Логотип Казан Утлары
Поэма

ФӘРДӘНӘ

Сезне, юллар, аяк эзе түгел, Йөрәк хисе салган бу җиргә. М. Җәлил. Юллар, тар сукмаклар белән Челтәрләнгән басу-кырыбыз. Юллар, юллар, сабый чактан ук Уйларымны тартып тордыгыз. Юлга чыксам, дөньям онытыла, Кайта алмыйм урап тиз генә. Очрадым мин айлы бер кичтә Яна төшкән чаңгы эзенә. Асфальт юлда торган машина... Кемдер төшеп баскан чаңгыга. Киткән, киткән тигез, пар эзләр Урсал дигән таулар ягына. Урсал тауда үсә чияләр, Куакларын киткән кар басып. Бер факел бар анда сүнмәгән, Җәен-кышын яна ул ярсып. Туктап торган монда чаңгычы, Скважина яны тапталган. Серле булып, тирән уелып, «Сәйран» сүзе калган ак карда. Мамык шәл бөркәнгән каеннар, Кечкенә өй тора аланда. Шунда кергән юлчы, чаңгысын Ак каенга сөяп куйган да. Өч тәрәзе карый өч якка, Салынган ул бина ак таштан. Аучы өе дияр идең дә, Телефоннар килеп тоташкан. 7 Нинди киек йөрсен, Кырларда Төннәрен дә була яп-якты. Факеллардан әллә куркамы, Читләп йөри бүре бу якны. Кемдер яши дисәң биредә, Шактый ерак шәһәр, авыллар. Төнге пост та түгел, почта да — Бер бина бар Урсал тавында. Якты янып тора утлары, Ә пәрдәдә... кемнең шәүләсе? Толымнарын артка чөйгәндә, Бер талпынды зифа гәүдәсе. Кем булыр ул? Урман кызымы? Яши микән монда күптәннән? Күзне алып серле тәрәздән, Бер чигенү ясыйк үткәнгә. 1 йомшак җилкәй — ефәк шикелле, Бер исә дә тора тукталып. Иртәсендә җәйнең Фәрдәнә Урсал тауга килде чык ярып. Яшьлекнең дә була бер чоры — Унсигездә канат кагына. Техникумнан аны туп-туры Җибәрделәр нефть ягына. — Тияр сиңа яңа фонтаннар Ачылачак яңа мәйданнан, Булырсың бер дигән нефтьче, Ил яшьләргә — сезгә таяна.., ...Тирә-юньдә бердәнбер генә — Биек вышка кызның алдында. «Җыенамы әллә аварга? Болыт икән өстә агыла» Разведчиклар килгән күченеп, Заводмыни, гөрли буровой. Манарадан —-вышка башыннан Сәлам бирде кызга верховой. Фәрдәнә дә, үзе сизмәстән, Акрын гына куйды баш кагып. Егетләрнең җитез эшенә Карап торды читтән сокланып. Дәү орчыкларсыман, торбалар Бөтерелеп, зырлап төшәләр. 8 Кәйлә белән түгел, әлбәттә, Хәйлә белән җирне тишәләр. Җәһәннәмдә, бик тә тирәндә Серен саклый девон байлыгы. Каһарманнар килгән ачарга Табигатьнең алтын сандыгын... Кыз уйланып торган арада Килеп чыкты шунда бер агай: — Иң зур кеше монда мин булам, Манарада яшим — верховой! Алла белән торам киңәшеп, Фәрештәләр оча тирәмдә... Тотынды бу, үзе көлми дә, Күзгә карап борчак сибәргә. — Буровойда хуҗа — во мастер! Өйләнмәгән, пока яп -ялгыз. Әмрикәгә тишеп чыгарга Ул чамалап йөри, матур кыз. Керсә чыга белми йөрәктән, Пошины да үзенә каратты; Менә, кояш, әгәр алдасам, Поши тәки үзен яратты. Ипи ашый оста кулыннан, Китерми бит безне якын да... Тыңлап торды көлеп Фәрдәнә, — Сүз соң нинди поши хакында? — Нинди булсын, урман сыеры, Авыз иткәнем юк сөтеннән. йөри, мескен, ялгыз боегып, Кемдер парын атып үтергән. ...