Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘХЕТ АЧКЫЧЫ

Бәйрәкә белән Казан арасы якын юл түгел. Бәйрәкә кешеләре вак-төяк йомыш чыккан саен Казанга йөри алмыйлар. Поезд белән тәүлеккә якын вакытны юлда үткәрергә кирәк. Самолетта очыйм дисәң дә, мәшәкатьле: элек автобуска утырып Урыссуга, аннан Бөгелмәгә китәргә кирәк. Кыскасы, Бәйрәкәдә бишәр, хәтта унар ел Казан якларына барып чыкмаган кешеләр бик күп очрый. Хәер, Бәйрәкәнең үз тирә-юнендә дә шәһәрләр һәм шәһәрдән берни белән калышмый торган эшче поселоклары күп: Урыссу, Туй- мазы, Октябрьск, Акбуа, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Ленииогорск һәм башкалар. Казан тикле ерак шәһәргә барып йөрисе юк — авыл кешесе өчен дә, шәһәр кешесе өчен дә кирәкле булган барлык әйберләрне алар- да табарга була. Аннары, авыл кешесе өчен кирәкле әйберләр Бәйрәкәнең үзенә дә кайтып тора. Ә менә Харрас Фәррәховка бу елларда Казанга еш кына барып йөрергә туры килә башлады. Моңа сәбәп тә гел чыгып кына тора: башкалага җыелган авыл хуҗалыгы алдынгылары әле аның эш тәҗрибәсе белән уртаклашуын телиләр, әле аны КПСС Өлкә Комитеты Пленумына чакыралар (Харрас — КПСС Өлкә Комитеты члены), Татарстан халык хуҗалыгы күргәзмәсен ачка.н вакытта да ул Казанда булырга тиеш; аннары Харрас социалистик ярыш договорларының үтәлешен тикшерү буенча Республика җәмәгать комиссиясе члены. Бу комиссиянең утырышларына да Харрасны Казанга еш кына чакырып торалар. Әйе, соңгы вакытларда миллионлаган авыл кешеләреннән берние белән дә аерылмаган гади колхозчы, партиянең гади бер члены Харрас Фәррәхов республика күләмендә мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша торган булып китте... Колхозның партия оешмасы кладовщик эшенә коммунист Харрас Фәррәховны тәкъдим итте. «Намуслы кеше, һәр кушкан эшне җиренә җиткереп эшли», — диделәр аның турында идарә утырышында. Моңа кадәр ат караучы булып эшләгән Харрас, үз эшеннән бик риза булса да, идарә утырышы карарына каршы килә алмады. Шулай итеп колхозның ашлык һәм башка төр продукцияләр саклана торган келәтләре, амбарлары аның карамагына күчте. Әмма андагы эш Харрасның күңеленә ятмады. Эш дигәннән Харрас өчен «эш» диярлеге дә ю к кебек тоелды анда. Иртән киләсең дә келәтләрне җилләтәсең, әйберләрне барлыйсың, килгән боерыклар буенча үлчәп әйберләр җибәрәсең, квитанциягә кул куясың — шуның белән бетте диярлек, көн саен шул кабатлана. Бөтен күңелеңне биоеп эшләрлек эш булмагач, Харрасның биредә эче поша башлады. «Ни өчен куйдылар соң әле мине бу эшкә, монда инвалид кеше дә рәхәтләнеп Б 95 эшли ала, хатын-кызлар да бетмәгән», — дип уйлады ул. Шулай була бит ул: эшең канәгатьләндерми икән, үз-үзеңнән дә риза булмый башлыйсын. Башка колхозчылар: «Типсә тимер өзәрлек ир кеше, ^келәт тирәсендә буй күтәреп йөрмәсәң эш беткәнмени сиңа», — дип уйлыйлар төсле тоелды аңа. Бүтән эш сорап идарәгә дә барып карады: «Колхозның бөтен байлыгы өчен җаваплы урынны теләсә кемгә ышанып тапшыра алмыйбыз», — диделәр, әйтерсең, Харрастан башка колхозда кладовщик булырлык кеше беткән... Бүген иртән, келәтләр янына килгәндә, ул идарәгә таба райком машинасы узып киткәнне күреп калды. Тегермәнгә ашлык чыгарырга килүчеләрдән сорашып белде: райком секретаре һадиев үзе килгән, иртәгә колхозчыларның гомуми җыелышы буласы икән. Харрас бүтән эшкә күчү буенча райком секретареннан ярдәм сорарга булды. Кичен аны идарәгә, ачык партия җыелышына чакырдылар. Харрас иртәрәк килде дә, җыелыш башланганчы җаен туры китереп, райком секретаре белән икәүдәи-икәү сөйләште. — Нинди эштә эшләргә теләр идең соң? — дип сорады аңардан һадиев, партоешма секретаре Зарипов өстәлендәге ниндидер кәгазьләрне караштыра-караштыра. — Фермадан берәр эш бирсеннәр иде. Көтүче итеп куйсалар да риза. Моны ишеткәч, тәбәнәгрәк буйлы, шактый калын гәүдәле һадиев яшьләрчә җитезлек белән урыныннан торды, моңа кадәр утырырга кыймаган Харраска тәрәзә буендагы диваннан урын тәкъдим итте, аннары аның янына үзе дә килеп утырды. — йорт куяннары фермасы оештырырга кушсалар, ризамы? — дип сорады райком секретаре, Харрасның җиңеннән тотып, һәм җавап көтеп, аның күзләренә карады. Моңа кадәр кем генә булып эшләмәде Харрас колхозда: җир дә сөрде, фермада да эшләде, конюх та булды, дуңгыз да карады, орлык та киптерде — барысын да эшләде. Әмма аның куяннарны кырда гына күргәне бар пде. — Рәтен белмим бит мин аның, — диде Харрас, ни дип тә җавап бирергә белмичә бераз дәшми торганнан соң. — Бөреле совхозыннан өйрәнеп кайтырсың, — диде аңа һадиев, — районнан дүрт кешене шунда җибәрергә торабыз. Үзең беләсең, партия безнең алга җан башына терлекчелек продуктлары җитештерү буенча якын елларда Американы куып җитү бурычын куйды. