Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕМ ИДЕК ТӘ, КЕМ БУЛДЫК

Нинди матур җәй килде! Кешеләр барысы да — ире-хатыны, кызлары-егетләре шундый матур киенгәннәр — һәммәсе чәчәк кебек. Урамнан үткәндә яшьләр күкрәгендә университет яки башка югары уку йортын бетерү билгеләре еш очрый. Шундый матур заманнарга да килеп җиттек бит, ә! Безнең яшьтәге кешеләр өчен ул бигрәк тә зур шатлык һәм горурлык. Чөнки боларны булдыру өчен безнең дә көч кергән. Менә минем алдымда бер рәсем—үзенең бераз чал керә башлаган чемкара чәчен артка тараган бер ханым миңа елмаеп карап тора. Бу ханым — минем ахирәт дустым Маһинур Авазбакиева — хәзерге көндә биология фәннәре докторы, профессор. Ул Алма-Ата шәһәрендә Казагыстан университетында физиология кафедрасы мөдире булып эшли. Безнең аның белән дуслык бала чактай ук. Әйтсәң, кеше ышанмас, без кем идек тә, кем булдык. Бөек Октябрь социалистик революциясе башланганда без әле мәктәпкә йөри генә башлаган идек. Безнең әткәй — авыл укытучысы ә Маһинур — безнең күрше кызы. Ул заманнарда хәзерге тормышны күз алдына да китерә алмый идек. Икмәкне, арыш онын, иләп, үзең пешерәсең. Бусы инде ачлык еллар үткәч. Бер туйганчы ашар өчен нишләргә белми идек. Без унбер бала идек. Маһинурлар сигез бала иде. Без мәктәпкә барыр өчен беребезнең мәктәптән кайтканын көтеп торабыз — аякка киез итекләр җитми, оек турында уйлаган да юк инде. Берең киез итекне сала башлау белән икенчең тиз генә аны эләктереп ала да, эстафетада чапкан төсле, мәктәпкә йөгерә. Ул чакта без перчатка, галошларны гына түгел, күлмәкләрне дә беребез артыннан беребез ямап кия идек. Мәктәп ягылмый. Кәгазь-каләмне бик кыенлык белән генә табып, саклап кына тота идек. Кичләрен чыра яндырып дәрескә хәзерләнә идек. Хәзерге яшьләр боларның нәрсә икәнен дә белмиләр, һәм белмәсеннәр дә, рәхәттә яшәсеннәр. Җәй көннәрендә басуда эшли идек. Көз көннәре бәрәңге алу, чөгендер йолку, күрше байларына көнлекче булып эшләү белән үтә. Хакын әнигә бирәләр. Шулай туйганчы бер бәрәңге ашау өчен дә көне буе (ул чакта көн — кояш чыгып кояш батканга кадәр санала иде) эшли идек. Маһинур рәсеменә карап, мин әнә шул үткәннәрне хәтерләдем. Их, Маһинур дускаем, без нинди зур теләкләр белән, нинди тырышып укый идек. Нинди ярата идек мәктәпне. Өйдә безгә, сабагыгызны укы, дигән кеше дә юк иде. Киресенчә, кич лампа озаграк янса, ачуланалар иде әле. Тыңламасаң, күп сөйләшеп тормыйлар, киләләр дә сүндерәләр, шуның белән вәссәлам. Иртән таң тишегеннән торасың да әкрен генә, шыпырт кына яңадан дәрес хәзерләргә керешәсең. Яшьлек бит ул; аның өчен ачлык та юк, ялангачлык та юк. Шулай итеп, гаиләдә мин иң кечкенә кыз булсам да, үсеп җиттем. Чиратым җиткәч, мине дә 17 яшемдә кияүгә бирделәр. Ләкин миндә укыйсы килү теләге бик зур иде. Яшь балам белән, бөтен туганнардан аерылып, Казанга укырга килдем. Ах ул еллар! Бу бит әле безнең илебезнең бөлгенлектән чыгып кына килгән чагы. 1931 ел. Казанга килеп, иптәшем белән икебез дә укырга кердек. Без эштән курка торган кешеләр түгел — кичләрен эшлибез, көндезен укыйбыз, төннәрен дәрес хәзерлибез. Яшь бала белән гомуми торакка кертмәделәр. Беренче салкыннарга кадәр бер абзыйның кәҗә сараенда тордык. Ә кыш көне бик зур кыенлык белән бүлмәгә күчтек. 