Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

МОЛДО ШИГЫРЬЛӘРЕ Күренекле кыргыз акыны Тоголок Молдоның тууына 100 ел тулды. Ул 1860 елда Тянь-Шань өлкәсенең Актал районында туа. Унсигез яшеннән шигырьләр яза башлый. Аның иҗатына Абай Кунанбаев, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай зур йогынты ясый. Тоголок Молдо үзенең шигырьләрендә ул вакыт өчен зур әһәмияткә ия булган күп кенә мәсьәләләрне күтәрә. Аның иҗатында без хезмәтчел кешеләрнең, авыр тормышта яшәүче кыргыз хатын-кызларының образларын күрәбез. Бөек Октябрь социалистик революциясен ул шатлык белән каршы ала һәм аңа багышлап күп әсәрләр яза. Тоголок Молдо 1942 елда үлә. Тоголок Молдо рус укучыларына да таныш. М. Богданова кереш сүзе белән акынның җыентыгы 1958 елны Мәскәүдә басылып чыкты. КАРТ КЕШЕГӘ ЯРӘШЕЛГӘН КЫЗ ЗАРЫ 93 -Алсу таңда, чыклы иртәдә Тау иңенә кояш төшмәде. Кояш нурын сөйгән гөлләрем Үз дигәнем өчен үсмәде. Көтә мине кара язмышым — Көчем җитми каршы торырга. Карт кешегә мине бирәләр Саткан кебек сарык урнына. Бөкре картка, аксак, бай картка Ярәштеләр япь-яшь көемә. Чишмә булып ага күз яшем, Тау-тау булып кайгым өелә. Мин шул картка хатын булырмын, Кызын сатты әткрм үзенең. Хәсрәтемне җиңеп чыгарга Җитмәс инде, җитмәс түземем. Гөнаһ кылдың, әткәм, зур гөнаһ, Мине сатып, нәрсә алдың соң? Ирексезләп бирдең кияүгә, Төшәр сиңа яшем-каргышым: Нигезе корыр торган йортыңның, Атың үләр җигеп чыкканда. Бәхет килмәс синең өеңә Ятим кызың кайгы йотканда. Ләгънәт укыйм, әти, мин сиңа Утка аттың тып-тын үскәндә. Туганлашып симез бай белән Күпме акча салдың кесәңә? Аманбек, син, өлкән туганым, Аһзарыма колак салмадың. Ишетәсеңме, син дә гаепле, Хәсрәтемнән йолып алмадың. Хатының белән тату яшәдек, Үпкәләшкән чагыбыз булмады. Тик аны да гафу итәлмим, Кайгы килгәч, кулын сузмады. Исән булса әгәр әнием, Уртаклашыр иде кайгымны. Әтием исә үзенең йорт-җирен Рәтләр өчен малга табынды. Ела, Эркеч, ела, бәхетсез, Төсбитемне нигә сакладым... Карт кешегә хатын булганчы, Артык хәзер гүрдә ятканым. Корышып беткән ямьсез бер картка .Алмашынды минем бәхетем. Үлемем торгач янда сагалап, Нигә кирәк ефәк-бәрхетең. Яшьлегемне иртә саттылар, Яклар кешем юк шул кырымда. Хуҗалыкка терлек кирәк, дип, Уйлый әткәм байлык турында. КАБАТ ЯШӘРДЕМ Рәшит Гәрәй гәржемәләре. Теләкләрем чынга ашмады, Тузан күмде өмет-уемны. Алмагачлар корый бакчада, Чәчәкләре иртә коелды. Үз тиңемне сөяр вакытта Яратмаган иргә кол булдым. Бигрәк иртә сүнде тормышым. Кабер кебек тып-тын суындым. -бәхетсез идем мин, дуслар, ЛАанаплар, байлар изгәндә. Елмайдым, якты көн туып, Җиремә бәхет иңгәндә. Сиксән яшемә җитсәм дә Канатлы сизәм үземне. X а л кы м 11 ы ң к а д е р - х ө р м эте Болытсыз итте күгемне. Тормыш әкият кебек матур, Көч-дәртем сүнәрлек түгел. Олы Иссык-күл шикелле Дулкынланып тора күңел. Каләмемне үз җиремнең Суларына манып язам. Мәхәббәтем, омтылышым Яшь чактагы кебек һаман. Улларым, кыю кызларым! Зур рәхмәтем сезгә минем. Мәңге яшә, сөйгән халкым, Мәңге яшә, туган илем!