Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАТАРСТАН, РЕСПУБЛИКАМ МИНЕМ

Nатарстан, республикам минем, Син тугансың — безгә сан булган. Туфрагыңа Ленин кулы белән Мәңге яшәү көче салынган. Татарстан, республикам минем, Син ул минем кайгым тараткан, Җилләреңә хәтле җанга рәхәт, Иссәләр дә кайсы тарафтан. Иделнең мең еллык күкрәк тавышын Ишетәм биек Ослан тавыннан; Безгә дә зур юлда үзебез кебек Монда тугры дуслар табылган. Татарстан, республикам минем, Ленин сине таңга караткан. Җилләреңә хәтле җанга рәхәт, Иссәләр дә кайсы тарафтан. ӘЛМӘТ У рамнарың Зәйгә кадәр төшә, Гөлләр үсә һәрбер ташыңда, Әлмәт, Әлмәт, яшьлек шәһәре син, Шаулап кердең безнең гасырга. Күтәрелдең ямьле Зәй буенда Нык таянып таулар иңенә, Әлмәт, Әлмәт, туган шәһәрем син, Кешеләрең бөтен ил белә, йортларың да биек, катлы-катлы, Тирә-ягың нинди балкыган. Әлмәт, Әлмәт, данлы шәһәрем син, Синең белән атлый Бакулар. Бакчаларың сафлык бөркеп тора, Күңелгә .дәрт биргән сафлык ул, Әлмәт, Әлмәт, дуслык шәһәре сип, Утыз телдә яңгырый шатлыгың.