В. И. ЛЕНИН—ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫН ОЕШТЫРУЧЫ
Татарстан хезмәт ияләре 25 июнь көнне Республикабызның данлы кырык еллыгын билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм күп кенә күренекле даталар белән бер елга туры килде. Аларның берсе аеруча зур бәйрәм булды, аны илебез халыклары гына түгел, җир шарындагы барлык хезмәт ияләре бәйрәм итте — бөтен дөнья пролетариатының бөек юлбашчысы Владимир Ильич Ленинның тууына быел 90 ел тулды! Ул язгы кояшлы көндә дөньяга . килде һәм аның даһи акылы язгы кояш кебек бөтен җир шарын балкытты. Бөек һәм гади, иң кешелекле кеше Владимир Ильич мәңге безнең белән! Егерменче гасыр марксизмленинизм тәгълиматына бөек җиңү алып килде. Шул тәгълимат нигезендә дөньяда социалистик система барлыкка килде һәм бу система торган саен үсә, ныгый бара. Аның тавышы горур һәм кискен: — Тынычлык, дуслык, хезмәт! Империалистларның һәртөрле маташуларына карамастан, кешелек дөньясының үсеше марксизм-ленинизм күрсәткән юлдан — Коммунистлар партиясе әйдәгән юлдан бара. Шулай булмый мөмкин дә 1 түгел: акыл көче томаналыкны, кояш караңгылыкны һәрвакыт җиңә. Узган ай башында — яз кояшы илебезнең иксез-чиксез киңлекләрен үзенең шәфкатьле нурлары белән иркәләгән көннәрдә — СССР Верховный Советының бишенче сессиясе җыйналды. Бу сессиядә кешелекнең якты киләчәге— коммунизм 9* төзүче социалистик Ватаныбыз үсешендәге яңа этап булган мөһим мәсьәләләр хәл ителде, хөкүмәтебез башлыгы Никита Сергеевич Хрущев үзенең тарихи докладында җидееллыкның бөек планын тормышка ашыручы совет кешеләренең тормышын тагы да иминрәк, бәхетлерәк итү өчен әһәмиятле чаралар күрсәтте. Тормыш үсеше дөреслек, хаклык юлыннан бара, тарих тәгәрмәченә һичкем дә таяк тыга алмый. Яктылык нурлары империализм канатлары астында, караңгылыкта интеккән Африка илләренә дә, империализм койрыгы булып сөйрәлеп йөргән Төркиягә дә, урта гасырлардагыча инквизиторлар һәм палачлар хакимлек иткән иң караңгы төрмәләргә дә үтеп керә. Глезосның ялкынлы йөрәге караңгы Греция өстендә таң яктысы булып яна. Бөтен кешелек дөньясы шулай якты, бәхетле, тыныч киләчәк өчеч көрәш алып барганда, бу көрәш көннән-көи киңрәк колач алган бер чорда, моңа кадәр империализм тырнагы астында изелеп яшәгән бәхетсез халыкларда үзүзләренә ышаныч, киләчәккә өмет уты кабынганда, безнең ирекле Татарстаныбыз — Советлар Союзы составына мәңгегә береккән бәхетле республикабыз — үзенең кырык еллык бәйрәмен үткәрә. Татар халкына Бөек Октябрь революциясе азатлык һәм бәхет бирде. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын оештыруда кешелек дөньясының бөек даһиы Владимир Ильич Ленин үзе катнашты. Т 132 Татарстанның күренекле партия эшлеклесе булган Сәхипгәрәй Сәетгалиев болан дип язды: «Миңа Татарстан республикасын оештыруда иптәш Ленинның гаять зур эшчәнлегенең бер өлешен генә күрергә туры килде. Октябрь революциясенең беренче көннәреннән алып тормышының соңгы атнасына кадәр (1918 елның август ае) Мәс- кәүдә эшләгән мәрхүм Мулланур Вахитов безгә партиябезнең принципиаль линиясе нигезендә татар һәм башкортларның милли үзбилгеләнүләрен тормышка ашыру вакытында иптәш Ленинның бу эш барышындагы һәрбер ваклыкларга кадәр кызыксынырга һәм кирәк чакта аны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтергә вакыт табуын күп тапкырлар сөйләде» ’. XX гасыр башында партиянең Казан оешмасы татар хезмәт ияләре арасында киң эш җәеп җибәрде. Большевик Хөсәен Ямашев — партиянең Казан комитеты члены — татар телендә большевистик листовкалар һәм прокламацияләр бастырып таратуны оештырды. Марксизмленинизм татар массаларының аңына үтеп керде. «Татар телендә прокламацияләр бастырып чыгару кирәклеге турындагы фикер тулысы белән Казан эшчеләренең үзләренеке»,— дип язды Ленин «Искра»- сы 4 5 . 