ҺИНДСТАН ҖИРЕНДӘ
Самолетыбыз зур-зур шәһәрләр, таулар, урманнар, без исемнәрен белмәгән вак-вак елгалар өстеннән очып үтә. Туган илебез инде ерак калды. Менә без Әфганстан күгендә. Аста — ялангач таулар, шул тауларның очлы түбәләре. Сирәк кенә ^елгалар, кечкенә-кечкенә үзәнлекләр күренеп кала. Әйе, бу ялангач таулар илендә көн итүе авырдыр. һиндстанны мин мәңге яшеллек иле, филләр, джунглилар иле дип уйлый идем. Бик үк алай түгел икән. Менә шактый вакыт инде без һиндсган өстеннән очабыз. Дәһлинең үзенә ж,иткәнче соргылт тау тезмәләреннән, калкулыклы түбәнлекләрдән башка һичнәрсә күренмәде. Менә без һиндстанның башкаласы Дәһли шәһәрендә. Безне совет илчелеге вәкилләре каршы алды. Без биредә укыту-тәрбия эшләрен өйрәнергә, аларны Советлар Союзындагы мәгариф системасы белән таныштырырга тиешбез. Безнең делегациягә Бөтенһиидстан укытучылар профсоюзы конференциясендә катнашу эше дә йөкләнгән иде. Дәһлидә бу конференциянең Мадхия-Прадеш штатының Җабалпур шәһәрендә булачагын әйттеләр. Без поезд белән һиндстанның көньягына— Җабалпурга юлга чыктык. Поездлар анда бездәге кебек үк тиз йөриләр, тик вагонна*ры гына бездәгедән шактый аерыла. Өченче класс вагоннарының, мәсәлән, һәр ике як перронга чыгу өчен өчәр ишеге бар. Вагон буйлап тар гына агач эскәмияләр куелган. Икенче класс вагоннары болардан аз гына яхшырак эшләнгән. Беренче класс вагоннары, тугыз кешелек купеларга бүленеп, һәр купедан перронга ишек ачыла. Янәшә купеларга керү юллары ясалмаган. Түшәмнән зур-зур вентиляторлар салынып тора. • ансыз мөмкин түгел, эссе. һәр тукталыш саен без перронга чыгарга ашыктык, һиндстанлылар нинди кешеләр икән, ничек киенәләр икән? Аларда вокзаллар нинди икән? Безнең әнә шуларны беләсебез килде. Аида перроннар да, вокзаллар да, кешеләр дә... — һәрнәрсә үзгәчә. Иң элек халыкның бик ярлы булуы күзгә ташлана. Ачтан интеккән, начар киемле һиндстанлылар 15—16° температураны да бик авыр кичерәләр. Вокзаллар хәерчеләр белән тулы. Поезд туктап, вагон ишекләре ачылырга да өлгерми, 8—12 яшьлек 6—7 малай ялварулы күзләре белән сиңа ташлана һәм гомердә сабын тимәгән кулларын сузып: «Сахиб, сахиб» \ ди. Менә шушы ач-ялангач, керләнеп, катып беткән, бер генә көн дә мәктәптә укымаган балаларны күргәч, йөрәкләр чымырдап китә. 1 Сахиб — әфәнде. С 108 Аллахабадта безгә икенче поездга — Бомбей поездына күчәргә кирәк иде. Поезд килгәнче шәһәрне карарга булдык. Безнең ише туристлар сирәк була торган Аллахабад шәһәре шактый зур һәм һинду динен тотучы кешеләр аны «изге шәһәр» диләр икән. Вокзалда безне күп санлы «такси»лар көтә иде. «Такси» дигәнең бездәге ян-якларына кара шакмаклар тезелгән «Победа», «Волга», «ЗИЛ» машиналары түгел, әлбәттә. Алар — ике көпчәкле велорикшалар, шундый ук ике көпчәкле арбаларга җигелгән кечкенә атлар һәм ишәкләр. Бераз булса да акча эшләп булмасмы дип, алар көннәр буе шулай пассажир көтәләр. Аллахабад урамында. Вокзал мәйданын чыгуга, ачык җирдә яшәүче кешеләр төркеменә очрыйсың: картлар, карчыклар, яшь балалар, һиндстаида меңнәрчә- кешеләр, бик күп гаиләләр менә шулай ачык һавада яши. Болар — йорт-җирсезләр, эшсезләр. Дөрес, коры вакытта кыш көне дә ачык һавада яшәргә мөмкин. Анда салкыннар булмый. Ә менә яңгырлар башлангач ничектер — белмим. Язмыш тарафыннан урамга ташланган бу гаиләләрдә бала тәрбияләү турында нинди сүз булырга мөмкин соң?! Аларның бөтен тормышлары менә шушында, аяк астында бит. Әнә бер читтәрәк, юл кырыенда чәч алучы үз хезмәте белән мәшгуль. Алдына чәч кырдыртучы чүгәләгән... Шәһәр урамнарында яшеллек. Агачларның ябалдашлары шундый зур, аларның күләгәләренә бөтен бер класс укучылары сыяр иде. Урамнар буйлап тоташтан кечкенә кибетләр тезелеп киткән. Аларда һиндстан һөнәрчеләре җитештергән барлык әйберләрне табарга була, һәр кибетнең ян-як стеналары такталар белән тышланган. Түрдә — арткы бүлмәгә керү өчен ишек, һөнәрченең гаиләсе әнә шул арткы бүлмәдә яши. Шунда алар ашарга хәзерлиләр, шунда ашый-эчәләр, шунда йоклыйлар, шунда һөнәр белән шөгыльләнәләр, ниһаять, шунда бала үстерәләр. Шәһәр урамында дуңгызлар һәм сыерлар очрый. Андагы вак, озын төкле дуңгызлар гаять ябыклар, ямьсезләр. Сыер — һиндстанда изге терлек булып санала, һинду динендәге кешеләр сыер ите ашамыйлар. 109 һиндстанлылар дүрт төрле дин тоталар: һиндуизм, буддизм, ислам һәм җайнизм. Мөселманнарның күбесе Пакистанда яши. Без булган Аллахабад шәһәрендә дә мөселманнар тора икән. Балаларны мәчет янындагы мәдрәсәдә укыталар. Шунда керергә булдык. Таш баскычлардай күтәрелеп ишек төбенә җитүгә, таш идәндә озын агач эскәмиянең ике ягына аяк бөкләп утырган балалар төркеменә очрыйсың. Кулларында дәфтәрдер, китаптыр күрмәссең. Болар дини мәктәпнең — мәдрәсәнең башлангыч класс укучылары. Гарәп теленнән хәбәрдарлыгы чамалы гына булган укытучы дәрес алып бара. Монда аларга дини китапларны укый алырлык дәрәҗәдә белем бирелә. Югарырак классларда инде коръән укытыла. Балаларына карап әти-әниләренең шактый ярлы булуларын, акчаны зур авырлык белән табуларын чамаларга була, һиндстаида без танышкан беренче укыту-тәрбия йорты менә шушы иде. Тиздән вокзалга әйләнеп кайттык. Анда Бомбей поезды көтә иде. Безнең купега һиндстанлы мистер Гһош та утырды. Аның белән һиндстан тормышы, Советлар Союзындагы тормыш, аларда тәрбия- укыту эшләре, безнең мәгариф системасы турында гапләшеп киттек. Профессиясе буенча инженер-электрик мистер Гһош һиндстаида эшләүче безнең совет белгечләрен бик мактап