КАЗАН АРТЫНДА ЯЗ
Безнең сагынганны сизенгәндәй, быел яз иртәрәк килде. Дөрес, бөтен дөньяны нурга коендырып, ул иң элек илебезнең көньяк чикләреннән башлана. Аның кыя таулар, ком чүлләре һәм иксез-чиксез далалар аша иңләп үткән юллары чәчәкләр белән бизәлеп кала. Муллык һәм иминлек вәгъдә итеп, яңа бәхетләр һәм шатлыклар төяп, ямьле яз, ниһаять, безнең бу якларга да ашкынып килеп җитә. Ә яз турында алдан хәбәр китергән кошлар биредә инде оя ясап та өлгергәннәр. Басулар, кырлар да уянган. Тик һаман назланасы, иркәләнәсе килгәнгә күрә генә кайчакларда бераз нәниләнеп, йокымсырап калалар, аннары исә тагын да җылырак сулыш алып куялар. Менә җырларга кергән Казан арты. Әмма бигрәк тә дала җирләр икән үзе. Урманнар, тау-чагыллар ышыклап тормагач, җилләре дә ачы икән. Җитмәсә тагың, туфрагы да үзле түгел, күз күреме җирләр алып соргылтланып җәйрәп ята. Ә инде анда-санда үрләр очрый икән, аларның да итәкләре сары балчык кына — язгы ташкыннардан соң ермаклар, чокырлар белән сырланып кына кала. Ел саен алар, киртләчләнеп, тирәнәя-тирәнәя киңәя баралар. Вакытсыз искән җилләрнең хафаландыруы җитмәгән, әнә шул чокыр-чакырлар да, җирнең дымын саркытып, үзләренә суырып алалар. Кушлавыч авылы да шундый урынга урнашкан, һәркемгә дә билгеле: биредә халыкның якын улы һәм аның сөенече булып, Тукай туган. Янәшәсендә генә Иске Җөлби. Тагын да бераз арырак—Югары Сәрдә. Ләкин, бер-берләренә аркаларын терәшеп утырсалар да, кайчандыр алар, һәркайсы, үз басулары һәм үз мижалары белән чикләнеп, аерым яшәгәннәр. Кыскасы, кемдер әйтмешли, үз төтеннәренә үзләре чәчәп, ысланып бетә торган булганнар. Хәзер исә бу өч авылны сөекле шагыйребез исемендәге колхоз берләштерә. Билгеле инде, тормышлары да тамырыннан үзгәргән: кытлык заманнар әллә кайда артта торып калган, икмәкне, күкрәккә терәп, каерып кисәләр. Алай гына түгел, итенә, маена да туенганнар. Үз ихтыяҗларыннан тыш дәүләткә дә шактый арттыралар: быел исә ит тапшыру планын Татарстанның 40’ еллыгына төгәлләү өчен көрәшәләр. Шул ук җирләр бит инде югыйсә. Инеш буендагы тау кабыргаларын искә алмаганда, болыннары да юк. Әмма кешеләр аңындагы үзгәреш аларга бәрәкәт иңдергән — елдан-ел югарырак уңыш ала баралар. Б Моңа кадәр райком аппаратында эшләгән, күптән түгел генә эреләндерелгән колхозга председатель итеп сайланган Шәрипов Шамил халык сүзенә колак сала торган кеше. Ә бит, чынлап та, җиң сызганып тотынганда иҗат итәсе нәрсәләр биредә аз түгел. Ләкин кайдан тотып алырга һәм нәрсәдән башлап җибәрергә соң? Бу сорауга дөрес җавап бирү генә җитми, аны кичекмәстән хәл дә итәргә кирәк бит. Кайчандыр, тирән сөрелеп, җирнең структурасы бозылган икән. Шуның өстенә күпьеллык үләннәр дә бетерелгән. Элекке җитәкчеләр ничектер моңа игътибар итмәгәннәр, икенче төрле әйткәндә, «барына канәгать булып» яшәгәннәр. Нәтиҗәдә, терлекләрнең саны елдан-ел арта барса да> продукция