Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПЛЕНУМ КАРАРЛАРЫ БЕЛӘН РУХЛАНЫП '

Мин КПСС Үзәк Комитетының декабрь Пленумында катнаштым. Яшермим, Пленум барышында, бигрәк тә Никита Сергеевич докладын тыңлаганда, күңелдә ике төрле хис булды. Аның беренчесе — шатлык, райондашларымның эше белән горурлану иде. Чөики район җидееллык- ның беренче елында ук моңа кадәре күрелмәгән уңышларга иреште. Без 1959 елда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 12 шәр центнердан артык уңыш, кукуруздан 342 шәр центнер чәкәнле яшел масса җыеп алдык. Бу дәүләт алдындагы беренче бурычны уңышлы үтәргә (район, 331 мең центнер ашлык сатып, ашлык хәзерләүнең дәүләт планын срогыннан элек, 10 августка ук 133 процентка үтәде) һәм җәмәгать терлекчелеген ныклы азык базасы белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Терлекчелек продуктлары җитештерү һәм хәзерләү буенча да сынатмадык: район 1959 елда итне 1958 ел белән чагыштырганда 150, сөтне 123, йомырканы 200 процентка артык җитештерде. Җитештерүнең шулай кискен күтәрелүе аркасында барлык төр терлекчелек продуктлары хәзерләүнең еллык заданиеләрен срогыннан элек күп арттырып үтәдек. Район ит хәзерләү һәм җитештерү буенча берничә квартал дәвамында партия Өлкә Комитетының һәм республика Министрлар Советының Күчмә кызыл байрагын үзендә тотты. Икенче хисне бер сүз белән генә аңлатуы да авыр. Үкенү дә, борчылу да дип әйтеп булмый аны, ничектер, икесе арасындагы бер төрле хис. Боларга җаваплылыкны да өстәргә кирәк бугай... Никита Сергеевич докладында, фикер алышуда катнашып сөйләгән иптәшләрнең чыгышларында искитәрлек саннар китерелде. Шул саннарны район күрсәткечләре белән чагыштырасың да уңайсызланып каласың: бездә авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына туры килгән продукциянең күләме кечкенә, аның үзкыйммәте дә зур бит әле. Ничек итеп рязаньлы- лар дәрәҗәсенә ирешергә?.. Әйтергә кирәк, Пленум алдынгыларны куып җитү, алариы узып китү юлларын ачык итеп күрсәтте: продуктлар муллыгы өчен көрәшкә бөтен халыкны күтәрергә, файдаланылмаган резервларны һәм мөмкинлекләрне табарга, алдынгы, прогрессив алымнарны кыю рәвештә производствога кертергә, һәркемгә икеләтә-өчләтә энергия белән эшләргә кирәк... Кыскасы, Пленумнан зур рухлану белән кайттык. Әле бүгенгедәй хәтердә, эшкә чыккан көнне үк райкомга Воровский исемендәге совхозның партком секретаре иптәш Абдуллин килде. Ул беренче бүлек фермасында эшләүче бер кызның эшкә алынырга теләге барлыгын сөйләп бирде. Әнисә Латыйпованың тормыш юлы аның яшендәге башка бик күп кызларныкы кебек үк. Бөек Ватан сугышы башланып, әтисе армиягә киткәндә, аңа әле ике яшь тә булмаган. Әтисе сугыштан кайтмаган. Ул әнисе янында үскән, мәктәптә укыган, комсомолда тәрбияләнгән. Әнисә— 15 яшеннән бозау караучы. Тагын ел ярымнан — яшь терлекчеләрнең беренче республика слетына делегат. Нәкъ шушы елны партия Үзәк Комитеты авыл хуҗалыгы хезмәт ияләренә: «Җан башыма ит, сөт һәм май җитештерү буенча Америка Кушма Штатларын куып җитәргә һәм узып китәргә!» — дигән чакыру белән мөрәҗәгать итә. Бу чакыру Әнисәне тирән уйландыра. Ул слеттан кайткач та, бүлек управляющие янына килә һәм үзенең дуңгызчылык фермасында эшләргә теләвеи белдерә: — Мин дә Америка белән ярышырга телим, — ди ул. 87 һәм ул чын-чынлап ярыша да. Эшли башлавының өченче елында гына да 450 баш дуңгыз симертеп дәүләткә тапшыра. Менә декабрь Пленумы җыйнала. Әнисә Пленум материаллары белән яхшылап танышып бара. Ул Никита Сергеевичның Украина дуңгыз караучысы