Логотип Казан Утлары
Драма

ХӨРРИЯТ

 ТАССРның 40 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНА.

Героик драма, 11 картинада

КАТНАШАЛАР:

Ти м е р га л и — ярлы крестьян, 50 яшьләрдә. Таһир — аның улы, яшь егет. М а з л у м а — Таһирның анасы. Юан Сәгыйдулла — кулак, 45 ләрдә. Бибисара — Сәгыйдулланың кызы. Революция йогынтысына бирелгән аңлы яшь кыз. Мәрг ы й з ә — Сәгыйдулланың хатыны, Бибисараның анасы. Гариф — Авыл советы председателе. Коммунист. 40 ларда. Чама й — дружинник, 25 ләрдә. К ә л и — урта хәлле крестьян. Әхсән — дружинник. Шома Гыйззулла — кулак. Әхкәм — ак офицер, Юан Сәгыйдулланың улы. Чека вәкиле. Кызылармеецлар, дружинниклар, фетнәчеләр, хатын-кызлар, картлар, балалар. Вакыйга Кама буендагы татар авылларының берсендә, 1918 елның июль-сентябрь айларында бара. БЕРЕНЧЕ КАРТИНА Пәрдә алды. Таһир белән Бибисара икесе ике яктан килеп чыгып, сәхнә уртасында тукталалар. Таһир. Нихәл, Бибисара, кайдан киләсең? Бибисара. Көтепханәдән. Сине күрмәмме дип барган идем. Таһир (шаяртып). Сагынып та өлгердеңме? Бибисара. Таһир, синең әлеге серле уеңны тизрәк беләсем килә. Әйт инде, нинди эшкә ниятләндең? Чама й күренә. Ул башына зур козыреклы кепка кигән, өстендә күн тужурка белән галифе чалбар. Билендә каеш. Күкрәгендә зур кызыл бант. Бибисара белән Таһирның бергә торуларын күреп, аның чырае бозыла. Ләкин ул үзен кулга ала. Аларга игътибар итмичә, эре кыяфәттә, ак каештан үрелгән камчысы белән итек кунычына суга-суга, сәхнә аркылы узып китә. Бибисара (башы белән Чамай китеп югалган якка таба ымлап, мыскыллы тонда). Кыланып баруы! Таһир. Чамай сиңа ошамыймы? Бибисара. Ошамый. Куркыныч күренә ул миңа. 5 Таһир. Алай булгач, сиңа үземнең әлеге серемне әйтү минем өчен тагын да читенрәк. Бибисара. Я, Таһир, күңелемне кытыклап азаплама инде. Әйт тә куй: нинди ниятең бар? Таһир. Бибисара, син мине чынлап та яратасыңмы? Бибисара (көлеп куя). Мин дә нәкъ синең кебек, Таһир: синен «яратам» дигән сүзеңне һаман, һаман ишетәсем килеп кенә тора. Сип дә шулай, әйеме? Таһир. Анысы да бардыр. Тик бүген, менә хәзер, сиңа яшерен серемне ачу алдыннан тагын бер кат ишетәсем килә: син мине чынлап та яратасыңмы? Бибисара. Яратам, Таһир! Мин сине мәңге яратачакмын. Шикләнмә, әйт сереңне. Таһир (як-ягына каранып). Шулай да, аны әйткәнче... (Бибисараны кочагына ала, үбә, аннары бераз арткарак чигенеп, Бибисарага сокланып караган хәлдә, тирән көрсенеп куя.) Бибисара. Син чынлап та бүген әллә нинди, Таһир. Таһир. Бу, бәлки, минем сине актыккы үбүем булыр. Бибисара (куркынып). Ни сөйлисең син, Таһир? Әйт зинһар, нинди куркыныч эшкә ниятләндең? Т а һ и р. Бибисара, мин әнә шул сиңа ошамый торган Чамайлар белән бер сафка басам. Бибисара. Нигә алай дисең, Таһир? Син бит үзең дә Чамайны яратмыйсың. Таһир. Мин дә дружинага язылырга булдым. Бибисара. Шулай диген. Т а һ и р. Ә син беләсеңме, бу ни дигән сүз? Бибисара. Беләм, Таһир. Егет кеше булсам, мин дә язылыр идем. Таһир. Юк, Бибисара, син аңлап бетермисеңдер. Б и б и с а р а. Нигә аңламыйм? Быел кыш буена син ишеткән нотыкларны мин ишетмәдеммени? Волос көтепханәсендә син күргән китапларны мин күрмәдеммени? Син укыган газетләрне мин укымадыммыни? Хөрриятнең нәрсә икәнен мин белмиммени? Шулар өстенә тагын байларның кем икәнен мин сиңа караганда якыннанрак күргән кеше. Таһир. Миңа сугышка китәргә туры килүе мөмкин. Бибисара. Китмә дип әйтмәм, Таһир. Бары синең, дошманны җиңеп, исәнсау әйләнеп кайтуыңны гына теләрмен. Елап калсам да күз яшемне күрсәтмәм. Т а һ и р. Дружинага язылгач, миңа үзебезнең авылда гына түгел, бөтен волос буенча байларны талап йөрергә туры килүе мөмкин. Бибисара. Талап дип әйтмә, Таһир, совет законнарына баш бирмәүчеләргә каршы көрәшеп йөрергә, диген. Т а һ и р. Барыбер талап йөри дип сөйләячәкләр. Бибисара. Дошман теләсә ничек дисен. Таһир. Әгәр дә миңа синең әтиеңнең малын тартып алырга туры килсә? Бибисара. Революция шуны таләп итә икән, алырсың. Таһир. Әгәр миңа синең әтиеңне кулга алырга кирәк булса? Хәтта атып үтерергә туры килсә. Бибисара (бераз уйланып торганнан соң). Әгәр дә мин сиңа, мине яратсаң, синең андый ямьсез эшкә кулың күтәрелмәс, дисәм? Та һи р. Дружинага язылырга ниятләгәнмен икән, күтәрелер. Бибисара. Әгәр дә мин сиңа, алай булгач, дружинага язылма, дисәм? Язылсаң, мин синнән бизәрмен, дисәм? Таһир. Алай дисең икән... Бәхил бул! Мәңгегә!.. Шуның өчен дә әйттем: бу бәлки минем сине актыккы үбүем... 6 Бибисара (аңа әйтеп бетерергә бирмичә, кочып үбә). Кирәкми, Таһир, актыккысы булмасын. Минем өчен иң куркынычы синең мәхәббәтеңнән мәхрүм калу. Ә башкасы... азатлык өчен көрәштә сиңа нишләргә туры килсә дә, минем бары сиңа юлдаш кына буласым килә. Атам бай икән, явыз икән, хәтта ул Советка каршы кеше икән, анда минем ни гаебем бар? Мин хөр күңелле татар кызы. Революция минем күземне ачты. Гаделлекнең кайсы якта икәнен ачык күрәм. Күңелең шулай тели икән, языл, Таһир, дружинага. Миннән хәер-фатиха. Мин һәрвакыт синең белән... Онытма, юкны уйлама. Бар, сау бул. (Китә башлый.) Т а һ и р. Тукта, мин сине озатып куйыйм. Б и б и с а р а. Кирәкми. Үзем (йөгереп сул якка китеп югала). Таһир (аның артыннан омтылып, кычкырып кала). Бибисара!.. (Ул чын күңелдән рәхәтләнеп, үз алдына Бибисараның сүзләрен кабатлый.) «Мин һәрвакыт синең белән... Онытма... Хөр күңелле татар кызы!..» Революция аның күзен ачкан... Гаделлекнең кайсы якта икәнен ул ачык күрә... Ә аның әтисе? Хәер, Юан Сәгыйдулла бай икән, Советка дошман, ерткыч кулак икән, чынлап та, Бибисараның монда ни гаебе бар?.. Ул хөр күңелле кыз. Хөр күңелле! Хөррият! Менә нинди икән ул хөррият. (Көлеп.) Туйганчы ашарга ипи юк. Өскә-башка рәтле кием юк. Бер сабанга жлгәрлек ат юк. Шулай да күңелле. Җанга рәхәт! Нигә рәхәт булмасын! Җир булгач, ирек булгач, тагы ни кирәк. Калганы үз кулыңда. Булыр. Бары да булыр. Ипие дә, киеме дә, аты да. Тик кулга эләккән ирекне саклый белергә кирәк... Байларга кире бирмәскә, дошманга юл куймаска... Ә моның өчен... Өяздән килгән комиссар ничек ди?.. «Хөр күңелле батыр игенче егетләр! Кызыл Гаскәр сафларына керегез! Үзегезнең сука тотып сөялләнгән көчле кулларыгызга корал алып, революциянең явыз дошманнарына каршы рәхимсез көрәшкә ташланыгыз! Боевой дружиналарга