Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбят тормыш яңалыклары

БАШКОРТСТАНДА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ АТНАЛЫГЫ Ачык әйтик, Уфага бару, Башкортстан хезмәт ияләре белән очрашу уе татар язу- чыларының хыялларында күптән яши иде. 1941 елның җәендә, Мәскәүгә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына барабыз дип, дәртләнеп йөргән айларда, декадага киткәнче Уфага барып кайту фикере бик нык тамырланган иде. Бер төркем язучылар, Муса Җәлил җитәкчелегендә Уфага барып, әдәбият кичәләре уздырырга, Башкортстан җәмәгатьчелеген татар әдәбиятының казанышлары белән таныштырырга, кардәш язучылар белән якыннан аралашып, әдәбият каршында торган уртак мәсьәләләр турында фикер алышырга план корганнар иде. Мирсәй Әмир белән Нур Баяи Чистай, Минзәлә шәһәрләрендә, колхозларда әдәби кичәләр уздырып йөри торгач, Агыйделгә килеп җиткәннәр иде инде, алар- га килеп кушылырга без дә әзер идек... Тик чыгып китәбез дигәндә генә явыз Гитлер илебезгә басып керде, дәһшәтле сугыш башланды. Язучылар да, Агыйдел буйларыннан кире борылып кайттылар һәм кулларына корал алып, сөекле Ватаныбызны фашист илбасарларыннан азат итү өчен Армия сафына килеп бастылар... Еллар узды... Менә РСФСР язучылары союзы Уфада татар һәм башкорт прозасы турында дискуссия уздыруны үзенең эш планына кертте. Бу форсаттан файдаланып, Татарстанның 40 еллык бәйрәмен дә истә тотып, Уфада татар әдәбияты атналыгы уздырырга кирәк, дигән фикер туды һәм без — бер төркем татар язучылары: Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Нури Арсланов, Ибраһим Гази, Әмирхан Еники, Әхмәт Ерикәй, Әхмәт Исхак, Габдрахман Минский, Рафаэль Төхфәтуллин, Мәхмүт Хөсәен һәм шушы юлларның авторы — Башкортстанга киттек. Ләкин татар әдәбияты атналыгында без генә катнашмадык. Безнең белән бергә барлык язучыларның әсәрләре барды. Шул җөмләдән — совет халкының тыныч хезмәте безнең шатлыгыбызны, бәхетебезне үстерсен өчен, безнең атналыгыбыз күңелле һәм нәтиҗәле узсын өчен, һәркемнең күзендә якты нурлар балкып торсын өчен сугыш кырларында һәлак булган хөрмәтле язучы- ларыбыз да барды. Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш, Фатих Кәрим һәм Нур Баян, Гадел Кутуй һәм башка язучыларның образлары безнең белән бергә йөрде, әсәрләре көчле яңгырап торды. Татар әдәбияты атналыгы әһәмияте зур булган күңелле, шатлыклы бәйрәм төсен алды. Уфага барып төшкәч тә киң күңелле, шаян табигатьле Мостай Кәрим безне шәһәр күрсәтергә алып китте. Без асфальт белән түшәлгән урамнардан барабыз. Бераздан иске Уфа районына, Уфа елгасы ярларына, яшел яфракларын күпертеп, купшыланып утырган урман аша (хәер, анда инде яшьләр, пионерлар парк ясаганнар) узып, шәһәрнең көньяккөнчыгыш кырыена килеп чыктык. Кайсы якка күзеңне салсаң да биек-биек краннар күрәсең, кварталлар, кварталлар... Кайсысының әле яңа нигезе казылган, кайсысы җирдән күтәрелә башлаган, кайсысының стеналары дүрт-биш катка җиткән яки инде салынып бетеп, беренче бәхетле торучыларын урнаштырган. Уфадан бер 10—12 километр ераклыкта Бөек Ватан сугышы алдыннан бер шәһәр салынган булган. Аны Черниковск