Поэзия
ХӘСӘН ТУФАН ҺӘЙКӘЛЛӘР ТЕЗӘСЕҢ ^й герсең байрагын Күтәреп иңенә, һәр халык дөньяга Бүләген китерә. Иң гүзәл сыйфатын, Иң яхшы якларын, Бүтәннәр өчен дә Кадерле затларын Китерә һәр халык Кешелек сафына, Г асырдан-гасырга Тапшыра-тапшыра. Синең дә, туган ил, Сыйфатың, саның бар, Холкыңдайолаңда Соклангыч ягың бар: Синең төп сыйфатың Батырлык, кыюлык. Синең бу гадәтең Байрагың булырлык! Тапшырып син шуны Буыннаи-буынга, һәйкәлләр тезәсең Тарихың юлына. Улларың, кызларың Ярыша-ярыша, Исмеңне тарихка Языша-языша Киләләр, Киләләр Кешелек сафына. Даныңны яңратып Бөтен җир шарына. Якынайган саен без Киләчәк көннәргә, Батырлар, кыюлар, Геройлар күбәя! 24 НЕ ДЕР ХУ3АНГАЙ Чувашстан халык шагыйре СЭЛАМ, ТУГАН ТАТАРСТАНЫМ МИНЕМ! Сэлам, туган Татарстаным минем! Татарстаным, туганүскән җирем! Син кырык ел азатлык күгендә, Данлы ил-йолдызлар төркемендә Якты йолдыз булып янасың! Мин ышанам, күрәм: йөз һәм меңнәр Җиһаншиннар синдә һәм Җәлилләр. Татарстаным, туган-үскән җирем, Тынгы белмәс батыр — халкың синең, Шул халыктан син көч аласың! Мин — бер улы Кама буйларының, Синең шаулы урман, кырларыңның. Татарстаным, туган-үскән җирем, Мәңге яшә, сулап бөек илнең Җылы, иркен язгы һавасын! Әхмәт Исхак тәрҗемәсе. 25 ҖАКАН СЫЗДЫ КОВ Казакъ шагыйре ИДЕЛ БУЙЛАП ■^Ьөмеш сулы Иделем, Татлы суың эчим бер; Кисеп алган талыңны Ишкәк итеп ишим бер; Колачымны киң җәеп, Дәрья аша кичим бер. Узганыңа карасаң, Моңга баткан Идел син; Кайгылы ярларыңа Тулып;аккан Идел син. Коллык авазы күмгән Ул чак һәммә ягыңны... Бүген сиңа килдем мин Җырлар өчен даныңны. Тумыштан ук гашыйкмын Анам кебек Иделгә. Чал әнкәмне күргәндәй, Шатлык ургый күңелдә... Яратам кочагыңда Гөрләп үскән Казанны... Идел-анам! Шөһрәтең Еракларга таралды. Бүген синең күгеңдә Нуры балкый таңнарның. Шиңмәс чәчәкләр белән Бизәлгәннәр ярларың. Назлап искән җилеңдә Чәчләремне тарадым. һаваң тәмле, суың — бал, Куе, калын — урманың... Күрдем, күрдем мин синдә Якты таңнар туганын. Байлыгың мул: кырыңда Тук башаклар тирбәлә. Ерактан кул бирермен Сиңа кабат килгәндә. Дулкынын кагып торган Татлы суың эчәрмен. Дусларга сәлам юллап, Ишкәгемне ишәрмен Килгән саен мин сиңа Җыр калдырып китәрмен. Р. Гәрәй тәрҗемәсе. 26 ЗӘКИ НУРИ ТУГАН ЯК ТАҢЫ ■Л/иң офыкка алсу канат җәеп, Җирнең ямен тагын яңартып, Якты итеп туган ягым җәен Акрын гына килә таң атып. Күрә күңел: илем таңнарының Нуры ничек эшкә керешә. Елмаеп ул Баулы тауларының Вышкалары белән күрешә. Зәңгәрләнә Шишкин урманнары, Дулкынлана Кама тын гына. Киң Иделгә төшеп нур аннары Бакеннарның күзен йомдыра. Ә чәчәкләр белән гөлләр исә Ут-күзләрен шулчак ачалар, йомшак җилләр, җиләс җилләр иссә — Телгә килер яшел бакчалар... Күтәрелер өчен кояшкарак Керфек сузды арыш башагы. Тиздән, диеп, тиздән кояш карар, Чык тамчысы курка башлады. Юды нурлар Казан асфальтларын Ялтыратып көзге шикелле. Дәртле көен көннең башлап тагын Тургай җыры күккә сикерде... Каршылыйбыз яңа иртәбезне, Хуш киләсең, яңа таңыбыз! Яңа эше көннең көтә безне — Димәк, көтә яңа даныбыз. Маякны таң тезеп йөрисыман, Юл бер генә — тыныч хезмәткә. Калышма, дус, нурлар йөрешеннән Адымнарны әйдә тизләт тә. һәм калышмый минем якташларым! Без