язылып, алпавытларга, кулакларга каршы көрәштә большевикларга, волос советларына, авыл советларына ярдәмгә килегез!». Боевой дружинага?.. Әти нәрсә дияр икән, аңа әйтмичә булмый... Әллә иң элек язылып кайтырга да аннан гына әйтергәме?.. Хәер, ни булса да ңият кылынган, Бибисарам каршы түгел. Калганы... Китә. ИКЕНЧЕ КАРТИНА Тимергалинең ишек алды. Каршыда җилкапка. Читән. Сулда — урамга каратып салынган өйнең ян ягы. Ян тәрәзә, өйалды ишеге. Уңда — лапас. Арты белән лапас астына кертеп куелган арба. Арба янында Т и м е р г а л и. Аның кулында камыт. Ул камыт төзәтеп торган җиреннән тукталып Чамай белән сөйләшә. Чама й, камчысы белән итек кунычына шапылдатып суга-суга, арлы-бирле йөреп тора. Т и м е р г а л и. Син, Чамай энем, алай бик гайрәтле егет икәнсең, минем кебек ярлы-ябагай каршында әтәчләнмә. Чама Й. Кем әтәчләнә? Бу әле минем сиңа яхшылап әйтүем. Кем белән сөйләшкәнеңне беләсеңме син? Т и м е р г а л и. Мин сине менә моның кебек чагыңнан беләм, Чамай энем. Өй ишегеннән Мазлу ма чыга. Кулында чиләк. М а з л у м а (Тимергали янына килеп). Ай, атасы, берүк каршы сүз әйтә күрмә. Алла сакласын. Т и м е р г а л и. Китче әле моннан, бар, үз эшеңдә бул. Мазлу м а. Зинһар телеңне тый, атасы. Алла сакласын... (Капкадан чыгып китә). Тимергали (Чамайга). Атаң кебек кешегә бәйләнәсең. 7 Чама й. Синең каршыңда Чамай гына түгел, Совет влачы басып тора, беләсеңме? Т и м е р г а л и. Совет ул ярлыларны җәберли торган власть түгел. Чама й. Ярлылар үзләре Советка ярдәм итәргә тиеш түгелмени? Т и м е р г а л и. Анысы, хәлдән килгәнне кызганган юк, Чамай энем. Шунысына рәнҗим: авылыбызда өчәр-дүртәр атлы байлар, көн-төн сату итеп йөрүчеләр, тегермән тотучылар булганда, сыңар атлы Тимергалигә каныгасың. Чама й. Аидыйларга зуррак приказ белән барабыз без. Башкача сөйләшәбез. Син дә үзеңне алай бик ярлылар рәтенә тыкма. Атсыз-тунсызлардан түгел. (Капкага Таһир килгәнне күреп.) Юан Сәгыйдулла белән кодалашырга йөрүеңне дә беләбез. Т и м е р г а л и. Бусы ни дигән сүзең? Чама й. Әнә, малаеңнан сора. Тимергали (Капка төбендә тукталып калган Таһирга борыла). Таһир? Таһир (әтисе белән Чамай арасына кереп). Нәрсә бар? Ни турыда бәхәсләшәсез? Чама й. Бәхәсләшеп тормыйбыз. Җитте! Совет влачы сезгә приказ бирә: хәзер үк атыгызны җигеп, кантур янына барасыз. Таһир. Кая китәргә? Чама й. Өяздән килгән камиссарны Ярты Икмәк авылына илтеп кайтырга. Таһир. Комиссарны? Әти, үзем илтәм. Тимергали. Ашыкма. Камыт юнәтелеп бетмәгән. Капкадан М а з л у м а керә, ул чиләк белән су алып кайта. М а з л у м а (Таһирны ишетеп). Ай, улым, кая китәсең? Таһир аңа игътибар итми. Чама й. Карагыз! (Җиргә төкерә һәм төкерегенә бармагы белән төртеп күрсәтеп, Таһирга). Менә шул төкерек кипкәнче килеп җиткән бул! (Китә.) М а з л у м а (Чамай төкергән урынны килеп карап). Ай алла, нәрсә кушып китте. Алла сакласын. Тизрәк булыгыз. Хәзер кибеп өлгерер. Алла сакласын. Тимергали. Анасы, бар, үз эшеңне кара. М а з л у м а. Алла сакласын. (Өйгә кереп китә.) Тимергали (Таһирга). Син үзеңне шулай атка хуҗа булдым дип беләсеңмени? Таһир. Әти, аның белән сүз көрәштереп үзеңә генә начар итәсең. Чынлап та, Ярты Икмәк авылына барып кайтканнан ни булган? Менә торган җир. Комиссарның үзен илтергә дә булгач, бигрәк яхшы. Бәлки аның, дошманга үч итеп, байлар атына утырып йөрисе килми торгандыр. Тимергали. Олауга гына барып кайтуга мин үзем дә каршы түгел, улым. Тик әнә шул Чамайның бугазын киереп кычкыруына ачуым килә. Т а һ и р. Кычкыра бирсен. Совет кушканны үти икән... Тимергали. Туктале, син бик акыллы башка әйләнеп барасың, күрәм. Ни өчен миңа Юан Сәгыйдулла белән кодалашырга йөрисең ди ул? Ә? Таһир дәшми. Ни өчен бу турыда синнән сорарга куша? Ә? Таһир дәшми. 8 Юан Сәгыйдулла кызы белән чуаласың диюләре әллә чынлап та юк сүз түгелмени? Таһир. Әти, син тавышыңны күтәрмә әле. Сәгыйдулла кызына ни булган? Т и м е р г а л и. Кулак кызына диген. Т а һ и р. Бибисара, кулак кызы булса да, кайбер ярлыларга караганда коммун йөрәклерәк. Т и м е р г а л и. Йөрәген кем күрә аның? Ә атасын күрәләр. Юан Сәгыйдулланың ындырындагы сугылмаган кибәннәрен дә күрәләр. Пөзәрйөзәр потлап җиргә күмгән ашлыгы барлыгын да беләләр. Җиде кат җир астына ишерелгән алтын-көмешләрен дә белми калмаслар. Т а һ и р. Сәгыйдулласында минем эшем юк. Т и м е р г а л и. Башыңа тай типмәгән булса, кызыннан да ерак йөр. Ярлы булганыңа шөкер итәр көн килгәндә, байлар тирәсендә чуалырга ярыймы соң, башыңа бәла алып! Эт белән кода булсаң, тизәк белән туй итәрсең... Өйдән М а з л у м а чыга. М а з л у м а. Әстәгъфирулла тәүбә! һаман әрепләшәләр. Ник һаман ат җикмисез, ничек җавап бирерсез, алла сакласын. Т и м е р г а л и. Үз эшеңдә бул, дим, анасы. М а з л у м а (Чамай төкергән урынны карап). Әнә, кибеп бетеп бара бит инде, ходаем. Алла сакласын. Таһир (әкрен генә атлап килеп, Чамай төкергән урынга карый). Кипсә, яңартабыз аны, әни, хафаланма. (Чамай төкергән урынга төкерә.) М а з л у м а. Алла сакласын. (Лапас астыннан чыбык-чабык алып, өйгә кереп китә.) Таһир. Син, әти, кызлар турында битәрләмә әле мине. Хәзер хөррият заманы. Күңелемә кем ошаса, шуны карармын. Кая, чынлап та,, тизрәк атны җигәргә кирәк. Тимергали. Ата сүзе сиңа бер тиен дә тормыймени? Таһир. Ата итеп, мин синең белән зуррак эш турында киңәшмәкче булган идем дә, болай булгач... кая, камытны бир әле, тизрәк атны җигәргә кирәк. Т и м е р г а л и. Ашыкма, Чамай төкереге каршында калтырап тормыйм әле. Таһир. Чамайның әтәчләнүенә минем дә исем китми. Комиссар икенче берәр кешегә утырып китәр дип куркам. Тимергали. Китә бирсен. Алар тиз генә бетәсе түгел. Таһир. Юк, миңа комиссарны күрергә кирәк. Тимергали. Комиссарда ни йомышың бар? Таһир (бераз икеләнеп торганнан соң, гайрәткә килеп). Әти, син теләсәң нәрсә диген, мин дружинага язылам. Тимергали. Ә?! (Ни әйтергә белми, аптырап тора.) Таһир. Әйе. Т и м е р г а л и. Дружинга? Кемнәр языла соң аңа, беләсеңме? Таһир. Әйбәт кешеләр. Дөреслек,’ халык яклы кешеләр. Тимергали. Чамай, синеңчә, бик әйбәт кешеме? Таһир. Бер Чамай гынамыни... Т и м е р га л и. Бер Чамай да җиткән. Чамай кебекләр рәтенә кереп,, яман атыңны чыгарасың киләмени, җүләр? Саташып йөремә. Башыңнан чыгарып ташла ул уеңны. Чамайның кем икәнен үзең дә беләсең бит. Таһир. Белгәнгә күрә дә язылам. Тимергали. Белә торып Чамай компаниясенә керәсеңме? Адәм куркытып, авылдашларың каршында бугаз ертып, кеше талап йөрергә кызыгасыңмы? Шул вакыт урамнан Кәли үтеп бара. 9 Кәли (читән аша кычкырып). Әссәламегаләйкем, күрше! Тимергали. Әһә, Кәли, кер.