Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИҢ ЮЛДА

Совет халкының бик матур бер гадәте бар: тантаналы бәйрәмнәрне ул һәрвакыт зур хезмәт батырлыклары белән каршы ала, үзенең үткән юлына, уңышларына йомгак ясый һәм киләчәк өчен тагын да зуррак планнар кабул итә. Татарстан хезмәт ияләре дә республикабызның кырык еллык бәйрәмен шундый хезмәт батырлыклары белән каршыларга хәзерләнәләр. Юбилейгә хәзерлек уңае белән минем, язучы буларак, әдәбиятыбызның үткән юлына һәм аның бүгенге хәленә кыска гына күз ташлап үтәсем килә. Кырык ел эчендә татар совет әдәбияты халкыбыз белән бергә гаять зур, катлаулы юл үтте, аның белән бергә үсте, камилләште һәм Советлар Союзында танылган, сөелеп укыла торган әдәбиятларның берсе булып әверелде. Хәзер аның дистәләрчә талантлы әдипләре, шагыйрьләре, драматурглары һәм тәнкыйтьчеләре бар. Каләмнәре белән әдәбиятыбызга зур өлеш керткән, аны талантлы әсәрләр белән баеткан бу язучыларның һәркайсы турында бүген, юбилей көннәрендә, аерым тукталырга, аларның иҗатлары, тормыш юллары турында тулы һәм тәфсыйллы итеп сөйләргә’ мөмкин булыр иде, ләкин укучылар һәм каләмдәш иптәшләрем мине гафу итсеннәр, мин әдәбиятыбызга бер караш ташлаудан гына гыйбарәт булган бу кыска мәкаләмдә андый бурычны өстемә алмыйм. Мин, журнал редакциясенең миңа зур илтифат белән биргән басма мәйданының күләменнән файдаланып, бары әдәбиятыбызның үсеш юлындагы кайбер бик әһәмиятле күренешләре турында гына кыскача тукталып үтәргә телим. Гражданнар сугышының авыр елларында туган татар совет әдәбияты үзенең беренче адымнарыннан ук халык интересы белән яши башлады, аның революцион рухы белән сугарылды һәм кырык ике ел эчендә ул аның тормышына, көнкүрешенә керде, аңа җан азыгы бирүче якын юлдашы, киңәшчесе, тәрбиячесе булып әверелде. Татар әдәбияты үзенең гасырлар белән саналган тарихында мондый популярлыкка, укучы һәм халык ихтирамына бервакытта ирешә алганы юк иде һәм патша режимы шартларында аның бер хәлдә дә моңа ирешүе мөмкин түгел иде. Татар совет әдәбияты бүген халыкның үз әдәбияты, туган әдәбияты булып әверелде. Хәзер шәһәрләрдә генә түгел, республикабызның иң ерак почмакларында, кайчандыр ана телендә язылган китапларның барлыгын да белмәгән татар авылларында, гади колхозчы өйләрендә дә матур әдәбият әсәрләрен очратмыйча калмыйсың. Әгәр без, республикабызда китапсыз йорт юк дисәк, һич тә ялгышмабыз. Моннан берничә айлар элек мин Татарстан районнарының берсендә булдым, көнемне бер колхозчының йортында үткәрдем. С 139 Авылдагы башка йортлардан бер ягы белән дә аерылып тормый торган такта бүлмәле, биш тәрәзәле йорт. Гади урындыклар, шундый ук гади өстәл. Тәрәзә төпләрендә һәрбер колхозчы йортларында бчра- тырга мөмкин булган гөлләр... Барысы да гади, табигый һәм моннан егерме-егерме биш еллар элек булган татар колхозчылары өеннән берни белән дә аерылып тормый кебек. Ләкин, өйгә килеп кергәч, өй җиһазларына күз ташлау белән үк аерманың барлыгын һәм аның шактый зурлыгын бик тиз сизеп аласың. Моннан утыз-кырык еллар элек татар крестьяннары өйләрендә булган сәке юк. Аны өстәл белән тимер карават алыштырган. Аннары түрдә, иң кадерле урында китап шүрлекләре. Барыннан да бигрәк мине китаплар җәлеп итте. Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, һ. Такташ, М. Җәлил һәм башка татар язучы- ларының әсәрләре белән янәшә русчадан һәм башка телләрдән тәрҗемә ителгән китаплар тезелешеп тора: А. Пушкинның ике томлыгы, Л. Толстойның «Сугыш һәм тынычлык», «Яңадан туу» романнары, М. Горькийның берничә китабы, Н. Островскийның ’«Корыч ничек чыныкты»сы, В. Гюгоның «Хокуксызлар»ы, В. Шекспирның сайланма трагедияләре һәм башка әсәрләр. Мин Л. Толстойның бер томын кулыма алдым. — Кайсыгыз укый моны? Балаларыгызмы? Чигә чәчләренә чал керә башлаган, кырык биш-илле яшьләрендәге хуҗа миңа юл куючан төс белән бераз елмаеп карады, ләкин ачык җавап бирмәде: — Барыбыз да укыйбыз, — диде ул. — Кем кулына алса, шул укый. Тик якыннан танышкач һәм иркенләп сөйләшеп утыргач кына мин хуҗаның матур әдәбиятны укучы гына түгел, аның әдәби сыйфаты һәм образлары турында да фикер йөртә алырлык кеше икәнен төшендем. Бу хәл татар укучыларының гына түгел, татар совет әдәбиятының да үскәнен, ныгыганын, укучыларның рухын күтәрерлек, аларның җан азыклары булырлык һәм халык адымы белән бергә атлап барырлык дәрәҗәгә җиткәнен бик ачык күрсәтә. Татар әдәбияты — борынгы тарихы һәм әдәби традицияләре булган әдәбият. Аның тарихында узган заманнарда яшәгән, үзләреннән соңгы буыннарга гаять әһәмиятле әсәрләр, кулъязмалар калдырган зур талантлы дистәләрчә атаклы язучылары бар. Шулардан Кол Гали, Котби, Сәеф Сарай, Хисам Катип, Мәхмүд улы Мөхәммәдъяр, Габделҗәббар Кандалый һәм башка күп кенә шагыйрьләрнең иҗатлары әдәбиятыбыз тарихында һәркайсы аерым бер чорны хасил итәләр. Безнең әдәбиятыбыз борынгы бай, зур әдәбият булу белән бергә үзенең рухы һәм искиткеч тиз үсүе белән яшь әдәбият та. Чөнки ул бары совет власте елларында гына киң юл алды һәм тарихында булмаган дәрәҗәдә үсеп китте. Татар әдәбиятының кыска гына вакыт эчендә гөрләп чәчәк атуы һәм аның тугандаш халыкларның әдәбиятлары арасына тигез хокуклы бер әдәбият булып керүе өчен без Бөек Октябрь революциясенә, Коммунистлар партиясенә, аның ленинчыл милли политикасына бурычлы. Бу бары тик бөек пролетариат революциясе нәтиҗәсендә, Коммунистлар партиясенең язучыларыбыз турында, әдәбиятыбыз турында өзлексез кайгыртучанлыгы аркасында гына мөмкин булды. Партия Үзәк Комитеты безнең әдәбиятыбызга даими рәвештә дөрес юнәлеш биреп бара, аның үсешенә, камилләшүенә һәм халыклашуына ярдәм итә. Татар совет әдәбияты халкыбыз белән бергә үсә, аның совет власте елларындагы тарихи юлын, коммунистик җәмгыятьне кору өчен алып барган героик көрәшен, батыр хезмәтен, аның кайгысын, шатлыгын, иң матур өметләрен, хыялларын, күңел кичерешләрен әдәби чаралар һәм әдәби образлар белән чагылдыра. Революциягә кадәр татар әдәбиятының үзәгендә күп кенә хәлләрдә «кечкенә кеше» образы тора иде. 140 Заманы өчен уңай образ булып саналган бу «кечкенә кеше»нең түшәме тәбәнәк, карашлары чикле иде. Хәтта ул үзенең тормышы белән дә шул замандагы татар авылыннан яисә татарлар яши торган шәһәр чигеннән еракка китә алмый, биеккә, Россия киңлегенә, халыклар арасына талпына алмый иде. Тик зур талантлы аерым язучылар ыбыз гына үзләренең әсәрләрендә Россия күләмендә әһәмияте булган кайбер мәсьәләләрне беркадәр күтәрә алган образларны күрсәткәләп китәләр иде. Асылда исә әдәбиятыбызның үзәгендә «кечкенә кеше» образы яши иде. Пролетариат революциясе аркасында, татар халкының Советлар Союзы халыклары белән бергә азатлыкка, киң тормышка чыгуы нәтиҗәсендә әдәбиятыбыздагы үзәк образ да үзгәрде. Хәзер ул тар карашлы, тәбәнәк түшәмле «кечкенә кеше» түгел. Ул үзенең ватандашлары белән бергә, бер адымга атлап баручы, алар белән бергә зур сынауларны үтеп, бөек коммунистик җәмгыять төзелешенең искиткеч зур бурычларын үтәүче, шуның өчен көрәшүче, янучы зур кеше, хезмәт кешесе образы. Әдәбиятыбыздагы яңа образлар хәзер миллионнарча укучыларның иң якын дуслары, иптәшләре, сердәшләре булып киттеләр. Г. Ибра- һимов әсәрләрендәге уңай геройлар, һ. Такташ, М. Җәлил шигырьләрендәге патриотик