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», — диләр картлар. Моның өчен ташка кадак кагуның кирәге юк. Терлекләрне күп итеп үрчетергә, яхшы итеп симертергә кирәк, йорт куяннары фермасы оештырып җибәрсәң, аның колхозга да, үзеңә дә файдасы шактый булачак. Ә безнең районда бу җәнлекләр бөтенләй юк дип әйтерлек. Куян фермасы оештырып, аңардан доход алып, бөтен колхозларга үрнәк күрсәтсәң, әйбәт булыр иде. Бүгенге партия җыелышында да, иртәгәге гомуми җыелышта да партиянең бу карарын ничек иттереп тизрәк тормышка ашыру өчеи өстәмә резервлар эзләү мәсьәләсе каралачак... Шулвакыт стенадагы репродуктор телгә килде, колхоз радисты иртәгә булачак гомуми җыелыш турында белдерү тапшырырга кереште, ә бүген кич клубка «Кеше язмышы» киносын карарга чакырды. Райком секретаре репродукторны борып куйды да сүзен дәвам итте: — Бу эшне кичектерергә ярамый. Әгәр дә син куяннарны яратып, үз итеп тәрбияләсәң, үзеңә дә, колхозга да әкияттәге кебек бәхет ачкычы бирерләр алар. Тылсымлы ачкыч турындагы әкиятне ишеткәнең бармы? Күптән түгел балалар өчен радиодан тапшырдылар. Зурлар өчен дә гыйбрәтле. Үзен тәрбияләп үстергән өчен керпе ятим малайга тылсымлы ачкыч — бәхет ачкычы бүләк итә; ни теләсәң шуны булдыра 96 ала торган ачкыч. Куяннар да бирә ала андый ачкычны, һичшиксез бирәчәкләр. Ә бу ачкычны яулап алу өчен зур тырышлык, үзеңнец көченә ышану, бөтен күңелеңне биреп эшләргә кирәк... Морт куяны асрау серен өйрәнергә теләүчеләр Бөреле совхозына республиканың барлык районнарыннан дип әйтерлек килгәннәр иде. Аларны бу эшнең остасы, Сталин премиясе лауреаты, атаклы зоотехник Ф. В. Никитин үзе өйрәтте. Харрас куян асрау шартларын да, аша- ту-эчертү рационын да, аларны үрчетү үзенчәлекләрен дә, аларда була торган төрле авыруларга каршы көрәш чараларын да тырышып өйрәнде. Балачактан ук терлекләргә гашыйк Фәррәхов «озын колак- лар»ны бик тиз яратып өлгерде. «Биш тиен куян, ун тиен зыян» дип яманаты таралган бер мүркәчтән егерме биш-утыз бала алганда, дүрт ана куянның елга өч йөз, дүрт йөз центнер нт бирүе мөмкин икән. Ә ите аның — Харрас совхоз ашханәсендә көн саен ашады — чын-чын- лап тавык итеннән ким түгел: туклыклы да, тәмле дә. Тиресе белән мамыгы турында әйтеп тә торган юк. Нәрсәләр генә эшләп чыгарылмый куян мамыгыннан — килешле итеп тегелгән җылы күлмәкләр, йомшак перчаткалар, шарфлар, хатын-кыз кофталары, яулыклар, бүрекләр, велюр эшләпәләр. Шуңа күрә дә шул дәүләт бер кило куян мамыгы өчен колхозга өч-дүрт кило сарык йоны бәясен бирә. Хәтта куянның колак сеңгерләре дә эшкә яраклы — яхшы сыйфатлы келәй ясау өчен менә дигән чимал икән. Кыскасы, бер баш ана куян ел әйләнәсендә колхозга алты-җиде йөз сум, хәтта артыграк та керем бирә ала икән. Менә сиңа кирәк булса: «Биш тиен куян, ун тиен зыян!» Зыян түгел, ә чын-чынпан хәзинә икән ул йорт куяны. Кешеләргә бик зур файда китерә торган җәнлек икән ул. Монда килгәнче Харраска әгәр: «Ел саен йөз меңнәрчә авыру кешеләрнең гомерләрен саклап калуда йорт куянының да роле зур»,— дисәләр, һич тә ышанмас иде. Әйе, моңа чыннан да ышану кыен. Ә бу нәрсә чын. Кешедәге авыруларга каршы көрәш чараларын эзләүче кайсы гына галимнең лабораториясендә куян юк?! Бу өлкәдәге һәр ачыш, һәр яңа табылган дару күбесенчә иң беренче башлап куянда сыналган һәм сынала бит... Колхозга кайтып бик тиз генә куян фермасы оештырып җибәрмәкче иде Харрас, әмма бу эш бик мәшәкатьле булып чыкты. Ферманы оештыру өчен, куяннар булдырудан да элек, читлекләр һәм вольерлар ясарга, аларны кую өчен уңайлы урын сайларга кирәк. Ә ул вакыт көз көне — колхозның көндәлек мәшәкатьләре дә җитәрлек иде. Әллә шуңа күрә инде, Харраска элек куяннар өчен янып йөргән председатель ферма оештыру эшенә салкын караган кебек күренде. Ә бәлкем. Харрас үзе бик ашкынып торганга шулай тоелгандыр. Соңгысы дөресрәктер дип уйлады ул, берничә тапкыр председательдәй бу эшне ашык тыруны сорап карады да, идарәдәгеләрнең күбрәк колхоздагы көзге эшләр белән мәшгуль булуларын күргәч, бераз вакыт тынычсызламаска, дәшми торырга булды. Ләкин аңа озак көтәргә, тынычланып калырга ирек бирмәделәр. Бер ай үттеме, юкмы, райком секретаре һадиев яңадан колхозга килде, аны идарәгә чакыртты. - Куяннарыңны күрсәтергә кайчан чакырасың инде? — диде ул, ярым көлемсерәп. — Куяннар юк әле. иптәш һадиев, — дип Харрас өчен җавап кайтарды председатель, — көзге эшләрдән азрак бушангач тотынырга иде исәп. — һм-м, шулай икән... Көз артыннан кыш җитәр. Кыш көне куяннардан башка да эш күп әле, диярсез инде сез. Аннары язгы чәчүгә хәзерлек эшләре башланыр, җәе дә җитәр... «Калган эшкә кар ява» дигәнне ишеткәнегез бармы сезнең, ә? Мин уйлаган идем инде: сездәге куян фермасын күрергә бүтән колхозлардан да кешеләр җибәрергә дип. Ялгышканмын икән... Райком секретаре урыныннан торып берникадәр вакыт Харраска карап торды. Моңа кадәр бер эштә дә сынатмаган Фәррәхов үзен бик зур гаепле кеше итеп сизә иде булса кирәк — бүлмәдә эссе булмаса да, маңгаена тир бөртекләре бәреп чыккан, башын аска игән, кара чәчләре тузгып уң як кашына кадәр төшеп тора, һадиев Харрас янына килеп утырды, уң кулын аның иңбашына салды. — Мин сиңа, Харрас, ышанам, — диде ул. Аның тавышында баягы кебек киная сизелми иде инде. Бу сүзләрне ул үз итеп, якын итеп әйтте.