Логотип Казан Утлары
Публицистика

 БҮГЕНГЕ РОМАННАРНЫ УКЫГАНДА

Укучылар арасында киң таралган һәм яратылып укылган жанрларның берсе — роман. Билгеле булганча, роман, башка жанрларга караганда (поэзия, драматургия), яшьрәк жанр һәм аның соңгы елларда шундый киң таралуы жанрның үзенчәлегенә бәйле. В. Г. Белинский «1847 елгы рус әдәбиятына караш» исемле мәкаләсендә болай дип язган иде: «Шагыйрьнең (язучы мәгънәсендә. — Р. М.) картинасында фикер булырга тиеш, аның ясый торган тәэсире укучының акылына тәэсир итәргә, мәгълүм юнәлеш бирергә тиеш. Моның өчен роман, повесть һәм шулар ише әсәрләр — поэзиянең иң уңайлы төре. Аның өлешенә башлыча җәмәгатьчелек картиналарын сурәтләү, җәмгыять тормышына шигъри анализ ясау төште». Димәк, роман .жанры ^җәмгыять тормышын сурәтләүгә, аерым шәхеснең язмышын җәмгыять тормышы белән бәйләнештә күрсәтергә зур мөмкинлекләр ача. Безнең чорда. әдәбият тормыш мәктәбе булган чорда, бу, әлбәттә, бик мөһим сыйфат. Шул ук мәкаләсендә В. Г. Белинский роман жанрының икенче бер үзенчәлеген дә күрсәтеп үтә: «Бу — поэзиянең иң киң, бөтенесен дә иңли торган төре; анда талант үзен чиксез иркен хис итә. Аңарда поэзиянең барлык башка төрләре бергә кушылалдр,— языла торган вакыйга уңае белән авторның үз хисен әйтеп бирүе булган лирика да, алынган характерларны ачыграк һәм I Фикер алышу тәртибендә басыла. Редакция. рельефлырак сөйләтү ысулы булган драматизм да. Поэзиянең. башка төрләрендә ярамын торган чигенешләр, фикер йөртүләр, дидактика романда һәм повестьта законлы урын ала алалар. Роман һәм повесть — язучыга аның өстенлек итүче характеры, таланты, зәвыгы, юнәлеше һ. б. ягыннан тулы иркенлек бирә» \ Жанрның мондый зур мөмкинлекләре, әлбәттә, аның әдәбиятыбызда киң таралуының һәм үсеп китүенең бер сәбәбе булды. Ләкин зур мөмкинлекләре булу белән бергә, роман жанры бик зур осталык, талант, бик күп көч түгү, тормышны тирәннән белү һәм аның турында фәлсәфи фикер йөртә белүне тал‘әп итә. Романны иң авыр һәм катлаулы жанр дип атасак та ялгышмабыз. Шуңа күрә роман һәр милли әдәбиятның өлгерү күрсәткече булып тора. Соңгы ике ел эчендә күләмле өч романның дөнья күрүе үзе генә дә бүгенге татар совет әдәбиятының үсешен, аның идея һәм иҗади яктан җитлегүен яхшы ук ачык күрсәтә торган факт (1958 елның июнь аенда Габдрахман Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар», шул ук елда Фатих Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» романнары дөньяга чыкты. «Совет 2 В. Г. Белинский, Сайланма әсәрләр, Казан, 1948 ел, 291 бит. У ТП&Н,К,blLin7 Ь 123 : эдәбияты»ның 1959 елгы соңгы саннарында Мирсәй Әмирнең «Саф кү- .цел» романы басылып бетте). Өч роман — тормышның зур иҗат көче салу нәтиҗәсендә күтәрелгән өч катламы, һәрберсе аерым үзенчәлеккә ия булган иҗат җимеше... Бу әсәрләргә җентекләбрәк тукталып, татар әдәбиятында гомумән роман жанрының бүгенге торышын, аның үсеш юнәлешен билгеләргә тырышыйк. Г. ӘПСӘЛӘМОВНЫҢ «СҮНМӘС УТЛАР» РОМАНЫ. ТИПИКЛАШТЫРУ МӘСЬӘЛӘСЕ. «Сүнмәс утлар» романы — татар әдәбиятында, бүгенге көн тормышына багышланып, соңгы елларда •нҗат ителгән әдәби әсәрләрнең иң чуры һәм киң планлысы. Бу романны гомумән x^’enre кгн э г ” п кызыклы, тормышчан образлар белән беррәттән үк образ-күләгәләр дә урын ала әле. Әсәрнең йом ш а кл ы гы н, гадәттә*, язучының тормышны җитәрлек дәрәҗәдә тирән белмәве белән аңлаталар. Ә бит Габдрахман Әпсәләмов Казан заводларының берсендә тормышны берничә еллар рәттән ныклап күзәтеп өйрәнгән. Шулай булгач, әсәрдәге җитешсезлекләрнен сәбәбе нәрсәдә соң? Безнең уебызча, бу кимчелекләрнең тамырын язучының тормыш күренешләренә якын килүеннән, гаҗәп катлаулы һәм күп кырлы тормыш күренешләрен- нән иң мөһим нәрсәне сайлап ала белү осталыгыннан, кыскасы, типиклаштыру процессыннан эзләргә ки- рәк. Күзәтү һәм чагыштырулардан чыгып нәтиҗә ясау һәм гомумиләштерү генә, М. Горький фикеремчә, тормышны сурәтләүдә уңышка илтә Тормышны башта ук уйлап куелган идеяләрдән һәм әзер нормалардан чыгып кына үзләштерү исә уңай нәтиҗә бирә алмый. Г. Әпсәләмов романында, безнең уебызча, бу тенденцияләрнең икесе дә бар, һәм алар үзара көрәшәләр. Романның көчле ягы тормышның үзеннән килсә, аның йомшак яклары, безнеңчә, искергән әдәби традицияләргә, әзер нормаларга иярүдән килә. Бу кимчелек романдагы образлар чагыштырмасында ук сизелә. Алар барысы да өчкә: уңай, кире һәм аерым кимчелекләре булган, ләкин рухи төзәлүгә килүче образларга аерылалар. Романның нинди генә персонажын алсак та, аны шушы өч төркемнең берсенә кертергә мөмкин (Сөләйман, Иштуган, Погорельцев, Зелап- ский, Назиров һ. б. — уңай геройлар, Идмас, Зонтик Шәмсия, Хиса- ми Ихсанов, Ходайбирдни, Зубков,. Поярков һ. б. — кире персонажлар, Илморза, Әүхәдиев, Баламир, Самарина һәм башкаларның аерым ким* челекләре бар). Ләкин тормыш күп мәртәбә катлаулырак бит, тормыштагы кеинр 125 характерларын шундый өч төркемгә генә сыйдырып булмый! Әпсәләмов әсәрендә алар өч кенә төркемгә бүленсәләр, тормышта алар мең, миллион төрле. Рус, совет һәм бөтен .