Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨЗҮЧЕ ШАТЛЫГЫ

Беренче бишьеллык еллары иде. Шәһәрдә эшче куллар бик , кирәклеген белепме, әллә инде дөнья күрү теләге беләнме, яшүсмер егет Андрей Хабаров Нижгар якларыннан Казанга килде. Ябык кына озынча йөзле, чандыр гәүдәле бу егетнең, яңа салынып ята торган йортларны күреп, күзләрендә ниндидер очкын балкып китте. — Әйдә, чибәр егет, хуш киләсең, безгә кешеләр кирәк, берәр һөнәрең булса тагы да яхшырак, — диделәр аңа төзүчеләр идарәсендә. Әле ялан тәпи йөргән чагында ук абыйсының эшләгән җиренә барып, аның таштан йортлар салуын бик кызыксынып карап торуын, үзен дә эшкә урнаштыруны сорап ялынуын һәм, ниһаять, аның кул астында таш эшләренә өйрәнүен әйтеп салырга шикләнде ул егет. «Эшли беләм дип шапырынып кеше алдында көлкегә калуың да бар», — дип уйлады. Кулына кельма тотып, Андрей эшкә кереште. Янындагы иптәшләре аның җитез һәм пөхтә эшләвенә сокланып карадылар. — Әһә, егет, чын ташчы икәнсең ләбаса, өметле генә күренәсең,— диде аңа мастер. Ул чагында төзүченең бөтен коралы — көрәк тә носилка иде. Җирне көрәк белән казырга, материалларны күтәреп ташырга туры килә иде. Озак та үтми, Андрей Хабаровны ташчылар бригадиры итеп күтәрделәр. Ул чагында хәзерге Ленин районы урыны буш дала, сазлыклы үзәнлек иде әле. 1932 елда беренче торак йортларның нигез ташы салынды, завод корпуслары калкып чыкты... Яңа салынып ята торган йортның бишенче катыннан хәзерге Ленин районы уч төбендәге кебек күренә: биек-биек йортлар, завод-фабрика морҗалары, культура сарайлары, мәктәп биналары. Бу яңа төзелешләрнең дәвамы, биредән караганда, Идел аръягындагы зәңгәр томан эченә күмелгән Ослан тауларына барып тоташадыр кебек тоела. — Әнә теге зур йортларны, бары тик түбәсе күренеп торган дүрт катлы мәктәпне, менә бу клубны безнең бригада салды,— ди Андрей Александрович, бармагы белән күрсәтеп. — Шәһәр эчендәге йортлар моннан күренми инде, анда да безнең хезмәт кергән йортлар байтак кына. Чыннан да, каты салкыннарда да, күз ачкысыз ачы буранда да, коеп торган көчле яңгырларда да, куырып алырлык кызу эсседә дә эшен ташламаучы, умарта кортлары кәрәзгә бер тамчылап бал җыйган төсле берәмләп кирпеч салып зур сарайлар, таш пулатлар торгызучы, тормышны ямьләндерүче бу кешеләрнең хезмәте мактауга лаеклы, алар турында җырлар иҗат итәрлек, калын китаплар язылырлык... ©стенә киндер күлмәк, аягына чабата киеп төзелешкә килгән оялчан йөзле, ябык гәүдәле егет, иптәшләре әйткәнчә Андрейка, хәзер иң мак Б 103 таулы кеше булды. Аны хөкүмәтебез Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исем белән бүләкләде. Хабаровны юкка гына «безнең пионер ул» дип йөртмиләр. Ул үз коллективларында һәр эштә башлап йөрүче, беренче булып яңалыкка юл салучы. Төзелештә куәтле механизмнар: башня краннары, бульдозерлар, скреперлар, экскаваторлар киң кулланыла башлагач, җыелма тимер- бетон конструкцияләр зур урын алгач, хезмәтне оештыруның элеккеге алымнары турында уйларга кирәк булды. Берничә кешелек махсус бригадалар