Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

РӘШИТ ГӘРӘЙ АДАШТЫРМАС ҖЫРЛАР БИРГӘНСЕҢ -<4. тыкмавым бер дә әйбәт түгел Барган чакта кирәк җиремә... Тик шулай да, Казан, яратам мин Урамында җәяү йөрергә. Гөрләвекләр аккан язгы көнме, Көзге яңгыр койган чаклармы — Уйларымны тугры юлдаш итеп, Урап кайтам мәйдан, чатларны. Күңел әйди ерак бистәләргә — Үз иткәне шунда диярсең... Узыйм әле Арча кыры буйлап, Төзүчеләр җыры иярсен. йөрим әле кадерен белеп кенә Алларыма төшкән яктының. Яңа йортка күчкән дусларымның Уртаклашып чыгыйм шатлыгын. Тыңлап торыйм диңгез дулкыннарын, Хисләрем дә бергә тирбәлсен... Син бит, Казан, барыр юлларымда Адаштырмас җырлар биргәнсең. Кай ягыңа барып чыксам да мин Әсир булам яңа көйләргә... Өйрәткәнсең авыр минутларда Иш булырга түзем ирләргә. Муса җыры мине көчле иткән, Сәйдәш моңы күңелем эреткән. Тукай моңы сеңгән бу җирләргә Мин йөрәгем белән береккән. НӘҖИП МАДЪЯРОВ ӘТНӘ, КЫРЛАЙ ЯКЛАРЫ ^4.рыш кырын ярып урталай Бормаланып үтә ат юлы. Рәхәт тә соң кичке тынлыкта Уй-хисләргә чумып кайтуы! Күңелем әле минем моннан да Ягымлырак җирне тапмады... Бу бит җырлар канат җәйгән як, Бу бит Әтнә, Кырлай яклары. Әллә инде шунда үскәнгә, Әллә дуслар искә төшкәнгә, Күңелем һаман шунда тартыла, Кай якларда гомер итсәм дә. Кайтам менә, кайтам тагын да Җанга якын дуслар янына... Анда минем тыңлар сүзем күп, Кешеләр дә анда үзем күк. - Егетләре кочар үз итеп, Улым, дияр колхоз картлары... Бу бит җырлар канат җәйгән як, Бу бит Әтнә, Кырлай яклары.