-дөнья әдәбиятының иң күренекле •әсәрләрендә әдәби геройларның шулай кискен, чикләре ачык билгеләнгән төркемләнүен без таба алмыйбыз. Г. Әпсәләмовның әдәби геройларны менә шушындый өч төркемгә бү- •лүе үзе генә дә инде авторны уңай геройларны бераз матурлап, бизәкләп, ә киреләрен исә тагы да каралтып, начар сыйфатларын тагын да куертып бирергә этәргән. Әлбәттә, сәнгать бераз куертусыз, арттырусыз эш итә алмый. Ләкин мондый куерту персонажларның ышандыру көчен югалтмыйча бирелергә тиеш. ■Әпсәләмовта исә еш кына очракларда без бу ышандыру көченең шактый кимүен күрәбез. Бигрәк тә бу хәл Иштуган Уразмәтов образында иык сизелә. Иштуган Советлар Союзы Герое да, хезмәт алдынгысы да, үзенең ачышлары белән фән әһелләрен таңга калдыручы уйлап табучы да, менә дигән гаилә башлыгы да һ. б. һ. б. Иштуган тормыштан, чынбарлыктан алынган образ түгел, ул — совет эшчесе нинди булырга тиеш дигән сорауга автор хыялында тудырылган җавап. Автор бу образда хәзерге көн эшче сыйныфының иң яхшы сыйфатларын тупларга, эшче сыйныфының асылын гәүдәләндерергә тырышкан һәм Иштуганга эшче сыйныфы вәкилендә булырга тиешле барлык уңай сыйфатларның барысын ябыштырып чыккан. Образ тудыру өчеи болар гына җитми бит •әле. Әдәби образ ышандырырлык булырга тиеш, ә моның өчен аны индивидуальләштереп бирергә кирәк. Нәкъ шундый ук хәл партия эшчеләре образларын иҗат итүдә дә сизелә. Гади генә бер мисал алыйк. Романның беренче басмасында Гаязов— райком секретаре, Ә. Макаров партком секретаре иде. Икенче басмасын эшләгәндә, автор бу персон а ж л арның урыннары и а л - маштырган, ягъни Макаровны райком секретаре, Гаязовны партком секретаре иткән. Нәтиҗәдә бик кызык хәл килеп чыккан. Автор уйла вы буенча бу персонажлар төрле характер һәм темпераментка, үзенчәлекле биографиягә ия булуларына да карамастан, Гаязов элек Макаров эшләгәннәрне башкара, хәтта еш кына очракларда аның сүзләре бе ләи үк сөйләшә дә башлаган. Элек Гаязов Макаровны «акылга өйрәтә» иде, хәзер исә Макаров Гаязовка вәгазь укый. Әгәр бу персонажлар чын мәгънәсендә тулы канлы, үзенчәлекле характерга ия булган булсалар иде, мондый «алмаштыруга» бик җиңел генә буйсынмаслар иде. Романның беренче басмасында тагы бер партия хезмәтчесе—Даниилов образы бар иде. Икенче басмада бу образ бөтенләй төшереп калдырылган. Ләкин аның юклыгын сизмисең дә, чөнки романдагы вакыйгалар агышына аның йогынтысы бик аз иде. Без автор икенче басмада әсәрнең сыйфатын төшергән дип әйтергә теләмибез. Юк. Беренче басмадагы ышандырмый торган бик күп урыннар, шаблон тел белән газетча сөйләнгән диалоглар икенче басмада төшеп калган; укучылар тарафыннан күрсәтелгән күп кимчелекләр искә алынган, роман җыйнаклана төшкән, аның ышандыру көче арткан. Ләкин образлар системасы һәм авторның типиклаштыру алымнары нигездә элеккечә үк калганнар. Әгәр уңай геройларны тудырганда Әпсәләмов гел уңай якларын гына җыйнаса, кире персонажларны тасвирлаганда, киресенчә, автор начар сыйфатларны җыя. Мәсәлән, Зонтик Шәмсия образын гына алып карыйк. Ул—усал, гайбәтче хатын булу белән бергә, аферист Шаһиәгъзәмов белән бәйләнешкә кергән, мораль яктан череп таркалган шәхес. Аның ире — хыянәтче. Зонтик Шәмсия политик яктан да халык дошманы. Ул совет һәм партия җитәкчеләре турында төрле гайбәтләр тара га, яшь, тәҗрибәсез эшчеләрне аларга каршы котырта. Ул яшь кызларны һәм егетләрне юлдан яздыра, урлаган әйберләр белән сәүдә итә. Кыскасы, 126 дөньяда нинди кабахәтлекләр бар барысы да бу образда тупланган. Идмас образы да гел шундый кара буяулар белән генә бирелгән. Ул җанлы кешедән бигрәк иске романнардагы — «Хәтәр хатынны» искә төшерә. Без аңарда «тере кешегә» хас бер генә сыйфат та күрмибез. Автор уенча, әгәр дә герой уңай икән, ул үзенең тышкы кыяфәте белән дә, эше, хәрәкәте, сүзе белән дә ялтырап тора, әгәр дә тискәре икән, киресенчә, барлык яктан да начар була. Мәсәлән, склад мөдире жулик Хисамын Ихсанов «кечкенә генә пеләш башлы, йөзе бәлеш кебек, борыны чөгендердәй кызыл, сусыл күзле». Ул, чиктән тыш симергәнлектән. аяк астына да карап йөри алмый, башын гел югары күтәреп йөрергә мәҗбүр; үзе