Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ИҖАТ УҢЫШЛАРЫНА!

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының 40 еллык бәйрәме — ленинчыл милли политиканың зур тантанасы ул. Патша Россиясе вакытында изелү, кимсетелү һәм кыерсытылуның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган татар халкы Бөек Октябрь революциясеннән соң, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, яңа тормыш төзүнең олы юлына чыкты, зур бәхет яулап алды. Биредә барлык энергиясен коммунизм җәмгыяте төзү эшенә биргән, промышленность, авыл хуҗалыгы һәм культура өлкәсендәге хезмәт алдынгыларын санап чыгу мөмкин түгел, әлбәттә. Бик куп алар Татарстанда. Алар барысы да — ленинчыл хезмәт армиясенең чын солдатлары. Ә менә татар халкының бөеклеген үзендә чагылдырган бер кеше турында сөйләми мөмкин түгел.{^Татарстанда Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты шагыйрь Муса Җәлил бар. Бар, чөнки фашист тоткынлыгында батырларча һәлак булган бу шагыйрьнең якты образы барлык совет кешеләре йөрәгендә мәңге тере булып калды. Тик Коммунистлар партиясе, бары тик коллык богаулары алып ташланган азат халык кына шундый батыр уллар үстерә алаГ] Татарстан язучылары Муса Җәлил кебек каләмдәш Дуслары белән хаклы рәвештә горурлана. Татарстан язучылар союзы — Россия Федерациясендә иң көчле, зур коллективларның берсе. Бу әдәбиятның Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил кебек титаннары, Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәши- ров, Сибгат Хәким, Мирсәй Әмир, Шәйхи Маннур, Афзал Шамов, Габдрахман Әпсәләмов, Фатих Хөсни кебек бөтен илгә танылган язучылары бар. Аларның әсәрләре илебез халыкларының бик күп телләренә тәрҗемә ителгән. Башка совет язучылары кебек үк, Татарстан язучылары союзының да төп бурычы — заманыбыз турында тирән эчтәлекле, югары художестволы әсәрләр тудыру. Партиянең ышанычлы ярдәмчеләре булган язучылар өчен моннан да мактаулырак эш юк! Безнең гаҗәеп эшләрнең бөеклеге, җидееллыкның гигант адымнары, Коммунистлар партиясенең һәм совет халкының тынычлык өчен, коммунизм җәмгыяте төзү өчен көрәше — совет язучысы өчен сүнмәс иҗат ялкыны чишмәсе әнә шунда. Милли әдәбиятның үсү һәм алга китүендә татар язучыларының сизгер, таләпчән, кайгыртучан дусты — «Совет әдәбияты» журналы зур роль уйный. Киләчәктә дә журнал бу мактаулы эшен намус белән башкарыр дип ышанабыз. Татарстанның зур милли бәйрәмен — республиканың 40 еллыгын татар әдәбиятының барлык жанрлары яңа уңышлар белән каршыласын! Кайнар сәлам сезгә, кадерле Татарстан язучылары! Милли әдәбиятыгызның куәтле корабле безнең гүзәл тормышның чиксез киңлекләренә, якты киләчәгенә һәрвакыт туры юлдан барыр дип ышанабыз.