җитештерү артык кыйбатка төшкән. Шәрипов иң элек әнә шул мәсьәләне көн тәртибенә куя: идарә утырышларында да, партия җыелышларында да кат-кат карала һәм тикшеренә, эзләнә торгач, юллары да табыла: бер яктан, терлек азыгын мулрак җитештерүне күздә тотып, икенчедән, структурасы бозылган туфракны яңарту һәм ашландыру нияте белән, берничә йөз гектар җирдә күпьеллык һәм берьеллык үләннәр, борчак һәм вика чәчәргә булалар. Югары уңыш өчен көрәш көздән үк башлана һәм кыш буена, торган саен кызурак темп алып, дәвам итә: чатлама суыкларга һәм күз ачкы- сыз бураннарга карамастан, берәүләр басуга тирес чыгаралар, икенчеләр трактор һәм бүтән авыл хуҗалыгы машиналарына ремонт ясыйлар. Менә инде, яз да җиткән, һәммәсе алдан хәзерләнгән, бары да җитешкән кебек: туфрак өлгерсә, бүген үк басуга чыгып китсәләр дә кулларыннан килә... Без Кушлавыч авылына барырга чыктык. Таш җәйгән олы юл. Ара эч кенә чакрым. Аты да елдам, дилбегә кыймылдауга элдереп алып та китте. Мәгәр тиз генә барып җитәргә насыйп булмады. Авыл читендә генә, сөзәк тау итәгенә уеп, таштан гараж салып яталар икән. Иң элек шунда тукталдык. Ярыйсы гына, зур гына үзе. —Хәзергә әле алты гына машинабыз бар. Быел тагын икене алмак- чы булып торабыз. Шуңа күрә гаражны иркенрәк итеп эшләргә уйлаган идек, — диде Шәрипов, кузгалып киткәч. Быел яз әйбәт килде. Бүген бигрәк тә рәхәт көн: өстән кояш кыздыра, ә җирдән, дулкынланып, бу күтәрелә. Көздән кар юка ятса да, уҗымнар яхшы кышлаганнар, күрәсең: алда, ямь-яшел булып, үзеннән- үзе күпереп, арыш басуы җәйрәп ята. Инде берничә урында уҗым тукландырырга керешкәннәр дә. Ләкин яңа председательнең күңеле тыныч түгел, ахры, олы юлдан читкә чыгып, шулар янында туктала—әллә нихәтле урау ясап бара башладык. Кушлавыч белән Иске Җөлбине текә ярлы инеш кенә аера. Күпере булмаганлыктан, бу ике арада ат белән йөрмиләр икән әле. Безгә дә киңәш бирмәделәр: —Агымның куәтле чагы. Белмәссең тагы, бәлки төбе дә ашалгандыр, — диделәр. Ләкин каршыда гына шагыйрьнең: Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән... дигән юлларын хәтерләтеп, аның туган авылы чакырып торганда, ничек инде икеләнеп вакыт уздырмак кирәк? Язгы ташкыннардан соң беренче булып инешне без кичтек. Ә агым чынлап та куәтле, шуңа күрә бераз куркынычрак та иде. Яңа председательнең бу кыюлыгына сокланып, бер төркем халык яр башыннан карап калган иде, шулар арасыннан кемнеңдер: 8. .с. Ә.-№6. х пз 114 Ай-Һай, йөрәк тэ бар икән үзендә, тәки сүзендә торды бит, — дигәне ишетелде. Әмма хәвеф-хәтәрдән имин генә котылгач, авыл башындагы уйсу җиргә алданып, барыбер кар суына барып баттык. Ярый әле, туры ат сынатмады, сизгерлек күрсәтеп, кисәк кенә кире борылып безне бу упкыннан да алып чыкты. Кагынып-сугынып алган арада Шамил үз-үзенә сөйләнгәндәй итеп: — Тормышта да менә шундый күңелсез хәлләрнең очравы бар,— диде. Моны башкача да