дип йөрткәннәр. Хәзер Уфа, үсә-үсә, Черниковск шәһәренә килеп тоташкан, ике арага бик күп мәһабәт йортлар салганнар, шома юллар җәйгәннәр. Хәзер Черниковск шәһәре юк, ул Уфаның Орджоникидзе районы булып калган. Ә ул район — бик яхшы планлаштырып салынган йортлар, магазиннар, Культура сарае, бакчалардан гыйбарәт. Бакча дигәннән, Уфада яшеллек бик күп, бакча- ' лар, парклар һәрбер төбәктә бар. Һәрбер ишек алдыннан, һәрбер койма артыннан ап- 149 ак чәчәкләргә күмелгән алма, чия агачлары карап тора. Уфаның яңа районнарыннан әйләнеп, шәһәрнең «уртасына» килеп чыктык. Уртасы дигәч тә сез элекке Уфаның үзәге дип уйламагыз. Бу — яңа Уфаның Орджоникидзе районыннан алып Дим тамагына килеп терәлгән шәһәр чиге арасындагы урта бер жир. Бу — иртәгәге Уфаның үзәге. Урынын алыштырырга мәҗбүр булган аэропорт та шушы урталыкта калган. Агыйдел ярларындагы бал исе бөркеп торган юкәлек ял көннәрне хезмәт ияләренең шатлыклы җырлары белән яңгырый. Ләкин бу табигый урман иңле парк булып, шәһәр уртасында калачак икән... Без биек тау башыннан, төз һәм матур булып үскән юан юкәләр арасыннан түбәнгә — Агыйдел- гә карап тордык. Ямьле Агыйдел буйлары Бетерәдер хәсрәтле уйларны, — дип юкка гына җырламыйлар. Элек-электән халык Агыйделнең поэтик гүзәллеген, суының сафлыгын, һавасының шнфалылы- гын, табигатенең чәчәк төрләренә искиткеч бай булып, тирә-якка хуш исләр бөркеп торуын көр тавыш белән җырлаган, тирән моңланган, хәсрәтен бушаткан, дәртләнгән... Без әле һаман йөрибез, инде кояш та баерга әзерләнә, яшел Дим тугайлары, Агыйдел буендагы калын урманнар өстенә төшкән кыйгач нурлар яфраклар арасына чумып кала. Мондый чакта бу якларның хозурлыгын бөтен җаның белән тоясың. Шагыйрьләрнең Дим, Агыйделгә карап эмоциональ җырлар тудыруы аңлашылса кирәк. Димнең серле яры, дулкыннары Минем сердәшләрем булдылар, — дигән Муса Җәлил дә, монда килгәч. Талантлы шагыйрь Мостай Кәрим үзенең ял көннәрен шушы табигать кочагында уздыруы турында сөйли. Гаҗәп түгел... Аның шигырьләрендә шушындагы аромат бөркелеп тора. Уфа белән танышуны дәвам итәбез. Әледәнәле Мостайның танышлары, дуслары очрый. Алар гына да түгел... Шәһәрнең кай төбәгенә килеп чыкма: анда төзүчеләр, нефтьчеләр, эшчеләр, хезмәткәрләр. Алар ЛАостайны якыннан беләләр һәм сәламләп калалар. Мостай алар белән безне таныштыра. Бу кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Ллар Уфаны яңа баштан салганнар, матурлаганнар, бизәгәннәр. Кайда карасаң да совет кешесенең иҗат көче кудэенә, кайда карасаң да тыныч хезмәтнең бәрәкәтле җимеше чәчәк ата. Агыйдел һәм Уфа елгасы белән өч яклап уратып алынган биек тау башындагы шәһәрнең хәзер бер башыннан икенче башына җиткәнче 60 километрлап юл узарга кирәк, диләр. Булса да булыр, бик зур, бик күркәм булып үскән ул шәһәр. Ләкин якын дуслар, кунакчыл ягымлы танышлар белән йөргәндә юл озынлыгы сизеләмени?! Юк, Мостай дөрес язган: Кеше — бөек. Бәлки, шуңа дадыр Кечерәйгән кебек кыялар. Юллар хәзер кыска тоелалар, Чөнки алар һәлакәткә түгел, Ә яшәүгә алып баралар. Бик күп күрүдән гаҗәп тәэсирләнеп, совет кешесе өчен горурланып, дуслар өчен шатланып