бертуктаусыз мыш-мыш килә һәм гәүдәсе итчеләргә бик тартым. Икенче бер тискәре персонаж — Аллаһияр Ходайбир- дин. автор сүзләре белән әйткәндә, карт маймылга охшаган; өченчесе— Шаһиәгъзәмов — юеш кулъяулык белән әледән-әле итләч кызыл муенын сыпырып тора. Әсәрдә рус һәм башка әдәбиятларда күп мәртәбә кулланган «производство романы» алымнары кабатланалар. Мәсәлән, «Сүнмәс утлар»пың композицион төзелеше Кочетовның «Журбины» романына бик тартым: ике әсәрдә дә композиция нигезенә зур эшче гаилә тарихы куелган. Консерватор баш конструкторга каршы көрәш башлаган алдынгы эшче-рационализатор һ. б. шундый образлар һәм ситуацияләр әдәбиятта беренче мәртәбә кулланмыйлар. Алдан уйлап куйган план буенча образ тудыру аерым геройларның язмышларында да күренә. Эчкече һәм ялкау, ләкин сәләтле наладчик Әүхәдиев романның соңгы бүлекләрендә үзенең хаталарын таный; үз-үзенә хуҗа булмаган Бала- мир төзәлә, җиңел тормыш яратучы, тәмам бозылган Илморза акылга утыра, элек артка калучы эшче Самарина алдынгылар сафына чыга. Кыскасы, аерым кимчелекләре булган, рухи төзәлүгә килүче персонажлар роман ахырына барысы да төзәлеп җитә, барысы да гаҗәп әйбәт бетә. Ә үзләре төзәлә алмаган кире персонажларга автор бик кискен чаралар куллана. Каракларны һәм алдакчыларны төрмәгә утырталар, консерваторларны һәм яңалыкны кабул итәргә теләмәүчеләрне фаш итәләр. Автор моның белән бездә искелек күренешләренең, начар, яман нәрсәләрнең вакытлы гына булуын, алар- ның һәлакәткә дучар ителүләрен күрсәтергә тели. Әмма укучы моңа мохтаҗ түгел. Укучы өчен реаль тормышны, андагы көрәш һәм кыенлыкларны күрү гыйбрәтлерәк булыр иде. «Сүнмәс утлар» романының кимчелекләренә без шактый күп тукталдык. Чөнки бу зур, кызыклы, бай эчтәлекле әсәрнең уңышлы яклары турында да, җитешсезлекләре турында да сөйләргә материал ҖРН тәрлек. Югарыда күрсәтеп үткәнебезчә, романны Әпсәләмовның иҗат юлында һәм гомумән соңгы еллар татар әдәбиятында әһәмиятле күренеш дип атарга кирәк. Роман рус теленә тәрҗемә ителде һәм, һичшиксез, бөтен Союз укучылары да аны җылы кабул итәрләр һәм яратып укырлар дип уйлыйбыз. КПСС Үзәк Комитетының Язучыларның III съездына булган котлавында: «Коммунизм әдәбияты идея эчтәлеге ягыннан гына түгел, бәлки әдәби камиллеге ягыннан да бөек әдәбият булырга тиеш. ... Тирән мәгънәле зур идеяләр гаять зур әдәби осталыкны, героик характерлар— үзләренә тиң булган художество гәүдәләнешен таләп итәләр», — дип әйтелә. Димәк, бүгенге заман темасы турында сүз кузгатканда безгә әдәби осталык мәсьәләләрен һич тә онытырга ярамый.
Ф. ХӨСНИНЕҢ «ҖӘЯҮЛЕ КЕШЕ СУКМАГЫ» РОМАНЫ. СЮЖЕТ ҺӘМ ХАРАКТЕР БӘЙЛӘНЕШЕ. Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» романы мисалында без бер мәсьәләгә — әдәби әсәрдә сюжет һәм характер бәйләнеше мәсьәләсенә тукталып үтик. «Җәяүле кеше сукмагы» әдәбиятыбызның җитди казанышы. Роман татар крестьяннарының революциягә килү юллары, ул юлларның үзенчәлекле булуы турында сөйли. Хәзер, Татарстанның 40 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә, бу теманың кирәклеген һәм актуальлеген дәлилләп тору артык булыр иде. Моны барыбыз да аңлыйбыз. Үз халкыңның үткәнен ачык күз алдына китерми торып, аның бүгенге казанышларын өйрәнү дә, бәяләү дә мөмкин түгел. Әсәрнең үзәгендә «кечкенә кеше» — гади крестьян малаеның язмышы. Җор, уен-көлкечел, бетмәс- төкәнмәс шаян һәм тапкыр сүзле Сәфәргалигә авыр тормыш юлы үтәргә туры килә. Бәхет эзләп, ул үзенең әтисе белән авыллар буйлап тинтерәп йөри. Сәлмән кулакта да бил бөгә, пристаньда грузчик булып та эшли, кызыл мал белән сәүдә итүче асламчы мишәрдә приказчик булып йөри, ярминкәдә барышник та, патша армиясенең таяк дисциплинасына нигезләнгән муштрасын да үтә. Бу кыенлыклар аның характерын чыныктыра, аны дөньяда ирекле, үз дигәнчә яшәү турында уйландыра. Күп нәрсә дә кирәкми бит инде аңа. Бераз гына акча җыйнау, ат сатып алу, яраткан кызы Зәйтүнәгә өйләнеп, үз хуҗалыгын корып җибәрү— шулар гына кирәк бит Сәфәргалигә. Шушы максатларга Сәфәргали җәяүлеләр сукмагыннан гына барып җитмәкче. Юк шул, бәхеткә алай җиңел генә ирешеп булмый икән. Империалистик сугыш, фронтташ иптәшләренең мәгънәсез һәлак булулары, немец солдатлары белән туганлашулар һәм ахырда 1917 ел башындагы революцион вакыйгалар күп нәрсәләргә Сәфәргалинең күзен ача. Үзенең туган авылына инде ул аңлы революцион көрәшче булып кайта. «Җәяүле кеше сукмагы» — «кечкенә кеше»нең, бөкрәйгән аркасын турайтып, көч туплавын, татар халкының революциягә килү юлларын сурәтләгән роман. Сәфәргали образы — язучының зур иҗат уңышы. Үзенең