Логотип Казан Утлары
Повесть

ЛӘЙСӘН ЯҢГЫР

БЕРЕНЧЕ КИСӘК

1. «ГӨЛЧӘҺРӘ АПА, МИН ДӘ ЯЛГАНЛАДЫМ...»

Ишекнең биш тиен акча тикле генә «күзе» бар. Зәңгәр пыялалы. Килгән кеше күренә, үзең күренмисең. Звонок шалтырауга Гүзәл, урындыкка басып, шул «күзгә» үрелде. Габсаттар бабай икән. Гүзәлләрдә алачагы бар. Әллә ничәнче килүе инде... Гүзәл, Габсаттар бабайны кызганып: — Сезгә әти кирәкме? — дип сорады. — Әтиең, кызым. Гүзәл, урындыктан бөтерелеп төшеп, ишек биген ача башлады; шул чак әнисе, аш бүлмәсеннән башын тыгып: — Әтиең өйдә юк, — дип пышылдады. Гүзәл, авызын «күз»гә куеп, әнисе әйткәнне кабатлады. — Әти өйдә юк... — диде ул һәм, сүзенең мәгънәсе шунда гына аңына килеп җитте ахрысы, кинәт сискәнеп китте. Ялганлады бит! Әнисе үзе кушты. Башка вакыт печтик кенә ялганласа да тирги иде, бу юлы үзе кушты... Гүзәл, исе китеп, әнисенә карады. Әнисе исә үзе дә уңайсызлана, ник әйткәненә үкенә кебек иде. Гүзәл бераз икеләнеп торды да: — Өйдә, әти өйдә!.. — дип кычкырды. Ләкин бу вакыт Габсаттар бабай аның сүзләрен ишетерлек җирдә түгел, таягына таянып, йөткерә-йөткерә, болдыр баскычыннан төшеп бара иде инде. Гүзәл: — Өйдә, әти өйдә!.. — дия-дия ишек бигенә үрелде. Шулчак аш бүлмәсеннән, тыныч кына сызгырынып, әтисе килеп чыкты һәм Гүзәлне урындыктан күтәреп алды: — Әти-әни сүзеннән чыгарга ярамый дип өйрәтмәдсләрмсни әле мәктәбегездә? — Ялганларга ярамый дип өйрәттеләр. — Оһо! — диде әти кеше, мәсхәрәле елмаеп.— Дәүләтъяров тешләре күренә башлаган бу кызыйда. Гүзәл, башын түбән игән хәлдә, ак алъяпкыч читен бармагына чор- ныйсүтә, беравык нишләргә белми басып торды да, портфелен алып, мәктәбенә китте. Кыз Габсаттар бабайга ялганлаганы өчен юл буе борчылып барды, аның буыла-йөткерә болдырдан төшеп барганын күз алдына китереп кызганды. Һәм кинәт, үз тапкырлыгына үзе дә сөенеп, театр вестибюленә йөгереп керде. Башта ул, автомат-телефон ярыгына унбиш тиен са- 2» И 20 лып, справочныйдан Габсаттар бабайларның телефон номерын сорады; икенче унбиш тиенне салуга әллә кайдан бакыр чәчле, борын очы сипкелле бер малай килеп чыгып, бер дә тартынмыйча, Гүзәл кулыннан трубканы тартып алды: — Рәхмәт, сеңелем. Бар инде, сөйләшүен үзем сөйләшермен. Әбиеңә сәлам әйт, яме, бабаң утырмага килсен... — диде дә, үзенә кирәк номерны җыеп, сөйләшә дә башлады: — ...Ну какого черта син! Подумаешь, аның әтисе бар... Ә әниеңне пошли син к лешему, понял... Гүзәлнең тагын бер унбиш тиене булса да, ул көтеп тормады: дәрескә соңга кала ич! Аннан Бакыр чәч тә сүз арасында бик усал итеп карап куйды. Гүзәл, вестибюльдән мыштым гына чыгып, мәктәбенә йөгерде. Дәрес бик күңелле иде, Гөлчәһрә апалары Ленинның балачагындагы күңелле мәзәкләрен сөйләп көлдерде. Гүзәл өйдәге вакыйганы онытып торды, ә Гөлчәһрә апасы бер баланың ялганын тотып оялткач, тагын исенә төшеп, кулын күтәрде: — Гөлчәһрә апа, мин дә ялганладым... Габсаттар бабайга... Әти кушты, әни дә... — диде. Балалар көлде. Укытучы әллә аңлап җитмәде, әллә аңлап та әһәмият бирмәде,— бераз елмая төшеп, Гүзәлнең башыннан сыйпап куйды да дәресен дәвам итте. Туры килеп торуын кара син! Дәрес белән мавыгып китеп, Гүзәл бу турыда бөтенләй оныткан иде инде, тәнәфес вакытында мәктәп директорының бер пенсионер укытучыга «шыр ялган» сөйләп торганын күргәч, теге ялганы тагын исенә төште. Пенсионер укытучы Үспядән утын алып кайтырга машина сорады, директор, бик бирер идем дә, машинабыз ватылып китте шул, диде. Ә Гүзәл үзе күреп торды: машина әле генә гаражга кайтып керде... (Бәлкем, ул ватылганга күрә кайткандыр да бит, — кызчык анысын уйлап тормады шул инде.) Гүзәлнең башына сыймады: нинди әйбәт әнисе үзе ялганларга кушты; укытучы апа ялганлаган малайны орышты, ә директор абыйлары, күзен дә йоммыйча ялганлап, пенсионер бабайны борып чыгарды... Кайчак ялганларга да кирәк микән әллә? Кайчак ялганларга да кирәк микән әллә?.. Атиа-уи көн дигәндә икенче бер кеше килеп әтисен сорагач, Гүзәл өйдә дияргә бик ашыкмады,— башта әнисенең күзләренә карады: әнисе башын чайкагач, бер дә исе китмичә, өйдә юк ул дип, борып чыгарып җибәрде. Ә бер тапкыр кич белән, өйдә кунаклар барында, тагын теге Габсаттар бабай килгәч, әнисеннән дә сорап тормыйча: — Әти өйдә юк, — диде. — Әниең?.. — Ул да юк. — Алайса ач әле, кызым, көтеп торырмын, тышта яңгыр... — Тиз кайтмаслар, театрга киттеләр, — дип пышылдады артына килеп баскан әтисе. — «Тиз кайтмаслар, театрга киттеләр», — дип кабатлады Гүзәл. Моны күреп, әтисе... Башта әйтеп китик, бу Гүзәлнең үз әтисе түгел иде. Аның үз әтисе... ...Әле яз көне генә булды бу хәл. Гүзәл белән Ирек, берсеннән-берсе уздырып, урыннарын җәеп куйдылар, бит-күзләреи юып керделәр; аннары, көндәгечә исәнләшеп чыгу өчен, җитәкләшеп, әтиләре янына кереп киттеләр. Менә хәзер шыпырт кына килеп әтиләренең күзен томалап торырлар, аннары Гүзәл бакчада ишетеп кайткан яңалыкларны сөйләр. Ә яңалык — дөнья!.. Бүген бакча апалары Гүзәлгә әйтеп җибәрде, киләсе атнада бер урын бушарга тора, Ирекне алырбыз, диде... Гүзәл бүген балчыктан дөя ясап бетерде. Зур, матур. Тәрбияче апалары Май бәй- 21 рәмендә күргәзмәгә куярбыз, диде. Май бәйрәмендә балалар иртәсе дэ була әле. Гүзәл җырлый. Кыргызча. Аннары Гүзәл бакчаны тәмамлап чыга. Бакча апалары Гүзәлгә бүләк тә әзерләп куйган инде: үзе йөри тсрган курчак, тагын чигү үрнәкләре. Б акч а ны _ яхшы күрсәткечләр белән тәмамлаган өчен... ' _ Г7 . / г, Шуларга куанышып, көлеп җибәрүдән берсен берсе * тыеп, әтиләре янына килеп кергән балалар катып калдылар: ике ят кеше китап шкафын, әтиләренең язу-сызуларын актарып маташа, әтиләре, башын тотып, кайгырып утыра иде. Әниләре дә шунда. Анысы, иренен тешләп, бер читтә сулыгып елап тора иде. Аннары ят кешеләр әтине алып чыгып киттеләр. Капка төбендә машиналары да бар икән, шуңар менгезеп утырттылар да, караңгы тыкрыкка кереп күздән югалдылар. — Ник? — Командировкага китте, — дип аңлатты әниләре, — еракка. Бәйрәм көнне кайта... — Ә нигә еладың? Әти безнең баштан сыйпап чыгып киткәндә нигә еладың? — Еламадым, ялгыш күргәнсеңдер... — Түгел, түгел... Әнә тагы елыйсың... Әйе, елады әниләре. Көн-төн күзендә яшь кипмәде. Әтиләрен яклап кырык җиргә җитте. — «Гаебе юк аның. Юк!..» — Ләкин эш чыгара алмады. Судның иртәгәсенә бөтен җиһазларны алып киттеләр; радиоприем- никка хәтле алдылар. Өстәлнең дә берсен, әтиләре бүлмәсендәгесен алдылар. — Ник? —Әтиегез командировкадан яңаны алып кайта... Әниләре шулай диде. Инде ул еламый, дөресрәге, күз яшен балаларына күрсәтмәскә тырыша иде. Хәтта ул бу хәлгә шатланган кебек елмаебрак та йөри иде. Икенче көнне Гүзәл балалар бакчасыннан: — Бер малайны алдылар, Ирекне алмадылар, — дип елап кайтты.— Менә Гөлбану апа язу да бирде. Әниләре укыды да тагын елмайды. — Апа тагын ни диде, балалар иртәсендә җырламассың диде... Дөямне әнигә апкайтып күрсәтәм дигән идем, күзен менә болай итеп карады... Әниләре тагын елмайды. Икесен берьюлы алдына алып сөйде. Ләкин иреннәре генә елмайган икән, күзләре генә шундый матур булган икән, бөтен җире калтырана, керфегендә үтә күренмәле яшь бөртеге эленеп тора иде. Ирек берәр көн «бакчага аббар, бакчага аббар...» дип шыңшып йөрде дә онытты. Гүзәл исә гаиләнең ниндидер бәхетссзлеккә дучар булганын сизенә иде. Ә инде урамда кайбер балалар уенга кертмәс булгач, өлкәнрәкләре «синен әтиең карак...» кебек сүзләр дә пшеттергәли башлагач, бәхетсезлекнең бик зур икәнен аңлады Гүзәл. Ул хәзер йорттан чыгып йөрмәс булды. Балаларның уйнап йөргәннәрен капка ярыгыннан яки тәрәзәдән генә карап тора иде. Әниләре дә хәзер кеше күзенә күренеп йөрүдән качты. Элек «Асия, Асюк җаным», дпп кенә торган дус хатыннары да очраганда күрмәмешкә салышып үттеләр. Башка вакытларда, бигрәк тә әтиләре командировкага киткәндә, хатын-кызлар белән шау-гөр килеп торган йорт бер дә көтмәгәндә мәет чыккан өй кебек булып калды. Арада кызганучылар да булды, әлбәттә. Чышын-пышын гына булса да: «Хатынының ни гаебе бар инде, җә?.. Балаларының тагын?..» диештеләр. — Белмим, белмим, үзе дә гаепле иде микән әле ул... — диде берсе.— Трамвай юлы себерүдән башлады бит. Күз ачкысыз буран, ә моның өстендә юкарып беткән кыска пиджак, тар каеш, кырык ямаулы ботинка, кипдер бияләй... Үзе шуңар да канәгать, мескенкәй, эштән туктауга (бер кулында китап-дәфтәр, бер кулында ипи сыныгы) ликбезга чаба... Белмим, белмим... — Унбиш елга ди бит. — Ну, алайса чыгу юк инде аңар... Үпкәсенең рәте беткән, яз кердеме, кислород мендәре белән генә тора иде бит. — һай, бичара... Берсе кызганып кына калмады, зур төргәк күтәреп өйгә үк килде. Әтиләренең якын дусты икән. Хәррәмов. Рабфакта бергә укыганнар диме... Әле яңа гына Ватан сугышыннан кайтып төшкән. Бер дә кайтасы булмаган икән дә, менә кулы... Хәррәмов дүрт бармагы киселгән сул кулын күрсәтте: «Чиккә беренче бәреп кергән фашистлар белән сугышкан чакта...» Өстә яшел гимнастерка, галифе чалбар, башта елтыр козыреклы фуражка, күкрәктә ворошиловча атучы значогы, аннан тагын ниндидер значок. Төс-битенә хәтле кешене җәлеп итә, күңелне баглый торган: бераз бөдрәләнеп торган кара чәч, кыек киселгән чигә сакал, мыек очлары бөтерелеп килгән. Үзе төз буйлы, җитез хәрәкәтчән. «Баскан җирендә ут чыгара торган» дип сөйлиләрме? — шундый. Ул күршеләр кебек чышынпышынлап тормады, көр тавыш белән, чатнатып: — Ялгыш хөкем бу! — диде. — Кайтыр, должен кайтырга... — Сезнеңчә должендыр да бит... — Постой. Дүрт ел бер партада утырдым мин аның белән. Рабфакта. Идеал ул безнең Дәүләтъяров, идеал, абзый кеше. — Сез бит аны җиде ел күрми торган. Кеше үзгәреп тә куя ул, энем... — Куймый. Тәвә кошын сасы көзәнгә әйләнгән дисәләр ышанырмын, Дәүләтъяровның хөкүмәтне талап ятуына ышанмам!—диде Хәррәмов, өстәл сугып. -- Ялгыш хөкем бу! Чеп-чи ялгыш! Үзем йөрим артыннан... Балаларны икесен ике тезенә алып сөйде бу кеше. Икесенә дә кесәсеннән берәр конфет чыгарып бирде. — Я, Дәүләтъяров токымы... Иһи, төшермә борыныңны, ир заты бит син!.. Ә син нәрсә, апа кеше?.. Ничего, бер болганмый — су да тонмый, Асия ханым, ничего... Андый чакта кечкенә генә җылы сүз дә изге аваз булып ишетелә. Балалар гына түгел, әниләре дә юаныч тапты бу кешедән. Башын күтәрде. Чырае дәррәү яктырып китте, җан керде аңар. Ак эскәтер җәеп, табынТЗз^ТтләдеГләррәмовиың төргәге чишелеп, табын сугыш башланганнан бирле онытылып беткән ризыклар белән тулды: консерв, колбаса, күмәч, ике төрле печенье, эчемлек. Апрель азагы булуга карамастан, әфлисун белән лимонга хәтле бар иде. Хәррәмов еш килде. Ул үртәүдән куркып өйдә посып яткан Гүзәл белән Ирекне урамга, бакчаларга алып чыгып йөрде. Кинога алып барды. Буфетта бар чак туры килсә, ситро, пряннек белән сыйлады... Моны күреп, балалар да үртәмәс булды, бара-тора уенга да кертә башладылар. — Ә Ирекне озакламый бакчага... — диде Хәррәмов. — Бер дә «о-о» түгел, Роно белән сөйләштем инде... Ә әтиегезне аннан соң... — Ул көнне дә күрербез микән, иптәш Хәррәмов? — Әз генә дә шикләнмим, Асия ханым. Иртәгә ябык суд эшне якадан карый... — Бу чынмы, иптәш Хәррәмов? 23 — Валерианка әзерләп куегез. Минем белән бергә кайтып килгәнен күреп, һуштан язарлык булмасын... Асия апа ышанып бетмәде. Шулай да, белмәссең... Ул төннең төн буе йокламады. Гүзәлгә хәтле, таң иртәдән торып, әнисенә булышып йөрде. Үз карточкаларына продукт-мазар алынып беткән иде инде, алдагы айда түләү шарты белән күрше-күләннән әҗәткә карточка гозерләп, итен, маен, чәйшикәрен алып кайтты. Аракысына хәтле юнәтте. ) кичен Хәррәмов кара янып кайтып керде: — һич кенә дә болай булыр дип уйламаган идем. — Нәрсә булды, иптәш Хәррәмов? Ничек сизмәдегез, Асия ханым? Чистый подлец булган икән бит... ’ — Нәрсә? Димәк, дөрес? — Анысы что... Хөкүмәткә каршы эшләре булган, менә нәрсә... — Ничек? — Фин сугышы көннәрендә калагызга кайсыдыр илдән бер фабрикант килгән идеме? Сездә кунакта да булган... Шуңар хәрби серләр җибәреп яткан... Егерме биш ел иттеләр... Ишек төбендә, бәйрәмчә киенеп, әтиләренең кочагына ташлануны көтеп торган балалар, Хәррәмовның бөтен сүзләренә төшенеп җитмәсә- ләр дә, кыяфәтеннән куркып, шыңшый башладылар. «Хәрби серләр җибәреп... Әйе, әйе, ниндидер хатлар язды шул ул аңар, язды...» — Әниләренең иреннәре күгәреп чыкты, күзләре калайланды, аннан һушы китеп егылды. — Юк инде, болай булгач, кызганмагыз сез аны, — диде Хәррәмов. Асия апаны, сулар эчереп, аңына китергәч. — Мин аны хәзер кызгану түгел, чәйнәп ташлар идем! Хөкүмәткә каршы, үзен кеше иткән партиягә каршы, ниһаять, халыкка каршы!.. Киенегез, Асия ханым. Хәзер янына барабыз...— диде Хәррәмов һәм ризалык та алып тормады, телефон аша ниндидер учреждениедән машина сорады. Аннан тагын телефон шалтыратты: — Иптәш прокурор? Бу фронтовик Хәррәмов. Әйе. Сез кичә Дәүләтъяров җәмәгатенә һәм миңа свидание рөхсәт итәргә булган идегез. Ничек инде?.. Үтенәм сездән, бер генә минутка... Ул чакта Асия ханымның үзенә генә... Карагыз әле, ул кадәр шәфкатьсез булырга ярамый... һемм, менә трубканы Асия ханымның үзенә бирәм... Телефонда тупас кына тавыш: — Юк, кирәк түгел! —диде һәм, бераз йомшый төшеп, дәвам итте:— Әгәр сез ул ханымны кызганасыз икән, әйтегез үзенә, аның өчен безнең күзгә күренеп йөрмәү яхшырак. — Карагыз әле... — Сезгә дә мин шулай ук киңәш итмәс идем, иптәш фронтовик. — Карагыз әле... — Карамыйм. Бу хакта башка берәүне борчыганыгызны ишетсәм дә... Хушыгыз, сержант. — һәм дөрес тә, — диде Хәррәмов трубканы куеп, — дөрес, шайтан алгыры... Ул табын янына утырмады, аягүрә генә коньяк салып эчте дә китәргә ашыкты: — Болайга киткәч, бөтенләй килеп тә йөрмәскә иде миңа, ә мин килдем менә... Юк инде, аның хакына түгел, Ирек белән Гүзәлегез хакына; беләсегез килсә, балаларыгыз хакына... Әллә җиңел булып китте, әллә шартларга җитеп тартылган нерв җепләрен шуның белән бушатырга теләде, элекке килүләрендә ни кыстаса да авызына алмаган Асия апа: — Салыгыз әле миңа да, — дип, Хәррәмовка зур гына рюмка сузды.— Тутырып салыгыз. 21 Ә эчкәч, шашып елады Асия апа. — Балаларым, ай, балаларым... Нишлим, бер акыл бирегез, дустым булыгыз, Госман абый, — диде ул, аның алдыма капланып. һәм Хәррәмов акыл бирде, дуслык кулын сузды: — Болайга киткәч, хәзер сезгә биредә яшәү — мәңге җан газабы булачак. Гел төртеп күрсәтерләр. Балаларыгызга шулай ук көн булмас... Исе бик чыкканчы, эзегезне җуярга кирәк сезгә, Асия ханым, бөтенләй башка кешегә әйләнергә... — Ничек? — Бүтән бер шәһәргә күчүдән башларга кирәк. Бу йортыгызны сатарга да, башка бер шәһәргә барып төпләнергә. — Ә ник күчтең, дисәләр? Ирең кайда, тол башың белән йорт алырлык акча кайдан килде, дип сорасалар? — Анысын менә болай итәбез... Хәррәмов киңәше белән Асия апа, загска барып, Дәүләтъяровтан аерылды. Икенче көнне үк Хәррәмов белән «язылышып» кайтты. Гүзәл белән Ирек тә Хәррәмов паспортына кереп утырдылар. — Ә Казанга күчереп куйгач, мин «аерылып» китәрмен, ха-ха-ха.. Сез демобилизованный фронтовик ташлап киткән тол хатын булып яши бирерсез... Шпион хатыны булып йөрүгә караганда әйбәтрәк ич, шулай түгелме? Шәһәр күрке диярлек матур, җиләк-җимеш бакчалы, әтисеннән калган зур өйләре Асия апа исемендә иде. Хәррәмов көие-сәгате белән сатышып бирде. Көне-сәгате белән бөтенесен поездга төяде дә Фрунзе шәһәреннән Казанга алып килде. Башта алар тыгын гына бер фатирга кереп тордылар, аннары үзе яшел, үзе тын бер урамда кечкенә генә бакчалы, ишеге түгәрәк «күзле» әлеге йортны сатып алдылар. Дүрте тулган Ирек бакчага бирелде, Гүзәлдә, сигезен тутырып, мәктәпкә йөри башлады. Менә Асия апа үзе дә эшкә керер. Өе зур, фатирчы кертер,, бераз алтынкемешләре дә бар әле... Үз бәхете булмады инде, балаларын кеше итә ала икән, ул да зур бәхет ич... Асия апа, шул кадәресенә дә шат икәнлеген аңлатып, Хәррәмовның күзләренә карады: — Рәхмәт сезгә, иптәш Хәррәмов, игелек күрегез. Сезнең бу яхшылыгыгызны мин генә түгел, балаларым да онытмас, рәхмәт сезгә, изге җан... Ләкин шулай рәхмәт ишетү өчен генә йөрде микән соң сержант Хәррәмов?