Ышанмасаң — ышан, дигәндәй, Поши тора урман авызында. Оста килеп җиткәч янына, Ул чигенеп куйды аз гына. Дерелдәнә тәне киекнең, Әйтерсең лә туңган, өшегән, Шундый сылу, шундый сак үзе, — Күзен алмый тора кешедән. Менә атлый егет бу якка, Яланбаш ул, изү ачылган. Сыйпап ала узып барышлый Чия куаклары башыннан. — Исәнмесез?! Сәйран... — Фәрдәнә. — Ялгыз гына? Батыр икәнсез! — Сезне поши җанлы, диделәр, Кешегә дә, бәлки, тимәссез... 9 Сабыйлык та бар күк егеттә, Зәңгәр күзләр балкый сафлыктан. Елмайганнар калын иреннәр Әйтеп булмый торган шатлыктан. — Шушы буровойдан инде сез! — Сорый кыюланып Ф ә р д ә н ә. Карап куйды оста вышкага, Чакыргандай аны ярдәмгә. — Әйе, яңа мәйдан ачабыз. — Ә без фонтан көтеп торабыз. — Болай булгач, уңыш теләгез — Моны сезгә атап борабыз! Ал йөгерде кызның йөзенә, Дөп-дөп итеп куйды йөрәге. Шушы гади, юмарт сүзләрдән Күңеле тулды аның нигәдер. Чәчәкләрне кочып ауныйсы, Тәгәрисе килә болында... Ул өр-яңа бер моң ишетте Күккә менгән тургай җырында. Шундый җиңел менә тауларга, — Күтәрәме күңел канаты?.. Таулы табигатен бу якның Фәрдәнәкәй үлеп яратты. Кызны күргәч тагын, егетләр Бригадлары белән килделәр. — Әйбәт икән мәгәр холкыгыз, Җиңел тоттык эшне, — диделәр. йөзләрендә серле елмаю, Ымлашалар нидер үзара... Нефть саркып торган комташын «Истәлек» дип кызга сузалар. Нидер әйтте Сәйран, Фәрдәнә Ишетмәде сүзен останың, — Үтеп калды әмма йөрәккә Авырттырып кулны кысканы. Кузгалдылар барсы. Фәрдәнә Уңыш теләп калды күңеленнән... Сәйран юлда җырлап җибәрде Тирән итеп күкрәк түреннән. «Без барасы юллар зәңгәр — Тау, урманнар арасы... 10 Үзем китсәм, эзем кала, Сагынганда карарсың». Таныш кебек, үзе яңа көй, Кайда ишетте соң кыз аны? Кузгата да бу көй йөрәкне, һәм баса да йөрәк сызлавын. «Урсал таудан чишмә ага, Гәрәбә эри торган. Бер сандугач булсын иде Арада йөри торган». Иптәшләре алды күтәреп, Таралды җыр урман буена. Кара, нинди иркен бу дөнья, Бар табигать нурга коена! Китеп барды шулай егетләр, Урсал тауда факел калдырып. Фәрдәнәкәй-операторның йөрәгендә ялкын яндырып. Бу дөньяга кунак түгел син, Утырырга килеп әзергә. Тулып торсын дисәң өстәлең, Табыныңны үзең хәзерлә! Разведчиклар йөргән эзләрдән Юл салдылар монда башкалар. Арта гына барды мәшәкать, Күчеп килгән саен вышкалар. Атып тора тере фонтаннар, Иңләде җыр яңа мәйданны. «Яулык болгый җилдә бер факел, Шул сәламе микән Сәйранның?» Автоматлар түргә уздылар — Металл белән металл сөйләшә. «Эш җиңелгә китәр, фонтаннар Бер төенгә барсы төйнәлсә». Баш имәдең әче җилләргә, Кирәк чакта булдың монтер да..= «Җиңел була алга атлавы, Якты эзең калса артыңда». Җәй дә үтте, килде кышы да, йөри булыр Сәйран еракта. Үзе дә юк, язган сүзе дә, — Чыңлап тора җыры колакта. 