сөйләде. Әңгәмә, ничектер, үзеннән-үзе политика, тынычлык хәрәкәте, икенче бөтен дөнья сугышы нәтиҗәләре мәсьәләләренә кереп китте. — Германияне берничә кисәккә бүлгәләүләре белән килешә алмыйм. Нигә инде немецларның төп җирләрен Германиядән аерып Румыния, Венгрия дип йөртәләр икән, — ди мистер Гһош. — Юк, дус кеше, — мин әйтәм, — сез дөрес сөйләмисез. Венгрия белән Румыния — Германия түгел, — дим дә бездәге алтынчы класс мәктәп географиясе мәгълүматларын сөйләп китәм. — Безне тарихтан шулай өйрәттеләр, — ди ул. Кызык укытыла икән аларда тарих! — Без төрле климат шартларында яшибез. Сездә һава салкын, шуның өчен кешеләр дә эшчән, дәртле була. Бездә эссе — халык та сүлпән. Шуңа күрә дә ярлы, — диде мистер Гһош. Кызык фикер йөртә бу мистер. Аныңча, кешеләрнең ярлылыгы табигать шартларына бәйләнгән. Җәмгыять тормышын да илнең социаль строе, экономикасы түгел, климат билгели булып чыга, һиндстан халыкларының сүлпәнлеге, ииициативасызлыгы озак гасырлар буе үз буржуазиясенең, инглиз колонизаторларының изеп килүе нәтиҗәсе түгел икән, аныңча. Әйтерсең лә, халыкның дәртен колонизаторлар басып тормаган да, гасырлар буе аңа үзбаш яшәргә комачауламаган. Хәтта кешеләрнең холыклары да җәмгыятьнең социаль строена бәйләнгән бит. Кичен Җабалпурга килеп җиттек... Безне каршыларга укытучыларның Бөтенһиндстан профсоюз вәкилләре килгән иде. Җылы гына каршыладылар, муеннарыбызга хуш исле чәчәкләрдән үрелгән гирляндалар астылар — хөрмәт билгесе. Җылы кул алышулар, исәнлек-саулык сорашулардан соң безне тантаналы рәвештә «Пагода» исемле кунак йортына урнаштырдылар. һиндстаида менә бер төн кундык та инде. Иртән ашарга китерделәр. Хәзер ул ашамлыкларның исемнәрен онытканмын инде. Күбрәге яшелчә, җимеш ашлары иде, бугай. Өстәлдә зур стаканнар белән су куелган. «Көн дә әллә ни эссе түгел, нигә шундый зур стаканнар белән су?» дип аптыраган идек башта. Шактый юмарт борыч- ланган ашамлыклардай авыз иткәч, аңладык. Авыздагы «янгынны» басар өчен бу стаканнар гына җитми икән әле. Җимеш ашларына да борыч кушканнар иде, ахрысы. 110 Шәһәрдә велосипедлар бик «модада». Бу — хәзерге заман шәһәр транспортының булмавы белән аңлатыла. Трамвайлар берничә зур шәһәрдә генә йөри. Машиналар һиндстанда, гомумән, бик аз. Иң якын дуслары совет халкы ярдәме белән төзелә торган зур-зур заводлар, Бхилаи шикелле металлургия комбинатларына һиндстан халкы зур өмет баглый. Күптән түгел генә азатлык яулап алган бу илдә промышленность әле яңа туып кына килә. Әмма хәзерге көндә йөк ташу өчен үгезләрдән һәм кеше көченнән файдаланалар. Зур арбаларга егермешәр капчык өяләр дә, шул йөкне сигез-уи кеше унар, ә кайчак- та йөзәр километрларга сөйриләр. Хатын-кызлар бездәге кебек киенми. Аларның бөтен киеме — кыска җиңсез кофта белән сарн. Шул сари белән аякның табаннары гына калганчы төренәләр. Сарн дип атала торганы — озын тукыма кисәге инде. «Пагода»дан урамга чыгып йөри торгач, кибеп, мумия хәленә калган ^бер карчыкны очраттык. Безнең илдә андый хәлгә килгән кешеләрне беркайчан да күрмәссең. Аның тәнендә аз гына да мускул җепләре калмаган. Гомер буе ачлы-туклы яшәү һәм рәхимсез көньяк кояшы аны шундый коточкыч хәлгә җиткәнче киптергән. Сәгать унда конференциягә киттек. Конференция Педагогия колледжы янындагы зур чатыр астында җыйналган иде. Монда һнндстан- ның барлык ундүрт штатыннан 2000 делегат килгән. Җабалпур шәһәренең кыскача тарихын, бу шәһәрдә һәм Мадхия-Прадеш штатында мәгариф эшләренең торышы турында кереш сүз сөйләп, шәһәр башлыгы конференцияне ачып җибәрде. Аннан соң сүз алган А4адхия-Пра- деш губернаторы да нигездә шул ук мәсьәләләргә тукталды. Конференциянең председателе итеп Калькутта университетының ректоры профессор Сидһанта сайланды. Бөтенһиндстан укытучылар профсоюзының 34 конференциясе үзенең эшен башлап җибәрде. Беренче тәнәфестә үк без күп санлы укытучы-делегатларның тыгыз боҗрасы эчендә калдык. Советлар Союзындагы тормыш, бездәге укытучылар, аларның эш шартлары, безнең мәктәпләр, тагын әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр турында мең дә бер сорау ишеттек. Кичке утырышта безне президиумга сайладылар һәм рәсми рәвештә Бөтенһиндстан укытучылар профсоюзының 34 конференциясенә Советлар Союзы мәгариф эшчеләре делегациясе катнашуын хәбәр иттеләр. Делегатлар бу хәбәрне көчле алкышлар белән каршылады. Безнең делегация башлыгы РСФСР Педагогия Фәннәре академиясе профессоры Арсеньев котлау сүзе белән чыкты. Делегация члены үзбәк кызы Каюмова аның сүзен һинди теленә тәрҗемә итә барды. Совет кешесенең һинди телендә сөйли алуы делегатларга аеруча ошады. Дөрес, аны залда утыручыларның күп булса яртысы гына аңлагандыр. Чөнки барлык һиндстанлылар да һинди телен белми, һиндстанда 70 тән артык милләт яши. Шулардан 14 милләтнең теле зур телләрдән санала һәм, шактый киң таралып, аралашуда бик киң кулланыла. Бездә бөтенсоюзга уртак рус теле булган кебек, аларда андый бердәм тел юк. Дәүләт теле булып һинди һәм инглиз телләре исәпләнә. Хәзер дәүләт теле итеп һинди телен калдыру буенча зур эшләр башкарыла икән. Конференция исә тулысынча инглиз телендә барды. Кичен безне студентлар, колледж һәм мәктәп укучыларының үзешчән сәнгать концертына чакырдылар. Күзгә ташланган беренче нәрсә — б\ бик чуар киенгән кешеләр, һиндстанлылар, гомумән, чуар киенәләр, ачык төсләрне яраталар икән. Кайберләре зәңгәр, яшел, күк, кызыл төстәге сариларга төренгән, кайберәүләре — ярым ялангач. Менә сәхнәгә бию музыкасы ритмында