гостиницага кайткач, кинәт хәтергә Тукай килеп төште... Габдулла Тукай 1912 елда Уфага килгән. Аның бу хакта язган юллары бик мәгънәле. Тукай сүзләрен чыннан да хәтерләми мөмкин түгел иде. «/Мәҗит әфәнде Гафури белән күрештек. Ул миңа караганда да юашланган вә дөнья тарафыннан басылган кеби күренде. Аның белән безнең мосахәбәбез күп вакыт күзләр аркылы гына кылына иде. Читтән безне караган кеше, икебезне әле генә хисапсыз каты шаярып, соңра аналары кыйнап, бер минут элек кенә елаудан тукта« ган балаларга охшатыр иде. Ни эшлик соң? Шаярыр идек, әле генә язмыш ханым кыйнаган; елар идек, әле күздән яшебез дә кипкән. Россиядә хәзер уйнаган җилләр вә Россия һавасы безнең бөтен коллегаларыбызны шул халәте рухиягә китергән... Әйе, әле күздән яшебез дә кипкән. Киләчәктәге шатлык яки ерак, яки юк. Уфада шактый заман торсам да, аның эчен вә әтрафын карап йөри алмадым. Мәҗит белән йөрергә чыксам да, ярты юлда, хәл беткәч, өйгә борыла идек. Монда трамвай юк. Извозчикта эч кенә авырта, эч авырттырмый торганына утырсаң, кесә авырта иде». Тукай белән Гафури очрашкан көннәргә инде ярты гасыр булып килә. Бу бер кеше гомере. Әнә шул вакыт эчендә Россиянең «һавасы» да үзгәргән, ерак яки бөтенләй юк кебек тоелган бәхет тә бөркелеп килгән, елау өчен сәбәп тә калмаган. Әйе, из- возчиклар юк, ләкин менә дигән таксилар, автомашиналар, трамвайлар бар (хәзер 150 трамвайлар да тугыз маршрут белән йөри), радио, телевизор студиясе эшли, Уфада Башкорт дәүләт университеты ачылган. . Күрсә иде боларны Тукан! Йөрсә иде ул безнең белән, дуслары, кардәшләре арасында, үзен олылаучы, чын күңелдән хөрмәт итүче совет укучылары каршына чыгып басса иде’.. Татар әдәбияты атналыгы Уфаның партия мәгарифе йортында ачылды. Бу матур һәм иркен заллы, киң фойелы бина шулай ук соңгы елларда гына салынган. Менә фойеда халык, бер почмакта китап киоска- сы, анда татар әдәбияты китаплары сатыла... Уфа халкы, гомумән Башкортстан хезмәт ияләре татар әдәбиятын, татар культура үсешен бик нык күзәтеп, укып, өйрәнеп баралар икән. Монда татар язучыларын, композиторларын, җырчыларын, артистларын кем генә белми соң?! Очрашу вакытларында башкорт кардәшләр: — Без татар язучыларын, үз әдәбиятыбыз кебек итеп, яратып укыйбыз!—диделәр. һәм моны без беренче көндә үк бик нык сиздек. Залда Уфа эшчеләре, студентлары һәм галимнәре, интеллигенциясе һәм партия-совет эшчеләре, министрлар, башкорт язучылары... Алар барысы да безнең язучыларны берәм-берәм әйләндереп алалар, Татарстанның 40 еллык бәйрәме белән котлыйлар, Казандагы дуслары, кардәшләре турында сорашалар, безгә иҗат уңышлары телиләр, Казанда калган язучылар турында, алар- ның нинди әсәр иҗат итүләре хакында мәгълүмат алалар... Менә Башкортстан Партия Өлкә Комитеты секретаре Хәйдәр иптәш Сайранов һәм партиянең Уфа Шәһәр Комитеты беренче секретаре Мәрвәр иптәш Янгиров килеп күрешәләр. Шул рәвешчә, атналык башланганчы ук инде безне бәйрәм тантанасы хисе биләп алды. Шуны әйтергә кирәк, халык безне күрү өчен генә, безнең белән танышыр өчен генә килмәгән иде. Алар Татарстанның 40 еллык бәйрәмен котлап та, татар культурасына