хәзерге шартларга җавап бирми, эшне тоткарлый гына иде. Бу турыда Андрей Александрович бик озак баш ватты. —Комплекслы бригадалар оештырырга! — ул менә шундый фикергә килде. Мондый бригадаларга төрле һөнәр кешеләре керә. Аларның берсенең зше икенчесенә бәйле. Комплекслы бригада — сәгать механизмы кебек төгәл эшләүче бер коллектив... Хезмәтне болай итеп яңача оештыргач, бригаданың эше кыска гына вакыт эчендә сизелерлек яхшырды. Эш яхшыру белән бергә, бригада членнарының материаль кызыксынуы да артты, аларның эш хакы шактый күтәрелде, югары квалификацияле ташчы, мәсәлән, айга 700—800 урынына 1 100—1 200 сум ала башлады. Элек икешәр ел салына торган биш катлы торак йортны комплекслы бригада биш-алты айда өлгертеп җиткерә инде хәзер. Андрей Хабаров партиябезнең XXI съездына делегат итеп сайланды. Ул бу тарихи вакыйганы бригаданың эш нәтиҗәсен тагы да яхшырту белән истә калдырырга карар бирде. —Зур Кремль Сараена баргач, партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре, галимнәр, новаторлар белән бергә зур эшләрне хәл иткәндә йөзгә кызыллык килмәсме, кулымнан килгәннең бөтенесен дә эшләдемме, — дип уйлады ул съезд алды көннәрендә. Илебезнең завод-фабрикаларында, предприятиеләрендә һәм колхозсовхозларында коммунистик хезмәт бригадалары дигән исемне алу өчен ярыш башланып китте. Бу хәбәрне ишетү белән, коммунист Хабаров бригадасы ташчылары Татарстанда беренчеләрдән булып коммунистик хезмәт бригадасы исемен алу өчен ярышка кушылдылар... ... Зур башня краны озын итеп сигнал бирде дә, эш беткәнне белдереп, сиртмәсен түбән иде. Кранчы кыз баскычлар буйлап аска төшә башлады. Башкалар да, инструментларын куеп, эштән туктадылар — көндезге ял башланды. Ял бүлмәсенә җыелып, тамак ялгап алдылар. — Таралышмагыз әле, сөйләшәсе сүз бар, — диде бригадир ташчыларга һәм куен кесәсеннән берничә бит кәгазь чыгарды. — Менә Уфадагы дуслардан хат килде, үзләренең ничек эшләүләре турында язалар, безнең хәлләрне сорашалар, — диде ул, аннары кулындагы кәгазьләрне һәркемгә күренерлек итеп өскә күтәрде. Үткән ел, тугандаш Башкортстанга ике республика арасындагы ярыш договорын тикшерергә баргач, ике атаклы төзүче бергә очрашты. Шул вакыт «Башиефтезаводстрой» трестының 2 нче төзү идарәсендә комплекслы ташчылар бригадасы бригадиры Социалистик Хезмәт Герое Миңнегол Бигулов Хабаровны ярышка чакырган иде. Менә шул Бигу- лов коллективы язган булып чыкты бу хатны. Хабаров аны иптәшләренә укыды. —Безнең бригада җидееллыкның беренче елы заданиесеи 161 процентка үтәде, 446 квартирлы алты торак йорт салды, — дигән сүзләрне ташчылар аеруча кызыксынып тыңладылар. Уфадагы дуслар инде хуҗалык исәбенә күчкәннәр һәм һәр тиен акчаны хисапларга, югалтмаска тырышалар икән. — Менә безгә дә шулай эшләргә кирәк, — диделәр төзүчеләр. «Без Коммунистик хезмәт бригадасы дигән мактаулы исемне алу өчен тырышабыз, — дип дәвам итә Бигулов үзенең хатын. — Бригада членнары производствода гына түгел, көнкүрештә дә, җәмәгать тормышында да башкаларга үрнәк булырга тырышалар. Бу