ике бәләкәй кыз йөгереп чыкты. Аларның кулларында — чәчәк бәйләме. Бәйләмнәрнең берсен конференция председателе Сидһаптага, икенчесен безнең Арсеньевна кигезделәр. Зал гөрләп кул чапты. Концерт башланды. Программага төрле халыкларның биюләре, бик артта калган төньяк Бенгалиядә яшәүче халыкларның биюләре дә кертелгән иде. Концерт күңелле үтте. Тик һәрбер бию номерының бик озакка сузылуы гына ошап җитмәде, һиндстанлылар бик озак биергә яраталар, һәрбер бшо сәгать-сәгатъ ярымга сузыла. Ә бөтендөнья авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә һиндстан- ның атаклы биючесе Дамаянти Җоши тоташтан биш сәгать буе биеде. Шул ук кичне профсоюз президенты, парламент члены доктор Шарма безне ашка чакырды. Ул көнне безнең иптәшләр салкын сулы зур стаканнарны бихисап күп бушаттылар. Икенче көнне конференциянең «Мәгариф эшчеләре тынычлык өчен көрәштә» исемендә барган секция утырышында катнаштык. Анда без тынычлык өчен көрәштә халыклар дуслыгының әһәмияте, Советлар Союзындагы тынычлык хәрәкәте, совет укытучыларының тынычлык өчен көрәшүләре турында сөйләдек. Секция утырышы «Башка илләр белән элемтәне ныгыту, һипдетан укытучылары белән башка ил укытучыларының, бигрәк тә Советлар Союзы укытучылары арасында тыгыз бәйләнеш урнаштыру кирәк»,—дигән резолюция кабул итте. Бер монах хатын гына: — һипдетан ишекләрен чит ил коткысына ачу нигә кирәк. Мондый резолюция нигә? — дип чыкса да, күпчелек аны якламады. Икенче көнне делегация шәһәр читләрен карарга китте. Табигать чыннан да бик матур икән анда, һәр җирдә куаклар белән капланган кыя таулар, зур-зур гранит кантарлар. Әнә еракта шарлавык шаулый. «Мәрмәр кыялар» дип исем кушканнар һиндстанлылар бу шарлавыкка. Дөрес, анда мәрмәрнең эзе дә юк югын. Минем үземә шәһәрнең шушы матурлыкларын күрергә, алар белән хозурланырга язмаган икән. Делегациягә Советлар Союзында укыту- тәрбия эшләрен үзгәртеп кору, Совет власте елларында мәгариф эшенең үсеше турында доклад белән чыгарга мөмкинлек бирделәр, һәм мин, көн буе докладка хәзерләнеп, «Пагода»да утырдым. Инглиз телендә доклад язу җиңел эш түгел* икән. Докладта 40 ел эчендә Татарстанның үсеше, бездәге белем бирү системасы, укыту-тәрбия эшл*әрен үзгәртеп кору турында сөйләдем. Күп саннар китердем. Пакистанда, мәсәлән, 10 000 кешегә бер врач, бездә 600 кешегә бер врач; һиндстанда 35 балага бер укытучы, бездә 15 балага бер укытучы булуын әйттем. Билгеле, ярты сәгатьлек докладта күп нәрсә сөйләп булмады, ләкин монысына да канәгать булдылар шикелле, дөрес, «мең дә бер сорау»ны кабатладылар. Көннәрнең берендә Педагогия колледжы каршындагы мәктәптә булдык. Сүз дә юк, яхшы мәктәп. Тик ул* хосусый мәктәп. Җирле буржуазия, хәллерәк кешеләр үз балаларын начар мәктәпкә бирергә теләмиләр, әлбәттә. «Төп белем бирү» мәктәбе дип аталучы мәктәпләрнең берсе иде бу. Төп белем бирү һиндстан мәктәпләренә 1937 елларда ук кертелә башласа да, мондый типтагы мәктәпләр саны тик 1947 елдан соң гына күбәеп киткән. Бу мәктәпләрдә укыту Махатма Гандиның укытуны хезмәт белән кушу тәгълиматына нигезләнгән. Сүз дә юк, белем бирүне хезмәт белән бәйләү — бик яхшы. Ләкин һиндстанда бу мәсьәләне үзләренчә аңлыйлар һәм бик кызык тормышка ашыралар. Укытуны хезмәт белән бәйлибез дип. программаларга кул һөнәре дәресләре көчләп тутырыла. Шундый бер вакыйга истә калган. Аҗантаның таш тауларында IV—V гасырларда казылган атаклы гыйбадәтханәләрне карап, Аурангабад шәһәренә барышлый, Пхулмари исемле бер авылга, авыл мәктәбен күрергә дип, тукталырга булдык. Беренче күзгә ташланган нәр- 112 сә — ачык һавада утыручы беренче класс балалары. Укытучы тактага маратхи телендә сүзләр яза. Укучылар грифель такталарга шул сүзләрне күчерәләр. 1 Мәктәпләрдә кызлар һәм малайлар аерым укытыла. Парталар юк җирдә утыралар. Дүртенче класс балалары эрләү белән шөгыльләнәләр иде. — Нинди дәрес? — дип сорыйбыз. — Тарих. — Нинди тема? — Гандиның тәрҗемәи хәле (биографиясе). — G нигә балалар эрләү белән шөгыльләнә? — 1 апди тәгълиматын тормышка ашырабыз. Укытуны хезмәт белән бәйлибез, — ди укытучы. I анди һөнәрчелекне үстерергә, шулай итеп промышленностьны торгызырга һәм муллыкка ирешергә мөмкин дип уйлаган. Бу тәгълимат шактый төзәтүгә мохтаҗ, әлбәттә, һәм менә шушы тәгълимат мәк- тәпләргә^таратыла. Ганди эрләү белән шөгыльләнергә кирәк дигән. Мәктәп балалары эрләп карыйлар. «Гандиның нәрсә өйрәткәнен аңлау эчен», янәсе. Эрләү нәрсә икәнен аңлагач,, укытучы тәрҗемәи хәлне яңадан дәвам итә. Югары классларда да булдык. Кызлар искереп беткән станокларда тукыйлар,' андый станокларны бездә хәзер музейларда да табуы бик читен. Мәктәпләрнең күбесендә бердәм программа юк. Кем пичек тели, шулай укыта. Җиденче класслар, мәсәлән, бездәге дүртенче класс арифметикасын өйрәнәләр. Җабалпурда без педагогия колледжында да булдык, һиндстандагы мәгариф эшләре, укытучылар тормышы турында безгә анда менә нәрсәләр сөйләделәр. Башлангыч мәктәпләрдә класслар саиы һиндс- танның төрле штатларында төрлечә икән — 4 тән 6 га кадәр. Урта мәктәп дигәнендә 7—8 класслар укый. Шуннан 10—11 класслар китә. Хәзер бердәм бишьеллык башлангыч мәктәпләр төзү тормышка ашырыла. һиндстан мәктәпләрендә миллионнан артык укытучы эшли. Шу- ларның 56% бернинди махсус педагогик белем алмаган. Педагогия кадрлары хәзерләү шулай бара: 8 еллык гомуми белем мәктәпләре, шуннан соң педагогия колледжында икееллык курслар. Өч еллык практикадан соң тагын ике еллык курслар: Шуннан соң гына укытучы