әле, кер. Кәли (капкадан кереп). Нәрсә бар, күрше? Тимергал и. Карале син минем малайны, нәрсә ди. К ә л и. Нәрсә ди? Тимергали. Дружинга язылам ди, җүләр. Я, ни дисең мондый акылсызлыкка? Кәли. Берни дип тә әйтмим, күрше. Тимергал и. Ничек әйтмисең? Шушындый буталыш заманда. Иртәгә нәрсә буласын белмәгәндә... Кәли. Теләсә нишләсен. Языл дип тә, язылма дип тэ’эйтер хәлем юк. Андый эшкә тыгылырга, ходай күрсәтмәсен. Тимергал и. Туктале син, Кәлимулла... Кәли. Зинһар мине кыстырмагыз, күрше. Белмәдем, күрмәдем, ишетмәдем, эшем бар, хуш... (Тиз-тиз атлап чыгып китә.) Таһир. Син дә, әти, киңәшер кеше таптың. Үз күләгәсеннән үзе курка бит ул. Тимергал и. Бик дөрес эшли. Мондый, заманнар буталган вакытта, үзеңнән башканы белмә дә, күрмә дә... Т а һ и р. Юк, әти. Беләсең килсә, мин Чамай кебек булырга кызыгып түгел, ә аның белән аяк терәп сөйләшү өчен дружинага керәм. Мин кемнән ким? Тимергали (сабыр тавыш белән). Яшьлегеңә барасың, улым. Беләм, ниятең яхшы. Тик дөньяны белмисең әле син. Бик четерекле бит ул дөнья. Дөрләп янган ут эченә керәсең бит. Әниең әйтмешли, алла сакласын, бер заман килеп шул ук Юан Сәгыйдуллалар кулына эләксәң, асып кына да куймаслар, тураклап ташларлар. Таһир. Куркытма, әти. Тимергали. Атаң белән анаңның хәлен дә онытма. Бер абыең япь- яшь көенчә йөк астында калып һәлак булды. Үзебез өчен булса бер хәл иде, бай өчен баржа бушатканда бит... Икенче абыең әнә сугыш кырында ятып калды. Инде син үз башыңа бәла эзләп йөрисең... Безгә җиңелмени? Т а һ и р. Мин бәла эзләмим, әти. Мин үзебезнең крестьян тормышын яхшырту өчен, ярлыларны баету өчен көрәшкә чыгам... Тимергал и. Син яшь әле, бала, белмисең. Бала итеп, үзеңне кызганып әйтәм: җүләрләимә. Ашыкма. Мылтык тотасың килсә, болай да читтә калмассың. Үзләре чакырырлар. Көчләп алсыннар. Ә үзең теләп ут эченә керсәң, тиз генә ерып чыга алмассың. Таһир. Юк, әти, минем куркып торасым килми... Тимергал и. Кара аны, Таһир! Атаң булып әйткән сүзләремне тыңламасаң, башбаштаклык итеп, бер заман авыр хәлгә калсаң, миңа үпкәләмә! Таһир. Үпкәләмәм, әти. (Тимергали кулыннан камытны алып, лапас астына кереп китә.) М.а злума чыга. М а з л у м а. Әй ходаем, әллә һаман берсе дә бармаган? Әйт инде шул малаеңа. Я тагын мылтык белән килә башларлар. Тимергал и. Малаең зурайган инде, анасы. Үзе мылтык тотып, кеше куркытып йөрергә чамалый. Әнә дружинга язылам ди. Мазлума (коты очып). Ә?! Алла сакласын! Алла сакласын! Таһир! Таһир!.. (Лапас астына таба атлый). Пәрдә. 10 ӨЧЕНЧЕ КАРТИНА Юан Сәгыйдуллаларның өс. Б и б н с а р а ялгыз китап укып утыра. Мэргы изә кайтып керә. Мәргыйзә (чаганлый-чатанлый түргә узын). Һаман китап икән әле кулыңда. Эш беткәнмени сиңа. Уф. (Сәке йөзлегенә барып утыра.) Б и б и с а р а. Минем өчен китап уку да эш, әни. Мәргыйзә. Замананың асты өскә килде шул. Китап укуны гына түгел, җыр җырлауны да эшкә саный башларлар. Булмас димә. Б и б и с а р а. Замананың асты өстенә караганда яхшырак булырга тиеш, әни. Өсте искереп беткән инде аның. Аскы каты яңа... Мәргыйзә. Я, телеңә салынма. Кая миңа бәлеш тәлинкәсен китереп бир әле. Бибисара. Кайдан килеп ул бәлеш тәлинкәсе исеңә төште әле? Кунак мәҗлесе уздырырга җыенасыңмы әллә? Мэр г ы й з ә. Әзерләгән. Кунакка йөрешер генә заман бит! Аягымны дәваламакчы булам. Бибисара. Бәлеш тәлинкәсе беләнме? Ничек итеп? Мә р г ы й з ә (ефәк шәл астыннан шешә чыгарып). Менә, Бәдерниса карчыкта булган идем. Шушы нәмәстәне өшкереп бирде. Табага я бәлеш тәлинкәсенә салып, шуңа табаның белән басып утырсаң, буын сызлауларыңны юа да төшерә ди. Булмас димә, аиың тыны бик шифалы диләр. Бибисара (ул сөйләгән арада, икенче бүлмәгә чыгып, зур сай тәлинкә алып керә). Нинди су соң ул? М ә р г ы й з ә. Су гына түгел бу. Самагун дигәннәре. Элеккечә әйтсәк, аракы инде. (Читек-кәвешләрен сала башлый.) Бибисара. Фу, мондый эсседә шулкадәр җылы киенмәсәң. М ә р г ы й з ә. Бер дә кимәс идем, җылы йөртергә кушалар. Бәдерниса карчык әле әнә киез итек киеп йөрергә кирәк ди. (Тәлинкәгә аракы салып, аягын тыга.) Абау. Бибисара. Фу, өйгә аракы исе чыгардың. Ярый, син аягыңны дәвала. Минем көтепханәгә барып кайтасым бар. М ә р г ы й з ә. Нишлисең анда тагы? Бибисара. Бер язу күчерергә әйткәннәр иде. М ә р г ы й з ә. Ул тирәдә чуалудан туктасаң да ярар иде инде сиңа. Бибисара. Нигә? Ни булган? М ә р г ы й з ә. Абау, бу нәмәстә бик әчеттерә икән. Бу влач озакка бармас, диләр. Бибисара. Аны былтырдан бирле сөйлиләр, инде. Кем әйтә бит. М ә р г ы й з ә. Юк, Бибисара, синең ул тирәдә чуалуыңа атаң моңарчы артык каршылык күрсәтми килгән икән, синең теләсә ни кыланып йөрүләреңә күңеленнән риза булып тора дип уйлама. Син шул тирәдә булгач, бәлки үзенә зарарларын салмаслар дип, тешен кысып кына чыдап йөри. Совет дигәнеңнең арт яклары әз генә йомшара башласа, беркая аяк атлатмас үзеңне. Бибисара. Мин хәзер аның сүзенә карап торырлыктаи узган инде, әни! М ә р г ы й з ә. Авызыңнан җил алсын. Атаң сүзенә каршы килсәң, күрерсең күрмәгәнеңне. Аның холкын беләсең. Үтерер. Булмас димә. Бибисара. Заманы бүтән хәзер, әни. М ә р г ы й з ә. Юкны сөйләмә. Ул теге Тимергалн малае тирәсендә уралуыңны да оныт. Моңарчы атаң аны, сиңа алданып, бәлкем безнең файдага тырышыр дип өметләнде. Ә хәзер, Таһир дружинага язылгач, җитмәсә тагы байларга каршы бик шәбәеп йөри башлагач, атаңның ул егеткә бик эче поша. Бик каты теш кайрап йөри ул дружинникларга. 