уй-фикер йөртүе, гадәте, сөйләм алымнары белән Сәфәргали — чын милли характер. Сәфәргали образында безнең халыкка хас булган иң яхшы сыйфатлар: тапкырлык, эшчәнлек, батырлык, яктылыкка омтылу һ. б. гәүдәләндерелгән. Ф. Хөсни романының миллилеге татар халкының тормыш-көнкүрешен тасвирлауда гына түгел, ә романның бөтен эчтәлегендә, геройларның характерында, аларның һәм авторның үзенең тормышка карашында чагыла. Романда уңышлы характерлар бер Сәфәргали генә түгел, билгеле. Ф. Хөсни, гомумән, аңа характерлы нечкә юмор тойгысы белән Сәфәргалинең әтисе, бик үк бәхетле булмаган, ләкин кайгыра белми торган күчмә тегүче Корбангали образын, гадәттән тыш саран һәм шул саранлыгы өчен җәзасын алган калын асламчы мишәрне һәм башка бик күп икенче дәрәҗәдәге эпизодик образларны сурәтли. Садыйк мулла яки сорыкорт Сәлмәнне, яки аның бернигә дә яраксыз лыгырдык милләтче улы Мидхәтне сурәтләгәндә юмористик буяулар әкренләп сатирага күчә баралар. Ф. Хөснидә сатира беркайчан да карикатура, бер төстәге ясалма образлар белән алыштыр ыл мый. Аның образлары, хәтта эпизодик персонажлары да тулы канлы, күз алдына килеп басарлык итеп бирелгәннәр. Мәсәлән, Сәлмән кулакны алыйк. Ул саран, ләкин кирәк булганда бик юмарт кеше булып та кылана белә, беркатлы кешеләрне үзенә ышандыру өчен тау-тау вәгъдәләр дә бирә. Ул, артык нечкәләп тормыйча, искечә сату итә, ләкин шул ук вакытта татар буржуазиясенең «цивилизацияле» вәкилләре 128 булган улларының киңәшләренә дә колак сала. Романда урта хәлле Бурсык Абдул образы да бик тирән һәм дөрес сурәтләнгән. Икенче дәрәҗәдәге образларның тормышчан булуы әсәрдә ышандырырлык фон тәшкил итә, шунсыз реаль хикәяләү дә мөмкин булмас иде. Әсәрдәге образлар бер-берсен- нән аерым яшәмиләр, алар бер-бер- сен ачыклыйлар һәм тулыландыралар. Ф. Хөснинең әдәби осталык көче — бөтен бер образлар системасын тормышчан һәм ышандырырлык итеп бирә алуында. Аларның кайберләренә китапта игътибар күбрәк, ә икенчеләренә әзрәк бирелә, кайберсенең характеры тулырак ачыла, икенчеләре исә пунктир белән генә билгеләнгәннәр — ләкин алар барысы да ышандырырлык — һәм бу иң мөһиме. Ф. Хөсни китабының икенче көчле ягы — аның стиль бердәмлегендә һәм үзенчәлекле булуында. Романда акыллы, тапкыр, шаян сүзләрне персонажлар кебек үк җиңел, урынлы кулланучы автор образы бар. Автор укучы белән әңгәмәне иркен, тәкәллефсез генә алып бара, вакыйгаларга аңлатма бирә бара, романның геройларына карата үзенең мөнәсәбәтен яшерми. Халыкның сөйләм телен Ф. Хөсни кебек бөтен нечкәлекләре белән белүче язучыларыбыз күп түгел. Ул, Багрицкий сүзләре белән әйткәндә, авыздагы җимеш суы тәмен тойган кебек, телнең бөтен нечкәлекләрен, төсмерләрен, сыгылмалылыгын сизә. Дөрес, кайбер очракларда Ф. Хөсни, стилен үзенчәлекле итәм дип, озын- озын бертөрле стилистик алымнарны кулланып «арттырып та җибәр- гәли» һәм, нинди дә булса бер мәзәк вакыйга белән мавыгып китеп, тасвирлауның җеп очын да югалтып куйгалый. Ф. Хөснинең бу җитеш- сезлеге тәнкыйтьчеләр тарафыннан күрсәтелгәнлектән, без аңа тукталып тормыйбыз. Шулай да, без бу романның башка тәнкыйтьчеләр тарафыннан аз әһәмият бирелгән түбәндәге җитеш- сезлеген әйтеп үтмәкче булабыз. Романның соңгы бүлекләре китапның беренче яртысына караганда йомшаграк язылган. Революционер һәм авыл ярлыларын оештыручы буларак күтәрелгән яңа Сәфәргали җор, шаян яшь Сәфәргали кебек скульптур тулылыгы белән безнсц күз алдыбызга килеп баса алмый, Аның эшләгән эшләре еш кына очракларда укучыны ышандырмый, эчке дөньясы ачылып җитми. Сәфәргали катнашкан вакыйгаларны бөтеп тулылыгы белән күрсәтеп бирү урынына, автор сөйләп бирүгә күчеп китә. Зәйтүнә образы белән эш нәкъ шулай тора. Без аның бер кайгысыз, яшь матур кыз чагын күз алдына бик ачык китерәбез. Язмышка буйсынып, Сәлмән йортына килен булып төшүен дә аңлыйбыз. Чөнки бу вакыйгалар язучы тарафыннан нечкәләп язылганнар һәм сәнгатьчә нигезләнгәннәр. Ниһаять, шундый тел-тешсез, күндәм хатынның пи өчен иреннән аерылып китүен, моның өчен никадәр кыюлык һәм тәвәккәллек кирәк булуын да аңлыйбыз. Каенанасы аны әйбер урлауда гаепли, ә Зәйтүнәнең пакь вөҗданы моны күтәрә алмый. Кыскасы, геройның эш һәм хәрәкәте конкрет тормыш шартларында аның характерыннан логик рәвештә үсеп чыга. Менә Зәйтүнә укытучылар хәзерләү курсына бара, аны тәмамлап, авылга культура-агарту эшенә кайта, сыйнфый көрәшнең асылын аңлап, Совет власте өчен аңлы көрәшче булу дәрәҗәсенә күтәрелә. Сүз дә юк, Зәйтүнәнең юлы шулай булуы мөмкин, чөнки ул еллардагы бик күп татар хатын-кызлары өчен бу — типик