95 Студентларның эшләмәгән эшләре юк иде — утын кисәргә дә бара идек, баржалар да бушаттык, йортлар да салдык, агачлар да утырттык. Әнә иске клиника алдында бик матур бакча үсә. Без монда килгәндә, бу урында ташлар, чүпләр өелеп ята иде. Бу бакчаны без утырттык, җирен чистарттык, агачларны үзебез күтәреп алып килдек, үзебез су сибеп үстердек. Хәзер ул агачлар тирәсендә безнең балалар гына түгел, балаларыбызның балалары уйнап йөри. Алар кечкенәләр әле, белмиләр, сикерешеп уйныйлар. Ә бәлки, шулвакыт алар яныннан үтеп баручы бер зур профессор яки инженер, я булмаса башка бер олы кеше үзенең бу бакчадагы агачларны моннан 30 еллар элек утыртып йөргән көннәрен хәтеренә төшерә торгандыр. Безнең арада дуслык бик көчле иде. Актык икмәк кисәген дә тигезләп бүлә идек. Бернәрсә искә төште әле: безнең әбинең бер җыры бар иде: «Бер алманы бишкә бүләек, Беребез өчен беребез үләек, — дип җырлый иде ул. Ә без студент чакта: Бер суганны бишкә бүләбез, Беребез өчен беребез үләбез,— дип чын күңелдән җырлый идек һәм Бөек Ватан сугышы вакытында бик күп иптәшләребез бу сүзләрендә тордылар. Шулай итеп, мин врач булып чыктым. Үземнең эшемне бик яратам. Ялга гына китсәм дә, авыруларны сагынып бетәм. Эшемдә бөтен нәрсәмне онытып эшлим. Авыруларны дәвалауда бик зур мораль тынычлык табам. Ул заманнарда, без укыган чакта, әле татар укучылары өчен махсус группалар бар иде. Патша заманында икеләтә изелеп яшәгән татар халкы арасында югары белемле түгел, урта белеме булган кешеләр дә күп түгел иде. Бигрәк тә хатын-кызларны алсак, андыйлар бармак белән генә санарлык иде. Л1илли кадрларны җитештерү өчен әнә шундый группалар кирәк булган. Анда укучыларның күбесе русча сөйләшә дә белми иде бит әле. Ә инде ул вакыттагы студентның өс-башын күрсәгез. Күбебез беренче, икенче курсларда чабатадан гына йөри идек. Ә хәзер карагыз безнең студентларга. Алар әйбәт итеп җыештырылган, газ белән җылытылган аудиторияләрдә укыйлар. Үзләре таза, йөзләре елмая, өсләрендә яхшы кием. Күбесенең кулында сәгать, кесәләрендә алтын каләмле ручка. Әллә кемнәр дип уйларсың. Ә алар безнең студентлар. Хатын-кызлар никадәр күп алар арасында! Бу бит инде зур бәхет, чын бәхет. Кыз бала туганда ук бәхетсез булып туа иде бит элек. Чөнки аны кешегә санамыйлар иде. Җир өләшкән чакта аңа өлеш бирмиләр, үсеп җиткәч, аңа паспорт бирмиләр, кызлар атасы паспортына, ә хатыннар ире паспортына язылып йөри иде. Бөтен җир шарында булган кешеләрне күкрәк сөте имезеп үстергән аналар әнә шундый түбән дәрәҗәдә яшәгән ул заманда. Тик Бөек Октябрь революциясе безгә, хатын-кызларга, политик хокук бирде һәм белем алырга юл ачты. Хәзерге көндә безнең Казан медицина институтында ни хәтле татарлар эшли. Алар арасында исемнәре еракка таралган зур галимнәребез дә бар. Мәсәлән, Әбүбәкер ага Терегулов — кафедра мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор. Мөхәммәт ага Ерзин — медицина фәннәре докторы, кафедра мөдире, профессор. Минем белән бергә укып бетергән кешеләр арасында да татар хатынкызлары бар. Мәсәлән, медицина фәннәре кандидаты, доцент Шәмсия Байбекова — хирург, Абруй Хәмидуллина — (шушы арада медицина фәннәре докторы исемен алачак) балалар авырулары буенча эшли. 96 Бигрәк тә соңгы елларда хатын-кызларның үсүе күзгә ташлана. Алар арасында профессор Н. П. Кудрявцева, профессор К. А. Святкина, профессор К. А. Маянская һәм башкалар бар. Әминә ханым Юнусова, Зәйнәп ханым Кәримова, Зәйнәп ханым Якупова һәм башкалар медицина фәннәре докторы дигән фәнни дәрәҗә алу өчен хәзерләнәләр. Әйе, кырык ел эчендә татар хатын-кызларыннан кемнәр генә үсеп чыкмады. Алар арасында фәннең төрле тармагы буенча галимнәр дә, производство һәм авыл хуҗалыгы алдынгылары — Социалистик Хезмәт Геройлары да, инженерлар да, төзүчеләр дә — барысы да бар. Алар, ирләр белән бер сафка басып, илебездә коммунизм төзү өчен үз-үзләрен аямый көрәшәләр.