диплом ала. 2—3 ел эш стажы булмаган кешегә диплом бирелми. Яки болай: ун-уибер ел белем алгач, педагогия колледжына керәләр, анда тагын дүрт ел укырга кирәк. Ике елын бетергәч, диплом түгел, ә бары таныклык кына бирелә. Мәктәптә ике ел эшләгәч һәм колледжның соңгы ике курсын тәмамлагач, студентка бакалавр исеме бирелә. Башлангыч мәктәп укытучылары айга 20—30 рупий (1 рупий безнең акча белән 2 сум) алып эшли. Аена 20 рупий алып эшләүче укытучының тормышын күз алдына китерегез инде! һиндстанда миңа башка профессия кешеләре белән дә очрашырга туры килде. Бангалоо шәһәрендә шулай мебель мастерское эшчеләре белән сөйләштем. Алар бик матур йорт җиһазлары ясыйлар. Дөрес, барысы да кулдан эшләнә. Болар төрле яшьтәге эшчеләр иде: берсенә — 9 яшь. икенчесенә—12, өченчесенә — 48. һәр көн 9—10 сәгать эшләүче 9 яшьлек малай айга 3 рупий ала. Шул акчага ул тамагын туйдыра инде бичара. Ә бер кадак икмәк өчен — ярты рупий, ике кадак бәрәңге өчен — 6 аин (1 ру- пийда 16 анн) түләргә кирәк. Җабалпурда магистрлар хәзерли торган педагогия колледжы бар. Анда 54 укытучы эшлъ. Югары уку йорты укытучылары лекторларга, укытучыларга һәм профессорларга бүленеп йөртелә икән. Дәрес алып баручы кеше, фәнни дәрәҗәсе булмаса да, профессор дип йөртелә. Я. Fc. Ә.“№ 7. 113 1 ----------------------------------- Чит илләрдә, гомумән, югары мәктәптә укытучы һәрбер кешегә профессор исеме бирелә. Югары уку йорты укытучылары ничек яшиләр соц? Күпме хезмәт хакы алалар? Колледж профессоры айга 250 дән 450 рупийга кадәр, лектор 225 тән 350 рупийга кадәр хезмәт хакы ала. Товар бәяләренең югары булуларын искә алсак, бер дә күп түгел шул. 1957 елгы хисап буенча һпндстандагы бер миллион укытучының нибары 36 меңенә генә 101 дән 300 рупийга кадәр хезмәт хакы түләнгән. Калганнарына бик аз, әлбәттә. Бомбей шәһәрендә квартир өчен 100 рупий түлиләр, мәктәпкә бала укыткан өчен җиде-сигез, интернатта тәрбияләнсә 125 рупий түләргә кирәк булган илдә хезмәт хакы әнә шундый. Җабалпурдап безне шәһәр мэры үзе озатты. Озатырга бик күп кеше килгән иде. Советлар Союзы белән дуслык, аның ярдәме турында : бик күп җылы сүзләр әйтелде. Без Агра һәм Канпур шәһәрләре аша и Дәһлигә кайтырга чыктык. Вагон тәрәзәләре аша станцияләр, кресть- ■ яннарның ямаулы юрган шикелле басулары, төз, озын кәүсәле пальмалар, салам түбәле йортлар күренеп кала, йортларны күбрәк балчыктан яки камыштан салалар икән. Ерактарак җир эшкәртүче крестьяннар. Әнә әкрен генә кыймылдаучы үгезләр артыннан ябык тәнле, хәлсез, башына чалма ураган, ярым ялангач, кара тәнле җир сөрүче ■сөйрәлә. Арырак тагып шундый ук сукачылар... һиндстан җирләре буйлап 25 көн йөрдек — бер генә трактор да, бер генә комбайн да күрмәдек. Төн дә җитте. Ә поезд һаман бара да бара. Ә минем никтер йокы килми. Поезд туктаган араларда перронга чыгып керәм. Тукталышларның берсендә конференция буенча танышым Кашмир укытучысы Хәйдәрне очраттым. Ул да йоклый алмый, күрәсең. Шулай сөйләшеп йөри торгач, вокзал дигәннәренә кереп чыгарга булдык. Залга керәбез (әгәр баганалар өстенә утыртылган түбәсеннән башка бернәрсәсе дә булмаган корылманы зал дип атарга ярый икән). Аяк астында иске чүпрәкләргә төренгән кешеләр йоклый. Бу — өченче класс пассажирлары өчен көтеп тору бүлмәсе икән. Дивандыр, урындыктыр күрмәссең. Икенче класс пассажирлары залының стеналары бар, хәтта кереп-чыгып йөрү өчен ишекләр дә ясалган. Монысы, чыннан да, бераз көтү залына охшаган икән. Диваннар куелган, өстәлләр дә күренә. 6—7 кеше түгәрәкләнеп идәнгә утырганнар да бик бирелеп карта уйныйлар. Беренче класс залына үтәбез. Анысы — 5—6 кешелек җыйнак, пөхтә, бик матур бер бүлмә. Әйбәт кенә киенгән бер кеше креслога киерелеп утырган да ял итә, поезд көтә. Вокзалдагы шушы картина символик рәвештә бөтен һиндстан халкының тормышы турында сөйли кебек. Әйе, менә шундый ул чын һиндстан: 1 класста бер кеше, 2 класста алты-җиде, калганы — 400 миллион һиндстанлылар гадн хезмәт ияләре. Дәһлидә безне Мәгариф министрлыгы вәкилләре каршылады. Әле 1952 елда гына, Юнеско конференциясе уңае белән төзелгән «Ашока» (борынгы һиндстан патшаларыннан берсенең исеме) кунак йортына урнаштык. Бу — хәзерге заман стилендә салынган күп катлы, зур йорт. Йортның бөтен тәрәзәләре дә урамга карый, һәр номерның балконы бар. Ишек төбендә башына кызгылт-сары төстәге зур чалма, өстепә ялтыравыклы төймәле мундир кигән, бик зур гәүдәле швейцар тора. Бүлмәләр өчен тәүлегенә 100 дән 250 рупийга кадәр түләргә кирәк. Кыйммәтрәк, әлбәттә. Хәер, ашау хакы да шунда кушыла инде. һиндстан профессоры да үзенең айлык хезмәт хакына мондый отельда ике генә тәүлек тора ала. Башкаларын әйтеп тә торасы юк. 114 Дәһли — бай тарихлы, бик борынгы шәһәр. Бу шәһәрнең чит ил кешесе карарлык истәлекле урыннары күп. Анда архитектура сәнгатенең гаҗәеп матур үрнәкләре сакланган. Шәһәр үзе икегә бүленә (Иске Дәһли һәм Яна Дәһли). Яңа Дәһли 1911 еллар тирәсендә махсус рәвештә инглизләр өчен генә салынган. Англиянең һиндстандагы резиденциясе шунда булган. Чыннан да, резиденция диярлеге бар аның. Урамның ике ягы буйлап тоташ бакчалар сузыла, бакчалар эчендә бер генә катлы ялгызак йортлар (ике катлы йортлар бөтенләй юк диярлек) тезелеп киткән. Инглизләр^ менә шул йортларда торган. Күрәсез, әйбәт яшәгәннәр. Хәзер ул йортларда һиндстан хөкүмәтенең югары даирәләре һәм эре буржуазия вәкилләре тора. Дәһлидә 1 акр җир участогы өчен 200000 рупий түләргә кирәк. Үзеңә шәхси йорт салу өчен