аңларга мөмкин иде: янәсе, дөньяда бер тәвәккәллек кенә җитми икән, алдан күрә белергә, урынына һәм вакытына карап, абайлап зш итәргә кирәк. Хәер, үз өстенә шундый зур һәм җаваплы бурыч алган кешенең бүтәнчә уйлавы мөмкинме соң? Хакыйкать: сабак ала белгән җитәкчедә һәрвакыт өмет бар. Рәсемдәге тәбәнәк кенә гади авыл өе гомерлек булып хәтергә сеңеп калгандыр: менә хәзер дә Тукай һәйкәле күренүгә, шул йорт ирексездән күз алдына килеп басты. Дөрес, биредә карт шомырт агачын искә алмаганда, ул заманнардан бернәрсә дә сакланмаган. Әмма олы җан иясе булган шагыйребезнең рухы безнең бөтен күзәнәкләребезгә үтеп кергән, каннарыбызга сеңгән. Аның горур һәм мәһабәт тавышы әле һаман да безнең колак төбендә генә яңгырап торган төсле: ...Күрдем хәзер эшкә һичнәрсә тиң түгел, Эштән көчле нәрсә табу мөмкин түгел. һәм Һәйкәлнең аръяктагы фермаларга таба каратып салынуында да ниндидер эчке бер мәгънә бар кебек. Чөнки анда көннән-көн күбрәк, кеннәнкөн мулрак итеп ит һәм сөт җитештерү өчен көрәшәләр. Тукай исемендәге китапханә йорты урамнан бераз эчкәрәк кертеп салынган. Шулай да ул әллә кайдан ерактан күзгә ташланып, күңелләрне үзенә тартып тора. Зур-зур тәрәзәләре көннең бөтен ягына караганнар. Бер бүлмәсендә китапханә, икенчесендә — шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган музей. Уку залы да бик иркен, зәвык- ландыргыч итеп җиһазландырылган. Кушлавычта клуб та бар. Лекцияләр һәм беседаларның күбесе биредә үткәрелә икән. Хәер, җан тартып торган бу җирләргә башка авыллардан һәм ерак шәһәрләрдән дә экскурсантлар киләләр, алар да яңаданяңа җиңүләргә рухланып, изге теләкләргә баеп кайтып китәләр. Әнә тере чәчәкләр. Күптән түгел генә мәктәп балалары алып килгәннәр, әле шиңеп тә өлгермәгәннәр. Озакламый шундый ук чәчәкләр һәйкәл тирәсендә дә шаулап үсәрләр. Ә колхоз басуларында, безнең бәхетле тормышыбызны котлап, игеннәр күкрәп утырырлар. Әйе, халкыбызның кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып яшәгән, аны сафлыкка чакырып, намуслы хезмәткә өндәп җырлаган шагыйрь өчен бу иң зур хөрмәт булыр. II Кичә Кушлавычта җилләп кенә калган иде, ә бүген Әтнәдә яңгыр явып та узды. Башта ястык кадәрле генә болыт иде, төшлек турысында гына иде. /Киле дә юк кебек иде. Ләкин, әллә ни таралмыйча, авышкалап, күчкә- ләп, сибәләргә дә тотынды. Элек кенә ул базар көне: — Әтнә туган көн, — дип йөртелгән. Дөрес, нэп чорында да берни- кадәр телдән төшми яшәгән. Хәтта сугыштан соң да бераз җанланып киткән. Әмма хәзер халык базар белән һәвәсләнми. Чөнки кибетләрдә җаның пи тели шул бар. Бүген исә базар бигрәк тә кечкенә иде, яңгыр төшкәли башлау белән таралып та өлгерде. 