тирән ихтирам күрсәтеп тә, татар әдәбиятының бәйрәме аларның үз бәйрәме булуын раслап та килгәннәр иде. Залга тулган Уфа халкының уртак карашларын белдереп, тирән дулкынлану белән Мостай Кәрим атналыкны ачып җибәрде: — Башкортстан туфрагында татар әдәбияты, аның музыкасы һәм театр сәнгате кешеләр йөрәгенә туры юл тапты. Татарның бай һәм олы культурасы безнең милли культурабызның формалашуына һәм үсешенә әйтеп бетергесез зур йогынты ясады. Партиянең мәрхәмәтле хәстәрлеге астында бүгең башкорт әдәбияты, башкорт сәнгате, культурасы бөтен ил тарафыннан танылган уңышларга һәм җиңүләргә ирешкән икән, димәк, монда бөек рус культурасы белән беррәттән тугандаш татар культурасының да тәэсире һәм йогынтысы гаять зур. Тугандаш Совет Татарстанының кырык еллык бәйрәмен каршы алганда, без боларның бөтенесе өчен дә татар халкына үзебезнең тирән рәхмәт һәм ихтирам тойгыларыбызны белдерәбез. Татар һәм башкорт халкы элек-электән туган һәм дус яшәделәр. Алар сөт кардәшләре... Бу туганлык җепләрен патша чиновниклары да, сөрсегән милләтчеләр дә өзә алмадылар. Совет җирлегендә, Ленин байрагы астында бу дуслыктуганлыкның тамырлары тагын да ныгыды, гөлләре тагын да куәтлерәк хуш исле чәчәкләр үстерде. — Бер-берсенә ут күрше, якын туган һәм дус булып, бер төптән чыккан ике яшел имән- сыман ике бай әдәбият иң яхшы заманның якты кояшы астында колач җәеп рәхәтләнеп үсә, югарыга үрли, — дип дәвам итә Мостай Кәрим. — Аларның яфраклары бер-берсенә кагылып сәламләшәләр, иркәләнәләр... Безнең язучылар хикәяләр, романнан, драмадан өзекләр укыдылар, поэма, шигырь, мәсәлләр белән таныштырдылар, татар әдәбияты һәм культурасының 40 ел эчендә ирешкән казанышлары турында сөйләделәр... Башкортстан хезмәт ияләре боларның барысын да игътибар белән тыңладылар, алкышладылар. Бу беренче кичәдә генә түгел, башка урыннарда да шундый ук туганлык һавасы, дуслык-яшьлек темпераменты сүрелмәде. Без мәктәпләрдә дә, клубларда да, культура сарайларында да һәм университетта, колхозда һәм завод-комбинат мәйданнарында, бакчалардапаркларда булдык. Счет төймәләрен шалт-шолт китереп санасак һәм китап кибетләрендәге очрашуларны да искә алсак, бер атна эчендә 1G урында язучылар чыгыш ясадылар. Боларга тагын радио, телевидение, матбугат аша ясаган чыгышларны өстәргә кирәк. Шул рәвешчә, татар әдәбияты бәйрәмендә катнашучылар аудиториясе бик нык үсте, киңәйде. Ләкин безне түземсезлек белән көтеп торган барлык җирдә дә була алмадык, чөнки бу физик мөмкин түгел иде... 151 Безнең атналыкның ике көне колхозларда һәм Салават шәһәрендә узды. Без Карл Маркс исемендәге миллионер колхозда булдык, аның эшчән уллары һәм кызлары белән, укучы яшьләре белән һәм Бнлал Са- фиканов кебек оста осштыручы-җитәкчеләре белән таныштык. Ниһаять, яшьләре белән дан алган Салаватка барып, чын мәгънәсендә яңача салынган, культуралы, чәчәкле, бакчалы социалистик шәһәр белән, аның киң күңелле, дәртле кешеләре белән очраштык. Моннан бер ун ел гына элек ашлык үсеп утырган Агыйдел буендагы киң яланда хәзер бик матур шәһәр үсеп чыккан. Аны хаклы рәвештә «Кыр чәчәге» дип йөртәләр икән. Ул шәһәрдә начар йортлар