— Әнә аларның җаннарына тынгылык бирмә, — райком секретаре председательгә ымлап күрсәтте. — Теңкәләренә ти. Алай да кымшанмыйлар икән, үземә шалтырат. Хәзер тынычланып ята торган вакыт түгел. Барысын да үз вакытында эшләргә кирәк, һичнәрсәне кичектерергә ярамый... Бу сөйләшүдән соң куян фермасы оештыруга чын-чынлап тотынды Харрас. Председательгә дә җан керде: иртәгесен үк балта осталарына читлекләр ясарга кушылды. Читлек һәм вольер үрнәкләрен Харрас аларга Бөреледәге кебек итеп үзе сызып бирде. Мондый читлекләр бик уңай: аерым йокы бүлмәсе һәм сеткалы зуррак бүлмә. Куяннарны балалату өчен махсус җылы бүлмәләргә дә күчерәсе юк, аларга салкын тимәсен өчен асларына салам матрацлар да кирәкми. Аннары, участок ветврачы Камалов белән, булачак ферма өчен урын сайларга керештеләр. Әлбәттә, куян фермасы өчен урманлы, агачлы урын кирәк. Бәйрәкә авылы тирәсендә якында гына андый урынны табып булмады. Шуңа күрә ферманы авыл эчендә, бозау абзарлары янында корырга дигән нәтиҗәгә килделәр. Инде хәзер куяннар булдырырга кирәк иде. Куян-- нар табу эше дә Харраска йөкләнде. Куян асрау эше белән шөгыльләнүче колхозлар тирә-якта юк иде әле ул вакытта. Колхоз Харраска бер йөк машинасы бирде, һәм ул күршедәге Башкортстан авылларына чыгып китте. Колхоздан-колхозга бер атна чамасы йөрде ул һәм ничек итсә итте, егерме биш баш ана куян, берничә баш ата куян җыеп кайтты да читлекләргә ябып куйды. һәр яңа нәрсәне юктан бар итү кыен эш бит ул. Читлекләр, бик салкын көннәрдә яңа туган балалар өчен җылы өй булды дигәч тә, куян фермасы өчен Харрас карамагына бер ат беркетелгәч тә — һаман мондагы эшне эшләп бетерерлек кенә түгел кебек иде. Бигрәк тынгысыз эш булып чыкты бу. Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр гел аяк өстендә. Берәм-берәм читлеккә ашарга салып чыгарга, су куярга, өзлексез чистартып торырга кирәк. Алай гына да түгел, җитмәсә тагын өеңә кайтып йокларга яткач та тынгылык бирми — төнгә ашарга солы салганда яки су биргәндә берәрсе онытылып калмадымы икән дип шикләнеп, йоклый, алмый ятасың. Ятасың, ятасың да, күзгә йокы кермәгәч, торып киенәсең, кулыңа фонарь тотып, күңелеңдәге шикне бетерү өчен, фермага китәсең... Авыл халкы арасында Харрас эшенә кайберәүләр: «Типсә тимер өзәрлек ир кеше, юк нәрсә белән маташа. Ир кеше эшемени ул куян карау», — дип сөйләнделәр. Мондый сүзләрне Харрасның үзенә ирештерүчеләр дә булды. Әмма аларның сүзләрен колагына эләргә Харрасның вакыты юк иде. Менә куяннар балаларга да керештеләр, һәрберсе 12—15 бала китерә. Әле генә нибарысы 25 куян иде, ике-.өч ай үтмәде, аларның саны 100 дән артып китте. Эш тагын да күбәйде^ 7 ,С. Ә.“ № 7. 97 98 Харрас, никтер, идарәгә барып ярдәмгә кеше сорарга кыймады. Өйгә кайтып хатыны Бану белән киңәште дә, ирле-хатыилы икәүләп куян карарга керештеләр. Аларга ярдәмгә, сеңелесе Сиринә белән энесе Марсельне ияртеп, уллары /Марат та килгәли иде. Бер килделәр, ике килделәр, тора-бара куян карарга бигрәк һәвәс булып киттеләр, куып, орышып кайтармасаң, кичкә кадәр өйгә дә кайтмас булдылар, дәрес хәзерләүне дә оныттылар, гел куяннар тирәсендә маташалар. Харрас аларнын үзләренә бер пар куян алып кайтып бирде. йорт куяны асрау буенча басылып чыккан китапларда, фәнни хезмәтләрдә һәр ана куяннан елга 30 — 35 бала алу зур күрсәткеч булып исәпләнелә. Бөреле совхозындагы күрсәткечләр дә шуннан артмый. Хәер инде, анда үрчемне күп алудан бигрәк, йорт куяннарының нәселен яхшырту белән нык кызыксыналар. Шулай да Харраска куян асрау серен өйрәткән Никитин үзе дә куян асрау белән элек бөтенләй таныш булмаган кешенең беренче елда ук һәр ана куяннан кырыктан артык бала алып үстерәчәгенә ул вакытта ышанмаган булыр иде әле. Күңелең салып тырышсаң, көндәлек эшне даим җиренә җиткереп эшләп барсаң, өйрәнгән өстенә өйрәнә торсаң, була икән. 1958 ел ахырына шул 25 куянның һәрберсеннән алып үстерелгән һәм симертеп дәүләткә тапшырылган балаларның саны чыннан да кырыктан артып китте. Шул 25 баш куян колхозга 30 мең сумга якын керем бирде. Моның әчеп кеше көче дә күп тотылмады: хатыны һәм балаларының ара-тирә ярдәмен исәпкә алмаганда, фермада Харрас бер үзе эшләде. Кыскасы, беренче елда ук бер центнер куян итен әзерләүгә бары тик туксан хезмәт көне тотылды. Ә бит беренче елда Харрасның тәҗрибәсе дә җитеп бетмәде. Әйтик, бер буаз ана куянны ул артыграк симертеп җибәргән булып чыкты. Бик үрчемчән булса да, шактый капризлы җәйлек икән ул: тамагына бөтенләй капмый башлады, бер-ике көн сөмсерен коеп утырды да үлде дә китте. Икенчесе өзлексез бала табудан йончыгып эштән чыкты. Анысы да үлде. Аннары куян балаларын билгеле бер вакытка кадәр генә бергә асрарга мөмкин икән. Шул билгеле вакыт үттеме, бер- берсе белән тешләшә башлыйлар, ерткыч хайваннар диярсең — барысы да яраланып бетә. Андыйларга каршы чараны тиз тапты Харрас: бер вольердагыларын тәҗрибә өчен генә печеп җибәргән иде, ашау беләч эчүдән башканы белмәс булдылар. Шулай итеп 1958 ел узып китте. Тәҗрибә дә шактый тупланды. Колхозчылар да йорт куянының тәмен белеп өлгерделәр. Тәмен белмәслек тә түгел иде. Харрасның башлангыч мәктәптә укый торган ике улы, бер куянның үзләре тәрбияләп