Логотип Казан Утлары
Драма

ХӨРРИЯТ

1 Героик драма, 11 картинада АЛТЫНЧЫ КАРТИНА Авыл уртасындагы мәйдан. Каршыда совет йорты. Өйне ике яклап рәшәткә тотылган, рәшәткә артында бакча. Туры урамга чыга торган ишек өстендә — югарыда гарәп хәрефләре белән «Ике Имән авыл советы» дип язылган вывеска. Өй түбәсендә кызыл байрак. Караңгылы-яктылы вакыт. Офыктан кара болыт күтәрелеп күк йөзенә җәелә бара. Авыл советы ишек алдындагы баскычта, ике кулы белән таякка таянып, Коли утыра. Авызын зур-зур ачып исни. Аның йокысы туймаган. Кәл и (кемдер килгәнне күреп). Кайсы йөри бу вакытта?.. Үзе килә. Г а р и ф керә. Кулында папка. Гариф. Нихәл, Коли абзый? йокы килмиме? , . ( К ә л и. Бик йоклар идем дә, тынгы бирмисез бит. I } Гариф. Заманы шундый, Кәли абзый. Кәл и. Мии-мин инде, йокың килсә дә, төн саклап утырмый хәлең юк, үзегез кушкач. Менә үзеьс нигә йокламый йөрисең икән бу кара таңда? Жищәсә^җомга көн. * Гари ф. Революция. Барына да өлгерергә кирәк. (Папкасын күрсәтеп.) Менә, укыйсы әйберләр дә бар. Митингка хәзерләнергә кирәк. Димәкзначыт, тынычлап утырыйм дип килдем. Кәли. Монда тыныч инде анысы, бала-чага юк. Гариф. Ярый, Кәли абзый. Теләсә кем кереп, борчып йөрмәсен, ярыймы? (Авыл советына кереп китә.) Кәли (ялгыз). Шайтан килеп йөрсенме бу вакытта? (Болдырга утыра. Колак салып, нидер тьщлый. Еракта-еракта сизелер-сизелмәс кенә яшен яктырып куйгалый, ишетелер-ишетелмәс кенә күк күкрәве яңгырап китә. Кәли күк йөзенә каранып ала.) Әллә нинди шомлы иртә. Ходай күрсәтмәсен. Әллә күк күкри, әллә туп тавышы. Белмәссең. (Еракта бүре улаган аваз ишетелә. Кәли тагын да шомлана төшә.) Бүре улый? Җәй көне! Хәерлегә түгел бу! Ходай күрсәтмәсен. (Кемдер килгәнен күреп.) Кайсы йөри тагы?.. Бәй, Шома Гыйззулла лабаса! Шома Гыйззулла керә. Әйдүк, нишләп йөрисең, Гыйззулла, бу кара таңнан? Җитмәсә, эш көне дә түгел? Г ы й з з у л л а. Әллә бер үзең генә инде. Кәл и. Бер үзем булса, ни булган? Урлап китмәсләр, кыз бала түгел. 1 Ахыры. Башы 6 нчы санда басылды. 5. .С. Ә.- № 7. G5 66 Г ы й з з у л л а. Бик батырлангансың син, Кэли. Әллә син дә дру- жинга язылдыңмы? К ә л и. Ходай күрсәтмәсен! Г ы й з з у л л а. Нишләп монда утырасың, совет саклап? К ә л и. Кушкач, утырмый хәлең юк. Дежурга куйдылар. Г ы й з з у л л а. ААылтык та биргәннәрдер алай булгач? К ә л и. Ходай күрсәтмәсен. Бирсәләр дә аласым юк. Мылтык үзе куркыныч ул. Г ыйззулл а. Ә соң советны берәрсе талап чыкса. (Янчыгын чыгарып, тәмәке төрә башлый.) К ә л и. Карак күзе төшәрлек нәрсә бар дип беләсең анда? Г ы й з з у л л а. Алай булгач, син нигә кирәк соң монда? К ә л и. Дежурный. Читтән кеше-фәлән килеп чыгуы бар. Берәрсен чакыртырга кирәк булдымы — чап, Кәли! Гыйззулла. Алайса, бар тиз генә Гарифның үзен чакырып кил әле. К ә л и. Нигә кирәк ул бу вакытта? Г ы й з з у л л а. Кирәк булмаса, килмәс идем, бар. К ә л п. Син бит Гарифның өен үзең дә беләсең. Гыйззулла (тавышын күтәреп). Сатулашма, сине ни өчен куйганнар монда? Авыл советы ишегеннән Г а р и ф чыга. Гариф. Нәрсә бар? Нишләп йөрисең, Гыйззулла? Г ы йз з у л л а. Мона бит. Үзе монда! Син кирәк идең, Гариф. Гариф. Ни йомыш? Г ыйззулла. Миңа бер чит кеше килгән. Фатирга кертүне сорый. Нишләргә икән? Гариф. Кайда ул кеше? Гыйззулла. Минем капка төбендә калды. Менә дукаментын алып килдем. (Сул кесәсеннән бер кәгазь чыгара, аны алга сузган хәлдә Гарифка якын килә.) Гариф (аның кәгазенә үрелми, кинәт кенә икенче кулындагы янчыгын тартып ала һәм шунда ук револьверын чыгарып, Гыйззуллага төзи). Күтәр кулларыңны! Гыйззулла (кулларын күтәрә, каушап). Туктале, Гариф, нишлисең? Гариф (Гыйззулла кулыннан алынган янчык эченнән гер чыгарып). Шәп «дукамент»! Кәли абзый! Кер эчкә. Ач каталашканың ишеген. Кәли. Ходай күрсәтмәсен! (Эчкә кереп китә.) Гариф (Гыйззуллага эчкә керергә ишарәләп). Атла! Гыйззулла кулларын күтәргән хәлдә ишеккә таба борыла, Гариф аның артыннан атлый. Шулвакыт почмак артыннан Юан Сәгыйдулла килеп чыга һәм, шыпырт кына килеп, Гарифның ике кулын артка каера, Г ыйззулла аңа ярдәмгә килә. Караңгылык эченнән, тагын ике фетнәче чыгып, Гарифка ташланалар, Гариф. Нишлисез, бандитлар!.. Барыбер революцияне үтерә алмассыз! Аны кыйный-кыйный алып чыгып китәләр. Юан Сәгыйдулла. Кирпеч белән бирегез! Күсәк белән! Авыл советы эченнән Кәли чыга. Кәли. Нәрсә булды! Гыйззулла (әйләнеп кереп, Гарифтан алган револьверны Кәлигә 5* 67 төзи). Кер эчкә! Шуннан кузгаласы булма, йомышка барырга кирәк булса, әйтербез. К ә л и. Ходай күрсәтмәсен. (Эчкә керә.) Сәгыйдулла (Гыйззуллага). Бар, дукаментларын, ачкычларын тизрәк кулга төшер. (Караңгылык эчендә күренгән фетнәчеләргә мөрәҗәгать итеп.) Тизрәк алып ыргытыгыз флагларын! Бик күп саруны кайнатып торды. Авыл советы ишегенә беркетелгән Кызыл байракны бер фетнәче каерып ала башлый. Нәкъ шул минутта авылда кемдер бик каты әрнеп, үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрә. Фетнәче флагны алып ыргыта. Байрак авып төшми, ул сабы белән җиргә кадалып, рәшәткә буенда әләме югары күтәрелгән килеш кала. Авыл өстендә шау-шу көчәя: ачулы кычкырулар, авыр ыңгырашулар, үзәк өзгеч итеп хатын-кыз елаган тавышлар ишетелә. Этләр өрә. Тавыклар кытаклый... Тагын ике фетнәче, кыйный-кыйный Әхсәнне алып керәләр. Әхсән. Нишлисез сез, җәмәгать?! Җавап бирәсегезне онытмагыз! (Фетнәчеләр аны кыйный-кыйный сәхнә аркылы өй артына узалар.) Сәгыйдулла. Әһә! Сиңа байларның икмәге кирәк идеме. Аша! (Әхсәнгә суга.) Татар хәерчеләренә распублика кирәкме сиңа? Ахтано- мия кирәкме? Хәерче! Бирегез үзенә ахтаномияне. Сәхнәдән тышта якында гына тагын кемнәрнедер кыйнаулары ишетелә. Кычкыру, ыңгырашу, елау авазлары. Рәшәткә аша читтән-читтән генә төрле яклап кешеләр җыелганы күренә. Күбрәк хатын-кызлар белән балалар, куркышып, совет йорты алдында барган коточкыч хәлне күзәтәләр. Сәгыйдулла (сәхнәдәге фетнәчеләргә). Барыгыз... әнә тегендә булышыгыз. Дружинникларның берсе дә калмасын. Хәерчеләр комитетыннан берсе дә калмасын... Фетнәчеләр күсәкләре, кирпечләре белән янап, кизәнә-кизәнә кыйнаш тавышы килгән якка китәләр. Совет йортыннан Гыйззулла чыга. Гыйззулла. Булды. Влач үзебезгә