юк, подваллар юк, анда барысы да совет кешесенә уңайлы, рәхәт, күңелле булсын өчен эшләнгән. Урамнарда шау чәчәкләр һәм ямь-яшел агачлар усеп утыра. Автобуслар шома гына, тавыш- тынсыз гына шуып торалар, шәһәрдә тавыш булмасын өчен трамвайлар шәһәр читеннән йөриләр... Шәһәр Комитетының беренче секретаре Семен Семенович Анисимов һәм икенче секретаре Флера иптәш Ахметова безне бик җылы каршы алдылар һәм Салаватның тарихы белән, гайрәтле егетләре, сылу кызлары белән, завод-комбинатлары белән таныштырып йөрделәр. Иптәш Анисимов — шәһәрнең патриоты, ул шушы шәһәрнең беренче кирпечләрен салышкан кеше, канда нәрсә эшләнгәнен, иртәгә нәрсәләр буласын язганны укыган шикелле җиңел сөйли: — Әнә культура сарае салынып бетеп килә, андый сарай әле башка шәһәрләрдә юк!.. Әнә китапханә... Менә монысы больницалар шәһәрчеге... — Ә соң яшьләр шулай күп авырыйлармыни? — дип, төрттереп сорау биреп куя безнең арадан бер иптәш. — Яшьләр авырмый, яшьләр — үрчи,— ди Семен Семенович, кинаягә исе китмичә генә: — Башкортстанда иң күп туй бездә була, бала тудыру саны да бездә бик югары! Яңа туган балалар хисабына гына шәһәребез елына ике мең ярым кешегә арта тора. Без нефть һәм газ эшкәртә торган зур комбинатка киләбез. Бу комбинатның һәрбер цехына кереп, эшләп чыгарылган һәрбер продукцияне карап йөрсәң, көн түгел, атналар да җитмәс... Без берничә цехта булдык, зур-зур корпуслар эчендә йөрдек. Комбинат идарәсе начальнигы Иван Афанасьевич Березовский сәгатьләр буе безгә комбинатның бүгенге, иртәгәге көне, сәләтле егетләре, кызлары турында сөйләп йөрде. — Кадрлар, яңа кадрлар үсә, — ди ул.— Сез бездә русларны да, башкортларны да, татарларны да күрәсез... Әйбәт эшлиләр, егетләрчә дәрт белән, кыюлык белән... Шунысы гаҗәп, без биек-биек зур цех* ларда бик аз кеше очраттык. Монда техниканың соңгы сүзе хөкем итә: автоматика һәм механика, ә кеше — аның командиры... Төшке аш вакытында эшчеләр зур мәй* данга җыйналдылар. Чыннан да, монда рус* лар гына түгел, татарлар, башкортлар да бик күп иде һәм цехларда аз булып тоелган эшчеләр саны кинәт чамасыз үсеп китте... Татар һәм башкорт язучыларының әдәби чыгышлары башланды... Моңа кадәр көннәр я салкынаеп, я яңгыр сибәләп тора иде, Салават кояшы бик ягымлы җылытып торды, башкорт һәм татар әдәбиятының туганлык бәйрәме хөрмәтенә нурларын мул итеп бөркеп торды. Шунда ук китап киоскасы оештырып җибәргәннәр иде, комбинезон кигән чибәр кызлар, яшь егетләр, эшчән абзыйлар шигырь, хикәя китапларына, романнарга ябырылдылар. Ул арада язучылардан автограф алу өчен чират та ясалып өлгерде... Сүз уңаенда шуны әйтергә кирәк, Татарстанның китап сәүдәсе оешмасы Башкортстанның заявкаларын 50—60 процентка гына үтәп килә икән. Татар китапларына сорау бик зур, ә әдәби атналык көннәрендә бу сорау тагын да нык үсте, киоска- ларда, кибетләрдә китаплар җитми калды... Бу комбинатта тагын бер истә кала торган күңелле факт булды... Татар һәм башкорт укучылары сөйләп һәм укып бетергәч, эшчеләр сүз ала башлады. Алар, билгеле, безгә рәхмәт әйттеләр, котладылар, яңа уңышлар теләделәр һәм... саны меңнән ашкан яки шул тирәдә әйләнә