үстергән балаларын дәүләткә сатып, өсләренә укучы формасы алып киделәр. Үз хуҗалыгыңда сарык-кәҗә асрап мәшәкатьләнгәнче ике-өч баш куян асрасаң, әллә никадәр файда күрәсең. Берсеннән-берсе күреп, Бәйрәкә кешеләренең һәрберсе куян асрый башлады. Хәзер 500 хуҗалыклы авылда йорт куяны асрамаган кеше сирәктер. Бала-чагалары мул булган кешеләргә куян асрау бигрәк тә уңай. Бу юаш җәнлекләрне балалар бигрәк тә үз итәләр. Йорт куяны асрауның файдасын Бәйрәкә кешеләре генә түгел, ә иң мөһиме— Ютазы районындагы бүтән колхозларның җитәкчеләре дә күрде. Райком секретаре һадиев сүзендә торды: райондагы күп кенә колхоз председательләренә, «Коммунизмга» артеленә барып, Фәррәхов- ныц эше белән танышып кайтырга киңәш бирде. Киров исемендәге колхоздан Исхакова Чәчкә, үзенең әтисе белән бергә, Фәррәховтан өйрәнеп кайтып, менә дигән куян фермасы оештырып җибәрде. Ильич исемендәге колхоздан Җиһанша абзый Харрас белән бигрәк тә дуслашып китте. Ильич исемендәге колхоз составына кергән Әптпкәш авылы Бәйрәкә- дән биш-алты километр ераклыкта гына, һәр ике авыл, шулай ук Ильич исемендәге колхозның үзәге булган Бәйрәкә-Тамак та, исемсез кечкенә 99 генә бер инешмен, үзәнлегенә урнашкан. Бу якын-тирәдәге авылларның күбесе заманында Бәйрәкәдән аерылып чыкканнар. Элек, революциягә кадәр, Бәйрәкә авылы халык саны буенча кечерәк шәһәрдән бер дә ким булмаган. Тирә-яктагы алпавыт утарларында эшләүче батракларның үзәге булган бу авыл. Бәйрәкәнең күпчелеген тәшкил иткән батрак хуҗалыкларында ат, сыер яисә иген игәрлек җирләре генә түгел, хәтта ихаталары да, ишек аллары да булмаган. Бер-берсенә терәлеп салынган кечкенә-кечкеиә алачыкларда торганнар алар. Җирнең һәр карышы алпавыт карамагында булган. Алпавыт җирләрен совет хөкүхмәте ярлы крестьяннарның үз карамагына тапшыргач, Бәйрәкә кешеләре элеккечә яшәргә теләмәгәннәр—тыгын алачыкларын ташлап, табигатьнең матур урыннарына күчеп утырганнар. Бәйрәкә-Тамак, Әптикәш, Яңа юл һәм башка авыллар әнә шулай барлыкка килгән... Әптикәш авылында торучы сунарчы Җиһанша абзыйны Харрас элек тә күреп белә иде. Бер кыш эчендә фәлән кадәр бүре, фәлән кадәр төлке, куян аткан дип, район газетасына еш кына язалар иде аның турында. Җиһанша абзыйның сыңар көпшәле мылтык асып Бәйрәкә кырлары буйлап аксыйаксый атлавын үзенең дә күргәне бар Харрасның. 1958 елның ахыргы ае иде. «Коммунизмга» колхозының куяннар фермасы катына йөк чанасына зур корсаклы кызгылт төстәге бия җиккән бер кеше килеп туктады. Биясенең башына солылы капчыгын бәйләп куйды да капкасы ачык ферма эченә үтте. Капка янына ук салынган өйдән чыгып килүче яшь кенә бер үсмерне очратты ул. Егетнең кулында зур бер чиләк тулы солы иде. —Исәнмесез, туганкай, — дип күреште аның белән Җиһанша абзый, — Харрасны кайда күрергә була монда. — Сезгә әти кирәкме? — диде үсмер (ул Харрасның узган ел җиденче классны тәмамлаган һәм әтисенең ярдәмчесе булып куян фермасына эшкә урнашкан улы Марат иде). — Әти куяннар янында, әйдәгез! — «Син җәнлекләрнең холкын-фигылен беләсең», диделәр дә йорт куяны асрарга куштылар, — дип сүзен башлады Җиһанша абзый, исәнлек-саулык сорашканнан соң. — Миңа дисә, куянның читлектәгесе түгел, ә менә монда асылганы, — ул бил каешын күрсәтте, — яхшырак. Нишләмәк кирәк, башыңа төшсә, башмакчы булырсың, диләр бит. Менә әле булмаган куян фермасының иң дәү башлыгы булдым. Сезнең колхоздан куяннар сатып алырга, куян асрарга өйрәнеп китәргә дип килдем. Әгәр өйрәтсәң?.. — Өйрәтүдән эш калмас, — диде Харрас, — әгәр өйрәтерлек нәрсә булса. Әиә күрәсең, читлекләр, вольерлар, алар эчендә куяннар. Менә монысында буаз куян. Бүген, иртәгә балалыйм дип тора. Ә тегендә бала куяннар. Җиһанша абзый һәр читлекне, вольерны кызыксынып карап чыкты. Сорашкан булды, куяннарны ашату белән кызыксынды. Харрас аңар әлеге капка янындагы өйдәге шүрлектән Ф. В. Никитинның «Куян асрау» дигән китабын алып чыгып тоттырды. —Ен элек куяннарыгызны булдырыгыз. Аларны ничек тәрбияләргә кирәклек турында монда язылган. Аңлашылмаган нәрсә булса, миңа килерсез. Үзем белгән хәтлесен аңлатырга тырышырмын, — диде. Ильич исемендәге колхоз Бәйрәкәдән 20 баш ана куян сатып алды, куян фермасы өчен Әптикәш авылында алты почмаклы әйбәт кенә бер йорт бирде, аның ишек алдына читлекләр ясап урнаштырды. Шулай итеп, Әптикәш авылында да яңа бер куян фермасы оешты... 