Ярослав Чиж турында сөйләгәннәрен бигрәк тә дулкынланып тыңлый һәм аның үрнәгендә эшләргә, 1 200 баш дуңгыз симертергә дигән карарга килә. Алдынгыны, яңаны яклау, күтәреп алу, аның үсеше өчен шартлар булдыру — һәр партия эшчесенең изге бурычы. Әлбәттә, Латыйпова- иың бу теләген яклаучылар күп булды. Аңа зур бер төркем дуңгызлар бүлеп бирдек. Фермага үзашаткычлар куелды. Күп кенә авыр эшләр механика лаштырылды... Кыз үз сүзендә нык тора. Ул инде быелиың беренче өч аенда ук дәүләткә 212 центнер яхшы сыйфатлы дуңгыз ите тапшырды. Ә Татарстанның 40 еллыгына кадәр 700 центнер ит җитештерде. Әнисә Латыйпова турында озын сөйләдем. Аның сәбәбе шул: мин шул гади дуңгыз караучының уйлары, эше аша декабрь Пленумының барлык совет кешеләренең теләкләрен, омтылышларын ачык чагылдыруын, Пленум билгеләгән программаны тормышка ашыру өчен көрәшкә меңнәрнең, миллионнарның күтәрелүен күрсәтергә теләдем. Бу көрәш Татарстан АССРның төзелүенә 40 ел тулу уңае белән республикабызда аеруча киң колач белән җәелде. Ул безнең район хезмәт ияләренең социалистик йөкләмәләрендә дә ачык гәүдәләнә. Район ит җитештерү буенча 1965 ел дәрәҗәсенә 1961 елда, ягъни 3 елда ук, ә сөт, йон һәм йомырка җитештерү буенча — 1962 елда, ягъни 4 елда ук ирешергә тиеш. Бу җитди бурычны тормышка ашыру җидееллыкның икенче елына кабул ителгән социалистик йөкләмәләрне уңышлы үтәүгә бәйләнгән. Район йөкләмәләре бик киеренке һәм җаваплы: 1960 елда итне өч еллык планга якын, ә сөтне, былтыргы белән чагыштырганда, 25 процент, йомырканы 2,1 тапкыр, йонны 23 процент артыграк җитештерергә кирәк. Ләкин эчке резервларның бөтенесен ачканда, реаль мөмкинлекләрдән тулы файдаланганда, эшкә бөтен халыкны туплаганда һәм халык инициативасын яклаганда, күтәргәндә үтәлерлек йөкләмәләр алар. Аның шулай икәнлеген безнең беренче кварталдагы эшебез ышандырырлык итеп раслады. Авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына районда ит 9,5 центнер, яки узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,6 тапкыр, сөт 18 центнер, яки узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 25 процент, йомырка — сөрү җирләренең 100 гектарына 1227 данә, яки узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,1 тапкыр артыграк җитештерелде. Болар бөтенесе безгә терлекчелек продуктлары хәзерләүнең квартал йөкләмәләрен уңышлы үтәргә мөмкинлек бирде. Дәүләткә ит сатудагы күрсәткечебез аеруча яхшы. Район, беренче кварталда 10 000 центнер урынына 18.560 центнер ит сатып, республика районнары арасында җәелдерелгән ярышта беренче урынга чыкты һәм яңадан партия Өлкә Комитетының һәм республика Министрлар Советының Күчмә кызыл байрагын яулап алды. Аерым колхозлар тагын да зуррак уңышларга ирештеләр. «Дружба» колхозы, мәсәлән (председателе Кириллов, партия оешмасы секретаре Марков иптәшләр), ит сатуның икееллык планын үтәде. «Авангард» колхозы (председателе Җаббаров, партия оешмасы секретаре Гатин иптәшләр) дәүләткә ит сатуның беренче квартал йөкләмәсен 173 процентка үтәде һәм авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына 12,5 центнер ит җитештерде. Беренче кварталда 1000 центнер ит тапшырып, еллык планны арттырып үтәде. Ул КПСС райкомы һәм район Советы башкарма комитетының Күчмә кызыл байрагын яулап алды. Колхоз идарәсе бинасында «Җиңүче йол 88 дызы» кабызылды. «40 лет Октября» колхозы (председателе Соловьев, партия оешмасы секретаре Бушков иптәшләр), «Воля» колхозы (председателе Салов, партия оешмасы секретаре Западнов иптәшләр) еллык планны үтәделәр. Муса Җәлил