юл. Әмма Ф. Хөсни боларның барысын да, сәнгать чаралары белән дәлилләмичә, сөйләп кенә чыккан. Шуның өчен Зәйтүнә ; образы безнең хәтердә тормышны үзгәртеп коручы булып түгел, ә бәлки кайчандыр шаян бер кыз, ә i соңыннан кулак гаиләсендә изелгән. J үз эченә бикләнгән бер хатын булып кала. Кайберәүләр моның сәбәбеп авторның әсәрне тизрәк, үз вакытында язып бетерергә ашыгуыннан дип күрсәтәләр. Безнең карашыбызча, үз-үзенә таләпчән язучыны игъ- тибарсыз эшләүдә, ягъни укучыга карата ихтирам күрсәтмәүдә гаепләү нигезсез. Бу җитешсезлекнең сәбәбен, безнеңчә, тирәинәнрәк эзләргә кирәк. Әгәр китапның беренче яртысын карап чыксак, сюжетның тулысы белән төп геройларның характерлары белән билгеләнүен күрербез. Сәфәргалинең сукбайлыгы да, аның Зәйтүнәгә булган уңышсыз мәхәббәте, бәхеткә алып бара торган «олы юлга караганда турырак» сукмак эзләве дә—болар барысы да образның ’логикасыннан агып чыга һәм сәнгатьчә нигезләнә. Ләкин без бу «җәяү.теләр сукмагы»ның хыялый риваять кенә буларак тулы- сынча җимерелүен күрмибез. Язучы ачык һәм үзенчәлекле образ тудырган, әмма аиы революциягә илткән юлыныц үзенчәлекле булуын ахырга кадәр күрсәтә алмаган. Соңгы бүлекләрдә авторның сюжет җепләрен тизрәк очын очка ялгап, алдан уйлап куелган йомгакка урарга тырышуы сизелә. Сәфәргали алдан уйланган сюжет схемасы буенча хәрәкәт итә башлау белән, образ то- ' ныклана һәм күләгәгә әверелә баш- 1лый. Зәйтүнә образы белән дә шул ук хәл була. Бу—бик гыйбрәтле күренеш. Без сюжетны, мәктәп дәреслекләрендәгечә, бер-берсенә ябышып барган вакыйгаларның эзлеклелеге дип билгеләүгә күнеккәнбез, ә М. Горькнйиың сюжет ул «теге яисә бу типның, характерның үсеш һәм төзелеш тарихы» дигән сүзләрен бик сирәк искә төшерәбез. Сюжет үсешенең характер үсешеннән аерылгысыз булырга тиеш икәнлеген онытабыз. Ф. Хөсни китабының беренче яртысындагы сюжет үсеше чыннан' да Сәфәргали характеры тарихын чагылдыра, ә инде китапның соңгы бүзчегендә сюжет характерның бирел- 'гән үзенчәлегеннән берникадәр бәйсез кебек күренә. Асылда бу кимчелек шул ук Әпсә. ләмов романында күренгән җитешсезлекләр кебек бер чыганактан чыккан. Әгәр тормыш логикасы, образ логикасына каршы килгән әзер схема һәм калып белән файдалана икән, ул котылгысыз рәвештә әсәрнең кыйммәтен төшерә. Безнең карашыбызча, бигрәк тә романның соңгы яртысында геройларга үз-үзләрен идарә итүне тапшырырга Ф. Хөснинең әдәби кыюлыгы җитмәгән. Ул — геройлар юлындагы киртәләрне тизрәк алып ташларга ашыга, аларны күптән салынган сукмак буенча юнәлдерә һәм шуның белән романның әһәмиятен билгеле күләмдә киметә. МИРСӘЙ ӘМИРНЕҢ «САФ КҮҢЕЛ» РОМАНЫ. РОМАН ФОРМАСЫ ТУРЫНДА КАЙБЕР ФИКЕРЛӘР «Совет әдәбияты»ның 1959 елгы 12 нче санында М. Әмирнең яңа романы — «Саф күңел» басылып бетте. Бу— 1954 елда басылып чыккан «Ялантау кешеләре» романының дәвамы. Романның икенче китабында да, нигездә, шул ук персонажлар алынган. Аның язылуы да беренче китап стилендә үк. Ләкин шунысы бар: романның икенче китабы беренчесенә караганда җитлеккәнрәк, җыйнакландырылганрак, кызыйлырак. Монда М. Әмирнең осталыгы тагын да үсүе ачык күренә. М. Әмир — пластик тәэсирлелек белән язучы әдип. Аның геройлары бөтен тулылыгы белән күз алдына килеп баса. М. Әмир ике төрле буяу белән генә чикләнми, ә күп төрле буяулар куллана. Уд вакыйгаларның агышына да һичкайчан килеп кушылмый (сүз уңае белән шуны әйтергә кирәк: әсәрнең иң соңында автор образының килеп керүе көтелмәгәнрәк булып китә һәм, безнең карашыбызча, авторның стиленә туры килми торган алым). Яңа басылып беткән әсәре М. Әмирдәге реалистик талантның тирәнәюен тагын да ачыграк дәлилли. Тормышны, көнкүрешне нечкәләп белү һәм шуны бөтен тулылыгында чагылдыра алу — аның яңа романындагы иң көчле як. Китап битләреннән безнең күз алдыбызга фронт өчен күп эшләр башкарган шәһәр тормышы, андагы вакыйгалар, күренешләр, характерлар калкып чыга. 9. .с. ә.- № 7. 