11 Абау, бу пәмәстәкәй бармак араларын бөтенләй өтеп алып бара... Лут- чы үзең белеп ул егет белән буталуыңны ташла... атаң әйткәнне көтмә. Бибисара. Әни, мин сиңа барыбер кайчан булса да бер әйтергә тиеш. Хәзер үк әйтеп куям: мин Таһирны чын күңелемнән сөям. Ул да мине ярата. Мин аны онытырга теләмим. Оныта да алмыйм, аның белән безне беркем дә аера алмаячак. Мәргыйзә. Я хода! Кайдан килде сиңа бу кадәр оятсызлык?! Бибисара. Күңелеңдәген яшерми әйтү оятсызлык түгел, әни. (Китә.) М ә р г ы й з ә. Менә ишетмәсәң ишет! Менә укыт кыз баланы! Абыйсыннан гына булды... Фу, бу нәмәстәкәе дә, аягыңны яндырып төшерер, булмас димә. Бу ир-ат дигәнең ничек эчә шуны. (Аягын сөртеп, читеген кия. Тәлинкәдәге аракыны бүрәнкә белән кире шешәгә сала.) Атасына әйтсәм, үрле-кырлы сикертә инде үзен... Кулы тисә, имгәтеп ташлавы бар тагын. Алла сакласын, аңардан булмас димә. Әйтмәсәң дә куркыныч. Кыз баланың бөтенләй бәйдән ычкынуы бар. Сөйләнүенә караганда, әнә бит... булмас димә. (Аракы шешәсен тәрәзә төбенә илтеп куя. Тәрәзәдән тыш якка карап.) Бу Чамай дигәне нишләп йөри тагы, ләгънәт? Сине генә көтеп тора идем, кирәкле кишер яфрагы! Әй ходаем, нинди заманнар килде бит... Ишек ачыла. Чама й (үзе күренмәс борын ук, кычкырып). Байлар өйдәме? (Керә.) М ә р г ы й з ә (аңа якты йөз күрсәтеп). Нинди байлар ди инде ул хәзерге заманда? Әйдүк, кәмисәр иптәш, рәхим ит. Ч а м а й. Комиссар ук түгел хәзергә, Мәргыйзә абыстай. М ә р г ы й з ә. Мин дә абыстай ук түгел лә. Ә син безнең өчен кә- мисәрдән дә зур инде. Чама й. Бай үзе кайда? Мәргыйзә. Бай дип кимсетмәсәнә. Булган — беткән. Хәзер барыбыз да бертигез. Чама й. Бик тиз тигезләнәсез. •Мәргыйзә. Күп кирәкмени. Бик белеп әйткәннәр шул: байлык — бер айлык. Чамай. Ә ярлылык, тота белеп тоткан кешегә, гомерлек, ә? (Иснәнә, Мәргыйзәгә сиздерми генә, тәрәзә төбендәге шешәгә игътибар итә.) Сәгыйдулла абзый үзе кайда дим? Мәргыйзә. Ир-атны кайдан беләсең. Сиңа әйтеп йөримени ул? Чама й. Өйдә юк дисең дә, өегезгә... (Иснәнеп.) Өегезгә ир-ат исе чыккан дип әйтимме. (Күз кырые белән тәрәзә төбендә торган шешәгә ишарәли.) М эргы й з ә (яхшы атланып, көлеп). Ә, әйе, даруга дип алып кайткан идем шул әзрәк. Авырсынып торам... Ч а м а й. Әллә ни хикмәт, бу арада минем дә тәннәрем чымырдап, башым авырткандай булып тора... М ә р г ы й з ә (үзалдына мәкерле елмаеп куя һәм кинәт куштанланып). Салып бирим? Бәлкем шифасы тияр? Бәлшәвик кешегә ярамый димәсәң тагы? Ч а м а й. Даруга гына кемгә дә ярый ла ул. Мәргыйзә. И, алай булгач. (Чынаякка әлеге аракыны салып бирә.) Мә, эчеп җибәр, шифасы булсын. Ч а м а й. (иснәп карап). Чынлап та өметле нәмәстәгә охшый бу! М ә р г ы й з ә. Күкәй дә куырып кертим тиз генә? Ч а м а й. Мәшәкатьләнмә, вакытым юк. Кая, бер кабымлык кына арыш ипие бирсәң, мишәй.т итмәс. М ә р г ы й з ә. Рәхим ит. (Бер телем ипи бирә.) 12 Чама й. Бул исән! (Эчеп җибәрә. Бик озак чыраен сытып торганнан соң, ипи кабып куя, аннары тамагын кырып.) Ах... ныстаяшши сасы самагун! Сразы башка җиңел булып китте. М ә р г ы й з ә. Шуны эчсә, ир-атның теле ачылып китүчән була тагы, хикмәт... Чама й (кинәт җитдиләнеп, кырысланып). Нәрсә? Әллә син, самагун эчереп, минем серне алмакчы буласыңмы? Шаярма! Мәргыйзә. Ни сөйлисең, алла сакласын. Нишләп мин синең сереңне алырга телим? Синдә нинди сер булсын миңа кирәкле? Чама й. Нигә булмасын? Синеңчә, мин берни дә белми йөриммени, аңгыра сарык кебек. Мәргыйзә. Нигә алай дип әйтим. Кешенең күңелендә ни булмас. Синең күңелеңдәге сердә минем ни эшем бар дип кенә әйтүем. Чама й. Әһә, байның ярлыда эше юк, димәкче буласыңмы? Чамай, янәсе, сезгә тиң кеше түгел? Мәргыйзә. Нишләп алай булсын? Син бит хәзер бик зур кеше. Син үзең хәзер безне тиң күрм’!! торгансыңдыр әле. Чама й. Нәрсә? Чамай эреләнгән димәкче буласыңмы? Юк, без алай борын чөя торган кеше түгел. А1 ә р г ы й з ә. Болай булгач, сиңа ни дип әйтергә дә белмим инде. /1 у тч и эндәшмим. Чама й. Әһә! Чамай белән сөйләшеп тә торасың килми?! Мәргыйзә (ачуланып). Әй, бу дару сиңа килешмәде ахрысы, бөтенләй көйсез кияүгә әйләндең... (Шешәне алып китә башлый.) Чама й. Тукта. Ашыкма. Утырсын шунда. Тимә. Менә шулай. Нәрсә дидең? Кияү дидеңме? Менә монысына кул куям. Мәргыйзә. Әстәгыфирулла тәүбә. Нишләп кияү дип әйтим мин сиңа? Чама й. Әйттең инде, әйттең: көйсез кияүгә әйләндең дидеңме? Дидең. Мәргыйзә. Соң, әйтмини. Шундый берничек тә ипкә килми торган кешегә әйтелә торган сүз инде. Чамай. Әйт, әйт. Кияү диюеңә кул куям. Көйсез икән, аны көйләргә була бит. Мәргыйзә. Юкны сөйләмәсәнә, Чамай. Чамай. Юкны димә. Чамай турында алай бик җиңел уйлама әле син. Чамай ул бернинди сер белмичә йөрүче аңгыра бәрән дә түгел, сер тотмаслык ачык авыз да түгел. Әйт әле син миңа, Мәргыйзә абыстай... М ә р г ы й з ә. Абыстай димәсәнә. Чамай. Ярар, хәзергә Мәргыйзә түти дип торыйк. Әйе, әйт әле син миңа Мәргыйзә түти: узган ел көзен, үктәбернең унбишендә, яңгыр сибәләп торган караңгы төндә синең кызыңны урларга килделәрме? Мәргыйзә. Булды шундый коточкыч хәл. Чамай. Бибисараны урларга теләгән егет кем иде, белдегезме? Мә р г ы й зә. Белә алмадык шул. Белгән булсак, Сәгыйдулла абзаң ул вакытта аны исән калдырмас иде. Чамай (кәефле көлеп). Ха-ха-ха! Ул егет мин идем, Мәргыйзә түти! М ә р г ы й з ә. Булмас ла. Чамай. Булды инде. Ул вакытта шулай урлап кына алмасаң, минем ишегә Бибисара кебекләр тирәсенә якын килерлек тә түгел иде. Сез бит ул вакытта... А-а-а... Ә хәзер заманалар бүтән. Әнә үзең дә тигезләндек дип торасың. Шулай булгач, курыкмый әйтергә була... Мәргыйзә. Юкны сөйләмәсәнә, Чамай улым... Чамай. Юкны түгел. Әйтеп бетергәнне көт. Менә шул: син беләсеңме, ни өчен мин теге төнне Бибисараны урлый алмадым? Мәргыйзә. Атасы сизеп калды шул. Күрше-күлән дә ярдәм итте. 13 Чама й. Ә кайдан сизде? Безнең киләсен алдан белеп, сагалап тордымы? Мәргыйзә. Белмим шул, анысы ничек булгандыр. Ч а м а й. Ә мин беләм: алар ул төнне Гыйззулла белән сарай эчендә ашлык күмеп йөриләр иде. Мәргыйзә. Китсәнә, булмаганны. Ч а м а й. Булды. Гыйззулла абзары астында сезнең бодай ишерелгән. Ким дигәндә өч йөз пот. Мәргыйзә. Китсәнә, киртәгә кермәгәнне... Чама й. Үзем генә белсәм, бер хәл иде. Бәлкем әйтми калырга да булыр иде. Бер мин генә түгел шул, әнә Таһир да сизеп өлгергән. Мәргыйзә. Ходаем! Булмаганны... Ч а м а й. Сезгә хәзер иң яхшысы: Таһир казытып караганчы, үзегез әйтеп бирү. Кайчан әйтергә кирәген мин үзем ымлармын. Мәргыйзә. Әгәр чынлап та дөрес булса, харап итәсез икән безне. Чама й. Аның белән генә бетми әле. Мөхәммәтгали бакчасына күмелгән ашлыгыгыз да миңа сер түгел. Мәргыйзә. Син әллә ниләр сөйлисең, Чамай. Андый серләр беләсең икән, Сәгыйдулла абзыеңның үзе белән сөйләшер идең. Мин аларны кайдан белим. Чамай. Син дә бел, картың белән