торган бригада исеменнән: — Язучылар килү уңае белән без үзебезнең социалистик ярыш буенча алган йөкләмәләребезне яңадан карап чыктык, без йөкләмәбезне тагын да үстерәбез, — диделәр. Бу бик тантаналы һәм дулкынландыргыч күренеш иде. Без дә шушы Коммунистик хезмәт бригадаларына уңыш телик! Алар җиңеп чыксыннар!.. Бик күп нәрсә күрелде, бик күп белем алынды, тойгыларыбыз ташыды һәм безне шәһәрдән чыгып бик ерак җиргә кадәр озата килгән Шәһәр Комитеты секретарена, шәһәр турында очерклар язарга дулкын- лана-дулкынлана сүз бирдек... Мондый 152 вәгъдәләшүдә шагыйрьләр генә юмартлык күрсәтмәделәр, салмак һәм сабыр прозаикларның да темпераментлары бу вакытта бик кайнар иде. Хәер, күрербез, әйткән сүз — аткан ук! ди, язарлар, укырбыз! * ’ * Татар халкы белән башкорт халкының дуслыгы, кардәшлеге турында шигъри сүзләр белән бик күп һәм хаклы рәвештә әйтелә. Бу туганлык ике халыкның язучылары арасында шулай ук көчле һәм күркәм. Тамыр бер икән, яфраклар бер-берсен сәламләп тирбәләләр, иркәләнәләр икән, язучылар да бер-берсен туган, якын күрәләр, бер-берсен хөрмәтлиләр. Безне якынайткан күпер — ике халык өчен дә уртак булган Мәҗит Гафурн иҗаты белән генә салынмаган. Башкортның җырлары, моңнары татар халкының күңел түреннән урын алган кебек, татар әдәбиятында да башкорт халкы, аның мөлаем образы үзенең урынын алган. Шайхзадә Бабич татар әдәбиятына аз хезмәт күрсәттемени?! Бабич шигырьләре ике тугандаш әдәбиятның гөлләр бакчасын хозурлап, хуш исләрен бөркеп тора бит! Башкортстан туфрагында туып үскән, башкорт язучыларының якын дусты һәм сердәше булган бөек Галимҗан Ибраһимов, Дим буе табигатенең хуш исле ароматын поэзиябездә чагылдырган Фатих Кәрим ике тугандаш әдәбиятка аз хезмәт иттеләрмени! Аларның исемен кардәш халыклар горурлык белән әйтәләр. Ике әдәбиятны якынайткан җепләр бик күп һәм нык. Ә соң Сәйфи Кудаш? Аның иҗаты башкорт халкы өчен генә кадерле булып тормый бит, ул үз иҗаты белән татар халкына да күп хезмәт күрсәтте. Сүз уңаеннан әйтеп үтәргә кирәк, без Уфада чакта ул авырый һәм туган авылында, Дим буенда дәваланып, ял итеп ята иде. Без барыбыз да, башкорт язучылары белән бергә, аның хәлен белергә бардык. Авыру булуына карамастан, Сәйфи ага безнең белән Дим буена чыгып йөрде, шул тирәдәге татар һәм башкорт легендаларын сөйләде. Башкорт язучылары татар әдәбияты атналыгына безгә караганда да нык һәм ялкынлы мәхәббәт белән хәзерләнгәннәр. Бу хәзерлек теге я бу урында уздырылган очрашуларның җылылыгында, җыйнак һәм тәртипле узуында гына түгел, без кайда барсак та, кунакны ялгыз калдырмыйча, аңа һәрвакыт игътибарлы булуда гына да түгел, хәзерлекнең сыйфаты, юылмаслык бизәге тирән, якты иде; кунакчыллык ихлас күңелдән иде. Башкорт язучылары татар әдәбияты атналыгын үз итеп, янып йөрделәр, аның нәтиҗәле, мәгънәле булып узуы өчен бик күп көч куйдылар, вакытларын кызганмадылар. Моның өчен без Мостай Кәримгә, Сәйфи Кудашка, Наҗибәк Хафизовка, Гыйлемдар Рамазановка, Әкрәм Вәлигә, Шәриф Бикколга, Баязит Бикбайга, Сәгыйг Агишка, Наҗәр Нәҗмигә, Зәйнәп Биишева- га, Гариф Гомәргә, Әнвәр Бикчәнтәевка, Хәким Гыйлаҗевка, Шакир