күп, бик күп акча кирәк. Яна Дәһлидә хезмәт ияләре яшәми. Шәһәрнең бу өлешенә алар хезмәтче буларак кына килә алалар. Таҗ-Махал мавзолее. Әйткәнебезчә, Дәһли — борынгы һәм урта гасыр истәлекләренә бай шәһәр. Менә Ганди мавзолее. Ул Гандины яндырган урынга салынган, һиндстанлылар мәетләрне яндыралар һәм көлен елгага ташлыйлар икән. Ганди гәүдәсенең көлен 28 тигез өлешкә (1948 елга кадәр 28 штат булган) бүлгәннәр, һәр штат үзенә тигән өлешне үз җирендәге суга ташлаган. Хәзер 14 штатта шул урыннарга мавзолейлар төзиләр. Без шундый мавзолейларның берсен карадык. Иске Дәһлидә без борынгы архитектура сәнгатенең тагын бер матур үрнәге—Кызыл форт (крепость) белән таныштык. Кызыл ташлардан салынган бу крепость һиндстандагы иң карт биналарның берсе. Әмма ул бик төзек, әйтерсең, кичә генә салынып беткән. XVIII гасырга кадәр (һиндстанны инглизләр яулап алганга кадәр) монда Бөек Мо- голлар династиясенең резиденциясе булган. 1857 елда инглиз хакимлегенә каршы баш күтәрүчеләрнең исән калган 30 меңе шушы крепостька чигенгән. Инглизләр аны көчле штурм белән генә ала алганнар. Шунда ук баш күтәрүчеләргә ачык суд ясалган. Шактый кешенең явызларча канын койганнар. .. _ Крепостьның эченә бик күп сарайлар салынган. Сарайларның берсендә — шаһның кабул итү бүлмәсе. Зур залның түрендә мәрмәр калкулык Мәрмәр калкулыкта бриллиантлар һәм якут ташлар белән бизәлгән тәхет торган дип сөйлиләр. Шунда император утырган. Фарсы 8» 115 лар (Иранлылар) Дәһлигә һөҗүм итеп, ул тәхетне Тәһранга алып киткән, дип сөйлиләр. Бу тәхет әле хәзер дә анда саклана икән. Тик бриллиантларын һәм якут ташларын гына америкалыларга һәм инглизләргә сатканнар, ди. Бер мәрмәр сарайның, эчке стеналарына матур хәрефләр белән фарсыча: «Бу дөньяда оҗмах булса, ул шушында, ул шушында!» дигән сүзләр язылган. Шунда ук энҗеле сарай һәм күз камаштырырлык ак мәрмәр ташлардан салынган падишаһ мәчете тора. Мәчет өчен кирәк булган мәрмәрләрне филләр белән Җайпурдаи китерткәннәр дип сөйлиләр. Шушы ук крепость эчендә мәрмәр балконлы тагын бер сарай бар. Падишаһлар шул балконга халык белән сөйләшергә чыга торган булган. Бу бал*кон җир өстеннән 35—40 метр биеклектә. Бик табигый, падишаһлар халык белән югарыдан сөйләшергә яратканнар. Алай кур- кынычсызрак ич! Кызыл форт каршында Җама-Масҗид мәчете. Ул дөньяның иң зур мәчетләреннән санала. Мәчет тирәсендә кечкенә кибетләр, Иске Дәһлинең күпчелек һөнәрчеләре шунда көн итәләр. Дәһлинең хәзерге заман сәнгать музеенда да булдык. Дөресен әйтергә кирәк, начар тәэсир калдыра ул музей. 1958 елда Брюссельдә бөтендөнья күргәзмәсендә миңа Көнбатыш художникларының рәсемнәрен карарга туры килгән иде. Көнбатыш сюрреалистлары һиндстан художникларына да шактый ук йогынты ясаганнар икән. Күп картиналарны музей эшчеләре үзләре дә аңламыйлар. «Нәрсә ясаганын художник, үзе генә аңлата ала», — диделәр безгә. Без һиндстанда булган көннәрдә анда әле Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачык иде. Брюссельдәге кебек үк, анда да Совет' павильоны каршында һәрвакыт озын чират сузылган иде. Америка һәм Кытай павильоннары да начар түгел. Күргәзмәдә һиндстанны ундүрт кечкенә павильон гәүдәләндерә. Аларны «Авыл индустриясе» павильоннары дип йөртәләр. Павильоннарда кулдан шырпы ясау ысуллары белән таныштыралар. Бу шырпылар фабрика шырпылары белән бер үк бәядә. Әмма һөнәрченең хезмәт хакы... Күп нәрсә кулдан эшләнә анда. Кәгазьне дә, чүлмәкне дә, бик борынгы заманнардагы кебек, кулдан гына ясыйлар. Дәһлидән 17 километр читтәрәк 12—14 йөзләрдә үк төзелгән корылмаларның калдыклары сакланган. Сары, ак, кызыл төсләрдәге ташлардан салынган атаклы Кутб- Минар манарасының да тарихы гасырлар белән исәпләнә. Манараның тышкы стеналарына һәрбере бер метрлы хәрефләр белән коръән аятьләре язылган. Архитектура сәнгатенең бу гүзәл үрнәген бер-бер артлы узган гасырлар гына искертә, җимерә алмаган. Манараның очына тарая-тарая баскыч күтәрелә. Берничә урында балконга чыгу юллары ясалган. Аска карарга теләгән һәр кеше бер кулы белән балконга тотынса, икенчесе белән манара стеналарына ябыша — куркыныч. Манара белән рәттән саф тимердән эшләнгән атаклы багана күтәрелә. Бу багана сигез гасыр буена тутыкмый, саф килеш тора икән. Урта гасыр осталарының зирәклеге һәм булдыклылыгы каршында эссе көньяк кояшы да, яңгырлар да көчсез калганнар. Багана һаман да үз төсен югалтмаган. һиндстанлыларда шундый йола яши икән. Кем дә кем, баганага аркасы белән басып, аиы коча алса, шул кеше гомер буена бәхетле була, имеш. Кем бәхетл*е булырга теләми: безнең делегация членнарының да сәгадәтле буласы килде, әлбәттә! Шул ук вакытта төп эшебезне дә — һиндстан мәктәпләрендә укыту- тәрбия эшләре белән танышу эшен дә, билгеле, онытмадык. Милли белем бирү институтында, фундаменталь белем институтында, һиндстан мәгариф министрлыгының башка учреждениеләрендә булдык. Институт 116 ларның берсендә безнең мәктәпл*әрдә кулланыла торган киноаппарат очраттык. Институт директоры безне иң элек шул аппарат янына чакырды. Бик кирәкле, бик яхшы аппарат; тик бик аз әле бездә мондыйлар, — диде ул. һиндстанга беренче тапкыр барган чагында Н. С. Хрущев чыгыш ясаган Парламент йортында да булдык. Анда безгә һиндстанлың бе« ренче кулъязма конституциясен күрсәттеләр. Гаҗәеп зурлыктагы бу китапның күп өлешенә бизәкләр төшерелгән. 