ХАЛЫК БӘХЕТЕ ӨЧЕН
Математика борыи-борыннан дөньяны фәнни танып белүнең бик үзенчәлекле бер тармагы, бер методы булып килә. Ул эзлекле логикага нигезләнгән фән, чын-чынлап эчке музыкаль гүзәллеккә, гармониягә ия булган фән. Математик ысулларның үсешендә, математик хакыйкатьнең ачышларында бу фәннең эчке гүзәллеген генә түгел, ә иң мөһиме, табигатьнең диалектик үсештәге гомуми закончалыкның тирән чагы- 100 лышыи да күрергә мөмкин. Математика фәнен үстерү абстракт математик чишелешләрне өйрәнү генә дигән сүз түгел. Без, совет галимнәре, математик ысуллар ярдәмендә табигать законнарын танып белергә һәм аларны кешелекнең якты киләчәге — коммунизм төзү эшенә юнәлдерергә тиешбез, һәм, чыннан да, совет фәненең һәр тармагы халкыбызның якты омтылышларына хезмәт итә, фәндәге һәр ачыш — халык бәхете өчен. Менә шуңа күрә дә аеруча күренекле хезмәтләр өчен һәр ел саен совет фәненең күп кенә вәкилләренә иң кешелекле кеше исемендәге премия —Ленин премиясе бирелеп килә дә. Безнең гасыр — атом энергиясе, космик ракеталар, электронлы хисаплау машиналары гасыры, физик-техник, биологик процесслар белән, бөтен бер заводлар белән автоматик идарә итү гасыры. Безнең күз алдында фәндә өр-яңа юнәлешләр барлыкка килә. Фәндәге яңа ачышлар буенча совет галимнәре дөньяда алдынгы урынны алып торалар. Совет галимнәренең, космик ракеталар җибәреп, планетаара бәйләнешне башлап җибәрүләре, космик бушлыкны кеше ихтыярына буйсындырулары — моның ачык мисалы. Әйе, без фәннең һәм техниканың моңа кадәр күрелмәгән темплар белән үсүе чорында яшибез, һәм бу бик табигый да: моны кешелекнең якты киләчәге өчен көрәшүче халкыбыз таләп итә. Совет кешеләренең җидееллык планны алдан үтәү өчен тырыш хезмәтләренә фәннең керткән өлеше үскәннән-үсә бара. Җитештерү көчләренең кызу үсүе, социалистик производствоны планлаштыруны яхшырту, капитал салуда экономик яктан тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешү — җидееллыкның мөһим бурычларыннан берсе. Промышленностебызның бик кызу темплар белән үсүе, техник мөмкинлекләрнең киңлеге, халык хуҗалыгындагы төрле тармаклар арасында үзара бәйләнеш һәм башка экономик проблемалар алда әйтелгән бурычларны тагын да катлауландыра. Ул бурычларны хәл итү, тормышка ашыру турында хәзерге математик методларны, хәзерге математиканың техник ысулларын — секунд эчендә әллә ничә мең арифметик хисаплаулар башкара торган электронлы хисаплау машиналарын кулланудан башка уйларга да мөмкин түгел. Халык хуҗалыгында иң әһәмиятле тармакларның берсе — илебезнең нефть промышленносте. СССРда сугыштан соңгы елларда нефть чыгару алты мәртәбә артты. Безнең республикабызның промыселлары елдан-ел нефтьне күбрәк бирә. Җидееллыкта Татарстанда нефть чыгару 1958 ел белән чагыштырганда ике-өч мәртәбә артырга тиеш. Хәзер үк инде республикабыз нефть чыгару буенча СССРда алдынгы урыннарның берсендә тора. Бу уңышлар разведка һәм бораулау эшләренең камилләшүе, нефть ятмаларын эшкәртүдә яңа технологияне киң кулла* ну нәтиҗәсендә яулап алынды. Татарстанда нефть ятмаларын тагын да нәтиҗәлерәк эксплуатацияләү буенча фәнни проблемалар өстендә күп кенә фәнни учреждениеләр һәм югары уку йортлары эшли. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы, химиятехнология институты, университет һәм Татарстан нефть фәнни-тикшеренү институты бу өлкәдә уңышлы гына эшләр башкара. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы каршындагы математика секторы, нефть ятмаларының җир асты гидромеханикасы буенча актуаль проблемаларны чишү өчен, хәзерге математик ысулларны эшкәртү һәм аларны эштә куллану мәсьәләләрен өйрәнүне үзенә максат итеп куйды. Математика секторы хезмәткәрләре 1946 елдан, ягъни Казан филиалы оештырылган көннән алып йөздән артык фәнни хезмәт һәм ике монография бастырып чыгардылар. 1951 елдай башлап алар «Нефть ятмаларын эшкәртүнең гидромеханик бурычлары» дигән гомуми комплекслы академик проблема буенча фәнни тикшеренүләр алып баралар. Соңгы ике-өч ел эчендә унсигез кешене берләштергән математика секторы үзенең фәнни эшләрен төп өч юнәлештә алып барды: 1. Югары математик анализлауның хәзерге методларын кулланып, математик физиканың катлаулы мәсьәләләрен чишүгә бәйләнешле теоретик тикшеренүләр. 2. Электронлы хисаплау машиналарының эшен үзләштерү Һәм аларны катлаулы математик мәсьәләләрне чишүдә куллану. 3. Махсус әзерләнгән җайланмаларда тәҗрибә юлы белән сыеклыкларның көпшәк җир катламнарында агышын өйрәнү. Җиде ел (1959—1965) дәвамында сектор әнә шул проблемалар буенча тикшеренү эшләре алып барачак. Узган елларда шушы өлкәдә тикшеренүләр конкрет нәтиҗәләр дә бирде инде. 1954 елдан башлап бары тик нефть тематикасы буенча гына «СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы хәбәрләре»нең махсус алты саны чыкты. Алар нефть ятмаларын нәтиҗәлерәк файдалану мәсьәләләренә багышланган. «Хәбәрләр»нең соңгы чыгарылышы республикабызның 40 еллыгына багышланды. Әйтергә кирәк, безнең секторда ясалган кайбер фәнни нәтиҗәләр СССР Югары белем министрлыгы чыгарган дәреслекләргә һәм уку кулланмаларына җир асты гидромеханикасы буенча махсус бүлекләр итеп кертелде. Кайбер формулалар нефть промышленносте инженерлары өчен чыгарылган «Нефть чыгару буенча белешмә»дә файдаланылды. Күп кенә тикшеренүләр, проектлау һәм тикшеренү эшләре буенча Куйбышев дәүләт институты һәм Бөгелмәдәге Татарстан нефть тикшеренү институты белән договорлар нигезендә һәм алар белән иҗади дуслыкта башкарыла. 1959 елда башкарылган фәнни хезмәтләрнең нәтиҗәләре буенча секторның күп кенә хезмәткәрләре (В. Чугунов, В. Данилов, һ. Салихов, Ф. Мөхәммәтҗанов, Л. Старшинова һәм В. Скворцов) Мәскәүдә үткәрелгән механикларның Бөтенсоюз съездында фәнни докладлар ясадылар. Быел филиалның физика-техника институты «iM-З» маркалы электронлы хисаплау машинасы булдырды. Институтның һәм безнең секторның хезмәткәрләре хәзер бу машинаның эш методларын өйрәнәләр. Сыеклыклар фильтрлауны өйрәнү лабораториясе үз көче белән «Гид- роинтегратор» дигән зур тәҗрибә җайланмасы ясады. Бу тәҗрибә җайланмасын һәм электронлыхнсаплау машинасын тулысы белән өйрәнеп җитү, үзләштерү — республиканың 40 еллыгына алган йөкләмәбез. Соңгы ел ярым эчендә сектор хезмәткәрләре нефть ятмаларын нәтиҗәлерәк эксплуатацияләү мәсьәләсен чишүдә хәзерге математика методларыннан булган сызыклы һәм динамик программалау ысулларын куллану буенча мөһим эшләр башкардылар. Алар нефть ятмаларын эшкәртү буенча күп хезмәт сорый торган проектлау һәм анализлау эшләрен шактый җиңеләйтергә мөмкинлек бирәләр. Математиканың хәзерге заман методларын мондый эшләрдә куллану филиалның математика секторында әле беренче тапкыр башкарыла. Бу математик методларны шулай ук республикабызның промышленностен, экономикасын һәм транспортын үстерү буенча мөһим мәсьәләләрне чишүдә дә киң файдаланырга мөмкин. Казан филиалының математика секторы хезмәткәрләре, партиябезнең XXI съезды карарлары белән рухланып, фәнне халык тормышына якынайту, җидееллыкның мөһим бурычларын тормышка ашыруга үз өлешләрен мөмкин кадәр күбрәк кертү өчен көрәшәләр. 102 ҖИДЕЕЛЛЫК