ҖЫР БЕЛӘН ЯШИБЕЗ
Ул, чишенмичә-нитмичә, бик гади эш кылган адәм кебек, ләкин ииһаясез ачу белән дивардагы гитараны сугып төшерде дә, бер минут кичексә, дөньяны харап кылачак бер һәлакәткә каршы сугыш ачкан адәм кебек, идәндә яткан гитараны аягы белән таптарга, изәргә тотынды. Бер минуттан соң гитараның тик сынган такталары илә өзгәләнеп беткән кыллары гына калган иде. Мулла боларның барын кулы белән җыеп алды да, менә сиңа музыка дигәнсыман, барын берьюлы янып торган мичкә атты...» (Г. Ибраһи- мов. Яшь йөрәкләр, 297 бит). «Азгын» улы Зыя шәкертнең музыкага булган көчле мәхәббәтен Җәләш мулла әнә шулай сүндер- мәкче була. Чөнки мулла йортында музыка уйнау — зур гөнаһ. Чөнки шәригать кануннары һәртөрле музыка коралында уйнауны, җыр-бию, уен-көлкене «шайтан фигыле» дип саный. Ә халык үзенекен эшләгән. Бернинди эзәрлекләүләр дә, һичбер төрле кысрыклаулар да аның культурага, музыкага омтылышын сүндерә алмаган. Ул тальянын тарткан, скрипкасын сызган,, кубызына тотынган... Моңланса — җырлаган, шатланса — биегән. Бай музыка иҗатын, үзенең «Тәфтиләү», «Гөлҗамал», «Кара урман», «Ашказар»- ларын тудырган, музыкага чын-чыннан гашыйк «Зыя»ларын, күп санлы талантлы яшьләрен хәзерләгән. Киләчәк якты көннәрдә җырлар өчен йөрәгендә күп моң — потенциаль энергия саклаган. Азат көннәр дә, бәхетле, якты тормыш та Бөек Октябрь социалистик революциясе белән килә. Халыкның бай музыка иҗаты, йөрәгендәге бетмәстөкәнмәс җырланмаган көйләре профессиональ татар совет музыкасын тудырырга, талантлы композиторлар тәрбияләргә, үлмәс музыка әсәрләре бирергә ярдәм итә. Беренче адымнарыннан алып бүгенге көнгә кадәр татар совет музыкасы бөтендөнья классик музыкасы, аеруча бөек рус халкы кул ьту р а с ы н ы ң у ңа й тәэсирендә үсте. Кыска гына вакыт эчендә татар музыкасы җырдан — операга, биюдән— -балетка, кечкенә күләмле уен коралы әсәрләреннән — симфониягә кадәр данлы үсү юлы үтте. Бүгенге Татарстан — талантлы композиторлары; югары квалификацияле җырчылары, дирижерлары, музыкантлары, музыка укытучылары һәм музыка белгечләре; композиторлар союзы; опера-балет театры һәм филармониясе; консерваториясе һәм музыка училищесы; күп санлы музыка мәктәпләре; уннарча опералары, балетлары һәм симфонияләре булган үзенчәлекле һәм бай музыка иле. 20 нче еллар татар совет музыка тарихына профессиональ милли сәнгатьнең туу, формалашу, үсү чоры булып кереп калды. Нәкъ шушы елларда музыка дөньясына саф йөрәктән чыккан матур лирик җырлары, нәфис инструменталь әсәрләре белән Салих Сәйдәшев килде. Ул, татар драматургларының бик күп У 144 пьесаларына аерым җырлар, ария һәм дуэтлар язып, татар драматургиясендә яңа бер жанрның — музыкаль драмаларның тууына якыннан булышты. Салих Сәйдәшев аз гына вакыт эчендә «Кандыр буе», «Зәңгәр шәл», «Бишбүләк», «Наемщик», «Күзләр» һәм башка бик күп спектакльләргә музыка яза. Тирән моңлы, саф интонацияле бик күп җырлар, арияләр, биюләр, зур тизлек белән таралып, халыклашып китәләр. Хәзер ул спектакльләрне Салих Сәйдәшев музыкасыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Электә тәнәфес вакытларында гына уйналган музыканың театрдагы урыны, роле дә үзгәрә. Музыка, драма әсәренең аерылмас бер кисәгенә әйләнеп, әсәрнең идея эчтәлеген, образларның характерларын тулырак ачу эшенә хезмәт итә башлый. Татар опера сәнгатен тудыруга беренче омтылышлар ясала. Бу эшне иҗат гомерен татар совет музыкасына багышлаган рус композиторы В. И. Виноградов башлап җибәрә. 