1906 елда ук инде татар телендә чыга торган легаль матбугатта бөтен дөнья пролетариатының юлбашчысы, бөек Коммунистлар партиясен һәм совет дәүләтен оештыручы Владимир Ильич Ленин исеме телгә алына 6 . Руслар, татарлар, чувашлар, марилар 1917 елның октябрендә капитализмга каршы, иңләрен иңгә терәп, бер сафта көрәшкә бастылар. Бу көннәрдә Коммунистлар партиясе җитәкләгән пролетариатның кызыл байрагы астында барлык милләтләр өчен чын азатлык һәм тигезлек яулап алынды. Әмма хезмәт ияләренең бу казанышларына гражданнар сугышы чорында зур, авыр сынаулар кичерергә 4 «Пролетарская революция» журналы, № 9, 1925 ел, 110 бит. 5 «Искра» газетасы, № 35, 1903 ел, 1 март. 6 «Азат» газетасы, № 51, 1906 ел, 19 май. 7 «Правда» газетасы, № 119, 15 июнь. 1918 ел. туры килде. Коммунистлар партиясе бөтен халыкларны акгвардиячеләргә һәм интервентларга каршы көрәшкә туплады. Хезмәт ияләренә В. И. Ленин үзе мөрәҗәгать итте. 1918 елның 15 июнендә «Правда»да, 16 июньдә «Известия» газетасының беренче битендә Хөкүмәт исеменнән «Барлык мөселман хезмәт ияләренә» Владимир Ильич Ленин һәм мөселман эшләре буенча Халык комиссары Мулланур Вахитов кул кунган мөрәҗәгать басылып чыкты. Мөрәҗәгатьтә болай дип язылган: «... Иптәшләр, туганнар, мөселман хезмәт ияләре! Милләтләрнең Россия Социалистик Федерациясе дәһшәтле сынау сәгатьләре кичерә. Кадерле иптәшләр, әгәр дә сез авыр көрәшләрдә туып килә торган ТатарБашкорт Совет республикасының гражданнары булырга телисез икән, әгәр йөрәкләрегезнең өметләре миллионлаган изелгән һәм кыерсытылганнарның иң кадерле теләкләре белән бергә икән, Мөселман социалистик Армиянең кызыл байраклары астына ашыгыгыз! Җиңелмәс революцион мөселман сугышчылары Россиянең бөтен почмакларыннан эшчеләр һәм ярлы крестьяннар властен сакларга утлы лава булып күтәрелсен!» 7 Ленин чакыруы буенча Татарстанда туып килә торган Совет республикасын сакларга миллионлаган сугышчылар: руслар, татарлар, латышлар, украинлылар, белоруслар, грузиннар, казакълар, үзбәкләр күтәрелде. Бу көрәштә халыклар дуслыгы үсте һәм ныгыды. Җиңүне яулап алганда күп . корбаннар бирелде. Казанда аклар, милләтчеләр тарафыннан Г. Олькеницкий, С. Гассар, М. Вахитов, К. Якуб, Я. Шейнкман һәм башка бик күпләр явызларча үтерелде. Әмма аларның каны юкка акмады, гасырлар буена 133 халык күңелендә яшәгән азатлык яулап алынды. 1920 елның 26 январенда үткәрелгән РКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы утырышында Татарстан республикасын оештыру мәсьәләсе уңай якка хәл ителә. Аны оештыру эшенә В. И. Ленин якыннан катнаша. Бөтен Россия Үзәк Башкарма Комитетының 1920 елның 2 февралендә үткәрелгән сессиясендә В. И. Ленин болай ди: «Без Башкортстан республикасына автономия бирдек. Без автономияле Татарстан республикасын төзергә тиешбез һәм Көнчыгыш халыкларының барысына карата да шундый ук политиканы дәвам иттерәчәкбез...» 