— Син хаклы, укучым.' Аның уйлары бүтән, ул үзе дә бөтенләибөтенләй’ бүтәгГкеше иде... Бернинди дә чик буеннан кайткан сержант түгел, бармаклары да фашистлар белән сугышканда киселмәгән, Дәүләтьяровның дусты да түгел, киресенчә, аның кан дошманы иде ул. Элек-электән сәүдә эшендә булды Хәррәмов. Хөкүмәтне, әйбер алучыларны талап зур гына акча туплады. Инде берәр бүтән шәһәргә китеп йорт-җир алу, пан булып яши башлау турындагы хыялын эшкә ашырам дигәндә генә, фаш ителеп, судка бирелде. Моны сәүдә министрлыгының өлкән ревизоры, Асия апаның ире Дәүләтъяров эшләде Хәррәмов аңар бер сүз дә әйтә алмады, ә эченнән генә болан дип уйлады: —«Төрмәдән кайткач, барыбер башыңа җитәм мин синең. Инде мин кайтуга үлеп котылган булсаң, хатын, бала-чагаларыңнан алам моның үчен...» Ул да түгел, сугыш башланып китте һәм Хәррәмов көне-сәгате белән военкоматка гариза язды: — «Гөнаһларымны каным белән юарга телим...» Аны төрмәдән туры фронтка озаттылар. Ләкин Хәррәмов «каны белән юу» турында уйламады да. Ул Мәскәүгә җитәрәк ниндидер бер станциядә кайнар су алып торганда поезды кузгалып киткәнен «сизми калды». Ә куып җитеп сикергәндә, «ялгыш» егылып китеп, дүрт бармагын «ялгыш» тәгәрмәч астына китереп тыкты. Госпиталь. Ә Фрунзега кайтса, югарыда мәгълүм булганча, язмыш анда Хәррәмовка үзенең усал уйларын тормышка ашыру өчен бик уңайлы шартлар әзерләп куйган иде. Дәүләтъяров турында ишеткәч тә, ул Асия апа янына ашыкты. Билгеле, ул, Асия апага әйткәнеңчә, Дәүләтъяров артыннан йөрмәде. Асия апаның хөкем җирләренә язган гаризаларын, үзем илтәм, анда якын танышым бар дип, алып китте дә, утка якты. Аның урынына Дәүләтъяров- ны төрлечә әшәке күрсәтеп аноним хатлар язды. «Биредә эш чыкмагач», Асия апа алдында Мәскәүгә язды. Аны Гүзәлдән почта ящигына чыгарып салдыртты. Аннан үзе почтага барды да, ялгыш сүз киткән дигән булып, эзләтеп алды, һәм шулай ук утка якты. Ирекне балалар бакчасына кертү турында кайгырту кайда! «Шәһәр башкарма комитетыннан» бакча мөдиренә болай дип шалтыратты: «Дәүләтъяров турында ишеткәнсез дип беләм... Бик яхшы, нәтиҗәне үзегез ясагыз. Привет». Ниһаять, көннәрдән бер көн Асия апаларга килеп, югарыда әйткәнемчә, Дәүләтъяровның шпионлыгы ачылган, диде. Ә телефонда прокурор булып сөйләшүче үзе шикелле үк бер әшәке җан иде. Ә ни өчен ул Дәүләтъяров гаиләсен Казан хәтле Казанга күчерешеп йөрде? Ниһаять, ни дип паспортын пычратты? Анысы менә ип өчен: үзе төрмәдә чакта хатыны үлгән, улын күршеләре детдомга урнаштырган, малай аннан каядыр качкан, хәзер Хәррә- мовның торыр урыны да калмаган иде. Асия апаның Фрунзе шәһәрендәге өе ярамады. Бер урлап тотылган шәһәрдә кабат урлашып ятуның кыен булачагын Хәррәмов бик яхшы белә иде. Бүре башың белән сарык тиресе киеп йөрүгә ни җитә!.. Аннары, Фрунзеда калган тәкъдирдә, Асия апа каршында бик тиз чын йөзе фаш ителә ич... — йортны башка бер ерак шәһәргә күчерү менә ни өчен кирәк булды. Хәррәмов исәбендә ялгышмады. Асия апа үзенә шулкадәр яхшылыклар эшләгән кешедән, әлбәттә, бер бүлмәсен кызганып тормады. Ә паспорт пычрату? — Билгеле, монысы да Дәүләтъяров гаиләсен коткару өчен эшләнмәде. Монысы Хәррәмовка тагын да зуррак кабахәтлек эшләү өчен кирәк иде. «Хәсрәтеннән үлеп өлгермәгән булса, үлем түшәгенә егу өчен» Хәррәмов шул ук көнне загстан никах актының копиясен алып Дәүләтъяровка җибәрде. Туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга. Казанда бер урынга кереп урнашуына Хәррәмовның башына тагын шундый уй килде: аңар бүлмәсен саклап, идәнен себереп, миченә ягып, суын ташып, керләрен юып, ашарына әзерләп торучы бер кол да кирәк ич!.. Ә бу эш өчен Асия ападан да кулай кешене табарга мөмки-нме? Гадел, намуслы, тыйнак, йомшак күңелле, үзе йорт тота торган, барыннан да бигрәк — ышанучан...— Колга кирәк сыйфатларның бөтенесе бар... Балалары?.. Була" бирсен. Гүзәлгә дә эш табар Хәррәмов. Ә Иреге — Асиянең үзенеке түгел, үлгән түтәенеке — детдомга олактырыр... Бик кәефләнеп, икәүдәи-икәү калып, яңа өйне «юып» утыралар иде, Хәррәмов Асня апа каршына тезләнеп: — Мин сезне сөям, — диде. Өнме бу, төшме?.. Асия апа шактый мәлҗегән иде, айнып китте. Хәррәмовка булган бөтен ихтирамы югалды аның. Ул хәзер очраган бер матур хатынга «гашыйк булып» йөрүче бозык ир булып күренде. Карале сип аиы, ире барын белә торып, иренең дусты була торып... Юк, юк. беркайчан да... Ничек әйбәт тордылар бит алар... Ун елга бер авыр сүз әйткәне булмады. Үлгән түтәенең улын, кечкенә Ирекне үзе әйтеп ҮЛ итте... Асия апа Хәррәмовиы кире какты. Кулын суза башлагач төртеп җибәрде дә, балалар бүлмәсенә кереп бикләнде/ 11ренең карточкасын күкрәгенә кочып елады. . | —- К. 1 26 — Асия ханым. — Китегез! Хәррәмов китте. Айныгач ха^тынның күзенә күренергә оялган кебек йөрде. Кайтканкиткән арада балалар белән шаярды, кулларына берәр • конфст-мазар тоттырмый калмады. Ә берсендә, менә монысы әниегезгә, дип Гүзәлгә бер айлык ипи карточкасы биреп чыгарды. Асия апа карточканы кире керттерде. Хәррәмов, карточканың читенә: «Бу минем бурычым. Инде хурланасыз икән, ертып ташлагыз», дип язып Асия апаның ишек астыннан ташлады. Ипинең мыскалы бер алтын заманнар иде бу. Асия апа ертмады. Икенче бер тапкыр, монысы онытылып беткәч, Хәррәмов Асия апа янына зур букет тотып керде: — Тәбрик итәм, күрше. — Нәрсә белән, иптәш Хәррәмов? — Иһи, сез... Ә соң туган көнегез?.. Әйе, әйе... Кайгы-хәсрәт белән бөтенләй онытып җибәргән икән ич..- Асия апаның күңеле тулып китте, күзләренә яшь килде. — Рәхмәт сезгә. — Пажалыста. — Хәррәмов, Асия апага озын гомер, зур бәхетләр теләп, чыгып китә башлады. — Туктагыз әле... ничек инде... — Асия апа табын әзерләп тора иде, эскәтернең агын алыштырып җәйде. Барлы-юклы ипиен турап куйды. Чәй, шикәр... Ә Хәррәмов үз бүлмәсеннән матур печатьле хәмер күтәреп керде. Ул баштарак үзен фәкать яхшы күршеләрчә тотты; бер көнге тупаслыгы өчен кайта-кайта гафу үтенде, һәр икесенең башына киткәч, тагын Асия апаның алдына тезләнде. Бу юлы Асия апа алай каты бәрелмәде. Әйе, ул тагын ире, аның белән күңелле торулары турында уйлады. Ләкин бер үк вакытта күңеле менә нәрсә диде: анысы шулай, ләкин җәмгыятьтә әнә кем булып чыкты бит. Әле эш, әле җыелыш дип чыгып китеп, төннәр буе шул юлда йөргән инде ул алайса... Ә бу... Кара, нигә дип битенә төкердем әле мин моның... Яхшылыкка яманлык булмадымы соң бу?.. Ул килеп чыгып, ярдәм кулын сузмаган булса, балаларым ни көнгә калыр иде хәзер? — Әтиең кем? — Дәүләтъяров. — Ә, теге шпион Дәүләтъяровмы?.. Мәңге кимсетелеп, мәңге кимсенеп, үзләрен гаепле хис итеп, шуның белән агуланып яшәрләр иде түгелме соң?.. Аннан, егерме биш ел бит әле! Ул сырхау үпкәсе белән исән чыгуына өмет бармы соң аның?.. Аек акыл кушуы идеме бу, исерткеч эшеме? — Асия апа берсе мәктәптән, берсе бакчадан куанышып кайтып кергән балаларын күтәреп алып Хәррәмов алдына утыртты, һәм, Хәррәмовиың муенына сарылып, үзен мәктәптә әле генә санитарка итеп сайлаганнарын сөйләргә керешкән Гүзәлне бүлеп: — Юк, Госман абый түгел, ул инде сезнең әтиегез булды... — диде. ...Менә нинди әти иде ул Гүзәлгә. Габсаттар бабайны «әтиләр театрга китте» дип чыгарып җибәргәч. Хәррәмов Гүзәлне күтәреп алып яңагыннан үпте. Үбүе салкын түгел хәтта чын күңелдән кебек иде, ләкин Гүзәл төшенде!.. Ул моның ялганлаган өчен түләү икәнен бик яхшы аңлады. Уңайсызланды, хәтта җирәнде, кыз. Хәррәмовиың исә тәмам кәефе килгән иде. Ул Гүзәлне кунаклар янына алып керде, аңар көчләп кызыл аракы эчерергә итенде. Шул чак. Асия апа килеп кереп, кызын күтәреп алды: — Ай, нишлисең син, Госман?.. Кыз әнисенең муенына сарылды. 27 Ләкин кызның каршында әнисе дә үз әтисе барындагы әни түгел иде инде. Элеккеге кебек үк үз түгел, әллә ничек бераз ят әни иде. Сөюләре дә, кызым, диюләре дә бүтән иде аның хәзер; ә Хәррәмов барында бөтенләй, сөйми дә башлаган иде инде ул Гүзәлне. Белгәне: Хәррәмов юынса, каршында сөлге тотып тору, киткәндә өстенә алып киертү, кайткач чишендерү... Итекләренә хәтле салдыра бит... Тегесе дә өйрәнеп беткән; трубкасын кабып, эскәмиядә ничек кенә җәелеп утыра!.. Ә әнисе өндә юк чак булса, «Гүзәл, кил!..» Салдыра алмыйча алҗып бетә Гүзәл... Анна и әнисе Гүзәлнең үз әтисе турында да дөрес әйтмәде бит әле. Ерак командировкага китте, Майга кайта, диде. Инде ике Май үтте, әти һаман юк. Хәррәмов турында: «Казанга озатып куя да китә», диде, ә ул әти булып калды. Хәзер Гүзәл аны чын әти дип йөрергә, үзенекен онытырга тиеш... Булмый шул, Гүзәл аны ничек онытсын ди инде... Аның, кайтып кергәч, елмаеп караулары, кызым, дип кочып алулары, аркасына атландырып идән буенча дүрт аяклап йөрүләре... Кич ятканда исәнләшергә кермәсәң, үзе кереп җитүләре... «Авырыйсыз? Яле телегезне... Әнисе, градусник кайда?.. Алыштыр, әнисе, урын-җирләре керләнгән...» ...Гүзәл, әнисе кулыннан тере балык шикелле шуышып төшеп, кухняга кереп китте һәм, шампанский шешәсен, ат итеп атланып, йөгәне белән на, на дип кыйнап утырган энесен кочып, елый башлады. 2. «АБЫЙ, МИН «ТОРЫП ТОРДЫМ» ИНДЕ...» Юк, Гүзәл Хәррәмовка ияләшә алмады. Баштарак, юри-мари гына әти дип йөрергә кирәк булганда алай түгел иде әле; анысы Ирекнең шампанский шешәсен ат итеп уйнавы кебегрәк бер мәзәк кенә иде. Инде чыннан да әти булып калгач, кыз Хәррәмовтан читләште. Гел аның белән очрашмау, күзенә күренми калу ягын карады. Ул эшкә киткәндә «йоклап» кала, я ипи чиратыннан «кайтып җитми» пде. Бер тапкыр шулай булды: бәрәңге базына төшкәч, Хәррәмов киткәнне көтеп утыра-утыра, сөрсүгә, агач гөмбәсе исенә изрәп йоклап китте, һәм кызның тормышында аннан да гаҗәбрәк хәлләр тезелеп киттеләр. Өченчедә укыганда Гүзәлләр классы Казанка буена экскурсиягә чыккан иде. Эссе. Сентябрь кергән булуга карамастан, кояш яхшы ук кыздыра. Ягодный янына җиткәч, ялга туктап, казан астылар, Гүзәл ике иптәш кызы белән, эчәргә эзләп, Ягодныйга менде, «Пиво-воды» дигән кибетнең ишегеннән килеп керсә, ни күзе белән күрсен — прилавка артында Хәррәмов! Ниндидер «Кызыл шәрык» конторыида эшлим дигән иде ич ул; Гүзәл дә иптәш кызларына шулай дип йөри иде. Ә ул әнә сыра сатып тора... Гүзәл хурланды, аннан бигрәк иптәшләре күреп оялтудан курыкты. Күреп алганчы, аларны пивнойдан әйдәп алып чыгып китте. — Ник, Гүзәл? — Куас юк анда, сыра гына... — Бар, үзем күрдем, язып куйган пе. — Әем, исерекләр күп... Иптәш кызлары шуның белән тынычланды. Ләкин Хәррәмов Гүзәлне күреп калган нкән, кызлар бераз читкә китеп, кернк-кермик дип бәхәсләшеп торган арада кибетеннән атылып килеп чыкты. Мөгаен, ул Гүзәлне әнисе җибәргән, шымчылык итеп йөри дип белгән, шуңа күрә бик усалланган иде. Бармагын изәп Гүзәлне чакырып алды: — Ник килдең? — Куас эчәргә. — Казаннан Ягодныйга куас эчәргә‘киләләрме? — Экскурсиягә барабыз без, Үсиягә хәтле. Аклар белән кызыллар сугышкан җирләрне карап йөрибез. 28 — Әйдә, кер әле. Гүзәл, китәләр, апалар китә дип, нң тартылып караса да, Хәррәмов аны үзенең ппвноена алып керде. Менә сиңа экскурсия!.. Гүзәл селедка, сыра исләре кушылып тынчыган пивнойда, тәмәке төтене, исерек сөйләшүләр эчендә калды. Хәррә- мовның җыештыручысы эшкә чыкмаган икән, Гүзәл аның урынына кружкалар юып, исерекләрдән калган өстәлләрне җыештырып йөрергә тиеш булды. Ул «Юып бетерәм, җыештырып бетерәм дә, Хәррәмов җибәрә...», дип өмет итеп, тизтиз эшләде. Ләкин киткәннәре урынына яңалар килә торды, өстәлләргә күкәй кабыгы, балык кылчыгы, башы белән тәпие суырып ташланган кысла калдыклары өелә торды... Иптәш кызлары, Гөлчәһрә апа чакырды дип, Гүзәлне алырга килгәннәр иде, Хәррәмов көлде генә. Апалары үзе килеп сөйләшкәч кенә, җибәрде ул аны. Әнисенең әлегә тикле Хәррәмовка каршы әйткәне юк иде, бу эшкә ризасызлыгын белдерде: — Яңа унбергә чыккан сабыйны... Тагын укуын калдырып... әй раб- бым... Әти ксше,.сызгырынгалап тыңлап торды да, болай диде: — Китаптан укыганны гына сөйли бит ул укытучы. Ә мин аңар хәзерге чын сугыш турында сөйлим, үзем күргәнне... Кил, тыңла, Гүзәл. Шулай бер заман чик буенда торабыз... Әнисе, аны бүлеп, үзенекен иткәч, Хәррәмов ачуланды: — Ничего. Без дә эшләп үстек, аңар карап бер җиребез дә китек булмады. Гүзәл, хәтле чакта мин инде... Эшләп ашаганны мактый китап. Әнә борынгылар да «Хезмәт иясе — хөрмәт иясе», дигәннәр... һәм Хәррәмов Гүзәлне «Хөрмәт иясе» иттерде. Ул аны хәзергә пив- нойга ук алып барырга базмады. Сугыш яңа туктаган; кибетләрдә карандаш-каләм бетеп торулар еш була, дәфтәргә зур кытлык, балалар ни җитте кәгазьләргә язып йөриләр иде. Хәррәмов Гүзәлгә кайдандыр бер төргәк дәфтәр алып кайтып бирде: — Мә, мәктәбеңә алып барып сат шуны... Болай итәрсең... Гүзәл, Хәррәмов өйрәткәнчә, икенче көйне мәктәпкә килгәч, партага ал тышлы, шома кәгазьле, зәңгәр юллы дәфтәр чыгарып куйды. Аны шунда ук иптәш кызлары сырып алдылар: — Каян алдың, Гүзәл? Гүзәл Хәррәмов өйрәткәнчә: — Ягодныйдан, — диде. — Кайсы кибеттән? — A-а, анда бетте инде. Кибетче абый үз малаена дип алып калганын гына бирде. Әтинең белеше ул. — Миңа да апкайтып бир әле, Гүзәл. Берне генә, ә?.. — Миңа да, Гүзәл... — Бирсә, апкайтырмын. Түлке трамвайга акчам юк минем. Ике кыз әниләреннән дәфтәр өчен уникешәр тиен, трамвай өчен бер сум егерме тиен акча алып килеп бирделәр. Икенче көнне Гүзәл аларга «Ягодныйдан» ике дәфтәр алып кайтып бирде. Хәррәмов акчадан бигрәк Гүзәлнең беренче сынауны шома алып барып чьи уына канәгать иде. Ул Гүзәлнең бөтен табышын үзенә бирде: «Мороженое алырсың...» «Алдашкан өчен. Иптәшләреңне алдаган өчен...» — Салкын мороженое йоткан чакта Гүзәлнең тамагын пешереп алган кебек булды. — Инде менә боларын бүтән кызларга «алын кайтып» бирерсең... Бу эшкә дә Гүзәлнең әнисе каршы килеп карады. Ә Хәррәмов. гадәтенчә, ирония белән сызгырыигалап: — Ну сата, ну спекулянт... Ләкин ни әйтсәң дә, карак түгел, ниндидер шпион булып йөрү түгел, Асия ханым, хөкүмәткә, партиягә каршы 29 бару түгел, — дигәч, шым булды. Хәррәмов чыгып киткәч, Асия апа калтыранган бармаклары белән Гүзәлнең чәчләреннән сыйпап: — Карышма, кызым, бәлкем, бер жае чыгар, хәзергә тыңларга туры килә, — диде. — Берүк сиздерә күрмә, хур булырсың, әтиеңне дә харап итәрсең... Хәзер инде Гүзәл дә шпионның нәрсә икәнен төшенә, халыкның андый кешегә нәфрәт белән караганын да аңлый иде. Ләкин Гүзәл нишли ала соң? Карышу ярдәм итәрме? Әнә әнисе дә нәрсә дип тора бит... Гүзәл, үз намусына каршы барып булса да, күнде, һәм ул күнегүләрне торган саен әйбәтрәк, кыюрак башкарып чыкты. Тора-бара әтисенең таныш сатучысы «Ягодныйдан Арча кибетенә күчте», Гүзәл дәфтәр,җаран- даш-каләмне өч-дүрт иптәшенә барыолы «поездга җиде тәңкә түләп» алып кайтып бирә башлады. Күктә кояш. Ай да батып өлгермәгән әле. Гүя ул җылы кояш нурларына коенып яткан матур шәһәрне ташлап кереп китәргә кызгана — офыкка эленеп карап тора. Бәйрәм шул бүген! һәрнәрсә бәйрәмчә: автомобиль гудокларында да, трамвайларның әрле-бирле йөгереп йөрүләрендә дә ниндидер бәйрәмчәлек бар, — челтерәүләре ничектер тантаналы. Дворник бабайның урам себерүләрендә дә ниндидер тантана сизелә: бүрекне кыңгыр салган, сакал кырылган, мыек очлары бөтерелгән, алъяпкычның да яңа юып үтүкләнгәнен бәйләгән. Себеркесен чалгы белән печән чапкандагы кебек киң селтәнә. Себерке астына туры килгән яфракларга да әллә бәйрәм инде бүген... Үтә күренмәле булып юкарган сары, кызыл яфраклар, озынча, түгәрәк, читчите киртләч яфраклар, дворникны шаярткан кебек, өемгә өелмичә тузгып очалар. Гүзәлнең иптәш кызлары, шатлаиа-шатлана чыр-чу килеп, аларны гербарий өчен җыеп йөриләр. Ә Гүзәл... Аның да уйныйсы, иптәшләре кебек бульвар буйлап бер гамьсез йөгереп йөрисе килә. Ләкин Гүзәлләрнең «бер танышлары авырый, шуңар күчтәнәч илтә бара...» Бүген шулай «күчтәнәч» күтәреп, тагын өч җиргә барырга кирәк әле аңар... — Гүзәл иптәш кызларына күренмәс өчен кешеләргә ышыкланып-узып китте. Хәзер ул һәр көн мәктәптән кайткач, портфеленә берәр төргәк салып, әнә шулай әле бер, әле икенче «танышларына» йөгерә: — Менә әти җибәрде. — Күпме? — Ике кило. Кырык сум. Бара-тора бу эш яхшы ук катлауланды. Гүзәл төргәкне Яңа бистәдәге берәүдән үзе барып алырга, үзе илтеп сатарга тиешле булды. Бер тапкыр китап-дәфтәрләре янына берничә пачка шикәр салып «бер танышларына» йөгергәндә, аны, күрәсең шикләнгәндер, милиционер туктатты: — Портфелеңдә нәрсә? — Шикәр. — Кайдан алдың? Гүзәл коелып төште. Ләкин җавап әзер иде: — Карточкасыз бирәләр. Ягодныйда. Берәр кило. Әни белән икешәр тапкыр торып алдык. Бар, абый, син дә ал, кешесе дә күп түгел. — Постой, постой... Милиционер Гүзәлгә портфелен чишәргә кушты. Ләкин, шул чак трамвай туктаган җирдә бер кешенең «Кесәмә керделәр, караул! Кесәмә керделәр, караул!..» дип акырганын ишетеп, милиционер шунда йөгерде: — Кара аны, кызый, китмә, шунда торып тор... Габсаттар бабайны алдап кайтарып җибәргәндәге кебек түгел, намусы тупаслана төшкән иде инде Гүзәлнең. Шулай да милиционерны ук алдарга аның йөрәге җитмәде, милиционер әйләнеп килгәнче багана 30 төбендә басып торды. Ләкин әллә инде милиционер Гүзәлне оныткан, әллә шиге калмаган иде, кызга күзен генә төшереп алды да, бер кибеткә- кереп китә башлады. Гүзәл, «Абый, мин торып тордым инде...» дип аның артыннан йөгереп килде. Милиционер борылып караган иде, аптырап китте. Бер үк вакытта баланың тугырылыгына күңеле булган иде, иелә төшеп, Гүзәлнең башыннан сыйпады да: — Бар, әниең янына кайт инде, тәти кыз... — диде. Юк шул, әле аның шикәрне тиешле урынга илтеп сатасы бар... Гүзәл, котылганына сөенә-сөенә, бакча аша йөгерде. Куе куаклык яныннан үткән;*) аны кемдер җиңеннән тотып туктатты. Хәррәмов икән! Ул Гүзәлне үз янына тартып утыртты да: — Нигә син милиционер минем янга йөгерүгә качмадың? — диде. — «Синең янга?..»—Гүзәл аңышмый торды, Хәррәмов дәвам итте: — Ярый әле, милиционерның шундые туры килде... Гүзәл тагын төшенмәде. Хәррәмов, аиы бөтенесен күреп торган дип белеп, дәвам итте: — ...Синең өчен бит. Кесәмә берәү дә кермәде минем. Юри, сине коткару өчен... Гүзәл шаклар катты. Хәррәмовның бу тапкырлыгы аңар хәтта ошады. Ул портфелен алып «бер танышларына» йөгерде. 3. «ЧӘЧЕҢНЕ КӨДРӘЛӘТЕП ҖИБӘР, АННАРЫ...» Шул рәвешчә тагы ике ел үтеп китте. Күндәм, тыйнак, шул ук вакытта матур булып үсеп килгән Гүзәлдән Хәррәмов канәгать иде. Ул аны тырышыптырышып «сәүдә гыйлеменә» өйрәтте. Билгеле, бу гыйлемлелек Гүзәл өчен бик кыйммәткә төште. Өченчегә хәтле «4» кә дә «5» ко укып килгән бала, 2 нче чиректә «3» леләр дә алып кайта башлады. Язга чыккач табельне еш кына «2» ләр чуарлады. Дүртенчедә исә алар, күбәйгәннән-күбәя барып, кызны классында утыртып калдырдылар. Бу хәл укытучы белән мәктәп директорын бик тә борчыды. Алар Асия апаны, ә мәсьәләнең әтидә икәнен төшенгәч, Хәррәмовны мәктәпкә чакырттылар. Бармады. Үзләре килделәр. Хәррәмов «өйдә булмады». Ә өйдә туры килгәндә, һәрвакыттагыча ирония белән сызгырынгалаи тыңлап торды да, бернәрсә дә булмаган кебек, гади генә итеп: — Духтыр булмас, укытучы булмас, шул гына; сәүдәгәр булыр. Безнең социалистик җәмгыятьтә сәүдәгәрләр дә кирәк ич, — диде. — Белмим тагын, иптәш Сталин совет сәүдәсен кирәктәй күреп сөйли үзе... — Әйе. Ләкин сәүдә эшчесе булу өчен дә уку кирәк бит. — Белмим, белмим. Бөтен белемем дүрт класс минем; анда да укуым килделе-киттеле булды. Ә менә планым 150 дә 200 гә үтәлеп бара. Хәзергесе көндә хөкүмәт өчен шунысы важно, агаене. Укытучылар үз дигәннәрендә калып, Гүзәлне пивиойга китереп йөртергә ярамау турында әйтә башлагач, Хәррәмов: — Пивной нәрсә? Хезмәт ияләренең сусаганнарын басып, бер ял итеп чыгу урыннары ул, — диде. — Аннан, карагыз әле, ни дип сез шулхәтле... Улсыра дигәнне дәүләтебез үзе пешерә түгелме соң? — Шулай да, кыз баланы... Хәррәмов кесәсеннән сыңар бармаклы кулын чыгарды һәм бер дә кызмыйча, шул ук вакытта чәнечкеле итеп: — Фашист каһәрләргә әйтерләр соң, кулына тимәгез сез аның, сату итәсе бар диярләр... — диде. — Озын сүзнең кыскасы: чәй эчәргә рәхим итегез, ә Гүзәл турында ничек тә әнисе белән үзебез кайгыртырбыз. Гүзәлнең җәмгыятьтә урыны — культуралы совет сәүдәгәре. Менә шул сезгә... 