1925 елны ул, С. Габәши, Г. Әль- мөхәметов белән берлектә, «Сания» операсын яза, ә 1930 елда С. Габәши белән «Эшче» операсын тәмамлый. Сәнгатьчә эшләнешләрендә җитди кимчелекләре булуга карамастан, профессиональ татар совет музыкасы формалашуда бу ике әсәрнең әһәмияте зур булды. Болар—татар опера сәнгатенең беренче карлыгачлары иде. «Сания» һәм «Эшче» операларының аерым арияләре озак еллар буе концерт репертуарларында файдаланыла. 30 елларда татар совет музыкасына талантлы яшь композиторлар, югары квалификацияле башкаручылар килә. Шушы елларда Мәскәү консерваториясе студентлары Н. Җиһанов, М. Мозаффаров, А. Ключарев, Татар опера студиясе укучылары Ф. Яруллин, Җ. Фәйзи, 3. Хәбибуллин беренче әсәрләрен язалар. Шушы елларда Г. Сөләйма- нова, С. Айдаров, С. Садыкова. Ф. Туишев., Ф. Биккенин кебек талантлы башкаручылар отрядына яшь көчләр кушыла. Композиторларның татар шагыйрьләре, драматурглары белән тирән иҗади дуслыкта эшләүләре уңышлы әсәрләр тудырырга ярдәм итте. Туган ил, хезмәт, яшьлек, мәхәббәт турында күп матур җырлар иҗат ителә. Бүгенге көндә дә яратып җырлана торган, халыклашып киткән җырлардан Салих Сәйдәшевнең «Бибисара», Ф. Яруллинның «Комсомолкапартизан», М. Мозаффаровның «Яшь егетләр, яшь кызлар» һәм «Җиләк җыйганда», Җ. Фәйзинең «Урман кызы», 3. Хәбибуллиннын «Сагыну»ы һәм башкалар 30 елларда туа. Күмәк җыр музыкасы, беренче татар операларында, Салих Сәйдәшевнең драма әсәрләренә язган әйберләрендә үк күренә башласа да, халык көйләрен хор өчен күп тавышка күчерү, оригинал әсәрләр язу чын мәгънәсендә 30 еллардан башлана. Татар халкының бай музыка хәзинәсе җирлегендә, рус һәм Европа классик музыка сәнгатенең күп тавышлылык элементыннан файдалану татар хор музыкасын нык баета. Музыканың эчтәлеге киңәя, тәэсир итү көче арта. Бу өлкәдә аеруча А. Ключарев күп эшли. Ул татар халык көйләрен җыя, өйрәнә, эшкәртә, аерым җыентыклар хәлендә аларны яңадан халыкка кайтара, музыкаль фольклор кабинетын җитәкли. 1937 елны Татарстан җыр һәм бию ансамбле төзелә. 3. Әхметова җитәкчелегендәге бу талантлы коллектив менә ничә еллар буе инде музыканы пропагандалау, аны халыкка җиткерү буенча зур эш башкара. Иҗат тәҗрибәләре үскән саен композиторлар музыка сәнгатенең катлаулырак жанрларына тотыналар. Фортепьяно, скрипка, виолончель һәм башка уен кораллары өчен сюиталар, этюдлар, прелюдияләр, поэмалар һәм концертлар языла. Беренче симфонияләр, опера һәм балет әсәрләре иҗат итүгә керешәләр. 1938елны Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен бер төркем югары квалификацияле башкаручылар тәмамлый. Алар арасында М. Рахманкулова, Г. Кайбицкая, С. Садыкова, Ф. Насретдинов, У. Әльмиев, М. Бу- 10. ВС. Ә." №6. 145 латова, А. Измайлова, X. Зэбирова 3. Бәйрәшева һ. б. бар. Соңыннан алар Татар дәүләт опера һәм балет театрының төп ядросын тәшкил итәләр. 