таләпне бозучыларга безнең арабызда урын юк. Ташчы Әнур Хәкимов эчкечелек белән шөгыльләнде, тәртип бозды һәм коллектив аны икенче бригадага күчерергә булды». Бригада членнарының хатта язылган соңгы сүзләр белән килешәселәре килмәде. — Бу ансат юл, кешене тәрбияли белергә кирәк, — диделәр алар, һәркайсы ташчы Мәхмүт Гайнетдинов белән булган хәлне хәтерләде. Яхшы һәм тырыш егет, һич тә тел-теш тидерерлек түгел ул үзе. Ләкин бервакыт ул ялгыш юлга баса. Акча артыннан куып, төзелеш участогына чыкмыйча, уңга да, сулга да эшләп йөри. Урак өсте кебек кызу бер вакытта бригаданы артка сөйри, атналар буе эшкә килми, аерым кешеләргә йорт сала. 3 нче төзү идарәсенең элекке начальнигы Камчатнов бу хәлне ишетү белән озак баш ватып тормый: «М. Гайнет- дпновны эштән чыгарырга», днп приказ яза. Эшкә дип килгәч, Мәхмүткә шушы приказны тоттыралар. Егет бер агара, бер күгәрә. Бригадир Андрей Хабаров егетне эштән чыгару белән риза булмый булуын, шулай да аны бераз шүрләтергә уйлый. Андрей Александровичның нечкә күңелле, олы җанлы кеше булуын яхшы белгән Мәхмүт бригадирга ялынырга керешә. — Теләсәгез нинди җәза бирегез, иптәш Хабаров, тик мине бригададан гына кумагыз, башка ялгышлык эшләмәм, — ди ул. — Бу мәсьәләне мин үзем генә хәл итә алмыйм, менә бригада членнарын җыеп сөйләшергә кирәк, алар нәрсә әйтерләр бит,—ди бригадир, егетнең күзләренә туры карап. Чыннан да, иптәшләре күзенә ничек күренергә, алар алдында ничек җавап тотарга? «Безгә андый намуссыз кешеләр кирәкми, дүрт ягың кыйбла», дисәләр ни эшләргә?.. Менә ул иптәшләре каршында басып тора. Башын аска игән, күзләрен күтәреп карарга да ояла. Иптәшләренең сынаулы күз карашы аны бөтенләй каушаткан, һәрберсенең сүзе аның йөрәгенә ук булып кадала. — Эштән чыгарып җибәрү бик җиңел. Болай итсәк, Мәхмүтне бөтенләй ялгыш юлга этәрүебез мөмкин. — Мондый башбаштаклыкны бүтән кабатламау шарты белән бригадада калдырырга кирәк, — дигән сүзләрдән соң, ул җиңел сулап куя. Бу көн зур сынау була Мәхмүт өчен, бердәм тату коллективның көчен, ниһаять, аңлый ул. Әйе шул, «йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы», дип юкка гына әйтмәгән халык. Ә хәзер Мәхмүтне мактап бетерә алмыйлар. Бригада членнары тату бер гаилә кешеләре кебек яшиләр. Берсенең шатлыгы өчен барысы да куана, аларның кайгылары да уртак. Уен-көлке яратучы чая Рәшидә Сәләхиева бер араны бик боегып йөри башлый. «Нәрсә булды икән, — дип уйлый бригадир. — Аны үзебезнең бригададагы тырыш егет Әбрарга кияүгә бирдек, бүлмәләре дә бар. бала үстерәләр». Кайбер көннәрдә эшкә килгәндә Рәшидәнең күзләре дә кызарган була. Елагандыр, күрәсең. _ ңи булды сиңа, Рәшидә сеңелем, нигә эчеңдә саклап йөрисең, сөйлә, бәлки ярдәм итәрбез,— ди Андрей Александрович, аның янына килеп. 104 105 Рәшидә бригадирны уен-көлке белән «үги әтиебез» дип йөртсә дә, үзе аны бик якын күрә, аннан эч серләрен дә яшерми. Ләкин бу юлы ул әйтергәмеюкмы дип озак уйланып тора. Ниһаять, бригадирның аталарча ягымлы күзләренә карап, ул барысын да сөйләп бирә. — Әбрар белән арабыз бозылып китте әле, — ди ул һәм, үксеп елый башлый да, читкә борыла. — Син каушама, тынычлан, ашыкмыйча гына сөйлә, — ди аңа бригадир, юатырга тырышып. — Каенанам Әбрарны котырта,—ди Рәшидә, күзләрен кулъяулыгына сөртә-сөртә.