31 Хәррәмов укытучыларга шундыйрак итеп әйтте, ә алар чыгып киткәч, Асия апага бөл ай диде: — Аннан, укыган халык — чукынган халык дигән мәкаль дә бар бит әле, әнисе. Әнә безнең Дәүләтъяров гыйлемлекнең иң очына менеп җитте, манарасына. Ә нәрсә булып чыкты? Ә? — Аңар китсә, сәүдәгәрләрне дә ябалар бит. — Статьясы бүтән, Асия. Гражданин Фәләнев беләи шпион Төгәнов- иың аермасы бүтән... Бусы Асия апаның йөрәгенә елан угы булып кадалды. Ул, хәле китеп, диванга утырды. Хәррәмов, моны күрмәмешкә салышып, кулын Гүзәлнең иңбашына куйды: — Сорыйсым калган үзләреннән: нәрсә ашады икән алар бүген, синең укытучыларыңиы әйтәм... 15 ел буена баш катырып укып йөргәннәре безгә билгеле, җык булганчы эшләгәннәре дә билгеле; ә менә нәрсә ашадылар икән, ягъни мәсәлән. Ә без, кызым беләи, хәзер каз ите ашыйбыз, алла бирсә, какау эчәбез, ә кич белән плау, ха-ха... Шулай, кызым... Чәй эчкәч, менә моны теге зәңгәр күзлекле яһүткә илтеп кайтырсың әле. Ә монысын караңгы төшкәч... Караңгы төшкәч тә, яктыргач та йөгерде Гүзәл. Инде тындым бугай дип, - дәрес әзерләргә утыруына телефон: — Асия, синме? Гайнулла абзаң бу. Кая, кызыңны миңа җибәр әле... Әтисенең портфелен алып килсен. Туры складка төшәр; әйт, арт капкадай керсен... Юк, хәзер үк кирәк... Әнә иптәш кызлары дәресләрен әзерләп бетергәннәр дә инде, урам тутырып уйнап йөриләр. Кайсы-берсе таучык булып өелгән көрттән чана шуа, кайсы, чаңгыларын күтәреп, Казанка ярына китеп бара, кайберләре мәктәпкә хор түгәрәгенә ашыга. Ә Гүзәл, Хәррәмовның зур портфелен күтәреп, Гайнулла абзый складына йөгерә... Нәтиҗәдә Гүзәл 5 нче класска алдап-йолдап кына, шпаргалка таягына таянып кына күчә алды. Моны да ул әнисенең ансыз да телгәләнгән бәгырен әрнетмәс әчеп генә, аннан бераз гарьләнә белгәнгә күрә генә эшләде. Бары шуның өчен генә. Хәзер аның колак төбендә Хәррәмовның «Духтыр булмас, укытучы булмас, шул гына, сәүдәгәр булыр...» дигән сүзләре ягымлырак яңгырады. Шуңа күрә каникул вакытында иптәшләре кайсы кая таралышканда иәүмизләиеп калса да, әтисенең җәй буена үз янында пивнойда тотуына артык күңелсезләнмәде. Көзләр кереп, Хәррәмов үзәк урамдагы бүтән бер пивнойга күчерелгәч, Гүзәл дәрестән соң көн дә барып булышып йөрде. Ул хәзер Ягод- ныйдагы кебек өстәл җыештырып, кружка юып кына тормады, еш кына Хәррәмов урынында прилавкада калды; тегесе каядыр китеп югала, ә кайткач, кызны сәүдә «нечкәлекләренә» өйрәтә иде: — Сыраң күбекле булсын. Менә болай күбекләндерәләр... Кәчәй, кә- чәй!.. Менә шулай... Аннан, кешесенә карап эш ит: аек булса, чукынсын, тутырып сал, беҗер-беҗергә китсә, менә шуннан уздырма. Инде мәлҗеп төшсә, шулай салсаң да бик җиткән... — Кеше хакы була ич, әти... — Ә мәлҗегән өстенә тутырып эчсә әйбәт буламы? Совет кешесенең эченә агу күбрәк керсә әйбәт буламы? Ягъни мәсәлән, дуңгыз булып егылып ятса, әйбәт буламы?.. — Андыйга сатмыйк соң... — Иһи син... Акчасы бетмичә, эт белән кусаң да китми ул... Бар, сатмый кара син аңар... Тутырмый салган саен кулы калтыранды Гүзәлнең. Берәрсе лаякыл исерек булуына карамастан, тутырып салуны таләп иткәндә, яки «Давай монда жалоба кенәгәсен!..» — дип кычкырганда коелып төшә иде. Мондый чакта Гүзәл, Хәррәмов өйрәтүе буенча, елмаю белән ягымлы сүзләрен кызганмаска, «буза күтәрүче» яшь-җилкенчәк булган тәкъ 32 дирдә, аның беләгеннән йомшак тотып, күзләрен уйнаткалап алырга, папиросына шырпы сызарга тиеш булды. — Чәчеңне көдрәләтеп җибәр аннары, — диде Хәррәмов. — И иренеңә бераз сыласаң ни мишәет. Өйгә кайтканда сөртерсең түлке... Крушкаңны, мужик шикелле биш бармак беләп тотма, икесен менә бо- лай кирәк, чәчеңне ишшу да аера төш... Вәт булды... Тукта, аяк астыңа әнә шул ящикиы куйыйк әле... һо-о, настоящий барышня булдың ич!.. Әниеңә әйтик, әнә теге апаңныкы ише күлмәк тегеп бирсен әле үзеңә... 4. «ЗИНҺАР, САБЫР ИТ, КЫЗЫМ...» Асия апа тагын берничә тапкыр әйтеп карады, тузгып та бакты. Ләкин һаман бер җавап алды, һәм ул артык дәшмәс булды. Эченә җыйды ул хәзер. Бу хәл аның сәламәтлеген какшатты, күз төбеннән чигәсенә таба озын-озын җыерчыклар сызды, нәфис йөзе үзенең мәрмәр төсен җуйды, гәүдәсе тупасланып китте. Ләкин Асия апаның хәзер моңар әллә ни исе китми, үзенең җыры барыбер җырланып беткән саный, бөтен уе —балалар, бөтен борчылганы балалар өчен иде. Ул инде язмышын Хәррәмовка бәйләп ялгышканын яхшы аңлый иде. Әллә аерылсын микән? Аермас. Минем кебек икенче бер җүләрие кайдан таба ул. Ә усаллыкка китсә, фаш иткәнен көт тә тор... Аннан йорт аның исемендә бит. Ичмаса, кулыңда бер һөнәрең булса икән... Сабир- җан теге вакытта ни әйтте, ни ялынды... Укуны юкка ташладым шул... Ах, терсәк якын да, тешләп булмый... Нишләмәк кирәк, йөрәге белән күптән аерылса да, сиздермәде Асия апа, ачык чырай бирде, хәтта язмышыннан канәгать кебек күренергә тырышып йөрде һәм колларча тугыры хезмәт итте: ашарына пешерде, керен, идәнен юды, өен җылытты, аягын салдырды, сөлге тотып торды, «җыелышы» төн буена барган көннәрдә яки «ревизия булып», кайтмый калган чакларында самавырын куеп, ашын җылытып, төннең төн буена көтеп утырды. Гүзәл зарланып елаганда, ул аны сабыр итәргә үгетләде. — Зинһар, сабыр итә күр, кызым; мәктәбеңдә әйтеп сала күрмә. Бәлки бер җае чыгар әле... Шулай дип әйтте генә ул, үзе бернинди дә «җай» өмет итмәде, һәм ялгыз калган чакларында Сабирҗаины сагынып, аның өчен кайгырып елады. «Безнең өчен шул тикле әйбәт булып, эшеңдә нигә шундый булдың соң син? Хөкүмәткә нигә шундый булдың?..» Берсеннән-берсе матур игезәкләре дөньяга килгәч тә, хәл үзгәрмәде, — Асия апа Сабирҗанны оныта алмады. Әйтергә кирәк, Хәррәмов та онытмады Дәүләтъяровны. Әлбәттә икенче төрле сәбәп белән. «Дөньяда нинди хәлләр булмый, төрмәдән чыгып куюы, эзләп табуы мөмкин... Бу нәмәрсәне ничек яратып торганын бөтен Фрунзе белә. Чыга-нитә калып, аертып алырга уйласа?., йорт китә, тугыры хезмәтчеләр китә. Өстәвенә бөтен хикмәтләрең ачыла әле тагын. Скандал... — Юк, чыккан тәкъдирдә бу якларга әйләнеп тә карамаслык, Асияне кире алу турында башына да китермәслек итәргә кирәк, хәтта Асиядән җирәнерлек итәргә кирәк. Ничек итеп? Ә менә ничек итеп...» Күрше малае лапас түбәләрендә, фотоаппаратын тотып, берәр самолет килеп чыкканны көтеп утыра иде. Хәррәмов шуны чакырып кертте дә, бөтен гаиләсен бакчага, алмагач, төбенә җыеп карточкага төште. Асия апа игезәкләрне тотып утырды, Гүзәл белән Ирекне Хәррәмов үз алдына алды. Бар да бәйрәмчә киенгән, Ирекнең өстендә матроска, Гүзәлнең өстендә пивнойда кияр өчен тегелгән купшы күлмәк. Хәррәмов башын Асия апаның битенә куйган, ә Ирек белән Гүзәлне шундый итеп тоткан, аңың бу балаларга аталарча мәхәббәте турында һич кенә дә шикләнерлек түгел. Менә хәзер шул карточка төрмәгә барып керсен әле, Дәүләтъяров- ка, хаха... Ләкин алай гына кызык түгел. Менә болай кирәк... Берничә кружка сыра хакына .«Пиво-воды» дигән вывесканы язып биргән, сыраханәдән чыкмый ята торган бер айнымас художник кисәге бар иде. Хәррәмов шуны чакырып китерде. — Ни боерасыз? . Хәррәмов аңар Асия апаның бер язу үрнәген күрсәтте: — Охшатып яза аласыңмы? — Үзең дә аерып ала алмаслык итеп язып биримме? — Менә, менә, аералмаслык итеп... — «Черек күлдә» дә аера алмаслар... — Алайса мә, менә бу карточка артына шулай да шулай, дип язып бир әле... Озак та үтмәде, карточканың артын түбәндәге сүзләр бизәде: «Дустым Рауза! Чын бәхетне хәзер таптым. Менә без шулай хәзер... Шатлыгым эчемә сыймый. Шуны синең белән уртаклашырга булдым. Ахирәтең А с ю к. Май, 1947 ел». Ә нигә дип Раузага җибәрде «Асюк» бу карточканы? — Чөнки Рауза — бөтен Фрунзесында беренче чыбыксыз телефон. Иписез тора ала, гайбәт сөйләми, сүз йөртми өч көн торса, буыла башлый. Әлбәттә, карточканы алу белән чаң сугарга керешер. Шулай итеп, бәлкем, чаңы төрмәгә дә барып ишетелер. Хәзер ишетелмәсә, чыккач ишетер... Хәррәмовның шиге урынсыз булмады. Алдылар, ябып куйдылар Дәүләтъяровны, аннан, «Гафу итегез, гражданин Дәүләтъяров, гаеп бездә, ялгыш булган, сез азат...» дип чыгарып җибәрделәр. Хәррәмов белән Асия апаның никах актлары белән агуланып яшәгән Дәүләтъяров карточка турында төрмәдән чыккан көнне үк ишетте. — Дөресме, Рауза ханым? Карточканы күрсәтү, язуын укыту да бик җиткән иде Дәүләтъяров өчен. Ләкин алай гайбәтче — гайбәтче буламыни ул! Рауза Дәүләтъя- ровка тагын болай диде: — Ә мин бер дә гаҗәпләнмәдем, Сабирҗан абый. Әйтсәм әйтим инде. Мин аның элегрәк тә бер тип белән чуалганын сизә идем... Бер мәлне, син командировкага киткәч... Фу, хәтта сөйләргә җирәнәм, Сабирҗан абый... — Юк, сөйлә!.. Рауза сөйләде. Дәүләтъяров ышанды, ләкин факт белән килешә алмады. Ул, шунда ук Асиянең адресын хәбәр итүләрен үтенеп, Харьков шәһәренең адрес бюросына гариза язып салды. Әйе, Харьков шәһәренең. Чөнки итәкҗиңен җыеп йөрергә өйрәнгән Хәррәмов карточканы Харьков тирәсеннән салдырган иде. Дөресрәге, Харьковка җитәрәк берәр почта ящигыиа ташлап калдыру өчен Казань — Харьков поездының проводнигына биреп җибәргән иде. Харьковтан, соңра Харьков өлкәсенең районнарыннан эзләтеп тә нәтиҗә чыкмагач, Дәүләтъяров бүтән шәһәрләргә язды, һәм инде бөтенләй өметен өзгәндә генә Казан адрес бюросыннан уңай хәбәр ала алды. Ләкин бөтенләй эзләмәсә, яхшырак буласы икән «...Кайт, Асия җаным, мин сине гафу итәм, игезәкләреңне дә тарсынмыйм...» дигән хатына каршы «Асия ападан» шундый җавап килеп төште: «Җылы хисләрең өчен рәхмәт. Ләкин, беләсеңме, мин әз генә дә үкенмим. Дөрес, сине дә ярата идем. Ә Госманыма булган мәхәббәтем ярату сүзе эченә генә сыймый. Мин хәзер аңар ниндидер илаһи хисләр белән исереп яшим. Бигрәк тә игезәкләребез тугач... Сизәм, инде син алайса Гүзәлне бир, диярсең. Ләкин бел: Госманымның Гүзәлне үлгәндә 3. .C. Ә.‘ №7. 33 34 дә бирәсе юк, ә мин җиде тапкыр үтерсәләр дә... Кызның үзенә яза күрмә тагы. Дөрес, ул иләсләнер, ә синең өчен барыбер файдасы булмас, Шулай ук миңа да язма. Ачып та тормыйм». Юк, Дәүләтьяров язды: «...Гүзәлне. Зинһар өчен. Ичмаса бер генә җәйгә...» «Асия апа» укып ябыштырды да, «за нежеланием получить» Дәүләтъяровка кире җибәрде. ’ < Дәүләтьяров шуннан артык нишли ала? Бу вакытта ул Кыргызстан- ның ерак бер совхозына китеп эшкә кергән иде. һәм бөтенесен онытыр- өчен башы-аягы белән эшкә күмелеп яши башлады. 5. БИГРӘК МИҺЕРБАНЛЫ БАЛА ИКӘНСЕҢ... Эшләре шулай көйле генә барганда, Хәррәмовның пивноен ябып, аның урынына китап кибете ачарга булдылар. «Бие, Хәррәмов, өлкән сатучы итәбез үзеңне, ә бәлки замзав!..» Хәррәмов торг директорына рәхмәтне ничек кенә әйтеп бетерергәбелмәде, ә аның кабинетыннан чыккач, артына әйләнеп бер төкерде: — Башыма тай типмәгән әле минем. Менә тимер-томыр кибете дисәләр бер хәер иде. Ул аның рәтен белә.. Карап торырга — кысыр кәҗә, ә белгән кеше өчен аннан сөтле сыер юк. Азык-төлек кибете дә ярый. Аның да рәтен белә Хәррәмов. Инде килеп, кибетең кечкенә дә булса, янә килеп, ул шәһәрнең берәр тын почмагына да кереп поскан булса, — җәннәтләрең торсын бер ягыңда, — балык урынына йөзәсең... Ревизор? Ревизор андый җиргә сугылса да әллә нигә бер сугыла; анда да борын төбе кибеп җитмәгәне. Ә андыйны безнең Хәррәмов, эһемэһем... Хәррәмов «белемем җитми...» дигән булып, китап кибетеннән баш тартты, һәм теләгенә иреште: аңар бөтен штаты бер кешелек азык-төлек кибете бирделәр. Үз өеннән ике йорт аша гына... һәм Хәррәмов,, үзе әйтмешли, балык урынына йөзде. Ул шикәр, тоз, дөге, манный кебек товарларны көндез алып кайтырга «транспорт юнәтә алмады», юнәткән сурәттә, «накладные килеп җитмәде». Кыскасы: товар ул көнне прилавкага чыкмады. Ә кибет ябылуга озата алган кадәресен итәк астыннан озатты Хәррәмов. Аннары, бөтен гаиләсе белән кибеткә бикләнеп, эшкә кереште: шикәр, тоз кебек товарларны «пожар афәтеннән саклану өчен» кертеп куелган су кисмәге янына, дымлы ком өстенә, кар базы авызына урнаштырдылар. Дөге, ма-нный кебекләр дә шунда куелды. Коры товарлар, шул рәвешчә, туйганчы су эчкәч кенә халыкка сатыла иде. Ләкин бер су белән генә бик ерак китеп булмый. Бер тонна әйбергә суны ике-өч килодан артык эчәргә ярамый. Хикмәт үлчәүдә, егетләр... Юк, Хәррәмов алучы өчен бер, ревизорга күрсәтү өчен икенче гер тотмады. Шулай ук, үлчәвенең дә әйбер сала торган ягы авыррак түгел иде. Тәҗрибәсез чумарачылар гына шулай итә, ә Хәррәмов исәкәегезгә мәгълүм, ата бүре иде. Аның карандаш очлый торган юка гына пәке сыныгы һәрвакыт үлчәү табагы астында ятты — бары шул гына. Магнитлы. Үлчәү табагына леп итә дә ябыша, һәм, үлчәү саен биш граммны суырып кына тора, ягъни мәсәлән, мең үлчәүгә биш килоны!.. Милиционерлар бар, алардан да бигрәк, үлчәү стрелкасы белән бармакларыңа гына түгел, ничек сулаганыңа хәтле күзәтеп торучы таш астыннан чыккан хатыннар бар. Ләкин пәке сыныгыннан алар да котыла алмадылар һәм Хәррәмов андыйларны (бәладән баш-аяк) башкача таламады да. Аның каравы беркатлы студенткалар, яки әйберне тизрәк әнисенә алып кайтып биреп, уйнарга чыгып чабу турында җилкенеп з* 35 торган малай-шалай керсә, бөтен иҗат көчен җәелдереп җибәрде: әйберне кәгазьнең калынрагына, зуррагына үлчәде. Чәнчә бармагы арса, ишарәсен эшкә кушты. Кибет үзе кечкенә булса да, эче көзгә калган чикләвек кебек тук иде. Хәррәмов йөри белде, сорый белде һәм үзенә кирәген тапмый кайтмады. Кибет эче торган саен тыгызлана барды. Ул тыгызланган саен, Гүзәлгә эш артты. Кыз хәзер мәктәптән туры кибеткә кайтырга тиеш булды. Идән себерде, юып чыгарды, прилавка, киштәләрне сөртте. Бушаган әрҗәләрне ишек алдына ташыды. Хәррәмов анда-монда киткән арада аның урынына калып, аның эшен дәвам иттерде. — Рәт чыга безнең бу кыздан, чыга... — диде Хәррәмов, өйгә кайтып, итекле аягын Асия апага сузганда. — Тумыштан сәүдәгәр, ант әгәр... Түлке, кызым, хәзер бу күлмәк бармый, — гадирәк кирәк, мәгәр пөхтә булсын... Ул үзе дә бик гади, хәтта фәкыйрь киенде. Өендә балда-майда йөзеп, кибетендә мескен күренергә тырыша иде. Бәрәңге-мазар бар, дип кереп әйтсәләр, кирәкми димәде, получкага хәтле көтә алсаң калдыр, хәзер акча юк, дигән булды. Инде каз-үрдәк күтәреп керсәләр, көлде: — Министр булгач китерерсең, алла теләсә, теләктә тор, әбкәч, яме?.. Кеше-кара бетеп торганда Хәррәмов биредә дә Гүзәлне «сәүдә гыйлеменә» өйрәтте. Ата бүре үз баласын көтү буарга өйрәтүне ничек табигый күрсә, Хәррәмов та Гүзәлне кеше таларга өйрәтүне шулай табигый күрә иде. . — Алай озак тотма бармагыңны. Менә болай: тидер дә ал, тидер дә ал, цирктагы фокусчы кытай кебек. Кеше аз булса, үлчәргә ашыкма, чират җыела төшсен. Накладнойлар белән, язу-сызу белән маташ, акча сана... янәсе, хәзер инкасатор килә... Ник? Чират көтеп алҗыган кешенең талымлап торырга теләге калмый, ха-ха... йә, башла, ә мин карап торыйм. Биредә дә ул, пивнойдагы кебек, Гүзәлнең һәрбер хәрәкәтен күзәтеп торатора иде дә, соңыннан төзәтүләр кертә иде: — Тоз белән алай бик мавыкмасаң да ярый. Ун грамы ярты кәпик. Бер төн су эчкән — шул җиткән аңар. Кайсы берсенә күңел өчен әзрәк поход та җибәргәләп куй шунда... Ә менә кәнфитне суыра алган хәтле суыр. Грамы өч тиен дә дүрт тиен бит, грамы... ха-ха!.. Кил, инде здайча гыйлемен өйрәтәм мин сиңа... Гүзәлнең куллары калтыранды. 10 тиен түгел, 20 тиен белән дә хисаплашып тормаучылар булган кебек, бер тиен өчен дә жалоба дәфтәрен таләп итүче, яки оялтып чыгып китүчеләр очрый иде: «Урлашканда галстугыңны салып тор, ичмаса, әй кызый, кызый...» Гүзәлнең куллары калтыранды. Ләкин бу бары куркудан гына иде, ә вөҗданы хәзер мондый эшләргә әллә ни газапланмый башлаган иде инде аның. Беркөн шулай кибеткә пәҗегән кыяр кебек бөрешеп беткән бер әби килеп керде. Бөтен гәүдәсе дерелдәп тора. Тышта хәйран җылы булуга карамастан, аягында киез ката, өстендә сырма бишмәт. Бу тирәнеке түгел, мөгаен берәр дефицит әйбер барын ишетеп килгән. ~ Ул чират торган арада кешеләрдән үзенә кирәк әйбер бәяләрен сорашты, алыр Әйберенә күпме акча кирәк икәнен исәпләде, кешедән исәпләтте. Яулык почмагына төйнәлгән акчаларын чишеп алыпкат-кат санады. Акча бик кадерле шул аңар, бер бәләкәй оныгы белән генә тора, балалары үлеп беткән... Гүзәл әбине рәхәтләнеп талады. Кәгазьне, зур ертып, ике катлап чорнады; шикәрнең «идән юарга кертеп куйган» су янында өч тәүлек, ятканын үлчәде. Ә бармак ничек оста сирпелеп китте үлчәүгә! йомшак кына, әз генә, ә ничек салмак!.. Магнитлы пәке сыныгы әби белән онык авызыннан шулай ук тиешле граммнарны тартып алып калды. 36 — Рәхим ит, әбкәч.,-Гагын*-кил шулай. Чират торып.маташма. т*' Рәхмәт дәшсен, бәбкәм.» Бигрәк миһербанлы бала икәнсең. Игелек күр... Бу нәрсә?.. Гүзәлгә: әбинең, рәхмәте — күз яше, каһәре булып ишетелде. Кызның намусы сыра- күбекләре, шикәр, дөгеләр астында пыскып ята иде, дөрләп китте. Хәррәмов, «әллә тилердеңме?» дип кычкырып калды, — Гүзәл бер культа шикәр, икенчесенә дөге учлап алып, чираттагы кешеләргә этеләчсысыла әби артыннан урамга чыкты. — Әби! Әби! Әби күренми иде имде.