Насыйровка, Әхнәф Харисовка, Гайса Хөсәеновка, Гайнан Әмирига, Әнгам Атнабаевка, Рафаэл Сафинга һәм барлык язучылар коллективына рәхмәт белдерәбез. Очрашулар чыннан да нәтиҗәле булды, әдәби атналык күңелле бер истәлек булып кына хәтердә калмаячак, бәлки ул безнең үсүебезнең бер баскычы булып әвереләчәк! «Татар һәм башкорт әдәбиятында хикәяләр һәм заман темасы» буенча уздырылган дискуссия һәр ике әдәбият өчен файдалы, мәгънәле булды. Габдрахман Минский һәм Әкрәм Вәли ясаган эчтәлекле, фикергә бай докладлар әдәби бәхәсне үстереп җибәрергә ярдәм иттеләр. Бик кызыклы чыгышлар булды, бу хакта Башкортстан һәм Татарстан газеталары күп яздылар, шуңа күрәбез дә дискуссиянең бик әһәмиятле булуын әйтү белән чикләнәбез! Чыннан да, ике тугандаш әдәбиятның уртак проблемалары бик күп, мондый дискуссияләрне башка жанрлар буенча да уздырырга кирәк булыр! Хәер, якын киләчәктә драматургия буенча олы бәхәс, кайнар фикер йөртү уздырылырга тиеш бит әле! Рәхим итегез, башкорт дуслар, сабан туе сәхнәдә генә түгел, иҗат ярышы шундый бәхәсләрдә дә кызсын, безнең әдәби сабан туйларыбыз бар бит! Татар язучылары Мәҗит Гафурн һәм Рәшит Нигъмәти каберләренә чәчәкләр салдылар. Татар әдәбияты атналыгы хөкүмәт җитәкчеләренең—Башкортстан АССР Верховный Советы Президиумы председателе Фәйзерахман иптәш Загафурановпың һәм КПССның Өлкә Комитеты секретаре Хәйдәр иптәш Сайрановның рәсми кабул итүләре белән тәмамланды. Моның белән Башкортстан хөкүмәте татар әдәбиятына, культурасына тирән хөрмәт күрсәтте. Зирәк акылны, шаян табигатьле, кунакчыл Загафура- лов иптәш уен-көлке сүзләр арасында бик җитди фикерләр кузгатты. Ул һәм иптәш Сайранов алдагы 40 еллык бәйрәм белән 153 котлаганнан соң, татар әдәбияты атналыгының уңышлы узуы белән безне тәбрикләделәр, алда яңа казанышлар яулап алырга чакырдылар, дуслык-туганлык тамырлары хакында Башкортстан республикасының бүгенге көне, культурасы турында сөйләделәр... Дусларча сөйләшү бик җылы һәм онытылмаслык булып җанлы барды. ГОМӘР (Тууына 60 Егерменче еллар. Иске мирасның иң яхшы традицияләренә таянып, яңа совет культурасын тудырырга, аны халыкка җиткерергә кирәк. Моның өчен күп санлы кадрлар — эшче-крестьян арасыннан чыгып, культура мәйданына аяк атлаган, җанытәне белән революция эшенә бирелгән язучылар һәм тәнкыйтьчеләр, галимнәр, журналистлар, матбугат эшчеләре кирәк була. Тормыш культура эшчеләреннән төрле өлкәдә эшләүне сорый. Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Фәтхи Бурнаш, Кәрим Тинчурин һ. б. талантлары әнә шундый төрле өлкәдә ачылып китә. Алар культура фронтының күп тармаклары буенча киеренке иҗат эшчәнлеге алып барганнар. Гомәр Гали дә — шулар- яың берсе. Ул да хикәяләр иҗат иткән, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр язган, публицистик чыгышлар ясаган, җәмәгать эше алып барган. Революция эшенә — социалистик культурага бөтен энергиясен биреп хезмәт иткән, һәр эшне, зур җаваплылык тоеп, намус белән башкарган. Ярлы крестьян гаиләсендә туган Гомәр башта авыл мәктәбендә белем ала; аннан соң бәхет эзләп Донбасс шахталарына барып чыга; комсомолга керә; гражданнар сугышында катнаша — кулына корал алып Совет властен яклый. 