киңәшергә әйбәтрәк булыр. Мәргыйзә. Белмим, белмим... Ни дияргә дә белмим. Чамай. Шунысына шөкер ит: Мөхәммәтгали бакчасындагысын хәзергә мин үзем генә беләм. Мәргыйзә. Ни әйтергә дә аптырыйм. Чама й. Ул гына түгел, Ярты Икмәк авылындагы киявегез Галиулла келәтенә илтеп, яшергән зур сандыгыгыз да бар әле. Мәргыйзә. Әстәгыфирулла.... Чамай. Анысын да хәзергә үзем генә беләм. Мәргыйзә. Нәрсә кирәк соң сиңа бездән, Чамай? Чама й. Бибисарагыз кирәк. Мәргыйзә. Әй, Чамай, андый эшләр турында уйлый-торган заманмыни. Ч а м а й. Нәкъ заманы шул. Мәргыйзә. Ни әйтергә дә белмим. Чамай. Уйлашыгыз. Кая, аяк юлына теге даруыңны тагын бераз салып бир дә... Мәргыйзә. Рәхим ит, зинһар. (Аракы салып бирә.) Чамай (аракысын кулына тоткан килеш). Кызыгызны саклабрак тотыгыз. Таһир тибеп куймасын. Кызыгыздан колак каксагыз, үзең беләсең, аннары мин дә... ярый. Бибисара матур исәнлегенә. (Аракысын эчә, чыгып китә.) Мәргыйзә (аны озатып калып, берникадәр вакыт сүзсез торганнан соң). Бирән! Шушы аракыдан эчеңә бирән булсае, ходаем! Арыш ашаган ат корсагы кебек булып, эчең күбеп үлгәнеңне күрсәм иде, ходаем. Нинди көннәргә калдык бит, ходаем. Шушы, тизәктән көрәк булган адәм актыгы синең кызыңны сорасын әле, дөмеккере! Муены астына килгере! Котырган эт урынына күсәк белән кыйнап үтергәннәрен күрсәм иде шул йолкыш хәерчене!.. Сәгыйдулла керә. Сәгыйдулла. Күрерсең, инша алла... Мәргыйзә. Ай, атасы! Ничек сиңа очрамады ул дөмеккере? Сәгыйдулла. Яшеренеп калдым. Өйдә ул барын белгәч, юри керми Тордым. (Йодрыгын йомарлап, тешләрен шыкырдатып.) Ай, бер килеп кулыма эләгерләр эләгүен.-.. Хәзергесе кыен. Мә о г ы й з ә. Безнекеләр турында берәр яхшы хәбәр бармы әллә? 14 С ә г ы й д у л л а. Чихлар бик кызу килә ди. М ә р г ы й з э. Чих? Ул чихның безгә нигә кирәге бар? Сәгыйдулла. Чихмы? Шулар коткарса коткара инде безне бу большевиклар афәтеннән. Сәвиткә каршы күтәрелгән кораллы гаскәр ул. Чит ил байлары эше. Үзебезнең ак гвардия белән бергәләп, болар- ның җеннәрен өзеп киләләр. Бөтен Идел буйлап кыдырып, Казанга якынлашып киләләр ди инде. Озакламый безгә дә килеп җитәрләр. Мәргыйзә. Алла ярдәм бирсен үзләренә. Бик әйбәт буласы икән дә, тик менә бу Чамай дигәне коточкыч нәрсәләр сөйләп чыгып китте бит әле. Күмгән ашлыклар турында... Кияүләрдәге сандык... Сәгыйдулла. Беләм. Үземә ымлавы гына җитмәгән, сина да килеп әйткән икән. Нәрсә ди, Бибисарага танавын сузамы? Мәргыйзә. Шулай ди, оятсыз. Эт итеп куып чыгарыйммы дигән идем дә, аңа бәйләнсәң тагы... Сәгыйдулла. Ярамый. Уңай ягына сыпырган булып, алдап-юл- дап эшне сузарга кирәк. Үзебезнекеләр килеп җитә башласа, анда күз күрер. Бусы бер хәл, көен белеп эш иткәндә, Чамайны үзебезнең файдага да эшләтеп була. Бүтәннәре яман. Бөтен этлекнең башы Гарифта. Иң хәтәре шул. Ничек итеп авылда совет влачы ясарга Ленинның үзеннән өйрәнеп кайткан диләр. Бары да Чамай кебек булса, эшне бик тиз җайлап булыр иде. Мәргыйзә. Менә бу Тимергали малае бик хәтәр кешегә әйләнеп бара ди бит, Чамай әйтә. Сәгыйдулла. Ул малайны, Бибисара тирәсендә сырпалангач, кулга иләштереп булыр мәллә дигән идем дә, барып чыкмады. Аның болай башыаягы белән Гарифлар әтрәтенә кереп китүе хәтәр. Мәргыйзә. Шуңардан саклагыз кызыгызны ди, Чамай әйтә. Сәгыйдулла. Барыннан да сакларга кирәк хәзер кызны. Үзебез- некеләр килгәнче әллә нишләтеп куюлары бар. М ә р г ы й з ә. Ул кыз чынлап та бик тискәреләнеп бара. Ата-ана сүзен санга алмаска итә. башлаган. С ә г ы 4Д ул л а (сагаеп, кырысланып). Нәрсә ди? Мәргыйзә. Ул Тимергали малае белән чуалуыңны ташла, атаң барыбер юл куймас, дигән идем, беләсеңме нәрсә ди? Сәгыйдулла (ярсып). Нәрсә ди? М ә р г ы й з ә. Мин хәзер әти сүзенә карап торырлыктан узган инде, ди. Сәгыйд у л л а (тагын да ярсый төшеп). Ә?! Мәргыйзә. Мин Таһирны чын күңелдән сөям, ди, оятсыз, ул да мине ярата, ди, аның белән безне беркем дә аера алмаячак, ди. Сәгыйдулла. Син шунда авызын сугып җимерә белмәдеңме? Мәргыйзә. Кыз бала бит. Син, атасы, үзең әйбәтләбрәк әйтеп карар идең. Сәгыйдулла. Кая китте әле ул? Нигә җибәрдең? Мин аны... Мәргыйзә. Әнә, үзе кайтып килә. Бер үк үз-үзеңне артык онытып җибәрмә. Кыз бала икәнен хәтереңнән чыгарма. Сәгыйдулла. Син кысылмый гына тор... Бибисара керә. Сәгыйдулла. Кайда йөрисең? Бибисара. Көтепханәгә керәсем бар иде. Сәгыйдулла. Актыккысы булсын. Моннан соң беркая аяк атламассың. Бибисара. Ни өчен? С ә г ы й д у л л а. Мин әйткәнгә күрә. Бибисара. Ни өчен син мине тыясың? Сәгыйдулла. Атаң булганга күрә. 15 М ә р г ы й з ә. Атаңа каршы әйтмә, оятсыз. Бибисара. Хәзер элекке заман түгел, онытмагыз. М ә р г ы й з ә. Телеңне тый! Сәгыйдулла. Кара аны, моннан соң, сүземнән чыгып, ул мәктәп тирәсенә, совет ягына, тиятер-миятер юлына бер генә адым атлыйсы булсаң да, миннән рәхим-шәфкать көтмә. Бибисара. Берни аңламыйм. Барса ии булган? Нииди начарлык эшләгәнем бар? Сәгыйдулла (кычкырып). Җитте! Күрдек. Совет тирәсендә буй күрсәтеп йөреүңиәи дә, Тимергали малае тирәсендә чуалуыннан да файда чыкмады. Бүген-иртәгә үзебезнекеләр әйләнеп кайтырга торганда, Чамайга бабай булырга да җыенмыйм... Бибисара. Чамай? Сәгыйдулла. Әйе, Чамай. Беркая чыкмыйсың, бер кеше күзенә күренмисең. Үзебезнекеләр килеп җиткәнче, өйдә утырасың, кирәк булса, базга ябып куярбыз. ЛА ә р г ы й з ә. Булмас димә. Бибисара (тешләрен кысып, беркадәр икеләнеп торганнан соң, гайрәткә килеп). Әти! Мәргыйзә (кисәтүле тавыш белән). Бибисара! Сәгыйдулла (кашларын ок;ыерып). Җә?! Б и б и с а р а. Мин бала түгел. Нишләгәнемне беләм. Мии Чамайдан курыкмыйм. Ә Таһир минем дустым. ЛАин аны күрмичә тора алмыйм. Сәгыйдулла берни әйтмичә Бибисараның күзләренә туп-туры карап тора да кинәт бик каты итеп яңагына чабып җибәрә. Бибисара (бармак очлары белән генә яңагын сыпырып ала, гәү- дәсен турайта, горур кыяфәттә атасының күзләренә карап.) Мии Таһирны яратам! Сәгыйдулла (аның икенче яңагына суга). Яратасыңмы? Бибисара. Яратам! Сәгыйдулла (шашынган күзләре белән аңа сүзсез карап торганнан соң, янаулы тавыш белән). Алаймы? (Тиз генә икенче бүлмәгә чыгып китә.) ЛА ә р г ы й з ә. Хәзер аягына егыл. Бәхиллеген сора. Бибисара. Минем гаебем юк. Мәргыйзә. Үтерә бит үзеңне. Бибисара. Үтерсен. Мин кол түгел. Җәһәт-җәһәт атлап, Сәгыйдулла керә. Кулында каеш чыбыркы. Аның күзләрен кан алган. Сәгыйдулла (Бибисара каршына килеп). Яратасыңмы? Мәргыйзә. Атасы, сабыр ит. Сәгыйдулла (Мәргыйзәне читкә бәреп оцибәрә, Бибисарага). Яратасыңмы? Бибисара (батыр). Яратам. Сәгыйдулла (бик каты кизәнеп, Бибисарага чыбыркы белән суга). Җә?! Бибисара. ЛАин Таһирны яратам. Барыбер мине аңардан биздерә алмассыз! ЛА ә р г ы й зә. Ичмасам җыла, кызга охшамаган. Сәгыйдулла. Атаңа баш бирмәскә булдыңмы? ЛАә, мә! (Ярсып чыбыркы белән ярырга тотына. Мәргыйзә кызын араламакчы була, Сәгыйдулла аңа да сугып җибәрә.) Өстерәлчек! Дуңгыз! Кәнтәй! Мә, мә!.. Бибисара (еламаска тырышып карый, ләкин түзә алмый елый башлый, аның елау һәм яшь аралаш әйткән сүзләре ишетелеп кала). Тимәгез! Сукмагыз миңа. ЛАин кол түгел!.. 