исемендәге, Куйбышев исемендәге, Ленин исемендәге һәм тагын күп кенә колхозлар еллык планны үтәүгә якын торалар. Алар барысы да республика Мактау тактасына кертелделәр. Район колхозлары экономик яктан ныгыдылар. Алариың акча доходлары хәзер берничә миллион сумнар белән исәпләнә. Бу исә аларга хезмәткә түләүнең прогрессиврак ысулына — акчалата түләүгә күчәргә мөмкинлек бирә. Быел районның ун колхозында хезмәткә түләүдә шушы ысул кулланыла. Бу уңышларга ничек нрешслде соң? Беренче чиратта район партия оешмасының җидееллык заданиеләрен срогыннан элек үтәү өчен көрәшкә бөтен халыкны оештыруы белән. Районның барлык башлангыч партия, комсомол, профсоюз оешмалары, совет работниклары алган йөкләмәләрне тормышка ашыруга массаларны туплау өчен ныклы масса-политик эш җәелдерделәр. Алган йөкләмәләрен үтәүгә хәзер колхозчылар һәм совхоз эшчеләре генә түгел, хәтта районның барлык интеллигенциясе, хезмәткәрләр, укучылар үзләреннән өлеш кертергә омтылалар. Мәсәлән, «Воля» колхозының комсомоллары һәм союздан тыш яшьләре бик әйбәт эш башладылар. Алар быел һәркайсы, үз хуҗалыкларында җитештереп, дәүләткә 1,5—2 центнер ит сатарга сүз бирделәр. Калмия җидееллык мәкгәбе укучылары һәм укытучылары быел 500 баш куян, 1500 тавык, 5 баш дуңгыз симертү һәм аларны колхоз хисабына дәүләткә сату турында йөкләмә алдылар һәм районның барлык мәктәп коллективларын үзләренә иярергә чакырдылар. Калмиялылар- ның бу инициативасы район мәктәпләрендә бердәм яклау тапты. Алган йөкләмәләрне уңышлы үтәүдә колхозларны эреләндерү, аларны сәләтле җитәкче кадрлар белән ныгытуның файдасы бик күп. Югарыда алдынгылар белән беррәттән исемләнгән «Воля» колхозы терлекчелек продуктлары җитештерү буенча елның елына койрыкта сөйрәлеп килә иде. Партия комитеты һәм колхоз хезмәтчелләре бу хуҗалыкны аякка бастыру өчен оста оештыручы кирәк дигән фикергә килделәр. Колхозга элекке райпотребсоюз председателе Иван Николаевич Салов председатель итеп җибәрелде. Ул район коммунистларының һәм колхоз хезмәтчелләренең ышанычын аклады, кыска гына вакыт эчендә колхозны алдынгылар рәтенә бастырды. Артель, мәсәлән, дәүләткә ит сатуның еллык планын беренче кварталда ук үтәде, ә Татарстанның 40 еллыгына ике еллык планны тутырды. «Кама», «Дружба», «Луговой» колхозы председательләре Сәлахов, Кириллов һәм Ар- мянинов иптәшләр дә (элек алар барысы да партиянең район комитеты работниклары иде) үзләрен шундый оста оештыручылар итеп таныттылар. Производствога яңа, прогрессив алымнарны кертүгә гомумән күп игътибар бирелә. Районда хәзер мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру, бозауларны группалап бер сыердан имезү, дуңгызларны зур төркемнәрдә үзашаткычлар кулланып станоксыз симертү, тавыкларны алыштырылмый торган калын астарлыклы абзарларда асрау кебек алдынгы методлар киң кулланыла. Яңаны, алдынгыны производствога кертү өчен кадрларны зоотехника һәм ветеринария фәне нигезләре белән таныштырырга кирәк. Моның өчен бездә терлекчелекнең һәр тармагы буенча 24 сәгатьлек программа нигезендә терлекчеләр мәктәпләре ачылды. Бу мәктәпләр һәр колхозда оештырылды. Аларда укулар уңышлы бара. Программа материалын тәмамлагач, укучы-терлекче- ләрдән имтихан алыначак. Имтиханны уңышлы үткән работникларга 89 «Терлекчелек осталары» исеме биреләчәк һәм алар башка терлекчеләргә караганда хезмәт хакын 10 процент артыграк алачаклар. Тарихи җидееллык заданиеләрен срогыннан элек үтәү һәм республиканың 40 еллыгын лаеклы каршылау өчен көрәштә соңгы елда үсеп чыккан алдынгы терлекче кадрлар