Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИЛӘЧӘККӘ КЫЮРАК АТЛЫЙК

Бу шатлыклы бәйрәм уңае белән әйтәсе сүзләр күбәйгән, узганыннан да, киләчәккә карата да берсеннән-берсе кирәгрәк күп төрле уйлар, гөманнар, изге теләкләр җыелган. Узгандагының күбесе кәгазьгә төшкән, кәгазьгә теркәлеп өлгермәгәннәре беркайчан да онытылмаслык булып күңелләргә сеңеп калган. Кирәк чагында китап битләрен актару яисә күңел дәфтәрен яңадан бер ачып карау әллә ни кыен булмас. Хәзер киләчәккә карап сөйлисе, үзем шул өлкә кешесе булганлыктан, әдәбият турында әйтәсе килә. Безнең татар совет әдәбияты бу кырык ел эчендә бик нык алга китте. Ул данлы юл узган, бөтен дөньяда иң алдынгы, иң талантлы бер көч булып танылган күп милләтле совет әдәбиятының бик үзенчәлекле һәм аерылмас бер кисәге булып үсте, һәртөрле милләтчеләргә, пантюркистларга каршы аяусыз көрәштә үсте. Аның күп гасырлардан бирле килгән бай тарихы, көчле, талантлы язучылары бар. Татар әдәбияты хәзер безнең үзебездә генә түгел, барлык җирдә көчле әдәбият булып, бик катлаулы иҗади бурычларны башкарып чыгарга сәләте булган, тәмам җитлеккән әдәбият булып санала. Шулай да туган илнең йөрәк тибешен игътибар беләнрәк тыңласаң, якягыңа үткенрәк күз белән карап, халыкның кайнап торган иҗат тормышын югартынрак торып, берыолырак күрсәң, күңелгә борчу төшә. Без, шушы бай әдәбиятның лаеклы варислары, аны тагын да алгарак әйдәргә тиешле кешеләр буларак, кулдан килгәннең һәм килердәйнең барын да эшлибезме икән? Безнең кебек элек ике-өч катлы басым астында изелеп яшәгән хокуксыз халыкка Бөек Октябрь алып биргән иҗат мөмкинлекләреннән тулысымча файдаланабызмы икән? Әдәбиятка яңа килгән яшьләргә кайчакларны иҗат кыюлыгы җитми, алар ташып торган көчләрен, яшьлек дәртләрен кыюрак җигәргә тиешләр бит. Совет әдәбиятын тагын да алгарак әйдәрлек, халыкның таләбен яхшырак канәгатьләндерерлек зур колачлы, тирән мәгънәле, художество ягыннан элеккеләренә караганда да югарырак баскычта торырдай яңа әсәрләр иҗат итү — яшьләрнең иң төп, иң изге бурычы. Безнең көчебез җитәрлек, хәзер без аз да түгел. Мин уйлыйм һәм моңа бик ышанасым килә: татар совет язучылары ел саен өч-дүрт яхшы роман, дүртбиш һәйбәт повесть, шуның кадәр үк сәхнәдән төшмәслек драма әсәре, шуның кадәр үк поэма бирергә сәләтле. Боларны язарга безгә халкыбызның фидакарь хезмәте илһам бирер, сөекле туган илебезнең соклангыч зур казанышлары рухландырыр, дәрт бирер.