1959 елның ике ае узып китте. Җиһанша абзыйның куяннары балалау турында уйлап та бирмәделәр. Үзләре күрер күзгә көр дә кебекләр, 'әмма ни өчендер ата куяннарны яннарына да китермиләр. Менә шундый көннәрнең берсендә Ильич исемендәге колхозга Район советы башкарма комитеты председателе Мойсей Иванович Усачев килде. Ул куян фермасын карап китәргә дип Әптикәш авылына да кереп чыкты. Чисталыкны тикшерде, ашату рационы белән кызыксынды — болары тәртиптә иде. Аннары ул үрчем алу турында сорашты. — Куяннарыбыз кысыр булып чыктылар шул, — диде Җиһанша абзый, уңайсызланып. — Гаеп куяннарда түгел, үзеңдәдер, — диде райбашкарма председателе. — Каравың җитми торгандыр. Әнә Фәррәхов куяннары февраль башында ук балалаган инде. Рәтен белмисең, димәк. Җиһанша абзый моңа каршы бер сүз дә дәшмәде. Әлбәттә, аның уенча, Усачев хаклы иде. Кырдагы җәнлекләрнең — төлкенең дә, куянның да, бурсыкның да, бүренең дә гадәтләрен биш бармагы кебек белгән Җиһанша абзый читлектәге «озын колак»ларның үрчем бирергә теләмәүләрен ничек дип тә аңлатырга белмәде. Хатыны, кызы Рәсиха белән дә киңәшеп карады. — Бәйрәкәдән ат докторы Камаловны чакырып кайт,— диде хатыны Шәмсениса апа. — Камалов бүген иртә белән генә сыерлар фермасында булды, — дип сүзгә кушылды Рәсиха. — Участогындагы бөтен фермаларны карап йөреше икән. Синең турыңда да сорашты. Куян фермасына ике-өч көннән, кайтышлый кереп чыгармын, диде. — Алайса, Харрас янына гына барып кайтыйм, берәр киңәш әйтер әле, — диде Җиһанша абзый һәм күп уйлап тормады, атын җигеп юлга чыкты. Харрас куяннары беренче балалауда ук өч йөздән артык үрчем биргәннәр иде инде. Бик матур булып үсеп киләләр, солы да чемченә башлаганнар инде, кайсыберләре тырыша-тырмаша кишер кимерәләр. Җиһанша абзыйның аларга карап исе китте. Бер нәни куянны кулына алып сыйпамыйча булдыра алмады. Харрас эшне эредән җибәргән иде. Ферма узган елга караганда шактый зурайган, рәт-рәт итеп тезеп куелган читлекләр һәм вольерлар икеләтә арткан. Быел биредә ана куяннарның саны алтмышка җиткән икән. Җиһанша абзый куяннарының ни өчен үрчем бирмәүләрен Харрас бик җинел аңлатып бирде. — Яшь куяннар алып киттең бит син бездән, — диде ул, көлемсерәп.— Ике ай да тулмаган иде аларга. Ә куяннар дүрт-биш айдан соң гына үрчем бирә башлый... һәм озакламый Җиһанша абзый фермасында да эш җайга салынды. «Коммунизмга» колхозы куян караучысы Харрас Фәррәховның 1959 елдагы эш нәтиҗәләре бөтен республикага билгеле булды. Ул һәр куяннан 48 бала алып үстерде. Колхоз дәүләткә дүрт мең баш куян симертеп сатты. Бу — үрчем алу буенча бөтен РСФСР күләмендә рекорд булырлык күрсәткеч иде. ...КПСС район комитетының утырышлар залы. Бирегә Ютазы районының авыл хуҗалыгы алдынгылары җыелганнар. Киңәшмә инде тәмамланып килә. Шул вакыт арткы рәттән берәү сүз сорады. Трибунага илле яшьләр тирәсендәге, тәбәнәгрәк кенә буйлы, мөлаем йөзл бер кеше чыкты: — Иптәшләр, Харрас агай-эне сүзен тыңлап утырдым да, башка шундый бер уй килде, — дип башлады бу кеше сүзен. — Ул әйтә: быел йөз куянның һәрберсеннән 50 шәр бала алып, дәүләтебезгә биш мең 101 куян симертеп бирәм, ди. һәм бирер дә. Мин анын. сүзенә бик ышанам. Әйткән сүзен үти торган егет ул Харрас. Безгә дә анын. ярдәме күп булды. Әмма без үзебез дә төшеп калганнардан түгел. Дөресен әйтергә кирәк, былтыр бездә үрчем алу — һәр ана куянга 38 бала туры килде. Ә быел менә бөтен кеше алдында әйтәм: Харрастан калышасым юк, ана куяннарны инде йөз башка җиткердем. Аларның һәрберсеннән 50 шәр бала алып симертәчәкмен. Мин Харрас дус белән ярышка чыгам... Аныц бу сүзләренә бөтен зал дәррәү кул чапты. Мөгаен, залда утыручылар арасында аца иң каты кул чапкан кеше президиумда утырган Харрас булгандыр. Бу кешенең (ә ул кеше Ильич исемендәге колхозның куян караучысы Җиһанша абзый Мәрдәншин иде) сүзләрен дулкынланып тыңлады ул, торып кулын кысасы килде. Янында гына утырган Район советы башкарма комитеты председателе Усачев, аның колагына иелеп, болай дип сорады: — Җиһанша абзый фермасында булганың бармы синең? Харрас «юк» дигән мәгънәне белдереп, башын селкеп куйды. — Күп нәрсә югалткансың икән, — диде Усачев һәм икенче ягында утырган һадиевка нидер пышылдады. «Әйе шул, — дип уйлады Харрас,— күптән танышып кайтырга кирәк иде Җиһанша абзый хуҗалыгы белән. Ерак та барасы түгел бит». Трибунага йомгаклау сүзе әйтергә дип райком секретаре һадиев күтәрелде. Районда куян асрауның торышы турында да сөйләде ул. — Шунысы әһәмиятле, — диде райком секретаре, — җидееллыкны вакытыннан элек үтәргә омтылган колхозчыларыбызның хезмәт активлыгы көннән-көн үсә бара. Илебезгә мул итеп авыл хуҗалыгы продуктлары бирү өчен барган көрәштә яңадан-яңа хезмәт батырлары туа. Сез хәзер генә Ильич исемендәге колхозның куян караучысы Җиһанша иптәш Мәрдәншинның чыгышын тыңладыгыз. ■ Иң якты омтылышларның матур үрнәге булды аның чыгышы. Ул республикабызның атаклы куян караучысы иптәш Фәррәхов белән ярышка кушылды. Бу ярышта җиңеп чыгуын, илебезгә күбрәк файда бирүен телик аңа. Шулаймы, Харрас? Райком секретаре Харрас утырган якка карады. Әмма, аның «әйе» дигән сүзе залда утыручыларның кул чабулары тавышы астында ишетелмәде. — Шундый омтылыш белән яшәүчеләр һәр колхозда да күбрәк булсын иде, — дип дәвам итте райком секретаре сүзен. — Кызганычка каршы, килделе-киттеле, кушканга күрә генә дип эшләүчеләр дә бар. «Биш тиен куян, ун тиен зыян» дигәнне ишеткәнегез бардыр, һәрбе- регез бу мәкальгә каршы чыгар иде. Ә иптәш Мәрдәншин, минем уемча, болай дияр иде: «Мал иясенә охшар». Чыннан да, иптәшләр, мал иясенә охшый. Мәсәлән, «/Мелиорация» колхозында бер килограмм куян итенең үзкыйммәте 293 сумга төшкән... Залда утыручылар ирексездән пырхылдап көлеп җибәрделәр. — Көлке түгел бу,^ иптәшләр, — диде райком секретаре, өстәлдә торган стаканнан су йотып алганнан соң. — Җитмәсә тагын алар җиде баш куяннарын илтү өчен Туймазыга кадәр машина чаптырганнар. Кеше ышанмаслык хәл бит бу. Кайсыгызның килограммы өч йөз сумлык ит ашаганы бар. Минем үземнең, мәсәлән, андый алтын бәясе торырлык итне күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Әйе, чын хуҗа булып эшләмәсәң, һәрнәрсә алтын бәясенә төшә. Ә колхозны продукциянең бәясе алтын бәясенә төшүе түгел, ә аның арзан бәягә җитештерелүе баета. Фәррәхов куяннары итенең үзкыйммәте бары тик алты сумга төшкән. Алтмыш баш ана куян «Коммунизмга» колхозына йөз мең сумга якын керем биргән... 