1937 елны Татар дәүләт филар-. мониясе, 1939 елны Республика халык иҗат йорты эшли башлый. Татар музыка культурасы үсешендә 1939 ел яңа этапның башлангычы булды. Шул елда Н. Җиһановның «Качкын» (Ә. Фәйзи либреттосы) операсы белән Татар дәүләт опера һәм балет театры ачыла. Татарстан хезмәт ияләре, республика музыка җәмәгатьчелеге өчен бу зур бәйрәм көне була. Тагын бер ел үткәч, опера театры сәхнәсендә Н. Җиһановның «Ирек» (Ф. Сафин либреттосы) һәм М. Мозаффаровның «Галиябану» (Ә. Ерикәй либреттосы) опералары куела. 30 елларның икенче яртысында музыка хәзинәсенә тагы ике гүзәл әсәр — Ф. Яруллинның «Шүрәле» (Ә. Фәйзи либреттосы) балеты һәм Н. Җиһановның «Алтынчәч»е (М. Җәлил либреттосы) өстәлә. Беренче милли балет — «Шүрәле» татар музыкасының мактанычы, горурлыгы булды. Югары идеяле, зур профессиональ осталыкта язылган бу балет татар музыкасын зур сәнгать дөньясына алып чыкты. Илебезнең бик күп опера һәм балет театрлары сәхнәләрендә, Болгария, Румыния, Албания театрларында бу балет зур уңыш белән бара. «Алтынчәч» — халыкның батырлыгы, үлемсезлеге турындагы ге- роик опера. Ике зур талантның — шагыйрь М. Җәлил, композитор Н. Җиһановның иҗади дуслыгы нәтиҗәсендә туган бу опера да тамашачылар мәхәббәтен яулады, күп театрларда куелды, татар музыка сәнгатен алгы линиягә чыгарды. Бу опера өчен Н. Җиһановка Сталин премиясе лауреаты дигән мактаулы исем бирелде. Татарстан республикасы үзенең иң яхшы әдәбият, музыка, сынлы сәнгать, театр көчләрен һәм халык талантларын Мәскәүгә декадага хәзерләгән көннәрдә Ватан сугышы башланды. Җыр, музыка да үзенең азат илен сакларга күтәрелде... Күп композиторлар, артистлар фронтка китте. Сугыш кырларында, салкын окопларда нәфрәт җырлары туды. Бу елларны дуслык, иптәшлек, туган ил, дошманга нәфрәт турында бик күп җырлар, маршлар иҗат ителде. Опера һәм балет әсәрләре, кантаталар, симфонияләр язылды. Аларда да шул ук төп тема—Ватанга мәхәббәт, басып керүчеләргә көчле нәфрәт хисләре сурәтләнә. Н. Җиһановның «Илдар» (М. Җәлил либреттосы) һәм «Түләк» (Н. Исәнбәт либреттосы), Ленинград консерваториясе профессоры М. А. Юдинның «Фәридә»се (К- Нәҗми либреттосы)—әнә шундыйлар. Сугыш еллары музыкасы илне саклау, фронт темасы белән генә чикләнмәде, әлбәттә. Тыныч хезмәт, хезмәттәге батырлык, мәхәббәт, яшьлек темаларына да күп санлы әсәрләр язылды. 1942 елны, «Башмагым» музыкаль комедиясе белән, Җ. Фәйзи татар опера сәнгатендә яңа жанрны тудырды. Тагын ике елдан соң «Акчарлаклар» музыкаль комедиясен тәмамлады. Н. Җиһанов «Зөһрә» һәм «Фатих» балетларын язды. Бу сугышта Татарстан, музыка сәнгате талантлы яшь композиторын — Ф. Яруллин- ны һәм башка сәнгать көчләрен югалтты. Авыр шартларда эшләүгә карамастан, сугыш елларында татар композиторлары төрле жанрлар буенча уңышлы әсәрләр тудырдылар, милли культураның сугыштан соңгы еллардагы яңа күтәрелешенә хәзерләнделәр. Бөек Ватан сугышыннан соң татар совет музыкасының көчле үсеш чоры башланды. 