16 Сәгыйдулла аның сүзләренә игътибар итмичә кыйнавында дәвам итә, Мәргыйзәгә дә кызын араларга ирек бирми. Бибисара (ярдәм сорап кычкыра башлый). Таһир!.. Таһирым!.. (Ниһаять, ул идәнгә егыла. Кычкырмый башлый.) Мәргыйзә (Бибисараның өстенә ятып). Җитте, атасы! Акылыңа кил!.. Сәгыйдулла (соңгы кизәнүендә Мәргыйзәгә сугып туктала}. Чык хәзер моннан! Мә р г ы й з ә (торып). Бигрәк каты кыйланасың. Сәгый дулл а. Чык хәзер моннан, ятсын шунда. Өч көнсез янына керәсе булма. Өч көнсез ашарга.бирәсе булма. Нибуч, акылга утырыр. Әйдә. (Суккалап, Мәргыйзәне алып чыгып китә.) Тышкы яктан ишекне бикләгәннәре ишетелә, шалт-шолт китереп, тәрәзәнең тышкы такта капкачларын ябып куялар. Бүлмә эче караңгылана. Яктылык Бибисара өстенә генә төшә. Бибисара (берникадәр вакыт хәрәкәтсез ятканнан соң, хәлсез генә тавыш белән). Таһир!.. (Бераз паузадан соң, көчлерәк тавыш бе* лән.) Таһир!.. (Тагы бераздан ул яткан җиреннән тора. Аяк өсте баса. Шашкан кеше кебек күзләрен зур ачып сүзсез торганнан соң, нык тавыш белән.) Юк, җиңә алмассыз!.. Мин хөр күңелле кыз. Мин Таһирны яратам!.. (Тавышын күтәреп.) Мин Таһирны яратам! (Ишеккә бара. Ишекнең бикле икәнен белеп.) Ачыгыз! Мин бу йортта тора алмыйм. (Ике куллап ишекне кага.) Чыгарыгыз!, Мин Таһир янына барам! Ки- тәм. Юан Сәгыйдулла кызы буласым килми! Ачыгыз!.. Таһир!.. (Ул тәрәзәгә килә. Ачмакчы була. Ләкин тышкы капкачлар ачарга ирек бирми. Бибисара яңадан ишеккә килә.) Чыгарыгыз! Бу зинданда яши алмыйм мин! Таһир янына барам, Таһир!.. (Ул бер тәрәзәгә бара, бер ишеккә, йодрыгы белән стеналарга сугып карый. Идән уртасында тукталып кала. Аптыраган хәлдә хәрәкәтсез торганнан соң.) Тукта. Тукта. Кем турында соң түшәм тактасын куптарып чыккан дигәннәр иде? Әйе! (Ул кинәт житезләнеп сәке өстенә өстәл мендереп куя. Өстәл янына утыргыч китерә, өстәл өстенә басып, түшәмгә үрелә.) Таһирым янына!.. Пәрдә ДҮРТЕНЧЕ КАРТИНА Авыл советы бинасы. Каршыда председатель өстәле. Өстәл артында халыкка йөзе белән — Гариф. Ул аяк өсте баскан, өстендә погоны алынган солдат гимнастеркасы. Фуражкасының маңгай турысына, йолдыз белән бастырып, кечкенә кызыл тасма кадаган. Аякларында — обмотка белән киелгән солдат ботинкасы. Калын гына мыеклы ир уртасы кеше. Уңда ишек. Сулда — ишеккә каршы бер урындыкта Таһир утыра. Күкрәгендә кызыл тасма. Аннан ерак түгел — Әхсән. Эскәмияләргә, тәрәзә төпләренә Совет членнары, күкрәкләренә кызыл тасма аскан дружинниклар һәм ярлылар вәкилләре утырган. Күбесе погоны алынган солдат кие« мендә. Гариф (ике кулы белән өстәлгә таянып баскан килеш, алга ятыбрак сөйли). Менә шулай, иптәшләр, өяз крестьян съездында сөйләнгән сүзләрне җыеп кына әйткәндә, димәк-значыт, болан булып чыга: Совет власте куркыныч астында. Бер яктан, бөтен дөнья буржуйлары, димәк- значыт, Франция, Англия, Америка капиталистлары безнең азат Совет иленә каршы үзләренең вәхши кара көчләрен оештыралар. Әнә, димәк- значыт, буржуйларга сатылган чих әфисәрләре, үзләренең солдатларын алдап, безгә каршы сугыш ачтылар. Аларга үзебезнең Рәчәйдәге буржуйлар кушылды. Димәк-значыт, патша әфисәрләре, генераллар, димәк- значыт, төрле паразит, бандит, жандарм кебек всяки ак сволочьлар. Ак гвардия дип аталган кара җылаинар төркеме Идел буйлап безгә таба шуыша. Казанны йотарга омтыла. Рас. Икенче яктан, шунысы куркыныч, димәк-значыт, икмәк җитми. Шәһәрләрдә пролетариат ач. Кызыл Армиягә икмәк кирәк. Алар гына түгел, менә үзебезнең авылны гына алып карыйк: менә сезнең кебек күпме ярлыларның кайчаннан бирле икмәк күргәне юк? Умач та көн саен эләкми. Совет безгә җир бирде. Орлык салмагач, ат көче җитмәгәч, күпмесен генә чәчтек? Ә күпмесен байларга, кулакларга биреп чәчтердек? Менә шул, димәк-значыт, всяки меньшевик, эсер хәшәрәтләре бу мәсьәләдә ярлыларны, большевикларны гаеп- ләмәкче булалар. Халыкны Совет властена каршы котыртмакчы булалар. Ә авылда икмәк бармы? Бар. Кем кулында? Кулак кулында! Ди- мәк-зиачьгг, Юан Сәгыйдуллалар, Шома Гыйззуллалар, всяки Куык Шәнгәрәйләр кулында. Ә алар икмәкләрен бирергә теләми! Каршы торалар, яшерәләр. Совет властен буарга телиләр. Пролетариат диктатурасын ачка үтермәкче булалар. Бөтен дөнья буржуйларына шул гына кирәк. Иптәш Ленин бик дөрес әйтә... Димәкзначыт, безгә, үзебезнең Совет властен саклап калыйк дисәк, продотрядларга булышырга кирәк. Байлар кулында булган ашлыкны табышып, алышып бирергә кирәк. Иптәш Ленин бик дөрес әйтә, ярлылар комитетын көчәйтергә кирәк. Моңарчы кулак ялчылары—эсерлар мишәйт итеп килде. Хәзер аларның Казандагы башлары киселде, өяз съездында әнә койрыкларын да кистек. Димәк-значыт, хәзер безгә иң элек кемдә күпме ашлык барын исәпкә алырга кирәк. Ишерелгәннәрен дә, яшерелмәгәннәрен дә... аннары, димәк-значыт... Сораулар бармы? Әхсән. Димәк-значыт, дигәннән, миндә бер сорау галәмәте бар идеӘйтик, менә син башта нәрсә дип киттең әле, Совет безгә үзебезнең татар телендә хөкүмәт төзеп бирергә вәгъдә итә дидеңме? Г а р и ф. Мин әйттем. Совет власте Рәчәйдә яшәүче һәртөрле халыкка эшне үз телеңдә йөртергә ирек бирә. Димәк-значыт, әнә безнең кебек татарлар күп булган җирләрдә мөселман комиссариатлары төзелде. Нинди зарларың бар, димәк-значыт, нинди теләкләрең бар яки, әйтик, нәрсә сиңа аңлашылып җитми, бар да сора, әйтәсең килгәнне әйт тә бир... Ну ул синең барып әйткәнеңне дә көтми. Безнең татарга нәрсә кирәген үзе белеп тә эш итә. Димәк-значыт, безнең татар крестьянына җир кирәкме? Рәхим ит! Җирле булдыңмы? Рас. Тагын килеп, безнең