Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФОНТАННАР ҖЫРЫ

Тормышта могъҗиза булмый, диләр. Ун ел читтә йөргән якташыбыз, бүгенге Әлмәтне кайтып күрсә, ни әйтер иде икән? Салам түбәле ике авыл арасындагы бушлыкта үзенең дүртәр катлы таш йортлары, институтлары, техникумнары, культура сарайлары, парклары, стадионнары белән өр-яңа шәһәр калкып чыккан. — Менә шушы тауның түбәтәен салдырдык та, ташларыннан шикәр кебек кала төзеп куйдык, — дияр безнең якташыбызга аның элек бергә уйнап үскән иптәше. Төзүче-инженер көлеп кенә тагын шуны өстәр: — Шикәр кебек дигәч тә, Чупай ташлары суда эремиләр. Без бу шәһәрне мәңгелеккә дип салабыз. Кырларга чыкса, анда да күренешләр бөтенләй башка: болытка тиярдәй булып, нефть вышкалары күтәрелгән. Ерактан-еракка югары вольтлы электр линияләре сузылган. Авыллар арасы асфальт юллар белән тоташкан... Нефть якларында Әлмәттәи башка тагын Лениногорск шәһәре, Ак- буа, Актүбә, Азнакай һ. б. эшче поселоклары, илебезнең горурлыгы булган Миңлебай газ-бензин заводы, Карабаш диңгезе барлыкка килгән. — Ун ел гомер эчендә никадәрле үзгәрешләр! — дип хәйран калыр иде безнең якташыбыз. Девон нефте Татарстанның данын күтәрде, дигән сүзләрне еш ишетергә мөмкин. Юк, шул кыйммәтле хәзинәгә юл ачучы баһадирлар, алтын куллы совет төзүчеләре данлы итте республикабызны. Девон нефте 340 миллион еллар элек туган. Чын хуҗалар килгәнче, ул гасырлар буе үзенең серен саклап, яшереп килгән. Аңа беркем барып җитә алмаган. Шулай да елгалар, күлләр өстенә чыккай майлы алкалар Татарстан җирендә нефть запасы барлыгын белдереп торганнар. Әле узган гасырның урталарында ук алпавыт Малакиенко бу хәзинәне ничек тә ачарга, шуның белән кесәсен калынайтырга җыенган. Аның ялчылары, кара тиргә бата-бата, утыз биш сажин тирәнлектә кое казыганнар. Әмма алар нефть күленә барып җитә алмаганнар. Алпавыт Малакиенко башлаган эшеннән кул селтәгән. Хәтта инглиз һәм Америка капиталистлары да иснәнә-иснәнә Шөгер якларына ук килеп җиткәннәр. Англиядә «Казан Ойл филде лимитед» дигән акционерлар җәмгыяте дә төзелгән булган. Америкалы Шандор Шөгердә скважина бораулап карый. Ләкин туган җир үзенең байлыгын килмешәкләргә ачарга теләми, һәм тегеләрнең дә көчләре җитми моңа. Т 108 1934 ел нефть тарихында яңа сәхифә ача. Партиябезнең XVII съезды Идел белән Урал арасында «Икенче Баку» төзү бурычын куя. Совет галимнәре, җиде кат җир астын күрә торган геологлар, эзләнү эшенә тотыналар. Алар самолетлардан күзәтеп, җир өстенең рельефын өйрәнәләр; палаткаларда яшәп, тау токымнарын тикшерәләр. Тынгысыз геологлар артыннан, бораучыразведчиклар кузгала. Идел — Урал киңлекләре совет кешесе алдында тел яза, бүреген сала, үзенең мәңгелек серләрен торган саен күбрәк ача бара. 1943 елда Шөгердә күмер катлавыннан нефть табыла. 1946 елда Баулыда — Гали тавында бо- рауланган ике километр тирәнлегендәге скважинадан көчле фонтан бәрә. Ләкин әле болар зур эшнең башы гына була. Татарстанда зур девон нефтенең ачылу тарихы Ромашкинодагы өченче номерлы скважина белән бәйле. Иске Писмәннән биш километр чамасы ераклыкта, Шөгер юлы өстендә, Тимәш авылы бар. Аны Ромашкино дип тә йөртәләр. Ул Чияле тау калкулыклары өстенә урнашкан. 