1945 елда Казан дәүләт консерваториясе ачылуны Татарстан хезмәт ияләре, республиканың музыка җәмәгатьчелеге зур шатлык белән каршылады. Консерватория югары квалификацияле белгечләр хәзерләү белән генә чикләнмәде, ә Идел буе һәм Көнчьь 146 гыш халыкларының музыкаль культура үсеше мәсьәләләрен өйрәнүче зур фәнни тикшеренү үзәгенә дә әйләнде. Консерватория педагоглары татар музыка тарихын өйрәнү буенча зур эш башкаралар. Музыка тарихы кафедрасы татар совет музыка сәнгатенең зур көчләре С. Сәйдә- шев. Н. Җиһанов һәм Ф. Яруллин иҗаты турында монографик хезмәтләр чыгарды. Я. М. Гиршман редакңиясендә Татарстан композиторлары иҗаты турында очерклар җыентыгы басылды. Әле узган елда гына Мәскәү дәүләт музыка нәшрияты, профессор Г. И. Литинский • редакңиясендә, «Совет Татарстанының музыка культурасы» исемле мәкаләләр җыентыгын дөньяга чыгарды. Музыка кадрлары хәзерләү буенча Татарстан Верховный Советы исемендәге музыка училищесы да зур эш башкара. Татарстан композиторларының сугыштан соңгы иҗатына профессиональ осталыкның тагын да үсүе, камилләшүе, хәзерге заман кешеләре образларын тулырак бирергә омтылу хас. Композиторлар жанр һәм форма чикләрен киңәйтәләр, пентатоника мөмкинлекләрен зурайталар, музыканы яңа интонацион әйләнешләр, төсмерләр белән баеталар. Бу еллар музыка сәнгатенең төп үзенчәлеге — зур полотнолы, күләмле жанрларга мөрәҗәгать итү. Н. Җиһанов 1946 елда «Шагыйрь» (Ә. Фәйзи либреттосы) операсын, ә 1950 елда «Намус» (Ә. Исхак либреттосы) операсын тәмамлады. С. Сәйдәшев «Наемщик»ның яңа вариантын, Җ. Фәйзи «Идел буенда» музыкаль комедиясен, А. Ключарев «Тау әкияте» балетын иҗат иттеләр Сугыштан соңгы елларда кохмпозиторлар сафына Р. Яхин, А. Вәлиуллин, X. Вәлиуллин, М. Латыпов, Ә. Бакиров, Й. Шәмсетдинов, А. Монасыпов һ. б. талантлы яшьләр кушылды. Татар музыкасына алар яшьлек дәрте, яңа үзенчәлекләр алып килделәр. Үзешчән композиторларның зур отряды үсеп чыкты. Ш. Мәҗитов, Е. Хисамов, С. Хисмә- туллин, Ф. Әхмәдиев һәм башка бик күп үзешчәннәрнең матур көйләрен халык җылы каршылады, яратып башкара. һәр яңа ел татар музыка сәнгатен яңа опералар һәм балетлар белән баетты. 1955 елда X. Вәлиуллин колхоз кешеләренең сугыш һәм аннан соңгы тормышы, совет яшьләренең мораль сыйфатлары турындагы операсын — «Самат»ны (X. Вахит либреттосы) иҗат итте. Яшь композиторның беренче зур әсәре уңышлы чыкты. Тамашачы аны җылы каршылады. Опера жанрында өзлексез эзләнүләр, күп еллык бай тәҗрибә, зур тырышлык бушка китмәде. 1957 елда ике тапкыр Сталин премиясе лауреаты Ы. Җиһанов «Җәлил»не (Ә. Фәйзи либреттосы) төгәлләде. Бу операсы белән Н. Җиһанов татар опера сәнгатен яңа баскычка күтәрде. «Мәскәүдә Н. Җиһановның «Җәлил» операсы белән танышкач, без «эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли» дигән сүзләрнең мәгънәсен практикада аңладык. Опера көчле тәэсир итте... Сездән, шәһәрегездә драматик көчле, гаҗәп музыкаль әсәр туган Казан тамашачыларыннан без көнләшәбез»,—ди бу опера турында Чехословакия профессоры, сәнгать фәннәре докторы Брахтль Иосеф. Кытай профессоры Ца Фу-си бу операны дөнья музыка сәнгатендә- зур казаныш дип билгеләде. СССР Композиторлар союзының генеральный секретаре Т. Хренников бу әсәргә гаять югары бәя бирә: «... Мин сокланам! Җиһанов иң зур совет композиторларының берсе хәзер. Аның бу уңышын бөтен совет халкына җиткерү — безнең бурыч», — ди. Бу опера хәзер Мәс- кәүнең Зур Театр сәхнәсендә, Че- хословакиянең Прага милли опера сәхнәсендә куела. Моннан ике генә ел элек тамашачылар Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Ә. Бакировның «Алтын тарак» балетын карадылар. Узган