- Гүзәл берчак сулга йөгерде, уңга йөгереп бакты — әби беркайда да'юк иде. Трамвайга утырды микәнни?.. Гүзәл, кузгалырга торган трамвай янына йөгереп килеп, тәрәзәләреннән карады. Шунда икән шул,’бер кыз бала әбигә урый биреп тора иде. Ләкин Гүзәл өлгерә алмый калды, трамвай, канатларын җыйган кош кебек, ишекләрен ябып, әкрен генә кузгалып китеп барды.: — Әби, туктале, әби, карале!.. Әби Гүзәлне ишетмәде, күрмәде. Ул, алган әйберләрен күршесенә күрсәтеп, сөенә-сөенә нәрсәдер сөйли иде. Гүзәл, «әби, әби!» дия-дия, трамвай яныннан йөгерде. Трамвайдагы кешеләр Гүзәлне берсенә-берсе күрсәтеп көлештеләр. Бераз киткәч, әби дә күрде Гүзәлне. Ә танып алгач, аның әле бер, әле икенче йодрыгын күрсәтеп йөгергәнен күргәч, аптырый калды. «Ай аллам, акча бирмәдем микәнни?.. Бирдем ләбаса, бирдем...» Менә артта милиционер свистогы ишетелде. Гүзәл борылып карады һәм каушавы белән кемгәдер абынып егылды. Ташчы икән: тезләнеп утырган да рельс читләренә таш түши. Ташчы Гүзәлне күтәреп торгызды. Бу вакытта кызның шикәрләре коелып беткән, дөгесенең дә тирләгән бармак сырларына һәм уч төбенә ябышканнары гына калган иде. Шулай да Гүзәл янәдән трамвай артыннан йөгерергә омтылды. Ләкин милиционер килеп җиткән иде инде. Ул, Гүзәлнең каршысына чыгып басып, кулын козырегына куйды: — Бәйдән ычкынган идеңме әллә, сеңелем?.. — Әбинең шикәре белән дөгесе... — Әһә... — милиционер сумкасыннан квитанция алып ертты. — Рәхим ит. Синнән өч сум. — Минем акчам юк. — Ул чагында отделениегә. Әнә теге йортка... — йә, бигрәк инде сез, абый кеше... Милиционер үз дигәнендә торды, ташчы Гүзәл өчен милиционерга өч сум чыгарып бирде. Ташчы дигәнем буйга Гүзәлдән әз калку, ләкин селкеп тутырылган, мускуллары шактый ныгып өлгергән бер егет булып, җәйнең җәй буена кояш астында эшләгәнлектән, бите, күкрәге, күлмәксез тәне ком гарәбенеке кебек каралып беткән иде. Ул гүя Гүзәл турында шундук онытты: тезләнеп утырды да, тимер калагы белән чокыр казып, таш түши башлады. — Рәхмәт инде, абый. Мин сезгә хәзер китереп китәрмен... Юк, иртәгә кич белән. — Ярый-й, — дип сузды ташчы елмаеп. Иптәшләре дә көлештеләр. Гүзәл бу көлүнең сәбәбен аңлады: «Китермәс дип уйлыйлар...» Шуңар күрә кыз китәргә уңайсызланып торды. Ташчылар, кызып китеп, кулларындагы чүкеч һәм калакларын, чуер ташларны күз иярмәс тизлек белән уйнатып йөртә башлагач, мыштым гына берничә адым артка чигенде дә, кибеткә таба йөгерде. Ай, хәзер Хәррәмовка ни дип җавап бирер инде? Бик орышыр микән?.. Ичмаса кибеттә орышып бетерсен иде дә, әнисе белми калсын иде. Хәррәмов Гүзәлгә усал итеп караганда да кәефе китә бит әнисе нең. Аның кәефе киткәч, Гүзәлгә тагын да. күңелсезрәк була... Ник икән: үз әтисе орышканда Гүзәлгә алай авыр булмый иде бит, һәм әнисе дә алай күңелсезләнми иде... Бер тапкыр, Май бәйрәмендә бакча апалары кәгазьдән алмагач чәчәкләре ясап килергә әйтте. Ә Гүзәл нишләп ясап йөрсен, әнә ясалганы бөтен бакча тулы! Гүзәл, бер иптәш кызы белән кереп, әллә нихәтле алмагач чәчәге өзеп чыкты. Әй орышты да соң әтисе! «Мин монда ни тырышып үстердем, ә син...» — Елатканчы орышты, һәм шуннан әтисе тагын да якынрак булып китте. Әтисе, әтисе!.. Хәррәмовка әти дип эндәшергә кирәк булганда әтисе гел исенә төшә иде Гүзәлнең. Хәррәмовка әти ди, каршысына үз әтисе килеп баса: ниндидер ал томанга төренгән. Боек, сагышлы. Үзе бик тә, бик тә якын... ләкин бик тиз югала. Гүзәл уйга кала: «Нигә шулай булдың соң син, әтием?.. Әллә юк идеңме син, кечкенә чагымда төшемә генә кереп йөри идеңме әллә син .минем?.. Юк, түгел, төшемә кереп түгел...» Гүзәл шул рәвешчә уйга чумып, атлар-атламас килә иде, бик моңлы итеп уйнаган скрипка тавышы ишетеп, ихтыярсыз туктап калды. Мәктәптә икән. Концерт шул анда бүген. Ул да җырларга тиеш иде бүген. Гүзәлнең бик матур бер җыры бар. Кыргызча. Фруизеда торганда балалар бакчасында җырлар өчен әзерләп йөргән идеме? — Шул җыр. Ай, ничек матур итеп җырлый аны Гүзәл!.. Шул, репетиция дә булган иде инде, әнисе туктатты. Репетициядән алып кайтып китте, Хәррәмов кушкан: «Кибетеңдә җитешә алма, өеңдә кырык эшең кырылып ятсын, анда кәмит уйнап йөрсен!.. Хәзер барып алып кайт!..» Кыз, скрипка моңы белән сихерләнеп, тәрәзәгә үрелде: күрә алмагач, нигез ырмавына үрмәләде. — Тәрәзәсеннән карап торсам да бик җиткән, дисеңмени? Шулай шул, әй мескен, кайда инде сиңа... Гүзәл эндәшүчегә борылып карыйм дигән иде, аягы ычкынып китеп, егылып төште. Гүзәлгә эндәшүче көлде. Әтисе министерствода эшли башлагач, бигрәк кыланчыкланып киткән, элек Мәрфуга булып, хәзер Маргога әйләнгән бер нәмәрсә иде бу. Гүзәл аңар шул исеме белән эндәште дә: «Исәнме, Марго». Марго исә, Гүзәл алдында купшы күлмәген, яңа ленталарын җилфердәтеп, боргаланып торды. Эшләпәсен кыңгырайта төште; беләгендәге сәгатенә карап, «ай, җиде тулып килә», дигән булып, мәктәп капкасына таба юнәлде. Гүзәл көнләште, аннан бигрәк ачуы килде. Ләкин әз генә дә сиздермәде. Маргоиың исә Гүзәлнең көнләшкәнен күрәсе килгән иде. Тукта, тагын бер мактаныр нәрсәсе калган икән ич... Марго иңенә асылган нечкә каешлы кечкенә редикюленнән конфет алып әрчи башлады. — «Алтын әтәч». Сездә юк икән. Шоферны Чернышевскийга җибәреп алдырдык. Фу, ярый, миңа керергә кирәк... — диде ул тагын сәгатенә карап һәм конфет кәгазен гамьсез генә Гүзәлгә ташлады. Гүзәлгә әллә кайчан кибеткә кайтырга кирәк иде. Ләкин кыланчык кызның соңгы кимсетүе Гүзәлнең тулган чәшкесен ташытты. Ул конфет кәгазен тибеп очырды. Бер үк вакытта (монысы ялгыш булды) үзенең тупас ботинкасы белән тегенең нәфис туфлиенә китереп типте, һәм, үзен-үзе онытып, кыланчык кызны бер якка этеп җибәрде дә, һаман да тыныч күренергә тырышып, мәктәпкә кереп китте. Урмандагы кебек нәфис ак каен декорациясе, көзге гөлләр белән, җете яшел чыршы ылыслары белән бизәлгән сәхнә, зур скрипкалы, кызыл бантлы кечкенә кыз, аның смычегыннаи аккан сихри нечкә моң, бәйрәмчә киенгән зал; бәйрәмчә киенеп, дөньяларын онытып концерт тыңлап утырган шат, гамьсез кызлар... Боларны күреп Гүзәлнең күңеле 38 тулып китте. Марго янында чакта тыелып калган күз яшьләре ихтыярсыз мөлдерәп ага башлады. Шул чак кемдер йомшак кына ,итеп аның беләгеннән тотты: — Кара, ни булды сиңа, Гүзәл?.. Пышылдаучы—Гөлнур — Гүзәлнең иң якын дусты, бердәнбер сердәше иде. Алар мәктәпкә бер көн керделәр, бер партага килеп утырдылар. Дөрес, Гүзәл тора-бара төшеп калды, ә Гөлнур инде 7 нчедә укый иде. Быел көзен комсомолга әзерләнә. Мәктәп стена газетасының секретаре инде ул хәзер. Ләкин ул Гүзәлгә барыбер үз тиңе итеп карый, аны әүвәлгечә дус күрә, аның һәрвакыт боек, басынкы йөрүен, хәтта тәнәфес араларындагы уеннардан да читләшә барганын күреп борчыла иде, Гүзәл исә, үзгәрүенең сәбәбен әйтми, сердәше, ник шундый соң син, дигәндә, «әллә тагын, әнигә охшаганмын инде, әни шундый безнең...» кебек сүзләр белән уздырып җибәрә иде. Хәзер дә ул шуның кебегрәк җавап белән котылырга уйлады. Ләкин сердәше, аның беләгеннән кыса төшеп, күзләренә тутырып карагач, түзмәде, — кочып алып, калтырана-калтырана үксергә кереште: — Гөлнур, җаным... — Чү, Гүзәл. Әйт, ни булды? Сердәше пионер бүлмәсенә, язылып бетмәгән стена газетасы янына кергәч, Гүзәл әби белән булган хәлне сөйләп бирде. — Шул гынамы? — Түгел. — Я, әйт инде... — Кешегә әйтмәссеңме соң? — Честный пионерский менә... Гүзәл Хәррәмовның ничек итеп кеше талап ятканын, бу эштә үзенең аңар ничек ярдәм иткәнен, көн саен кара төнгә тикле төргәк күтәреп өйдән өйгә йөгерүләрен* елый-елый сөйләргә кереште. «Әнә нигә шундый икән син...» — Гөлнур иптәшен кызганды, шул ук вакытта аның өчен курыкты. «Әтисе фаш ителә калса...» Юк, иптәше өчен генә түгел, Гөлнур хәзер үзе өчен дә курка, хәтта ник сорашканына үкенә иде. Бигрәк куркыныч сер бит. Юк, Гөлнур аны яшереп йөри алмас... һәм. салкын су эчереп Гүзәлне тынычландыра төшкәч, ул болай диде: — Әйт син моны, милиционерга әйт, Гүзәл. — Әем. — Куркасыңмы? — Куркам. — Үзем әйтимме... Гүзәл дим, ә? — Әем. әем... — Алайса синең Павлик Морозов китабын укыганың юк икән. — Юк. Гөлнур китапның эчтәлеген сөйләп бирде. Ахырда болай диде: — Син дә пионер бит. Шулай булгач, син дә әтиеңнең бу эшен яшереп калдырырга тиеш түгел, Гүзәл. «Әги түгел дә әле ул...» — Гүзәл чак монысын да ычкындырып салмады... Тик шашынып «әем, әем!..» дип кенә кычкырды. Бу вакытта аңар карарга куркыныч иде. Күзләре тоныкланды, бите тимгел-тимгел булып чыкты. — Әем, — дип кабатлады ул һәм сердәшенең алдына капланып үксергә кереште: — Миннән чыкканны белсә, үтерә ул мине, үтерә, Гөлнур. Әнине дә, Ирекне дә... Син аны белмисең... — Ә син әйт, әйткәч белер! Моны, тавыш ишетеп кергән мәктәп директоры әйтте. Ул, балалар арасындагы гади бер чәкәшеп алу булган дип белеп, хәзер дусландырам мин сезне дигән кебек елмаеп, кызларның иңбашларыннан тотты: 39 — Я әле, Гүзәл кәй, нәрсәне яшерәсең син сердәшеңнән, мин дә белим әле... Гөлнур, әйтергә кыстап, ишарә ясады; Гүзәл, агарынып, иренен тешләде: «Юк, юк...» — Әйтмисеңмени? Алайса анысы торып торсын. Менә нәрсәне әйт син безгә: миңа һәм иптәшеңә. Бүген әтиең янында булган идем. Бишенчедә каласың бит болай барсаң... Ул әйтә: уку күңелендә юк аның хәзер, ди. Нигә шулай, Гүзәл, ә? Укыйсың килмимени?.. «Килмимени?..» хәзер белдем инде мин аның ни өчен «килмимени» икәнен, диде Гөлнур үзенә үзе һәм директор иелеп стена газетасын карый башлауга: — Алайса мин үзем әйтәм! — дип кычкырды. Директор гаҗәпләнеп башын күтәрде. Гүзәл исә, Гөлнур сөйли башлауга, чыгып йөгерде. Гөлнур аның артыннан йөгерә башлаган иде, директор туктатты: — Сабыр ит, нәрсә булды сезнең арада? Йә, әйт әле миңа... 6. «ЯХШЫЛЫКНЫ ЭТ ТӘ АҢЛЫЙ...» Ник әйтте, ник кенә әйтте!.. Инде килеп алып китәрләр. Тагын «карак кызы, карак балалары... ой, ой...» Әллә хәзер кайтып Хәррәмовның үзенә сөйләп бирсен микән?.. Кирәкми, бәреп үтерер... Ник әйтте, ник кенә әйтте!.. Гүзәл кая барырга, нишләргә белмичә, мәктәптән йөгереп чыкты, һәм, бөтен урамны йотар кебек сөзеп килгән Хәррәмовны күреп, катып калды. Намус дигән нәрсәсен әллә кайчан җуеп бетергән Хәррәмов Гүзәлнең кибеттән чыгып йөгергәндәге хисләрен аңлады микән? Юктыр, әлбәттә. Кыскасы, хәзер аның Гүзәлне эзли чыгуы иде. Ул аны күреп алуга, йомшак итекләре белән песичә йомшак атлап каршысына килеп басты. — Кая олактың? — Әбинең шикәре, дөгесе... — Тез буыннарына хәтле калтырады Гүзәлнең. Әби артыннан ни өчен чыгып йөгергәнен, бүленә-тотлыга, көчкә әйтеп бирде... — Соң? — Куып җитә алмадым. — Ник сразы кайтмадың? — Курыктым... Синнән... Хәррәмов, күрәсең, зуррак нәрсәдән шикләнгән булган, тынычланды, йөзендәге киеренкелек бетеп китте. Инде ул сүзләрен теш арасыннан кысып чыгармады, бүтән орышмады да. Өйгә кайткач та сүз әйтмәде. Гүзәлнең, кызгандым, диюенә каршы: — Ә сине кем кызганыр? Әйт, кем кызганыр? — диде. — Менә кыш җитә, утын кирәк, дүртегезгә дә кышкы киемнәр җитештерәсе бар... — дигән булды. Гүзәл төннең төн буе Хәррәмовны уятып алып киткәннәрен көтеп ятты. Иртәгесен кибет ишеген ачып кергән һәрбер кешедән шикләнде. «Килделәр... Хәзер эләктереп алалар... Ә Гүзәлгә тимәсләрме соң?..» — Юк Хәррәмовны кулга алгач, ул аларга барысын да сөйләп бирер. Ләкин Хәррәмов эләккәч, әнисе нишләр? Ирек, игезәкләр?.. Әллә ялгыштымы Гүзәл? Чыннан да 1000 граммга 10 грамм — чүп бит ул. Ай, ник әйтте, ник кенә әйтте?.. Хәррәмов исә, тыныч, хәтта шаян иде бүген. Теленә әллә каян мәзәк сүзләр килеп торды. Үлчәү тирәсендә куллары фокусчыныкы кебек җитез йөрде. «Булды бу, җиңги... Сезгә нәрсә? Тиз бул. Вакыт акчадыр, 40 гафил булма качадыр...» Ул, ишектә -кичәге әбине күреп, Гүзәлгә күз кысты. «Хәзер кызык итәм мин аны...» диде аның күзләре. «Ай, бәбкәм, кичә нәрсә булды соң?..» дип, Гүзәлгә таба килә башлаган әбине үз янына дәшеп китерде. — Нәрсә булсын, фальшивый акча биреп киткәнсең ич. Бер аягың җирдә, бер аягың гүрдә була торып, акча ясап ятасыңмы әллә син?..— дип әбинең котын алды. — Милициягә илтеп бирдем акчаңны. Әйдә инде, хәерле булсын, синеке икәнен әйтмәдем. Югыйсә, картаймыш көнеңдә... Әби елый-елый рәхмәтләр әйтеп, очраса, чәй-мазар алырмын днп яулык читенә төйнәп килгән биш тәңкәсен биреп чыгып китте. Хәррәмов көлде, ә Гүзәл аны тотып йолкыр хәлгә җитте. Күзләренә яшь килде аның. Мөгаен ул прилавка артына чүгеп елап та җибәргән булыр иде, ул арада кибеткә кичәге ташчы егет килеп керде. Гүзәлгә алъяпкычы, авыр чүкече, тимер калагы беләи генә шулай олы булып күренгән икән, ташчы унсигез-унтугызлар тирәсендәге бер үсмер иде. Кыз, ул күреп алганчы дип, бер эш тапкан булып, склад бүлмәсенә чыгып китте. Ләкин ташчы күргән иде. Ул кызны әҗәтен түләмәс өчен качты дип белде. Хәррәмовтан күпмедер конфет үлчәтеп алды да. Гүзәл кереп киткән арткы ишеккә күз төшереп, мәсхәрәле елмайды: «Кечкенә булса да шомарып беткән...» — һәм тиз генә чыгып китте. Гүзәлнең исә бу ничарадан бичара качуы иде. Ул ташчыны күрүенә, кассадан өч тәңкә алып, каршысына йөгереп чыгарга уйлады. Ләкин — Хәррәмов... һәм ул яшеренеп калудан башка юл тапмады. Ә кибет ябылып, кичкырын игезәкләрне коляскага утыртып алып чыккач, ташчы белән кичә очрашкан җиргә тикле килде. Икенче көн зур тәнәфестә дә шунда йөгерде ул. Соңгы ике дәрестә класс Шәриф Камал музеена барды; бу тагын, кулына өч тәңкәсен учлап, трамвай юлы буйлап ташчы егетне эзләп китте. Трамвайга да утырып барды, җәяү дә йөгерде ул. Анда-санда юлга таш түшәп утыручы ташчылар очрады, ләкин арада ул эзләгән егет юк иде. Бәлки тагын кибеткә килеп чыгар әле... Иртәгесен, шулай уйланып торганда, кибеткә күрер күзгә үк шикле икенче бер үсмер килеп керде дә чирекләрен асып чират торган бер сөтче хатынның кесәсен капшый башлады. Гүзәл, хатынның үзенә ымларга курыкты (хәзер пычак чыгара башлый алар), әтисенә төртте. Әтисе әллә инде үзе дә курыкты, әллә башка сәбәп булды: үсмерне күрүгә тәэсирләнеп катып калды. Ә сөтче апа, кесәсендә ят кул сизеп кычкырып җибәргәч, үсмер егет тә халыкны ырып-ерып чыгып сызгач, Хәррәмов, үлчәвеннән бүленеп: «Мин хәзер» дип, кибеттән чыгып чапты. Бәлкем, карак малайны тоттырыргадыр?.. Байтак кына торып кайтты ул. Гүзәл ни дип уйларга да белмәде, — Хәррәмов бик дулкынлана,, борчыла да, шул ук вакытта шат та кебек иде. Кибетне япкач, башка көннәрдәге кебек язу-сызулар белән маташмады, култыгына бер шешә- акны төреп кыстырды, сыр, селедка алды. «Конфет ал, кызым. Күбрәк, күбрәк, төрлесеннән...» Хәррәмов, өйгә кайткач, Асия апа белән дә бик ачылып сөйләште. «Кая, анасы, бераз төче коймак әмәлләп җибәр әле, аннары күкәй куыр...» Үзе идән астыннан алмасы беләи тозланган кәбестә, тозлы помидор алып менде. Өметсез — шайтан дигәннәр. Хәррәмовның шулай ачылып киткән чакларында Асия апа аның үзләренә карата үзгәрүен өмет итә, ләкин андый нәрсә булмый кала; киресенчә, Хәррәмов берәр күңелсезлек китереп чыгара торган иде. Бу юлы да шулай булды. Табын әзерләнеп бетүгә, бусагада әлеге кесәче үсмер күренде. Урта буйлы, имән төбедәй пык, кыргызча җәлпәк битле, борын очы сипкелле, эре ак тешле, бакыр чәчле, зур авызлы иде бу үсмер. Кулда 41 якорь рәсеме, ачык күкрәктә ук кадалган йөрәк һәм хатын-кыз сурәте. Өстендә кыршылып беткән трико куртка, башта кепканың тар козырек- лысы. Үсмер, үзен бик иркен тотып, башта Гүзәлгә таба атлады һәм честь биреп чатнатып әйтте: — Здорова, сеңелем! Җиһангир Хәррәмов. Сын собственных родителей, образца 1931 года. Хәррәмов көлде, Асия апа куркып елап җибәргән игезәкләрен алдына алды. Гүзәл үсмергә карады да катып калды. Әйе, бу шул, театр вестибюлендә Габсаттар бабайга шалтыратырга торганда телефон трубкасын тартып алып үзенә кирәкле кеше белән сөйләшкән малай иде. Сүзләре дә исенә төште Гүзәлнең: «...Ә әниеңне пошли син к лешему...» Хәррәмов тагы да ачыла төште. Ул бер кулын, назлы гына итеп, Асия апаның иңенә салды, икенчесе белән Гүзәлне кочып алды: — Рәхим итеп, танышыгыз, дусларым. Сезнең алда Җиһангир Усманович Хәррәмов: синең өлкән улың, ә синең абыең, — диде. Алда әйткәнемчә, әтисе төрмәгә кергәч, шуның хәсрәтеннән әнисе үлеп киткәч, Жиһангирны күршеләре балалар йортына урнаштырганнар иде. Ләкин әтисенең хикмәтләрен күреп үскән, Гүзәл хәзер үтә торган «мәктәпне» әллә кайчан үткән малай намуслы эшкә өйрәнүгә караганда сукбайларча көн күрүне кулайрак күрде... Нәтиҗәдә ул, бик тиз кулга алынып, яшь җинаятьчеләр колониясенә озатылды. Малай, аннан качып, шактый шомарып җиткән бер шайкага килеп кушылды. Шайка белән, ул кайда йорт басып, кайда кесәгә кереп, поездда чемодан чәлеп, бөтен Россияне диярлек йөреп чыкты. Ниһаять, шайканың эзенә төштеләр. Тагын эләкте, тагын качты Җиһангир. Хәзер исә аның малай чакта бер булып киткән Казанга яңа килгән көннәре иде. Атнадан бирле «рәт чыгара алмыйча» йөреп, аның карыны язгы бүренеке кебек ач, шунлыктан мондый табынга килеп тап булуына ул бик шат иде. Әз генә дә тәкәллефләнеп тормастан, барысын рәттән сыптырырга кереште. Болай да нервлары какшап беткән Асия апаның йөрәк авыруын кузгату өчен Ж.иһангирның табылу кадәресе һәм бер кыяфәте дә җиткән иде. Ә Гүзәл малайның сөтче хатын кесәсенә керүен һәм театр вестибюлендәге вакыйга турында сөйләп биргәч, аның өянәге башланды. Тиз ярдәм машинасы чакыртып, больницага салырга туры килде, һәм Гүзәл өчен әйтеп бетергесез авыр көннәр башланды. Больницага озата килеп, киемнәрен төреп алып киткәндә әнисе Гүзәлгә: «Әле эшкә кермәгән, син укуда чакта балалар янында Җиһангир калып торыр...» дигән иде. Кайда ул! — Гүзәл кайтып шулай диюгә, авызын зур ачып, башын артка ташлап көлде генә Җиһангир. Шулай итеп, Гүзәлнең укуы үзеннән-үзе бөтенләй өзелде. Ә тиздән имтихан... Дөрес, иптәшләре аңа көн саен дәрес алып килделәр. Ләкин Гүзәлнең алар белән утырырга вакыты булмый иде. Игезәкләр, Ирек, малтуар, бакча, өй эшләре нихәтле. Кибеттә дә калгалап торырга туры килә, ә «итәк асты» гелән аның өстендә... Балаларны йоклатып, эшләрен бетереп, мендәргә башын төртергә өлгерми, — таң аткан, — Хәррәмов тотып йолкый: «Чәй!..» Миңрәде, кипте-корыды Гүзәл. Яше җитми кияүгә чыгып йончыган хатыннар кыяфәтенә керде. Түземе калмагач, әнисе янына больницага барып, эчен бушатып кайтырга булды. Ләкин урамда сердәше Гөлнур очрап туктатты: — Абау, ни булды сиңа? Нишләп чыктың, авыру ич син... Гүзәл магазин тәрәзәсендә үзен күргәч, куркып китте. «Гөлнур дөрес әйтә, хафага гына төшәр...» — Гүзәл әнисе янына керми кайтып китте. 