендә «11ролетариат — төзүче» исемендә аеоым китап чыгарды. Бөтен дөнья буржуазиясенең большевиклар культураны бетерәләр, дигән кабахәт ялганы монда ачык дәлилләр белән фаш ителде. Китапта бо- лай дип язылды: «Заманымызның иң талантлы мөхәррирләреннән, бөтен дөнья әдәбиятына пролетариат вә люмпен пролетариат галәмен ачып күрсәткән әдип Максим Горький шул ук пролетариат сыйныфыннан чыкмаганмыни? Коллык дәверендә даһилар җитештерә алган бу сыйныфның, властьны үз кулына алгач, мәгънәви вә рухани мәдәниятне алып бара алмаячагын буржуазия нинди дәлилгә терәлеп сөйли? Аның дәлиле юк!»1 ...«Максим Горькийның пролетариат сыйныфыннан чыгуы бер иттифакый эш түгел иде, бу — киләчәктә мәдәният әләмен күтәреп барачак сыйныфның үз алдыннан җибәргән бер хәбәрчесе иде» 4 5 . Социалистик революциянең төзү, иҗат итү максатлары әнә шулай аңлатылды. Сәнгать әнә шул киң күләмдәге төзү, иҗат итү эшләренең рәтенә куелды. Яңа сәнгатьнең төп функциясе нәрсәдә? — Моңар ачык җавап бирелде: халыкны коммунизм рухында тәрбияләүдә. «Тәрбия мәсьәләсендә сүз чыкты исә, сәнаигы нәфисә мәсьәләсе, табигый уларак, үзеннән-үзе килеп чыга»6 . «Сәнаигы нәфисәне юлга салудан, таркау хәлдә булган артистларны бер җиргә җыюдан» максат — «сәхнә аркылы халкымыз- га аң бирү вә аларны (халыкны) социальный рухта тәрбияләү»7 . Халыкка «тиешле булган матди ярдәмнәр бирелгән төсле, мәгънәви азык та, күңел, рух тәрбиясе дә бирелергә тиеш... Ярлы крестьян һәм эшчеләрне тәрбияләү өчен, аларны матурлыкка, 4 Пролетариат — төзүче. Казан, 1918 ел. 11 бит. 5 Шунда ук, 12 бит. 6Юлаучы. Театр вә сәнаигы нәфисә мәсьәләсе. («Эш» газеты. 1918 ел. 10 октябрь, 72 сан). 7Театр вә сәнаигы нәфисә сөючеләр дикъкатенә («Тартыш» газеты. 1918 ел. 22 октябрь). 8 Җитешмәгән җирләребез («Көн» газеты. Сембср. 1919 ел, 8 март, 25 сан). 9 Ибра1Гимов Г. Мәркәз һәм урыннарда мөселман комиссариатлары («Эш» газеты, 1918 ел. 7 ноябрь, 93 сан). 10