1947 елның кышында менә шул Тимәш авылына төзелеш материаллары төягән берничә машина килеп туктый. Яшекарты урамга сибелә. «Нефть эзләүчеләр килгән. Чияле тауны тишәләр икән», дигән сүзләр таралып өлгерә. Колхозчылар кунакларны өйләренә чакыралар, фатирга урнаштыралар. Кунаклар «Татнефтеразведка» трестының бораулау конторы кешеләре булып чыгалар. Колхозның рөхсәте белән, авылдан йөз метр чамасы ераклыкта гына буровой вышкасы төзи башлыйлар. Аны ярты ел төзиләр. Чөнки бүгенге осталык та, бүгенге техника да, бүгенге асфальт юллар да булмый ул чагында. Ә скважинаны бораулау тагын да озаккарак сузыла: ул бер ел чамасы дәвам итә. Сигез йөз ун метр тирәнлеккә җиткәч, авария килеп чыга: бораулау инструментын җир кыса. Табигать кешеләргә гүя: «Тирәнгә җибәрмим, серемне ачмыйм сезгә», — ди. — Юк, түземең җитмәс, җибәрерсең! Монда булмаса, икенче урыннан күз ясарбыз девонга, — диләр бораулаучылар, җир катлаулары белән көчле бәхәскә кереп. Якалашу бер ай буе дәвам итә. Яшермик, «юкка интегәбез, нефть чыкмас монда», диюче икеле-микелеләре дә табыла. Алар иң кыен чакта буровойны ташлап китү, җиңел юл эзләү ягын каералар. Әмма совет характеры җиңә, кыюлык, тәвәккәллек үзенекен итә. 1948 елның җәендә скважина борауланып бетә һәм... ике километрга якын тирәнлектән көчле девон фонтаны бәреп чыга. Нефть эзләүчеләр, бораулаучылар Шатлыкларыннан баш киемнәрен һавага чөеп, «ура» кычкыралар, үзләре теләп нефть яңгыры астына керәләр. Чияле тау итәге күрше колхозлардан килгән халык белән чуп-чуар була. Ул көн колхозчыларның да, нефтьчеләрнең дә зур бәйрәменә әйләнә. Шулай итеп, өченче номерлы скважина запасы ягыннан дөньядагы иң бай мәйданнарның берсе — Ромашкино нефть мәйданының ачылу сәгатен хәбәр итә. Мәскәүгә, Кремльгә шатлыклы хәбәр оча. Башкалабыз Татарстан нефтьчеләрен тиңдәшсез җиңү белән котлый. Соңрак, Ромашкино нефть мәйданын ачуда катнашкан бер төркем геологларга һәхМ бораулаучыларга: М. В. Мальцевка, С. И. Маховский- га, А. М. Мельниковка, С. И. Агаевка һәм башкаларга Сталин премиясе лауреаты дигән мактаулы исем бирелә. Өченче номерлы скважина 1949 елның январенда эксплуатациягә тапшырыла. Аның янында ук тагын берничә нефть фонтаны барлыкка килә. Шулай итеп, Ромашкино нефть промыселы туа. Ромашкино промыселы ул Татарстандагы барлык нефть идарәләренең анасы. Аңардан берничә промысел аерылып чыга. Вышкалар Әрманы ишәйгән саен, девон скважиналары да арта бара. Тиздән «Бө- 109 гелмәнефть», «Әлмәтнефть», ә соңрак «Азнакайнефть», «Әлкинефть» промыселлар идарәләре барлыкка килә. Нәрсә соң ул промыселлар идарәсе? Көче, куәте күпме аның? Л1оны күз алдына китерү өчен бер чагыштыру да җитә: «Бөгелмәнефть» промыселлар идарәсе, мәсәлән, илгә бүген берүзе генә 1928 елда бөтен Советлар Союзында табылган кадәр нефть бирә! Өченче скважина тарихи бер һәйкәл шикелле булып күз алдына килә. Ерактан ук аның ярым вышкасы күренеп тора. Янында гына акка буялган чаннар. Операторлар үз куллары белән таштан культбудка салып куйганнар. Культбудканың тышкы ягында мемориаль такта. Анда скважинаның бораулана башлаган һәм сафка баскан көннәре күрсәтелгән. Өченче скважина ун ел эчендә 128 мең тонна «кара алтын» биргән. Куелган хезмәтнең, түгелгән көчләрнең бәясен ул йөз өлеше белән кайтарган. — Скважина әле дә фонтан ата, — ди өлкән оператор Мәхмүт Мөхәммәтҗанов, — ул бер заман туктап та калган иде, әмма катламга су кудыра башлагач, терелде... Җир катлавына су кудыр да аннан нефть ал, имеш! Бу яңа, искиткеч кыю алымны Союзда беренче буларак, Татарстан нефтьчеләре куллана башлады. Халкыбыз моңардан миллиардларча сум өстәмә табыш ала... Скважина янында гына җиләк-җимеш бакчасы утыртылган. Бакча елданел киңәя бара икән. — Бу скважинаны