2 11 Якты янып тора утлары, Ак ефәктер тәрәз пәрдәсе. Чагылып кала кинодагы күк, Фәрдәнәнең җитез шәүләсе. Телефоннар килеп тоташкан, Күтәрелгән биек антенна... Диспетчерлар өе инде бу, Кер, укучым, әйдә, тартынма. Фәрдәнәкәй бүген ялгызы, Ишегенең хәтта биге юк. Булыр иде биге ишекнең, Күңелендә курку шиге юк. Үпкәләгән төсле кемгәдер, Аскы иренен куя кабартып. Сыйпап ала гөлнең башыннан, Исле гөлнең исен таратып. Аппаратлар тора алдында, Бизәкләре яшен ташыннан. Бизәк түгел, утлы «күз»ләр ул, Җемелдиләр кызның каршында. Бер кабына алар, бер сүнә, Ә төсләре төрле-төрлеләр. Әллә нинди яшел, зәңгәрләр, Әллә нинди ераксерлеләр. Девон серен, фонтан хәлләрен Сөйли инде алар, Фәрдәнә. Сары ут кабынса, сискәнеп, Сигнал бирәсең син: «Ярдәмгә!^ Нидер булган, дисең, еракта, Скважина никтер туктаган. Ревун улый төнне уятып, Ремонтчылар чыга будкадан... Вахта журналына язасың: «йөз фонтанның эшли йөзе дә». Сарылары сары утларның Төшми торсын берүк йөзеңә, Өстәлеңдә ята бер рәсем, Ник карыйсың аңа ятсынып? Бүләк иткән рәсем түгел ул, Бер газетта чыккан басылып. «Яшь инженер Нәҗип»... диелгән; Бөдрә чәче маңгай өстендә. Алга чыккан бераз ияге, Кара мыегы бар кечкенә. 12 ... Үтте җәйләр. Барысы төшсыман... Яшь кызларга кемнәр карамас! Караса да кемнәр, Фәрдәнә Бәхетле дип үзен санамас. Юксына кыз уйлап Сәйранны: Билгесезлек борчый бигрәк тә. «Дөрес икән, шундый икән ул, — Керсә, чыга белми йөрәктән». Ә тәрәздән, пәрдә өстеннән, Ай үрелеп карый җай гына: «Шул Нәҗипме — шагыйрьләрдән без Тартып алдык дигән айны да?» Син ялгызың монда, Фәрдәнә, Кемдер килгән тәрәз янына. Кар шыгырдый тышта. Тәрәздә Кинәт ике фонарь кабына. Зур ачыла кара күзләрең, Ишетелә йөрәк тибешең. «Хәбәр итми төндә килерен, Шаярта соң нинди тилесе?» Кыз ишеккә бара тын гына, Кысып куя аны бер мәлгә... Караңгыда, урман авызында Туктап тора соры күләгә. Аю да юк, йөрми бүре дә... Бу рит — поши! Иске «таныш»ы! Парын һаман эзләп йөриме, Килеп чыкканмы ул ялгышып? Җибәргәнме Сәйран илчесен?!» Ялгыз поши китә, югала... Буранлатып кызның хисләрен, Тирән карда тирән эз кала. Тирән карда тирән эзләр бар, Төн хуҗасы кемне сагынган? Язып куя кызкай журналга: «Поши килеп чыкты яныма». Адресы юк буровоеның... Бер уй туа синдә, түзмисең: Телефоннан менә Сәйранны Республика буйлап эзлисең. «Хатлар язсаң шунда ни була, Күңелем сине һәр көн сагына. 13 Язасыңдыр бәлки, килмидер — Почта йөрми Урсал тавына». Төн йокламый коммутаторлар, Кеше хәлләренә керәләр. Син сорасаң, әллә кайдагы Буровойны табып бирәләр. «Поши килеп чыкты яныма», — Дип әйтәсең килә аңарга... Миллионнарның яулап хисләрен, Гимн моңы илгә тарала... Утлы «күз»ләр — нәни йолдызлар Кабыналар, тагын сүнәләр. Девон фонтаннары турында Алар сиңа хәбәр бирәләр. йөз фонтанның берсе арада Күңеленә якын бигрәк тә. Күргән саен шуның факелын, Ялкынлана синең йөрәк тә. 3 Эзләр... Эздән сукмак салына, Ә сукмаклар юлга әйләнә. Таныш эздән, асфальт юллардан Кайтып йөри безнең Фәрдәнә. Яңа шәһәр. йортлар берсе дә Яңармаган иске нигездән, йомран ояларын туздырып, Яшьләр монда тормыш