102 Харрас бу киңәшмәдән Җиһанша абзый белән бергә Әптикәшкә кайтты. Ильич исемендәге колхозның, куян фермалары белән танышырга теләге барлыгын белгәч, Җиһанша абзый аны бик шатланып кунакка чакырды. Үзе белән бергә эшләүче карчыгы Шәмсениса апа да, сыер савучы кызы Рәсиха да биш көнлек ял алганнар иде. Бөтен гаиләләре белән бергә җыелган чакка туры килде. Тормышлары әйбәт кенә икән: алты почмаклы өйләрен берничә ел элек кенә өлгерткәннәр, әле яп-яңа күренә. Тик шунысы уңайсыз икән Әптикәштә: электр гына юк икән. Быел кертәселәр бугай инде. Кунак киләсең белгән кебек, алар ишектән кергәндә, Шәмсениса апа мич тирәсендә кайнаша иде. Чишенергә дә өлгермәделәр, табынга кайнар коймак китерелде, аннары симез дуңгыз ите белән кыздырылган бәрәңге дә җитеште. — Дуңгыз симертеп суйган идем, — диде Җиһанша абзый. Харрасны кыстый-кыстый. — Алла биргән мал икән. Рәхәтләндек итенә. — Ничек соң алар ятсынмыймы? — днп сорады Харрас, әле һаман да мич тирәсендә кайнашкан Шәмсениса апа белән Рәсихага ымлап. — Башта бик үк яратып бетермәгәннәр иде. Бер заман тәмен белеп алмасыннармы. Хәзер җиткер генә... Сүзгә Шәмсениса апа да кушылды: — Ни турыда сөйлисең син, карт? — дип сорады. — Менә Харрас синең турыда сорый. Дуңгыз итен яратамы соң? — ди. Ә мин әйтәм: «Суфый суган сөймәс, күрсә кабыгын куймас», дим. — һи, мактанудан башың чыкмады инде. Харрас алдында куяннарың белән мактана алмыйсың шул, инде суйган дуңгызың белән мактанырга керешкәнсең икән, — диде Шәмсениса апа, үпкәләгән булып күренергә тырышып. — Юк, карчык, мактануым түгел, — диде Җиһанша абзый, җитди итеп. — Дөресен әйтүем. Әле куяннар турында әйтмәдем үзеңә. Быел Харрастан калышмаска дип бөтен район алдында сүз биреп кайттым. Ничек, карчык, икәүләп булдырып булырмы? Шәмсениса апа, мичкә тыгарга торган ипи табагын Рәсихага тоттырып, өстәл янына килеп утырды. — Алдын-артын уйламый сөйләнеп йөрсәң, адәм көлкесенә калырсың әле, — диде ул. — Харрас үзе өйрәткәләп, ярдәм итеп торса гына инде, белмим... — Җиһанша абзыйны өйрәтәсе юк инде аны хәзер, — диде Харрас һәм чәен эчеп бетерде дә чынаяк чокырын, тәлинкәгә каплап, самовар янына этеп куйды... һәм чыннан да аның бу сүзләре дөрес булып чыкты. Куяннар фермасына килгәч исе китте Харрасның: мондагы тәртип, чисталык һәм төзеклек аның кул астындагы фермага караганда өстенрәк иде. Икешәр рәт тезелгән куян читлекләре өстенә шалаш кебек итеп әвеслек корылган, тирә-юненә кар өелгән, — җил дә, салкын да үтәрлек түгел. Ә «Коммунизмга» колхозы фермасындагы әвеслекнең өсте һәм бер ян-ягы гына ябык. Җилдән, салкыннан да мондагы кебек үк ышык түгел — төннәрен читлек араларына кар кереп тула. Биредә куян фермасы ихатасы гына түгел, төнгә һәр әвеслекнең ишекләре ябып, биклән куела. Алар бергәләшеп куяннарга солы һәм печән өстәп чыктылар. «Кеше тавыгы күркә булып күренә» дигәндәй, аңа Җиһанша абзый куяннары симезрәк тә, көр күңеллерәк тә булып тоелды. Җиһанша абзый инде куяннарга тал чыбыклары да бирә башлаган икән: керт-керт кимерәләр. Харрас тал чыбыклары кисеп кайтырга исәпләп кенә йөри иде әле. Көнләшү кебек бер хис туды аңарда. Әмма ул аны Җиһанша 103 .абзыйга белдермәде. «Аның үзеннән дә миңа шактый нәрсәләрне өй- рәнәсе бар икән», — дип куйды ул эченнән генә. Алар алты почмаклы өй эченә керделәр. Биредә яңа балалаган куяннар урнаштырылган икән. — Селәгәен агыза торган куяннарыгыз юкмы соң?—дип сорады Харрас. — Гаҗәп, андый авырулы ишетә генә беләм, — диде Җиһанша абзый, мич янындагы артсыз урындыкка утырып, кесәсеннән папирос пачкасы чыгаргач. — Әйдә, бер тартып алыйк. «Монысын арттыра инде бу», дип уйлады Харрас. Узган елны куяннар арасында бу авыру таралып аның теңкәсенә тигән иде. Ветврач Камалов белән икәүләп әллә никадәр вакыт дәвалагач кына бетте. Әле ярый, участок ветпункты Бәйрәкәнең үзендә, югыйсә пенициллин таба алмый йөдәп беткән булыр иде. Харрас куяннарында гына түгел бу авыру, бик күп куян караучыларның теңкәсенә тия икән ул. Әле күптән түгел генә Харрас Ростов өлкәсендәге бер совхоздан, совхозның куян караучысыннан хат алды. Ул да шундый авыруларны ничек дәвалау турында киңәш сораган. Үз белгәннәрен язып җибәрде аңа Харрас: ә монда андый авыруларның булмавына бик үк ышанасы килмәде. Зур тәҗрибәле кеше булса, бер хәер иде. Җиһанша абзый икенче ел гына эшли бит әле. — Алай икән, — дип куйды Харрас, бераз уйланып торгач. — Димәк, витаминлы азыкларны җитәрлек хәзерләп куйгансың икән... Шул вакыт читлек астыннан бер чем-кара куян күренде, кылый күзен ялтыратып Җиһанша абзыйга карады. Ә Җиһанша абзый: «Сиңа нәрсә кирәк, мүркәч?» — дпп, аркасыннан сыйпап алды һәм ишек янындагы почмакта торган ящикта.