42 Җиһангирны кибеткә кертеп йөртергә курыкты әтисе, аннан сәүдә эшенә кулы да ята торган түгел иде. «Югыйсә тотып алулары бар, ә аннан эзләү башларына килмәс...» дип, кайдагыдыр бер һөнәр мәктәбенә укырга илтеп тыкты. Ә малай күбесенчә өйдә чуалды, һәм Гүзәлгә гелән аның көен көйләп торырга туры килде. «Юып бир, үтүклә. Ашарга давай!..» Өстен салып ыргытты: «Элеп куй!» Өстәвенә Хәррәмов мәшәкатьләре дә артып китте. Ул бик соң кайта, яки бөтенләй дә кайтмый калгалый иде. Ә син, Гүзәл, самоварың куеп, ашың җылытып, аны көтеп утыр... Бер тапкыр Гүзәл «Әйт соң, әни, нигә бөтенесенә юл куеп торасың?» дигәч, Асия апа, яхшылыкны эт тә аңлый, бер аңламаса, бер аңлар әле, түзик, кызым, дигән иде. Шул исенә төшеп, Гүзәл егылганчы түзәргә булды; гелән җайларыннан торырга тырышты, һәр икесенә ачык чырай күрсәтте. Үзе туймый калу, Ирекне нәүмизләндерү хисабына булса да, ашның куесын аларга салды. «Эт тә аңлый...» — Ул моның белән хуҗалардан үзенә яхшы караш, әнисенә җиңеллек өмет итте. Ләкин юкка! Җиһангирда яхшылыкны аңларлык хис бөтенләй булмаган, үги әтисендә ул инде күптән юк иде. Гүзәлнең йорттагы халәтен, аның үзеннән куркып торуын күреп, Җиһангир тәмам узынды. Игезәкләргә дигән конфетны буфеттан сыпырып алды да, Гүзәлгә йодрык күрсәтте. Гүзәл монысына да дәшми калгач, әтисе кибеттә чакта, үзе төсле иптәшләр ияртеп кайтып, дөньяда- гын калдырмый сүгенеп, карта уйнап утыра торган булды. Менә өстәлдә аракылары да күренә башлады, бара-тора папирос тарта торган, «кызылны гына» эчә торган кызлар да пәйда булды. «Әйтәм, ни булса ул, әйтәм...» — Гүзәл бер көн тәмәке төтене эчендә карта уйнап, эчеп-исереп утырган вакытларында әтисенә барып әйтергә киенә башлады. Җиһангир сизенеп артыннан чыкты. Ул итек кунычыннан ялтырап торган озын пычак чыгарып күрсәтте, һәм бары шуны әйтте: — Сиңа гына түгел, әниең белән Ирегеңә дә җитә торган бу... Төшендеңме? Гүзәл төшенде. Ул бу турыда хәтта Ирек артыннан әнисенә язып җибәрергә дә курыкты. Хәер, соңыннан боларның бөтенесен Асия апа үзе дә күрде, болар бөтенесе бераз тыйнаграк рәвештә ул больницадан чыккач та дәвам итте. Ләкин бу зәгыйфь хатын нишли ала соң? Дүрт баласын асып чыгып китмәс ич... Язмышы алдында баш иеп, коллык вазифаларын үтәргә кереште. 7. «ГЕЛ АВАСЫҢ ДА ТОРАСЫҢ ИКӘН СИН...» Гүзәл, тикшерү озак килми торгач, «директор мине кызганган, милициягә әйтмәгән» дип уйлады. Хәзер инде ул кибеткә кергән бер кешегә алай шикләнеп карамады. Ләкин шикләнергә кирәк булган икән, директор тиешле урынга җиткергән икән... Беркөн шулай кибет ябар алдыннан гына, кечкенә чанасын өстерәп, бер сөтче хатын килеп керде. Аның артыннан чак кына кызмача бер авыл агае килеп басты. Хәррәмов аларны бөтен шартын китереп талады. Монысы гына аз күренде, — сдачаларын да алып калды. «Унике тиен юк, көт бераз... Тугыз тиен юк, абзый кеше, көтеп тор... Следующий!» «Абзый кеше», кинәт айнып, бик җитди кыяфәттә куен кесәсеннән кызыл тышлы кенәгә чыгарып, Хәррәмовка күрсәтте. Мондый хәлләр турында ишеткәне бар иде Хәррәмовның,— каушап калмады; ашышмаганга салышып, тугыз тиен сдача бәрабәренә тиз генә, соскы белән сосып алып, ярма өстәде. Хәррәмов ярманы тугыз тиенлек кенә түгел, бармагы һәм магнитлы пәке китеге алып калган кырык тиенне дә, «ялгыш» артык санаган 10 тиенне дә томаларлык итеп өстәде. Бер үк ва 43 кытта магнитлы пәке сыныгын үлчәү төбеннән куптарып алып прилавка ярыгына төшереп җибәрде, «Абзый кеше»: — Үтми ул, егет!—дип, тагын кызыл кенәгәсен сузды. Ләкин «үлчәп кара соң!..» Тәҗрибәсезлек аркасында эше барып чыкмавын үзе дә сизеп, «абзый кеше» каушап калды. Аның каравы «сөтче хатын» — ревизорның шомарганрагы булып чыкты. Ул ярмасы белән конфетын кулына алмаган, прилавка өстендәге пыялада тора иде, Хәррәмовның унике тиен бәрабәренә салырга тор» ган ярты соскы конфетын читкә этәрде һәм шакмаклы калын шәлен чишеп: — Маташма!—диде. «Сөтче хатын»ның сатып алган әйберләрен кешеләр алдында үлчәп, түләгән акчаларын исәпләп, акт төзелде, һәм Хәррәмовның аны туксан җиде тиенгә алдаган икәне беленде. Ләкин «елан камыш таяк эчендә дә боргаланырга тырышыр» ди кытай мәкале. Хәррәмов исә, еланның да еланы иде. Тырышып кына калмады, бик иркен боргаланып, таякның икенче башыннан чыгып китте. «Актны конторына алып китсә, бетте бит!» дип уйлады ул. Юк, Хәррәмовның бәхетенә, соң иде инде, хатын бераз масая төшеп, актны ре- дикюленә салды да, коиторга кермичә өенә кайтып китте һәм Хәррәмов шундук һөнәр мәктәбенә элдертте: — Әйдә, улым, күрсәт һөнәреңне... һәм Җиһангир күрсәтте. Ревизор хатын көндәгечә иртә белән этеләкысыла трамвайга менеп барганда, кермдер аның редикюлен тартып алып йөгерде. — Кәгазьләр генә анда, кәгазьләр генә... — дип өзгәләнде ревизор хатын. Ул, хут алган трамвайдан ава-түнә төшеп калып, Җиһангир артыннан чапты. — Ташлап калдырыр, кәгазьгә тими алар... — диде хатынга ияреп чапкан берәү. — Уза китсә, редикюлегезне... Җиһангир, киресенчә, кәгазьләрне сыпырып алды да редикюльне ташлап калдырды. Хәррәмовны милициягә чакырттылар. Кысып та карадылар. Ләкин документ юк, шаһитлар юк — гаепләп булмый. Хәррәмов бу турыда яхшы белә иде. Ул үзен тычкан белән уйнаган мәче кебек иркен тотты. Әлбәттә, ревизор бу эштә Хәррәмов кулы уйнаганын белде. Ничек тә каптырырга карар кылып, моннан соң да кибетендә көи-төн ревизия ясады. Ләкин ник бер тнен артык — бер тиен ким чыксын! Аннары ревизор, төрле кыяфәтләргә кертеп, башка ревизорларны җибәреп карады, кешеләр сатып алып чыкканны милициягә алып кереп үлчәүне оештырды. Ләкин («карт чыпчык кибәккә алданмый») Хәррәмов моны көткән иде, — беркемнең сукыр бер тиененә тимәде, бер граммына кагылмады. Эшнең кире якка китүен бик яхшы төшенгән Хәррәмов, сәламәтлегем дә какшады дигән булып, кибеттән китте һәм горторгның бер складына охранник булып урнашты. Билгеле, ул моны гаризасында язганча, «как бывший фронтовик, социалистик милекне саклау теләге белән» эшләмәде. һәм моның авырлыгы Гүзәл белән Иреккә төште: көннәрдән бер көн ишек алларына бакча ашларга алып кайткан тирес йөге астында бер капчык дөге иде. Шул ук кичне Гүзәл белән Ирек, берсе сумка тотып, берсе аркасына ранец киеп, икесе ике якка чыгып киттеләр. Бер тапкыр Гүзәл кичкырын портфеленә шикәр тутырып «иптәш кызына дәрес хәзерләргә» барышлый трамвай туктар-туктамас сикереп төште. Уңайсыз сикерде, — вак кына яңгыр сибәли, юл тайгак иде, — -аягы таеп егылды. Егылуына аны кемдер күтәреп торгызды. Күтәрелеп караса, — каршында әлеге ташчы егет басып тора иде. 44 Яна рельслар салып киткәннәр дә, болар, берничә ташчы, шпал араларына, рельс читләренә таш түшәп торалар икән. Ташчы егет: — Гел авасың да торасың икән син, кызыкай. Бишбалта трамвае шикелле, — дип көлде һәм, иптәшләре янына барып тезләнде дә, Гүзәлне бөтенләй онытып, чүкеч белән тимер калагын алып эшкә кереште. Гүзәл кесәләренә тыгылды. Ләкин ул ташчыны күрермен дип өмет итми иде инде, кесәсендә өч тәңкәсе юк иде. — Әллә капкалап алабызмы? — Зарар итмәс, бик йончытты. Ташчылар, трамвай юлы читенә зур киндер зонтик корып, башларын шуның астына тыктылар да, кайсы салкын ит белән икмәк ашарга, кайсы күмәч белән бутылкадан сөтле чәй шопырырга керештеләр. — Хәзер китерәм, сез шунда буласызмы, дисә, тагын көләр... — Гүзәл портфеленнән бер пачка шикәр чыгарып ташчыга сузды. — Нәрсә өчен? Ә, әйе... Тукта, тукта, бу — күп... Кая, Закир агай,, получкага тикле ике тәңкә биреп тор әле... — Юк бит, Таһирҗан. Икенче бер агай кесәсеннән ике тәңкә алып Таһирҗанга сузган арада, җил көчәеп китеп, зонтикны аударды. Тагын җил килеп бәрелде, җил белән бер үк вакытта Гүзәл каршысына, аңар орыныр-орынмас кына, зәңгәр буяулы «москвич» килеп туктады һәм машина хуҗасы ягымлы тавыш белән: — Рәхим итегез, туташ, — диде. һәр машина Гүзәлгә әтисен утыртып алып китүләрен хәтерләтә иде. Әллә шуңар, әллә болай шикләнеп, Гүзәл чигенеп куйды. Ә машина хуҗасы бу юлы кызның исемен әйтеп эндәште: — Кер, Гүзәл, чылангансың бит, өеңә кайтарып куям, — дип башын тәрәзәдән тышка сузды. Күзлекле, көрән эшләпәле, чөй сакаллы, кечкенә генә кара мыеклы кеше иде бу. Бервакыт Гүзәл бик күп әйбер сатып, машинасына хәтле- чыгарышып куйган абый түгелме соң? — Иә, кер инде. , — Ә мин кайтмыйм әле, абый. — Ну, кирәк җиреңә илтеп куям. — Бар инде, бар... — дип көлештеләр ташчылар. Гүзәл исә үзен ике тапкыр күтәреп торгызган, ниһаять, милициягә1 барып йөрү бәласеннән йолып алып калган, тагын нәрсәсе беләндер үзенә җәлеп иткән ташчы егет яныннан китәсе килмәде. Ләкин әнә иптәшләре көлеп тора ич... Шуннан уңайсызланып, машинага керде һәм үзенә кирәк чатка җиткәч, төшеп калды: — Рәхмәт, абый. — Пожалуйста. Ләкин бу ни тамаша инде? Гүзәл бер йортта шикәрләрен сатып бетереп чыкты, ә машина әле һаман шунда тора иде. — Пожалуйста, — диде машина хуҗасы бу юлы да. Гүзәл тагын машинага кереп утырды һәм чак кычкырып җибәрмәде: бераз китүгә машина хуҗасы сыңар кулын баранкадан алып, битен бер сыпыру белән, күзлексез, сакал-мыексыз калып, чибәр генә бер үсхмер егеткә әверелде. Яман курыкты Гүзәл. Машина хуҗасы да моны сизде, — һәм Гүзәлне тынычландырырга ашыкты: — Мин центрдан үткәндә генә... югыйсә постовой эләктерә... Правам юк әле минем, унсигез тулмый бирмиләр. Ә йөрисе килә... Машинаның шоферы Нәҗип абый. Аның правасы бар. Ә сакал-мыек, эшләпә белән күзлек мине нәкъ Нәҗип абый итә дә куя... — диде чибәр егет һәм уң кулын, баранкадан алып, Гүзәлгә сузды: — Без танышмаган бит әле — Альфред. 45 — Альфред? Ә кем син, Альфред. Синең өчен машина тотучы әтиең жем? Тагын Нәҗип абый дигәнең кем? Бу турыда Альфред үзе әйтмәде, ә Гүзәлнең кайгысы анда түгел иде. Ул хәзер бу шикле үсмер машинасына утырып исән-сау калганына шат иде. Машина капка төпләренә килеп туктар-туктамас ул төшеп калды. Альфред, уң кулын эшләпә читенә күтәреп, Гүзәлгә хәерле төн теләде дә, кире борылып, кызыл утын кабызып, сыек төтенен уйнатып китеп тә барды. 8. ҮЗЕ ЯМЬЛЕ, ҮЗЕ ТӘМЛЕ... Хәррәмовиең күңеле үсте. Тегесе бетүгә бакчасына тагын бер арба «тирес» алып кайтып бушатты. Бакчага тирес... Күрше-колан шикләнмәде генә түгел, «гарип кулы белән бит, Ватан сугышы инвалиды бит...» дип кызганып куйды. Ләкин базага яңа директор килү белән «тирес» ташу юллары бикләнде. Хәррәмов, йөрергә ерак, дигән булып, бүтән бер базага күчеп карады, анда да директорның каты куллысы туры килде. Ә кибеткә бүтән керергә шикләнде Хәррәмов: «Ревизор, ревизорлар!.. Болай булгач, башка юл калмады, чыннан да бүтән бер шәһәргә китеп урнашырга туры килә шул...» һәм каядыр китеп бик тиз урнашып та кайтты Хәррәмов. Ни өчендер үзләренә бер бүлмәләрен калдырып, йортларын сатты; анда йорт алгач, гаиләсен кайтып алырга ышандырып, берничә көннән бөтен- .ләй китеп барды. Ә төн уртасында Асия апага Ягодныйдан бер карчык елап килеп керде. — Кызым синең ирең белән качкан... Я рабби, башлары гына бетсен иде шунда. Иптәш кызы кереп әйтте, Ташкент ягына олакканнар диме, анык итеп әйтмәгәннәр... Асия апа кызганмады, ничек торырбыз дип кенә кайгырды; тагын кулында һөнәре юклыгына, иргә чыктым дип, укуын ташлавына кайгырды. Бернишләр хәлең юк, — хәзер Асия апа дворник булып керергә мәҗбүр иде. Ә Гүзәл бу кадәресенә ни кайгырса да, икенче яктан шат иде. Ул яңа дөньяга чыккан кебек булды. Укырга, укырга!.. Әйе, шундый теләк дөрләп кабынды Гүзәлдә. Кайсы кайда тузып яткан уку әсбапларын шикәр йөртәйөртә чүпрәкләнеп беткән портфеленә салып, мәктәпкә йөгерде. — Менә әйбәт булган, — дип, класс җитәкчесе кул биреп күреште. Гөлнур (ул хәзер пионер вожатые иде) шатланып кочып алды. Ул да түгел классташлары сырып алдылар: — Менә әйбәт булган, Гүзәл... — Әйе... — Без сиңа булышырбыз, Гүзәл... — Булышырбыз, булышырбыз... Ә тәнәфес вакытында Гүзәл шулар җөмләсеннән берничә кызның икенче төрлерәк сөйләшеп торганнарын ишетте: — Кызлар, дим, кызлар, — диде берсе, — шул гәүдәсен өстерәп, оялмыйча безнең белән укып йөрер микән? — Әйтмә инде. — Безнең белән дә бара алмый ул. — Бару тагы... өстерәлеп йөрер инде шунда... — Тагын миңа тагалар инде аны. — Алма соң. — Гөлнур ич... — Әнием орыша диген... ...Гүзәл дәрескә кермәде, өенә кайтты да утынлыкларына бикләнеп, күз яшьләре кипкәнче үкседе. Бәлки ул әнисе үгетләгәч, тынычланган 46 да булыр иде, — үч иткәндәй, әле генә мәктәптә гайбәт сатып торган классташлары килеп керделәр: — Ник кайтып киттең, Гүзәл?.. — Әллә авырыйсыңмы?.. — Без сиңа дәрес алып килдек... Инде монысы Гүзәлгә мыскыл итү булып ишетелде, һәм ул аларны^ кулына ухват алып, куып чыгарды. — Нәрсә булган аңар?.. — Гөлнур килде, класс җитәкчесе килде. Гүзәл ал ардан качып калды. Ә бер килүләрендә көздән башлыйм дип ышандырды. Үзе уку әсбапларын аралыкка бушатты да, портфелен куенына кыстырып, Бауман урамына төшеп китте. — «Ә нәрсәсе начар? Сез йөргән юлдан йөрербез әле, сез ашаганны ашарбыз, сез кигәнне киярбез. Бәлки әйбәтрәге дә булып куяр...» — Спекуляциянең күп кенә нечкәлекләрен, этлекләрен үзләштереп җиткергән иде инде кыз, суда балык йөзгән кебек йөзде. Ләкин кибетләрдә ашау-эчү, кием-салым әйберләре күбәеп, сугыш тудырган кытлык кими башлаган иде инде,— хәзер кешеләрнең Гүзәлгә бик исләре китмәде. Тик ул анда да аптырап калмады, төзелеш техникумы тулай торагына ияләште. — Чәйләрегез тәмле булсын! — диде ул, үз иптәшләре арасына әйләнеп кайткан кеше кебек үзен иркен тотып. — Синең тәмле телең белән генә тәмләп җибәрмәсәң шул... — Нигә тагын? — Теш арасына кыстырырга бетте. — Утыз биштә бирәләр. — Чират анда. — Талонын малайлардан аласың. Мин шулай иттем, менә... Нибары унбиш тәңкәгә төште. — Кая, безгә калдыр әле, син үзеңә тагын алырсың. Гүзәл, икеләнгән булып торды да, калай кружкадан коры чәй шопырып утырган үсмер алдына ике пачка шикәр чыгарып куйды. — Әйдә, игелеген күр, абый. Шулай йөри торгач, көннәрдән бер көн Гүзәл тагын теге ташчы егеткә килеп юлыкты. Юк, бу юлы трамвай юлында түгел, шул ук тулай торакның бер бүлмәсендә. Гүзәл башта аны танымыйча, кулына бер пачка шикәр тотып: — Чәйне шикәрсез эчә торгансыз, башыгызга шуңар керми торгандыр әле, — диде. Ташчы егет ялгызы калып, китапларга күмелеп, имтиханга әзерләнеп утыра иде, ул Гүзәлне, аның 'кулында* шикәрне (тагын шикәр?) күргәч, әллә төшем инде, дип шикләнеп куйды. Нәрсә соң бу?.. Яз көне, хәзер... Аны биредә күреп Гүзәл дә гаҗәпләнде. Ләкин бу бик табигый хәл иде. Ташчы егет өченче ел инде төзү техникумында укый, тәрбиясендә әнисе белән ике энесе булганлыктан, кичләрен аңар эшләргә дә туры килә иде. Гүзәл, аның кырыс карашына очрап, чыгып китә башлады, ләкин тагын трамвай юлындагы кебек булды: әллә нигә китәсе килмәде. Ә инде ташчы егетнең караңгы чыраен күреп чыгып китә башлаганда — икенче бер үсмер, ташчының өйдәше кайтып керде: — О-о, «үзе ямьле, сүзе тәмле, шикәре тагы да тәмлерәк...» Монда да килеп җиттеңмени әле?.. £л, әле һаман да аңышмый торган ташчы егеткә бер ишарә белән кызның кем икәнен, аның биредә нишләп йөргәнен аңлатты, һәм тизрәк чыгарып җибәрү ягын карады: — Бигайбә, туташ. Иртәгә имтихан... Минем өчен борчылмаска мөмкин, ә менә Таһирҗан абзац өчен теләктә тору мишәйт итмәс... Икенче көнне Гүзәл Таһирҗанны тагын күрде. Имтихан биреп кайтып килә, һәм, күрәсең, бик канәгать иде. Гүзәлгә үзе эндәште: 47 — Әллә 'чыннан да теләктә тордыңмы? «5», — диде ул, бармакларын җәеп. — Моның өчен үзеңне кинога алып керергә була. «Яшь гвардияле күрдеңме әле? Гүзәлнең куенында капроннар» косынкалар иде. Аның, укучы кызларның стипендия алганнарын белеп, тулай торакка барышы иде. Бөтенесен онытты. Таһирҗан аңар хәзер күптәнге якыны кебек иде. Ул ризалык белдерергә дип авызын ачты. Ә Таһирҗан «Получка алгач, яме?» дип өстәгәч, күптән көтеп алган кояшны яңадан болыт каплаган кебек булды. Әллә чыннан да Гүзәлнең кояшы идеме бу егет? Гүзәл кояш күрми зәгыйфь үскән гөл кебек аңар таба үрелде һәм берничә көннән нәрсәдер тәкъдим итү сылтавы белән Таһирҗан бүлмәсенә кереп утырды. Аннан тагын берничә тапкыр очраштылар. Казанка буйлары. Фукс бакчасы... Егет Гүзәлнең йөрәгендә әтисезлек бушлыгын, юк, тагын ниндидер бушлыкны тутырган кебек булды. Ничек моңарчы ансыз яши алган Гүзәл?.. Нигә бик якын соң ул Гүзәлгә?.. Кызның мүкләнеп бөрешә башлаган йөрәгендә беренче умырзая шытып чыккан кебек булды. Яз галәмәтләре күренә башлагандай булды аның йөрәгендә. Тегесе дә әүвәлге аз сүзле кырыс егет түгел иде хәзер. Теленә әллә каян мәзәк сүзләр килеп торды. Рәхәтләнеп тыңлады Гүзәл. Егет аңар, йөрмә болай, диде, оялтты, һәм Гүзәл хәзер егет хакына хәтта кәсебен ташларга риза иде. Тик менә нәрсә эшләр соң ул?.. Нәрсә булса да, нәрсә булса да... Таһирҗан гына аны тибәрмәсен... Тик менә көннәрдән бер көнне булган бер вакыйгадан соң, Гүзәл Таһирҗанны күрү түгел, исемен дә ишетәсе килмәде. Ул көнне алар кинога барырга сөйләшкән иделәр. Гүзәл, бар кадә- ресе белән киенеп-ясанып, Таһирҗан янына йөгерде, һәм, өйдәшләре өйдә булса, кереп тормам дип, ярым ачык тәрәзәдән караган иде, аптырады да калды: ишектән ике кулына ике чемодан тоткан бер кыз килеп керде, һәм, чемоданнарын да куеп тормастан, йөгереп килеп,. Таһирҗанның муенына сарылды. Бу вакыт Таһирҗан кулына китап тотып әрле-бирле йөренә иде, китабын төшереп җибәреп, кызны ике куллап күтәреп алды: — Алла кушкандыр, тагын бер көн кайтмый торсаң, акылдан яза идем. — Булмый, синнән башка тора алмыйм икән, җаным... Гүзәл артык карап тора алмады. Әле кичә генә, Таһир белән икәү- дән-икәү калып, күзләрен күздән алмыйча нинди җылы сүзләр сөйләшеп утырган җиргә, Фукс бакчасына китте һәм, шул ук эскәмиягә утырып, балавыз сыкты. Тынычлана төшеп, ачуы басылгандай булгач, аның тагын Таһирҗанны күрәсе килде. Ләкин күреп нишли ала соң ул? Нишләсә дә эшләр — берничә көн үтүгә, сылтау өчен куенына бер-ике пачка шикәр кыстырып, тулай торакка килде. Парадный ишектән, аркасына рюкзак асып, Таһирның әлеге бүлмәдәше чыгып килә иде. — О-о, «үзе ямьле, сүзе тәмле, шикәре тагы да тәмлерәк...» — диде ул көлеп. Аннан, битәрләп, болай диде: — Син әле бу кәсебеңне ташламадыңмыни?.. Әй, сеңел, сеңел... — Мин... — Син икәнне күрәм... Бигайбә, бар да китеп бетте. Каникул. — Ә... — Гүзәл бераз икеләнеп торды, ниһаять, сорарга җөрьәт итте. — Ә Таһирҗан абый? — Ул да... Беләсеңме нәрсә, әнә шунда кер син, — дип, Таһирҗанның бүлмәдәше кояш астында, бакча эчендә күмелеп утырган ике катлы матур өйне күрсәтте. 