8* 115 Гомумән, район үзәге булгангамы, Әтнә — зур, бай һәм культуралы авыл. Ә бит колхозлашу чорында, халыкка ачу итеп, кулаклар аны яндырып, кара җир белән тигезләгәннәр. Берсеннән-берсе матур бу өйләр, биналар һәм «Үрнәк» колхозының әллә ни хәтле күп каралтылары шуннан соң гына салынганнар. Аннан-моннан гына суккалап-каккалап түгел, нык итеп, гомерлек итеп эшләнгәннәр. Кыскасы, «Үрнәк» артеле Тукай районындагы эре һәм алдынгы хуҗалыкларның берсе. Кайсы гына тармагын алма—табыш чыганагы. Хезмәткә түләүне акчага күчерү үсеш юлында тагын да зуррак дәрт тудырган, яшеренеп яткан резервларны файдалану өчен тагын да күбрәк мөмкинлек биргән. Ә инде керем-чыгымнарның һәрбер тиене исәпкә алып барылгач, райондагы башка колхозларга караганда, продукция җитештерүнең дә үзкыйммәте шактый арзаная төшкән. Бу колхоз, биш мең гектардан артык чәчүлек җире һәм мең дә бер йөз гектар болын биләп, игенчелек һәм терлекчелек белән көн күрә, һәр ике тармакта да югары уңышның үз осталары бар. Беренче бригаданың күрсәткечләре аеруча күзгә ташлана. Без колхоз председателе Бариев Нургалидән: — Башка колхозлар белән бер үк зонада, бер үк табигый шартларда яшисез ич, мондый гүзәл нәтиҗәләрнең сере нәрсәдә соң? — дип сорагач, ул көлемсерәп куйды. Күренеп тора: андый сорауларны аңа еш ишетергә туры килгән һәм, бәлки, алар инде туйдырып та бетергәннәрдер. — Сез үзегез дә белергә тиеш: алла кодрәте белән бернәрсә дә эшләнми,— диде Нургали бераздан, һаман шулай көлемсерәп. Ләкин йөзе якты, сүзе ягымлы иде. Аның сүзенә куәт биргәндәй, кешеләр бер-бер артлы кереп-чыгып тора башладылар. Чөнки Бариевны идарәдә кичке сәгатьләрдә генә очратырга мөмкин икән, һәркемнең үз йомышы — алдан хәстәрен күрергә яраткан механизаторлар тракторлары, тагылма инвентарьлары өчен запчастьлар кайгыртып йөриләр, кырчылар, бүгенге яңгырдан соң каударлана төшеп, теге яки бу мәсьәлә буенча киңәшкә килгәннәр. Ферма эшчеләре дә дәррәү кузгалганнар. Чөнки бүген-иртәгә аларның да җәйләүгә чыгасылары бар. Шул уңай белән күп кенә чаралар үткәрергә кирәк, күрәсең. Ә яз көне һәрбер эш, һәрбер чара чыгым белән бәйләнгән. Шуңа күрә бухгалтерның үз зары — счет төймәләрен тарткалый да: — Кичә ун, бүген унбиш, ә иртәгә тагын егерме мең, — бар да бер кесәдән чыккан расходлар бит, мин каян алыйм, — дип карышып куя. Шулай да күндерәләр үзен. Җитмәсә кемдер: — Аның кәефе кырылуына карамагыз, егетләр, безнең бухгалтерның күңеле көз көне генә хуш була. Язын исә аңардан тискәре кеше юктыр, — дип шаяртып та ала. Тәртибе шул икән: идарәгә кичен генә җыелалар. Анда да озакка түгел. Ә иртә белән инде аларның берсен дә биредә күрмәссең. Бариев үзе дә ашыгыч кәгазьләргә кул кую өчен генә кереп чыга. Барлык хуҗалык мәсьәләләрен, халык белән килешеп-аңлашып, эш урыннарында хәл итү бер гадәткә әйләнгән. Бу исә үз чиратында коллективның активлыгын, аның иҗат куәтен күрсәтеп торган фактларның берсе. Аннары тагын бер куанычлы ягы шунда: үз кабырчыкларына төренеп, яшеренеп яшәргә яратмыйлар, артта калган күрше колхозларга да, хәзинәләрендә бары белән уртаклашып, ярдәм кулы