елгы сезонда казанлылар 10» 147 икенче бер яшь композитор — Р. Гобәйдуллин белән таныштылар, үзенчәлекле, талантлы яшь егетнең беренче әсәре үк берәгәйле булды. Татар сәхнәсенә ул «Кисекбаш» исемле сатирик балет бүләк итте. Соңгы елларда татар совет композиторлары күп санлы симфоник I әсәрләр яздылар. Н. Җиһаиов татар темаларына сюита, «Кырлай» симфоник поэмасын, «Нәфисә» увертюрасын; А. Ключарев симфония һәм татар сюитасын; зур симфоник полотнолар остасы А. Леман скрипка өчен ике концерт, фортепьяно өчен концерт, татар рапсодиясен; М. Мозаффаров скрипка өчен концерт, симфония, симфоньетта, Габдулла Тукай һәм Мулланур Вахитов истәлегенә ике симфоник поэма язды. Соңгы ике поэмасы өчен композиторга Тукай премиясе лауреаты дигән мактаулы исем бирелде. Ә А. Лемаиның скрипка өчен беренче концертына Сталин премиясе бирелде. Татар совет симфоник музыкасына яшьләр зур өлеш керттеләр. I Р. Яхин фортепьяно өчен концерт, А. Вәлиуллин «Тынычлык сугышны җиңәр» һәм «Спас восстаниесе», А. Монасыпов, Р. Гобәйдуллин, А. Бренинг һ. б. симфоник әсәрләр эшләделәр. Бездә әле камерно-инструмен- таль әсәрләр аз. Саннары һәм сыйфатлары буенча да алар башка жанрлардан бик нык калышалар. 3. Хәбибуллин, М. Мозаффаров, А. Ключарев, Р. Яхин иптәшләрнең кайбер уңышлы әсәрләре генә бу өлкәдәге бушлыкны тутыра алмый, әлбәттә. Соңгы елларда камерио-вокаль музыкада җанлану сизелә. Бу өлкәдә аеруча үзен Р. Яхин танытты. Югары музыкаль культуралы бу яшь композиторның җыр-ро- манслары тыңлаучыларның мәхәббәтен кешенең рухи дөньясындагы эчке кичерешләрне, психологикэмоциональ нюансларны оста әйтеп бирә алу белән яулады. Р. Яхин Г. Тукай, М. Җәлил, башка бик күп татар шагыйрьләренең сүзләренә матур көйләр язды. Җырроманслары өчен аңа Тукай премиясе лауреаты исеме бирелде. «Шагыйрь», «Кем белер кадереңне», «Оныта алмыйм», «Тыңлар- с ы ң мы җырымны», «Дулкыннар, дулкыннар» кебек романсларын халык бик җылы каршылады. М. Д1озаффаров, Җ. Фәйзи. А. Монасыпов һәм башка композиторларның да матур-матур җырромаислары бар. Тик ни генә булса да, композиторларның музыка сәнгатенең бу жанрына игътибарлары җитеп бетми әле. Соңгы елларда татар хор музыкасы да зур колач белән үсә. Казанда Республика хор җәмгыяте оешу да хор музыкасы үсешенә зур ярдәм итә. Республикабызда күп санлы хор түгәрәкләре эшли. Казанда гына да мондый түгәрәкләр саны 50 дән артык. Композиторларыбыз алар өчен матур җырлар язалар, күмәк җырлау өчен халык көйләрен эшкәртәләр. М. Мозаффаровның «Бәхет юлы» исемле хор сюитасы (X. Вахит сүзләре) , Ы. Җиһаиовның «Рус халкына сәлам» (Ә. Ерикәй сүзләре), С. Сәй- дәшевнең «Дан сезгә, җиңүчеләр» (М. Садри сүзләре), Җ. Фәйзинең «Яз шатлыгы» (Г. Насрый сүзләре), А. Ключаревның «Яна Казан» (М. Хөсәен сүзләре) һәм башка композиторларның уннарча җырлары хор түгәрәкләре репертуарында ныклы урын алды. Композиторлар күмәк җырлау өчен «Кара урман», «Әллүки», «Зиләйлүк», «Сибелә чәчәк», «Яз да була», «Мәрфуга», «Фазыл чишмәсе», «Ай былбылым» кебек халык җырларын эшкәрттеләр. Татар совет композиторларының җыр жанрындагы уңышлары барыбызны да куандыра. Шул ук вакытта әле шаблон буенча язылган штамп җырлар да, татар халык көйләрен төрлечә үзгәртеп кенә