10% чамасы өлешенә генә Конституция тексты язылган. Бу китапның сүзләрен язу өчен ике ел, ә бизәкләү өчен дүрт ел вакыт кирәк булган. Парламент китапханәсе киштәләрендә Н. К. Крупскаяныц В. И. Ленин турындагы инглиз телендә чыгарылган истәлекләрен, генерал де Голль мемуарларын, Ганди әсәрләрен очратырга була. һпндстан промышленность һәм экономик яктан бик артта калган ил. Дөрес, хәзерге вакытта милли индустрияне торгызу буенча зур эшләр башкарыла. Ләкин күпме сөйләсәләр дә социализмга бик ерак әле аларга. Социализм төзү өчен башка строй, башка система кирәк бит. Әгәр власть хезмәт ияләре кулына алынса, мәсьәлә уңай хәл ителер иде. Керала штатында, мәсәлән. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә кыска гына вакыт эчендә 6—11 яшьлек балаларның 98% ы мәктәпкә тартылган була. Ә бөтен һиндстан буенча 6—11 яшьлек балаларның 52%, И —14 яшьлек балаларның 17% һәм 14—17 яшьлекләрнең нибары 9% ы гына мәктәпкә йөри. һиндстан мәктәпләрендә укыту-тәрбия эшләре белән танышу эшен Дәһлидә дә дәвам иттек. Дәһлидә безне яхшы җиһазландырылган, зур бер хосусый мәктәпкә алып бардылар. Анда безне скаут һәм кадет формасына киенгән балалар каршылады. Мондый зур мәктәпләрдә 9—13 яшьлек балалар скаутлар оешмасына, ә 13—17 яшьтәгеләр милли кадет корпусларына беркетеләләр икән. Башлангыч классларда балалар кечкенә өстәлләр каршына аяк бөкләп идәндә утыралар. Алар уку әсбаплары белән дә тәэмин ителгәннәр. Укыту 1 класстан алып 11 класска кадәр инглиз телендә бара, Англиядә чыккан дәреслекләр файдаланыла. Түбән классларда 35 минутлык җиде дәрес бирелә. Үтелгән материалны ныгыту өчен төрле уеннардан бик киң файдаланалар. Мондый мәктәпләрдә бай балалары, хәлле кешеләрнең балалары гына укый ала, чөнки түләү хакы аена сигез-уи рупий. Хезмәт ияләре балалары өчен ачылган, дәүләт мәктәбе дип аталган мәктәпләрнең дә берничәсендә булдык. Бу мәктәпләрнең аерым бинасы юк. Дәресләр чатыр астында үткәрелә, һәр чатырда 12—14 бала утыра. 10 нчы класслар укый торган чатырларның берсендә булдык. 10 нчы класста укучылар безнең 6—7 класс балалары белгән күләмдә математика өйрәнәләр. Дөрес, бу мәктәпләрдә укыган өчен түләргә кирәкми. Ә белем аларда шактый сай бирелә. Көннәрнең берсендә делегацияне мәгариф министры доктор Шрима- ни кабул итте. Министр безне өченче бишьеллыкта һиндстан уку йортларының үсеш планы белән таныштырды, халык мәгарифе системасын яхшырту проблемаларына тукталды. Бездәге укыту эшләре, укытучыларның тормышкөнкүреш хәлләре белән кызыксынды. һиндстан вице-президенты доктор Радхакришнан янында да булдык. Радхакришнан безне үз йортында кабул итте. Бу очрашу барыбызда да җылы тәэсир калдырды. Аның белән сөйләшүе бик күңелле, ул вакыт-вакыт төрле мәзәк сүзләр әйтеп көлдереп тә ала. Гомумән, бу әңгәмә бик жанлы үтте. Радхакришнан философия буенча күп кенә хитапларның авторы да икән. Вицепрезидент һиндстанныц милли промышленностен, экономикасын үстерү өчен көн-төи эшләүче энтузиаст 117 ларның берсе. Безгә ул хәзерге вакытта чит илдә эшләүче специалистларын һиндстанга кайтару буенча күп төрле чаралар үткәрелүен сөйләде. Хәзерге көнне чит илдә 8000 ләп һиндстанлы укый икән, һинд- стан хөкүмәте укыган яшь белгечләр өчен дә нормаль тормыш шартлары тудыра алмый. Шуның өчен студентларның күбесе укуларын тәмамлагач чит илләрдә калырга мәҗбүр икән. Вице-президент ике мәртәбә Советлар Союзында булган, бездәге тормыш, безнең мәктәпләрдәге укыту-тәрбия эшләреннән шактый хәбәрдар. Ул Ташкентта һинди теле өйрәнелә торган бер мәктәптә булуын, үзен бик җылы каршылауларын сөйләде. Мин аңа безнең Казан, юлбашчыбыз В. И. Ленин укыган данлыклы университетыбыз, аның бай тарихы турында сөйләдем. Без анда вакытта, Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачылу уңае белән, Башкортстан АССРиың җыр һәм бию ансамбле дә килгән иде. Ансамбль үзенең бер концертын Дәһлидәге совет илчелеге клубында күрсәтте. Зал совет илчелеге вәкилләре, чит ил дипломатиясе вәкилләре, һиндстаи кешеләре белән шыгрым тулы иде. Башкортстан дуелдрыбыз- ның бу концерты зур уңыш белән үтте. Кызу башкорт биюләрен рус, украин, татар биюләре алмаштырды. Биюче Вәлитова татар биюе — «Әпипәяне башкарды. Тамашачылар артистканы көчле алкышлар белән бүләкләделәр. Әйе, чын сәнгать дөньяның барлык халыклары өчен дә аңлаешлы. Җаваһарлал Неруны беренче мәртәбә әлеге концертта очраттык. Икенче очрашу премьер-министрның кабул итү бүлмәсендә булды. Милли Конгресс партиясенең җитмеш яшьлек бу лидеры унбер ел буена инде һиндстанның премьер-министры вазифасын үти. Каюмова матур иллюстрацияләр белән һинди һәм урду телләрендә Ташкент нәшрияты чыгарган китапларны бүләк иткәч, ул бераз гына җанланып киткәнсы- ман булды. Мин ана Казан химиятехнология институтының беренче курс студенткасы Т. Фролованың хатын тапшырдым. 