тергезгән! Бар да яңа: ата-бабадан Калган түгел җиһаз, мебельләр. Яңа буын халкын үстерә Яңа өйгә төшкән киленнәр. Урамнар киң, халкым күңледәй, — Машиналар уза җилләнеп. Аяз күктә тәңкә кар оча Парашюттай талгын тирбәлеп. Иң спас — кызлар торагы, Балконнары чыккан урамга. Егет-җилән, башын күтәреп, Карый-карый китә узганда. Өйдә микән безнең Фәрдәнә, Киткәндер ул, бәлки, катокка? Йөреп кал син, җилдән ирекле, Болан кебек җитез вакытта. 14 Җыр тыңларга ул бик ярата, Җыенадыр, бәлки, концертка; Берәр кызның туган көнеме? — Мәҗлесләр дә ярый тансыкка. Юк, бер кая бүген җыенмый, Чүәкләрен салып куйган да Китап укый безнең Фәрдәнә, Аяк бөкләп кенә диванда. Баш очында аның бер рәсем, Карап алу белән таныйсың; Ак киндергә ефәк җеп белән Чигеп куйган Муса абыйсын. Шигырьләрен белә күңелдән, Сөйләп бирә дуслар алдында. ...Ачкан саен китап битләрен, Ачыла бара яңа, зур дөнья... Куя да ул башын китапка, Төрле уйга шунда бирелә. Мыек астан гына елмаеп, Каршысында Нәҗип күренә: «Сине, — ди ул, — ВУЗга хәзерлим, Конспектлар миндә җитәрлек»... йөрәгеңдә бармы берәр хис Ул кешене якын итәрлек? Юк, Фәрдәнә белми үзе дә, Аңлашылмый Нәҗип, томанлы... Ни була соң киңәш сораса, Иптәш күреп йөрсә ул аны?! Кайтып керде кызлар шаулашып, Фәрдәнәнең очты уйлары. (Бу шәһәрдә әле яшәсәк, Күрәсе бар бик күп туйларны). — Фәрдәнәкәй, әле беләмсең Машинада Нәҗип киләсен? — Карый-карый безнең тәрәзгә, Озын итеп сигнал бирәсен?! Озын сигнал тышта, чыннан да... «Ни буладыр дәшсә сүз белән», — Ялындыра белми Фәрдәнә, Вестибюльгә төшә тиз генә. — Тагын килдем, — Нәҗип елмайса, Көмеш теше куя елтырап. Чүәгенә карый Фәрдәнә, Ни дияргә белми аптырап. 15 Кызлар уза алар яныннан, Берсе артына берсе тагылып; Юк йомышны шунда бар итеп, Сизмәмешкә бер ни салынып... — Фәрдәнәкәй, әллә булмаса Безгә генә барып киликме?! Шаяртуга күчә аннары: — Кара, а то китап эләкми. — Рәхмәт, Нәҗип, монсы өчен дә, Килми сиңа борчу саласым. Әйдә, кызлар белән чаңгыда?! Шундый әйбәт нарат һавасы! — Чын-чын, Нәҗип! — Әйе, чынлап та! — Чуалыша кызлар тирәдә. Көлә Нәҗип: — Менә билләһи, Кызык тапмыйм такта сөйрәүдән. «Победа»да инде дисәгез, Әйдәгез, бер калыйк типтереп... Кызлар тынды. Никтер үзара Караштылар серле иттереп. Ә шулай да риза булдылар, «Победа»га кереп тулдылар. * Тулы хуҗа булып, нык басып, Тормыш кергән яңа өйләргә. Килеп туктый җитез «Победа» Шуып кына йомшак шиннәрдә. Тәмле исләр чыккан урамга, Газ мичендә бәлеш пешәме? Тәрәз саен ачык, шат йөзләр: — Әллә яңа килен төшәме?! Каушап кала бераз Фәрдәнә, Ал йөгерә аның битенә. Әллә ниләр уйлап куя кыз, Нигә килгәненә үкенә. «Менә сантый, менә җүләркәй, Килмәдем лә ерткыч өненә»... Көлә-көлә килеп тагыла Иптәш кызларының иңенә. йомшак кына ишек ачыла, Башлап керә безнең кызыбыз. Ягымлы да Нәҗип, сизгер дә: — Тартынмагыз, түргә узыгыз. 