әзербез зур юл үтәргә. Зур тауларның ишеп ак ташларын Ашыгабыз без шәһәр итәргә. Кирәк, дибез, тизрәк күтәрергә Тирәндәге девон күлләрен; Газны кирәк тизрәк үткәрергә Тирәннәргә күмеп юлларын. Кирәк күпләп иген үстерергә — Эше кызу уңыш җәенең; һәм суларга кирәк эш бирергә — Су акмасын бушка җәелеп. Алмаларны алсу йөзле итеп Җирне кирәк ямьгә күмәргә... Без таңнарны, таңнар безне көтеп Ашкынабыз яңа көннәргә. Таңы ата, таңы туган, якның, Күңелләрдә балкый ул безнең. Октябрьле илдә туган якты — Бәхетебез таңы шул безнең! 28 КУРАЙ ҺӘМ ЕГЕТ Баллада Урман буенда Җир сөрә егет, Йөзендә — кайгы, Күзендә — өмет. Көч-дәрман биреп, Карурман шаулый, Егет аткаен Каулый да каулый. Урман эчендә Төрле тавышлар, Туктап тыңласаң, Кими сагышлар. Шүрәле йөргән. Качкынлы урман, Караңгы урман Җыр белән тулган. Көн-төн җир сөреп, Егетем арый, Дәртле һәм шаулы Урманга карый. «Егет, егетем, Ишет син, ишет, Йөрәгең юкмы, Түзәсең ничек? Егет, егетем, Аргансың, җитәр. Безгә кушылып Бер җырлап җибәр. Егет, егетем, Сөйлә, сөйлә син, Горур башыңны Нигә иясең?» Туктала егет, Уйлана егет, Җырласаң иде Шул урман кебек!.. «Урман, әй, урман, Җырым бар минем, Янып бетсә дә, Җаным бар минем. Минем илем бар, Азмаз җирем бар, Байның җиренә Тамган тирем бар. Илем дә байда, Җирем дә байда, Бәхтем юк минем, Бәхетем кайда?..» Шул вакыт егет, Сандугач кебек, Сайрап җибәрә Кайгы-моң сибеп. Барлык табигать Кинәт тын кала, Чишмәләр акмый, Кошлар туктала. Карурман тыңлый, Тыңлый, тирбәлә. Егет өздереп Җырлап җибәрә. Җилләр дә исми, Исләре киткән... «Нинди көч анда Безне җилкеткән?! Әмма син, егет, Ялгыз җырлыйсың, Шуңа зарлы син, Шуңа ярлы син». Җырчы туктагач, Җыр күчә башлый, Назлы җил булып Ул исә башлый. ИЛДАР ЮЗИЕВ 29 Егет урманга Эчкәрәк керә, Гаҗәп, нәрсә бу? Караса — күрә: Гади бер көпшә Чайкала җилдә, Сызгырып тора Көйсез бер көйгә. Әйтә егеткә: «Ал син, ал мине, Мин көйсез әле, Көйгә сал мине». Егет көпшәгә Үрелә генә... Якын китерсә Иреннәренә, Җырлый да башлый Серле бу агач; Сайраудан туктый Талда сандугач. Тыңла, әй, тугай, Тыңла, әй, тургай, Егет кулында Курай бит, курай. «Ник соң, кураем, Тавышың тонык, Әйдә яктыга, Иркенгә чыгыйк». ...Авыл. Кич. Урам... Салам түбәләр. Янган чыралар Сүнә, сүнәләр... Иске мунчада Әпипә бии, Кубыз безелди, Ярканатмени... Кызлар, кайтыгыз, йолдызлар калка, Юк, яшьлек һаман Уенга тарта. Буламы аны Җырсыз уздырып! Шулчак урамда Өзеп, сыздырып, Билгесез бер моң Дәшә урамга, Дәшә урманга, Иркен кырларга. Ишек ачыла, Яшьләр барсы да Чыгып йөгерә Шул моң каршына. Өйләрдән чыга Яше һәм карты, Гөж килеп тора Зур мәчет арты. Ә анда — егет, Халык ураган, «Тәфтиләү» көе Сибелә курайдан. Ап -ак чапанлы Чыга уртага, Курай уйнаудан Егет туктала. Курай аңардан Тартып алына, Учак ягылып, Утка салына. Кинәт давыллы Зилзилә килә, Яшенле яңгыр Утны сүндерә. Җил өргән саен Курай сызгыра... Күкрәүләр белән Таңнар сызыла. Егет кайда соң? йозаклы өйдә, Ул һаман уйный Сагышлы көйгә. Сызыла көйләр Шул өй ягыннан; Икенче курай Тагын табылган. Таң аткан чакта Ишетә егет: Урман яннары Тора гөр килеп. Тышка караса — Ул нәрсә күрә: Төрле көй уйнап Атлылар килә. Җырлыйлар алар Бик күп телләрдә, Карурман төсле, Төрле көйләргә. Алар бик күпләр. Сөен син, сөен. 30 Җырлый лар бергә Азатлык көен: «Җимерербез, дип, Коллык дөньясын». Түзәлми егет, Килә кушыласы: «Бетсен, дип, патша, Янсын, дип, тәхет....