кайтты. Сәгыйдулла (читән яки киртәләр аша ерактан, читтән-читтән генә куркынып карап торучы хатын-кыз һәм балаларга таба күз салып). Җәмәгать! Хәзер безгә яңа староста сайларга кирәк! Гыйззулла. Староста итеп Сәгыйдулла абзыйны сайлыйбыз. (Кинәт мылтыгын алга сузып тотып.) Кем каршы? Читән артларында куркышып карап торган хатын-кызлар, балалар төркеме кинәт таралып юкка чыга. Гыйззулла. Булды. Каршылар юк. Мә, староста. Влач синдә. (Ачкыч бирә.) Фетнәчеләр, кыйный-кыйный, сәхнәгә Ч а м а й н ы алып керәләр. Чамай (ялынып кычкыра). Абый җаннарым. Үтермәгез! Җаннарым. (Сәгыйдулланы күреп, аның каршына килә.) Сәгыйдулла абзый, җаным, үтертмә! Сәгыйдулла (мыскыллы көлеп). Ха-ха-ха, бай кызы кирәкме? Бирегез үзенә! Фетнәчеләр Ч а м а й н ы кыйныйлар. Чама й. Сәгыйдулла абзый, җаным! Аяк астыңда туфрак булыйм. (Сәгыйдулланың аягына егыла.) Үтертмәгез! Сәгыйдулла. Калушымны пычратасы булма! (Тибеп җибәрә.) Ашлык кирәкме. Мә! (Тибә.) Чамай. Сәгыйдулла абзыкаем! Моннан соң... Сәгыйдулла. Кыз кирәкме? Мә! (Тибә.) Чама й (өзгәләнеп). Абзыкаем!.. С ә г ы й д у л л а. Иярләгән ат кирәкме? Мә! (Тибә.) Чама й. Җаным бул... моннан кире... Сәгыйдулла. Ияр астыңа мендәр кирәкме? Мә! (Тибә.) Чама й. Зинһар үтермә... Сәгыйдулла. Төлке толып кирәкме? Мә! (Тибә.) Ак самавыр кирәкме? Мә! Чама й дәшми башлый. Сәгыйдулла. Гыйззулла! Кирәк кешеләр барысы да эләккәнме? Барла. Г ы й з з у л л а. Берсе дә котыла алмас. (Тышта ыңгыраш, кычкырыш, елаш авазлары.) С ә г ы й д у л л а. Икенче кияүне күрмим! Тимергали малае кайда? Г ы й з з у л л а. Әллә кая китмәс. Әнә ул! Бер фетнәче. Атасы үзе арт сабагын укыта малайның... Сәхнәдән тышта Тимергалинең ачуланып кычкырган сүзләре ишетелә: «Дуңгыз!.. Адәм актыгы!.. Дөмек! Кадал!» Бите-башы канга тузган Таһир атылып сәхнәгә кереп егыла. Аның артыннан кулына юан таяк тотып, чиктән тыш ярсыган Т и м е р г а л и керә. Тимергали (Таһирга таягы белән сугып). Бет, дөмеккере, кадал! Т а һ и р (башын калкытып, ялынып). Әти... Әтекәем! Кызган. Тимергали (аңа тибеп). Ачуымны китермә, имансыз!.. Мин сиңа әйттем, якын барасы булма шул денсезләргә, дидем. Сүземне тыңламадың. Ата сүзен тотмасаң, менә күр. (Суга, тибә.) Сәгыйдулла. Хе-хе-хе, шул кирәк андый хәерчеләр солдатына. Яхшырак бир үзенә. (Ул күсәген оуайлап Таһирга сугарга килә.) Т и м е р г а л и. Имансыз син! (Бик каты кизәнеп, Таһирга сукмакчы була да, ялгыш артында торган Сәгыйдуллага эләктереп ала.) Сәгыйдулла. Ах, күзең чыккыры! Абайлап сук! (Яңагын тотып, читкә китә.) Тимергали. Йөрмәгез мишәйт итеп, кермәгез кул астына. Үте- рәм мин ул иблис малаен! (Таһирга тибә.) Мә! Кешеләргә гыйбрәт булсын! Ата сүзен тотмаган өчен, мә! Сәгыйдулла (сәхнәдән тыштагы ниндидер хәлне күреп, Гыйззуллага). Бар әле син анда, тәртип сакла. Закон килә. Г ыйззулла китә. Сәгыйдулла (Тимергалигә). Җитеп торыр, Тимергали. Әнә яңа хөкүмәт килә анда. Үзләре закон буенча хөкем итәрләр. Ике солдат ияртеп, ак офицер киемендә Әхкәм керә. Аның артында Гыйззулла һәм башка фетнәчеләр. Әхкәм. Монда нинди тәртипсезлек, әти? Нигә болай законсыз эш итәсез? Сәгыйдулла. Халыкны тыеп булмый бит, ваше благаруди. Халык большевикларга каршы бик ярсыган. Ярый әле вакытында килеп өлгердегез. Югыйсә берсен калдырмый үтереп бетерәләр иде. Әхкәм. Халыкны тынычландырырга кирәк. Большевиклар власте бетте хәзер. Камуч безне монда үз властебызны урнаштырырга җибәрде. Хәзер үк авылга староста сайларга кирәк. Г ыйззулла. Безнең староста бар инде. Әхкәм. Кем? Гыйззулла. Халык әнә Сәгыйдулла абзыйны сайлап куйды. Ә х к ә м. Халык сайлагач, бик яхшы. Хәзер үк тәртип урнаштырырга кирәк. (Рәшәткә буенда сабы белән оциргә кадалган хәлдә утырып торуда дәвам иткән байракка ишарәләп.) Бу нишләп тора? Т и м е р г а л и. Кирәге юк! (Флагны алып, рәшәткә аша бакчага ыргыта.) go ; С \ (X 1 Ч \ о UV (АЛ С 69 Әхкәм (кыйналып ташланган хәлдә әмирдә ятучыларга ишарәләп). Болармы кулга алып, судка кадәр әнә безнең таш келәткә ябып торыгыз. Җыеп алыгыз! Фетнәчеләр җирдә ятучыларны кайсын күтәреп, кайсын өстерәп алып чыгып китә башлыйлар. Солдатлар аларны озата. Т и м е р г а л и (Таһир артыннан). Шул кирәк! Ата сүзен тыңлама- саң, шулай була ул. (Әхкәмгә.) Каты хөкем итегез, ваше благаруди! Әхкәм. Тыныч булыгыз. Закон кушканча булыр. Староста, барлык комитет әгъзаларын, совет вакытында контора тирәсендә урында торган, мәктәп, көтепханә кебек җирләрдә эшләгән барлык хезмәткәрләрне, мөгаллим-мөгаллимәләрие бире чакыртыгыз. Сәгыйдулла. Була. (Кычкыра.) Кәли! Кәли! Авыл советы ишегеннән йөзе ап-ак булган Кәли килеп чыга. Ул куркышыннан ни әйтергә белми тора. Ә х к ә м. Җиво! Өй эченә кереп китә. П әрдә. ҖИДЕНЧЕ КАРТИНА Төн. Тимер ишекле таш келәт алды. Агартылган келәт стенасына, кап-кара итеп, гарәп хәрефләре белән мондый сүзләр язылган: «Монда коммунистлар ябылган. Үчле кешеләргә кереп кыйнарга рөхсәт ителә». Ишек янындагы зур таш өстендә Кәли утыра. Кулында мылтык. Кәли (авыр уйга баткан кыяфәттә бик озак сүзсез торганнан соң). Ходай күрсәтмәсен! (Тагын сүзсез кала. Көрсенеп куя.) Ходай күрсәтмәсен! (Пауза.) Менә сиңа «белмәдем!» Менә сиңа «күрмәдем!» Менә сиңа «ишетмәдем»... (Кулындагы мылтыгына шикләнеп карап.) Ходай күрсәтмәсен!.. (Ул кинәт сискәнеп китә.) Чү! Кем килә? Кем ул? Караңгылык эчендә, курка-курка гыНа атлап, Мазлума килә. Мазлума. Әстәгыфирулла тәүбә. Кәлимулла күрше! Алла сакласын. К ә л и. Нәрсә кирәк? Нишләп йөрисең монда? Мазлума. Кәли күрше, чынлап та синме бу? Кәли. Кәлигә ни булган? М а з л у м а. Син шушындый эшләр тирәсендә чуалырсың дип, уема да киләсе юк иде. Әстәгыфирулла тәүбә! Алла сакласын. Кәли (йомшарып, зарланып). Әй, Мазлума күрше! Ходай күрсәт мәсен диген инде. Ни тырыштым читтә калырга, ни тырыштым! Тегеләре булды тегеләре, дежур дигән булып, ни дигән булып, китереп тыктылар совет тирәсенә. Инде болары! Кәли, янәсе, совет йортында йөргән, большевикларга хезмәт итеп! Шуннан соң инде, янәсе, болар кушканны тыңламый кара! гI Мазлума. Алла сакласын! ji Кәли. Ходай күрсәтмәсен диген! Тегеләре шулай да миңа көчләп мылтык тоттырмаганнар иде әле. Ә болар! (Мылтыгын күрсәтеп.) 