н берничә кишер алып килеп, аның алдына ташлады. Кишерне күрү белән әллә каян бер көтү куян балалары йөгереп чыкты. Барысы да керткерт кишер кимерергә керештеләр. Җиһанша абзый, беравык аларга сокланып карап торганнан соң, тагын Харрас янына килеп утырды. — Көз көне шул куянны эзли-эзли йөдәп беттек, — дип сөйләп китте ул. — Читлекнең ишеген ачкан да төшеп качкан. Көчкә таптым. Печән арасына кереп балалаган икән. Унсигез бала китергән. Яңадан читлеккә япмадым инде аннан ары. Шуннан соң өч тапкыр балалады инде, һәр балалаган саен унсигез-егерме бала китерә. Бик игелекле хайван булып чыкты бу озын колак... Җиһанша абзыйның болай да кечкенә күзләре тагын да кысыла төшкән, калын иреннәре елмайган — эре һәм сирәк, ләкин таза тешләре күренеп тора, эре җыерчыклы йөзендә бик . мөлаем сызыклар барлыкка килгән иде; аның бөтен торышыннан әллә үзенең эшеннәнме, әллә әлеге игелекле куяннанмы тирән канәгатьләнү беленеп тора. «Мөгаен, бу кешенең беркемгә дә тавыш күтәреп, каты сүз әйткәне юктыр», — дип уйлап куйды Харрас. Бик киң күңелле, олы җанлы кеше булып күренде Җиһанша абзый аңа. Әмма ул әлеге соравын онытмаган иде: — Җиһанша абзый, витаминлы азыклар мәсьәләсе ничегрәк соң? — диде ул һәм папиросын сүндереп мич эченә ташлады. — Куяннарның авырганнары юк, диюеңнән соравым. — Җәй көне карчык белән төрле үлән җыеп ашатып карадык, — Җиһанша абзый әлеге куянны иелеп алды да алдына ук меңгереп утыртты. «Кылый» тәмам ияләшкән икән, аркасыннан сыйпаганга рәхәтләнеп, күзләрен йомган килеш, утыра бирде. — Бертөрле үләнгә әйләнеп тә карамыйлар, кайберләрең бик яратып ашыйлар икән. Яшь әрем, яшь кычыткан, сукыр кычыткан кебекләрен бигрәк яратып ашадылар. Менә шундый үләннәрне күп итеп җыеп киптердек. 104 Аннан ары, мүркәчләрнең авырмауларын сәрби агачы бирүдән дә кү- рәм. Аны да бик яратып кимерәләр. Яфрагын да ашыйлар... Алар озак сөйләшеп утырдылар. Харрас Җиһанша абзый эшендәге тагын бер яңалыкны белгәч, «молодец» димичә булдыра алмады. Җиһанша абзый аны бер вольер янына алып килде дә болан диде: — /Менә чагыштырып кара әле күршедәгесе белән боларыи. Минемчә, болары эрерәк кебек күренә. Бер үк вакытта туган үзләре, ай ярымлыклар, Иң зур куяннардан туган балаларны аерым үстерәм. Үскәч, сигез-тугыз килограммга җитә торганнары була. Орлыкка да шуларны калдыра барам... Әйе, моңа кадәр үрчемне күп алу белән мавыгып нәселне яхшырта бару турында әллә ни кызыксынганы юк иде Харрасның. Ә бу мөһим мәсьәләне һич онытырга ярамый бит. Әнә Җиһанша абзый ничек бөтенесен берьюлы алып бара!.. Кыскасы, Харрас өчен Җиһанша абзыйга кунакка килү бик файдалы булды. Иртәгесен Җиһанша абзыйның унөч яшьлек улы Рәис аны Бәйрә- кәгә илтеп куйды. Җилсез аяз көн иде. Яз башы инде үзен сиздерә: юлның уң ягындагы, кояшка караган шактый биек тауның түбәләре кардан арыиа башлаган. Кырдагы кар да, жиргә сеңгәндәй булып, юлдан шактый түбәнәеп тора, чана әле бер якка, әле икенче якка салулый. Менә «Коммунизмга» колхозы кырларына да җиттеләр. Ерак та түгел өч трактор зур бер бодай саламы эскертен тартып, чанасыз- нисез турыдан-туры кар өстеннән сөйрәп кайта. Менә кара син техниканың көчен: әллә ничә ат белән атналар буе ташыласы йөкне өч трактор берничә сәгатьтә башкара. Бәйрәкә басулары буйлап башка нефть районнарына Урыссу ГРЭСыннан югары вольтлы электр үткәргечләр сузыла, ә җир астындагы трубалар буйлап, күрше өлкәләргә һәм ерак Себер якларына газ, нефть агыла. Алар, кеше ихтыярына буйсынып, билгеләнгән җирләренә баралар да халкыбызның бәхетен, илебезнең куәтен арттыручы көчкә әвереләләр. Татарстанда чыккан нефть, газ, әллә кайларга барып, ватаныбызның бер кечкенә өлеше булган шул ук Татарстан кешеләре өчен бик кирәкле әйберләр булып яңадан кайталар, һәр җирдә — шундый ук агым, шундый ук хәрәкәт. Моннан ике ел элек Харрас, Казан артындагы Бөреле совхозына барып, бу тирәләр өчен яңа эш булган куян асрау серләрен өйрәнеп кайтты. Ул серләрне үзендә бикләп яткырмады. Әнә, Җиһанша абзый аның янына ничәмә-ничә тапкыр килеп, атналар буе ятып, аннан куян асрау серләренә өйрәнеп китте. Менә хәзер Харрас шул Җиһанша абзый янына барды да үзе өчен дә үрнәк булырлык, өйрәнерлек шактый нәрсәләр күрде. Моннан ике-өч ел гына элек Татарстанда куян асраучы колхозлар бөтенләй юк диярлек иде. Ә хәзер куян асрамаган колхоз бөтенләй юктыр. Әнә узган ел куян караучыларның республика киңәшмәсенә никадәр кеше катнашты. Академия театры бинасы туп-тулы иде. Хәзер безнең республикага куян асрау эшенә өйрәнү өчен башка өлкәләрдән дә килеп торалар. Әйдә, күбрәк килсеннәр, халкыбыз мулрак яшәр, илебез баерак булыр... Харрас шулай уйланып бара, ә Рәис әлеге эскерт сөйрәгән тракторларга карап мавыккан иде — үзенә игътибар^ булмаганны сизгән ат бик ялкау атлый башлаган икән. Харрас бушап калган дилбегәне? узенә алды: — На-а, әйдә-ә, малкай!.. 