1921 елны ул Татар коммунистлар университетын тәмамлый, ә 1924 елда Коммунистлар партиясенә керә. Ул «Безнең юл» журналында һәм Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли, дәреслекләр төзи, Татарстан совет язучылары союзын оештыруда, яшьләр газетасын чыгаруда актив катнаша, киң кырлы иҗат эшчәнлеге алып бара. Гомәр Галинең беренче хикәяләре 1921 елда ук басыла башлый. Иҗат эшчәнлеге дәверендә ул дистә ярымнан артык хикәя Татар халкының 40 ел эчендә ирешкән казанышларына, әдәбиятына, культурасына тирән хөрмәт күрсәтеп, Башкорстанда татар әдәбияты атналыгы уздырырга киң һәм яхшы шартлар булдыру өчен без чын күңелдән Башкортстан хөкүмәтенә һәм аның җитәкчеләренә рәхмәт әйтеп кайттык! Гази Кашшаф. ГАЛИ ел тулды) язган. Аның хикәяләренең төп темасы — революция һәм яңа кеше. Гомәр Гали Октябрь социалистик революциясенең бөеклеге, дөнья күләм әһәмияте, бу революциянең кеше аңына, хезмәт иясе массаларының рухи дөньясына тәэсире турында яза. Аның күпчелек геройлары — әле яңа гына азат тормышка чыккан батраклар, ярлылар, социаль һәм милли изүнең искиткеч авырлыгын үз җилкәсендә татыган татар хатынкызлары. Гомәр Гали әнә шул кешеләргә зур мәхәббәт белән карый, Бөек Октябрь революциясенең шулар аңында уяну, яңарыш кузгатуын сурәтли. Язучы революция тәэсирендә аңы ачылган, үзен яңа тормышның хуҗасы итеп тоючы яшь совет гражданинының — революция кешесенең типик образын бирергә омтыла. Зиннәт, Шакир («Кубан буйларында»), Кадыйр («Утыз бишәү, әти»), Нәфисә («Нәфисә җиңги»), Гайшә («Гайшә») кебек образларда әлеге яңа кешенең күркәм сыйфатлары бирелә. Дөрес, язучы иҗатында ялангач фикерләр җыелмасы булган, оешып җитмәгән язмалар да очрый. «Беренче мәхәббәт», «Милли аппарат», «Шәригать» — шундыйлар. Алар- ның сәнгатьчә эшләнешләре, образлар тулылыгы турында бәхәсләшергә мөмкин. Шулай да аларның барысында да тормышчанлык, актуальлек көчле. Шуның белән Гомәр Гали хикәяләре безнең өчен әһәмиятле. Гомәр Галинең тәнкыйть мәкаләләре тормышчанлык, партиялелек белән сугарылган. Гомәр Галинең татар совет әдәбиятының классиклары Галимҗан Ибраһимов һәм Һади Такташ турындагы хезмәтләре бүген дә әле әдәби-фәнни әһәмиятләрен югалтмаганнар. «Кара маяклар», «Пролетариат әдәбия,- ты», «Казакъ кызы», «Бер мәдәни бәйрәм алдыннан», «Тирән тамырлар» турында» исемле мәкаләләрендә тәнкыйтьче Галим җан Ибраһимовның иҗат эшчәнлегенә шактый тулы анализ ясый, аның иҗатының төп үзенчәлеге, әһәмияте турында җитди фикерләр әйтә. Икенче зур әдип — шагыйрь Һади Такташ иҗаты турында да Гомәр Гали дистәләрчә мәкаләләр, зур монографик хезмәт язды. Тәнкыйтьченең Такташ иҗаты турындагы кайбер фикерләре бәхәсле. Әмма безгә шунысы кыйммәт: тәнкыйтьче Һади Такташның зур талант иясе булуын күрсәтә, аның иҗатын үсештә тикшерә. Гомәр Галинең кайбер тәнкыйть мәкаләләрендә вульгар социологизм да үзен шактый нык сиздерә. Аның кайбер мәкаләләре бүгенге көн өчен искергәннәр инде. Тик Гомәр Гали иҗатындагы көчле яклар, матур үрнәкләр безнең өчен кадерле. Без аның мирасын яратабыз һәм өйрәнәбез. Ф. Мицнуллин