129 130 Әмма героик күренешләр, дөресрәге, фронт эпизодлары романда ул кадәр үк уңышлы һәм ышандырырлык булып тасвирланмаганнар. Мәсәлән, яна торган йорттан чолганышта калган разведчикларның кеше ышанмаслык могъҗизалар белән котылулары романның гомуми стиленнән аерылып тора. Монда бер очраклылык өстенә икенче очраклылык өслә: кайчандыр Камил кереп чыккан бу авылга разведчиклар очраклы рәвештә генә килеп керәләр, бу йортта очраклы рәвештә немецлар булмый, очраклы рәвештә бу йорттан җир асты юлы кереп китә һ. б. Танкларның атака күренеше дә чит кеше авызыннан гына язып алынган кебек тәэсир калдыра һәм ул безнең Бөек Ватан сугышы турындагы белгәннәребезгә әллә ни яңалык өстәми. Кабатлап әйтик, романның көчле ягы мондый эпизодларны тасвирлауда түгел, ә совет тылы тормышын бөтен нечкәлекләре белән күз алдына китереп бастыра алуда. Мирсәй Әмир кешеләрне белә, аларның характерларын да, портретларын да оста сурәтли. Аның һәрбер героен диярлек төрле яклап әйләндергәләп карарга була: ниндирәк буйлы ул, ничек йөри, ничегрәк сөйли, нәрсә ярата — барысы да күз алдында. Дөрес, вакыты-ва- кыты белән М. Әмир бер үк детальләрне кабатлау белән дә мавыгып киткәли (мәсәлән, Мөхсиновның уелган ияге). Романда совет тылының гади хезмәтчеләре образлары аеруча уңышлы бирелүләрен әйтеп үтәргә кирәк (Кәримә, Миләүшә, Фәрдәнә, Риф- гат һ. б.). Аларның һәрберсенең үзенчәлекле характеры, дөньяга карашы бар һәм, шуның нәтиҗәсендә, һәркайсының тормышта үз юлы бар. Романда элеккеге бай Хәтерле Фәхрүш бик калку сурәтләнгән, Совет строен яратмавы, үзенең көч- сезлеген сизеп тагын да арта төшкән ачуы аны яңадан-яңа әшәкелекләр эшләргә этәрә. Аның авыру моменты, күмеп куйган малларын хәйләләп алырга тырышу күренешләре романда зур осталык белән язылган, шул сәбәпле Фәхрүш образы онытылмаслык булып хәтердә кала. Дөрес, безнең карашыбызча, автор Фәхрүшнең көчен кирәгеннән тыш арттырып җибәрә кебек. Ярым юләр бер картның бөтен шәһәргә тиф йоктыруына, ничектер, ышанасы килми. Ул куркыныч булуга караганда кызганыч һәм мәхлук бер бәндә. Аны шушы планда бирергә кирәк иде дә. Үзенчәлекле художник буларак, М. Әмир татар әдәбиятының иң яхшы традицияләрен дәвам итә. Мәсәлән, татар әдәбиятында, бер үзенчәлекле традициясе буларак, татар хатынкызлары мәсьәләсе бик зур урын ала. Г. Ибраһимовиың «Татар хатыны ниләр күрми» әсәре, Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хат- лар»ы, Г. Бәшировның «Намус» романы тулысынча диярлек хатын, кызлар мәсьәләсенә багышланганнар. Бу бик табигый хәл, чөнки гасырлар буена феодализм тәртипләре һәм дини хорафатлар тарафыннан рәхимсез изелеп килгән татар хатын-кызлары өчен азатлык мәсьәләсе бик җитлеккән һәм кискен мәсьәлә булып килә, һәм бу мәсьәлә бүгенге көнгә кадәр үзенең актуальлеген югалтмаган. Мирсәй Әмирнең «Ялантау кешеләре» һәм «Саф күңел» романнары шушы ук традициядә язылган һәм нигездә яңа, совет шартларында татар хатын-кызлары характерының үсү, формалашуын чагылдыруга багышланган. «Саф күңел»нең үзәк персонажы итеп татар хатыны Сания Ибраһи- мова алынган. Аның җитәкче буларак җитлегүе романның төп сюжет сызыгын тәшкил итә. Сания образы, һичшиксез, тормыштан алынган. Укучы аны бөтен бер эчке дөньясы, көндәлек эшләре, мәшәкатьләре, кайгылары һәм, хәтта ялгышлары, йомшак яклары белән күз алдына китерә. Романның көчле реалистик манерада язылган бик күп битләре Саниягә багышланган. Ләкин, безнең фикеребезчә, Сания образының сәнгатьчә гәүдәләнеше автор уйлаганча ук килеп чыкмаган, образның реаль эчтәлеге белән авторның нияте арасында шактьп! 131 аерма бар. Язучы безгә Санияне .* героик характерлы, гадәттән тыш бер образ итеп күрсәтергә тырыша. . Әмма без аны тормышта да, әдә- . биятта да еш очрый торган гадәти [ бер хатын итеп күрәбез. Безнең ка- . рашыбызча, Сания Ибраһимованың ' характеры «Намус» романындагы Нәфисә, «Миңлекамал4 » драмасындагы Миңлекамал характерларыннан йомшаграк. Нигә алай килеп . чыккан соң ул? Беренчедән, романда Сания Ибра- . һимова бик аз хәрәкәт итә, ул күбрәк күзәтеп, сөйл4 әшеп йөри. Рай- . исполком председателе буларак нәрсәләр эшли соң ул? Аңа тегермәнгә ашлык чыгаруны оештырырга кушалар. Предприятие җитәкчел*ә- , ренең күбесе үз транспортлары белән тегермәнгә ашлык илтүдән баш тарталар. Аларның барысын да шәһәр партия комитеты секретаре җыеп «пешергәннән» соң гына, бу эш кузгалып китә. Димәк, бу эштә Сания үзенең характерын да, энергиясен дә күрсәтә алмый. Язгы ташу вакытында Бабайкин тәкъдиме буенча Кама ярына салынган склад- ( тагы икмәкнең су астында калу куркынычы туа. Бик кискен момент бит. Шушы урында Саниягә үзен күрсәтергә генә иде инде. Юк, булмый. Әгәр Башкирцев телефон аша самолетлар чакырмаган булса, тәмам югалып калтан Сания берни дә эшли алмаган булыр иде. Тагын бер момент. Саниянең борын төбендә диярлек ялган ипи карточкалары ясаучы спекулянт Гашия яши, ләкин Сания аның бу эшләрен һич тә күрә алмый. Әгәр Кәримә булмаса, Ибраһимова бу эшне дә «күздән ычкындырган» булыр иде. Автор Саниянең саф күңелле булуын бертуктаусыз искәртеп килә. Әмма бу сафлык вакыт-вакыт беркатлылыкка әйләнеп китә. Сания инде ниндидер яшь җилкенчәк түгел, кияүдәге хатын. Шулай булуга карамастан, Мөхсинов белән