сузалар. Мәсәлән, «Беренче Май» артеле сугыштан соң ничектер аякка баса алмаган, күп еллар буена^ аксап килгән. Гомумән,-кемдер әйтмешли, барып җиткән, телгәләнеп беткән Хуҗалык булган. Тик «Үрнәк» колхозына кушылгач кына иркен сулыш алып яши башлаганнар. Әйе, өйдәш итеп кенә керт- 116 мәгәниәр, культура ихтыяҗларын кайгыртып, менә дигән клуб . та салып биргәннәр үзләренә. Исеменә күрә җисеме дигәндәй, «Үрнәк» колхозы чынлап та райондагы күп кенә колхозларга һәрьяклап үрнәк булырлык. Әйтик, кайбер артельләрдә аерым тармакларга күбрәк игътибар бирелә, ә калганнары, эчпошыргыч койрыкка әйләнеп, арттан сөйрәлеп чбара. «Игенче» һәм «Искра» шикелле җиткелекле колхозларда да бу шулай: берсе куян һәм дуңгыз фермалары белән данлыклы, икенчесе сөт җитештерү буенча мактап телгә алына. Ә бүтән тармакларга игътибар җитәрлек түгел. Биредә, «Үрнәк»тә башта ук әйтеп үткәнебезчә, үгисетелгән, читкә тибәрелгән тармаклар юк, киресенчә, берсенең уңышы икенчесенә нигезләнгән, һәркайсы, тигез кан йөреше шикелле, бер ритмга буйсындырылган. Әнә авыл читендә артезиан коесы мәһабәт канатларын һавага чөеп җибәргән. Җил бармы-юкмы, алар һәрвакыт хәрәкәттә: кире җиргә кайтмаска теләгәндәй, әйләнәләр дә әйләнәләр. Коеның үзен дә, суын да мактыйлар: — Инде ничә ел игелеген күрәбез, әле һаман да яңасына биргесез, •суга рәхәтләндерә генә, — дип сөенәләр терлекчеләр. Янәшәсендә генә ферма сарайлары. Аларга труба аша су үткәрелгән. Югыйсә, бу хәтле ишле терлекләргә суны ат белән дә, машина белән дә һич ташып җиткерә торган түгел. Азыкка да муллык. Башагы, печәне дисеңме, силосы һәм тамыразыклары кирәкме — төрлесеннән җитәрлек запас бар. Болар, билгеле, кырчыларның хезмәт җимешләре. Ә алар арасында Габдрахманов Наил, Зарипов Мәннап, Иосыпов Сафа, Насретдинов Фәхри һәм Зарипов Сабир шикелле үзләреннән зур өлеш керткән югары 5 ңыш осталары аз түгел. Ә Сафа бабай Иосыповны: — Колхозның аяклы тарихы, — дип тә йөртәләр. Чөнки ул күпне күргән, күпне белгән карт. Ул инде җитмешне куып бара. Колхоз төзелгәннән бирле актив эшләп килә. Зур тәҗрибә иясе. Башта бригадир булган, аннары, олыгаюына карамастан, курслар үтеп, агротехник дәрәҗәсенә ирешкән. Дөресен әйтергә кирәк: Сафа бабайның хезмәте бик җаваплы. Ул барына да җитешергә, һәммәсен үз күзеннән җентекләп үткәрергә тиеш. Шуңа күрә, артезиан коесының канатлары шикелле, Сафа бабай да һәрвакыт, җәен-кышын, хәрәкәттә. Чөнки игенне игә белү, аны тәрбияләп үстерү генә җитми, орлыкларны кышын бозмыйча саклау да агротехник карамагында. Сафа бабай әллә кайчан пенсиядә — инде хаклы рәвештә рәхәтләнеп ял итәргә дә мөмкин. Юк, ул һаман яшьләргә биргесез. Шундый тынгысыз йөрәк, күрәсең. Ферма эшчеләре дә тырышып эшлиләр. Быел алар дәүләткә мең центнердан артык ит тапшырмакчылар. Бу узган елга караганда ике тапкырдан да күбрәк дигән сүз. Аннары шунысы: моны нибары берничә генә кеше җитештерергә