'Менә бит, тотмый кара. Хәзер аяк кулыңны сындырып, измәңне изеп, әнә тегендә, ишекнең теге ягына кертеп ташлыйбыз диләр. М а з л у м а. Алла сакласын. Кәли. Ходай күрсәтмәсен диген. Мазлума (беркадәр сүзсез торганнан соң). Кәлимулла күрше. К ә л и. Ә? М а з л у м а. Шул бала ни хәлдә икән, мескен? 70 Кэли. Тимергали күршенең гайрәтле кеше икәнен белә идем белүен, әмма да ләкин бу кадәр кансыздыр дип уйламый идем. Үз улын үзе бөтенләй кешелектән чыгарып ташлады бит, ходай күрсәтмәсен! Мазлума. Әйтмә дә, үзем дә шаклар катам. Бик каты кыйнадымыни? К ә л и. Кыйнады гынамы? Үтерде... Ходай күрсәтмәсен. Үлмәгән булса да, яңадан кеше була алмас ул малай. ' ** М а з л у м а. Җитмәсә, тегеләре дә өстәп куйгандыр әле. Кәли. Үз атасы кыйнагач, яхшысынмадылармы, тигәннәрен күр- мәдем. М а з л у м а. Ничек кенә итеп хәлен белим икән. Ишек аркылы гына ,л< / 1 \г4.булса да дәшеп карыйммы әллә. Кәли. Файдасы булмас, Мазлума күрше. Мине дә бииават итәрсең. Бик каты кисәттеләр. Туганнарыннан, кардәш-ыруларыннан берәүне дә якын китермәскә куштылар. Ходай күрсәтмәсен, хәтта менә синең белән шушылай сөйләшеп торуым да баш китәрлек эш. М а з л у м а. Шулайдыр инде анысы. Әле дә пичек сиңа гына ышанып калдырганнар диген. К ә л и. Үзем дә әйттем. Мин бит гомеремдә мылтык тоткан кеше түгел, дидем. Аңа карамыйлар. Гыйззулла әйтә, курыкма, алар берсе дә торып качарлык хәлдә түгел, ди. Барысы да имгәнгән, берсенең генә дә аяк-кулларын кыймылдатырлык хәле юк, ди. Өстәвенә һәркайсының аяк-кулларын бик ныгытып бәйләп ташлаганнар. Ходай күрсәтмәсен. М а з л у м а. Алла сакласын. Кәли. Шулай булгач, мин әйтәм, Гыйззулла, минем монда утыруым нигә кирәк? Беләсеңме, нәрсә ди. Син халык вәкиле, ди миңа. Без халыкка таянабыз, ди. Җә инде, мин кайдан килеп халык вәкиле булыйм, ; 1 халыкта ни эшем бар дшнем? Беләсеңме, нәрсә ди? Янәсе, Кәли бай да ' * түгел, ярлы да түгел. Нәкъ халык вәкиле. Сәясәт бу, ди. (Көрсенеп куя.) Ходай күрсәтмәсен диген инде. М а з л у м а. Алла сакласын, алла сакласын! Кәли. Ә инде читтән килеп аларны коткарырга маташучы булса, һавага гына атып булса да мылтык шартлатып, сигнал бирергә көчең җитәр, ди. (Көрсенеп.) Ходай күрсәтмәсен инде. Ул-бу була калса, шартлатмый да хәлең юк. Берәү генәсе юкка чыкса да башың белән җавап бирерсең, диделәр. Мазлум а. Алай бер дә сөйләшергә ярамый икән, әллә, бер җаен туры китереп, үзенә шушы төенчекне бирерсеңме? Бәлкем, барысы бергәләп авыз итәрләр иде. Кичәдән бирле берни капканнары юк бит, мескеннәрнең. Кәли. Кушмадылар шул, Мазлума күрше, син лутчы старостаның үзенә бар инде. Болай бит, үзең беләсең, ходай күрсәтмәсен. Старостадан ачкыч алып килгән кешегә генә анда керергә рөхсәт. Әнә шулай дип язылган анда. (Стенадагы язуны күрсәтә.) М а з л у м а. Алла сакласын. К ә л и. Син лутчы тизрәк бу тирәдән кит инде, Мазлума, улыңның хәле турында берәр нәрсә белә алсам, соңыннан үзеңә әйтермен. Мазлума. И ходаем... Алла сакласын... (елый-елый кире китә.) Пауза, Кәли (Мазлума киткән якка бик озак карап торганнан соң, тирән көрсенеп куя). Ходай күрсәтмәсен! (Тагын бераз уйланып торганнан соң.) Их, хәзер шушында мәрткә китәсе иде дә заманалар тынычлангач 11 кына уянасы иде. Эш башында теләсә кем булсын анда. Советмы, пат- ' ’ шамы! Чорт сиим. Әкрен генә селкенеп, тыныч кына җир сөреп, ашлык үстереп йөрисе иде. (Ачулы тонга күчеп.) Валлаһи әгәр, нәрсә бүлешә соң болар? Тфү!.. Ходай күрсәтмәсен... Чү! Кем ул анда? 71 Караңгылык эченнән Бибисара килә. Бибисара (коры, гына). Бу мин. Кәли. Ләхәүлә! Бибисара? Нишләп йөрисең монда шушындый ямьсез шомлы төндә? Бибисара. Үч алырга килдем. К ә л и. Ходай күрсәтмәсен! Ничек үч алырга? Кемнән? Бибисара. Кемнән булсын, билгеле инде, Таһирдан. К ә л и. Ничек итеп үч алмакчы буласың аңардан? Б и б и с а р а. Янына кергәч, ничек үч алырга үзем белермен. Кәли. Юк, Бибисара туташ, янына кертә алмыйм. Берәүнең дә ■ якыннарын, дус ишләрен кертергә кушмадылар. Бибисара. Мин нишләп аның якыны булыйм. Кәли. Якыны булмыйча. Таһир белән бергә мәптек тирәсендә уен корып, тиәтерләр куеп йөрүегезне бөтен авыл белә бит. Читәлнидә ячей- кәләр ясап йөрдегез. Берберегезне яратышып йөрүегез турында да белмәгән кеше юктыр. Бибисара. Ул эшләр булган да беткәй. Әйе, бервакыт мин, җү- ләрләнеп, аны яратып йөргән идем. Ә минем яратуыма каршы аның мине ничек мыскыл итүен дә халык белә бит. Мин, туган йортымны ташлап, ата-анамнан ваз кичеп, аның янына бардым. Ә ул мине нихәтле кеше алдында куып чыгарып, бөтен авылга рисвай итте. Минем каргышым төште аңа. Янына кереп, шуны әйтеп, битенә төкереп чыгарга килдем. К ә л н. Ходай күрсәтмәсен. Ничек анда кертим мин сине, Бибисара туташ? Бибисара. Ничек кертмисең? Кертмәскә ни хакың бар? Ә бу язу ни өчен? (Стенадагы язуны кычкырып укый) «Монда коммунистлар ябылган. Үчле кешеләргә кереп кыйнарга рөхсәт ителә!» К ә л и. Барыбер әтиеңнән ачкыч алып килмичә булмый. Бибисара. Менә ул! (Ачкыч күрсәтә.) Минем кем кызы икәнемне оныттыңмыни? Кертми кара. Кәли. Ходай күрсәтмәсен. (Бибисарага шелтәле карап, беркадәр сүзсез торганнан соң.) Әйтмим инде. Әйдә, ач. (Ишекнең йозагын ала. Кәли аның шудырма биген этәреп, тимер ишекне ача. Нидер әйтмәкче булып, Бибисарага бераз карап торганнан соң.) Әйтмим инде. Кер. Бибисара. Тыштан бикләп тор. Мин ач дигәч кенә ачарсың. К ә л и. Кер. Бибисара эчкә кереп китә. Кәли (ялгыз, үз алдына). Менә ышан Юан Сәгыйдулла кызына! (Тынлык. Эчтә авыр ыңгырашкан тавыш ишетелә. Кәли тирән көрсенә.) Ходай күрсәтмәсен! Пәрдә, СИГЕЗЕНЧЕ КАРТИНА Таш келәт эче. Караңгы. Идәндә кыйнап имгәтелгән һәм аяк-куллары бәйләп ташланган дружинниклар ята. Ара-тирә ыңгырашып куйган тавышлар ишетелә. Гариф (ыңгырашып, хәлсез тавыш белән). Әхсән!.. Җаның бармы? Әхсән (көч-хәл белән). Барыбер совет җиңәр... үзебезнең республика булыр... Гари ф. Анысына мин дә ышанам... Ә үзебез... Әхсән. Үзебез кыюсызрак булдык. Артык изге булдык... Дошманны кешегә санадык. Ә ул безне... Гариф. Бездән соңгылар акыллырак булыр... (Паузадан соң.) Чамай! (Чамай дәшми, Гариф кычкырыбрак дәшә.) Чамай!.. 