образлар, К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романындагы коммунист Хәсән һәм Гәрәй, Г. Бәшировның «Намус» романындагы гади колхозчы Нәфисә, И. Газиның «Онытылмас еллар»ындагы эшче Якуб, Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы»ндагы бәхет эзләүче Сәфәргали, М. Әмирнең «Ялантау кешеләре» һәм «Саф күңел» романнарындагы укытучы һәм соңыннан шәһәр советы председателе Сания, Г. Әпсәләмовның «Алтын Йолдыз» романындагы совет сугышчысы Галим, хәрби врач Мөнирә һәм «Сүнмәс утлар» романындагы карт эшче Сөләйман, С. Хәкимнең «Ленин фәрманы белән» поэмасындагы крестьян Хисами, Н. Исәнбәтнең шул ук исемдәге драмасындагы Мулланур Вахитов, Р. Ишморатның «Үлемсез җыр» драмасындагы шагыйрь Муса һәм башка әсәрләрдәге бик күп әдәби геройлар укучылары- бызның сөйгән, яраткан образлары булып киттеләр. Бу романнардагы, поэмалардагы һәм драмалардагы үзәк образлар гына түгел, бу әсәрләрне иҗат итүчеләр үзләре дә әдәбиятыбыз тарихында яңа кешеләр, зур тормыш юлы үткән, зур биографияләре булган язучылар. Халыкның үзеннән, аның арасыннан чыккан, аның иң матур фикерләре, теләкләре белән сугарылган каләм осталары. Татар совет язучыларының иң яхшы әсәрләре хәзер Советлар Союзындагы бик күп телләргә тәрҗемә ителделәр һәм өзлексез ителегг киләләр. Хәзер аларны рус, казакъ, үзбәк, башкорт, таҗик, әзербәйҗан, украин, белорус, латыш, эстон, чуваш һәм башка бик күп телләрдә укыйлар. Татар совет әдәбиятының шундый киң күләмгә чыгуы, илебезнең бик күп телләренә тәрҗемә ителүе, укылуы бары халыклар дуслыгының чәчәк атуы нәтиҗәсендә генә мөмкин булды. Күп кенә очракларда татар язучыларының әсәрләре башка телләргә рус теле аша тәрҗемә ителделәр һәм ителәләр. Әгәр бөек рус халкының үзенең кече туганы булган татар халкын киң азатлык юлына чыгарышуда бәя биреп бетерә алмаслык гаять зур хезмәте булган булса, бөек рус теленең дә безнең матур әдәбиятыбызны киң юлга алып чыгуда, аны Советлар Союзы х а л ыкл арын ы ң у ку ч ы л а р ы н а һәм чит ил халыкларының укучыларына җиткерүдә гаять зур ярдәме булды һәм өзлексез булып килә. Кызганычка каршы, безнең кулыбызда татар язучыларының әсәрләре Советлар Союзындагы кайсы телләргә тәрҗемә ителүе турында төгәл мәгълүмат юк. Аның каравы бездә татар теленә кайсы телләрдән нинди әсәрләр тәрҗемә ителү турында шактый тулы мәгълүмат бар. Хәзер безнең укучыларыбыз 96 телдән тәрҗемә ителгән әдәби әсәр- Г 141 ләрне укыйлар. Шуның 52 се СССР халыклары телләреннән, 44 е чит ил халыклары телләреннән тәрҗемә ителгәннәр. Бу — культурабызның гаять зур казанышы, халыклар дуслыгының гаҗәеп бер матур күренеше! Яңадан үзебезнең әдәбиятыбызга кайтыйк. Безнең күп кенә әсәрләребез, аеруча М. Җәлил, Г. Кутуй, К. Нәҗми, Ә. Фәйзи, Г. Бәширов, Г. Әпсә- ләмов һәм башка язучыларның әсәрләре чит ил халыклары телләренә тәрҗемә ителделәр, анда миллионнарча яңа укучыларны таптылар. Мәсәлән, Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы инглиз, француз, албан, корея, болгар һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Алынган хәбәрләргә караганда, бу телләрдә дә ул укучылар тарафыннан бик җылы каршы алынган һәм кайбер илләрдә берничә тапкыр басылган. Чит ил халыклары телләренә тәрҗемә ителгән татар язучыларының әсәрләре укучылар тарафыннан бик җылы каршы алындылар, зур популярлык казандылар. Бу әсәрләр аларга, бер яктан, Советлар Союзындагы халыкларның, аерым алганда татар халкының тормышы, көнкүреше, аның азатлык өчен көрәше белән танышырга ярдәм итсәләр, икенче яктан, бу әсәрләр аларга тормышны, көрәшне аңларга һәм бу аңлаудан кирәкле нәтиҗә чыгарырга да ярдәм итәләр. Моның шулай икәнлеген кулыбызда булган күп