тиеш. Менә, мәсәлән, Таҗиева Бәдәр. Яшь тә түгел үзе, бер итәк бала үстергән һәхм хәзер инде шактый олыгаеп барган хатын. Әмма йөрәк уты да сүрелмәгән, егәрен дә җуймаган, яулыгын, килен чагындагы шикелле итеп, артка кайтарып бәйләп тә җибәрсә, йөзе яшәреп үк китә. Уңганлыгы, җитезлеге өчен дә, яхшы гореф-гадәтләрен дә яратып, ферма эшчеләре аны «Бәдәр апа» дип кенә йөртәләр. Узган елны Бәдәр апа үзе карый торган һәр ана дуңгыздан 18, ә барлыгы 220 дуңгыз баласы алып үстергән һәм шуның белән район күләмендә беренче урынга чыккан. Быел да алдынгылыкны бирергә псәбе юк, беренче кварталда ук инде йөздәй артык дуңгыз баласын симертүчеләр карамагына тапшырган, 117 Симертү группасында да, ише янына кушы дигәндәй, хезмәт сөюче кешеләр эшли. Алар өчәү генә — Гайнетдинова Автап, Абдуллина Әминә һәм Сираҗиева Хәдичә. Башка фермаларда да шундый ук күтәренкелек сизелә. Чөнки сыер савучылар, бозау караучылар да бер үк теләк, бер үк фикер белән дулкынланып, бер үк максат өчен янып-көеп яшиләр. Әйтик, Хәкимова Рокыя үзе тәрбияли торган бозауларның һәркайсыннан тәүлегенә 850 грамм үсеш алырга ирешкән икән, Шакирова Хөршидә исә аның белән генә дә канәгать түгел, һәрбер грамм өчен көрәшеп, 900 гә җиткерә. Кичләрен ферма эшчеләрен еш кына клубта күрергә мөмкин. Район үзәгендә түгел, юк, аларның үз культура йортлары бар. Әле узган елны гына зур итеп, ике катлы итеп колхоз салып биргән. Эштән соң бергә җыелып күңел ачу, рәхәтләнеп ял итү өчен бик уңай ул: шунда гына, ферма утарлары каршында гына. Өске катында — күрше авыллардан килеп эшләүче кызлар өчен тулай торак, ә аскы катында кино һәм уку заллары. Әйе, көннән-көн матурлана һәм көрәя барган колхоз тормышы Казан артында да әнә шулай ямьләнеп чәчәк ата. III Яшерен түгел, кайбер колхоз җитәкчеләре әле һаман да: — Тавыгы да тавык кебек ләбаса, әмма шунысы аяныч: һәр йомыркасы бер алтын тора, — дип зарланырга яраталар. Тавык асрау кәсепмени, янәсе. Чиләнеп кенә бетәләр, имеш. Моңа халык мәкале белән генә җавап бирергә мөмкин: — Мал иясенә охшый. Чөнки һәрбер терлек шикелле, кош-корт та үз тәрбиясен сорый. Республикабызда бу яктан үрнәк булырлык хуҗалыклар аз түгел хәзер. «Красный ключ» совхозын әйткән дә юк. Ул чынлап та кошчылык совхозына әверелгән. Аның белән тиңләшерлек колхозларыбыз да күбәеп бара. Арча районындагы Ильич исемендәге артель—әнә шундыйларның берсе. Күп тармаклы эре хуҗалык бу. Дөрес, кайчандыр биредә дә, тавыкны кечкенә нәрсәгә санап, аңа игътибар биреп җиткермәгәннәр. Билгеле, игелеген дә күрмәгәннәр: алтыга алып бишкә сатканнар. Ә бит күңел биреп, җиң сызганып тотынырга гына кирәк булган: таштан өеп менә дигән ферма биналары да салып җибәргәннәр, батареяләрен дә кайтарганнар һәм кадрларын да тапканнар. Тукай районында да яхшы тавык фермаларын күреп сокланган идек. Ләкин алар күп кайтыш, күрәсең. Моны инде үзләре