48 Ул моны спекулянт кызны кимендә бераз орышып, оялтып чыгарыр* лар дип эшләде. Гүзәл дә, үзенә-үзе хисап бирмәстән, «әнә шунда» барып керде. Ләкин анда Гүзәлне орышмадылар, оялтмадылар да. Киресенчә, ишекне ачкан чәчәк халатлы симез хатын Гүзәлнең шикәрен рәхмәтләр әйтеп алып калды һәм булганда тагың алып килергә кушты. Гүзәл алып килде, һәм бу килүе аны бөтенләй икенче дөньяга алып кереп китте. Ул болай булды. Бу юлы аңар ишекне, ни күзе белән күрсен, теге вакыт гына машинасына утыртып, өенә тикле озатып куйган Альфред ачты. Ул, әле һаман да права алырлык булып җитмәсә дә, байтак үскән, борын төбендәге төк каралып килә, җете кара чәче майлап артка таралган, үзе яңа инә-җептән чыккан ап-ак эчке күлмәктән, подтяжкалы галифе чалбардан, авызында папирос иде. Кем соң ул Альфред? Ничек монда ул? Концерт көнне мәктәп капка төбендә Марго исемле бер кыз Гүзәлгә бәйләнеп торган идеме? — Бу шуның абыйсы, ягъни кайсыдыр бер министерствода эшләүче берәүнең улы иде. Үсемлеккә ашлама аз эләксә, нормаль үсми, ә чамадан тыш эләксә, тагы да начаррак: тамыры чери яки гарип булып үсә. Альфред дигәнебез дә ашламаның кирәгеннән артык эләгүе, шуның белән бергә кирәкмәсе эләгүе сәбәпле рухи гарип булып үскән бер малай иде. Ничә еллар зарыгып көтеп алынганга бик кадерле бала булды ул. Кызамыктан үлә язып калгач, кадере тагын да артты малайның. Әти- әнп, дәү әни, тагын дәү әни, Нәҗип абыйсы, шулар өстенә асрау... Сабый кулдан төшмәде. Өйдәгесе дә җитәрлек иде, — шәһәргә чыгып кергәне бере берәр татлы әйбер, уенчык-мазар алып кайтмый калмады. Килгәи-киткән дә, кайсы туган күреп, кайсы хуҗага ярарга тырышып, буш кул белән килмәде. Ул да түгел, туган көн, бәйрәм, хисапсыз күп бәйрәмнәр — берсе дә бүләксез узмады. Үсемлек кирәгеннән артыкны кабул итми, хәтта көрәшә аның белән. Сабый да, моның гайре табигый икәнен инстинкт буенча төшенеп, көрәшеп маташты. Елады, көйсезләнде. Әнисе моны игътибар җитмәүдән күреп, кайгыртуын тагын да арттырды. Сабый, ниһаять, килеште. Алай гына да түгел, иркәләгән саен күбрәк иркәләттерде, биргән саен күбрәк сорады, һәм үзенә ошаганын сорады. «Теге апа алып килгән пшене бир, бу абый алып килгән кебекне бир...» — Ай-Һай, болай дөрес була микән?.. — Сез, карчыклар, нәрсә беләсез соңһ. Мә, улым, кил, улым... Таза-саф үсентене гарипләндерү әнә шулай башланды. Әллә карар кешесе юкмы аның? Ашарына юкмы әллә? дип, бакчага бирмәделәр. Урамга чыгарып йөртмәделәр. Чыкканда да малай башкаларның уйнаганнарын, карда әүмәкләшкәннәрен әбиләре белән бер читтән генә карап торырга тиеш булды. Инде читтән каратып тотып булмый башлагач, әнисе Альфредны үзеннән кечкенәләргә, «бозылып өлгер- мәгәпнәргә» илтеп кушты/ Өйдә бөтенесен үз кубызына биетүне табигый күреп үскән малай биредә дә дилбегәне үз кулына алды. «Тарт!» — үз тиңнәре тартмас иде, болар тартты. «Ят, сиңа атланып шуам!..» Үз тиңнәре атландырмас идс, болар атландырды; атландырмаганын уеннан чыгарды Альфред. Тегесе ялгыз каңгырап йөрде-йөрде дә тагын үзе үк килеп буйсынды. Альфред башта тегене кыйнады, аннан уенга кертте. Бер сүз белән әйткәндә, малай урамда да бөтенесен үз кубызына биетте. Әнисе күңел күзе белән карый белмәде, ә маңгай күзе моның кая алып барып чыгачагын күрмәде. Киресенчә, сөенде әни, «улымны тыңлыйлар, улымны олылыйлар...» Ә буе үскән саен үсә барган кирелек- ләрен, сүз тыңламауларын акыл кергәч бетәр әле дип белде. Шуклыкларына да күз номын килде. Бер тапкыр дворник бабай Альфредны әнисенә тотып алып керде: —Улыгыз менә шушы нәхмәстәдән атып капка лампочкасын коеп төшерде. Бала үзенең шуклыгы өчен үкенгән, бик курыккан, сүзен дә әйтә алмый үкси иде. Әнисе нсә, баласына акыл бирү урынына, йөрәге бозылып калмасын тагы дип, дворникка я димәстән, баласын тынычландырырга кереште. Инде бала да, әнисенең үз ягында икәнен сизеп алып, тагы да тырышыбрак еларга тотынды. —Харап иткәннәр мескенемне... Өч тәңкәлек лампочка өчен бит...— диде бала җайлы ана. Шулай да ул, дворник чыгып киткәч, бераз әйткәләрмен дигән иде дә, кая ул!.. Узынган Альфред инде тәгәри-тәгәри елый иде. Болай да әле мороженое алып кереп биргәч, зверинецка алып барырга вәгъдә иткәч кенә тынычланды һәм моның нәтиҗәсе шундый булды: икенче бер вакыт күрше бабай «малаегыз җиләк-җимешкә сибә торган суыма известь салган» дип зарланырга кергәч, Альфред, бабайның күзенә карап: — Күрдеңме, күрдеңме?.. — дип чәчрәде. Әнисе сөекле улын бу юлы да канаты астына алды. Эш җәнҗалга китте. Милиция. Акт. Ләкин әтисе бар бит әле: бабайга җиләкләре өчен акча түләп, эшне туктатты. Ә әнигә болай диде: — Моннан болай баланы узындыра торган булсаң, җитди сөйләшергә туры килер!.. Ләкин әйтте генә әтисе... Моны күреп, бала үзенең кулларына тагын да күбрәк ирек бирде. Бала мәктәпкә әнә шундый булып, шундый «тәҗрибәләр туплап» килеп керде. Шулай да мәктәп төзәтмәслек үк бөкре түгел иде әле ул. Ләкин Альфредның бәхетсезлегенә, ниһаять, әти-әнисенең бәхетсезлегенә укытучының шундые: түрәгә, түрә хатыннарына ярарга тырыша торганы туры килде. Әнисенең Альфредны «өф» итеп кенә торганын күреп, аңардан күп сорамады, таләп итмәде, ә «4» белән «5» не кызганмады Класска ачуланганда күзләре бүтәннәрдә, классны мактаганда Альфредта була иде. һәм бу хәл балада «мин башкалардан өстен» дигән аңны чын-чынлап ныгытты. Әнисе исә, баланы бик өшәндереп ташламасыннар дип, геләи хафада булды. Берәр мәсьәләне чишә алмыйча маңгаен җыерып утырган чакларында малай әнисенә ямьсезләнеп, сулып калган кебек күренде һәм хәзер ярдәмгә килеп җитте. Үзенең теше үтмәс булгач, ярдәмгә әтисен, Нәжип абзыйсын кушты. Бер тапкыр мәктәптә Альфредка сыерчык оясы ясап килергә әйттеләр. Малай кулына чүкеч тотып, беренче кизәнүендә үк кадак урынына бармагына суккач, әнисе коралларын, такталарын чыгарып ташлады да сыерчык оясын күршедәге балта остасыннан ясатып алды. Өмәләргә дә йөртмәде әнисе .Альфредны. Әтисе, кешедән яхшы түгел дигәч, бер тапкыр культура паркына агач утыртырга җибәргән иде дә, үкенеп бетә алмады. Иренең машинасын чакыртып, шунда ашыкты. «Ай, ничек мышный мескенем...» — Әни, зәвык өчен генә тотынган булып, чокырны үзе казып бетерде. Икенче бервакыт өмәгә асравын җибәрде. — Их, их... без бит эшкә күнектерү өчен, Рәмзия ханым. -- Күнскмәсә тагын, һәркем эшче булырга димәгән. -- Бу эшне яратып үсмәгәч, тегесенә кулы барыр микән соң? — Барыр әле... ярар, бик тирән керәсез... Кырый эш кырык елдан соң да беленә. Альфредның укытучы канаты астында яшәве директорга килеп ишетелде. Укытучыга бик каты эләкте, ә иң авырын Альфред татыды. Укытучы тиешлесен генә куя 1. .с. ә. 7. 49 50 башлгДЬ!. «4» ләр, «5» ләр күренмәс булды табельдә. «2» леләр күбәйде. «Зусы да күп әле, «берле» кирәк аңар...» Әтисен педсоветка чакырттылар. Ләкин әтисенең «вакыты юк» ще. — әнисе килде. Ул җәнҗал күтәрмәде, шулай да кем хатыны белән /Ш иткәннәрен исләренә төшерерлек кыяфәттә утырды. Ләкин директор хаклыкны яклады. Әни кеше, кыерсытылган баласын җитәкләп, «дөреслек эзләп» Мәгариф министрына хәтле барып җитте. Беркайда да якламадылар: киресенчә, «Бергәләп бозганбыз, бергә төзәтик...» диделәр. Ләкин хәзер «бөкре» тәмам формалашып килә иде инде, аны алай ансат кына турайтып булмады. Бигрәк тә өлгереш... Кай җиреннән тотсаң, шуннан сүтелде. Әни кеше ни талпынып караса да, Альфред дүртенчедә утырып калды. Алаптай зур, симез, киемнәреннән ташый чыгарга җиткән... Малай гарьләнде, ә дүртенчедә дә юньләп бара алмагач (ялкау тамыры бүртеп җиткән иде инде), укудан суынды. Әледән- әле «авырып кайтып китте» дә кинога кереп утырды, урамда селкенеп йөрде. Үзенә урын таба алмый йөргән бу малайны бара-тора урам малайлары үзләренә иш иттеләр. Тәмәке, карта, рогаткадан троллейбус тәрәзәсенә... Трамвайда билетсез йөрү, кондукторның сумкасына, пассажирларның кесәләренә утлы тәмәке төпчеге салу... — Бозылуның икенче этабы башланды. ...Гүзәлнең үзенең кем булуын, нигә килгәнен Альфредка белгертәсе килмәде. «Ялгыш кергәнмен, фәлән апаларны эзләп йөри идем...» дигән булыи, тизрәк чыгып китәргә итенде. Ләкин Альфред кичә күреп калган иде, Гүзәлнең ялганына елмаеп куйды, һәм, кызны ияртеп, баскыч буйлап югары катка менеп китте. Зур бүлмә, бүлмәдән икенче бүлмәләр күренеп тора. Җиһаз, җиһаз... Диван, әллә нинди сырлап эшләнгән өстәлләр, радио, радиола... Китап шкафы, пәрдәләрдә челтәр, идәндә палас, стенада палас, паласта мылтык, хәнҗәр, тагын хәнҗәр, очлары кояшта җемелди. Гөл, гөл... Лимон гөлендә чын лимоннар. Читлектә чут-чут итеп песнәк черелди... Гүзәл үзенең нигә килгәнен дә онытты. Альфред аның сумкасын кухняга алып кереп бушатып чыкты да, пианино өстеннән илле сумлык алыч бирде. Гүзәл, читек кунычыннан яулыгын алып, акчаларын актара башлады. — Сез нәрсә?.. — Сдача... — Кирәк түгел, мелочь... — Түгел, ун сум... — Чүп ул, йомычка... Телисезме, мин сезгә яңа танго уйныйм?.. 9. «БЕЗ РОМАНТИКА ӨЧЕН ГЕНӘ...» Гүзәл бу йорттан Таһирҗан кайгысын онытып чыкты. Альфредның гына түгел, әнисенең дә, шундый зур кеше хатынының да шикәр сатып йөргән өчен сүз әйтмәве Асия апаны да тынычландырды. Ә Гүзәлне бөтенләй канатландырып җибәрде. Кыз Альфред яныннан туры үзенең бер таныш кибетчесенә йөгерде, һәм, гадәтенчә, арт ишекне шакыды. — Кемг* — Мин, дусым апа. Ләкин Гүзәлне, «дусым апасы» түгел, икенче бер хатын каршы алды: — Ул хәзер монда эшләми. Нәрсәгә иде? Теленә килеп торуын кара син! Әз генә дә каушап тормады Гүзәл, чатнатып әйтеп бирде: — Әни берәр кило шикәрләре булмас микән дигән иде. — Кем синең әниең? 4* 51 — Рәмзия. Башкиров хатыны, — диде Гүзәл һәм, үз ялганыннан үзе куркып, эсселе-суыклы булып китте. Ләкин яңа зав анысын сизмәде. Ул шундый зур кешенең теләген үтәү хөрмәтенә ирешүенә бик шат иде; ачылып китеп, Гүзәл сораганнан артык итеп, үз кулы белән үлчәп бирде: — Мә, үскәнем, әниеңә сәлам әйт. Кирәк әйбере булса, тартынып тормасын, дип әйтте диген... Гүзәл тартынмады. Яңа зав та аны килгән саен шулай җылы каршы алды. Ә бер килүендә никтер шунда ук үлчәп бирмәде, кеше килеп кермәсен тагы дигән булып, ишекне бикләп алды һәм үзенең конторасына кереп китте. Ләкин бүре исен аучы гына сизми, бүре дә аучы исен сизә, — Гүзәл сагайды. Ул, әкрен генә килеп, колагын контора ишегенә куйды. Зав телефон аша сөйләшә иде: — ...Алайса, әйтә алмассызмы, иптәш Башкиров? Рәмзия ханым кызыгызны миңа үзе җибәрде микән? — Ха-ха-ха, минем кызым юк әле, апа. — Ничек? — Бу Башкиров үзе түгел бит, улы, Альфред... «Беттем. Харап булдым!..» Гүзәл шулхәтле курыкты, бизгәк тоткан кеше төсле теше тешкә бәрелде. Аяклары гәүдәсен күтәреп тора алмас булды, Гүзәл чүгәләп утырды. Зав дәвам итте: — Дүрт килде инде. Башкиров кызы ди, Марго исемле. — Марго мәктәптә, апа. — Ах, елан, менә елан! — Ха-ха-ха. Ә ниндирәк кыз ул, апа? — Бик чандыр, озын сары чәчле, зәңгәр күзле, ай-йолдызлы колак алкасы таккан... «Ай-йолдызлы...» Альфред, сүзнең кем турында барганын аңлап алып, Гүзәлне йолып алу юлына басты: — Туктагыз әле, апа... әнием, син Маргоны... Ә, шулаймыни?.. Карагыз әле, ха-ха-ха, сеңелне хур итә яздык бит... Әни тагын бер юлга тыңласын инде ди... — Әлбәттә, әлбәттә... Гафу итегез, акыллым. — Ничего. Әйтегез үзенә. Туры өйгә кайтсын... Зав конторадан чыкканда, Гүзәл үзенең котылганына төшенеп тынычланган, түгәрәк өстәл янында модалар журналы караган булып утыра иде. Зав аңар тагын күп итеп шикәр үлчәп бирде һәм аркасыннан сөеп озатып калды: — Бар, үскәнем, әниеңә сәлам әйт. Альфред Гүзәлгә каршы чыккан иде, ул кызны кочагын җәеп каршы алды. — Ловко син, ха-ха-ха... Ну и мин дә не очень-то растерялся... Гүзәл Альфредка үзен барыннан да бигрәк гаҗәпләндергән сорауны бирде: — Ә соң әниегез?.. — Ул белмәде дә аны! — Ничек? — Ха-ха-ха, ул өйдә дә юк, дачада. •-- Абау, Альфред... Белсә, әниегез белсә?.. — Чепуха. Вообщем не теряйся... Крой в этом же духе, в обиду не дам. һәм «в обиду не дал» Альфред. Икенче бервакыт, икенче бср завмаг Гүзәлдән шикләнеп шалтыраткач, Альфред әтисе булып сөйләште. Ул завмагиың: «Үзегез итәк астыннан сатучыларны орышасыз» диюенә каршы: — Яхшы. Шикәрегезне башыгызга каплагыз!.. — дип кычкырды. 52 «Ах, шулаймы...» Завмагның да каушап кала торганы түгел иде, Башкиров өстеннән партия Өлкә. Комитетына язып бирде. Башкировның ике күзе дүрт булды. —г Юк. минем бернинди дә завмаг белән эш иткәнем юк, — диде ул Өлкә Комитеты эшчесенә. Сәгатенә-минутына хәтле язылган монда. Менә кара. 12 июнь көндезге 2 сәгать 5 минут. — Уникенче июнь?.. Кичәме? Соң бит мин кичә (командировкада идем. — Ничек?.. Ә. әйе, әйе... Димәк, берәрсе сезнең исем белән файдаланып ята, иптәш Башкиров. — Кем булуы мөмкин?.. Тукта, тукта... Минем бер шигем бар... Башкиров туры өенә йөгерде. Ләкин Альфредның андый гына өермәләрдә булганы бар иде инде. Әтисенең вакытлы-вакытсыз ашыгып кайтып килгәнен күргәч, сагайды, һәм, әтисе сүз башлаганчы ук, кичә үзенең 2 дәге кинода «булганын» әйтеп өлгерде һәм әтисенә киңәш бирде: — Вакытың булса, бар, әти, көндез кеше дә күп булмый икән. «Димәк, малай түгел, — диде Башкиров. — Кыз андыйга бармый да бармый...» — Шулай да завмагка «тагын килсә, эләктерергә» әйтеп куйды. Завмаг озак көттермәде. Ләкин, кызганычка, Башкировка туры килмәде, трубканы Рәмзия ханым үзе алды. Рәмзия ханым, шунда ук машина чакыртып, кибеткә килде. Ул дымлы соры стенага сөялеп, көл кебек агарынып басып торгап Гүзәлгә үзенең чәчәкле матур зонтигы белән кизәнә-кизәнә: — Ах, мошенница, ах, әшәке нәмәстә!.. — дип җикеренде. Әшәкесен әшәке дә бит, шушы юлда йөрергә рухландыручыларның берсе син үзең түгелме соң? Өстәлеңдә әле дә шул «әшәке иәмәстә»нең шикәре түгелме?.. Чыннан да, шуннан эш судка китсә?.. Какой кошмар... Рәмзия ханым үзен «әшәке нәмәстә» белән бер үк капкынга эләккән ана күсе кебек хис итте. Нишләргә?.. Ул Гүзәлне милициягә алып китеп барган җиреннән, машинасын бер кибет янында туктатып, «папирос кына алып чыгарга» кереп китте. Шофер да күзлеген киеп кулына китап алуга, Гүзәл, машинадан әкрен генә шуышып чыгып, күз ачып йомганчы халык арасына кереп юк булды. Әлбәттә ул Рәмзия ханымга папирос нигә кирәк булганын төшенмәде. Тоттырыр, тотып алырлар дип, ярты төнгә тикле өенә кайтырга куркып йөрде. Менә килерләр, менә алып китәрләр дип куркып, төннең төн буена керфеккә керфек какмады. Өч көн, өч төн капкасыннан чыгарга җөрьәт итмәде Гүзәл. Ә чыккач, аны урамда Алвфред очратып, менә нәрсә диде: - Чепуха. Нәрсә син?.. Завмаг милициягә барган булган да... вооб- шем, эшеине әллә кайчан прекратили... - Дөресме, Альфред? — ААенә инде... Чүп бит ул... Әниме? Ха-ха-ха... — Ул әнисенә папирос ни өчен кирәк булганын сөйләп бирде. — Дөресме, Альфред? — Менә инде... Ләкин, май кап. А то, знаешь... Ә әтигә не до этого, во занят эти... Вообщем, крой в этом же духе... Әйдә киттек... Егет «безгә» димәкче булды. Ләкин әнисенең «моннан болай ул нәмәстә» белән чуалудан катгый тыйганы исенә төшеп, кинога алып китте. Гүзәл тынычланды. Ул, янәдән канатланып китеп, кибетләр тирәсендә чуала башлады. Альфред хәзер аны «кирәк җиренә» машинасы белән илтеп КУЙДЫ, барып алды. Ә права алгач, знаешь, Кара диңгезгә, Сочига, Кырымга... Ну да, машина белән. Хочешь, сине дә алып китәм?.. 