кенә документлар раслап торалар. Менә Австралиядән алынган бер хәбәр. Гомәр Бәшировның «Намус» романы австралиялеләр телендә басылып чыкканнан соң, укучылардан берәү бер төркем эшчеләр һәм интеллигентлар арасында бу роман турында махсус җыелыш үткәрә, шул җыелышта ул намусны советча аңлау турында доклад ясый. Укучының доклады зур уңыш казана. Доклад турында да, роман турында да, андагы образлар турында да кызыклы фикерләр әйтелә. Бу турыда Советлар Союзына хәбәр итүче кеше түбәндәге сүзләрне яза: «Күрәсезме: совет кешеләренең тормыш проблемаларын тикшерүне бурыч итеп куйган роман хәтта ерак Австралиядә дә капиталистик илләрдә яшәүче кешеләргә ярдә*м итә ала», — ди. Болгариянең бер крестьяны Кави Нәҗми романын басып чыгарган «Народная культура» нәшриятына хат яза һәм хатында болай ди: «Мин «Язгы җилләр» романын бик яратып укыдым. Рус халкының ярдәмендә иске стройны бәреп төшерү өчен көрәшкән татар халкының тормышын дөрес һәм яхшы итеп язган авторга чын күңелемнән рәхмәт әйтәм. Бу романда революциянең дошманнары, шул исәптән Юныс Вәлишин, бик дөрес күрсәтелгән, фаш ителгән. Романның геройларыннан Мостафа һәм аның улы Гәрәй, Хәсән Айвазов, Гриша Соколов, Нәсимә, Фәйрүзә образлары миңа бик ошады. Бу кешеләр эшчеләр сыйныфы эше өчен көрәшкә бөтен гомерләрен багышлаганнар». Күрәсез, бу хатлар татар совет язучыларының иң яхшы әсәрләре чит илләрдәге хезмәт ияләренә нинди яхшы тәэсир итүе турында бик матур итеп сөйләп торалар. Татарстан китап нәшрияты татар телендә һәр көнне 2—3 китап бастырып чыгара. Шуның берсе матур әдәбият әсәре. Революциягә кадәрге татар нәшриятлары бастырып чыгарган китаплар белән чагыштырганда бу дистәләрчә тапкыр күп. Бу сан ягыннан шулай. Әгәр без бу ике чор әдәбиятының сыйфатына, аның идея эчтәлегенә игътибар итсәк, аларны чагыштырып карасак, гаять дәрәҗәдә зур аерма күрәчәкбез. Билгеле, бу аерма совет әдәбияты файдасына сөйләячәк. Татарстанда китап басу эше киң җәелүгә карамастан, татар совет укучылары арасында яңа әдәби әсәрләргә, бигрәк тә заман темасына язылган күләмле яхшы әсәрләргә мохтаҗлык бик нык сизелә. Чөнки укучыларыбызның рухи таләпләре елдан-ел үсә бара, язучыларыбыз- ның бүгенге иҗат продукцияләре генә аларны сан ягыннан да һәм темалары ягыннан да канәгатьләндереп җиткерми. Шулай ук кайбер әсәрләребезнең әдәби сыйфатлары, идея эчтәлекләре турында да укучылар тарафыннан ризасызлык сүзләре ишетелгә- ләп тора. Таләпчән укучыларыбыз- ның бу урынлы искәртүләренә язу- чыларыбыз бик нык игътибар итәрләр һәм әдәбиятыбыз фронтындагы кимчелекләрне бетерү өчен каләмнәре, иҗатлары белән көрәшерләр дип ышанам. Татарстан хәзер зур промышленность республикасы, нефть республикасы. Заводларда, фабрикаларда, нефть районнарында йөз меңнәрчә эшчеләр эшлиләр, алар җидееллык планны срогыннан элек үтәү өчен бик зур хезмәт батырлыклары күрсәтәләр. Ләкин әле татар совет әдәбиятында бүгенге эшчеләр темасына язылган, аларның коммунизм өчен алып барган героик көрәшләрен тулысынча чагылдырган тирән идеяле, югары әдәби сыйфатлы әсәрләр җитәрлек түгел. Язучыла- рыбыз бу өлкәдә укучылар алдында бик зур бурычлы. Күп кенә язучыларыбыз хәзер бүгенге темага багышланган, халкыбызның коммунизм өчен алып барган героик көрәшеп чагылдырган яца әсәрләр өстендә эшлиләр. Бу әсәрләрне иҗат итү өчен алар рухландыргыч илһамны халыкның үзеннән, аның белән тыгыз бәйләнеш чишмәсеннән, аның тирән акыл көченнән алалар. Татар совет әдәбияты да, Советлар Союзындагы барлык халыкларның әдәбиятлары кебек, Бөек Октябрь кояшы астында, киң юлдан, бәхетле коммунистик җәмгыятькә бара торган нурлы якты юлдан бара.