- Бу — минем җыр, дип, Бу — минем бәхет...» Караса егет: Ишек ачылган Кулында — курай, Йөрәк ярсыган. Чыгыгыз, җырлар, Кара урманнан, Төрле көй көйләп, Бер үк уй уйлап Бар ил кузгалган. К а й г ы л ы җ ырлар, Кыллар, кубызлар, Мунчада качып Биюче кызлар! Чыгыгыз тизрәк Илгә, яктыга, Ярлылар өчен Таңнар яктыра. Алар бик күпләр, Алар бик көчле, Төрле тавышлы Карурман төсле. Кайда син, атым, Ике канатым, Туган ил — безгә, Туган җир — безгә! «Салкын чишмә»дән Ул сафлык ала, «Сандугач»л ардан Ул шатлык ала. «Сүнмәс дәрт» ала Урман шавыннан, Мәхәббәт ала Туган ягыннан. Атлана егет Акбүз атына, Барып кушыла Көрәш сафыпа. Бер кулда — кылыч... Бер кулда — курай; Селкенә урман, Селкенә тугай. Дөнья тетрәтеп Оркестр килә, Курай таушы да Анда иштелә. ...Җырлап азатлык, Хөрлек көенә, Кайта яшь егет Туган өенә. Иле бар аның, Җире бар аның, Күкрәге тулы Җыры бар аның. Ялгыз курай да Үзгәреп кайткан, Көчле тавышлы Дусларын тапкан. Караңгы җирдә III атл ы к л ы җы р г а Пәрдә ачыла. Егетне котлап, Көйләр барсы да Чыга каршыга: Сәйдәш маршы да. Урман буенда Оча тузаннар, Гөрли моторлар, Бетә ызаннар. Кайгылы-ялгыз Җыр юк кырларда, Җырлар аһ-зарсыз Күмәк булганга, һәр җирдә бәхет Күкрәп торганга. Хәтфә урманда Алсу таң балкый, Якты юл буйлап Яшь егет атлый. Җырчы күңленә Көйләр якын ла! Кара урманнан Чыга «Качкын» да« Монысы кем тагын, Егет, күр әле, Сиңа бик таныш — Ул бит — «Шүрәле». Әпипә белә Дуслар көен дә, Җилфердәп үтә «Аккош күле»ндә. Яңа бу моңнар, Көчле бу моңнар; Курай, кубыздан Башланган җырлар... Җырчы егет — син, Татарстаным, Матур җыр синең һәр аткан таңың. Яктырды инде Кара урманың, Җырлы — юлларың, Татарстаным. Эшчән, яшь, дәртле, Татарстаным, Симфонияләрдә Яңрасын даның! Елдан-елга үс, Татарстаным, Җырдан-җырга күч, Татарстаным! 32 ГАМИЛ АФЗАЛ ТАТАРСТАН Татарстан, күңелләргә шатлык тулып, Бәйрәмеңдә котлыйм сине улың булып, Көлеп торган чәчәкләрдән бәйләм сузып, Сиңа, илем, иң мөкатдәс гөлләрем бар. Татарстан, бәхет өчен синдә туып, Малай чакта тауларыңнан чаңгы шуып, Егет булгач, җиң сызганып, билне буып, Сабантуйда мәйдан тотып йөргәнем бар. Туган җирем, чирәм үскән урамыңда Гармун тотып таңга чаклы урадым да, Шөкер дидем шушы җирдә туганыма, Карап туймас таңнарыңны күргәнем бар. Татарстан, кырларыңда эшләп үскән, Таңда торып чишмәләргә суга төшкән, Яңаклары алма кебек 'янып пешкән, Гөлдән нәфис кызларыңны сөйгәнем бар. Татарстан, җанга якын булганыңа, Суык түгел кышкы төндә бураның да, Матур җәең, болыннарың уйларымда, Сахраларда җилбер-җилбер җилләрең бар. Татарстан, тау буйларың бизәкмени, Урманнарың, мул суларың сирәкмени, Челтерәп аккан чишмәләрең ширбәтмени, Көзгеләрдәй көлеп яткан күлләрең бар. Казан кала — ил йөзендә җәүһәр ташы, Әлмәт, Шөгер, Ютазылар — йөзек кашы, Күкрәгеңдә кара алтын муенсасы Балкып тора — кайда гына тиңнәре бар! Татарстан, алга таба юллар ачык, Ярышларда иң алдынгы мәйданга чык, Күрше дуслар арасында горур басып, Бәйгеләрдә байрак тотар көннәрең бар!