72 Чама й (ачу катыш). Нәрсә? Гариф. Тавышың өметле чыга. Син бәлки исән дә калырсың. Чама й. Әйтә алмыйм... Гари ф. Исән калган кеше барыбыз өчен дә үч алырга тиеш. Дошманны ялынып җиңеп булмый! Аңардан шәфкать сорау большевик эше түгел... Чама й. Белмим... бу хәлләрдән соң... Тынлык. Гариф. Таһир! Т а һ и р. Әү? Гариф. Хәлең ничек? Т а һ и р. Сорама, Гариф абзый. Гариф. Синең тавышың тагын да өметлерәк. Син яшь кеше, бәлки син исән калырсың... Тыш яктан ишекнең йозагын ачкан тавыш ишетелә. Бары да тынып калалар. Ишек әкрен генә ачыла. Бибисара керә. Ишек ябыла. Бибисара (ярым пышылдап). Гариф абый! Гариф (хәлсез тавыш белән), Бибисара? Синме? Бибисара шырпы яндырып, кемнең кайда ятканын чамалап ала да Гариф янына килә, ашыгып, аның аяк-кулын бәйләгән бауны чишәргә тотына. Г а р и ф. Ой! (Сызланып, каты ъщгыраша.) Бибисара (пышылдап). Түз, Гариф абый, мин синең аяк-кул- ларыңны чишәм. Г а р и ф. Ой!.. Куй, акыллым, минем белән булашма. Барыбер кузгалырлык хәлем юк. Әнә, Таһирны кара... Ой! (Авыр ыңгыраша да, хәлсезләнеп, тынып кала’) Бибисара. Гариф абый! Гариф абый! Гариф дәшми. Ул Һушыннан язды. Әхсән. Азаплама... Бибисара (Таһир янына килә). Таһир! Т а һ и р. Бибисара, син нишлисең? Бибисара (ашыга-ашыга аның аяк-кулларын чишеп). Тор, Таһир! Таһир (тора, оешкан аяк-кулларын яза). Бибисара? Ничек сине монда керттеләр? Бибисара. Мин синнән үч алырга керәм дип ялганладым. Таһир. Үч алырга да хакың бар. Әйе, зинһар... Бибисара (аңа сүзен әйтеп бетерергә бирмичә). Чиш башкаларны. Таһир Әхсән янына килә. Аның аяк-кулларын чишмәкче була. Әхсән (сызланып). Калдыр, туган. Барыбер кузгала алмыйм. Тизрәк үзең котылу ягын кара. Бу арада Бибисара башкаларга кагылып карый. Кайберләре каты ыңгырашып, һушларыннан язалар. Бибисара (хәрәкәтсез яткан бер дружинник янына килеп, тотынып карый да, коты очып, артка чигенә). Үлгән! (Ашыгыч пышылдап). Тагын кем бар? Аягына басарлык кайсыгыз бар? Ч а м а й (ялынган тавыш белән). Бибисара? Бибисара. Кем ул? Ч а м а й. Коткар, Бибисара, бу мин. Мин аягыма баса алам. Бибисара. Чамай! Сиңа болай да берни булмас. (Чамай янына килми, ишеккә таба атлап.) Таһир, кил (шәлен бирә). Мә, башыңа 73 ябын да, берни дәшми, елаган булып, үт тә кит. Анда Кәли генә. Ул сине мин дип белер. Нәрсә әйтсә дә тукталып торма! Таһир. Ә син? Бибисара. Синен урынга калам. Та һ и р. Юк. Сине үтерерләр. Бибисара. Атам коткарыр. Т а һ и р. Юк, Бибисара, мин сине үз урыныма калдырып китә алмыйм... Бибисара. Вакытны үткәрмә, Таһир. Минем өчен борчыласы түгел. Т а һ и р. Булдыра алмыйм! Бибисара... Г ариф. Таһир!.. Карышма... син исән калырга тиеш. Таһир. Гариф абый, ничек инде... Гариф. Мин сиңа боерам! Таһи р. Ярый. Онытмам, Гариф абый. Бибисара. Менә шулай. (Таһирның колагына нидер әйтә.) Таһир (башын иеп, аның сүзен кабул иткәнлеген аңлата һәм тирән кичереш белән). Бибисара! (Бибисараны кочакламакчы була.) Бибисара (кулы белән ишарә ясап, аны тыя. Үзе ишеккә килә. Ишекне шакыйм дип кулын күтәргәч, тукталып кала. Кире борылып, Таһирны кочып үбә. Пышылдап). Бәхил бул... Таһир. Бибисара!.. Бибисара (кулы белән ишарәләп, аны туктата, ишекне кага.) Кәли абзый! Ач! Ишек ачыла. Бибисара, үзе читкә тайпылып, Таһирны ишеккә юнәлдерә. Таһир башын ия дә, шәле белән битен каплап, чыгып китә. Ишек ябылып, тыш яктан бикләнә, К ә л и п е ң: «Тукта, ачкычыңны оныттың!» дип кычкырганы ишетелә. Бибисара әле генә Таһир яткан урынга барып утыра. Чама й. Нишләдең син, Бибисара? Бибисара дәшми. Ч а м а й. Атаң сине үтерә бит моның өчен. Бибисара. Үтермәс. Әхсән. Ай-Һай, атаң бигрәк явыз ерткыч шул. Үз балам дип тә тормас. Бибисара. Үтермәс, Әхсән абзый. Тырнак белән дә чиртмәс. Сез бит мине сатмассыз? Әхсән. Ни сөйлисең син? Бибисара. Мин бит монда берәүне дә коткарырга дип кермәдем. Таһирдан үч алырга дип кердем. Мин бит Юан Сәгыйдулла кызы. Чама й. Ничек инде ул алай булсын? Б и б и с а р а. Шулай шул. Таһирдан үч алырга дип кердем. Ә Таһирның куллары нык бәйләнмәгән булып чыкты. Ул сикереп торды да мине сугып екты, күлмәгемне салдырып алып, үз өстенә киде, минем авызыма яулыгымны тыгып, үзеннән бушаган бау белән кулларымны бәйләп куйды. Аннары шәлемне алып башына япты да, тавышын нечкәртеп, мин булып, каравылчыны алдап, чыгып качты. Шулай бит, Әхсән абзый? Әхсән. Нәкъ шулай. Зур йөрәкле кеше икәнсең, сеңелем, яшә. Болай булгач, сип безнекеләр әйләнеп килгәнне күрәсең әле, совет влачы безнең үзебезгә автономияле республика төзеп биргәнне күрәсең! Бибисара. Белмим шул. Чамай ничек дияр? Чама й. Мине кем дип беләсең. Курыкма, Чамай сине сатмас. Тик сез шунысын да онытмагыз, Таһир сине сугып егып, кача башлагач, мин каравылчыга кычкырмакчы булган идем, Таһир башыма сугып һушымнан яздырды. Ә башкаларның кычкырырлык хәле юк... 74 Бибисара. Шулай диярбез. Гари ф. Син борчылма, Бибисара. Безнең рәхмәт сине коткарыр. Халык рәхмәте... Бибисара. Мин борчылмыйм, Гариф абый... Тышкы яктан ишеккә киләләр, йозак шалтырый башлый. Бибисара авызына яулык тыгып, ашыгаашыга үзен бау белән чорный, аяк-кулларын бәйләп идәнгә ята. Ишек артыннан Юан Сәгыйдулланы ц ачуланып кычкырганы ишетелә. Сәгыйдулла тавышы. Кем ачты? К ә л и тавыш ы. Үзеңнең кызың, Сәгыйдулла абзый. Бибисара. С ә г ы й д у л л а тавыш ы. Ә? Бибисара? Ник аны керттең? Ничек ачтың? К ә л и тавыш ы. Ул синнән ачкыч алып килде. Сәгыйдулла тавышы. Дурак! Нишләп мин аңа ачкыч бирим! Шуңа ышанырга, ахмакмыни син. Кәли тавышы. Синең исем белән куркыткач, кертмәскә дә хакым юк. Әнә бит, үзегез яздырып куйгансыз: үчле кешеләргә... Сәгыйдулла тавыш ы. Бибисара үч алырга килгәнмени? Кәли тавышы. Кызың да үзең кебек гайрәтле икән, әй. Курыкмыйча шунда кереп, Тимергали малаеның шундый итеп кирәген бирде, әй... Сәгыйдулла тавышы (кәефе килеп). Булмас ла... Кәли тавышы. Валлаһи әгәр. Нәрсә белән суккандыр, карап тормадым, теге егетнең сыны катты, мескеннең. Сәгыйдулла тавышы (ачулы). Кем мескен?.. Кәли тавышы. Кем дип, ни... валлаһи әгәр, кызың да үзең кебек батыр икән. Сәгыйдулла тавышы (кәефле көлеп). Ярар, үч алырга килүче башкалар булмадымы? Кәли т а в'ы ш ы. Юк. Сәгыйдулла. Куркак куяннар! (Ишекне