бер каютада барырга риза була. Ул керер алдыннан киенә, ясана, хушбуйлар сөртенә. Мөхсиновка аракы эчәргә дә рөхсәт итә. Инде эш әшәке тәкъдимнәр ясауга кадәр барып 9» җиткәч, хурлана башлый. Алай гына да түгел, мондый хәлләрнең килеп чыгуына иң беренче чиратта үзе гаепле булса да, жалоба белән ул партия өлкә комитетына кадәр барып җитә. Бу — характерны вакландыра. Мөхсинов турындагы имешмимешләргә Сания беренче булып ышана һәм, эшне рәтләп тикшереп тә тормастан, аның өсте- пә яла ягып райкомга йөгерә. Кыскасы, романда Саниянең олы эшләре күренми, ә инде көндәлек вак нәрсәләрдән зур героик характер тудырып булмый. Саниянең характеры кискен көрәшләрдә генә ачыла алыр иде, ә аңа көрәш объекты юк. Хәтерле Фәхрүш, Гашия, Әхмәтша — болар бит бик вак, бик ачык күренә торган дошманнар, ан- дыйл’арны милиция дә җиңел авызлыклый. Кемнең булса да фикерен үзгәртергә мәҗбүр итү, җитәкчелектә үз юлын күрсәтү, конфликтларга керү— боларның берсен дә Сания эшләми. Алай гына да түгел, ул һәрвакыт Башкирцевның «канаты астында» яши, күп кенә нәрсәләрне аның өчен беренче секрета р уйлый, беренче секретар эшли. Ибраһимовага кадәр шәһәр башкарма комитеты председателе булып куркак, вак җанлы, тәҗрибәл-е булуына да карамастан, аппараттагы җитешсезлекләргә тәмам күнегеп беткән Гарипов эшли. Аның җебегәнлеге һәм кыюсызлыгы эшкә зур зыян китергәнлектән, Ибраһимова аңа каршы кискен көрәш алып барырга тиеш иде. Әмма романда бу юк. Гарипов, автор күрсәткәнчә, үз гаебе аркасында тиф авыруыннан үлә. Шулай итеп, бу киртә көрәшсез генә, үзүзениән генә юкка чыга. Җитәкче эшчеләрнең икенче төр тискәре тибы — шәфкатьсез бюрократ һәм карьерист прокурор Мөхсинов. АНЫҢ белән көрәш әсәрдә шулай ук юк диярлек, чөнки китапның уртасына таба Мөхсинов, кинәт кенә алыштырып куйган кебек, бөтенләй икенче, менә дигән яхшы кешегә әйләнә. Аның сынуы өчен гаҗәп кечкенә генә бер нәрсә кирәк булган: оныгының туу хәбәре. Әгәр дә автор 132 китапның беренче яртысында Мөхсинов характерының катлаулылыгы, аңардагы кешелек сыйфатларын күрсәткән булса, әле ышанырга да мөмкин булыр иде. Кеше характерын үзгәртеп кору процессының катлаулы, читен, четерекле процесс булуын автор үзе дә белә. Әмма романда без бу нәрсәне күрмибез. Өченчедән, Сания характерының үсеше бик аз күрсәтелгән. Автор Саниянең үсүе, күп нәрсәләрне аңлый башлавы, бик күп нәрсәләргә бөтенләй икенче төрле күзлектән карый башлавы турында никадәр генә сөйләмәсен, әсәрнең художество тукымасында без бу нәрсәне һич тә диярлек күрмибез. Әсәрнең беренче битләрендә бирелгән мәктәп директоры Сания белән роман со- ңындагы шәһәр башкарма комитеты председателе Сания характерында без автор күрсәтергә теләгән сыйфат үзгәрешен түгел, ә сан үзгәрешен генә күрәбез. Бу үсештә аның характеры нинди яңа штрихлар, сыйфатлар алды да, аның тормышка карашы ни дәрәҗәдә тулыланды — роман буенча моны әйтүе кыен. Мирсәй Әмирнең бу романына бәйләнештә хәзерге көн татар романы формасы мәсьәләсенә киңрәк тукталып үтәсе килә. Безнең соңгы еллардагы романнар, нигездә, бер-берсен алмаштырып килүче вакыйгаларга корылганнар. Вакыйгалы характерда булу татар романнарының, бер яктан, көчле ягы булса, икенче яктан, мәгълүм бер кимчелекле якларны да китереп чыгара. Беренче бүлекләрдә төп персонажларның характерын билгеләп, романның алга таба үсеше бу характерларның яңа якларын, яңа сыйфатларын ачу, образның үсү һәм формалашу хисабына түгел, ә бары тик яңадан-яңа вакыйгалар чылбыры белән генә алга бара. Мондый характердагы романнарда язучы гадәттә вакытның мәгълүм бер өлешен тасвирлап бирүне максат итеп куя. Төп характерларны билгеләгәннән соң, автор аларны яңадан-яңа вакыйгалар эчендә берләштерә. Мондый романнарны чиксез дәвам итәргә мөмкин. Мәсәлән, «Саф күңел» романының соңгы бүлеген алыйк. Бу бүлектә автор төп п е р сон а ж л а р н ы ң соңгы ел л а р д а гы язмышын өстәнөстән генә сөйләп үтә. Әмма шул сөйләгәннәрен М. Әмир яңа бер роман итеп җәеп җибәрә дә алыр иде, шул ук кешеләрнең сугыштан соңгы еллардагы язмышлары турында яңа китап тг язарга мөмкин булыр иде. Мөмкин, ләкин кирәкме соң? Безнеңчә, хаҗәте юк. Бик һәйбәт дип табылган романнарның да дәвамнары еш кына уңыш казана алмаулары очраклы хәл түгел. Романның тасвирлау объектын тарихның мәгълүм бер эпохасы да, тормыш-көнкүреш тә түгел, ә мәгълүм бер социаль тип, иҗтимагый күренеш, бу күренешнең киләчәге һәм авторның шуңа биргән бәяләмәсе тәшкил итә, безнеңчә. Әйтик, Шәриф Камал «Матур туганда» романында яңа, социалистик ижтимагый мөнәсәбәт өчен көрәштә яңа кешеләрнең