халык наданмы? Әлбәттә. Гыйлем кирәкме? Грамота кирәкме? Әлбәттә. Димәк-значыт, үзегез күрдегез: кышын булсын, язын булсын, безнең авылга өяздән нинди генә ораторлар килмәде, әз нотык сөйләделәрме? Наданлыкны бетерергә олы башларыбыз белән дә укып йөрдекме? Яшьләребез, димәк-значыт, әнә мәктәпкә, читальнига җыелып, төрле милли уеннар уйныйлармы? Әнә, димәк-значыт, аңлы кеше булып партиягә язылучылар бар. Әхсән. Аларын беләбез. Тавышлар. Аңлашыла, үзебез күрдек. Г а р и ф. Ә мин әйттем, Совет власте моның белән генә чикләнми. Безнең үзебезгә, димәк-значыт, менә шушы Казан губернасында торучы татар - крестьяннарына, татар эшчеләренә автономияле республика бирә. Ленин иптәш үзе шулай дигән. Вәт шуның шартларын төзергә кушкан. Димәкзначыт, безнең үзебезгә дә, алма пеш, авызыма төш дип, тик ятырга ярамый. Үзебезнең автономияле республикабыз булсын дисәк, рус туганнарыбыз и башка халыклар белән бергәләп, Советның дошманнарына каршы тагын да катырак оешып көрәшергә тиеш. Кулаклардан ашлыкны тизрәк тартып алып, Совет властена, Кызыл Армиягә, пролетариат туганнарыбызга булышырга кирәк. Димәк- значыт, мәсьәлә шуңа килеп терәлә: безгә хәзердән үк авылдагы ашлыкны исәпкә алырга керешергә кирәк... Тагын сораулар бармы? Таһир. Гариф абый, мин бер-ике сүз әйтмәкче идем. Гариф. Әйт. 2. „с. Ә.“ № 6. 17 18 Т а һ ир. Иптәшләр! Без хәзер бик шәп төшендек: Совет власте ялчылар, ярлылар файдасына тырыша. Без дружинага язылганбыз икән, советны байлардан, кулаклардан, буржуйлардан яклау өчен тырышабыз. И ярлыга, сөялле куллы игенчегә Совет властеның дөрес власть икәнен төшендереп күрсәтергә тиешбез. Гари ф. Бик дөрес. Таһир. Шулай булгач, минемчә, безнең дружинниклар арасында, үзен Совет власте итеп күрсәтеп, ярлы халыкның ачуын китереп йөрүчеләр булмаска тиеш. Гариф. Андый сүзне әйтәсең икән, энем, димәк-значыт, исемен әйтеп, ачык сөйлә. Т а һ и р. Әйтик, менә безнең Чамай иптәш бар. Әле шунысын әйтергә кирәк: нигә ул тәртипне боза? Нигә монда килмәгән? Нишләп йөри ул Чамай? Чама й килеп керә. Чама й (Таһирның сүзләрен ишетеп). Чамай үзенең нишләп йөргәнен үзе белә. Гариф. Утыр, Чамай. Ни өчен вакытында килмәгәнеңне соңыннан аңлатырсың. Әйт, Таһир! Т а һ и р. Менә үзе килгәч бик яхшы булды. Чамай иптәш халык каршында үзен түрә кебек тотарга ярата. Чама й. Кулак каршындамы? Таһир. Әйтик, минем әти нинди кулак булсын? Чама й. Ә бәлки ул кулак ялчысыдыр. Гари ф. Чамай, сүзеңне үлчәп сөйлә. Чама й. һе! Ниндидер бер кулак койрыгы авылдагы беренче большевиклар турында теләсә ни лыгырдаганда, нигә Чамай сүзен үлчәп торсын! Гари ф. Үзең турында гына әйт. Башка большевиклар, кирәк булса, үзләре әйтер. Кемне кулак койрыгы дип атыйсың син? Димәк-значыт, исеме белән әйтеп сөйләргә кирәк. Чама й. Бик ачык. Дружинга кергәненә күпме генә, кемгә каршы тел күтәрә? Малакасус әле син, Таһир энем! Өстәвенә кулак койрыгы. Как син смиеш Чамайга карата? ■ Таһир. Мин нишләп кулак койрыгы булыйм? Мондый сүз өчен менә иптәшләр алдында җавап бирсен. Гариф. Чамай! Син бик зур сүз әйттең. Аңлат. Чама й. Әйтеп бирегез: Таһирга Юаи Сәгыйдулланың күпме ашлыгы барлыгын исәпкә алырга тапшырылдымы? Ул аның келәтен карап, алтмыш пот ашлыгы бар дип кайтып әйттеме? Таһир. Әйе, мин үзем тикшереп караганны кайтып әйттем. Чамай. Әһә! Алаймы? Ә ул алтмыш потны Юан Сәгыйдулла күз буяр өчен генә бурасында калдырган. Ә өч йөз илле потын яшергән. Анысын нигә әйтмәдең? Таһир. Анысы турында мин белмим. Ч а м а й. Ә менә Чамай белде. Таһир. Белгәнсең икән, бик яхшы. Чама й. Яхшымы? Ә менә синең шуны белмәвең начар. Белеп тә белмәмешкә салынуың тагын да хужырак. Тавышлар. Чынлап та, эш түгел бу! Гариф. Туктагыз. Чамай, яшь дружинник өстенә андый авыр гаеп ыргытырга ашыкма. Димәк-значыт, Таһирның тәҗрибәсе җитмәгән булуы мөмкин. Чамай. Ярар. Алайса менә иптәшләр алдында әйтсен: Таһир Юаи Сәгыйдулла кызы белән әшнәме? Бары да Таһирга карыйлар. Таһир дәшми. \9 Чама й. Ә? . Таһир дәшми. Г а р и ф. Юан Сәгыйдулла кызына ни булган? Бибисара аңлы кыз күренә. Чама й. Анысы икенче мәсьәлә. Менә Таһир әйтсен, Юан Сәгыйдулла кызын яратамы ул? Тавышлар: — Чынлап та, аның белән чуала ул! — Кызы ярамаслык түгел! — Юкны сөйләмәгез. — Урыны түгел! Гари ф. Рас мәсьәлә кузгалган икән, димәк-значыт, әйт, Таһир, дөресен. Т а һ и р. Әйе, мин Бибисараны яратам. Чама й. Ул да сине яратамы? Т а һ и р. Ул да ярата. Ә х с ә и. Әгәр дә Бибисара сиңа үзен хатын итеп ал дисә? Т а һ и р. Алам. Чама й (Гарифка). Аңлашылдымы? Гари ф (уйланып). Димәк-значыт, өйләнергә дә ният бар. Т а һ и р. Әйе. Бибисара аңлы, Совет яклы кыз. Ч а м а й. Аңлашылдымы? Гариф. Бибисара чынлап та әйбәт кыз, минемчә. Чама й. Ә аның атасы? Әхсән. Анысы, Таһир аның атасына өйләнергә җыенмый торгандыр. Чама й. Ә аның абзыйсы? Әкәми? Аклар ягында Совет влачына каршы сугышып йөриме? Камуч әфисәреме? Гари ф. Ну бит кыз үзе безнең якта! Бибисара безнең файдага тырыша, без кушканнарны эшли. Ч а м а й. Ярар. Әйбәт кыз, ди. Таһирны ярата, ди. Совет яклы, ди. Алай булгач, нигә ул әтисенең яшергән ашлыгы турында Таһирга берни әйтмәгән? Гари ф. Димәк-значыт, Бибисара үзе дә ул турыда белми торгандыр. Ч а м а й. Ә белсә? Тавышлар: — Ышан син кулак кызына! — Бәлкем ул юха җылан! Ч а м а й (Гарифка). Аңлашылдымы? Гари ф. Нәрсә аңлашылсын! Син бит әле без белмәгән яңалык әйтмәдең. Чама й. Как әйтмәдем? Ә Юан Сәгыйдулланың яшергән ашлыгы? Таһир ни өчен аны күрмәмешкә-белмәмешкә салынган булып чыкты? Билгеле ни өчен: ул Юан Сәгыйдулланың кияве булырга йөри. Шулай булгач, Таһирның әтисе дә кулак кодасы булып чыгамы? Шулай булгач, безнең арага килеп кергән бу егет кулак койрыгы булып чыктымы? Аңлашылдымы инде? Гари ф. Шулай да Таһирны кулак койрыгы дип атарга урын юк әле. Без Таһирны да, Тимергалп абзыйны да яхшы беләбез. Чама й. Бәлкем яхшы кешеләрдер. Әмма ләкин кулак семьясы белән буталгач, безгә аңардан шикләнергә дә правабыз бар. Ә чорт белә хәзерге заманда. Әхсән. Чамай да дөрес әйтә. Чынлап та. Ну бит Таһир да жәл. Мин әйтәм, пүч Бибисара яхшы кыз булсын. Матур булсын. Бәлкем гөнаһсы да юктыр. Мин үзем аны алай юха җылан булып чыгар дип тә 20 уйламыйм. Шулай булса да, Таһир, сиңа, өйләнәсең килсә, матур кызлар беткәнме? Ярлы