53 Гүзәлгә рәхәт, бик рәхәт булып китте. Таһирҗанның бакчада утырганда күзләрен күздән алмыйча: «Әллә яратам инде мин сине...» дигәнендәге кебек үк рәхәт иде хәзер аңар... Шулай булмыйни!.. Таһир, ни йөреп, кинога бер алып барды. Аида да, яхшысы беткән дигән булып, билетның арзанлысын алды; мороженое сатучы узып киткәндә Гүзәлгә кесәсеннән газета алып күрсәтте: «Менә безнең бригаданы мактап язганнар...» Ә Альфредның кесәдә шоколад; кич белән танцыга... Антракт саен буфет: нәрсә телисең, күпме телисең... Ләкин... Ләкиие әйбәтләрдән түгел иде һәм аңарга Гүзәл башлап үзе сәбәпче булды. Бер тапкыр «Бродяга»дан кайтып килешли Гүзәл Радж Канурның медальонны «бигрәк оста чәлгәнен» исе китеп сөйләде. Альфред исә моңар бары елмаеп кую белән җавап бирде. — Нигә, шулай түгелмени? — Ул нәрсә-ә, — дип сузды Альфред. — Юк, минемчә, беркем дә алай оста булдыра алмый. Альфред тагын елмайды һәм, кинәт нәрсәдер уйлап: — Телисеңме, чищерак булдырам... — диде. — Ю-ук. — Менә бер күрсәтермен әле. — Я, күрсәт... — Хәзер-—юк. Иртәгә шимбәме инде?.. Ну вот, көн шундый начар булса, кич тугызда Фукс бакчасына кил. Нәкъ 9 да 15 тә... Әйе, әйе, көн начар булса гына... Бу косынкаңны сал ләкин, теге иске беретың әйбәт булыр. Чуфлинең үкчәсезен ки... «Нигә нәкъ 9 да 15 тә, ә косышка белән туфли нигә ярамый?.. Нигә көн начар булса гына?..» Гүзәл шулхәтле кызыксынды, — иртәгесен кичне ничек җиткерергә белмәде. Гүзәл килгәндә Казанка ярындагы көчле җил бакчадагы яфракларны, ташландык кәгазь кисәкләрен очыртып йөртә, салынкы болытлардан бераз вак яңгыр да сибәләп тора иде. Альфред ялгыз түгел, ул комлы юлдан эчкәрәк кереп торган терәкле эскәмиядә, куе яфраклы юкә ышыгында, өч-дүрт егет белән бергә тәмәке тартып утыра иде. Егетләр Гүзәлгә сынаулы караш ташладылар да төрлесе төрле якка китеп юк булдылар. — Неужели салдыра алыр... Ю-ук... Аны сизмәскә соң мин... — Шулай да Гүзәл, шикләнә калып, яшел береты читеннән чыгып торган колак алкаларын, иңбашларына тидереп барлап алды. Сары гәрәбә мәрҗәнен ияге белән кыса төште. Ләкин Альфредның уйлары башка иде. Ул Гүзәлне көндәгечә терсәкләреннән тотып эскәмиягә утыртмады-, озаклап тегене-моны сөйләшеп тормады. Болай да аптырап карап торган кызны аптырашта калдырып, аңар дворниклар алъяпкычы бәйләтте, кулына киндер бияләй тоттырды, һәм бик тыныч кына итеп болай диде: — Син бакча караучы, төшендеңме? Хәзер әнә теге капкадан киң кырыйлы салам эшләпә, зәңгәр пальто кигән, портфель тоткан бер хатын керер. Болай ит: ул керүгә капканы ябып, бастырыгын тыгып куй. Милнционер-мазар күренсә, япма, и бияләеңне куеныңа тыккан булып, «ялгыш» менә шушы лампочканы төшереп ват... Хәзер Гүзәлне кызыксынудан бигрәк курку били башлады. Ләкин Альфред һаман тыныч, гүя ул күргәне булмаган кешегә так каравыл уены гына өйрәтә иде... Гүзәлдә тагын фәкать бер кызыксыну гына калды. Ул, нәрсә буласын тизрәк күрергә ашкынып, бакча ишеге төбенә китеп, себеренеп йөри башлады. Альфред әйткән хатын нәкъ ул әйткән вакытта, пассаж сәгате тугызны сугып үткәч килде. Шактый олы яшьләрдә һәм бик йончыган иде 54 ул. Гәүдәсен авыр йөртеп, бераз чайкала төшеп бакчага кереп китте. Гүзәл, капканы ябып, бастырыкны тыгып куйды. «Шуның берәр нәрсәсен алыр микәнни?.. Ю-ук... Минем исне китәрү өчен генәдер әле... Кагылып узган булыр да, өеннән алып килгән әнисенең берәр нәрсәсен миңа чыгарып күрсәтер...» Гүзәл шулай дип уйларга өлгермәде, Альфред (машинада йөргәндәге кыяфәткә кергән Альфред), юкә ышыгыннан килеп чыкты, һәм хатын каршысына туктап честь бирде. Хатын да туктады. — Мерси, — диде Альфред бераздан кулын тагын козырегына куеп һәм хатынга юл биреп, озатып калды; аннан, тиз-тиз атлап, Гүзәл янына килде. — Сал алъяпкычың, бияләең сал, — диде ул, ни уйларга белми аптырап карап торган Гүзәлгә. Үзе дә сакал-мыегы белән күзлеген, берьюлы битеннән сыпырып алып, кесәсенә шудырды. Ул Гүзәлне йомшак кына култыклап Подлужный урамына таба алып төшеп китте. Берничә минут үтүгә, алар ике катлы өйнең капкасыннан керделәр дә подвалга төшеп киттеләр. — Пароль! — диде эчтән кемдер. — Радж Капур, — диде Альфред. — Уз! Гүзәл эчтән генә 'көлеп -куйды. «Уен, әлбәттә. «Тимур һәм аның командасы...» Әй, сакаллы сабыйлар...» Шул чак подвал түрендә ут күренде: корымланып беткән шахтер лампасы. Лампа пароль сораучының итәге астында булган икән, стенага элеп куйды да тагын ишеккә таба китеп югалды. Альфред, фокусчы кытай кебек мәзәк кенә итеп, бер кулын күтәрде һәм, бармакларын кыландырып, Гүзәлнең күз алдына кул сәгате китереп куйды: —йә, ничек? — диде ул, ролен уңышлы башкарып чыккан артист кебек тыйнак елмаеп, һәм, ж.авап көтмәстән, тагын бик гади нәрсә турында сөйләгән кебек сөйләнеп куйды: —^Медальонын такмаган, каһәр. Икенче вакыт тагып чыгарга әйттем, хаха. Врач ул, көн дә шушы вакыт эштән кайта... —Альфред сәгатьне фонарьга якын китереп, караңгыда үзе күренмәгән, ләкин сулавына хәтле ишетелеп торган пароль сораучыга эндәште: — Оцени, ювелир! — Ике йөз. — Сапожник!.. Браслеты көмеш. — Дүрт йөз, — диде өстән төшкән өч үсмернең берсе. Альфред сәгатьне шуңар ыргытты. — Тот. Иртәгә Сорочига! Болар Альфредның әле генә бакчада күренеп киткән иптәшләре булып, 17—18 яшәр егетләр иде. Соңгы модада киенгәннәр: барысында да тар козыреклы кепка, күн итекләрен ярты балтырларына хәтле сыдырып кигәннәр, төрлесенең төрле төстәге ковбойка күлмәк. Альфред алар белән Гүзәлне таныштырып чыкты. — Тарзан, Җен, Чәүкә... Өстән тагын берсе төшеп, тегеләрен ерып кереп, Гүзәлгә честь бирде: — Җирән. Бусы һөнәр мәктәпләрендә укучыларча киенгән: өстендә көрән гимнастерка, киң каеш, чалбар, значоклы фуражка, аягында тупас ботинка иде. Гүзәл аның киемнәренә түгел, кулындагы якоре белән күкрәгендәге уклы йөрәккә, хатын-кыз башына карады һәм ике күзе дүрт булды. Бу — Җиһангир иде. 55 Җиһангир исә, сәгатьне'караштырган хәлдә, бер дә исе китмичә генә «Әти нихәл, әни нихәлдә?..» дип сорашырга кереште. Инде Гүзәл моның мәзәктән ерак нәрсә икәнен төшенде һәм, артка чигенеп, Альфредка сыенды: — Озатып куегыз мине. Альфред кулын Гүзәлнең иңенә салып болай диде: — Без бит, не думай, романтика өчен генә. Ну, ничек сиңа аңлатырга?.. Ну как по нарошке... Күрсәт дидең ич, вот и күрсәттек... Чәүкә идәндә аунап яткан бер ящик өстенә газета җәеп, аракылар, закускалар чыгарып тезде. Ящикның бер читенә, портвейн бутылкасы янында тартмалы конфет белән матур гына җыелмалы рюмка куйды. — Сезгә, туташ. Гүзәл, Альфредка тагын: — Озатып куегыз инде, — диде. Сәгать чамасы вакыт үтүгә Гүзәл Альфред белән култыклашып Подлужныйдан менеп килә иде. — Кычкырган булса шунда... — диде Гүзәл. Альфред сызгырып куйды. — Ник? — Кычкырып кара... Альфред әйтеп тә бетермәде, Гүзәл, үзенең бавыры өстендә үткен әйбер сизеп иелеп карады һәм, Альфредлар өендә эленеп торган хәнҗәрләрнең берсен күреп, тартылып куйды. Хәнҗәр ничек тиз күренде, шулай тиз юк булды. 10. Ә-Ә, ЭЛӘКТЕҢМЕ, РАЗБОЙНИК!.. Шулай итеп, Гүзәл һич уйламаган җирдән әнә кемнәр арасына килеп керде. Кушамат та бирделәр үзенә: «Тутый кош». Дөрес, Җиһангирдан гайри боларның берсе дә профессиональ карак түгел, акчага мохтаҗлыктан да түгел, Альфред белән Җиһангирны беләсез, калган икесенең әтиләре шулай ук начар тормышлы түгел иде. Тик Тарзанның гына әтисе элек зур сәүдәгәр булган, хәзер, революциядән соң бер мескен хәерче булып, анысының мич ярыгында, идән астында кеше әйтеп кеше ышанмаслык байлыгы саклана иде. Кыскасы, болар хәзергә әле, маҗара эзләп, Альфред әйтмешли, «романтика өчен генә» йөрүчеләр иде. Алар еш кына берәр ресторанда, яки әнә шул подвалда (Тарзаннар подвалында) кәефләнеп, карта уйнап утыралар-утыралар да, бакчада гүләйт итеп йөргән яшьләрне кыйнап кайтаралар, яки шәһәрнең берәр караңгы почмагына барып берәрсенең сәгатен, баш киемнәрен салдырып качалар иде. Гүзәл беразга кадәр аларга ияләшә алмый йөрде. Әгәр аны бу эшкә күңеле саф чакта, әти өйдә юк, дип ялганлаганы өчен генә дә вөҗданы газапланып йөргән көннәрендә тартсалар, ике аягының берсен дә атламас иде. Сыра күбекләре, магнитлы пәке китеге, шикәр, дөге, капроннар аша килгәч, әллә ни оят тоелмады тагы. Аның өчен бу эш — эчкеченең әче балдан аракыга күчүе кебегрәк кенә булды. Ә төшеме, бүләкләре!.. йөзек, йөзек, алка, көндә танцы, ресторан... ә эше? «Операция» булачак җирдән бер читтә чәчәк бәйләме күтәреп йөрисең, милиционер- мазар килә башласа: «Гөлчәчәк, кемгә кирәк, гөлчәчәк...» Бер тапкыр Гүзәл Казанка ярындагы әлеге бакчадан әз генә читтә, бер парадный ишек төбендә, «әбиләреннән алып кайтып килгән» песи баласын тотып, яңгырдан ышыкланып тора иде. Башларын икесе бер зонтик астына яшереп, бакчага таба бер егет белән кыз узып китте. Тирә-юньдә милиционермазар күренсә, Гүзәл песи баласын чеметеп 56 кычкыртырга тиеш... Кирәге булмады. Менә егет белән кыз каршысына юкә ышыгыннан Альфредлар килеп чыкты. — Шырпы бир!.. Ләкин егет — беркөнге хатын түгел иде шул, - эшнең нәрсәдә икәнен хәзер сизеп алды. Зонтигын кызга биреп, каршы торырга әзерләнде: — Якын киләсе булма! Тегеләр туктамады. Егет кызын артка этәрде дә, тегеләр һөҗүм иткән лә көтеп тормастан, үзе ташланды, һәм ташка чүкеч белән суккан кебек әле берсенә, әле икенчесенә чек-чек суга башлады. Ләкин Альфред хәнҗәр чыгаргач, засададан тагын берсе — бик тазасы, «Җен» дигәннәре килеп чыккач, егет кулын төшерергә мәҗбүр булды. Кара, шул түгелме соң бу? Таһирҗан абый түгелме? Ой, шул ич, шул, Таһирҗан абый!.. — Яхшылыкка яхшылык идеме бу, әллә Таһирҗаны йөрәгеннән китеп бетмәгән булгангамы, — Гүзәлдә егетне коткару теләге туды. Ул куеныннан башын чыгарып карап торган песинең колагын чеметергә дип кулын сузды. Ләкин кара, кызы да беркөнге иә- мәстә ич... «Булмый, синнән башка торалмыйм икән, җаным...» дип муенына сарылган нәмәстә ич... — Гүзәлнең изге теләген көнчелек җиле өреп сүндерде. Җиһангир кызның өстеннән җәйге пальтосын тунап алганда, Гүзәлнең йөрәге бәйрәм итте, ә Таһирны чишендергәндә, аңарда тагын.кызгану хисләре туды, һәм бу хис Альфред Таһирҗанның киемнәрен китереп төрткәч, Гүзәлдә тагын да көчәйде. «Әйе, әйе, Казанка аръягында куышып уйнап йөргәндә дә аның өстендә шушы пиджак иде... Яңгыр ява башлагач, ул аны Гүзәлнең иңнәренә салган иде...» Шуңар тоташып, Гүзәлнең бер-бер артлы хәтер сәхифәләре ачыла башлады. Күтәреп торгызу, милиционер, штраф; тагын күтәреп торгызу: «Гелән егыласың да торасың икән син, туташ...» Аннан бакча, ял паркы, Гүзәлләр капка төбе: «Әллә мин сине яратам да инде?..» — «Әй, китегез әле, Таһирҗан абый...» — «Ихлас шулай, менә йөрәкне тыңла әле...» — «Аны тыңлап яратканны белеп буламы?» — «Менә инде... соң мин синең мине яратканыңны каян белгән ди?..» —«Әй, алайса мин кереп китәм...» — «Тукта, хәзер бергә керәбез...» — «Кит лә...» ...Гүзәл, Альфредлардан кала төшеп, Таһирҗанның пиджагына битен куеп торды. Аның хәзер кире борылып, «Таһирҗан, Таһирҗан абый!» дия-дия йөгерәсе килде... Ә пиджак эчендә сәгать йөргәне ишетелгәч, тагын әсәрләнде. Сәгате дә киткән. Таһирҗанның мактанычы. Әтисенең гражданнар сугышыннан тагып кайткан сәгате. Язуы да бар. Ничек әле... Ә, әйе: «Фаезханову. За отвагу. М. Фрунзе». «Альфредлар күрде микән? Күрмәгәйләре... Төшеп калгандыр диярмен...» Гүзәл сәгатьне Таһирҗан пиджагының куен кесәсеннән чишеп алды һәм ялт үзенең түшенә шудырды. Альфредлар әллә ни төпченеп тормадылар. — «Черт с ним. Старомодный иде. Үзе чабата хәтле, үзе чуен, йөзне дә бирмиләр аңар...» — Киемнәргә бәя куйдылар да, Чәүкә белән Тарзанны .Арча поездына төшереп җибәрделәр. («Биектауда иртәгә базар».) Гүзәлдә яңадан изге уйлар өстенлек алган иде. Ул Альфредка озаттырмады, кайтып киткән булды да, сәгатьне учлап Таһирҗаннар тулай торагына йөгерде. «Әем, болай итәм...» Гүзәл автоматка йөгереп керде һәм, тулай торакны алып, Таһирҗанны сорады. «Әйтәм, барысын да әй- тәм...» диде ул. Ә Таһирҗан телефонда тавыш биругә кыз каушап китте. — Киемнәрең Биектау... — дип башлады да, коты алынып туктап калды. Нәрсә, бу кем?—диде Таһирҗан, кабаланып. 57 Гүзәл, үзенең кем икәнен әйтеп салмаганына шатланып иркен сулыш алды. Ә бер мизгел тын торганнан соң: — ■ Сәгатең Чернышевскийда, почта ящигыпда, — диде дә, трубканы элеп куйды һәм үзе тиз генә шунда, почтамтка йөгерде. Анда кыз чак янмый калды. Ул килгәндә почтамтта, идәндәге зур-зур почта ящикла- ры янында Таһирның бүлмәдәш егете бер почта кешесе белән сөйләшеп тора иде. Ярый әле күреп өлгермәде; Гүзәл дә, аны күрмәмешкә салышып, чигенә-чигенә чыгып шылды. Нишләсен икән?.. Пассаж сәгате унберне сукканда, ул инде әллә ничә кат талтирәк яфрагына, аннан үзенең кулъяулыгына төрелгән сәгатьне тотып тулай торак янына килде. «Форточкасы ачык булса, бүлмәсенә ташлыйм...» Форточкасы ачык, уты да сүнгән иде. Ләкин ташлаганны берәрсе күреп калса? Яки Таһир үзе килеп чыкса?.. — Гүзәл сәгатьне янәдән түшенә яшерде дә, авыр уйлар, куркыныч серләр белән каткан башын түбән иеп өенә таба атлады. Яумый иде инде, җиле дә тынган, йолдыз, йолдыз!.. Очтан очка Киек Каз Юлы сузылган, йолдызлары күп, атлап үтәрлек... Ялкау кузгалып, юлчыларга юлдашка карт ай чыгып килә... Тәнне рәхәт иркәли, күңелләрне йомшарта торган һава бераз дымлы, бераз салкынча, үзе бик саф... Гүзәлнең капылт кына сөйләшәсе, эчен бушатасы, берәрсенең алдына капланып үкси-үксп бөтен серләрен әйтеп бирәсе килде. Ә кемгә? Кеме бар соң аның? Гөлнур? Ай, ул өйдә булса, дачада шул... Әллә кайтып барысын да әнисенә сөйләсен микән?.. Кирәк түгел, авыр булыр аңар, өзлегеп китүе мөмкин... Гүзәл әнисенә бер сүз дә әйтмәде. «Альфред белән карап кайткан театрны» сөйли-сөйли чишенде. Ашамады. «Буфетта ашадык без». Йокы ала торган түгел иде, Гүзәл онытылырга теләп, ничәмә-ничә көннәр кул тимәгән бүлмәләрен җыештырырга кереште. Тузан сөртте, идәнне юып чыкты. Тәрәзәләргә хәтле юды. Аннан, самовар кайнатып, игезәкләрме юындыра торган ләгәндә үзе юынды. Ә иртән торгач, сезие, үскәннәрем... Тукта әле, куандырсын әле бер шул энеләрен... Торуларына пешереп ашатырмын дип күп итеп коймак изеп куйды. Ләкин ниләр генә эшләсә дә, Таһирҗаны исеннән чыкмады. «Әллә мин сине яратам да инде...» — Ул чакта ничек кадерен белмәгән, бигрәк матур сүз бит... Ләкин сүз генә шул... Чемоданнары белән бергә күтәреп алды бит. «Алла кушкандыр, тагын бер көн кайтмый торсаң, акылдан яза идем...» Тегесе дә: «Булмый, синнән башка тора алмыйм икән, җаным...» — Фу!.. Гүзәл кайтуына сәгатьне мич куышына, Хәррәмов акчалары торган җиргә илтеп тыккан иде; хәзер, кире уйлап, яңадай түшенә яшереп куйды һәм шул килеш йоклап та китте. Әиисе иртүк торып яшелчә бакчасына киткән иде, Гүзәл аның урынына урам себереп керде дә, көнозын беркая чыкмыйча, игезәкләрне карады. Чәчләре бик җиткән икән, — кайчы белән кыркыды. Ләгәнгә утыртып юындырды. Алар белән таганда атынды. Игезәкләрнең шуның белән күңелләре булды. Ә Ирек... Ирек — элекке шат күңелле, чәчрәп торган Ирек түгел, басынкыланган, уйчан иде; сизенептерме, табигате кырыскадырмы, — апасына элекке кебек ягымлы түгел, читләшә башлаган иде. Гүзәл аның да күңелен табарга тырышты. Фәлән класска күчкәч башлыйм, фәлән класска күчкәч башлыйм, дип ничә ел саклап килгән калын дәфтәре белән Фрунзеда чакта үз әтисе алып биргән бик матур пеналы, пенал тулы карандашы бар иде — барысын да Иреккә бүләк итте һәм билетка, мороженоега акча биреп, «Пионер» киносына җибәрде. Гүзәл көндез Альфредка шалтыратырга тиеш иде, шалтыратмады. Тавышын да ишетергә теләмәде ул бүген аның. Килсә, качып калырга унлап, капканы бастырыклап алды. 58 — Өйдә юк, әни белән китте диярсез... Игезәкләр шулай диделәр дә. Ләкин Альфред шикләнгән, күрәсең, машинасын урамда калдырып, койма өстеннән төште һәм, Гүзәл кәҗә савып тора иде, абзарга атылып килеп керде: — Син нәрсә?.. — Кәефем бер дә юк... Хәзер кереп ятарга тора идем. — Әйдә әле өегезгә. — Хәзер әни кайта. — - Ох, что то не то... Әле кәеф, әле әни... Гүзәл буталганын үзе дә аңлады һәм «күршеләрдән яхшы түгел»,— дип төзәтте. Альфред Гүзәлдән бигрәк икенче нәрсәгә борчылган икән, — тавышын әкренәйтеп, болай диде: — Кичәге егет, иптәшләрен җыеп, Тарзаннар артыннан Биектауга барган бит... Ярый әле абзар эче якты түгел иде, — Альфред Гүзәлнең бөтен гәүдәсе белән дерелдәп куйганын күрмәде, сүзен дәвам итте: — Башкача түгел, берәрсе чишкән. Чәүкәдән шикләнәбез... Ә беләсең, егет нинди егет булган? Техникумда укучы. Менә шуңар шикләнәбез дә Чәүкәдән. Укып йөргән булды бит ул анда. Шул... Якын танышы булып чыккан да, чишкән дә салган, хаин... Гүзәл курыкканын, шулай ук Альфредка булган мөнәсәбәте суынганын сиздермәскә тырышып, үзен кулга алды. Кәҗәсен дә савып бетермичә, Альфредны өенә алып керде. — Техникумныкылар бишәүләп килгән булганнар, — диде Альфред.— Ярый әле, безнекеләр тегеләр абайлаганчы күреп алганнар да выж Бөрелегә. И бөтенесен шунда берсенә бөдәгәннәр, ха-ха... Альфред иптәшләре белән мактана-мактана Гүзәлгә берәр йөзлек өч кәгазь сузды. — Миңа? Шулхәтле?.. — Тот, тот, синең пай... — Аннан, төргәген чишеп, өстәлгә шампанский белән бер тартма конфет, зур-зур грушалар чыгарып куйды. — Их, бу дөнья ике килми... Ач, Альфред!.. Исерткеч үз эшен һәрвакыт төгәл башкара,— ярты сәгать дигәндә Гүзәлгә диңгез тубыкта.н иде инде. Тегесе «әйдә» диюгә, «кая?» дип тә тормады, — конфет белән грушаларны өстәл читеннән үрелеп кызыгып карап торган игезәкләргә сыпырып төшерде дә, элгечтән джемперын тартып алып, шарыкшырык көлә-көлә, машинага чыгып утырды. — Ә права алгач, курортка, әйеме, Альчик? — Ну разумеется. — Ой, син нинди яхшы, Альчик, честное слово... Кызмача Альфред кулында машина кыю йөрде. Озакламый алар, Казанка буйлап килеп, ял паркы читендәге тирән бер ерганакка кереп туктадылар, һәм машинаны шунда калдырып, шаяра-көлешә өскә күтәрелделәр. — Ресторанга, теләсәң кинога. — О, юк, минем биисем килә... — Сиңа рәхәтме? — Бик... Ә сиңа? — Ну разумеется. Ләкин бу «разумеется» озакка бармады; танцплощадкага менеп, эч-дүрт әйләнүләренә Җен килеп чыгып, Альфредны кул аркасы белән җиңел генә этәрде дә, Гүзәлне биленнән алып бии башлады: — Пардои... Җен күрер күзгә үк куркыныч, таза егет!.. Альфред бер сүз әйтә алмады, — оясына овчарка кергән көчек төсле артка чигенеп, койры 59 гын кысты. Җен исә Гүзәлне әйләндереп, Альфред яныннан узганда шаярып түгел, бөтен йөрәге белән бәйрәм итеп: — Хошь, отобью? — диде. — Ну, хошь?.. Нәрсә белән беткән булыр иде бу, — белмим. Шул чак, биючеләрне ырыперып, танцплощадкага Чәүкә килеп керде: — ...