ачып, эчкә керә. Кулында кечкенә фонарь. Ул үз алдына сөйләнә.) Менә сиңа Бибисара! һи, һи, һи... Юан Сәгыйдулла кызы диләр аны!.. (Идәндә ятучыларга мөрәҗәгать итеп, мыскыллы тавыш белән.) Я, Советский влач нишли әле монда? Әй, кайсыгыз тере? Ник дәшмисез? Келәткә ябылгач, кыйнамаслар, тынычландык, дип уйлыйсызмы? Закон буенча хөкем итәрләр дә төрмәгә ябарлар, ә төрмәдән кайчан да булса бер исән әйләнеп кайтырбыз дип өметләнәсезме? Законни влачка тапшырсаң, бәлкем чынлап та шулай итеп куяр. Закон дигән нәрсә дурак ул. Хәтта байлар законы да кайчак, дуракланып, сезнең шикелле кеше талаучыларны үтерми калдыра. Әмма ликин Юан Сәгыйдулланы ансат кына дуракка калдыра алмаслар. Закон үзенчә эшләр, ә мин... беләсезме мин нигә килдем? (Фонаре белән яктыртып, Гариф янына килеп туктала.) Гарифмы? Бөтен этлекнең башы синдәме? Байларны ничек таларга, ничек итеп хәерчеләр патшалыгы төзергә Ленинның үзеннән өйрәнеп кайткан бетле солдатмы? Әйт, дөнья йөзендә күпме торасың килә? Г а р и ф. Шатланма. Сезнең власть күпкә бармас. Без үлсәк тә... С ә г ы й д у л л а. Юк, син тиз генә үләргә җыенмыйсың, беләм. Шуның өчен дә килдем. Дөрес, сине әйбәт кыйнадылар бүген. Әмма ликин мин, кеше кыйнауның, кеше үтерүнең бөтен серләренә төшенгән кеше, әйтәм: бу кыйнаудан гына кеше үлми. Яңадан тәрбиягә тиенеп, им-том итсәң, бер-ике ай эчендә төзәлеп кеше буласың. Гариф. Сайрама. Мине хыянәткә барыр дип беләсеңме? Сәгыйдулла. Кирәгең юк. Мин сиңа бары бер генә яхшылык эшли алам. Сине хәзер үк үтермим. Анысы закон эше. Инде теләсәң, иртәгә үләрлек итеп кыйный алам. Бик теләсәң, өч көннән, хәтта бер айдан үләрлек итеп тә кыйный беләм. Теләсәм, бер елдан үләрлек итеп 75 тә кыйный алыр идем дә, әмма ликин .сиңа карата андый ук юмартлыкны эшли алмыйм. Я? Гариф. Адәм түгелдер син, дию пәрие син!.. Сәгыйдулла. Әйт, ничә көннән үләсең килә? Г а р и ф. Үтер! Хәзер үтер!.. Сәгыйдулла. Әйт: совет влачы кире кайта дисеңме? Гари ф. һичшиксез! Сәгыйдулла. Тизме? Гариф. Тиз. Сәгыйдулла. Бик шәп. Мин сине бер айдан үләрлек итеп кыйныйм. Совет влачының кире кайтмаганын, безнең влач мәңгегә урнашканын күреп үләрсең. Үлгән вакытта исеңә төшерерсең, карап тор... (Ул кесәсеннән эченә нәрсәдер тыгылган зур бияләй алып кия.) Кайсы җиреңә сукканны абайлап тор... (Ул сугарга әзерләнгәндә Бибисара, авызын томалаган яулыкны төшереп, кычкырып җибәрә. Сәгыйдулла тукталып кала.) Кем ул, нинди хатын-кыз тавышы. Әхсән. Син әнә кызыңны кара әле. Сәгыйдулла. Ә? нәрсә?.. Бибисара. Әти! Сәгыйдулла (фонаре белән аның янына килеп). Бибисара?! Бибисара (акрын елап). Әти, мин җүләр булдым, үтер мине! Сәгыйдулла. Ни сөйлисең?! Нишләдең син, ахмак кыз?! Бибисара (елый-елый). Мин үч алмакчы идем. Ә ул мине, сугып егып... Сәгыйдулла. Их, чүпрәк баш! (Бибисара чорналган бауны чишеп.) Җүнләп бәйләп тә өлгермәгән бит. Тор! (Башкаларга мөрәҗәгать итә.) Ә сез шуны күреп тордыгызмы? Чамай?.. Чама й. Үз хәлем хәл. Сәгыйдулла. Сиңа минем таягым тимәгән нде әле, аягым гына тигән иде. Ник кычкырмадың? Бибисара. Ул кычкыра башлаган иде, Таһир аның башына сугып исен алды. Сәгыйдулла. Кайчан булды бу эш? Б и б и с а р а елый. Елап торма, ачуымны китереп, чүпрәк баш. Сыер боламыгы! Кайчан качты, дим? Б и б и с а р а. Яңарак кына... Сәгыйдулла. Юк, әллә кая китә алмассың! (Ишеккә ташлана.) Әйдә! (Чыга, аның артыннан Бибисара да китә, тыш якта Сәгыйдулланың Кәлигә ачуланып кычкырганы ишетелә.) Ат, ачык авыз! Сигнал бир! (Шалт итеп ишек ябыла. Ике-өч тапкыр мылтык аткан тавыш ишетелә.) Пәрдә. ТУГЫЗЫНЧЫ КАРТИНА Таш келәт алды. Әхкәм, Сәгыйдулла, берничә солдат һәм читтән карап торучы кешеләр. Әхкәм (стенадагы язуга ишарәли, Сәгыйдуллага ачуланып). Бу язу нигә кирәк булды? Нинди җүләр акыллыгыз уйлап тапты моны? С ә г ы й д у л л а. Үзебез. Халык өчен... Ә х к ә м. Ахмаклар. Әйтерсең, аидыйларга гына безнең закон көче җитми. Сәгыйдулла. Сезнең язган законга ышанып торсаң... Әхкәм. Ышанмыйча бик шәп иткәнсез инде менә! 76 Сәгыйдулла. Ярар, артык шаулама. Әнә атасы килә. I ы й з з у л л а белән бер солдат Тн мерг а л и в е алып киләләр. Артта кешеләр төркеме күренә. Арада картлар да бар.' Тимергали (ачулы). Нәрсә бар монда? Ни булды? С ә г ы й д у л л а. Малаең кайда? Т имергали (куркынып, гаҗәпләнеп). Ә? Нәрсә? Әхкәм (янаулы тавыш белән). Кайда Таһирың? Т и м е р г а л и (кызып, гайрәтләнеп). Ничек кайда? Ярты үлек хәлендә үз кулыгызга тапшырдым бит. Каты хөкем итегез дидем. Әллә качырдыгызмы?! Г ы й зз ул ла. Хәзер үк малаеңны табып китермәсәң, башың белән җавап бирерсең! Тимерга ли (тагын да кыза төшеп). Алаймы? Тотып биргән большевикны сез качырыгыз да, Тимергали җавап бирсен икән! Юк инде. Кем качырган? Ул ярты үлек хәлендәге малай ничек үзе генә кача алсын? (Башы белән Сәгыйдуллага ымлап.) Бәлкем кайберәүләр- нең кызына кияү кирәк булгандыр. Шуңа күрә качырганнардыр. С ә г ы й ду л л а. Авызыңны җыеп сөйлә. Тимергали. Җыярсың! Хәзер ул малайның теләсә ни вакытта килеп, мине үтереп китүе бар. Бер мине генә дә түгел. Моңарчы шундый башкисәр булганны, бу хәлләрдән соң ул бөтенләй котырыр. Авылыңны яндырыр, алла сакласын! Кем качырды? С ә г ы й д у л л а.Кыйнавың шундый гына булган синең... Тимергали. Менә шундый гына итеп кыйнап карыйм әле мин сине! Шундый гына. Берәү булса, ул кыйнауга шунда ук аяк сузар иде. Нәселе шундый булгач, нишлим. Гыйззулла. Нәселе белән мактана тагы. Ни өчен бүтәннәр качмаган? Тимергали. Алдап кереп, аяк-кулларын чишүче сөяркәләре булса, алар да качар иде. Ә х к ә м. Нәрсә сөйли ул? Сәгыйдулла. Хәзер мин аның телен кыскартам. (Усал карап, Тимергалигә килә башлый. Артта халык шаулаша, тынычсызлана.) Әхкәм (халыктан куркынып). Тукта, ашыкма. (Тимергалигә.) Димәк, малаең өеңә кайтмады? Тимергали. Өйгә кайтырга, Тимергали малаен дурак дип беләсеңмени? Башкисәр булса да, дурак түгел ул. Бәла шунда, аның иректә йөрүе куркыныч хәзер. Барыбыз өчен дә куркыныч. Тизрәк эзенә төшәргә кирәк. Сәгыйдулла. Кайдан эзлибез? Г ыйззулл а. Тотарсың инде хәзер аны! Әхкәм. Тотарбыз. Әллә кая китмәс. Т и м е р г а л и.