туу һәм формалашуын күрсәтүне максаг итеп куйган икән, ул инде бу кешеләрнең искелеккә каршы көрәшен чагылдырып, алар- ның һичшиксез җиңәчәкләренең перспективасын да билгеләгән. Шуның белән Ш. Камал романның төп темасын хәл иткән. Мәсьәләнең шул рәвешле идея-художестволы- лык ягыннан тулы һәм ачык булуы безнең хәзерге көн романнарында әле җитеп бетми. Куелган максатның ачык булмавы форманың йомшаклыгына, таркаулыгына китерә, шуның нәтиҗәсендә әсәргә кирәкмәгән детальләр, мәсьәләне хәл итү өчен бөтенләй мәҗбүри булмаган очраклы ваклыклар тутырыла. Мисал өчен, бик гомуми рәвештә генә булса да, «Саф күңел» романының композициясенә күз салыйк. Роман цехтагы күренеш белән башланып китә. Кәтүк кушаматлы яшүсмер, очлы-очлы сүзләр әйтеп, үзенең иптәшен ирештерә. Бу күренеш үзе бик аһәңле, көлкеле, тормышчан язылган, ләкин бит романның алга таба үсешендә үзәк идеяне дәлилләүдә әлеге күренеш тә, Кәтүк үзе дә бернинди роль уйна 133 мыйлар. Аннан соң ашханәдәге эпизод китерелә. Ул да шулай ук оста рәсемләнгән, сугыш елларын күз алдына ачык китерә, ләкин дөресен әйткәндә, монысы да романның төп сюжет линиясенә, аның проблематикасына тагылма гына булып тора. Романда, Чехов сүзе белән әйткәндә, «атмый торган мылтыклар» күп. Әйтик, Фәхрүш янына килгән вакытта Гашиягә юлда Атлы Хәюрла очрый. Алар- ның сөйләшеп тору моментына романда туп-тулы бер бүлекчә бирелгән. Роман вакыйгасына моның бит бер катнашы да юк. Мондый вак нечкәртүләр романның беренче кисәгендә бигрәк тә күп иде. Мәсәлән, әсәрнең төп герое бакчага чыктымы— ул бакчаны кем утырту, кайчан утырту тарихы, өйгә кердеме — революциягә кадәр бу өй кемнеке, революциядән соң кемгә күчү тарихы сөйләп бирелә. Әсәрдә яңа персонаж килеп чыгу белән,энәсеннән- җебенә кадәр аның биографиясе сөйләнеп чыга. Мондый аңлатмалылык стихиясе безнең күп кенә әсәрләребезгә зур зыян китерә. Романның күп кенә кисәкләре аерым геройлары, башланып китүе, вакыйгалар үсеше, кульминациясе һәм чишелеше булган аерым-аерым әсәрләр кебек тәэсир калдыралар (Шакир белән Рифгатнең училищеда укулары; фронт эпизодлары; тегермәнгә икмәк чыгару; Бабай- кин складының тарихын сурәтләүләр). Болар барысы да композицион таркаулык нәтиҗәсе. Безгә күптән инде романның кыскалыгы, хәрәкәтләргә бай булуы, тәэсир итүчәнлек көче турындагы мәсьәләне көн тәртибенә куярга кирәк. Чөнки безнең хәзерге тормышыбыз, һәр яңа елыбыз гаҗәп күп яңа үзенчәлекләр, үзгәрешләр алып килә. Мирсәй Әмир үзенең әсәрен хәзерге көн вакыйгаларын сурәтләү белән башласа да, язып бетергәндә инде аның тарихи роман кебек кабул ителүе очраклы хәл түгел. Тормыш вакыйгаларын һәрбер вакгтөягенә кадәр җентекләп тасвирлау татар әдәбиятында традицион күренеш дисәк тә була. М. Га- фури повестьларында, Г. Ибраһи- мовның «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрендә бу күренеш бик ачык чагылган. Мәсәлән, «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрендә туй сценасы бик җентекләп, башыннан ахырына хәтле сөйләп бирелгән. Соңгы елларда язылган әсәрләрдә дә мондый чигеннән артык тасвирлау күп урын ала. Ләкин безнең әдәбиятта икенче төр әсәрләр дә бар бит. Шул. ук Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» әсәрен алыйк. Монда хәрәкәт кискенлеге дә, композиция җыйнаклыгы да, характерлар арасында кискен бәрелешләр дә бар. Бу, әлбәттә, кыска әсәрләр генә язарга кирәк дигән сүз түгел. Озын романнар да, дилогия, трилогия, хәтта эпопеялар да әдәбиятта яшәргә хаклы. Сүз монда шул ук эчтәлекне кыскарак формаларда бирү турында бара. Безгә инде романның яңа, тагы да кыскарак формаларын эзләү турында гына түгел, бәлки безнең романистлар иҗатында реализмны тирәнәйтү мәсьәләсен дә куярга вакыт. Кагыйдә буларак, моңа кадәр алар күбесенчә кешенең хәлен һәм аның хәрәкәтсез тойгыларын сурәтләү, аларны аерым кисәкләргә аеру, психик процессның үзен онытып аның бары тик нәтиҗәләрен генә тасвирлау белән чикләнделәр. Шул ук вакытта укучыларның рухи ихтыяҗларының үсүе татар язучылары алдына катгый рәвештә үз осталыкларын тагын да камилләштерү, безнең заман кешесе образын тулы канлы итеп иҗат итү бурычын куя. Роман жанрын безнең әдәбият, нигездә, үзләштерде инде, һәм ул хәзерге көндә җәмгыятьне коммунистик үзгәртеп төзүдәге мөһим коралларның берсе булып санала. Хәзер татар әдәбияты үзенең үсүенә зыян китерүче провинциализмга ташлама ясауга мохтаҗ түгел. Көндәлек тормыш тематикасын чагылдыру белән беррәттән, әдәбиятыбызда сәнгатьчә осталыкны күтәрү проблемалары, бигрәк тә, хәзерге заман романын язу мәсьәләсе мөһим бурыч булып тора.