Гомергә бер очрый торган. Эше өч тиенлек, ә ашы төшегезгә дә кермәгән... — диде ул Гүзәлне вальс әйләндергән Җен артыннан йөгереп. — Кайда? — Әнә генә... — Егетләр? — Тарзан анда. Җирән генә юк... — Киттек. Минут үтүгә Гүзәл, һәрвакыттагыча, дозорга куелды, дүрт карак паркның караңгы бер почмагына килделәр. Анда, терәкле озын эскәмиядә олы яшьләрдәге бер ир белән яшьрәк кенә бер хатын сөйләшеп утыра иделәр. Ирнең өр-яңа габардин пальто җиңе читеннән чыгып торган алтын браслетлы алтын сәгатен күргәч, каракларның күзләре янды. Чәүкә, аларны тагын да кыздыра төшеп: — Ә кесә?.. — дип пышылдады. — Официантка түләгәндә чыгарды. Өч мең генә түгел... Караклар, биш минут дигәндә операцияне уңышлы үткәреп, шатла- яашатлана ерганакка йөгереп төштеләр һәм шаккатмалы хәл алдында калдылар: машинадан җилләр искән һәм, әллә инде мыскыл итүләре булган, машина урынына урам себеркесе кадап калдырганнар иде. Альфред айнып китте. Ул себерке сабын тезенә бәреп сындырды да, Гүзәлне ияртеп, милициягә йөгерде, һәм, Гүзәлне коридорда калдырып, дежурный кабинетына атылып килеп керде: — ...Куас эчәргә генә менгән идем... — Тынычлан, егет, әлбәттә, табарбыз. Сезнең телефон? — Кирәкми, мин үзем килермен... Әти... — Алай, алай... — диде дежурный. — Бире килегез, менә шуны укып кул куегыз. Альфред өстәл янына килешли, урамга күзе төшеп, күгәренеп китте. Урамның аргы ягыннан эт җитәкләгән ике милиционер уртасында Чәүкә белән Җен килә, таланган ир дә шунда булып, пальтосын киеп алган, зонтигы белән егетләрнең әле берсенә, әле икенчесенә кизәнә иде. Альфред укымыйча гына кул куеп, тизрәк чыгып шыларга уйлап, ручкага үрелде. — Юк, башта укыгыз, ашыкмагыз!.. Альфред куркудан томаланган күзләрен протокол юллары өстендә йөрткәләп чыкты да, тагын ручкага үрелде. Ул арада ручканы дежур • ный алып, ниндидер телефонограмма кабул итәргә кереште. Альфред икенче өстәлдән ручка алып килеп, калтыранган кулы белән имзасын тырнаштырып ишеккә барган арада, ярым караңгы озынча коридорда Чәүкәләр белән ике милиционер, алар артында янып-пешеп чыккан «клиент/> күренде. Мондый чакта акыл тиз эшли. Альфред, боларның берсе белән дә алышбиреше юк кеше кебек, мыштым гына чыгып шыларга уйлады, һәм шыла да иде ул. Пычак астында калган тавык кебек дер-дер калтыранган Гүзәлне әйдәп бара-бара ярты коридорга җиткән һәм башкаларын уздырып та җибәргән иде; арттан килүче «клиент» күреп алды. Ул Альфредка ике куллап ябышты: — Ә-ә, эләктеңме, разбойник! Менә тагын берсе, иптәш милиционер!.. G0 АВТОРДАН Ьатта бу әсәр I үзәлнең бәхетсез язмышы турында кыска гына бер хикәя булып, анда Хәррәмовның хат болгатулары турында да, Гүзәл белән Таһирның беренче мавыгулары турында да сүз юк нде әле. Мпи аны шул хәлендә басарга бирдем. Соңгы корректурасын төзәтеп утырганда, бер газета редакторы шалтыратып, минем җинаятьче балалар колониясе тормышыннан берәр очерк язып бирүемне үтенде. — Ашыгыч эшем бар, путевкам кесәмдә, әле дә соңга калам. Тазарып кайткач, бер сүзсез язармын,—дидем мин. — Булмый. Бүген, хәзер үк. Якшәмбе номерына кирәк. Үтенәм сездән. — Нәрсә сез, иптәш редактор, шулхәтле... Зәп түгел ич, урып-җыю да түгел. — Әйе, түгел. Алардан күп мөһимрәк... — Куертасыз... — Бер дә куертмыйм... Күптән эчем пошып йөри минем ул нәрсәләргә! Үзең уйлап кара инде. Коммунизмга димим, безнең бүгенге көнебезгә һич кенә дә хас булмаган, хисләребезне тупаслый, тормышыбызның ямен җибәрә торган, мин әйтер идем, тормышны агулый торган әхлаксызлык, амораль күренешләр бетеп җитмәгән әле безнең җәмгыятьтә. Эчкечелек, бозыклык, көчләү, дәүләт хисабына, хезмәт ияләре хисабына яшәүчеләр, спекулянтлар, төрле соры кортлар аз булса да бар әле безнең арада. Яшь буын арасында да очрыйлар алар! Ни өчен алай? Без бу хакта вакытында тиешле чараларын күрмәдек. Алар белән көрәшне җәмәгатьчелек эше дип белмәдек. Милиция фаш итте, җәза бирде. Без (син дә, мин дә, Мөхәммәтәмин дә), алла куәт бирсен сезгә дип. бер читтән карап тордык. Чирен яшергән үлгән, диләр бит. Ә без чиребезне фаш итәргә күршеләрдән хурландык. Өйдәге чүпне күршеләргә күрсәтмәс өчен почмакка өеп, себерке белән томалап куйдык. Вакыт җитте, егет. Кайчандыр, тиф бете, малярия, чехотка, трахома белән ничек көрәшкән булсак, шулай җиң сызганып көрәшер көн җитте.... Редактор, кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла дигән кебегрәк итеп, гаепнең байтак зур өлеше язучыларда икәненә кинаяләп, дулкынланып, тавышын күтәреп сөйләде. Ә минем исә моңар кәефем кырылмады. Киресенчә, редактор сүзе мине дәртләндереп, очындырып җибәрде. Димәк, минем «Без үскәидә»не ярты юлда калдырып бу темага керешүем юкка гына булмаган... Редактор үз дигәнен итми калмый торган, күңелле, әйбәт кеше иде. Мин аның борчылуының сәбәбен аңладым. Аның сүзләре минем йөрәгемдә бик күптәннән җыелып килгән борчылулар, хафаланулар буасын ерып җибәрде. Бу хакта моңарчы ныграк, киңрәк язмый торуым өчен үземне-үзем битәрләп алдым. Гүзәлләр, Җиһангирлар, Альфредлар күз алдыма килеп бастылар. Аларның язмышын бармак аша гына карап тору мөмкин идеме соң? Корректурамны кесәмә бөтереп тыктым да, бар эшемне ташлап, су трамвае белән Идел аша кичеп, яшь җинаятьчеләр колониясенә юнәлдем. Әйе, редактор хаклы. Шушы кечкенә генә бер тишектә дә нихәтле бит алар һәм ниндиләрс генә юк!.. Кесәче, йорт басучы, көчләүче, просто хулиган, хәтта бер яшь Хәррәмов та килеп эләккән... Әйе, безнең тормышның ямен-тәмен аз җибәрми болар, һавабызны аз агуламый... Ләкин шунысы шатлыклы: кими, бетә баралар. Менә диаграмма. 1954 елда колониядә фәләнчә үсмер булган, 55 тә фәләнчә калган, ә 56 да... иһи, болай барса, тагын ун-ун биш елдан ко- G1 лония музей булып кала бит!.. Коммунизмның тиңсез зур казанышларыннан берсе шушы үзе ич инде! Ленин, Дзержинский, Макаренколар башлап җибәргән бөек эшнең бөек нәтиҗәсе шушы үзе ич инде!.. Мин, күңелсез ягы турында уйлау белән бергә, бигрәк шунысына сөендем һәм очеркыма шуны төш итеп алдым. Саннарны куен дәфтәремә, тәрбия эшләренең торышы хакындагы мәгълүматлар янына күчереп алдым да, ниһаять, женьшень тамыры эзләп тапкан кытай кебек шатланып, инде шактый соң булуга карамастан, кайтырга чыктым. Көзге урман. Әз генә җил исеп киткәндә, беләүләнеп шомарган тар юлга шыбырдап яфраклар ява: сарысы, көрәне, кызылы... Агач башларын алтынга манып, шәрә калган усак ботаклары аша соңгы нурларын сузып, кайдадыр артта кояш байый... Мин исә, очеркым белән шулхәтле мавыккан идем, болыт тартып, яңгыр сибәли башлаганны сизми дә калдым. Яшен яшьнәде. Күк күкрәде. Аннан коеп яңгыр яварга кереште. Нәкъ шул чак алда ут көлтәләре белән агач кәүсәләрен капшап килгән җиңел машина күренде. Мин аны уздырып җибәрү өчен юлдан читкә тайпылдым. Ә ул минем янга җитүгә йомшак кына итеп туктады, эчтә ут кабынды. Машинада яше олы булмаса да, байтакны күргәнгә охшаган бер хатын утыра иде. Ул ишегеннән башын сузып: — Сез колониядә булдыгызмы?—диде. — Колониядә. — Җәл. — Нигә? Хатын, рәхим итегез, дип, миңа исемем белән эндәште, һәм, арт ишекне үрелеп ачып, урын тәкъдим итте: — Рәхим итегез. Теләсәгез Ослан перевозына, юк, Моркваш пристанена илтеп куям. Мөгаен, колониядә эшли торгандыр. Ә мине каян белә икән?.. Тагын нигә шул тикле кыю? Аннан хатын-кызның шулай шырлаиып, ирләрчә киенеп йөргәнен җенем сөйми минем. Өстендә күн куртка, башында эре шакмаклы кепка, аякта күн итек иде. Ярый әле, куртка эченнән нәфис ак ефәк кофта якасы күренеп тора» аннан колагында ахак кашлы алкалар җемелди иде. Икеләнебрәк торуымны күреп ул, ишеген ача төшеп, бераз үпкәләгән дә кебегрәк итеп: — йә, утырыгыз инде... Шулхәтле җиргә... бу яңгырда... — диде. Әлбәттә. Башка чара юк. Рәхмәтен дә әйтмәдем бугай, тиз генә машинага кереп утырдым. Маневр ясарлык булмады күрәсең, хатын, сигнал бирә-бирә, машинаны арты белән алып бара башлады. Бер үк вакытта, артка каерылып, күзләре белән юлны капшаган хәлдә назлы елмаеп, тагын исемем белән эндәште: — Я, ничек, сездән соң колония бик күп үзгәргәнме? «Сездән соң?» Ә, әйе, колония Казан кремле артында чакта мин анда берникадәр вакыт тәрбияче булып эшләгән идем. Ләкин моңар утыз ел бит инде,—бу ханым аны каян белә? Ул чакта тумаган да булгандыр ич әле ул.— Күрәсең, гаҗәпләнүем йөземә чыккандыр, ханым уң кулын баранкадан алып, миңа сузды: — Таныш булыйк: Фәезханова. Колония начальнигы... — Начальнигы? Ханым минем бу гаҗәпләнүемне дә сизде, көлемсерәп: — Ә үзе хатыи-кыз, дисез инде сез, әйеме?..—дип куйды. — Түгел, түгел, мин бик шат... Ә сез минем кайчандыр колониядә эшләгәнемне ничек беләсез?.. — Архивта делогыз сакланган. Рәсемегез белән. Мин: 62 — Коллегалар, димәк?—дип куйдым. — һәм бик күптәнге танышлар. — Ничек? — Мин беренчедә укыганда сез безнең мәктәпкә килгән идегез. Хикәяләр укыдыгыз. Хәтерегездә юктыр инде, мин сезгә зур букет бүләк иттем. Ә сез, мине күтәреп алып үптегез дә, букеттан бер ромашка алып чәчемә кададыгыз... Менә шушы төшемә... Андый танышулар язучы гомерендә әзме булган, барысын да каян хәтерләп бетерәсең. Моңар, әлбәттә, алай ук димәдем. «Чыннан да, күптәнге танышлар икән шул», дип, хәтерләмәвемне картлыгыма сылтаган булдым. Колония начальнигы сөйләшергә ярата торганнардай булып чыкты. Ул, мин сораганчы ук, колония турында әллә нихәтле сөйләп ташлады. Үзенең әдәби әсәрләрне күп укуы турында әйтте. Өлкән язучыларның, бигрәк тә Исәнбәт, Туфан, Мирсәй кебекләрнең хәзер нәрсә язулары белән кызыксынды. — Ай, ул «Агыйдел» белән «Тормыш җыры», «Миңлекамал»ы тагын!.. Үзе ишетә күрмәсен, тәмам гашыйк мин ул кешегезгә... — Сезнең хәтле кызлары бар инде аның... Аннан ул бик үк... — Абау, сез инде бигрәк... мин ул мәгънәдә түгел лә... — Мин дә шаярып кына. Балаларыгыз бармы, иптәш Фәезханова? — Өчәү. — Уһу. Шәп. — Шәплеге үсә төшкәч күренер инде, абый... — Үзегез шундый эш башында торгач, әлбәттә шәп булырга тиеш. — Аңар карасаң, кайчак бик зур эш башында торучыларның да балалары... Кечерәк кенә бер аланга килеп чыгу белән ханым, оста маневрлар ясап, победаны алды белән бора башлады, һәм, менә сиңа кирәк булса, шул чак арт тәгәрмәчләрнең берсе гөрт итеп тирән чокырга төшеп утырды. Нинди генә холыклы кешеләр булмый бу дөньяда... Ханымның мөлаем йөзе моңар әз генә дә үзгәрмәде. Ул, тыныч кына кузгалып, машинадан чыкты. Тәгәрмәчләр төшеп баткан чокырга аягын тыгып карады. Янәдән кереп утырды да, машинаны алга алдырып карады, кинәт задний ход бирде. Машина иләмсез улап, таралып төшәргә җитеп, калтыранды. Ләкин алга да, артка да кузгала алмады. Шул рәвешчә байтак интеккәннән соң ханым моторны сүндерде, һәм миңа таба борылмый гына: — Килеп җиттек!.. — диде. Мин аның әле һаман да чыраен үзгәртмәвенә, әз генә дә борчылмавына таң калганым хәлдә, үз-үземә «менә характер, ну характер!..» дип кабатлый идем. Анысы шулай, ләкин, кара әле мин мәнсезие!.. Ханым минем өчен шундый бәлагә тарды, ә мин, күкәй баскан тавык кебек... Мин тиз генә машинадан сикереп чыктым: — Сез моторны кабызыгыз, ханым, мин этим,—дидем егетләнеп. Ханым, күрәсең, миннән бик тәмләп торып көлмәкче булды. Ләкин, әдәп саклап, күзләрендәге шаян очкыннарын сүндерде. Мөлаем генә итеп, шулай да бераз чәнчеп әйтеп куйды: — Чыланасыз, кереп утырыгыз. Мин арт почмакка кереп постым да, куен дәфтәремдәге мәгълүматларга карап, янәдән очеркым турындагы хыялга чумдым. Ә ханым бер- ике сүздән минем сөйләшергә теләгем зур түгел икәнне күреп, радионы кабызды. Музыкасы ошамадымы, миңа мишәйт иткәнен искәрдеме,— радионы шунда ук сүндерде һәм, алтын-сары чәч толымнарын кепка эченә бөтереп тыгып, куртка якасын күтәреп кабинадан чыгып китте. 63 — Моркваш тракторы миннән зәп сөреп калган иде. Тыңлатып булмас микән...—диде ул һәм, ярым борылып: — Ә сез черем итеп алыгыз, Гариф абый, — дип өстәде. — Әнә кабинада җылырак... Шундый чакта да мөлаем, әз генә дә үкенү юк, борчылу юк йөзендә... Нинди кеше соң бу?.. Хәзер бу ханымның кепкасы белән курткасы да, аягындагы тупас итекләре дә килешле булып күренде миңа. Тукта әле, тракторчының кай тирәдә икәнен сорашыйм да, үзем барып кайтыйм. Ләкин мин башымны чыгарып караганда ханым бурап яуган яңгыр эчендә күздән югалган иде инде. Әллә үземнең шушы мәнсезлегемә кәефем кырылды, әллә юл бик йончыткан иде, — уйларымны, өшегән арыш камыры кебек, берничек тә оештырып булмады. Куен дәфтәремне куеп, корректурамны кулыма алдым, һәм... күзләремне ачып караганда урман күптән уянган, кояш нурлары тәрәзәдән кереп машина эчен җылыткан, ә юлдашым, курткасын иңнәренә салып, кепкасын артка этәреп, машинадан әз генә читтәге бер агач төбенә чыгып утырган да, чиксез игътибар белән минем корректураның соңгы битләрен укып утыра иде. Бик әйбәт!.. Мин эндәшмәдем, соңыннан фикерен сорашырга ният итеп, түземсезлек белән аның укып бетергәнен көттем. Менә ул соңгы битен күзләре белән сөзеп чыкты да башын түбән иеп уйга калды. Аииаи, ялт күтәрелеп, миңа карады. Ә минем күзәтеп утырганымны сизенгәч, уңайсызланып китте; йөзенә яңадан кичәге мөлаемлыгын кабызырга тырышты ул, ләкин, юк, бу юлы булдыра алмады: «Хәерле иртә»сен дә әйтте микән әле. Ләкин миңа булган ихтирамын тагын да көчәйтә төшеп: — Гариф абый, мөмкин булса әйтегез әле, сез моны кайдан алып яздыгыз?—дип сорады. — Кайчандыр Казанда эшләп киткән бер следователь сөйләгән иде... Күптән инде... Кавказдан Мәскәүгә самолет көтеп ятканда..- Нигә? — ... Сез инде гафу итегез, мин уятып рөхсәт сорарга да булган идем, ләкин бик тәмләп йоклый идегез... — Зарар юк... — Әйбәт чыккан, — диде Фәезханова, минем кулымны кысып.— Юк, ихлас әйбәт... Тик кайбер урыннары белән исемнәре генә... Аннан монда вакыйганың әчмүхәсе дә юк бит. — Ничек?! Иптәш Фәезханова?!—дип кычкырдым мин һәм тоткан балыгын ычкындырудан курыккан малай кебек аңар ябыштым.—Сез аны кайдан беләсез? Җитмәсә исемнәренә хәтле?.. Күрәсең, кыяфәтем шундый булгандыр, Фәезханова тыйнак кына елмаеп куйды: — Представьте, беләм...—диде ул, һәм, аеруча бер азарт белән ачылып китеп өстәп куйды: — Нигә шаккаттыгыз? Эш следовательгә барып җиткән икән, димәк аларны... Кыскасы сезнең Гүзәлегез дә, Альфредыгыз белән Җиһангирыгыз да әнә шунда тәрбияләнделәр, колониядә... Төнге яңгырга рәхмәт төшсен. Тәгәрмәчне кертеп батырган чокырга рәхмәт төшсен.... Ә сезгә, чибәр ханым... Мин, тәкатьсез булып, Фәезхановага бер-бер артлы хикәягә бәйле сораулар яудырдым. Ханым ашыкмады. Кыргый карлыган төбенә иелеп, юеш яфракларын йөзенә сирпеп, бармак битләре белән генә битен юды. Кулъяулыгын алып сөртенде. Аннары, кабина утыргычы астын капшап, бер тартма «Казбек» чьи арды: — Рәхим итегез... Ах, шулаймыни?.. Ә мин кайчак, чорт шунда... Ханым папиросын суырды, балалар сабын куыгы очыргандагы кебек озаклап кына, сакланып кына төтенен өрде. Башта ул, тизрәк котылыйм дигән кебек, минем сорауларга җавапларны килделе-киттеле генә бирде, аннан яфрагы очында гына калган шәрә усакка күзләрен текәп, I үзәлнең әтисен алып китүдән үк башлап сөйләргә кереште. Әкрен генә, хис белән сөйләде ул. Безнең машинаны күптән инде колониянең совхозга продукт алырга баручы грузовигы өстерәп чыгарган иде. Ул һаман сөйләде дә сөйләде. Мин исә аның авызыннан чыккан һәрбер сүзне язып алырга тырыштым, өлгермәгәнен миемә сеңдереп алырга тырышып йота бардым. Каушаганда эре языла, куен дәфтәрем тулды. Соңга таба корректура артына язарга туры килде. Бу вакытта колония грузовигы совхоздан төяләп кайтып килә иде инде. Ханым, сүзен кырт кпсеп, сәгатенә карап алды: — У-у, никадәр лыгырдаганмын... — Ул грузовикны туктатып, шоферга әмер бирде: — Төш, грузовикны үзем алып кайтам. Ә син менә кунакны минем «победа» белән Осланга озатып куй, — диде һәм түбәнчелек белән миңа кулын сузды: — Бигайбә, Гариф абый, бик тәжел эшләрем бар... Ә иртәгә Мәскәүгә китәргә кирәк... — дип өстәде. Әйтерсең сабыйга уенчык күрсәтеп кызыктырдылар да, янәдән капчыкка тыгып куйдылар,—мин шулай нәүмизләнеп киттем. — Бу кадәресенә дә мең рәхмәт, әлбәттә,—дидем мин. — Ләкин, тыйнаксызлыгым өчен гафу итегез, сез бит әле сөйләп бетермәдегез... Колониядә нишләгәннәрен, ничек тәрбияләнгәннәрен сөйләмәдегез... — Бик озын бит ул, Гариф абый. Нихәтле кешенең ничә ел гомере... Нихәтле вакыйгалар, башка да килми торган хәлләр... — Ә сез кыска гына, иптәш Фәезханова. Зинһар өчен... Гүзәл кайда хәзер, кем ул? Әнисе, игезәкләр, Ирек, Альфред нишләп калды? Теге Җиһангир нишләде?.. Ә Гүзәлнең үз әтисе Дәүләтъяров бит әле? — Дәүләтъяров. — Ул нишләп калды? Гүзәлләрне эзләп тапмадымы? Үзем дә сиздем, — бу вакытта мин Фәезханова каршында алпавыт хозурына килгән авыл ярлысы кебегрәк басып тора идем. Фәезханова да шулай күреп кызгандымы, бу кешегә бер яхшылыгым тисен диюе булдымы, әллә үзендә башка бер хис кузгалдымы, — инде грузовик басмасына менеп баскан иде,—сикереп төште: — Сез бүген бездә куна аласызмы? Колониядә? — Рәхәтләнеп. Ханым мине победасы янына култыклап алып килде: — Алайса, киттек... Машина, агач кәүсәләренә пычрак чәчрәтеп, колониягә юл алды. Кайтып керү белән Фәезханова үзенең тәжел эшләрен үтәп килергә китте, ә мин нәшриятка телефон шалтыраттым: — Түбәнчелек белән гафу үтенәм. Китапның күп кенә жирләрен төзәтергә, кайбер урыннарын яңадан язарга кирәк булачак. — Тукта, тукта... — дип бүлдерде мине директор. —Нәрсә сөйләгәнегезне аңлыйсызмы сез?.. Сез бит нәшрият белән матбаганың никадәр хезмәтен... Моның штрафы гына да... — Зинһар өчен, теләсәгез «үпме алыгыз... Гүзәл турында яңа материал таптым мин монда... бик кирәкле. Ансыз китап китап түгел әле... Зинһар өчен берәр кызыгыз минем өйгә шалтыратып әйтсенче, бүгеи кайталмыйм... Бәлкем, иртәгә дә... Аннан путевканы сатсыннар... Бәлкем, сүгенмәгәндер, колагыма гына шулай ишетелгәндер, ну «тфү»не директор бик әче итеп әйтте, ә трубканы, минемчә, куймады, ерактан селтәнеп күтәреп бәрде. Бәрсә бәрде. Штрафы да, директор ышандырганча, күзләрне акайтырлык булды. Аның каравы Фәезханова миңа бик гыйбрәтле нәрсәләр сөйләде һәм алар мине китапның икенче кисәген язарга дәртләндерде.

(Дәвамы бар)