исемлегенә алда әйтеп кителгән Әнисә Латыйпова белән бер үк вакытта «Урожайный» совхозының дуңгыз караучылары Кузнецов һәм Бармашева иптәшләрне дә кертергә кирәк. Алар да Ярослав Чиж үрнәгендә эшлиләр, беренчесе 1 500 баш, икенчесе 600 баш дуңгыз симертергә вәгъдә бирделәр һәм вәгъдәләрен намус белән үтиләр. «40 лет Октября» колхозыннан Андриянова, «Дружба» колхозыннан Апанаева, «Авангард» колхозыннан Фәсхетди- нов, Якупов, Мәхмүтов иптәшләр дә алардан калышмыйлар. Алар үзләренә беркетелгән группадагы дуңгызларның тәүлек саен 550—800 граммга артуына ирештеләр. «Яңа юл» колхозы дуңгыз караучылары Хәтимә Фәррахова, Зифа Гәрәева, Фәхерниса*Нәҗмиева иптәшләр асрау аналарның һәркайсыннан беренче балалатуда ук 10—12 дуңгыз баласы алдылар. Сыер савучылар ярышында «Победа» колхозыннан Шәргыя иптәш Хөсниева берничә ел буена беренчелекне үз кулыннан ычкындырмый. Ул быелның беренче кварталында да әйбәт эшләде, үзенә беркетелгән һәр сыердан 921 әр килограмм сөт савып алды. Калинин исемендәге колхоз сыер савучылары Афзалова һәм Исламова, Хәсәншииа һәм Гайфуллина, «Дружба» колхозыннан. Каташева һәм Петрова, «Воля» колхозыннан Санникова, «Авангард» колхозыннан Шәрәфиева, «Урожайный» совхозыннан Сафияникова, «Рассвет» колхозыннан Тверитина һәм тагын бик күпләр хәзер иптәш Хөсниева өчен «куркыныч конкурентлар» булып торалар. һәр тавыктан 51 әр йомырка! «Яңа юл» колхозының кошчысы Гөлчирә Мәрдәнова беренче кварталны әнә шундый күрсәткеч белән тәмамлады. Ул да ялгыз түгел. Шул ук колхоздан Ситдыйкова, Куйбышев исемендәге колхоз кошчысы Зарипова, «Кама» колхозыннан Афзалова һәм Вәлиева иптәшләр дә 40—50 йомырка алдылар... Әйе, алдынгылар күп. Алар саны торган саен арта тора. Бу бик табигый*да. Чөнки тормышыбызның хәзерге барышы язгы ташкын кебек ашкынулы һәм көчле. Кешелекнең якты киләчәге — коммунизм якын. Ул якынайган саен, кешеләрнең хезмәткә карашы да үзгәрә. Хәзер һәркем коммунизмча эшләргә, коммунизмча яшәргә омтыла. Моның шулай икәнен икърар итү өчен тагын бер генә мисал: «40 лет Октября» колхозының көтүчесе Павел Ильич Устюжинның институт дипломы юк. Аңа үз профессиясе буенча төрле брошюралар, газетажурнал мәкаләләре укырга да аз туры килә. Әмма аның күңелендә җидееллыкны срогыннан элек үтәү өчен үзеннән лаеклы өлеш кертү теләге һәм күпьеллык тәҗрибәсе бар. Менә шуңа күрә ул Ставрополь краеның атаклы чабаны Малашенконың эш тәҗрибәсе белән бөтенләй танышмаган килеш сарыклардан ике елда өч үрчем алырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килде һәм быел 100 сарыктан 200 бәрән алып үстерергә йөкләмә кабул итте. Ул ялгышмады. Яңа ысулны үз эшендә кыю кулланып, инде хәзер үк 150 бәрән алды. Июнь башларына тагын 60 сарык бәрәннәргә тиеш. Димәк, аның йөкләмәсе арттырып үтәлер. Ә бит бу фикер Павел Ильичның гына күңеленә килмәгән. Район газетасында аның башлангычы турында мәкалә басылып чыгу белән, «Кама» колхозы сарык караучылары Минзифа Шәмсиева һәм Зифа Хамматова иптәшләр үзләренең дә ике елда өч үрчем алачаклары турында хәбәр иттеләр. Алар һәм Устюжин белән бергә эшләүче Вышинская һәм Будрина иптәшләр һәр 100 сарыктан 140—157 бәрән алдылар инде. 93 Шушы рәвешчә эшләгәндә, шушындый кешеләр булганда, йөкләмәләр үтәлерме дни шикләнергә туры киләме? Әлбәттә, юк. Район хезмәтчелләре Татарстанның 40 еллыгына—25 июньгә дәүләткә ит сатуның ел ярымлык планын, ә башка төр терлекчелек продуктлары сатуның ярты еллык йөкләмәләрен май ахырында ук үтәделәр. Бу — республикабызның 40 еллыгына миизәләлеләрнең иң яхшы бүләге.