без бакча белән уратып алачакбыз, — диләр операторлар. Алар арасында без өченче скважинаны бораулауда катнашкан Муса Хөсәенов, Касыйм Шәймәрдәновны күрәбез. Касыйм — Татарстан республикасының яшьтәше. Ул алдынгы оператор да, алдынгы унлап табучы да. Аның күкрәген бүген илнең бөек бүләге — Ленин ордены бизи. Халык телендә шундый сүз йөри: девон нефтенә юл ачучыларның исемен мәңгеләштерү нияте белән Татарстан совнархозы, имеш, Чияле тау итәгенә һәйкәл куярга җыена. Халык теленә кергән сүз чынга әйләнми калмас! Мәхмүт шушы Тимәш авылында туып үскән. Таза гәүдәле, киң күкрәкле, тубал шикелле чәч йөртүче бу чая ир күп үзгәрешләрнең шаһиты: аның күз алдында беренче девон фонтаны ата башлаган, аның күз алдында Ромашкино мәйданыннан илебезнең төрле почмакларына меңнәрчә километр нефть, газ трубалары сузганнар. Күршедә генә 40 мең халкы булган Лениногорск шәһәре үсеп чыккан. Тимәш авылы үзе дә хәзер танымаслык булып үзгәргән. Бизәп, матур итеп салынган шифер һәм калай тү.бәле йортлар, асфальт урам... Тимәш кызлары, егетләре, махсус автобуска төялеп, һәр *кич саен Лениногорскига юл тоталар. Алар анда кичке техникумда, нефть институтында укыйлар, культура университеты дәресләренә йөриләр. — Телевизор булдыру турында хыялланам, — ди Мәхмүт, тау башындагы биек манарага күрсәтеп, — тик аны безнең якта .табуы кыен. Кайтканын берен ялт итеп алып кына торалар. Бу якта телевизорларга сорау аеруча зур. Чөнки Тимәш авылы янында гына Лениногорск теле- үзәге төзелеп бетеп килә. Тиздән республикабызның барлык нефть районнары Мәскәү, Казан тапшыруларын карый башларлар. Гади авыл йортларына бүген телевизор керә! Телевизор, телеидарә итү... Бу сүзләр инде халык телендә киң та-, ралган. «Телеидарә итү» сүзе нефтьче-операторларга бигрәк тә якын. Мәхмүт тә шул турыда сөйләп алды. Аның җитәкчелегендәге коллектив 15 скважинаны карый икән. Скважиналарның һәммәсе автоматлашты- рылган. Автомат сәгатьләр кайвакытта кыргыч төшерәсен үзләре белдереп торалар. Фонтан атып торган җир мае автомат рәвештә җыю пунктына кудырыла, аннан җир асты магистральләре буйлап, автомат 110 рәвештә I орькига, Саратовка, Перьмгә озатыла. Бүген әле биредә автомат скважиналарның эшен операторлар күзәтеп йөри. Ә иртәгә алар читтән торып идарә ителәчәкләр. Бер диспетчерга 100—150 скважина! Өлкән оператор Мәхмүт Мөхәммәтжанов коллективы менә шуңа хәзерлек алып бара. Татарстанда берничә урында автомат промыселлар төзелә. Республикабызда быел 250 нефть скважинасы һәм 10 куст насос станциясе автоматлаштырылачак. Алар һәммәсе читтән торып идарә итүгә күчереләчәк. Зәй-Каратайда, Союзда беренче буларак, тәҗрибә-күргәзмә автомат промысел төзү эше башланды. Производствога яңа техника кертүдә гади операторлар, нефтьче яшьләр үзләре башлап йөриләр. «Әлмәтнефть» промыселлар идарәсендә эшләүче татар егете оператор Мөлеков скважиналарны диспетчерлаштыру буенча яңа бер система иҗат итте. Мондый уйлап табучылар Татарстан нефтьчеләре арасында меңнәрчә. Яңаны иҗат итүче тынгысыз егетләр Мөхәммәтжанов Мәхмүт коллективында да аз түгел. Мәхмүт үзе дә берничә камилләштерү тәкъдиме биргән. — Күңелемдә тагын берне йөртәм, — диде Мәхмүт, серле генә итеп. Ул ү’з участокларындагы скважиналарны бәйләү системасын үзгәртеп кору турында хыяллана. Проекты да, схемасы да әзер. Бу кыю тәкъдимне тормышка ашырганда, ике мең метр озынлыгындагы нефть трубалары һәм бер резервуар бушатыла икән. Бергәләп исәпләп чыгарганнар: йөз