1955 елда Неру Казанга килгәч, Фролова (ул вакытта пионер гына иде әле) аңа чәчәкләр бәйләме бүләк иткән иде. Казандагы очрашу Иеруның хәтерендә сакланган. Үз шәһәрең булгач бераз мактанып та алдым шикелле. Перу фил тешеннән ясалган статуэтканы өстәленнән алып миңа бирде дә, «миңа хат язган Казан кызына истәлек булсын», — диде. һиндстанның башкаласында барлыгы алты көн булдык. Баштагы биш көн рәсми очрашуларда, мәктәпләр белән танышып һәм Дәһлинең истәлекле урыннарын карап үтте. Алтынчы көнне ял иттек. Шул ялдан файдаланып, Бөек Моголлар династиясенең башкаласы Агра шәһәренең архитектура корылмаларын карарга ниятләдек. Иртүк ике автомашина белән Дәһлидән 200 километр ераклыктагы Аграга юнәлдек. Нинди матур урыннар! Асфальтланган яхшы юл. Бу юл XIV гасырда ук төзелгән, диләр. Юлның ике ягы буйлап агачлар тезелгән. Аларның ябалдашлары бер-берсенә килеп тоташканнар да юлның буеннан-буена яшел яфраклардан торган табигый түбә ясаганнар. Шоферлар анда кызу йөрергә яраталар. Ләкин алар күпме генә ашыкмасыннар, без барып җиткәнче барыбер яктырды. Юлда яшелчә- җимеш тутырылган авыр кәрзиннәрен баш очларына күтәргән крестьяннар, зур кара һималай аюларын иярткән аючылар очрый. Бин авылына елан биетүчеләрне карарга тукталдык, һиндстанлылар, агулы еланнарның агу тешләрен суырып алалар да, аларны курайга охшашлы уен коралының сагышлы музыкасына биергә өйрәтәләр. Без килгәндә җитү сакаллы, карт кына бер кеше һәрберсе метр ярым буйлы күзлекле еланнарны биетеп маташа иде. Күреп ияләнмәгән булгангамы, бу тамаша безгә куркыныч тоелды. Инде әлеге еланнарның 118 берсе безнең якка оорылып чыжылдарга ук тотынгач, бу урыннан ераграк булуың хәерле дип, шактый чигендек. Менә мәйданга муенына ике метрлы питон баласы (зур питоннарның озынлыгы 25 метрга кадәр җитә) чорнаган икенче кеше чыкты. Ул да үз һөнәрен күрсәтте... Башта, Аграга кермичә генә, Фатах-Пур шәһәренә киттек. Бу шәһәрдә ^хәзер яшәмиләр. Аның элекке, борынгы исеме Сикри булган икән. Бабур падишаһ. Урта Азиядән килеп, әлеге шәһәрне басып алган һәм аңа Фатах-Пур исеме биргән. Аутб-Минар манарасы. Фатах-Пур —җиңелгән шәһәр дигән сүз. Бу шәһәрдә һәркемне таңга калдырырлык мәрмәр сарайлар, явыз дошман яуларыннан саклый алырлык нык крепостьлар булган. Ләкин безне мәрмәр сарайлар да, крепость калдыклары да түгел, ә үткән гасыр осталарының икенче бер корылмасы кызыксындырды. Бу падишаһ тәрбиячесе истәлегенә салынган мавзолей. Мавзолейның салыну тарихы болай диләр: Акбар падишаһның күп еллар буена баласы булмый. Шуннан ул үзенең укытучысына, бала җибәрүен сорап, дога кылырга кушкан. Укытучының тырышлыгы «бушка китмәгән». Менә шушы «изгелек» өчен, падишаһ шәех Сәлимгә мавзолей салдырткан. Стеналары ак мәрмәр челтәрләрдән эшләнгән бу мавзолейның эчендәге кабер кара ефәк тукыма белән капланган. Саркофагның өсте ташбака кабыгыннан. Челтәрле рәшәткәләрнең мәрмәр алкаларына кызыл җепләрдән күп санлы төеннәр төйнәлгән. «Ходай бала бирмәсә», дингә ышанучылар әле хәзер дә, шәех Сәлимгә килеп, «ярдәм» сорыйлар һәм әлеге кызыл төеннәр калдырып китәләр икән. Фатах-Пурдан соң Аграга килдек. Монда архитектура сәнгатенең 1аҗәп матур истәлекләре сакланган. Менә үткән заман архитектура сәнгатенең гүзәл үрнәге — Таҗ-Махал. Аны Шаһҗаһан яраткан хатыны Мумтаз өчен эшләткән. Бу мавзолейны салуда 20000 кеше 21 ел 119 буена эшләгән. Бу мавзолей 80 метр биеклектәге, искиткеч зур гөмбәзле, дүрт почмаклы корылма. Корылманың уртасында — челтәрле рәшәткәләрдән эшләнгән койма. Рәшәткәләре ак мәрмәр плиталардан ясалып, челтәрләрнең очлары матур итеп бизәкләнгән. Мин сүз остасы түгел. Күпме генә тырышсам да, бу корылманың бөтен матурлыгын барыбер аңлатып бетерә алмам. «Гади кешеләрнең үлмәс һәйкәле», дип атаган аны бер шагыйрь. Ак җайпур мәрмәренең иң яхшы сортларыннан салынган бу мавзолей турында һиндстан шагыйрьләре күп җырлар тудырганнар, җырларында аны «мәрмәрдән дастан» дигәннәр. Кайтышлый яңадан, бу юлы инде елан өйрәтүчеләр «кәмитен» карарга түгел, тамак ялгарга дип Бин авылына тукталдык. Чәйханәдә дүрт-биш кеше генә иде. Болар — юл читендә тукталган автомашиналарның шоферлары. Зур сәүдә компанияләре анда даими шофер тотмыйлар. Күп түләргә кирәк. Берәр җиргә барырга кирәк булдымы, шунда гына эшсез йөргән берәр шоферны яллый. Менә бу шоферлар да машиналарны Дәһлигә илтеп җиткерәләр дә расчет алалар, һәм күп көннәр, атналар, айлар тагын эш эзләп үтә... Бомбей аэродромында безне 36 градуслы эссе көньяк һавасы каршылады. Бомбей—Һиидстанның зур промышленность үзәге. Авыр промышленностьның 40 проценты шушы шәһәрдә тупланган, эре капиталистларның күбесе Бомбейда яши икән. Дүрт миллион халкы булган бу шәһәрнең үзәгендә бары байлар гына яши. Ярлы халык читтәрәк, шәһәрнең начаррак җирләрендә көн итә. Лларның салам түбәле камыш алачыклары матур сарайлардан шактый еракта. Бомбей уртасыннан ярым алка рәвешендә сузылган Марин-Драйв урамы үтә. Урамның бер ягында—диңгез, икенче ягы буйлап биш-алты катлы матур йортлар тезелгән. Балконнар... Төз пальма агачлары... Юкка гына бомбейлылар бу урамны «Энҗе муенса» дип атамыйлар икән шул. Без һинд океаны ярындагы «Таҗ-Махал» кунак йортына төштек. Бомбей һәм аның якын тирәләре тарихи истәлекле урыннарга бик бай. Икенче көнне Галапурия утравындагы тау куышы гыйбадәтханәләрен карарга бардык. Галапурия — кыя таулар белән капланган зур утрау. Яшеллек, кыргый маймыллар... Шушы кыялы тауларның берсенең эченә гыйбадәтханә чокып ясалган. Гыйбадәтханә эчендә — «изге су» бассейны. Суы бик чиста, саф. зәңгәр төстә. Утрауда ял итәргә чыккан халык бик күп. Ял өчен алар да күләгәле урыннарны яраталар икән. Сөйләшәләр, күңел ачалар, чәй эчәләр. Кайтышлый үзебезнең совет туристларын очраттык... Чит илдә ватандашларыңны очратудан да күңелле нәрсә бар микән?! Бомбейда без бер зур мәктәп белән таныштык, һиндстанда бай бала- чары укый торган башка күп мәктәпләр кебек үк, монысы да хосусый мәктәп. Укучыларга мин Казан пионерлары исеменнән 30 лап китап бүләк иттем. Алар арасында русча һәм татарча дәреслекләр, рус һәм татар язучыларының әдәби киташгары бар иде. Бүләкләр арасында иң кадерлесе Казан пионерлар сарае бүләге иде. Бу — Казан күренешләре альбомы. Пионерлар үзләре ясаган