язылган корама, төссез көйләр дә байтак очрый. Кайвакыт композиторларның җыр текстына, шагыйрьләргә таләпчәнлекләре җитми, һәр композитор үз көе өчен генә түгел, музыка язган текстның әдә би-эстетик кыйммәте турында да кайгыртсын иде. Музыканы пропагандалау, аны халыкка җиткерү башкаручыларның осталыгына да бәйле. Татар музыка сәнгатенең югары квалификацияле опера һәм балет артистлары, җырчылары һәм биючеләре,’ музыкантлары бар. Татар халкы үзенең бу оста башкаручылары белән горурлана ала. 3. Шахмурзаева һәм X. Әхтәмо- ва кебек халыкара музыка конкурсы лауреатлары, М. Рахманкулова, М. Булатова, Ф. Насретдинов, 3. Хисматуллина, А. Аббасов, В. Жарков, Г. Сэйфуллина, В. Шә- рипова, Р. Билялова кебек опера артистлары; Ә. Нарыков, Н. Юл- тыева, Г. Бәширова, С. Хайруллин, А. Гацуллина кебек балет артистлары белән татар халкы хаклы рәвештә горурлана. Татарстан композиторлары иҗат иткән бай мирасны халыкка җиткерү буенча радио, филармония, театрлар гаять зур эш башкардылар һәм башкаралар. Шулай да халык арасында музыкаль белемнәрне пропагандалауны киңрәк җәелдерү, хезмәт ияләренең музыкаль культураларын күтәрү эше бездә тиешле югарылыкта түгел әле. Авыл мәктәпләрендә му- зыкаль-эстетик тәрбия эше йомшак куелган. Радио да, филармония дә бай мөмкинлекләреннән тулысынча файдаланмыйлар. Татар дәүләт филармониясе һәр елны Татарстан районнарына, илебезнең башка өлкәләренә уннарча концерт бригадалары җибәрә. Бу бригадалар составында җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары бар. Ә аккомпонемент өчен уен коралларыннан бары бер гармунны гына очратырга мөмкин. Башка мөмкинлеге дә юк шул. Гастрольгә фортепьяно яисә оркестр алып чыгып булмый бит инде. Район үзәге клубларына гына булса да берәр фортепьяно булдыру авыр эш түгелдер бит. Ә соң концерт бригадалары музыка сәнгатенең жанрларын, үзенчә, лекләрен аңлатырлык, классик музыка турында мәгълүматлар бирерлек лекторлар белән тулыландырылса начар булыр идемени?! Халык музыканы ярата, аңларга тырыша. Тамашачылар белән шыгрым тулы концерт заллары, махсус уку йортларында музыкаль белем алырга омтылучы меңнәрчә яшьләр, хезмәт ияләре, укучы яшьләр арасында лекция-концертлар- ның популярлыгы, республикадагы күп санлы культура университетлары — әнә шул турыда сөйли. Хәзерге көндә бик күп район үзәкләрендә музыка мәктәпләре ачу күздә тотыла. Авылларда, район үзәкләрендә,- эшче поселокларында ачылачак музыка мәктәпләренең әһәмияте чиксез зур булачак. Ә ул мәктәпләр өчен күпме музыка белгечләре кирәк булачак. Бу турыда Культура һәм /Мәгариф министрлыклары кайгыртырга тиеш. Музыканы пропагандалауда мөмкин булган бөтен чаралардан файдаланырга кирәк. Коммунизм кешесе һәрьяктан камил булырга тиеш. Ә коммунизм кешеләре безнең замандашларыбыз бит. Алар турында бүген үк кайгырту — безнең бурыч. 40 ел эчендә татар совет музыкасы данлы үсеш юлы үтте. Бу вакыт эчендә бай, үзенчәлекле профессиональ музыка туды. Музыка сәнгатенең өряңа тармаклары үсеп чыкты. Уңышларыбыз зур һәм сокланырлык! Музыкабызның киләчәге тагы да яктырак һәм матуррак булачагына шик юк. Татарстан республикасының 40 еллык бәйрәмен композиторларыбыз, сәнгать эшлеклеләребез яңа иҗат уңышлары белән каршылыйлар.