әйткәнчә, дөрестән дә, кошчылык фабрикасы дип атарга мөмкин. Күз алдына китерегез: биек итеп салынган таш бина. Эченә керсәң, рәхәтләнеп каласың: иркен дә, пөхтә дә. Алты мең тавык урнашкан бүлегендә дә һавасы бөркү, тынчу түгел, ирексездәи җиңел сулыш алып куясың. Кошларны ашату, эчертү һәм башка күп төрле мәшәкатьле эшләрнең һәммәсе дә механикалаштырылган. Хәтта йомыркалары да үзлегеннән читлек алдына тәгәрәп килеп төшәләр. Чукыйм дисә, тавык үзе дә алданып кына кала. Аның бар эше шул: азыкның төрлесеннән авыз итеп, иртәдән алып кичкә кадәр рәхәтләнеп ашый-эчә һәм йомырканы салып кына тора. Ел буена һәр тавык йөз алтмышар йомырка сала. Ә икенче бүлегендә инкубатордан яңа кайтарылган чебешләр тәрбияләнә. Биредә дә кул көче бик аз кулланыла. Шундый ук биш катлы батареяләр, тик читлекләре генә иркенрәк: һәркайсында иллешәр чебеш. Әле сап-сарылар, мамык кебек йомшаклар. Әмма тавышлары үзләреи- 118 нән зур дөньяга килгәннәренә куангандай, көнозын чыр-чу килеп торалар. Өченче бүлектә — олыраклары. Болар инде бер кат йомырка салып туктаган тавыкларны тиздән алмаштырырга тиешләр. Быел колхоз йомырка салудан туктаган тавыкларны симертеп, дәүләткә 140 центнер кош ите тапшыруны планлаштырган. Кыскасы, йомыркаларын да исәпкә алганда, хуҗалыкның кайчандыр артта сөйрәлеп барган 6v тармагы бер миллион керем бирәчәк. Менә бу йомыркаларны алтын китерәләр дисәң дә ярый, ичмаса. Чөнки 35 әр тиенгә генә төшәләр. Әле үткән елны гына оештырылган кошчылык фабрикасы бит югыйсә. Аның җитәкчесе Виктор Михайлович Пронинның элек тавыклар белән эш итәргә туры килер дип, бәлки, уйлаганы да булмагандыр. Аннары профессиясе дә бөтенләй капма-каршы ич — шофер. Җитмәсә, алдынгылардан. Хезмәт хакы да яхшы. Гомумән, тормышы һәр яктан көйләнгән, җайланган. Ләкин шулай тыныч кына яшәп ятканда Пронинны идарәгә чакырып алмасыннармы? Нинди мәсьәлә белән бит әле: тәҗрибәле шоферны тавыкларга баш итеп куймакчылар. Күзләрен дә йоммыйлар ичмаса: — Моңа кадәр тавыктан игелек күрмәдек, муеннарын борып атарлык кына булдык. Хәзерге заманда бу түзеп тора торган хәл түгел. Шуңа күрә кошчылык эшен юлга салырга, менә дигән бер фабрика оештырып җибәрергә кирәк, — диләр аңа. Әйе, бөтенләй уйламаганда, кисәктән генә. Ләкин ул Пронинга гына шулай тоелган икән. Чөнки колхоз председателе Шәрәфиев Гыймади үзе Саратов өлкәсендәге алдынгы кошчылык фабрикаларында булып, аларның тәҗрибәләрен өйрәнеп кайткан икән. Партия оешмасы белән киңәшкәннән соң, әнә шундый кыю фикергә килгәннәр. Пронинга да: — Тоткан җирдән чыбык та сынмый. Алай берьюлы кистереп әйтмә әле, иң элек син дә алдынгы совхозларның берәрсенә барып танышып кайт. Дөнья күрерсең, күзең ачылыр, бәлки шуннан соң килешеп тә куярбыз, — дип киңәш бирәләр. Аннары шунысы: Пронин кандидатурасын партия оешмасы тәкъдим иткән бит. Аңа ышанып, өмет баглап. Ә бу үзе зур мәртәбә. Бигрәк тә