— Менә шуннан гел тавыш чыга. Сез тагын минем зарланганны аңа сөйләмәгез, минем өстән жалоба бирәсең, дип бәйләнер. Бригадир бу яшь гаиләнең өенә үзе бара. — Эштән кайтышлый сезнең яннан уздым да, кереп чыгарга булдым, — ди ул, сиздермичә генә. Тормыш тәҗрибәсе зур булган бу кеше сүзен бик ерактан башлый. Кулына нәни балаларын алып сөя. — Балагыз бик чибәр, тигезлек белән үстерегез, — ди ул. — Яшь чагында җүләрлек эшләп ташлавың да бик җиңел. Менә мин үземнән генә мисал алам. Яшьләй генә өйләндем дә, бераз торгач, балалар булгач, пичектер хатынны яратмый башлаган кебек булдым. «Мин аны аерып җибәрәм», — дип әйтеп ташладым әнигә. Менә шул чагында миңа әни бирде кирәгемне, гомеремдә онытасым юк. Ул килене белән бик тату тора, шуңа күрә әни һәрвакыт аның яклы. Хәзер менә пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшибез, алма кебек балалар үстерәбез, әнием дә исән әле, түр башында гына утыра инде, эш эшләтмибез. Шул чагында җүләр булып аерылган булсам, балаларым ятим калыр иде. Икенче көнне бригадир Рәшидәнең үзе белән аерым гына сөйләшә. — Синең балаң үзеңә ничек якын булса, кайнанаң өчен дә улы шулай. Ул аны тугыз ай карынында йөрткән, күкрәк сөтен имезгән, син инде ничек тә үзең карчыкның күңелен күрергә тырыш. Ул бит синең балаңны да карый. Әгәр сез ике хатын-кыз өй эчендә бер сүздә булсагыз, ирең дә сездән уза алмас. Бу сөйләшүнең файдасы тия. Хәзер Әбрар белән Рәщидә кичә генә өйләнешкән яшь җилкенчәкләр төсле уйнап-көлеп кенә йөриләр. Икесе дә ташчы, бергә эшкә киләләр, бергә кайталар. Ә өйләрендә җылы аш пешкән. Әйе, теге вакытта бу гаиләне игътибарсыз калдырсаң, аның җимерелүе дә мөмкин иде бит. — Үз-үзеңне генә кайгыртып коммунизм төзеп булмый бит, — ди иптәш Хабаров. — Менә бер кечкенә генә мисал китерәм. Без хәзер ике йортта эшлибез, берсенең стенасын күтәрәбез, ә икенчесенең нигезен салырга җыенабыз. Безнең белән рәттән генә иптәш Санов бригадасы өченче йортта эшли. Без үзебезгә кирәкле блокларны күптән инде китереп өеп куйган идек. Ләкин аларны хәзер иптәш Санов бригадасына бирдек. Чөнки язгы пычракта ул сала торган йорт янына килеп булмады, су төште. Ә без бу блокларны яңадан китертә алабыз. Безнең бригада гына түгел, бөтен трест яхшы эшләсен — бригада членнарының теләге менә шундый. Ташчылар шатлыкларын уртаклашырга да, моң-зарларын сөйләргә дә бригадир янына’киләләр. — Торырга урыным юк, ике бала, аларны кая куйыйм, — дип килеп зарлана аңа Ихсан Әсхәдуллин. «Квартир сорасаң, яхшы түгел, әле бригадада күптән түгел генә эшли», — дип уйлый бригадир. — Үзеңә йорт салырга исәбең юкмы соң? — ди ул Ихсанга. — Без дә булышыр идек. — Бу турыда уйларга ярый, хатын белән дә киңәшеп карармын, — дип җавап бирә тегесе. Матур җәй көннәренең берсендә ял көнне бригада