Дөрес, әллә кая китә алмас! Беләм мии аның йөри торган юлларын! Бик яхшы беләм. Әйдәгез! Атланыгыз атларыгызга .. Китә. Аның артыннан башкалар. Сәхнәдә Кәли белән Гыйззулла кала. Г ы йззулл а. Уяу тор! Бәхетең, старостаның үз кызы сәбәпче бул- маса... Тимергали әйләнеп керә. Тимергали (Гыйззуллага). Ул башкисәрнең, урмандагы дизер- тирлардан шайка җыеп, мондагыларны коткарырга килүе мөмкин. Монда каравылны көчәйтергә кирәк. К ә л и. Чынлап та. Г ыйззулл а. Дөрес. (Читкә карап кычкырып). Әхкәм! Ваше бла- гаруди! (Сәхнәдән чыга.) 77 Тимер гал и. Кара аны, уяу бул, Кэли күрше, алай-болай биредә күренсә, ычкындырмагыз! Әллә кая китә алмас. Беләм мин аның кайда йөргәнен... (Чыгып китә,) Кәли (ялгыз, үз алдына). Ходай күрсәтмәсен! Менә сиңа Тимер- гали! Менә сиңа күрше! Берни белми шуны яхшы кешегә санап йөргәнмен бит! Юан Сәгыйдулладан бер дә калышырлык түгел икән. Торганы зебир икән! Үз баласына каршы бит! Ходай күрсәтмәсен... Гыйззулла командасы астында кораллы ике солдат һәм берничә фетнәче кереп килгәне күренә. 77 э р д ә. УНЫНЧЫ КАРТИНА Авыл советы эче. Каршыда өстәл. Стенада Ленин рәсеме. Өстәл янында чека вәкиле, хәрби киемдә. Аның каршында Ч а м а й. Ч е к а вәкиле. Сезнеңчә, Таһир Галиевие кем үтергән? Чама й. Өзеп кенә әйтү кыен. Урманда очраган берәүнең сүзенә караганда, аны кызыл партизаннар аскан булырга тиеш. Чека вәкиле. Ни өчен? Чама й. Анысын әйтә алмыйм. Ул’ егет болай үзе, яшь булса да, бик большевик йөрәкле кебек иде. Әмма бер кеше -исән калмаганда, Юан Сәгыйдулла келәтеннән ничек алай җиңел генә качып котыла алды — белмим. Төшенмим. Чека вәкиле. Ә сез үзегез ничек исән калдыгыз? Чама й. Бәхет тә булган күрәсең. Хәйләкәрлегемнең дә файдасы тиде. Болай булды: икенче төнне таң вакытында үлми калганнарның барысын да Кара Култыктагы кызыл яр буена алып чыгып аттылар. Мин дә шул атылучылар арасында идем. Бәхеткә каршы, пуля минем җиңемне генә тишеп үткән. Башкалар белән бергә яр астына тәгәрәп төштем дә үлгән булып яттым. Атучылар киткәч, әкрен генә шуышып, Камага төштем дә су буйлап... Аннары Каманың теге ягына... Шулай итеп, урманда качып йөрдем. Чека вәкиле. Партизаннар бел’эн булмадыгызмы? Чама й. Таба алмадым. Кызыллар килү белән, менә үзебезнең Ике Имәнгә кайттым. Кайтсам, теге вакытта дружинникларны кыйнап йөргән байлар, кулаклар бары да качкан. Әнә Тимергали Галиев белән Кәли Хәсәнев кенә качып өлгермәгәннәр. Кәлн дигәне мылтык тотып, ахран булып торды. Тимергали, кулына күсәк тотып, Юан Сәгыйдуллалар белән бергәләп, большевикларны, дружинникларны кыйнап йөрде. Контрреволюцион сүзләр кычкырды. Чека вәкиле. Сезне кыйнадымы? Ч а м а й. Кемнәр генә кыйнамады мине анда! Бары да кыйнады. Тимергали дә кыйнады, хәзер үк асып үтерелергә тиешле кеше ул. Барып чыккан контр. Чека вәкиле. Ярый. Утырып торыгыз. (Ишеккә карап.) Кәли Хәсәневне алып керегез. Бик мескен кыяфәттә Кәлн керә, ике адым чамасы килеп җитмичә, өстәл каршына туктала. Аның артыннан кергән мылтыклы солдат бер читкә баса. Чека вәкиле. Сез моннан бер ай элек булган кулак фетнәсендә катнашуда гаепләнәсез. Шул гаебегезне таныйсызмы? Кәли. Ходай күрсәтмәсен. Бер дә катнашырга теләмәдем. Көчләп кулыма мылтык тоттырып, бәлшәвикләр ябылган келәт ишеге төбенә утыртып куйдылар. Ныклабрак карышырга чама бар иде, бәлшәвикләр вакытында советтә дежур торганымны китереп чыгардылар. Шунда ук 78 үземне имгәтеп, ябып куярга торалар. Ходай күрсәтмәсен. Көчләп куш- масалар, бер дә генә андый эшләргә тыгылырга исәбем юк иде. Влач тирәсендә минем ни эшем бар. Миңа җир сөрергә булсын әнә. Бер дә генә үзем теләп кулыма мылтык аласым килеп тормый. Көчләп кушалар икән инде, буйсынмыйча хәлең юк. Җан газиз бит, ходай күрсәтмәсен. Чека вәкиле. Әгәр сиңа шунда большевикларны атарга кушсалар? Кәли. Ходай күрсәтмәсен, йөрәгең ярылып үләр. Чека вәкиле. Димәк, үзеңне гаепле санамыйсың? Кәли. Гаепләсәгез дә берни кылып булмый шул. Нихәл итим. Бәхетсезгә калган баш күрәсең. Сез көчләп кушасыз икән, сезгә хезмәт итәм. Бер дә үләсе я өтермәнгә кереп утырасы килми, ходай күрсәтмәсен. Чека вәкиле. Тпмергали Галиев турында ни әйтә аласыз? Анын дружинникларны кыйнауда катнашуын күрдегезме? Кәли. Күргәнне күрмәдем дип әйтә алмыйм, иптәш, ходай күрсәтмәсен! Мәгәр шунысын әйтим, Тпмергали күршене мин гомер буена бик әйбәт кеше дип йөрдем. Ә менә шул ходай каргаган көнне аның зебир- леген күреп исем китте. Үз малаен, Таһирны әйтәм, яшь кенә малай, мескен, дружин булып йөргән өчен урам уртасында акыртып кисте. Битен-башын канга туздырып бетерде. Ходай күрсәтмәсен, күргәнне күрмәдем дип әйтер хәлем юк. Өстәвенә тагын, минем ачык авызлык аркасында малае качып киткәч, Юан Сәгыйдуллаларга юл күрсәтеп, малаен тотып бирергә үзе эзләшеп йөрде. Чека вәкиле. Үз малаеннан башкаларны кыйнауда катнаштымы? Кәли. Анысын күрмәдем. Ч а м а й. Как күрмәдең? Ә мине? Кәли. Күрмәдем. Чама й. Үзең кулак ялчысы булганга ялганлыйсың, күрдең! Кәли. Күрмәгәнне күрдем дияр хәлем юк, ходай күрсәтмәсен. Чама й. Диярсең! Юан Сәгыйдулла урынына үзеңне асып... Чека вәкиле (аны туктатып). Җитте. Нәтиҗәне үзебез ясарбыз. (Мылтыклы солдатка). Алып чыгып торыгыз. Тпмергали Галиев керсен. Солдат Кэлине алып чыга. Ч а м а й. Кулак ялчылары белән төчеләнеп тору нигә кирәк! Чека вәкиле Сабыр итегез. Тимерга ли керә. Өстәл каршына килеп туктала. Солдат бер читкә баса. Чека вәкиле. Тимергали Галиев, сез үзегезнең нәрсәдә гаепләнүегезне беләсезме? Тимергали. Беләм. Чека вәкиле. Димәк, үзегезнең кулак фетнәсендә катнашуыгызны, үз кулыгыз белән дружинникларны, совет хезмәткәрләрен кыйнавыгызны яшермисез һәм үзегезне шул зур җинаятьне эшләүдә гаепле дип табасыз? Т им ерт ал и. Мине большевик улым — кызыл кавалерист Таһир Галиев үзе хөкем итсен! Чека вәкиле. Биргән адресыгыз буенча улыгыз турында хәбәр ителде. Әгәр дә ул чынлап та исән булса, җибәрерләр, килер. Ләкин аның исән булуы икеле. Т и мер гали. Ул исән, аның үлүе турындагы ялган хәоәрне менә бу бәндә уйлап чыгарган булырга тиеш. Ч а м а й. Мин чыгарган хәбәр түгел... 