коммунист кеше өчен. Хәзер инде Виктор Михайлович үзенең беренче адымнарын искә алганда: — Ризалык бирсәм дә, күңелем һаман утырып җитмәгән иде әле. Мәскәү янындагы атаклы кошчыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнергә икеләнебрәк китеп барган идем. Бер ай эчендә тәки канат куеп кайтардылар бит, — дип көлемсерәп куя. Ләкин ачык әйтергә кирәк: әзер трафарет буенча чәчәкләрне киндергә күчереп чигү генә ансат. Ә менә хуҗалык өлкәсендәге прогрессив алымнарны һәм тормыш үзе китереп чыгарган башка күп кенә яңалыкларны үзгә шартларда куллану катлаулырак, алар күбрәк иҗат куәте таләп итәләр. Хәер, бу мәсьәләләрне уңышлы хәл итүдә Пронинның гына түгел, коллективның башка членнарының да өлешләре зур. Менә кызарып-пешеп килгән пар алма шикелле ике кыз. Рамазанова Ләбибә белән Зиннәтуллина Лезина. Өсләрендәге ак халатларына карап, берәр зур цехның лаборантлары дип уйларсың. Асылда исә, алар гади тавык караучылар гына. Җитмәсә тагын, һәркайсының тәрбиясендә — өчәр мең баш. Яки менә Гаделшина Нәсимә белән Яһудина Кәүсәрия. Алар да ак халатлардан гына. Шулай ук әйтергә генә аисат: бишәр мең чебеш тәрбияләп үстерәләр. Колхоз кеременең өчтән бер өлешен бирәчәк йомырка һәм кош итен шушы дүрт кеше җитештерергә тиеш инде. Әйе, фабрика мөдире Пронин әйтмешли, миллионер кызлар. Бу тырыш хезмәт аларның шәхси тормышларына да үзгәреш кертә: матур киенеп, әйбәт ашау-эчүдә генә түгел, юк, моңа кадәрле дә начар яшәмәгәннәр, алар хәзер коммунистик хезмәт бригадалары ярышына кушылу турында илһамланып уйлана башлаганнар. Кошчыларның бу уңышлары терлекчелекне дә сискәндереп җибәрә, уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә, әлбәттә. Шулай итеп, биредә дә хезмәтне җиңеләйтү һәм продукциянең үзкыйммәтен арзанайту юллары табыла. Моңа кадәр һәр ун сыерга бер савучы иде. Электр белән саву аппаратлары кайтарылгач, берьюлы алты кеше бушап, башка хезмәткә күчерелгән. Бу әле кышкы шартларда. Җәйләүгә чыккач, махсус көтүчеләр дә булмаячак, сыер савучылар ул эшләрне үзләре башкарырга сүз куешканнар. Колхоз идарәсе аларга воокум аппараты куелган машина беркетергә булган. Бер үк машина яңа сөтне турыдан-туры Арча май заводына тапшырып тора. Без җырларда җырланган, шагыйрьләребезнең шигырьләрендә макталган Казан арты якларындагы берничә колхозда гына булдык. Алай да күрдек: чынлап та җырларда җырланырлык икән ул Казан арты кешеләре. Алар «алма пеш, авызга төш» дип юкка гына өметләнеп гомер кичермиләр. Тырыш һәм хезмәт сөючән алар. Революциягә кадәр бөлгенлектә яшәгән, кыерсытылган, җәберләнгән Казан арты татарлары хәзер Коммунистлар партиясе, бөек Ленин биргән азатлыкның кадерен беләләр. Эшчән кырчыларның, уңган терлекчеләрнең, җитез механизаторларның батыр хезмәте әнә шуны ачык күрсәтә. Аларның хезмәте, тырышлыгы белән Казан арты авыллары кырык ел эчендә әиә шулай танымаслык булып үзгәргән.