кызы, җанкисәгем, йомарлаган май кебек, дигәндәй, үзебезнең ярлыраклар арасында акыллы, уңган кызлар юкмыни? Мондый заманда халык күңелендә шик тудырганчы... Тавыш л а р: — Әлбәттә! — Гимергали абзыйны да нигә андый кап корсак кодасы итәргә! Г а р и ф. Я, шауламагыз әле. Таһир, ни дисең? Т а һ и р. Мин Юан Сәгыйдулланың ашлыгы турында үзем белгәнне, үзем тикшереп караганны әйттем. Ә яшергән ашлыгы турында белмим. Г а р и ф. Бибисара турында? Таһир дәшми. Гари ф. Мин, әлбәттә, сиңа ул кызны яратма дип киңәш бирә алмыйм. Димәк-значыт, яшьләрнең гыйшык мәсьәләсе бик нечкә мәсьәлә. Совет власте мужикка мондый мәсьәләләрдә теләсә нишләргә ирек бирә. Бәлкем сине өйләнергә әти-әниләрең кыстый торгандыр? Т а һ и р. Юк. Берәү дә кыстамый. Гариф. Димәк-значыт, үзең? Таһир дәшми. Г а р и ф. Шулай булса да, әнә иптәшләр җавап көтә. II безгә тиз- рж төп эшкә күчәргә кирәк... иик дәшмисең? Чама й. Койрыгыннан эләктергәч, ничек дәшсен! Билгеле. Т а һ и р (ниһаять, бер карарга килеп, башын күтәрә). Иптәшләр!.. Алай дисез икән, мин... мин... Бибисараны... .Кинәт Бибисара килеп керә. Ул ярсыган, чәчләре тузгыган хәлдә. Сәхнәдәгеләэ аптырашып калалар. Бибисара. Таһир!.. Берәү дә дәшми. Таһир да, кашларын җыерган хәлдә, сүзсез тора. Бибисара. Таһир, мин сиңа килдем... Таһир, ник дәшмисең?.. 'Мин сиңа иптәшләрең алдында, халык алдында әйтәм: мин Юан Сәгыйдулла кызы булып кала алмыйм. А^ин, туган-үскән өемне ташлап, ата- анамнан мәңгегә ваз кичеп, сиңа килдем. Хәзер минем синнән башка сыеныр кешем юк. (Озак пауза.) Таһир? Таһир (әкрен, ләкин нык тавыш белән). Мин сине чакырмадым. Бибисара. Син бит мине яратасың, Таһир? Мин дә сине яратам. Яратуым турында кешеләр алдында әйтергә дә оялмыйм. Күңелдәген яшерми әйтүне яхшы кешеләр оятка санамас. Гариф абый, мине гаепләмәгез. Сезнең яклы булганым өчен, Таһирны яратканым өчен мине атам үтерә язды. Мин ярдәм сорап Таһирга кычкырдым. Ул ишетмәде. Ерак булгандыр. Мине бикләп куйдылар. Түшәм тактасын куптарып качтым. Менә, Таһир янына килдем. Гаепләмәгез. Гариф. Таһир, бәлкем син чыгарсың. Аида аңлашырсыз? Таһир дәшми. Ул газаплана. Чама й (мыскыллап). Хәзер елап җибәрә малай. Хәзер хур кызының муенына ташлана. Таһир кашларын җыера, ачулы чырай белән кинәт башын күтәрә. Гариф. Чамай, сиңа сүз бирелмәгән. Я, Таһир, чыгасыңмы? Таһир. Минем Бибисарада эшем юк. Бибисара (көчле аптырап, куркынулы гаэ^әпләнеп). Ә? Синең Бибисарада эшең юк?! Таһир. Әйе. 21 Бибисара. Мин хәзер нишлим? Таһир. Теләсәң нишлә, мин сине белмим, белергә дә теләмим. Бибисара. Теләмисең? (Ул ярым шашкан, коты очкан кыяфәттә Таһирга карап бик аз гына сүзсез тора да кырт борылып чыгып китә.) Гариф (борчылып, аның артыннан кычкырып кала). Тукта, Бибисара!.. Бибисара туктамый. Гариф Таһирга боерган тавыш белән. Чык, яхшылап аңлат! Т а һ и р. Кирәкми. Гариф. Кызның әллә ни эшләп куюы мөмкин. Ч а м а й. Борчылмагыз, берни булмас, үзем җайлармын. (Чыгып китә.) Ә х с ә и. Шулай да каты күңелле егет икәнсең, Таһир... Тавышлар: — Молодец! — Шулай да, ай-һай... — Кыз да әтчәйни күренә. — Аңламассың. Гариф. Я, җитте. Кыз мәсьәләсен Чамай карар. Димәк-значыг. төп мәсьәләгә күчәбез. Кайда күпме икмәк запасы барын ачыклыйбыз... (Һаман аптырашта торган Таһирга.) Утыр, Таһир!.. Пәрдә . БИШЕНЧЕ КАРТИНА Пәрдә алды. Караңгы. Прожектор яктысында Юан Сәгыйдулла күренә. Ул арлы-бирле йөреп тора. Караңгылык эченнән Әхкәм килеп чыга. Ул яшерен йөри Ярлы мужик булып киенгән. Ә х к ә м (пышылдап). Әти? Сәгыйдулла. Әхкәметдин! (Күрешәләр). Я, очраштыгызмы? Әхкәм. Булды. Безнекеләр берничә көннән Казанны алачак. Анна’ ры Мәскәүгә... Сәгыйдулла. Алла ярдәм итсен инде. Шул көнне күрсәк... Әхкәм. Алладан гына көтеп торып булмый, әти, селкенергә кирәк. Җомга көнгә әзер булыгыз. Сәгыйдулла. Җомга? Әхкәм. Әйе. Кама буйлап чехларга юл ачабыз. Моның өчен, үзең беләсең. Бу тирәдә хәзер большевикларның бернинди гаскәре юк. Җыелган берсен фронтка озатып торалар. Ә мондагы коммунистларны^ үзең беләсең, алар тәүлек әйләнәсенә йокламый тормыйлар. Сәгыйдулла. Беләм. Әхкәм. Кемнәр турында сүз барганны да миннән сорап торасы түгел. С ә г ы й д у л л а. Беләм. Әхкәм. Яңалардан тагы кемнәр өстәлде? Сәгыйдулла. Тимергали малаеның аягы җиңел булды, ахрысы: тагын өч йолкыш дружинга керде. Ә х к ә м. Бибисара шулар тирәсендә чуаламы? Сәгыйдулла. Бибисара хәзер ул тирәдән ерак. Әхкәм. Ник? Бутала бирсен шунда. Үзеңә шик төшмәскә яхшы бит. Сәгыйдулла. Бетте инде. Үзем кыйнап кына акылга утырта алмаган идем, большевиклар өйрәткән. Кыз хәзер майлаган кебек. Әхкәм. Алай булса, бәлкем ул хәзер безгә файдалы эшкә ярар? Сәгыйдулла. Кысылмый. Кирәге дә юк. Мондый куркыныч көннәрдә кыз баланың күзгә-башка күренми ятуы хәерле. Ирләр эше бу. Ярар. Аллага тәвәккәлләп, җомга көнгә дидек алайса. Әхкәм. Әйе. Колак салып торыгыз. Карасаз ягыннан бүре улаган тавыш килер. Сәгыйд у л л а. Бүре? Актүрә хаҗи бөкресеме? Ә х к ә м. Шул. Өч авылга бер сигнал. Ишетелү белән тегеләргә йокыларыннан айнырга ирек бирерлек булмасын. Мин хәзер Ярты Икмәк авылына юл тотам. Карагыз, мин аннан солдатлар ияртеп, ачык- тан-ачык яңа хөкүмәт вәкиле булып килеп җиткәнче, эшегезне бетереп, изәсе кешеләрегезне изеп куегыз. Без килгәч, яңа хөкүмәт исеменнән башбаштаклык итү килешмәс. С ә г ы й д у л л а. Ул яктан атаңны өйрәтмәсәң дә була. Ә х к ә м. Ышанам. Көтегез. Сәгыйд у л л а. Үзеңне сакларга онытма, Әхкәметдин. Ә х к ә м. Алла саклый безне. Сәгыйдулла. Алла ул, үзең әйтмешли, сакланганны саклармын дигән. Ә х к ә м. Курыкма. (Күлмәк астыннан тагылган пистолетын күрсәтә.) Хуш. (Сулга китеп югала.) Сәгыйд у л л а. Сау бул! (Әхкәм китеп югалган якка бераз карап тораЧабып киткән ат тоягы тавышы ишетелә.) Хәерле юл! Сәгыйдулла икенче якка борыла. Кул изәп кемнедер чакыра. Караңгылык эченнән Шома Гыйззулла килеп чыга. Алар пышылдап сөйләшәләр. Шома Г ы й з з у л л а (таза гәүдәле, тук, симез, шома йөзле). Җә? Сәгыйд у л л а. Җомга көн таң вакытында аллага тәвәккәллибез. Карасаз ягыннан бүре улаган тавыш ишетелү белән... шул тәртип буенча, Гарифтан башлап. Тавыштынсыз гына, берәм-берәм... Бар, Гыйззулла, үзеңнекеләрне кисәт. Хәерле сәгатьтә. Шома Гыйззулла. Тәвәккәлләдек... (Икесе ике якка китәләр.) Пәрдә ачыла. (Ахыры бар)