Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫ КАЗАНЫШЛАР БӘЙРӘМЕ

Татарстанга 40 ел тулу бәйрәме барлык хезмәт ияләре өчен шатлыклы көн. Совет Армиясе сафында хезмәт итүче сугышчылар да — республикабызда туып-үскән офицерлар, сержантлар һәм солдатлар—шушы кырык ел эчендә Татарстан хезмәт ияләре ирешкән зур уңышлар белән куаналар, кара алтыны белән, химиясе белән һәм авыл хуҗалыгында булган уңышлары, культура фронтындагы казанышлары белән горурланалар. Әлбәттә, бу 40 ел вакыт шома гына үтмәде. Коммунистлар партиясенең юлбашчылыгы астында эшчеләр, колхозчылар һәм совет интеллигенциясе республикабызның азатлыгы, илебезнең иминлеге һәм бәйсез- леге өчен зур сынаулар кичерде. Бу кадерле бәйрәмне каршылаганда һәрберебезнең күз алдына шул үткән авыр сынау көннәре килеп баса. Советлар иленең кораллы көчләре, илебезнең барлык халыклары, гражданнар сугышында эчке дошманнарны һәм 14 капиталистик илдән килгән көчле гаскәрләрне тар- мар итеп, тиңе булмаган батырлыклар күрсәтте, Бөек Ватан сугышында моңар чаклы тарихта күрелмәгән җиңүләргә иреште. Бөек Ватан сугышында илебез дошманнарына каршы көрәштә гаять зур батырлыклар күрсәткән унбер меңнән артык сугышчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Николай Гастелло, Александр Матросов, Зоя Космодемьянская, Александр Покрышкин, Муса Җәлил, Газинур Гафиятуллин, Иван Кожедуб һәм башка бик күпләр Ватанга бирелгәнлекнең, совет патриотизмының гүзәл үрнәкләрен күрсәттеләр. Мондый каһарманнар исемлегендә 150 дән артык татарларның да булуы — бөек җиңүгә, илебездә яшәүче башка халыклар кебек үк, безнең халкыбызның да керткәй өлеше турында сөйли. Әйе, халкыбызның уллары һәм кызлары каһарманнарча сугыша белделәр. Алар тыныч хезмәттә дә сынатмыйлар. Алар турында сөйләгәндә халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның: Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез, — дигән хак сүзләрен тагын бер кабат искә төшерәсе килә. Социалистик хезмәт геройлары Мөгаллим Гыймазов, Корбан Вәлп- ев, Гөлсем Минһаҗова, Рифгат Кәлимуллин һәм башка бик күп хезмәт алдынгыларының исемнәрен республикабызда кемнәр генә белми. Совет кораллы көчләренең Германия фашистларын дөмектерүе һәм Көнчыгыш Европада байтак илләрне алардан азат итү дөньяда тынычлыкны тәэмин итүнең чын нигезе булды һәм менә без данлы бәйрәмебезне тыныч шартларда күңелле итеп уздырабыз. Соңгы елларда, бигрәк тә узган елны һәм быел, партиябез, Совет хөкүмәте тынычлыкны саклау фронтында дөнья күләм әһәмиятле эшләр 91 башкарды. Иптәш Хрущевның Америка Кушма Штатларына баруы, Көнчыгыш илләрендә һәм Франциядә булып кайтуы, сугышны булдыр- ’ мау өчен аның батыр көрәше совет халкының изге омтылышларын бөтен җир шарына күрсәтте. Ләкин империалистик илләр, бигрәк тә АКШта- ■ гы реакция көчләре илебезнең тынычлык политикасына аяк чалырга маташалар. Алар үзләренең матбугаты аша төрле ялган хәбәрләр тарату белән генә чикләнеп калмыйлар, бәлки социализм илләренә карата провокация ясауга да барып җиттеләр. 1-май көнне Свердловск шәһәре тирәсендә атып төшерелгән амери- ка самолеты һәм тотылган америка шпионы әнә шул турыда сөйли... Ләкин сугыш уты кабызырга маташучы империалистлар шуны онытмасыннар: Советлар Союзында, аның кораллы көчләрендә яңа батыр буыннар тәрбияләнә. Аларның чыныккан кулларында — техниканың соңгы казанышлары, җитез һәм төз бара торган ракеталар. Америка Кушма Штатлары империалистлары һәм башка илләрдәге сугыш чукмарлары безнең шатлыклы бәйрәмебезне буа алмаслар, безгә каршы алар теш кайрамасыннар. Белеп торсыннар: аларның тешләрен сындыру, хәтта җир йөзеннән бөтенләй себереп ташлау өчен дә бездә көч җитәрлек.