79 Чека вәкиле. Сабыр итегез. Ләкин без, тереме-үлеме икәнлеге билгеле булмаган кешене көтеп, эшне туктатмыйбыз. Мәсьәләне ачыклый торабыз. Галиев, туры куелган сорауга туры җавап бирегез. Тимергали (башы, белән Чамайга ымлап). Минем бу кеше алдында җавап бирәсем килми. Чама й. Чамай ялганыңны тотар дип куркасыңмы? (Чека вәкиленә.) Минемчә, аның белән сөйләшеп торасы да юк. Аның большевикларны күсәк белән кыйнап йөрүен бөтен авыл күрде. Советка каршы контр сүзләр сөйләвен бөтен авыл ишетте! Кызыл байракны... Чека зәкиле (аны туктатып). Сабыр итегез. Чыгып торыгыз! Чамай (янаулы тонда). Хараша! (Чыга.) Чека вәкиле (аңа игътибар итмичә, Тимергалигә туры карап). Ягез! Тимергали. Шундый зур җинаять эшләүдә үземне гаепле санасам, мин Юан Сәгыйдуллалар белән бергә качкан булыр идем. Чека вәкиле. Качып өлгерә алмаган булуыгыз бар. Үзегезне ничек аклый аласыз? Тимергали. Мин үз улымнан башка берәүгә дә кагылмадым. Чека вәкиле. Ә үз улыгызны? Тимергали. Кыйнадым. Чека в ә к и л е. Ә сез улыгызның дружинник икәнен белдегезме? Аның Совет власте өчен көрәшүче халык улы икәнен аңладыгызмы? Тимергали. БелдехМ. Бик яхшы аңладым. Шуңа күрә мин аны үзем кыйнадым. Кулаклар кулына бирмәдем. Шуңа күрә ул имгәнми калды. Чека вәкиле (бераз уйланып торып). Димәк, башкалардан суктырмас өчен, юри үзегез кыйнаган булып кыйландыгыз? Т и м е р г а л и.Шулай булып чыга. Мәгәр Юан Сәгыйдуллаларны ышандырыр өчен, малайны жәлләп торырга туры килмәде... Хәтта бөтен кешегә ишеттереп, контр сүзләр әйтергә дә туры килде... Чека вәкиле. Ә без моңа ышанмасак? Сез моны үзегезне коткару өчен хәзер генә уйлап чыгардыгыз дисәк? Тимергали. Шуның өчен әйтәм: улым мине үзе хөкем итсен. Чека вәкиле. Улыгыз чынлап та исән булмаса? Тимергали. Аның теге вакытта, кулаклар кыйнаган барлык иптәшләре • имгәнеп, үлеп беткәндә, исән-сау калып, үз аягы белән чыгып качуы үзе генә дә минем сүзләремнең дөреслеген күрсәтмимени? Чека вәкиле. Ул вакытта исән калучы бер ул гына түгел, әнә Чамай да бар. Т и м е р г а л и. Әнә ул кешенең исән калуы минем өчен гаҗәп. Чека вәкиле. Димәк, улыгызның теге вакытта исән калган булуы гына җитми. Улыгыз үзе кайтып расламаса, әйткән сүзегезне ничек исбат итәрсез? Тимергали. Аңардан башка да бер шаһитым бар. Чека вәкиле. Кем? Тимергали. Юан Сәгыйдулла кызы. Бибисара Сәгыйдуллина. Чека вәкиле. Аны аталары белән качкан диләр. Ялт итеп Бибисара килеп керә. Бибисара. Мин беркая да китмәдем. Чека вәкиле. Бибисара Сәгыйдуллинамы? Бибисара. Әйе. Әнә Тимергали абзый өендә яшеренеп калдым. Чека вәкиле. Рәхим итегез, утырыгыз. Б и о и с а р а. Рәхмәт, басып та торырмын. Чека вәкиле. Әйтегез әле, Тимергали Галиевңең үз улын кыйнавы, улы качкач, ни өчен аны бик тырышып эзләве турында сез ни беләсез? 80 Бибисара. Таһир әтисе аркасында имгәнми калды, әтисе белән мин аңа таш келәттән качып, үлемнән котылырга булыштык. Чека вәкиле. Ләкин бит сез аңа ярдәм итәргә түгел, аңардан үч алырга теләгәнсез. Бибисара. Шулай дип хәйләләдем. Бу турыда мин әнә Тимергали абзый белән киңәштем. Әнә Тимергали абзый үзе әйтер. Чека вәкиле. Бүтән шаһитыгыз бармы? Бибисара. Таһир үзе әйтер. Чека вәкиле. Әгәр Таһир исән булмаса? Бибисара (куркынып). Аның турында берәр күңелсез хәбәр бармы әллә? Чека вәкиле. Юк, белеп әйтмим. Әгәр расларга үзе булмаса, сүзегезне ничек исбат итәрсез. Башка шаһитыгыз бармы? Бибисара. Әнә тагын Чамай белә. Чека вәкиле. Чамайдан сорап карыйк. (Кызылармеецка), Чакырыгыз үзен. (Кызылармеец китә.) Чамай дигәннән, ул ничек исән калган икән, әйтә алмыйсызмы? Бибисара. Әйтә алмыйм. Чама й керә. Чамай (Бибисараны күреп). Әһә! Бу тәти туташ эләктеме. (Мыскыллап.) Нихәл, назлы Бибисара туташ? Чека вәкиле. Җитди булыгыз, Чамай иптәш. Сез Бибисара Сәгыйдуллинаның большевиклар ябылган таш келәткә ничек керүе турында ни беләсез? Ч ам ай. Аны мин генә түгел, бөтен кеше белә. Таһир аны кыз чагында мыскыл итеп ташлаган булган. Бибисара. Ялган. Алай түгел. Чека вәкиле. Сабыр. Чамай (Бибисараның сүзенә игътибар итмичә). Шуның өчен бу кыз аңардан үч алырга дип, безнең янга кергән иде. Ләкин егет хәйләкәррәк булып чыкты: кулын чишеп яткан булган <икәи, үзеннән үч алырга килгән кызны сугып екты да, күлмәген салдырып алып, үзе кыз сурәтендә чыгып китте. Бибисара (гаҗәпләнеп, ачуланып). Бу бит ялган, Чамай! Мин бит шунда барыгызга да әйттем. Син миннән үч аласың. Чама й. Алайса әнә Кәли Хәсәневтәи сорап карагыз: бу кыз арес- товниклар янына ни өчен керде икән. Бибисара. Мин Кәли абыйга дөресен әйтмәдем. Чамай (уйланып). Дөресе ничек иде соң? Бибисара. Мин анда Таһирны коткарыр өчен кердем. Чама й (бик озак уйланып торганнан соң, үз маңгаена үзе сугып). Әһә, аңлашылды. Әйе, әйе, менә хәзер аңладым. Әйе, бу кыз Таһирның колагына нидер пышылдап өлгергәнен күрдем. Ул чагында аңламаган идем. Күзләремә ышанмаган идем. Чека вәкиле. Сәгыйдуллина, сез ул вакытта Таһир Галиевнең колагына ни булса да әйттегезме? Бибисара. Әйттем. Чама й. Картина ачык. Бибисара. Мин аның колагына пышылдап, кайсы якка таба качарга кирәген әйттем. Ә Тимергали абзый, аны үзе дә эзләшкән булып, фетнәчеләрне икенче якка алып китте. Чамай (мыскыллы көлеп). Хәзер инде ничек дип ялганларга да була. Димәк, Таһирны кулаклар коткарып алып калган. Әйе. Аклар шпионы булыр өчен, аны юри шулай качырдылар... Менә ни өчен аны партизаннар тотып аскан... Бибисара (куркынып). Ни сөйлисез сез?.. Чека вәкиле. Дәлилегез? Ч амай (кызып, чека вәкиленә). Ә аларның дәлиле? Хәтта аклар шпионы Таһир үзе терелеп килсә дә дәлил була аламы? Әгәр ул чынлап та тере булып чыкса, хәзер мин аны үз кулым белән атып үтерәчәкмен! Кемгә ышанасыз сез, ә? Аклар ялчысы, большевик канын эчүче Тимергалигә ышанасызмы. Совет җирендә шпион булып калган кулак кызы юха җылан Бибисарагамы? Әллә революция өчен елгалап канын койган дружинник Чамайгамы? Юк, брат, син үзең кайсы тирәдән чыккан кош икән әле. Бик китапча сөйләргә оста күренәсең, мулла малае түгелме! Карарбыз... (Янап чыгып китә.) Чека вәкиле (тыныч). Карарбыз. Пәрдә артында атлар чабып килгән тавыш ишетелә. Бары да колак салалар. Пәрдә. УНБЕРЕНЧЕ КАРТИНА (Финал ) Авыл уртасындагы мәйдан. Сентябрьның матур аяз көннәреннән берсе. Каршыда авыл советы йорты. Ике кеше ишек өстеиә «Ике Имән авыл