8 29 мартта В. И. Ленин РКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк Бюросы җитәкчеләрен кабул итә һәм алар белән Татарстан АССР турында әңгәмә үткәрә. Владимир Ильич бу әңгәмә вакытында Үзәк Бюродагы кайбер вәкилләрнең— берләштерелгән ТатарБашкорт республикасын төзүне яклап маташучыларның — тоткан позицияләре дөрес булмаганлыкны, зарарлы икәнлекне ышандыргыч итеп исбат итә. В. И. Ленинга соң-~ рак Татарстан республикасы төзүнең «файдасыз, хәтта зарарлы эш» икәнен исбатларга маташучы великорус шовинистлары белән дә эш итәргә туры килә. Мондый караш-/ ларга каршы ул нык отпор бирә. J 1920 елның 4 маенда ТАССР оештыру турындагы мәсьәлә Үзәк Комитет Политбюросы утырышында тикшерелә. Бу утырышта В. И. Ленин председательлек итә. Утырыш булачак республиканың чикләрен билгеләү һәм проект төзү буенча комиссия оештыра. Зур хәзерлек эшләреннән соң Бөтен Россия Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы 1920 елның 27 маенда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы турында декрет кабул итә. Декретка В. И. Ленин һәм М. И. Калинин кул куя. БҮБК һәм ХКСның 27 майдагы 8 В. И. Ленин. Әсәрләр. 30 том, 301 бит. 9 «Татарстан коммунисты» журналы, № 4, 1960 ел, 33—34 битләр. карарларын үтәү йөзеннән 1920 елның 10 июнендә ТАССРиың Вакытлы Революцион Комитеты оештырыла. Комитетка Сәхипгәрәй Сәет- галиев җитәкчелек итә. 25 июньдә ТАССРның дәүләт учреждениеләре эшли башлый. Бу көнне республиканың барлык шәһәрләрендә һәм авылларында хезмәт ияләренең демонстрацияләре һәм җыелышлары, кызылармеецларның парады үткәрелә. В. И. Ленинга, Татарстан республикасын оештыруы өчен, меңнәрчә телеграммалар һәм хатлар җибәрелә. Яшь республиканың бөтен хезмәт I халкы исеменнән Советларның Бөтен Татарстан Беренче Оештыру съезды В. И. Ленинга мондый телеграмма җибәрә: «... Коммунистлар партиясе татар хезмәт халкын һәртөрле онытылудан уятты, аны куәтле Россия пролетариаты белән кулга-кул тотынып капитализмның терәкләрен штурмлауга туплады һәм алып барды. Татар эшчеләре, татар крестьян ярлылары Россиянең күп халыклары арасында беренче булып Октябрьнең кызыл байраклары астына кер- Ү деләр... ...Без коралны ташламабыз, без бернинди мәхрүмлекләр алдында да тукталып калмабыз, без ахыры- нача, иске дөньяны тулысынча җиңгәнгә кадәр, бөтен дөньяда урак һәм чүкеч хөкем сөргәнгә кадәр Совет Россиясе пролетарийлары сафларында барырбыз...» 9 Без бу көннәрне хәзер дә зур горурлану белән искә төшерәбез. Совет Татарстаны моннан 40 ел элек төзелде, аның шушы чор эчендә үткәне дә, бүгенгесе дә, киләчәге дә тиңдәшсез. Эшчеләрнең, крестьяннарның һәм хезмәтчел интеллигенциянең батыр хезмәте аның йөзен үзгәртте. Рус һәм ватаныбызның башка тугандаш халыклары ярдәме нәтиҗәсендә ул куәтле индустриаль илгә әверелде. Татарстанның авыл хуҗалыгы да тамырдан үзгәрде. Элек укый-яза белмәгән дип әйтерлек татарлар арасыннан йөзләрчә галимнәр, меңнәрчә инженерлар, агрономнар, врачлар, укытучылар, талантлы язучылар, композиторлар, артистлар үсеп чыкты. В. II. Ленин социалистик Татарстанның текә үсәчәген алдан ук күрде. Аның күрсәтмәсе буенча Урал белән Идел арасында гражданнар сугышы чорында ук нефть эзләү башлана. Хәзер Татарстан нефть белән Ватаныбызның күп өлкәләрен тәэмин итә. Татарстан хезмәт ияләре КПСС- ның тарихи XXI съезды карарларын тормышка ашыру өчен зур иҗади күтәренкелек белән көрәшәләр. Бу көрәшкә алдынгы сафта Коммунистик хезмәт бригадалары бара. Республиканың эшчеләре, колхозчылары һәм интеллигенциясе Татарстанның 40 еллыгын хезмәттәге яңа казанышлар, яңа уңышлар белән каршы алалар.