105 Менә Харрас Фәррәхов тагын Казанга килде. Аны узган ярты елда социалистик ярыш договорларының үтәлешенә йомгак ясау өчен Республика җәмәгать комиссиясенең чираттагы утырышына чакырдылар. Бу ярты еллыкта аның үз уңышлары хәтта көтелгәннән дә артыграк булды. Республикабызның кырык еллык бәйрәмен Харрас куандыргыч нәтиҗәләр белән каршы алды: аның карамагындагы йөз куянның һәрберсе утыз бала бирде инде. Дәүләткә ике меңнән артык куян симертеп сатты. Димәк, аның быелгы йөкләмәсе үтәләчәк кенә түгел, арттырып үтәләчәк. Бу яктан Харрасның күңеле тыныч... Менә колхоздагы ике куян фермасын берләштерәсе иде. Колхозның икенче бригадасы булган Яңа юл авылындагы урман эчендә ике-өч мең куян сыешлы зур ферма булдырасы иде. Ферма эше өчен чыгымнар да шактый кимер иде, куян итенең үзкыйммәте тагы да арзанаер иде. Харрас соңгы вакытларда әнә шул турыда уйланып йөрде... Инде төн уртасы җитеп килә. Гадәтләнмәгән урында тиз генә йокыга китеп булмый бит ул. Әллә шуңа, әллә инде бүлмәдә эссе булганга Харрас күзенә һич йокы кермәде. Ул торып утырды. «Казан» гостиницасының иркен бүлмәсе аңа нигәдер тар булып тоелды, өстенә киенде дә урамга чыкты, төрле төстәге реклама утлары белән бизәлгән Бауман урамы буйлап атлады. Менә Матбугат йорты. Аның һәр колоннасына авыл хуҗалыгы алдынгыларының зур итеп ясалган рәсемнәре эленгән. Рәсемдәге Харрас белән тротуардагы Харрас беравык бер-берсенә карап тордылар. — Чибәр генә күренәсең икән син, егет, монда, — диде Харрас, елмаеп, һәм урам буйлап акрын гына Кремль ягына таба китеп барды. Шул вакыт ул райком секретаре һадиевиың бәхет ачкычы турындагы әкиятен хәтерләде. Чыннан да нәрсә соң ул бәхет ачкычы? Әллә шулай күренекле кеше булумы, шәһәр урамына эленгән рәсемеңә сокланумы, орден алумы? Юк, берсе дә түгел. Алар синең эшеңә бирелгән бәя генә. Ул элек тә, алар булганчы да бәхетсез түгел иде... 1942 елның декабрь аендагы бер төн аның күз алдына килеп басты. Бу вакытта егерме яшьлек егет иде әле ул. Сугышның бөтен авырлыгын һәрьяклап үз җилкәсендә кичергән, әмма бирешмәгән Смоленск өлкәсе җирләре. Харраслар таң алдыннан дошманга , һөҗүмгә ташланырга тиеш. Сөякләргә үтеп керерлек салкын төн. Тирәякта—давыл алдыннан гына була торган тынлык. Ара-тирә дошман ягыннан чөелгән ракеталар, берникадәр вакыт күктә эленеп торып, күзләрне камаштыра, һәркем нәрсәдер уйлана. Шунысы гаҗәп: Харрасның күз алдында ул вакытта сугыш түгел, ә туган авылы — еракта калган Бәйрәкә иде. Туганнары белән бергә табын янында рәхәтләнеп тирләп чәй эчеп утыру иң зур бәхет булып күз алдына килде аның. «Сугышны бетереп исән-сау кайтып җитсәм, — дип хыялланды ул, — барына шөкер итеп рәхәтләнеп яшәр идем, тамагым тук, өстем бөтен булса, ат урынына эшләр идем. Бүтән берни турында да уйламас идем...» Кан түгеп яулап алды ул бу хыялының тормышка ашуын. Ә бик күпләр бөтенләй туган-үскән җирләренә әйләнеп тә кайта алмадылар, сугыш кырында мәңгегә ятып калдылар. Шул төнне һөҗүм вакытында аның янына гына мина төшеп ярылды. Ә аңына килгәндә ул Урта Азия шәһәрләренең берсендә госпитальдә ята иде. Бер елга якын дәваланды Харрас госпитальдә. Совет врачларының зур тырышлыгы аны үлемнән алып калды. Харрас туган колхозына кайтып эшкә кереште. Сугышка кадәр үк сөеп йөргән Бану исемле кызга өйләнеп җибәрде, иске генә бер йорт табып, кече туганнарыннан аерылып чыкты, үз көнен үзе күрә башлады. Бер-бер артлы дүрт баласы булды. Тагын ни җитмәгән?! Бәхет түгелмени бу?.. Үз иминлеге, үз гаиләсенең бөтенлеге өчен генә тырышса, бу бәхетнең бәхетлеге шулкадәр генә булыр иде шул. Рәсемен дә башкаланың иң үзәк урамына олылап элеп куймаслар иде, бүләкләр дә бирмәсләр иде, республика күләмендәге мөһим эшләрне хәл итәргә кабашырга дип чакырып та тормаслар иде. Аның куян асрый башлап кечкенә булса да табыш алуы үз колхозы өчеи генә дә түгел иде бит. Җиһанша абзыйлар, Киров исемендәге колхоздан 11схаковалар, Яңа юлдан Галимов Әнвәрләр һәм башка бик күпләр аның үрнәгендә, аннан өйрәнеп бу эшне башлап җибәрделәр. Ә тамчыдан күл җыела. Шулай бергәләшеп тырышу нәтиҗәсендә халык иминлеге тәэмин ителә. Үз иминлегең өчен генә түгел, гомумән, халык иминлеге өчен көрәшү — шул үзе бит инде бәхет ачкычы!.. Харрас шулай уйлапа-уйлаиа Кремль янына, Идел диңгезе ярына килеп чыкты. Су өсте көзге кебек ялтырап ята, тып-тын, ничектер үзенә чакыра төсле. Харрасның су керәсе килеп китте. Ул күп уйлап тормады: тирә-ягына каранып алды да тиз-тиз генә чишенеп ташлады. Сэлкынча саф Идел суы аның бөтен тәнен рәхәтләндереп җибәрде. Бәйрәкә тирәсендә зур сулар булмаганга, Идел аңа бик тансык иде. Озаклап, бөтен тәмен белеп юынды ул Идел суында. Ул киенгәндә таң аткан, тәмам яктырган иде. Харрас дәртле адымнар белән шәһәр эченә атлады. Урамнар буш иде әле, бары тик җыештыручылар гына тротуарлар себерәләр, ара-тнрә җиңел машиналар үтеп киткәли. Зур шәһәр, берничә сәгатьтән башланачак зур эш көнен көтеп, тынып калган...