егетләре җыелышып яңа йорт урынына киләләр. Шунда ук нигез салып стенаны өя башлыйлар. Башка көннәрне дә эштән соң ташчылар иптәшләренә булышалар. — Анатолий Золотовның Армиядән кайтып эшли башлавына бер еллап кына әле. Хәер, аңарчы да бездә эшләгән иде. Аны да өйләндердек инде. Бүлмә алып бирдек үзенә, ә быел көз кичке мәктәпкә укырга керергә җыена, — ди бригадир, озын гына буйлы бер егеткә күрсәтеп. Җиһанша Әхмәтшин да узган көз Армиядән кайтып эшкә кереште. Совет Армиясе көне алдыннан, ул элек бергә хезмәт иткән иптәшләренә хат җибәрде, үзенең коммунистик хезмәт бригадасында эшләвен, кичке мәктәпкә укырга керергә хәзерләнүе турында язды. Әле шушы арада гына Әхмәтшинны 3 нче төзү идарәсенең комсомол бюросы члены итеп сайладылар. Тәбәнәк кенә буйлы, җилдән һәм кояштан бите бронза төсенә кергән бер ташчы янына киләбез. Ул — Рауза Бариева. 1951 елдай шушы бригадада эшли икән инде ул. Башта ярдәмче эшче булган, ә хәзер инде ташчы булып эшли. Кечкенә куллары белән ул бер ярым калынлыгындагы кирпечне бик җитез генә тезеп бара. Кайвакыт ул оста ташчыларны да өйрәтә. — Хәлимә, син бу кирпечләрне ялгыш куясың, хәзер стенага арматура салабыз, — ди ул янындагы ярдәмче эшчегә һәм икенче баштагы ташчы Габтерәкыйп Сафиуллинга кычкыра: — Әйдә, арматураны бирә башла! Анысы түгел бит, зурларын, бүген генә эшли башлаган кеше кебек шуны да белмисеңмени? Моны күреп торган бригадир: — Чыннан да, Гриша, сиңа —6 нчы разрядлы ташчыга — бу нәрсәне әйтеп торуның һич тә кирәге юк инде, үзең белергә тиеш. Әнә Рауза 4 разряд белән эшләсә дә, яхшырак белә, — ди. Рауза да шушы бригадада үсте, эшкә өйрәнде, тормыш корып җибәрде. Иптәше — балта остасы. Дүрт яшь ярымлык кызы, өч яшьлек улы әниләренең эштән кайтуын зур түземсезлек белән көтәләр. Әниләренең җилдән ярылып беткән кытыршы куллары аларга бөтен нәрсәдән дә йомшак тоела. Бу бәхетле гаиләнең тату яшәвенә сокланып туя алмыйсың. Рауза үзенең тормышы турында болай сөйли: — Әниебез бик әйбәт, бөтен тормышны җайлап алып бара, балаларны карый, өй эшләрен башкара. Каенана димәссең, үз әниемнән дә яхшырак. Социалистик Хезмәт Герое Андрей Хабаров җитәкчелегендәге комплекслы ташчылар бригадасы членнары менә шулай эшлиләр һәм яшиләр. Аларга трестта беренчеләрдән булып коммунистик хезмәт бригадасы дигән мактаулы исем бирелде. Узган ел бригада бишәр катлы ике йорт һәм икешәр катлы ике йорт өлгертте, 920 урынлы мәктәп бинасын яхшы сыйфат белән файдалануга тапшырды. Атаклы төзүче Николай Мануйлов һәм Алексей Анохин иптәшләр башлангычына кушылып, ташчылар норманы һәрвакыт 155 процентка үтәргә, быел 80 шәр квартирлы биш торак йорт төзергә, 4 миллион данә кирпеч салырга һәм еллык заданиеие августта үтәргә йөкләмә алдылар. — Уфадагы дусларыбыздаи калышмабыз, — диләр безнең төзүчеләр. Чыннан да, аларның сүзе эштән аерылмый. Иптәш Хабаров бригадасы Татарстанның 40 еллыгы көненә бишәр катлы ике торак йорт өлгертте. 150 ләп бәхетле гаилә бу данлыклы бәйрәмне матур һәм иркен квартирларда зур шатлык белән каршы ала.