мең сум чамасы экономия ясала. Мәхмүт тузгыган чәчләрен артка сыпырып елмая: — йөз мең сум дәүләт кесәсен тишмәс әле... Мәхмүт — гади нефтьче. Аның күкрәгенә әле Алтын йолдыз кунмаган. Бу турыда уйламый да ул. Ул халык файдасы, ил даны өчен янып яши. Татарстан — «кара алтын» иле. Нефть чыгару күләме бездә баш әйләнерлек тизлек белән үсә: республикабыз 1955 елда карт Бакуны узып китте, ә 1956 елда тугандаш күршебез — Башкортстанны. һәм шуннан бирле Татарстан нефть табу буенча алдынгы урынны тотып килә! Җиңү көрәштә яулап алына. Көрәштә батырлар туа. Атаклы нефтьчеләр— Социалистик Хезмәт Геройлары Мөгаллим Гыймазов, Михаил Гринь, Корбан ага Вәлиев, Александр Тимченко, СССР Верховный Советы депутаты бораулаучы Шәһит Мусин исемнәрен хәзер бөтен ил белә. Бер девон скважинасын бораулау өчен элегрәк яртышар ел киткән булса, хәзер Гыймазов егетләре шундыйны ике атнаДа өлгертәләр. Татарстан нефте яңа «тәпи баса» башлаган елларда бер вышканы айлар буе төзесәләр, хәзер Тимченко җитәкчелегендәге коллектив берүзе аена 9—10 вышканы бастырып куя. Атаклы мастер Михаил Гринь, Гаганова үрнәгендә, узган ел иң артта калган бораулау бригадасын кабул итеп алган иде. Яңа коллективта да ул үзен менә дигән оештыручы итеп танытты. Бу бригада хәзер үзенә яңа баскычлар сала-сала, жиңү үренә күтәрелеп килә. — Коммунистларча эшләргә, коммунистларча яшәргә! Татарстан нефтьчеләренең девизы шундый. Аерым бригадалар гына түгел, хәзер бөтен коллективлар, промыселлар коммунистик хезмәт коллективы дигән мактаулы исемне яулап алу өчен көрәшкә чыктылар. Элек нефтьнең төсен дә күрмәгән, исен дә белмәгән авыл егетләре, кызлары — бүген «кара алтын» табу осталары. Бездә хәзер һәммәсе нефтьче булып киткән гаиләләләр дә аз түгел. Мисал өчен нигә еракка барырга, танышыбыз Мәхмүт Мөхәммәтжанов гаиләсенә туктыйк. «Бөгелмәнефть» промыселлары идарәсендә биш туган Мөхәммәтҗа- новлар эшли. Бая әйткәнебезчә, Мәхмүт — өлкән оператор. Энеләре Шамил һәм Өлфәт — операторлар. Комсомолец Өлфәт моннан берничә ел элек Октябрьск нефть техникумын тәмамлаган. Хәзер ул производстводан аерылмыйча нефть институтында укый. Рөстәм Мөхәммәтжа- нов та ун классны тәмамлап, шулай ук нефтькә килгән. Әклим Мөхәм- мәтҗанов— Лениногорскидагы автотранспорт конторы начальнигы. Моннан берничә ел элек нефть эшенә өйрәнчек булып килгән яшүсмер бүген зур предприятие җитәкчесе. Әклим быел нефтьчеләрнең кичке институтына керергә җыена. Шулай итеп, кешеләр — нефтьне, нефть кешеләрне үстерә. Бөгелмәдәге фәнни-тикшеренү институты бинасы яныннан көн саен иртә белән уннарча машина кузгалып китә. Алар буровойларга, промыселларга юл тоталар. Фән кандидатлары, фән докторлары бораулаучылар, операторлар белән нык элемтәдә яшиләр, эш урынында туган яңалыкларны өйрәнеп, фәнни ачышлар ясыйлар. Татарстан нефть промыселлары үзе бер фәннитикшеренү институты ул. Яңалык өйрәнергә дип бирегә илебезнең нефть районнарыннан гына түгел, Халык Кытаеннан, Албаниядән, Демократик Германия Республикасыннан һәм башка демократик илләрдән кунаклар килә тора. Алар ерак-ерак җирләрдән безнең җырны отып китү өчен киләләр. Илебездәге уннарча заводлар, комбинатлар Татарстан нефтен чимал итеп файдалана. Республикабыз быел илгә планнан тыш 1 миллион 150 мең тонна сыек ягулык бирү өчен көрәшә. Әлмәт үзенең газы белән Казан, Горький, Пермь... шәһәрләрен тәэмин итә. Нефть ул безнең горурлыгыбыз, байлыгыбыз. Девон фонтаннары җыры торган саен көчлерәк яңгырый.