16 Йомшак келәм аяк астында, Табаннарны тора кытыклап. Берәм-берәм Нәжип кызларны Алып чыга залга култыклап. Бер үзенә нинди иркенлек! Җиткелекле монда барсы да: Телевизор, затлы шкафлар, Биек көзге тора каршында... Фәрдәнәгә нидер ошамый, Нидер түбән, нидер югары. Дусларына әйтә пышылдап: «Үз урынында түгел диваны». Кызлар сизгер... — Нәжип, чыннан да Төшерикме бераз көзгене?! Каршы килми егет, сер бирми: — Чакырдым ла шуңа мин сезне. Күчә диван, күчә өстәле... Үз урынында хәзер һәммәсе. Котылу юк кызлар күзеннән: «Каралган бит тәрәз пәрдәсе». Ялт! Чеметеп безнең Фәрдәиә Чүп бөртеген ала идәннән. Башын суза берсе кухняга, Эш тимәсме кулга, дигәндәй. Менә тагын якты бер бүлмә, Биек койка тора кабарып; һәм мәңгелек имән өстәлдә Китапжурнал ята таралып. — Китаплары! — Каян жыйдыгыз?! Зур шкафка кызлар ташлана. Сорты-сортка, бите-битләргә... «Ревизия» шунда башлана. Сөйләп бирә менә бу китап Протез йөрәк ясау юлларын; Килеп чыга ике башлы эт... — Хирургларга калсын болары. Айга очу, йолдыз турында... Фәрдәиә дә укый яратып; Әйтеп куя Нәжип кызларга, Гадәттәге кебек шаяртып: — Коммунизм анда дисәләр — Калыр идем торып Марста. — Җирдән торып без, — ди Фәрдәиә, — Чакырыр идек сезне ярышка... Алгы рәтләр бетә каралып, Ә иң артта тагын ниләр бар? — 2. .с. ә.* № 7. 17 Кул тимәгән Фучик, Җәлилләр, Тузан куйган «Тар-мар», «Ана»лар... Фәрдәнәнең башы әйләнә, Үзгәргәндәй булган йөзе дә... «Нәрсә соң бу койка янында, Күренәме әллә күземә? Иңләп ята ярты идәнне, Ә өстеннән нурлар йөгерә»... Таптап шунда «протез йөрәк»не, Кыз агарып артка чигенә. «Поши ич бу, поши тиресе! Ялгыз йөри шуңа тегесе... Теләгәнсең арзан юл белән йөрәгемә минем үтәргә. Җыенгансың шулай мине дә Поши кебек ялгыз итәргә»... Аптырауда калды дуслары, Фәрдәнәгә төбәп күзләрен... — Киттек моннан, китик тизерәк, Барсын-барсын юлда сөйләрмен! Кызлар, борылып та карамый, йөгерделәр урам аркылы... Бүлмәсендә калды ялгызы, Җыя алмый Нәҗип акылын. Ак болытлар йөзә һавада, Талгын искән җилдән кабарып; Күргәч соры поши тиресен, Истәлекләр китте яңарып... Фәрдәнәкәй тагын чаңгыда; Менеп бара Урсал тавына... Сабыйларча ихлас елмаеп, Сәйран тора кебек алдында. Ялгыз поши урман авызында... Ипи ашый аның кулыннан. «Курыкма, җүләр, килмим яныңа, Келәм ясар өчен туныңнан». Элеккедән Сәйран үзгәргән, Матурланган, җилдә каралган. Әйтә төсле: —Менә нәкъ шулай Яшәр идем, тусам яңадан. Чыгар идем ерак юлларга, Таң җилләре белән кузгалып, йөрер идем кирза итектән — Дуслар өчен алдан эз салып. Урсал тауда үсә чияләр, Куакларын киткән кар басып. Бер факел бар анда сүнмәгән, Җәенкышын яна ул ярсып. Очраштык та айлы бер кичтә, Аерылабыз шушы урында; Халыкта мин бер җыр ишеттем, Ул җыр, сеңелем, синең турыңда: «Урсал тауда бер матур бар — Адресын белми торам. Бер сандугач булсын иде, Арада йөри торган». Тау белән тау гына күрешми, Сезнең юллар, беләм, кушылыр. Кавыштырыр сезне, Фәрдәнә, Сәйран җырлап йөргән шушы җыр