бу альбом 1955 елда Неруны каршылау фотосы белән ачыла. Бу мәктәп белән дусларча-элемтә урнаштырдык, мин аларга Казан мәктәпләренең адресларын бирдем. Бомбейдан соң Аурангабад, Аҗанта шәһәрләрендә булдык. Соңгысы үзенең җир асты сарайлары белән дан тота. Таш тауларны чокып ясалган мондый гыйбадәтханәләр 30 лап анда. Безнең эрага кадәр II чөзләрдә салына башлап, безнең эраның бишенче йөзләрендә генә гөзеп бетергәннәр аларны. Стеналарның берсендә шундый картина бар: тәхеттә патша утыра, аның уң ягында бик бай киенгән ике кеше — алар вәзирләр булсалар кирәк, сулъякта бер төркем чит ил кешеләре. Кыяфәтләре, кием-салымнары буенча греклар, фарсылар, римляннар һәм көнчыгыш халыклары вәкилләрен чамаларга була. Ажанта мәгарәләрендә һәр көнне 2000 гә якын кеше була икән. һиндстан белән танышуны дәвам итәбез. Без хәзер Майсор штатының Бангалор шәһәрендә. Биредә без хатын-кызлар мәктәбе белән таныштык. Монда да укыту-тәрбия эшләренең дәрәҗәсе әллә ни шакката рлык түгел. /— 8 классларда дәрес алып баручы 18 укытучының бары тик берсе педагогик белем алган. Югары класслардагы 16 укытучының б сы гына Педагогия колледжы тәмамлаган. Бер класста балаларга татарча китаплар тапшырдым. — Без русча да, татарча да белмибез. Шул телдә сөйләшкәнне ишетәсебез килә, —дип, минем татарча укып күрсәтүемне сорадылар. О инде безнең балалар исеменнән «кыш бабай» бүләк иткәч, алар шатлыктан ни эшләргә дә белмәделәр. Ул балалар карны тик кинода гына күрәләр ич! Бангалордан Майсорга — штатның элекке башкаласына, аннан— • урманга — джунглига киттек. Менә без куе бамбук үрентеләре арасыннан урман эченәрәк үтәбез. Берике километр үткәч бамбук урманы исемнәре безгә билгеле булмаган куе агачлы зур урман белән алмашына. Кыргый филләр дә күрсәтергә теләгәннәр иде, әмма безгә аларныц эзләрен генә карап канәгатьләнергә туры килде (дөрес, без филләрне күрдек, хәтта утырып йөрдек әле. Тик алар кыргый түгел иде). Мәш килеп агач башларында сугышып йөрүче маймылларны күп күрдек. Сәяхәтебезнең чираттагы пункты — яшеллеккә чумган Мадрас шәһәре. Янында гына һинд океаны. Үзе болай читтәнрәк караганда бик тыныч кебек. Әмма якынрак килсәң, зур-зур дулкыннарның ишелеп килеп комлы ярларга сугылуларын, аннары хәлсезләнеп океан өстенә чәчелүләрен ачык күрәсең. Дулкын сыртларында ияреп килгән су ярдан чигенергә дә өлгерми, ниндидер бик хәрәкәтчән бөҗәкләр, ком катлавын тишеп, өскә күтәреләләр һәм су чигенгән урыннарда ашыга-ашыга азык эзләү хәстәренә керешәләр. Ул арада океан икенче дулкыннарны ярга ташлый. һиндстанның иң карт университетларының берсе шушы шәһәрдә. Мадраста гомуми белем колледжы һәм башка мәктәпләр дә бар. Колледжда мин Фәүзия исемле Цейлон кызы белән таныштым. Анык адресын ерак Татарстандагы икенче бер Фәүзиягә бирергә вәгъдә иттем. Мадраста зур вагон төзү заводы бар. Анда 7500 эшче эшли. Аларның бер өлеше завод каршында оештырылган техник училище тәмамлаган икән. Ләкин эшчеләрнең күбесе укый-яза белми иде. һиндстанда укый-яза белүчеләрнең саны 26% кына, халыкның күбесе надан — колониализмның «җимешләре» бу. һиндстанда без Калькутта шәһәрендә дә булдык. Монда Пакистаннан килгән качаклар, йорт-җирсез кешеләр бик күп. Бу кешеләрнең бөтен тормышлары урамда, тротуарда үтә. Калькуттадан ерак түгел урында дөнья әдәбиятының иң зур язучыларыннан берсе Рабиндранат Тагор утары урнашкан. Рабиндранат Тагор оештырган Шантииикетан университеты белән дә таныштык. Университетта 800 студент укый. Укулар бина эчендә түгел, агач күләгәләрендә бара. Монда Р. Тагорның барлык язмалары, аның турында язылган хезмәтләр, истәлекләр сакланган китапханә бар. Бүлекләрнең берсе «Тагор әсәрләре чит телләрдә» дип исемләнгән. Мин Р. Т агорның татарчага тәрҗемәсе бармы икән дип кызыксындым. 120 — Кызганычка каршы, андый китап юк шул бездә, — диде директор — Тагор татар теленә 1918 елда ук тәрҗемә ителгән дигәч, директор Тагорны тәрҗемә итү 1911 елда гына башлана, диде. Миннән Тагор китапларының татарчага тәрҗемәсен җибәрүемне үтенделәр. Калькуттада зур милли китапханә бар. Аның фондларында бер миллион том китап саклана икән. Сүз уңаенда, миң Казан дәүләт университеты китапханәсендә өч миллионнан артык китап булуын әйттем. Калькутта китапханәсендә безнең эрага кадәр үк языла башлаган атаклы Кытай энциклопедиясен күрсәттеләр. Ул энциклопедия 40 мен томнан тора. Китапханәдә тагы ике көннән балалар бүлеге ачылачак икән. Мин китапханәгә татарча «Әлифба» бүләк итеп бирдем һәм аңа «Казан балаларыннан Калькутта шәһәре балаларына, дуслык билгесе итеп», дип язып куйдым. Безнең сәяхәт ахырга якынлаша иде. Кунакчыл бенгаллыларга рәхмәтләр әйтеп, без кабат Дәһлигә кайттык. 20 январь көнне К. Е. Ворошилов, Ф. Р. Козлов һәм Е. А. Фурцева иптәшләрне каршылауда катнаштык. Аларны Дәһли кешеләре бик җылы каршы алдылар, урамнар плакатлар, лозунглар, чәчәкләр белән бизәлгән иде. һиндстан — Совет дуслыгы көннән-көн ныгый. Тынычлык өчен көрәштә халыкларның ышанычы Советлар Союзына миллионнарның күңелләре үрелә. Кунакчыл* һипдстанда күргәннәрне барысын да сөйләп бетереп булмый, әлбәттә. Халыкның тормышы һичшиксез авыр, ләкин якты юлга чыгу, яңа тормыш төзү өмете һиндстан халкында юк түгел, бар дия әйтә алабыз. Шул хезмәтчел, тынычлык сөюче һиндстан кешеләренең совет халкына кайнар сәламнәрен, дуслык хисләрен алып кайттык. «Ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә, һинди-руси бхай-бхай!» дигән сүзләрен әле дә ишетеп торам шикелле.