советы» дигән вывесканы урнаштыралар. Сәхнәдән тышта ерактай җырлап кавалерия килгәне ишетелә, җыр якыная, көчәя бара. Җ ы р: Питер, Казан, Москва ла Урамнары таш кына, шул, Атланыйк атка. Атланыйк атка, Юл бирмик ятка Башлар сау чакта. Кызыл гаскәр, көчле гаскәр, Алга таба ашкына шул, Җибәр атыңны. ' Ж,ибәр атыңны, Үлән ашасын, Совет яшәсен!.. Сәхнәдә шатлыклы шау-шу күтәрелә. Бала-чага, хатын-кыз һәм төрле яшьтәге ир-аг белән аралашын, кызылармеецлар керә. Беренче планда Т а 11 и р. Ул кызыл кавалерист киемендә. Аркасында винтовка, кулында камчы. Таһир. Әти кайда? Г а в ы ш л а р: — Монда. — Таһир! Таһир кайтты! — Тимергали! — Тимергали абзый!.. Авыл советы ишегеннән чека вәкиле чыга. Чека в ә к и л’е. Сез Таһир Галиев иптәшме? Таһир. Кызыл кавалерист Таһир Галиев! Чека вәкиле (ишектән эчкә карап). Чыгарыгыз! Ишектән Т и м е р г а л и чыга. Янында мылтыклы сакчы. Т а һ и р. Әти! Т п м е р г а л и. Улым! Бер-берсенә ташланып, кочаклашалар, Тимергали елый. 6. .с. ә.- № 7. 81 82 Г a li и р. Елама, әти! Еларга урын юк хәзер. Т и м е р г а л и. И улым, улым... Т а һ и р (сакчыга игътибар итеп). Ничек, әллә син сак астындамы? Г и м е р г а л и (чека вәкиленә ишарәләп һәм хәйләле елмаеп). Әнә, ышанмыйлар. Таһир. Ничек? Әллә безнең комиссарның хатын алмадың? 1 им е р г а л и. Алдым. Тик мин аны күрсәтергә ашыкмадым. Менә ул. (Куеныннан язу чыгарып, чека вәкиленә бирә.) Т а һ и р. Ник моңарчы күрсәтмәдең? 1 имергали. Үзеңне күрәсем килде. Хатыңны күрсәтсәм, үзеңне кайтармыйча ук акларлар дип курыктым. Т а Һ и р. Рәхмәт әти. Үзең кыйнап алып калмаган булсаң, бетерәләр иде. (Тагын кочаклаталар.) Сәхнәгә йөгерә-атлый М а з л у м а керә. Мазлума. Кайда?.. Кайда минем улым? Кайда ул минем арыс- ланкиегем?.. (Таһир белән Тимергали кочаклашып торганны күреп.) Таһир! (Аларга ташлана, елый.) Чека вәкиле үзенә бирелгән язуны укып чыккач, сакчыга Ти мер га лине иректә каллырырга ымлый. Сакчы сиздермичә генә бина эченә керә К ә л и, сакчы киткәч аптырап, тирә-ягына карана. Аннары чека вәкиленә карап үзенә-үзе төртеп күрсәтә. Чека вәкиле ана елмая. К ә л и, азатлык хис итеп, башын күтәрә төшә, гәүдәсен турайта. Т аһ ир (әти-әнисе белән күрешеп бетеп, як-ягына карана). Бибисара ни хәлдә икән. Бибисара?! Кәли (аны ишетеп, куштанланып ишеккә бара). Бибисара! Тиз бул! Сине сорыйлар. Бибисара (ишектән чыга). Таһир! Т а һ и р. Бибисара!.. Алар бер-берсенә каршы киләләр. Кочаклашырга омтылалар да, халыктан уңайсызланып, тыелып калалар. Кәли (бу хәлгә эче пошып). Җәмәгать, яшьләргә күрешергә ирек бирегез әй. Сәхнәдәгеләр көлешәләр. Ләкин Таһир белән Бибисарадан күзләрен алмыйлар. Кәли (кинәт бер як читкә, күк йөзенә күрсәтеп). Җараплан! Барысы да күккә карыйлар. Тавышлар: — Кайда? — Бер ни күренми. Кәли (Таһирның кабыргасына төртеп алып). Авызыңны ачып торма. (Күккә карап, төртеп күрсәтә.) Әнә ич, әнә, бик еракта, ә-әнә! Инә карагы кебек кенә күренә, ә-әнә!.. Барысы да күккә карыйлар. Таһир белән Бибисара үбешәләр. Кәли аларга карап- карап ала. Шаян чырай белән аларга «Дәвам итегез!» дип ымлый. Үзе һаман халыкны күккә каратып тота. Шул вакыт почмак артыннан Чама й килеп чыга. Ул, Таһирның Бибисараны үбеп торуын күреп, револьвер чыгара. Чамай (үз алдына). Юк, мин барда сии дөнья йөзендә йөрергә тиеш түгел (револьверын төзи). Аны Кәли күреп алып кинәт җитдиләнеп китә һәм капыл ташланып Чамайнып беләгенә суга. Кәли (каты кычкырып). Пастуй! (Чамай кулыннан төшеп киткән наганны алып, чека вәкиленә бирә.) Ходай күрсәтмәсен! Ул арада сакчы килеп җитә. Чамайныц кулларын күтәртә. Бары ла Чамайга карыйлар. Таһир (Чамайны күреп). Әһә! Менә кайда икән ул! (Аның күкрәгендәге кызыл тасманы өзеп ала.) Әйт, сатлык җан, партизаннар арасында шымчылык итеп, ничә яхшы кешенең башына җиттең? Чама й. Ә сез? Барыбер алдап котыла алмассыз. Әйтсен хәзер атаң: совет түбәсендә торган кызыл байракта ни үче булган? Кызыл байракны алып ыргытучы, аны аяк астына салып таптаучы Тимсргали •булдымы? Совет влачын ул бәреп төшердеме? Тимерга ли (кырыс, җитди). Мин аны бакча эченә яшереп, аяк астына салып таптаудан саклап калдым. (Куеныннан байрак чыгара ) Менә ул!.. Әнә аның сабы, китерегез. Берәү бакча эченнән байрак сабы алып килә. Ти мер гал и. Хәзер... беркетәбез аны... (Байрак сабын алып сәхнәдән чыга.) Таһир (авыл советы баскычына күтәрелә һәм дәртләнеп, ялкынланып). Иптәшләр! Иптәш Ленин бик дөрес әйтә: хәзергесе көндә безнең фронтта, димәк-значыт, менә шушы Кама, Идел буйларында бөтен революциянең язмышы хәл кылына. Безнең Армиягә җибәргән телеграммасында иптәш Ленин үз кулы белән язган: Казан тирәсенә килгән чехларны, акларны, дигән, шулай ук аларга булышучы канечкеч кулакларны башкаларга гыйбрәт булырлык рәхимсезлек белән кыйнарга кирәк, дигән. И безнекеләр иптәш Ленин әйткәнчә сугышты! Димәк-значыт, үзегез беләсез, Казанны чехлардан, аклардан и всяки бүтән эсер, милләтче хәшәрәтләреннән азат иттек. Менә хәзер Кама буйлап та, Идел буйлап та, арт сабакларын укытып, дошманны сөреп барабыз. Иптәш Ленин безне котлап телеграм җибәрде. Үз колакларым белән ишеттем. Иптәш Ленин бик дөрес әйтә: без биргән зур корбаннар Советлар республикасын коткарып калды. Ә Рәчәйдәге, и шулай ук бөтен дөнья буржуйларын җиңү өчен Кызыл Армия сафлавын ныгытырга кирәк! Димәк-значыт, безнең кебек игенчеләр үзләренең эш белән сөялләнгән көчле кулларына кызыл мылтыклар алырга, димәк-значыт!.. Кәли (бик нык бирелеп тыңлап торган җиреннән артык тәэсирләнеп китә һәм Таһирның сөйләп бетергәнен дә көтмичә, аны бүлдереп, кычкырып оуибәрә). Җәмәгать! Болай булгач, мин дә Кызыл Армиягә язылам... 1 а һ и р. Бик дөрес итәсең, Кәли абзый!.. Кәли. Кайчаннан бирле инде менә, бер якка да кушылмыйча, «ходай күрсәтмәсен» дип йөрим. Ә ул миңа күрсәтепме күрсәтә... Языгыз! Мылтык бирегез миңа! Ходай күрсәтмәсен!.. Т а һ и р. Дөрес, барыбызга да кызыл байрак астына тупланырга кирәк! Димәкзначыт, совет байрагы, коммунистлар байрагы, Ленин байрагы астына!.. Т и м е р г а л и (сабына беркетелгән кызыл байракны югары күтәреп керә). Менә ул! Безнең кулда! Аны хәзер берәү дә бәреп төшерә алмас! , Пәрдә